КӨЗГЕ АЧЫ ҖИЛЛӘРДӘ
Мона ансат кына җавап бирү мөмкин түгел иде. — Нинди егеттер бит. Араларында ниләр булгандыр. Күреп сөйләшмичә әйтүе кыен,— дидем мин. Бераздан ул тагын минем яныма килде. Юкка гына кызыксынмыйдыр, берәр нәрсә язарга нияте бардыр дип уйладым. — Беләсеңме, бу бит игенче психикасында үзенә күрә бер яңалык. Моның артында тагын да бүтән бер тирәнрәк нәрсә юкмы икән?.. Әйдә барып кайтыйк авылына! Ул авыл ерак түгел иде. Ат җиктердек, чыгып та киттек. Без ул егетне сабан сөргән җире өстендә барып таптык. Егерме ике яшьләр тирәсе булыр, таза бәдәнле, авыррак холыклы бер егет икән. Егетебез сүзгә ифрат саран булып чыкты Ниләр генә эшләмәдек сөйләштерер өчен! Шаян сүзләр белән көлдерергә дә тырышып карадык, башка юллар белән дә телен ачарга тырыштык. Ләкин егетнең теле ачылмады. — Бәлки энең сөйгән кызыңа сүз салгандыр, каш сикерткәндер? Шул кытыгыңа тигәндер?—диде Фатих. Егет башын гына селекте. Фатих аның каршысына утырып: — Әллә энең синнән алданрак өйләнергә чамалыймы? Шуны сиздеңме?— диде. Егет кычкырып көлде генә. — Берәр ачуың бар идеме әллә? — Юк ла... Без сорауны аның саен үҗәтләнебрәк дәвам иттердек. —■ Соң. тиктомалга энекәшкә кул күтәрмиләр инде. Булган инде сәбәбе, булган Әйтмисең генә! — Әйтәм ич җирне бозды дип... Фатих миңа карап күз кысып алды. — Исең киткән икән! Үз җирең түгел лә! Егет бераз сүзсез утырды да кырыс кына: — Булса соң!—диде. Уйланып утыра торгач.— Ә ояты?—дип куйды. Иптәшләр янына кайткач Фатих әлеге егетнең ничек җавап бирүе турында сөйләп көлдереп тә алды. Гомумән, ул юморга бай кеше, көләргә бик ярата, анда артистлык таланты да бар иде. Мин ул хакта уйламый башлаган идем инде. Фатих исә икенче авылдагы бер танышы белән телефонда сөйләшкәннән соң кинәт «Телефон» исемле шигырь язу белән мавыгып китте. Шулай да әлеге егет вакыйгасы, күрәсең, аңа тынгылык бирмәгәндер. кайтыр юлга чыккач янә шуны кузгатты. — Карале. Гомәр. синең каләмең ярыйсы гына шомарып килә. Әллә язасыңмы шул хакта берәр хикәя? — Хикәя? Очерк түгелмени? — Юк, хикәя! Материалы шундый. Мин инде бу хакта Фатих мөгаен үзе язар дигән фикергә килгән идем Чөнки Ф Кәрим егерменче елларның ахырында ук китап чыгарган кеше. Соңгы елларда «Җиденче мич» дигән әсәре белән ул талантлы шагыйрьләрнең берсе булып танылып килә иде. Мин аннан узып язарга кыенсындым. — Ә үзең язсаң?— дидем. Фатих башын чайкады. — Минем уйлаган әйберләрем бар Миңа, шигырьдән аерылуы да кыен булыр,— диде. — Аның каруы синең тәҗрибәң баерак. — Шулай да Проза бөтенләй башка дөнья бит ул. Син бүтәннәр кебек шигырьдән түгел, башта ук прозадан башладың. Син яз Мин икеләнә идем әле. — Булдыра алырмын дип уйлыйсынмы? — Әгәр чынлап тотынсак! Бу проза материалы Монда элекке иген ченең хосусый милекчелек тойгысыннан ничек арына баруын күрсәтергә мөмкин Инде көчең җитүгә килгәндә Бала кайчан да булса бер тәпи басарга тиеш бит! Беренче адымнарын атлаганда аның ялгыш кына егылып китүе дә гажәп түгел! ♦ Фатих тагын бер рәхәтләнеп көлде Миңа аның шулай һич рыясыз, g чын күңелдән иркенләп көлүе бик ошый, аңа ияреп хәтта кәефең болыт- £ лырак чагында да ихтыярсыз үзең дә көлеп җибәрә идең Уйланып йөри торгач, яздым мин ул хикәяне Исемен «Соңгы су- £ гыш» дип куйдым Хикәядә тымызык күлләр дә, минем күңелгә хуш я килгән романтик төнге уйланулар да, комсомол егетләр белән комсо- ? молка кызлар да — һәммәсе дә бар иде Шулай да уйлаганча ук тирән w әйбер булып чыкмавын сиздем Мин бу хакта Фатихка да әйттем! s — Язуын яздым, тик соңгы ноктасын куйганнан соң хикәя үземә * ошамый башлады.— дидем. ф Ул елларда Фатих Кәрим Татарстан китап нәшриятының яшьләр- а балалар әдәбияты секторында редактор булып эшли иде. — Укып карыйк әле,— диде Берәр атнадан ул миңа: — Хикәяң басарлык, минемчә,—диде. Актаргалап утырды да бер- л ике җөмләне төзәтергә кирәген әйтте.— Теге, язып бетергәч ошамый » башлады диюең... Андый үкенү синдә генә түгел, барыбызда да була о Башта шундый дәртләнеп язасың, ә соңыннан язган нәрсәңне күрәсең дә килми башлый Инде исеме дисәк минемчә, аңа бер генә хәреф өстисе бар Әйдә «Соңгы сугышу* булсын!— диде. Бер генә хәреф өстәлде, сүзнең мәгънәсе үзгәрде дә куйды! Чыннан да, сугышлар әледән-әле булгалап тора Ә Балтач егетенең бу, бәлки, энесе белән соңгы тапкыр сугышуы булгандыр? Хикәя аерым китап булып басылып чыккач, мин аны Нәби Мансу- ровка бүләк иттем. Ул әсәрне ошатуын әйтте Шулай да — Очерк сыманрак язылган икән,— диде Бу, аңлаган кеше өчен «әсәрең нәфис әдәбият дәрәҗәсенә үк күтәрелеп җитмәгән икән» дигән сүз иде Билгеле, үзем ихтирам иткән кешедән хикәягә карата уңайрак фикер ишеткәндә күңеллерәк буласы иде дә бит.. Нихәл итмәк кирәк? Нәби ага турысын әйтә торган рыясыз, гадел кеше иде, мин аңа ышана идем Әсәремнең ни дәрәҗәдә булуын белгәнлектән, шуннан артыкны үзем дә өмет итмәдем Матур әдәбият дөньясына килеп керер алдыннан мина тагын бер баскыч үтәргә туры килде. ВКП(б) өлкә комитетының карары белән бер төркем язучылар Казанда ачылган көндезге марксизм ленинизм институтына укырга кабул ителде. Бу төркемдә М. Әмнр, Г Мөхәм- мәтшин, Р. Ильяс, Ләбиб Гыйльми. Н. М Елизарова. Н Баян, мин, тагын берничә кеше бар иде. Без институтның аспирантурага хәзерлек бүлегендә махсус программа буенча ике ел дәвамында башлыча гуманитар фәннәр өйрәндек. Безгә ана телен профессор Мөхетдин ага Корбангалиев, рус телен профессор Брюханов, көнбатыш әдәбиятын профессор Линцер, татар әдәбиятын һәм фольклорны профессор X Бәдигый. тарихчы галим һәм язучы профессор Газиз Гобәйдуллнн укыттылар Институтның әдәби түгәрәгенә профессор Г Нигъмәти җитәкчелек итә нде. Институт миңа үзлегемнән укып алгаи белемемне билгеле бер тәртипкә салырга һәм тагын да тирәнәйтергә ярдәм итте Мине «Совет әдәбияты» журналының җаваплы секретаре итеп билгеләделәр. 1936 елның декабре иде бу. Менә мин еялкынча бер кышкы иртәдә — тюлень тиресеннән тегелгән саргылт төстәге калын тун кигән J бер кеше — салмак кына атлап Матбугат йортының бишенче катына • менеп барам. Бу минем редакциягә беренче мәртәбә эшкә килүем. Билгеле, дулкынланам. Ниләр көтә мине? Әгәр минем күңелемдә бала чакта ук шундый хөрмәтле урын алган бу әдәбият кешеләре чын тормышның үзендә «алай» булып чыкмасалар? Ул чагында минем якты хыялларым җимерелеп төшәчәк иде. Бәхеткә каршы, язучылар турында элек мин ялгыш фикердә булмаганмын. редакциядә эшләүче язучыларның күбесе, чыннан да, талантлы, зур белемле, киң мохитлы, үзләре сайлаган мораль принциплар буенча яшәүче акыл ияләре иделәр. Шулай итеп, язмышымңың хикмәтле «шаяруы» нәтиҗәсендә, мин татар әдәбиятының нәкъ үзәгенә, әгәр шулай әйтергә яраса, аның «кухня»сына, танылган әдипләр һәм шагыйрьләр арасына килеп кердем. Бу үзе бер мәктәп булды. Редакциядә мин татар совет әдәбиятының ул елларда иң актив эшлеклесе, заманына күрә зур белемле тәнкыйтьче Гомәр Гали белән, ул вакытта ук танылган талантлы шагыйрь Хәсән Туфан белән бергә эшләдем. Ул чагында халык яратып укый торган бай телле, ифрат үзенчәлекле язучы һәм әдәбият галиме Гумир III Толымбайский, галим һәм әдип Фатих Сәйфи-Казанлы, Шәриф Камал, Галимҗан Нигъмәти һ. б. белән журнал редакциясендә аралашырга, теге яисә бу әдәби әсәр хакында киңәш итәргә, редколлегия утырышларында һәм җыелышларда аларның төпле фикерләрен ишетергә туры килә иде. Бу иптәшләрне мин зур ихтирам белән искә алам, аларны тере итеп күз алдына китерәм, тавышларын ишеткәндәй булам. Ул вакытларны ничек дулкынланмыйча искә төшерәсең? Бердән, ул минем матур әдәбият дөньясына яңа гына аяк баскан, якты идеаллар белән рухланып, тормышның бу яңа юнәлешендә үз-үземне табарга, ниһаять, җитдирәк әсәрләр язарга омтылган чагым иде. Икенчедән, чоры нинди иде бит әле аның! Егерменче еллар, утызынчы елларның башы һәм уртасы татар совет әдәбиятының ифрат катлаулы чоры, эзләнүләр, яңалыкка омтылулар чоры. ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият турындагы махсус карарыннан соң төрле якка тайпылулар һәм ялгышулардан арына бару чоры иде. Журналга керәчәк әдәби әсәрләрнең зурларын, җитди мәсьәләләр күтәргәннәрен редколлегия утырышына куеп күмәк рәвештә фикер алышу кебек яхшы гадәт бар иде. Кайчагында шул фикер алышулар бик тирәнгә кереп китә, теге яки бу жанр, әдәби алымнар кебек әдәбиятның гомуми мәсьәләләре хакында кайнар бәхәскә дә әйләнгәли иде. Кайбер укучыларда шундый сорау туарга мөмкин: нинди бәхәс? Нәрсә турында шулкадәр кызу бәхәс ачарга? Эш шунда ки, ул елларда яңа аякка басып, яңа гына ныгып килүче совет әдәбиятының иҗат алымнары. гомумән, әдәбият фәне хәзерге кебек барлык нечкәлекләренә кадәр җентекләп өйрәнелеп җитмәгән, күп кенә теоретик мәсьәләләрне ачыклыйсы бар иде әле. Шул ук әдәби мираска да төрле караш яшәп килде. Борынгыдан калган бай әдәби мирастан ни рәвешле, ничек файдаланырга, аның кайсы өлеше социализм төзелеше таләпләренә җавап бирәчәк, кайсы әдип яки шагыйрь мирасыннан ваз кичәргә туры киләчәк? Алдарак язганымча, ул вакытта Фатих Әмирханны буржуаз язучысы дип танучылар да юк түгел иде әле. Журналга тәкъдим ителгән һәрбер җитди әсәргә гомуми караштан чыгып бәя бирелә иде. Фәлән әсәр хәзерге әдәбиятка берәр яңалык өстиме, әллә элеккеләрне генә кабатлыймы? Бу әсәрдә нинди яңа образ, яңа алым, яңа сүз бар? Ул чагында ук шагыйрьләрнең, шигырь сөючеләрнең кумирына әверелгән Хәсән Туфан шигырь уку ритмына III Г. Толымбай үз исемен Гумир дип яза иде. яшь авторнын кулъязмасын селки-селкн анда кабатланмаган оригиналь образ, тирән философик фикер барлыгын расларга керешә Зур белеменә, озак еллар әдәбият укыту тәҗрибәсенә таянып, сабыр холыклы Галимҗан Нигъмәти үз фикерен әйтә. Шәриф абзый да үз сүзеннән тиз генә кайта торган затлардан түгел Фатих Сәйфи-Казанлы исә, гомумән, бәхәсне бик яратыр иде. Ул да түгел, күп мәсьәләгә Нфо ♦ ния белән карарга, инкарь итәргә яратучан Г. Толымбай арлыбирле га йөренгәләп кычкырып көлеп җибәрә Кайчакларны бу сүз көрәштерү- ь ләр шундый кызып киткәли, Гомәр Гали карандашы белән абажур ч кырыена суккалап бәхәсләшүчеләрне тынычландырырга мәҗбүр х булыр иде. * Кыскасы, бу кешеләр талантлы авторларның һәр яна әсәрләренә 2 чын күңелдән куана беләләр, андыйларга журналда кин юл ачалар иде. < Менә шундый бәхәсләр кайчакларны ярты төнгә кадәр сузылгалый. - тынып калган Казан урамнарыннан мин шул хакта юл буе уйланып ® кайткалый идем Аннан соңгы елларда мин матур әдәбиятның халык тормышында нинди әһәмиятле урын тотуы, аның эстетик тәэсиренең халыкта әдәп, § әхлак тәрбияләүдә башка берни белән дә алыштырып булмый торган х зур көч икәнлеге хакында күп нәрсә белдем Бу хакта союз күләмен | дәге съездларда, фәнни конференцияләрдә исемнәре бөтен дөньяга 01 танылган зур галимнәр, язучылар фикерен дә ишеттем Ләкин болар £ барысы да соңыннан килеп өстәлделәр. Сәнгатькә, әдәбиятка кайнар s мәхәббәт, бөек ихтирам, алар халыкның рухи дөньясында могҗиза u лар тудырырга сәләтле дип инану, әдәби иҗат белән эш иткәндә саф вөҗданлы, пакь куллы булу мәҗбүрилеге — болар барысы да һичбер җилләр-давыллар җимерә алмастай катгый һәм нык әхлак кагыйдәләре булып минем күңелемдә әнә шул кечкенә бүлмәдә ныгып калдылар Ул елларда әдәбият оешмалары башында баручы иптәшләрнең хәзерге коллегаларныкы кебек, «фән докторы», «атказанган » дигән зур дәрәҗәле исемнәре дә юк иде, хәзерге заман белән чагыштырганда, билгеле, белемнәре дә бик үк тирәннән булмагандыр. Әмма алар нде алларына бирелгәнлек җәһәтеннән чыныккан, нык кешеләр нде Бу иптәшләр шәхси тормышларын онытып бу авыр һәм җаваплы йөкне үз өсләренә алдылар, аңа фидакарьләрчә бирелгән хәлдә, бөтен көчләре белән яңа әдәбиятны замана таләбе югарылыгына күтәрергә тырыштылар Безнең редактор Г. Галн болан карап торуга бераз кырысрак холыклы кешегә охшый төшә нде. Кайвакыт ул якын танышлары яныннан да исәнләшмичә узып китә, биргән сәламеңә дә баш кагып кына җавап бнргәли нде. Аның үзенең дә зарланганы бар — Уйланып барганда исәнләшмичә узуым өчен миңа гөрбиян исеме тагучылар да булды Нишлим сон? Холык, холык! — дигән иде Асылда исә ул андый түгел иде. Г. Галн заманында талантлы яшь язучыларга чын күңелдән ярдәм итеп, аларның беренче әсәрләрен матбугатта чыгаруны кайгыртучан кеше иде Хәсән Туфан үзенең беренче китабы ничек басылып чыгуы турында шундый хәл сөйләгәне бар. Ул яшьлек елларында Урта Азия һәм Кавказ якларына бер-ике елга сәяхәткә чыгып киткән Кайда эш туры килә, шунда эшкә ялланып озак йөргән ул. Шулай йөри торгач байтак ва кыт узганнан соң. Урта Азия шәһәрләренең берсендә китапханәгә кергән. Аңа Назыйм Хикмәтнең яңа китабын укып карарга кирәк булган икән Шунда үзенең беренче шигырь китабына юлы өлкәнрәк язучылар белән очрашып сөйләшкәннән сон, тиз үк Ялтага 5 китеп барды. Әмма һәрвакыт Ялтада яшәсә дә безнең белән элемтәсен | өзмәде. 1936 елда җәй көне Ялтадагы иҗат йортына баргач, язучылар Га-* риф Галиев, Сэлах Ибраһимов һәм мин Г. Ибраһимовның хәлен белер- ? гә кердек. Ул Чехов урамындагы ике катлы йортта яши иде. Анда да * ул танышып бераз хәл-әхвәл сорашканнан сон, чәй эчкәндә Татарстан £ хуҗалыгындагы үзгәрешләр белән таныштыруыбызны үтенде Әңгәмә ® барышында мин аның кайбер тармаклар белән аеруча кызыксынуына игътибар иттем. Ул бездән: * — Республикада атлар саны кими башлаган. Сәбәбе нәрсәдә булуы “ мөмкин? — дип сорады. = Без белгән кадәр аңлатырга тырыштык. — Хәзер колхоз авылында иген эшләрен башлыча тракторлар, комй байннар башкара, атларга эш азаеп бара, шунлыктан атлар санының £ кимүе котылгысыз процесс булса кирәк,— дидек. Г Ибраһимов безнең белән килешмәде. — Иген эшенең күпме генә өлешен машина башкармасын, авылда атка эш барыбер бетәсе түгел. Атсыз авылны күз алдына да китереп булмый,— диде. Мин әдипнең зуррак әсәрләренең һәрберсендә ат турында язмыйча калмавы нигезсез булмавы турында уйлап алдым. Игенченең иң якын ярдәмчесе һәм дусты булган бу сөйкемле хайванны әдип тә ярата, аның кими баруы Галимҗан абзыйны чын-чыннан борчый иде, күрәсең. Ул вакытта инде әдип һәм галим буларак Россиядә генә түгел, бөтен Урта Азиядә һәм Казахстанда танылган олы дәрәҗәле кеше булуына карамастан, Г. Ибраһимовның үзен тәкәббер тотмавы да безгә ошады Җәмәгате Хәдичә ханымнан безгә күптән түгел генә язып тәмамлаган яңа хикәясен укытуы аңа ихтирамыбызны тагын да арттырды. «Фронттан кайткач» дип исемләнгән бер-ике табак чамалы хикәя иде ул. Әдипнең башка хикәяләре кебек үк, монысы да кискен конфликтка корылган, һәйбәт, җиңел тел белән язылган иде. Г. Ибраһимовның «демократлыгыннан» файдаланып, без тора-бара ярыйсы ук кыюландык Хикәянең безгә кайсы ягы аеруча ошавын әйттек, кайбер урыннарының эстетик кыйммәтен шик астына да куй- таладык. Чәче агарып килә торган өлкән яшьтәге зур әдипнең әсәре турында болай бик иркен фикер йөртү, бәлки, әдәпсезлеккә дә якын торгандыр. Г. Ибраһимов, бәлки, мыек астыннан гына елмаеп та утыргандыр. Ләкин ул һич тә караңгы чырай күрсәтмәде, бер генә сүз яки күз карашы белән дә ризасызлыгын сиздермәде, гади генә терәкле урындыгында без сөйләгәннәрне тыныч кына тыңлый бирде Ул елны мин Галимҗан абзый янына тагын берничә мәртәбә кереп чыктым Мин ул вакытта «Совет әдәбияты» журналының җаваплы секретаре булып эшләгәнлектән, аны кызыктырган әдәбият яңалыкларын яхшы белә идем Теле белән әйтмәсә дә, аның минем килүемне көтеп алуын сизә идем Ул гына түгел иде әле. тышкы диварларын ямь- яшел үрмәле гөл бизәп торган бу сөйкемле йорт мине магнит кебек үзенә тарта, мин монда килмичә булдыра алмыйм, моның бик җитди эчке бер сәбәбе бар иде Кем иде минем кебек яшь язучы каршында Галимҗан Ибраһимов? Буй җитмәслек бөек кеше, пәйгамбәр, шагыйрь йөрәкле философ! Аның «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар», «Диңгездә», «Сөю сәгадәт» кебек шедеврларын укыганда ул минем күз алдыма йөзендә иҗат дәрте балкып торган кап-кара куе чәчле, үткен карашлы курку белмәс ир-егет булып килеп баса иде. Кайчакларны мин аны өермәле давыллар өстендә киң канатларын җәйгән батыр йөрәкле бөркеткә тиңли идем. Менә хәзер өенә барган саен үзенә сиздермичә генә мин аңа карап торам. Терәкле урындыкта тын гына утырган шушы басынкы кешедән хыялымдагы бөек затның ниндидер чалымнарын эзлим, күзләрендә элекке ялкынлы дәртен күрәсем килә. Ләкин аңа күз салган саен күңелемә шом тула, шом... «Юк инде, юк, сүнеп бара»,— ди күңел түрендә кемдер. Ләкин ана ышанасы килми, моңа бөтен бар- лыгым рәнҗи. Ул шикне кире кагасым килә. Әнә нинди һәйбәт хикәя язган бит әле, дим, тагын язар әле, язар!.. Казанга кайтып китәр алдыннан мин аңа соңгы мәртәбә бардым. Ул һаман да шул терәкле урындыгына утырып сөйләште. Мин аның урын хастасы булмавына да сөендем. Байтак кына сөйләшеп утырганнан соң ул мине баскыч башына кадәр озата чыкты. Баскычка терәлеп кенә чинар агачы үсеп утыра иде. Көньякның зифа буйлы чибәр иркәсе. Галимҗан абзый һаман да элеккечә басынкы, ак чырайлы иде. Ябык кулын сузып: — Хушыгыз, Гомәр иптәш,— диде. — Хушыгыз, Галимҗан ага... Бу минем аны соңгы күрүем булды. XIV . Утызынчы елларда Казандагы язучылар арасында Шәриф абзый Камал (Шәриф Камалетдин улы Байгильдиев) яше ягыннан иң өлкәннәрдән санала иде (1884 елда туган). Хәер, ул елларда алтмышка кадәр яшәгән бер язучы да булмады шикелле. Шунысы да истә калган: Язучылар союзының партия оешмасы секретаре булып эшләгәндә, өлкән яшьтә булуын истә тотып, Шәриф абзыйга төрле эшләр тапшырудан да тыела идем. Бактың исә, ул елларда Шәриф абзыйга нибары илле яшь кенә булган икән. Яше белән генә түгел, язучылар арасында иҗаты белән дә иң танылган һәм иң хөрмәтлесе Шәриф абзый Камал иде дисәм, шәт, ялгышмам. Аның «Акчарлаклар» повестеның, «Таң атканда» романының, «Хаҗи әфәнде өйләнә» һәм башка драма әсәрләренең, гаҗәеп осталык белән язылган кыска хикәяләренең иң популярлашкан чагы иде. Безнең шикелле әдәбиятка яңа гына килгән яшьләргә ул да зур ярдәм күрсәтте. . Шәриф абзый кешеләр белән мөгамәләсендә, сөйләвендә, гомумән, бөтен тормышында үзен тотуы, әдәплелеге белән дә күпләрдән аерылып тора, арада элекке татар зыялылары традициясен дәвам иттерүче санала иде. Әдәбиятка гражданнар сугышыннан соң килгән әдип һәм шагыйрьләр кием-салымга әллә ни игътибар итмәде. Кави Нәҗми, мәсәлән, ярым хәрби киемнән, яшел френч, галифе һәм кышын-жәен күн итектән йөрде. Башкалар ул вакытта модада булган вильвет толстовка, ефәк яки җәйге киндер костюм, брезент туфлидән дә баш тартмадылар. Ш. Камал исә халык арасына һәрвакыт яхшы костюм, ак күлмәк, яхшы галстуктан гына чыга иде. Шәриф абзый үзен бик әдәпле һәм тыйнак тотты. Беренче күргән кеше аның хакында артык кыюсыз, хәтта юаш кеше икән дигән фикердә калуы да бик ихтимал. Ул, гадәттә, сак кына басып акрын йөри Ул елларда бүтәннәрдә булмаган гадәте дә бар: кыска гына мыек үстерә иде. Җыелыш, утырышларга нәкъ вакытында килеп җитә, күп сөйләргә яратмый, җыелышта чыга калса, иң кирәкле, принципиаль мәсьәләләр уңае белән генә сүз ала, нигезсез фикерне яклаучыларга, үзенә каршы чыгучыларга, кем булуына карамастан, сынын катырырлык итеп каты әйтә торган гадәте бар иде. Шундый бер хәл истә калган яшьрәк язучылардан берсе, үзенең бик күп белүен дәгъва кылыптыр, күрәсең, Шәриф абзый белән социаль заказ хакында бәхәскә керде Өлкән әдип ♦ шундый итеп аның авызын томалады ки, ихтимал, бу сүзләр әлеге яшь g иптәшнең гомере буена онытылмаслык гыйбрәтле сабак булгандыр. 