Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХЛАК ПРОБЛЕМАСЫ —ҮЗӘКТӘ

Кешенең үз-үзеи тотуы, җәмгыятькә. башка кешеләргә менәсәбете. Әхлак, Бу проблема борынборыннан әдәбиятның үзәгендә торган, дистә- ләрче буын язучыларның яэарына азык булган. Мәхәббәтме. ватандарлыкмы. дуслыкмы, хезмәткә менәсәбәтме. яшьләрне тәрбияләүме — нинди гене теманы алма, алар барысы да чорның алдынгы ехлагы позициясеннән торып хәл ителә. кешенең бетен гамәле шуннан чыгып бәяләнә. Замандашыбызның әхлакый чыганакларын эзләп, совет язучылары сугыштан соңгы героик чорга да (А. Гыйлеҗев, «Язгы кәрваннар»), җәмгыятебезнең коллективлашу чорыннан башлап хәзерге космос эпопеясына кадәр сузылган үсү этапларына да (Ч Айтматов, «Буранлы станциясе»), урта гасырлардагы бер вакыт аралыгына да (Ә. Әлимҗанов, «Остазның кайтуы») мәрәҗегать итәләр, һәм һәр эпоханың үзәгендә кеше тора. Ул я үзен коллективның бер члены, коллектив исеменнән сейләрлеи кешә ител сизә, яисә ул үз заманына гына сыймый, шунлыктан соңгырак буыннарның да замандашына әверелә Телгә алынган әсәрләрнең һәркайсында хәзерге заман үткәннәр истәлеге белән органик рәвештә үрелеп бара кешеләргә үэ-үэеңне аямый хезмәт итү турындагы халык җыры — «Язгы кәрваннаряда. маикортлар һәм Раймалы ага турындагы, кешенең изге бәйләнешләрен һәм тойгыларын онытуны һәм аяк астына салып таптауны гаепли торган легендалар — «Буранлы станциясе»ндә. Әбу-Насрның тешендә кеше акылына һәйкәл булган меңьяшәр пирамидалар белән сейлешүе — «Остазның кайтуыянда. Өч әсәрнең дә исемнәрендә юлның—мәңгелек хәрәкәтнең—метафоралы сурәте чагылыш талкан. Геройларга — урта гасырлардагы фикер иясе әл-Фарабига. замандашларыбыз Ибраһимга һәм Идегәй Щангилдинга әхлакый яктан күз ачылу, башкалар эчен җаваплылык, үз-үзеңне. үз рәхәтеңне башкалар эчен корбан итү теләге юлда килә. Юл бетмәс-текәнмәс рухи эзләнүләрнең сыйланышы булып тора (Кәсладан чәчүлек орлык алып кайту юлы — «Язгы кәрваннар». Идегәйнең Буранлы Каранар артыннан АуМуйнакка килүе — «Буранлы станциясе», Әбу-Насрның гыйлем эстәп ил гизүе — «Остазның кайтуы»). «Язгы кәрваннар» повестеның исемендә үк совет халкының оптимистик рухын, яшәү кеченең асылын чагылдыра торган лирик башлангыч сизелә Повестьның юл картинасы белән тегәлләнүе дә юкка гына түгел: кешеләр салмак кына алга бара, «кызыл балчыктан әелгән бәләкәй генә таучык ак карда уйнаган кызыл телке кебек кенә күренеп тора». Бу лирик картинада Сабирәттәйнең — фронтта үлгән иренең кайгысы бәгырен киссә дә. язгы юл әләклегендә бәләкәй чана белән ерак авылга орлыкка барып, соңгы мәртәбә фидакарьлек Һәм батырлык үрнәге «үр- сеткән хатынның — каберен карда уйнаган кызыл телке белән чагыштыру бәген кешене үзенә тарткан бу хатынның тормышка мәхәббәтен күрсәтә Лирик герой эчен кабер естендәге әле дымы да кибәргә әлсермәгән балчык —- Сабирәттәйнең башыннан тешмегән. авыл кешеләре бергәләп эшлегендә һәрвакыт К уртада күрергә гадәтләнелгән сары-кызыл бизәкле яулык тесле балчык — ирексеэдән кызыл телке тесе белән ассоциацияләтә. Бу картина бөтен лирик хикәяләүнең иң югары идея-мегънә ноктасы, чөнки бер бәләкәй генә татар авылында яшәүчеләрнең берсен дә читләтеп үтмәгән (бетен илгә килгән!) авырлыклар һәммәсе тормыш хакына җиңеп үтелгән бит. Сабирәттәй — повестьның яшүсмер герое өчен халыкның вөҗданын, фидакарьлеген, игелеклелеген гәүдәләндерә. Әмма халыкны бербөтен итеп берләштерә торган көчне тою. аңлау аңа Әдилә авызыннан ишеткән халык җырының мәгънәсенә тешенү белән генә килә. «...