МӘГЪРИФӘТ УЧАКЛАРЫ
Унсигезенче йөздә татар крестьяннарына ,аң-белем бирүнең торышы рта Идел төбәгендә яшәгән татарларга мәктәп белеме бирүнең ерак заманнардан килә торган зур тарихы бар. Ул болгар чорыннан ук башланган һәм феодализмның үсеше, ислам диненең кабул ителүе, таралуы белән бәйләнгән. Унынчы гасырның беренче яртысында гарәп галиме, географ Ибн Рустә болай дип язып калдырган: «Болгарларның күпчелек өлеше ислам динен тота, аларның авылларында үзләренең мөэзиннәре, имамнары булган мәчетләр һәм махсус башлангыч мәктәпләр бар». Шулай ук. Болгар патшасы Алмышның Багдад хәлифеннән укытучылар һәм дин әһелләре җибәрүен сораганлыгы да билгеле. Әлеге мәктәпләрдә дин сабагы укытылган. Шул ук нәрсә традиция буенча Казан ханлыгына күчкән. Унбишенче-уналтынчы йөзләрдә Казанда шундый мәкгәпләр булганлыгын күренекле тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани үзенең «Мөстафад-эл-әхбар фи әх- вали Казан вә Болгар» дигән китабында да телгә алып уза. Безнең фикеребезчә, Казан ханлыгы чорында ук инде: «һәр мәчет каршында мәктәп булырга тиеш»,— дигән кагыйдә яшәп килгән. Татар крестьяннары мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә кулъязма дәреслекләрдән файдаланырга рөхсәт ителүен сорап 1893 елда патша исеменә җибәргән үтенеч хатларында, үз тарихларын Казан ханлыгы белән бәйләп, бу мәктәпләрнең инде менә 300 елдан артык яшәп килүләре турында язалар. Сәяхәтче-галим Г. Георгиның «Россия дәүләтендә яшәүче барлык халыкларның тасвирланмасын дип аталган 1799 елгы язмаларында түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Казан татарлары... үзләренең балаларын тырышлыкка, сакчыллыкка һәм ата-бабала- рыннан калган башка шундый гадәтләргә генә түгел, аларны укырга-язарга, гарәп теленә һәм дингә өйрәтү турында да кайгырталар. Мондый нәрсәләрдән баш тартуны ата-аналар зур гөнаһ саныйлар. Шуңа күрә дә алар яшәгән һәр авылда гыйбадәтханә һәм мәктәп бар...» Әнә шундый мисалларга таянып без XVIII йөздә күпчелек татар авылларында мәчетләр карамагында дини мәктәп-мәдрәсәләр булган, дип раслый алабыз. Югарыда санап узылган фактларны исәпләмәгәндә, XVIII гасырга кадәр татар мәктәпләре тарихы бөтенләй диярлек тикшерелмәгән һәм ачыкланмаган. Әмма соңга табарак бу темага карата язылган кайбер хезмәтләрнең дөнья күрүен әйтеп үтмичә булмый. Унтугызынчы йөздә һәм егерменче йөз башында Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинеэнең хезмәтләрендә Идел һәм Урал буе татарларында мәктәп-мәдрәсә тарихының кайбер яклары шактый тулы яктыртыла. Миссионер Я. Д. Коблов бу мәктәпләрдә укытуның тәртипләре турында махсус китап яза. Бу китабында автор унтугызынчы йөзгә һәм егерменче йөзнең башларына кагылышлы нәрсәләрне генә тикшерүенә карамастан, анда күтәрелгән мәсьәләләр элеккерәк чорны да күз алдына китереп бастырырга һәм аңларга ярдәм итә, чөнки әлеге мәктәпләр XVIII йөздән соң әллә ни үзгәреш кичерми. КитапУ ■ ның авторы үзе дә шуны ук раслый. Аның,татар крестьяннарының аң-белем дәрәҗә ләренә биргән гомуми бәясе дә кызыклы гына. Ул бәя Георги әйткән фикерләргә туры килә. «Казан татарлары,— дип яза Я. Д. Коблов,— укуга гадәттән тыш мәхәббәт һәм бирелгәнлек күрсәтәләр... Мәчет һәм мәктәп меселмаи авылларының һәр кайсында иң кирәкле учреждение булып санала. Россиядә укуязуның Казан татарларын- . дагы кебек киң таралган башка халыкны күрсәтүе бик кыен. Укый-яза белмәгән татар кешесен бик сирәк очратасың. Ә бу исә һәр меселмаига грамотага ейрәиү эчен* г тулы мөмкинлек булуы белән аңлатыла. Нинди генә кечкенә һәм ярлы булмасын, һәр 5 авылда мәктәп барлыгын күрәсең». * М. Рыбушкииның «Казан шәһәренең кыскача тарихы» дигән китабына 1835 елда э» язган рецензиясендә бөек рус тәнкыйтьчесе В. Г. Белинский болей дип билгеләп үтә: ~ «Рыбушкин әфәнденең китабыннан без Казан татарларының күпмедер дәрәҗәдә циан- * лизацияле һәм хәтта грамоталы булулары белән аерылып торганлыкларын күрәбез. 