Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кызыклы хәлләр

Склероз Мирсәй Әмир халык алдында үзенең «Склероз» исемле хикәясен укый икән. Хикәянең азагына житкәч, автор туктап, нидер эзли башлый. Бик озак эзләгәннән соң: — Ни югалттың, Мирсәяф абый? — дип сорыйлар моңардан. — һәй, хикәямнең соңгы битен өйдә онытып калдырганмын! — ди язучы.— Менә бит ул хәтерсезлек... әлеге склероз бәласе... Чынлап үтерсә! Трагик Мөхтар Мутин гайрәтле актер булган, дип сөйлиләр. Ул — Отел л он ы, Галимә Ибраһимова Дездемонаны уйный икән. Көнчелектән акылын жуяр дәрәжәгә житкән Отелло-Мутнннан Галимә Ибраһимова чынлап курка торган була. Үтереш сәхнәсендә Отелло Дездемонаны буарга килә. Мутинның күзләрен кан баскан, ирен кырыйларында күбек, тавышы калтырый, куллары янаулы тырнанган Галимә Ибраһимова сәхнәдән чыгып йөгерә яза Аның куркуын күреп, Мөхтәр Мутин артисткага гына ишетелерлек итеп — Курыкма, Галимә, курыкма! — дип юата, тынычландыра. Дездемонаны буганда Мутинның бармаклары Галимә апаның муенына тияртимәс кенә кагыла торган була. Бишбалта арасында Сәйдәш егет чагында ашыгып сөйләргә ярата торган бер кыз белән танышкан икән. Чираттагы очрашуда Сәйдәш кызны трамвай тукталышына кадәр озата бара. Трамвай килеп туктый Кыз күтәрмәгә сикереп менә. Трамвай кузгалып китә — Кайда, кайчан күрешәбез? — дип кычкыра Сәйдәш. Кыз трамвай бусагасына баскан килеш китеп бара, үзе — Бишбалта арасында, Бишбалта арасында'— дин кычкыра. Икенче көнне Сәйдәш киез итек, тун киеп, Бишбалта белән шәһәр арасындагы күтәртелгән юлга китә Бер сәгать йөри бу БишбалтЪ белән Казан арасында, ике сәгать... Көн буе кызны көтә. Катып-туңып бетә, кыз килми. Яңадан очрашкач, кыз Сәйдәшкә үпкә белдерә — Салих, нигә килмәдең, мин сине бер сәгать буе көттем! — ди. — Син үзең килмәдең,—ди Сәйдәш,—Мин сине көн озын көттем — Кайда көттең? — дип сорый кыз — Бишбалта арасында! —ди Сәйдәш. Кыз рәхәтләнеп көлеп жибәрә — Бишбалта арасында? Мин сиңа элеккеге шул урында, биш-алты арасында, дидем бит