Көмеш булып тамаем» диме? Зарлану, кайгыру түгел ич монысы, кешегә, дөньяга, җиргә яхшылык теләү! Изгелеккә, юмартлыкка омтылып җирсенә бит кыз күңеле. Кызның тавышы аермачык ишетелә, кызның тавышы йөрәкне өзәрлек моңлы, ягымлы. «Җыры бөтен барлыгымны, арба-атымны, юлымны, барырымны һәм кайты- рымны, каралып-куерып килгән офыкларны күмеп китте, онытылдым! Ташкын иде аның тавышы, моң дөньясы иде!» Алтын булып агаем ла- көмеш булып тамаем!» Бу сүзләр үсмер егет өчен. Чаллыга тракторчылар курсына китеп барышлый, үзенең уртак эшкә, бөтен халык эшенә катнашы барлыгын тою белән, кы1иын да тургай җырын ишеттерерлек тылсым булып әверелә: «Бу юлдан байтак кешеләрне әле сугышка, әле бәхет эзләргә Пермь. Яраслау якларына озатканым бар, хәзер үзем китеп барам, хәерлегеме? Дөнья безнең кулга күчеп бара торгандыр шул...» Хикәячене сугышта авыр контузия алган Габбас абый гаиләсе үзенең күңел юмартлыгы белән таң калдыра, шул җырның сүзләрен, мәгънәсен тагын исенә төшерә: «Юк, бу теләкләре уртак аларның, алар өй эчләре белән чиксез бәхет тоеп, сөене- шеп-сөешеп яшиләр, үз бәхетләре белән кешеләрне дә шатландырырга телиләр. Яшәүнең иң бөек максаты, кешенең иң гади сыйфаты шул түгелмени? Шушы җырдагы кебек ич аларның тормышлары...» мс в, Әлеге җыр. халыкның буыннарны бер итеп бәйли торган рухи, әхлакый байлыгы повестьның лейтмотивына әверелә, геройларның эчке мәгънәсен аңларга ярдәм итә. Җырчы Раймалы аганың соңгы фаҗигале мәхәббәте турындагы борынгы дала риваяте Идегәйнең тыштан караганда вакыйгаларга әллә ни бай булмаган рухи тормышында буыннарның аерылгысызлыгы турындагы фикергә куәт бирә. Идегәй бу турыда ишеткән, япь-яшь кызны сөяргә җөрьәт иткән карт Раймалы аганы төрлечә гаепләүләрен дә. аклауларын да белгән. Аның станциягә Әбуталип Коттыбаев эше буенча килгән «карчыгакүз» тикшерүче белән сөйләшүеннән менә шул күренеп тора. Әбуталипның гаебе шунда: ул үзенең балалары өчен дип әсирдә, Югославиядә башыннан кичергәннәрен һәм дала риваятьләрен кәгазьгә язган, шул исәптән Раймалы ага турындагысын да язып куйган. Менә шунысын «карчыгакүэ» бозык һәм маразматик нәрсә дип бәяли. Ә Идегәй легенда белән Әбуталипны икесен ике нәрсә итеп аера. Әбуталип, аның фикеренчә, яхшы ата, гаилә башы. Ә риваять ул риваять инде, ул чакта Идегәй аның бүгенге белән бәйләнешен танымый, күрми әле. Әмма халыкның рухи мирасы белән хәзерге чор арасындагы бердәмлекне герой думбра тыңлаганда Әбуталипның тол хатыны Зарипага булган тыелгысыз хисе үзәген өзгәндә һәм үз-үзе белән көрәшнең иң киеренке ноктасында гына нык итеп тоя. «Бу музыканы тыңлауның үзе өчен җиңел генә, болай гына үтеп китмәслеген аңлады Буранлы Идегәй. Чөнки