ЯҢА БИЕКЛЕКЛӘР ЯУЛАГАНДА
«БҮГЕНГЕ ПРОЗА: ГЕРОЙЛАР, ПРОБЛЕМАЛАР» ДИСКУССИЯСЕНЕҢ ЙОМГАКЛАРЫ
Татар совет прозасының хәзерге торышына багышланган дискуссия әдәби җәмәгатьчелектә дә, укучылар арасында да киң яңгыраш тапты. Сөйләшү барышында илебезнең терле төбәкләреннән күп санлы хатлар килде. Фикер алышуда катнашып журнал битендә мәкалә, реплика яисә хат белән чыгыш ясаган һәр автор бу сөйләшүнең вакытлы башлануын, күтәрелгән мәсьәләләрнең үтә актуаль икәнлеген язды. Соңгы елларда прозаикларыбыз сафында яшьләрнең күбәюе дә мондый сөйләшүне көн тәртибенә куйды, аның характерын һәм әһәмиятен билгеләде. Әмма тагын да мөһимрәге: тормышыбыз үзе соңгы елларда һәм социаль, һәм рухи яктан югарырак баскычка күтәрелде. Шуңа бәйле рәвештә әдәбият алдына да яңа зур бурычлар килеп басты. Программ характердагы бу олы бурычларны КПССның XXVI съезды: «Халык интереслары белән яшәү, шатлык һәм кайгыны аның белән уртаклашу, тормыш хакыйкатен, гуманистик идеалларны раслау, коммунистик төзелештә актив катнашу — сәнгатьнең чын халыкчанлыгы, чын партия- лелеге өнә шунда»,— дип күрсәтте. Партиябезнең съезддан соңгы документларында әлеге бурычлар тагын да конкретлаша төште. «Әдәби-нөфис журналларның коммунистик төзелеш практикасы белән иҗади элемтәсе турында»гы карарда мондый юллар бар: «Совет кешеләренең яңа буыны үзләренә рухи яктан һәм вакыт ягыннан якын булган уңай герой көтә». КПСС Үзәк Комитетының июнь (1983 ел) Пленумында исә ачыктан- ачык: «Кешенең рухи ихтыяҗларын формалаштыру, югары дәрәҗәгә күтәрү, шәхеснең идея-политик һәм әхлак сыйфатларына актив йогынты ясау — социалистик культураның гаять мөһим миссиясе»,— диелде. Партиянең әнә шундый юл күрсәткеч, иҗатка рухландыручы карарлары яктылыгында һәм тормышның үзендә булган рухи ихтыяҗлардан чыгып, бүгенге татар совет прозасы хакында сөйләшү, һичшиксез, кирәк иде. Дискуссия журналның 1983 елгы 2 нче санында редакция куйган сорауларга җавап рәвешендә урнаштырылган ике мәкалә белән: прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнөң «Тынычлану зарарлы!» һәм тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллинның «Нәфисәләр юксындыра...» исемле мәкалөләТ реннән башланып китте. Сөйләшү барышында уртага салынган мәсьәләләр шактый ачыкланды, күп кенә сорауларга җаваплар табылды. Соңгы елларда (10—12 ел) иҗат ителгән роман, повесть, хикәяләребез, алардагы үзенчәлекле әдәби күренешләр һәм бары тик шушы чорда гына туа алган яңа персонажлар әдәби дискуссияне конкрет иттеләр. Әдәбият белгечләренең, тәнкыйтьчеләрнең профессиональ әзерлеге, әдәбият сөючеләрнең заман таләпләре югарылыгындагы эстетик зәвыгы фикер алышуны бөтен татар совет әдәбияты һәм күпмилләтле совет әдәбияты контекстында алып барырга мөмкинлек бирде. Илебездә соңгы елларда дөнья күргән әдәби әсәрләрдә коммунистик төзелешнең героик пафосы, җәмгыятебезнең тарихи оптимизмы, эшчеләрнең, авыл хезмәт ияләренең, интеллигенциянең фидакарь хезмәте гәүдәләнеш тапты. Бүгенге татар әдәбияты да бу күмәк иҗади хезмәткә өлеш кертте. Алдагы ун еллыклардагы кебек, соңгы ун елда да татар совет прозасы шактый гына уңышларга иреште. Халык һәм партия куйган югары бурычлар яктылыгында иҗат ителгән, чор