КАЗАНЫШЛАР ҺӘМ БУРЫЧЛАР
ИЖЛТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ — Ике съезд арасында Сез житәхләгән ижат секциясе жанр үсешенә йогынты ясардай нинди эшләр эшләде? һәм киләчәктә жанрны үстерү өчен секция нинди зур оештыру эшләре эшли ала? Съезд алдыннан журнал редакциясе Язучылар союзыныи ижат секцияләре җитәкчеләренә әнә шундый сорау белән мерәжәгать иткән иде. Түбәндә алариыц җавапларын урнаштырабыз. Мөхәммәт Мәһдиев (проза секциясе җитәкчесе) Редакциянең соравын алган көннәрдә почта миңа аур шатлык китерде: Ч. Айтматов, И. Стаднюк һәм Ю. Бондаревка СССР Дәүләт премияләре бирелгәи. Алар- ның романнарын мин яратып, зур тәэсирләр астында, дулкынланып укыган идем. Буранлы Идегәй, манкорт, паритетлар очышы, Ана, Караиар, Зарифа. Казангап — барысы да җанымны тетрәтеп, рухымның астыи өскә китергән иде. И. Стаднюк иҗатын да яхшы белом. Аның ике сыйфаты сокландыра мине: беренчесе — үз темаңны, яза торган чорыңны, предметыңны яхшы белү. Бу инде безнең зур әдәбиятыбызга, бер дә шиксез, Лев Толстойдан килә. Шулай, Толстойдаи Горъкийга. аннан Алексей Толстойга, Фадеевка, Шолоховка күчә... Бу мәктәп бездә зур, бай. Икенчесе — И. Стаднюк, моннан 40—45 ел элек булган сугыш һәм дөнья мәсьәләләрен бүгенге көнгә күпер салып тасвирлый, бүгенге буыннар язмышы өчен борчылып иҗат итә, «прицелены киләчәк заманга куя. И. Стадиюк — зур язучы, җитди талант. Иҗат кочен бары тик зур мәсьәләләргә генә сарыф итә Ю. Бондаревның «Сайлау» романы СССР Дәүләт премиясенә лаек булуы да бик табигый: бүгенге прозада Боек Ватан сугышы темасын философларча миен нәи уздыручы, солдат, офицер язмышын зур төгәллек белән тасвирлап бүгенге көнгә чыгучы, шул темадан зур нәтиҗәләр ясаучы тагым иичә генә художник бар икән? «Сайлау» романындагы Илья Рамзмн образы тәнкыйтьче, әдәбият белгече тарафыннан ачылып бетүе, анализлап бәя бирелүе үтә кыен буяган бер образ. Моны тудыру өчен сугыш кырларын узу гына җитми. Моңа Толстой. Шолоховлардан килгән сыйфат — кеше рухының иң тирән төпләренә тешә һәм аңлый белү сәләте кирәк. Журналның соравына җавап биргәндә мин әнә шулар турында уйлап утырдым. Безнең проза секциясе ике съезд арасында «Татар әдәбиятында роман жаи ры» дигән темага бик тә квалификацияле кешеләрне сөйләтеп бер утырыш уздырды. Роман — нәрсә ул? Бу жанрның үзенчәлекләрен без белеп бетерәбезме? Толстой, Щолохоа, Фадеев. Бондарев. Абрамов романнары бар. Ш. Камал. Г Иб- раһимов, Г. Бәширов, К. Нәҗми. М. Галәү, Г. Әпсәломов, А. Расих, М. Әмир, Ф. Хөсни романнары бар. Б. Камалов. А. Гыйләҗев, Г. Ахунов, Ә. Баянов, Ш. Бикчурин. Н. Фәттахларның романнары бар. Инде М. Хэбңбуллин да, М. Маликова да, X. Хайруллин да. Ә. Гаффаров та роман яза... Әдәбиятка ни соң килеп, мин дә язам. Секциядә шулай сөзештек. борчылышып сөйләштек. Бәхәсләштек, репликалар «кычкырдык», әмма бер фикерне әйтмичә генә таралыштык Талант кирәк бит, талант, шайтаи алгыры! Роман — башка барлык жанрларны тәрбияләп, әйдәп баручы ыруг атасы, аксакал. Роман — драматургиягә дә, поэзиягә дә тәэсир итә. бу жанрлар да шул тәэсир астында бераз гыиа «романлаша»лар. С Хәкимнең сугыш турындагы поэмаларында. Т. Миңнуллии драмаларыида роман жанрының тәэсире юкмыни* Проза секциясенең утырышыннан шулайрак уй йөртеп таралыштык без, үзебезнең әдәбияттагы бу жанрның шактый сыек икәнен аңлап, башны түбән иеп таралыштык. Роман жанрын үстерүгә нинди оештыру эшләре кирәк? — Талант, талант, талант! Проза