3 Уфада узган бер мәҗлестә Шәриф Камалның язучы Зариф Бәшнргә ? әйткән усал сүзләрен мәзәк урынына сөйлиләр иде. Кыскасы, ул еллардагы язучыларның яше-карты өлкән әдип Шәриф * Камалны чын күңелдән ихтирам итеп, аның киңәшләренә колак салып 2 яшәде. Татар язучыларыннан Ленин ордены белән иң беренче бүләк- < ләнүче дә Шәриф абзый булды. £ 1936 елда «Сиваш» повестен тәмамлаганнан соң, бу беренче зур Ф әсәрем хакында өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк язучыларның фикерен беләсем * килде. Дөрес, бу әсәрне мин бик илһамланып, дәртләнеп яздым, аның ♦ хакында үземнең фикерем начар түгел иде Шулай да җитди, зур әсәр- g ләр язарга сәләтем, хәзерлегем ни дәрәҗәдә булу хакында өлкәннәрдән £ ишетәсем килде. Үземә-үзем шундый сүз бирдем әгәр дә «Сиваш» ях- | шы дип танылмаса, бүтән зур әсәргә тотынмаска! Чиле-пешле әйбер- 2 ‘ ләр язарга гарьләнә идем, андыйларны язучылар миннән башка да җитәрлек бит... 2 Ул елларда Литфонд вәкиле Сәмитов җәйге сезон өчен язучыларга Р Түбән Ослан авылыннан дачалар ала торган иде Хәтта безне төрле өй җиһазлары, күмер, керосин, ашау-эчү әйберләре белән тәэмин итеп торулары да хәтердә калган. Җәйнең матур бер көнендә Түбән Осланның чирәмле калкулыгына «Сиваш»тан өзек тыңларга җыелдылар. Утырышка А Әхмәт, шагыйрь Г. Мөхәммәтшин, Муса Җәлил, X. Ярми, дачада яшәүче язучылардан тагын берничә кеше килгән иде Ниһаять, нәкъ билгеләнгән вакытка Шәриф абзый да килеп чыкты Бу өлкән абзыйның килүе, билгеле, бик шатландырды Анда җыелган язучыларның башкалары да әдәбиятка миннән элек килгән иптәшләр иде Шулай да хәлиткеч җитди фикер әйтүне шушы өлкән агайдан көтә идем Мни аларга «Сиваш» повестеннан Кырым өчен барган иң авыр, иң соңгы сугышларны тасвирлаган 15—20 битлек бер өзек укыдым Билгеле, дулкынланмыйча булмагандыр Бу минем өлкән язучылар алдында беренче имтиханым иде. ■ Укып бетердем дә ни буласын көтеп тынып калдым Абдулла Әхмәт, гадәтенчә, теленә салынып көлдереп алды да повестьта детальләрнең бик әһәмиятле урып тотулары хакында сөйләде. — «Ботинканың тишек урыныннан песи борыны төсле кызарып күренгән аяк бармагы», тагын шундый детальләр аермачык булып күз алдына килеп баса. Әдәби әсәрдә боларның да әһәмияте бик зур — дип башлап китте. Фольклорчы галим Хәмит Ярмигә әсәрдә халык җырларының бик урынлы кулланылуы, Әхмәдигә килгән хатның оригиналь алым белән язылуы ошаган икән. Муса Җәлил төрле милләттән чыккан сугышчыларның иң кыен шартларда берберсенә туганнарча ярдәм итүләре җанлы картиналарда бирелүен мактады. Башкалар да үз фикерләрен әйтеп, әсәрнең уңышлы дип тапкан урыннарын һәм кимчелекләрен күрсәттеләр. Ниһаять, һәрвакыт киеп йөри торган калын кысалы зур күзлеген төзәткәлэп, тамагын кырып алганнан соң. Ш Камал да сүзен әйтте Өзек аңа ошаган икән Бигрәк тә кайсы ягы белән5 Моңа кадәр язылган әсәрләрнең күбесе, гомумән, гражданнар сугышы хакында булса. «Сиваш» шул сугышның тарихта зур урын тоткан конкрет бер чорына — Кырымны азат итүгә багышланган булуы белән аерылып тора икән. Шәриф абзый моны хуп күрүен әйтте. Әмма анын* әле «ләкине...» дә бар иде. — Ләкин, миңа калса, Гомәр иптәш геройларның хәләте рухнясен тагын да тирәнрәк итеп бирә алган булыр иде кебек сизәм. Моңа әсәрдә мөмкинлек тә бар, авторның сәлахияте 1 дә җитәрлек. Әсәр һәр җәһәттән камил булсын өчен, аны иҗат итүгә бөтен сәләтең белән тырышлыгыңны күпме булдыра алсаң, шулкадәр истигъмал кылу мәслихәт,— диде. Шул юнәлештә тагын бераз сөйләде дә сорау бирде.— Гомәр иптәш, сез Язучылар союзына алуны үтенеп гариза бирдегезме әле? Мин: — Юк әле, Шәриф абзый,— дидем. — Минемчә, мондый әсәр язган авторның союз члены булырга хакы бар. Болай булгач өметле инде, өметле,—диде. Мин бу саран сүзләрне Шәриф абзыйның миңа зур әдәбиятка керергә фатиха бирүе дип аңладым. XV Гумир Толымбайский турында мин бер мәкаләмдә кыска гына булса да язып үткән идем инде. Тормыш юлымда очраган күренекле шәхесләр белән бергә, аны тагын искә төшермичә уза алмам, ахрысы. Чөнки бу затның фаҗигале язмышы әле хәзер дә, кырык-илле ел узганнан соң да борчып тора. Әле күптән түгел генә дөнья күргән, аның барлык иҗат җимешен диярлек эченә алган китабы 2 да юкалыгы белән күңелдә ризасызлык тудырды. Минем белүемчә, Г. Толымбай әдәбиятны бик җитди проза һәм тәнкыйть мәкаләләре белән баетырга сәләтле булган акыллы, эш сөючән, үз максатына ирешү өчен төрле кыенлыкларны җиңеп өйрәнгән үзсүзле, көчле әдип иде. Ничек шулай булды әле бу? Нигә бу кискен холыклы, үз-үзенә бик нык ышанган тырыш кеше әдәбиятта талантына лаек эз калдыра алмады? Моның сәбәбе нидә? Шул сорауларга җавап бирү өчен мин аның үз күз алдымда узган тормыш юлын, әдәби эшчәнлеген яңадан исемә китерергә тырышам. Г Толымбайның чын исеме Габделхак, фамилиясе Шаһнәхмәтов иде. Татар әдәбиятында борынгыдан ук килгән гадәт буенча (Утыз Имәни, Укмасый, Мәрҗәни һ. б. кебек), әдәбиятта ул үзенә псевдоним итеп авылы исемен алган, Толымбайский дип, ә исемен ни сәбәпледер Гумир дип яза иде. Тора-бара аның фамилиясен кыскартып «Толымбай» дип кенә атый башладылар. Аның авылында булып туган йортын да күргәнем бар. Толымбай анкеталарда атасын «революциягә кадәр кулак иде» дип язган булса да мин күргәндә ул йорт күршеләреннән бер ягы белән дә аерылмаган гади генә урта хәлле игенче йорты иде. Мин әдәбиятка килгәндә, ягъни утызынчы еллар башында Г. Толымбай безнең әдәбиятның башында баручы беренче бишлекнең (Ш. Камал, К. Тинчурин, Кави Нәҗми, Г. Гали һәм Г. Толымбай) берсе иде. Ул вакытта инде Һади Такташ — вафат, Г. Ибраһимов исә, үпкәсе авыру сәбәпле, даими рәвештә Ялтада яшәгәнлектән, мондагы эшләргә турыдан-туры катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм иде. Болар һәммәсе дә диярлек Язучылар союзының идарә членнары, яисә «Совет әдәбияты» журналының редколлегия членнары булып сайланалар, яки башка шундый җаваплы эшләргә җитәкчелек итәләр. Җыелышларда боларның 1 Сәлахияте— сәләте. ’ Гомәр Толымбай Түбән елгада. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980, 256 6. Бу бишлек эчендә Г. Толымбай фикеренең мөстәкыйльлеге, хөкеме ♦ нең кискенлеге, ижтимагый мәсьәләләргә карашының «кызыл»рак бу- « луы белән дә аерылып торды. Ул ара-тирә сатирик әсәрләр дә язга- £ лый, шул ук сатира алымыМ* башка вакытта да куллангалый, чыгышла- з рында, редколлегия утырышында яисә болай сөйләшеп утырганда бул- 2 сын, хәтер саклап тормыйча, теләсә кемнән яки аның әсәреннән усал а. итеп көләргә ярата иде. Шундый бер хәл истә калган: «Кызыл Татарстан» газетасында 2 эшләгәндә, язгы чәчү алдыннан колхозларда йөреп кайтканнан соң, мин газетада «Кояш нурлары һәм Әхмәди* дигән жнңелчә генә бер очерк сыман нәрсә бастырдым. Шул әсәр газетада чыккан көнне редакциягә Г. Толымбай килеп керде. Мине күрүгә калын тавышы белән кычкырып көлеп жибәрде. — һа-һа-һа! Ну тапкансың да инде исемне! —диде Аңа кушылып мин үзем дә көлдем. Чөнки ярым житди, ярым җилбәзәкләнеп язган бу шаян әсәрнең бер көнлек күбәләк кенә икәнлеген үзем дә белә идем. — Яз кояшы жилкетеп шулай яздыргандыр, күрәсең,— дип котылдым. Татар әдәбиятының кухнясына килеп кергәннән, бигрәк тә үземнең дә язарга сәләтле булуыма ышанганнан соң, әйләнә-тирәмдәге әдип һәм шагыйрьләр мине аеруча кызыксындыра башлады Аларның әсәрләрен уку нәтнжәссидә үзләрен күрмәс борын ук күңелдә туган образ лары белән хәзерге кешелек сыйфатлары тәңгәл киләме? Язучы әсә- рендә бер төрле, ә үзе бөтенләй башка төрле түгелме? Минем күз алдымда яшәп яткан менә бу тере язучы яки шагыйрь үз нжатында тудырган образга, үзенең лирик героена, үзе өндәгән әхлакый, философик таләпләргә лаекмы? Матур әдәбият, гражданнар сугышы һәм. гомумән, ул заманның кырыс революцион кануннары мине шундый итеп тәрбия ләгәннәр иде ки, минем күңел бу мәсьәләдә бер төрле компромисска дз барачак түгел иде. Бәхеткә каршы, мин ялгышмаган булып чыктым Мин белгән әдип һәм шагыйрьләрнең күбесе күңелләрдә туган образларга шәхес буларак та тәңгәл киләләр иде. Алай гына да түгел, хәтта мин аларның тормыш юллары, килешкилбәтләре, холык-фнгыльләре белән нжаг үзенчәлекләрендә дә ниндидер тәңгәллек, тел белән әйтеп булмастай ниндидер уртаклык таптым. Мәсәлән, Хәсән Туфан белән Фәтхи Бур- нашны табигать һәм тормыш шагыйрь итеп яратканнар Кәрим Тнн- чуринны драматургиядән башка күз алдына китереп тә булмый Аның тышкы кыяфәтендә, үзен тотуында, башка сыйфатлардан тыш. артист лык та бар иде Г Гали һәм Г. Нигьмәти килеш килбәтләре, фикер йөр ^чыгышларын, гадәттә, көтеп алалар, мәсьәләмен тегеләй яки болай хәл ителүенә алар фикеренең тәэсире көчле була иде. Г. Толымбай киң жилкәле, зур, таза бәдәнле кеше иде. Аның тышкы кыяфәте яшьлек елларында Петроградта ломовой извозчик булып эшләвем искә төшерә, гомумән аның йөреш-торышы да, үзен тотуы да авыр физик эш белән шөгыльләнүченекенә охшый төшә иде Шәриф ♦ Камал, Фатих Сәйфи-Казанлы, Фәтхи Бурнаш, Мәхмүт Галәү кебекләр, үзләренең зыялылар катламыннан булуларын яшереп тормастан, заманасы мөмкинлек биргән кадәр, һәрвакыт европача пөхтә киенеп йөрделәр. Г. Толымбай исә кием-салымында да, үзен тотышында да «буржуйлардан калган» гадәтләргә каршы булды Моның белән ул үзенең «түбәннән күтәрелгән», гади халык эченнән чыккан, пролета риат катламына якын торучы язучы булуын искәртергә теләмәдеме икән? Мәсәлән, ул күп вакыт галстук бәйләмәс, гадәттә эшчеләр тарафыннан яратып киелә торган туры якалы, ак сәдәфле кара сатин күлмәк кияр иде. КӨЗГЕ АЧЫ ЖИЛЛӘРДӘ тү үзенчәлекләре, дөньяга карашлары белән — әдәбият галимнәре. Г Толымбай исә, өстәрәк язганымча, барлык кешелек сыйфатлары, тормыш тәҗрибәсе, чыгышы, язу алымы, дөньяны аңлавы белән әдәбиятка авылдан күтәрелгән хезмәт иясе вәкиле иде. Ул авыл кешеләре тормышыннан «Мужик фәлсәфәсе», «Читән буенда», «Түбән елгада», «Егет» исемле һ. б. яхшы гына хикәяләр язды. Ул игенче агайның тормышын, гореф-гадәтен, телен тирәнтен белеп, мавыгып укырлык итеп яза белә иде Без аннан киләчәктә шул юнәлештә тагын да зуррак әсәрләр көтә башлаган идек. Ләкин ул үзенең әдәби көчен, иҗат сәләтен кая куярга, ничек файдаланырга белмичә азапланган таркау холыклы, йомшак ихтыярлы кешеләрдәй, көтмәгәндә арлы-бирле сугыла башлады. Мәсәлән, ул «Татар буржуа теле безнең тел түгел» дип исемләнгән, теоретик яктан буталчык мәкалә язып чыкты (1931). Озак та үтмәде, «Фатих Әмирхан» исемле китабында (1934) ул аны буржуа идеологиясен уздыручы әдип дип танытырга тырышты, йомшак кына әйткәндә дә, бу әдәбиятта волюнтаризмның үзенчәлекле бер күренеше иде. Чөнки бу очракта Г. Толымбай иҗтимагый үсеш закончалыгы, аның диалектикасы белән һич тә исәпләшмәстән, кадерле әдәби мирастан, аның нинди булуына карамастан, ваз кичү юлына басты, халыкның аңын демократик юнәлештә тәрбияләүдә, реакцион динчеләрне фаш итүдә Ф. Әмирхан әсәрләренең уңай тәэсирен бөтенләй инкарь итте. Хәлбуки Ф. Әмирханның киң сулышлы, тирән эчтәлекле яхшы әсәрләрен хәзерге заман яшьләре дә яратып укый. Г. Толымбайның бу чыгышы читләтеп кенә булса да Г. Тукай өстенә дә күләгә ташлады. Чөнки әгәр дә Ф. Әмирхан чыннан да буржуазия идеологиясен уздыручы шәхес булган икән, ул вакытта сыйнфый мәсьәләләргә карата ифрат сизгер булган Тукай ничек моңа каршы чыкмаган икән, дигән сөаль туар иде. Халык мондыйны кирәкмәгән урында «мөгез чыгару» дип атый. Бу шулай ук үзенең оригинальлеге белән башкаларның борынына чиертергә яратучы мактанчык берәүнең «Илдә булмаганны пешер, хатын!» диюенә дә бик туры килә. X. Хисмәтуллин моны «Толымбай дөньяга карашындагы бу үтә суллык» шул елларда шактый көчле булган пролеткультчылык һәм «РАППчылыкның әдәбиятка һәм язучыларга тискәре йогынтысының бер чагылышы иде»,— дип аңлата '. Минемчә, Толымбайның «сулагайга селтәнү» сәбәбен болай гына аңлату хакыйкатьне ахырына кадәр ачып бетерә алмый. Чөнки аның бу хезмәтләре игълан ителгән елларда, «РАППчылык чире»нең тәэсире сүнеп беткән диярлек иде инде. Минемчә, бу мәсьәлә тирәнрәк өйрәнүне көтә. һәрхәлдә, Г. Толымбай бу чыгышлары белән Ф. Әмирханны әдәбияттан байтак еллар читләтеп торуга сәбәпче булды. Ф Әмирхан өстенә ташланган бу урынсыз гаепне юып төшерү, аны яңадан әдәбиятка кайтару өчен Афзал Шамовка һәм башка кайбер иптәшләргә озак еллар көрәшергә, моңа күп көч салырга туры килде. Г Толымбай белән мин җыелышларда, проза секциясенең утырышларында, журнал редакциясендә, шулай ук 1934—36 елларда марксизм- ленинизм институтында укыганда еш очраша идем. Бу аның Мәскәү- дәге кызыл профессура институтын тәмамлап, әдәбият профессоры дигән исем алып кайткан еллары иде. Әгәр ялгышмасам, ул институтта әдәбият фәнен һәм философия укыта иде шикелле. 1937 ел башында булса кирәк, мин «Совет әдәбияты» журналының редакторы вазифасын үти башлагач, Г. Толымбай, хәтсез вакыт күренми торганнан соң, редакция бүлмәсенә килеп керде. Хәзер ул элекке ^бек шаулатып көлми, уйчан күренә, ничектер басынкыланган иде. Журнал тирәсендәге яңалыклар белән кызыксынды* редакциягә нинди 1 Г Толымбай. Түбән елгада. Татарстан китап нәшрияты. Казан, 1980. дЯңа әсәрләр керүе турында сорашты. Шулай сөйләшеп утыра торгач, шактый күләмле кулъязма чыгарып бирде. — Менә бер нәрсә яздым әле. Бәлкем, син моны журналда басмассың да. Шулай да укып кара әле. Каян беләсең...—диде. Мин укып чыгарга вәгъдә биреп, кулъязманы квартирама алып кайттым. ♦ «Җиде баш» дип исемләнгән ике-өч табак күләмендәге сатирик хи- га кәя иде бу. Г Толымбай юмор һәм сатирага саран кеше түгел, аның g юмористик хикәяләре матбугатта әледән-әле күренгәләп тора иде. Ә.м- =5 ма бу әсәре аның башка хикәяләренә һич охшамаган булып чыкты = Хикәянең герое озак кына вакыт үзенең башыннан канәгать бул- * мыйча зарланып йөри дә, ниһаять, аннан котылып бүтән баш алырга Э дигән карарга килә. Шул ниятен гамәлгә ашырып, ул талчуктан бүтән < баш сатып ала. Ләкин яңа баш аны астыртын сату-алу белән шөгыль- £ ләнуче спекулянтлар, маклерлар, барышниклар оясына алып кереп ки- ® тә. Хикәя герое ул башны, ошатмыйча, икенче башка алмаштыра. Әмма бу баштан да уңмый. Чөнки монысы көне-төне эчеп-исереп азгын ♦ хатыннар, фахишәләр белән чуалучы азу ярган уйнашчы булып чыга, g Аны да ошатмый бу кеше. Дүртенче баш милләтче, бишенчесе бюро5 крат, тагын берсе дәүләт акчасын туздыручы жинаятьче башы була, н Кыскасы, автор шунда й алым белән НЭП чорының бозык элементла- 2 » рын фаш итүне максат итеп куйган иде. а. Икенче көнне Толымбай белән тагын очраштык. — Я, ничек? — диде ул Мин аңа хикәя турындагы фикеремне сөйләп бирдем. Бу юлы дз аның күңеле төшенке иде. Әсәрен журналда бастыру турында бөтенләй сүз дә кузгатмады. Миндә ул әлеге әсәрен жаны тыныч булмаган, нигәдер борчылган көннәрендә күңелен юату өчен генә язган булса кирәк дигән тәэсир калдырды Берничә елдан соң миңа Толымбайның үз авылдашы, оста әкиятче Хөсәеновтан язып алган халык әкиятләрен редакцияләргә туры килде. Шунда Г. Толымбайның бу өлкәне дә тирәнтен белүе бик яхшы тәэсир калдырды. Ул халык әкиятләрен хәзерге фольклористика фәне таләпләренә җавап бирердәй итеп, әкиятче теленең нечкә үзенчәлекләрен дә саклаган хәлдә бик пөхтәләп, тәмам җиренә җиткереп язып алган иде. Димәк, ул һәйбәт хикәя һәм повестьлар язу, тел һәм әдәбият тарихы, философия фәне белән шөгыльләнү өстенә, халык иҗаты белән дә кызыксынган икән. Хәер, бу аның әдәби әсәрләрендә дә сизелә идс Кызганычка каршы, үзенең субъектив карашын иҗтимагый тормыш логикасыннан өстен куюы нәтиҗәсендә. Г Толымбай тирән белеменең, зур талантының чәчәк атуына ирешә алмый калды. Гыйбрәтле язмыш. Истәлекләрнең күбесендә без әдәбиятны яки сәнгатьне әйдәп баручы эрерәк затлар, зуррак талант ияләре хакында язарга гадәтләнгәнбез. Ихтимал, шулай кирәктер дә. Чөнки ул затлар үзләрен генә түгел, заманнарына хас типик халәтләрне дә гомумиләштереп күрсәтергә мөмкинлек тудыралар Ләкин ул затларга ярдәмче көчләр дә, алар янында, әгәр шулай әйтергә яраса, «кара эш> башкаручылар да кирәк була бит әле. Алар җәмәгатьчелек күзенә артык чалынмыйлар, алар- ның исемнәре төрле басмаларда вак хәрефләрдән генә җыела. Әмма аларның хезмәтләре ифрат зур тырышлык, түземлелек, пөхтәлек таләп итә, алар автор язган һәр сүз өчен генә түгел, һәр хәреф өчен дә җаваплылык хисе белән эшлиләр Алар тырышлыгыннан башка бер генә басма да дөньяга чыга алмый Болар — техник редакторлар, коррек- k торлар, секретарь һәм машинисткалар Журналист Абдулла Гомәр әнә шул тыйнак һөнәр кешесе иде. Егерменче — кырыгынчы еллар арасында матур әдәбиятта һәм көндәлек матбугатта аны белмәгән, аңа ничек тә булса йомышы төшмәгән берәр кеше табылырмы икән! Ул шулкадәр «үз кеше» булып киткән иде ки, хәтта аның исемен-фамилиясен бергә кушып «Агомәр» дип кенә йөрттеләр. Үзенә әллә ни дәгъва итмичә күп вакыт күләгәдә калып килүче шушы тыйнак кеше газета-журнал редакцияләрендә башкарган күп еллык намуслы, тырыш хезмәте белән аны белүчеләрдә яхшы истәлекләр калдырды. Элекке зыялыларча һәрвакыт пөхтә костюмнан, һәйбәт галстук бәйләп, алтын чылбырлы пенснэ киеп йөрүче бу интеллигент кыяфәтле журналистны без яратып «аяклы энциклопедист» дип атый идек. Аның, чыннан да, белмәгәне юк иде. Кайсы зур әдәби вакыйга кайчан һәм кайда булган, ул хакта каян материал табарга? Кайсы язучының фәлән әсәре беренче мәртәбә кайда басылган, аңа беренче рецензияне кем, кайчан язган? Фәлән дөнья классигының мәшһүр әсәрен кайчан тәрҗемә иткәннәр? Кайсы журнал яки газета кайчан чыга башлаган? Шуның ише тагын мең сорауга фәкать аннан гына һичбер мәшәкатьсез кирәкле җавап алып була иде. 1937 елның урталарыннан башлап «Совет әдәбияты»н Абдулла Гомәр белән без икәү генә чыгара башладык. Мин вакытлы редактор вазифасын үтим, А. Гомәр исә бер үк вакытта җаваплы секретарь да, техник редактор да, корректор да, хәтта метранпаж IV да була иде, ул эшкә иртүк килә, журнал чыгасы көннәрдә типографиядә төнгә дә калып эшли, билгеле, эштән чцгып арый. Әмма мин Абдулланың бер генә вакытта да зарлануын ишетмәдем. Аның каруы журналның әле генә төпләнгән, буяу исе дә таралып җитмәгән яңа санын иртә белән редакция өстәленә китереп салганда аның куануын күрсәгез иде. Калын пенснэ пыяласы артында аның зәңгәр күзләре елтырый, үзе рәхәтләнеп елмая. Үз хезмәтенең матур нәтиҗәсенә куанып яшәүчеләр миндә гомер-гомергә чын ихтирам уяттылар. Шул шатлыклы вакыйга уңае белән без кара-каршы утырып бик тәмләп чәй эчә торган булдык. Абдулла Гомәр яшь чагында ук сайлаган шушы һөнәренә гомере буена тугрылыклы булып калды. XVI Көндәлек дәфтәрдән: «Гомумән алганда, ялган — әшәке нәрсә. Ләкин гаҗәп! Ул һәркай- чан да алай начар тәэсир калдырмый. Була шундый чаклар, син якын дустыңның ялганын тыңлыйсың. Ул ялганлый. Ләкин нинди максат белән? Менә шунда хикмәт. Анда усал уй юк, яхшы булып күренергә дә теләми. Юк! Ул шушы ялганы белән дустына булган мәхәббәтен белдерә, шуны белдерү өчен хыялын булган хәл итеп сөйли. Ул аңа үзе дә ышана, сине дә ышандырам дип уйлый. Әгәр дә син аңа шундый чакта «ялганлыйсың бит!» дисәң, ахмак булыр идең» (13 февраль, 1937 ел). «Сиваш»ның «түбәсе» күренә башлады. Баштагы томан эченнән матур гына бина калкып чыга. Өскәрәк калыккан саен ул күркәмрәк, мөкәммәлрәк була бара. Үз проекты буенча салына торган йортның агач корылмалар арасыннан бөтен бер бина булып калкып чыгуын карап торучы архитекторның рухи халәтен мин аңлыйм. Ул да шулай дулкынланадыр...» (6 март, 1937 ел). «Язасы килә бит! Аз гына буш ара булдымы, язылачак әсәрнең аерым күренешләое күз алдына килеп баса. Алар мине үзләренә өндиләр, мин алар арасын- IV Метранпаж — типографиядә җыелган на борны биткә салучы, елкән наборщик. да яшим Иҗат итү бит ул фәкать фикерне кәгазьгә төшерү генә, язу гына түгел, ул — уйлану, үсү дә. Билгеле бер фикерне (идеяне) тегеләй яки болай тасвирлап бирү хакында уйланганда үзеннән үзе күп нәрсәләргә үзеңнең карашыңны ачыклыйсың. Яхшы китап ул — ижат кешесенең рухи, әхлакый җәһәттән үсешенең конкрет нәтиҗәсе» (14 март, 1937 ел). ♦ А ҮЗЕМӘ «Якты йолдыз калка дигәндә дә офыктан Күрен мәсә тирән шатлык син көткән — :< Пошынма син, башын имә борчудан, 3 Бара бир нык басып туры юлдан Юлына аркылы төшсә еланнар. Телгәләсә күнлекне рәнҗетелгән вөҗдан — Сатылма барабанга, ялтырауга. к Төшмә калтырап җан ө^ен куркудан» (Июнь, 1937) а о — Мин иҗатымны, башка бик күпләр кебек, шигырь язудан башла- з мадым. Тукай һәм башка бөек шагыйрьләрнең иҗатларына ихтира- 2 мым бик тирән, бик зур иде Шунлыктан начар шигырь язып шигърият- п. не рәнҗетәсем килмәде. > Бу шигырь сымак нәрсәне нинди уңай белән язганмын, берәр сәбә- 2 бе булгандыр инде. 1937 елның соңгы сәгатьләре. Бу ел үлә, яңасы туа. Нәрсә бирде миңа бу ел? «Сиваш»ны «бирә язды*. Мин аңа бөтен көчемне салып, төннәр йокламыйча язган идем. Анда тузан кадәр дә кер юк, чын күңелдән язылган әсәр иде. Ләкин... бюрократлар аңа дөнья йөзе күрергә ирек бирмиләр. Нигә чыкмый? 