таләпләренә җавап биргән, укучылар яратып кабул иткән күп кенә проза әсәрләре барлыкка килде. Заман темасына игътибарның артуы — соңгы еллар прозасындагы куанычлы күренешләрнең берсе. Эшчеләр сыйныфы вәкилләре образларының иҗатта аеруча активлык белән үзләштерелүен, әдипләребез- нең бу юнәлештә һаман да тирәнгәрәк керә баруларын әйтеп үтәргә кирәк. Шундый әсәрләрнең кайберләре (Ш. Бикчурин «Каты токым», Э. Касыймов «Чулман — оныклар елгасы») ил күләмендә дә билгеләп үтелде. Прозаның жанрлары, аерым алганда повесть төре, тагын да активлашты. Документаль, автобиографик, лирик повестьлар басылып чыкты. Повестьуйланулар, повесть-юлъязмалар язылды. Тарихи һәм тарихи- маҗаралы романнар дөнья күрде. Шулай ук хикәя үсешендә күпмедер җанлану сизелде. Прозабызның тематик һәм проблематик яктан колачы киңәю процессы дәвам итә. Әсәрләргә замандашларыбызның социаль һәм рухи яшәешенең яңа даирәләре, кызыклы катламнары, җитди мәсьәләләре килеп керде. Тарихи, тарихи-революцион һәм хәрби-патриотик темалар- re кызыклы әсәрләр туды. (А. Расих «Ямашев», Г. Ахунов «Ардуан батыр», Н. Фәттах «Сызгыра торган уклар», Ш. Рәкыйпов «Аяз күктә карлыгачлар» һ. б.) Алдагы еллардагы шикелле, бу елларда да прозабызның иң зур уңышлары авыл темасы белән бәйләнгән. Авыл хезмәтчәннәренең онытылмас образларын гәүдәләндергән, укучының күңеленә хуш килгән әсәрләр иҗат ителде. (Г. Бәширов «Җидегән чишмә», А. Гыйләҗев «Җомга көн, кич белән...», М. Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә...», В. Нуруллин «Аккан су юлын табар» һ. б.) Соңгы елларда заман тормышын әхлак проблемасы аша чагылдыру тагын да активлаша төште. Татар прозасының өлкән буын әдипләре тарафыннан күптәннән бирле уңышлы алып барылган бу юнәлеш партиябезнең әхлак тәрбиясенә багышланган мәгълүм карарыннан соң яңа жанланыш кичерде. Зур һәм кечерәк күләмдәге күп кенә проза әсәр- ларе шушы проблеманы заманча күтәреп чыкты (Г. Баширов «Сарут», Ә. Еники «Тынычлану», Ф. Хөсни «Гыйльмениса һәм аның күршеләре», А. Расих «Сынау», Г. Ахунов «Чикләвек төше», А. Гыйләҗев «Әтәч менгән читәнгә», X. Сарьян «Бер ананың биш улы», М. Юныс «Табу һәм югалту», Ә. Баянов «Тау ягы повесте» һ. 6.). Татар совет прозасы соңгы елларда олы масштаблы уңай герой об- < разын тудыру юлында эзләнүләрдә булды. Заман тормышы куйган S җитди проблемалардан чыгып, аларны коммунистик идеаллар кушкан- _ чг. хәл итәргә омтылып, язучыларыбыз истә калырдай калку образлар тудырдылар. КПССның XXVI съездында яңгыраган: «Производствода * һәм көнкүрештә кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, шәхеснең катлаулы 2 эчке дөньясы, тынычсыз планетабызда аның урыны — болар һәммәсе w художество эзләнүләре өчен бетмәс-төкәнмәс өлкә»,— дигән сүзләр * агарга якты маяк булды. a Алдагырак елларда безнең прозада әдәби геройларның шартлы рә- 5 вештә «үрнәк геройларпга һәм «гыйбрәтле геройлар»га бүленүе сизела гән булса, соңгы еллар иҗат практикасы алар арасында диалектик якы- * наю барганын күрсәтте. Нәтиҗәдә, проза әсәрләрендә шактый гыйбрәтле тормыш юлы үткән, эамандашларыбыздагы бик күп уңай сыйфатларны үзләренә туплаган һәм шул ук вакытта, тирән ышандыру көченә ия гыйбрәтле язмышлы геройлар