Культура тормышы көндәлеге
Татарстан Язучылар союзы правле- ниесе председателе урынбасары И Юзеев чыкты Фикер алышуларда драматург Т Миңнуллин, тәнкыйтьче Ф Миңнуллин. шагыйрьләр Н Дәүлн, Р Гатауллин, К. Латыйпов. Язучылар союзы партия оешмасы секретаре Р Мөхәммәдиев һ. б чыгыш ясап, киләчәктә яшь иҗатчылар белән тагын да нәтиҗәлерәк эшләү турында үзләренең эшлекле тәкъдимнәрен керттеләр КОМПОЗИТОРНЫ ИСКӘ АЛУ ТАНТАНАСЫ 28 февральдә М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында атаклы совет композиторы Фәрит Яруллиннын тууына 70 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе булды Аны СССР- ның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое композитор Н. Г Җиһанов ачты Юбилярның тормыш һәм ижат юлы турында ТАССР культура министры И. Н. Алиев сөйләде. Аннары тантанага килүчеләр Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын карадылар. Кичәгә юбилярның кызы Наилә Яруллина, полкташлары элекке рота командиры, ' хәзерге вакытта техник фәннәр докторы, профессор Д С. Самойлов, запастагы подполковник М. Н Тихненко, композиторның замандашлары, күрше республикалардан кунаклар да килгән иде Юбилей кичәсендә КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф Вәлиев, ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М X Хәсәнов катнаштылар. СОЛДАТ ШАГЫЙРЬГӘ БАГЫШЛАП 24 февральдә язучыларның Г Тукай исемендәге клубында солдат шагыйрь Фатих Кәрим истәлегенә багышлап, «Штыкка тнңләп каләмне.» дигән кичә үткәрелде. Филология фәннәре кандидаты 3. Мәжи- тов Фатих Кәримнең нжаты, тормыш юлы турында сөйләде. Аннары фронтовик шагыйрь М. Садри, яшь шагыйрь Р Низамнев яңа шигырьләрен укыдылар. Культура тормышы көндәлеге Кичәнең икенче бүлегендә Фатих Кәрим шигырьләренә язылган җырлар яңгырады Аларны Татарстанның халык артисткасы В. Гыйззәтуллина, Татарстанның атказанган артисты М Галиев, яшь җырчы Л. Хәсәнова башкарды. Татарстанның атказанган артисты X. Җәләлов шагыйрьнең «Кыңгыраулы яшел гармун» ‘ әсәрен сөйләде. Фатих Кәримне күреп белгән замандашлары шагыйрь турында истәлекләр сөйләделәр. Кичәдә шагыйрьнең якташлары, туганнары катнашты. Башкортстанның Бәләбәй шәһәре педагогия училищесы коллективы Ф. Кәримнең 75 еллыгын киң билгеләп үтте. Кайчандыр шагыйрь укыган бу уку йорты бинасына Ф Кәрим истәлегенә мемориаль такта куелды һәм аның исемендәге китап сөючеләр клубы ачылды. Тирә-як районнардан килгән укытучылар катнашлыгында «Шагыйрь-гражданин, шагыйрь-су- гышчы» дигән темага конференция үткәрелде. Кичен училищеда шагыйрь юбилеена багышланган тантаналы кичә булды. Кичәдә Казаннан килгән язучылар М. Мәһдиев, 3 Мәжитов, башкорт язучылары шагыйрь шәхесе, аның шигърияте турындагы уй-фнкерләре белән уртаклаштылар. Кичәдә Фатих Кәримнең кызы Ләйлә катнашты. РӘССАМНЫ ХӨРМӘТЛӘҮ 24 февральдә Казанның Актерлар йортында ТАССР Художниклар союзы идарәсе председателе, РСФСРның атказанган, ТАССРның халык художнигы, республикабызның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әнәс Ибраһимович Тумашевны 60 яше тулу уңаеннан хөрмәтләү кичәсе булды. КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев Ә И. Тумашевка КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамотасын тапшырды һәм аңа зур ижат уңышлары теләде Ә И. Тумашевның иҗаты турында РСФСРның атказанган художнигы В И Куделькин сөйләде Юбилярны партия, совет, профсоюз оешмалары, хезмәт коллективлары, иҗат союзлары вәкилләре, Мәскәүдән һәм күрше республикалардан килгән кунаклар котлады Аннары Татарстан Художниклар союзының күргәзмә залында Ә. И. Тумашевның персональ күргәзмәсе ачылды. Кичәдә ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X. Хәсәнов катнашты. ЯЗУЧЫЛАР союзы ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА ЯНА КҮРГӘЗМӘЛӘР 2 мартта ТАССР Художниклар союзының күргәзмә залында Татарстанмын атказанган сәнгать эшлек Лесе. күренекле рәссам Тавил Хаҗиәхмәтовның шәхси күргәзмәсе эшли башлады Сәнгать сөючеләр игътибарына Т. Хажиәхмәтовның китап графикасы буенча чирек гасыр дәвамын да ижат иткән рәсемнәре, портретлар, театр костюмнары, станлы графика .