1937 ел тагын ни алып килде? Минем бик акыллй, бик сөйкемле кызым бар. Мин аны ата булганга күрә генә түгел, акыллы булуы, ягымлылыгы өчен дә дөньядагы барлык кешеләрдән артыграк яратам Мин эштән кайткач ул йөгереп килеп муеныма сарыла, «Әти, тәстә алып тайттың?» — ди Мине кочакламыйча, яныма килмичә йокларга ятмый, «палашуттан төшел!» — дип сикерткәнне көтә иде. Ул скарлатина белән авырый, яңа елны больницада каршы ала Тазарып чыгармы, юкмы — белмим Тагын? Борчу, борчу өстенә борчу. Язасы килми Бик авыр 1938 ел мондый булмасын, бәхетле ел булсын, иркенләп, рәхәтләнеп, колач җәеп эшли торган уңышлы ел булсын!..» (31 декабрь, 1937). «Үзен-үзе белмәгән кешегә дөньяда яшәве бик уңайсыздыр Ләкин бит үзеңнең кем булуыңны белү өчен башкаларны өйрәнергә кирәк. Бу кешегә нәкъ әнә шул җитми. Бүген редакциягә Н. килде. Ул Пушкинга багышланган шигырен укыды Аның бу шигыре дә, элек язганнары кебек үк, мәгънәсез, талантсыз иде. Шулкадәр: хәтта мин ул шигырьнең бер генә юлын да, хәтта исемен дә хәтерләп кала алмадым Укып чыкканнан соң «йә, ничек?» — диде. Мин аңа «Шигырең бернигә дә ярамый, туган!» — дияргә тиеш идем. Ләкин ул моны аңламаячак, чөнки моңарчы аңа «син шагыйрь түгел» дип әйтергә берәүнең дә кыюлыгы җитмәгән, ул инде тугыз шигырь җыентыгы чыгарган, үзенең талантлы булуына тәмам ышанган Бик аяныч хәл...» (Май. 1938) XVII Әдәбиятка шулай буй җитмәслек нәрсә итеп карауда минем холкыма хас бер йомшак як та кабатланды: хискә бирелеп, чамасыз идеаллаштыру да булды шикелле. Менә нәрсә ихтыяр көчемне тышаулап, иҗат кыюлыгымны бастырып, байтак вакытка кадәр әдәбиятка кереп китүдән тыебрак торды. Мин моны соңыннанрак кына сиздем, берничә ел узгач. Кайбер хикәяләрем басылып чыкканнан соң да, өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк иптәшләр (мәсәлән, Шәриф Камал, Галимҗан Нигъмәти һәм Гумир Толымбайский) миңа әдәби иҗат эшенә чынлабрак керешергә берничә мәртәбә киңәш биреп карадылар. Мин исә каләм хезмәтендә байтак тәҗрибә туплап, марксизм-ленинизм институтында укып чыкканнан соң гына җитди әсәр язарга батырчылык иттем. «Сиваш»ны мин тарихи чынлыкка нигезләп, вакыйгалар чынбарлыкның үзендә ничек булса, шулай язарга тырыштым. Кайбер әһәмиятлерәк сугыш операцияләренең көннәре генә түгел, хәтта сәгатьләренә кадәр шул вакыттагыча «дөрес» итеп бирелде. Фрунзе Сиваш ярына шулай килеп чыкты, полк командиры да сугыш операцияләренә шулай җитәкчелек итте Ләкин шуңа карамастан, бу әле «Сиваш» повесте шул вакытта булып узган тарихи вакыйгаларның һич үзгәртмичә, нәкъ булганча төшереп алган чын фотопанорамасы дигән сүз түгел, һич юк! Аның тегесе тарихның үзе, аның чыны, ә «Сиваш» исә көньязма да, елъязма да, истәлек тә түгел, бәлки сәнгать кануннары буенча язылган әдәби әсәр. Димәк, шулай булгач, болар икесе дә бер үк манзараны бирә алмыйлар. Ничек алай була соң ул? Мин бу әсәремне сугыш гөрселдәүләре тынганнан соң 15—16 ел узгач яздым. Табигый ки, ул вакыт эчендә мин үзем дә, минем дөньяга карашым да шактый ук үзгәргән иде инде. Сугышка мин әллә ни дөнья күрмәгән, йомыркадан әле генә борынлап чыккан гади бер авыл егете сыйфатында катнашкан булсам, «Сиваш»ны язганда инде авыр сугышлар кичкән, белемен дә арттырган, каләмен дә чарлый төшеп, язучы булырга җыенучы бер кеше идем. Димәк, хәзер инде мин теге елларда булып узган вакыйгаларны башкачарак, югартынрак торып, биегрәк баскычтан күрә башлаганмын булса кирәк. Билгеле, беренче зур әсәремне укучының ничек каршы алуы мине бик кызыксындыра иде. Минем рус әдәбиятындагы гражданнар сугышы темасына моңа кадәр язылган кайбер әсәрләргә, мәсәлән, А. Фадеевның «Тар-мар», А. Серафимовичның «Ташкын» кебек әсәрләренә ихтирамым бик зур. Алар янында минем әсәрем югалып калмагае дигән шөбһә дә юк түгел иде. Әле бит, Сиваш тирәсендәге сугышлар турында күренекле язучылар Александр Малышкинның «Даирның алынуы», Юрий Яновскийның «Җайдаклар» дигән әсәрләре дә бар. Дөре>?, повестьның өзекләрен Г. Нигъмәтигә, тагын бер өлешен Түбән Осланда проза секциясе утырышына җыелган язучыларга укыган идем. Шулай да. .. гомумән бөтен әсәр турында укучы нинди фикер әйтә бит әле. Иң беренче шатлыклы хәбәрне язучы Гариф ГалиевтәнV VI ишеттем. Көндәлек дәфтәрдән: «Бүген Г. Г. бик кызык нәрсә сөйләде. Татполиграф типографиясендә «Сиваш»ның корректурасын укучы корректор кызны егете күрешергә «Сиваш» әсәре геройларының берсе —полк командиры Николай Яковлевич Кириченко генерал-майор дәрәҗәсендә булып, Мәскәүдә хезмәт итте «Сиваш»ның русчасын укып чыгып, ул да үзенең фикерләрен әйтте, киңәшләр бирде VI Г Галиев ул елларда «Бригадир» журналының җаваплы секретаре булып эшләгәнлектән, типографиядә еш була иде. чакырган. Кыз: «Эшем бар, бара алмыйм»,— дигәч, егет: «Ә син эшеңне алып кнл, бергә карарбыз», дигән. Кыз «Сиваш»ның корректурасын үзе белән алып барган да алар аны оригинал белән чагыштырып \кый башлаганнар Шулвакыт болар янына бер интеллигент кеше кереп, кызның укыганын тыңлап тора башлаган, ди. Тегеләр укыганнар-укы- ганнар да чәй эчәргә туктаганнар Әлеге интеллигент чәй янында ва ф кыйганын ничек дәвам итүен сөйләп биргән. Корректор безнең Сиваш- п тан чыгып җитү моментын укып туктаган булса кирәк. Теге кеше шун- ? нан башлап дәвам иткән һәм корректорның әйтүенә караганда, ул | хикәяне нәкъ шундагыча («Сиваш» повестенда язылганча Г Б ) дә- з вам иткән. Тегеләр моңа шаккатканнар, ди. Бу бик кызык хәл. Моның хикмәте әсәрнең реаль булуында, халык- 3 ка якын һәм аңлаешлы булуында. Чөнки шулай булмаганда ул кеше J аны дәвам иттерә алмас иде. * ш Мин моңа бик шат булдым. Ул кеше үзе дә Снваш сугышында кат- g нашкан кеше, ди» (27 гыйнвар, 1938). * Шундый күңелле хәбәрләр ишетелгәләп торса да, булачак китапның ф корректурасы укылганга байтак вакыт узса да. китап үзе һаман күрен- а ми иде әле. Ни сәбәп? Гади волокита гынамы, әллә бу әсәрне дә берәр ? шөбһә тоткарлап торамы? Шуны ачыклау өчен Татарстан китап нәшриятының директоры За- « кир Вәли улы Тинчуринга кердем. Ул безгә караганда шактый ук өлл кән яшьтәге кеше булганлыктан, аны Закир абзый дип йөри идек Мин $ белгән директорлар арасында ул иң абруйлысы, безнең язучы халкына | иң игьтибарлысы иде Тинчурнн яшь чагында Саратов якларында грузс чик та, ломовой да булып эшләгән таза бәдәнле кеше иде Революция елларында ук партиягә кергән Татар коммунистлар университетын тәмамлап чыкканнан соң, төрле жнтәкче вазифалар башкарган Ул үзенең шәхси тормышында һәм хезмәтендә бик тырыш, гадел һәм бнк тә Күркәм холыклы, кайгыртучан кеше иде Закир абзыйның нәшрняг Жнтәкчссе буларак иң кадерле сыйфаты, мөгаен, шул булгандыр ул кайсы язучының әдәбиятка нинди өлеш кертергә сәләтле булуын сизеп тора, шуңа таянып, кайбер язучылар белән язачак әсәренә алдан ук договор төзергә дә рөхсәт итә иде. Шунлыктан, кыен хәлгә төшкәндә язучы халкы, иң ышанычлы таянычы итеп, Закир абзыйга мөрәҗәгать итә, ул исә беркайчан да язучыны кире борып чыгармый иде. Минем гозеремне тыңлагач, Тинчурнн нәшриятның производство бүлеге мөдире Исмәгыйль Хәлиуллинны дәштереп алды — Әйтче әле, нишләп шылай озак чыгармый яткырасың Гомәр иптәшнең повестен? — дип сорады Хәлнуллин бер Тинчуринга, бер миңа карап икеләнеп торды да, ишек төбендә бераз таптангач, күрәсең, турысын әйтергә мәҗбүр булгандыр — Соң, Закир Вәлиеч, заманасы шундыйрак бит инде. Үзегез беләсез, бастырган бер кнтабыбьн бракка чыгып бара. Нинди китапны чыккач нинди язмыш көткәнне алдан ук каян беләсең? Монысы да шулай — ди башлаган нде, Тинчурнн аны тыңлап та бетермәде — Ни сүлисең юкны! Штобы озакламыйча китап менә шушында булсын' — дип, дәү кулы белән өстәлгә сукты Закир абзыйга мең рәхмәт, авыр туфрагы җиңел булсын? Озак та үтмәде, «Снваш» повесте, кызыл тышлы җыйнак кына китап рәвешенә кереп, кибетләрдә сатыла да башлады Кайбер сәбәпләр аркасында миңа «Совет әдәбияты»ннан китәргә туры килде Өстемә берәр төрле җаваплы эш алмыйча, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнү теләге дә юк түгел нде Ләкин мондый хәлгә мин ул вакытта тиз генә күнегә алмадым .Моның кыенлыгы материаль кыенлыкта гына түгел, мәгълүм бер җаваплы вазифа үтә мәгәндә үзеңне беркемгә дә кирәге булмаган сәләтсез, уңмаган бәндә кебегрәк хис кыласың икән. Билгеле, эшсез калу тормышка һәм язу эшенә тискәре тәэсир итте. Азмыкүпме акча эшләү өчен хикәяләр дә тәрҗемә итеп карадым, кулъязмаларга эчке рецензияләр дә язгаларга туры килде. Кайчакларны нәшрияттан, я журнал редакциясеннән чиле-пешле кулъязмаларны «денгә кертергә» дә биреп җибәргәлиләр иде. Ләкин андый сирәк-мирәк кенә эләгә торган очраклы гонорар белән генә, русча әйткәндә «подножный корм»да гына тормышны алып бару җиңел түгел, гаиләдә яшь бала да бар, ул елларны «дүрт кашык күтәрә» башлаган идек инде. Ике-өч ай әнә шулайрак узды. Бер көнне «төшемлерәк эш» эзләп белештанышларга сугыл галап йөргәндә, Закир абзый Тинчурин мине нәшриятның коридорында очратып кабинетына чакырды. .— Я, ничек тормышлар, ниләр язып ятасың? Эшләр кай тирәдә? — диде. Ул минем тормышымның ңи хәлдәрәк булуын яхшы белә, әмма ул якка басым ясамый, юри ачык чырай, күтәренке күңел белән сөйләшә иде. Закир абзыйның шактый ук нык холыклы кеше булуын, изелеп төшүне яратмавын истә тотып, мин дә зарланмадым, шулай да дөресен әйттем. Ул авыз эченнән «һм, һм...» дигәләп уйланып утырды да; — Ярамый болай, язарга кирәк, синең какраз язар елларың,— диде, миңа бер бит кәгазь сузды.— Матур әдәбият секторында редактор булып эшләргә ризамы? Риза булмаган кая инде ул? — Кирәк чагында әйтерсең, язарга да мөмкинлек тудырырбыз,— диде. Мин рәхмәтләр укыдым Шундый кыенлыклар кичергәндә аның эш урыны табып бирүе үзе дә зур ярдәм иде. Әмма минем әдәби әсәр язарга тиешлегемә басым ясавы, нәшрият җитәкчесе буларак минем нинди дә булса юньле әсәр язуыма ышануы аеруча рухны күтәреп җибәрде. Икенче көнне үк эшкә керештем. Мин монда иптәшлекнең кадерен белүче, намуслы, эшчән һәм талантлы кешеләр арасына килеп кердем. Сугыш башланганчы Афзал Шамов, Ибраһим Гази, Хәсән Хәйри, Рахман Ильяс, Гази Кашшафлар белән бергә редактор булып эшләдем Шул ук елларда укучылар белән дә ешрак очраша башладым. Язган- нарымның сыйфаты, иҗат юлымның киләчәге турында уйланырга да бик вакыт иде. XVIII Көндәлек дәфтәрдән. «Габдулла Тукай халык шагыйреме? Бу арада кайберәүләр шуның белән баш ваталар. (Чөнки юбилее якынлашып килә.) — Соң халык аны күптән үз шагыйре дип таныган бит инде! — Халык таныган анысы тануын. Ай-Һай, ялгыш булмагае. Ә менә кем дә булса алай түгел дип чыкса?! — Соң, алай ышанычы нык булмагач, үзе укып карасын иде! — Бөтен бәла дә шунда шул: укый белү җитенкерәми... Әй, Тукай, Тукай...» (14 март, 1938). «Я, Тукай, шатлан, Тукай! Бу арада синең бәйрәмеңне итт^к. Шәп булды бәйрәм, һәйбәт булды. Син исән вакытыңда андый хөрмәтне, андый тантананы күрмәдең. Кичә Академиядә 1 синең тантаналы кичәң булды. Театр бинасы «тутырук» иде. Балконнар, «күгәрчен ояларына» хәтле һәммәсе тулган иде Син андыйны (исән чагыңда) күрә алмадың, Тукай. Синең бәгъ1 Татар дәүләт академия театрында. реңнән ташып чыккан моңлы һәм үткен, ялкынлы һәм тирән шигырьләрең әйтелгән саен зал котырынып кул чапты. Бу бит синең моңнарың, ялкыннарың әле хәзер дә исән, әле хәзер дә халык йөрәгенә барып җитә дигән сүз. Бу бит син әле хәзер дә яшисең дигән сүз' Син чын укучыларыңны, шигыреңнең чын кыйммәтен, талантыңның олылыгын аңлаучыларны хәзер генә, безнең җәмгыятьтә генә таптың. ♦ п Юк. кояшым, мин белән, син батмагансың мәңгегә; Син да, вөҗдан, бер торырсың, ятмагансын мәнгегә. 2 Юк' Түбән калмас бу җан фитратта гали булган ул; Кисмәк өстендә кара кош — иттифакый кунган ул! Бик дөрес. Тукай. Бөтен иҗатыңны бергә алганда син халык моңын, аның кайгысын, „ сагышын җырлагансың. Син аны бик тирән аңлагансың Син вакытына £ күрә (халыкның дошманнарына каршы) зур күсәк күтәреп чыккансың 2 һәм сугышкансың. Ялгыз бер шәхес өчен бик зур эш бу, Тукай Шун дый караңгы чорда тормыш хуҗаларына каршы кылыч айкап чыгуың һәм бөек талантың өчен зур рәхмәт сиңа. Тукай...» (16 апрель, 1938)' “ Башта шундый һәйбәт темалар йөри! Язасы иде Энҗе бөртекләре х шикелле итеп тезеп кенә бирәсе, сокландырырлык итеп язасы, кешеләр- f нең йөрәкләренә үтеп керерлек, күз яшьләрен чыгарырлык, шатланып Л елмаерлык, көләрлек итеп, (кыскасы), укучы чын мәгънәсе белән ләз- £ зәтләнерлек итеп язасы иде» (Апрель, 1938.) «Әдәбият өлкәсендә эшләүче, хосусан әдип яки шагыйрь, әгәр шул u исемне алырга ул чыннан да лаек булган икән, вак-төяк, чүп-чар хисләрдән, кешенең кешелеген кимсетә торган гамәл һәм гадәтләрдән арынырга тиеш. Андыйлардан өстен торырга аның көче җитәргә тиеш. Ул үзен тотуы һәм белеме белән бүтәннәргә үрнәк булырга омтылырга тиеш. Шулай булмаганда аның укучыны тәрбияләрле^ әсәр язуы бик мөхаль эш». (22 сентябрь, 1938) «Яна хикәянең, «пәрәвезен корырга» кирәк иде, уйлап бетереп булмый әле. Минем өчен иң кыены шул. Аннан калган ягы җае белән акрынлап барыр иде». (26 сентябрь, 1938 ) «Бүген радиода Гөлсем апа Сөләйманова җырлаганны тыңладык. Аның тавышы, минемчә, татар халык көйләрен җырларга, халык моңын бирүгә иң лаек тавыш Ул халыкның моңын гына түгел, аның психологиясен, көнкүрешен, тарихын, нинди халык булуын, кыскасы, аның эчке дөньясын тирәнтен сизеп, аңлап, кичеренеп җырлый Ул үзе җырлаган көй аша безгә халыкның эчке дөньясын ачып бнрә. Тагын бер үзенчәлеге бар ул сүзләрне музыкага буйсындырып җырласа да, алар ның әйтелешен бозмый, тулы итеп, дөрес итеп әйтергә тырыша, кайбер башка җырчылар кебек, көйнең дөрес агылышын саклыйм дип, сүзләрне тегеләй дә болай гарипләндереп ташламый Шунлыктан без аны чын күңелдән яратып, сокланып тыңлыйбыз. Хәзерге чор өчен Гөлсем апа Сөләйманова — гади халык таләпләрен нң оста үтәүче җырчы Классик музыканы аңлаучылар, әйтик, Моцартны, Бетховенны, Глннканы, Чайковскийны да тыңлыйлар Халык күңеле иркен, һәр- кайсының үз урыны бар». (29 сентябрь. 1938.) «Кызыл Татарстан»да минем «Көннәрнең берсендә» дигән хикәям турында мәкалә бар. Авторларның берсе Ф Хөсни хикәя герое Нәгый- мовны «кечкенә кеше» днп атый, аны «үтерә» һәм яңадан терелтә Күрәсең, ул үзе «кечкенә кешеләр» турында язганлыктан, башкалар иҗат иткән кайбер персонажларны дя шул үз калыбына салып үлчидер Нәгыймов «кечкенә кеше» түгел, «кечкенә кеше» ул бөтенләй башка Аның өчен нәрсә хас? Ул үзен бик «кечкенә» итеп куя. Олы юлга чыкмыйча, сукмактан гына йөрергә ярата Үзенең зур эшкә кушылып китмәскә тиешлеген, чөнки зур эшкә «зур кешеләр» барлыгын сизеп яши. Ул «кечкенә» итеп уйлый, шул тар тормышыннан канәгать булып яши. Менә әдәбияттагы «кечкенә кеше!» (29 сентябрь, 1939). «13 ноябрьда Тел, әдәбият һәм тарих институтында фольклор җыюга багышланган утырыш булды. Миңа да сөйләргә туры килде. Тел белгече һәм талантлы, зур белемле карт профессор Хуҗа Бәдигыйның да катнашуы, фикер әйтүе утырышны ямьләндереп җибәргән иде. Тәнәфес вакытында мин аның хәлен сораштым. (Марксизм-ленинизм институтында ул безгә татар теле укытканлыктан, мин аның белән күптән үк таныш идем.) Хуҗа абзый үзенең туберкулез белән авыруы, хәзер шул авыруның көчәя башлавы хакында сөйләде. Миң аңа бик борчылуымны белдергәч, ул: «Искитәрлек берни дә юк, мин аның белән күптән авырыйм, минем өчен яңалык түгел инде ул»,— дип әйтеп куйды. Күптән түгел эштән чыгуы, хәзер инде гыйльми эшләр белән өендә генә шөгыльләнүе турында сөйләп утырды. Менә шул галимебез 17 ноябрьда иртән торып чәй эчкән дә, хәленең яхшы түгеллеген әйтеп, ятып торырга теләгән. Җәмәгате урынга яткыра гына башлаган икән, «мин үләм»,— дигән һәм мәңгегә күзләрен йомган. Икенче көнне күмәргә бардык. Педагогия институты бинасында озату митингысы булды. Зиратка берничә профессор, байтак кына укытучылар, иллеләп студент барды. Бу галим татар теле һәм фольклоры өлкәсендә озак еллар эшләгән ихтирамга лаеклы кеше, зуррак хөрмәт күрсәтүне көтә иде. Алай ук булмады. Хәтта үзе укыткан студентларның да күбесе озата бармады, диделәр. Бу хәл миңа бик күңелсез тәэсир итте. Менә бит, кеше яши, тырыша, фәнгә үзеннән күбрәк өлеш кертү өчен төннәр йокламыйча эшли, үзеннән соң гыйльми хезмәтләр калдыра. Бервакыт ул эш өстендә үлеп тә китә. Ә берәүләр шул остазларын күмәргә килүне дә кирәк санамыйлар. Речьләр сөйләнде. Күмдек. Шулай да бу үлем дигән нәрсә бик аяусыз. Кеше кадәр кешене секунд эчендә юк итә дә ташлый». (18 ноябрь, 1939). «Изге күклем кәгъбәсеннән көн дә бер таш җимерелә...» М. Гафурн. Мин пессимистмы? Юк, мин оптимист. Ләкин мин моңлы кеше. Нигә алай булдым икән? Моның сәбәбен минем тормышымның кече яшеннән үк эзли башларга кирәктер. Кечкенә вакытта мин кичләрен егетләр урамнан гармун уйнап уз- ’ ганда бик бирелеп тыңлап, озак вакытлар йоклый алмыйча, тәэсирләнеп ята торган идем. Безнең бакчада кичен һәм төннәрен, бигрәк тә таң алдыннан, сандугачлар сайрый иде. Димәк, минем күңелгә алар моңы да кушылгандыр. Укый белә башлагач, кайбер әсәрләр миңа шулкадәр көчле тәэсир итәләр иде, ул көннәрне мин, китап йогынтысыннан арына алмыйча, сәерләнеп, хыялый бәндә кебек иләс-миләс йөри торган идем. Бигрәк тә миңа «Дим буенда» дигән әсәр, Галимҗан Ибраһимов хикәяләре көчле тәэсир итте. Димәк, миңа моңны әдәби әсәрләр дә өстәгән булып чыга. Үзем мөстәкыйль рәвештә яши башлаганчы миңа бик зур кыенлыклар аша узарга туры килде. Гражданнар сугышы да, аннан соңгы авыр еллар да — берсе дә мине башымнан сыйпап узмады. Бу кыенлыкларны мин йөрәгем аша уздырып бик авыр кичердем. Шулай итә-итә, күрәсең, шундыйрак бер уйчан, тирән кичерүчән бәндә килеп формалашкандыр — моңлы-баш. Хәзерге заман өчен бу бик үк кулай сыйфат түгел. Ләкин, нишлә мәк кирәк, характерны тиз арада гына, ансат кына үзгәртеп булмый Мин авыл идиллиясе белән мавыгучан кеше. Авыл табигатенең гүзәллеге балачактан ук минем каныма сеңеп калган. Табигать гүзәллеге минем карашымча матур күренеш кенә түгел, бәлки рухи азык, эстетик тәрбия чыганагы да. Димәк, авылны үз итәм, авылның һәрбер күренеше, төсе, һавасы — ф бөтен табигате минем өчен газиз. Шәһәрне нсә алай ук якын күрә _ алмыйм». (23 декабрь, 1939.) 