Логотип Казан Утлары
Публицистика

Каләмдәшләребез—СССР Язучылар союзының яңа әгъзалары

Фәрит Гыйльми Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдннов 1947 слнын 14 апрелендә Мөслим районының Үрәзмәт авылында туган 1970 елда Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Совет Армиясендә офицер булып хезмәт итә, аннары Әлмәттә төрле оешмаларда эшли КПСС члены. 1981 елда яшь язучының «Урсай тау итәгендә» исемле повесте аерым китап булып басылды. Шулай ук анын «Елганың борылган төшендә» повесте да «Казан утлары» битләрендә дөнья күрде Камил Кәримов Камил Әдһәм улы Кәримов 1950 елның 1 июлендә Пнтрәч районының Шәле авылында туа Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында эшкә кала. 1971 елда Ростов-на-Дону шәһәрендә техник белем ала, су скважиналары бораулаучысы булып эшли. 1980 елда Казан дәүләт культура институтын тәмамлый. Бүгенге көндә К Кәримов - «Идел» альманахы редакторы. КПСС члены. К 'Кәримовның «Ундүрт яшьтә» дигән беренче хикәяләр жыентыгы 1981 елда басылып чыкты. Быел анын «Бәхетле кеше» исемле китабы дөнья күрәчәк Салих Маннапов Салих Маниалов (Мөдәррис Харис улы В'лиев) 1953 елның 30 маенда Әлкн районының Яна Камка авылында туа 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр һәм бүлек мөдире, 1979 елдан «Казан утлары» журналында өлкән редактор булып эшли. Хәзерге көндә ул — «Казан утлары» журналының жаваплы секретаре КПСС члены 1984 елда яшь тәнкыйтьченең «Сезгә ышанам» исемле беренче китабы дөнья күрде.