секциясендә без роман жанрыннан тыш бүгенге татар әдәбиятында эш челәр сыйныфының чагылышы дигән мәсьәләне дә куйдык. Эшчеләр (Уренгой — Помары газ үткәргечен төзүчеләр) белән очраштык та. Кырда, буранда, труба салган җирдә. Җылы вагоннарга кереп сөйләштек тә. Авыл темасын да читтә калдырмадык: колхоз председательләрен (Актаныштан «Чишмә» колхозы председателе Я. Хөсәенов, Арчадан «Чулпан» колхозы председателе Н. Сабиров) проза секциясенең утырышына чакырдык. Ни җитми? Прозаиклардан нәрсә көтәсез? Безне укыйсызмы? Без кирәкме? — Сораулар шулай конкрет куелды. — Без эштән арып кайтып ял итәргә яткач, безне йоклатмый торган заманча әсәр җитми.— диделәр колхоз җитәкчеләре. Әйе, мәрхүм драматург А. Вампилов хаклы булган. Ул болай дип язган иде: «Писать надо о том, от чего не спится по ночам...» Киләчәктә секциянең эшен мин болайрак күз алдына китерәм: әлбәттә, аның утырышларында теоретик мәсьәләләр әледән-әле куелып торырга тиеш. Секция—прозаикларның теоретик семинары сыман төс алырга тиеш. Монда яңа басылып чыккан әсәрләр тикшерелергә тиеш («Казан утлары» журналын вакыт- вакыт шулай бөтен жанрлар буенча тикшерәбез бит), алар турында фикер алышырга кирәк. Кайбер әсәрләр укучыларда капма-каршы фикер уяталар, әмма ул фикерләр үзара сөйләшүдән дә ары уза алмыйлар. Бәхәснең урыны — нәкъ менә секция. Бездә проза секциясенең йөзе, функциясе ачыкланып бетмәгән. Берәүләр аны яңа гыяа яза башлаган яшьләрнең әлегә басылмаган әсәрләрен тикшерү урыны дип уйлыйлар. Бу — дөрес түгел. Яңа яза башлаганнар белән бездә бүтән иптәшләр эшли. Еш кына проза секциясенә нәшриятта яки «Казан утлары»нда кыл иләктән уза алмаган әсәрләрне юллыйлар. Минемчә, бу да проза секциясенең функциясе түгел. Ни өченме? Чөнки, нәшриятта да, журналда да әсәрләрне квалификацияле кешеләр укый. Һәм соңгысы: безнең прозаиклар соңгы елларда бик мөстәкыйльләнеп киттеләр: кайбер яшьләрдә бер хикәя яки повесть бастырдымы — үзен инде өлгергән талант дип, роман ук бастырса — үзен даһи дип, тере классик дәрәҗәсенә куеп йөрү нормага керә башлады. Мин элегрәк еллардагы проза секциясе утырышларын хәтерлим: анда катнашкан И. Гази, Ш. Маннур, Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, М. Әмир. Ф. Хөсниләр теге яки бу әсәр турында бәхәсләшеп хакыйкать эзлиләр иде. Таралышканда кайберләре таблетка каба иде... Кызганычка каршы, соңгы елларда ни яхшы дип табылган әсәр турында, ни начар дип бәяләнгән әсәр турында мондый кайнар бәхәсләр булганы юк. Ә бик кирәк иде... Рәдиф Гатауллин (поэзия секциясе җитәкчесе) Куелган мәсьәлә бик җитди: ике съезд арасындагы поэзия процессын оештыру, поэтик жанрлар үсеше турында сүз бара. Моннан биш-алты еллар элек язучыларның күп җыелышларында поэманың азрак язылуы, хәтта артта калуы турында әйтелә иде. Бу хакта бөтенсоюз күләмендә дә дискуссияләр барды. Безнең секция дә бу мәсьәләгә җитди карады: соңгы елларда гына бу жанрга карата берничә доклад тыңланды, фикер алыштык һәм шулай ук, яңа әсәрләрне укып тикшерүләр булды. Тәнкыйть секциясе белән берлектә соңгы елларда басылган поэмалар турында кызыклы әңгәмә узды. Утырышларда поэмаларга җентекле анализ ясалып, аларның сәнгатьчә эш ләнешләре, яңалык, үзенчәлекләре билгеләнде. С. Хәкимнең яңа поэмалары, Ә. Баянов, И. Юэеевның шигъри трагедияләре, Р. Харис, Р. Мингалимов, Зөлфәт поэмалары китергән яңалык ачыкланды. Филология фәннәре докторлары И. Нягъмә- тулляна, Т. Галиуллин һәм әдәбият галиме Р. Усманова докладлары да безне кызыклы күзәтүләргә китерде. Шагыйрь Ренат Харис белән очрашу вакытында исә бүгенге шигъри әсәрләр ф хакында зур һәм кызыклы сейләшү булды. Югары накаллы публицистик әсәрләр, монументаль образлар кирәклеге, политик сатираны, шигъри памфлетны үстерү х ихтыяҗы бу кеннг аеруча басым ясап әйтелде. Шулай ук чорга, заманга якын- § лык, Тукай. Такташ, Җәлил традицияләренең үстерелергә тиешлеге дә игътибар 2 үзәгендә булды. 