КЫЗЫЛ ТЫШЛЫ ДӘФТӘРДӘН
Бүген кемне сөендерим икән? әтеш пристаненда < Ракета га утырдым Анда Олы Карамалы егете Хәмит Вәлиевне очраттым. Шагыйрь җанлы егет, дөньяны һәрьяклап камил итеп күрергә омтылган егет. Бу юлы кәефе юк. Кама тамагы пристанена Тәтештән килүче «Метеор» туктады, — ди, яртылаш буш, ә пристаньда йөзләгән кеше китәргә ашыга Ләкин «Метеор» капитаны берәүне дә утыртмады. Җыелышып калган кешеләрне, бала-чагаларны күреп ничек йөрәге түзде икән, оятына аз гына коч килмәде микән? Кайбер кешеләрдәге җансызлык, рәхимсезлек турында озак итеп борчылып сой- ләде Хәмит. Ә бит, Туфан абый, кеше җир йозенә яхшылык кына эшләр өчен килергә тиеш. һәр адәм баласы иртән уянганда яхшылык эшләп бүген кемне сөендерим икән дип уянырга тиеш. Шулай уянсаң кон буе рәхәтләнеп яшисең, кемнәрнеңдер рәхмәтен ишеткәннән соң җанга рәхәт була, күңел киңәя, сулышлар иркенәя, йөгереп кенә йөрисең. Шулай шул, Хәмит туган. Ләкин, кызганычка каршы, шулай икәнлеген аңлап бетермибез, мәрхәмәтлелек җитеп бетми. Синең нык дулкынланганыңны күреп, мин сиңафүзем белән булган хәлне сөйләмәгән идем, искә төшкәч менә хәзер сөйлим әле. Казан елга портында булды бу хәл. Узган ел. Билет алырга чират торабыз. Мин бишенчеме, алтынчымы кеше. Билет ун-унбиштән артмаячак, алдан сатып бетергәннәр, дигән сүз йори. Касса ачылганны көткәндә бер торкем егет минем янга килделәр, исәнләштеләр, төрле Мактау сүзләре әйттеләр Сезнең театрларны карап барабыз диделәр, сезнең белән горурланабыз дигән сүзне дә ычкындырдылар шикелле. Әлбәттә, яшьләрнең мине мактап сүз әйтүләре минем күңелгә хуш килде рәхмәт, рәхмәт, дип тордым.. Якташларымның, бигрәк тә яшьләрнең, мине олылавын ишетеп, эчтән генә горурландым. Менә берзаман касса ачылды. Чират буталды, барысы да касса тәрәзәсенә ыргылдылар. Иң көчлеләр алга үрмәләде, көчләре азлар артка калды Алдагылар арасында әлеге яшьләр дә бар иде, билгеле. Кассада булган билетларны алын бетереп, алар колешә-көлешә «Ракета»га утырып китеп бардылар. Мин һаман бишенчеме-алтынчы- мы кеше булып басып калдым. Миңа билет җитмәде, киләсе рейсны көтәргә туры килде. Менә сиңа хөрмәт. Күңелем рәнҗеп, эчтән генә җыладым ул чакта. Шундый мәгънәсезлекнең, юк мәгънәсезлек түгел, мәрхәмәтсезлекнең сәбәбен эзләдем. Нормаль егетләр бит, югыйсә, карап торышка. Ә күңел буш. җан юк. ■ Уйлана торгач үземне гаепләргә тотындым Алар бит мин язганнарны театрда каран барабыз диделәр. Димәк, мин аларның күңелен җылытырлык нәрсә язмаганмын. Язган булсам, касса тәрәзәсенә ташланганда җаннары аз гына булса да кыймылдап куяр иде. Туктале, хатын-кызларны этеп-тортеп, Туфан Т абый һәм аның кебекләрне чираттан сытып чыгарып билет алу оят түгелме икән дип уйлап алырлар иде. Димәк, без язганнар - комга су сибү генә? Мәрхәмәтле булыйк дип язуыбыз сүз генә? Нигә соң ул вакытта язып маташырга? Тимердәй мускул булдырырга да, терсәк белән уңга-сулга төрткәләп, үзеңә юл ярып яшәргә кирәктер бәлки? Ул