Логотип Казан Утлары
Очерк

ТОРМЫШ ИЯРЕ —ҺӨНӘР

Бабасы белән әбисе тәрбиясендә үскән Хәйдәр балачагыннан ук олы дәрьяда ал җилкәнле кеймәдә йөзәргә хыялланган иде. Шул өмет- теләген тормышка ашыру нияте беләнме. ун классны тәмамлагач, ул Васильевода яшәүче әнисе янына күчеп килде һәм олы дәрья — Иделгә гашыйк булды: пароходлар, судноларны күзәтте. Үсмерне бигрэк’тэ двигательләр тавышы, аларның ритмлы эшләүләре җәлеп итте. Иделдә йөзгән пароходлар Хәйдәргә җанлы сыман тоелды. Алар белән ул дулкыннар аша сөйләшкәндәй, аңлашкандай булды. «Әйе. син уйлаганча, Идел — олы дәрья, ләкйн тормыш аңардан олырак, җилкәнеңне шунда җибәр»,— диделәр кебек дулкыннар. «Чын романтика— тормышта, хакыйкатьтә»,— ди иде дөнья ачысынтөчесен татыган бабасы — Ватан сугышы инвалиды. Димәк, тизрәк тормыш итә башларга кирәк. Атта иярсез йөреп була, ә иярсез һөнәрсез яшәп булмый. Хәйдәр тормыш иярләүне һөнәр үзләштерүдән башлады. Казандагы техник училищега укырга керде, теоретик яктан белем алды, металл белән эш итәргә өйрәнде, беренче көннәрдән үк җайланмалар, станоклар белән уртак тел тапты. — Беренче адымнарың ышанычлы күренә, күз тимәгәе,— диде мастер үз шәкертенә. Юк, әтисез үскән Хәйдәр күз тия торганнардан түгел иде, киресенчә, көн саен вның хезмәткә сәләтле икәнлеге ачыла барды, слесарьлык һөнәрен үзләштерүдә ышанычы тагын да артты. Училищеда уздырылган конкурс-ярышларда призлы урыннар яулап алды. Тырышлыклар бушка китмәде. Техник училищены тәмамлагач, өченче разрядлы һөнәр иясе слесарьҗыючы булып, мәшһүр мотор төзү берләшмәсенә эшкә килде. Мастер Габделфәт Кәрнмов үзе яшь эшчене завод белән таныштырып йөрде. Кая гына кермәсеннәр, «көрәк* дигән деталь белән маташтылар. — Нинди «көрәк» ул? — диде Хәйдәр. — Самолет моторына куела торган калакны «көрәк» дип атый халык. — Нәни генә деталь шушындый мәһабәт станокта эшләнә дип һич уйламаган идем. — Программалы станок ул, электроникага корылган. Ә нинди операция башкарыласы тасмага язылган. — Шәп! — Әйтәсе дә юк инде. Ләкин зарланучылар да бар. Бер киреләнсә, чыгымчы ат белән бер икән. Тимерчеләр цехында да әлеге деталь күзгә ташланды. Хәер, авылда булганда, тимерче алачыгын күргәне бар иде Хәйдәрнең. Ә монда, заводта, дүрт тонналы чүкеч «көрәк» ясый икән, цех гөрселдәп тора. — Сандалларда сугалар,— диде мастер.-- «Көрәк» титан дигән бик чыдамлы металлдан коела. Җир казыр өчен түгел, ә самолет двигателе өчен. Болары элек Б трик мичләр! Ничек дөрләп яналар! Шулай да могжиза тудыручылар тимерчеләр үзләре. Мәсәлән. Вилдан абыең. Таныштырыйммы? — Башка вакытта. — Бүгенге эшне иртәгә калдырма! — Танышу — эш түгел бит ул. — Хөрмәтле кеше белән танышудан да зур эш бар микән?!. ♦ Мастер яшь эшчене әлеге абый янына алыл килде: & — Вилдан, таныш бул, Хәйдәр дигән егет бу! Вилдан кулларын әйбәтләп кенә сөрткәч, яшь эшчегә сузды: — Исәнме, алмаш!.. ГПТУдзччы? Аннары мастзр яшь эшчене җыю цехына алып килде. Иркен, киң. якты. Шушы а. иркенлектә, яктылыкта эшчеләрнец киң куңеллелеге сизелә, якты йөзләре чагы х ла. Аларның күпчелеге яшьләр икән. Мыеклары да чыкмаган. Ак халатлы эшче- 5 ләр җылы хисләрен детальләрдә сурәтләп бирәләр кебек. — Чәчәкләр бәйләме ясыйм,— ди слесарь-жыючы.