Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС

Журнал укучыларына билгеле булгаича. Татарстан тезүчеләре 1982 елның февраль аенда яңа зур эш кузгатыл җибәрделәр: Кама Аланы янында атом электр станциясе салына башлады. Бу олы бурычны иңнерене алучылар Зәй ГРЭСеи, Түбән Кама нефтехимия берлешмәсен, КамАЗиы. ТүГЭСен сафка бастырганда шактый тәҗрибә туплаган булсалар да. шактый үзенчәлекле яңа тезелеш аләрны да күп нәрсәгә ер-яңадан ейренергә мәҗбүр ите. Сүз де юк, алда башкарылган эшләр бу юлда дә. һәм үрнәк, һәм гыйбрәт буларак, ярдәм ителер. Атом станциясен һәм энергетиклар яшәячәк яңа каланы салырга Зәй. Түбән Кама һем Брежнев шәһәрләреннән иң оста җитенчеләр тартылды. Бусы — бер. Икенчедән, бүгенге кеннәрдә республикабызның промышленность куәте дә. үткәндәге еллар белән чагыштырганда, күпкә ныгыды. Бу тебәктә бигрәк тә. Моидә нык нигезле Түбән Кама территориаль производство комплексы формалашып килә Мондагы авыл хуҗалыгы белән шәгыльләнүче районнарда да заман таләп иткән яңалыклар тормышка ашырыла — шәһәр һәм поселокларга аэык-тәлек мул килә Бу уңайлыклар исә Татарстан атом электр станциясе тезелешендәге эшләрне һичшиксез, җиңеләйтә тешә, темпларны тизләтергә, хезмәтне интенсивлаштыруга ярдәм ите. Әмма, һәр г.ңалыкка хас булганча, монда да бик тәҗрибәле җитәкчеләрнең де чечен агартырдай кыенлыклар байтак. Аларның күбесе турыдан-туры тезелеш мәшәкатьләренә бәйле. Шулай да бу очракта сүз башка мәсьәләләргә кагылачак. Инде әйтеп үткәнебезчә, атом станциясе янында утыэ-кырык мең кешегә исәпләнгән шәһәр дә салына. Үзеннән-үэе аңлашыла ки, бу хәл якын-тирәдәге колхоз- совхозлар җитештерә торган байлыкка булган ихтыяҗны да арттырачак. Ә икенче яктан, тирелекнең моңарчы игеннәр шаулап үскән мәйданы кысрыклаиып. аның бер елеше тезелеш хаҗәтләренә бүленә. Өстәвенә, авыл яшьләре тезелеш һем станция эшенә китеп барачак, авыл хуҗалыгындагы эшче кечлер кимиячек. КПССның Татарстан елкә комитеты унберенче пленумында әйтеп үтелгәнчә, республиканың авыл хуҗалыгындагы эшче кечлер. планда телеп ителгәнгә караганда кимрәк. Казан дәүләт университетының экономик география кафедрасы галимнәре алып барган тикшеренүләргә таянып әйткәндә. Түбән Кама, Брежнев. Алабуга кебек шәһәрләр тирәсендәге авылларда яшьләрнең кимүе аеруча нык сиэеле. Димәк, яңа шәһәрдәге экономик һәм социаль тормышның проекты тирә-вк авылларында һичшиксез булачак үзгәрешләрне дә күздә тотып тезелергә тиеш. Кала кешеләренең аэык-телекке, ялга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүче күрше авылларның хуҗалыгы һәрьяклап камилләшә баруы белән нәкъ менә яңа шәһәр үзе кызыксынырга. моңа ирешү юлларын да үзе ачарга тиеш. Авыллар исе якында заманча салынган зур шеһер балкып утыруын, аның тебәк эчен культура-тәрбия чыганагына әйләнүен, кирем чакта, үзендәге куәтләр белән район хуҗалыкларына ярдәмгә до киләчәген котеләр. әлбәттә, һем аңа булышырга әзер торалар Яңа калалар белен авыллар арасында шушындый дустанә, бер-берсе эчен файдалы менәсәбетләр урнашсын эчен, беренче чиратта, авыл хуҗалыгындагы эшләрне үзгәртергә туры киләчәк: ит, сет, йомырка, яшелчә һәм бәрәңге җитештерүне, шеһер ихтыяҗына җайлап, специальләштерергә, аларның күләмен арттыру чараларын табарга Шәһәр кешеләренә ял итү урыннары, тигез юллар, җылы элем.