Логотип Казан Утлары
Моңсу комедия

КАЙДА СЕЗ, ИРЛӘР?

 

КАТНАШАЛАР: Асия (калын гәүдәле ханым). Эльза (Асиянен яшьтәше) Луиза (яшь кыз). Ягуар (Асиянең ире) Арслан (Ягуарның яшьтәше) Булат (яшь егет) Тимер . Тимернеңдусты. булмаган урман-сулы урында бара. Әсәр I, II кисәкләргә шартлы рәвештә бүленә. Беренче бүлек Еракка сузылган кырлар күренә. Урман, елга... Алан — өч чатыр, эленгән хатын- кыз киемнәре, туп... Кайдадыр тургай сайрый, аннан сайрау тына. Хатын-кызлар су керергә әзерләнәләр. Ир-атлар бер чатыр янына кыелган, алар нидер ныгыталар-бәйлиләр. Булат Мин аны яхшы бәйләгән идем кебек Арслан. Менә шулайрак, тартыбрак бәйләргә кирәк. Асия. Ягуар Шахматович! Ягуар! Тизрәк бул. күгәрченем Ягуар Асия! Кума син! Луиза. Ир-атлар арыган, Асия апа! Канатлары талган. Эльза. Талыр да шул. Алар авыр күтәргән иде ләбаса . Асия Хәзер ял итәрләр. Озак калмады Алда — су, һава, үлән... Булат Әй, тиз дә йөрисез соң. Асия ханым, күз тимәсен үзегезгә. Ягуар Ул танк кебек йөри Килгәндә мин бөтенләй шабыр тиргә баттым. Асия, алай ук ярамый бит инде Асия. Кадерлем! Үзеңне хәзер су кертермен, йомшак сөлге белән сөртермен... Луиза Бирегез әле миңа, Булат. Бирегез, Арслан абый, үзем бәйлим. Мин бик көчле Нәрсә? Ышанмыйсызмы? Эльза. Бирегез, бир... Булышыйк. Асия. Кызлар, вакытны әрәм итмик! Арслан. Без алдан йөрик. Сез — безнең арттан, шул ярдәмегез булыр Булат. Дөрес сүз! Әйдәгез алдан. Ягуар. Ялгышмагыз, Булат! Өстеңә басып үтүләре бар. Вакыйга шәһәрдән ерак Асия Сезнең өскә басарга ярыймы сон инде! Күгәрченкәйләр! Ягуар Ярамый да бит Менә булды да Арслан һәм Булат Шәп булды бу йөз ел торырлык Асия. Ир-атлар! Безнең өмет, безиен таяныч, бездән калмаска! Югалмаска] (Су буена китәләр.) И р а тл а р Әйдәгез Калмаска (җырлый башлыйлар). Алын эзләп табарбыз. Җанкайларга кирәксә Гөлен эзләп табарбыз. 4 Җанкайларга кирәксә Кушымга: Ир югалмас юлрзрда, Безнең кебек булганда. Ир җиңелмәс юлларда. Безнең кебек булганда. Әле генә бушгп калган урынга Тимер һәм анын иптәше килә. Тимер (иптәшенә). Нәкъ үзе! Икесен күргәнем юк, өченчесе — иң яше — Луиза. Ир-атлары Болай таза гына күреләләр Иптәше Шулайдыр, шулайдыр, ышандым. уеңны белдем Тимер Мин аларның.. Кайсының тешен коярга тиеш? Шуны да белдеңме? Иптәше Бәлки теш коешмыйча гына... Ансыз гына барып чыгар Тимер Ничек? Иптәше Кулыннан тотарсың да алып китәрсең Тимер Нәрсәдер сни мина бүген ошап бетмисең Әйттем бит, җитди эш дидем. Луиза өчен Мин үтерә дә алам! Иптәше Үтерә дә алам Тагы нәрсә?! Тимер Үтерә дә алам, дим! Иптәше Алар ерак китмәс, арыганнар да Урыннарын күрдең Аннан—алда елга. артта син Әйдә, машина юлга якын калды Аны урнаштырыйк, үзебез урнашыйк Ишетәсеңме, Тимер’! Тимер (ачуланып). Бар. олак! Машинаны урнаштыр, үзегез урнаша торыгыз Мин калам (Асияләр киткән якка карап.) Ул минем кулдан ычкынырга тиеш түгел.. Минем тимер куллардан Иптәше китә. Тимер кала. Ул каен ышыгына барып утыра. Арты белән сөялеп, башын каенга салып, аякларын сузып утырган килеш, горур кыяфәттә нидер кө- тә_ Елга ягыннан көлешкәикычкырган тавышлар ишетелә Тавышлар' якыная. Луиза тавышы Билгеле, бу кап- кара урманда һәр ерткыч та бар: юк түгел аю. бүре, төлке — җиһан корткыч та бар. Булат (чатырлар ягына килә), һәм дә бар монда куяи, әрлән, тиен, йомран, поши.. Эльза (килә, башкалар да килә) Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше Арслан (шаярып Тукай шигырен укуны дәвам итә). Бик куе булганга монда җен-пәриләр бар диләр Луиза. Төрле албасты! (Ул кинәт Тимер каршына килеп чыга һәм аптырап, хәтта калтыранып сүзен әйтә алмый тора.) У-у-у-у-бырлар, шүрәлеләр (Тимергә карап бераз тын торгач)... бар диләр.. Луизаның бу хәленә игътибар итеп, хатынкызлар һәм ир-атлар да анын янына килә. Тимер тыныч кына утыра бирә. Гомум аптырау, ләкин бу халәт озакка сузылмый. Тимердән көләргә керешәләр. Ягуар һәм башкалар (герлесе тер. ле тавыш белән): — Яп-ялангач. — Ялангач түгел, нәп-нәзек — Ләкин кеше төсле үзе. — Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе — Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре, — Кот очар, күрсәң әгәр төнлә түгел — көндезләре. Тимер сикереп тора. Горур кыяфәт белән китеп бара. Луиза (шомлы. тиз) Кил әле син дә бераз бармак селкет, н-и-и яшь егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети. Т н м ер (туктап) Килермен, чнбәркәй Көтсәгезкөтмәсәгез дә. мин сезнең янга килермен Бераз күңел ачып алыгыз Без дә күңелләрне күтәрик, аннан сон сезиен янга кайчан килергә икәнне хәл итәрбез Безгә очрашырга кирәк Луиза Кети-кети Башкалар (келешәләр) Кети-кети. Тимер Очрашырга кирәк. (Китә.) Арслан Әйтәме мзлай? * Ягуар Ялгыша, яшьлеге белән Булат (Тимер киткән якка таба бара). Уау-аоумооу Ә мин бу агачлар арасында аю булып бөтенләйгә калырга да риза Луиза! Кызлзр! Күрегез! Куян чаклы аю! Эльза Аю чаклы куян! Асия Хәзер урманда аюлар да. куяннар да, арсланиар да юк Ар слан. Бүреләр бар (бүре булып улый). Берәү мәче булып кычкыра. Кемдер — эт булып өрә. Терле кош-корт, җанвар тавышлары квчәя. Асия. Күгәрченнәр! Оныттыгыз бугай! Булат Онытмадык (барып сумка ала), Арслан. Киттек, киттек, дуслар... (Китәләр ) Луиза. Ә без? Эльза Без су керә торабыз. Табын әзерлибез. Луиза. Мин куркам. Асия. Кемнән? Нәрсәдән куркасың? Суданмы? Луиза. Сездән... Теге, киткән кешедән. Судан курыкмыйм Ягуар (китеп барышлый). Без хәзер әйләнеп киләбез. Луиза елга ягына китә. Асия. Ягуар Шахматович- (Артыннан җитеп.) Башыңны сакла! (Башына кидерә.) Ягуар баягы җырның кушымтасын көйләп китә. Ир югалмас юлларда. Безнең кебек булганда Ир җиңелмәс юлларда, Безнең кебек булганда. Асия. Менә дигән урын сайлаганбыз. Узган юлы бик үк җайлы урын булмады. Эльза. Нигә? Минемчә, ул урын мондагыдан ким түгел иде. Шулай ук су бар иде. Тыныч иде. Менә каеннар гына.. Анда каеннар юк иде Асия. Монда (агачларга карап) агачлар башкарак... Су —киң, яры сөзәк: мөлдерәп, тулып тора. Авыл да ерак түгел.. Ир-ат- лар хәзер аннан сарык ите алып кайтырлар. Эльза. Безнең ит бар иде бит. Асия. Кыздыру өчен — сарык ите яхшырак... Игътибар иттеңме? Ярда чирәм шундый куе, шундый йомшак. Юк, монда яхшырак Эльза Узган яңгырдан соң үлән дә куера төшкәндер. Иң мөһиме — бүген синең кәефең яхшырак. Асия. Кәефем — узган юлы да әйбәт иде. (Барып чатырларны карый. Никтер борчылыбрак кала.) Эльза Башта әйбәт иде, аннан бераз бозылды Сии сиздермәдең, ә мин сиздем. Асия. Әз генә булды шул. Ул көнне мин Луизадан бераз шикләнеп куйдым, һаман Ягуар Шахматович та Ягуар Шахматович, ди, янында биеп кенә йөри бит. оча. Икесе бер араны югалып та торгач, күңелгә шик килде. Эльза (көлә). Асия, алар озак тормады бит. Асия. Ул минем иремме? Ирем! Каядыр югалып тордылармы? Тордылар. Сәгатькә карамадым. Эльза. Кызык, ничектер, мин Луизаны әле бала гына дип уйлыйм. Асия. Күгәрченкәем, мин дә шулай уйлыйм. Шулайдыр. Мин ул көнне оныттым инде (урман ягына карап)... Тагы... Ягуар Шахматович белән китте бугай ул. Эльза. Юктыр ла... Луиза! Луиза!!! (Пауза.) Луиза Монда мин. Кнләм. Асия. Китмәгән нкән... Луиза (җырлап килә). Алма булып төшәр идем Алларыңа гына. Ал мине! Мин алма! Мин алма гына. Мин бит алма гына. Алма булып тамар идем Яннарыңа гына. Ал мине! Мин алма! Мин алма гына, Мин бит алма