Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФРОНТОВИК ӘДИПЛӘР

Ялкынлы, дулкынландыргыч шигырьләре, Беек Ватан сугышының утлы оермәләре эчендә чыныккан лирикасы балан халкыбыз йареганда урым алган Фатих Карим ул юлларны 1942 алның 14 алраленда азган. Аның ■Ватаным ечен» дигән шигыре беренче талкыр «Кызыл Татарстан» газетасында 1942 елның 10 маенда басыла* Әйтеп үтик: шагыйрьнең дәһшәтле елларда иҗат иткән кул әсәрләре шушы газетада чыкканнар. Без — Татарстан АССРның үзәк дәүләт архивында. Анда азучыларның, шагыйрьләрнең, Беек Ватан сугышы кырларыннан «Кызыл Татарстан» редакциясенә шигырьләре, хикәя, очерк, эарисоәкалары, фронттан язган хатлары да тупланган. Кырык еллап архив киштәләрендә сакланган бу кадерле язмалар инде саргая башлаган. Авторларының кайберлсрә исә, дошман белән батырларча керешеп, яу кырында ятыл калган. Икенчеләре, сугыштан кайтып, день я куйдылар, исәннәре дә — шактый елкәнәйде Шунлыктан, еллар үткән саен әлеге кулъязмаларның кыйммәте арткаинан-арта бара. Менә Фатих Кәримнең «Дусларга», «Бомба теял оча самолет». «Мин — гуманист» исемле шигырьләренең архивта сакланган тел нәсхәлере Автор файдаланган кәгазь, язу рәвеше үк әдипнең кичерешләре, әсәрләрнең нинди шартларда иҗат ителүе турында да сәйлиләр. Фатих Кәримнең 1942 елның 15 ноябренда язган бер хатында ■Язам. Окопта да яздым, сугышта да яздым... «Совет әдәбияты» белән «Кызыл Татарстан»га күп әйберләр җибсрдем... Мин язам да язам. Кирза итекнең кунычын естол итеп, шыгрым тулы товарный вагон полный ходка барганда шигырь язарга ейрану эчен кичергән елларның күп 'файдасы булды... Тик менә кәгазь юк. Кәгазьнең кадерен белегез»,— дигән юллар бар. Фатих Кәримнең архивтагы егермедән артык кулъязмасы белән таныштык. Алар- ның күбесе тар кәгазь битләренә яки почта открыткасына карандаш белән язылган. Шагыйрьнең кул астында кара да һәрвакыт булмаган, күрәсең. Фатих Кәрим — Боек Ватан сугышы елларында иң актив иҗат иткән шагыйрьләрнең бәрсе. Аның әсәрләре «Кызыл Татарстан» газетасында. «Совет әдәбияты» журналы саннарында донья күрә. 1943 елда «Мәхәббәт һәм нәфрәт» исемле шигырьләр һәм позмалар җыентыгы, «Разведчик язмалары» исемле повесте, 1944 елиы «Моң һәм коч» дигән шигырьләр җыентыгы, >94$ елда «Язгы таңда» лооесте китап булып басыла. Однпноң «Мәхоббот һем нәфрәт» исемле шигырьләр һем поэмалар җыентыгы чыгу уңае белән тәнкыйтьче Хәсән Хәйри «Кызыл Татарстан» газетасында «Фатих Кәрим,—дип яза,—күптән түгел басылып чыккан җыентыгын «Мәхәббәт һем нәфрәт■ Дип атаган... Чынлап та, шагыйрьнең бу җыентыгы илебезгә, изге туган җиребезгә, Я халкыбызга чиксез мәхәббәт һәм немец илбасарларына каршы квчле нәфрәт хисе белән сугарылган. Ул совет халкының какшамас бердәмлеге, ныклыгы турында совет сугышчыларының азатлыгы, чәчәк аткан илебезне саклау ечен сугышта батырлыклар күрсәтүләре, дошманга каршы нәфрәт, үч алу ялкыны үсүе хакында хиссиятле, тирән эчтәлекле шигырьләрен яза, «прикладына салып окопларда язган», «туп гөрселдәп торган җирләрдән» сәлам шигырьләрен җибәрә». Ул —татар совет әдәбиятында тирән эз һем зур мирас калдырган, әдәбиятыбыз күгендә балкып янган йолдызларның берсе, Һади Такташ, Муса Җәлилләр янәшәсендә торган шагыйрь. Фатих Кәрим халкыбыз йөрәгендә, әдәбият мәйданының түрендә урын алды. Әхмәт Исхак һәм Абдулла Әхмәткә 1942 елның 9 мартында җибәргән бер хатында да «...