МУЗЫКА: СӘЛӘТ БӨРЕЛӘРЕ НИЧЕК АЧЫЛА
Балаларның күңеле үтә күренмәле. Әмма без аларның эч йөзендәге үз- Бгәрүчән чалымнарны кайчак күреп җиткерә алмыйбыз. Барысын да аакыт җитмәүгә сылтыйбыз. Ә үзебезнең битарафлыкны бик үк танырга теләмибез. Киләчәктә үзенең кем булачагын бала алдан ук сиздертә. Тик менә аның сәләт береләреи кайвакыт күрмәмешкә салышабыз шикелле. Дөресрәге, без дәвамчы-ва- рисларыбызның киләчәген үзебезчә күз алдына китерергә тарышабыз. Әйтик, бала геолог булырга хыяллана, ә без аның аяк һәм кулын пианинога «бәйләп» куябыз, яки аңа алдан ук врач халаты кидерәбез. Табигать тарафыннан тудырылган сәләт бөреләре ачылмыйча, талантка әверелә алмыйча кала. Бу үзенә күрә бер җинаять түгелмеГ Балаларны без үтәли күрәбез, әмма алар үзләренең музыкаль сәләтләрен бөтен барлыклары белән ачып салырга бик үк ашыкмыйлар. Мондый яралгылар шактый эчтә яшерелгән, һәм без аларга карата аеруча сак мөнәсәбәттә торырга тиешле. Сабыр булыйк. Ашыкмыйк. Беренең ачылу мизгелен көтик, әмма аны күздән ычкындырмыйк. Мондый чакта аңа кичекмәстән игътибар итү сорала. Баланың үз-үэен ачарга омтылуына без хуплау бедән җавап бирергә тиешбез. Мактау сүзләрен кызганмыйк. Кылган эше безгә ошыймы-ошамыймы — бу очракта анысы бик үк мөһим түгел. Баланың күңелен күтәрик. Ә тәнкыйтьләргә без болай да булдырабыз. Рахманиновка әйткәндә, художникка да өч кенә нәрсә кирәк: мактау, мактау һәм мактау. Иҗат чаткылары күренә башлаганда, безнең тарафтан балага аеруча игътибарды булу таләп ителә. Мондый чакта авызыбыздан: «Сабыр ит! Вакытым юк! Юк-бар белән мине борчыма!»— кебек сүзләр ычкына күрмәсен. Әгәр аны үпкәләтсәң, бала үзенчә нәтиҗә ясый һәм хәтта иң якыннарына да «кирәк булмаган» мавыгуга кул селтәргә мөмкин. Ә инде аны яңадан шушы эшкә җәлеп итү бик тә кыен. Атаклы педагог Януш Корчак «Мин яңадан балачагыма кайткач» исемле китабында болай дип яза: «Сез әйтәсез: «Балалар безне талчыктыра». Сез хаклы. Сез аңлатасыз: «Аларның аңлау дәрәҗәләренә төшәргә кирәк. Төшәргә, иелергә...» Ялгышасыз. Без моннан арымыйбыз. Ә аларның хис-кичерешләр дәрәҗәсенә күтәрелүдән арыйбыз. Күтәрелергә, аяк очларына басарга, үрелергә. Балаларны үпкәләтмәс өчен». һәм тагын өстәп әйтик: күздән ычкындырмаска Талантның уяна башлавын үз вакытында күреп алырга! Үзем шаһит булганым бар: талант бөресе бик тә иртә күренә башларга мөмкин. Әмма аның реаль мөмкинлекләрен алдан күрәзәләп булмый. Кайчак шундый хәл* дә күзәтелгәли: без баланың гадәти мавыгуын талант яралгысы уянуга исәплибез. Ә ул мавыгу «узгынчы» булып чыга. Әгәр дә инде баланың теге яки бу эш белән кызыксынуы озын гомерле булса, әле уйлап карарга мөмкиидер. Монда да саклык сорала. Кайчак өлкәннәрнең балалардагы иҗат мөмкинлекләренә саксыз мөнәсәбәте, иртә ачылган талантларын «эшкә җигү» тискәре нәтиҗәләргә китерә. Талант бит ул, без кабатларга яратканча, халык байлыгы, һәм аның туу-усү швһитләреие (бигрәк тә ата-аналарга) гаять зур җаваплылык йекләнә: I) талант ялкынын сүндермәскә, 2) аны вакытыннан элек «эксплуатацияләүгә» юл кунмаска. Мемкиилекләре күзге бәрелеп торса да, баланың киләчәктә кем буласын бер гена белгеч тә, бер гена педагог та алдан кистереп айта алмый. Дерес. бала күңе- ландагесеи кура белерга да үэана бер талант кирек. Шулай да безнең һаммабез дә балаларның талант яралгыларын дерес юнәлештә үстерү ечен үзеннән ярдәм күрсәтә ала. Әһәмиятлене икенчел мәсьәләләрдән аера белергә айрәтү — алканнарнең изге бурычы. , Күренекле пианист һәм педагог Иосиф Гофман бер интервьюда мондый уй-фн- кере белан уртаклашкан иде: «Яшь пианист иң беренче чиратта клавиатураны чиста тотарга тиеш. Сәнгатькә хезмәт итүне ул клавишаларны чиста эш ечен аэерләүдәи башласын. Әлеге процедура психикага уңай йогынты ясый: шапшак клавиатурада уйнал, югары эстетик нәтиҗәләргә ирешеп булмый». Чисталык... Бу — день яга аяк баскан бала ечен бик тә кирәкле сыйфат. Ә иҗат омтылышында исә кешенең рухи чисталыгы турыдан-туры чагылыш тәбә. һем кеше- лейлелек сыйфатларын чисталыктан аерып булмый. Әйтик, ихласлылыкның нигезендә чисталык ятмыймыни!! Намуслылыкның асылын да рухи чисталык билгели бит. Сәнгатьне әйрәиү тормыш сәнгатен үз-үэеңне һәм кешеләр арасындагы үз урымыңны аңлау сәнгатен, кешеләр белән аралашу һем деиьяиы таныл-белү сәнгатен әйранүден башлана, һәм монда, әлеге дә баягы, үзара менәсәботләр сафлыгы таләп ителә. Ә бу сыйфатларны балаларда мемкин кадәр иртәрәк тәрбияләү хәерле. Билгеле, мондый тәрбия бирүнең терле юллары бар. һем аларны, шәхси үзенчәлекләргә карап, терпечә куллана белергә кирәк. Әмма иң меһим шартларның берсе — үз балаңны аңларга омтылу. Менә шул очракта гына ул безне аңлар һем. гомумән, без үзара аңлашуга ирешербез, «Кайчан да бер шуны аңларсыңмы!» яки «Бер үк нәрсәне күлме кабатларга була!» дигән сүзләрнең* кирәге дә калмас. Ә инде аңа үз иркәбезне коч леп таксак, аны үзебезчә «программалаштырсак». без балаларны боркайчам да аңлый алмабыз. Баладагы кайбер җитешсезлекләр дә 'ора-бара уңай сыйфа-ларга әверелергә мемкин: үзсүзлелек-үҗәтлек — принципиальлеккә, дуамаллык — тәееккәллек-кыюлык- ка_. Менә шуңа күрә, баланы аңлый белергә, аның белен «ордым-бәрдем» кыланмаска тырышыйк. Бу очракта җәза бирү юлы белән генә алдырып булмый. Үзенең эчке кәчләрен ачу ечен, баланың ирекле булуы зарур Боз аңа нәкь менә шушы юнәлештә ярдәм итәргә тиешбез. Аны үзебез теләгән үрнәккә ияртергә, үзебез теләгем кысага кертергә омтылу соңгы исәптә уңай нәтиҗәгә китермәячәк. Табигать тарафыннан салынган потенцияләрне бала үзе ачарга омтылсын, һам без аңа ярдәм