ЯЗНЫ КӨТКӘНДӘ
Карт урталары иде. Көн кояшлы, җылы. Түбә кыр пуларыннан тамчылар тама, һавадан яз исе, кар нее, кояш исе килә. Вокзал бакчасындагы талларда чыпчыклар чыркылдый.— үзләренчә нидер сөйләшәләр,— язның, кояшлы көннәрнсн башлануына шатланалар булса кирәк. Авылдашлар, таныш-белешләр юкмы икән дип. якягыма караштыргала» торган арада мине алып кайткан поезд, урыныннан кузгалып, соргылт шәлен болгыйболгый китеп тә барды, вагоннардан төшкән юлчылар да таралышып беттеләр, платформада бары нке агай белән берничә малай гына калды. Агайлар ямшиклар булса кирәк,— миңа таба кызыксынып карап торалар, хәтта берсе, чыбыркысын нзәп, мине үз янына чакырды шикелле. Мин шактый бушаган, җиңеләеп калган бөрмәле капчыгымны иңемә асып, аксый-аксый, аларга таба киттем Алар да, бер-берләреннән, уздырып, миңа таба килә башладылар Берсе, озын буйлысы. ерактан ук: — Әй, чибәр егет, кая кайтабыз?— дни кычкырды. Икенчесе, тәбәнәк буйлысы да анардан калышмады — Безнең яккамы әллә?—дип. кулындагы чыбыркысын көньякка таба изәде. — Кайтсаң, җилдәй очыртып алып кайтам үзеңне Яннарына барып туктагач, агайлар очлы күзләре белән мнне башымнан алып аягыма чаклы сөзеп карап чыктылар, иңемдәге капчыкка да күз төшерделәр Өсбашым әллә ни яхшы тәэсир калдырмады булса кирәк,— шулай тоелды. Хәер, ничек яхшы тәэсир калдырсын Өстемдә шактый тузган, ензрәгән шинель, аягымда обмоткалы ботинка, башымда яна дип мактанырлыгы булмаган шлем Яшермим, аягымдагы ботинка да яңалардан түгел, ләкин шулай ы калын олтанлы, таза ботинка. Әмма гимнастеркам белән чалбарым өр яңа. госпитальдән чыкканда гына бирделәр, анысы белән мактана алам тик, кызганычка каршы, күзләре аңа хәтле барып җитмәде Шулай да алар минем белән кызыксынуларын дәвам иттеләр. Мин, юл хакы турында сүз кузгатырга ашыкмыйча, кызыксынып биргән сорауларына кыска-кыска җавап бнргәләп. алар белән бергә вокзал артына, атлар торган урынга киттем Анда артсыз чаналарга җигелгән нке карт алаша, кояш җылысында башларын түбән иеп. аскы иреннәрен иләмсез салындырып басып тора иде. Шундый ябык, шундый мескен, кызганыч иде алар,— күзем төшү белән үк йөрәгем «жу!» итеп китте, дәһшәтле ачлыкның зәмһәрир суыгы йөземә килеп бәрелде сыман. Юл хакы турында сүз кузгалгач, авылымның исемен ишетү белән үк агайлар: — һай, ерак икән! Бик ерак икән!—дип берьюлы кычкырып җибәрделәр. — Ерак түгел,— дидем мин аларга каршы. —Егерме биш чакрым еракмыни ул! Озын буйлы агай ераклык-якынлык мәсьәләсен, заманның авырлыгыннан чыгып, фәлсәфи хәл итте: — Әй, энем, энем, үзең болай карап торырга башлы егет сыман күренәсең. сугышларда булгансың, дөньяның әчесен-төчесен татыгансың, ә үзең бүгенгесе көнне егерме биш чакрымның электәге йөз чакрымнан да ераграк икәнен белмисен. Хәер,— диде ул аннары, кулын селтәп,— ул як миңа юл уңае түгел. Беләсең килсә, чибәр егет, ул якка мин ат буе алтын бирсәң дә бармыйм. Кире як ул миңа. Менә Хәмидулла илтеп куйсын үзеңне... Аның ни... андый-мондый гына түгел, ә чаптар алаша. Җилдәй очыртып алып кайтыр үзеңне. Хи-хи-хи!.. Хәмидулла абзый дигәне, әлеге базык гәүдәле агай, юл хакы өчен ат буе алтын сорамаса да шактый каерырга исәпләде: — Ярты пот солы белән бер ипи,— диде.