Логотип Казан Утлары
Повесть

ГАБДЕЛХАК

Ерак араларга йөри торган автобус ялан кыр уртасында туктап, аннан яшь кенә бер хатын төште. Дүрт-бнш яшьлек кызы да бар иде. Кызын автобус ишегеннән күтәреп алып, юл читенә бастырды. Ишектән аңа портфелен, ридикюлен суздылар. Дания аларны да юл читенә куйды. Аның әле багажниктан чемоданнарын аласы бар иде. Шофер, кабина ишеген бераз ачып, арттан-ал- дан килүче машиналарны үткәреп җибәрде дә, авыр гәүдәсе белән асфальт юлга җайсыз гына сикереп төште. Руль артында озак утырудан аның тәне оеган, костюмының арткы чабуы гармун күрү- ге кебек йомарланган иде. һәр адым тансык булганга, рәхәтлек биргән* ю, ул, бармак очына элгән ачкыч бәйләмен уйната-уйната, ашыкмый гына багажник ягына чыкты. Багажниктан бсрссннән-бсрсе зур һәм шактый авыр икс чемодан алып җиргә куйды. — Рәхмәт сезгә. Шофер өлкән яшьләрдә иде инде. Багажник ишеген бикләп билен турайткач, Даниягә ваемсыз гына карап алды. Ләкин Дания караган саен карыйсы килердәй чибәр хатын иде. Затлы өс-башы да аңа карата игътибарлы булуны сорый. Шоферның йокымсыраулы битендә, картлык җыерчыклары арасына кысылып калган күзләрендә елмаюга тартым җылылык хасил булды. Пассажирларның кайберләре, тукталыштан файдаланып калырга ниятләп булса кирәк, автобустан төшкәли башладылар. Ике егет Даниянең чемоданнарын юлның икенче ягына чыгарып куйды. Каршы яктагы тезмә таулар итәгенә таба чокыр-чакырлы грунт юл тешеп китә иде. Шул юл белән Даниягә әле тагы егерме чакрымлап кайтырга кирәк. Иреннән аерылып, ялгыз карчык — әнисе янына кайтып килеше. Бераздан автобус, туктап торган җирендә карасу таплар калдырып, кузгалып китте. Юл чаты калку урында иде. Салкынчарак җил исеп тора. Күк аяз, һава әллә кайларга кадәр үтә күренмәле. Тезмә таулар ягына борылып кардуга, Дания шүларның иң якындагысына маңгае белән килеп бәрелгәндәй булды... Тау битендәге һәр таш, һәр ерым, яфракларын коя башлаган һәр каен, усак агачы асрым-ачык күренә. Телсезөнсез табигатьнең менә шушындый аяусыз чынбарлыгы, салкын битарафлыгы Даниянең мин-минлегенә тня, аның-монда һичбер дәхеле юклыкны искәреп читкә тибәрә иде. Юри генә дә түгел, табигать чынчыялап битараф иде Даниягә карата. Дания үзен кеше өенә ялгыш килеп кергән кебегрәк хис итте, мәгънәсе бнгүн ачык булмаган, гомер ахырында үләсе бары исенә төшкәндәге кебек, әллә ниткән бер шом лану күңелен биләп алды. Мондый хәл, шушыңа охшашлы күңел киеренкелеге, узган гомерең- ♦ не күздән кичергәндә, үткәннәрдән сабак алып, тормышында ниндидер м борылыш ясарга кирәк булганда туа. Син үзеңнең элеккечә яшәү рәве- х шең белән канәгать түгел, яки синең элеккечә яшәү рәвешең үзе тор- 5 мыш каршылыгына очраган, сииең уй-фикерләрең, чынбарлыкны күзал- 2 лавың нәрсәсе беләндер артык беркатлы, һәр даим үзгәреп, яңарып торучы тирәлектә яшәү өчен яраксыз булган. Сиңа шәхес буларак яңа ф сыйфатларга ия булырга, рухи яктан яңадан туарга кирәк. Шунсыз а киләчәктә тулы канлы тормыш белән яши алмаячаксың. Ләкин синең фикерләвең, чынбарлыкны күзаллавың әле һаман “ элеккечә. Элекке хәлеңдә калган килеш шул хәлеңне инкарь итәргә, < ягъни үзең аша сикереп чыгарга кирәк. Ә бу мөмкин түгел. Менә шунда *“ табигатьнең яшәү көче дигән могҗизасы күңел түреннән күтәрелеп £ «ыга да сине, синең бөтен барлыгынмы айкап сала. Син әле утырып, ба- сыл, ятып тора аласың, тышкы кабыгың исән, ләкин шәхес буларак сич ”* инде юк. Үзеңне күпмедер вакытта таркалган хәлдә хис итәсең. Тышкы дөнья белән бәйләнеш өзелә. Күзләрең ачык килеш берни күрмисен. Ихтыяр көче йомшый, я бөтенләй булмый. Ни кушсалар — шуны эшлисең, ни әйтсәләр — шуңа күнәсен. Ләкин бу буйсыну түгел, саклану чарасы. Сиңа комачауламасыннар гына. Ә эчтә гаять киеренке хәрәкәт бара. Үзең дөньядан аерылгансың, ләкин бөтен дөнья синең баш миеңдә: элек алган тәэсирләрен, элек җыйган белемең, фактлар җыелмасы рәвешендә. Бөтенесе исәптә. Бөтенесе синең хәтереңдә гадәттәгегә караганда күп мәртәбәләргә үткенрәк җанлана. Үзеңнең шушындый хәленнән куркып калмаска гына кирәк. Сабыр, җитәрлек кадәр игътибарлы булсаң, мондый хәлдән, кайнар суга чумыпчумып чыккан әкият батыры кебек яшәреп, яңа сыйфатларга ия булып, үзеңә генә түгел, башкалар өчен дә кыйммәтле булырдай рухи хәзинәләргә баеп чыгарга була Алдында дөньяны танып белүнең яңадан-яна офыклары ачылып китәргә мөмкин. Бары тик сабыр һәм азакка кадәр намуслы булырга гына кирәк. Әгәр шунда элекке шәхси җимерекләреңне юкә бау белән бәйләш- терсп, ярым-йерты ташламалар белән котылырга теләсәң, соңыннан канәгатьсезлек, вөҗдан газабы сине йөрәк чиренә китереп терәячик. Дания, үзен эзәрлекләүче чынбарлык белән күзгә-күз карашып тормас өчен, иелеп кремплнн күлмәгенең итәкләрен сыпыргалады. чс- модпниапын бер тнрәгәрәк куеп, берсенең ычкынган биген каптырып маташты Болары аңа таныш, аңа буйсынулы үз дөньясы иде. Аерылышуны алай ук авыр кичермәгән кебек иде кгыйсә. Гомумән, озынозак һәм тирән уйларга бирелү аның табигатендә юк. Ә монда әллә никадәрле сорау, тормыш мәсьәләләре дулкын булып өстенә килә Сытып, изеп үтәргә дә күп сорамас. Хатын үзендә алар белән әвәрә килерлек көч-куәт сизмәде. Бөтенесенә ачуы килеп «Булган, беткән!»— дип кул селтәде. Тылсымлы таяк белән кизәндемени! Үткәндәгеләр жан сыз калып кире үз ярларына кайтып төштеләр. «Булган, беткән’ —дип кабатлады Дания, котылу чарасы табылуга сөенеп — Булган, беткән!» Чынбарлыкны алдап, чынбарлыктан да качып була, күрәмсен Үткәндз- геләр җансыз баганалар рәвешендә катып калдылар. «Булган, беткән!» Төскә-биткә чнбәр кызларның кайсы гына яшьрәк чагында актриса бу чырга хыялланмый нкән? Данияне дә читләтеп үтмәде бу шаукым Ләкин ул тиз айныды. Аякларц нәзегрәк нкән. Шуның аркасында минч- юбка заманнарында да озын итәкле күлмәк киеп йөрде. Сәхнәдә чагында тамашачылардан битәр ул үзе шул кимчелеген тоеп аңгырая һәм рольгә кереп китә алмыйча җәфаланып бетә иде. Динары җырга, биюгә сәләте дә уртача икәнлеге ачыкланды. Уртача инде ул үзеңнән өстеннәргә кызыгып, көнләшеп гомер итү дигән сүз. Кайсы яклап булса да өстен чыгасы килү теләге Даниядә чамасыз көчле иде. Бу, бер яктан, аның психикасына бәйле булса, икенче яктан, тормыш-көнкүреш мәшәкатьләрен күралмавыннан, шулардай арынырга теләвеннән иде. Чынчынлап еласйң, сукыр күздән яшь >цяга, диләр. Эзли торгач Дания, ниһаять, үзцрең көчле ягын, табигый сәләтен ачыклый алды Кешене бер күрүдә, аның йөз кыяфәтендәге, үз-үзен тотышындагы, кием-салымындагы үзенчәлекләр аша аның кемлеген, бигрәк тә йомшак якларын чамалый, сизә-тоя ала икән. Яшьлек хыяллары җимерелеп, тирә-юньгә аеграк күз белән карый башлаган бер чорда Альфред исемле егетне очратты ул. Сәүдә базасында шофер булып эшли, баянда уйный белә. Тыйнак, оялчан. Даниягә үлеп гашыйк. Дания дә аны яратты. Тик егет тәкъдим ягарга кыймыйча, эчтән янып-көеп бик озак йорергә җыена иде кебек. Дания Альфрсдларга ешрак килә башлады һәм берсендә кунып ук калды. Альфрсдның әтисе күтәрү кранында эшли, әнисе шул ук конторда бухгалтер иде. Квартиралары иркен, өч бүлмәле. Бар да әйбәт, тик акча ягы гына кысанрак. Дания Альфрсдка сиздерә килде, һаман шулай барса, бергә тора алулары икеле булачагын да аңлатты. Егетне ун басты. Эшеннән салгалап кайта башлады. Ябыгып, каралып калды, һәм көтмәгәндә баеп киттеләр. Альфред, лоторея оттым, диде. Үз машиналары белән диңгез буена элдерделәр. Иркенләп кызына гына алмадылар. Шунда, диңгез буенда ук, Альфредны кулга алып, биш елга төрмәгә ябып куйдылар Эшләгән җирендә ниндидер махинацияләр белән акча үзләштергән икән. «Көтәрмен, җаным, көтәрмен, көтәрмен»,— дип елыйслый аерылышты Дания ире белән. Ләкин биш ел аз гомер түгел икән. Берничә ай үтүгә үк Дания моның нәрсә икәнен бик яхшы төшенде. Даниягә егерме яшь тулып килә. Үзе тол хатын. Хәзер аңа адәм рәтле кешегә кияүгә чыгар өчен диплом кирәк булачак. Дания сәүдә техникумына укырга барып керде. Имтиханнарны җиңел үтте. Яши белгән кешегә студент тормышының да әллә ни кыенлыгы юк икән. Уку еллары үтте дә китте. Шул шәһәрдә үк калырга да җай бар иде. Ләкин Дания, кулына диплом алу белән, Коми ягындагы гомер күрмәгән, колак ишетмәгән икенче бер шәһәргә китеп барды Ник дисәң, өченче курсларда укыганда бер чытлыгы аңа Донна Жуанна дип куша- . мат таккан иде. Ягъни, Доп Жуаннан алып, Дания Ж,әләсваны шулай Донна Жуанна дип үзгәрткән. Шул гамьсез кушаматны адаштырып калдырырга