ПАРТИЯ СОЛДАТЫ
Тарих фәннәре кандидаты Шәмси Хамматовның шул исемдәге китабы
1 беренче карашка публицистик җыентыкны хәтерләтә. Җәлилнең илгә, партиягә зур тугрылык белән үтелгән якты гомер юлы күз алдына килә. Әйе, ул — чынлап та, партия солдаты иде_. Ләкин, китапның исеме күбрәк публицистикага якын булса да, чынлыкта безнең алда — бик күп эзләнүләрне, зур фак- *тик материалны эченә алган җитди фәнни хеэмот. Ул герой-шагыйрьнең егерме еллык тормышын — 1922 елдан алып 1942 елга кадәр булган чорны эченә ала. Бүтән тикшеренүчеләр кулы кагылмаган яңа елке — Җәлилнең журналистлык, публицистлык һәм җәмәгать эшчәнлеге игътибар үзәгенә куела. Җәлил эшчәнлегеноң менә шушы тармагы белән танышу авторны түбәндәге нәтиҗәгә кигерә: герой-шагыйрьнең сугышка хәтле чорда язылып, торле газвта-жур- налларда басылган язмалары әле киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел икән... һәм автор тикшеренү эшенә алына — Мәскәү, Курск, Белгород шәһәрләренә юл тота, Татарстанның Җәлил исеме белән бәйле ботон почмакларын диярлек айкал чыга. ( Тикшеренүче алдында архив материаллары оело, күп гаэета-журналларның еллык тегелмәләре кузгала. Җәлилне якыннан белгән кешеләргә хатлар языла, алар белән очрашулар була... Хәзер безнең алда яткан хезмәт әнә шулай туган. Ш. Хамматов үзенең эзләнүләре аркасында Җәлилне политработник- лар курсы буенча белгән 15 кешене таба, турыдан-туры герой-шагыйрьгә кагылган “10 яңа документ ача. Аларның барысы турында да бу китапта языла. Китап ике олештән тора Аның беренчесе "Хәбәрче, журналист, җәмәгать эшлек- ' Хямәятов Шәмси «Муса ЖаЯМЛ партия | солдаты» Татарстан китап н.инриигы 19S3 лесе» дип исемләнгән һәм ул шагыйрьнең сугышка кадәрге эшчәнлеген яктырта. Җәлилнең хәбәрчелек эшчәилегенең башлануы «Татарстан» газетасы белән бәйле 1922 елдан Муса бу газетага тәрле хәбәрләр языл тора Һәм моны педагогия институтының рабфагында укыганда да ташламый Җәлил каләменнән чыккан язмаларның кайберләре әлеге китапта да китерелгән. Алар тикшеренүчегә геройшагыйрьнең ничек игеп әкренләп чыныгуын, өлгерүен күрергә мемкинлек бирәКитапның Мәскәү чорына багышланган елеше фактларга бигрәк тә бай Җәлил Мәскәү дәүләт университетында уку белән бергә. «Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы» журналларының җаваплы редакторы була. «Ударниклар» дип аталган яшьләр журналының редколлегия члены вазифаларын башкара, «Фән һәм дин» журналында, «Эшче» һәм «Игенчеләр» газеталарында бик еш катнаша Җәлилнең бу чордагы иҗат активлыгы хакында шундый бер факт бик ачык сойли— 1927 елдан алып 1932 елга кадәр газе.а-журналларда аның йөздән артык язмасы денья күргән. Ә 1933 елда, «Эшче» һәм «Игенчеләр» азеталары берләшеп. «Коммунист» исемендә чыга башлый. Җәлил бу газетаның әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. «Коммунист» газетасы татар хезмәт ияләрен социализм идеяләре буенча тәрбияләүдә бик зур роль уйный. Ул Татарстан һәм Башкортстаннан кала тагын Ерак Көнчыгышта һәм Үзбәкстаида, Уралда һәм Себердә. Идел буе өлкәләрендә һәм Белоруссиядә, Мәскоүдә Һәм Ленинградта тарала. Автор Җәлилнең журналист буларак таланты ачылуның иң югары ноктасы дип тә нокъ менә шушы басма органны атый Мусаның эшче-авыл хәбәрчеләре хәрәкәтен үстерүдәге онытылмас эшченлегеие дә ныклы басым ясала. ПАРТИЯ СОЛДАТЫ Т Ш. Хамматов хезмәтенең бу елеше бер яктан М. Җәлил шәхесенең шагыйрь һәм һәм герой буларак формалаша баруын күрсәтсә, икенче яктан анда бүгенге матбугат өчен дә кыйммәтле булган мисаллар, эш алымнары бар. Үзе дә тәҗрибәле журналист булган автор бу өлкәне нык белеп, материалның эченә кереп яза. Хезмәтнең икенче өлеше «Муса Җәлил— өлкән политрук» дип исемләнгән. Бу бүлеккә Җәлил гомеренең чагыштырмача кыска өлеше туры килә. Ул 1941 елның июленнән, Җәлилнең армиягә алынуыннан башланып, Волхов фронтыннан язган соңгы хатларының берсенә (1942 елның 3 июне) кадәр дәвам итә. Ләкин вакыт ягыннан караганда бу период шулай кыска булса да, укучы китапта бик күл кызыклы фактлар белән таныша. Бүлек полит- работниклар курсында уку чорын өйрәнүдән башлана. Автор Җәлил эзеннән Курск өлкәсенең Марьино авылына бара, аннары Минэәләгә юл тота. Шагыйрьне белгән кешеләрне эзләп таба, а лар дан яңа мәгълүматлар ала. Җәлил биредә дә курсант тормышының үтә кысан булуына да карамыйча, каләменнән аерылмаган. Аның<4 бу чорда язылган әсәрләрендә совет халкының тылдагы батырлыклары, дошманны җиңүгә тирән ышанычы сурәтләнә. Шулай итеп Җәлилнең үзенең дә көчле омтылышы, нык ышанычы бирелә. Китап авторы Җәлилнең батырлыгы халык батырлыгы белән бергә үрелгән булуын дәлилләп, раслап бара. Йомгак ясап шуны әйтик: Ш. Хамматов- ның «Муса Җәлил — партия солдаты» дип исемләнгән бу китабы герой-шагыйрь тормышының моңарчы билгеле булмаган яңа өлкәсен яктыртуы белән генә кыйммәтле түгел. Китапта татар журналистикасының да яңа сәхифәләре ачыла, тулаем совет матбугаты тормышына мәгълүматлар, мисаллар өстәлә. Менә шул сыйфатларның барысын бергә үзендә туплавы белән кыйммәт бу хезмәт Әлбәттә, яңа тикшеренүчеләр бу юлны i тагын да дәвам итәрләр, укучы өчен тагын да кызыклырак ачышлар ясарлар...