ул кунакта бераз гына башка нәрсә уйлап: онытылып торган икән, ләкин думбраның беренче авазлары ук аны яңадан үзенә кайтарды, яңадан кайгы- хәсрәт упкынына атты. Аңарда бу кайдан килде соң әле? Бу музыканы тудырган кешеләр Буранлы Идегәй белән нәрсә һәм ничек буласын, аңа нинди кыенлыклар һәм михнәтләр күрергә язганын әллә кайчан белеп торганнар булып чыгамы? Югыйсә, Эрлепесның уйнавында үз-үзен ишеткәч, аның нәрсә тоясын алар каян белсеннәр ди? Идегәйнең күңеле талпынып куйды, канат җәйде һәм сыкрады, һәм аның өчен дөньяның бөтен ишекләре - шатлыгы да, сагышы да. уйлану да. тонык теләкләр һәм шөбһәләр дә дәррәү ачылып китте... Музыка аның уен күз ачып йомганчы үткәннән бүгенгегә һәм янә үткәнгә күчереп куйды. Иртәгә булачакка да. Шул чагында сәер бер теләк туды - үзенә кадерле булган бетен нәрсәне, күз алдындагы бетен дөньяны хәвефтән сакларга, каплап алырга, беркемгә, бернәрсәгә кь.ен килмәслек итәргә. һәм шушылай үз тормышына бәйле булганнарның һәммәсе каршында үзенең ниндидер гаебе барлыгын тойган кебек булу аңарда яшерен бер сагыш уятты» У** •йдо юкта Зарина балалары белен качып киткәч, Идегәй чиксез сагышка чумын йоргәиде Казанганның, тыштан сиздермәсә дә, Раймалы аганы һәм аның явыз җанлы туганын искә тошерүе дә шуңа- Шул чакта Идегәй сагыш һәм моң тулы, җанының әллә кай тешләрен кузгата торган дала поэмасын тагын бер кат күңеленнән ♦ кичерә. о Күп еллар үткеч, Әбуталипның эзсез югалган семьясын һәм Зарипаны сагынудан • туктамаган Идегәй, инде күрешүдән омег езеп диярлек. Әбуталипның балалары ты- *• иыч булсын ечен аның намуслы исемен реабилитацияләп кайтып килә. Шул чакта 3 ул ирексездән Раймалы аганың Бегимайга атап җырлаган хушлашу җырым искә те- * шере. Ә. Әлимҗанов ечен исә буыннарның бу аерылгысыз бәйләнеше поэтик мираста түгел, хыялый тештәге Акыл образында ачыла. Тештә ул Чүл һем Күк аеаэы белән, Ь шулай ук Сфинкс белән сейләшә Урта гасырларда яшәгән галим һәм фикер иясе ечен хакыйкатьнең мәңгелеге һәм тормыш мәгьнәсе турындагы мәсьәләне хәл итү * меһим. Бу бәхәс аны шуңа ышандыра, «фикер беркемгә дә — фиргавеннарга дә. вә- .ф кытның үзенә дә буйсынмый, чәнки киләчәк — ул үткәннең һәм бүгенгенең дәвамы ф Һем ул чиксез. Киләчәк хакына «сафлык туганнары» үзләренең ялкынлы хатларын язалар, ә ул. Әбу Наср «Игелекле шәһәр һәм аның изге җанлы кешеләре турында» в дигән трактатын яза. О Геройларның һәркайсы, үзенең рухи үсешендә җанлы мисалларга таянган хәлдә, ш үзе ечен кыйммәт булган башлангычларның алга таба үсеше дә булып тора. Мәсәлән, үсмер егет Ибраһим ечен А. Гыйләҗевның герое Сабирәттей образы — х сугыш кеннәре ачысын җиңәргә ярдәм ите торган әхлакый кеч үрнәге. Бу образның лирик яңгыраш алуы кеше характерларындагы контрастларны, бе- * рәүләриең фидакарьлеген һәм игелеклеген, икенчеләрнең эгоизмын яшьләрчә нечкә к тоючы геройдан да киле. Коз коне элеваторда һем иртә язда Кәсле юлында булган - күренешләрне искә тешерик. Дәүләткә тапшыру ечен ашлыгы бортегеиә кадәр се- < бәреп алынган «амбарлар җылашып утырганда» Гыймай Фатихы утыз ике килограмм ашлыкны йомып кала. Ә Кәслеге барышлый уртак табындагы «алабута кушып пешерелгән, кайрактай кара катламалар, бәрәңге кушып, шуңа сыңар уч кына әремле арыш оны салып пешерелгән ләчтә ипилор, тәгәрәткән бәрәңгеләр» янына Фатих кызы бер кыерчык чын бодай ипие куйса да, аңа ник бер кеше кул тидерсен, шул килеш ашъяулыкта торып кала. Бу юлы да халык, инде дәшмичә, шул дәшмәве белән, бердәй булып эгоизмны гаот.