3 Алар тәрбияле, ихтирамлы, илтифатлы, милләттәшләренең кимсетүенә дучар ителергә теләмиләр икән, аларның һәркайсы укый һәм яза белергә тиеш. Аларның ким дигәндә * 5 ел буена дәвам иткән уку курслары бар». ж Күреп үткәнебезчә, өч гасырда яшәгән өч автор бер үк нәрсә — казан татарлары- а ның мәктәпләре булуы һәм аларның укый-яза белүләре турында сөйлиләр Совет тарихчылары татар авылларындагы мәктәп-мәдрәсәләрнең зшчәнлегенә = принципиаль һәм сыйнфый күзлектән карап бәя бирергә тырыштылар. Безнең гасыр- “ I ның егерменче елларында ук инде кайбер авторлар Урта Идел буе татарларының «• культурасы һәм аң-белем дәрәҗәләре турында язып чыктылар. М. Худяковның 1922 ? елда дөнья күргән «Урта Иделдә мөселман культурасы» исемле китабында, мәсәлән, < татарларда мөселман культурасының үсешенә болгар чорыннан алып характеристика бирелә һәм өлешчә мәктәп белеме мәсьәләсе яктыртыла. 1912 елда ук инде татар j культура тормышының кайбер яклары турында яза башлаган Җ. Вәлиди 1923 «лда Мәскоүдә «Татарларның аң-белем һәм әдәбият тарихы очеркы» китабын рус телендә бастырып чыгара. Анда ул укучыларны иҗтимагый аңның һәм Культураның үсеше, шулай ук татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләренең эше белән таныштыра. Бу хезмәт мәктәп һәм мәдрәсәләрнең зчке тормышын, алардагы укыту системасын ачып бирүе белән кызыклы. Татар мәктәпләре тарихы белән кызыксынган A. Н. Григорьев һәм В М. Горохов хезмәтләреннән дә кайбер мәгълүматлар алырга мөмкин. Тагар мәктәпләре һәм мәдрәсәләре мәсьәләсе 1951, 1955, 1968 елларда басылып чыккан «Татарстан АССР тарихы» китабында да шактый чагылыш тапкан. Без бу мәкаләбездә XVIII йөздә гомумән уку-укыту зшләренең торышын, беренче нәүбәттә татар мәктәпләренең һәм мәдрәсәләренең зшен яктыртуны бурыч итеп куябыз. Мәсьәләне ачыграк аңлау очен мәктәп һәм мәдрәсәләр үсешенең баштагы һәм аннан соңгы тарихыннан кайбер мисаллар кигереп узу сорала. Кызганычка каршы, , бу өлкәдә XVIII йөзгә караган материаллар бик аз сакланган. Ләкин, шулвй булса да, * ул мәсьәләдә күпмедер дәрәҗәдә фикер йөртерлек нигезебез юк түгел Мәктәпләр һәм мәдрәсәләрнең саны турындагы мәгълүматлар унтугызынчы йөзнең урталарында күренә башлый. Тулы булмаган саннарга караганда, ул вакытта •/ г-ан губернасында 430 татар мәктәбе исәпләнгән. 1858 елда Оренбург губернасында 418 мәктәп эшләгән. Татарлар яшәгән башка губерналарда татар мәктәпләренең саны, халыкның күпме булуына карап, бер белән илле арасында тирбәлә Бу очракта, күрәсең, укыту өчен махсус биналары булган мәктәпләр генә исәпкә алынган. 1744 елда Казан губернасындагы 536 мәчетнең 418 е җимерелгән Әгәр мәчет каршында мәктәп булганлыгын искә алсак, аларның саны унтугызынчы йөз урталарындагы ким булмаган дип әйтә алабыз. Унтугызынчы йездә һәм егерменче йөз башында мәктәпләр челтәренең киңәюе турындагы мәгълүматларны без дин миләре департаменты фонды материалларыннан алдык. 