— Үз эшемне мин сәнгать ь дип таныйм. Үзең уйлап кара: безнең өстәлдә йөз төрле инструмент һәр эшче •катлаулы операция белән мәшгуль. «ИЛ-86» аэробусы өчен мәһабәт мотор ясала, ф 350 пассажирны һавага күтәрерлек. Бер деталь туксан тугыз кеше кулы аша уза. о Йөзгә бер генә тулмый икән дип көләләр. Йөзенчесе дә бар аның. Генеральный о конструктор үэс — кырыкмаса кырык тапкыр тикшерә... Безнең цехта еш була. = эшчеләр белән сөйләшә, киңәшә. Үзе генерал, үзе академик. — Бу цехта иң әйбәт кешеләр эшли — олылар да. яшьләр дә шундыйлар. Ай- н ныткычка эләксәң, җыю цехы белән саубуллаш инде. Көнләшеп куйды Хәйдәр ак халатлы мыексыз яшьләрдән. Ниһаять, музейга да чират җитте. « — Хезмәт даны музеена халык сукмагы өзелми,— диде мастер.—Чын магъ- < кәсендә тәрбия мәктәбе! Гади эшиеләр, атаклы конструкторлар турында язылган кыска һәм тыйнак җөмләләр яшь эшче күңелендә горурлык хисләре уятты. Мотор төзү берләшмәсе — Социалистик Хезмәт Геройлары, Ленин һәм Октябрь революциясе ордены кавалерларын үстергән урын икән. — Тыныч хезмәт фронтында да герой булырга мөмкин,— диде мастер. Музейда утызынчы елларда эшләнгән беренче мотордан алып, иң соңгысы — реактив двигательгә кадәр бар. Кешеләр күрмәгәндә генә Хәйдәр аларны куллары белән капшап та карады. — Я, кайсы цехта эшләргә исәп? — диде мастер. — Җыю целында, әлбәттә, мин бит җыючы-слесарь. Хәйдәр көймә моторлары җыя торган группада эшли башлады. «Привет» маркалы мотор җыела иде. — Ә минем самолет моторы белой эш итәсем килгән иде,— диде Хәйдәр. — Сабыр иткән — морадына җиткән. Башта көймә моторы җыярга өйрән! — Көймәнең җилкәнлесен хуп күрәмен мин. Аннары, көймә моторы җыеп кына тамак туйдырып булыр инкзч? — Аңлаешлырак итеп әйт. — Сатып алучылар бармы дип әйтүем. — Ничек кенә әле! Заказлар килә генә тора. Алай гынамы соң. сатып алучы аерым кешеләр заводта үзләре була. Бер иптәш хәтта Хабаровск шәһәреннән килгән иде. Нәрсә өчен дисеңме? Мотор алыштырыр өчен. Төрле хәлләр булгалый. дөнья бу. Әйе, рекламацияләр килгәлн. — Анысы нәрсә тагын? — Моторны яраксызга чыгара торган рәсми документ. Ул кәгазь аркасында акча чыгарып түләүчеләр дә булгалады. Аннары мастер яшь эшчене көймә моторы белән таныштырды. • Привет» маркалы моторны җентекләп өйрәнергә кереште Хәйдәр, двигательдәге һәр детальне хәтеренә сеңдерде. Тора-бара Хәйдәр Гайнетдииов үз эштиең остасына әверелде, үа эшендә генә түгел, кейләүче-җайлаучы буларак та. Деталь ләрдә кимчелек табылды иса, җыючы-слесарьлар «алтЫн куллы» Хәйдәргә мөрәҗәгать иттеләр, ә егет һәммәсенә ярдәмгә килде, яшьләрдән дә, олылардан да рәхмәт сүзләре ишетте. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, Хәйдәр кабат үз цехына кайтты. Ул хезмәттәшләре арасында шул «Привет» маркалы моторлар җыя. Әйе, цехның исеме җисеменә туры килә, ачык йөз белән, сәламләп каршы алды коллектив үзенең элеккеге эшчесен. Кичәге солдат-командир, бүгенге эшче җиң сызганып эшкә кереште: мотор җыйды һәм механик вазифаларын башкарды, соңгысын акча алып түгел, ә бушлай, йөрәге кушканга, җәмәгать тәртибендә генә. Гади эшче цехның класслы механигына әверелде, бер үк вакытта балта остасы һөнәрен дә үзләштерде. Хәйдәр