гына. Асия апа! Тыңлагыз әле. Ишетәсезме? Асия (бераз тыңлап торгач) Ишетмим. Луиза. Эльзакаем? Ишетәсезме-е-е. Килә бит. Эльза. Кем килә?! Луиза. Тыңлагыз әле! Сөям (пауза) дигән (пауза) сүзләр килә!!! Әллә килмиме? Җил генә исәме? Нур гына явамы? Бу нинди көн?! Мәңгелектән бер көн. Матурлыгы, рәхәтлеге — кулларга кагыла (кулларын тотып карый), тәннәргә тарала (тәннәрен тотып карый), эчкә үтә... җанга тула. (Пауза.) Тоясызмы? Башың әйләнеп китәрлек (нидер алып җиргә җәя, аныңөстенә чалкан ята) Сизәсезме?? Ә?! Эльза. Аңлашыла, Луиза. Хәлең аңлашыла (Луиза янына утыра.) Асия. Аңлашылды шул бу. (Эльза белән Асия көлешеп куялар.) Луиза. Аңлашылса, менә шул. Асия (Луиза янына утыра). Нәрсә? Әллә кияүгә чыгасың киләме? Луиза (Асиягә). Оятсыз! Асия Сүзеңне кире ал Кызларның кияүгә чыгасы килүе табигый хәл. Әнә... Эльзадан сора. Эльза Алма да вакыты җиткәч өзелеп җиргә төшә дигән өлкәннәр... Синең дә ва- кытың җиткәндер. Өзелеп төшсәң Әйбәт булмас Үрелеп алсыннар, кара аны! (Паузе) . Асия. Аларнын үрелеп алганын көтсәң... Луиза Алларына егылып төшәм! Яннарына тәгәрәп барам. Жәлләмим Сөеклем, ал мине (Ике кулы белан битен каплый.) Мин ал ма Эльза белән Асия аптырашып бер-берсенә карый. Луиза җырлый. Алма булып ятар идем Кулларына гына Ал мине? Мин алма! Мин алма гына. Мин бит алма гына! Асня Алмакай, балакай! Ач әле йөзекне, күзеңне (Кечлап Луизаның битен ача ) Ул сина нәрсә ди? Луиза. Кем? Эльза Яратам диме, әйләнәм диме. Булат? Луиза (торып утыра) Әллә сез мина ышанмыйсыз инде? Булат белән безнем' арада бернинди мәхәббәт тә юк Без — иптәшләр, күптәнге танышлар Бер чорда укыдык Вуздан сон эшебез бер тирәгә туры килде Бу ялда, безиен урманга барасын белгәч, Булат рөхсәт сорады Мин дә сез- йен белән чыгар идем диде Без кннәштск Рөхсәт иттек Шулай бит, Ася? Эльза апа?! Асия (тора, күчеп утыра) Беләбез, беләбез Сез бергә эшләгән иптәшләр генә. Без дә менә Ягуар Шахматович белән бергә эшләгән иптәшләр генә идек (Пауза ) Бервакыт минем княүгә чыгасы килмәсен ме?! Чын! Чыдар хәлләрем калмагач, мнн аны үземә өйләндердем (Әкрен гене. хайлакар тавыш белан ) Әйләнәсен мина н вәссәлам. Мин сине бәхетле нтәм Югыйсә азау тешеңне какшатам (кулы белен теш какша ту харзкэтен ясап күрсата) Заман безнеке, дидем Азау теш, ягъни авторитет Моны Ягуар Шахматович бик яхшы аклады Бнк ярата нде ул мине Мнн аны Луиза Мин Булатны ярзтып бетермим шул Яратсам — ул күптән минеке булыр иде Асня Ярату өчен кешене яхшы белергә кирәк Эльза Якыннан белергә кирәк (Асня янына барып утыра ) Луиза Якыннлн белдем инде Асия. Якыннан дип? Ничек? Якыннан белден?! Луиза Бик якыннан, бөтенләй, тәмам якыннан белдем Барыбер танышлар гыпа булып калдык (Асия белен Эльза» янына бара.) Асия. Менә сина — исәнме кодача? Алай булгач, күгәрченкәем, яратырсын әле. яратасын аны Яраттыра ул Луиза. Табигый булмаса, яраттырмый Эльза (Асиягз. Луизаны исте тотып) Ул. минемчә, бу өлкәдә надан түгел Асия. Шулай булып чыкты шул .Ә без Ә без. карт тилеләр Луиза Надан калырга ярамый Сезнен кебек өйрәтүчеләр барында (Утыра.) Эльза (Асияга). Ишеттенме? Асия Ишетмәгән кая?! Эльза (Асияга). Лунзанын сиңа охшаган яклары бар дип әйтимме? (Пауза.) Баштарак мин сезне туганнар дип уйлый идем. Асня. Мина гына охшап калмаган Бу мине үтеп киткән кебек күренә. Бигрәк тә мәхәббәт мәсьәләсендә Луиза Асня апа’! Алай ук түгел ниде Асня Алай ук булсын, күгәрченкәем Булсын Хәзер ирләргә шулай булу кирәк Алармы?! Алар өйрәтмэеән ни эшләргә белмиләр Өйрәтсән дә белмиләр Белсәләр — хәлләреннән килми Әйтәм бит.. дигән документым бар. шунда ук шоферлык документы да алган идем. Мин шәһәрдә калдым... Юл җәйгәндә таптый-тигезлн торган машина күргәнегез бармы? Луиза. Биек, зур тәгәрмәче белән асфальтны изеп, шомартып, әкрен генә бара! Эльза Шул инде. шул. Шуңарда эшли башладым Ирем мнн яшәгән квартирага күчеп килде Квартир хуҗасы безгә «ншәймәсәгез генһ тотам..» дигән шарт «уйды. Асия. Син бу хакта миңа • сөйләгән идең, Эльза. Эльза Сөйләдемме? Онытканмын (пауза). Асия Мин китим. Су кереп алыйм. Аннан — табын әзерлисе булыр. Сарык тотып. безнең бүреләр кайтып житәр. (Ки1э) Луиза (Эльзага) Сезгә яңа квартирага күчәргә кирәк булган. Эльза (сүзен дәвам итеп). Әйе. Шул вакытларда мин. герой ана булырга уйлап йөргән кеше, квартир хуҗамның рөхсәтеннән башка, йөккә уздым. Без башка квартирга күчәргә булдык. Минем кызым туды Өченче квартирга күчтек. Ничектер, ирем белән ачуланыша башладык. Мин аны булдыксызлыкта, тизрәк үзебезгә аерым квартира ала алмауда гаепләдем. Ул мине гаепләде Алайга калса — без тигез хокуклы гражданнар, ди Янәсе, ник мин квартира алыйм.. Янәсе, күп кенә яшьләрнең хәле шулай, өйләнешәләр — безнең кебек шулай кеше өендә торалар, түзәләр, тора-бара җайлана (Пауза.) Яшьләрнең хәле җайлана күрсен (Пауза) Безнеке җайланмады Квартираң да булмагач, гаилә кору турында уйлыйсың калмаган иде. өйләнмәскә иде. дндем мин Хатаны төзәтергә әле дә соң түгел, балабыз беп генә, бу тормышта бик күпләр ялгыша, мин дә ялгышканмын, диде ирем. Шулай безнен ялгыш тар артты Матур сүзләребез азайды Яхшы сүзләребез дә яман мәгънә алды, хәтта тавышыбыз да бер-беребезне үрти, борчый башлады. Кыш көне кызыбызга салкын тиде. Моның өчен тагы мин иремне гаепләдем. Кеше өстендә, салкын квартирада, бала юындырырлык урын да юк, дим Ирем мине гаепли, бала карый белмисен, ди. Батага ул-бу була калса, сине., кичерәсем юк. ди (Пауза.) Кызыбыз терелә алмады (Шушы мзлдз кайдадыр тургай сайрый башлый.) Тиздән без ирем белән аерылыштык. Шуннан сон ун ел узгач, мин бер бүлмәле квартира алдым... Өченче этажда, үзе якты, ваннасы. жылы суы бар. Ул вакытта инде мнн бер татар егетен ярата башлаган идем. Икенче мәхәббәт! Анысы да ннде күптән булган хәл (пауза) Анын белән без сәер генә аерылыштык. Луиза. Аерылышмаска кирәк иде ннде?) Эльза Шулай килеп чыкты. Туган көнемдә мнн аны көттем. Зур бүләк кирәкми, бер чәчәк алып килсә ярый иде Ә ул минем туган көн икәнне дә оныткан. Л у и з а. Снн шуна үпкәләдеңме? Эльза. Юк Ул көнне мнн бсзнен мәхәббәт җнтдн мәхәббәт түгел, уен гына икәнне аңладым. Бәлки ялгышканмындыр Шушы хәлдән сон аерылыштык Л у н э а. Ул башка сезнең янга килмәдеме? Эльза Тагын килгән булыр нде. мнн килмәскә куштым. Луиза Ни өчен? Эльза. Сине ярата сыман күренгән берәү, кинәт синен туган көненне онытсын ннде (Пауза.) Димәк, ул мнна җитәрлек игътибарлы булмаган Яки ул бнгүк яратмаган Мин шулай уйладым Луиза Бәлки, бәлки, бу анын ялгышы гына булгандыр, ул ялгыш оныткандыр.. Яратуы шулай гына булды микән?! Эльза. Егет кеше үзе яратып җиткермәгән хатынкызга карата да егетләрчә әдәпле булырга тиеш. Шуны уйладым да минем ана карата җаным үзгәрде Җанымда нидер югалды Үзен һаман яраттым, ләкин анын белән бүтәнчә очрашу кирәкми дип уйладым Аерылышкач бер шәһәр до яшәү һәм урамда очрашу тагы да авыр булыр нде Квартирамны алыштырып, шушында күчеп килдем Луиза Эзләп килмәдеме сон? Эльза. Эзләп килсә, ул бит ннде сине чынлап яраткан, ышанычлы кеше була Ул студент иде. Миннән яшьрәк тә нде Луиза. Хәзер ул егет белән күрешкәнегез юкмы сок? Эльза Юк Луиза. Аерылышкач, башта бик авыр булгандыр, әйеме, Эльза апа. Эльза Авыр иде Юксындым Мәхәббәттәге уңышсызлык — үтә. Укуда, эштә очраган уңышсызлыклар — үтә Тормыш мина шундый дәрес биреп маташа Хәзер мин узган хәлләргә көлеп карый белом. Кайчандыр тавышланып, тырышып-тыры- шып беренче мәхәббәтебезне таптаган чагыбызга. үземә һәм иремә көлеп кзрыйм. (Пауза.) Туган көнемә чәчәк китерергә оныткан егеткә дә көлеп карый алам (елмая) Елмая алам Луиза. Ә миңа ошамый Эльза. Нәрсә ошамый? Луиза Елмаю Елыйсы урында елмаю ошамый. Эльза апа Тормыш дәрес бирә ул Шулай без тормыштагы бөтен хәлләргә елмаеп, битараф кына карарга өйрәнсәк тә. Җирдә яшәү дәвам итәр, ләкнн ул ннндн яшәү? Мин андый яшәүне аңламыйм Үземдә андый үзгәреш булуын теләмим... Сезнең урында булсам, мин аны югалтмас идем. Эльза. Ә мнн югалттым Пауза. Л у н з а. Арслан абыйны яратасыңмы? Эльза. Арсланнымы? Арслан Айдарович ул безнең директор ярдәмчесе Тырыш, киләчәге бар. ул хатын аерган кеше Луиза. Аларын белом Эльза Асия сөйләдеме? Луиза. Арслан Айдарович үзе сөйләде Эльза. Үзе сөйләде? Кайда? Кайчан? Луиза. Шәһәрдә Безнең аның белән очрашканыбыз, кннога кергәнебез бар. театрга .. Эльза. Шулаймыни?! Ә миңа ул турыда әйткәне юк Луиза Көнләшер дип әйтми, күрәсең. Эльза Юк Көнләшмим Ул моны белә. Тик ни өчен әйтмәгәндер? Очрашкансыз— яхшы булган Менә шул кешебезнең хуҗаның ярдәмчесе ннде Мнн институтны күптән түгел генә тәмамладым, читтән торып укыдым Арслан Айдарович миңа укуымда ярдәм иткәләде (Пауза.) Миңа мәхәббәте булуын да сиздергән нде. Мнн аңа андый хисләрем юклыгын әйттем Арслан Айдарович мине мавыктыра алмый Якалык була алмый Читтән карап кайчак үзен яратсам да. якын баргач яратмыйм. Янымда аның барлыгын тоймыйм. Пауза. Луиза Кем моңа гаепле? Улмы? Эльза. Белмим Луиза. Үзегез гаеплеме? Эльза Белмнм. Луиза (каеннарны күрсәтеп). Бәлки бу каеннар гаепледер? Менә бусы... менә бусы.. Эльза (елмаерга тырышып). Каеннар гаепле булмый Бер. ике — ничек үскәннәр.. Өч Ун каен Берсе — кечкенәрәк... Луиза. Алар барысы да зурлар. Эльза (елмаеп) Син аңламыйсың. Луиза Ә нәрсә аңларга тиешмен? Эльза Мин болай гына... Кыз чагымда нинди булуымны, актан киенергә яратуымны уйладым. Луиза (Эльзаның хәзерге мәлдә ни уйлаганын аңлап җитмәгән хәлдә). Күрәсең. Арслан Айдарович сезнең аНа битараф икәнне сизгәндер Шуның өчен ул минем белән очрашкан һәм очрашуын сезгә әйтеп тормагандыр (Пауз") Ә сез аны юкка яратмыйсыз. Эльза Яратып булмый бит. Луиза Юкка. юкка. Ул йөрәкне көйрәтә ала. Ул башкаларча түгел, үзенчә. Хатын-кыз өчен ул чын яңалык. Юк, яңалык кына түгел, ул өр-яңа мавыктыргыч дөнья Эльза Син аңа гашыйк булдыңмы? Луиза Гашыйк булырлык кеше. Эльза Очрашкач, очрашуыгыз хакында миңа да әйтмәгәч. Арслан Айдарович үзе дә сиңа гашыйктыр Ул өйләнергә уйлап йөри. Шул хакта дигән исем булмас иде. «Каен» дигән сүз генә булыр иде. Я.гуар Бар ул, кара каен. Алар аз һәм игътибарны үзләренә артык җәлеп итми. Артык күзгә чалынмыйлар (шаярып ир-атларга күрсәтә), болар кебек түгел Луиза. Нинди була соң ул кара каен? Булат Чынлап та карамы? Асия. Бөтенләй кап-кара түгел инде. Эльза (шаярып) Кара каен миңа охшаган була. Арслан (Эльза янына килә) Эльза, син ак каен (каенга күрсәтә), әнә теге каенга охшыйсың Эльза Беләсең килсә, биредә ун ак каен бар. Мин кара каен Ягуар Ничек инде?! Асия. Эльза?! А р с л а и. Синең күзләрең генә кара ла- баса... Эльза. Күзләрем генә микән (шаярып, елмаеп). Арслан Айдарович? Луиза (Арсланга). Сез яхшылап карагыз. яхшылап. Булат Ник әле сез үзегезне кара каен белән чагыштырасыз? Эльза. Мин ялгыз кара каен, тегеләр ак Асия (сүзгә икенче юнәлеш бирү нияте белән булса кирәк) Сез югында безнең янга кара ир килде Б у л а т Ул ни әйтте? Асия Тиздән бирегә кара ирләр киләчәк диде. Луиза. Алар безне үзләре белән алып китәчәкләр. Ягуар Сез нинди ирләр хакында сөйлисез? Асия. Әһә. ышандыгыз дамы? Арслан. Ышанмадык... Ягуар. Ничек сезгә ышанмыйсың инде?! Булат. Кешеләргә ышанырга кирәк! Луиза Килүче юк. Бар да әйбәт Яшеллек, су, кояш... Тынычлык. Асня (сөйләшүне шаяруга әйләндерә). Килүче юк шул. Ягуар Шахматовнч. Монда килеп безне кем тапсын. Безне табарлык ир-ат бармыни ул? Эльза (шаярып). Булса кайда ул? Сез кайда, ир-атлар? А-ау-у-у! Без а-даш- ты-ык! Ягуар. А-а-а-оо! Без биредә! Луиза. Сез кем-нә-әр! Булат. Е-егетлә-әр! Асия. Кызлар! Җирдә бер егет артты. (Җитди тонга күчә.) Егет була күр. Булат. Бар бул да бер бул. Булат. Есть, егет булырга. (Чатырга керә.) Асия Менә шул... Егетлек хәзер күп кенә егетләргә җитенкерәми, ди Дөрес булса. шундый хәбәр йөри. ди... Арслан Айдарович. ишеттегезме? • Арслан (рюмкаларга эчемлек сала). Салып чыгыйм әле. Берәрне.. Утырыгыз. Тыңлыйм, Асия ханым Ишетмәдем. Асня. Хатын-кызлар тавышына саңгырау икәнсез Ярамый! Арслан Ярамый, дөрес.. Асия. Әнә, Ягуар Шахматовнч ишеткән Соңгы елларда без еш кына шул темага сөйләшәбез. Арслан Нинди тема ул. Асня ханым? Луиза. Җитди темаларга кагылмыйк. Асия апа Ягуар (кәефе кырылуы сизелә) Асия Бариевна. Мине ачуландырасың, үпкәләтәсең. Ул хакта өйдә сөйләшкәнебез дә җитәрлек ләбаса. Инде урманда... Кешеләр янында Асия Табигать кешене үзгәртә Көчен һәм акылын арттыра Табигатьтә сөйләшү — дөресрәк, файдалырак булырга мөмкин?! Луиза. Ася?! Эльза. Ася! Ягуар Мин алайса К'йтып китам Мин ял итәргә килдем, ә ниндидер син уйлап чыгарган проблемаларны хәл итәргә тү- ■ гел. Асия. Ягуар Шахматовнч. күгәрченем, ачуланма Мин бит хатын-кыз Син минем белән килеш кенә Килешергә кирәк безнең белән. Үзен беләсен бнт Булат (килә) Кыяр, помидор, печенье! Колбаса һәм башкалар Бусы бетсә, тагы бар' Рюмкаларны... Рәхим итегез! (Ул да табын яныма утыра ) Арслан Килешәбез. Шулай бит, Ягу' ар Шахматовнч, килешик Булат. Килешәбез, килешәбез Шашлыкка хәтле түзәрлек итеп ашагыз Кемгә конфет? Ягуар Анын фикерен ишетсәгез, сез килешмәс идегез Ир-ат холкында торгынлык. хәтта аларда егетлек сыйфатларының кими баруын расламакчы ул Катастрофа! Безнен буын шул катастрофаның беренче корбаны нкән! (Пауза.) Арслан. Ннчек инде алай? Асия Бариевна? йөрибез, җиргә каты басабыз Яшибез Асия (елмаеп) Җир җимертеп эшлибез. Ягуар Әйе. Җир җимертеп эшлибез! Асия Безнең белән бер рәткә басып эшлисезме? Күгәрченкәйләрем минем Әйдәгез. эчик Кемдер эчә, ашый. Ягуар Сезнең белән бер рәткә басып Ләкин без эштә ирләр булып танылабыз, ирләр булып калабыз Менә сез. хөрмәтлем Асия Бариевна, сип — соңгы вакытта ша». тый үзгәрдең, ирәйдең Нидер синеңчә түгел Анысы синеңчә булсын, монысы синеңчә торсын Син генә хаклы, £нндә генә акыллы уйлар, дөрес тәкъдимнәр, идеяләр, планнар Еш кына матур урыныңны онытып җибәрәсең Ә ул урый — хатын-кыз урыны Ул урынга хатын-кыз кирәк, югыйсә, безгә — ирләргә кыен акылыбыз, хисләребез, рухыбыз газаплана Шул газап, шул психологик тәэсир безгә хәтта физик үзгәрешләр кертә! Күрәсеңме? Маңгаебызга сырлар иртәрәк сызыла, йөзебез җыерыла Без ямьсезләнәбез Яшәү күңелсезләнә Шундый хәл килеп чыкмасын өчен. Асия Бариевна, моннан соң мин сине үз урыныңа утыртырга тырышырмын, ярыймы? Асня Бик ярый, бик ярый. Ягуар Шахматовнч Урыным югалу бәласедер, кичә чүкеч сатып алдым Стенага кадак какканда бармагыма суктым Урындыктан егылып төшеп ймгәнә яздым Үз урыным бик җайлы булыр Утырзм гына мин ана. булыш һаман шуны эшли алмадык Әллә уйламадың, әллә вакытын җитмәде Әллә сина кирәгем калмады Бердәнбер малаеңны да оныта барасын