Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨНБАГЫШ

Алар көтмәгәндә, уйламаганда дуслаштылар... Абзар артындагы бакчада бәрәңгеләрнең тишелеп, тернәкләнеп, яфракка узган чагы иде. Аксыл сабак саен учлам учлам бәреп чыккан яфраклар яшькелт буразна булып киртә койманың аргы башына кадәр сузылган. Чү, монысы нинди үсемлек тагы? Үрдәк борынына охшаш озынча икс яфрак, шуларның нәкъ уртасында — ачылып кына килүче нәни яшел «төенчек» Төенчек эчендә ниләр бар икән соң — моны белү өчен көн саен бакча тирәсендә кайнашырга, таныш түгел үсемлекнең ничек, ни рәвешле яшәвен, сулавын җентекләп күзәтергә туры килде малайга. Бабасыннан сорап, ул аның көнбагыш икәнлеген белде. Менә көнбагыш, күрегезкүр дигәндәй, җәлпәк яфракларын бер-бер артлы кояш «нркенә суза башлады. Яфракка сикергән саен биеккә таба үрләде ул, сабагы исә күзгә күренеп үсте, ныгыды, юанайды. Малай белән көнбагыш көннән-көң дуслаша бардылар Ничек дуслашмыйсың дн! Беркөн шулай авылның тигәнәккә баткан йолкыш кәҗәсе киртәне ватып кергән иде Бәхеткә каршы, мөгезле башкисәрдән көнбагышны малай коткарып калды. Икенче көнне, иптәшләре начар сүз әйтеп үртәгәч, ул үзе дә бабасы каршына түгел, көнбагыш янына килеп елады.. Бәрәңгеләр белән ярыша-ярыша үсте көнбагыш, ниндидер тылсым көче белән һаман саен кояшка таба тартылды Тора-бара хәтта үзенең дустын — Кәрим атлы малайны да узып китте. Ин кызыклысы сабагының очында әлеге дә баягы төенчек эленеп тора Ул инде зурайган, йомрыланган Очлаеп килгән тыгыз тышчалары эчкә таба ятып, укмашып тора. Әнә шул укмашып торган тәлинкәнең уртасында исә сары балкыш төсмерләнә, һәм анда әле күз күрмәгән тагын әллә нинди хикмәтләр бардыр төсле Их, бу хикмәтләрнең ачылып китүен тизрәк күрсәң иде! Малай, әнә шулай хыяллана-хыяллана, ишегалды бакчасына йөгереп керде Андагы тамашаны күргәч тә сизгер песи баласы диярсең - адымнарын акрынайтты Сары тектәге умарта каршына теләсә ничек чабып барырга ярамын шул — бал кортлары усаллаша Бабасы, гадәтенчә, бнтлексез-ннсез һәм яланкул килеш умарта оясы янында кәрәз рамнары белән булаша. Оныгы килүенә шатлана да соң ул: әнә, үзенең иләк битлеген алмагач ботагыннан алып тизрәк Кәримгә суза. Чалбар кесәсе яшәсен — кулларны шунда яшерергә мөмкин Анысы Кәрим болай гына сакланган була, бал кортлары аны сипкелләреннән танымый дисеңме, таный, әллә каян таный! — Бабай, безнең көнбагыш кайчан чәчәк атачак? Бабасы соңгы вакытларда оныгының көнозын диярлек көнбагыш тирәсендә әвәрә килүен яхшы белә. Аларның дуслыгын мыек астыннан гына елмаеп, күзәтеп йөри ул. Әлеге сорауның туасын да күптәннән үк чамалап куйган иде. — Тиздән, улым, тиздән. Бәрәңгеләр чәчәк аткач Оныгы, ул көннәрнең кайчанрак җитәсен чамаларга теләгәндәй, соңгы сүзләрне сузып-сузып үзалдына кабатлый «Бәрәңгеләр чәчәк аткач?..» Шул вакыт бүкән өстендә утырган малайның тез башына бал корты килеп кунды. Куркамы соң Кәрим, күзләрен тагы да зуррак итеп ачты да челтәрле битлек аша рәхәтләнеп бакча кунагын күзәтте. Чәнчә бармак очы тикле шушы канатбикәнең тәпән тутырып бал бирүе аңлашылмый иде аңа. Ә балының тэмлелеген кара син! Бабасы