1912 елда бу департамент Казан губернасында 83824 кеше укыган 24 мәдрәсә һәм 1067 мәктәп булганлыгын бәен итә Кайбер мәгълүматларның, әлбәттә, бик үк тегел булмаулары дә ихтимал Мәсәлән, кайбер мәдрәсәләр мәктәпләр исәбендә саналып йөртелгән, үз биналары булмаган кайбер мәктәпләр исә бөтенләй исәпкә алынмаган. Әмма 1857 елга мәдрәсәләрнең иллегә ■ Җиткәнлегә билгеле. Унсигезенче йөз мәктәпләре махсус төзелгән яки арендага алынган гап-гади авыл өйләреннән гыйбарәт булган. Кечкенә авылларда укытучы-мулла еш кына очраклардай үз йортын да башлангыч мәктәп итеп файдаланган. Моның өчен ул йортның аерым бер бүлмәсен билгеләгән. Андый типтагы мәктәпләр киң таралган булган, ләкин алда язып үткәнебезчә, аларны исәпкә алмаганнар. Мәдрәсә мәчет тирәсендәге берничә йортка урнашкан, кайберләренең аерым аш-су өе булган. Унсигезенче йөздә таштан интернатлы мәдрәсәләр салына башлый. Ш. Мәрҗани язмаларыннан күренгәнчә, Ташкичү мәдрәсәсе, мәсәлән, бер-берсенә каратып салынган ике зур бинадан торган. Мәдрәсәләр һәм мәктәпләр классларга бүленмәгәннәр, һәр авылда җиде-ундүрт яшьлек балалар мәктәпкә җыелган. Укулар шимбәдән пәнҗешәмбегә кадәр уздырылган. Балаларның бер өлеше шунда ук яшәгән, бер өлеше иртән килеп, кич кайтып йөргән. Пәнҗешәмбе көнне көндезге сәгать уникедән соң ялга таралганнар. Шимбә көнне үзләре белән азык-төлек, мулла һәм хәлфәгә (укытучыга) шулай ук мәктәпнең үзенә бүләкләр алып килгәннәр. Мәктәп-мәдрәсәләр крестьяннар җәмгыятьләренең хисабына тотылганнар. Зуррак мәктәпләр аерым очракларда бай сәүдәгәр-меценатлар тарафыннан тәэмин ителгән. Муллалар, хәлфә һәм казыйлар махсус хезмәт хакы алмаганнар. Шәкертләр, аларның ата-аналары алып килгән кучтәнәчбүләклөр хисабына яшәгәннәр. Күл кенә авылларның укытучы-муллалары уз җирләрендә крестьян хезмәте белән шөгыльләнгәннәр. Җ. Вәлиди мәдрәсәнең эчке күренешен түбәндәгечә тасвирлый: «Стеналар буйлап пәрдәләр тартылган һәм алар хасил иткән аралык һәркайсына берәр тәрәзә туры килерлек итеп кечкенә бүлмәләргә бүленгән. Пәрдәләр алдына «җәмәгать сәкесе» дип аталган шактый киң урын калдырылган. Ул бер үк вакытта зал булып та, коридор һәм класс булып та хезмәт иткән. Лекцияләр вакытында пәрдәләр күтәрелгән һәм шәкертләр, мәдрәсәне яртылаш әйләндереп алып, тезелешеп утырганнар. Кайчагында «җәмәгать сәкесе» бүлмәләргә урнаштырылмаган кече яшьтәге һәм ярлырак шәкертләр өчен яшәү урыны булып хезмәт иткән. Алгы ике почмакта гадәттә такталардан ясалган ике бүлмә булып, аларда хәлфәләр һәм казыйһар яшәгән». Башлангыч мәктәпләрдә боларның берсе дә булмаган. Мәктәп гомуми бер бүлмәдән торган. Шунда укыганнар да. ә кайчакта яшәгәннәр дә. Махсус бүлеп алынган кухняда һәркем үзенә-үзе ашарга хәзерләгән. Мәктәп-мәдрәсәдә укулар нинди тәртиптә алып барылганлыгы турында сөйләгәннән соң Н. Д. Коблов мондый нәтиҗә ясый: «Гадәттә әллә ни зур булмаган бүлмә уртасында, түгәрәкләнеп, идәндә төрле яшьтәге егерме-утыз укучы утыра. Ничә яшьтә булуларына карап аларның бер ише- се корьән, икенчеләре грамматика, өченчеләре мантыйк 1 укый. Өлкәннәре кечкенәләргә ярдәм итәләр. Аудиториянең башлыгы саналган мөдәррис, үз шәкертләренең уртасына яки берьяк читкәрәк басып, аларны бик җентекләп күзәтә, ул күбесенчә өлкәнрәк яшьтәге укучыларның дәресләренә җитәкчелек итә». Мәктәптә укучыларның саны авылда күпме гаилә һәм ир бала булуга карап үзгәреп тора. Кайчагында алар дистәгә якын җыела, ә кайчагында илледән дә артып китә. Мәктәпләрдә гигиена мәсьәләсенә килгәндә, бу яктан эшләр бик үк шәптән тормый. Тар һәм кысан бүлмәләрдә һава җитми, тынчулык хөкем сөрә, шәкертләр арасында төрле авырулар таралу очраклары да була. Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә бары тик малайларны гына укытканнар. Кызлар, кагыйдә буларак, мулла өендә укыганнар. Сабакны аларга мулла хатыны тыңлаткан. Олылау һәм хөрмәтләү йөзеннән аны остабикә дип йөрткәннәр. Уку елының төгәл билгеләнгән бер вакыты булмаган. Ураза аенда һәм уракка төшкәч, кыр эшләрендә малайларның ата-аналарына ярдәмнәре аеруча кирәк вакытта, укулар тукталып торган. Уку тулаем алганда елына сигез ай чамасы дәвам иткән. Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укуның бөтен курсын узу өчен күлме вакыт кирәклеге шулай ук бер кайда да һәм беркем тарафыннан да расланмаган. Билгеләр кую да, журнал ише нәрсәләр дә, нинди дә булса программа да, имтиханнар алу да гамәлгә кертелмәгән. Әмма укытуның үзенә күрә системасы, дәрес бирүнең урта гасырлардан бирле яшәп килгән традицион ысуллары, тәртип һәм үзара мөнәсәбәт нормалары булган. Мантыйк — логика. Укыту дингә нигезләп алып барылган һем диии-зстетик тәрбия бирүгә хезмәт иткән. Укумы башта гарәп алфавитын атлаган, аннары әлифба хезмәтен үтәгән «Имаи шартыяиа күчкән. Алфавиттан, иҗекләр һәм саннардан соң догалар. Адәмнән башлап Мөхәммәткә кадәр булган 23 пәйгамбәрнең исемнәре, мәсәлмен динендәге кешенең 40 терле бурычы әйрәтелгән Җиде яшьлек баладан, мәгънәләрем бөтенләй аңламаган килеш, әнә шулерның бөтенесен яттан белү таләп ителгән. Укырга өйрәтүдә га- ♦ А*тт* хәреф кушу ысулы кулланылган балалар 29 хәрефтән торган гарәп алфавитым 3 күңелдән ятларга тиеш булганнар. Аннан соң укучы ике. оч яки тагым да күбрәк хә- * рефләрдән торган иҗекләр төзи башлаган. Ел ахырында аңа Коръәннең бер бүлеге * булган «Ясинаиы биргәннәр. Шәкертнең укырга ейрәнүе, бернинди мәгънәсен аңла- J мыйча-нитмичә, гарәп текстын башта мулла яки хәлфә артыннан. тора-Аара яттан н кабатлап чыгуга кайтып калган. Берүк нәрсәне күп тапкырлар кабатлым торгач ул ак- е рынлап хәрефләрдән сүзләр, сүзләрдән җемлеләр оештырырга, ягъни гарәпчә текстын Z үзлегеннән чагыштырмача җиңелрәк укырга әйрәне Икенче елны беленың кулына Коръәннең җиденче бүлеген «һәфтиякяне тоттырә- S лар. Өченче һәм дүртенче елларда инде шәкерт үзенең букчасында тулысы белән ж ятлап бирергә тиеш булган бетен коръәнне йортә Элементар белемнәрне үзләштереп _ бетергәннән соң, дини китаплар белән беррәттәи, аңа гарәп грамматикасын, тол һем ш башка кейбер дөньяви фәннәрне өйрәтә башлыйлар. Татар телен ойрәтүгә әллә ми 3 оһомият бирмиләр. Шулай да гамәлдә аны читләтеп уза алмыйлар. Язма күнегүләрне = шәкертләр берничә ысул белән алып баралар Башта хәлфә, мәсәлән, менә мондый- рак эчтәлектәге кайбер үрнәкләрне үзе язып күрсәтә «Мин биш тиенгә куян тирәсе. илле тиенгә толке, бер сумга бүре тиресе сатып алдым. Шулерның бөтенесе ечеи < күпме акча түләнгән?» Укучылар шуны күчереп алырга һәм сорауга җавап бирергә П тиеш булганнар Үзлекләреннән башкару очен шәкертләргә катлаулырак язма күнегүләр бирелгән. Буш вакытларында, бигрәк тә дәресләр беткән пәнҗешәмбе кемнең икенче артысында алар китап күчерү яки шигыръ-бәегләр чыгару белен шегылъләнгәниәр. Ул чорда типографиядә басылган китаплар булмаган, шуңа күрә китап күчереп язу. китап төпләү киң таралган һем ул саваплы »ш дип саналган. Унсигезенче йөздә кайбер кешеләрнең кырыгар һем аннан да артыграк китап күчергәнлеген раслаучы мәгълүматлар бар. Язу-сызу кирәк-яракларын шәкерт сандыгының аерым бер бүлемендә йөрткәннәр. Күчерел язылган китаплар белен сәүдә итү киң таралган Мәктәпләрдә шәкертләр үзләре файдаланудан тыш, алармы башка җирлергә дә илтеп сатканнар. 