Галәмдә әтәч тавышы
Жирдәге төрле тавыш.тар язылган кассета, космик аппаратка урнаштырылып, галәмгә җибәрелде Анда: еСаумысез, сәлам сезгә!» дигән сүзләр дә бар Максат — тереклек ияләрен эзләү, алар белән элемтә урнаштыру... Матбугат хәбәреннән Кояштан ары, бик ерак Җисемнәр тарафында, Кикрикүк дигән тавыш бар Йолдызлар арасында. «Исән уяндыңмы, Җир?»—дип, Хәл белгәндәй һәр иртә, Гайрәтләнеп кычкыра да Яңа бер аваз көтә. Тереклек итеп ятмыймы Галәмдә берәр җисем — Үзләре йоклаган булса, Әтәчләр җавап бирсен! Төрле телләрдә яңгырый Җир улы тавышы да: «Саумысез, сәлам сезгә!»—дип, Тели ул танышырга. Җирдә яшәү авазының Ишетелер күпләре: Эт орүе, су шаулавы, һәм тагын күк күкрәве. Галәмдәшләр, туп шартлавын Без сезгә җибәрмибез, Дустанә дәшкән аһәңнәр Яхшырак җитәр, дибез. Өстәр идем, үзәк өзеп, Үксеп бала елавын — Мөмкин түгел, ишеткәннәр Эндәшмичә чыдавы... Балалар бөтен галәмдә Бер төсле елыйдыр ул, Балалар бөтен галәмгә Тынычлык сорыйдыр ул! «Саулармысез, сәлам сезгә!» Мәңгелектән җисемнәр — Яктылык еллары белән Якты еллар килсеннәр. Тереклекнең югын эзлик, Ә бары югалмасын — «Җир кайда?!»— дип, үксез әтәч Галәмдә еламасын... Адашкан арыш белән көнбагыш Иң җайсыз урында — Шпаллар кырында Моңаеп утыра ялгыз арыш, Башын иеп тора көнбагыш. «Әй, арыш, Кая барыш?» «Нинди сагыш Каралтты, көнбагыш?» «Калдык без адашып, Ялгышып... Тынчудыр җирләре, Дегетле җилләре!» «Югалмадык әле, исән без — Илдәгечә һаман үсәбез! Кышлар үтәр әле, чыдарбыз, Поезд каршыларга чыгарбыз, Безне алырга бит килерләр? Сузылып кул бирерләр ич, Бирерләр?» Тимер юл өстендә, Егылмый һич кенә Җилдә канат кага бер арыш, Илгә таба карый көнбагыш... Зәңгәрнең сарысы Мәгарә карап йөрибез Мәгарә карап йөрибез — Әйтерсең монда һаман Бүленеп калган да яши Бик күптән үткән заман. Мәгарә карап йөрибез — Тотып бак борынгыны, Әллә вакыт машинасы Кирегә борылдымы? Мәгарә карап йөрибез — Боз сөңгеләр күтәрел, Кала безне караңгыдан Якты көнгә үткәреп. Мәгарә карап йөрибез — Күрмәгән ул кояшны. Атом шартлап, бар дөньяны Шушы хәлгә куймасмы?.. .. Мәгарә карал чыктык без Көннең яктысы тулып, Каршылады тере дөнья Ышаныч, өмет булып! Дулкыннар ярларга Ашкынып җан ата, Җир-әнком, сиңа дип, Гәрәбә тарата. Диңгезнең җимеше Ялтырый — сап-сары, Быелгы бал сыман Өряңа, саф сары. Бик ерак заманда Кояштан тамган ул — Сагыз-күз яшьләре Урманнан калган ул. Диңгездән гәрәбә — Зәңгәрнең сарысы, Зәңгәре — сагыну, Сарысы — сагышы... Уемда — туган як, Йөрим яр буенча. Җыям мин әнкәмә Гәрәбә муенса... Әпипә Әп әп-әп, пи-пә-пә, Бөтерелә дә китә, Тыпырдап тора бит, ә — Бөтен илне биетә! Аякларны