теләде. Яна урында әйбәт келә эш тапты. Аннары Хариска килеп юлыкты. Харис — агач эшкәртү комбинатында баш инженер иде. Өч бүлмәле квартирасы, үз машинасы бар. Дания аны бигүк яратып та бетермәде. Көннәрен дөрес исәпләмичә балага узды да, бичарадан ни чара гына чыкты ул Хариска кияүгә. Тсләр-тсләмәс башлаган тормышлары тора- бара бөтенләй ямьсезләнде. Ә бер көнне Харис эшеннән елмаеп кайтып керде. Иркен бер хәрәкәт белән өс-баш киемнәрен салып чөйгә элде. Гомердә булмаганча Даниягә күңелле, шаян карап залга узды. Аяк атлауларына тикле бүтән. эле Дания белән танышып кына йөргән чагындагыча бәйсез, жп- нел. Тик нишләптер йөгереп килеп аягына сарылган Әлфияне башка көннәрдәгечә күтәреп алмады. Кулын Әлфиянең башына КУЙДЫ да боегып. уйчанланып калды. Югыйсә, ярата бит ул Әлфиясен. Дания белән әллә ничекләр ачуланышканда да кызына ягымлы була торган иде. Әлфия үзен күтәртәсе килеп, нәкъ әтисенеке кебек күзләре белән Хариска инәлеп карап тора башлады. Харис кызын күтәреп алды. Кысып кочаклаган килеш идән буенча йөренеп килде, аннары аны диванга утыртып янадан баягыча күңелле, шаян елмая-елмая Дания каршына килеп басты. . — Шундый хәлләр, Дания,—диде ул. Аның тавышы әллә нинди иде. Салкын битарафлык һәм бары шул гына. Бераз дәшми торганнан соң Харис шул ук тонда: «Донна Жуанна»,—дип өстәде. Даниянең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Димәк, адаштырып калдырдым дип уйлаган кушаматы аны барыбер эзләп тапкан! Харис элек тә көнли иде. Ләкин аның моңарчы көнләве өйдәге ниндидер бер әйбернең үз урынында тормавына ачу килү сымак кына була иде. Ә бу юлы Харисның үз-үзен тотышындагы үзгәрештән Дания югалып, хәтта куркып калды. Шуңадырмы, Харис «Саклык кенәгәсендәге дүрт мение синен исемгә күчерәм»,— дигәч, жәнжалсыз-нисез ипле генә китеп барырга риза булды. Әлбәттә, квартираны да бүлеп алырга мөмкин иде, ләкин миһырбаны килеп «Ярар инде, Әлфня балигъ булганчы алимент та түлисе бар мескеннең»,— дип, анысына ук бармады. . Чемодан өстендә бөгелебрәк утырган Әлфия сабырсызланып аякларын бер-беренә ышкып алды. Кысталган, күрәсең. Дания, шартын китереп, чемоданнар ышыгында аны «тәпи» тотты Итәгенең җыерылыбрак калган төшләрен сыпырып тигезләгәндә ул. кем беләндер бәхәсләшкәндәй «Исән булсак, яшәрбез!»—дип куйды. Алай да машина көтү озакка китте. Дания чемоданнары янына кире менде. Көзгесенә күз салып төзәтенгәләде. Юл йөрү авырлыгы йончытканмы, әллә көн яктысы артык шәфкатьсең идеме, үзеннән канәгатьсез калды. Кәефе дә кырылды. Шул чак аның янына тормозларын чыелдатып «газик» килеп туктады Шофер, кабинасыннан чыгып, аның янына килде. Машинада бүтән кеше юк иде. Чемоданнарын артка ук кертеп урнаштырдылар. Шофер, теленә салынгалап, Данияне үзе кырыендагы утыргычка утырырга кыстады. Алай итсә, Даниягә кызын алдына алырга туры килә, күлмәге бөгәрләнәчәк иде. Шуңа күрә ул ' — Әлфиянең йокысы килә, юл да бик сикәлтәле, кырыенда тотып утырмыйча булмас,— дип кызы янына кереп утырды Ә үзе. ачуы килебрәк: «Сезнең шул булыр инде!»— дип уйлады Хәзер ул ир-атны дошман күрә, барысына $чу саклый, кайчак бөтенесен таптап-изеп үтәсе килә иде. Машина «эһ!» дигәнче, тезмә таулар итәгенә житеп, Зәй күпереннән чыкты һәм ике тау арасындагы сөзәгрәк урыннан көчәнми генә өскә үрмәли башлады Шофер егет бая Даниянең кырысланыбрак китүен сизсә дә, бер арада Даниягә борылып, ачык йөз белән: — Син, Дания, бер үзгәрмәгәнсең, һаман шул күзнең явын алырдай чибәр икәнсең. Мәктәптә укыганда сиңа бөтенесе гашыйк иде бит. Ачуланмасаң, мин фәкыйрегездә дә бар не андый гөнаһ,— диде. Мондый мактау Даниянең күңеленә хуш килде Шунда ук кәефе күтәрелеп, йөзенә елмаю кунды, һәм хәзер ул. чыннан да. чибәр иле. «Исеме ннчек^соң әле бу тел бистәсенең* — дип баш ватты ул.— Бездән — Дания, авылга кайтасыңдыр, пажалый,— диде Колхоз председателе йөртә торган машһна иле бу Шоферы да үз авылларыныкы Исеме генә хәтереннән чыккан Капка төпләренә кадәр илтеп куя бит инде бу болай булгач Кара ничек уңай килүен! Шулай да Дания түгелеп чәчелмичә генә — Алып кайтсаң,— диде. — Апкайтабыз аны, апкайтмаска! югарырак класста иде. Рафис түгел инде. Рәфкать... юк. Рифкать! Әйе, Рифкать». Бераздан машина тау өстенә менеп җитеп, коелган яфраклар түшәлгән урман юлыннан китте. Монда юл да тигез Янып торган мич эче шикелле кояшлы аланнар очраштыргалый. — Җәй дә үтеп бара. Быел күрми дә калдым җәйне,— диде Дания.— Кара инде син миләшләрне! Машина килгән шәпкә алан эченә кереп агачлар ышыгында туктады... Капка төбенә председатель «газигы» килеп туктаганда Фатыйма апа ишегалдында кайнаша иде. Кабаланыбрак каршы алырга чыкты. Әлфияне күтәреп алды. Машинадан бүселеп-бүселеп чемоданнар чыга башлагач кына, елмаюы сүрелеп, берьюлы кара коелып төште. Дания вак-төяк портфель, сумка ише нәрсәләрне күтәреп өйгә кереп барышлый, капка төбендә тукталыбрак калган Рифкатькә: — Керт, керт. Өйгә керт,— диде. Калган әйберләрне алырга дип яңадан машина янына чыккач, пышылдап:—Миләшләр калсын. Әни болай да... Ярый, рәхмәт,— диде. Дүрт почмаклы өй тагы да кечерәя төшкән. Кадагыннан купкан берничә өйалды тактасын әнисе юкә бау белән бәйләп куйган. Дания, күңелсез сөйләшүгә әзер булып, өйгә керде. Әнисе болай да бөтенесен аңлаган, күрәсең, хәл сорашу түгел, кызына күтәрелеп тә карамады. — Әнинең шул, йөзенә чыгару булыр инде! Ачулан, кычкыр, бик жәлләсәң җыла, тик пажалысты йөзеңә чыгарма! — Сиңа пычагым да булмас. Хатын-кызның оятсызлыгы хәзер җир күтәрмәслек. Кияүне кызганам мин. — Кызганам! Кызганам! Әллә мин ташлап кайттыммы?! Үзе! — Ир-ат түзә-түзә дә бер дуен чыгара ул шулай Дания елый-елый керфек буяуларын битенә сылап бетерте. — Бала куркытып утырма, адәм тәганәсе! Ю ул битләреңне. Капкада кеше бар әнә. Дания аралык ягына кереп китте. «Ярар, иң кыены шушы ие, узды»,—дип уйлады ул. Аның ирдән аерылып кайтуын кайгыга санап, йөрәгенә якын алырдай бүтән кеше юк. Авыл халкы бераз чәйнәр дә тынар. Аерылышу хәзер гадәти эш «Авылда ук эш булмас та әле, бәлки. Районга барып белешергә инде. Аңынчы Әлфия әбисе янында торып торыр»,— дип уйлады Дания. Көзге янына барышлый тәрәзә төбендә яткан бер хат күзенә чалынды. Ачылмаган. ҖәЛәева Даниягә диелгән, йомышы төшепме, болай гынамы кергән күрше карчык белән исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен сорашкандай иткәч, Дания тәрәзә буендагы урындыкка утырып хатны ачты. Рокыядан икән. Ул- хатын белән Дания Казанда кунакханәдә бер бүлмәгә туры килеп, сөйләшеп-танышып киткәннәр иде. Фатыйма карчык өстәлгә шаулап торган самавыр китереп утыртты. Хат укыйм дип кеше барда почмакта төртелеп утырмас бит инде. Дания хатны куеп чемоданнан сәйлүн чәе, йөзем җимеше, шоколад, конфет ише нәрсәләр алды. Чемодан капкачын ачуга, күбек сыман кабарып киткән мамык шәлне «Әни, сиңа булыр»,— дип сандык өстенә куйды. Бүләк әйберләр арасында бик матур бизәкле яулык белән күлмәклек материя дә бар иде. 1абын янында Дания берни булмаган кебек тыныч, хәтта күңелле утырды. Карчыклар белән куе-куе ясап берничә чынаяк чәй эчкәннән соң, әлеге укылмаган хатны кулына алды «Исәнме, кызый, Дания! Җәйне сез көньякта үткәрә торган халык. Кайтканкиткәндә әнисенә сугылмый калмас дип, шушы адресың белән язарга булдым. Хат язарлык әллә ни сәбәп тә юк югын. Болай эч пошканнан гына сөйлиләр. Мокыт кына бер нәрсә шунда. Рәсем, сызым, хезмәт дәреслә- $ рен алып бара. Мәктәп мастерскоен ремонтлап шунда чар. пилорам u ише нәрсәләр көйләде. Директордан кырдыру станогы таптырды, борау- ♦ лары да бар Завод цехымыни! Бала-чага балга ябышкан чебен кебек в артыннан калмый йөри. Бер заман бөтен мәктәп баласы электр моторы “ ясарга тотынды. Кайсының сумкасын ачып карама, кансир калае, кай х чы, тимерчыбык. Ясаган беренеке әйләнә тагы, кызлар ясаганына тикле * әйләнә. Ансы бераз басылган ие, бер заман рәссх чире кузгалды Ансы да шул мастерскойда Тәрәзә пәрдәләре кнупкыга басып кына ачыла- < ябыла. Мольберт, рефлектор дигән әллә нәрсәләре бар. Чирек йомгак- £ ларын карыйбыз — өлгереш «выжт!» түбән! Мәктәптә ике отличнигыбыз бар ие, Габделхак шуларга хезмәттән «өч»ле чыгарган. Үгетләп тә карыйбыз. Юк! Үз туксаны туксан. Өйрәнсеннәр, ди. Менә бер заман көтүе-көтүе белән инспектор арты инспектор килә башламасынмы! Ка Инде быел тагын ниләр күрербез. Хатыны үлгәч, Габделхакны му жыт китәр дип тә уйлаган идек. Китмәде. Дүрт почмаклы иске генә өй сатып алганнар иде, шунда хәзер бер үзе Җәйге каникулда да беркая бармады. Җенле нәрсә кебек мәктәп мастерскоенда ята Хатыны балага узган иде. Минннгит диме, баш чире белән китте, мескен. Япь-яшь көе. И-и, бу дөнья! Яшәгән буласың шунда...» Рокыяның зарлана торган гадәте бар инде анысы Үзе болай җебегән дә түгел ул. Калын бөдрә чәчле, ирләрчә тупасрак йөз-кыяфәтле таза нык хатын. Беренче сөйләшүдә Дания аныңча булырга тырышып, үзен шулай ук жигелеп-сөрслеп тормыш алып баручы ир хатыны итеп күрсәтте дә, аннары шул рольдән чыга алмады Рокыя әле булса Данияне үзенең фикердәше, аны аңлардай бердәнбер дусы, ахирәте дип белә, күрәсең. Дания хатны яңабаштан, Габделхак турында язылганнарын эзләп- эзләп укый башлады. Авылда яшәүче рәссам! Рокыя аның рәссам булуын «имеш» дип кенә яза язуга. Ләкин бүтән «батырлыкларына» кара ганда ул егетнең чын рәссам икәнлеген генә Дания чамалый ала иде. «Иҗат кешесе генә нәрсәгә тотынса шулай кабынып китә,— дип уйлады ул.