әйтүенчә, кыр чәчәкләренең елмаюы, юкә агачының хуш исләре дисеңме — һәммәсе, һәммәсе дә сеңгән бит аңарга. Бал кортының Кәрим белән «исәнләшүе» генә булды*, ахры, эшем күп, ашыгам дигәндәй, Канатларын җилпеде дә күтәрелеп очып китте. — Бабай дим, бабай.. — Нәрсә? — Кортлар балны чынлап та чәчәктән генә җыямы? — Әйе, чәчәктән генә. Әнә, күрәсеңме, чәчәк балын, чәчәк тузанын умартага ташый алар. Кәрим, битлеген сак кына күтәрә төшеп, умарта авызына текәлде, ләкин анда керәле-чыгалы кайнашкан канатлыбикәләрдән башка берни күрмәде Аның уйлавынча, бал кортының һәркайсьГүзе белән кечкенә генә кәрҗин кисәге йөртергә тиеш иде шикелле. Аякларында кәр- җннгә охшашлы нидер бар барын... — Бабай, аларның ташыган балы күренмн дә. Ә синең агач тәпәнеңә бушатсаң, никадәр кү-ү-үп! — Әниеңнең карлыган җыйганын күргәнең бар бит.— Киез эшләпәсен төзәткәләп, бабасы серле генә елмая.— Баштарак әле савытның төбе генә күмелә. Бөртекләп җыя торгач, берзаман түбәләмә кабарып, тулып чыга ул. Бал кортлары да шулай, үскәнем Тырыша торгач, аларның бөртекләп җыйган хәзинәсе дә кәрәздәге күзәңәкләрне мөлдерәмә тутыра Хәтереңә уеп куй: тырышлык бушка китми ул, балам. — Үзләре тырышалар, үзләре чагалар? — диде малай, нәрсәнедер исенә төшереп. — Теләсә кемне чакмый бит алар. — Ә күрше Габбас абыйны чакты бит, чакты.. Бабасы бу юлы хәйләкәр итеп елмайды: — Габбас абыең ул көнне «әче су» эчкән булган шул, зәхмәт төш- кере Ә бал кортлары яман ис килгәнне яратмый, чисталыкны, пөхтәлекне генә ярата алар. Шушы сүзләрдән соң оныгы кинәт үзгәреп, очкынланып китте. Үзе турында уйлый иде ул. Көн саен иртән битен-кулын юа, «Чебурашка» пастасы белән тешләрен чистарта, уйнаганда исә күлмәк-ыштанын ничек тә буямаска тырыша Кәрим. Ул гынамы, битләре агарганчы Тегермән буасының сай җирендә су да коена әле Менә ни өчен бал кортлары тими икән аңа! Жәй патшалык иткән гадәти көннәрнең берендә бабасы таңнан торып сөенче алды: — Тор, балам, бәрәңгеләр чәчәк аткан... ♦ йокылы-уяулы Кәримнең күзләре зур булып ачылды Чыннан да, g каршында сөекле бабасы басып тора Чыннан да, битендәге барлык з /кыерчыклары белән берьюлы елмая-елмая, ашкынып көткән сөенеч- < ле хәбәр алып килгән ул. Мондый чакта йоклап яту ярыймы соң! Чәчәкле юрган карават * янындагы урындыклар өстенә үзеинән-үзе шуып кына төште Кая инде ф бит юып маташу, хәтта әнисе бүлгән ашны да ашап тормастан, шун- а дук бакчага атылды малай. Абзар почмагына эләгеп күлмәк киңе ш ертылды ертылуын, ләкин бабасы әйткән сөенче янында моның ише = нәрсә чүп кенә иде. < Кәрим үз күзләренә үзе ышанмады: бәрәңге бакчасы бер төн эчен- « дә тәмам үзгәргән, яктырып, нурланып киткән иде. Аксыл шәмәуә төс- ’ тәге чәчәкләр буразна-буразна булып сибелгән, һәрберсендә—елмаю, яна көнне каршылау тантанасы Аңламассың: әллә кар яуган, әллә < инде бакчага төн буе йолдызлар коелган? Ж,әй көне кар яумый, шуңа a күрә аларның төнге йолдызлар булуы бик ихтимал Буразналар тулы яктылыкны тамаша кылганнан соң, малай, әлбәттә, дусты каршына килеп басты, аның пәрәмәч тиклем зурайган тәлинкәсенә текәлде Текәлде дә таң калды! Көнбагышның очыИда нәп-нәни