— Шуннан бер мыскалда кнм түгел. * Каян алыйм мин аны? Юк бит миндә андый байлык. Өйдә хәлләр ничектер, күптән хат-хәбәр алганым юк. Ай-Һай, ул чаклы солы булырмы икән анда? Аннары ипие... Капчыгымдагы ипи дә башланган ичмаса. Агай минем шулай уйланып торуымны сизде булса кирәк, шинелемнең итәген күтәрде дә, бик кызыксынып, гимнастеркам белән чалбарымны капшап карады: — Болары да ярый... Икесен бергә салып бирсәң, дигәндәй... Риза түгеллегемне белдереп, башымны чайкадым. Юк, болармы берничек тә бирә алмыйм мин. Берничек тә! Чалбарым да, гимнастеркам да үземә кирәкАнсыз мин ничек итеп Кызыл Армия сафына яңадан барып басыйм?! Кызылармеец бит мин. Ялда гына Яраларым гына төзәлсен... Гражданнар сугышы беттедигәч тә, ил тыныч түгел әле. Кайдадыр бандитлар айкалып йөри, басмачылар тынгылык бирми, авылларга, кечерәк шәһәрләргә һөҗүм итәләр, совет оешмаларын талыйлар, җимерәләр, яндыралар, коммунистларны, активистларны үтерәләр, канга батыралар. Ил чикләре дә бик шомлы. Ерак Көнчыгышта интервентлар белән сугышлар бара. Юк, совет властен яклыйсым бар әле минем, кулыма корал тотып яклыйсым бар... Яраларым гына төзәлсен, бераз хәл керсен,~ көчем кайтсын. Гимнастеркасыз, чалбарсыз ярамый миңа... Шулай уйлана-уйлана, вокзал бакчасында аунап яткан бер таякны алдым да авылыбызга таба җәяү генә киттем. Исән булсам, болай да кайтып җитәрмен. Мондый юлларны гына күрмәгән егетмени мин! Көчемә артыграк ышанганмын икән. Аксый-аксый бер ун чакрым җир китәргә өлгермәдем, аякларым бөтенләй эштән чыкты, атлый да алмый башладым. Яралысы аеруча сызлый. Баштарак, станциядән чыккач, чакрым саен туктап, ял иткәләп барган булсам, инде егерме-утыз адым саен туктарга, хәл җыярга мәҗбүр була башладым. Ичмасам, безнең якка таба баручы олаулар да очрамый. Җәяүлеләр дә сирәк... Нәрсә соң ул җәяүлеләр! Ничек ярдәм итә алсыннар алар миңа? Очрасалар, кызганып, бер-ике сүз әйтәләр дә үз юллары белән китеп баралар, тормышка ашыруы мөмкин булмаган киңәшләр бирәләр... Кыр буш, тын, моңсу. Дөнья үлгән, мәрткә киткән диярсең. Алдагы авыл әле ерак. Төнгә чаклы шуңа барып җитсәм ярар иде. Кич якынлашып килә, кояш, кызгылт чаткыларын сибеп, кансуланып, офык итәгенә таба төшеп бара, карга төренеп яткан җир өстенә ♦ кара пәрдә җәелгән. л> Салкынайта башлады, җил көчәйде, аяк астындагы кар да каты- 5 рак, ачуланыбрак шыгырдарга кереште. 