Гайнетдиновның белгән эшләре, аның төрле һөнәргә ия булуы цехка самолет двигательләренең бер узелын ремонтлау эше тапшырылгач кирәк булды. Хәйдәр кулы белән яңа корпуста йөздән артык төрледән-төрле станоклар көйләнде, эш урыннары җайланды. Ә бит баштарак, инде бөтен цех коллективы белән җитәкчелек итүче, Габделфәт Мөхәммәтович Кәримов яңа хезмәт заданиеләрөн үтәп булыр микән дип тирән уйга калган иде: «Күрше цехтан вакытлыча гына эшләргә килгән унике кеше белән генә шушындый җаваплы, четерекле эшне башкарып булыр микән? Гадәттә, вакытлыча эшләргә килүчеләр күбрәк акча хакында гына уйлыйлар...» Цех начальнигы аларның һәрберсе белән күзгә күз сөйләште һәм шушындый нәтиҗәгә килде: «Төрлесе бар икән, акча турында уйлаучылар да, производство хакында кайгыртучылар да. Димәк, көймә моторын җыючы элеккеге слесарьларны самолет моторын җыярга да өйрәтергә кирәк. «Көймәчеләр» үзләре дә самолет двигательләре белән эш итәргә атлыгып торалар. Ә менә вакытлыча цехка килүчеләр арасында станоклар телен аңлаучы, аларны көйләүче, җиһазлар һәм җайланмалар белән эш итүче кеше, ягъни механик, күренми. Самолет Узелына кергән детальләрне җыяр өчен, беренче нәүбәттә, станокларны җайлау, көйләү кирәк. Моны тик Хәйдәр Гайнетдинов кына булдыра ала. Хәйдәргә шул ук группада эшләүче Иван Ракутько булыша ала. Әллә ничә айлап, 1982 елның маеннан алып, шул ук елның октябрена кадәр, Хәйдәр белән Иван станоклар белән «җенләнделәр», станскларны, эш урыннарын самолет двигательләрен җыюга әзерләделәр. Хәер, Иван Данилович цехта вакытлыча эшләде, ул пенсионер иде. Шуңа күрә таякның юан башы Хәйдәргә эләкте. Ниһаять, Хәйдәр кулы белән көйләнгән йөз егерме станокта цех коллективы яңа эаданиене үтәүгә кереште. Ә хәзерге вакытта цехта стартерлар эшләп чыгару, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, өчләтә артты. Әйе, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдә Хәйдәр өлеше әйтеп бетергесез. Ул һәр станокның «холкын» белә. Хәйдәр җайлаган, көйләгән станоклар тигез эшлиләр. Гүя алар ияләренең кәефләрен бозмаска телиләр. Эшчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 250 сумга җитә. Цехта балта, тәпке, бөтерчек кебек көнкүреш кирәк-яраклары да җитештерелде. Хәйдәр Гайнетдинов планны арттырып үтәү өчен, җанын аямый эшли. Ул менә дигән балта остасы да. Цехтагы стенка, гардероб, шкаф, стеллажлар — барысы да аның кулы белән ясалган. Хәйдәр уйлаганча, тормыш — аргамак булса, аның ияре — һөнәр. Шуңа күрә ир-егет тормыш-аргамакны һөнәр билән иярли. Язучы Александр Грин тасвирлаган капитан кебек. Хәйдәр, кайчандыр, ал җилкәндә дәрьялар гизәргә хыялланган иде. Шушы ният белән ул корабль модельләре ясый торган түгәрәккә дә йөрде. Инде егерме алты яшьлек ир-өгет Хәйдәр ал җилкәннәрне иҗат итә, һава океанына аэробус очыра, үзе шикелле хезмәт капитаннары бишьеллык алдынгылары Р. Сафин, Г. Иванов, Ф. Ваккасов, В. Дорониннар белән бергә. Солдат оныгы, эшче Хәйдәр Гайнетдиновның ун айлык улына өйрәткән беренче хакыйкате: «Хезмәт иясе — кеше», ә икенчесе — «Тормыш ияре — һөнәр». Нәкъ шигырьдәгечә: Хезмәт иясе — кеше. тормыш ияре — һөнәр. » Иялене. иярлене бөтен тереклек сөяр, кешеләр күккә чөяр.