мин инде хәзер сездән еракта, ут сызыгында. Менә шуннан сезгә ашыгыбрак язган бер шигырь җибәрәм. Сез аны, ошатсагыз, «Кызыл Татарстанвда басып чыгарыгыз»,— дип яза. «Кызыл Татарстан» газетасы сугыш елларында Фатих Кәримнең утызга якын әсәрен чыгара. Фатих Кәрим 1942 елДа Смоленск өлкәсендәге «Зайцева Гора» биеклеге өчен барган сугышларда, мина ярчыгы тиеп, каты яралана, госпитальгә озатыла. Ул май — август айларында Казан^госпитальләренең берсендә дәвалана, шушы чорда аеруча кул иҗат ито. «Иптәш», «Бомба төяп оча самолет». «Мин — гуманист», «Кайгың, куанычың» кебек шигырьләре, «Пионерка Гөлчәчәккә хат» поэмасы беренче тапкыр «Кызыл Татарстан» газетасында чыгалар. Әдип бу поэмасын озынча тар кәгазьгә Шәмәхә карандаш белән язган. Казанда дәваланган вакытта ул редакция белән аеруча тыгыз элемтәдә була. Аның Татарстан АССРның үзәк дәүләт архивында сакланган, җаваплы редактор урын- басары Галим Рябковка 1942 елның 20 июнендә язган хаты шул хакта сөйли. «Сезгә сәлам. Мин Ватан сугышы еллыгына багышланган номерга бер шигырь җибәрәм. Әгәр дә ул сезне канәгатьләндерсә, бер вәгъдәмне үтәгән булам. Хәзер Англия, Америка белән дуслык союзына каратылган номер өчен шигырь хәзерләү естендәмен. Анысын дүшәмбе көн кирәк булса — дүшәмбе көн, сишәмбе көн кирәк булса — сишәмбе көн килеп алырлар. Үзем теләсәм дә бара алмыйм_» һәм газетаның 23 июнь (сишәмбе көн) санында Фатих Кәримнең «Бомба темп оча самолет» исемле шигыре чыга. Әдип госпитальдә «Пионерка Гөлчечеккә хат», «Тирәм кул» дигән поэмаларын да иҗат иткән. Автор үзенең «Пионерка Гөлчәчәккә хат» исемле поэмасын газетада күрү бәхетенә ирешә алмый. Ул, 1942 елның 20 августына кадәр дәваланып, янә фронтка китә. Бу әсәр исә 30 августта басылып чыга. Фатих Кәримнең тирән мәгънә һәм бай фикер туплаган шигырьләреннән берсе — «Онытма» исемле әсәре. Ул әдипнең 1979 елда чыккан өч томлыгының I нче томында урнаштырылган. Анда шигырьнең 1942 елның 4 августында язылуы турында искәрмә бирелгән. Чынында исә ул автор тарафыннан шул елның 2 августында иҗат ителгән. Архивтагы кулъязма шуны раслый. Шагыйрьнең бу әсәрендә колхоз кырларында өлгергән мул игенне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу турында сүз бара. Бөек Ватан сугышы елларында тыл фронтны кораллар, азык-төлек һәм киемнәр белән берөзлексез теэмин итте. Фатих Кәримнең «Хәдичә» дигән шигырендә дә (25 октябрь. 1942 ел) гади бер татар кызының сугышчыга перчаткалар җибәрүе тасвирлана. Шагыйрь сөйкемле һәм олы җанлы Хәдичә образын, ул җибәргән бүләкнең сугышчыда ашкынулы хисләр ташкыны тудыруын нечкә лиризм белән гәүдәләндерә. Ф. Керим, Бөек Ватан сугышының төрле участокларында булып, Украинаны, Белоруссияне. Карпатны фашистлардан азат итүдә катнаша. Аның «Днепр ярында», «Днепр дулкыннары», «Без бергә» кебек шигырьләре дә һәркемне дулкынландыра, авторның бөек Җиңүгә тирәннән ышанычын күрсәтеп тора. 1943—1944 елларда Кызыл Армия гитлерчыларга барлык фронтларда көчле һе- җүмнәр ясады, илебезнең күп җирләрен дошманнан азат итте. Бу хәл Фатих Кәрим иҗатына күтәренке рух алып килә. Аның «Кызыл Татарстан.