1 Яралы аягымны инде өстерәп кенә барам. s Мәмәткол авылына барып кергәндә караңгы төшкән, аяк атларлык 3 хәлем калмаган иде. Шуңа күрә мин кыр капкасыннан керү белән үк = күземә чалынган беренче ут чаткысына таба юнәлдем Тәрәзәләре бәсләнеп каткан, салам түбәле өй иде ул. Караңгы чо- ф лайда ишекне таба алмыйча азапланганда өй эченнән балаларның шатланып кычкырган тавышлары ишетелде. «Әни кайтты!. Әни!..» Лә- о кин бусаганы атлап керергә дә өлгермәдем, алар, пырылдашып, кая- ' дыр качып беттеләр, өй эче тынып калды, — әниләре түгел икәнен сиз- * деләр. — Әниегез түгел әле бу...— дидем мин аларга.— Солдат абыегыз * Госпитальдән кайтып килом. Бик арыдым, аякларым сызлый. Сүземә каршы эндәшүче булмады. Өй эче караңгы, тынчу. Шылт иткән тавыш та юк. Шулай да өйдә җан ияләренең барлыгы сизелеп тора, почмак яктан ара-тирә ут шәүләсе чагылгалап китә. Балалар төнлә килеп кергән ят кешедән курыктылар булса кнрәк. тыннарын да чыгармыйлар — Курыкмагыз, балалар, курыкмагыз,— дидем мин аларга, мөмкин чаклы ягымлы итеп — Кызылармеец мин Авылыма кайтып барам Кайда соң сез?.. Нигә күренмисез?.. Шуннан соң гына балаларның кыштырдаган тавышлары ишетелде. Тугыз-ун яшендәге бер кыз бала, олысы булса кирәк, кулына бакавьв лампа тотып, түр ягына чыкты да, аны мич кашагасына куйгач, җәнлек баласыдай шикләнеп, куркып, мина карап тора башлады. Бәгырьне өзәрлек ябык гәүдәле, җыерчык бит^пе бала иде ул. Өстендә шалама бишмәт, — ул да үзенеке булмаса кирәк, бик озын, җиңнәре, иңбашлары салынып тора, — аягында иске киез итек, башында ертык яулык, яулыгы астыннан тузма чәчләре тырпасп чыккан. Мин аның телен ачарга теләп - Бик арыдым, әгәр рөхсәт булса, сездә бераз ял итеп, җылынып чыгар идем,—дидем — Җал ит, җылын.. Тик өебез салкын безнең. Тавышы моңлы, зәгыйфь иде аның. — Ник якмыйсыз соң? — Утын юк Шунда гына мин бу гөнаһсыз җанның күзләре кайгылы, хәсрәтле икәнен күреп алдым. — Әниегез канда соң? — Әниме? — дип кайтарып сорады бала, ләкин миңа җавап бирәсе урында пыскылдап елап җибәрде. Шуны гына көткән сыман мич ба шыннаи да елаган тавышлар ишетелде. Анда кечкенәләр ята икән Икәү булса кнрәк. Мин, бернәрсә аңламыйча, аптырап калдым. Тик бераздан, күз яше белән әйтелгән аерым сүзләрдән чыгып шуны аңладым моннан ике атна элек әниләре, берәр ашлык он юнәтеп булмасмы икән дигән өмет белән, Аланбаш авылына, ерак туганнарына киткән икән Бәхетсезлск- кә каршы, ул чыгып киткәч күп тә үтмәгән, күз ача алмаслык каты буран күтәрелгән. Ана кеше туганнары янына да барып җитмәгән, авылга да әйләнеп кайтмаган Кая киткән, кайда югалган? Әлсгәчә ’ белүчеләр юк икән Эзләп тә караганнар, әмма тапмаганнар. Ә балалар һаман көтәләр, өметләнеп көтәләр, чоланда берәр аяк тавышы ишетелү белән үк, шатланып, ишек янына йөгерешеп киләләр. Мине дә әниләре дип уйлаганнар икән алар. Йөрәгемне нәрсәдер чеметеп алды, сулышым кысылды. Аркамдагы капчыкны да салмыйча, хәлсезләнеп, ян сәкегә утырдым Фаҗигале хәлнең ни белән бетүен белергә теләсәм дә, тәфсилләбрәк сорашырга көчем җитмәде. Күпмедер вакыт узды... Балалар инде еламыйлар, бары ара-тирә үксепүксеп кенә