ә челәре булдыруны күздә тотып та, шәһәрнең тирә-ягы мәгълүм күләмдә эшләр башкаруны таләп итә. Атом электр станциясе Чистай һәм Яңа Чишмә районнарына да үзгәреш китерәчәк. Инде бу яңа төзелешнең авыл хуҗалыгы производствосына кирәкле мәйданны кысрыклау мәсьәләсенә тукталыйк. Бу хәл, гадәттәгечә, кешеләрне шәһәргә күчеп китәргә мәҗбүр итәчәк. Брежнев шәһәрен салганда, мәсәлән, тирә-юнь авыллардагы кешеләр саны ике-еч тапкырга кимегән иде. Мондый шартларда азык-төлеккә булган ихтыяҗны канәгатьләндерү авылдагы эшләрне кискен рәвештә үстереп җибәргәндә генә мөмкин. Шунлыктан атом станциясен, яңа каланы салу белән бергә төбәктәге авыл хуҗалыгы эшләрен тамырдан үзгәртү дә кичекмәстән башланырга тиеш. Дөрес, илдә кабул ителгән һәм уңышлы гына тормышка ашырылып килүче Азык- төлек программасы да авыл хуҗалыгындагы эшләрне промышленность нигезенә коруны, колхоз-совхозларга техник революцияне кыюрак кертүне алга сөрә. Әмма зур төзелешләр барган яклар өчен бу юнәлештәге эшләрне, гомумсоюз тизлеге белән чагыштырганда, һичшиксез, кызурак алып бару кирәк. Яңа шәһәр бу тирәдәге авыл кешеләрен, бигрәк тә яшьләрне, магнит кебек, үзенә тартачак. Азык-төлек җитештерүче көчләр кимиячәк. Яңа шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итәрлек куәткә ия булсын өчен, мондагы хуҗалыкларның һәр тармагын заманча җиһазландырырга: механикалаш ырырга һәм автоматлаштырырга туры киләчәк. Бу максатка исә хуҗалыкара кооперацияләр булдыру, авыл хуҗалыгы эшләрен интеграцияләү аша колхоз-совхозларны специальләштереп кенә ирешергә мөмкин. Хезмәтне, техник яктан әйбәт коралландырып, өр- яңа җирлеккә бастырганда гына авылларда азык-төлек җитештерү артачак. Хуҗалыкларда автоматлаштырылган һәм механикалаш*ырылган эре предприятиеләр оештыру өчен, авылларның, әлбәттә, зур булуы хәерле. Ул очракта халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү чараларын яхшырту мәсьәләсен чишү дә. авыл белән шәһәр арасында яшәп килүче аерманы киметү дә җиңеләя төшә. Эшләрне машиналарга тапшыру исә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә, димәк ки, аны нәтиҗәлерәк итүгә китерә. Шулерны күздә тотып, зур төзелешләр тирәсендәге авылларны эреләндерү, андагы көнкүрешне шәһәрнекенә якынайту һәм хуҗалык итү ысулларын индустрияләштерү өчен этәргеч ролен үти ала. Кечкенә авылларны нишләтергә соң? Бу сорау элек-электән үк бик четрекле мәсьәләләрнең үзәгендә тора. Мәгълүм ки, моннан берникадәр еллар элек аларны зур авылларга кушып, күчереп бетерү юнәлешендә дә шактый азапланганнар иде. Әмма нәтиҗә көткән максатка китерел чыгармады. Кечкенә авыл кешеләре ата-ана нигезен ташлауны бик авыр кичерделәр. Алар тирәсендәге җир-су күзәтүчесезхуҗа- сыэ калды. Йорт-җире тузгытылган гаиләләрнең кайберләре исә, хуҗалыкның зур авылына урнашырга теләмичә, ерак шәһәрләргә үк китеп бардылар. Кыскасы, без көткәннең нәкъ киресе килеп чыкты. Татарстан АЭСе салына торган төбәктәге вак авылларны ничек үзгәртергә, аларны ничек итеп заманга җайлаштырырга соң? Алар, әлбәттә, бик матур, нәкъ шәһәрдәге уңайлыклары булган йортлар белән тәэмин ителәчәк. Тезүчеләр һәм энергетиклар мондагы Нариман, Поповка, Ачи. Первомайский, Самоновка, Беляхча кебек авылларны үзләренең ял итү урынына әйләндерергә дә каршы килмәсләр иде. Чөнки аларның табигате бик матур, урман-сулары җитәрлек. Юлларын әйбәтләп, яшәү шартларын шәһәрчәләндереп җибәрәсең, ял өчен моннан да шәп урынның һич кирәге юк. Әйтик, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты ачсаң, анда яңа шәһәр кешеләренең ихтыяҗларын да үти башласаң, бердән, авылның йөзе яктырып китәчәк, икенчедән, шәһәр белән авыллар арасында гаҗәеп күркәм мөнәсәбәт урнашачак. Тирәннән уйлап, төрле тармактагы белгечләр үзара киңәшеп, отышлы алымнарның да иң отышЛ|Сын табып эшли башлаганда, АЭС янындагы авылларның киләчәген бик матур һәм җәмгыять өчен ифрат файдалы иттереп корырга була. Шәрә яланда утыручы шәһәрдән дә яманрак күренешне каян табарсың? Кама Аланы шәһәре исә тирә-яктан бик матур, мул тормышлы авыллар белән уратып алыначак. Алар, барысы бер бөтен тәшкил итеп, республикабызга яңа ямь. көч-куәт, байлык өстәячәкләр.