ли. Сабирәттәй — халыкта булган бетен яхшы нәрсәнең гәүдәләнеше, без авыл кешеләренең тәп массасын аның образы аша кабул итәбез. Бетен халык исеменнән сей- леп, аның үзен халык белән аерылгысыз итеп бәяләү характерлы Хәкимҗан абзыйның председательлеккә сайлануын хәтергә тошерик- «Без, Хәкимҗан абзый,— ди Сабирәттәй ул чакта,— барыннан да бигрәк тәмле телне сагындык. Тәмам аптыраш бит хәзер: үзебез дә сүгенәбез, безне дә сүгәләр! Нәсел-нәсәбегез белән тәмле телле булдыгыз, кулыгыздан эш тә килде, әйдә, дилбегәне кулыңа тот әле! Безгә камчы кирәкми, дилбегә каксаң да эшлибез без!» Совет крестьяннарының рухын шуннан да үтемлерәк һәм гадирәк итеп әйтеп булмый' торгандыр! Хикәя итүченең рухи деньясы хәзерге заманны хәтердә яңарта торган үткәннәр белен катлаулы үрелдерү алымы ярдәмендә ачыла. Бу сюжеттан тыш эломентлао повесть геройларының эчке доньясын гына түгел, ә бәлки барыннан да элек Ибраһимны якыннанрак белергә ярдәм итә. чәнки тәп идея-әхлак нагрузкасы Ибраһимда Ул, кушылдыкларыннан коч алып, бүгенгене киләчәк белән бәйли торган елгага охшый. Яэгы ташуда Олысу бозларында учаклар агып җибәрү турында сойләү до. һәлак булганнарның семьяларын кайгырту, әле мәктәп баласы булган Өдилого балалык хисе турындагы хатирәләре дә шуңа хезмәт итә. әверелдергән Әдилә бар. Үсмер егетнең дөньяны шулай нечкә кабул итүе Әдиләгә булган хис белән бәйле. Шул рәвешчә, Гыйләҗев повестенда әхлак проблемасын хәл итү хикәянең төп герое, рухи байлыкларның чыганагы һәм иясе .булган халыкның җанын шигъриятле итеп ачып бирүче халык җыры белән бәйләнгән. Ч. Айтматовның герое Идегәй өчен дусты Казангап — халыкның зирәклеге гәүдәләнеше, «риваять сөйләүче», үз җиреннән аерып алгысыз, тавышсыз-өнсез Сарүзәк киңлегендә ярты гасыр буена үз бурычын тайчанмый үтәп килгән кеше. Бер карасаң, аларның Идегәй белән бергә үткән озак гомерендә, көндәлек хезмәтендә искитәрлек берни юк кебек. «Сез карт юләрләрне җиккәннәр, юләр килеш үләрсез дә|» — «яңача бәяләүчеләр» аларның тыштан тыйнак күренгән героик хезмәтен әнә шулай сызып ташлыйлар. Ләкин Идегәй белән бергә без дә бер вакыйганы искә төшерик. Тимер юлны туктаусыз яуган кар көртләреннән чистартканда Казангаптан башка бөтенесе дә арып эштән туктый. Башкалар кебек үк хәлдән тайган Идегәй дусты Казанганның һаман тукталмавына, үз бурычын шулай тирән аңлавына таң кала. Шулай итеп башкаларга җаваплылык үрнәге күрсәтү, үз-үзеңне корбан итә белү соңрак герой өчен дә төг. сыйфатка әверелә. Станциядәге карт эшче Казанганның рухи олылыгы Сарүзәк чүленең мәһабәтлегенә тиң. Шуңа күрә дә чүлнең мәңгелек юлдашы — дала төлкесен Идегәй һич икеләнүсез-нисез мәрхүм Казанганның җаны дип кабул итә. Идегәйнең