2 XIX § «Сиваш» әсәре басылып таралганнан соң мине укучылар белән оч- 2 рашуларга ешрак дәшә башладылар. Шәһәр һәм авыл мәктәпләренә. * китапханәләргә, техникумнарга һәм югары уку йортларына барырга £ туры килә иде. Язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында ® яшь язучылар белән очрашканда профессор Латыйф ага Жәләй миңа шундый сорау бирде: ♦ — Сезнең бу повестегызның идеясе нинди? ® Мин берникадәр уңайсызланыбрак калдым. Чөнки әсәрнең идеясе = һәм шуның шикелле нечкә нәрсәләр турында мәсьәләне болай ялангач- 5 ландырып, «кабыргасы белән» кую һәрвакытта да көткән нәтиҗәне бир- 2 мәскә мөмкин. Идеясез әсәр булмыйдыр Әмма ул шактый ук катлау- а. лы мәсьәлә. Авылларда йөргәндә ничектер туры килеп, бер укытучының әдәби 2 әсәрнең ничек язылуы турында «китапча» сөйләгәнен ишеткәнем бар Аныңча, язучының башында нң элек язасы әсәренең идеясе’туарга ти еш Шуннан чыгып ул әсәрнең планын төзи Шунда ук сюжет якларын кайгырта, шахмат тактасындагы шикелле, бөтен әсәр буенча геройларын кайсын кая тезеп чыга. Менә шуннан соң инде каләм тибрәтә баш ларга да нәүбәт җитә... Ихтимал, алай да була торгандыр, шулай язучылар да бардыр. Әмма, минем фикеремчә, язучы белән рәссамның яки композиторның иҗат процессы, мәсәлән, конструктор яисә галимнәр нжат эшенә һич охшамаска мөмкин. Әсәрнең идеясе, планы һәм башкалары, күрәсең, төрлебездә төрлечә барлыкка килә торгандыр Дөньяда ничә язучы булса, иҗат алымы да, башка яклары да шунча ук булырга мөмкин Әдәби иҗат процессы кеше рухының шундый тирән, шулкадәр катлау лы, нечкә, каршылыклы бер күренеше ки, аны язучының дөньяга кара шы, индивидуаль үзенчәлеге, иҗат алымы, яшәү мохиты һәм башка бик күп яклары белән исәпләшмәстән, ниндидер бер стандарт схемага сыйдырырга омтылу, минемчә, мәгънәсез бер көчәнү генә булып калыр га мөмкин Әлеге очрашуда куелган сорауга мин ул вакытта бик гадел, ничек булса шулай җавап бирдем «Әсәрнең идеясе турында алдан ук мах сус фикер йөртмәдем, ә бәлкн язылачак вакыйгалар, сугыш һәм харак терлар турында уйладым, аларның нәкъ үзләренә генә хас сыйфатла рын пич «төшереп калдырмыйча» мөмкин кадәр тулырак бирүне кайгырттым»,— дидем Латыйф ага Жәләй ул елларда тел, әдәбият өлкәсендә иң актив, нң популяр галимнәрнең берсе иде «Сиваш» повестена беренче рецеи зияне дә ул язды. Жыелыш саен диярлек без аның «тозлы» мишәр сүз ләрс белән бизәлгән ярым шаян, ярым җитди нотыкларын бик яратып көлә-көлә тыңлый идек Латыйф аганың бу җыелыштагы чыгышы да тирән эчтәлекле булды. Ул минем фикерем белән килеште, әсәрнең идеясен дә төп инәл итеп әйтеп бирде. Мин нжат вакытында язучының образлар белән уй лавына басым ясадым Ул, чыннан да, шулай булды. «Сивашэны язганда 1920 нче елда баштан узган сугыш күренешләре берсе артыннан берсе күз алдына килә башлады. Әмма ул вакыйгалар бик күп иде Нигә һәммәсе турында да язарга икән? Ташу ташыганның ничек булуын күрү өчен, елганың башыннан тамагына кадәр бөтен яр буен йөреп чыгу хаҗәт түгел бит! Сугыш маҗаралары белән бергә, сугышчылар үзләре, командирлар, политруклар күз алдына килде. Алар да шулай ук бик күп иде. Әмма мин алар арасыннан да үзем бик яхшы хәтерләгәннәрен, барыннан да бигрәк, ниндидер төссез, исемсез кешеләрне, гомумән теләсә нинди сугышчыны түгел, бәлки башкалардан үзгәрәкләрен, күзгә бәрелеп торырлык ниндидер аерым сыйфаты, холык-фигыленең үзенчәлеге булганнарын гына сайлап алырга тырыштым. Нинди бәрелешләр була да, минем геройларымның кайсы нинди сугышта һәм ничек катнаша? Аларның башларыннан нинди вакыйгалар уза? Холык-фигыльләре, үзенчәлекләре нинди бәрелешләрдә, ничек ачыла? Алар ниләр кичерәләр, ни уйлыйлар, ничек сөйләшәләр? Шуларның һәммәсен дә кинодагы кебек кат-кат күз алдына китереп, күңелемнән кичереп яздым. Иҗат иткәндә әдәбият-сәнгать кешесе гади сүзләр һәм чагыштырулар белән генә аңлатуы кыен булган нечкә һәм ифрат катлаулы уйланулар, сизенүләр, ярсу һәм ачынулар, кабыну һәм сүнүләр кичерә. Кайчакларны шундый сәер бернәрсә хис итәсең: әйтерсең, бөтенесен син үзең түгел, бәлки синең күңел түреңдә утыручы икенче «мин», «әдип мин» эшли вакыйгаларны ул башлый, гаскәрнең баш командиры кебек, геройларны кайсын кая урнаштыра да бөтенесен ул хәрәкәткә китерә. Аларны сугыштыра, берсен җиңдерә, икенчесен жиңдертә, бер ишесен үтертә, бүтәннәрен исән калдыра, һәммәсе булып та ул үзе уйлый, үзе кайгыра, үзе шатлана. Ул туган иле һәм халкы өчен дә, үзе һәм якыннары өчен дә мөкатдәслек дәрәҗәсендә торган яхшы уйлар, изге ниятләр белән яки ярсулы ачу белән рухлана, илһам канатында тормышның ыбыр-чыбырыннан югарырак күтәрелергә, гади вакыйгаларны кеше рухына тәэсир итәрлек, онытылмыйча озак яшәрлек поэтик матурлык дөньясында күрергә омтыла. Ул «эчке әдип» кайчакларны әсәрдәге вакыйгаларны шулкадәр тирән кичеренә, аның хәтта шатлыгыннан сикергәлисе, биисе килә башлый, геройлары булып кайгырганда аның күзеннән яшьләр чыга. Әгәр шундый чакта иҗади хыялга бик артык иркенләп китәргә ирек бирмичә «аек акылны» эшкә җиксәң, ул, мөгаен, һәммәсен дә тормышның нәкъ үзендә булганча, кәфен-кәфкә, кафын-кафка китереп, «чын дөресен» генә язарга тотыныр, нәтиҗәдә, тагын бер коп-коры җансыз нәмәстәкәй барлыкка килер иде. Ләкин әдәби әсәрдә тормышның нәкъ үзен теркәп бару үзмаксат түгел бит, анысы елъязма эше. Яшәеш вакыйгалары язучыга поэтик образлар тудыру, кешенең зурлыгын, кеше күңелендәге бөеклекне, матурлыкны, олы җанлылыкны мөмкин кадәр тулырак, камилрәк, кеше рухына тәэсир ясарлык итеп ачып салу өчен ярдәмче булып хезмәт итәләр. Чөнки әдәби әсәр асылда әнә шул поэтик эчтәлекне укучыга җиткерү өчен языла да инде. Шулай булгач, күңел түрендәге әлеге «әдипне» үз иркенә кую кирәк булып чыга Ул чынбарлыкта булып узган, бөтенләй булмаган, әмма булуы ихтимал тоелган, унлап табылган күп төрле вакыйга һәм хәлләрнең бер төрлесен берникадәр зурайта төшеп, бүтәннәрен кечерәйтеп, бер ишеләрен яп-якты итеп, матурлап, калганнарын күләгә урынгарак чигереп, ягъни үз зәвыгына буйсындырып үзгәртеп күрсәтер Әгәр дә сип «әдипкә» чын күңелдән ышанып, аңа барлык эч серләреңне ачып, күңелең хәзинәсен бөтенләе белән аның карамагына тапшырсаң, ул синең ышанычыңны аклар, «аның» теләге, фикерләре, хисләре, сүзләр булып, синең кулың аша түгелми-чәчелми кәгазьгә тезелеп китәрләр ' Нәтиҗәдә, аслы тормышка нигезләнгән, тарихи яктан дөрес язылган, әмма язучы күңелендә тормыш хакыйкатеннән күтәрелеп китеп, сәнгать хакыйкатенә якыная төшкән бөтенләй яңа бер дөнья, поэтик образлар дөньясы килеп туар Көз көннәрендә без алма, груша, чия, миләш, йөзем кебек жнмеш- ләрне аерым аерым да, бер тирәгә җыелган хәлдә дә еш күрәбез. Ләкин ф бу хәлдә алар безнең игътибарыбызны әллә ни җәлеп нтә алмыйлар. п Тәмле булу ягыннан гына кызыктырсалар инде. Менә шулардай ук та- g лантлы рәссам яхшы натюрморт ясаса, без инде аңа сәнгать әсәре бу- « ларак сокланып карыйбыз. Әдәби иҗатның нидән гыйбарәт булуын, максатын Американың мәшһүр язучысы Э. Хемингуэй, бик үзе.ччәләтеп, болай аңлаткан иде: з «Тормышта чынчыннан булып узганнардан чыгып һәм чынбарлыкның 5 үзендә ни булса, шуңа таянып, янә дә шуларга үзең белгәннәрне һәм g берничек тә белә алмаганнарыңны кушып, хыял ярдәмендә боларның j күчермәсен түгел, бәлки чынлыкның үзеннән дә чынрак булган яңаны * иҗат итәсең. Син ул яңага җан өрәсең. Әгәр дә үз эшеңне яхшы баш- ф карсаң, җан өреп кенә каемыйсың, бәлки аңа мәңгелеккә юл ачасын. а Менә ни белән рухланып язасың. Мин шуннан башка сәбәпне белмим, g Бәлки беркем дә белми торган бүтән сәбәпләр дә бардыр?» Өстә әйтелгәнчә, әдәби әсәрне язу фикере һәм аның идеясе бик төр- о лечә туарга мөмкин Минём үземә язачак әсәрләремнең идеясен һәм темасын беркайчан $ да «түшәмнән» эзләп утырырга туры килмәде. Аларның һәммәсенең дә * беренче яралгылары тормышның үзеннән «борынлап» чыга иде Ләкин u моның өчен сине нидер тетрәтергә, борчырга, гаҗәпләндерергә, сокландырырга яки ачуыңны чыгарырга тиеш! «Әни» дигән хикәямне язу теләге көз көне Азнакай якларында урман буеннан узып барганда уянды. Каты җилдә карт агачлар шыгырдый, шулар арасында яңгыр астында утынга килгән начар гына киемле бер хатын-кыз йөри иде. Бу күренеш' мине нигәдер дулкынландырды, уйларымны балачакка алып китте, авыл ярлыларының урманнан күтәреп утын ташулары, аларның кызганыч тормышы күз алдыма килде Бераздан шул уйларга, кнчере нүләргә бүтәннәре кушылып, барысы бергә куера торгач, шуннан хикәя килеп туды. Гражданнар сугышы чорының романтикасы мине белән мәшгуль. Тимер мичнең шунысы яхшы: аның янында куллар да туңмый, кара савытындагы кара да бозланып катмый. Язучылар союзының хәзер дүрт кенә кешелек булып (Хөсни Кәрим, Гази Кашшаф. Кави Нәҗми һәм мин), кечерәеп калган партия оешмасының җыелышларын да, төрле утырышларны да шул мич янында уздырабыз Тагын шунысын да онытмыйк, сугыш вакытында журналлар чык- ♦ мый башлады. «Совет әдәбияты» исә юкарак булып калса калды, ти- о ражы кимесә кимеде, әмма аның бер генә саны да чыкмыйча калма- & ды. Моның өчен, барыннан да элек, ВКП(б) өлкә комитетының ул ел- 5 лардагы секретаре Самат иптәш Мөхәммәтовны, миннән соң редактор = булып килгән мәрхүм Гази Кашшафны рәхмәт сүзләре белән искә * алырга кирәк. Шулай эшләп ятабыз Ул фронтларда безнең хәлләр бик кыенлаш- * кан чак, фашистлар армиясе Мәскәүгә һөҗүм башлаган көннәр иде. £ 1941 елның 16 ноябрен да иртән эшкә килсәк, Матбугат йорты гөж килә. ® Коридорлар, Габдулла Тукай клубының залы, күрше бүлмәләр — һәм- “ мәсе Мәскәү язучылары, аларның гаилә әгъзалары белән тулган Сәх- ♦ нәдәге зур рояль өстендә рәттән тезелешеп берничә яшь бала йоклап « ята. Алйрның эти-әниләре исә кайберләре Чистайга озатуны, бүтәннә- = ре Казанда квартирага урнаштыруны көтәләр иде. Безнең редакция бүлмәсенең ишеге төбендә портретлары буенча 2 электән үк таныш булган уртача гына буйлы, чәченә чал керә башла- а. ган, ябык кына чибәр кеше белән очраштык Бу — Италия язучысы 2 Джованни Джсрманетто IX иде. Аның үзенә һәм хатынына утырырга 2 урын' юк. кечкенә балалары аркасын стенага терәп чемодан өстендә йокыга киткән. Абдулла Гомәр белән без бер-беребезгә карашып алу белән үк аңлаштык. Джерманеттоны гаиләсе белән бүлмәгә кертеп урнаштырдык та, кулларны кысышып, үзебез эшләребезне алып белеш танышлар бүлмәсенә «өйдәш» кереп тордык. Джерманетто үзен бик гади тотучы иркен күңелле, якты чырайлы кеше иде Квартира табылганчы, бездән гафу үтенә-үтснә, редакция бүлмәсендә яшәп торды. Тырыша торгач аңа да квартира табылды. Абдулла аны Болак буенда яхшы кешеләргә урнаштырды Татарстан язучылары Мәскәүле каләмдәшләрен туганнарча якты чырай белән каршы алдылар, байтагысын үз квартираларына керттеләр Кунакларның тормышы берникадәр тәртипкә салынганнан соң, Г Тукай клубында очрашу кичәләре булгалады Джерманетто язучылар союзы янында оештырылган агитбригаданың иң актив членнарыннан берсе булып китте Ул русча ярыйсы гына сөйләшә иде Завод- фабрикаларда, Г Тукай клубында оештырылган кичәләрдә фашизмның ерткычлыгын фаш ител ялкынлы речьләр белән чыга башлады. Итальян теленә тәрҗемә итеп Г Тукай шигырьләрен дә укый иде Ул кичәләрдә, Джерманеттодан тыш. тагын француз драматургы Жан Ришар Блок. немец язучысы Билли Бредель. Мәскәүдән Александр Фадеев, Алексей Толстой, Демьян Бедный, бездән Кави Нәҗми, Нур Баян һ. б. катнашуы истә калган Көз ахырларында миңа, «Совет әдәбияты» редакциясендә А Гомәр- нең берүзеи калдырып, оборона эшләренә чыгып китәргә туры килде. 1941 иче елның ахыры, 1942 елның башы бнк салкын килде. Кайбер көннәрне термометр кырык, кырык бер градус салкын к\рсәтә иде. йөк машиналары бара торган җиреннән туңып туктап кала Казаннән барган хатын-^ыз, техникумнар, училищеларда укучы яшүсмер егет һәм кызлар шакыраеп каткан туң җирне тук та тук лом белән, көрәк IX Джерманетто Джованни. 1885-1959 Италия Коммунистлар партиясе оешканнан Анрле аның члены, соңыннан ИКП Үзәк Комитеты члены белән чапкан булалар, ләкин чуендай каткан җир һич бирешми иде. Моңа кадәр балта;пычкы тотып өйрәнмәгән шәһәр хатын-кызлары блиндажлар салыр өчен урман кисәргә тотыналар. Ләкин йөзьяшәр наратлар, аларны санламыйча урталай ярылып, кире якка берсе өсте- нә и. енчесе авалар да ерып чыга алмаслык чытырман хасил була, шаулап тэрган нарат урманы юкка әрәм була иде. Боларны күреп йөрәк сызлана, үзеңне кая куярга белмисең. Ләкин нишләмәк кирәк! Явыз дошманга бирешмәс өчен шундый бик күп корбан бирергә, тешне кысып булса да югалтуларга түзәргә туры килә. Өлкән журналист Ислам Рәхми белән мин оборона эшләрен башкаручы әнә шул ун меңнәрчә кешеләр өчен күп тиражлы газета чыгарыштык. Шагыйрь Гали Хуҗи — төзелеш җитәкчесенең комсомол эшләре буенча ярдәмчесе, Хәмит Ярми кадрлар бүлеге мөдире иде. Никадәр генә кыен булмасын, оборона эшләрен уңышлы башкардык, безгә «Төзелеш отличнигы» дигән мактау кәгазе бирделәр. Ике ай ярым чамасы эшләп Казанга кайттык. 1942 елның февраль башы иде инде бу. Өйгә кайтып коридорга кердем — караңгы. Включательгә бастым — лампочка янмый. Арлы- бирле каранам — бүлмә эче буп-буш, өйдә бер җан әсәре дә юк. Хәзер әниләре эштә булырга тиеш, ә ике бала кая? Аларга ни булган? Эчем «жу» итеп китте. Аптырагач: — Балалар, өйдәме сез? — дип аваз салдым. Җавап булмады. Кызым белән улымны исемнәре белән дәшеп карадым. Шулай ишек янында шомланып нишләргә белмичә торганда түрдәге караватка күзем төште Караватның аргы почмагында нәрсәдер кыймылдый түгелме соң? Шундагы ниндидер карамчыктан кызымның шатлыклы тавышы ишетелде. — Әти, кайттыңмыни? — диде ул. Мин куанып шунда таба атладым. — Кайттым, балалар, кайттым! Туңдыгызмы әллә? — Юк, туңмадык әле, без бер-беребез янына утырдык та ялгыш кына йоклап киткәнбез!.. Карасам, балалар өйдәге барлык юрганнарны бергә җыйганнар да икесе бергә җылынып утырганнар икән. — Әни кайткач өйгә ягар әле,— диде кызым. — Утыныгыз бетмәдеме соң әле? — дидем мин. — Беткәнне, әни базардан алып кайтты,— кызым миңа мич алдында яткан 4—5 кисәк утын яркасын күрсәтте. Болар белән генә өйне җылытып булачак түгел иде. Бәхеткә каршы, мин Буадан үрәчәле чанага җиккән атка утырып кайткан идем. Сугыш елларында Литфонд вәкиле булып эшләүче Зәйнәп Исхаковадан ике кубометр утынга ордер алып Бакалтайга 1 утын складына төшеп киттек. Складтан утын, җибәреп торучы һәм аның сакчысы ул елларда картаеп килүче шагыйрь Кәрим Әмири иде. Ул заманында әдәбиятта ярыйсы ук күренекле урын тоткан, бик күп шигырь китаплары чыгарган, төрле курсларда матур әдәбият укыткан кеше иде. Мин аның хәзер утын складында эшләвенә һич гаҗәпләнмәдем. Чөнки сугыш елларында нинди дә булса хезмәттән чиркану яисә нинди дә булса эшне ваксыну дигән нәрсә юк иде. Илне фашист юлбасарларыннан коткарып калу өчен, шундый кыен елларда гаиләсен ач итмәс өчен, беркем дә кулыннан килгәнне кызганмады. Тылда яшәүчеләр, төп хезмәтләреннән тыш, нинди дә булса берәр өстәмә эш тә башкаралар иде. Мәсәлән, тарих фәннәре докторы, танылган бер профессор университетта лекция укып кайтканнан соң квартирында күршеләренә, белеш-танышларына киез ' Бакалтай — Иделнең Яңа Бистәдән түбәнрәк булган яр буе, андагы әрәмәлек элек шулай атала иде Куйбышев гидростанциясен салгач, су астында калды һ итек астына сала, милициядә ярыйсы ук зур эш башкарып пенсиягә чыккан бер иптәш кибеттә ваклап керосин сата иде. Өлкән яшьтәге шагыйрь Кәрим Әмири дә утын складында эшләвенә һич кыенсынмый иде. Ул безне землянкасына алып кереп кишер чәе белән сыйлады, әрдәнәләр арасында җиңел генә йөреп безгә коры утын сайлап бирде. ♦ Менә без якадан балалар белән бергә. Дөрләп янган мич каршысы- ’ на җыйналышып, шушы бер-ике ай эчендә баштан узганнарны сөйләп. § җылынып утыру кадерле минутлар булйп истә калган. XXI «Совет әдәбияты» журналын чыгаруның кыенлыкларын җиңәргә* өйрәнеп кенә килә идек, мине ВКП(б) өлкә комитетына дәшеп алып Та тарстан радиоломитеты председателенең урынбасары һәм баш редак- 2 торы булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Билгеле, сатулашып торыр чак түгел. Киттем. Комитетның председателе Гариф Гобәй ВКП(б) өлкә* комитетының вәкиле сыйфатында күп вакытын районнарда уздыра иде. § Димәк, барлык тапшыруларны оештыруга, редакцияләүгә һәм эфирга = чыгаруга җитәкчелек итү минем өскә йөкләнде Ул вакыттагы програм- 3 ма буенча Татарстан радиосы эфирга көА саен өч сәгать ярымлык текст * тапшырырга тиеш иде Бу — һәркөнне КУЛЫН бер томлык яна материал £ әзерләргә кирәк дигән сүз Язучылар һәм журналистларның бик күбе- g се, кайсы мобилизация буенча, кайсы үзе теләп фронтка китте Теге ° яки бу темага җитди итеп язардай кешеләр бик аз калган, хәлебез бик мөшкел иде. Шулай да бу кыенлыктан чыгу юлларын тапмыйча ярамый иде. Мин бүлек мөдирләренең фидакарь тырышлыгына, тәҗрибә һәм белемнәренә таяндым. Пропаганда бүлегенең җитәкчесе — танылган әдип һәм шагыйрь Кави Нәҗми, әдәбн-драматнк тапшырулар бүлеген шундый ук мәгълүм әдип һәм драматург Мирсәй Әмир җи тәкли, музыкаль редакциядә талантлы композитор Җәүдәт Фәйзи эшли иде. Билгеле, фронтта һәм тылда көн саен диярлек кискен үзгәрешләр булып тора, шул уңайдан тапшырулар программасын кинәт кенә үзгәртеп. сәгате-минуты белән яңалыклар өстәргә туры килә торган иде Андый кыен чакларда мин шушы иптәшләргә, барыннан да ешрак Ка ви Нәҗмигә мөрәҗәгать итә торган идем ...Без бүген бөтенләй башка шартларда, җитеш һәм тук тормышта яшибез Әмма бу тормышка ирешү өчен сугыш елларында безнең ата- аналарыбыз, әбибабаларыбыз нинди кыенлыклар кичерсен күп вакыг онытып җибәрәбез. Хәзергенең кадерен белмәүчеләргә гыйбрәт булсын өчен, сугыш вакытында баштан кичергән михнәтләрне бәлки әледән- әле искә төшергәләп торырга кирәктер? 1942 елның кышын һич онытасым юк Раднокомнтетның барлык бүлмәләре дә салкын, чөнки берсе дә ягылмый, утын җитми нде Өченче каттагы бер бүлмәнең уртасына тимер мич куйдык та. аның морҗасын тәрәзәдән тышка чыгарып, хәзинәдә булган аз-маз утынны ш>ңа яга торган булдык. Радионың төп эшен бршкаручы хезмәткәрләр — ун ун бишләп кеше шунда җыелдык. Баш редакторның «кабинет» дип атал дан кечкенә бүлмәсе дә шул зур бүлмәгә чыга Әмма аның үз миче булмагаилыктан, ишеге ачык тормаса, өстәлдәге язу карасы бозланып ката, өскә тун, аякка киез итек киеп утырырга туры килә нде Тимер мичкә өзлексез яккалап тормасаң, зур бүлмә дә тиз суына, иң алдан соңгы хәбәрләр редакциясенең редакторы Галия Гаязова аваз сала башлый нде Кулларын угалап — Кави абый, туңабыз! — дн иде ул. Күрше бүлмәдән Кавн килеп чыга да — Ә, хәзер, Галия, бераз гына сабыр! — ди. Кави безнең арада утын табарга, мич ягарга иң оста, иң булдыклы кешеләрдән саналды. Ул без белмәгән ниндидер баскычлардан очыр- мага менеп китә дә, аннан йомычкадыр, такта кисәкләредер, чүп-чардыр алып төшеп минут эчендә тимер мичне дөрләтеп жибәрә. Без исә мич өстендә берәр кружка су кайнатып өйдән алып килгән берәр телем икмәкне чыгарабыз. Әгәр кем дә булса бәрәңге-мазар алып килсә, ул мич өстендә пешерелә дә, һәммәбезгә дә бүленә торган иде. Бу — безнең көндезге ашыбыз. Тимер мич тирәсендә күбрәк фронт хәлләре турында сүз бара. Тәржемәче Төхфәт килеп керсә, ул безне Совинформбюроның иң соңгы хәбәрләре белән таныштыра торган иде. Әмма «тукның күзе хикмәттә, ачның күзе икмәктә» дигәндәй, сүз ни турында гына бармасын, ахыр чиктә без үзебез дә белештермәстән, күбрәк икмәк турында сөйләшүгә күчә идек. Безнең арада иң ябык, иң тиз ачыгучы Галия Гаязова булыр иде. Аның ире фронтта, ул бер малай үстерә иде. Күрәсең, бар тапканы шул малайны тәрбияләргә киткәндер. — Их, авыз тутырып, туйганчы ипекәй ашасаң иде бер! —ди иде ул. Минем аңа уеным-чыным белән: — Кайгырма, Галия! Сугышлар бетеп, еллар тынычлангач, мин синең берүзеңә бер бөтен икмәк алып бирермен, туйганчы ашарсың! — дигәнем бар. Ләкин шулай дисәм дә ул вакытта туйганчы ипи ашау буш хыял гына, сугыш бетәргә дә бик ерак иде әле. Без гади арыш икмәгенең ни сәбәпле шулай сагындыруы, аның нилектән туклыклы булуы турында сөйләшүдән ниндидер юаныч таба идек. Рус телендә чыга торган соңгы хәбәрләр редакциясе редакторы Матильда Аксенова: — Чөнки гади арыш ипиендә кеше организмына кирәкле иң кыйммәтле матдәләрнең һәммәсе дә бар,— дип сөйләп китә. Пропаганда бүлегендә Кави белән бергә эшләүче ифрат сәләтле журналист — латыш Герман Августович Берзин Латвия ха'лкыныц икмәкне ничек кадерләве турында сөйли... Шулай итеп, көндезге аш вакытында без, икмәкнең үзен ашыйсы урында, күбесенчә аның турында сөйләнеп кенә уздыра идек. Әмма тамагыбыз ач булса да, күңелебез көр иде. Безне совет халкының фронтта һәм тылдагы тиңсез батырлыгы, партия һәм хөкүмәтнең дошманны җиңүгә юнәлдерелгән тарихи чаралар, Совинформбюроның белдерүләре рухландыра. Без көн саен өч сәгать ярым дәвамында ялкынлы публицистик чыгышлар, музыка, әдәби-драматик сүз ярдәмендә күтәренке күңел белән халыкны фидакарь хезмәткә, батырлыкка, борынны салындырмаска өнди идек. Фронттагы язучы һәм журналистлар белән һәрдаим хәбәрләшеп торырга тырыштык. Фронттан кайтканда алар үзләре дә радиога киләләр, без аларның чыгышларын оештыра идек. Көннәрнең берендә ра- диокомитетка Гадел Кутуй килеп керде. Бу юлы ул «Туган ил» дигән шигырь һәм очерклар алып кайткан иде. Туган ил хакында ул елларда бик күп язылды. Әмма Г. Кутуйның бу шигыре әйтергә теләгән фикеренең тирәнлеге, шигырьнең нигезенә салынган лирик җылылыкның са- мимилеге белән аерылып тора иде. Без ул шигырьне күп тә үтмәстән радиода бирдек. Көндәлек дәфтәрдән: «2 нче апрельдә чыгып китеп кичә генә командировкадан кайттым. Военкомат мине яшьләр (допризывннклар) эшелонының комиссары итеп билгеләде. Армиягә алынган яшьләрне Свердловск, Төмән, Омск, Новосибирск, Новокузнецк шәһәрләренә илтеп тапшырдык. Уралның аргы ягында булганым юк иде, барып кайту күп нәрсә бирде». (Апрель, 1942.) Эшелон унлап пульман вагоныннан оешты. Вагон саен берәр полит- , рук билгеләнде. Зуррак