уята, Кулларыңны уйната, Өлгермисең уйлап та — Киттең идән буйлата! Әп әп-әп, пи-пә-пә. Тиктормас кыз Әпипә, Белгәннәрне биетә, Белмәгәнне ойрәтә, Яшен-картын мәйданга Чакыра ул барчасын — Аяклары һаман да Онытмый татарчасын! Әп әп-әп, пи-пә-пә, Карасаң кызык бик тә Уңнан да ул — Әпипә, Сулдан да ул — Әпипә. Башлар әйләнеп бетә, Аяк бәйләнеп китә, Көе һаман җилкетә, Җирне дә ул селкетә! Әп әп-әп, пи-пә-пә, Борынгыдан килеп тә Әби түгел Әпипә, Яшь кыз безнең Әпипә! Тынмас җанда Әпипә, Кайнар канда Әпипә, Биетеп тә ияртеп Килер көннәргә китә! Мин бит Кояш Күрдем бармакларымны Кояшка куйгач кына, Алсу нур тулы икән — Мин дә гел Кояш кына! Кояштай көлеп көн дә Тау өстендә йөрермен, Кешеләрне яктыртып Бар өйләргә керермен. Тылсымлы карандашлар Яшел карандаштан минем Урман үсте, Кызыл карандаштан күчте — Алма пеште. Зәңгәр карандаштан тулып Елга акты, Көрән карандашым килеп Юлга ятты Күксел карандашым менеп Күккә тулды, Сары карандашым көлде — Кояш булды. Ап-ак карандашым минем Якты хыял — Галәм уртасына очкыч Ясап куям! Дус кирәк «Аның белән мин урамда Куышып уйнар идем, Йөгерешеп арганнан соң Чирәмдә аунар идем. Кайчан гына сызгырса да Тиз килеп җитәр идем, Капка топләренә барып, Чыкканын котәр идем. баласы Бозларны эретермен, Җылы җил истерермен, Киң кырларны тутырып Игеннәр үстерермен. Каян гына үтсәм дә Гел яктырып каласы — Эчем тулы нур тына, Мин бит Кояш баласы! Әшәке малайлар белән Урамда йөрерсеңме, Ояңа кайтып кермичә, Кеше көлдерерсеңме?!» ...Ә кечек дус эзләп йөри, Мөлдерәп карый күзгә. Шундый бер мөлаем маэмай Очрамадымы сезгә? Муса Җәлилнең кызы Чулпанга килеп җитмәгән хаты «...җиңгәч, мин ойгә кайтырмын. Синең туган к&- неңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен. 28 февраль. 1942 ел.» Мус» Жэлигпсц фронтка барганда кылы Чулпанга азган хатыннан Кичер, балам, кичер әткәңне, / Мин сүземдә тора алмадым, Туган көндә була алмадым... Тик бурычлы булып калмадым — Җиңү булды сиңа бүләгем, Мин тыныч көн сиңа теләдем — Кадерен бел, балам, кадерен!.. Коткәнсеңдер нәни чагыңда, Үскәч инде үзең аңладың, Вакытында кайта алмадым, Тик барыбер читтә калмадым — Азат илем сиңа бүләгем, Мин бит сиңа бәхет теләдем — Кадерен бел, балам, кадерен!.. Сагнуларым калды мәңгегә — Җырга барсын сала алмадым... Белеп киттем, якты дөньяда Мәхәббәтем исән калганын — Газиз әнкәң сиңа бүләгем, Мин бит сина шатлык теләдем — Кадерен бел, балам, кадерен!.. Мин аны саклар идем дә, Ул мине яклар иде, Яратып сыйпар иде дә, Алып кочаклар иде. Әгәр дус малаем булса, Рәхәт буласы ничек!» — Тик аңа каршы килделәр: «Син бит тәртипле көчек