үз-үзен тотышы аның үзен гаделлек хакына җаваплы, мөстәкыйль карар кабул итәргә сәләтле шәхес итеп тоюыннан килә. Шул аны кешелек прогрессы хакына, үзләре кебек үк акыллы затларга ярдәм итү теләге белән Конвенция җитәкчеләре ризалыгыннан башка Урмантүш планетасына очкан «Паритет» космонавтлары белән якынайта. Шунысы мөһим: Идегәй үзендә кеше кайгысын кайгырту сәләте булганга күрә, Зарипаның батыр характерын үз иткәнгә күрә Әбуталип семьясының тарихын йөрәге аша үткәрә, «һәм Идегәй тагын узузенә, аларның тарихы турыдан-туры үзенә кагылган кебек, шушы семья өчен рәнҗүенә һәм сызлануына гаҗәпләнә иде. Кем соң әле алар аның өчен. Бу минем акыл җитәрлек эш түгел, миңа нәрсәгә кирәк соң әле бу дип ул уз-үзенә әйтә алыр иде бит. Үзенә тиеш булмаган нәрсәләр турында хөкем йөртерлек кем соң әле ул? Эштән башы чыкмаган дала кешесе. Андыйларның бит дөньяда исәбе-саны юк. Тормышта бу гадел дә. бу гадел түгел дип аңамы соң ачынырга, нәфрәтләнергә? Бу нәрсәләрне аңардан, Буранлы Идегәйдән мең тапкыр күбрәк белүчеләр бардыр бит. Сарүзәктә ул күргәнгә караганда анда яхшырак күренә торгандыр бит. АНЫҢ эшемени бу? Шулай да тынычлана алмады, һәм ни өчендер күбрәк аның өчен, Зарипа өчен йөрәге әрнеде. Аның турылыклылыгы, чыдамлыгы, кыенлыкларга җан көченә каршы торуы гаҗәпләндерә дә, әсир дә итә иде. Ул оясын давылдан канаты белән капларга тырышкан кошка охшый. Икенче берәү булса, елар-елар иде дә, буйсыныр, туганнарына барып баш ияр иде. Ә ул сугыш авырлыклары өчен ире белән бертигез нужа күрә, һәм нәкъ менә шунысы бөтенесеннән ныграк, бернигә карамыйча, Идегәйнең тынычлыгын ала да, чөнки бит ул аның балаларын да. ирен дә берничек тә яклый алмый... Соңыннан язмышның бу семьяны Буранлыга китерүенә бик үкенгән минутлары да булды. Бу көенечләр нигә аңа? Берни дә күрмәсә, белмәсә, әүвәлгечә тыныч кына яшәр иде...» Коттыбаевлар семьясының тарихы һәм үзенең газаплы кичерешләре Идегәйнең рухи тормышында кульминация ноктасына әверелә. Шунысы характерлы, Әбуталипның исеме аклангач кына тынычланып яши башлый Идегәй. Бу уңайдан Идегәй Җангилдинга үзенең үткән тормышында сугыштан соңгы, станциягә килеп чыккан еллары бигрәк тә истәлекле. Вакытка шул рәвешчә бәйләү геройның шәхси драмасы ил тормышындагы драматик вакыйгалардан аерылгысыз икәнен ассызыклап күрсәтә: «Әмма Идегәй ни белән генә шөгыльләнмәсен, аңа ничек кенә кыенга килмәсен, Әбуталип Коттыбаев тарихы башыннан чыкмый иде. Идегәйнең җанын кыйнап торды ул». Яхшылык белән яманлыкның мәңгелек көрәшендә Идегәй Найман Ана, Раймалы ага, Казангап, Әбуталип, Елизаров. Укубала, Озын Әдилбәй, «Паритетының 1 нче һәм 2 иче космонавтлары белән бер якта. Ул маикортларга, «карчыгакүз» Тансыкбаеа- ларга, «яңадан бәяләүчеләргә», Сабитҗаннарга каршы тора. Язучының дөньяны тоюындагы фаҗигалелек манкортлыкиың җиңүе рәвешендә чагыла. Моның мисаллары — Найман Ана белән аның улы, Раймалы ага белән аның туганнары, Әбуталип семьясы белән «карчыгакүзләр»_тарихы, романның космик линиясендә җирдәге ике системаның үзара дошманлыгы кешелекнең. Җирдәге тор- ♦ мышиың үсешендә яңа