кояш эленеп тора иде. Әйе, якында — кул сузымы гына җирдә чып-чын, теп-тере кояш балкый! Түм-түгәрәк, читчитләрендә сары ялкын бии. Туры карасаң, күзләрне камаштыра — әйтерсең, челлә кояшының утлы балкышы бар аңарда Гап-гади бер көнбагыш каядыр болытлардан да өстә яшәүче алтын кояшка шул кадәр дә охшаса охшар икән! Шушы көннән башлап малайның ике кояшы бар иде: берсе — күктә, берсе — бакчада. Кәрим аларның икесен дә бертигез яратты. Күктәгесе болытлар артына кача икән, бакчадагы кояшка карап юаныч тапты ул. Ә инде мендәрдәй кабарынкы болытлар арасыннан <утлы шар» тәгәрәп чыга икән, икеләтә шатлык' Андый чакларда Кәримнең күңелендә якты бәйрәм башлана Кояш нурларына тотынып ул каядыр өскә, югарыга үрмәли, болытлар өстенә чалкан ята. әнисенең кочагы сыман рәхәт бер дулкында тирбәлә Дусты көнбагыш белән сөйләшә башладымы, Кәрнм һәрвакыт уйчанланып китә, хыялый кешегә әверелә — Син кояшка охшагансың — Мин бит кояш баЛасы Көнбагыш дәшми тора. Малай сүзне тагын үзе ялгап китә: — Әгәр йөри белсәң, мин сине Тегермән буасына су керергә алып төшәр идем. — Рәхмәт. Мнн битемне иртәнге чык суларында юам — Яңгырны яратасыңмы? — Яратам. Яңгырдан соң яфракларыма тикле көләчләнеп китә. — Яфракларың бигрәк дәү — Шулайдыр. Синең колакларың шикелле. Алар да минем яфрак Ларым кебек ян якка тырпаеп тора Кәрнм басып торган җиреннән колакларына ике куллап ябышуын сизми дә кала! Әнә шулай рәхәтләнеп, онытылып бер-беренә ышанып ихластан сөйләшә алар Дөресрәге, малай үзенең сорауларына көн багыш булып жавап кайтара Аларның аулакта шулай күзгә куз карап серләшүен биектәге кояш кына ишетәдер, аңлыйдыр шикелле Кәрим сизенә килде: кояш белән көнбагыш арасында ниндидер уртаклык, яшерен бәйләнеш бар. Чыннан да шулай икән бакчадагы дусты кояш әйләнеше уңаена көнозын талгын гына борыла икән ләбаса! Кояш иртән кай яктан чыкса, көнбагыш шул якка таба караган була. Кичләрен ул чуклы-чуклы башын кояш баешы ягына бора... Таң калырлык ачыш иде бу. Көнбагышның җанлы икәнлегенә тәмам ышанды Кәрим, аны иң якын дусты итеп таныды. Сентябрь җиткәч тә беренче класска укырга барачагы хакында озаклап сөйләде, китап- дәфтәрләр турындагы серен дә аның белән уртаклашты. Әнә, ничек бирелеп, башын ия төшеп тыңлый бит ул. Дәү-дәү яфраклары белән Кәримнең кулларына, иңбашларына орынып алгандай итенә: тиздән мәктәпкә барасың, зур кеше буласың, янәсе... Өлкәннәргә сөйләдең ни, сөйләмәдең ни, алар сине күп вакыт аңлап бетермиләр. Җитмәсә, малайның әти-әнисе көн буе эштә. Сораулар биреп аптыратыр өчен әле дә ярый бабасы бар. Ә инде сөйләшер, серләшер өчен көнбагыштан да яхшы, аңардан да ышанычлы иптәш юк. Алдашмый, үртәшми, кояшка һәм синең күзеңә генә карап тора. Кәримнең кайчак үзенең дә озын буйлы көнбагышка әвереләсе, басып торган җиреннән, нәкъ аныңча итеп, кояш уңаена таба талгын гына борыласы килә башлый. Әмма тылсымлы әверелеш ясарга кулыннан килми аның. Күр әле, көнбагыш тәлинкәсенең сипкелле өслеге умарта кәрәзенә нык охшаган икән: буй-буй сызылган, рәт-рәт тезелгән эре, сары күзәнәкләр. Чынлап та умарта кәрәзе дип белде, ахры, шул вакыт «Бёз-з...», «Без-з. .» безелдәп, көнбагыш