1773 елда, моселои, хекүмет отрядлары Казан губернасыннан Пугачев восстаниесендә катнашкай һәм есир тешкән татарлар кулымнан: Якубоатаи ун сумлык тугыз китап, Мостәеетәм унсигез сумлык унике, бер сумлык бер китап тартып алганнар. Аларның бу китапларны Оренбург губернасында сатып йерген чаклары булган. Башлангыч моктел шәкертләреннән, Коръәнмен тыш тагын биш-алты китап, шулар арасыннан гарәп грамматикасын, гареп теле зтимологиясен һәм ислам дине тарихының кыскача курсын яттан белү таләп ителгән. Арифметика буенча йозгә кадер санарга, йәз зчеидә кушарга һем алырга, тапкырларга һем бүләргә өйрәнгәннәр. Мәңге кадәр саннар белен бик сирәк очракларда гына эш иткәннәр. Укытуның сыйфаты хәлфәләрнең ни дәрәҗәдә укымышлы булуларыма бәйле булган Шул сәбәпле мәктәпләрдә кайчагында мөктеп-мәдрәсолорноң урта һем югары баскычларына гына хас булган фои- нор до укытылган. Шулай итеп, кайбер очракларда мәктәп һем мәдрәсәләр арасындагы аерымлылык кимиюгала барган Моктел дип аталып йертелсөлор до. кайбер башлангыч мәктәпләр медресе вазифасын үти башлаганнар. Күп йене мәдрәсәләр, кагыйдә буларак, үз карамакларында башлангыч мәктәп те тотканнар. Мәдрәсәдә до укытуның характерын һем сыйфатын мулла-медорриснең укымышлылыгы билгелегем. Шул рәвешле, крестъаи малае башлангыч моктопто оч терле белем: дии, гарәп толе һем едобняты. шулай ук день яви фәннәр буенча кайбер мәгълүматлар алып чыкмам. Ләкин берничә елдан соң бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле девам иткән крестьян хезмәтенең авырлыгы болариың күбесен җилго очырган. Нәтнҗодо унсигезенче йездо күпчелек крестьяннар аң-белемсез калганнар Меител-мәдроселәр шәһәрләрдә дә. авылларда да тел ике шарт үтәлгәндә генә яши алганнар Аларның беренчесе — балаларга телле гыйлем бирә алырлык югары аң-белемгә ия имам-мөдәррис булу, икенчесе — мәдрәсәнең дин тотучы байлар, сәү- дьгәр-меценатлар яки хәлле крестьяннар җәмгыятьләре тарафыннан материаль яктан тәэмин ителүе. Мәктәпләрдән аермалы буларак, мәдрәсәләрдә укучылар төрле авыллардан, хәтта ерактагы чиг өлкәләрдән җыелганнар. Мәктәптә укучы шәкертләр көн саен үз өйләреннән килеп йөргәннәр. Мәдрәсәдәгеләр исә даими рәвештә шунда яшәгәннәр, өлкән яшьтәге шәкертләргә үзлекләреннән укырга дЪ мөмкинлек бирелгән. Мәдрәсәгә укырга теләге булган һәр кешене кабул итәләр. Ә шулай да шәкертләрнең күпчелеген шул ук крестьян балалары тәшкил итә. Аларны укыту һәм тәрбияләү элек-электән килгән традицияләрдә алып барыла. Гарәп теле һәм әдәбияты коръәнне яхшырак уку һәм аңлау өчен өйрәтелә. Шәкертләр тарафыннан өйрәнелергә тиешле калын-калын томнардан торган төрле сүзлекләр, аңлатма-китаплар ислам динен нигезле һәм һәрьяклап үзләштерү коралы хезмәтен үти. Мәдрәсәдә укуның беренче елында шәкертләр гарәп теле грамматикасын һәм этимологиясен фарсы телендә язылган китап буенча өйрәнәләр. Укыту алга таба да шул ук характерда дәвам иттерелә. Икенче һәм өченче елларда гарәп синтаксисы өйрәнелә. Дүртенче елда «акыл фәннәре»нә — башта «мантыйкока (логика), аннары «хикмәтхкә (философиягә) күчәләр. Борынгы грек философлары хезмәтләренә нигезләнгән һәм урта гасыр гарәп галимнәренең һәртөрле искәрмәләре белән кулланма итеп алынган бу фәннәр шәкерттән акыл сәләтен соң чиккәчә эшкә җигәргә мәҗбүр иткән һәм тәнкыйди анализның үсүенә китергән. Шуның аркасында шәкертнең теле байый һәм эзлеклерәк, эчтәлеклерәк була барган. Соңга таба ислам диненең төп кануннарын, мөселман кешесенең хокукларын һәм мирасны бүлү турындагы «фәнпне укытканнар. Бу дини фәннәрнең барысы да ислам шәригатенең эчтәлеген аңлаган мәхәллә муллалары