3 Җыр турында да сейләшүләр булды. Бүгенге җыр үзенчәлекләре турында х докладлар тыңланды, радиокомитет редакторлары белән бергә җыр текстлары = тикшерелде. ...Поэзия процессы — әдәби продукциягә, китап булып басылуга бәйле. Нәшри- ? ят белән тыгыз элемтә, секциядә нәшрият редакторларының кулъязмалар естея- до эш тәҗрибәсе белән уртаклашулары — осталык мәктәбенең бер тармагы иде. S Балалар поэзия антологиясен TOJY һәм фикер алышу да шагыйрьләр секция- £ сенең тәҗрибәсен арттырды. Нәтиҗәдә, казах, каракалпак, украин телләрендә * чыгару очсн шигъри антологияләр тозслде. Әдәби осталык мәсьәләсе. Биредә яшьләргә аксакалларыбыз конкрет булыш- u лык күрсәтә. Н. Исәнбәт, X. Туфан, С. Хәким. Н. Арслановларның секция утыры < шындагы чыгышлары, тәҗрибә уртаклашулары — төрле буыннарны тоташтыручы £ олы күпер ролен уйный. _ Ике съезд арасында секциядә 30 дан артык кулъязма тикшерелде, егермеләбе китап булып басылып чыкты, уннан артык яшь шагыйрь СССР Язучылар союзы члены булды. Бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр дә күп әле. Поэзиянең бүгенге укучылар белән бәйләнешен ныклап өйрәнәсе бар. Бетенсоюз укучысына җиткерәсе уңышлары- бызны кайгыртып, яхшы тәрҗемә итүне оештырырга кирәк. Бүгенге шигъри публицистика, поэзиянең гражданлыгы, югары ндеялелеге турында кат-кат сөйләшү сорала. Рөстәм Мингалимов (драматурглар секциясе җитәкчесе) Ике съезд арасы — драматургиябезнең активлашу чоры булды. Танылган дра матургларыбыз Туфан Миңиуллик, Аяз Гыйләҗев. Илдар Юзеев тагын да зуррак уңышларга ирештеләр. Туфан Миңнулляниың яңа әсәрләре илебез сәхнәләренә менде. Ике съезд арасында аның Станиславский бүләгенә лаек булуы да безнең драматургиянең югары баскычка күтәрелүе турында сейли. Шушы ук елларда Аяз Гыйләҗев та яңа әсәрләр язып сәхнәгә куйдырды. Татар дәүләт академия театры Илдар Юзеевның «Улыбыз өйләнә, без аерылы шабыз» днгән музыкаль водевилен сәхнәләштерде. Үзләренең яңа әсәрләре белән Р. Батулла. Р. Хомнд, Ә. Гаффар сәхнәләрдә ныклы урын алдылар. Ике съезд арасында Риза Ишморат. Нәби Дәүли. һәм прозаикларыбыздан Гариф Ахунов. Нурихан Фәттах. Диас Вәлиев, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева да, үз жанрларына тугры калган хәлдә, драматургиябезгә матур өлеш керттеләр. Драматурглар сафы соңгы биш елда күпкә ныгыды һәм үсте. Юныс Сафиуллин, Фоат Садриев. Гәрәй Рәхим. Мөхәммәт Мәһдиев, Кашшаф Әмироалар сех- иәбездв урый алдылар. Рәфкать Кәрамиев, Ренат Харис, Марсель Галиевләриең беренче әсәрләре сәхнәләштерелде. Әйе. ике съезд арасы — драматургиябезнең күтәрелеш еллары булды. 