кебек Французлар каршылыйсын, инглизлар озатасын, японнар килә Ленинградтан киләләр, Мэс- хәүдән киләләр. Киләләр дә киләләр, үзләре бар да яхшылар — хет кочаклап ела Ягуар Елашмыйк. Асия Бариевна! (Пауза.) Арслан (рюмкаларны яңадан тутыра) Асня Бариевна. Ягуар Шахматовнч җилкәсендә таутау эшләр Зинһар, сезнең эш дәрәҗәсен төшерүем дип аклый күрмәгез. Ягуар Шахматовнч кин масштаблы оешты- ручы-организатор Үз эшен ирләрчә алып бара (Рюмка күтзрз) Сезнең өчен. Ягуар Шахматовнч! (Ирлзр җырын башлый Башкалар да кушыла ) Алын эзләп табарбыз, Җанкайларга кирәксә Гөлен эзләп табарбыз. Җайкайларга кирәксә Кушымта: Ир югалмас юлларда. Безнең кебек булганда. Ир югалмас юлларда. Безнең кебек булганда Булат (җыр беткәч) Ир-ат һәм хатын- кыз мәсьәләсе Әйтергә мөмкинме? Луиза Әйтеп карагыз Асня Яшь социолог фикерен ишетү ярый Эльза. Димәк, фәнни фикер тыңлыйбыз Булат Минем төп эшем бу юнәлештә түгел Биредә туган уемны гыиз әйтәм. Янәшә үсеш! Шунык изчен хәзер ир-атлар хатын-кыздай әллә ни аерылып та тормыйлар Элек ул башкача булган Хәэер ир- ат та. хатын-кыз да сәләтен, теләсә нинди хезмәттә көчен раслады Барыбыз да кеше. барыбыз да зур Уртак биеклек! Асия (Булатка) Якынрак килегез, җиргә төшеп карагыз Без — җирдә, өйләр җирдә, кызлар җирдә Сез әле өйләнмәгән кеше Шулаймы? Булат Шулай Асня Көннәрдәй бер көнне өйләнеп куйдягыз. ди. Шулаймы? ■ Булат Ничек уйлыйсың, Луиза Луиза Уйламыйм. Асия Өйләнеп куйдың, ди. Син дә зур, хатының да Д^нья хәлләрен беләсез Радио тыңлыйсыз, телевизор карыйсыз. Гел зур мәсьәләләр кайгыртасыз — шуңа күрә бер генә балагыз бар Алай да сез инде өч кеше. Яңа дәүләт башына президент ки- ррк дигәндәй, сезнең гаиләгә бер башлык кирәк бит инде: киңәшүләргә, сөйләшүләргә йомгак ясаучы, төп сүзне әйтүче кеше. Сезнең гаиләдә мондый кеше кем булыр, үзегезме? Хатыныгызмы? Эльза (Булатка карап). Булат үзе булачак Луиза. Юк. аның гаиләсендә хатыны башлык була. Булат Минемчә, гаиләдә икең бер дәрәҗәдә булу — матур. Асия (Булатка) Бер серия белән чыккан курчаклар кебекме? Мунчаның да директоры бар?! Бригадаларның — бригадиры һәр оешма башында хуҗа була Ничек инде ул синдә генә хуҗасыз гаилә!? Булат. Икебез дә хуҗа булабыз, тигез зурлыктагы шәхесләр. Асия (ирония белән). Тәбрик итәм! Эльза (шаярып, елмаеп) Тигез хокуклы ике патша килеп чыккан дәүләт икегә бүленә, ил таркала Ил таркалмасын өчен кайсыдыр патша икенчесенең башын кисәргә тиеш Бу хәл тормышка ашканнан сок. бз.шы исән калган патшаның теге патшадан зуррак шәхес булуы ачыклана. Ил* таркалудан котыла. Ягуар. Кирәкми. Башларны кисмик әле. Арслан. Шулай шул. Асия. Аларга илләр буйсынганга хәтле. алар үзләре кемгә буйсынырга тиеш? Әнигәме, әтигәме? Кемнән үрнәк алырга тиешләр? Луиза. Кемнән телиләр, шуннан үрнәк алсыннар Мәсәлән мин үзем балачакта ни өчендер әнидән үрнәк ала идем кебек Әтине дә ярата идем: ул әнигә һәрвакыт «гафу ит». «ярар», «синеңчә булыр», «борчылма», «хәзер үк эшлим» дип кенә тора. «Ник хәзер үк эшлисең? Аны соңрак эшләсәң ярамыймы?» дип ачулана нде кайчак әни үзен Безнең әнинең ачуы өермә сыман, еш кузгала, бөтерелә һәм бик тиз тына. (Пауза ) Әти сирәк ачулана, эштән соң. кич. Аның ачуы өермә дә түгел, давыл да түгел, кар да түгел, яңгыр да түгел. әллә нинди. Ул тыныч кына сөйли дә сөйли. Ярты сәгать сөйли, бер сәгать... Әни диванга утырган килеш йоклап китә. Минем әти шулай гаҗәп сабыр сөйләшә белә иде. Арслан Сабырлык безгә кирәк нәрсә инде ул. Ягуар Бнк кирәк һай. сабырлык кирәк (Хатын-кызларга ), Сезнең белән яшәр өчен... Булат (хатын-кызларга). Хәзерге, Мәгълүматлы, культуралы ир белән хатын, минемчә, шулай сабыр гына сөйләшеп, гаиләдәге башлык мәсьәләсен тыныч кына хәл нтә. нке якка да тигез бүлә ала Икесе дә дәрәҗәле рольдә була. Эльза. Икесе дә хатын-кыз ролендәме? Арслан. Икесе дә ир ролендә! Булат Шаярмагыз! һәркайсы үз ролендә Икесе дә гаилә башлыгы. Биредә гаиләне дәүләтләр белән чагыштыру булды. Ләкин дәүләт — катлаулы. Анда халыклар. Анда төрле фикер, төрле агым, төрле юнәлешкә омтылган кешеләр табылырга мөмкин Ә гаиләдә — өч кеше, дүрт булсын. Гаиләдә ацлашу-сөйләшү җиңелрәк. Асия (Арсланга күрсәтеп). Булат, таныш булыгыз. Озакка сузылган шундый аңлашусөйләшүләрдән соң бу кешенең өеннән хатыны ташлап чыгып киткән. Бер баласын калдырган да киткән. Берсен үзе белән алган. Арслан, Асия Бариевна, менә бу сүз- 'лэрнең инде биредә һич тә кирәге юк иде. Асия Гафу итегез. Мин мисал итеп кенә. (Пауза.) Булат яшь кеше, социолог, уйлансын Ягуар. Ишеттеңме? Сиңа яңа эш. Булат. Эльза (Булатка) Әйе, ныграк уйланып. мәсьәләгә заманча үткен карап, аны фәнни нигезгә салыгыз. Шуңа таянып сөйләшерлек булсын. Асия. Таяныр урын булмагач, әнә бит. Иратлар хакында фәнни нигезләнмәгән фикер әйттем. Ягуар Шахматовнч миңа фәнни нигезе булмаган сүзләр әйтте. «Үз урыныңны онытып җибәрәсең, шуңа рухым газаплана, йөзем җыерыла, ямьсезләнәм, яшәү күңелсезләнә», ди. Ә яшәү күңелле булырга тиеш! Пауза. Луиза (туп алып. Ягуарга ыргытп). Туп уйнасак, яшәү күңелле була Ят уар. Маңгайда җыерчыклар кими. (Арсланга ыргыта.) Арслан (Эльзага) Яшәү күңелле! Туп уйный башлыйлар. Эльза Яшәү матур! Асия Яшәү гүзәл! Булат Бәхәсләр беткән! Туп куаклар ерасына оча. Булат тупны алырга йөгерә. Луиза Шашлык турында уйларга вакыт түгелме безгә? Асия Минемчә — вакыт Ягуар Ярда бик әйбәт урын бар Учак өчен Арслан Каеннардан ерак, аларга ут янамый Э л ь з а. Үзебезгә янамасын. Ягуар Юк-юк. Бармаслык урын түгел Җайлап кына ягарбыз Соныннэн күмәбез Булат килә, тубын хатын-кызларга ыргыта. Булат (чакыра). Арслан Айдарович, бер минутка мвмкинме’ Булгт белән Арслан читкә китә. Тегендә инндидер кешеләр бар. әллә безне күзәтәләр. Арслан. Безне күзәтәләр? Булат Шуңа ошый Арслан Ягуарга әйтик әле Ягуар Шах- матович! Ягуар килә. Хатын-кызлар туп уйный. Ягуар. Әйе, тынлыйм Булат Тегендә ниндидер кешеләр безне күзәтәләр шикелле Миме күргәч, кире борылдылар Ягуар Күпләрме? Булат Мин икесен генә күрдем. Бәлки анда тагы... Пауза. Ир-атлар шөбһәдә. Я г у ар Ялры бозып ташлауларын теләмәс идем Арслан Шулай шул Бәлкн алар үз эшләре белән генә йөридер Булат Шикле күренәләр Ягуар. Монда терлссс йөри Әнә. авылдан килгәндә очраган кебекләре дә Шулар түгелме икән әле? Булат Башкалар бугай Ягуар Башкалар Арслан Хатын-кызларга әйтмнк Ягуар Аларга әйтмибез Ярга китәбез. анда ачыграк урын Арслан Ерактан күренә Ягуар. Көтелмәгән очрашу булмый Булат Юньле әйберләрдән — биредә берни дә калдырмаска Ягуар. Шулай дорес булыр (Хатын- кызлар янына килзлзр ) Тәкъдим бар! Асия. Киңәшмә ИӘТИЖ.