куялар иде. Кызчык яңадан почмак якка кереп китте. Ул анда казан тирәсендә нидер эшләп маташа иде. Түрдә мин калдым да, бакавыз калды Аның тычкан күзе сыман елтырап торган саргылт уты бер секунд та тынып тормый, сүнәргә теләгәндәй талпына, бөтерелә, сүрән яктысы белән өйнең әле бер урынын. әле икенче урынын ялаштыргалап ала. Өй эче ярлы, күзгә ташланырлык. игътибарны җәлеп итәрлек бернәрсә юк. Бу өйгә килеп кереп, аның салкын, ягылмаган икәнен сизгәч үк мин. аякларымны бераз ял иттерермен дә чыгып китәрмен, берәр җылы урын табармын, дип уйлаган идем, шуның өчен шинелемне дә. хәтта аркамдагы капчыкны да салмаган идем. Ләкин сабыйларның елауларын. аһ-зарларын ишеткәч, чамасыз кайгыларын төшенгәч, күңелем тетрәнеп китте, караңгы төндә бу өйне, мескен балаларны ташлап чы-. гып китәрлек көчем калмады — ян сәкедә, башымны иеп. хәлсезләнеп утыруымда дәвам иттем. Ахырда капчыгымны да салдым, таягымны бер читкә сөяп куйдым Берәр кружка кайнар су булмасмы икән дигән өмет белән почмактагы әлеге кызга эндәштем: — Сеңлем, нишлисең син анда? — Аш пешермәкче идем дә... — Ник пешермисең? — Оным аз. Бүген пешерсәм, иртәгегә калмый Бу сүзләрне ишеткәч, мич башындагы балаларның берсе, нн кечкенәсе булса кирәк, яңадан пыскылдап елап җибәрде. Үзе елый, үзе авызы эченнән нидер такмаклый — Нигә елый ул? Чыннан да, нйгә елый? Әллә янындагы туганы кыерсытамы? Кулыма бакавызны алып, мич башы тирәсен яктырттым. Анда, шаламалар арасында, җиде-сигез яшендәге бер малай белән бер кечкенә кыз ята икән, — ут яктысында күзләре генә җемелди — Ник елыйсың, акыллым? Әллә абыең кыерсытамы? Ул арада минем янга почмактагы кыз килеп басты: — Берәү дә тими аңа, абый. Ашыйсы килгәнгә елый ул... Иртәдән бирле берни ашаганы юк Мин ни әйтергә белмичә тынып калдым Апасы кечкенә кызны юатырга кереште: — Җылама, Сәкинә, җылама... Йокларга кара. Йоклагач, ашыйсы килми ул Әнә Сәмит еламый ич. Аның да ашыйсы килә, шулай да җыламый. Мин, кызчыкның сүзен бүлеп: — Тукта әле. оның күпме синең?—дип сорадым. — Бәлки аз булса да. аш пешереп булыр? Оны бер-ике уч кына икән. Ул да булса — алабута оны. Мин ян сәкедәге капчыгымны кулыма алдым. — Кара әле, сеңелем, табак сыман берәр нәрсә алып кил әле бирегә,— дидем кызыйга —Минем бераз тары ярмам бар. Хәзер без синең белән бергәләп шуннан ботка пешерәбез .. Бик тәмләп ашыйбыз. Ярыймы? Исемең ничек синең? Фәһимә дисеңме? Әй, бик матур исем икән! Шулаймы?.. Кил әле, табагыңны тот әле, Фәһимә Капчыгымда бик кадерләп саклап тоткан дүрт кружка чамасы ф тары ярмам бар иде. Шуның төгәл яртысын кыз кулындагы табакка п салдым; =? — Сөтен бармы? — Юк. 5 — Ә тозың? * — Тоз да юк. 5 Мин, балаларның күңелен күтәрергә теләп, мөмкин чаклы көр та- £ вы in белән: — Булмаса да ярый,— дидем —Тары боткасы ул сөтсез дә. май * сыз да тәмле була! Тозлап пешерәбез аны. Миндә тоз бар. Мин әле ® аны сезгә дә күп итеп биреп калдырырмын X Фәһимә, кечкенә булса да, миңа караганда хуҗарак җанлы булып < чыкты: 3 — Без моннан ботка пешермик, абый,— диде ул.