хәлдән соң озак аңга килә алмый йордем. Язуымның тәме бетте... Бераздан әкренләп оныта башлаган идем, <• Ракета» да Хәмит яңадан искә тешерде. Ә бит, Хәмит туган, ни әйтсәк тә тормышта изгелек яши. Изгелек шактый күп тормышта. Югыйсә, дөнья алга түгел, артка тәгәрәр иде. Менә син бар. синең кебек- ф ләр бар. Әгәр мин берәүне сөендерсәм, ул икенче берәүне сөендерәчәк. Димәк, сөенде- = рергә әзер торучы ике кеше була дөньяда, — дидең син, — сезнең әсәрләрне укып, g карап барам, сез кешеләрне яратып язасыз, — дип тә өстәдең. Рәхмәт! Ничек инде о кешеләрне яратмаска мөмкин. Нишләтәсең инде теге егетләрне дә... Мин аларны да е яратмыйм дип әйтә алмыйм, ялгышканнардыр ул юлы, икенче тапкыр ялгышмаслар § дип өмет итем. 3 Кешеләр начар түгел, чүтеки. Әле бер көн, төгәлрәге 7 май көнне, колхоз базары § аша узып барганда сыра эчәргә тукталдым. Чират шактый Чиратта торучыларны | күзәтергә керештем. Ходаем, нинди генә кыяфәт юк анда. iIII ул чак чиратка бер агай килеп басты. Кызмача. Түшендә «Кызыл Йолдыз*, ч ике «Дан» ордены, медальләр, кәефе шәп. Чираттагы күршесенә кызмача булуының 5 сәбәбен аңлата. 2 Дуслар белән Җиңү көнен билгеләп үттек, ди. Без шулай, Җиңү көнен 7-8 майда билгеләп үтәбез, ә 9 ында бер грамм каптым юк, ярамый ул изге көндә ара- ♦ кы эчәргә, ди. Авыз кибеп китте әле, менә сыра эчәргә туктадым, ди. х - Барыгыз, чиратсыз алыгыз, сезгә чиратсыз да мөмкин, — ди күршесе. х м Ю-у-к Мин андый тү-ге-ел. Мин чиратсыз эчәр өчен сугышмадым. — ди “ Шуннан башланды: исереге, айныгы, махчырдан интегүчесе, болай гына сусаС ганы, таушалганы, кырынмаганы, джинси чалбарлысы, чиратта торучысы, чират- s сыз керергә маташучысы барысы бердәм булып абзыйны кыстарга тотындылар, х юл бирделәр, абзыйны чиратсыз сыра эчәргә мәҗбүр иттеләр.? — Рәхмәт, егетләр, дип китеп барды абзый х Менә монысы да бар бит әле дөньяда, аллага шөкер! Болай булганда әле яшәп < була. Мәрхәмәт дигән нәрсә яши кешеләрнең күңелләрендә Мәрхәмәтсезлек белән в очрашып җан өшегәндә, мәрхәмәт очрап өшегән җанны җылытып куя. Кемнәрнедер * сөендерәсе килә башлый. 10 май. 1982 Төш z Гтгчөш күрдем бер яшь Лучы бурычка акча сорап тора, имеш Бирергә I дин кесәләргә тыгылам, акчам күп, әмма барысы да вак акча икән Нак- JL ларның да бакырлары. — Мин <;иңа вак акча бирә алмыйм, ул сине мыскыл итү кебегрәк була,— дим, имеш. Теге үпкәли. Ләкин мин барыбер бирмәдем. Саран дип уйласаң уйла, әмма бирә алмыйм Әйдә, кибеткә кереп эреләтәбез, шунда бирермен, дидем. - Уянып киттем. Гадәттә, күп төшләрне уянганда хәтерләмисең, кайберләре хәтердә калсалар да аларны юрап-аналимап маташмыйсың. Бу төшне әллә нигә анализларга керештем. Вак акчаны (бакырларны) гайбәткә, ваклыкка, гомумән начарлыкка юрыйлар Кесәләрем тулы бакыр акча булуы яхшы фал түгел, әлбәттә Ярый, анысы калып торсын... Кесәм тулы бакыр акчалар (эчем тулы начарлык) булса да. чин аларны кешегә бирмәдем ләбаса, үземдә калдырдым. Начарлыгыңны бүтәннәргә