— Кара инде! Олы юлдан читтә, бәләкәй генә, аулак кына авылда берүзе бер өйдә шундый егет яши! Әкият бит бу!» Даниянең тегермән ташы кебек әйләнә башлаган уй-хыялларына мөмкин кадәр күбрәк информация кирәк иде. Хатны ул кат-кат укып чыкты. Рокыя азактарак: «Завуч итеп куймагайлары. Директор аны үз итә»,—дип Габделхакны тагын бер телгә алган иде Ирмәт авылы бөтенләй башка районда Ераклыгы да байтак. Даниянең Рокыяларда бер булганы бар Бик ямьле авыл булып хәтерендә калган... Дания төнне йокысыз үткәрде. Фатыйма карчык, кызының әледән әле боргаланып куюын үзе йоклап киткәнчегә хәтле ишетеп ятты. «Бу чүбек башка да исәп кердеме әллә?! Ире, баласы өчен хәсрәтләнәме икании?!»—дип уйлады. Шуңа күрә иртән кызына йомшаграк булды. Табын яныннан кузгалуга «Әни, мин районга төшеп эш ягын белешим»,— дип юлга җыена башлавына да сүз әйтмәде Мәктәптә хәлләр тынгысызланды әле. Былтыр авылга ирле-хатын- £ лы бер семья күчеп килгән ие. Яшьләр. Хатыны унны гына бетергән Мәктәп буфетында эшләде Ире Габделхак исемле. Художник дип тә зынсаң әллә ниләр чыга бит ул мәктәп тормышында. — Исәнме, Рокыя. — Абау! Дания! Нинди җилләр?! — Өегезгә барырга уйлаган идем дә, туктале мин әйтәм, бүген-ир- тәгә укулар башланырга торганда өендә булмас, мәктәптәдер дип туры монда килдем. — Күргәзмә әсбаплар белән кайнаша идем. Хәзер кайтабыз. Чәй куеп җибәрербез. Аргансыңдыр. Безнең бит автобустан төшкәч тә өч чакрым җәяү керәсе. Син ничек, берәр яры баруыңмы, кайтышлыймы дигәндәй? — Туры Ирмәткә килүем. Эшкә урнашырга дип әле җитмәсә. — Туктале, ә ирең? — Аерылыштык без, кызый. Әлфия авылда, әбисе янында. Я ничек, кабул итәсезме? Мин буфетчы булып килергә бик риза. — Югын юк та... Шаяртасыңмы соң, Дания? Шаярганга да охшамыйсың. Кара инде, башларым әйләнеп китте. Әй, булмаганны! Килешерсез әле. Табаксавыт... • — Аннан узган, Рокыя. Булган беткән. — Белмим, белмим. Сез дә аерылышкач инде! Башыма сыйдыра алмыйм Соң, аерылышсаң да, син шәһәр тормышына күнеккән, бу җәһәннәм тишегендә тора алырмын дисеңме? Бу кадәресен уйламаган иде ул. Чыннан да, нишләп Ирмәткә килеп эшкә урнашырга йөри соң әле бу матур апай? Ниндирәк пәрдәгә төреп, ничегрәк аңлатырга? Аерылышкан ирем таба алмасын өчен китеп урнашырга булдым дисәң? Юк, ышандырмый. Рокыя ук ышанмаячак. Ул Харисны белә. — Харис белән яшәвебез яшәү булмады, Рокыя. Кайчан да бер аерылыша иде^. Син инде, Рокыя, кызым барлыгын монда тиш- мненчәрәк тор. Шунда берәр егетегез белән танышып китмәмме. — И чукынмыш, Харис ярамаганны, авыл кешесе ярар инде сина, әллә кая. — Ә теге художник егетегез? Хатыңда язган идең бит. — Мин аны сиңа мактап язган ием сымак. Дания сөйләшүне уенга борып җибәрергә җай калдырырлык итеп кашынкүзен уйнатып алды. — Ә миңа шундыйлар ошый да! Ы-ы-ы?! Аның бу «ы-ы»сында иркә бала назлылыгы да, ана арыслан ерт- мачлыгы да бар иде. Рокыя, баядан бирле теш арасына кысылып, төртелеп торган «Әстәгыфирулла!»сын, ниһаять, тутырып әйтеп куйды. — Нәрсә? Әллә бердәнбер ахирәтеңә шул егетне дә кызганып торыр идеңме? Рокыя оялыбрак елмайган хәлдә кулын селтәп. — Миңа дисә, ботинкасы-ние белән кабып йот. Рокыя бу хәлләрнең үзләре өчен шактый атышлы буласын чамалап алган иде инде. Габделхакның күзен-башын әйләндереп Ирмәттән алып ук китсә, начар дисеңмени. Болар барыбер авылда яшисе кешеләр түгел. Алайса, Дания, директорның монда чагы. Әнә, мастерской ягына китеп баралар. Габделхак та шундадыр. Бар да сөйләш. Кем кем. әмма Дания бу эшнең алай тота-каба эшләнмәвен яхшы белә. Анда, берсе бер таныш түгел ир-ат арасына барып керсә, кайсы белән ниндирәк мөнәсәбәттә булырга, кайсы белән ничегрәк сөйләшергә белми аптырап калуы бар. «Беренче тәэсирдән күп нәрсә тора, беренче тәэсир аяктан егышлы булырга тиеш»,— дип уйлады Дания. Мәктәп мастерскоенда Габделхак берүзе. Тимер тишә торган станокның моторы янып чыккан иде. Запасны эзләп-эзләп тә таба алмадылар. Янып чыккан обмотка чыбыкларын Габделхак үзе урап карарга ♦ булды. Шуның ише четрекле эшнең ул җаен да белә, казынырга түзем-« леге дә җитә. Сүтәргә җайлы булсын өчен башта мичкә тыгып, чыбык х арасына каткан буяуларны яндырып алды. Аннары һәр тотамдагы эл- 5 мәкләрне саный-саный, уралу тәртибен сызымга сыза-сыза ипләп кенә 2 сүтте. Бүген менә урап бетереп тә килә инде. Мастерской эче тып-тын. * Кайчак кайдадыр сабый бала елаган тавыш ишетелеп куя. Габделхак- ф ның колагына ишетелә. Үзе генә калып тыныбрак тордымы — шул хәл.- Тумыйча, әнисенең карынында килеш, әнисе белән бергә җир куенына кергән баласы елаган кебек булып колагына ишетелә. Хәзер инде Габделхак моңа гаҗәпләнми дә, курыкмый да, арынырга да теләми. Чөнки ул — аныкы. Габделхак тоташтан ике-өч сәгать утыра инде. Тәмәке кабызып урыныннан торды, тәрәзә каршына барып басты. Мәктәп тә, мәктәптән аерымрак урнашкан агач мастерской да биегрәк урында. Авыл моннан караганда аста. Чокыр-чакыр арасына, карга оялы дәү-дәү агачлар ышыгына посып утырган өйләр юньләп күренми дә. Шушы ягы белән Ирмәт Габделхакның туган авылы Өндәмгә охшый. Тик Өндәм зуррак Дүрт-биш мәртәбә зур. Хәзер Гатуф бабасы йортында — кайчандыр гөрл5п торган ишле гаилә яшәгән йортта — Сәгыйдә килен берүзе. Кызлары кияүгә китеп беттеләр. Гатуф карт та дөнья куйды. Габделхакның әнисе бер шулай: «Өч яшьлек чагыгызда Гөлчирә дә, син дә авырын киттегез. Сугыштан яраланып кайткан әти икегезне ике кулына тотып, төннәр буе йөреп чыга иде»,— дип сөйләде. Дүрт ел буе сугыш, үлем, вәхшәт эчендә йөреп кайткан Гатуф бабасы бер кулына үзенең төпчек кызын, икенчесенә оныгын күтәргән килеш, караңгы я айлы төндә ишскле-түрле йөреп ниләр уйлады, ниләр кичерде икән? Бәлки, нәкъ менә ул: «Мизгел, шушы хәлендә туктал!»—дип әйтерлек дәрәҗәдә бәхетле булгандыр. Габделхакның башына «Бу истәлекләрне онытып бетермәс борын берәр яры язып куярга кирәк,— дигән уй килде.— Кешегә укытыр өчен түгел. Үзем өчен. Аннары, кайчан да булса, бәлки, улым алып укыр». Кинәт кенә Хәят исенә төшеп, Габделхакның йөрәге жу-у итеп куйды. Күңелендә әз генә кагылсаң да убылып төшәргә торган җире бар шул аның. «Боларны онытырга ярамый, язып калдырырга кирәк,—дип кабатлады Габделхак үзенә-үзе.—Менә хәзер кем төгәл генә әйтә ала, Гатуф бабай шул чагында бәхетле булганмы, әллә шул чагын менә хәзер мин уйлыйсын чамалап рәхәтлек кичергәнме? Тегесе чын булган хәл, ләкин хәзер юк. Монысы уй гына, минем уемда гына җанлана, ләкин аны мин — тере Габделхак уйлыйм. Ә уйламасам? Я гел оныткан булсам...» Габделхакның әбисе... Әбисе? Кара инде, исеме ничек дип уйлап торам бит! Хәтер сандыгының йозаклары шулай күгәрә дә башладымы икәннн? Изге җан булып төшләренә керә торган әбнее югыйсә Бер шулай, рәсем сәнгате училищесында укып йөргәндә, такы-токы, вакыт- лы-накытсыз ашауданмы Габделхакның эче авырта торган булып китте. Үтмәс пычак белән кискән кебек авыртыпмы авырта. Шунда Габделхак төш күрде Актан киенгән, озын ябык гәүдәле Мәрхәбә әбнее алан түрендәме, тау битендәме, калкурак җирдә басып тора. имеш. Сүз дәшми. Аягы тирәли төрле үлән, чәчкә һәм бигрәк тә ак әрем күп икән Әбисе, бер сүз әйтмәсә дә. шул әрем суын эчәргә кирәклеген төшендермәкче була. Кыш урталарында күргән төше хәтеренә нык сеңеп кал АЗАТ ГАНИЕВ ды. Яз җитеп, шул әрем шытып чыгу белән кайнар суда төнәтмәсен ясап, эчәсе килгән саен алып-алып эчә башлады. Атна-ун көн үтте микән, ярты ел җәфаланган авыртуы әллә булган, әллә юк—басылды куйды Менә шундый изге жан бит аның Мәрхәбә әбисе. Ә ул... Габделхак белән Гөлчирә бер яшьтә иделәр. Бергә уйнап үстеләр. Нишләптер Габделхакны һәрвакыт «Гөлчирә исән булса, минем язмышым бөтенләй башкача булыр иде»,— дигән уй эзәрлекли. Бала чагында. бигрәк тә үсмер егет чагында Габделхакны кыерсыттылар шул. Сугыш вакытында, сугыштан соң туган балалар сузылып буйга үсүчән булдылар. Габделхак Тугай авылында шуларның беренчесе иде. Озын буй хәзер генә модада бит ул. Ә ул чакны кимчелек, дөресен генә әйткәндә, гариплек санала иде. Бөтенесе аңа имәнеп, кызганып карый. Өйдә дә, мәктәптә дә, урамда да. һәр көн, айлар, еллар буе шулай. Өлкәннәр кызгана, үз ишләре «челән», «колга» дип үрти. Кыюсыз иде Габделхак. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, әллә ни гомер мыек чыкмыйча изаланды. Армиядән кайтканда да, кызлар кебек ап-ак, шоп-шома битле иде. Шуның өстенә зәңгәр күз, кара каш! Кыз дисәң кыз, малай дисәң малай түгел. Күпме кыен күрде шуның аркасында. Раушания белән аңлаша алмыйча йөрүе, Раушаниянең гел уйламаганда бүтән берәүгә кияүгә чыгуы да шуның аркасында бугандыр әле. Гөлчирә исән булса, боларны аңа сөйләр иде, ә Гөлчирә аны аңлар, юатыр, ярдәм итәр иде сыман. Югыйсә хәсрәте дә кысыр хәсрәт кенә булган икән! Моны ана беренче мәртәбә Ризван исемле бер себер татары әйтте. Ерак көучыгышка бара торган поездның гомум вагонында урыннары бергә туры килде. Гадәттәгедән зуррак башлы, нык, таза гәүдәле карт иде ул. Күзләре зурзур алмазлар сыман үтәдән-үтә кисеп карыйлар. Ә Габделхакка ничектер аерым игътибар итә кебек. — Улым, сиңа ничә яшь?—дип сорады ул, ниһаять. Габделхак үз-үзенә ачуы килгәнрәк, шул ук вакытта уңайсызланган да кыяфәттә: — Егерме дүрт,— диде. Армиядән кайткан иде инде ул чакны. — Син, улым, үзеңнең шулай шөкәтсез булуыңа, яшь чырайлы күренүеңә кимсенгәнгә охшыйсың. Бер дә кимсенмә. Утыз-утыз бишләр тирәсендә генә өлгереп, соңыннан йөз, аннан да озаграк яши торган нәселдән син, бала. Вакыты җиткәч, сакал-мыек та чыгар, тәнең дә тулыланыр, бер дә аптырама,— диде ул.— Киңәш итеп шуны әйтим әле. Ир- егет булыйм дисәң, үзеңне хөрмәт ит; буының ныгып җитмәс борын мәхәббәт маҗаралары белән мавыкма. Бусы бер. Аннан килеп тәнеңә ит кунгач, буының ныгып көч-куәтең арткач, юкка барга әтәчләнеп, сугышып йөрергә кирәкми. Ә инде картлык килеп зәгыйфьләнә төшкәч, комсыз булу бер дә килешми. Зарарлы да. Аннары ул: — Әти-әниләрең кемнәр?— дип сорады. Бу соравында да берәр төрле х-икмәт булырга тиешлеген сизеп, Габделхак эчтән җыела төште. — Әни укытучы булган, әти дә. Аннары буровойда эшләде. Хәзер пенсиядә,— диде. Сәер карт Габделхакның тагы ни дә булса әйтүен көтебрәк торды. Әйтмәгәч йөзе сүрелә төшеп: — Әби-бабаларыңны хәтерлисеңме соң?—диде. — Ике әбием, ике бабам да исән әле минем. Ярый, ярый, — диде Ризван карт. Ул һаман да нәрсәдәндер канәгать түгел иде,— Ә төскә, биткә кайсы якка тарткансың? — Әнигә. Аннары Гатуф бабайның әтисе Гомәр бабайга охшаган, диләр омәр бабайның әти-әнисе, туганнары үләт чире таралган елны үлеп бетеп, ишле, зур гаиләдән берүзе исән калган була. Соңыннан ул Хуҗиәхмәт байда ялчылыкта үскән. Поездда барганда, бигрәк тә атналар буена сузыла торган ерак юлда йөргәндә кемнәр белән танышмыйсын, ниләр генә сөйләшеп бетермисен. Ризван картка күнегеп, теле языла төшкәч, Габделхак Гомәр бабасының ничек итеп үзенә өй салуын, нигез коруын сөйләп бирде. — Гомәр бабай эшкә күндәм була, бай ни кушса, шуны жиренә житкереп үти икән. Җир сөрү, печән чабу, мал-туар карау, тирес түгү ♦ кебек авыр эштә йөрсә дә, шалкан кебек ак тәнле, зәңгәр күзле бик ма- * тур егет була үзе. Өс-башы юка, алама булган, уненгез-унтугыз яшендә х дә яланаяк йөргән. Байга эшләп-эшләп тә мантый алмагач, бердәнбер « көнне тота да бу чишмә кырыендагы таудан таш чыгара башлый. Дас- * туенрак ир-атың да күмәгрәк тотына торган эш бит! «Үзен имгәтеп беu терер инде, мескен».— дип моны бик кызганалар Авыз күтәреп көлү ♦ чесе дә була. Янәсе «Манка малай да өй салсын, башкасы да!» Гомәр в бабай ана-мона карамый, ашыкмый-кабаланмый, эшнен жаен белеп, ва- “ кытында ял да иткәләп эшлн дә эшли. Чыгарган ташы көннән-көн арта 3 бара. Хужиәхмәт картнын олыга-кечегә шәфкатьле, бик сөйкемле бер < кызы була Җиһан исемле. Шул кыз чишмәгә суга килгәндә чиләк төu бен ә бәлеш катысы, ипи сыныгы яшереп төшә икән. Моны сизгәне сиз- £ гән, сизмәгәне белми дә калган. Ялчы булып йөргәндә беркем игътибар итмәгән үсмер егет хәзер йөзек кашы кебек һәркемнен күз алдында, тел- * дән төшми. Әти-әнисенен борынгы болгар каныннан булуын да искә тө шерәләр, чыбык очы агайне, кардәшләре дә табыла, кулдан килгәнчә ярдәм дә иткәлиләр. Җәй азакларына дүрт тәрәзәле жыйнак кына өйне төзеп бетерә бу Агач эшенә дә кулы ята икән, ишек-тәрәзә. түшәмсайгакларын да үзе эшли. Өйне салып бетерә Инде өйләнергә дә ярый бит. Бара да бу «Хужиәхмәт бабай, менә шундый шундый хәл,— ди — Үзем яучы, үзем кияү, кызың Җиһанны сорап килүем»,— ди. Хужиәхмәт карт моны болдыр баскычына баскан килеш кенә тыңлап тора Өйгә кер дип чакырып тору юк. Тыңлап бетерә дә камчы алып әрсез хәерчене ишегалдыннан куып чыгара башлый Ә Гомәр аны ипләп кенә дилбегә белән арбага бәйләп куя Аннары Җиһанны алып, авылдан чыгып китәләр. Бүтән авылга барып мулладан никах укыталар. Шуннан соң Хужиәхмәт карт боларга зыян итми «Күрәчәгемдер, шулай язгандыр»,— дип юашлана. Үзләре салган өйдә Гомәр белән Җиһан бик матур гомер итәләр, бер кыз, өч малай үстерәләр. Шул риваятьне сөйләгәч, Ризван карт һич уйламаганда ачылып, яктырып китте. — Менә рәхмәт, менә монысы өчен рәхмәт. Үткәннәрне шулай истә тотарга кирәк, һәр кош-корт, жәнлекнен койрыгы була Төлке, бүре, карга, күркә, чыпчыкның да койрыгы бар Шуларны койрыксыз итеп күз алдына китер әле менә. Бик ямьсез хәл килеп чыгар иде. Кешенең көче —аның үткәннәрне хәтерендә тотуы Үткәидәгеләрне оныткан кеше ксйрыксыз жәнлек кебек ямьсез була Кайбер комплекс фермаларда симертелә торган ат, тана, үгезләрнең койрыгын төптән үк кисәләр Нигә дип беләсең? Күндәмләнә, тизрәк симерә икән ул койрыксыз^ал гач. Гомәр бабаң турындагы риваятьне сөйләп син, улым, паспортыңны чыгарып күрсәткәннән дә артык булдың. Менә хәзер мин енна ышанам Күнелеңдә сакланган бу матур риваять синең алдагы тормышыңда бик күп ваклыклардан, түбәнлекләрдән саклап калыр Ризван картнын әйткәннәре дөрескә чыкты Вакыты житкәч сакал- мыегы да үсте. Кырынып кына өлгер хәзер. Буй-сыны да кеше арасында ким-хур булырлык түгел. Ә шуны берәрсе баштарак әйткән булса соң! Тормышта әйбер түгел, кирәкле кешеләр жнтмәсә кыен икән Габделхак, сүнгән тәмәкесен мич авызына ташлап, якадан эшенә утырды Моторны жыеп бетереп токка тоташтырып карыйсы килә иде анын. Әйләнерме, юкмы? — Иске бер электр двигателенең әйләнү-әйләнмәве шулай бик мөһимме синең өчен? — Ни дисәң дә үзем ясаган әйбер бит. Ток тоташтыргач, җансыз тимер кисәгенең выжылдап әйләнә алуы могҗиза ул бер уйласаң. — Могҗиза, имеш! Бүтән бер эше булмаса, эт үзенең арт санын яларга тотына. Син дә шул. Бу электр двигателенең әйләнүе кемгә, нәрсәгә кирәк? — Берничә көннән укулар башлана. Балаларны шушы станокта тимер тишәргә өйрәтәм. — Хәятнең: «Сезнең эшләгән бөтен эшегез атом бомбаларын камилләштерүгә кайтып кала»,— дигән сүзләрен хәтерлисеңме? — Мин балаларда матурлык тойгысы тәрбияләргә телим. — Кирәкмәс әйбер матур булды ни, ямьсез булды ни? Син нәрсәдер үзеңнән үзең яшерергә маташасың. Акылның хәйләкәр дә була алуын беләм мин. Логик таянычын югалтса, ул хәйлә, мәкер, алдашу юлына баса. Син бит рәссам. Синең урының монда түгел. Син башкалар әле әйтергә генә җыенган сүзне әйтергә тиеш. Хәят турындагы картинаны, «Хәвефкә тарыган планетаның бер гүзәле» картинасын нигә эшләп бетермисең?.. — Белмим, тотына алмыйм. Минем колагымда сабый бала елавы. Мин инде утыз икедә. Җитлеккән ир. — Тәк, тәк. Әһә! Өйләнәсең килә? — Ә бу көлкеме? — Нишләп? Алай димим. Бу табигый. Соң шуннан?.. Мастерскойга кемдер кереп киләме, тышкы якта аяк тавышлары ишетелде. Бераздан ишек ачылып, икесе дә эшләпә кигән ике карт: роно мөдире Гомәр Садриевич белән мәктәп директоры Курамшин килеп керделәр. Роно мөдире күзләре белән мастерской эчен айкаган хәлдә, Габделхакка якынрак килде. Мастерской эчендәге станок, верстакларга караган кебек кенә карап алып кул биреп күреште. Курамшин белән Габделхак иртән бер күрешкән иделәр инде. Начальниклар түргә узып, укучылар ясаган төрле механизм, макет, эш кораллары саклана торган шкафны карый башладылар. Гомәр Садриевич чүкеч, кечкенә балта сапларының җиренә җиткезеп шомартылган, төрткс-төртке яндырып орнамент бизәкләр төшерелгән һәм үтә күренмәле лак белән ялтыратылган булуына игътибар итте. Сувенир кибетенә куйсаң да ким- хур булырлык түгел. Мастерской идәне күптән түгел генә юып чыгарылганмы, чип-чиста һәм аннан яз исе килеп тора иде. Гомумән, мастерской эчендәге һәр әйбердә югары зәвык сиземләнә, кимендә йөз, мең елларга исәпләнелгән, бу заман өчен бераз ятрак тынычлык хөкем сөрә иде. Роно мөдире, моның серенә төшенергә теләгәндәй, электр двигателен җыеп бетереп аңа ток ялгап кайнашкан Габделхакка берничә мәртәбә карап-карап алды. Егетнең өстендә гади тукымадан тегелгән шакмаклы күлмәк, тез башлары агара төшкән джннси чалбар. Дулкынланып кабарып торучы конгырт-кара чәчләре колак тирәләрен каплап киткән. Җиңнәре бераз сызганулы. Беркемдә, бернәрсәдә гаме юк, үз эше белән мәшгуль. Гомәр Садриевич яшьлеген сагынуга охшаган, көнләшүгә дә тартым бер нәрсә тойды. Арсландай таза, яшь егетнең аулак, караңгы бер авылда менә шулай өнсез-гамьсез ятуы аңа сәер кебек тоела башлады. Мастерскойны ник болай гөл кебек итеп җиһазлаган? Ир- мәттән өй дә сатып алган, үз өе белән тора җитмәсә. Өен, әлбәттә, хатыны исән чагында алгандыр. Җитмәсә, Курамшин аны үз урыныма калдырам дип сөйләнә. Гаҗәп, гаҗәп! Шул чак өстәл өстендәге электр двигателе тонык кына гүләп әйләнә башлады. Курамшин ашыга төшеп шунда китте. — Булырлыкмы?—диде ул. Габделхак токны өзеп, корым, майга буялган кулларын чүпрәккә сөртте Йөзендә оялчанрак елмаю — Бик иске типтагы мотор, мондыйлар хәзер эшләп чыгарылмый икән,— дип аңлатты Курамшии роно мөдиренә. — Эзләп-эзләп тә таба алмаган идек, менә Габделхак үзе урады Гомәр Садриевич, тавышын күтәрә төшеп, рәсмирәк тонда ♦ — Без сине, Габделхак, шушы Ирмәт мәктәбенә завуч итеп билге- х ләргә диебрәк тора идек. Син үзең моңа ничек карыйсың?— дип со- * рады. 5 Габделхак бер мәлгә башын иебрәк торды. Аннары аның ирен чи- 3 тенә сизелер-сизелмәс сәер елмаю кунды — Көтелмәгәнрәк тәкъдим, шулаймы?—диде роно мөдире. — Нн ф чек, эшли алырсыңмы? а — Мәктәптә әле икенче елым гына Мәктәп тормышын белмим, заш вуч эшен бигрәк тә... | Мастерскойдан чыккач, Гомәр Садриевич берара сүзсез барды Ан- < нары зарлангандай. u — Ана шундый эш тәкъдим итеп торалар, ә ул! Кара әле, Сабир, £ җирнең кайсы катламыннан казып чыгардың бу халыкны? Курамшинның кәефе күтәренке иде Габделхакның шулаерак жа- * вап бирәсең башта ук сизея, белеп торса да, чыннан да шулай килеп чыгуы, үзенең ялгышмавына тагы бер кат ышану күңелле иде ана — Ә ул чирәм җирдә дә, БАМда да эшләгән Элегрәк өч ел Себерде дә яшәгән. Җиде-сигез ел читтә йөргән ул. ' — Туктале, ә ничә яшьтә булырга тиеш ул алайса? — Утыз икедә. — Ә мин армиядән генә кайткан, егермеләр тирәсендә генә дип торам тагы. — Акыл утырткан кеше инде ул. Баштагы мәлләрне мнн дә, китәр бу, тормас, дип уйлаган идем. Былтыр укытучылар көнен, яңа мәктәп тә булгач, табын әзерләп, мул итеп үткәргән идек бит. Шунда Габделхак кыюланып китте Аннары бәхетле чагы иде әле аның. Яна өйләнешкән чаклары Син аның хатынын, Хәятне күрмәдең. Ай. чнбәр иде! Ай. пар килгәннәр иде! Да-а-а Шунда Габделхак тост әйтеп, шигырь сыман нәрсә сөйләп ташлады. Шигырь дисәң, шигырь лә түгел, ну шулай да сүзе сүзгә Хәтердә калган. Менә тыңла әле, нигә моннан китмәячәген шуннан аңларсың. Төньяк кешеләренең ни өчен кырыс, сабыр табигатьле булуын аңлыйм мин, чөнки Себер тайгаларының шавын тыңлаганым бар Рәсүл Гамзатов горурлыгын таныйм, чөнки Кавказ тауларында йөреп, тау елгаларыдай кызу канлы, әмма гадел һәм гаять кунакчыл кешеләрне күргәнем бар. Ә минем туган ягым ИделУрал арасы Төньяктагы кебек салкын, көньяктагыча эссе түгел, урта һава Тукай җырлагандагыча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява Сагындырып кына килә язлары, күкрәп үтә җәйләре. Ә көзләре соң! Алтын көзләре! Туган ягыбызның һәрвакыт үзгәреп, яңарып торучан матурлыгына җитәме соң! Якташларым белән, язлар кебек дәртле, җәйләр кебек эшчән, көзләр кебек юмарт, кышлар кебек саф күңелле якташларым белән авыз тутырып бер сөйләшеп утырулары үзе бер гомер нкәннс аңлап кайттым мнн Роно мөдире, мәктәптән кул сузымлык еррклыкта гына алтынланып утырган урманны, каргалары шау-гөр килеп торган авылны ничектер икенче күз белән күрде. Кайдадыр күңел түрендә үк күптән онытылган бер тойгы кузгалып куйды. Габделхак, мастерскойны бикләп, кайтырга чыкты. Ишегалды уртасына житкәндәрәк мәктәп бинасыннан Рокыя Шнһаповна һәм тагы ниндидер хатынкыз чыкты. Рокыя Шнһаповна баш кагып Габделхак белән исәнләшкәндәй итте. Тегесенең күз карашы Габделхакның йөзеннән шуып кына узды. Яшькелт соры зур-зур күзләр, кара каш, чегән хатын-кызларына тартым кара-тут йөзле. Габделхактан ун-унбиш адым алда бара башладылар. Бу очрашу, бу караш, ун-унбиш адымлык бу ара Даниянең төгәл исәбе белән эшләнүен Габделхак, әлбәттә, белми иде. Юан, таза гәүдәле Рокыя янында озын итәкле күлмәк кигән Даниянең нәзек, зифа буй-сыны аеруча отышлы булып күзгә ташлана’. Габделхак теләсә-теләмәсә дә аларның артыннан барырга һәм әлеге чибәр затның ымсындырулы йөреш-хәрәкәтен күрергә мәжбүр. Тиктомалдан адымнарын кызулатып узып китә алмый бит инде. Болай тагылып бару да уңайсызга әйләнә бара. Урамның чирәме тапталмаган, киңрәк төшендә Каюм карт белән авыр гәүдәле Кәрим бура бурап ята иде. Быел алтынчы класста укыячак берничә малай шул тирәдә йомычка жыеп кайнашалар. Аяклары Габделхакны бура бураучылар янына алып китте. — Армый эшләгез! — Ә, Габделхак улым, син икәнсең. Рәхмәт, рәхмәт. Ял итеп кит безнең янда. Бераз тиле-милерәк Кәрим, каезлый торган бүрәнәгә балтасын чабып куйды да, Габделхак янына килеп аны татарча көрәш ысулы белән биленнән эләктереп алды. Ләкин бөтерелеп китеп ни арададыр үзе Габделхакның кочагына килеп керде. Габделхак аны күтәреп, аякларын жирдән аерды. — Дөрес түгел. Бу теге, ни, приум. Самбы гына. Каюм карт тешсез авызын күтәреп бер көлде дә: — Приум булмагае чуртым булсын, ситиирлы гәүдәңне күтәреп алалгач булган инде,— диде, йомычка жыючы малайлар да укытучы абыйлары яклы булып теш агартып алдылар. Кире Кәримнең моңа жене кузгалды. — Давай, чнены булсын. Кул көрәштерик,— дип, дүрт-биш ниргә салынган бураның эчке ягына сикереп төште. Терсәген бүрәнәгә терәп, яман куәтле кулының бармакларын тырпайтып куйды. Карап торучылар, Габделхак монысына бармас, Кәримнең жиңәсе көн кебек, дип, уйлаганнар иде. Ә ул бураның бу ягыннан Кәрим каршына барды да, аяк астындагы йомычкаларын эшергәләп аякларын аерып басты, терсәген бүрәнәгә терәп, кызларныкы кебек озынча нәзек бармаклы ак кулын Кәримнең учына салды. Кәрим моны минутысскунды белән бөгеп куяр сыман иде. Гел уйламаганча килеп чыкты Башта чыннан да Кәрим кысрыклады, Габделхак карышып кына торды. Аннары Габделхак: — Я, булдымы? Хәзер мин алдырып карыйм, чыдасаң чыда,— диде дә бернинди шәфкать-аяу күрсәтмичә Кәримнең кулын бүрәнә өстенә сыгып төшерде. Кәрим кызарынып-бүртенсп чыккан иде. Җиңелүен танып башын чайкап куйды, аннары көчәнүдән соң калтыраныбрак калган бармаклары белән папирус алып кабызды. Каюм карт нидәндер күңелсезләнеп: — Шулай, дин, ә? Кире Кәримгә дә указ табылды дин. Аракы чөмереп, тәмәке суырып көпшәкләнгәнсең шул. Да-а-а. Габделхак чандыр булса да, буыны нык. ызначыт, сеңер таза Балта осталары янында беркадәр тегене-моны сөйләнгәләп торганнан соң, Габделхак өенә кайтып китте. Аның йорты, ихатасы — май. мыч кына үрчерлек кечкенә елганың борылганрак төшендә. Су бакча 106 артыннан да, бакча кырынлап килеп өе яныннан да агып уза. Бакчасы унбиш сутый. Яз көне кеше белән бер вакытта бәрәнге утыртты. Үзенен классы укучылары: «Абый, бәрәңгеңне утыртышыйк инде!