Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормыш көндәлеге

ЯЗУЧЫЛАР союзының ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА Татарстан Язучылар союзының чираттагы партия кыелышында татар әдәбиятында очерк һәм публицистика жанрыиын торышы мәсьәләләре тикшерелде. Квн тәр тибендәге мәсьәлә буенча очеркист М Зарипов чыгыш ясады Фикер алышуда ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Ф Миңнуллин. партия бюросы секретаре Р Мөхәммәдиен, язучылар Р. Мостафнн. Р Ишморат. Б Камалов һәм башкалар катнашты. КОЛ ГАЛИГӘ БАГЫШЛАНГАН ТАНТАНА 19 мартта Мәскәүдә, язучыларның A. А. Фадеев исемендәге Үзәк йортында болгар-татар язма поэзиясенә нигез салучы. мәшһүр <Кыйссаи Посыф» поэмасының авторы Кол Галинең тууына 800 ел тулуга багышланган тантаналы кичә үткәрелде Кичәне кереш сүз белән ^ССР Язучылар союзы идарәсе секретаре ‘А. С. Иванов ачты «Әгәр без. төрле милләт вәкилләре, <Кыйссаи Йосыф» авторы бөек Кол Галине искә алу өчен нәкъ менә биредә. Ватаныбыз башкаласы Мәскәүдә кыелганбыз икән,— диде ул,— моның тирән социаль һәм гуманистик мәгънәсе бар. Бу — Коммунистлар партиясенең милли политикасы тантанасын, совет державасы халыкларының реаль, куәтле, какшамас дуслыгын күрсәтә» Тантаналы кичәдә ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары, филология фәннәре докторы М X Хә- сәнов шагыйрь Кол Гали һәм аның үлемсез әсәре турында доклад белән чыкты РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре М. М Годенко. СССР Фәннәр акадс миясе членкорреспонденты Г И Ломидзе. филологии фәннәре докторы Г Хөсәе- нов (Уфа). РСФСРның М Горький исе меидәге Дәүләт премиясе лауреаты ша гыйрь С. Хәким, язучы С Н Иванов (Ленинград). ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Г Ахунов кичәдә чы гыш ясап. Кол Гали нжатыиың интернациональ әһәмияте турында сөйләделәр Кичә Татарстан сәнгать осталарының коннспты белән тәмамланды Анда «Кыйс сан Посыф* поэмасыннан өзекләр укылды, татар халык көйләре һәм композиторларыбыз әсәрләре башкарылды Кичәдә КПСС Үзәк Комитетының культура бүлеге мөдире урынбасары А А Беляев, КПСС Үзәк Комитетының сектор мөдире В А. Степанов. КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Ф Вә- лиев, РСФСР Язучылар союзы идарәсе председателе С. В Михалков. СССР Язучылар союзы идарәсе секретарьлары Е. А. Исаев. Ю. И Суровцев. РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретарьлары Н. К Доризо һәм М. М. Колосов катнашты «КЫЙССАМ ЙОСЫФ» ПОЭМАСЫНЫҢ ЯҢА БАСМАСЫН ТИКШЕРҮ 27 мартта Татарстан Язучыдар союзында галимнәр, язучылар һәм нәшрият хезмәткәрләре катнашында Кол Галинең «Кыйссан Посыф» поэмасының яңа басмасын (Татарстан кнтап нәшрияты. 1984) тикшерүгә багышланган жыелыш булды Тәнкыйть секциясе инициативасы белән оештырылган бу җыелышны секция председателе Ф Мусин ачты Филология войнам кандидаты Ш Абилов хезмәтнең фәнни һәм практик әһәмияте, басманың текстологик һәм художсствополиграфнк эшләнеше турында сөйләде. Фикер алышуларда Татарстан китап нәшрияты директоры Г Шәрәфетдннов. Г Ибраһимов исемен дәге Тел. әдәбият һәм тарих институты директоры, философия фәннәре докторы Я Абдуллин, филология фәннәре докторлары Н Юзисв. X Госман, тарих фәннәре докторы М Госманов. язучылар II Фәттах. Р Мостафнн. рәссам Б Урманчс. филология фәннәре кадидатлары Н Хиса мов. М Гайнетдинов катнашты Чыгыш ясаучылар Кол Галинең бөек «Кыйссам Посыф» әсәренең яңа басмасын югары бәяләделәр. аның мәдәчи тормышыбыздагы зур әһәмиятен билгеләп үттеләр. әдәби мирасыбызны өйрәнү һәм дөньяга чыгару буенча алда торган бурычлар гурында фикер алыштылар ШӘРИФ КАМАЛНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫ 12 мартта Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Кичәне кереш сүз белән ТАССР культура министры И Н Алиев ачты Ш Камалның тормыш һәм ижат юлы турында ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Г Ах умов сөйләде Кичәдә КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлисв. ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М X. Хәсәнов катнашты --------Тышлыктагы сурәтләр ТАБИГАТЬТӘ ЗАМА