хәзерләүне күздә тотып өйрәтелгән. Әлеге фәннәр буенча дәреслек китаплары нигездә уникенче-унҗиденче гасырларда язылганнар һәм унтугызынчы гасырга кадәр Һичбер нинди үзгәрешсез файдаланылганнар. Бу китапларны кат-кат күчереп язганнар, күңелдән ятлаганнар, аларга багышлап һич кирәге булмаган гомуми бәхәсләр — дискуссияләр уздырганнар. Мәдрәсәдә укучы шәкерт төрле өлкәгә караган фәннәр буенча бер китаптан икенчесенә, төп китаптан аның аңлатмасына һәм искәрмәләренә күчкән. Югарыда без мәктәпләрнең классларга бүленмәгән булуларын искәртеп узган идек. Ә шулай да укучылар, бигрәк тә мәдрәсә шәкертләре материалны үткәндә аерым төркемнәргә бүленгәннәр. Бер төркем синтаксис, икенчесе мантыйк, өченчесе исә нинди дә булса дәреслек-китап укыган. Зур булмаган мәктәпләрдә барлык укучылар һәм төркемнәр белән бер укытучы, ягъни мулла җитәкчелек иткән. Ә зур мәктәпләрдә имам-мөдәррис кул астында берничә кече остаз-хәлфә эшләгән. Аерым бер очракларда мөдәрриснең ярдәмчеләре итеп өлкән яшьтәге укучы-шәкертләр билгеләнгән. Аларның һәркайсы укуның башыннан ахырына кадәр, нинди төркемдә булуларына карамастан, бер үк төркем укучылары белән шөгыльләнгән. Хәлфә үзенең дәресләрен түбәндәге тәртиптә алып барган: бер төркемдәге барлык шәкертләрне үз янына чакырып, элек узылган дәресләрне сораган. Әзерләнми килүчеләр яки дөрес җавап бирмәүчеләр булса, аларны бик каты тиргәгән һәм кулына ни эләксә, шуның белән кыйнаган. Яңа материал үткәндә, элек узылганнарны кабатлау һәм үзләренә йөкләнгән бурычны үтәү йөзеннән кечкенәләргә булышу өчен дәрестә өлкән яшьтәге барлык укучылар катнашкан. Уку елының билгеле бер регламенты булмаса да, көндәлек дәресләр, киресенчә, мәҗбүри үтәлергә тиешле төгәл тәртип буенча алып барылган. Шәкертләр мәктәптә дә, мәдрәсәдә дә иртәнге намазны башкаргач сәгать сигездән алып уникегә кадәр дәрес тыңлаганнар. Көндезге сәгать уникедән соң ял иткәннәр һәм үзләренә төшке аш әзерләгәннәр. Башлангыч мәктәпкә йөрүчеләр ашарга өйләренә кайтканнар.-Уналты сәгатьтә кичке дәресләр башланган. Кич белән мәдрәсәгә имам-мөдәррис килеп өлкән яшьтәге шәкертләргә һәм кече остазларга лекцияләр укыган. Уку көне егерме бер сәгатьтә тәмамланган. Кичке ашны ашап, биш вакыт намазның соңгысын укыганнан соң шәкертләр йокларга ятканнар. Гадәттә егерме-егерме ике яшендә шәкерт, үзен аны тәмамлаган санап, мәдрәсәдән чыккан. Укуы һәм мәктәпне тәмамлавы турында аңа бернинди дә документ бирелмәгән. Мәдрәсәне бетереп чыгучыларның алдагы язмышлары аларның үз кулларына тапшырылган. Берәүләре укытучы-хәлфәләр булып урнашканнар, икенчеләре, әгәр аларны крестьян җәмгыятьләре үзләренең җыелышларында сайлап куйсалар, авыл яки мәхәллә муллалары итеп билгеләнгәннәр. Чит якларга — Урал буйларына, Оренбург һәм Казахстанга китүчеләр дә булган. Балаларны татар грамотасына өйрәтү ечен Оренбург ягына киткән Абдул Әпсәләмов. Габдрахман Хәсәнов. Меслимов, Хә* лилов һәм башкалар, мәсәлән, 1773 елда пугачевчы булуда гаепләнеп хекүмәт гаскәр- ф ләре тарафыннан кулга алынганнар. Зея еязендәге Олы Шырдан мәдрәсәсендә укыган Әмир Ишимевиың исә Воскресенскида урнашкан Твердышев заводында 1770— ? 1773 елларда татар балаларын укырга-яэарга өйрәтүе билгеле Мәдрәсә тәмамлап * чыккан укымышлы кешеләр мөселманнар күпләп яшәгән урыннарда, хәтта мәчет бул- < маган җирләрдә дә мәктәпләр ачканнар. Мәдрәсәдән чыгучыларның бик күлләре үз >. асылларында крестьяннар булып калганнар. Унсигезенче йөздә Казан, Оренбург янындагы Каргалы, Борындык, Кышкар. Бә- £ рәскә, Миизәлә, Эстәрлебаш, Ура. Мәчкәрә, Тайсуган, Ташкичү, Саба, Әгерҗе. Шыр- л. дан мәдрәсәләре үз заманнары ечен зур һәм күренекле мәдрәсәләр булып исеп- ~ ләнгәииәр. 