>—дип тең- кәсенә тиеп беттеләр. Үзе казып, үзе күзәнәк салып кайнашуын күреп торган күршеләре дә ярдәм итәселәре килеп кергәләделәр. Габделхак аларга көрәген дә, чиләген дә бирмәде. Аның үзенең кулы эшкә ятып ♦ тора. Эштән тәм табып эшли. Эш булса Габделхак мәңге яшәргә дә * риза булыр, һич авырыксынмас, күңеле кайтмас иде. Сатып алганда бакча, ишегалларын алабута, кычыткан баскан. | йодрыкйодрык зәңгәр башлы шайтан таяклары котырып үскән иде. 5 Арт бакча белән ишегалды арасында башваткыч сыман керсәң чыгып u булмаслык бүлемтекбүлемтек кетәк, сарай, абзар, киртә-коймаларнын ♦ исәбе-хисабы юк иде. Бөтенесен кисеп, турап утын итеп өеп куйды. Ха- a зер ихатасы тап-такыр. Такта өйалды, дүрт почмаклы өе белән, сонып- “ нан үзе төзегән җыйнак кына утын сарае гына торып калды. Иркен = ишегалдын чирәм каплап килә. Хәят утырткан чәчкә түтәлләре быел < Габделхакның күңелен сыкратып-җылытып шау чәчәк атты Хәятне u үзенең туган авылына алып кайтып күмделәр. Ни дисәң дә Хәятнең £ җаны Ирмәткә ияләшеп җитмәгән иде бит әле. Габделхак, форма өчен генә эленгән йозакны ачып, өйгә керде. Түрдә үзе ясаган агач өстәл, тәрәзә буенда карават. Бүлмә эче ягында аш-су әзерләр өчен киң генә сәке. Мичне дә Габделхак биш коелы итеп үзе чыгарган иде. Биш коелы мичнең җылысы озак саклана. Өндә, мөгаен, бер кирәкмәс, артык әйбер юктыр. Кыргый кош-корт, җәнлекләр өн, ояларына беркайчан артык әйбер ташымыйлар, купшылап бизәмиләр, флаг-мазар элмиләр, һәм ана карап кына сандугач — сандугач, карлыгач — карлыгач, бөркет — бөркет булудан туктыймы. Кешене дә әйбер, байлык кеше итми. Кеше икән инде, ул болан да кеше . Габделхак коштабак алып бакчага чы.кты. Көрәк белән бер төп бәрәңге казып алды. Ике кыяр, берничә помидор, яшел суган өзде. Бакча кырыендагы инешкә басма ясап куйган иде, шунда төшеп яшелчәләрне юып, бәрәңгесен шунда су буенда ук әрчеп яңадан өйгә керде Өйалды базын ачып, туң май салынган өч литрлы банканы бавыннан тартып чыгарды. Ул баз гына да түгел, тирән таш кое. Төбенә дә таш җәелгән һәм сап-салкын су чыгып тора. Бер бауны тартса тозлаган ит салынган банка чыга, икенчесен тартса — карлыган вареньесы, өченчесен тартса — башкасы. Төшсп-менеп йөрисе түгел. Җәен кышын өзлексез эшли торган менә дигән суыткыч Акча да түләмисен, дымбырдамый да. Габделхак, бер кисәк туң май китеп алып, банканы кире базга төшерде. Өйгә кереп электр плитәсенә таба куйды. Май эреп кызган арада бәрәңге турады. Бәрәңгене ул башта каплап парландырып пешерә, аннары өстен ачып тоз сибеп бераз гына кызартып ала. Суганның исә яшелен дә, башлысын да чи килеш ашау файдалы. Бәрәңге пешкән чакта Габделхак суга барып килде. Кызарып пешеп чыккан бәрәңгене алуга кайнарланып җиткән плнтәгә чишмә суы белән чәйнек куйды Ашказаны белән авырган кеше ризыкны үзе пешереп, үзе әзерләп ашаса бернинди дару кирәкми. Үзең әзерләгәндә ашказаны ниндирәк ризык эшкәртәсең алдан ук белеп, шуңа әзерләнеп тора да җиңел үзләштерә, шуның белән үзен үзе дәвалый Кыргый җәнлек тә бит корбанын әзерләп, куып тотканда ук ашказаны кирәкле сокларын ннде бүлеп чыгара башлаган була. Табадагы бәрәңгене ашап бетергәч, Габделхак тоз сибеп яшел суган белән берничә помидор ашады. Аннары шикәрсез генә чәй эчте. Тозлы ризык арты баллы әйбер кабарга ярамый. Язва дигән нәрсә, аның уенча, тоз белән баллыны бутап ашаганнан килеп чыга. Савыт-сабаны юып, өстәлне җыештыргач Габделхак караватка сузылып ятты. Колхоз радиосын борып сөйләтмәкче булган иде дә, кире уйлады. — Карале, бүген сиңа завуч эшен тәкъдим иттеләр бит. — Ә миңа нәрсәгә ул? — Ансы да дөрес. Ә теге, ни, алар мастерскойга кергәндә генә «Беркайда эшләмәсәм»... дип нидер уйлый башлаган идең... — Соң! Беркайда эшләмәсәм, кем миңа кияүгә чыксын? Рәсем, картина ясауны беркем җитди эш итеп карамый. — Я, я! Төшенкелеккә бирелмә. Әлегә эшли алмыйсың, кулың бармый икән, ярар, торып торсын. — Алай гына түгел кебек. Күңелдә нидер төенләнеп маташа. — Ирмәттә һәр нәрсә Хәятне хәтерләтә. Шуңа авыр сиңа. Китәсеңме соң әллә берәр яры? — Рәхмәт. Үземнән качып булмасын гына аңлый алам инде. Беркайда да әллә нәрсә юк. — Күп еллар юл йөреп, күп хәрәкәт итәргә күнеккән организмың тыныч, гадәтн яшәүгә күнегеп җитә алмый. Бүген көне буе мастерскойда утырып зарыктың. Әле вакыт бар, урманда йөреп, йөгереп кайт булмаса. Капка ачылган тавыш ишетеп, Габделхак торып утырды. Бер әби кереп килә. Таныш түгел. Габделхак аның шушы авылныкы булырга тиешлеген генә чамалый алды. Карчык-корчык аңардан үтүк, сәгать, плитӘ, тегү машинасы ише нәрсәләрен төзәттергәлиләр. Габделхак акча алмый. Карчыклар аның хезмәтен бөтенләй буш итүне килештермичә. ачуланып-ачуланып бер-ике йомырка, банка белән сөт, катык калдырып чыгалар. «Шуның ише йомыш белән йөрүчедер»,—дип уйлады Габделхак. Әби башта ишекне ачып: — Әйдәләрме?—дип сорады. Идәнгә күз төшереп алгач, галу- шын салып өйгә оекчан гына керде.— Исән генә торасыңмы, бәбкәм? Ярар. Йортка дога кылыйк. Әби мич буендагы урындыкка утырып кулындагы төргәген алдына куйды, күзләрен йомып, онытылып дога укыды. — Ходай чир, зәхмәт, бәла-казалардан сакласын,— дип амин тотты. • — Тиле сүзен тиз сөйләр, ди, улым, сиңа оекбаш бәйләп китергән ием. Юка наски белән генә йөрисең. Хәзер җир суына. Аягыңа җылы киеп йөр. Аяктан тигән суык үпкәгә менә ул. Әби баш яулыгына ураган оекбашны сүтеп Габделхакка сузды. Монысына Габделхак, чыннан да, кыенсына калды. — Ярарга тиеш. Гәүдәсе зур, аягы да зурдыр дип, зур итеп бәйләдем. — Рәхмәт, әби. — Этенеп-төртенеп торган булып күңелемне рәнҗетмәвең өчен үзеңә рәхмәт, бала. Сугыштан кайтмаган Әскатемә охшатам. Шул гына. Башка берни түгел. Ярар, мин кузгалыйм әле. — Әби, чәй эчмисеңме? Кайнап кына чыккан. — И-и, балакаем, тәмле телең үзе сый. Ярар, сау бул. Ходай тәгалә тәүфыйкъ, бәхет бирсен. Габделхак әбине озата чыкты. Аннары бакча яклатып урман юлына төште. Башта атлап кына барды, тора-бара кызулап, болан шикелле эре-эре юыртып, йөгереп китте. Бүген ул туктый алмый озак йөгерде. йөгерде-йөгерде дә көтмәгәндә урман эченнән ачык урынга килеп чыкты. Авыл кырыендагы калкулык өсте икән. Хәят белән кайчандыр шунда килеп чыккан иделәр. Ирмәтне беренче мәртәбә шушыннан күрделәр Габделхак җиргә утырды. Бите буйлап яшь ага иде. йөзендә үзгәреш юк, йөзе тыныч та кебек, ә кайнар күз яшьләре актылар да актылар. Анласа аны Хәят кына аңлый ала иде, бәхетле итсә Хәят кына бәхетле итә ала иде. Дания хәзер буфетчы. Аның эше күп түгел. Ул еш кына укытучылар бүлмәсендә Габделхак белән икәүдән-икәү кала. Дания анардан < буфет өчен кирәкле вак-төяк эш эшләвен үтенә, ошатмаган булып, бо- 5 лайрак кирәк иде, дип орынгалап йөри Бөтенләй түгелеп чәчелә дә ц алмый, беренче адымны ир-ат ясарга тиеш бит инде. Башта Габдел- < хакның йомшак якларын өйрәнеп, гадәтенчә салкын акыл белән алдын-артын уйлабрак эш итсә, Дания Габделхакка күптән ачкыч тап- * кан булыр иде, әлбәттә. Ләкин ул беренче күрүдә үк яшь, чибәр, таза ® егеткә гашыйк булган иде, үзе башын югалткан иде. Шушы хәлдә берничә ай үтте. Бер-берсенә гашыйк икәнлекләрен = үзләре бслмәсә дә, башкалар өчен инде бу сер түгел иде. Бу хәлләр- * Дан нң кайгыга калган кеше мәктәп директоры Сабир ага Курамшнн н булды Гомергә кеше белән эшләгән, шушы эштә чәч агарткан тәжри- * бәле педагогка Даниянең мажара эзләп йөрүче жинел карашлы буш < хатын икәнен аңлау өчен берничә атна життс. Ләкин егетне бу бәладән йолып калырдай һичбер чара юк. Күзен ачыйм дип, ачыктан-ачык сөйләшеп карыйм дисә, Габделхакны киресенчә аждаһа авызына этеп кертүе бар. Ул бит әлегә Даниянең ниятен белми йөри, белсә үзе дә Даниягә карата тыныч түгел кебек. Авылдан китсен өчен Данияне эшеннән алу мәсьәләсен дә тиктомалдан кузгатып булмый. Сәбәп юк. Дания «лып» итеп нәкъ үз урынына килеп утырган иде. Ә- менә укучылар Данияне яратмадылар. Габделхакка «гашыйк» булган жиденчс, сигезенче класс кызлары хәтта аны дошман күрәләр, Даниянең Габделхак тирәсендә сырпалануын иреннәрен кысып, ачулы караш белән күзәтәләр Малайлар исә, Курамшнн кебек үк, Габделхакның Ирмәт- тән китеп баруыннан шикләнәләр. Маңгаена язылмаса да авыл халкы кемнең кем икәнен аяк атлавыннан ук чамалый бит ул. Авыл халкы да Данияне үз итмәде. Бер көнне ут алгандарак Габделхакның өенә Әшрәф килеп керде. Габделхак дәрес планнары төзергә утырган иде. — Син мине кума, Габделхак. Исерек бу димә Мин сине яратам Хатынга да әйттем Тимәгез мин әйтәм Габделхакка! Ннмнеш права дидем. Яна гына икесен дә пыр туздырдым әле. Минем хатынны беләсең инде, Рокыя. Яна килгән теге буфетчыгыз белән болар шу-шу, ши-шн! Мнн йоклаган булып ятам Элек тә сизеп йөри идем. Ул хатын сине...— Әшрәф тешләрен кысып кулын өскә күтәрде дә нидер эләктергән кебек бармакларын әкрен генә йомарлап куйды.— Ул хатын СПмс шуның өчен килгән безнең авылга. Рокыя хат язган булган Синең турда инде. Ә теге елан...