Бер сорауга- бер җавап
Сорау: — Музыкада «әдәби башлангычының әһәмиятен Сез ничек аңлыйсыз? Нәҗип Җиһанов, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның халык артисты, композитор: — Музыка белән әдәбиятны бер-берсеннән аерып булмый. Тикмәгә генә без көй белән сүзне кошның ике канатына тиңләмибездер. һәм, гомумән, күп кенә музыкаль жанрлар турыдан- туры каләм осталары белән соавторлыкта язуны таләп итәләр. Кайвакыт әдәби әсәрләр «сүз башлангычы* булмаган «саф» музыка язарга да этәрәләр. Мәсәлән, мин соңгы вакытта бер әсәр укыдым һәм ничектер симфоник поэма язасы килеп китте. Музыка белән әдәбият, димәк, бер-берсен тудырышалар да. Шуңа күрә дә мин язучылар белән иҗади хезмәттәшлектә булуны композиторлык эшчәнлегендә иң кирәкле шартларның берсе итеп саныйм. Әле дә хәтеремдә: сугышка китеп баручы Җәлил белән чалбар каешымны алмаштым. Әйтерсең, ул үз каешын язучылар белән дуслыкны беркайчан да суытмаска кирәклеген искәртеп торыр өчен калдырган. Васыятькә тугрылыклы булырга тырыштым. Минем өчен Ә. Фәйзи, Ә. Исхак, X. Туфан, С. Хәким, Г. Бә- широв кебек исемнәр аеруча кадерле. Яшьләрне дә мондый дуслыкны олыларга чакырам. Яшьрәк буын вәкилләреннән композитор Ш. Шарифуллин белән шагыйрь Р. Фәйзуллин дуслыгын хуп күрәм. Әмма яшьләр арасында «әдәби башлангыч»ның әһәмиятен тиешенчә аңлап җиткермәүчеләр дә шактый. Мондый чикләнгәнлек, конкрет әйткәндә, әдәби текстларга талымсызлык, иртәме-соңмы, идея-эстетик ярлылыкка китерә. Композиторлар белән хезмәттәшлек итүче кайбер язучылар да үз эшләренә кайчак җавапсызрак карыйлар, музыкада сүз көче мөмкинлекләреннән тиешенчә файдаланмыйлар. Бүгенге опера сәнгате проблемалары турында сөйләшкәндә, шагыйрьләрдән еш кына шундый акланулы сүзләр ишетергә туры килә: «Либретто язуга караганда, поэма иҗат итү уңайлырак һәм отышлырак*. Шулай да булсын. Әйтик, А. Пушкин да либретто язмаган, әмма аның «Евгений Онегин*ы операга нигез булып яткан. Заман опера таләп итә. Ә безгә сюжетны кайдан табарга? Операга җирлек була алырлык поэмалар да күренми. Мин үзем шундый әсәрне очратсам, шундук эшкә тотыныр идем. Горурланып^ кабатлый алабыз: әдәбиятыбыз да зур, музыкабыз да. Шулай ук уртак максатларыбыз да зурдан, бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр дә байтак. Ә тугандаш сәнгатьләрне иҗади хезмәттәшлектән башка үстереп булмый.