да басылган «Хснҗәр», «һөҗүм» шигырьләре — шуңа дәлил. . Нәкъ шушы вакытларда «Фронтовик татарлерга татар халкыннан сәлам хат» языла һ«м ул «Кызыл Татарстан» газетасының 1943 алгы 6 март санында басылып чыга. Хат сугышчыларда фашизмга карата булган нәфрәтне тагын да кочәйтә. Ватан азатлыгы ачен керәшүчеләрие тиңдәшсез батырлыкка рухландыра Аңа җавап ител, фронтлардагы татар сугышчыларының татар халкына хатлары языла, алар да газетада урын «ла бара. Фатих Керим дс 1943 елның 31 мартында редакцияге язган хатында •Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хатвиы сугышчыларга укуы турында хебер итә. .Бу кәинәрдә,— дип яза ул,— күп урында татар халкының хатын уку үткәрелде. Бу зшкә мин актиа катнаштым. Гомумән, командирларның фикерләре безнең хат турында югары. Алар хатның кечле, әдәби эшләнешле булуын моңа чаклы чыккан хатлардан естеи куялар. Егетләребезгә хат бик кечле тәэсир итә. Хат уку нәтиҗәсендә татар сугышчы егетләр арасында дисциплина һем сугышчанлык үсүен мин күп кенә командирлардан ишеттем. Сезгә «һеҗүм« дигән шигыремне җибәрәм. Мин аны хат уку җыелышында сугышчыларга укыдым. Ошатсагыз, басарсыз • Фатих Кәрим 1944 елның октябрь — ноябрь айларында Татарстан Язучылар союзы идарәсенең үтенече белән Казанга кыска вакытлы иҗади командировкага кайта. Түбендәге документлар шул хакта сейли: * «21/Х-44 ел. к Жданов исемендәге Ленинград хәрби инженерлык училищесы Политчасть буенча училище начальнигы урынбасарына Сезнең училищеда курсант Фатих Вәлиеаич Кәрнмоа укый. Ул — татар шагыйре. . СССР Язучылар союзы члены. ТАССРның XXV еллыгына әзерлек уңаеннан, Беек Вә- о тан сугышы геройларының зур образларын тудыру буенча аның яңа иҗади >ш план- •“ нары бар. Моңардан тыш. Татаротан Явучылар союзы идарәсе Ф Кәримнең шигырь- у лереи рус теленә тәрҗемә итү эшенә керешә, бер томлыгын татар телендә чыгару- X ны планлаштыра. Шуннан чыгып, Татарстан Язучылар союзы идарәсе Сездән * Ф. В. Кәримоака 2—3 айга иҗат отпускаем бирүне һәм аны Татарстан Язучылар _ союзы карамагына җибәрүне сорый Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе (Г. К а ш ш а ф)« «4/Х1-44 ел. Казан шәһәре комендантына Татарстан Язучылар союзы идарәсе Сездән күренекле татар шагыйре. Жданов исемендәге ЛВИУ курсанты иптәш Ф В. Керимоаның Казан шәһәрендә булу срогын ун кәнге озынайтуыгызны сорый. Иптәш Ф. В Кәримоаның Казанда булуы Ватан сугышы героикасы темасына язылган һем ТАССРның 25 еллыгына багышланган әсәрләрен матбугатта бастырып чыгаруга әзерләү һем тикшерү эчен Кирәк Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе (Г. К а ш ш а ф)» 1944—1945 елларда Фатих Кәрим, фронтовик шагыйрь буларак, әсәрләрен Кызыл Армиянең фашист гаскәрләренә җимергеч ударлар ясаган, гитлерчылардан Конбетыш Европа илләрен азат иткән һәм дошманны үз оясында дембәсләгон швртларда иҗат ите. Шигырьләре дә шушы чор сулышы белән сугарылган. Газетада басылган яки архивта кулъязмасы сакланган «Ачу давылы». «Халык үче» «Безнең урамда». «Казан», •Кемне кызганмыйм», «Немец җирендә», «Оясында» кебек шигырьләре — шундыйлардан СССР Оборона министрлыгы үзен архивындагы документларга караганда, Ф. Кәрим 3 иче Белоруссия фронтындагы сугышларда. Кенчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша Аның бу чорда күрсәткән батырлыклары турында «Бүләкләү