адымнан баш тартуга китерү. Романның космик линиясен те- п гөлләгән соңгы юлларда бу сызлану тагын да кечәя: «Ракеталар ерак космоска, бе- ■£ теиесе шул килеш калсын өчен, Җир шары тирәсендә даими чик булдырырга дип очалар иде». Шул килеш, ягъни системаара ызгышлар, дошманлык сакланып калсын 3 ечен. Ләкин кешелек хәтере улына ялваруы бушка гына булган Найман ананы һәм уз туганнары кимсеткән Раймалы аганы саклый. Үткеннәр, шул исәптән дала риваятьле- 5 ренең дә елъязмачысы булган Әбуталипны саклый хәтер. Зур емет баглап үстергән улыннан хөрмәт күрмәгән с Казанганны да саклый ул. < Ч. Айтматов үз романында кешенең әхлакый идеяләренең диалектик үсешен бирә алган. Ике космонавт масштаблы итеп, бетен җир шары исеменнән, аның Галәм65 дөге урыны турында уйлый алган кебек, дала киңлегендә югалып калган сигез өйле ♦ станциядәге зшче Идегәй Җангилдии дә җирдәге бетен нәрсә өчен җаваплылыкны үз < естенә алырга тели: «Үлгәннән соң жанның нәрсәгә де булса күчүе хак икән, нигә ® миңа кырмыска булырга, мин ак койрыклы тилгәнгә әверелер идем. Сарүзәк өстендә н менә шулай очып, җиремә югарыдан карап туймас идем» Көнбатыш белән көнчыгыш арасында сузылган тимер юлда поездлар хәрәкәте t тынып тормаган кебек, кеше тормышында яхшылык белән яманлык кереше дә тук- * тап тормый — романда кабатлана торган рефренның мәгънәсе өнә шундый. Кеше яз- мышыиың бәясе дә аның шушы керештә актив катнашуы белән үлчәнә, һәр мери- Ж дианның озынлыгы нуль итеп алынган Гринвич ноктасыннан исәпләнгән кебек, теләсе х кайсы кешенең дә тормыш кыйммәте шушы конфликтка катнашы белен үлчәнә. Ә Өлимҗаноа повестенда урта гасырлар чоры белән тигезсез керештә чыккан Әбу Наср тормышы да әнә шуңа мисал. Аристотель һем Сократ. Платон һәм Птолемей, Гераклит һем Гиппократ тәгълиматларының зчкә мәгънәсен кешеләргә яңадай ачкан Әбу Наср Игелекле шәһәр турында трактат яза. Ул үз заманын узып китә, шәкертләре аны «сәер кеше», «зирәк», «яхшы күңелле әкиятче» дип атыйлар. Әбу Насрның рухи тормышы туган Отарыннан башлана. Шушында үсмер вакытта аның күңелендә тамыр җибәргән шытым ватаныннан читтә фаҗигалар-азаллар күреп йөргәндә дә исән кала. «Кеше беркайчан да үз-үзеннен, ө иң мөһиме — кеше мәшәкатьләреннән, кешеләр җәмгыятеннән качып китә алмый. Шулай булды һәм һәрвакыт шулай булыр. Кеше үз чорының законнарына буйсына, әмма аның карашы һәрвакыт киләчәккә төбәлгән» Герой кечтөн яки залимлектән башка Акыл берни дә түгел дип раслаган Сфинкс белән бәхәскә керә. Әбу Наср Акылга үз урынын алыр эчен кәч кирәклеген яхшы аңлый, әмма ул залимлекнең Акылга таяныч булуы белән ризалашмый. Бу очракта Акыл халыкка газап-михнәт булып әверелә, меңнәрчә тормышны корбан итәп пирамидалар тезү процессы шуны раслый. Әбу Насрның тирән ышануынча залимлек булган җирдә гаделлеккә урын юк. һәм ул Акыл таянырлык коч Игелек икәнлеген раслап, үзенең трактатын яза: «Халыклар бәхеткә ирешү өчен бор-берсенә ярдәм итешсәләр, бетон җир игелекле булачак. Кеше ечен кирәкле байлыкларның иң специфик булганы акыл, чөнки кеше нәкъ менә акыл аркасында кеше булган да...» Аның ил