Ә ясады! Луиза Ягуар Шахматовнч. тыңлыйбыз Булат. Шундый тәкъдим бар Ягуар Яшәү матурлыгын раслый торган тупны култыкка кыстырып, яшәүне тагын да бизи торган эчемлек-ашамлыклар- ны алып, яр буена китәргә Арслан Учак кабызырга! Булат Шашлык кыздырырга! Ягуар Йөзәргә, чумарга! Хатын-кызлар Тәкъдим кабул ителә Бер тавыштзн. Алга' Ярда һәм суда җиңүләр яуларга! Асия Ягуар Шахматович. күгәрченкәем. тирән жиргә чумма Чыга алмый калсак. мин эзләп табарлык булсын Ягуар Рәхмәт. Асня Бариевна! Син һәрвакыт шулай матур шаярасын. Күңелне күтәрәсен Луиза Нәрсәләр алабыз? Ягуар Барын да. Эльза Ничек — барысын да? Ник? Арслан Биредә байлык калдырмаска Ягуар Азмыни буталып йөрүче кара кешеләр. (Лласы айберллрне барлый.) Асылда — биредә палаткалар гына кала Арслан. Ит кыздыруны миңа тапшырыгыз Дөньядагы бөтен ачларның борынын кытыкларлык итеп кыздырам (Шаяра.) Уянсыннар ачлар! Берничә тавыш бергә (шаярып), Ут һәм нт биеклекләрен яулап алырга! Арадан берәү Гаиләдәте изүләргә каршы! Арадан берәү Ирләр изелүенә каршы! Булат (шаярып) Ут — гүзәлләр гүзәле! Мин учак ягаң (Кип). Луиза Оештыру, идарә итү. әмер бирү эшләрен Ягуар Шахматовнчка тапшырыйк дигән кешеләр кул күтәрегез! Барысы да мул күтәрә. Асия күтәрмм. Эльза Асия! Ник кул күтәрмәдең? Асия Ул эшне әгәр миңа тапшырсагыз Күрмәгәнегезне оештырып күрсәтер идем Ягуар Кызлар, савыт-саба, кашык пычак сезнең карамакта Ир-атлар итне ала_ Менә бу авыр сумканы Болариы . Хатын-кызлар ашъяулык, савыт-саба, пычак-кашык белән мәшгуль. Ир-атлар китә. Луиза тәлинкәләр һәм тагы ниләрдер алып, ир-атлар ягына кузгала. Асия Луиза! Луиза Нәрсә? Асия Кая ШҮЛ хәтле атлыгасың? Луиза Ашыгасын дияргә кирәк Асия Пә. әйт әле дөресен Булатка кияүгә чыгу уең бармы1 Луиза Булса1 в >к V • М S. 81 Асия Булса — әйбәт Луиза Булмаса? Асия. Уйларга кирәк... Берне табарга, бергә ышанырга кирәк. Луиза Каян табарга? Сез бит аларны бетереп үк ташладыгыз. Асия Без бетереп үк ташласак та, ир- ат әлегә бар Менә шул ир-атның бер төрендә шундый гадәт тә бар. Беренче очрашуда ук синек кайдан икәнлегеңне, исемеңне сорый да сүзен дәвам итә: «Сез ник болай ягымлы, сеңелем? Сез ягымлы булуыгыз өчен гаепле, беләсезме? Гаепле! Мин сезгә гашыйк булдым Хәзер мин сездән башка тора алмыйм Сезнең белән китам Дусларымны ташлыйм, эшемне ташлыйм. квартирамны ташлыйм», ди. Квартирасы булмаса да. шулай дн. «Шәһәремне, әти-әниемне. нәсел-нәсәбемне, хатынымны. баламны ташлыйм», ди. Әйе, баласы булмаса да шулай ди. «Теләсәң нишлә. Мине теләсәң нишләт, хет ас, хет кис, икәү торабыз», ди «Хәзер үк китәм синең белән». ди. Китә ул... Кайбер кызлар шуңа ышана йөз кат шушы сүзләрне ишетсен— ышана Инде йөз дә беренче кат ишетсә— тагы ышана Әллә чынлап ышана, әллә юрн?! Эльза Алай ук булмас ла инде. Асия Мин нәрсә сөйләгәнемне белеп сөйләшәм Сиңа түгел, Луизага сөйлим. И-и-их. үтеп китте шул инде безнең андый чаклар Исеңдә тот. Луиза. Луиза. Мин алай тиз ышана торганнардан түгел. Асия Ышанасың шул, ышандыра ул... Күгәрченкәем, син дә икенче планетадан төшмәгәнсең, үзебезнең кеше... Әйдәгез, киттек. Икенче бүлек Алан буш. Тавышлар гына ишетелә. Асия. Ягуар Шах-ма-то-вич! Булат. Ки-ле-гез! Арслан Учакка кояш төште Ко-яш яна учакта! Тимер килеп чыга. Ул үзенең иптәше белән. Тимер (иптәшенә) Кояш яна учакта диләр! Ишетәсеңме? Иптәше Ишетәм. Тимер Янсын, күмергә калсын кояш, көлгә әйләнсен Әйеме? Иптәше. Әйе. Тимер Безгә кояш булмаса яхшырак Тиздән ул сүнә, бетә. Безнең сәгать җитә, шулай бит? .Иптәше. Шулай. Тимер (иптәшен). Бүкән син (пауза). Әйе. ишетәм! Син нәрсә, юньләп сөйләшмисең!? (Луизалар киткән якка күрсәтә.) Анда Луи-н-за1 Мнн аны күрдем Таныдым Иптәше (чирәмгә утыра). Мин бүген тынычлап ял итәргә телим. Тимер. Тынычлап?! Юк ул тынычлык! Ул сүзне ялкаулар, эшлексезләр, ялганчылар уйлап чыгар'ан (Агачлар тирәсендә йөри.) Ничә ай элек... Бары бер генә мәртәбә сөйләштек, ә таныдым. Тукталышта идек. Автобус көттереп килде. Халык шыгрым. этәләр-төртәләр... Үч иткәндәй, машина ватылган, җәяү йөргән көн... Карале, ничек уйлыйсың, ул мине танырмы икән? Иптәше. Сез очрашканда караңгы төшәчәк, танымыйча тагы... Тимер. Үч иткәндәй, машина ватылган, җәяү йөргән көн... Иптәше. Әйе Тимер. Беләсеңме син. Луиза минем өчен бүген ни тора?! Аңлыйсыңмы шуны. Мин гны таптым. Ул минеке булачак, бүген үк. Эх, Луиза, Луиза! Үч иткәндәй, ма. шинам ватылган, җәяү йөргән көн. Халык шыгрым, этәләр-төртәләр... Иптәше. Исерек син. Тимер. Мин исерек... Син айныкмы? Иптәше. Мин уйнамыйм. (Луизалар зи итәргә киткән якка күрсәтә.) Җитте. Синең Лиза. Луиза, Таня, Майяларың өчен күп сугыштым. Болары белән сугышмыйм Тимер (агачлар арасына сак кына кереп. Луизалар ягын күзәтеп килә). Ашап утыралар Җыелганнар Иптәше Барып туздырасың киләме? Тимер (усалланып, айнып). Мин хәзер кешеләргә яктыда бәйләнмим бит. Мин үземдә яңалык ачтым. Караңгыда минем күзләр яхшырак күрә, колак яхшырак ишетә башлый. (Ике йодрыгын күрсәтә.) Болар авырая, буыннарым — пружина, миндә тизлек, йөрәк — корыч, миндә тимер көч, очам, изәм, ватам — мнн үземне үзем шундый хәлгә китерәм. Шулай уйлыйм — шулай була. Иптәше. Булмагае. Тимер (иптәше янына килә). Син куркак. Син елдан-ел куркакка әйләнә барасың. Синең тиздән безнең кебек дусларыңа да кирәгең калмый. Иптәше. Булмагае. Тикер. Безмен кебекләр, беләсен кчлсә, тормышмын тоткасына әверелә бара. Җирдәге игенчеләр, эшчеләр, «итәкчеләр, галимнәр. бөтен акыл ияләре тудырган продукциянең төп өлеше безнек карамакка күчә Икмәк, кием, байлык тулы кибетләрнең чын ишекләре без шакыгач кына (елмая) ачыла. Иптәше. Ә теге... Ачык торган ишекләре? Тимер Алары чын ишек түгел, алары сезиен ншеләргә Рәхим ятегез, керегез, алыгыз! Бездән калган (тагы елмая) сезгә. Сезгә күп кирәк, алыгыз, ал! Карагыз, сезгә дигән әйберләрдән киштәләр сыгыла! Безгә алай ук күп кирәкми. Без бит «ир йөзендә үзебез дә сезнең кебек күп түгел. Шуна карамастан, кайбер складларның ачкычларын учында тоткан затлы кешеләр— тыйнак кына, безгә җайлашып килә. Җайлашуларга юл куймаска билгеләнгән гайрәтле кешеләр тыныч кына, үзләре дә сизмәстән, безгә жайлашып килә (Пауза ) Иптәше Теләгәннәр җайлаша. Тимер. Теләгәннәр теләп җайлаша, теләмәгәннәр мәҗбүр була Яши белүчеләр, зирәкләр, йөрәклеләр безнең белән аралаша, җайлаша Бар да тэртнп белән бара, бары да үз урынында, тормыш законнары гади (пауза)... Мнн машиналы, яшәүнен рәтен белә торган Тимер булмасам, син минем белән аралашмас нден Минем белән аралашмасан, синең квартираң булмас иде Күрәсеңме, дөньяда нннди тэртнп? Акылың булса уйлап кара, алар эшлталар. Җыелышлар җынлар Планнар билгелиләр Ярышалар Батырланалар. Трибуналарга чыгып авызларыннан ут чәчәләр (Пауза ) Сон гына җыелышлары бетә Төнлә шәһәргә таралалар Такси тоталар Без үзебезнең машинада Алар трамвай, троллейбус көтәләр, җәяү кайталар Без үзебезнең машинада Алар утлы һәм утсыз урамнардан кайталар Батырлар кайта. Мин шуларнын берсе каршына чыгып, юрн генә «стоп!» дисәм, шунДа ук теге батырның тезе калтырый башлый Ике кулы салына — чүпрәк! Портфеле җнргә төшә Күрәсеңме? Чөнки аның күкрәгендә җаны бар Аның җаны безгә буйсына, ягъни безгә яраклаша Сизәсемме? Кешенең җаны безгә яраклаша! Ә син миннән читләшергә чамалыйсын кебек Булмый Әгәр бүген әсирдә кемдер кыйблага карап намаз укый икән, ул ялгыша Кыйбла хәзер безнек якта Әллә йоклап утыра?! Иптәше. Кыйбла хәзер безнек яктз Тимер Безнек якта! Иптәше Шулай дим ич. Тимер. Син кыйблага артын белән торасын Иптәше. Сезнен якка карап чукынырга түгелме? Тимер. Безнек якка карап инде күпләр чукына Иптәше Чукыну гадәтемә кермәгән Тимер. Кертербез Без һәрвакыт сезнен янда, сезнен арада Вакыт — безнеке Вакыттан котылып булмый Иптәше. Син мактанчыклыгыннан котыла алмыйсын Әйдә, киттек (торып китә башлый). Тимер Мин аларны синнән башка да туздыра алам һәм Луиза мнкеке була Иптәше Вакланма! Зур бит син! Хәзер генә сөйләден Мине шуна ышанды дип уйла. Тимер. Кирәк әйбернең