лис- ты»нда мондый юллар теркәлгән: ■Саперлар взводы белән командалык итеп. 1945 елның 21 январенда Гереишке- мвн районында, Писса елгасы аша күпер салганда. Алленбург шәһәреннән тоиьяч- тәрак Алло елгасы аша кичү тозогәндә батырлык күрсәтте, ул, дошманның кечле уты астында вакытыннан алда иичүне һәм күперне елгертеп, шуның белән танкларга, артиллериягә һәм укчы подразделениеларга уңышлы хәрскот ясарга ярдәм итте. ФРОНТОВИК ӘДИПЛӘР ф „Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүгә лаек. , 226 нчы аерым сапер батальоны командиры Майор (Шаманов). 1945 елның 23 феврале». Фатих Кәримнең газетада басылган «Немец җирендә» дигән шигыренең ахырына: «Декабрь, 1944, Көнчыгыш Пруссия», дип куелган. Бу әсәр — каһарман шагыйрьнең ■Кызыл Татарстан.да басылган соңгы шигыре. Әдип бу юлы да үзенең сугышчан лирикасына тугры булып калган. Ул, авыр сугыш юллары үтеп, фашизм оясына — Берлинга ашыга. «Оясында» — әдипнең соңгы шигыре. Ул шагыйрьнең һәлак булырына 14 квн кала— 1945 елның 5 февралендә язылган. Фатих Кәрим гитлерчыларга каршы сугышта батырларча һәлак була. Үлеменнән соң ул икенче орден белән бүләкләнә. «Бүләкләнү листывна: «Кече лейтенант Кәримов 1945 елның 11 февралендә Глобунен районында, Пасмар елгасы аша күпер салганда, батырлык күрсәтте,—дип язылган,—Ул саперлар взводы белән командалык иткән хәлдә, дошманның көчле уты астында бозлы суда күпер баганаларын утыртты, шуның белән үзйөрешле артиллериягә хәрәкәт итү өчен булышлык күрсәтте. Быблның 19 февралендә 37.8 нче биеклекне атакалаганда, кече лейтенант Кәримов батырларча һәлак булды. Үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләүгә лаек. 226 нчы аерым сапер батальоны командиры Майор (Шаманов). 1945 елның 20 феврале». « Фатих Кәрим ялкынлы иҗатын — якты уй-тойгыларын, ашкынулы омтылышларын изге Ватанына багышлады. Ул «тәвәккәллек, батырлыкка җыр булып калсам иде», дип язды. Аның изге теләге чынга ашты: Фатих Кәрим безнең күңелләрдә сугышчан җырчы буларак мәңге сакланыр. Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык күрсәткән әдипләрдән тагын шагыйрь Нур Баян турында да сөйлисе килә. Ул — татар совет әдәбиятында патриотик әсәрләре белән танылган шагыйрь. Н. Баян лирикасында Һади Такташ традицияләрен дәвам иттерде. Аның иҗатына Муса Җәлил зур бәя бирде. М. Җәлил 1940 елның 7 декабрен- да Татарстан язучылар җыелышында сөйләгән докладында: «Нур Баян — безнең поэзияне «Яңгырлы төн», «Җимерелгән дворец янында» кебек эре поэтик әсәрләре белән баеткан, аеруча политик поэзия жанрын үстерүдә зур хезмәт күрсәткән алдынгы шагыйрьләребездән,— дигән иде.— Нур Баян көчле политик фикерләрне укучыга җитәрлек итеп гади һәм җылы лирика аша бирә ала». КПСС өлкә комитеты архивында Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре Муса Җәлилнең Н. Баянга язган характеристикасы сакланган. «Иптәш Нур Баян,— дип языла анда,— партия һәм комсомолның актив работнигы буларак, үзенең иҗатында политик актуаль һәм әһәмиятле проблемаларны тирән тойды һәм үз вакытында яктыртты, шигырьләре белән киң массаны социалистик төзелешкә туплады. Нур Баянның теле художество ягыннан гади һәм киң массаларга аңлаешлы булуы белән аерылып тора. Бу уңайдан Нур Баян танылган татар совет шагыйре Һади Такташны хәтерләтә... Нур