— Аш пешерик.— * Моны берничә ашка җиткереп була Ә ботканы аны ни бер утыруда * ашыйсың да бетерәсең. * Каршы килмәдем. * — Бәрәңгең бармы соң? Бик яшереп саклап тоткан берничә бәрәңгесе бар икән, Фәһимә шуның икесен китереп куйды. Кызчыкның киңәше белән, читәннәрен сүтеп, тыштан бер кочак чыбык-чабык алып кердем Казан асты күңелле генә булып гөрләп яна башлады Җылыга, учак янына балалар жыелды, мин дә бер кырыйга сыендым Кергәннән бирле күңелемне борчып торган берничә соравым бар иде: нигә үзләре генә болар? Әллә авылда якын туганнары юкмы? Булса, нигә бу нарасыйларны карамыйлар, нигә алар янына килеп кунмыйлар? Аш янында сораштым, телләре ачылды. Әтисе белән бертуган Хә- бибә исемле апалары алар янына һәр көнне килеп куна торган булган, көч-хәл белән юнәтеп алып килгән азыклардан аш та пешергәләгән, ашаткан да, иркәләгән дә, тик, кызганычка каршы, соңгы көннәрдә үзе, аяктан язып, каты авырып ята икән Ә башка туганнарны? Алары, кызның әйтүенчә, ерак туганнар, килеп тә карамаганнар Ашаганнан соң балалар мич башына менеп яттылар, озакламыйча йоклап та киттеләр шикелле, тавыш-тыннары басылды Мин түр сәкегә урнаштым, җылыныр өчен шинелемне башымнан ук бөркәндем, бик арыган булуыма да карамастан, күземә тиз генә йокы кермәде Ягылмаган өн. ярлылык, мич башында бергә өелешеп яткан балалар, аларның кайгылары, моңнары — барысы да йөрәгемне тырный, борчый. Бу сабыйларны нигә шундый аяныч хәлдә калдырганнар? Ярый. Хәбибә апаларына бик зур рәхмәт! Таза чакта ул алар- ны караган, тәрбияләгән, үз балаларының авызыннан өзеп булса да, аларга ашарга алып килгәләгән, төнлә яннарында кунган, кайгыларын уртаклашкан. Хәзер ул авырып ята, килә алмый, карый алмый. Ә ерак туганнары, кардәшләре? Ннгә килмиләр алар, нигә бу нарасыйларны, сабыйларны үз канатлары астына алмыйлар? Әтиләре c>iышта .. Әниләре буранлы төнлә югалган. Бөтенләй ятим калганнар.. Алайса, авыл советы ни карый? Ннгә берәр чара күрми? Нишләргә, ничек аларны бу хәлдән коткарырга? Шунда ук күңелемнең бер почмагыннан җавап килде нишли алам мин? Кулымнан ни килә минем? Мин, гарип солдат, әле кеше шикелле аягыма да баса алмыйм, хәтта, авылыма кайтып җитә алмыйча, ярты юлда аунап ятам.. Алар гынамы икән монда ач балалар? Күрше йортларда, күрше авылларда?.. Бөтен Идел буенда?.. Шулай да, нишләргә?.. Ниһаять, йоклап киткәнмен булса кирәк. Бераздан, күпмедер вакыттан соң янымда, сәкедә, нәрсәнеңдер мышнавын, кыштырдавын ишетеп, күземне ачтым. Аяк очымда, чыннан да, нидер кыймылдый Нәрсә булуы мөмкин моның? Мәчеме?.. Мәчеләре юк иде кебек. Алайса, кем соң бу? Игътибар беләнрәк карасам, тәрәзәдән төшкән сүрән ай яктысында’ аяк очымда, сәкедә, шалама бишмәтенә төренеп, балаларның берсе утыра. Кайсысы? Малаймы, әллә кечкенә кызмы? — Нишләп утырасың монда?