вагы юк Аны үзенчә хәл ит. тартып ал. суырып ал да ул синеке булсын. Зурлык шуннан башлана. ( Каршысындагы каенга пычак ыргыта ) Иптәше. Китәбезме? Тимер (пычагын барып ала, тагы ыргыта, тагы...). Симен кебек бер китүчене... дуслары куып җиткәннәр дә машинага утыртканнар Кырга илтеп үзеи тере килеш күмеп куйганнар Ишеткән идеңме шул хәлне? Иптәше Ишеттем. Аларны тоттылар Тимер Димәк, куркасын. Иптәше (ачулы, әкрен генә Тимер каршына бара). Мин синнән курыкмыйм! Тимер (сабыр гына). Хәзер маңгаена сугып артына утыртсам дамы? Иптәше Алдыйсын! (Тимергә үрелә башлый.) Син минем куәтне беләсен? (Кнч белән аның иңбашына торт ә Тимер егыла ) Тимер Син чынлапмы’ Нәрсә’ Син әллә чынлапмы? (Тора, осләрен кага.) Иптәше (бераз зндәшми торгач) Юри генә Әйдә, югалтканнардыр Тимер Ә сонрак Минем белән кидерсенме? Иптәше. Югалтканнардыр Тимер Кнләсенме? Иптәше Аларның берсе миме таный шикелле (Китә.) Тимер. Ә, дус?! Тукталс. тукта, дус кеше (Иптәше артыннан китә ) Хатын-кызлар килә_. Эльза. Кешеләр диңгезгә бара Алар айда яр буена сипкән бәрәңгеләр кебек Безнең тыныч елгаларда ял итүгә җитәме икән ул диңгез... Луиза. Зәңгәр диңгез, тирән диңгез, серле диңгез. Анда яңа дуслар... Асия Минем Ягуар Шахматовичны диңгезгә якын йөртү куркыныч. Бөтенләй йөзә алмый. Күгәрченкәем, үзе моряк булып хезмәт иткән. Луиза. Үлеп... Йөзәргә яратам. Эльза. Син әйбәт йөзәсең. Луиза. Акчарлак булсам, хәзер диңгезгә очар идем Эльза Без елга акчарлаклары, шуны да онытма. Луиза Әллә яр чыпчыклары микән? Асия. Яр чыпчыклары (ир-атлар калган якка күрсәтә) тегендә калдылар. Ягуар Шахматович жнтәкчелегендә. Кызлар көлешеп ала. Эльза. Асия, карале Күптән үзеннән бер әйбер сорыйсым килә. Ягуар дигән исем бик сирәк исемме ул? Бер дә ишеткәнем юк кебек. Асия Сиңа ошамыймы әллә? Эльза Ошый. Чын ирләр исеме. Луиза. Дөньяда бер генә исем! Эльза Каян уйлап тапканнар диген. Асия. Кечкенә генә авылда, көннәрдән бер көнне ялгыш туган исем ул. Ягуар Шахматович дөньяга килгәч, әтисе яңа кеше исеменә документ яздырып алырга киткән. Исемне Ягьфәр дип кушарга уйлаган. Документ язып утыручы абзый татар милләтеннән түгел, үзе Ягьфәрнең әтисенә дус кеше икән. Малай туу шатлыгыннан ике дус бераз салганнар. Шуннан малайның дөньяда барлыгына документ языла башлаган Берсе әйтеп торган, икенчесе — Ягьфәр диясе урынга Ягуар дип, Шаяхмс- тович урынына Шахматович дип язып та куйган. Ике дус тагын бераз күтәргәннәр, озак сөйләшкәннәр. Соңыннан рәхмәтләр әйтешеп, куллар кысышып, кочаклашып, үбешеп, елашып аерылышканнар. Луиза Елашып ук аерылмаганнардыр ла инде. Миңа Ягуар Шахматович сөйләде ич. Асия (Луизага). Ул сиңа күбрәк тә сөйли шикелле һә.м дөресен сөйләми бугай (пауза). Менә шул документ язылганнан бирле дөньяда Ягуар Шахматович яши. Кайберәүләр аңа Егор Шахматович та диләр, Игорь Шахматович дип эндәшүчеләр дә бар Ничек эндәшсәләр, шуңа җавап бирә. күгәрченкәем. Ир димәсәң, үпкәли әле. Л у н з а Асия апа. Аны алай ук төшермә инде Бервакыт үзең шуңа ышана башларсың... Эшендә мактала, гаиләсен корган Аңа ир дими, ни диярсең? Айдын нр һәркемгә эләкми ул. Эльза Ирләр — әйбәт, хатын-кызлар да әйбәт, шундый нәтиҗә ясыйк та бәхәсләшмәгез. Луиза. Мин бәхәсләшмим. Асия Бәхәсләшмисең? Яклап торасың! Ягуар Шахматовичны син яхшы беләсеңме. минме? Луиза (паузадан соң). Син дә яхшы беләсең, мин дә яхшы беләм. Эльза. Луиза!? А с н я Күгәрченкәем, мин бит аны бөтенләй беләм. Луиза Соң... Мин дә бөтенләй беләм. Асия Туктале, тукта? (Пауза.) Без бит аның белән бергә йоклыйбыз. Луиза. Без аның белән бергә —йокламыйбыз. Асия. Шулай булгач? Эльза борчылып йөренә. Луиза Шулай булгач, йокламагач, Ягуар Шахматовичның нинди нр икәнен беләм Асия. Син нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы? Луиза. Аңлыйм. Асия (югалып кала). Аның ир икәнен (пауза) кайдан беләсең? Кайда сез аның белән йокламыйсыз? Луиза. Шәһәрдә. Асия. Кайчан? Луиза Көндез, әлбәттә. Асия. Сәгать ничәдә? , Луиза. Төш вакытларында Бердә, икедә... Асия. Ничә сәгать йокламыйсыз? Луиза Ике сәгать, өч сәгать. Асия. Өч сәгать! (Ире янына китә башлый.) Ягуар Шахматович! Эльза (Асияның юлына төшә). Асия, кирәкми. Асия. Ничек кирәкмәсен? Мин хәзер аларның. Мин хәзер! (Пауза.) Кайтарып җибәрәм. Китсеннәр. (Чатырдан әйберләрен чыгарып ташлый.) Эльза. Аснякәем, җан кисәгем? Ул юкны сөйли. А с н я. Күңелем сизенә иде аны. Ягуар Шахматович! Луиза Асия апа?! Асия. Болай калдырмыйм. (Ире янына китмәкче.) Мин сезне, күгәрченнәрем! Эльза Асия, бүген.. Мондый вакытта Зинһар өчен? Иртәгә. Асия. Ерак бит ул — иртәгә!? Луиза (иелеп пычак ала). Карагыз әле, мни нәрсә таптым! - Эльза Пычак! Луиза. Ир-атлардан берсе югалткандыр Асия (якын килеп). Ягуарның мондый пычагы юк. Эльза Арсланныкы, йә. Булатныкы? Луиза. Ох. нинди үткен! (Пычак тоткан кулы белән саксыз хәрәкәтләр ясый.) Асия Син. кызый, пычаклы кулын белән артык селтәнмә. Ялгыш Жнр шары эленеп торган желне (пычакны Луизадан ала) кисеп җибәрүен бар. Луиза (бераз шаярып) Беренче кат ншетәм Кая сон ул? Ж.ир шары эленеп торган җеп? Эльза. Чынлап та кая соң ул. Күрмим А с и я Ул җеп cii;ien муеның аша үтә. Менә шуннан (пычак белән Луизага күрсәтә), хатынкыз муены аша үтә. Киселсә, китәчәк түгәрәк жнр түбәнгә... Луиза. Сезнең шаяру сәер Эльза Каялс, бир мина. (Асиядән пычакны ала. Тынлык) Ир-атлар элеккечә җырлап киләләр. Ягуар (бераз җыр тынып торгач). Нәрсә шаулашасыз. Л у н э«а Без — шаярабыз Булат Шаярырга ярый Кене шәп иде, көне! Арслан. Бер сәгате —елга торырлык! Ягуар Иртәгә дә әйбәт көн булачак. Луиза (ир-атларга) Сез теине әйләнеп узарга чамалыйсыз ахыры Ягуар. Анысын ук булдырып булмас. Асия (әле генә Луиза белән сөйләшкән сүзләр тәзсирендә) Килдегезме, күгәрченнәр? Булат. Арсланнар килде Ягуар. Ягуарлар. Булатлар Арслан (хатын-кызларга). Менә бит сезгә нинди көчләр буйсына А с н я. Шул көчләргә ышанып куна калабыз инде. Хәерлсгә булсын Ә кайсыгыз пычагын югалтты? Ягуар. Ннндя пычак? Асия Булат пычак Эльза, күрсәт әле. Барысы да пычакны карыйлар. Булат Минем пычак түгел Ягуар Гомердә дә мондый пычагым булганы юк Арслан. Минем дә үзем белән пычак Йөрткәнем юк. Ягуар Каян таптың Эльза Әнә шуннан Ягуар. Шуннан3 Үлән арасыннан? Эльза Әйе. Луиза тапты Ягуар Без монда утырдык бят, йөрдек, туп уйнадык Күргән булыр идек Арслан Күренерлек пычак шул бу’ Ягуар Квндез кояш тегемдә ндс (күрсәтә) Шулай Кояш күчте, түбәнгәрәк төште Пычак ялтырый башлый һәм сез аны тапкансыз . Киеренке тынычлык. Эльза пычакны ала. ТЫнычлык дәвам итә. Ярый, ни әйтергә телисез? (Тынычлык дәвам итә) Сезнең сүзсез торуны ничек аңлыйк? (Тынычлык дәвам итә.) Сезнең сүзсез торуны мин шулай аңлыйм беркемнең дә бнредә төнгә каласы килми Шулай гына аңлыйм Эльза Алай түгел түгелен Арслан Бнредә яхшы Китү, әллә ничегрәк чыга Тынычлык жәвам итә. Ягуар Яхшы. Тавышка куям Кем д» кем биредә калмаска, кайтып китәргә дигән уйда тора, шул кулын күтәрәБер-беренә карыйлар Кул күтәрүче юк. берсе икенчесеннән тартына... Димәк, калабыз Булат Ахыр чнктә —без бит күбәү Луиза. Ә без төннең ни караягы, нн куркыныч чагын учак янында уздырыйк. Асия. Уттан бүреләр генә курка Эльза Бүреләр дә хәзер уттан курык- мый. Л у н з а Хәзер төнге урманда көчен кая куярга белмәгән яшьләр чуала, ди. маҗара