Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛ БЕЛӘН, ХАЛЫК БЕЛӘН

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕНЕК ОЕШТЫРУ ҺӘМ ИЖАТ ЭШЛӘРЕ Т

атарстан Язучылар союзы 1934 елның июль аенда төзелә, ф Тагын берничә айдан без оешмабызның 50 еллыгын билгеләп < үтәчәкбез. Табигый, мондый чакта узган юлга күз ташлыйсы, = бүгенге хәлебезне элеккесе белән чагыштырып карыйсы, 5 нәтиҗәләр ясыйсы килә. Моннан ярты гасыр элек республиканың язучылар оешмасы егерме и бер әдипне берләштергән. Татар совет язучыларының чагыштырмача х аз санлы шушы беренче буыны ифрат зур һәм тарихи бурыч башкара. g Язучылар миллионнарга аңлаешлы әдәби форма, чорга ярашлы сән- = гать чараларын, заманга хас стиль эзлиләр — социализм төзү дәвере- а нең үз әдәбиятын тудыру һәм үстерү өчен көрәшәләр. Әдәбиятыбызның беренче буыны бик тә тырыш һәм эшчән, игелек- у ле һәм озын гомерле булып чыкты. Алар ярты гасыр буе әдәби хәрә- й кәтне үз кулларында тоттылар, матур әдәбиятны тирәнтен аңлаучы йөз _ меңнәрчә укучы тәрбияләделәр. Ул чорда язылган әсәрләрнең байтагы < әдәбиятыбызның алтын фондын тәшкил итә. £? Хәзер безнең оешмада СССР Язучылар союзы члены булып исәп- к ләнгән 174 әдип иҗат итә. Алар өлкән буын башлаган зур һәм җавап- >- лы эшне, авыр һәм мактаулы миссияне уңышлы төстә алга илтәләр, ф Г. Бөширов, М. Әмир, Г. Әпсәләмов, X. Туфан, Ә. Еники кебек язучы- ларыбызның әсәрләре аша олкөн буынның — Г. Ибраһимов, Ш. Камал, К. Тинчурин, һ. Такташ, М. Җәлилләр иҗатының уңай йогынтысы бүгенге көннәргә килеп җитте. Димәк ки, буыннар арасындагы бәйләнешләр өзелми, традицияләр дәвам итә, алар үстерелә, яңартыла бара. Шуның белән бергә, һәр чор әдәби ят-сөнгать кешеләре алдына үз таләпләрен һәм бурычларын да куя. Әдәбиятның үсеш характерын заман үзе билгели. Татар совет язучыларының беренче буыны укучыларга, хезмәт иясе массаларына аңлаешлы әсәрләр иҗат итүгә күп көч куйган булса, хәзер хәл шактый үзгәрде. Халкыбызның культура дәрәҗәсе күтәрелде, әдәбиятны тирәнтен аңлый һәм тоя торган укучы үсеп җитте. Язучылар алдына әнә шул укучыга, халык башкарган бөек эшләргә лаеклы әсәрләр иҗат итү бурычы бөтен җитдилеге белән килеп басты. Республика язучыларының IX һәм X съездлары арасында әдәбиятыбызның идея һәм сәнгатьчә камиллеген күтәрүгә, әдәби осталык мәсьәләләренә җитди игътибар бирелде. Ил күләмендә яңгыраш алырлык, дөнья аренасына чыгарлык әсәрләр иҗат итү төп бурыч һәм иң изге максат булып торды. Соңгы еллар олы вакыйгаларга, тантаналарга бай. 1981 елның февраль ахырында Советлар Союзы иоммунистлар партиясенең чираттагы XXVI съезды булып узды. Без Владимир Ильич Ленинның тууына 110 ел тулуны һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 35 еллыгын билгеләп үттек, илебезнең һәм республикабызның 60 еллыгын бәйрәм иттек. Бу тарихи вакыйгалар тормышыбыз агышына тирен эз салды һәм, әлбәттә, әдәби хәрәкәткә, язучыларыбыэ иҗатына да мәгълүм юнәлеш бирде. Партиябезнең XXVI съезды һәм Үзәк Комитетның шуннан соңгы Пленумнары карарлары, аерым алганда «Идеология, политик-тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы һәм «Әдәби - нәфис журналларның коммунистик төзелеш практикасы белән иҗади элемтәләре турындаыы карарлар әдәбиятыбыз үсешенә уңай йогынты ясады. Татарстан Язучылар союзындагы барлык оештыру һәм иҗат эшләре шул вакыйгаларга, шул тарихи карарларга җавап төсендә алып барылды. Әйтик, Язучылар