өләшеп йөрсәң, куркыныч булыр иде Кеше кеше инде ул күңелендә әллә ниләр бардыр яхшысы М, яхшы ук булмаганы да Яхшысын кешеләргә биреп, яхшы ук булмаганын һәр кеЙе үзендә калдырса, начар булмас иде дә бит Язучыларга бу аеруча кагыла. Тормышта без төрле хәлләр белән очрашабыз. Алар^ ның барысы да хәтердә туплана. Менә шул хәтер янчыгыннан кайсыларын кешеләр^ гә олэшергэ? Әлбәттә, яхшыларын гына. Әдәбият үрнәк һәм гыйбрәт белән тәрбияли. Гыйбрәтле хәлләрне сөйләп биргән очракта да, минемчә, аның янында гыйбрәттән өстенрәк үрнәк булырга тиеш. Кешеләрнең күңелен үрнәк яктырта, гыйбрәт тәрбия чарасы булса да, күңелне баса, ул, ни әйтсәң дә, шомлы... 15 сентябрь. 1982 Макуха үңелнең бушап калган чаклары була. Донья әллә ничек ямьсезләнеп китә... Андый чакта язылмый да. Беләм, бу вакытлыча гына халәт. Шуңа мин ул халәттән ычкынуның ысулларын эзлим. Бер ысулны таптым да шикелле. Тормышның ыгы-зыгыларыннан, вак-төякләреннән арынып, алардан остен булырга, зуррак әйберләр турында уйларга ойрәнергә кирәк. Аның өчен иң яхшысы тормыш юлында очраган күңелле вакыйгаларны, яхшы кешеләрне искә тошерәсең. Ә булган бит алар, бар ич^ө. алар. Менә, мәсәлән, мин бүген моннан сигез-тугыз еллар элек булган бер вакыйганы искә алам... Ворошиловград олкәсенэ татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгы үткәрергә бардык. Атналык атналык инде, анда официаль очрашулар да, сәхнәдән чыгыш ясаучыларда, кунак остәле артында тостлар әйтешү дә булды. Барысы да әйбәт... Тик иң истәлеклеге базарда Дон казачкалары белән очрашу һәм аның дәвамы иде. Хәсән Сарьян белән базарга көнбагыш түбере эзләп бардык. Ишетүебезчә, түбергэ балык шәп килә имеш һәм ул түберне Дон ягының базарларында табып була, имеш. Чөнки ул якларда көнбагышны күп игәләр, көнбагышның маен сыгалар, май сыкканда, табигый, түбере дә кала. Көнбагыш мае сатучы апалар янына килдек, түбер сорадык. Алар жмых дигән рус сүзен белмиләр икән, түберне макуха диләр икән. Ләкин макуханы сатмыйлар икән алАр, бу якларда чөнки ул бик арзан икән. Шуннан без апага (берсенең исемен дә яхшы хәтерлим — Степанида иде, Шолохов яшәгән яктагы станицадан иде) унар сум акча биреп, шул акчага посылка белән макуха җибәрүләрен үтендек. Апалар башта аптырап калдылар, үтенә, ялына торгач акчаны алдылар. Дөресен әйтергә кирәк, аларның посылка җибәрүенә ышаныч әллә ни түгел иде.у Базарда очраган хатыннарга акча тоттырып җибәрү генә иде бугай. Булса соң, дидек без, ун сум каян килеп кая китмәгән. ' Казанга кайттык, һәм безнең арттан озак та тормый безгә унар килолы ике посылка килеп төшмәсенме, миңа килгән посылкада Степанида түтинең хаты да бар иде Хатны сүзгә сүз хәтерләмим. Әмма ниләр язылганын, хатның эчтәлеген яхшы хәтерлим. Посылканы җибәрү өчен почтага фәлән кадәр акчагызны түләдем, калганын үзегезгә кире җибәрәм, макуха очен акча алырга оялдым, бездә ул бик күп дип язылган иде хатта һәм акчаның калганы да тиеннәре белән шунда