«сэр ләре тәкъдим ителгән. Шул ук көнне ТАССР Художниклар союзының күргәзмә залында «Почет бил гесе» орденлы «Ялкын» журналының 60 еллык юбилеена багышланган журнал гра фикасы һәм балалар ижаты күргәзмәсе ачылу тантанасы булды Күргәзмәгә дистәдән артык рәссамның эшләре куелган иде. Күргәзмә ачылу тантанасында КПСС ның Татарстан өлкә комитеты культура бүлеге мөдире М М Мусин. ТАССР Куль тура министры И. Н Алиев иптәшләр катнашты. КОЛ ГАЛИ ИСТӘЛЕГЕНӘ 28 январьда Түбән Кама шәһәренен Техника йортында болгар татар ятма шигъриятенә нигез салучы шагыйрь Кол Гали йен тууына 800 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды Традицион «Җидегән чишмә» кичәсе булып узган бу әдәби мәжлестә Казан дәүләт уннверсн теты профессоры, тарих фәннәре докторы М Госманон, Г Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кан дидаты Р Фәхретдинен. РСФСРиын ха лык артисты Р Тажетдннов. ТАССРның атказанган артисткасы Д Нуруллина кат наштылар. ЖУРНАЛ АЭС ТӨЗЕШӘ Укучыларга мәгълүм булганча. 1983 елның язында «Казан утлары» журналы һәм Татарстан атом электр станциясен төзүчеләр коллективлары арасында хезмәттәшлек килешүе төзелгән иде КПСС Үзәк Комитетының «Әдәби-нәфнс журналларның коммунистик төзелеш практикасы белән элемтәсе турында»гы карарын тормышка ашыру йөзеннән төзелгән бу килешү ни гезендә редакция АЭСта үзенен әдәби постын булдырды Журналда «Әдәби пост — АЭС» дигән даими рубрика белән төзелешнең ин мөһим мәсьәләләрен күтәргән язмалар басылып килә. «Казан утлары» редакциясе ярдәме белән былтыр Г Тукайның туган көнендә беренче тап кыр АЭСта шигырь бәйрәме уздырылды Хезмәттәшлек килешүе төзелүтә бер ел тулу уңаеннан быел 27 февральдә төзе лешкә «Казан утлары»ның баш редакторы Р Харис, журнал хезмәткәрләре Р Гата уллин. Р Әхмәтжанов. 3. Ман уров. «Социалистик Татарстан» газетасының бүлек мөдире М Әмирханов, Брежнев шәһәрендә яшәүче язучылар Э Касыймов. Г Ка- шапов килделәр Алар төзелеш обьектла рында булдылар, төзүчеләрисц тормыш- көнкүреш һәм хезмәт шартлары белән таныштылар. Кичен Кама Аланы клубында төзүчеләр белән очрашу кичәсе булды Кичәне «КамгэсэнергостроЙ»ның йортлар салу комбинаты начальнигы М Ш Бибишев ачты Ренат Харис ике арадагы ижади хезмәттәшлекнең бер еллык эшенә йомгак ясады Ул АЭС төзүчеләренең нжат кешеләренә яңа әсәрләр тудыруда ышанычлы стимул бирүен һәм илһам чыганагы булуын билгеләп үтте Бер төркем алдынгы төзүчеләр редак циянең Почет грамоталары һәм «Казан утлары»на еллык подписка белән бүләк ләнделәр Бу бүләкләргә 12 нчс тяц монтаж идарәсе начальнигы Рәис Сәләхов. төзүчеләр Илфар Гайнуллин. Сания Миф тахова. Нәгыйм Хәбибуллин. Хатип Мора- тов лаек булды М Ш Бибишев төзүчеләр алдында торган бүгенГе бурычларның, яна төзелештә хәл ителәсе проблемаларның әдәбият-сәнгатьтән башка, төпле тәрбияви эшләрдән башка хал ителә алмавы турында сөйләде һәм редакциягә АЭС төзелешен тасвирлаучы фотоальбом бүләк итте Килешү шартларында күрсәтелгәнчә. «Казан утлары» журналының АЭСка багышлан ган иң яхшы әсәрләре акчалата премия белән билгеләп үтелә Быел бу бүләккә Г Кашаповның « һәм башланды яна көрәш». М Әмирхановның «Тарихи көн» очерклары лаек булды Язучылар, шагыйрьләр АЭС төзүчеләренә үзләренең яна әсәрләрең укыдылар, сорауларга жавап бирделәр