станцияләрдә туктаганда политинформация уздырып фронттагы хәлләр турында хәрби-патриотнк темаларга әңгәмәләр уздырдым. Яшьләр юл буе җырлашып бардылар Фронттагы сугышчыларга өстәмә яна көч булып өлгерергә тиешле яшьләр инде бу Көндәлек дәфтәрдән: ♦ «Тизрәк сугыш бетсә, фашист сволочьларны куып җибәрсәк, бөтен о эшемне ташлап авылга кайтып китәр идем дә, җир сөреп, бәрәңге S утыртып, мал асрап тик эшләп йөрер идем Язар идем Халыкка да аз- п мы-күпме файдам тияр иде Бәлки, яхшырак әсәрләр дә язып булыр х иде әле. Менә ничә ел язучы булып йөрим, нихәтле әйбер яздым Лә- * кин берсе дә үземне канәгатьләндерми. Күңел байлыгы ничектер фай- 2 даланылмый кала, әйтәсе сүзләрем исә бик күп әле. Воронеж яшн (димәк, китмәгән') Яшәсен Воронеж һәм данлы Дон £ буйлары!» (20 июль, 1942) 2 «Кичә ике ай да ун көн йөреп Төньяк-Көнбатыш фронттан кайтып төштем. Сугышны да күрдем, аның кешеләрен дә Авыр чаклар да күп * булды — түздек. Түземлек дигәндә, ул миндә «аллага шөкер» бит, g җитәрлек. s Инде хәзер күргәннәрне оештырып тагын берәр нәрсә язып чыгарга | кирәк. й Бу фронтта татар телендә чыга торган «Ватан өчен» газетасының % редакторы майор Гильманов иде Газета оешканнан бирле диярлек х анда Хатип Усманов, шагыйрь Шәрәф Мөдәррис тә эшлиләр иде Алар- ° нын икесе белән дә мин, берничә мәртәбә һөҗүм алдыннан алдынгы сызыкта булып, сугышта нинди дә булса батырлык, күрсәтүчеләр белән окопларда, блиндажларда очраштым Шулар хакында газетага очерклар яздым «Шулай бер көнне», «Сиксән беренче» (таҗик егете — снайпер Сабнровның 81 фашистны юк итүе хакында). «Мунча», «Гармунчы егет», «Комиссар» — әнә шунда язылдылар «Комиссар» дигән очеркның баш герое — батальон комиссары, башкортстан егете Шәйхулла Чанбарисов иде Соңыннан ул Башкорт дәүләт университетының ректоры булып эшләде. Рус язучылары Михаил Матусовский, Сергей Михалков, казах язучылары Жубан Мулдагалиев, Әскәров белән дә шул фронт газетасы редакциясендә танышкан идем» Көндәлек дәфтәрдән «Поездда кайтканда төрле халыкларның сугышка ничек катнашу лары хакында сүз чыкты да бер солдат—Украина егете болай диде «Мин сугышның башыннан бирле фронтта булган кеше Татарларны миңа сугышның иң хәтәр урыннарында очратырга туры килде Алар куркуны белмәс халык. Әгәр татар белән бер дусланып алсаң, ул сине гомер буе онытмый, нинди генә кыенлыкка төшсәң дә. үзен корбан итеп булса да сине коткара Гаҗәп батыр халык ул татарлар » Ул моны мина түгел, башкаларга сөйләде Үз халкың турында шундый куанычлы сүзләр ишетү, билгеле, бик күңелле Кичә көн буена җилкәгә күтәреп Яна Бистә купере төбеннән утын ташыдык Иңбашлар авырта авыртуын Зарар юк Сугыш вакыты Утынын таба алсан, җәһәннәмнән ташырга да риза булырсың» (31 ок тябрь, 1942) «Бүген берни дә яза алмадым Корырак итеп язарга мөмкин иде. кулым бармады Төрле отышлы диалоглар кыстырып, эффектлы сүзләр өстәп шома гына нәрсә оештырырга була Ләкин ул гына аз Яза тор ган вакыйга яки халәтнең эченә керергә кирәк, анда үзеңне һәм уку чыңны җылытып, үзеңә ияртеп алып барырлык эчке бер агым булыр) ә тиеш. Шуның белән бергә, ясалмалык та булмасын Укучы әсәреңнең язучы башыннан чыгарып язылган булуын бөтенләй сизмәсен, ул аны укыганда үзен тормышның эчендә итеп, бу вакыйга китапта гына түгел, тормышның үзендә шулай булган дип хис кылсын, үзен дә шунда катнаша яки күреп тора итеп аңласын Минем карашымча, яхшы әсәр шулай булырга тиеш. Кайбер әсәрләрдә авторның үз уйларын кыстырып җибәрүе,— әгәр ул әсәрдә тасвир ителә торган вакыйгаларга тыгыз бәйләнмәгән булса,— бик килешсез төс ала, укучыны китаптагы вакыйгалар дөньясыннан, аның тәэссоратыннан аерып алып үз уйларыңны көчләп тагу кебек булып чыга. w Мин күп нәрсәне күңелем белән тирән һәм дөрес аңлыйм шикелле. Тик әсәрләремдә мин аны күңелем сизгәнчә образлы, тирән һәм үземне канәгатьләнерлек оста итеп яза алганым юк әле. Дөрес, кайбер хикәяләрем башкаларына караганда үземә күбрәк ошый (Мәсәлән, «Кунак егет»). Бу нәрсәдән килә? Ихтимал, осталык җитмәүдәндер. Соңгы көннәрдә шатлыклы хәбәрләр күбрәк ишетелә башлады. Союзниклар Төньяк Африканы алып бетереп киләләр. Италиягә һөҗүм башлануы бик ихтимал. Күп кан коелды, күз яше дәрья булып акты. Боларның туктар вакыты да җиткәндер бит инде! Менә ТАСС телеграммаларын тыңларга җыенам Без бөек тарихи вакыйгаларның шаһиты булырбыз шикелле. Фашистларны җиңгәннән соң, халыкларның киләчәк тормышын ничек корып җибәрү мәсьәләсе кузгалачак. Сталин, Рузвельт һәм Черчилль миннән сорасыннар иде. — Я, Бәширов, син ничек уйлыйсың? Хәзер дөньяны ничек корырга? — дисеннәр иде. Мин аларга акыллы киңәшләр бирер идем шикелле. Мине һаман да армиягә алмыйлар әле. Хәер, әле бит Германия гаскәрен безнең илдән куып чыгарып аның үз илендә сугыша башлагач та бик күп көч, бик күп гаскәр кирәк булачак. Без, бәлки, Берлинны алырга да кирәк булырбыз әле!» (15 ноябрь, 1942) «Әле генә партия җыелышыннан кайттым. Өстеңдә торган бурычлар үтәлгәннән соң ничектер җиңеләеп каласың. Җыелышка кадәр бик борчылган идем. Т. И. коммунист исемен пычратырлык әллә нихәтле әшәкелекләр эшләгән. Илдә шундый авыр сугыш барганда, иң шәп кешеләребез, халыкның чәчәк шикелле өлеше фронтта туган илне саклап калу өчен меңәрләп кырылганда ничек кеше шул хәтле оятсызлыкка барып җитә, ничек аның вөҗданы шул әшәкелекне сыйдыра ала икән?! Гаҗәп! Шундый вакытта минем җенем чыга, буылам. Ихтимал, андый минутларда субъектив карашны да объектив фикер урынына куллана торганмын. Монысы инде гасабилыктан.. Сугыш җәмгыять ныклыгын гына түгел, аерым шәхесләрне дә сыный. Компромиссыз, рәхимсез сынау бу. Тыныч елларда кеше тавис кошының нинди генә тәти каурыйларына төренмәсен, әгәр дә аның үзәге черек икән, сугыш елларында бөтен череге тышка бәреп чыга, иманы нык булган чын кеше исә сынаулардан тагын да чыныгыбрак кала. Т. И эшен тикшереп, аны партиядән чыгарганда әдәбият тирәсендә буталып йөргән тагын бер Тип күз алдына килде. Шул ук кышны нәшрияттан өйгә кайтышлый колхоз базарындагы талчук яныннан узарга туры килгән иде. Спекулянтлар оясы иде бу. Кемнәр генә юк, ниләр белән генә алыш-биреш итмиләр иде монда! Атаң белән анаң гына юк, шулардан гайре һәммә нәрсә бар биредә: яхшы чәй һәм исле саГасаби - нервлары какшаган кеше. бын, алтын сәгать һәм җәйге пальтога габардин, ситсы товар белән костюмлык, хәтта кара икра' Шул эш белән шөгыльләнеп мәш килеп йөрүчеләр арасында иңбашына кыйммәтле материя элгән, кулына затлы хатын-кыз туфлие тоткан кызыл чырайлы, түгәрәк сакаллы берәү күзгә чалынды Ул туфлиен төрлечә күрсәтеп «Менә туфли, менә туфлинсң шәбе!» — ди-ди, татлы-баллы тавыш белән товарын мактый ♦ иде. Өстендә элекке авыл байларыныкы кебек яхшы тун, билендә һәй- о бәт билбау, тормышыннан бик мәмнун бәндәләр сыман, күперенке тү- * гәрәк сакал үстереп җибәргән. Сыныйрак карасам тукта әле. бу нинди п тамаша! X. В бит бу! Язучылар җыелышында кайбер әсәрләргә сыйн- = фый сизгерлек җитмәүдә гаепләп, аларны пыр туздырып ташлаучы, * Белинскийлардан, башка классиклардан яртышар битлек өземтәләр кн- 5 тереп хәйран калдыручы әдәбият укытучысы бит бу! Мин үз күземә үзем ышанмыйча баскан урынымда катып калдым. Ул д да мине күрде. Минем йөземдәге нәфрәт аның кәефен кырды булса ки- 2 рәк, ул ярты сүздә бүленеп миңа арты белән борылды. . Туган ил нинди генә кыенлыклар кичермәсен, гаделлек барыбер өстен чыгачак, Совет халкы, һичшиксез, җиңеп чыгачак. Сугышлар бетеп ® бөтен ил белән тыныч тормышка күчкәч, Казанның галимнәр йортын- = да Татарстан язучыларының III съезды ачылачак Менә шунда бу бән- 3 дә белән мин тагын бер мәртәбә очрашачакмын Юкса мнн бу хәлне * күптән оныткан идем, телгә дә алмаган булыр идем. £ Шулай, фикер алышуларга күчкәч, шул кешедән сүз бирүне үтенеп х президиум! а язу киләчәк. Башта бик гаҗәпләнеп, тора-бара бу нахал- 2 лыкка хәйран калып язу кисәген кат-кат укыячакмын, һич тә шик юк, нәкъ үзе. шул X. B.I Исемен дә фамилиясен дә нәкъ мәкаләләрен- дәгсчә тулы итеп язган. Оялмаган, килгән! Әле алай гынамы? Канлы сугышларда йөреп, дистәләрчә иптәшләрен, көрәштәшләрен чнт илләрдә җирләп кайткан сугыш ветераннары алдында оялмыйча нотык сөй- ләмәкчеһ Башкалар исәбенә корсак симертеп яткан тыл күбесе, комсыз пикүләй! Нәфрәтем никадәр көчле булса да мнн аны күзләрем белән эзләмичә котыла алмаячакмын. Ул бик горур гына уртадагы рәтләрнең берсендә утырачак. Ул елны инде элекке мәһабәт сакал юкка чыгачак, аның урынына зыялы кешеләргә хас әдәпле генә галстук пәйда булачак Мнн моңа һич гаҗәпләнмәячәкмен Чөнки әгәр урынына карап, яшәү шартлары үзгәрү унае белән маскасын алмаштырмаса, хамелеон- хамелеон да бул/иас иде Иң беренче омтылышым, авызымнан бәреп чыгарга ыргылган ин беренче авазлар — Вон моннан! Эзең булмасын! — дип кычкырып җибәрү теләге булачак. Ләкин һәр гамәлнең үз урыны, үз җае бар Үземне-үзем тыеп калырга туры киләчәк. Съездда чыгып сөйләячәк мөхтәрәм әдип һәм шагыйрьләр исемлегенә бу фамилияне дә теркәргә кулым бармаячак. Съездның ахыры якынлашуын сизеп алгач, ул үзе килеп бәйләнәчәк: — Иртәдән бирле көтеп тә миңа һаман сүз бирмисез! Бу нн эш? Кая демократия, кая гаделлек? — дип тузыначак. Мин аны сәхнә артына алып чыгып үзенә генә шыпырт сүз әйтәчәкмен — Әгәр дә бу тирәгә яңадан борын сузсагыз, белеп торыгыз' Мнн сезнең 42 нчс елда талчукчы булуыгызны чыгып әйтәчәкмен! Ишеттегезме?! Күзләрен челт-челт йомгалал. X В пәрдә артына кереп югалачак... Көндәлек дәфтәрнең дәвамы «Бүлмәләр салкын, тәрәзәләр каткан Жыслышта бүрек һәм бияләй киеп утырырга туры килә. Урамнарны ай гына яктырта. Трамвай көтеп торсаң, кайтмыйча гына каласың... Шулай да урамнарда төнлә дә халык күп. Халык яши, эшли, иҗат итә, сөя һәм сугыша!» (17 ноябрь, 1942). «Фронтта күргәннәрдән «Комиссар», «Мунча» һ. б. кайбер истәлекләрне яздым да башкаларына тотына алмадым. Башта ике нәрсә кайнаша: бәрәңге, утын. Чөнки боларның икесе дә бездә юк. Ә аларсыз яшәү мөмкин түгел. Иртәгә шуларны бераз җайласам, тынычланып тотыныр идем». (14 декабрь, 1942). XXII Шәриф абзый вафат Бу зур фаҗигане гади сүзләр белән генә әйтеп бирүе дә кыен. Әдәбиятыбызның хөрмәтле аксакаллары, оста каләмнәре, халык рухын тирәнтен белүләре белән ихтирам казанган ветераннары мәңгегә китеп югала баралар. Шәриф Камал шул аксакалларның берсе иде. Аның да әле язасы әсәрләре күп иде. Без аның яңа әсәрләрен, авыр һәм гыйбрәтле, бай һәм катлаулы тормыш юлына багышланган мемуар әсәрләрен көтә идек. Кызганычка каршы, алар һәммәсе дә Шәриф абзыйның үзе белән китте. Инде ичмасам, көндәлек кенә язып калдырган булса да ярар иде. Мин аны иң соңгы мәртәбә Союзда, Шәйхи Маннурның фронттан кайтуы уңае белән уздырылган мәҗлестә очраткан идем.. Мәҗлестә Афзал Шамов, Тажи Гыйззәт, Гариф Галиев, Шәриф абзый булуы истә калган. Хәтеремдә, һәрберебезнең алдына юка гына берәр телем арыш икмәге, кечерәк кенә икешәр бәрәңге куелган... Шулар белән генә «сыйлансак» та мәҗлес ярыйсы ук җанлы үтте. Чөнки фронтовик иптәшебезнең безгә һәр сүзе тансык, аның исә тылдагы хәлләрне бик беләсе килә иде Таҗи Гыйззәт, сүз арасында, фронттан кайткан язучы иптәшләребез белән менә шулай дусларча сөйләшеп, фикер алышып утыруларны бик тә хуп күрүен, тыныч елларда язучыларның бер-берсе белән болан якын итеп сөйләшеп утырулары сирәк булуын әйтеп куйды. Шәриф абзыйга бу фикер бик үк ошап бетмәде Аныңча, Белоруссия, Украина республикалары фашистлар итеге астында газап чиккән, бөтен илебезгә шундый куркыныч янаган бер вакытта тыныч тормышның ниндидер кимчелеген искә алып утыру һич тә килешми иде. Шулай матур гына сөйләшеп утырганнан соң, фронтовиклар белән ешрак язышып торырга вәгъдәләр бирештек. Кичәдән без А. Шамов, Г. Галиев һәм мин бергә чыгып, Ш. Камалны Островский урамындагы квартирына кадәр озатып, парадный ишегеннән кереп киткәнен карап тордык. Шәриф абзый юл буенча сөйләшеп кайтты, аның кәефе күтәренке иде. Туганнарының әйтүенә караганда, ул бездән соң Матбугат йорты каршысындагы ВТОда уздырылган кичәгә дә кереп чыккан. Иртәгесен Шәриф абзый ишегалдында утын ярган, квартирына утын ташыган. Шул эшләрдән соң «әллә нигә башым әйләнеп тора» дип кәнәфиенә яткан һәм шул ятудан инде тора да алмаган. Иртәгесен Таҗи Гыйззәт белән без барганда аның бер ягына паралич булган иде. 22 нче декабрь кичке 5 сәгать 20 минутта Шәриф абзый мәңгегә күзен йомды. 24 декабрьдә өенә барып Шәриф абзыйның аягы очында почетлы каравылда тордым. Өеннән Г. Тукай клубы залына аның мәетен Бәкер Яфаров ', Нәкый Исәнбәт, Таҗи Гыйззәт һ. б. күтәреп бардык. 25 декабрьның төнендә (башкалар белән нәүбәтләшеп) Тукай клу1 Яфаров — педагогия институтының доценты. бы залында Ш Камалның табуты янында мин дә фәхрн каравылда 1 тордым йолдызлы, айлы бик салкын төн иде. Шәриф абзыйның агара башлаган чәчләре, карт татар интеллигентларына хас рәвештә үзенә күрә әдәпле бер пөхтәлек белән төзәтелгән кыска мыегы, безнең халыкта еш очрамый торган үзенчәлекле калку борыны, гомумән, берннка дәр кырыслык тәэсире калдыра торган җитди кыяфәте әле дә булса ♦ күз алдыннан китми. Шушы ике сәгать эчендә баштан күп уйлар узды. » Тышта үтә салкын, стеналар шартлый, тәрәзә ярыгыннан зәңгәр төн- £ нең бер сызыгы күренә. Бу салкынга Шәриф абзыйның тәне рәнҗидер п кебек тоела, аның яланбаш ятуына күңелнең риза буласы килми иде. = Шундый тын, әйтерсең, бөтен дөньяда залның уртасындагы кызыл та- * бутка менеп яткан Шәриф абзый да. аның янында мин генә бар кебек. ? Тора торгач бу тынлыкка ачу килә башлый. Менә ул инде вафат, иртә * белән, көн яктыргач аны алып чыгып китәрләр, илтеп күмәрләр, мон- £ нан соң без бу юаш (кебек күренгән) тирән акыллы, әдәпле һәм йө- ® рәкле кешене, әдәбиятыбызның бер мөхтәрәм олы агасын бүтән мәңге күрә алмабыз. Ә дөнья тын! Нигә тын?! ♦ Мин «Совет әдәбияты» бүлмәсенә кергәндә Таҗи Гыйззәт белән ар- ® тист Хәким Сәлимҗанов идән уртасына куеп морҗасын тәрәзәдән i тышка сузган кечкенә тимер мичкә ягып утыралар иде. Түрдәге днван- з да күптән түгел табут янында кизүдә торып кергән, көн буе кабер ка- 2 зыту мәшәкате артыннан йөрел арыган артист Шамильскнй ял итә. а. ишек янындагы өстәл артында Салих Сәйдәш авыз эченнән көйлн-көй- £ ли нәрсәдер язып утыра иде X. Сәлимҗанов нидер сөйләде Бераздан 2 Таҗи абзый — Егбтләр, таң атканчы мин берәр сәгать булса да черем итеп алыйм әле,— днп урындыкларга барып ятты Мичне мин кайгырта башладым Салих Сәйдәш кулларына таянган килеш күзен йомар-йоммас һәмишә нидер көйлн-уйлый иде Ул тора- торгач күзен ача да авыз эченнән бераз көйләп ала, алдындагы кәгазенә ниләрдер сыза, «йә, монысы болай инде, ә менә мһнда болан булса? » дигәндәй, үз алдына сөйләнеп тә куя иде Тимер мичкә утын өстәп утырам, чн утын чыртлап һәм төтенләп акрын гына яна. Сәлимҗанов та йокымсырый башлады. Залдан мине алыштырган Якуб Лгншевның X йомшак кына итеп баскан аяк тавышы ишетелгәли Шулай тагын байтак вакыт узды. Таҗи абзый йоклый алмады, ахрысы, әллә аны борчу кузгаттымы, ул торып утырды Салих Сәйдәшсвнең күзләре бөтенләй йомылган иде инде Таҗн абзый йомшак кына аның кулына орынды — Салих, кара әле. малай, бетерә күр инде, Шәриф абзыйны алып чыкканчы өлгерсен инде! — диде Сәйдәш күзен ачты. — Була инде, Таҗн абзый, була! Өлгертәм дип әйттем бит инде. Шәриф абзый бит ул! Ничек язмыйча кала алыйм мнн аны? — диде... Сүз Ш Камалга багышланган марш иҗат итү турында бара иде Ихтимал, Т. Гыйззәт белән С. Сәйдәш арасында бу хакта элек тә сүз булгандыр, бик ихтимал ки, С. Сәйдәш маршның кайсыдыр өлешен бәлки язган да булгандыр (аның өстәлендә ниндидер язмалары бар иде) Чөнки әлс язып тәмамлаганнан соң аның нотасын күбәйтеп музыкантларга бирергә кнрәк булачагын, халык алдында уйный башлаганчы берникадәр репетиция ясарга да ихтыяҗ туачагын искә алганда, бөтенләй хәзерлеге булмаса, С. Сәйдәш маршны берничә сәгать эчендә өлгертүне вәгъдә итмәгән булыр иде Көндәлек дәфтәрнең дәвамы X Якуб Агишев —Казан дәүләт университетының дошиты, әдәбвит бел>ече «Тагын берничә сәгать вакыт узды. Таи ата башлагач, мин зиратка барырга хәзерләнер өчен, өемә кайтып киттем. Янадан килдем Ләкин без көткән марш өлгерми калды». (25 декабрь, 1942) «Авылга — Әтнә районының Олы Мәңгәр авылына үзебезнең хезмәткәрләр өчен бәрәңге алырга барган идем. 27 сендә чыгып китеп декабрьның 31 ндә генә кайтып җиттек. Сугышның авырлыгы авылда аеруча ачык сизелә икән Бу колхозда сабан игенен әле басудан кертеп бетермәгәннәр иде. Чүмәләләрне кар баскан. Атлар бик ябык. Малай-шалай белән хатын-кыз эш җаен белмиләр... Кайтышлый Тукайның туган авылы Кушлавыч аркылы уздык. Без кнлеп кергәндә кояш чыгып кына килә иде. Морҗалардан төтен чыга, малайлар инешкә ат эчерергә төшәләр, хатын-кызлар су китерә. Мәктәп янында атларны туктатып бер җиңгидән Тукайның туган йортын күрсәтүне үтендем. Ул ачык кына итеп әйтеп бирә алмады. Икенче бер яшьрәгеннән сорадык. Анысы белә икән. Ул безгә урамга каратып салынган буяулы тәрәзәле тәбәнәгрәк бер йортны күрсәтте. Тирә-юнен кар басып киткән моңсу гына бер өй. Мин ул хатыннан: — Габдулла Тукайны онытыл бетермәдегезме әле? — дип сорадым. — Әллә тагын...— дип ул хатын сүзне икенчегә борып җибәрде. Габдулла Тукай туган өйдә мемориаль такта да. бүтән билге дә юк иде. Бик күңелсез булып китте... Гаҗәп ваемсыз халык без! Борынгы грекларның җиде шәһәре Гомерның үзләрендә тууын дәгъвалап ничә еллар буе бәхәсләшкәннәр. Ә без тарихка кереп калырдай иң зур, иң талантлы шагыйребезнең туган өен дә юньләп белмибез, белгәннәре- безнең ул өйгә берәр билге куярга да кулыннан килми. Оят, ләкин нишләмәк кирәк, факт!» (1 гыйнвар, 1943). «Кичә партия җыелышы уздырдык. «Совет әдәбияты» бүлмәсендә төтен эченнән иң элек Гази Кашшаф күренде. Бүлмә салкын иде. Җыелышны башлап җибәргәнче әүвәл бүлмәнең бер кырыена өеп куйган карлы агачларны өстәлгә салып кисәргә, аны тимер көрәк белән ярып вакларга, мичне кабызып җибәрергә туры килде. Кави Нәҗми җыелышның рәисе иде. Аңа өстәмә вазифа итеп мичне яндырып тору да йөкләнде. Ул мичне кыздыра төшкәч барлык хәляикъ шул җылы янына җыелды. Тимер мич тирәсенә түгәрәкләнеп утырдык та, кулларны җы- лыта-җылыта барлык мәсьәләләрне шунда хәл иттек. 