—дидем мин аңа пышылдап кына,— Ник йокламыйсың? Туңасыңмы әллә? — Юк, туңмыйм, — диде бала. Малай тавышы —Сәмит икән. — Эчәсең киләме әллә? — Юк, килми. — Алайса, нишләп утырасың? Бар, менеп ят. йокла. Малай жавап бирмәде, борынын гына тартып куйды. йоклый алмаслыгымны белсәм дә, шинелемне яңадан башымнан ук ябынып, күземне йомдым. Бераз ял итәсе иде. Берничә минуттан соң баланың еламсырап эндәшкән тавышы ишетелде: — Абый... абый дим... Башымны шинель астыннан чыгардым. Бала һаман шунда, аяк очында — Нәрсә кирәк сиңа? Ник әйтмисен?., йокым килә минем. Бар, ят. Бала, пыскылдап, күз яше аралаш нидер әйтте, аңлап җиткермәдем. кайтарып сорадым, әтине күрмәдеңме, дип сорый икән. — Кайда? — Сугышта. йокым качты. Яткан җиремнән торып утырдым. Ни дип әйтим мин бу балага, ничек җавап бирим? Сугышны ни дип белә, ничек итеп күз алдына китерә икән ул аны? Мин сугышта булгач, әтисен күргәнмендер. дип уйлый, ахры Бала, бала, гөнаһсыз җан! Ничек итеп мин күңелеңне кырмаслык, рәнҗетмәслек җавап табыйм? — Күрмәдем, матурым, күрмәдем шул, — дидем мин аңа. — Кил әле, янымарак килеп утыр. Икәү бергә җылырак булыр Туңгансың. Күрәсең, ничек калтырыйсың.— Шул сүзләр белән мин аны үз яныма тартып китердем дә, ятсынуына, карышуына карамастан, кочагыма алдым Бик ябык, шыр сөяк кенә иде үл. Бераздан, бер-ике җылы сүз әйтеп башыннан сыйпагач, бала тынып калды, хәтта миңа бераз сыена да төште, чөнки бик туңган, бөтен тәне белән калтырый иде. — Юк шул, очратмадым әтиеңне, акыллым, күрмәдем. — Ә мин тагы күргәнсеңдер дип торам Апа әйтә күргәндер, ди. Икесе дә сугышта булган ич. ди. — Бик зур сугыш булды, бәгърем, бик зур сугыш. Халык бик күп иде анда. Күргән булсам, әйтер идем: күрдем, дияр идем. Күрмәдем шул. Бәлки әле әтиең юлдадыр Сезнең янга кайтып киләдер. Сезгә күчтәнәчләре дә бардыр... Бала бер сүз дә әйтмәде, бары борынын тартканы гына ишетелде. Бала, бала, сугышның зурлыгын, аның дәһшәтен, андагы канны, анда һәлак булып, җирне кочып, ятып калган абыйларның, аталарның, мен- нәрчә-меңнәрчә икәнен ничек аңлатып бирим сиңа? Нарасый, нарасый... Тамагыма нидер тыгылды, сүземне әйтә алмас булдым. Бераздан бала үз-үзе белән сөйләшкәндәй әйтте: — Әти кайтмый да кайтмый Хат та язмый үзе... — Кәгазе юктыр, акыллым, шуңа язмый торгандыр. Кәгазе булса, язар иде, язмый калмас иде. Бәлки, карандашы да юктыр Сугышта анда кәгазь дә. карандаш та юк.. Мылтык кына бар — Әни әйтә, кайта ул, ди, кайтмыйча калмый, ди... Кайтыр бит? — Нигә кайтмасын? — дидем мин, тавышымны мөмкин чаклы ты нычрак чыгарырга тырышып — Кайтыр, кайтмыйча калмас, акыллым. Менә мин, аягым яраланган булса да. кайтып киләм ич... Бар, ят. ма ♦ турым, йокла. « Малай бераз тынычланды булса кирәк, сәкедән төшеп, мич башына х менеп китте. Ф Иртә белән, бу салкын, күңелсез өйдән чыгып китәр алдыннан, мин з капчыгымны яңадан кулыма алдым, ярманың калган