туды. Гомумсовет әдәбиятындагы кебек үк, бездә дә бөтен җәмгыятебезне кызыксындыра торган проблемаларны художестволы үзләштерү активлашканнан активлаша бара, язучыларыбызның коммунистик төзелеш практикасы белән элемтәләре ныгый һәм тирәнәя. Нәтиҗәдә халыкның рухи энергиясен тупларга, аның хезмәт һәм социаль активлыгын арттыруга ярдәм итә торган әсәрләр барлыкка килә. Сюжет һәм композиция ягыннан алып караганда да прозада кызыклы гына күренешләр булды. Уйлану, эссе рәвешендә язылган повестьлар иҗат ителде. Әсәрләрдә автор шәхесенең роле көчәю тенденциясе сизелде. Прозада документальлеккә игътибар артты. Болар барысы да безнең прозаның эчтәлек һәм проблематик яктан гына түгел, ә форма ягыннан да үсештә, хәрәкәттә икәнен раслый. Социалистик реализм әдәбияты сурәтләү чараларының, алымнарының бай һәм күп төсле палитрасын булдырды. Алардан тиешенчә файдалана белү юнәлешендә дә безнең прозаиклар нәтиҗәле эзләнү алып бардылар. Ә укучы тарафыннан язучыларның бу эзләнүләре әдәби әсәрнең мәгънә тыгызлыгын, тәэсир көчен арттырырга омтылу дип кабул ителде. Әнә шул ноктадан чыгыл караганда бездә шактый гына бәхәс тудырган шартлы алымнарның кайсылары чынлап та файдалы булу мәсьәләсе дә әдәби процесс барышында ачыклана килде. Әйе, үткән ун еллыкта прозабызның казанышлары аз булмады. Күп кенә прозаикларның иҗаты республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек дип табылды (Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, И. Нуруллин, А. Расих, Ф. Хөсни. М. Әмир). Югары идея-художествэ сыйфатларына ия булган проза әсәрләре укучыларны коммунистик рухта тәрбияләү буенча зур эш башкардылар. Болар барысы да әдәбият сөючеләрне ихлас шатландыра. Алар моны үзләренең хатларында горурланып телгә алалар. Дискуссиядә катнашкан иптәшләрнең журналда басылган мәкаләләрендә дә татар совет прозасының алда әйтелгән уңышлары, үсешендәге уңай тенденцияләре ачык билгеләп үтелде. Әмма үткән һәм бүгенге уңышларга карап тынычлану, булган уңышларны инкяр итү кебек үк, зарарлы. Дискуссиядә катнашучылар һәм киң катлам әдәбият сөючеләр хаклы рәвештә күрсәтеп үткәнчә, бүгенге татар -прозасында шактый гына җитешсезлекләр дә яши бирә. Алар җитлеккән социализм чоры кешеләренең актив социаль тормышы, замандашыбызның тирән рухи яшәеше, югары культурасы белән чагыштырып һәм партиябезнең әдәбият алдына куйган зур таләпләреннән чыгып караганда бигрәк тә ачык күренәләр. Соңгы еллар прозасында жанрларның күпмедер активлашуы күзәтелсә дә, әле аларның үсеше һәм бүгенге дәрәҗәсе һич тә тынычланырга мөмкинлек бирми. Заманыбыз зур политик вакыйгаларга бай, чорыбыз кешесе аларның күп яклы тәэсирен үзендә даими рәвештә сизеп яши. Ләкин татарча язылган политик роман яки повесть әле безнең укучы өчен һаман хыял булып кала. Зур күләмле сатирик әсәрләр белән дә шулайрак тора. Ә бит халкыбыз, партиябез соңгы елларда кимчелекләр белән ничек аяусыз һәм принципиаль көрәшә. Бу көрәштә татар прозаикларының үткен каләме, образлы сүзе, һичшиксез, актив- рак катнашырга тиеш. Фикер алышучылар халкыбызның төрле чорларда яшәгән батыр уллары турында бик еш телгә алдылар. Алар хакында әдәби әсәрләрнең аз булуыннан ризасызлык