эзлиләр икән Ягуар Аларнын маҗараларын ишеткәнебез бар Арслан Бер-берегезне куркытышмагыз Таныш түгел чатырларга төнлә килеп тыгылырга кешенең башы нке түгел. Асия Килсә, аның башсызы килеп тыгыла да инде Луиза (шомлы тавыш белән) Төнлә яныбызга. бер кеше килсә, үзенең башы булмам, үзе сөйләшсә Исәнмесез, дисә. Күрешергә кулын сузса, бу башсызгз кайсыбыз беренче булып кул бирер* Эльза Мин бирерме I Луиза Ә ул бездән бнредә калдырган пычагын сораса? Ягуар Булды Юкны сөйләшмибез Якты чакта төнгә әзерләнергә кирәк Хатын-кызлар төнгә әзерләнә башлый. Ягуар Төнге учакка утын караштырыйк Арслан Әйдәгез, мин сезне утынның оясына нлтәм. Булат Утынны калынын, анекдотларның нечкәсен әзерлик. Ир-атлар кнтә. Эльза. Аңламыйм, кая китте соң әле ул? Асия. Кем кая китте? Эльза. Кем түгел, пычак Менә шушында гына куйган идем Асия Тагын яңалык Ул кая китсен?! Эльза. Бәлки ир-атлар алгандыр. Асия. Алар пычак алмады. Эльза (Асиягә игътибар белән карап). Бир. Асия. Нәрсә? Эльза. Пычакны бнр. Асия Син нәрсә. Эльза? Эльза. Бир дигәч, бнр? Асия Миндә түгел ул. Эльза. Шаярма Луиза Мнндә ул. Эльза апа Эльза Синдә?! Асия. Ул сиңа инк кнрәк булды? Луиза Алма кисәргә Аны мин таптым бит. шулай булгач, ул миндә булсын. Эльза. Кызык кына син. Миңа әйтми- нитми алгансың (пауза). Төнгә әзерләнү дәвам итә. Луиза белән мин урта чатырда йоклыйбыз Ягуар Шахматович белән Асия Бариевна кырыйда Булат белән Арслан икен> че кырыйда Безнең оборона сызыгы була Сызыкта — ирләр Асия Безнең оборона сызыгында бүгенге ирләр, шуны да исегездән чыгармагыз. Луиза Алай ук борчылмагыз. Сез киноларны. бер селтәнеп унны еккан ирләрне күзаллагыз. Яки (зур пауза) гангстерларны — алар да бит бүгенге ирләр. Асия. И-и. күгәрченкәем. Яман ният бнрсәң. ике ягыма ике пычак кыстырсаң, нке кулыма ике пистолет тоттырсаңмы? Мин дә гангстер! Пычакларын, пистолетларын алсаң, аның хәзерге гангстерларыннан да кем каладыр әле? Самолет очып узгаи тавыш ишетелә, тавыш ерагая, алан караңгылана... Эльза гына күренә. Эльза. Кызлар, никтер балачагым исемә төште: Ак карлар.. Самолет гүләве. Сугыш еллары... Тышта жил Ул тәрәзә капкачларын каера Кыш китмәскә килгән кебек Тәрәзәләрне томалап ут ала идек Суыктан өй бүрәнәсе шартлап ярыла Тәрәзә төпләреннән идәнгә хәтле бозлар салынып төшкән. Күршеләр керә. Кар шыгырдый Ул чакларда мин кечкенә кызчык идем (Пауза.) Аннан соң мнн жнткән кыз булдым Ак күлмәк яраттым. Аннан ана булдым.. Баламның күзләре кара булды- Аннан соң мнн үземнең баламны, тургаемны югалттым. Аны сагынып еладым. Аны сагынып. . Карадан киендем... Аны сагынып... Кара күзле курчак сатып алдым. Без кара күзле курчак белән икәү бергә еладык Аннан сон мин икенче курчак сатып алдым, аннан өченчене, аннан дүртенчене.. Ул елларда мин кара күзле ун курчак сатып алдым. Без алар белән бергә елый, сөйләшә, көлешә торган идек. Көннәрдән бер көнне мнн аңладым, минем курчакларым — бары тик курчаклар гына. Мин алар белән сөйләшүдән туктадым. Елаудан туктадым Курчакларны еракка яшереп куйдым. Аларны мнн хәзер дә саклыйм Снрәк кенә, кайчакта гына алып карыйм. Алар чынлап та — курчаклар гына. Шуңа күрә мин еламыйм Хәзер ннде елый да алмыйм. Менә бит нинди мин? Кем соң мин? (Пауза. Моңланып җыр башлый.) Сайрый былбыл, сайрый тургай,— Баласын жуйган бугай. Баласын жуйган тургайдай Ник моңаям мин болай. Ә елыйсы килә... Юк. каен буласым кнлә._ Юк. Юк. юк! Хатын-кыз буласым килә, бары хатынкыз... Эльзаның китүе күренеп кала. Аланга караңгылык урнаша... Тик йолдызлар гына арта. Тагын реактив самолет үткән тавыш кабатлана. Тулы ай чыга. Тынлык-. Якты төн. йолдыз атыла. Тынлык озакка бармый, кинәт кыска гына, ләкин көчле сызгыру тавышы ишетелә. Сызгырулар кабатлана. Чатырдан Арслан чыга, аның артыннан Булат.- Арслан Ягуар Шахматович йоклаган чатыр янына килә. Арслан. Ягуар U/ахматович, Ягуар Шахматович! Чык әле. Кемнәрдер безнең тирәдә йөри бугай Булат Кайдадыр болай гына сызгырыналар булез кирәк Ягуар чыга. Ягуар. Сызгырынганнарын мнн дә ишеттем Болай гынадыр Сызгырулар тагы да якындарак кабат лана. Булат Киләләр! Арслан. Бәйләнсәләр, нык булырга кнрәк. Булат Нык торырга кирәк. (Кулына балга ала ) Ягуар (хатын-кызларга) Кызлар, Асия Бариевна! Хаты и-к ы з л а р Ишетәбез, ишетәбез Тимер тавышы Үзем генә барам Кирәк булсагыз чакырырмын Ягуар (хатын-кызларга). Кемнең нинди уй белән Йврүен белеп булмый Сез барыгыз әле, куаклыкка качып торыгыз. Таралышсак, теге юл буендагы таллыкта очрашырбыз Луиза. Тиэрәк-тнзрәк! Хатын-кызларның куаклыкка таба китүе күренеп кала. Ир-атлар янына Тимер килә, ул туктала. Т н ы е р Интеллигентлар Кызлар белән килдегезме? Булат Без хатыннарыбыз белән килдек Тимер Алдама! Спна килешми! (Кесәсе- на тыгыла) Ягуар Без сезне алдарга да. сездән алдатырга да уйламыйбыз Тимер (никтер йомшабрак) Балтанны мина ыргыт, кырыемнан узып китәр Жир- гә генә куйсак да ярый Анык сезгә кирәге юк. (Кинат кыюланып.) Сезнсц соңгы учак янып бетте! Атам мин сезне! Булат Шаярмагыз!? Тимер Балачакта гына шзяра идем Хатынкызлар чатырдамы? Арслан Анда безнен хатын-кызлар Ягуар Сезгә нәрсә кирәк? Булат Нәрсә кирәк? Тимер Коньяк ккрәк түгел. Хатынкызларыгызга күз салганда ярар иде дә — ашыгам Хәзер өчегезне дә атам да к пәм Машина көтеп тора Ягуар Сез ялгышасыз, иптәш Арслан. Әйе. әйе, ялгышасыз (Өчәу- лап әкрен генә артка чигенәләр ) Булатның кулыннан балтасы төшеп китә. Аны җирдән Тимер ала. Тимер Юк! Ялгышмыйм! Минем куллар тимер. Шул вакыт шапылдап Тимернең артына нидер төшә. Тимер сискәнеп әйбер төшкән якка карый. Шуны гына көткән сыман оч ир-ат дәррәү урманга кереп югала. Тимер чатырлар янына ашыга. Ул соңгы чатырны караганда, аның артына ук Эльза килеп баса. Тимер Эльзаны күрми, ир-атлар киткән якка бара башлый. Эльза Тукта! Тимер тавыш килгән якка борылуга, Эльза аңа кулындагы саллы предмет белән кинәт сугып җибәрә. Тимер өнсез кала, җиргә чалкан барып төшә Эльза аның кесәләрен капшый, аннан соң бер кулы белән Тимернең кулбашыннан, икенчесе белән чалбарыннан тота да аны җиңел генә йөзтүбән әйләндерә. Арт кесәсен капшый. Аннан урман ягына кычкыра. А-сн-я! Ягуар Шах-ма-то-внч! Ки-ле-гез! Ү-тердем! Мин аны үтердем. Лу-и-за! Булат! Килегез. Арслан, килегез Мин аны үтердем Ки-ле-гез!!! Үтер-дем!!! Эльза кабат Тимер янына килә. Кулына тоткан әйберең ташламаган. Кн-лс-гез! Аланга Асия килеп җитә. Аңардан аз генә артка калып, Луиза керә. Асия Эльза, күгәрченкәем Эльза Үтердем. Ас ня (җирдә яткан Тимергә карап) Хәшәрәт! Эл-ьза Нишлибез инде хәзер? Асия (Тимергә карап) Бандит Чәчләрен кара, кешегә охшамаган Ике аяклы хайван Үз башына котырган ул Луиза Чынлап үлдеме? Эльза Әйе Хәзер мине нишләтәләр инде?! Асия Сине нишләтсеннәр Алгы ягына суктыңмы? Луиза аптыраган кыяфәттә бүрәнәгә барып утыра. Эльза Алдынна i суктым Асия. Яхшы булган Сине берни дә эшләтмәсләр Ул һөҗүм итте бит Син үзеңне якладык Дусларынмы якладың. Синең кебекләр күбрәк булса, мондыйлар күптән кырылып беткән булыр иде Кешеләр үз кырларында, уз урманнарында күптән рәхәтләнеп йөри алырлар иде (Урман ягына карап ала ) Дөньясында — ирләре дә юк (Җирдә яткан Тимергә яңадан карап) Бу юри генә үлгән булып ятмый микән? Л у н э а Кеше үлгән булып юри шулай озак ятмастыр инде И. энекәем, ник