1902 ел- да РСФСР Язучылар союзы идарәсендә хәзерге татар драматургиясенең торышы тикшерелеп, аның дөнья драматургиясе югарылыгында булуы әйтелде. Безнең алда әле зур проблемалар да тора. Мәсәлән, кече яшьтәге мәктәп балаларына, яшүсмерләргә адресланган сәхнә әсәрләре иҗат итүдә активлык җитенкерәми. Бу өлкә яңадан яңа каләм осталарын көтә. Марсель Зарипов (очерк һәм публицистика секциясе җитәкчесе) Очерк һәм публицистика секциясе безнең язучылар коллективында әле иң яше. Ләкин бу жанр үзе каләм осталарына бик таныш һәм бик якын. Г. Тукай, Ф. Смирхан, М. Җәлилләр исемен искә алып үтү генә дә күп нәрсә сөйли. Бүгенге көн үзе үк әдәби фронтның иң кызу мәйданы булган очерк өлкәсендә тагын да күп көч куюны, оешканлыкны, активлыкны таләп итә. Театр — тамаша, поэзия — хисләр, проза — фикер, публицистика — эшләнгән эш дип юкка гына әйтмиләр бит. Моңа өстәп публицистика төшенчәсенә мин тагын шундый аңлатма бирер идем: «җәмәгатьчелек фикеренә турыдан-туры тәэсир итү максаты белән көн үзәгендә торган социаль мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган әдәби әсәрләр». Публицист таланты — сирәк очрый торган күренеш. Чын публицистның каләме үткен була, үзе дөньяны танып-белүдә зур эрудит, иң мөһиме, кыю характерлы булуы белән аерылып тора. Йөрәк һәм характер кичектергесез батырлык теләп иткәндә һәркемгә дә: шагыйрьгә дә, прозаикка да, драматург һәм тәнкыйтьчегә дә бу иң сугышчан жанрда үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелгән. Зур эшләргә ашкыну хисе яшьләрне генә түгел, аксакалларны да, башлаган калын-калын китапларын читкәрәк куеп торып, публицистика язарга мәҗбүр итә. Моны раслау өчен газета-журналларга күз салу, радиотелевидение тапшыруларына мөрәҗәгать итү дә җитә. М. Мәһдиев. Г. Ахунов. Н. Орешина, М. Хәбибуллиннар көндәлек периодик матбугатта даими чыгыш ясап торалар. Л. Ихсанова, С. Шакир, Б. Камалов, К. Тимбикова, Р. Батулла, А. Гыйләҗевларның очерк, мәкаләләрен укучылар көтеп алалар, яратып укыйлар Күптән түгел әдәбиятыбыз аксакалы Р. Ишморатның җир һәм кешеләр турындагы очерклар китабы дөнья күрде. Бу куанычлы факт. Күренекле әдип Ә. Еники дә «Хәтердәге төеннәр» исемле җыентыгында очеркларга урын бирүне тиеш тапРус әдәбияты шикелле, татар совет әдәбиятының да нң әһәмиятле үзенчәлеге шунда: ул беркайчан да күңел ачу чарасы гына булып калмады, алда торган политик, социаль һәм иҗтимагый проблемаларны ачыклауда һәм хәл итүдә халыкка. дәүләткә, җәмгыятькә һәрвакыт бик теләп булышты. Хәзер, үткәннәрдән аермалы буларак, үткәрелгән чараларның саны түгел, китап. мәкалә, радиотелевидение чыгышларының саны да түгел, ә бәлки язучының кыю. үткен фикеренең сыйфаты аеруча әһәмиятле. Кызганычка каршы, безгә, татар публицистларына киңлек һәм тирән фикер йөртү, факт һәм күренешләрне зур фикер һәм җитди караш белән бәяләү, яңа тикшеренүләр кыюлыгы җитми. Партия, халык, дәүләт кичектергесез хәл итәргә тиешле, кешеләрне борчыган кискен проблемаларның үзәген без тиз генә таба алмыйбыз. Бу өлкәдә үзенчәлекле бер күренеш күзәтелә. Ветераннарыбыз чыгышларына күбрәк үткәнне сагыну хас, алар гадәттә мемуар әсәрләргә тартылалар. Яшьләр исә бүгенге һәм киләчәк тормыш катлаулылыклары алдында кыюсызлар. Безнең язучыларыбызның бәйрәм даталарына көйләнгән чыгышлары шактый. Анда авторлар үзләре язган кешеләр турында булдыра алган кадәр сүз уйнаталар. Сорау бирәсе урында еш кына өндәү билгеләре куялар, кешенең эше, хезмәттә ирешкән уңышлары турында дөресен әйтәсе яки кайбер нәрсәләрне тәнкыйть итәсе урында алар мәҗлестәге тамада кебек мактау сүзләре әйтәләр. Публицистның югары бурычы — әдәбият, кешеләр, язучылык намусы каршындагы зур җаваплылык ул. Флүн Мусин (тәнкыйть секциясе җитәкчесе) 3 3 Татарда әдәби тәнкыйть формалашып кына килгән чорда ук беек Тукай аның - «кирәкле шәйдер» икәнен яхшы аңлаган булса, безнең