— Әшрәф озак кына сүзсез утырды да айнып киткәндәй булып кинәт кенә:— Аң бул!—дип Габделхакка күтәрелеп карады. Шунда ук елмаеп жибәрсп:—Без сина кызның менә дигәнен табабыз. Әйс! Әшрәф тагын нәрсәләрдер сөйләнде-сөйләнде дә ава-түнә чыгып китте. Шуның белән ул вакыйгаларның табигый агышын тәмам чыгырыннан чыгарды. Икенче көнне Габделхак Даниягә кызыксыныбрак карап алган иде, Даниягә шул житә калды. Әшрәфнең дулап чыгын китеп Габделхак янына баруын Дания белә иде Хәзер инде озакка сузудан файда юк, соңгы чарага барырга мәҗбүр иде Дания Ана нәрсә югалтасы! Караңгы төшеп кеше аягы басылгач, тыштан күзгә бәрелмәстәй төссезрәк киемнәрен киеп Габделхак өенә китте... Туйны зурдан кубып ясамаска булдылар. Үз-тирә кешеләр белән кечерәк мәҗлес үткәреп алдылар да Даниянең әйбер-чемоданнарын мәктәп атына төяп, Габделхак йортына килен төшерделәр. Дания ягыннан килүче кеше булмады. Габделхакның әти-әнисс, энесе берничә көн кунак булып киттеләр. Шуның белән шау-шу басылды, гадәти яшәеш эзенә төште. Ир белән хатынның мөнәсәбәтләре тыныч, икесе дә үзләрен бәхетле тоя иделәр. Тормыш үз агымында. Хатын-кызга сусаган Габделхак көннән-көн ешрак елмайды. Дания'исә булдыра алганча Габделхакның теләгенә каршы килмәскә тырыша. Хатын-кызның шундый чакта каршы килеп маташуы нинди генә ирнең дә җен ачуларын кузгатуын, ара бозылуга кигерүен Дания яхшы аңлый иде. Хатынының әллә никадәрле кимчелекләренә ир кеше күз йомарга мөмкин, ләкин монысына — һичкайчан. Хатын-кызның шуны белмәве аркасында күпме гаилә таркала. Дания моны аңлый, белә, ләкин Дания белән Габделхак баштан ук аерылышырга дучар ителгән иделәр. Дания мөстәкыйльлеккә, үзенә үзе хуҗа булырга күнеккән. Ул барыбер азакка кадәр түземле, сабыр ир хатыны була алмаячак. Яңа еллар да үтеп китте. Ел азагында кеше үзен вокзалда сымаг- рак сизә, яңа елның килүен поезд көткән кебек көтә. Эшлисе эшләре, уйлаган уйлары да «аннары» днгәнгәрәк кайтып кала. Яңа ел үткәч, һәркем теләсә дә, теләмәсә дә алда тулы бер ел барлыгын күз алдына китерә һәм алга планнар кора башлый. — Габделхак, ниндирәк шәһәргә күчәрбез икән? Зуррагына инде, әйеме? Яшәсәң, шәһәрнең зурысында яшәргә ул. — Я авылның кечкенәсендә. Без менә кечкенә авылда яшибез. — И, шушы кетәклектә яшәүне яшәү дисәң! — Иркенрәк итеп яңа өй салырбыз. Син әле минем нинди өй сала алуымны белмисең. Уңайлы итеп. Бөтенесен үзем эшләячәкмен. Хәзер үк түгел түлке. Бер-ике елдан. Әлегә бала туса да, бер бала белән генә бу өйгә дә сыеп була. — И! Бер шаярмыйча гына сөйләшә алмыйсың. Дания моны, чыннан да, Габделхакның шаяртуы гына дип уйлады. Гомергә шушы караңгы авылда яшәүне ул ялгыш та башына китерми иде. — Әй, шаяруың шаяру түгел. Башымны катырдың инде. Телевизор да юк ичмасам. Күчкәндә уңайсыз булыр, шәһәргә урнашкач алырбыз дибрәк йөри идем, алмый да булмас, пажалый. — Моңарчы, әйбер алыйк дип тинтерәтмәвеңә, кибеттән юк-бар нәрсә ташымавыңа эчтән сөенеп йөри идем әле, Дания. Берүк бозыла күрмә. Радио бар, кирәк нәрсәләрнең барын әйтеп тора. Ә телевизор өйнең һавасын боза, өй һавасын ионлаштыра бит ул. Киноны кеше белән бергә утырып, клубта зур экраннан карарга аны. Форточка хәтле нәрсәгә төртелеп утыруның ни кызыгы бар? — Кызыгы! Кызыгы! Тормышның кызыгын аңлаган кебек. Сизеп торам, син чыннан да гомергә шушы авылда калырга ниятлисең бит. Фәлән сум зарплата беләнме?! — Әйе, Дания, гомергә шушы нигездә яшәячәкбез. Шәһәрнең чиратын, этеш-төртешен яратмыйм мин. Дүрт стена арасына кысылып, әзергә-бәзер шәһәр тормышында яши алмыйм. Берничек тә яши алмыйм. Монысы бер. Икенчедән, син мина тавышыңны күтәреп сөйләмә. Кем дип беләсең син үзеңне ул кадәр? Өченчедән, күп акча белән ниш- ләмәкче буласың? Дания гомере үтүдән курка иде. Хәзер утызда. Тагы унбиш елдан беркем аңа ымсынып карамаячак. Дөньяда яшәүнең дә кызыгы калмаячак. Елдан-ел яңа сугыш кораллары арта барган бу дөньяда ка- ♦ рангы бер авылда әз-мәз акча эшләп, кызганып гомер итәргәме? Тот м капчыгыңны! Балага да узып куйды бит әле җитмәсә Бу мәхшәр дөнь- * яда тагын бер бәхетсез җан арттырыр хәле юк әле. Дания Габделхак- 5 иы булган-булмаган йомышлар белән Тугайга әниләре янына кайта- 5 рып җибәрде. Хатын-кыз тиктомалдан елмая, назлана башладымы, * хәерлегә түгел инде... Ф Өйдә үзе генә калгач, Дания зур гына арыш капчыгы табып, өйдә- а ге авыррак әйберләрне шуңа тутыра башлады. Үтүк, плнтә, балта, чүш кеч. Шунңан ары әйбер таба алмады Габделхакның өеннән. Ул әйбер- | ләрнс кире урыннарына куеп, ишегалдыннан таш ташырга тотынды... < ГабделЯак өенә кайтып килешли урамдагы кешеләрнең үзенә ничектер башкачарак карауларын сизде. Тиз-тиз исәнләшәләр дә, күзенә карамаска тырышып, ашыгып, китеп баралар. Әллә кайдагылары исә аның ягына озаклапозаклап карап торалар Ишегалдына керде. Ишекнең бикле булуын күреп; «Дания мәктәптә, күрәсең»,—дип уйлады Өй эчендәге әйберләр ничектер барысы да үз урыннарыннан бераз күчкән кебек иде. Карават астыннан чыгыбрак торган капчыкны күреп, аны алып карады. Утын сараенда ята торган әйбер Дания нишләде икән аның белән? Капчык балчыкка буялган. Идәндә дә балчык кисәкләре. Габделхак аптырап ишегалдына чыкты. Утын сараена кереп карады. Барыбер берни аңлый алмады. Ишек төбендәге ташларның барысы да урыннарыннан кузгатылган. Шул вакыт күрше Гыйльмениса апа ксрдя шул кайчак. «Скурый», «бульннс». Димәк, кире Әлмәткә барырга кирәк. Габделхак шуны гына аңлый алды Асфальт юлга кадәр өч чакрым җәяү чыгасы бит әле. Авыл башындарак аны бер егет мотоцикл белән куып җитте. Үзе үк туктап Габделхакны артына утыртып алып китте. Әл- мәттә Габделхак башта кайсы больницага кагылырга белмичә аптырап калды. Нинди чир белән алып киттеләр икән? Аппендицитмы? йөрәкме, башкасымы? Микрорайондагы больницадан Данияне таба алмады. Шунда ул тиз ярдәм машиналарын чакырту пунктына сугылырга кирәклеген чамалап алды. Кичә кич Ирмәт авылыннан китерелгән авыруны кайсы больницага илтүләрен анда белергә тиешләр бит Диспетчер хатын Габделхак әйткән исем-фамилияне исемлектән карап төштс- төштс дә. бармагы бер турда төртелеп, шул турдагы су буе язуны укып чыккач, Габделхакка күтәрелеп — Кеме буласыз?—дип сорады. — Ире. — Паспортыңны, я язылышу кәгазен алып килдеңме? Язылышу кәгазе юк иде. Икесе дә. моны кирәкмәс нәрсәгә санап, рәсми язылышмаган иделәр Паспортын сузды. — Сезнең хатыныгыз Таһирова Хәят ич. Телефон шалтырады. Диспетчер трубканы колагында тоткан килеш «иләрдер язып алды — Я, нәрсә? — Җәләсва Данияне кайсы больницага салдыгыз? — Моны бары тик иренә, яки якын тугай тиешле кешесенә генә әйтә алам. — Шул кадәрле үк сер түгелдер бит инде. . — Ярамый, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бүген дөньяга килмәгәнсездер. Аңларга тиешсез. Габделхак берни аңламады. Больница тәртипләре аның өчен үзенә бертөрле башка мохит иде. Аның үзенең әле бер дә врач, больница кулына калганы юк. Берәм-берәм шәһәрнең бөтен больницаларын да йөреп чыгудан башка чара калмады. Троллейбуста барганда аңа кайчандыр тулай торакта бергә яшәгән токарь егет Шамил очрады. Шамилгә нәрсә, аның бер кайгысы юк. Шау-гөр килеп исәнләште, сорашырга тотынды. Габделхак: — Хатынны югалттым әле, малай, скорый белән алып киткәннәр,— дип сөйли башлагач кына: — Туктале. хәзер,— дип, аны бер тукталышта троллейбустан тартып төшерде.— Күрмисеңмени, бөтенесе колакларын торгызды,— диде ул.— Я, хәзер сөйлә. Габделхак хәлне тәртибе белән сөйләп биргәч, Шамил: — Әһә. димәк, ул гинекологическида,— диде.— Кайда икәнен беләсеңме? Өстә ул, парк кырыенда. — Ә анда нинди авырулар? Шамил шаркылдап көлеп җибәрде. Аннары аңлатып бирде. — Ни, малай, элек тә аптырый идем синең кыргыйлыгыңа. Кыйла- на гына дип тә уйлыйдырыем. Чыннан да әкәмәт кеше икәнсең, валлаһи. Җәяү генә бар. Моннан якын ул. Габделхакны ишектәп-ишеккә әллә ни гомер тинтерәтеп йөрттеләр. Тагын паспортын карадылар. Барыбер берни белә алмый кайтып китте. Хәзер ул эшнең нәрсәдә икәнен бераз төшенеп килә иде инде. «Әллә нинди дәүләт сере дип уйларсың!»