итик. Менә шундый шартларда гына талант яралгысын саклап кала алырбыз Башкаларны аңлау ачкычы шәхестәге «мин»иең иң тирән катламнарында эшерелгән. Талант бореләре дә күңелнең нәкь менә шундый тепкелләрендә барлыкка киләдер. Башка кешеләрнең күңел күзендә үзеңне күрә белү — үз асылыңмы билгеләүдә һем үзара аңлашуда гаять әһәмиятле сыйфат, һәм мондый сыйфатмы балада кече яшьтән үк тәрбияләү сорала. Бала үзенең эчке авазын тыңлый белергә, эчке хакыйкать авазына колак салырга ойрәнсен. Аны «үз-үзенә бикләнгонлек»тә гаепләргә ашыкмыйк. Үзе ойрәнсен, ә без аңа ышаныйк. Мостәкыйльлек — талант формалашуның иң беренче шартларыннан санала бит. Балалардагы музыкаль сәләтне билгеләүнең нниди юллары һәм ысуллары бар! Бик тирәндә тибеп яткан мондый чишмәләрне ачу ата-аналарга бик үк ансат бирелми. Иң яхшысы — белгечләргә морәҗә-ать итү. Ә менә баланың музыкага мәхәббәте кочәя баруын һәркем куре ала, һем, алай гына да түгел, моны сизмәү гафу ителмәслек эш. Музыка белән, теге яки бу уен коралы белән кызыксыну, гадәттә, ате- аналәрны баланың табигый мемкинлекләрен ачыкларга этәрә, тәҗрибәле музыка педагогларыннан киңәш сорарга мәҗбүр итә Шәхси күзәтүләрем һем, гомумән, тормыш шуны күрсәтә музыка бопән якыннан кызыксыну теге яки бу уен коралы булган гаиләләрдә, ягьим күпмедер дәрәҗәдә •музыкаль гаилә.деге балаларда ешрак барлыкка килә Әмма шунысын да онытмыйм: магнитофон яки радиоалгыч ярату гына балаларның музыкага монәсәбе-ләрен дәрес итеп ачыкларга нигез бирә алмый әле. Балаларда сәламәт зәвык тәрбияләү (моның эчен халыкчан сәнгать теп җирлек булып кала)— аларны «музыка урманы»нда адашмаудан һәм хәтта антимузыкаль күренешләрдән йолып калу дигән сүз. Ә мондый тәрбиягә коры сүз, дидактика белән генә ирешеп булмый. Баланы кызыксындырырга, мавыктырырга кирәк, ул үз ачышларын үзе ясасын. Шул ук вакыт1а аны күз уңыннан да ычкындырмаска. Менә көткән вакыт килеп җитә. Бала күңел теләгәнен сайлап ала — музыка мәктәбендә укый башлый. Тәрбия эшенең күп өлеше (ә бәлки, төп өлеше) белгечләр җилкәсенә күчерелә. Иң беренче чиратта бала үз фикерен музыка сәнгате чаралары ярдәмендә белдерү техникасына өйрәнә. Монысы мөһим. Әмма аңа хис-эмоцияләрен кешеләргә аңлаешлы телгә күчерергә, сәнгатькә хезмәт итәргә хәзерләнүдә өлкәннәрнең ярдәм итүе тагын да мөһимрәк. Иң әһәмиятлесе: бу эш югары әхлаклылык, гражданлык сыйфатлары тәрбияләү белән бергә алып барылырга тиеш. Әле иртәрәк, дия күрмәгез, соңгаруыгыз мөмкин. Баланың музыкаль сәләт бөреләре күзгә күренеп ачыла бара. Әмма аны, кабатлап әйтик, киләчәктә талант итеп күрергә ашыкмыйк. Тик шунысы ачык: баланың яшьтән үк мөстәкыйль рәвештә иҗади фикерләргә өйрәнүе аңа киләчәктә тормышны тирәнрәк аңларга һәм, гомуми, иҗади хезмәт уңышларына ирешергә ярдәм итәчәк.