гизеп йөрүе дә үз акылын хөкемдарлар «4чене буйсындырырга теләмәү белән аңлатыла. Ләкин үз чорыңнан качып булмый, күпкә булмаса да, трактатларын язу хакында гына да алар кул астында эшләргә туры кило. Шул трактатлары аша ул үз заманы чикләреннән атлап чыга. Шул рәвешчә, хәзерге совет язучылары әхлак проблемасын хәл иткәндә, предметлары никадәр генә терле булса да. әсәрләрдәге тенденцияләрнең уртаклыгы сизелеп тора. Әйтик, композиция элементы буларак юл, реалистик функция үтәү белән бергә идея эчтәлеге дә ала, әхлак проблемасын ачуга булышлык итә. һәр әсәрдәге вакыйгаларның конкрет вакыты һәм пространствосы хатирәләр формасы кулланып киңәйтелә. Аларны геройның рухи үсеш процессы бергә бәйли. Сурәтләү предметы һәм хикәяләүченең образы нинди булуга карап, геройларның рухи дөньясындагы әхлакый идеалның шул заман чынбарлыгына нисбәте чагыла. Мәсәлән. А. Гыйләҗевның «Язгы кәрваннар»ында яшүсмер Ибраһим вакыйгаларга мөнәсәбәтен бөтен авыл исеменнән белдерә. Ул совет кешесенең әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән, халыкның бөтен тарихы буена тупланып килгән коллектив аңын чагылдыра. Яшьләр өчен юл күрсәтүче йолдыз буларак, бу рухи кыйммәтләр заман сынавын үтәләр. Шунлыктан сугыштан соңгы елларның кырыс чычбарлыгы (район җитәкчеләренең хуҗасызлыгы, Сабирәттәйнең үлеме) повестьның оптимизмын басып китми. Бу оптимизм художество ягыннан алганда аклана, чөнки язучы коллектив аңны чагылдыручы итеп көч һәм өмет ташып торган, әле тормышка яңа кергән кешене - г -цв>; сайлый. Ч. Айтматов «Буранлы станциясе» романында сигез өйле бәләкәй разъездда яшәүче алтмыш бер яшьлек эшчене герой итә. Совет халкының коллективлашу чорыннан алып безнең көннәргә кадәрге тарихына шуның күзе белән карап әхлакый бәя бирелә. Идегәй совет кешесенең коллектив аңын чагылдыручы буларак чыга, бүгенге көндә киләчәкне кайгыртып, манкортлар — үткәнен оныткан коллар — белән актив рәвештә конфликтка керә. Киләчәк турында кайгырту тойгысы Ә. Әлимҗанов повестеның героен Ч. Айтматов һәм А. Гыйләҗев геройлары белән туганлаштыра. Хикәянең үзәге итеп геройның гражданлык батырлыгын күрсәтү —«Игелекле шәһәрләр... турында» трактат язуны сайлау шулай ук юкка түгел. Ул рәхимсезлектән, халыкның хокуксызлыгыннан, фәнне һәм акылны сөймәүдән, эзәрлекләүдән гыйбарәт булган шәһәрләргә, шул исәптән туган шәһәре Отрарга да охшамаган шәһәрне ничек күз алдына китерүен бәян итә. Кыргыз, казакъ һәм татар язучылары иҗат иткән әсәрләрдә акыл һәм белем дәрте, үз бурычыңны һәм гаэаплылыгыңны тою. үз-үзеңне корбан итәргә әзер тору һәм игелеклелек тойгысы, туган илеңә һәм хатын-кызга мәхәббәт шигъриятле итеп тасвирлана. Болар һәммәсе дә бер буын кешелекнең икенче буынга калдыра торган рухи мирасы. Аларга санламыйча карау әхлакның йомшаруына китерә, ягъни ман- кортлыкка сәбәп була. Шулай итеп, авторлар башка, әсәрләр төрле, ә үзәккә алынган, нечкәләп тикшерелә торган проблема уртак. Кеше бүгенге көн өчен генә түгел, ә киләчәк алдында да җаваплы — авторлар үз геройлары тормышы мисалында әнә шул фикерне басым ясап күрсәтәләр. Чимкент шәһәре