яңгырады. Тарихи-революцион теманы тагын да үстерү өчен бездә җирлек зур. Халыкның якты киләчәге өчен көрәшкә гомерләрен багышлаган шәхесләр тормышы — бүгенге әдипләр өчен гаять бай хәзинә. Ләкин биредә шунысын да истән чыгарырга ярамый: укучыларыбыз андый әсәрләрнең күңелгә үтәрдәй һәм көчле тәэсирле итеп язылуын телиләр. Кайнар йөрәкле шәхесләр хакында шулай ук кайнар йөрәк белән, нык рухланып язылган, мавыктыргыч әдәби әсәрләр көтә алар. Соңгы еллар прозасында сугыш турында, хәрби-патриотик темага киң полотнолы әсәрләр азрак күренә. Г. Әпсәләмовның «Алтын Йолдызмы, «Мәңгелек кеше»>се кебек китапларны сагына укучы. Ә бит бүген бу теманың әһәмияте һич кенә дә кимемәде. Чынбарлыкта хәрби- патриотик тәрбиянең бурычлары зурайган вакытта прозаның әлеге юнәлештә активлыгын тагы да арттырасы бар. Детектив жанры хакында да шуны ук әйтергә мөмкин. Укучыга тирән мәгънәле, коммунистик идеяләр белән сугарылган, мавыктыргыч детектив әсәрләр кирәк. Кызганычка каршы, прозаның әлеге тармагы соңгы елларда без көткәнчә үк үсмәде. Эш аерым әсәрләр белән генә чикләнде. Әдәби дискуссиядә катнашучыларның иң зур теләкләре прозабызның тематик һәм проблематик ягына кагыла. Заманыбыз алга куйган, планета, ил, халыклар язмышына, кешенең рухына бәйләнешле, бөтен җәмгыятебезне кызыксындыра торган үтә җитди мәсьәләләр проза әсәрләребезгә акрын керәләр. Олы проблемалар, конфликтлар эчендә генә кешенең шәхес буларак зурлыгы, рухи матурлыгы ачык күренә. Кешенең чорга тиң булып формалашуын һәм аның күңеле яңаруы процессын сурәтләүдә соңгы еллардагы татар прозасы заман таләпләренә җавап бирерлек художество югарылыгына иреште дип әйтә алмыйбыз әле. Сөйләшүнең үзәгендә торган мәсьәлә, әлбәттә, проза әсәрләренең герое иде. КПСС Үзәк Комитетының июнь (1983 ел) Пленумы заман герое проблемасының үтә мөһим әһәмияткә ия булуын ассызыклап үтте Кеше, бигрәк тә яшь кеше, тормыш максатларының гүзәллеген, идея ныклыгын, хезмәт сөючәнлекне һәм кыюлыкны гәүдәләндергән идеалга мохтаҗ. Уңай герой гына политик культура чыганагы була ала. Уңай геройларыбыз гына укучыны кеше дигән бөек исемгә лаеклы булып яшәргә өйрәтәләр. Дискуссиядә катнашучылар бу проблемага төрле яктан, төрле яссылыктан карарга тырыштылар. Заман һәм герой, герой һәм аның эше, герой язмышы һәм халык, безнең проза герое һәм илебезнең башка әдәбиятларындагы геройлар һ. б. Авторлар үзләре сүз алып барган яссылыктан карап бүгенге проза героена күп төрле таләпләр куйдылар. Укучы бүгенге зур тормыштагы олы эшләр башкаручы реаль геройларны үз күзләре белән күреп тора. Ул аларның нинди олы вакыйгаларда катнашуына, бөтен кешелек тарихы өчен онытылмастай батырлыклар кылуына шаһит. М. Горькийның «Кеше — ул бөек яңгырый» дигән сүзләре инде безнең реаль замандашларыбыз тарафыннан тормышыбызның төрле тармакларында күп мәртәбәләр расланды. Социалистик чынбарлыгыбызда кеше — тормышны иҗат итүче, аны төзүче, матур якка үзгәртүче буларак,— үзе дә үсте. СССРның 60 еллыгы уңае белән үткәрелгән Тантаналы утырышта «Безнең алтмыш еллык тарихыбызның иң төп нәтиҗәсе, ул — совет кешесе»,— дигән сүзләр әйтелде. Дискуссия барышында безнең романнардагы повестьлардагы һәм хикәяләрдәге геройлар әнә шундый — баш хәрефтән языла торган — совет Кешесе биеклегеннән, шул югарылыктан торып тикшерелделәр. Нәтиҗәдә, безнең прозаның бик зур резервлары барлыгы әле аларның тиешенчә файдаланылмаганлыгы күренде. Дөрес, уңай геройлар безнең һәр әсәребездә бар. Алар асылда на- муслылар, саф күңеллеләр. әхлак нормаларын ихтирам итеп яшиләр, кылган эшләре дә әйбәт. Ләкин, кызганычка каршы, тоныклар, канатсызлар. күп очракта инфантильләр бер авторыбыз әйткәнчә «уртача статистик индивидуумнар». Бүгенге прозабызга — хикәяме ул, повесть, романмы — социаль яктан актив булган, шул активлык җирлегендә зур һәм нык булган, политик культурага һәм коммунистик әхлакка ия булган тулы канлы, кайнар рухлы герой җитми. Әдәби геройның югары әхлаклы булырга тиешлеге — дискуссиядә катнашучы бик күп авторларның төп фикере. Алар югары әхлаклылыкмы әдәби геройны бәһаләүдә төп критерий итеп карауларын яздылар, әдәбиятның тәрбияви ягына зур басым ясадылар. Кайбер әсәрләрдә күренеп киткән ямьсез, укучыны яхшыга өндәмәстәй күренешләр турында җитди сүз алып барылды. Укучылар, һичшиксез, хаклылар Безнең халкыбызда китап сүзенә ЯНА БИЕКЛЕКЛӘР ЯУЛАГАНДА карата борын-борынгыдан ук килгән зур хөрмәт, ышану яши. Бүгенге әдипләр, аеруча яшь каләм ияләре, әдәбиятның әдәп сүзеннән икәнен онытмаска тиешләр. Әхлаклылыкның иң югары дәрәҗәсе — ватандарлык. Татар совет әдәбиятының күренекле әсәрләре шушы изге хис белән аеруча нык сугарылганнар, һәм бүгенге көн әдәбияты да бу традицияне заманча лаеклы югарылыкта дәвам итәргә, үстерергә тиеш. Әдәби геройларыбызга социаль, иҗтимагый, әхлакый активлыкның җитмәвен дөрес билгеләгән хәлдә, без дискуссия барышында мәсьәләнең икенче ягына — әсәрнең социаль егәренә — азрак кагылдык. Югыйсә бу — әдәби әсәрнең коммунистик тәрбиядәге урынын билгеләүче төп критерийларның берсе. Ә дискуссиядә катнашучылар, әсәрләргә бәя биргәндә, еш кына башка критерийлар кулландылар. Кайберәүләр теге яки бу әсәрнең яхшы сыйфатлы булуына дәлил итеп аның үзәк нәшриятларда басылуын атадылар, икенчеләре — әсәрләрнең бөтенсоюз я бөтенроссия матбугатында телгә алынуын әйттеләр, өченчеләр — үз укучыларыбызның яратып укуы да бик җитә дигәнрәк фикер үткәрделәр... Күрүебезчә, марксистик-ленинчыл әдәби тәнкыйтьнең төгәл критерийлары кайвакытта онытылып та тора икән һәм менә нәкъ шул чакта әдәби әсәрләргә төрле ташламалар ясау башлана. Әйтик, дискуссия барышында проза әсәрләребезнең ил күләм яңгыраш таба алмавын тәрҗемә сыйфатына кайтарып калдырырга тырышулар булды. Дөрес, тәрҗемә эшен оештыру зур әһәмияткә ия. Әмма сюжет кору осталыгы, әсәрдә күтәрелгән проблемаларның җитдилеге, характерларның гыйбрәтлелеге, конфликтларның кискенлеге тәрҗемә сыйфатына гына бәйле була алмый. Нефтьчеләр, шинчылар, төзүчеләр, завод-фабрика эшчеләре турында язылган әсәрләргә тема хакына ташлама ясарга чакыручылар да күренде. Янәсе татар әдәбияты өчен производство сферасын өйрәнү — үзләштерү — яңа этап, «өйрәнчек этап, ташлама ясыйк, сүкмик. Аңа таянып башкалар югарырак күтәрелерләр». Беренчедән, бу — яңа этап түгел, чөнки инде утызынчы еллардан башлап Ш. Камал, К. Нәҗми, И. Гази, Г. Әпсәләмов һәм башкалар үзләренең эшче сыйныф турындагы татар совет