1730—1740 елларда хәзерге Әлмәт районындагы Тайсуган мәдрәсәсенең < һөнәрләр белән шөгыльләнергә кирәклеген язып калдырган. Аның мәдрәсәсенә укыр- = га якын-тирә авыллардан гына түгел, Казанның үзеннән, Оренбурдан, Урал буйла- < рыннан һәм Казахстан якларыннан килгәннәр. 1773 елдан алып берничә ел буена бу у мәдрәсәдә Башкортстаида күтәрелгән 1755 елгы восстаниенең идеологы һәм җит ак- < чесе Батырша (Абдулла Галиев) укыган. Белем алуын ул вакытта исеме киң таралган ” ахун Габделсәлам Ураев кул астында дәвам итәр ечен Батырша, Арча төбәгендәге Ташкичү мәдрәсәсенә күчеп килгән. Нәтиҗәдә, соңыннан ул зур укымышлы имам булып киткән. Замандашлары аны тирән акыллы, гадел, меселмән шәригатен һәм аның кануннарын яхшы белүче кеше буларак искә алганнар. Патша хөкүмәте аны Уфа провинциясенә ахун итеп билгеләмәкче булган. Шунысы кызыклы, 100 елдан соң шул ук Ташкичү мәдрәсәсендә күренекле татар тарихчысы һем мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани белем алган. Мәдрәсәнең бай китапханәсе һәм уку-укыту ел- көсендә нык урнашкан үз традицияләре булган. Медәррисләр арасыннан шактый үзенчәлекле, камил акыллы кешеләр дә үсеп чыккан. Шундыйлардан без күренекле шагыйрьләрдән унҗиденче йездә яшәгән Мәулә Колыйны, 1754—1834 елларда яшәгән Утыз Имәнине, скрипкачы-музыкантлар- дан Мөхәммәт бине Галине, Ишмехәммөт бине Заһидны, төрле дөреслекләр төзегән авторларны һәм башкаларны беләбез. Унсигезенче йөз башында Мортаза бине Йотлыгыш Симети егерменче йөз башларына кадәр кулланма булып хезмәт иткән әлифба төзегән, Юныс Ыруви математика буенча махсус хезмәт язган. Кайбер мөдәррисләр үзләренең дәресләрен татар телендә алып барганнар Риза Фехретдинеанең язуынча, балаларны алар гареп телендә түгел, «терки» ягъни татар телендә укытканнар. Шәкертләр анардан риторика һем поэзия, тарих һәм география, шулай ук башка фәннәр буенча кирәкле мәгълүмат алганнар, әйбәт язарга һәм укырга өйрәнгәннәр. Татар теленде язылган һем бәзнең көннәргә кадәр сакланып калган архив мате- риалларьСннан күренгәнчә, күп кенә крестьяннар грамоталы булганнар, документларга үзләренең имзаларын куя белгәннәр. Мәсәлән, 1770 ялда хекүмәт крестьяннар исеменнән Петербургка барырга тиешле вәкилнең чыннан да сайланган булуын һәм вәкаләтле икәнлеген раслануны таләп итә. Бетен Казан губернасы буенча умырыл- ген авыл җыеннарында кабул ителгән карарларны һәм ышаныч кәгазьләрен бергә туплыйлар. Ул документларга үз имзаларын куючыларның саны тамга салучыларның, ягъни укый-яза бепмәүчелернең. саныннан аз булмый. Архив материаллары арасында Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяинәр сугышында катнашкан татар крестьяннарының хатлары һәм документлары әһәмиятле урын алып тора. Пугачевчы татарлар мәхитендә русча укый-язе белүчеләр дә очраштырган. Юскей Кудашев һәм Тумашевлар Пугачев манифестлар.. • гусмадаи татарчага тәрҗемә иткәннәр. Осип Енгалычев. Тангачәв һем башкалар бу манифестлы ны крестьяннарга рус теленде укыганнар. Казан губернасының Хөсәен авылы крестъ лекле укытучыларны тарткан, китаплар күчереп язган һәм аларны матур итеп бизә- ш ген. Китапларында һәм васыятьнамәсендә ул наданлыктан качарга, торле фәннәр һәм 3 яны Юлдаш Мәтмәткулов әтисенең тырышлыгы белән татарча һәм русча укырга- язарга өйрәнгән, чит ил эшләре дәүләт коллегиясендә хезмәттә торган. Ул 1771 елда Зея провинция канцеляриясендә тылмач булып эшләгән. Унсигезенче йөзнең алтмышынчы елларында Сөбханкул Якупов атлы икенче бер крестьян шулай ук татарча- русча укырга-язарга өйрәнеп, һәр ике телдән тәрҗемә итә алу осталыгына ирешкән. 