Баян рус әдәбияты һәм тугандаш халыклар әдәбиятлары классиклары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүдә дә күп эшләде. Мәсәлән, Пушкин, Некрасов, Лермонтов, Шевченко, Руставели, Җамбул һ. б.». Коммунист-шагыйрь гомеренең соңгы көненә кадәр партиябез һәм халкыбызның турылыклы улы булды. Ул, кулына мылтык һәм каләм тотып, Бөек Ватан сугышында дошманга каршы күтәрелде. Янәшәсендә, баш очында снаряд һәм миналар шартлаган хәлдә дә Н. Баян шигырь, очерк, зарисовкалар һәм публицистик мәкаләләр яз ды. Аның әсәрләре «Кызыл Татарстан» газетасында беренче булыл день» күрделәр. Нур Баян да, Фатих Керим кебек, Беек Ватан сугышы елларында поэмалар һем шигырь лере тупланган «Туган авылым», «Шат җырлар». «Өч беркет» китапларын чыгара Ул, фронт газеталарында, рус теленде дә шигырьләр бастыра. Ләкин шагыйрьнең шактый әсәрләре эзсез югалган. Бу хакта ул 1944 елның 2 февралендә Гази Кашшаф- ф ка язган хатында болай ди: «Миндә соңгы айларда русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрем бәр иде, подшивкам машинам белән бергә янып китте һем күп кулъязмалә- е рым һәлак булды, хәерле булсын, барысына да немец гаепле». Ибраһим Газига җибәргән бер хатында ул: «Йорея сызлый. Язасы килә. Ә бомба, снаряд, мина сызгырулары башымдагы барлык уйларны -җимереп кителер»,— дип * Татарстан АССРның үзәк дәүләт архивында шагыйрьнең «Кызыл Татарстан» редак- О циясене язган, матбугатта чыкмаган хатлары һәм әсәрләренең кулъязмалары бар = Аның Беек Ватан сугышы чорында иҗат иткән һем беренче талкыр 1941 елның 6 ию- - ленде «Кызыл Татарстан» газетасында басылган «Безнең антыбыз» исемле шигыре күл милләтле совет халкының туган илгә ябырылган фаи-чстларкы җиңәчәгенә ышә- ♦ иыч белән сугарылган. х Нур Баян сугышка кадәр дә җыр теистлары язган. Аның сүзләренә композитор- х ларыбыз иҗат иткән җырлар да яңгыраган. Әдип фронтта да бу елкәдә эшчәнлегон £ дәвам иттергән. Аның 1941 елның 10 июлендә «Кызыл Татарстаи»да басылган «Безнең танкистлар» исемле шигыре — шуңа мисал. . Нур Баянның әсәрләре интернационализм рухында иҗат ителгән. Газетада басыл- о ган «... Корыч без сафта» исемле шигыре әнә шуны раслый. ■Кызыл Татарстан» газетасында (1942 ел, 21 январь) басылган «Ленин нәселе» исемле шигырендә әдип, ленинизм байрагы астында совет халкының фашистларны X туган илдән куачагына ышанып, партиягә дан җырлый. Нур Баян журналистика елкәсенде дә үзен танытты. Ул 1928 елда «Кызыларме- . әц» газетасы редакциясендә әдәби сотрудник, 1929—1930 елларда «Колхоз яшьләре» журналының секретаре булып эшли. 1930 елда Чаллы районы газетасы редакторы итеп билгеләнә. Бу эшләр аңа авылдагы яңалыклар белән якыннан танышып барырга ярдәм ите. Ул, Боек Ватан сугышының беренче айларында «Кызыл Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе буларак, районнардан редакциягә материаллар җибәрел торган. Аның Калинин районының (хәзерге Актаныш районы) Киров исемендәге һәм «Лена» колхозларыннан җибәргән телеграммасы газетаның 1941 ел, 14 август санында басылып чыккан. Нур Баян Боек Ватан сугышы елларында фронтта полк партия оешмасы секретаре, аннары дивизиядә рус телендә чыга торган газета редакторы була. Бу хакта Н. Баян үзе де Т. Имаметдииоека, Г. Кутуйга, Г. Кашшафка 1942 елның 31 маенда язган бар хатында түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Мин сезгә күптән хат язарга йорсәм дә. вакыт юклыктан, моңа кадәр яза алмадым. Гафу итегез. Үземнең сәламәтлегем бик яхшы... Дуслар һәм илтешләр белен тире-ягым тулы... Командояаниедән частьны яхшы оештыруым эчен приказ аша рәхмәт алдым. Үзем редактор булып эшлим. Секретарем — Язучылар союзы члены Михаил Яновский. Әдәби инструкторым — Лоэнеаой дигән политрук.'