союзы идарәсе һәм партия оешмасының Т 1980 елгы эшләре В. И. Ленинның тууына 110 ел, Татарстан АССР төзелүгә 60 ел тулуны, бөек җиңүнең 35 еллыгын истә тотып башкарылды. Идарә үзенең эшчәнлеген партиябезнең XXVI съезды карарларын тормышка ашыру, Азык-төлек программасын үтәү юнәлешендә алып бара, 1982 елда Язучылар союзы үткәрә торган чараларның һәммәсе диярлек СССР төзелүнең 60 еллыгына багышланган иде. Идарә әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тагын да ныгытырга, язучыларның иҗат активлыгын көчәйтергә тырыша. Әдәби хәрәкәтне тагын да җанландыру максатыннан чыгып, күп төрле чаралар үткәрелде. Шуларның кайберләрен генә, искә төшереп китик. Бер ара сүрелебрәк торганнан соң, республикада яңадан әдәбият көннәре үткәрү активлашып китте. Ике съезд арасындагы биш ел вакыт эчендә республиканың 35 районында, шулай ук илебезнең 7 республика һәм өлкәсендә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелде. Чуваш- стандагы һәм Куйбышев өлкәсендәге, Татарстанның Актаныш һәм Сарман районнарында әдәбият көннәре аеруча зур хәзерлек һәм оешканлык белән узды. Казандагы культура сарайларында март-апрель айларында оештырыла торган «Казан язы» дигән әдәби-музыкаль кичәләр дә елдан-ел популярлаша бара. Хәзер Г. Тукайның туган көненә багышлап, Казан белән Арчада гына түгел. Әлмәт һәм Брежнев шәһәрендә дә, Түбән Кама һәм Алабугада да, Татарстан АЭСе төзелешендә дә һәм республиканың күп кенә башка районнарында да шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Республикада тугандаш халыкларның әдәбият һәм сәнгать көннәрен оештыруга торган саен ныграк игътибар бирелә. Язучыларның IX съезды тәмамлангач та, 1979 елның 4 июленнән Татарстанда Совет әдәбияты көннәре башланды. Дуслык бәйрәмендә илнең төрле республика һәм өлкәләреннән килгән утызга якын язучы катнашты. Алар Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре эшчеләре, Арча, Сарман районнары хезмәтчәннәре белән очраштылар, әдәби кичәләрдә, фәнни конференцияләрдә катнаштылар. Безнең республикада узган Совет әдәбияты көннәре тугандаш халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертте. 1980 елның җәендә Каракалпак АССРда Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре уздырылды — Аму-Дарья буйларында бер атна буе татар җырлары, татар язучыларының иң яхшы әсәрләре яңгырады. Шул ук елның декабрь аенда башкалабыз Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре зур уңыш белән үтте. 1981 елның июнь аенда Каракалпак АССР әдәбияты һәм сәнгатенең күп санлы вәкилләре безнең республикага килделәр. Каракалпак АССРдагы татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре, шулай ук Татарстандагы каракалпак әдәбияты һәм сәнгате көннәре ике тугандаш республиканың экономикасындагы, социаль прогресстагы казанышларына да үзенчәлекле смотр булды. 1981 елның октябрь аенда Ленинградта — татар әдәбияты көннәре, ә 1982 елның июль аенда Казанда Ленинград язучылары иҗатына багышланган очрашулар үткәрелде. Географик чикләре, колачы киңәю белән бергә, әдәбият көннәренең сыйфаты да үзгәрә. Алар елдан-ел җитдирәк, эшлеклерәк төс алдылар. Хәзер әдәбият көннәренә катнашучы язучылар үз әсәрләрен уку белән генә чикләнмиләр. Очрашуларда тормышның һәм әдәбиятның иң актуаль мәсьәләләре хакында җитди фикер алышулар бара. Әйтик, Татарстанда Совет әдәбияты көннәре уздырылганда, татар язучылары һәм кунаклар