чәчәгенә бал корты килеп кунды. Исәнме, кояшка кунган бал корты? — Без-з... Без-з... Шул вакыт бабасының: «Бал корты беркайчан да «мин» дип масаймас, «без» дип кенә сөйләшер»,— дигән хикмәтле сүзләре исенә төште. Канатлыбикәнең ашыкмый, кабаланмый гына һәр күзәнәкне барлап- тикшереп чыгуы малайга могҗизалы тәэсир итте. Борынга бал исе килеп бәрелгәндәй булды. Менә бит, бал корты көнбагышны бер дә чакмый, чөнки аңардан хуш ис бөркелеп topa. Бабасы ишегалдында тырма теше ясап маташа икән. Кәрим, колын кебек уйнаклап, бабасына якынлашты. Килә-килешкә үк шатлыгын уртаклашырга ашыкты: — Бабай, көнбагышка бал корты ияләшкән. — Бик әйбәт, улым, йөри бирсеннәр. Көнбагыш чәчәгендә бал да, умарта җилеме дә мул була. — Бабакаем, беләсеңме нәрсә... Көнбагыш һәрвакыт кояшка таба борылр икән. — Әйе, ничә карасаң да көнгә, кояшка баккан булыр. — Бабай, кояшка таба нигә борыла икән ул? — Кояш — изге нәрсә, балам. Аңа табынудан да зур эш, саваплы эш юк. Адәм баласы да шулай кояшка карап эш йөртергә тиеш дөньяда. Әнә, әтиең кояшны иртән кырда каршылый, кичең озата Кояш яктысын яраткан кешенең күңеле чиста була. Өстәлдәге икмәк тә кояштан яралган. Кояш кына исән булсын — калган нәрсәгә юнь табылыр... Августның санаулы көннәре җитте. Бакчадагы бәрәңге сабаклары, үз авырлыгын тоталмыйча, бер-беренә авып, кочаклаштылар. Көнбагыш кына үзенең мәһабәт буй-сынын, җәйге матурлыгын югалтырга теләми иде. Тамыры нык, бозау теледәй кытыршы сабагы һәм яфрак лары төнге кырауларга тамчы да бирешми. Әле канчан гына яшел төенчек хәлендә йомылып яткан боҗрасы инде баеп барган кояш кебек тәмам тулышкан, авырайган, җиргә таба кайтарылып төшкән. Ул элеккечә һаман да горур, ләкин аның башын иебрәк басып торуында ниндидер бер моңсулык, хәвеф бар кебек Кәрим беренче сентябрь иртәсенә әзерләнде. Җәй буе бергә-бергә ускән жан дусты, тугры сердәше белән һаман да үзенең барлык сөенечләрен уртаклашып торды ул. Ләкин малайның инде ныгып, тамырланып килгән шатлыгына, мәхәббәтенә көтмәгәндә кул күтәрделәр... Көнбагыш башын кемдер рәхимсез төстә умырып, аны төптән ук өзеп-каерып алган иде. Көнбагыш сабагының җәрәхәтле ак тәне, яман лыкка шаһит булып, бакча уртасында янып тора. Ап-ак яра шикелле... Малай өнсез калды, куллары яралы кош канатыдай аска салынып төште. Иртән бәрәңге бакчасына чабып чыкканда әле аның гөнаһсыз күзләрендә ашкыну һәм гаҗәпләнү очкыннары уйный иде Бу очкыннар кинәт кенә сүнде, төпкә күмелде. Аның җирдәге кояшын урлаганнар! Кояшка кунган бал корты, син шуны беләсеңме? Кәрим, җавап эзләгәндәй, умарталык ягына борылып карады. Тик шифер түбәле абзар-кура аны алмагач төбендәге умарта оясыннан аерып тора иде. Малай кабат көнбагышның ап-ак ярасына текәлде. — Кем тиде сиңа? — Кем өзде сине? Таланган көнбагыш сөйләшми, ул инде ым белән генә аңлашучы телсезгә әверелгән иде. Иң якын нәрсәңне югалту ачысы күз яшьләре булып бәреп чыкты. Яшеллеген җуярга өлгермәгән бәрәңге яфраклары өстенә беренче нәфрәт тамчылары тәгәрәде Күктәге кояш көнбагыш табасын хәтерләтә һәм аны да кемдер сабагыннан менә-менә өзеп алыр шикелле иде бу минутта