өлешен Фәһимә д китереп биргән табакка бушаттым, ипинең дә бар хәтлесен сәкегә алып * куйдым Капчыгым бушап, җиңеләеп китте. Тукта, капчык төбендә бер- ♦ ничә конфет бар бит әле. Кызыл А0мия көнендә безгә аны шәһәр эшче- а ләре күчтәнәч итеп алып килгәннәр иде. Авызыма кабып карамыйча, ° әни карчыкка дип саклый идем Берәрне нәниләр кулына тоттырдым * Конфет дигән нәрсәне күргәннәре юк икән. Бирүем булды, бу нәрсә э икән дип гаҗәпләнеп, бер конфетка, бер мина караштыргалап алдылар ч Нәрсә икәнен аңлатып бирергә туры килде Капчыгымны аркага кидем, таягымны кулыма алдым Тыныч кына £ чыгып китәрмен дип уйлаган идем, булмады, саубуллашканда бугазы- < ма тагын нидер тыгылды. Балалар, тәрәзәгә сарылышып, артымнан карап калдылар. Аякларым бераз ял иткән булса да, күңелем, җаным ял итмәгән, тыныч түгел, әрни иде. Шул әрнү мине авыл советы председателе өенә таба алып китте Кызганычка каршы, аны очрата алмадым, волостька китте, диделәр Аның белән бергә секретарь да киткән икән. Инде нишләргә, кая барырга, кем белән киңәшергә? Бу сабыйлар турында берике сүз әйтмичә, авылдан чыгып китәсем килми. Минем урам буйлап аксый-аксый килеп, авыл советы председателе өенә кереп китүемне һәм аннан шунда ук әйләнеп чыгуымны күрше йортларның берсендә яшәүче бер агай җил капкалы ишегалдыннан карап торган икән Урам уртасында туктап, нишләргә белмичә, аптырап басып торганда, ишегалдыннан чыгып, туп-туры миңа таба килә башлады ул, мин дә аңа таба юнәлдем, сәлам бирдем. Агай, бик күптәнге таныш кебек, икс кулын биреп күреште дә, исәнсаулыгымны сорашканнан соң. бер-бер артлы бирелгән сораулары белән күмеп ташлады каян кайтып килеш, сугышта капларда булдым, кайда яраландым. госпитальдә күпме яттым, ялга ннчә айга кайттым, кайсы авылныкы, кем улы һәм башка шуның кебекләрнең берсен дә калдырмады. Сакалына шактый чал кергән, кыршылган сары тунлы, мескен бүрекле бу агай дөнья хәлләре белән дә бик кызыксына икән Бу турыда да берничә сорау бирде. Миңа әлеге балалар турында авылның берәр күренекле кешесе белән сөйләшергә кирәк иде Бу турыда агай миңа ярдәм итмәсме икән дигән өмет белән мин аның барлык сорауларына кыскача гына булса да җавап бирүне кирәк таптым Ахырда ул авыл советы председателенә булган йомышымның нидән гыйбарәт икәнен белгәч, башын кашып, бераз уйланып торды да: — Беләбез ул балаларны, беләбез, — диде. — Әтиләре сугышта үлгән. Әниләре Бик күп бездә ятимнәр хәзер... Бик күп' Перчндәтелебез шулар турында сөйләшергә дип китте дә булыска. Дөрес булса, калада балалар йорты ачыла икән. Ятимнәрне җыялар, ди Боларны шунда үрнаштырып булмасмы икән, дибез Ахырда мин аңардан — Әллә син, абзый кеше, авыл советы идарәсе әгъзасымы? —дип сорадым Абзый җавапны көттермәде: — Әгъза түгел, мондый гына кеше... Сәвиткә булышып йөрүче генә. Булышмыйча ярамый, энем. Ярамый. Заманы шундый. Бик авыр заманда яшибез. Ил өстенә бәла артыннан