иде. Сөенеп туялмадым. Макухасы очен түгел, Степанида түтинең һәм Хәсән Сарьянга посылка җибәргән түтинең гаделлекләре, сафлыклары, намуслылыклары сөендерде. Болай булса яшәп була, мондый кешеләр барында нәрсә ул тормышның вак-төякләре. Вак-төяк ыгы-зыгы үтә дә китә, кешенең намусы, изгелеге — мәңгелек. Язучының бурычы шушы кешеләр турында бүтәннәргә сөйләү. Күңел бушлыгыннан арынырга өйрәнеп, вак-төякләр арасында күмелеп калмыйча, изгелекне эзләү. Юк, эзләргә кирәкми, искә генә төшерергә кирәк. Адәм баласы яшәгәндә изгелек яшәячәк! 14 сентябрь. 19Ь2р К Телсез ик әшәке телле кеше бар иде безнең авылда. Хатын-кыз димәс, бала-чага димәс — адәм рәтле сүзе саен ике әшәке сүз кыстыра иде Урысча да сүгенә, татарча да сүгенә. Кайвакытта икесен бергә кушып, унбишәр минут гел әшәке сүз генә кычкырып тора. Үгетләп тә карадылар аны авылда, оялтып та карадылар, авыл советына чакыртып куркыттылар да Юк. исе дә китми, сүгенә дә сүгенә. Аптырагач милициягә хәбәр иттеләр Милициядә моңа штраф салганнар Штрафны түләде, сүгенүдән туктамады Шуннан нишләсеннәр инде, авыл халкы чарасыз калды.. Тик әшәке телле кешенең әбисе, ягъни хатынының әнисе генә киявенең сүгенүенә ияләшә алмады. Кияве менә килмәс үк булды. Кияү үзе килсә дә. кертмичә борып җибәрә башлады. Юк, аңарга карамады тегесе, сүгенә-сүгенә өенә кайтып китә иде. Вер дә бер копне тагын әбисе оенэ бара бу. Әбисе ишекне ачмагач ничәдер этажлы итеп сүгенә. Шуннан әбисе тәрәзәне ача да - Телең генә корысын иде, имансыз, ди. Кияү җавап итеп сүгенергә тели, тавышы чыкмый, теле әйләнми Өб-бә-бә-бә дин тик тора, ди. Чынлап әйтэм менә, телсез калды шул Авыл халкы инде каргыш тоште дип сөйләнде. Мин аңа ышанмыйм, әмма факт теле юк абыйның. Кешене ишетә, җавап бирә алмый. Сөйләшчәгә, кирәге дә юк теленең, дип әйткән ди хатыны да. Ике-оч еллап йөрде бу телсез. Больницаларга да барып карады шикелле Чин авылдан чыгып киткәндә дә юк иде әле теле. Бервакыт авылга кайтсам, урамда очрады бу Саумы, агай-эне, ди Җәйнең матур вакытларында туган үскән илеңә кайтып, әти-әниеңне шатландырып әйбәт иткәнсең, рәхмәт, ди. Шаккаттым. Бер генә дә сүгенү сүзе юк. Шундый да матур игеп сөйли, җыр көйли диярсең. Соңыннан сорашып белдем, бөтен кеше белән дә шулай сойләшә башлаган икән ул. Телендә гел «матурым», «күз нурым», -сандугачым», «кадерлем-, әбикәем», «балакаем», «хатынкаем» дигән сүзләр генә икән Мондый үзгәрешнең сәбәбен дә сөйләделәр Телсез йөреп интеккәч, сүгенә торган абзабыл, әбисе янына барган да икән; «Әгәр дә телем чыкса, бер генә сүгенү сүзе дә кыстырмас идем, матур сүзләр генә сөйләп йөрермен», дип әйтмәкче булган икән һәм шулай дин әйтеп тә җибәргән имеш. Дөрестерме, юктырмы, анысын белмим, әмма иң әшәке телле абзыйның бүген иң тәмле телле абзый икәнлегенә үзем шаһит Бер тапкыр ул абзыйның үзеннән дә: - Дөресме шул хәл? Шулай булдымы7 дип сораган идем — Булгандыр инде, матурым, дип елмаеп кына җавап бирде . 20 декабрь 1982