Логотип Казан Утлары
Публицистика

Самат Шакирга 60 яшь

Каләмдәшебез. 1953 елдам КПСС члены, шагыйрь. танылган очеркист. СССР Язучылар Союзы әгъзасы Самат Шакирга 60 яшь тулды. Самат Фәтхерахман улы Шакиров 1924 елның /5 апрелендә Татарстанның Әтнә (хәзерге Арча) районы Күәм авылында туа Тулы булмаган урта мәктәп тәмамлагач. Арча педагогия училищесына укырга керә Аннары авыл мәктәпләрендә укытучы. модир. Әтнә район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. бер үк вакытта колхозда хисапчы һәм комсомол секретаре да була. 1943—45 елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач. < Кызыл Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр Днбъяз район газетасында җаваплы секретарь вазифаларын башкара 1950—51 елларда исә язучылык эшенә күчеп еОчрашу» һәм • Бәхетле конем» исемле беренче шигырь китапларын бастырып чыгара 1951 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Калап иҗат эшенә керешә.. Беренче шигырьләре әле сугышка кадәр • Пионер каләме»ндә басылган шагыйрь хәзер — авыл, бүгенге чор, замандашларын» багышланган уннан артык шигырь китабы авторы. Аларның берничәсе рус. тнркмән. үзбәк, башкорт мари һәм казах телләрендә дә басылып чыкты, аерым шигырьләре исә унбиштән артык телдә яңгыраш тапты .. С. Шакир — шулай ук, балалар вчен шигырь китаплары белән дә билгеле шагыйрь. Соңгы елларда ул тәрби-патриотик темага күп санлы очерклары, документаль повестьлары белән укучыларыбызга киң танылды: аның чЛегенда егетләре» исемле повесте аеруча уңыш казанды Боек Ватан вчен һәлак булган оч батыр — шпонлы Ру бен Ибаррури Руис, рус егете. очучы, чайор Владимир Каменыциков һәм татар халкы ның баһадир улы. артиллерист, капитан Хафиз Фәгтахетдинов (алар бергә күмелгән нәр) турында ул повесть Китапны автор Испаниягә, испан батырының әнисе — Долорес Ибаррурига да җибәрә һәм аңардан шундый җавап ала •Кадерле. Самат Шакир иптәш! Сезнең китабыгызны алдым һәм яратып укып чыктым Бу япь-яшь егетләр — эле малайлыктан да арынып бетмәгән батырлар турында язылган китап миме дә дулкынландырды Шундый китап язганыгыз эчен сезгә чын кү ңелдән зур рәхмәтемне белде- рәм .» Испания Коммунистлар партиясе җитәкчесе кнрәш ветеранының бу хаты илнең күп газеталарында басылды зан дәүләт университетының тел-әдәбият бүлегенә керә, соңыннан читтән торып укуга күчә (университетны 1957 елда тәмамлый). тагын мәктәпләрдә укытучы, директор. Татарстан китап нәшриятымда редактор булып зшли 1962 елдан. Язучылар союзына кабул ителгәч, профессиональ язучы булып нык С. Шакирның «һәйкәл итәгендәге чәчәкләр» повесте да каһарманнар — ун Советлар Союзы Герое турында. «Үлемсезләр» китабы исә легендар панфиловчыларга багышланган. Татар халкының батыр уды. язучы X. Мөҗәй турындагы «Үлемнән көчлерәк» исемле повестен да күп телләрдә укып беләләр Сугышта һәлак булган татар совет язучылары турында ул «Алар сафта» исемле китабында да сөйли. «Кече җир»дә сугышып һәлак булган парторг — данлы якташыбыз С Вәлиуллин турында һәм Идел буе укчы татар бригадасы турында очерклары да укучыга яхшы таныш. Бу темага актив һәм нәтиҗәле язган өчен С. Шакир СССР сугыш ветераннары комитетының Почет грамотасы. ДОСААФ Үзәк комитеты һәм өлкә комитетының берничә Почет грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук шагыйрьнең җырлары Бөтенсоюз хәрби- патриотик җырлар конкурсында Диплом белән бүләкләнде Аның «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале дә бар. КамАЗ. БАМ төзелешләрендә дә язучыны яхшы беләләр. Үзенең 60 яшен иҗат дәрте белән янып каршылаучы тынгысыз каләмдәшебезне редакция һәм укучыларыбыз исеменнән кайнар котлап, бу санда аның төрле елларда язылган берничә шигырен тәкъдим итәбез.