1918— 1919 еллар искә төште. Нишлисең, заманасы шундый. Без һәммәсенә дә әзер, без барысына да түзәрбез, тик каһәр төшкән дошман гына җиңелсен!» (20 гыйнвар, 1943) «Өй салкын булса да эчтә җылы. Чөнки безнең эшләр шәп бара! Төн саен уникедән соң торып «Соңгы сәгатьтә»не тыңлыйбыз. Әле шушы арада гына безнекеләр Сталинград тирәсендә немецларның 6 нчы армиясен кырып ташладылар. Җәмгысы 330 мең фриц! 240 мең үле фриц, 91 мең әсир фриц, 24 пленга алынган генерал-фриц! Гитлер танавын киереп ишәк урынына акыра иде, хәзер шәт күзе акайгандыр... Без бик күп түздек, күп корбаннар бирдек, әмма без барыбер бирешмәдек. Фашистларны кырып бетерергә, шәт, көчебез җитәр. Иң шәп бәйрәм безнең урамда булыр. Фашист-юлбасарларның арт сабагын укытыр чак җитте. Алардан безнең тол калган хатын-кызларның өйләрен салдыртырга, бәдрәфләрен тазарттырырга кирәк. Аллаларын каргый-каргый, чәчләрен йолкый-йолкый эшләсеннәр. Фашист-болван- ның азуы җиткән, ул шундый мөгамәләне генә аңлар, башканы аңлаудан узган. Ибраһим Гази белән Фатих Хөсни фронтка киттеләр. Иртәгә Мирсәй Әмир белән Афзал Шамов китәләр. Мин кайчан китәрмен икән?..» (7 февраль, 1943). «Аршарунига, Мәскәүдә хәрби нәшриятта бастырып, фронтовикларга тарату өчен өч табаклык татар халык җырлары җыентыгы оештырып бирдекXI . (14 март, 1943). XXIII 1943 елның башында икмәк, ашау-эчү белән тәэмин итү мәсьәләсе * бераз җайлана төште. Язучыларны, журналистларны ИТРга тиңләде- § ләр. Миңа икмәк 600 грамм тиешле булды. Шуның өстенә, көнгә бер й мәртәбә кайнар аш бирелә иде. Март аеның ахырларына таба булды бу хәл. Әйткәнемчә, пропаган- = да бүлегендә эшләүче Герман Августович Берзин* белән Казан ресто- ранында урнашкан ашханәдә әлеге шул талонга тамак туйдырып чык- ? тык. Караңгы төшкән иде. Бауман урамының тротуарларын түбәдән * төшкән кар һәм боз баскан, тәрәзәләр маскировка пәрдәләре белән кап- £ лантан, урамда бер яктылык та юк, урам уртасыннан юлны аяк белән % капшап диярлек кайтабыз. Ул чагында машиналар, атлар бик сирәк . очрый, гомумән, бер куркыныч та юк кебек иде. Сөйләшеп кайта торгач, хәзерге «Родина» кинотеатрына җнтәрәк, ® мин кинәт кенә юк булдым. «Аңымны җуйдым» днп әйтү генә ул ха- £ ләтне аңлатып бирми. Бер әгъзам авыртмады, башыма бер уй килергә | өлгермәде, хәтта егылганымны да сизмәдем, баскан урынымда кинәт * яшәүдән туктап, кинәт бөтенләй беттем. £ Күпме вакыт узгандыр, хәтерләмим, белмим, бер мәлне ничектер g күземне ачтым. Карасам, мине ниндидер биек урындыкка утырткан- ® нар. Тирәмдә кулына шприц тоткан ак халатлы ир кеше кайнаша, мине икс хатын-кыз иңбашымнан тотып торалар. Өстемдәге пальтомның түше кып-кызыл кан, кулларым да канга буялган Иң беренче булып аңыма килгән нәрсә — ашханәдән алып чыккан йомшак ак булки булды. Безгә һәр көнне берәр түгәрәк булки бирә торганнар иде. Мин аны кәгазьгә төреп кесәмә салам да кайткач урталай бүлеп ике балага бирә идем. Кулымны көчхәл белән күтәреп кесәмә сузылдым «Булки юк! Балалар бүген дә көтәләрдер, ә булки юк, төшеп калган, аталары да юк Йөрәгем сызлап куйды Яңадан аңымны җуйганмын. Тагын күпмедер вакыт узгач, алда ниндидер куркыныч бар кебек тоела башлады. Күзләрем йомык, әмма күңелем белән ензәм, ниндидер куркыныч яный! Ул арада якын-тирәдәге кешеләрнең каушап кычкырган тавышлары да колагыма керде. Ниһаять, тырыша торгач күземне ачтым Мин утырган йөк машинасы кырынайган да бозлы юл кырыена, ниндидер чокырга таба шуыша, машинаны чокыр ягыннан терәтеп торучы Берзин көрәк тоткан бер хатынга кычкыра — Казы тизрәк, бозны чап! —ди. Мин яңадан аңымны җуйдым. Бу хәлне соңыннан Берзин аңлатып бирде: Шамов больницасына килеп җиткәндә генә машина бозлы юлдан читкә тайпылган да, тирән чокырга таба шуыша башлаган Машинабыз белән шунда мәтәлсәк, әҗәлебез чокыр төбендә булачак икән Әле хәзер дә шуның серен аңламыйм шундый куркыныч янавын ничек мин аңымны югалткан хәлдә дә сиздем нкән? Гаҗәп бит! Өченче мәртәбә аныма килгәндә ниндидер зур ак палатада ятадыр идем. Анда башка кешеләр дә бар иде шикелле Ләкин мин аларны күрә алмадым, башым борылмый иде, аяк очымдагы урындыкта елап утыручы җәмәгатем Кәримәне генә күрдем Мин аны бик кызгандым, ниндидер өметле сүзләр әйтәсем, юатасым, балаларның хәлен сорашасым килде Мин аңа «Елама инде, тынычлан, мин исән калам, күрәсең бит. менә күземне ачтым!» — дип әйтергә теләдем. Ләкин тел тибрә XI Аршаруни Аршаулис Михайлович - Мәскәүдәи ПУРККАдам килгән вәкил, тәнкыйтьче. әдәби ит галиме Ул жыентык 1943 елда басылып та чыкты Җыен тимим Я Агишев. Г Бәшнров. А Ключарев твэеделәр терлек тә хәлем юк. Башымны кузгата да алмыйм. Колак чыңлавына, баш сызлавына түзә алмыйча яңадан аңымны җуйганмын. Кайчандыр тагын күземне ачтым. Аяк очымда — шул ук Кәримә, шул ук күз яше. Мин аның беренче килүе дип аңлыйм, ә аның икенче көнне килүе икән инде бу. Ул миңа тумбочкадагы ризыкларны күрсәтә: — Ике тәүлек буена кагылып та карамагансың, ач бит син, ач! Аз гына тамагыңа кабар идең, ярамый бит болай! — ди. Дөресен генә әйткәндә, миндә ашау кайгысы түгел иде әле. Башны кузгату түгел, күзне ачу да бик зур газап, күз алмаларына кадәр үтереп сызлый, башны аз гына селкеттеңме, укшыта башлый иде. Шулай да өч-дүрт көн узганнан соң хәлләр бераз җиңеләя төште. Мин инде авыз ачып сүз әйтерлек, кеше сүзен аңларлык хәлгә килдем. Ничә көннәрдер узгач, үзенең ярдәмчеләре белән профессор Нигъ- мәтуллин керде. Мине ул дәвалый икән, үлемнән дә шул алып калган. Минем хәзерге хәлем белән танышып берничә сорау биргәннән соң канәгать булып калды шикелле: — Ярый, җиңәсез инде...— диде. Күгәреп берсенә-берсе ябышкан иреннәремне кыенлык белән ачып: — Нәрсәне җиңәм? Мин бит берни дә белмим,— дидем. Профессор миңа сыныбрак карап торды да караватым кырыена утырып берникадәр аңлатып бирде: — Сезне машина бәргән,— диде. — Ә мин ул бәргәнне сизмәдем дә... — Гаҗәп түгел. Чөнки ул кузов почмагы белән арт яктан нәкъ кече ми турысына китереп бәргән. Андагы ярадан, колаклардан, борыннан бик күп кан киткән. Безгә килеп җиткәндә пульсыгыз 45 кә төшкән иде. Байтак кан күчерергә туры килде. Донорларга рәхмәт инде,— диде. Хәзергә бик тыныч ятарга, селкенмәскә, кискен хәрәкәтләр ясамаска, күп сөйләшмәскә, дулкынланмаска киңәш бирде. Чөнки минем мием тетрәгән икән! Бу сүзләр башыма суккан кебек итте. Профессорның шуннан соңгы сүзләрен мин юньләп тыңлый да алмадым. Миең тетрәсен дә дулкынланма, имеш! Мин бит каләм иясе! Күңелеңнән минут эчендә мең төрле кичерешләр уздырып, иҗат шатлыгы белән рухланып яшәмәгәч, бу дөньяның нинди яме кала? Миең тетрәгәч, бернигә яраксыз баш белән «күзле бүкән» булып яшәүнең нинди кызыгы бар?!. Бик тә күңелем төште. Әледән-әле төшеп чума торган төпсез караңгылыктан яңадан менмәсәм дә һичбер үкенәсем юк иде. Ләкин яшәеш дигән бу могҗизаның Кеше аңлап бетермәстәй ниндидер эчке, яшерен серләре бардыр, күрәсең. Дөньяга килгән һәрбер җан иясе тормышын озаграк дәвам иттерү өчен бик күп төрле чараларын таба, ниндидер эчке мөмкинлекләрен эшкә җңгә торгандыр. Мин инде юк идем, яңадан кайтмаска риза булып, каядыр югалган идем Шулвакыт кемнеңдер йомшак кына кулыма орынуын тойдым, колагыма да ниндидер ягымлы тавыш килеп керде. Миңа нәкъ шулай, исемемне бераз сакаулатып, р хәрефен тел очы белән йомшартып Берзин дәшә торган иде. Күземне ачмыйча булдыра алмадым. Карасам, чыннан да шул — аксыл-зәңгәр күзләре, бөтен йөзе белән елмаеп янымда латыш иптәшем Берзин утыра. — Мин сезне тазарып килүегез белән тәбрик итәм, бик шатмын! — ди бу. Минем һич тә шатланасым килми иде әле. — Кая инде ул тазарулар! Башымны кузгата да алмыйм, минем бит ми тетрәгән! — дидем. Күрәм, Берзин уңайсызланыбрак алды. Ләкин гаҗәпләнүен, борчылуын эченә яшерде. — Булса да булыр, сез бит йөк машинасы белән сөзештегез!—дип шаяртыбрак сөйләргә кереште.— Тыныч кына сөйләшеп кайтканда сезнең тавышыгыз ишетелми башлады «Бу нихәл бу?> дип борылып карасам, сез бозлавык урамда егылып ятасыз... — Ә грузовик? — дип сорадым. — Ул алга киткән иде инде, мин аны кире борып алып килдем дә сезне шуңа салып башта Карл Маркс урамындагы больницага алып ♦ бардым. Анда беренче ярдәмне күрсәткәч, Шамов больницасына илтеп g салдым. Берзинга мин бик күп рәхмәтләр әйтеп кулын кыстым. Бу сөйкемле g латыш белән һәммәсен ачыктан-ачык сөйләшергә була иде Мин аңа = бөтен кайгымны берьюлы аудардым. * — Эшләр хәзер дә шәптән түгел бит әле. Герман Августович,— ? дидем. < Күрәм, Бсрзинның борчылуы чыраена чыкты. Әмма ул тиз үк яңадан елмайды Миңа сыный карап торды да сәер генә сорау бирде ® — Шулай да әйтегез әле: кайтырга чыгар алдыннан без ашханәдә нәрсәләр турында сөйләштек, йә әле? * Бу сорау мине берникадәр гаҗәпләндерде. — Оныттыгызмыни? Ленинград блокадасында калучыларны кызга- = нып утырдык бит! — дидем мин. — Алай да ничегрәк сөйләштек? , 10 — Сез «ул бичаралар кайнар ашны атнасына бер мәртәбә дә ашый £ алмыйлардыр» дидегез! Берлинның бөтен йөзе яктырып китте: ” — Дөрес бит, Гумер Баширович, хак шулай' Значит, ничек килеп чыга? Значит, мидәге шөрепләр һәммәсе дә үз урыннарында калган. Әйеме? Тик алар чуть-чуть селкенеп кенә алганнар. Бераздан бөтенләй тынычланырлар. Сезгә ннчек кирәк? Ул хакта уйламаска! Радно өчен дә борчылмагыз Беләсез бит анда нинди шәп егетләр утыра! Мин үземнең шигемне белдерергә чамалаган идем, ул кулларын селтәп мине туктатты: — Юк, каршы әйтмәгез! Сезгә бәхәсләшергә ярамый, доктор кушмый! — диде Тынычландырырга тырышуы өчен минем аңа рәхмәтем зур иде Тик мин аны җиренә җиткерел әйтә генә алмадым — башым бик авырта иде. Күземне йомып йокымсырап ята торгач, әниләре килгәнче балаларга укыр өчен берәр шаян такмаза язып куярга булдым Кулыма карандаш алсам, уң кулымның бармаклары камыр шикелле нзелеп тора, аларның карандаш тотарлык та -кесаре юк иде. Тагын башка кайгы төште. Ничек эшләргә, ничек яшәргә? ' Шулай үземне-үзем кая куярга белмичә ятканда палатага бер хатын-кыз килеп керде. Ул миңа таба куркынып карагандай кыюсыз гына килде дә тумбочкама газет кәгазенә салынган ике телем кара икмәк куйды Русчалатып — Гафу итегез, бүтән бер күчтәнәчем дә юк,— диде Мин аптырабрак калдым Бу хатынны беренче күрүем дисәм, әллә кайдадыр күземә чалындымы икән? Ләкин кайда? Минем авыру баш анысын тнз генә ачыклый алмады Аягына кирза итек, өстенә шактый ук таушалган кара күн пннжәк кигән Күренеп үк тора үзенеке түгел, зуррак Иреннән калган булуы мөмкин Үзе бик борчылганга охшый, миңа туры карарга кыенсынып күзләрен яшерә иде. Мнн аңа кулым белән утырырга ишарә иттем Шунда шәфкать туташы кереп ул хатынны чнткәрәк утыртты да минем башка уралган бинтларны сүтәргә кереште Канга буялган кып- кызыл марляларны, мамык кисәкләрен күргәч, әлеге хатын түзә алмады, йөзен каплап елап җибәрде — Ходаем! Харап кына иткәнмен! Мин гаепле, мин! Сезне бәреп J еккан грузовикның шоферы бит мин! — диде. Шәфкать туташы аны тиз генә тотып коридорга чыгарып куйды. Баштагы марляларны кубару бик авырттыра иде, аның өстенә —бу хатын. Тагын бераздан әлеге хатын яңадан минем тумбочка янында утыра иде инде. Шунда гына исемә төште: машина чокырга шуыша башлагач Берзин шушы хатынга боз чабарга кушты түгелме соң?.. Көтелмәгән хәл иде бу. Мине нинди машина бәреп ташлавы турында уйлаганым да, аның белән баш ватарга теләгем дә юк. Минем үз хәлем хәл. Бу хатынның җанны кыйнавы өстәмә газап кына. Миңа аннан тизрәк котылырга кирәк иде. Мин аннан: — Сез кем соң, каян? — дип сорадык. Ул хәзер баягы шикелле ачыргаланмый, бераз тынычлана төшкән иде инде Шулай да ул минем күзләрне, авызны гына калдырып марляга уралган башыма карарга кыенсынгандай читкә карабрак сөйләшә иде. — Мәскәүдән мин, эвакуация буенча килгән кеше. Ирем сугышта. — Балаларыгыз да мондамы? — Әйе, икәү... — Шофер булып... күптәнме? — Өч ай. Монда килгәч өйрәттеләр. — Ә аңарчы? . Ул әйтергәме, юкмы дигәндәй беравык икеләнебрәк утырды. — Аңарчы... галантерия магазинында эшли идем, сатучы булып. Бу нечкә, озын бармаклар ислемай, запонка, паста, тасма кебекләрне күз иярмәстәй тизлек белән бик җитез төргәннәрдер, бәлки. Әмма... иске-москы йөк машинасының ирләрне'дә саннамый торган үшән баранкасына башкарак куллар кирәк иде шул. Ул минем ни турында уйлавымны сизгәндәй ялварулы караш ташлады. — Юк, сез мине кызганмагыз! Хотя мин сезне бөтенләй күрмәдем дә. Үзегез беләсез, маскировка. Ну барыбер мин гаепле. Сезнең судка бирергә хакыгыз бар. Палатадагы барлык авырулар бу әңгәмәнең ничек тәмамланачагын бик тә кызыксынып тыңлыйлар иде. Мин үземчә гадел булырга тырыштым. — Беләсезме сез кайчан гаепле булыр идегез? Әгәр дә мине урамда ташлап качкан булсагыз! Шофер хатын куркынып башын чайкарга тотынды: — Юк, юк! Аллам сакласын! Ни җаның белән?!. Авырулар арасында сугыш башлангач ук яраланып кайткан сыңар аяклы шофер бар иде. — Сез бер нәрсәне онытып җибәрәсез шикелле, кем, иптәш Бәши- ров! — диде ул. — Нәрсәне икән? — Кеше кадерен. Сугыш заманында сау-сәламәт кешенең кадере биниһая! Сау-сәламәт ир кеше — ул дөнья тоткасы! Ә бу гражданка кеше кадәр кешене харап итә язган! Аңа кушылучылар тагын да табылды. Төрле яктан аның фикерен куәтләп аваз салдылар: — Шулай, хак сүз! Киләчәктә дә шулай саксыз кыланса?! — Закон бар бит, закон! Закон буенча җавап бирсен! Тем более сугыш вакыты! Каршы якның да фикере игътибарга лаеклы иде: — Ә балалар? Гражданка үзе генә булса, әле бер хәл. Балаларның WHH гаебе бар? — Әйе ләбаса! Сугыш заманында балалар өстенә ябырылган газапмихнәтнең чиге-чамасы юк. Ятим калулар, ачлык, авыру Балалар хакы һәммәсеннән дә өстенрәк! — Иптәшләр дөрес әйтә, закон өлешенә мин керешмим. Әмма үз ♦ исемемнән судка бирмим,— дидем мин ана,— Ә болай, килүегез өчен g рәхмәт, тыныч булыгыз! Шофер ханым башта телсез калды. Аннары кулларымны кысып ч елый-елый рәхмәт әйтергә кереште = — Ой рәхмәт! Балаларым бәхетенә. Алар исеменнән дә рәхмәт! * Мәнге онытмам! з Күршедә яткан авырулар төрле яктан тавыш биреп бу гамәлне хуп < күрүләрен белдерделәр: — Шулай, дөрес, балалар хакына!.. Бер айга якын дәваланганнан сон минем хәлем яхшыра төште Ая- ♦ гыма басып әйберләргә тотына-тотына палатада йөрерлек хәлгә кил- g дем. Акрын гына, җайлап кына башны да боргалап була башлады. | Чыңлавы бетмәсә дә элеккедәй чаң каккан кебек үк үзәккә үтми. бе- | раз тавышы басыла төшкән иде инде. 2 k Профессорга чын күңелдән рәхмәтләр укыдым. — Сез мине үлемнән алып калдыгыз, хәзер мин савыгуыма ыша- у нам инде. Бәлки башның чыңлавы да бетәр әле — дидем Уң кулымның бармаклары язарга сәләтсез булуын профессорга әйтеп тормадым. Чөнки тәҗрибәле кешеләр бармакның җегәрссзлеге куркыныч түгеллеген әйттеләр, аны күбрәк хәрәкәтләндереп күнектерергә кирәк икән Трамвайга, машинага утырырга ярамавына да артык нсем китмәде. Җәмәгатем мине больницадан җитәкләп, җәяү алып кайтты Мине иң куркытканы — зиһен чуалу, башымның катлаулы уйлар белән шөгыльләнүгә, әдәби иҗат эшенә сәләтсез булып, зәгыйфьләнеп калуы иде Шөкер, ул бәхетсезлек мине читләтеп узды. Шулай да ми тетрәүнең кәсафәте больницадан чыккач та байтакка кадәр теңкәгә тиде Кичләрен йокыга ятарга куркып тора идем Чөнки йокыга талдыммы, муеныма . бастырык юанлыгы еланнар килеп сары ла да буа башлыйлар нде. Ул газап байтакка кадәр дәвам итте Көндәлек дәфтәрдән «Узган атнада коточкыч берничә көн уздырдым Нигәдер, каян килеп кергәндер ул бәйләнчек уй һич өзлексез акылдан шашу куркынычы эзәрлекли башлады Әле ярый озакка бармады, җиңдем Авырганнан соң мнн балалар шикелле бик акрын, хәрефләп кенә яза башладым». (29 апрель, 1943) XXIV «Шамовтан (фронттан) хат килде. Бик илтифатлы, җайлы иптәш Ерактан булса да кайгырта белә Мнн аны үзебез үстергән бәрәңге, чөгендер, кишер кебекләрдән пешерелгән бөккәннәр белән сыйларбыз дип көзгә кунакка кайтырга чакырдым». (24 май, 1943) «Намус» дигән бер әсәр язмакчы булам. Сызмалары бар инде, үзе кайчан язылып бетәр, алла белсен Бу әсәрнең темасы мннем уйга килен керүе, гомумән, аның әдәби төскә керә башлавы бик үзенчәлекле булды 1 Хәзер үземә уңышлар теләргә дә, вакыт табып язып бетерергә «генә» кала». (I август, 1943) ( ' Кара Әсәрлар, I том. 458 бит «Орел — бездә! Иртәгә-берсекөнгә Харьковны алырбыз дип торабыз... Аннан ары — Полтава белән Киев!» (14 август, 1943). «Кавины, Мирсәйне, мине эштән азат итеп, әдәби иҗат белән генә шөгыльләнергә калдырмакчы булалар. Без моны бик зур рәхмәтләр белән тәбрикләп каршы алабыз. Бәлки, мин бүгенге көн сорауларына һәр җәһәттән дә җавап бирердәй җитди зур әсәрне хәзер генә язып өлгертә алмам Шулай да тора-бара андый әсәрне дә язып булыр Монысына ышанам Ә хәзергә беренче нәүбәттә, шәт, «Намуоны бирә алырмын. Хәерле юл, язучы иптәшләр! Сездән шәп әсәрләр көтәбез!» (18 август, 1943). «Язучының эше — бик катлаулы, җаваплы, бик зур көч һәм кешеләрдән даими игътибар таләп итә торган нечкә рух эше. Бер әдип яки шагыйрь дә үзе өчен генә язмый торгандыр. Хәер, һәр эш тә шулай ахыр чиктә җәмгыять өчен эшләнә. Ләкин бүтән бер шөгыль дә әдип яки шагыйрь хезмәте кебек шулкадәр күп халыкка багышлап чыгарылмый. Бер әдәби әсәрне бит ничәмә ничә мең, хәтта миллион кеше укый! Минем белән сөйләшүче кеше, җаваплы иптәш, язучылык эшем белән якыннан кызыксынырга, кирәк икән киңәшләр бирергә, һич югында иптәшләрчә сөйләшеп утырырга тиеш шикелле иде. Алла белсен, нинди тупаслыктыр бу. Ул миңа ниндидер бер таушалып беткән блокнот кисәге генә сузды. — Ә, Гомәр иптәш! Килдеңме? Менә син шунда язып бир әле: нәрсәләр яздың, тагын нәрсәләр язасың. Докладка да кирәк булыр.. Чабата ясаучы белән дә болай сөйләшмиләр. Башта чабатаны кулга алып билен бөгеп карыйлар: бик каты түгелме? Җидедән үрелгәнме ул, әллә тугызданмы? Юкәме, карама юкәсеме? Карама булса, аязда чыдам булачак, юкә булса, аязга да, юешкә дә ярый. Аннары киндерәсен сузып карыйлар, кыска түгелме, тигез, матур ишелгәнме?. Чабатачы рәхәтләнеп карап тора, чөнки аның хезмәте бит ул! Ул бит аны юкәдән чабата иткән!.. Дөрес, матур әдәбиятка һәм язучыларга мөнәсәбәтне бу кеше карашы белән генә үлчәп булмый булуын. Безнең Хакимебез һәм терәгебез дип әйтер идем — ул укучы халык. Шулай да арада мондый бәндәләр дә бетәсе түгел». (21 август, 1943). «Харьков яңадан безнеке! Кызыл Армия Брянскига якынлашып килә. Фронтның төрле юнәлешләрендә каты һөҗүм бара 1941 ел белән чагыштырсаң, хәлләр — искиткеч! Безнең Кызыл Армия дәһшәтле сугыш өермәләре һәм хәрабәләре арасыннаң утта янмас, суда батмас баһадир шикелле яңа көч алып, җилкәләрен киереп, гигант көч булып бер аягы белән Боз диңгезе ярларына, икенчесе белән Кавказ тауларына басты. Хәзер без бу баһадирның кылычы чагылышында җиңү таңын күрәбез... Шәт, безнең урамның бәйрәме озак көттермәс инде!» (29 август, 1943). Ниһаять, ВКП(б) өлкә комитетында эшләүче иптәшләрнең киңәше белән, без, өч әдип — М. Әмир, К Нәҗми һәм мин — 1944 елның гыйнварында радиокомитеттагы эштән азат ителеп, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә башладык. Мин «Намус» романын язарга кирәк булырдай тормыш әхвәлләре белән тагын да якынрак танышу өчен, районнарга командировкага йөри башладым. Татарстан Верховный Советы Президиумы рәисе Гали Динмөхәммәтов иптәш мине сугыш вакытында иң яхшы патриотик үрнәкләр күрсәткән авыл Советы һәм колхозлар белән таныштырды Мин берничә ай эчендә Арча, Кукмара, Кама тамагы, Буа, Тархан районнарында булып, колхозларның алдынгысын да, артта калганнарын да йөреп, һәммәсен үз күзем белән күреп кайттым. Җиделе лампа яктысында фронттагы улларына, сөйгән егет- ләренә бияләйләр, пирчәткәләр бәйләүче әбиләр, җиткән кызлар белән кич утырдым, фронтлардан килгән бик күп өчпочмаклы хатлар укыдым, күтәрмәгә калган атларны, аларга алъяпкычына салып үз өеннән бәрәңге кабыклары, салам, печән алып барып ашатучы хатын-кызларны, картларны күрдем, салкын мәктәпләрдә өстенә пальто, башларына бүрек киеп утырган балаларга шәлгә уралып, кулларын уа-уа дәрес би- ♦ рүче укытучылар белән очраштым. Өй тулы бала-чага белән япь-яшь « килеш тол калган солдат хатыннары, тешләрен кысып, кайгыларын йо- - тарга тырышып фронт өчен иген үстерәләр, мал үрчетәләр, ат башына ч буйлары да җитмәгән яшүсмер малайлар урманда утын хәзерли, иген = игә, йөк ташый Ә ашау ягы бик такыр, күбесенчә юк-бар белән туе- * нып яшиләр. Халыкның шушы кырыс түземлелеге, дошманны җиңү намена тылда * да фронттагы уллары, ирләре кебек үк тиңсез батырлык, фидакарьлек - күрсәтүе җанымны тетрәтте, халык белән горурлык хисе уятты, төн ® йокыларымны алды, Акком астындагы шул кечкенә бүлмәдә көннәр- төннәр буена утырып, кайнар хисләремне кәгазьгә төшерергә керештем. ♦ Ләкин берөзлексез илһам канатында гына яшәп булмый, өстәл ® яныннан кузгалдыңмы, алдыңа тормыш мәшәкате килеп баса Акком | астында яшәүче халыкның күбесе сугыш кыенлыгына ничектер җай- Э ланды кайсы ит комбинатында, кайсы икмәк заводында эшли, тазарак 3 картлар итек астына салып, утын турап, я башка шундый өстәмә һө- & нәр белән яши. Ул яктан мин генә булдыксыз кеше булып чыктым, ж нинди дә булса өстәмә табыш көйли алмадым Рецензияләрдән килгән 2 гонорар белән генә яшәү кыен иде. Дөрес, язучыларга ИТР паегы бирә башладылар, эш берникадәр җайланды Әмма дүртбиш яшьлек малайның нәкъ үсә торган чагы, аның аз-мазга гына канәгать буласы килми иде. Әнисе биргән юка гына икмәк телемен тиз генә «ялтыратып» куйганнан соң, күзен мөлдерәтеп: «Әни, тагын нәни генә юкмы?»