катнашында фәнни-иҗади конференция дә үткәрелде. Анда КПСС Үзәк Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы карары яктылыгында язучыларның иҗтимагый активлыгын арттыру, әдәбиятның иң сугышчан һәм оператив саналган очерк жанрын үстерү хакында сүз барды, яшь алмаш тәрбия- ләүгә бәйле мәсьәләләр кузгатылды. Каракалпак һәм татар язучылары, үзара очрашып, бүгенге әдәбиятның үсеш тенденцияләре, тарихи-рево- люцион темага багышланган жанрларның торышы турында сөйләштеләр. Ике съезд арасында республика иҗат союзларының берләштерелгән пленумнары уздырылды. Мәскәү һәм Казан галимнәре катнашында * М. Горький иҗатына багышланган XX фәнни конференция (1979), Идел < буе шәһәрләрендә М. Горький көннәре (1980). Казан дәүләт универси- = тетында КПСС Үзәк Комитетының «Әдәби ят-сәнгать тәнкыйте турында»- гы мәгълүм карарының ун еллыгына багышланган конференция, д «КПССның XXVl съезды карарлары яктылыгында әдәби тәнкыйтьнең u актуаль мәсьәләләре» дигән темага фәннитебретик конференция * (1981), Чаллыда, СССР төзелүнең алтмыш еллыгы уңаеннан, язучылар- 5 ның «Социалистик яшәү рәвеше. Яңа калалар һәм бүгенге әдәбият» ди- ~ гән темага бөтенсоюз конференциясе (1982), университетта «Әдәбият * һәм сәнгатьтә сәнгатьчелек критериена комплекслы караш» дигән тэ- мага фән (и • конференция (1983), Казанда РСФСР Язучылар союзының т әдәби тәрҗемә буенча советы һәм «Современник» нәшриятының күчмә j утырышы (1983), Брежнев шәһәрендә РСФСР Язучылар союзы идарә- х сенең яшь авторлар белән эшләү советының күчмә утьдрышы (1983) һәм 2 Мәскәүдә РСФСР Язучылар союзында бүгенге татар драматургиясенә а багышланган зур киңәшмә булды. Аларның һәр кайсы әдәби хәрәкәткә н сизелерлек өлеш кертте, аларның һәокайсын ике съезд арасындагы *“ чорның мөһим вакыйгасы дип санарга кирәк. ♦ Республике язучыларының IX һәм X съездлары арасындагы чор, тарихи вакыйгалардан, иҗтимагый-тарихи тантаналардан тыш. әдәби- мәдәни бәйрәмнәргә дә бай булды Без «Казан утлары» журналының алтмыш еллыгын билгеләдек. Совет әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм беренче саны чыга ^ашлауга алтмыш ел тулу уңае белән журнал Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Без болгар-татар язма поэзиясенә нигез салган мәшһүр шагыйрь Кол Галинең тууына 800 ел, Н. Дурованың тууына — 200 ел, М. Акмулланың тууына —150 ел М Гафури, Г. Ксләхметов, X. Ямашев һәм Ш. Камалның тууларына— 100 ел, М Җәлилнең тууыне — 75 ел, һ. Такташ, X Туфан. К. Нәҗми, Ә. Ерикәй, С. Әдһәмованың тууларына — 80 ел; Г. Әпсәләмовның тууына 70 ел тулуны зурлап билгеләдек; С. Радзиевскаяның —90 яшен, Г. Баширов. Р. Ишморат һәм М. Гайнуллинның 80 яшьлекләрен, С. Хәким Н. Арсланов, Н. Дәүли, М. Садриның 70 яшьлекләрен бәйрәм иттек. Шул уңайдан Фәнни конференцияләр, төрле кичәләр үткәрелде, матбугатта тирән эчтәлекле материаллар чыкты. Язучыларыбызның иҗат бәйрәмнәрен уздыру татар әдәбиятын пропагандалау юнәлешенә борылды Биш ел вакыт эчендә 64 язучы орденнар һәм медельләр белән бүләкләнде, 35 язучыга мактаулы исем бирелде. Танылган балалар шагыйре Ш. Галиев X. Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом белән бүләкләнде. Күренекле драматургыбыз Т Миңнуллиң РСФСРның К Станиславский исемендәге дәүләт премиясенә А. Расих И. Нуруллин, И. Юзе- ев, А. Гыйләҗев — Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә, Разил Вәлиев белән Р. Миңнуллин — Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясенә, М Маликова белән К. Тимби- кова республика журналистларының X. Ямашев исемендәге премиясенә лаек булдылар. Соңгы биш ел вакыт эчендә очерк һәм публицистик мәкаләләр язу белән, язучыларыбыз промышленность предприятиеләрендә, колхоз- совхозларда ешрак була башладылар 1981 елдан бирле язучыларны вакытлыча район газеталарына эшкә җибәрү гадәткә керде. Нәтиҗәдә очерк жанры активлаша төште. Республика газета-журналларында ел 1 .к У • м 5 17 саен язучылар тарафыннан язылган йөздән артык очерк һәм мәкалә басыла барды. Республика язучылары илебезнең Азык-төлек программасын тормышка ашыруга шул рәвешле өлеш керттеләр. Оештыру эшләре иҗат мәсьәләләре белән бәйләп алып барылды. Әдипнең төп эше яңа әсәрләр язу икәнлеген идарә бер генә минутка да исеннән чыгармады. Иҗат мәсьәләләрен хәл иткәндә, без идарә каршындагы комиссия һәм секцияләрнең ярдәменә таяндык^ Отчет чорында секция һәм комиссияләрнең барысы да нигездә әйбәт эшләделәр. Әдәби хәрәкәтне җанландыруга Язучылар союзының Әлмәттәге һәм Брежневтагы сешмалары зур өлеш керттеләр. Идарә аларның эше белән даими кызыксынып, аларга җитәкчелек итеп, конкрет ярдәм күрсәтеп торды. Язучылар союзы идарәсе «Казан утлары» журналына, шулай ук «Идел» альманахына зур игътибар бирә. Идарә утырышларында аларның эш планнары карала, әледән-әле баш редакторларның һәм бүлек мөдирләренең отчетлары тыңлана. Республика язучыларының X съездына кадәр узган ^иш ел вакыт эчендә журнал да альманах та эшчән- лекләрен сизелерлек яхшырттылар. Татарстан китап нәшрияты белән дуслык элемтәләре тагын да ныгый төште. Идарь членнары, нәшриятның матур әдәбият чыгару планын төзегәндә һәм раслаганда, якыннан катнаштылар, редсовет һәм тираж комиссиясе утырышларында булдылар — шушындый юллар белән Татарстан китап нәшриятында чыга торган әдәби һәр китапның язмышын уңай хәл итәргә тырыштылар. ■ Ел саен безнең язучыларның 20—25 китабы Мәскәүдәге нәшриятларда дөнья күрде. Әсәрләребезне русча бастырып чыгаруда безгә «Современник», «Советская Россия» һәм «Детская литература» нәшриятлары аеруча нык ярдәм иттеләр. Язучыларыбызның әсәрләре тугандаш халыклар һәм чит илләр телләренә дә елдан-ел күбрәк тәрҗемә ителә. Ике съезд арасында татар язучыларының 160 лап әсәре — рус телендә, 25 китабы — СССР халыклары телендә, 6 китабы чит ил телләрендә басылып чыкты. Идарә яңа әсәрләрне газета-журнал редакцияләренә, төрле нәшриятларга тәкъдим итү белән генә түгел, яңа әсәрләр турында вакытында гыйльми тәнкыйть фикере туплау белән дә шөгыльләнде. Даими төстә әдәби ел йомгаклары уздырылды, «Казан утлары» журналының һәм «Идел» альманахының яңа саннары тикшерелде. Бу ифрат җитди эшкә тәҗрибәле тәнкыйтьчеләр дә, яшь белгечләр дә тартылды. Узган биш ел вакыт эчендә докладчылар сыйфатында 45 язучы чыгыш ясады, һәр елны әдәби ел йомгаклары уздыру, «Казан утлары» журналының һәм «Идел» альманахының яңа саннарын тикшереп бару нәтиҗәсендә без әдәби процессны җанландыра төштек, барлык яңа әсәрләргә диярлек, үз вакытында бәя биреп баруга ирештек. Ул җыелышлар коллективтагы иҗади атмосфераның сафлануына китерде, әдәби тәнкыйтьне, аның махсус бер төрен — күзәтү жанрын активлаштырып, үстереп җибәрде. Әдәби алмаш турында кайгырту элек-электән Татарстан Язучылар союзы идарәсенең* игътибар үзәгендә булып килгән. Яшьләр белән эшләүгә бездә һәрвакыт республиканың