кеннәрдә бу жанрның х гомум әдәби хәрәкәттәге роле тагын да тирәнрәк күзаллана. Тар даирә белгечләр g генә түгел, киң җәмәгатьчелек тә тәнкыйть белән торган саен ныграк кызыксына 3 бара. Партиянең соңгы съездларында, идеология мәсьәләләрен тикшергән пленумнарында, әдәбиятсәигать мәсьәләләренә багышланган карарларында тәнкыйть- 3 нең иҗтимагый абруен үстерү турында зур кайгыртучаилык күрсәтелә. КПСС Үзәк £ Комитетының 1983 елгы июнь Пленумында художество иҗатына йогыиты ясаук ның теп методы булып марксистик-ленинчыл тәнкыйть торырга тиеш дип белде- < релде. г Татарстан Язучылар союзының тәнкыйть секциясе үзенең ике съезд арасын- * дагы әшчәнлегендә шушы бик әһәмиятле хакыйкатькә таянды. Безнең бетен уй- >- ниятлөребез һәм үткәргән чараларыбыз тәнкыйтьнең хәзерге әдәби хәрәкәттәге ф ролен күтәрүгә, аның бу хәрәкәттә активрак һәм нәтиҗәлерәк катнашуына ирешүгә юнәлдерелгән иде. Шушы максаттан чыгып, без секция утырышларында хәзерге әдәби үсешнең моһим мәсьәләләрен күтәрергә тырыштык. Проза, поэзия һәм драматургиянең гомум хәле, уңыш-кимчелекләре яки аерым жанрларның торышы, үсеш тенденцияләре хакында сүз алып барылды. Тәнкыйть фикерен активлаштыру максатында соңгы вакытта без яңа бер алымга еш морөҗәгать итәбез. Мии «Социалистик Татарстан» редакциясенең «түгәрәк остәле» янында сейләшүләр үткәрүне күздә тотам. Язучылар, тәнкыйтьчеләр. галимнәр һәм производство алдынгылары катнашында уза торгаи бу сой- ләшүләрдә гадәттә хәзерге әдәбиятның моһим теоретик һәм практик мәсьәләләре күтәрелә, яларга җәмәгатьчелек игътибары юнәлтелә. Әйтергә кирәк, әлеге мәсьәләләр укучылар арасында да кызыксыну уята. Секция членнары шулай ук башка әдәби сойләшүләрдә дә актив катнашалар. Мондый ^аралар тәнкыйть фикеренә йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Хәзерге вакытта тәнкыйтьнең фәннилегенә ирешү меһнм бурыч булып тора. Аерым әдәби фактларга һәм әсәрләргә объектив бәя бирүдән тыш, ул гомум әдәби хәрәкәтне тнрәнтен күзалларга, аның үсеш тенденцияләрен һәм закончалыкларын ачыкларга, перспективаны күрә белергә тиеш. Шушы хакыйкатьме күэда тотып, без секция утырышларында әдәбият тарихын һәм агымдагы әдәби процессны ойрәнүнең моһим теоретик һәм методологик проблемаларын тикшерәбез, тәнкыйтьчеләр һәм әдәбиятчылар игътибарын шуларга юнәлтәбез. Шуның белән бергә, әдәби тәнкыйть заман куйган зур таләпләр югарылыгына күтәрелсен, әдәби хәрәкәттәге җаваплы ролен уңышлы башкарсын очен ботеиесе дә эшләнә дип булмый әле. Биредә уйланасы һәм башкарасы нәрсәләр шактый Иң әүвәл безгә бу жанрның активлыгын тагын да арттырырга, еугышчаилыгын кочойтергә кирәк. Күп кенә яңа китаплар тәнкыйть игътибарыннан читтә кала яисә алар турында принципиаль сүз әйтелми. Матбугат битләрендә теге яки бу китапка естән һәм күпертелгән бвя бирүләрдән дә котыла алганыбыз юк. Тәнкыйтьнең «тешсезләнү» яки аңа принципиальлек җитмәү очраклары кайвакыт язучыларга да кире тәэсир итә. Биредә мин кайбер авторларның мактауга гына күнегүләрен, тәнкыйтьне кабул итә алмауларын күздә тотам. Кызганычка каршы, соңгы вакытта моидый фактлар күбәя башлады һәм алар бик күңелсез формаларда чагылалар. Тәнкыйтьне кабул нтә белмәүнең иң күңелсез нәтиҗәсе шунда ки. андый автор үз иҗатына объектив һәм таләпчән карый алмый. Бу нәрсә ахыр чиктә аның иҗади үсешенә дә кире йогынты ясарга мөмкин. Хәзерге тәнкыйть алдында торган тагын бик мөһим бурыч аның әдәби офыгын киңәйтүдән, фәнни анализ һәм гомумиләштерү сәләтен үстерүдән гыйбарәт. Эш шунда ки, безнең тәнкыйтьчеләр, аерым очракларны искә алмаганда, милли әдәбият кысаларында гына фикер йөртәләр, киңрәк планда, бөтенсоюз әдәбияты югарылыгыннан торып карый алмыйлар. Әдәбиятларның үзара бәйләнешләре нык үскән безнең заманда инде бу рәвешле гееә фикер йөртү һич тә җитми. Үз әдәбиятың күренешләрен башкалар тәҗрибәсе белән чагыштырып өйрәнү хәзер практик ихтыяҗга әверелде. Шунсыз кайвакыт хәтта туган әдәбиятыңны да ныклап аңлый алмаска мөмкин. Икенче төрле әйткәндә, безгә бәяләү критерийларын күтәрү, камилләштерү хакында да уйланырга кирәк. Роберт Миңнуллин (балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе) Бәхетебезгә, бүгенге көндә балалар әдәбияты зур әдәбият белән бер сафта атлап бара. Аңа булган мөнәсәбәт тә акрынлап әйбәт якка үзгәрә. Ике съезд арасында балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче әдипләргә ике югары бүләк тә тапшырылды. Г. X. Андерсен исемендәге Халыкара Почетлы диплом һәм Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе. Балалар әдәбияты тарихында тагын бер зур вакыйга булды. Күптән көтелгән «Татар балалар поэзиясе антологиясе» дөнья күрде. Балалар поэзиясенең әллә ничә гасырлык хәзинәсен үз эченә алган бу уникаль басма — әдәбиятыбызның горурлыгына һәм куанычына әверелде. Балалар әдәбиятына багышланган әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә җанлану сизелә. Р. Кукушкинның 1981 елда «Шигъри бишек» исемле китабы дөнья күргән иде. Шуның дәвамы буларак күптән түгел генә «Канатлы дөнья» исемле яңа китабы чыгып җитте. Бу ике китап татар балалар поэзиясенең төп үсеш этапларын. тенденцияләрен, жанр һәм стиль үзенчәлекләрен ачыклаучы фундаменталь фәнни хезмәт. Бүгенге көндә Р. Кукушкин Мәскәүдәге «Детская литература» нәшрияты өчен «Татар балалар әдәбияты» дигән монографик хезмәт әзерли. Өлкәннәр өчен язучы танылган әдипләребездә дә соңгы вакытта балалар дөньясы белән кызыксыну көчәйде, һәм, әйтергә кирәк, балалар әдәбиятының матур үрнәкләрен бирделәр алар. Бу күренеш, әлбәттә, элекке елларда да сизелә иде. Әйтик, X. Туфанның «Юкмыш бабай малае», И. Гази хикәяләре, И. Юзеевиың «Пони малае нәни Җирәнкәй», Г. Ахунов повестьлары... Боларга соңгы елларда Т. Миңнуллин белән Р. Харисның балалар өчен язылган пьесалары, Ә. Баянның кыска хикәяләре килеп кушылды. Соңгы секция утырышларының берсендә без, яшь шагыйрьләрнең иҗатлары белән таныштык. Күренекле әдипләр катнашында уздырылган әлеге сөйләшүдә балалар язучылары алдында торган олы бурычлар турында, балалар әдәбиятының педагогик, эстетик, әхлакый тәэсирен үстерү турында сүз барды. Секция «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» газетасы һәм Татарстан китап нәшриятының балалар-үсмерләр редакциясе белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Мәсәлән, «Ялкын» белән берлектә уздырылган секция утырышында журналда басылып чыккан әсәрләр турында сөйләшү булды. Нәшрият белән бергәләп уздырылган утырышларның берсе балалар китабына багышланды. Татар балалар китабының бүгенге хәле, аның перспективалары турындагы җентекле сөйләшүдә язучыларыбыз үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Балалар китабы нинди булырга тиеш? Китапларның бизәлеше бүгенге балаларны канәгатьләндерәме? Әсәрләребезнең рус теленә тәрҗемә ителүе нинди хәлдә? Әлеге проблемаларны язучыларыбыз бик вакытлы күтәрәләр. Гомумән, бу хакта Татарстан художниклары союзы