Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гомер бу...

 Секундлар белән, минутлар белән, Дошманнар белән һәм дуслар белән, Сөйгәннәр белән һәм ятлар белән, Болытлар белән, агачлар белән Бер танышу бу, бер сүз кушу бу, Шундук мәңгегә югалтышу бу... Болытлар килә. Китә мәңгегә — Яңа болытлар булып әверелә. Күрешү булмас инде соңыннан — Бер минуттан соң мин дә мин булмам. Бер мизгелем дә кайтмас яңадан... Гел сулыш алу яңа һавадан! Кабатланмауга ашкыну һаман, Яңа булу һәм яшь булу һаман! Газапта ана балалар таба. Яңару дәрте көч бирә аңа. Туу — яңару, үлү —’яңару. Картаймау хисе шуңадыр җанда! Дәртләнеп-ярсып алга ашу бу, Ә бит мәңгегә бәхилләшү бу!.. Нинди фаҗига! Нинди тантана! Ах, бар да артта... Ах, бар да алда! Күпме бәхет бу бәхетсезлектә, Вакытлылыкта һәм чиксезлектә! Колачны җәеп алга ашу бу, Көлеп-елмаеп бәхилләшү бу!.. Апрель азагы Тузан кунмаган, бөҗәк тимәгән Нәни яфраклар, нәни үләннәр. Сабыйлар сыман гади-серлеләр, Сабыйлар белгән телдә сөйлиләр. Пышылдашалар: «пип-пип-пип-пип-пип», Сары чебиләр сибелеп китәр күк. Йөгерә сабыйлар: «әт-тә-тә-тә?»— дип, Уф, йөрәкләре: «леп-леп-леп-леп-леп»! Сабый дөньяда нинди бергәлек!— Олы бер уртак йөрәк тибә күк! Уртак шатлыклар шуклыкка күчә — Йөгерә балалар, туктый алмыйча. Бәхетне эчтә тотасың ничек! Көлә балалар, кояшны кочып! Чирәмгә егыла, хәлләр калмыйча. Көлә балалар, туктый алмыйча. Ул саф авазлар һавага күчә — Көлә табигать, туктый алмыйча! Сабыйлар сыман чылтырап көлә! Бу — яшәү башы, сабыйлык җирдә. Шундый аңлашу, шундый бергәлек!— Олы бер уртак йөрәк тибә күк! Минем җәй Күргәнең дә юк Син андыйны!»— дип. Ә мин ышанам Булмаганга да, Күз күрмәс әллә Ниләр барга да. Аң җитмәс тирән Серләр барга да ...Юкса, ничек җәй Миңа хат яза? Күзем күрмәгән Серле әлифба Яшәтә мине. Мине бар итә: Аңарда — Кояш, Аңарда — өмет. «Синең җәй — синдә!»—* Ди ул өзелеп. Минем җәй — миндә! Шат һәм яшь калды! Моңсу күземдә — Шатлык яшьләре. Кулымда — көзгә Яшен ташлары! Әбиләр чуагы Ул кайнар иде, Ул кайда инде?! Алда — көз. ә җәй Ул җанда инде. Алда вакытта. Янда вакытта Булмады җөйне Күреп калып та, Назыншифасын Файдаланыл та, Туңмаслык итеп Янып калып та! Юк! Миндә җәйнең Ярсу чаклары, Күкләр күкрәве, Яшен ташлары! Юк, көн дә килә Җәйнең хатлары, Хатлары саен — Каен яфрагы, Яфрагы саен — Серле әлифба... ...Ә син, көз, миннән Көләсең юкка! «Андый әлифба Буламыни!— дип. Әбиләр чуагы. Әбиләр чуагы. Йомгагым чуалды, Очлары югалды: Әллә көз, әллә җәй, Әллә бер тош бары... Ашкынам, шашынам — Әллә бор кош барыГ.. Очарга, күчәргә Талпынган мәлләрем. Тик бүген очмадым. Кемнедер жәлләдем. Кыймадым Уйладым Кемнеңдер хәлләрен. Язмышта ялгыш юк — Мин көзгә бәйләндем. Асылыма җитә барам — Улыгызның исеме ничек? — Искәндәр. — И-и. бигрәк иске исем кушкансыз икән. 5 рамда сойләшүдэн Үткәннәргә «искелек» дип Йез чытарга ашыгылган. «Яңа һәрчак искедән шәп» дип уйланган— яшь булынган! Безнең буын, безнең гасыр — Тарих башы дип йөрелгән. Ә ул — чиксез һәм картлыксыз — һәркем аңа тормыш өргән: Сабый булып сафлык биргән, Даһи булып акыл биргән, Янып-көеп ялкын биргән, Хәтер барсын җыеп торган: Хәтернең тирән җиреннән Алтын таулар китә күренеп, Тарихтагы батырларга. Акылларга һәйкәл кебек. Күпме бөек затлар киткән Юлларына җәүһәр сибеп! Бер бөек хәл, бер бөек эш, Бер бөек сүз — һәр җәүһәре. Алда микән күбрәк хикмәт, Артта микән — белмим әле... Белмим әле, ни бәядер Аңланмаган әнкәй сүзе — «Примитив» дип тыңланган сүз... Никтер һаман истә үзе. Истә әнкәй такмаклары, Әйтеп улымны биетәм. Әнкәйчә карап торам да Нәкъ аныңча атлап китәм. Карыйм әнкәйгә якыннан — Бездә бер үк караш икән! Йез кызартып и:кә төшә Караган чак аңа өстән... Җирдәй иске чынлыкларга Ачыш ясап барып җитәм. Шулай тарих акылларын Тамчы-тамчы йота баоам. Асылыма җитә барам — Әнкәй булы . э барам. Уралдым’сихерле Кояшлы челтәргә. Бу рәхәт халәттән Кечем юк китәргә. Бүгенгә мин монда, Нишләрмен иртәгә?— Нишләрмен күңелем Ашканда күкләргә?.. Ямансу җылы бу — Әбиләр чуагы. Язмышым соңарып, Кызганып елмайды. Көзге наз, соңгы наз Рухымны чорнады, Алтынсу бишектә Тирбәтә уйларны. Уйларым чуалды, Очлары югалды... Әбиләр чуагы, Әбиләр чуагы..