— диюе әле дә булса колак төбеннән китми Бераздан романның өзекләрен бастыра башлау хәлне берникадәр җиңеләйтте. . Көндәлек дәфтәрдән: «Тукай кичәсендә булдым Быел яхшырак узды Гомер узган саен Тукайның кыйммәте ныграк сизелә бара, ул безгә ел саен якыная бара, халыкның аңа мәхәббәте көчәя бара Яшәсен Тукай!» (26 апрель, 1944) «Намус»ны язам Кичә алтынчы бүлеген тәмамлап куйдым да төртелеп торам әле. Хикмәт нидә? Башта уйланган образлар иҗат барышында, конкретлаша башлагач, элек көтелмәгән бик күп өстәмәләр сорый торган булып чыгалар. Мәсәлән, Нәфисә образының характеры ярыйсы ук үзгәрде Иҗат эше күп нәрсәгә өйрәтә Миндә кыенлыкларны җиңәрлек көч табылса кирәк. «Намус»та мин элекке әсәрләремдәге кимчелекләрне кабатламаска тиешмен. Шунсыз ул әсәр уңышлы була алмас» (26 ап рель, 1944). «Әле генә Сталин приказын тыңладым Безнең гаскәрләр Бухарестка керделәр! Немецлар кача Союзннклар Германия чигенә 140 кило метр гына калдылар Без җиңәбез! Сүз бары тик сугышның кайчан бетүе хакында гына барырга мөмкин һәрхәлдә 1945 ел сугыш елы булмас инде. Кешеләк җәмгыяте тарихында тиңе булмаган шушы коточкыч авырлыкны җиңеп чыгып, үзенең чыдамлыгы, ныклыгы, куәте, фидакарьлеге белән бөтен дөньяны таң калдырган шушы илнең иң гади гражданины булу да күңелләрдә чиксез зур куаныч тудыра, рухландыра, көчне арттыра. Шушы бөек чорга лаеклы жнтдн бер эш башкарасы килә. А «К У * № 4. Бүген иртә белән Янасаладан кайтып төштем. Урман, чикләвек, иген кырлары, төнге эш. Төнлә белән җизни чаптырып кына станциягә китереп куйды. Йолдызлы төн, тын кырлар, күктә йолдызлар атыла. Бик матур безнең ил, бик матур!» (31 август, 1944). «Бу арада күңелем төшенке. Моңа кадәр минем бер әсәремне дә . басмцйча кире кайтарганнары юк иде. Менә хәзер кайтардылар. Бикбулат картның 1 хосусый милеккә ябышып ятуыннан курыктылар. Янәсе, ай-һай, бик кискен итеп күрсәтмибезме? Янәсе, өстән шомартып кына узарга мөмкин булганда нигә андый төп мәсьәләләрне шулай кискен итеп куярга? ■ Ярый, шайтан алсын үзләрен! Әгәр дә әдәби иҗат эшенә теләсә кем тотына һәм гайрәте чиккәч ташлап китә торган булса, ул акчага гына кызыгып башкарыла торган шөгыль булса, әгәр дә аңа иҗат кешесенең дәрте, көчле омтылышы тартып кертмәсә, бу эшкә берәү дә үз ихтыяры белән керешмәс иде. Әдәби иҗат эшенең кыенлыгын, газабын бернинди материаль кыйммәт белән дә түләп бетерү мөмкин түгел. Материаль бәя ул фәкать иҗат кешесенең яшәешен тәэмин итү өчен генә куела, шуның өчен генә бирелә һәм бездә ул шулай аңлана да. Иҗат кешесен бу һөнәрнең материаль ягы түгел: иҗат куанычы, эзләнүләр һәм табулар, башкалар әйтмәгән яңа фикерне әйтү, яңа образ тудыру куанычы, кешенең рухи хәзинәсен баетуга үзеңнән өлеш кертү, шуңа сәләтле булуың шатлыгы канатландыра». «Озакламый «Совет әдәбияты»на яңадан (редактор булып) керәм... Нишлисең, сугыштагы егетләр кайтканчы шулай кирәк инде. Аннан соң тагын күз күрер. Ләкин моның бер уңайсызлый торган ягы бар — «Намус» һаман кичегә. Иптәшләрдән хат күп килә. Атнаның аз дигәндә бер көне — якшәмбе, җавап язуга китә». (12 гыйнвар, 1945). «Бүген 17 гыйнвар, кичке 17 сәгать 45 минут! Репродукторда Зәйнәп 2 тавышын ишетәм: — Иптәшләр! Мәскәүне тыңлагыз! Верховный Баш командующий приказы бирелә! Иптәш Сталин приказы бирелә! Кызыл Армия Варшаваны алган! Безнең Кызыл Армия бүген Варшава шәһәрен алган! Иптәшләр, Мәскәүне тыңлагыз! Зәйнәпнең тавышы дерелдәвең сизәм. Нигәдер күземә яшь килә. Күңел ярсый, дулкынлана, ничектер итеп бик шәп бер нәрсә язасы килә. Аны шигырь итеп язасы иде, ул шушы вакыйгага лаеклы булсын, илебезнең, халкыбызның батырлыгын, фидакарьлеген гәүдәләндерсен, җырлап торсын, бөтен дөньяга яңгырасын, Мәскәү салютлары төсле үк балкысын иде!» «Илеңнең бөек эшләре, аның бөек киләчәге белән горурлану һәм иҗат эшеңне шуңа көйләп кору мәсьәләсе. Бу бик зур эш, зур талант һәм акыл белән белем сорый. Бернәрсәне сизәм: үзең генә аерылып яту, коллективтан читтәрәк яшәү бик тиз мүкләндерергә мөмкин. Гадирәк тормышлы кешеләр арасында яшәүнең ике ягы бар: көнкүрешне өйрәнү өчен Акком асты җайлы. Монда һәммәсе дә күз алдында, чөнки Акком асты ярым авыл ' Бикбулат —«Намус» романындагы тискәре карт. Зәйнәп Хәйруллина — музыка белгече, сугыш елларында Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакторы, аңа кадәр диктор да булып эшләгән иде тормышы белән яши. зур шәһәрләрнең йөзәр квартиралы биниһая зур йортларында яшәүчеләр кебек, бер-берсеннән стеналар белән аерылмаган. Мондагы халыкның «эчендәге тышында», бер йортта яшәүчеләр бер-берсен туганнары кебек якын итәләр, бер урам кешеләре бер-берсе белән кунакка йөрешә. Әмма киң колачлы тирән фикерләрне, яңа идеяләрне югарырак катлаудан, алдынгы зур коллективлардан эзләргә ♦ кирәк... га Димәк, тегесе дә, монысы да кирәк. Хәер, кешесенә дә карый. Борын заманнарда фәнни ачышларның, § әдәби образларның, поэтик шедеврларның күбесе мәгарә эчендәге ял- = гызлыкта туган Акыл иясе, иҗат кешесе шаулап, гөрләп торган зур * шәһәр уртасында яшәгәндә дә ялгызлыктан җәфа чигәргә, карурман 3 уртасындагы бер тәрәзәле аучы өендә исә үзен халык тормышындагы < зур вакыйгаларның уртасында итеп, шуның актив көче итеп хис кы- - лырга һәм шуны әсәрендә гәүдәләндереп бирергә мөмкин. Менә бит акыл сатам. Син акыл сатма! Шул уйлаганнарымы кә- ф газьгә төшереп, әдәби әсәреңдә сурәтләп бир! Укучы аны синен әсәреңне укып белсен Менә булырсың егет!» Көндәлек дәфтәрдән: «Намус»ны яза башлаганнан бирле миңа колхоз авылындагы мөнәсәбәтләр, хосусан, аерым шәхес белән коллектив арасындагы нәсәбәт, колхозчының коллектив хезмәткә карашы һ. б хакында уйланырга туры кнлә Уйландыра торган сәбәпләр байтак кына Алар яныннан күз йомып u кына узып китү — үз кимчелегеңне күрмәгәнгә сабышу, димәк, ана шулай кимчелек булып калырга мөмкинлек бирү булыр ндс (Ә без хәзергә күбесенчә шулайрак эшлибез.) Матур әдәбият дөньясында беренче карауга ук күзгә чалына торган кимчелек шул хәзерге колхозчыны озак яши торган чын әдәби образ дәрәҗәсенә күтәргән талантлы әдәби әсәрнең булмавы Безнең татар әдәбиятында андый әсәр юк та юк инде, хәтта ул талантларга нинди бай булган рус әдәбиятында да юк Игенченең күмәк хуҗалыкларга оешып янача эшли башлавына унбиш елдан артып бара, ә колхозчы исә матур әдәбиятка һаман керә алмый. Унбиш ел эчендә игенче психологиясендә, бигрәк тә аның күмәк хезмәткә мөнәсәбәтендә туган яңалыкларны тирәнтен өйрәнергә вакыт җитәрлек иде. Шулай да юнь- ле-рәтле әсәр юк Сәбәбе нәрсәдә? Минемчә, моның сәбәбе болай булырга охшый Хәзерге язучыларның күпчелеге элекке тормышта, хәтта революциядән соң да әле җирдә хосусый милекчелек чорында яшәгән кешеләр. Димәк, авыл идиллиясе, гомумән авыл үзенең бетен консерватив һәм поэтик яклары (айлы төннәр, сандугачлы урманнар, салкын чишмәләр, игенченең ата-бабасыннан ук сузылып килгән төрле юреф-гадәтләр, уңай һәм тискәре йолалар, бичуралар, мунча пәриләре һ. б ) авыл тор мышынын төрле шомлы, фаҗигале һәм драматик вакыйгалары белән буталып аның күңелендә билгеле бер поэтик формага салынган хәлендә яши. Яна авылга хас сыйфатлар һәм күренешләр исә андый поэтик формага кереп өлгермәгәннәр әле. Шунлыктан, хәзерге язучылар иске авыл турында ярыйсы гына язсалар да, аларның яна авылны әдәбиятта тиешенчә гәүдәләндерергә көчләре җитми, чөнки \л аларның күңеленә сеңмәгән. Яна авыл турында язса да, ул аны акылы артыннан ияреп кенә, акылы кушуы буенча гына яза, ә күңелендә поэтик хис ташып торудан түгел. Кыскасы, күп уйланасы, бик күп эшлисе бар Бервакыт «Авылга — йөз белән!» дигән лозунг чыккан иде. Менә хәзер дә чын чынлап авылга ■ йөз белән борылырга кирәк. Авылда әднпнен игътибарын җәлеп итәрлек яна | мө13 күп | яңалыклар азмыни? Күмәк хезмәтнең илһам бирүме, дәртләндерүче тәэсире, Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарьлек мисаллары һ. б. Тик аларны күрә белергә, күңелең аша уздырып укучыга җиткерергә кирәк». (16 март, 1945) М. Горькийның бик акыллы тирән фикерләре арасында мондыйлары да истә калган: кешене экономик, сәяси һ. б. җәһәттән азат итү генә җитми, аның рухы, җаны да азат булырга тиеш. Гаҗәп тирән мәгънәле һәм акыллы фикер! Гасырлар буена монархия табаны астында яшәгән халыкларга карата бу бигрәк тә дөрес Андый халыкларда коллык хисе, патшага, аның түрәләренә буйсынуның мәҗбүрилеге, хәтта зарурилыгы буын- нан-буынга каннарына сеңеп килгән. Бу хис крестьян психологиясенә бигрәк тә тирән сеңгән. Элек авылда: «Күктә алла, җирдә патша»,— диләр, моны мәңге шулай булырга тиеш дип аңлыйлар, хәтта моңа каршы килү гөнаһ санала, андый кешене «киртә сикергән» кешегә саныйлар иде. Шул сәбәпле, игенчеләрнең наданрак, динлерәк өлеше Октябрь революциясенең әһәмиятен дә тиз генә аңлап җиткерә алмады. Үзенңән көчлеләргә һичсүзсез буйсынырга кирәклек хисе кешенең ихтыяр көчен богаулап асрый, аңа үзен чын мәгънәсендә хөр кеше итеп хис кылырга уңайсызлый, ул үзен җитди эшләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга сәләтсез дип, аңа көче җитми дип саный, ул аның кыюлыгына комачаулый. Безгә матур әдәбиятта әнә шул борынгыдан канга сеңеп калган коллык хисенә каршы да көрәшергә, хөр җанлы кешеләр образы иҗат итәргә кирәк. «Хөр җанлы» дигәннән, анархистлар аңлый торган чик- сез-чамасыз, йөгәнсез «хөрлек», ягъни башбаштаклык, бертөрле законга яисә тәртипкә дә буйсынмый торган зимагурлар үстерү Турында сүз бармый. Социализм җәмгыятенең хөр кешесе үзенең җәмгыятьтә нинди урын тотуын яхшы аңлап эш итәргә, кешелек дөньясын тагын да алга әйдәү үзенең изге бурычы дип санарга, әмма үзенең кешелек горурлыгын һәрдаим югары тотарга, теләсә нинди авторитетлар алдында да «изелеп» төшмәскә, үзен түбәнсетүгә юл куймаска тиеш. М. Горький юкка гына: «Кеше дигән сүз горур яңгырый!» — дип әйтмәгән! Чит илләрдә йөргәндә шундый бер рәсем күргән идем: дәүләт җитәкчесе янында батырлыгы белән бик күп сугышларда танылган мәшһүр генерал сурәте бирелгән. Дәүләт җитәкчесе күкрәген киерә төшеп генералга ниндидер әмер яисә күрсәтмә бирә, генерал исә бер кулына блокнот, икенче кулына карандаш тоткан хәлдә җитәкчегә текәлгән. Ул аның авызыннан чыгачак сүзне шундый бер түбәнлек, шундый ялагайлык кыяфәте белән көтеп тора ки, аның үзен болай түбәнсетүе хәтта ачуны китерә башлый. Кая генералда кешелек горурлыгы, кая аның меңнәрчә сугышчы белән идарә иткәндәге ихтыяр көче, кая аның данлы исеме? Бу рәсемдә сугышчан генерал үзенең чын асыл сыйфатын, авторитетын аяк астына салган ялагай кыяфәтендә бирелгән иде. Менә шулай эшләр. Ай-Һай күп үсәсе бар әле! «Безнекеләр Берлинда сугышалар. Менә к-айчан икән ул җиңү көннәре! Шушы бер атна эчендә сугыш бетәр шикелле. Бүген иптәшләргә бик күп хат яздым. Иртәгә демонстрация. Ләкин мин чыга алмыйм, аягым йөрми, тромбофлебит. Теге әсәрне язып бетерәсе иде. Юкса бит тәмамламыйча «ычкынып» китүең дә бик мөмкин. Әгәр дә бу әсәремне бетермичә китеп барсам, язучы исемен күтәрү бик кыен булачак». (30 апрель, 1945). XXV Сугыш бетте, конец! Ул көнне мин Пеләтән шифаханәсендә аягымны дәвалап ятадыр идем. Төнге икеләр чамасы булгандыр, безнең палатада ятучы Шакир абзый каяндыр шаулап кайтып керде. Палата уртасында арлы-бирле ♦ йөренеп кычкырып җибәрде: g — Нишләп шундый вакытта йоклап ятасыз! Торыгыз хәзер үк! Су- 2 гыш бетте, әйдәгез барыгыз да урамга! Шакир абзый өстенә халатын элде дә башкаларны да ияртеп кая- s дыр чыгып китте. Палатада мин калдым, минем шикелле аягына баса * алмаган тагын бер-ике авыру калды Без көч-хәл белән «тыраклап» 3 палатаның урамга караган тәрәзәсенә барып ябырылдык. Карангы иде * әле. Шулай да урамдагы кешеләр шәүләсен аерып була иде инде. Бө- £ тен урам халык белән тулган Берсен-берсе кочаклыйлар, тәбрик ите- ® шәләр, нидер әйтеп кычкыралар, кемнәрдер елый иде. Кыскасы, халык дүрт ел буена җыелып килгән кайгысын-хәсрәтен, моңын зарын, тулып ♦ ташырга торган күз яшен шушы шатлыклы сәгатьләрдә берьюлы тыш- = ка чыгара иде. Аз-маз аягына басарлык авырулар, больница халатлары кигән кн э леш урамга ташландылар да, үзеннән-үзе Оешкан демонстрациягә кушы 2 лып, шәһәр уртасына киттеләр Алар яктыргач кына кире кайттылар Күбесе шактый ук «кәефле» иде Чөнки аларны урам чатларында ара х кы, бал, сыра, самогонка белән сыйлаучы кешеләр каршы алган. Ан- 2 дый кешеләр капка төпләренә кечкенә өстәлме, урындыкмы куеп, узган бер кешене сыйлап озаталар — Әйдә, туган. Бу шатлыклы минутларда минем сыемнан авыз ит! Җиңү көненә дип күптән әзерләгәнием! — дип кыстыйлар икән. 9 Майны көн буена бәйрәм иттек, шифаханәгә киенеп ясанып туганнар килде, сыйландык, шатлыкның иге-чиге булмады Әмма берәүләр шатлана, икенче берәүләр кайнар күз яше түгә иде. Чөнкн сугышта үлеп калучыларның хатыннары, бала-чагалары үзләрен бнк нәүмиз хис итәләр, бу аларның соңгы өметләре өзелгән көн, алар кайгыларын күз яше белән юалар иде. Ул бәйрәм көненең миңа иң авыр тәэсир иг- кән ягы шул булды. Мин шифаханәдән чыгуга, Шәрәф Мөдәрриснең төсле открыткасы килеп төште 1942 ел көзендә аның белән Төнья^-Көнбатыш фронтының газетасы «Ватан өчен» редакциясендә чагында алдынгы сызыкта йөргән идек Ул миңа шунда һәм аннан соң язган хатларында «Берлинны алгач, мин сиңа рейхстагтан хат салырмын»,—дигән иде 1942 елда ул вәгъдәнең гамәлгә ашуына ышану ансат түгел иде әле Ул вәгъдәне үтәү өчен күпме кан коярга туры килде. Әмма хәзер шушы таушалган открытка мине ифрат дулкынландырды. Рейхстаг баскычына утырып җимерекләр арасында язылган бу открытка Шәрәф хаты гына, нечкә күңелле шагыйрьнең дулкынлану җимеше генә түгел, ифрат зур әһәмияткә ия булган тарнхн документ нде. Ул безнең ил кешеләренең үз юлыбызның хаклыгына, кайчан да булса җнңәчәгсбезгә сугышның башлангыч чорларында ук ышанып торуыбызның җанлы шаһиты нде. Көндәлек дәфтәрдән: «Бу арада А. Шамов. А. Әхмәт. Ш Маннур кайттылар Күпне күр гәннәр, бнк арыганнар Кайттылар, ләкин озакка түгел, китәргә дип кайттылар. Сугыш бетте дә, бетмәде дә » (29 май. 1945) «Намус» намуссызланып язылмыйча ята Чөнкн акча юк. Бүтән эшләргә ялланып хезмәт итәргә туры килә Кешене язгы кыяр яки помидор шикелле теплицада үстерү зарар лы. Көрәшеп үссен! Бу җәһәттән казах халкының бер гадәте миңа & бик ошый Алар, малайлары 7 яшькә җиткәч, аны айгырга атландыра лар. Айгыр котырынып малайны далага алып чаба. Ат өстендә ябышып калырга тиеш малай! Юкса аны айгыр җиргә атып бәрәчәк. Яшүсмер егет булып, мөстәкыйль кеше булып яшәү юлына аяк басканда аңа олылар аркасына ышыкланмыйча үз юлы белән атларга тиешлеген сиздерерлек шундый берәр чара күргәндә һич тә зарар итмәс иде. Сугыш та моның кирәклеген раслады». (19 июнь, 1945). «Эшләп утыра идем, бастырыбрак куйган репродукторда Юрий Левитан тавышы ишетелгән кебек булды. Бардым, тыңладым Без Япония белән сугыша башлаганбыз икән. Хәерле булсын. Ләкин тиз бетә күрсен. Сугыш бик ардырды». (8 август, 1945). «Мин исән-сау һаман язып ятам. «Кайчан бетерәсең?» дип сорыйлар. һай, яза башлавымны баштарак әйтмәгән булсамчы! Кайчан бетерермен икән соң? Бәлки декабрьда, бәлки февральдәдер. Бер язучыдан: «Бүген күпме яздың?» — дип сораганнар. Ул әйткән: — Бүген мин элекке нокта урынына нокталы өтер куйдым,— дигән. Икенче көнне янә шул сорауны биргәннәр. Ул әйткән: — Кичә куйган нокталы өтерне бүген сызып ташладым, чөнки анда нокта гына куярга кирәк булган икән,— дигән. Миндә дә шундыйрак хәл. Бер нәрсә мине тынычландыра. Ул да булса, иҗатыма зур таләп куюым. Кайбер урыннар өчәр вариант языла. Ләкин берсе дә ошамый, мин теләгәнне әйтеп бирә алмыйм. Аларны аяусыз, миһербансыз сызып ыргытам. Хәтта дүртенчесе дә ошамаска мөмкин. Анысын да сызам. Күңел тынычланганчы шулай. Ә күңелем канәгатьләнерлек сурәт туганнан соң аны шулай язуыма моңарчы үкенгәнем юк әле. Шаять, монда да ялгышмам. Бүген ял иттем. Бәрәңге бакчасына бардым Балалар белән музейга барып кайттык. А. Шамовтан хат килде. Кытайда йөрибез, дигән. «Мондагы тормышны күргәннән соң, үзебезнең Россиянең өтек чыпчыгы да мондагы сандугачлардан мең өлеш артык икән, дип әйтәбез»,— дип язган». (29 сентябрь, 1945). «Үземне-үзем бик ватам, кирәкмәгәнгә, мәгънәсезгә ватам. Нервлар, гасабилану. Әгәр дә тыела төшеп үземне бу акылсыз талаулардан котыла алмасам, ахыр чиктә «сары йортта» һәлак булачакмын. Бер генә юл бар тизрәк язЫп бетер! Шуннан соң һәммәсе дә көйләнергә мөмкин». (7 ноябрь, 1945) «Әйбер урлаган кешене, акча туздыручыны хөкемгә тартып төрмәгә ябып куялар. Бик дөрес эшлиләр! Меңә мине һәм тагын өч язучыны 150 километрдагы бер колхозга ике көнгә командировкага җибәрү алдыннан 4 көн һәм 4 төн йөрттеләр. Инде бишенче көнгә чыгабыз дигәндә генә әлсерәп, телләребез чыгып сәгать 12 дә генә кәгазь алып кайтып кердек. Әйтеп кеше ышанмас, ләкин — факт! Без көпә-көндез үзебезнең алтыннан кыйммәтрәк вакытыбызны урлыйбыз! Ә «без — үзебез» җыя торгач әллә ничә миллионга тула бит! Без һаман да бик булдыксыз, сәләтсез әле». (9 гыйнвар, 1946). «Язып кына утырыр идем, кесәдә бер генә тиен дә акча калмады. Шунлыктан Махьянга 1 ялландым. Әрлән, чикерткә, зилзилә һәм го- берле бакалар турында язылган җыен шурум-бурумны «денгә» кертеп утырам». (31 гыйнвар, 1946). «Мәскәү җырлый. Гаҗәп бу рус халкының көйләре! Белмим, кечкенәдән ишетеп үскәнгәдерме, белмим, башка сәбәп, ни генә булмасын, рус халык көйләре, үзебезнең татар халык җырлары кебек үк, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Никадәр моң, нинди киң сулыш! Махьянов— Татарстан китап нәшриятының ул еллардагы баш редакторы Халыкның музыкасына, һичшиксез, анын яшәү шартлары, шул җөмләдән яшәү урыны, анын табигате дә зур йогынты ясый булса кирәк. Моңа казахлар да мисал була ала. Казахның даласы иксез-чиксез, очына чыгарлык түгел. Сәхрәсенә чыкса, дүрт ягы да әллә кайларга җәелеп киткән киң дала, күккә караса, күгенең чиге юк. Казахның күз карашын берни дә чикләми. Шуңа күрә аның тыны киң, җыры да озын ♦ Никадәр наданлыкта, караңгылыкта яшәсә дә, аның рухы иркенгә кү- 3 неккән Чөнки шундый кырыйсыз-чиксез киң далада аның үзен зиндан- 2 га ябып, уен-фикерен бикләп, богаулап куярга берәүнең дә мөмкинлеге =; булмаган. = Инде үзебезнең татарны ал. Ул, бичара, чокыр-елга арасына, кы- * рынкырагай җиргә килеп поскан да шунда йомылып та калган. Ни = аяк сузарлык урын, ни иркенрәк суларлык киңлек — берсе дә юк. Аның * өстенә, алпавыты, түрәсе, уряднигы. Кая барсын да нишли алсын? Шул u морзалар, алпавытлар арасында нишләргә белмичә кагылып, сугылып ® йөри торгач, аның жыр, бию сәнгате дә бик күп хасиятләрен югалтып «тәк сибә» диярлек кенә булып кала язган. Нә горурлык анда, нә кыю * хәрәкәт, нә бүтәне... 5 Аның көенең, җырының, биюенең дә күбесе яшәгән җирләренә ох- = шаган. Чокырдан-чокырга, си кәлтәдән-сикәлтәгә сикергәләп чапкан ар- | ба тавышы кебек тырылдый-тырылдый да өзелә, башлый да тагын 10 өзелә... • Ярый әле революция булган Юкса, татар халкы Владивостоктан $ Петроградкача төрле җирләргә сибелеп-чәчелеп җилгә очып беткән u булыр иде». (19 май, 1946) Көндәлек дәфтәрдән «Күңел тыныч түгел, чөнки дөньяда тынычлык юк. Хәтта сугышның өченче, дүртенче елларында да тынычрак яши идек, чөнки ул елларда бу каһәр төшкән сугыш беткәнән соң без инде тыныч яшәрбез, иген игәрбез, яңа завод-фабрикалар сала башларбыз, тормыш элеккесеннән дә матуррак булып балкып китәр, совет иленең халыклары үз бәхетләрен кайгыртырлар дип хыялланган идек Шулай хыялланырга, ямьле киләчәк өчен хәзергенең кыенлыкларын юкка санарга безнең мең мәртәбә хакыбыз бар иде Ни килеп чыкты? Ул вакыттагы хыялларыбыз торган саен сүнә ба ра. Сугыш беткәнгә әле нибары ел ярым гына, ә яңа сугыш — менә ул, ындыр артында гына! Әгәр үзеңнән-үзең яшерергә теләмәсәң, ул сугышның хәтта кемнәр арасында булачагын да, фронт сызыгының кайсы тирәдән узачагын да әйтеп бирергә мөмкин. Әгәр шушы бер-ике ел эчендә яңа сугыш башланып китми икән, ул фәкать безнең ил җитәкчеләренең зирәклеге, акыл белән эш итүләре. Советлар иленең хәрби куәте ирек бирмәү аркасында булмый калачак. «Аерым шәхес тарих ясый алмый».