бәла кара болыт булып килеп кенә тора. . Сугыш дисеңме, ачлык дисеңме, барысы да... Булышмыйча ярамый. Шундый гына кеше мин, әгъза түгел. — Ачлар күпмени шулай? — Бик күп! —диде агай, ачларның күплеген белдерергә теләп, башын чайкап торды, аннары, басым ясап, кабатлап әйтте: — Бик күп! Ачлыктан җәфа чикмәгән йорт юк хәзер. Шөкер, соңгы айларда сәвит балаларга ярдәм итә башлады. Авызыннан өзеп булса да, бирә. Бик рәхмәт аңа! Көненә бер аш, бер телем ипи дигәндәй, бик ярап куя ул хәзергесе көндә. Әгәр ул булмаса, эш харап иде, энем. Чебен кебек кырылыр иде балалар. Рәхмәт сәвит власына! Рәхмәт! Әти-әниләре булганнарга җан асрарлык бар. Бу хәтлесен белми идем, ишетмәгән идем. Җаныма бераз җылы кереп китте. Балалар харап булмаслар... Юл кешесенең юлда булуы яхшы. Саубуллашып, китеп бардым. Аякларым һаман сызлый, яралысы белән чак кына басам. Кырык-илле адым чамасы китәргә дә өлгермәдем, артымнан әлеге агайның миңа кычкырган тавышын ишеттем: — Әй, энекәш, тукта әле! х Тагын нинди соравы калды икән бу агайның дип уйлап, баруымнан туктадым. — Юк, энем, бу хәлдә авылдан чыгып китәргә ярамый сиңа, — диде ул, яныма килеп җиткәч. — Ярамый! Күреп торам, чак атлыйсың. Юлда бөтенләй аяксыз калуың бар... — Нишлим, олау ялларлык хәлем юк. Станциядә ялларга маташып караган идем дә, бик күп сорадылар. — һе-е, эне кеше, син әле безне белеп бетермисең икән. Белмәсәң, әйтим: сугыштан яраланып кайтучы кызыләрмисләрне без авылдан- авылга ат белән озатабыз. Заманы авыр булса да, озатабыз. Сезнең кебекләр бик кадерле безгә Ребәлүтсия өчен сугышып йөрүчеләр бит сез. Безнең авылныкы булмасаң да — илнеке син. Шулай менә, энем. Агайның сүзләренә бик шатландым. Чыннан да, бу аякларым белән өйгә кайтып җитәр идемме икән? Ул мине үз өенә алып китте: — Хәзергә миндә утырып тор. Җылын, җал ит. Ә мин ул арада олау ягын карыйм. Агай бер улының Кавказ ягында сугышта икәнен әйткән иде инде. Хәзер ул аны яңадан исенә төшерде: — Кем белә, бәлки, минем Әхмәтем дә, бу сәгатьләрдә кайда булса да, сезнең кебек, аксый-аксый. җәфа чигеп, каңгырап йөри торгандыр... Белмәссең, белмәссең... Я алла, барлык бәла-казалардан, дошман пуләләреннән үзең сакла аны!.. Агай, чыннан да, авыл советына булышып йөрүче кешеләрнең берсе икән. Сүзен тыңладылар, бер сәгать чамасы вакыт узмады, аның капка төбенә миңа дигән җигүле ат килеп туктады. Мин инде кунакчыл хуҗаның җылы өендә, сәке кырыена утырып, бәрәңге кушып пешерелгән алабута ипиенең кадерен белеп, кечкенә-кечкенә генә капкалап, чәй эчеп бетергән идем. Чәе дә тәмле иде — кишер чәе. Көрмәсез чанага утырып, авылдан чыгып киттем. Юл яхшы, тауга түбән, олаучы да яшүсмер, җирән кашка да елдам. Авылдан ераклашкапнан-ераклаша барам, ә күңелем, җаным шул авылда, салкын өйдә, ятим балалар янында. Алар һаман шулай, өчесе бергә тәрәзәгә сарылышып, әниләренең кайтуларын зарыгышып көтеп торалардыр шикелле...