Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бер сорауга- бер җавап

Сорау: — Режиссерлык мөмкинлекләрегезне тулырак ачар өчен Сезгә кайсы драматурглар ныграк ярдәм итте һәм шушы уңайдан язучыларга нинди теләкләр белдерәсез? Марсель Сәлимҗанов, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, РСФСРның халык артисты: — Мин үзем ачкан саен ачыла баручы, үзенең мәгънәви серлелеген беркайчан да җуймаучы драматургларны яратарак төшәм. Ничектер өч драматург, төгәлрәк әйткәндә, К. Тинчурин, Н. Исәнбәт, Т. Миңнуллнн пьесаларын күбрәк куяр Сорау: — Режиссерлык мөмкинлекләрегезне тулырак ачар өчен Сезгә кайсы драматурглар ныграк ярдәм итте һәм шушы уңайдан язучыларга нинди теләкләр белдерәсез? Марсель Сәлимҗанов, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, РСФСРның халык артисты: — Мин үзем ачкан саен ачыла баручы, үзенең мәгънәви серлелеген беркайчан да җуймаучы драматургларны яратарак төшәм. Ничектер өч драматург, төгәлрәк әйткәндә, К. Тинчурин, Н. Исәнбәт, Т. Миңнуллнн пьесаларын күбрәк куяр ларны бер уртак сыйфат берләштерә: алар иҗатында чьГн мәгънәсендәге әдәбият чагылыш таба. Өчесе дә җирдә нык басып торалар. Чын реалистлар. Тел осталары, стилистлар, заман ритмын һәм музыкасын нечкәләп тоя белүчеләр. Әмма алар берберләреннән аерылып та торалар, үз-үзләрен дә кабатламыйлар. Һәм шунысы әһәмиятле: әлеге драматурглар тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрдә аерым «урын» мәсьәләләре түгел, ә гомум- кешелек проблемалары күтәрелә. Менә шуңа күрә мондый пьесаларны 10—15 елдан соң да рәхәтләнеп куярга була. Алар ачкан саен яңа яктан ачыла баралар. «Нәрсә турында язарга?» Кайбер авторлар миңа әнә шундый сорау да биргәлиләр. актуаль тема, хәтта мин күрергә (э ул язарга) теләгән әсәрнең конфлпктын тәкъдим итүемне сооыйлар. Иҗат эшенә мондый карашны .мин аңлый алмыйм. Язарга темп беткәнме? Халкыбыз биографиясенә генә күз салыйк. Казанда Совет власте урнаштыруга багышланган берәр яхшы пьеса бармы? Татар халкының тарихи шәхесләрен сәхнәгә үзләренә лаеклы рәвештә күтәрдекме? Ә гражданнар сугышы геройларын, коллективлашу чоры фидакарьләрен?! Бүгенге авыл темасы да • вакансияле» булып кала бирә. Шулай ук нефть темасы буенча да «Монда тудык, монда үстек» кебек пьесаларны тагын да язарга буладыр. Ә тынычлык темасын онытырга хакыбыз бармы? Әхлак проблемасының актуальлеге хәзер артканнан-арта бара, һәм ул һәрбер әсәрдә дә күпмедер дәрәҗәдә күтәрелергә тиештер... Кыскасы, нәрсә турындз язарга кирәклеген драматургка теге яки бу режиссер түгел, ә тормыш үзе күрсәтә. Дөрес. без дә аңа бу юнәлештә төрлечә ярдәм итәргә, аны театр коллективының бер әгъзасы итеп танырга бурычлы.