1758 елда провинциональ Россиядә беренче буларак, Казанда, Мәскәү университетының инициативасы буенча, гимназия ачыла. Ун елдан соң анда татар теле укытыла башлый. 1778 елда шул ук университетта гимназиянең татар теле укытучысы С. Хәлфин төзегән һәм Казан муллалары тарафыннан тикшерелеп расланган «Әлиф- баи татар» басылып чыга. Бу беренче дөньяви басма әлифба русчататарча төзелә. Кайбер крестьяннарның балалары русча укырга-язарга Казандагы керәшен һәм Уфадагы тылмачтәрҗемәчеләр, күчереп язучылар хәзерләү буенча 1744 елда эшли башлаган мәктәпләрдә өйрәнәләр. Унсигезенче йөздә татарча язылган документларда тетар халкының сөйләм теленә үтеп кергән рус сүзләрен еш очратырга мөмкин. Ана теле белән беррәттән, үзләре яшәгән дәүләт телен һәм законнарын өйрәнү кирәклеген аңлаучы кешеләр, әлбәттә, булган. Шундыйларның берсе — Зөя өязенең Шәмәк авылы кешесе Гайса Кашаев. Ул ясак түләүче татарларның балаларын төрле телләргә, шул исәптән рус теленә, өйрәтү өчен мәктәп ачарга рөхсәт сорал 1731 елда Мәс- кеүгә бара. Ләкин хөкүмәт аның үтенечен канәгатьләндерми, татар мәктәпләрен ул гомумән чит күрә, аларга бернинди ярдәм күрсәтми. Дини характерда булсалар да мөселман мәктәпләренең уңай якларын инкяр итү дөрес булмас иде. Аларда балалар билгеле бер тәртип нормаларында тәрбияләнгәннәр һәм кайбер фәннәр буенча ярыйсы гына мәгълүмат алганнар, ә иң әһөмият- лесе — укырга-язарга өйрәнгәннәр. Моның шулай икәнлеген танымый торып, без ул чсрда татар язуының киң таралуы сәбәпләрен аңлата алмаячакбыз. Әмма мулламө- дәррисләргә килгәндә, аларның төп массасының аңы катып калган схоластика, урта гасырга хас торгынлык идеяләре белән сугарылган булган. Унсигезенче йөздә Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә белем алган мулла- гар аеруча зур абруй белән файдаланганнар. Ул мәдрәсәләрдә нәкъ менә феодаль мөнәсәбәтләргә нигезләнгән һәм торгынлык хөкем сөргән тормыш өчен характерлы булган тәртипләр өстенлек иткән. Шул ук гасырның урталарында Идел буеннан мөселманнарның Бохара мәдрәсәләренә укырга барганлыклары мәгълүм. Фанатиклар һәм схоластларга әверелеп кайткач, әлеге тәртипләрне алар Идел-Урал төбәгендәге мәдрәсәләрдә дә урнаштырганнар. Ләкин унсигезенче йөзнең икенче яртысында мәктәпләрдәге урта гасыр тәртипләреннән риза булмаган укытучы-мөдәррисләр үсеп чыккан. Гасыр ахырында Габденнасыйр Курсавый (1776—1812) мәктәп-мәдрәсөләрдә моңарчы яшәп килгән догматларга каршы икәнлеген язма рәвештә ачыктан-ачык белдергән. Кулъязма китапларында һәм башка төр хезмәтләрендә ул ислам диненең гасырлар буена катып калган кайбер өйрәтүләрен фаш иткән. Шушындый башбаштаклыгы һәм дәһрилеге өчен Бохара әмире һәм аның казыйлары Курсавыйны үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Ул дуслары ярдәмендә үзенең туган ягына кача һәм хәзерге Татарстанның Арча районындагы Корса авылында зур гына мәдрәсә ачып, анда балаларны үз чоры өчен яңача укытырга тырышкан. Заманында аның исеме һәм идеяләре тирәсендә мулла-мөдәррисләр арасында кискен көрәш барган. Күпчелек Курсавыйга каршы чыккан, шул ук вакытта аны яклаучылар да аз булмаган. Шулай ител, унсигезенче йөзнең икенче яртысыннан башлап мәктәпләрдә иске тәртипләргә карата ризасызлык туа һәм акрынлап аларга каршы көрәш башлана. Бу көрәш Октябрь революциясенә кадәр дәвам иткән. Самат