белән берлектә эшлекле сөйләшү уздырырга кирәк түгел микән? Бездә элегрәк балалар җырының артта калуы турында күп сөйләнә иде. Соң гы вакытта балалар җыры өлкәсендә җанлану сизелә башлады. Радио-телевидениедән. сәхнәләрдән балалар өчен яңа җырлар яңгырый. Татарстан композиторларының соңгы съездында да иң уңышлы концертларның берсе — балалар ачеи иде. Бу үзе үк күп нәрсә турында сейли. Алда торган проблемаларыбыз да күп. Безне бигрәк тә балалар прозасы бор- ф чый. Бүгенге балаларның катлаулы тормышларын чагылдырган, әхлак проблемаларын күтәргән, балаларның иптәшенә, дустына әйләнерлек геройлары булган = әсәрләр кирәк безгә. Язучыларга мәктәп белән элемтә дә җитми. Шуңа күрә языл- сд тан әсәрләребездән мәктәпне, классларны, пионер сборларын эзләп тә таба ал- - мыйсың. Сәбәп нәрсәдә? Ни ечен ераклаштык? Бүгенге укучылар зур гына псж- и хологик үзгәрешләр кичергәндә, без читтән генә күзәтеп торырбызмы? Шушы- ** ларны уйлый башласаң, Г. Гобәй. Г. Мөхәммәтшин. Ф. Шэфигуллин. А. Әхмәт сагындыра башлый. Балалар өчен бүген Л. Ихсаяова. А. Тимергалнн. М Хәсәнов. - Ф. Яруллин яза. Соңгы вакытта балалар прозасына яшьләр килде. Алар начар а. да язмыйлар, ләкин яшьләр язган әсәрләрнең күбесе бер яклырак. Аерым деталь- ч ләрдән. матур бизәкләрдән, вак-төяк тормыш вякыйгаларыннан гына оештырыл- S ган шикелле тәэсир кала аларны укыганда. Күп әсәрләрдәге уй-хыяллар. шат- л лык-борчылулар, дулкынланулар нәни геройны алга дәртләндерә алмый. Аларда _ пионер якн октябрят эшләре булган очракта да. ниндидер бер мәҗбүрият өчен < килеп кергән шикелле. Яшь прозаиклар үз әсәрләренең вазифаларын бер яклы гына аңлыйлар түгелме? Безнең соңгы еллардагы балалар әдәбиятында уңай * герой бармы? Үрнәк алырлык, һич югында сабак алырлык Кызганыч, ике съезд н арасыида язылган андый әсәрләрне атавы кыен. «Татар балалар прозасы анто- ф логиясоиең әле һаман төзелеп җитмәве Дә уйландыра. Нонна Орешина (рус язучылаоы секциясе җитәкчесе) Бүтәннәрдән аермалы буларак, безнең секция күп жанрда иҗат итүче язучыларны берләштерә. Шуңа күрә аның эшчәнлегендә шактый гына үзенчәлек бар. Мәсәлән, боз үзебезнең һәрбер утырышыбызда диярлек берәр яшь авторның кулъязмасын тикшерәбез. Аларны безгә Казандагы һәм республиканың башка зур шәһәрләрендәге, районнардагы әдәби берләшмәләр тәкъдим итә. Шул ук вакытта, әлеге әдәби берләшмәләрнең иң актив һәм иҗадн яктан перспективалы членнарын үзебезнең секция утырышларында катнаштырырга тырышабыз. Бу — алар ечен бик файдалы. Яшь авторларның кулъязмаларын тәҗрнбәле язучылар белән бергә яшьләрнең үзләренең дә тикшерүе аларга һәр яктан үсәргә ярдәм итә. Соңгы елларда татар азучыларының әсәрләре рус теленә шактый күп тәрҗемә ителә башлады. Без дә үз утырышларыбызда бу тәрҗемәләрнең сыйфатына игътибар бирәбез, әлеге мәсьәләне махсус көн тәртибенә куеп тикшерәбез. Мондый очракларда инде татарча язылган әсәрнең авторы да. оригиналны яхшы белүче һәм тәрҗемәнең сыйфаты хакында тепле сүз әйтә алырдай бүтән белгечләр дә чакырыла. Киләчәктә секция эшен ничегрәк итеп күрәсе килә? Мин үзем хорби-патриотнк темага язучы яшь авторлар белән тагын да конкретрак һом эшлеклерәк шөгыльләнергә кирәк дип саныйм. Һэң менә шундый бер мөмкинлек тә күрэм. Олкән һәм урта буын әдипләр арасында хәрби патриотик теманың теге яки бу тармагын конкрет белүчеләр бар. Алар бик зур тәҗрибәгә ия. Безнең яшь язучыларның бу өлкәгә сәләтлеләрен нишләп әле аларга аерым-аерым