Самат Шакир

Яңгыр тамчысы

КИЛМӘ, КИЛМӘ кичен бакчага Күкнең йолдызлары энҗе булып Сибелгәннәр гүя юлыңа... Син киләсең... Озын кара чәчләр Үрелгәннәр ике толымга. Син киләсең әкрен генә атлап, Әллә нишләп китте күңелләр. Сиңа карый гүя алмагачлар, Баш ияләр гүя сөмбелләр. Көлгән чакта битең уелып китсә, Уелып китә минем йөрәгем. Бу мәхәббәт нигә кинәт кабына? Белсәң әгәр, әйтеп бир әле. Күз карашың... Ах, ул серле күзләр Тибрәндерер тын су өсләрен. Тибрәнгән су кебек булырмын дип Куркам, куркам. Аннан нишләрмен? Күк күкрәп, яшен басуда Селтәде утлы камчы. Яңгыр ява. Бер башакта Тирбәлә эре тамчы. Җир белән һава тоташкан, Үләннәр иркен сулый. Җил дә юашланган ахры, Зур болытларны кумый. Каерылып үсәр арышлар, Шатланыр һәрбер кеше, Алмаз бөртегедәй тамчы Җемелдәп төпкә төште. Челтәр тамырлар шул вакыт Аны үзенә алды. ...Бал булып та, май булып та Эре тамчылар яуды. Зифа таллар бөгелә, юх, тал түгел, Синең билең нәфис тал кебек. Сине күргәч, бик-бик якын килеп Әйтер сүзләрем дә бар кебек. Белмәгәнмен: күңелем яшь икән шул, Чәчләремә көмиш й.са да... Дәртле яшьлегемне чакырып син Килмә, килмә кичен бакчага. Башын иеп тора өч нарат Өч төз нарат — болын буенда, Без өч малай аны яраттык. Урак айлы җәйге кичләрдә Атларны без шунда тараттык. Без өч малай атлар яраттык. Атлар тешләсә дә, типсә дә, Яшь агызып өйгә кайтмадык, Чишмә суы белән юдык та Ат өстендә атлар сакладык, Без мендәрдә йоклап ятмадык. Учак яктык... Авыз күмерле Бәрәңгеләр ашап каралды. Йолдызларга карап, сөйләшеп, Әкиятләр шытты, яралды. Без чыгара идек аларны. ...Өч наратның, имеш, төбендә Бик борыннан алтын күмелгән. Ялган икәнлеген белсәк тә, Безгә шуннан ләззәт бирелгән— Алтын—учактагы күмердә. Кинәт шунда яшен яшьнәде. Болыт чыкты аклы-каралы. Яңгыр ява —пуля яңгыры, Атлар төрле якка таралды, Кабат күрәлмадык аларны. Солдат булып кайттык өйләргә... Каршылады болын, өч нарат, Өч малайның кайда икесе? Таныш җиргә килдем мин кабат, Башын иеп тора өч нарат. Бабайлардан килгән м;оң сТатар моңлы җырын сузды.» А. С Пушкин Фин култыгы. Салкын җилләр исә, Дулкын бәрә гранит ярларга. Ленинград моннан күренеп тора, Мин сокланып карыйм аңарга. Керәбез без сугыш елларында Ут яудырган кораб эченә. Карт ветеран батырларча үлгән Морякларны искә төшерә. Палубага чыктык. Кинәт шунда Бик таныш җыр, дуслар, ишеттем. Онытылып озак тыңлап тордым, Барыр җиремә дә кичектем. Йөрәк кылларына чиртә моряк, Моңлы итеп җырлый «Сакмароны. Бу таныш көй мине сихерләде, Искә алдым туган якларны. Балачактан үлеп гашыйк җырга, Бабайлардан килгән моң ич бу! Бөек Тукай әйткән җәүһәр ич бу, Бөек Пушкин белгән моң ич бу! Французларны җиңгәч, Парижда да Җырланылып йөргән җыр ич бу! Татар моңы... Бөек Ленин үзе бик яраткан, Баһавидан килгән моң ич бу! Җанга якын көй бу. Берлинда да Яңгырады татар көйләре... Моряк җырлый, аны тыңлау өчен Тынды гүя Балтик җиллӘре. Бер легенда Юлчы чүлдән бара... Алда — бакча. Шау чәчәктә утыра бананнар. Күл читендә мәрмәр нәфис сыннар Су аттырып уйга калганнар. Сары комның монда бөртеге дә Җилләр белән очып кермәгән. Эссе чүлдә мондый күренешне Бәлки әле беркем күрмәгән. Аллы-гөлле бизәк төшерелгән Келәм кебек бакча итәге. Кул изиләр гүя зур пальмалар: «Тизрәк, тизрәк килеп җит әле». Юлчы уйлый: «Бу бакчага кадәр Күпме авыр юллар үтелде...» Алда мираж торганлыгын белми, Запас суны эчеп бетерде