—диде ачуы килеп. Ике көннән Дания үз аягы белән кайтып керде. Кәгазь кебек ап-ак, хәлсез. Габделхак бер сүз әйтмәде. Бөтен эшне үзе эшләп, Данияне авыруны караган кебек карады. Ләкин хәзер аның күңелендә ярату юк, ' боларны ул акыл белән генә эшли иде. Дания үзенчә, Габделхакны сындырдым дип аңлады һәм берничә атнадан терелеп элекке хәленә кайту белән «тәрбия» эшен дәвам итәргә булды. — Габделхак, син шәһәрдә яшәүнең уңайлыкларын яшәп карама. ганга гына белмисең. Газы, суы кергән, канализациясе чыгып киткән. Комфорт! Кино театры, кызыклы кешеләр. Шундый ир белән яшәвемне беркем күрмәгәч, миңа ни кызык?! Аннары урта мәктәбе, югары уку йортлары. Монда бит мәктәп тә сигезьеллык кына. Балаларны кайда укытырбыз? — Сигез елы да бик җиткән,—диде Габделхак сүрән генә. Хәзер инде ул Дания белән үзе арасындагы аерманы күрә башлаган, Данияне нәрсәгә булса да ышандыра алырмын дип өмет итми иде. Хәят кына ул, Габделхакның: ' — Кар базы принцибында, ләкин чыннан да өйалды идәне астына кирәк. Бердән кыш көне кар басмый, икенчедән, өйалдына чыгып керү генә берни түгел. Ә бу бауларың просто могҗиза! Кайсын тартырга икәнен генә бутамаска, ну ана кәгазь кисәге язып куярга да була инде. Ә менә бу нәзегрәк бауны тартсаң нәрсә килеп чыга инде? — Тарт әле, мөгаен, безгә кирәк нәрсәдер,— диде Габделхак көлеп.— Саграк бул, ташка бәрдермә. Петр: — Бик җиңел бу,—дип тартып чыгарган иде, салкын суга баты- рылган ярты литр аракы... Икесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр Габделхак, Дания кайтканчы пешә торсын дип, казан аскан иде. Дания шуңа биш-алты бәрәңге әрчеп салды. Ул пешкән арада ирләр кетердәп торган ак гөмбә капкалап, беренче рюмканы эчеп куйдылар. Аннары табынга итле шулпа килде. Петр Габделхакларда кунып, икенче көнне мастерскойга Габделхакның картинасын карарга бардылар. — Җитди тема,—диде Балашов. Шуннан соң үзе дә ничектер басылып, аз сүзлеләнеп калды,—Ярый, Габделхак, мин кузгалыйм,—дип китү ягын кайгырта башлады. — Бер-икс көн кунак булырга идең. — Безнең руста: «Хорошего по-малу» дигән әйтем бар. Булды, рәхмәт Якшәмбе көн иде бу. Петрны асфальт юлга кадәр озатып куйгач, Габделхак өйгә кайтты. Дания болай да чиста идәнне юарга тотынган. — Чемоданнарыңны җыя торырга иде. Мин хәзер мәктәп атын жн- геп кайтам,— диде Габделхак аңа. — Нигә? — Ничек нигә? Элекке фатирыңа илтеп куям. — Уйлама да, мин синнән китмим. Җайлы Шулай җиңел генә котылырмын дип уйлыйсың, күрәмсең. — Әйдә, ямьсезләнмичә генә аерылышыйк. Кассадагы акчаларны да бирәм. Миңа алар кирәкми. — Миңа да кирәкми. Габделхак Даниянең чемоданнарын идән уртасына тартып чыгарды — Габделхак, зинһар, үземне теләсәң нишләт, чемодан-әйберлә- ремне урамга чыгарып кына атма. Иң кыены шул. — Әһә, димәк, сине элек тә шулай кугалаганнар. Нишләп син кеше тормышы белән уйныйсың? Сезнең кебекләр кеше рәтеннән ир белән яшәргә итенә. Күпме нерва, күпме гомер бушка сарыф ителә синең кебекләр аркасында. Давай, давай! Җыен! — Аерылышу алай гына булмый әле ул, җанкисәгем. Башта гариза язарга кирәк. — Без гаризасыз гына өйләнешкән идек. Барыбер, ир белән хатын күпмедер бергә яшәгәч, судка гариза бирелә Ә моның өчен ике якның да аерылышырга риза булуы да кирәк әле. Ә мин аерылышырга теләмим. Мин сине яратам Габделхак шешәдә калган аракыны стаканга салып төбенә хәтле эчеп куйды, йөз илле граммлап. Бу инде Габделхак өчен шактый иде. Даниянен эченә жылы йөгерде. Шулай эчкәли башласа... — Син, Дания, уенга борып маташма,—диде Габделхак сәбәпсез- гә елмая башлап.— Мине алдаган кеше минем өчен дөньяда юк инде ул... Көннәрнең берендә төнлә ут чыгып мастерской янып китте. Калкулык өстендә мәһабәт зур факел сыман дөрләп янды ул. Берничә сәгать < буена Ирмәт урамнары яп-якты булып торды, йокысыннан уянып чыккан бар кеше шунда йөгерде. Габделхак, мастерскойның түбәсе убылып * караңгы күк йөзенә меңләгән очкыннар оибелгәч, өйгә кереп өстен сал- “ мыйча гына караватына сузылып ятты. Хәзер алар аерым йоклыйлар а Дания бүлмә эче ягындагы сәкегә көйләде урынын. Мастерской белән бергә Габделхакның ясалып бетү алдында тор- £ ган картинасы, этюднигы, кулы күнеккән жан кебек кисточкалары, әллә ь никадәрле төсле буяулары янды. < — Инде нишлибез? Хәзер мәктәптә укыта алмаячаксың, һаман әр- < сезләнсп шул тирәдә йөрү мәгънәсезлек. — «Үз теләгем белән» дип гариза язарга туры килә. Башка чара юк. — Картинаң? —- Кызганыч, әлбәттә. Этюдник, кисточкалар кызганыч. Андый кисточкаларны хәзер табып булмас. Явызлыкка каршы көрәшү өчен рәсем сәнгате бигүк кулай түгел, ахры. Дания кебек дөнья явызларын фаш итәр өчен башка чара, башка төр сәнгать кирәк, ахрысы Рәсем сәнгате гүзәллек үрнәген генә бирә ала. Ә андый әсәр бар инде Рафаэль мадоннасы. Рәсем сәнгатенең иң югары ноктасы ул. Икенче андыйны, яки аннан кайтышын ясап маташу мәгънәсезлек Ә аннан югарыракны ясый алырлык талант миндә юк. Димәк, мин көчле рәссам түгел. — Вакытлы күңел төшүләр була, үтәр әле. — Вакытлы түгел бу. Ачы хакыйкать. Габделхак гаражда иске бер комбайн ремонтлап ята. Анда аларга 1өш вакытында кайнар аш бирәләр. Ул шунда туклана Колхоз эше сәгатьле түгел. Габделхакның «Мина үз вакытым иркенрәк калышлы эш булса иде»,—диюенә каршы председатель үзе үк: «Кирәк чагында, яз, көз кызу эш өстендә сынатмасаң, сине беркем дә бәйләп тотмас»,— диде Бүген Габделхак эштән иртәрәк кайтып морҗаны «төзәтергә» тотынды. Дания эштән кайтканда ул терсәгеннән корымга батып морҗаның мич башы ягын сүтеп алган иде инде. Мич авызыннан карасаң — |'шск, бу ягыннан тәрәзә күренә «Лып» итеп корымлы урындыкка барып утырган Даниягә ул — Бераз төтен чыгара иде бит. Хәзердән карап куймасан, кыш буе интегергә,— диде. — Барыбер китмим мин синнән, Габделхак. Син яшәгән жирдә мин дә үлмәм — Алтын сүзләр. Ләкин пожардан соң кесә насосының файдасы шуның кадәр генә. Мин сине беләсеңме нишләтәм... Кеше ул — табигать могҗизасы. Үтерсә аны табигать кенә үтерергә хаклы. Ә мнн сине... Юкка шаярасың минем белән. Алла юктыр да бәлки, ләкин гөнаһ, хыянәт җәзасыз калырга тиеш түгел. Әйдә, күтәр үкчәңне! Габделхак мич өстеннән төшеп Дания янына килә башлады. Ул шаярмый иде. Дания шуны аңлап: — Якын килмә!—дип чырыйлап кычкырып җибәрде.— Ярар, ки- тәм! Китәм! _ _ Дания чемоданнарын ачып, яраксызга әйләнгән әйберләренә бер тын карап торды да, чемодан капкачын шап итеп ябып ншеккә таба атлады. Берара туктап калып Габделхакка борылды. Йөзендә андый- мондый кыланусыз чын газап иде. — Элегрәк кайда идең син?! Нигә мин сине кыз чагымда ук очратмадым?!—диде һәм яңадан бер сүз әйтмичә чыгып китте. Икенче көнне аның Ирмәттән бөтенләйгә китеп баруы беленде. Ике-өч көн эчендә Габделхак өен нәкъ элекке хәленә китерде. Башта мичен инде чыннан да төзәтеп, сылыйсы җирен сылап, известь белән агартты. Аннары Даниядән калган чемоданны да-ватып мич утына ташлады. Тәрәзә пыяласын куйганнан соң өйнең түшәм-стеналарын кайнар су белән сабынлап юды. Идәнне дә кайнар су, ком белән ышкып- ышкып юып чыгарды. Өйгә элекке тәртип кайтты. Аның әле бәрәңгесе дә алынмаган иде. Ярый көз озак килде. Кеше инде бәрәңгесен унбиш- егерме көн элек алып бетереп базларга салып куйдылар. Бакчасында бәрәңге алып кайнашкан Габделхак үзеннән үзе: — Я, ничек?—дип сорады. — Ә нәрсә? — Нәтиҗәдә? — Нәтиҗәгә иртә әле. Яши генә башлау бу. Юклык куркыныч түгел. Байлык, комфорт куркыныч Юклык ул күңел хөрлеге генә. Габделхак өен җыештырган арада базын ыслап куйган иде. Хәзер бәрәңгенең алган берен базга сала барды. Төштән соңрак эштән кайткан ике як күршесе көрәкләрен тотып киртә аркылы Габделхак бакчасына керделәр. — Син, малай, барыбер көрәк бирмәссең. Менә үзебезнекен алып кердек,— диешеп, башкача рөхсәт-ни сорап тормастан, рәткә басып бәрәңге казырга тотындылар. Чиләген тотып кергән Гыйльмениса апада: , — Улым, син юкка киреләнмә. Радиу әнә, иртәгә кар төшә, диде. Бәрәңгең кар астында калмагае,—дип ире казыган бәрәңгеләрне чүпләргә иелде. Капкадан шулай ук үз көрәген тотып алпамша гәүдәсе белән кире Кәрим килеп керде. Берара сүзсез генә эшләгәннән соң ул: — Хык!— итеп пырхылдап көлеп алды.—Син, Габделхак, әллә нинди приумнар беләсең икән, ә?—диде. Башкалар бу тиле-миле ни сөйли дип аптырашып: — Нинди приум? Нинди приум?— диештеләр. — Соң! Самбы приумын да белә, мине бөгеп кенә салды. Аннан килеп менә хатын аеру приумы. Бөтенесе күтәрелеп көлешеп алдылар. Ул арада ишегалдына мәктәптән кайтып килүче җиденче, сигезенче класс укучылары кереп тулды. — Ну моның бәрәңгесе дә тәмле була инде, җир суыгын тойган бәрәңгегә тәм керә бит ул,— диешә-диешә берничә сәгать эчендә Габделхакның бәрәңгесен алып бетереп, базга салып, авызын томалап та куйдылар. Икенче көнне иртән җиргә ап-ак булып кар төшкән иде.