иң күренекле әдипләре катнашкан. КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән эшләү турында»гы мәгълүм карарыннан соң әдәби алмаш белән эшләү яңа баскычка күтәрелде. Яшьләрнең иҗат активлыгын көчәйтү юнәлешендә конкрет чаралар күрелде, сәләтле һәм өметле яшьләрнең иҗат эшчәнлеге өчен тагын да уңайрак шартлар тудырылды. Казанда ел саен диярлек иҗат яшьләренең республика семинарлары уздырылып килә. Комсомолның Татарстан өлкә комитеты һәм республика иҗат союзлары оештыра торган бу семинарларга яшь язучылар, композиторлар, художниклар, архитекторлар, кинематографистлар һәм артистлар чакырыла. Семинар барган көннәрдә алар республиканың атаклы кешеләре белән эчрашалар, төрле темаларга лекцияләр тыңлыйлар, иҗади бәхәсләрдә катнашалар, дөньяга карашларын киңәйтәләр, әдәби зәвыкларын нәфисләндерәләр. Идарәнең яшь авторлар белән эшләү комиссиясе (председателе — Шәүкәт Галиев) һәм яшь авторлар белән эшләү бүлеге (мөдирләре — Илдар Юзеев белән Әхәт Мушинский) бу өлкәдә шактый бай тәҗрибә тупладылар. Аларның эзләнү колачы киңәя төште, яңа формалар, яңа алымнар табылды. Әйтик, авыл районнарында яшәүче сәләтле яшьләрнең күпчелеге республикада егермеләп әдәби берләшмәгә тупланган. Аларның эшен игътибар үзәгендә тоту максатыннан чыгып, әдәби берләшмәләргә күренекле шеф-язучылар билгеләнде. Алар, урыннарга барып, яшьләрнең кулъязмаларын тикшерүдә катнашалар, яхшы әсәрләрне матбугатка тәкъдим итәләр Соңгы вакытта яшь язучыларның зона конференцияләрен уздыру гадәткә кереп китте. Беренче конференция 1977 елда Апае районында булган иде. Ул шактый кызыклы һәм нәтиҗәле килеп чыкты Шундый ук конференцияләр республиканың тагын җиде төбәгендә уздырылды. Бу чараларга Татарстандагы 38 шәһәр һәм районның яшь әдәби кечлөре катнашты. Зона конференцияләре, бер яктан, аерым төбәкләрдәге яшь талантларны барлауга китерсә, икенче яктан, яшьләргә практик ярдәм дә күрсәтә. Куп кенә талантлы яшьләр СССР Язучылар союзына тәкъдим ителде, яшьләрнең кулъязма җыентыклары нәшриятка тапшырылды. 1982 елның декабренда республиканың яшь язучылары Казанга йомгаклау конференциясенә җыелдылар. Шул чагында тагын ун кеше — Язучылар союзы членлыгына, ун авторның беренче җыентыклары нәшриятка гәкъдим игелце. 1983 елйың октябрь — декабрь айларында Язучылар союзының яшь авторлар белән эшләү бүлеге. Татарстан АССРның Мәгариф министрлыгы һәм ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты белән берлектә, мәктәп яшендәге авторларның зона һәм район конференцияләрен уздырган иде. Шушы елның январь урталарында Казанда аларның республика күләмендәге беренче конференциясе булды. Без моны яшь иҗат көчләре турында кайгыртуның тагын бер матур мисалыннан саныйбыз Кыскасы, яшьләрнең иҗат активлыгын көчәйтү юнәлешендә Язучылар союзында шактый эш башкарыла. Бездә талантлы яшь авторларның үсеп-күтөрелеп китүе өчен бөтен шартлар: даими игътибар һәм кай- гыртучан мөнәсәбәт тә, аларның нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итәрлек иҗади атмосфера да, әсәрләрен дөньяга чыгарырдай мәйдан да бар. Бу урында, Татарстан Язучылар союзымың яшь авторлар белән эшләу тәҗрибәсенең РСФСР Язучылар ссюзында һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросында каралып, уңай бәя алганлыгын да әйтергә кирәк. Без Татарстан язучыларының чираттагы X съездына менә шушындый эшләребез, куанып сөйләрлек әсәрләребез белән килдек.