беркетмәскә?! Бик яхшы шефлык эше килеп чыгар иде бит монда. Тәҗрибәле әдипләр яшьләрне хәрби-патриотик теманы ачуның бик күп серләренә өйрәтерләр нде Гомумән, шефлыкны тиешенчә оештыра алган тәкъдирдә — ул безнең уртак эшебезгә бик нык ярдәм итәр иде. Лирон Хәмидуллин (тәрҗемә секциясе җитәкчесе) Бүгенге көндә тәрҗемәчеләр секциясе сигез язучыны, егермедән артык башлап язучытәрҗемәчене берләштерә. Ике съезд арасында Татарстан китап нәшрияты кырыклап тәрҗемә әсәр басып таратты. Ул китапларның барысы да яңа тәрҗемәләр. Күп милләтле совет әдәбияты хәзинәләренә тукталсак, бүген үз киштәбездә А. Толстой әсәрләре «Дэ- лита» белән «Михнәтле заман»иы (К. Миңлебаев), В. Астафьевның «Бәхилләшү» һәм «Талау» повестьларын (Т. Нурмөхәммәтов), М. Кәримнең «Озын-озак балачак», В. Распутинның «Онытма гомергә» (Н. Вәлитова), А. Лихановның «Минем генералым» (С. Сибгатуллина), А. Алексийның «Шалтыратыгыз да килегез» повестен, Ю. Бондаревның «Кайнар кар» (Я. Халитов) романын күрәбез. Язма казах әдәбиятына нигез салучыларның берсе Абай Конанбаевның шигырь һәм поэмалары, тугандаш каракалпак халкының бер гасырлык мирасына күз ташлардай «Арал дулкыннары» җыентыгы да ике съезд арасында дөнья күрделәр. Бүгенге көндә иҗат итүче казах язучыларының повестьлары тупланган «Ак дөя», чуваш хикәяләре җыентыклары да чыкты. Совет илендә яшәүче халыклар дуслыгының бер чагылышы буларак, СССР төзелүнең 60 еллыгына атап «Без яшибез совет илендә» исемле шигырь китабы да әзерләнде. Бөек якташыбыз В. И. Ленинга багышланган зур-зур җыентыклар: «Зирәк кеше» һәм «Һәрвакыт безнең белән» басылып чыкты. Бу җыентыкларга тәрҗемәләр белән бергә татар язучыларының шигырь һәм хикәяләре дә кергән. Казанда туып үскән танылган революционер Н. Бауманның тууына йөз ун ел уңаеннан М. Новоселовның «Бауман» әсәре (В. Зәйнетдинов, Ә. Хәсәнов тәрҗемәсе) дөнья күрде. Тәрҗемәчеләрнең тәҗрибә үрнәкләре — аерым кулъязмалар, утырышларда басылып чыккан әсәрләрнең оригиналы белән чагыштырып тикшерелде. Бу эшкә тәрҗемә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче галимнәр тартылды. Бер утырышка Мәскәүдән СССР Язучылар союзы каршындагы Тәрҗемә советының җаваплы секретаре Вил Ганиев чакырылды. Татар укучысы бездән ниндирәк әсәрләрнең тәрҗемә ителүен көтә соң? Әдәбиятыбызны баетырлык, әдәби офыкларыбызны киңәйтебрәк җибәрерлек нинди әйберләрне беренче чиратта эшләргә, кайсы төрләрен калдырыбрак торырга соң? Секция утырышларында, билгеле, бу хакта да күп киңәштек, күп бәхәсләштек. Утырышларның берсендә, киләчәктә тәрҗемә итсәк икән дигән өмет белән перспектив план да төзедек. Анда секция әгъзаларының ике төрле карашы да чагылыш тапкан — рус һәм чит ил классик әдәбиятына да, хәзерге заманның кызыклы шәхесләрен, вакыйгаларын эченә алган әсәрләргә дә урын бирелгән. Әлбәттә инде, милли республикаларда туып, өлгереп җиткән кайбер үзенчәлекле әдәби үрнәкләрне дә онытмаска тырыштык. Инде тәрҗемә мәсьәләләренә кагылган иң соңгы проблема — тәрҗемә әсәргә игътибар. Бездә тәрҗемәче хезмәтен вакытында күрә белү, бәяләү гадәткә кермәгән диярлек. Дөрес, «Казан утлары» журналы Абай шигырьләре тупламасы һәм каракалпак әдәбиятына багышланган җыентык чыгу уңаеннан күләмле ике мәкалә бирде. Көндәлек матбугат битләрендә дә кечерәк күләмле мәкаләләр күренгәләде. Ә гомумән алганда, тәрҗемә эшенең торышын барларга, уңышлары белән бергә кимчелекләрен, ниһаять, юнәлешен ачыкларга булышкан зур сөйләшү әлегә булмады.