әдәбиятының классикасына кергән әсәрләрен яздылар. Моны инкяр итү — әдәбиятыбызның принципиаль казанышларын күрмәү булыр иде. Икенчедән, бүгенге укучы бездән иҗади разведка эзләрен түгел, ә фәкать җитлеккән әсәрләр генә көтә. Дискуссия барышында еш телгә алынган «урта кул әсәрләр» мәсьәләсен дә кискенлектән качыбрак аңлатырга тырышу сизелде. «Урта куллылык» әдәбиятның нормаль халәте, дип тынычланырга чакыру да ишетелде. Әлбәттә, чынбарлык үзе ак һәм кара төстән генә тормаган кебек, әдәбият та бик яхшы һәм бик начар әсәрләрдән генә тора алмый. Әдәбият төрле-төрле сыйфатларны үзенә туплаган күп әсәрләрдән барлыкка килә. Авторларның да гражданлык өлгергәнлеге, таланты, әдәби осталыгы һәм, ниһаять, шәхесе төрле баскычта була. Бусы — иҗатның котылгысыз чынбарлыгы. Ләкин менә шушы төрлелектә иҗтимагый тормышка һәм әдәбиятка аз гына да яңалык бирмәгән, сән- гать ягыннан түбән сыйфатлы язмалар да еш очрый. Беренче чиратта әнә шуларга юл ябылырга тиеш. Ижтимагый һәм әдәби ихтыяҗ, егәрнең политик һәм эстетик эффектлылыгы — әсәргә бәя бирүнең беренче нигезе. Сейләшүдә чыгыш ясаган бик күп авторлар дөрес күрсәтеп үткән- ф чә, биредә төп вазифаны әдәби тәнкыйть башкарырга тиеш. Әдәби әсәр < хакында беренче сүзне иң элек ул — тәнкыйть әйтергә тиеш. КПСС х Үзәк Комитетының июнь (1983 ел) Пленумында да әдәби тәнкыйтьнең - әнә шундый актив роленә басым ясалды. «Актив сизгер иҗади эз- 2 ләнүгә игътибарлы марксистик-ленинчыл тәнкыйть — художество иҗатына йогынты ясауның төп методы»,— диелде анда. Бу сүзләр безнең j чор әдәби тәнкыйте өчен эш программасы булып тора. Проза әсәрләрен ил күләмендә укучы күзенә күрсәтү уңаеннан да ш әдәби тәнкыйтьнең ролен тагын бер мәртәбә ассызыклап үтү кирәк, «а Әдәби тәнкыйть лаек дип табылган әсәрне союз матбугатында талантлы х итеп, әсәрнең иң уңышлы һәм көчле якларын алга куеп һәм актив рәвештә пропагандаларга бурычлы. Эчтәлек һәм форма берлеге — марксистик-ленинчыл эстетиканың һәм әдәби тәнкыйтьнең иң мөһим принцибы. Әдәбиятның идеялелеге һәм гражданлык юнәлеше турында даими кайгыртучанлык күрсәтү аның сәнгатьлелеге, профессиональ культурасы хакында кайгыртудан аерылгысыз булырга тиеш. Шуның өчен дә әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше безнең дискуссиядә дө игътибар үзәгендә булды. Беркемнән дә сер түгел, безнең проза әле бу яктан да сыната. Басылып чыккан күп әсәрләребез тиешле тәэсир көченә ия булмыйлар, аларда бәләкәй мәгънә зур күләм биләп тора. Чорыбызның олы әдәбияты, сәнгате казанышларын өйрәнү, милли әдәбиятыбыз җирлегендә үзләштерү сүлпән бара. Сөйләшүдә катнашкан авторлар форма һәм эчтәлек арасындагы диспропорциянең кайбер сәбәпләрен дә күрсәттеләр. Әсәрләрнең сәнгать ягыннан йомшак булуы — әдәбиятка репортерларча килү аны иллюстрацияләү чарасы ител кенә карау нәтиҗәсе дип билгеләделәр Бу сүзләрдә хакыйкать юк түгел, әлбәттә. Дискуссиядә сүз өлкән һәм урта буын прозаиклар иҗаты турында барды. Яшь прозаиклардан берничә авторның исеме аталып кына үтте. Ә бит соңгы елларда газета-журнал битләрендә дә, китап булып та яшь язучыларның байтак әсәрләре дөнья күрде. Алар укучыда күпмедер өмет тә уяттылар. Ләкин яшь авторларның махсус тукталып