һәрвакыт ярдәмгә кило торган һәм газетага шигырьләр белән катнашучы союз члены Боикер бар (ул клуб начальнигы булып эшли)... Озакламый күптән теләп мәргән урынга китәбез. Ө анда барып, күкрәк белән дошманнарга каршы сугышу — нинди шатлык! Гаять яхшы частька эләгү, командирларның бик яхшы булулары (күбесе сугышта булган кешеләр, часть яхшы сугышчанлыгы эчен гвардия частена әйләнгән) мине шатландыра... Минем эшем хәзер до язучылык. Шигырь һәм очеркларым газета саен чыгалар Шул язучы буларак та мин командованием каршында ихтирам белән файдаланам Уйлыйм: минем баламны һәм семьямны онытмассыз. Кемнәргә сәлам әйтергә белмим. Бары тик Ибрай Гази һәм М- Әмирләрнең генә армиядә икәнлекләрен белем. Хат языгыз. Кайнар сәлам белен Нур». СССР Оборона министрлыгының үзәк архивында сакланган 78 нче укчы дивизия политбүлеге начальнигы майор Лысогорский Н. Баянга «Бүләкләү лист»ында түбендәге характеристиканы бирә: «Нур Галимович Баян —дивизия оешкан вакыттан бирле (1942 елның мае) дивизия газетасы редакторы хезмәтендә. Дивизиянең немец-фашист басып алучыларына каршы сугышчан эшчәнлегендә, Баян «За Родину» газетасын регуляр чыгаруны оештыра. сугышчан заданиеләрне үтәүгә, командирлар һәм сугышчыларның сугышчан батырлыкларын популярлаштыруга бәйле тел мәсьәләләрне газетада һәрвакыт яктыртты. Иптәш Баян, кыюлык күрсәтеп, һәрвакыт частьларда булды, сугышчан хәрби корреспондентлар активы зшен оештырды... Хекүмәт бүләге —Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүгә лаек». Н. Баян 1943 елның 30 апрелендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Фронтовик әдип соңга таба полк командирының политик эшләр буенча урынбасары була. Ул «Кызыл Татарстан» газетасы белән тыгыз элемтәдә тора, әледән-әле редакциягә шигырьләрен, зарисовкаларын һәм публицистик мәкаләләрен җибәрел тора. Татарстан АССРның үзәк дәүләт архивында сакланган, 1942 ел дәвамында язылган «Москва», «Украина кырлары буйлап». «Йөрәктә нәфрәт, ачу ташый», «Майор Әхмет- шин» дигән әсәрләренең кулъязмалары — шундыйлардан. «Украина кырлары буйлап» дигән кулъязмада мондый юллар бар: ...Чигебез есте- нә кара болыт сыман Гитлер башкисәрләре кереп басканнан соң... синең улларың һәм Ватан сәюче кызларың белән беррәттән, мин дә Кызыл Армия сафына киттем. Мин хәзер шагыйрь дә, сугышчы да... Соңгы кеннәрдә гитлерчы палачлар, шәһәрдә калган ике-еч урам халкын, йорт эченә бикләп, мина белән күтәртәләр. Кая гына карасаң да, Днепропетровск урамында үле гәүдәләр ята. 28 сентябрьдә үзәк урамнарның берсендәге бөтен халыкны гитлерчы бандалар, кырык машинага төяп, еврей каберлегенә илтеп атканнар. Күптән түгел үзәк паркка 15000 ләп халыкны җыйнап, автоматтан ут ачканнар. Бик азлары гына качып үлемнән котыла алганнар. Бу ерткычлыкларны... немецлар тарафыннан яндырылган завод-фабрикаларны