— диләр Шулайдыр Әмма Трумэнның чиктән ашкан явызлыгы сугыш утын кабызып җибәрү өчен бик җитә... Бик гаҗәп, акыл җитмәслек хәл кеше дигәнең мәдәнияте үскән саен рәхимсезләнә бара Ярым кыргый вакытында ул дошманын таш яки күсәк белән берәм-берәм генә үтергән булса, хәзер империализм дигәннәре атом бомбасы ташлап халыкны бөтен шәһәре белән берьюлы кырып ташларга җыена. Коточкыч кыргыйлык түгелме сон бу?! Боларның барысы өстенә җитмәсә быел иген начар булды Яз көне җебетә башлаганнан соң яңадан кар явып, арышның аз дигәндә өчтән ике өлеше кар астыннан череп чыкты Июль урталарына кадәр яңгыр булмады Шул барлы-юклы игенне җыя гына башлаганнар иде, менә сиңа тагын бер афәт: коеп ява торган яңгырлар башланды. Аязып та тормады, октябрь башларында ук (кайчаннан бирле булмаган хәл!) кар яварга тотынды, туңдырып җибәрде. Димәк, бәрәңгенең җирдә калуы, урылмаган ашлыкның коелып бетүе ихтимал. Үзен генә кайгыртып яшәүчегә кыен түгел. Әмма язучыны һәммәсе дә борчый. Аның күңеле термометр кебек һәммәсен сизеп тора, ил өстендәге яхшы һәм кыен хәлләр һәркайсы аның халәте рухыясына үзләренең эзләрен салып үтәләр». (31 октябрь, 1946). XXVI «Ниһаять, «Намус»ны тәмам итеп журнал редакциясенә тапшырдым. Гомеремдә беренче мәртәбә бугай, күңелемдәген үзем хис иткәнчә, үземне канәгатьләндерерлек итеп әйтеп бирә алдым шикелле. Язучының бу бик зур куанычы. Бу үзеңнең идеалыңа якынлашып килү дигән сүз. Хәзер аны укыйлар. Әле берәүнең дә кире фикер әйткәне юк. Бәлки андый фикер булмас та?» (24 ноябрь, 1947). «Беркөннәрдә мине Язучылар союзына яшь язучылар белән очрашуга чакырдылар. «Иҗат эшләрең белән таныштырырсың, тәҗрибә уртаклашу булыр»,— диделәр. Очрашуга унбиш-егерме яшь язучы катнашачагын әйттеләр. БардЫм. Союз бүлмәсенә сыеп булмады, Тукай залын ачарга туры килде. Бераздан зал да тулды. Күпчелеге яшьләр — егетләр-кызлар, арада берничә әдәбият укытучысы да, бүтәннәр дә бар иде. «Намус» романын ничек язуым хакында сөйләдем. Илле-алтмышлап сорау бирделәр. Арада «Татар совет прозасын яңадан аякка бастыруыгыз өчен бик рәхмәт Сезгә!» —дигән запискалар да бар иде. Гомумән, бик күңелле һәм җанлы үтте. Морквашта укытучыларның ял йортында да шундый ук очрашу булган иде. Анда да әсәр турында бик яхшы фикерләр әйттеләр, котладылар. Мәскәүдән шатлыклы хатлар килә. Төрле өлкәләрдән, районнардан килгән хатларда шулай ук әсәрне яратып укулары хакында язалар. Бөек Октябрьның 30 еллыгы уңае белән игълан ителгән конкурста «Намус» романына 1 нче бүләкне бирергә карар иттеләр. (Утыз мен сум). Камил Я куб типографиясенең цех мастеры зарлана: «Наборщнклар «Намус»ны җыя башлагач эшләрен туктатып елап утыралар, «Совет әдәбияты»ның тиражын җиткерә алмыйча аптырыйбыз»,— ди. Кызык! һәм шатлыклы хәл. Димәк, йокысыз төннәрем бушка китмәде». (Май, 1948). Ләкин болар әле роман хакында өзек-төтек әйтелгән аерым фикерләр генә иде. Тәфсилләп язылган «подвал» ярымлык озын мәкалә дә озак көттермәде. «Намус» романына төрле яктан бәя бирүгә багышланган бу мәкаләне язучы Ф Хөсни, журналистлардан Ф. Балыкчы һәм Ф. Мөсәгыйт язганнар иде '. Бу мәкаләнең моңа кадәр роман турында әйтелгән фикерләрдән аермасы шунда иде ки, аның авторлары нигәдер «Намус»ның бер генә уңай ягын да «күрмәгәннәр», аларча, әсәрнең теге ягы да, бу аспекты да «тиешле югарылыкка» күтәрелмәгән, шунлыктан, алар бөтен осталыкларын, каләм үткенлеген романның кимчелекләрен «фаш итүгә» сарыф кылганнар. Бу мәкаләне мин, бәлки, телгә дә алмаган булыр идем, чөнки аның тупаслыгын, фальшь икәнлеген тарих үзе фаш итте. Миңа аның «сөземтәсе» бик тә «гыйбрәтле» кебек күренде. Әлеге авторлар романның шундый-шундый кимчелекләрен өсте-өстенә өеп санап чыкканнан соң, әдипне кызганыпмы, аңа миһербанлы булуларын күрсәтү өченме, әллә үзләренең зерә дә алдан кү- ' «Намус» романы турында. «Кызыл Татарстан», 1948 ел, 13 октябрь. руче «зирәк тәнкыйтьчеләр» булуларына киная ясапмы, бу китап, кимчелекләре тулып ятуга карамастан, бригадирларга һәм дә звено башлыкларына кулланма буларак ярап куяр бәлки дигән сыман нәтижә чыгарганнар иде. . «Язмыш бер алдын күрсәтсә, биш артын күрсәтә»,— диләр. Шуның шикелле, Казан матбугаты минем әсәрнең башта ни сәбәпледер гел ♦ тискәре ягын гына күрергә тырышты. Романның русча тәрҗемәсен дә о шундый ук караңгы чырай белән каршы алдылар. А. Ясницкая дигән 5 ханым «Красная Татария» газетасында «Тормыш хакыйкатен бозып ч күрсәтмәскә!» 1 дигән хәтәр мәкалә белән чыкты. Укып карасам, исем = китте. Әнә нәрсәне «бозып күрсәткән» икән автор! Яңа гына рәис итеп * сайланган Тимери картның җигеп йөрергә дип беркетелгән атны үз ху- 3 җалыгына алып кайтып аякка бастыруын да бнк тырышканда идеоло- < гик хата дип атарга була икән ләбаса!.. “ Шулай итеп, Казан матбугаты мине романның киләчәгенә әллә ни Ф өметләр багламаска, «өлешемә чыккан көмешем» дип, биргән бәягә канәгать булып яшәргә күндермәкче булса да күңелемнән мин моңа ♦ ризй түгел идем Романның чын әдәби кыйммәтен кем дә булса аңлар, g кемдер һич югында Нәфисә образына игътибар итәр, яисә халыкның | сугыш елларындагы патриотик хезмәтен күрми калмаслар, дигән өмет э бар иде. Ләкин ул фикерне иң беренче булып Казан түгел, Мәскәү 2 әйтте. «Советский писатель» нәшриятыннан Сергей Бородинның12 13 роман- ь га рецензиясе килеп төште. Бу иптәш романның бик күп уңышлы якла- 2 рын күрсәтеп узган, гомумән, әсәргә югары бәя биргән дә, берникадәр 2 пәйгамбәрлек итеп, бу «зур пароходның» киләчәктә зур дәрьяларга чыгачагына ышануын белдергән иде. Роман «Советский писатель» нәшриятында басылып чыкканнан сок авторга төрле өлкәләрдән бнк күп хатлар килә башлады Язучылар союзының ул вакыттагы рәисе Әхмәт Ерикәй хәтта К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы белән «Намус»ны Сталин премиясенә14 тәкъдим итүне кайгыртып йөрде. Республика китапханәсенең зиннәтле матур залында «Намус» романына багышланган укучылар конференциясе булды. Конференцияне китапханә мөдире мөхтәрәмә Рәисә ханым Мөхитдннова 15 ачып бнк җылы кереш сүз сөйләде. Аннан соң бер-бер артлы чыгып китапханәнең даими укучылары романның художество кыйммәте, теленең үзенчәлеге хакында фикерләрен әйттеләр Бик күп сораулар бирелде. Авыл җирендә уздырылган мондыйрак конференцияләрдә, гадәттә, әсәрдәге геройларның прототиплары турында күбрәк сорыйлар, «Геройлар кемнәрдән күчереп язылган, нәкъ тормыштагычамы, әллә үзгәрешләр дә бармы, Нәфисә Хәйдәргә кияүгә чыктымы, туйлары булдымы?» ке- бегрәк сорауларны күп яудыралар иде Очрашу монда да шундыйрак дәрәҗәдә бармагае дип шикләнгән һәм кыенсынып көткән идем, бәхеткә каршы, республика китапханәсенең укучылары ул примитивлыктан өстен торалар нкән. Бу мине бнк шатландырды. Чөнки бу укучылары- бызның культура дәрәҗәләре үсүен күрсәтә иде Сорауларга җавап биргәндә, бик үк алга чыкмыйча уртадарак кына утырган Гомәр Галигә күзем төште Ул бик игътибар белән тыңлый. 12 «Красная Татария». 1950 ел. II апрель ’ Элек Әмир Саргнджан псевдонимы белән билгеле булган рус язучысы Соңгы елларда Ташкентта яшәде Урта Азия халыклары тарихына багышланган тарихи романнары белән танылды ’ Хәзерге СССР Дәүләт премиясе ул елларда шулай атала иде 15 Хатын кызлардан революциянең беренче елларында күтәрелеп чыккан күренекле совет һәм жәмәгать эшлеклесе. зур стажлы педагог. ТАССР мәгариф комиссарының ярдәмчесе. В И Ленин исемендәге республика китапханәсенең директоры булып эшләде чыраена караганда фикер алышуның эчтәлегеннән канәгать кебек кү- - ренә иде. Җыелыш тәмамланганнан сон, мин аннан конференция хакында, гомумән, монда әйтелгән фикерләргә ничегрәк каравы хакында сораштым. Ун ел дәвамында әдәбияттан аерылып торган күренекле тәнкыйтьченең хәзерге әсәрләр хакында фикерен беләс^ килү бик табигый иде. Укырга өлгергән әсәрләр анда яхшы фикер тудырган. Соңгы елларда әдәбиятка яшь авторлар килүе аны бик куандырган икән. — Якын киләчәктә Бөек Ватан сугышы темасына язылган бик җитди, зур әсәрләр пәйда булса кирәк. Хәзер әдип һәм шагыйрьләрдән тормыш шуны таләп итәчәк,— диде ул. Аның белән сөйләшүдән мин аның хәзер дә матур әдәбият мохиты белән, аның уңышлары белән рухланып яшәвен аңладым. Әмма аның сүз сөрелешендә, фикер йөртүендә элекке кискенлек, яшьрәк вакытындагы катгыйлык сизелми башлаган иде инде. Көндәлек дәфтәрдән: «Бүген көндезге концертта Нәҗип Җиһановның «Кырлай» поэмасын бирделәр. Бәлки минем музыканы аңлавым бик беркатлы, берьяклыдыр, ихтимал, шулайдыр, әмма минем аңлавымча, безнең композиторларның соңгы елларда язган әсәрләре арасында бу поэма иң талант- лысы, халыкчаны, иң озак яшәргә тиешлесе булса кирәк. Ниләр генә юк монда! Башта бер гаилә эченә, аерым кеше кичерешләренә генә хас интим ягымлылык һәм йөрәк җылысы белән башланып китә дә шуңа ияреп әсәрнең төп темасы ишетелә башлый. Менә сиңа һәркайсыбыз- ның күңелендә уелып калган яшел болыннар, кечкенә инешләр аһәңе, һәркайсыбыз җиләк җыйган, чикләвеккә йөргән сөйкемле урманнар, челтерәп аккан чишмә тавышлары, болын өстендәге иртәнге томан. Табигатьнең бу гүзәл манзараларын авазлар ярдәмендә күз алдына китереп бастыру өчен күрәсең, бик зур талант кирәктер, өстәвенә ул талант иясенең лирик җылылыкка бик бай булуы заруридыр. Ул гына да түгел, бу әсәрдә авазлар шигърияте шундый соклангыч борылышлар ясый, шундый көйләр булып яңгырый, алар татар халкының узгандагы мескен тормышын да, кысан һәм аяныч авыр язмышын да чагылдыралар кебек. Никадәр күңел сызлануы, нинди авыр моң яңгырый монда. Поэманың төп темасы уйналганда ничектер үзеннән-үзе минем күз алдыма шундый бер манзара килә: әрәмәле инеш буендагы калку чирәмлектә беркат күлмәк кенә кигән яланаяклы кыз бала инеш аръягындагы салам түбәле ярлы авылга карап утыра. Аның уйлары бик моңсу. Зур коңгырт күзләре авылның аргы башындагы яшел зиратка төбәлгән Ул бала бик озак шулай моңаеп утыра да авыр сулап куя. Тукай әнисе Мәмдүдә зиратына карап шулай моңаймыймы икән ул? Әллә ул кыз бала түгел, ятим малаймы икән?.. Бу поэма шул ук вакытта йөрәккә ниндидер ягымлы, өметле якты хисләр дә иңдерә. Аны тыңлаганда бик моңсу да, бик рәхәт тә булып китә. Поэманы тыңлаганнан соң күңелең нәрсәгәдер, ниндидер бер яхшы хисләргә баеп калган кебек сизәсең. Бу әсәр формасы белән милли, эчтәлеге белән исә бөтен җәмгыятьнең^ рухи байлыгына күркәм өлеш булып килеп керә». (26 февраль, Уйлыйсы, очына чыгасы һәм «мыекка чорныйсы» мәсьәләләр бетәсе түгел. Җәмгыять тормышы ифрат катлаулы һәм дә тиз алмашынучан, үзгәрүчән. Әгәр дә шул катлаулы иҗтимагый тормышның төп агымына юлыгып, шуңа игътибарыңны юнәлдермәсәң, вак-төяк тема белән чикләнеп калырга мәҗбүр булачаксың. Нәфисә образы шәп-шәрә урында барлыкка килмәде. Аның мәхәббәте, ирләргә мөнәсәбәте, гомумән хезмәткә, әхлак мәсьәләләренә кара- T XanujtJUToe ptcetu шы электән килә торган гореф-гадәтнең, традицияләрнең хәзерге за- « майдагы дәвамы рәвешендә килеп тудылар Нәфисә — хезмәт иясе хатынкызларыбызның хәзерге заман тәрбияләп үстергән, замана һавасын сулап үскән сеңелләре. Нәфисә — «Татар хатыны ниләр күрми»дәге һәм «Кара йөзләр»дәге изелгән, кешелек сыйфатларын югалткан хатын-кыз образларының антиподы, аларга протест сыйфатында туган хәзерге заман кызы. Игенче агай борын-борыннан үзенең хосусый милке — аты, сыеры, иске арбасы, йолкыш кәҗәсе өчен сызланып яшәде. Күмәкләшү ул чирне аннан каккалап-суккалап бәреп чыгарырга тырышты. Колхозчы хәзер җәмәгать милкен кайгырта башлады. Ләкин ни дәрәҗәдә? Колхозларны берләштергәндә аңа әле хәзер дә үзенең туган авылының җире, болыннары, чишмәләре газизрәк түгелме? Игенче агайның элекке җиргә-суга булган кайнар мәхәббәте колхоз милкенә карата да шулай кайнармы? Буыннан-буынга килгән шул хис күмәк хуҗалыкка күчкәч сүрелмәдеме? Бу — мәсьәләнең иң җитди ягы. Колхоз милкен үз милке кебек кайгыртуы элеккегә караганда бик зур бер адым алга атлавы булды игенче агайның. Ләкин шулай да ул әле коммунар ук түгел. Ул баскычка менеп җиткәнче тагын бик күп үтәсе бар. Тракторчылар кызык категория. Алар — колхоз әгъзалары, әмма шул ук вакытта дәүләт оешмасында эшләп, аннан хезмәт хакы алалар. Тагын шундый бик.күп мәсьәләләр. һай яратам да инде кешене! Теләсә кемне түгел, катлаулы, бай эчке тормыш белән яшәүчеләрне, шигъри җанлы кешеләрне! Авылдашым Сәет Гарипов белән кичен Эрмитаж бакчасында йөрдек. Караңгы төшкән, әмма тулы ай балкып тора иде. Ай нуры агач ботаклары аша җиргә бик тә катлаулы сихри бизәкләр төшергән иде. Анысы яңалык түгел. Мине авылдашымның гап-гади чокырларга игътибар итүе кызыксындырды. Эрмитажның ике ягында да тирән чокырлар бар, алар кайсы да булса урамга алып чыгалар. Аларның кырыйларында һәм төбендә төрле куаклар, озын үләннәр үсә. Болай карауга гади генә чокырлар. Кичен караңгыда узганда хәтта аларга бераз кур- кыбрак та карап узалар. Кем булмас, ниләр булмас ул тирән чокырларда!.. Сәет исә менә шул чокырларга, гомумән, керделе-чыктылы бу ландшафтка үзенчә соклан&п, аларның тирә-юньгә ямь биреп, тигез урыннарга үзгәреш кертеп, матурлап торулары турында бик яратып, хәтта дулкынланып сөйләде. — Мондый чокыр-чакыр безнең Янасалада да күп бит. Без синең белән шул чокырларда уйнап үскән малайлар. Бәлки шул чакта күңелеңә матур булып кереп калгандыр? — дип карадым. — Юк, аннан гына түгел,— диде Сәет. Ничек итеп аңлатырга икән дигәндәй, як-ягына каранып барды.— Тигез урын кеше күңеленә болай тәэсир итә алмый, чөнки тигезлектә битарафлык бар, ул гел бер төрле, анда үзгәреш, күз туктар урын юк. Ә чокыр — ул инде үзгәреш, һәр чокыр бер форма. Аның кырыйлары, калку ярлары, тирән яки сай төбе бар... Як-ягыма мин дә игътибар беләнрәк, күңел күзе беләнрәк карый башладым. Чыннан да... Ай нуры чокырларның төрле урынын төрлечә яктыртып, аларны ниндидер серле итеп, моңарчы күренмәгән матурлыклары белән баетып күрсәтә иде. Тагын шундый серле һәм гүзәл күренешләр. Табигать матурлыгын менә шулай бергәләп күрү, аны икең дә тирән аңлау кешеләр арасында ягымлы, җылы-мөнәсәбәт тууга да сәбәп буЛа, күңелеңне баета, бер-береңне тагын да тирәнрәк аңлый башлыйсың, иптәшеңә яки дустыңа ихтирамың да арта. «Беркөннәрдә «Культура и жизнь» газетасы «Намус» турында һәйбәт бер мәкалә биргән иде. Менә шундый ук уңай бәя биргән мәкалә кичә «Правда» газетасында басылып чыкты. Бер үк әсәр турында шундый авторитетлы ике үзәк газетада бер-бер артлы шундый мәкаләләр басылып чыгу ул бит бик сирәк була торган хәл. Мин андый югары күтәрүләргә гадәтләнмәгән, үземне һәр шөгыль һәм вакыйганың ♦ иң кире һәм авыр ягын күрергә, тискәре нәтиҗәсен көтәргә күнектереп ® килгән кеше. S Шуннан бирле телефон бертуктаусыз чыңлап кына тора. Галимнәр, ч язучы иптәшләр, артистлар, әдәбият укучылар яисә иң гади шәһәр ке- | шеләре чылтыраталар, тәбрик итәләр, куаналар, киләчәктә шатлыклы * хәбәрләр көтүләрен әйтәләр. ? Әмма иң гаҗәеп яңалыгы тагын шунда — минем әсәр белән Кави * Нәҗминең «Язгы җилләр» романын Сталин үзе укыган, имеш, диләр. u Ул бит илебезнең иң җаваплы, иң беренче урынында торган җитәкчесе. ® Менә шул кеше үзенең иксезчиксез партия һәм дәүләт эшләре арасында Казанның Акком астында яшәүче гади генә бер язучы белән кызыксы- ♦ нырга, аның әсәрен укырга ничек вакыт тапкан икән? Гаҗәп бит!» ® (11 март, 1951). Сергей Бородинның «пәйгамбәрлеге» дөрес булып чыкты. К. Нәҗ- Э минең «Язгы җилләр» романы белән «Намус» 1951 елда Сталин пре- 2 миясенә лаек дип табылды. & Шатлык митинглары, тантаналы җыелышлар, банкетлар да узды ? Тормыш үзенең элекке эзенә төшкәннән соң, Татарстан радиокомите- 2 тының ул вакыттагы рәисе булып эшләгән иптәш элек колакка чалынып узган хәбәрләрнең тәфсыйлен сөйләде. 1950 елның көзендә ул ВКП(б) өлкә комитеты секретаре Хаҗи Рәх- мәтуллин янында утырганда кич белән кабинет хуҗасына Мәскәү Кремленнән чылтыратканнар — Сезнең белән Иосиф Виссарионович сөйләшәчәк,—дигәннәр. Хаҗи Рәхмәтуллин сикереп торган да өстәлдәге кәгазьләр арасыннан ашлык хәзерләү сводкасын эзләргә тотынган. Чөнки беренче секретарь Зиннәт Моратов белән икенче секретарь Казанда булмаганлыктан, Сталин бер дә бүтән белән түгел, ашлык хәзерләү белән кызыксыныр дип уйлый икән. — Билгеле, секретарь бераз дулкынлана башлады,—дип дәвам итте әңгәмәдәшем — Үзегез беләсез, Сталин белән сөйләшү уен түгел. Сталинның авторитеты элек тә бик югары йөри иде, Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы җиңеп чыкканнан соң ул тагын да күтәрелде Ул елларда, ихтимал, Сталиннан да популяррак бөтен дөньяда бүтән беркем дә булмагандыр. Бераз көткәннән соң: — Сөйләшегез, телефонда иптәш Сталин,— дигәннәр Менә трубкада Сталин тавышы ишетелгән. «Исәнмесез!» дигән Бу яктан X Рәхмәтуллин: «Исәнмесез, Иосиф Виссарионович!» — дип җавап биргән «Сезнең фамилиягез ничек әле»? — дигән Сталин. Ансат кына да бит, тел очында гына, ләкин әйтә генә алмый ди бит Рәхмәтуллин фамилиясен. Тотлыга торгач, көч-хәл белән генә әйтеп җибәргән «Сез, иптәш Рәхмәтуллин, Нәҗми белән Бәшнровның романнарын укыдыгызмы?» — днп сораган Сталин Бәхеткә каршы, укыган икән, Рәхмәтуллин батыраеп киткән, көр тавыш белән: «Укыдым. Иосиф Виссарионович, укыдым!» — дигән. «Сезнеңчә, ниндирәк ул әсәрләр?» — дигән Сталин «Минемчә, ул иптәшләр ничего гына әсәрләр язганнар»,— дигән Рәхмәтуллин. «Ннчегомы, әллә яхшымы?» — дип кабатлап сораган Сталин. «Яхшы әсәрләр язганнар ул язучылар, иптәш Сталин»,— днп җавап биргән секретарь Шуннан соң Сталин «Алай булгач, сез аларны премиягә тәкъдим иттегезме соң?» — димәсенме! Менә нәрсә кызыксындыра икән аны! Хажи Рәхмәтуллин: «Шулкадәр белеп сөйләшә, неужели үзе укыды икән?> — дип уйлап алган Ничек жавап бирергә дип торганда Ә. Ерикәйнең шул мәсьәлә белән өлкә комитетына килеп йөрүе исенә төшкән. «Язучылар союзы премиягә куйгач, без инде шул житәдер дип уйлаган идек, Иосиф Виссарионович»,— дигән Рәхмәтуллин. Сталин бу жавапны ошатмаган. «Тагын уйлап карагыз әле, уйлагыз, иптәш Рәхмәтуллин. Хушыгыз»,— дигән Сталин. Берникадәр вакыттан соң Хажи Рәхмәтуллин башка эшкә күчкәч, мин бу хакта аның үзеннән дә сораштым. — Әйе, дөрес, фамилиямне әйтә алмый торуым да хак. Шулай да Иосиф Виссарионович белән сөйләшү миндә онытылмаслык истәлек булып калды,— диде ул. Башта бу хәл мине бик гажәпләндерде, СССР кебек зур дәүләтнең башында торучы, шул ук вакытта дөньякүләм әһәмиятле вакыйгалар белән, зур политика белән шөгыльләнүче житәкче ничек әдәби әсәрләр укырга вакыт таба ала икән? Ләкин үзем белгән башка шуңа охшаш вакыйгалар белән чагыштыргач, мин моңа ышандым. Бу безнең ише әдәбият әһелләрен куандыра торган, шуның өстенә, бүтән җитәкчеләргә дә үрнәк булырлык ифрат игелекле мисал түгелме соң? Үзеннән-үзе шундый сорау килеп туа: ни сәбәпле бу әсәрләргә Ка-' занның көндәлек матбугаты «якты чырай» күрсәтмәгән, нигә ул алар- ның фәкать тискәре якларын гына күрергә тырышкан? Сүз арасында гына әйткәндә, бу бит бер генә факт түгел, андый язмышка дучар булган әсәрләр бар Моның сәбәбе нәрсәдә? Казанда әдәби әсәрләргә бәя биргәндә чамадан тыш таләпчән булуданмы, әллә күңел тарлыгыннан- мы? Яисә, бездәге гадәт буенча, «кешене тыйнаклык бизи» дигән мәкальне күпертеп аңлап, кирәгеннән артык «тыйнак» булып күренергә омтылуданмы? Яисә кыю фикерне беренче булып әйтүдән сакланып, аны башкалар әйткәнне көтеп яту нәтиҗәсеме бу? Шундый көннәрнең берендә Кәримәнең комод янында минем сугыш елларында киеп тә хәзер гамәлдән чыккан иске пижама, пинжәк кебекләрем белән мәшгуль булуына игътибар иттем. — Менә, жыеп куям әле, бәлки кайчан да булса бер кирәкләре чыгар,— диде ул Бераз уйланып утырды.— Әгәр дә шундый мактаулардан башың әйләнеп масая-ннтә калсаң, алып күрсәтермен, дим. Болар китабыңны язганда ниндирәк шартларда яшәвеңне күз алдына китереп айнытып җибәрерләр... Гәрчә андыйларга беркайчан да башым әйләнгәне булмаса да, бик урынлы һәм вакытлы кисәтү иде бу. Чөнки бу мәсьәләдә безгә бик сак булырга кирәк. Нинди талантлы шагыйрьләрнең дә үзенә-үзе соклану нәтиҗәсендә түбәнгә таба тәгәрәгәне бар. Масаю чиренә бирештеме, ул инде иҗат кешесе буларак үсүдән туктады дигән сүз. Миңа исә моңарчы язганнарым белән генә һич тә канәгатьләнергә ярамый, мине киләчәктә язачак тагын да җитдирәк яңа әсәрләрем көтә, аларга элеккеләренә караганда да күбрәк көч салырга туры киләчәк. Чөнки әдип моңарчы язган әсәрләрен иҗатының иң яхшы үрнәге, иң югарыгы ноктасы дип исәпләми. Юк. Ул иң яхшы китабын менә хәзер яза. Монысы инде аның иң талантлы әсәре, иҗатының үрнәге булачак, ул халыкның иң тирән тойгыларына, иң бөек омтылышларына җавап бирәчәк. Гомере буена эзләп, җыеп килгән иң кадерле, күңелгә иң якын сүзләрен дә ул әнә шул яңа китабында әйтәчәк... Мин дә әнә шул зур максатның гамәлгә ашачагына чын күңелдән ышанып, шуның белән рухланып яшим.