сөйләшердәй, зур һәм мөһим мәсьәләләр күтәргән, әдәбиятыбызга яңалык алып килгән әсәрләре аз булу барыбызны да нык уйландырырга тиеш. Яшь иҗатчыларның иҗади һәм гражданлык ягыннан тизрәк өлгерүләренә ирешү — бүгенге татар совет әдәбияты алдында торган иң зур бурычларның берсе. Алдарак әйтеп кителгәнчә, бүгенге проза турындагы бу сөйләшү укучыларда зур җанлану тудырды. Редакциягә әдәби әсәрләрнең, тулаем әдәбиятның нечкә хасиятләрен тоеп, аңлап язылган бик күп хатлар килде. Хат авторлары язучылар, әдәбият белгечләре белән бергә уртак мәсьәләләр өчен борчылдылар, уйландылар, татар совет прозасын үстерү юлында игътибарга лаек тәкъдимнәр керттеләр Әдәби бәхәстә катнашучыларның кайберләре тиешеннән артык кызыбрак китеп, шактый субъектив фикерләр дә әйттеләр. Дискуссия барышында андый җитешсезлекләрнең күбесе һәм принципиаль әһәмияткә ияләре башка авторлар тарафыннан төзәтелә килде. Язучылар, әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләр дискуссиядә актив катнаштылар. Шуның нәтиҗәсендә сөйләшү җитди профессиональ югарылыкта һәм дәлилле барды. Анда әдәби иҗатның һәм әдәби процессның күп кенә кызыклы, яңа яклары ачылды. Әмма, шул ук вакытта, безнең әдипләребезнең һәм иң беренче чиратта прозаиклары- бызның активлыгы әле җитеп бетмәде дияргә дә урын бар. Укучылар бигрәк тә өлкән буын әдипләренең күбрәк катнашуын көткәннәр иде. Үзләренең бай тәҗрибәләреннән һәм күзәтүләреннән чыгып алар бүгенге татар прозасы өчен дә, әдәбият сөючеләр өчен дә кыйммәтле фикерләр әйтә алырлар иде. Мондый сөйләшүләрнең төп максаты әдәбиятны, хезмәт ияләренең эстетик аңын яңа биеклеккә күтәрергә ярдәм итү бит. һәм, гомумән, бу дискуссия барышында ачыкланганча, безнең язучыларыбызга үзләренең фикер һәм уй хәрәкәтчәнлеген, күңел активлыгын тагын да үстерү кирәк икән әле. Рухи яктан актив яшәү генә үсешкә китерә ала. Укучылар бик көткән югары сыйфатлы, тирән эчтәлекле әдәби әсәрләр дә иҗат кешесенең күңел активлыгы нәтиҗәсендә генә туа ала. Әйе, бу сөйләшү уңаеннан, заман язучысының шәхесе алдында куелган таләпләр хакында да җитди уйланырга нигез бар. Ил, халык алдындагы жаваплылыкны тулы итеп, тирәннән аңлау җитәме? Ил, халык көткән иң мөһим сүзләр, фикерләр әйтеләме? Яңа заман, яңа чорның катлаулы тормышы алдында безнең прозаиклар ни дәрәҗәдә вәкаләтле? Бу сораулар яңа уйлануларга тарта. Безнең чор язучыга гаять зур вазифа йөкли. Бүгенге язучы — әхлак һәм матурлык тәрбиясе белән беррәттән, политик һәм идеологик тәрбия бирүче дә. Әнә шуңа күрә аның һәр әсәренең, һәр җөмләсенең, һәр сүзенең идеологик һәм эстетик егәре заман югарылыгында булырга тиеш. Татар совет прозасы бүген яңа биеклекләр алдында тора. Алар — яңа чер тормышы куйган биеклекләр. Алар — катлаулы һәм үтә җаваплы заманыбызны тулы итеп һәм дөрес аңлау биеклекләре. Алар — тормышны халыкчан әсәрләрдә партияле итеп тасвирлап бирә алу биеклекләре. Мондый югары үрләрне яулау өчен прозабызның потенциаль мөмкинлекләре зур. Проза өлкәсендә талантлы һәм югары гражданлык сыйфатларына ия булган әдипләр эшли. Алар өчен илебездә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Татар совет прозасының киләчәктә яңа биеклекләр яулаячагына ышаныч зур!