күргәч, йөрәк сызлый, йөрәктә ачу кайный. Гүя мин кан арасында йөзәм, ачы нәфрәт ялкыны астында язам мин бу юлларымны». Фронтовик әдип 1943 елның 12 Октябренда «Кызыл Татарстан» газетасының җаваплы редакторы Ибраһим Узбекоека язган хатында болай хәбәр итә: «Мин сиңа юл истәлекләремне җибәрәм. Сиңа, әлбәттә, хат язу кыендыр, вакыт тапмавың' мөмкин. Әгәр вакыт тапсаң, нинди материаллар кирәклеге турында хат яз. Вакыт тапсам, язармын. Әгәр газетада урнаштырмасаң, «Совет әдәбияты» журналына бир. Алар бәлки урнаштырырлар. Үзем хәзергә сәламәт. Украина буйлап алга барабыз. Немецларны дөмбәслибез. Әгәр кызыксындыра торган булса, Запорожье турында язармын. Җавап кетем... Р S. Кабат күчереп торырга вакыт юк, беләсең, окоп шартларында язарга туры килә. Карап басарсыз». Н. Баян Татарстан Язучылар союзына 1944 елның 26 февралендә җибәргән икенче бер хатында сугышта яралануын хәбәр итә. «Иптәш секретарь! (Кем икәнен белмим) Госпитальгә керү уңае белән, авыр булса да, язарга мөмкинлек таптым. Язган ике шигыремне («Хат», «Илем, сиңа») Сезгә җибәрәм. Кайда басарга яраклы табасыз, анысы — сезнең карамакта. Үзем, Румыния аша үтеп, Венгриягә килеп бастым. Берлинга таба барабыз. Адресымны госпитальдән чыккач җибәрәм. Хәзергә сәлам белән Нур». Хат почмагына «Җавап язылды. М. Әмир» дигән тамга куелган. Без Нур Баянның «Майор Әхмәтшин» дигән фронт язмасы белән таныштык. Автор анда элек байда батрак булып эшләгән, Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң югары уку йортында белем алу бәхетенә ирешкән һәм Бөек Ватан сугышымда командир булган майор 3. Әхмәтшинның яу кырында күрсәткән батырлыгын тасвирлый. Нур Баян 1942 елның июленнән алып шул ук елның 1 октябрена кадәр — Калинин, аннары 1943 елның ноябренә хәтле Кеньяк-Кенбатыш, шуннан соң 2 нче Украина фронтларында сугыша. Бу хакта аның «Бүләкләү листьнжда да әйтелә: «1944 елның 22 сентябреннән Венгрия территориясендә һәҗүм сугышлары вакытында майор иптәш Баян полкның сугышчан подраэделениеләрендә еш булды, үзенең шәхси үрнәге белән сугышчыларны батырлыкларга рухландырды. Мәсәлән, 1944 елның 16 Октябренда Ббретгьо-Уйфала шәһәре ечен сугышта роталарда булып, шушы шәһәр эчен сугышчыларны атакага алып барды һәм алар белән беренче булып, калага бәреп керде. .„Майор Баян, полк парторгы булганда, кыска вакыт эчендә ВКП(б) членнары һем членлыкка кандидатларның гомуми санына карата г.олк партоешмасы 25 процентка үсте. Майор иптәш Баян хәкүмәт бүләгенә — I дәрәҗә Ватан сугышы орденына тәкъдим итүгә лаеклы. 464 нче укчы полк командиры. Майор (Савельев). 1944 елның 31 октябре». Әдип Нур Баян — Сугыш елларында подполковник дәрәҗәсенә кадәр үсә. Ул әле Беек Ватан сугышы башланганчы ук, әдәби эшчәилеге ечен, «Хезмәттәге батырлык ечен» медале белән бүләкләнә. Фашистларга каршы керәштә исә ул I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнарына һәм медальләргә лаек була, Нур Баяң дошманны үз оясына куып керткән кәннәрдә— 1945 елның 23 апрелендә Австриядә сугыш Альп тауларында барган чакта батырларйа һәлак булды. Фатих Кәрим һәм Нур Баян—коммунистик идеяләр белән рухланган һәм беек Җиңүгә тирәннән инанган шагыйрьләр иде. Аларның утлы кемнәрдә иҗат иткән әсәрләре әдәбиятыбызның иң якты сәхифәләрен тәшкил игәләр.