килдек без бирегә? Эльза Юри ятмый ул. Асия Терелеп-китеп, алай-болай итмәсен? Әллә үзен әйләндереп, маңгаена берәрме Бандит Берәм-берәм ир-атлар да урманиан чыга. А с н я Ягуар Шахматовнч. кайларда югалып йөрисез? Эльза аны сугып үтергән. Ир-атлар (артка чигенеп куя) Су- гы-ып?! Ягуар (башын селкеп тора) Иптәшләре кая китте икән? Асия Иптәшләре булмаган аның Буа- салар. сезне куып тоткан булырлар иде. Эльза. Ңптәшләрс юк иде аның. Юри сызгырынган, үзе генә сөйләнгән, куркытыр өчен. Күбәүләр дип белсеннәр дигәндер (Пауза.) Үтердем Ягуар. Начар булган шул. Булат. Әйе. начар булган. Арслан. Яхшы булмаган. Ягуар. Мин бит сезгә китәргә кушкан идем Качып кала идек Янадан ник әйләнеп килергә?! Пөрер йөрер дә китәр иде әле. Булат Китәр иде. Арслан. Китми кая барсын ул. Луиза. Ярар Булган хәл булган. Үтергән. Кайтыйк та милициягә әйтик. Үзе бәйләнде диярбез (Пауза.) Сезнеңчә фикер йөртсәң (иратларга карап), дөньядагы бөтен яхшы кешеләр сарык кебек өерелешеп, йөгерешеп хулиганнардан качып йөрергә тиеш була Эльза Мина да китеп кенә барасы булган икән дә... Сезгә ярдәм кирәктер дип калдым Ул сезне атам дип торганда, мин аның артына таяк ыргыттым Ул таяк тавышына игътибар итәр, шунда сез аны эләктереп алырсыз дип уйлаган идем (Пауза.) Бу бер үзе калды да Мин аны шушының белән (кулындагы предметны күрсәтә) Алан акрынлап яктыра бара. Арслан. Ташла әле шуны. Эльза. Эльза. Ташламыйм Милициягә күрсәтергә кирәк бит ул. Асия Күрсәтәбез, сөйлибез Без гаепле түгел. Чакырып китермәдек, үзе килде. Ягуар Сөйләвен сөйләрбез дә (пауза) ул бит бер үзе (пауза) Без күбәү (пауза). фАның шул ягы бар Закон дигән нәрсә — катлаулы, нечкә механизм Булат. Барыбызны да ■ гаепләүләре мөмкин. Арслан (авыр сулап куя). Бик мөмкин Ябып куюлары да бар. Эльза Кайгырмагыз, ир-атлар! Ул тиздән анына киләчәк һәм торып басачак Бу сүздән барысы да сискәнеп куя. Луиза утырган урыныннан тора. Эльза. Мин аның муен тамырына суктым Ул вакытлыча гына ансыз калды Ягуар Эльза, дөрес сөйлисенме? Эльза Хак суз сөйлим Асия Бөтенләй, торып ук басармы? Булат Алайса аны бәйләп куярга кирәк йә ул торып сугыша башлар Ягуар Булыр да. Арслан. Булыр ул мондый хулиганнан. Луиза. Бәйләргә кирәк, бәйләргә И p-а т л а р Бәйләргә кирәк Бау табалар, бәйләргә телиләр. Эльза. Кирәкми. Сугышмас, курыкма- гыз. Ир-атлар аптырашта. Асня. Без барында курыкмагыз. күгәрченнәрем. (Кулына җирдз яткан балтаны ала ) Ягуар Асия Бариевна, Урынлы шаяру түгел! Хулиган ул аны-моны унлап тормый Тагы гауга куптаруы, әллә ни килеп чыгуы бар. Атарга да күп сорамас. Пистолетын алып куйыйк Арслан Булат Алыйк. Пистолетын алыйк. Ир-атлар жнрдә яткан Тимергә омтыла. Эльза. Мәшәкатьләнмәгез. Мин сездән алда өлгердем. Арслан Кая куйдыгыз пистолетың? Бирегез әлр... Бир... • Эльза Пистолеты юк иде. Ягуар Юк идемени?! Булат. Кара син аны, артистны. Ничек оста алдый белә. Ул арада Тимер аңына килә башлый. Эльза (Тимер янына барып, аның калын табанлы туфлиенә аяк очы белән генә берничә кат төртеп ала). Әй, син кем? Яхшы чакта тор! Югыйсә... Үзенне теге дөньяга ук озатабыз. Тимер торып утыра. Муенын уа. Кэмфликтның нинди ноктада туктап калганын сизеп ала. Барысы да Тимергә карый. А рсла н (Тимеогә). Ычкынырга уйлама, эләктең. Тимер. Егетләр! Мин бераз ялгыштым Мин артыграк эчкәнмен Мнн Луиза янына килдем Ул мине белә. Луиза. Мин сине белмим. Тимер Мин Тимер Ул белә, белә. Теләсәгез. кыйнагыз мине (Тагын үзендә көч сизә башлый.) - Килегез Үтерегез. Луизаны беркемгә дә бирә алмыйм Бирмим Луиза (Тимергә якын килә). Җүләр- кәй. Сине кем үтерсен?! (Ир-атлар ягына ымлап ) Болар яхшы кешеләр. Арслан. Без хулиганар түгел. Булат. Без үтерүчеләр түгел. Тимер Һәр төндә Луиза төшемә керә. Ул минеке булырга тиеш. Луиза (Тимергә тагы да якыная) Танымыйм бит, бар таныштан әйбәт танышым. Тимерем минем! Тимер Яратам мнн аны Мин аны югалтмаска тиеш Луиза (бармаклары белән Тимернең җиңенә кагыла, аны иркәләп тора ) Беркетеп... Арсланым! Асия 6'лтасын жиргә куя-. Эльз^ барып магнитофон алг. Ир-атлар сәерсенеп тора. Тимер Мин Луизадан башка соралмыйм Аннан башка — мин кеше түгел, исемем Тимер түгел. Куәтем бетсен, малым туэылып бетсен, шәрә калыйм — берсе дә кирЭкмн Мина Луиза кирәк! Луиза (Тимерга) Кая, ня теш башынмы (иркәли, елмая). Тимерем! Гореллам! Тимер Без Луиз- белән мәтегә бергә булырга тиеш ' Луиза Буйволым минем Кем әйтмешли, ейләнәм мни сина! Асия Луиза?! (Балтасын палаткалар ягына ыргыта ) Тимер Луизам Барысы да елмаешалар. Урманда машина кычкырткан тавыш ишетелә. .Ир-атлар Коттермәгез, барыгыз Тимер. Әйдә, Луиз?. Мин сине кабат югалтырга куркам Луиза Мин дә Тиме р. Чынлапмы1 Луиза Шушы пычак белән ант нтәм (Пычак чыгари ) Т и м е р (бераз читкә чигенеп) Ул синең кулга ничек? Кайдан? Луиза Күктән тиште Күккә китсен (Кулындагы пычакны ыргыта ) Т н м е р Луиза, рәхмәт енна И р-н тл а р. Безгә рәхмәт әйт. Әйе, безгә. Ансаг кына котылганын ечен Тимер Барыгызга да рәхмәт Машина кычкырта. Л у н з а Әйдә, китәбез Эл ьз а .Сабыррак, сабыррак Без бит бергә бер тиркем бу^ып урманга чыктык Торкемпе урманда таратырга ярамый (Тимере» ) Кичә кич кенә сезнең хакта смйлә- шә башлаган нДск, сүзебез дә бетмәде Сез бара торыгыз Тимер Минем хакта? , Луиза Тимер Үзең дә аңлыйсыңдыр, Эльза апа дерсс әйтә (Пауза) Шунсыз булмый Бар бара торыгыз Булат Шулай. Бара торыгыз! Тимер Б?ра торыгыз дип Без бит машина бемән Асия (Тимергә) Без, күгәрченкәем, MI- рәк булса, машина белән барганны жәяү куып жнтәбез (Тагы машина кычкырткан тавыш ишетелә.) Сезне чакыралар Бары гыз! Хатын-кызлар белән килешергә кирәк Эльза (ачуланып) Сезне котәләр Ир атлар (янап). Барыгыз. Бар Бар Булды Ишетә езме! Тимер куркып кала. Китә. Арслан (Тимер күздән югалгач) Бер генә бирермен (Пауза.) Асия (җитдиләнеп) Әйдәгез. Ягуар Шахматович, сөйләшеп алыйк. Ачыклыйк Ягуар Тагын нәрсә ачыкларга?! Асия (Ягуарга) Дөресен әйт. сез Луиза белән кайчаннан бирле һәм кайда очрашасыз. Ягуар (шаярып) Күптән, шәһәрдә... Асия Син мина төгәл әйт Төшке ял вакытларында очрашып.. кайда - икәү йокламыйсыз? Ягуар {җитди). Ася, ни сөйлисең? Ас ня Лунза мина барын да әйтте Ягуар. Нәрсә әйтте? Лунза. Чин Эльза апага да әйттем. Арслан абый белән (елмая) шәһәрлә очрашабыз дидем Ир атларының кадерле икәнен тоеп карасыннар әле, дидем Шаярттым Арслан. Луиза, шулай шаяртырга ярыймыни? , Пауза. Асия (Луизага карап). Шундый сүз белән аның шаярган булуына мин ни нчеи хәзер ышанырга тнеш? Лунза. Шаярттым (Ике яңагына тошеп торган чәчләрен ике кулы белән тотып вальс киенә әйләнеп китә )Шаярттым, шаярттым, шаярттым Ягуар (Асиягә) Син дә кеше ышан маслык сүзгә ышанып торасын Ул бит бала гына Луиза (кинәт әйләнүеннән туктап) Ягу ар Шахматович, мина бала дип әйтмәгез Асия Әнә. әнә Эльза, кыланмышын гына күр әле син анык Арслан Асия Бариевна? Ул шаярт хан... Ягуар Шаярткан Луиза (тагы вальс коенә әйлән» башлый). Шаярттым, шаярттым Булат. Ул бат шаярткан гына Эльза. Җәмәгать, әллә биеп алабызмы? Асия Ә ник биергә? Лунза Була-ат, киләсеңме? Арслан ( тльза янына кил») Мөмкиныс? Я г уар. Ә ник биемәскә! (Асия янына килә) Алда әле башланмаган - тулы якшәмбе бар Музыка. Парлап бииләр... Кайдадыр тургай сайрый Эльза Сез тургайны ишетәсезме? Ишетәсезме? Миием кечкенә тургаемны?