Логотип Казан Утлары
Повесть

ХАТЛАР ЯЗАМ САГЫНЫП

 Беребез ис ан булганда без игебез да яшарбез э Хеняягу** урислам абый! Сезгә бу хатны язаргамы, юкмы дип байтак вакыт уйланып, икеләнеп йөрдем, берннчә мәртәбә язып та, почтага илтмичә, ертып ташладым. Сәбәбе шунда сез мине дөрес акламассыз дип уңайсызландым, әйтер сүземне кирәгенчә әйтә алмам, хәтерегезне калдырырмын, сезне үпкәләтермен кебек тоелды. Шулай да, һич кулым бармаса да. ниһаять, бу юлы язарга, хатымны җибәрергә булдым Озын сүзнен кыскасы, НурнсЛам абый, мин сездән моннан сон безгә килмәвегезне үтенәм Элеккечә бәйрәмҗыеннарда. туган көн мәҗлесләренә чакырмасак, зинһар, үпкәләмәгез Тормыш шулай куша Чөнки сез килеп киткән саен безнең гаиләдә үпкәләшү килеп чыга Хөснулла атналар буе беркем белән сөйләшмичә кара көеп йөри, андый көннәрне ул хәтта бәләкәй улы Кәбиргә дә якты чырай күрсәтми Сезгә тагын бер үтенечем бар бу хат т> рында берүк Хөснуллага сиздерә күрмәгез, тырнак астыннан кер тапкандай, аңа тагын бәйләнергә, анызынборынын турсайтып, тузынып йөрергә сылтау булмасын иде. Менә бар сүзем шул. Зинһар, үпкәли күрмәгез Мине дөрес аңларсыз дип уйлыйм М-м. Нурислам абый, тагын мин борчыйм әле сезне Мин сезгә югыйсә бүтән язмаска тиеш идем Соңгы вакытта сез килми башлагач, безнең тормыш бераз рәтләнгән, Хөснулланың сәбәпсез- гә вакланулары, юкка-барга бәйләнүләре кимегән сыман иде Әмма теге көнне без сезнең белән пароходка утырып кайтканнан бирле Хөснулла тагын өйдә һичкем белән сөйләшмичә кашларын җимереп йөрн башлады Аның мондый кыланышларын баштарак мин авыр кичерә идем, һаман саен кабатлана торгач, хәзер инде мондый хәлгә акрынлап күнегеп тә киләм бугай Мөмкнн кадәр тынычрак булырга, үземне кулга алырга, артык борчылмаска тырышам Хәтерлисездер, ул көнне пароходта кайтканда террасада икебез генә калган бер арада сез Хөснулланың ник бәйләнүен, ник безгә килергә ярамаганны белергә теләгән идегез. Әмма мин ни дә булса әйтергә өлгермәдем, нәкъ шул мәлне Хөснулла килеп комачаулады Бу хәл сәер тоелмасын, икеле-микеле уйланырга урын калмасын дип, менә сезнең шул соравыгызга җавап язуым. Ул чакны Хөснулла белән сез, гадәттәгечә, якын дусларча ачылып сөйләшмәдегез, ике арагыздагы киеренкелекне бер-берегезгә сиздертергә теләмәгәндәй, вахтадан буш сәгатьләрдә гел шахмат уйнап кайттыгыз Улым Кәбир дә (ир бала — ирлеген итә бит) һаман сезнең янда чуалды, әтисе берничә тапкыр ачулануга да карамастан, алдыгызга утырып, китель төймәләрегезне санап, фуражкагызны киеп уйнады. Бу хәлгә Хөснулланың кәефе бик бозылды, чырае торган саен караңгылана барды, рәттән берничә тапкыр уенын оттырды. Соңынтын, үзебезнең каютага чыккач, таякның юан очы тагын миңа төште: баланы теләсә кемгә сыенудан тыя белмисең, әтисеннән биздерәсең, имеш... Синең алда рәтлерәк күлмәк кигән өчен дә, артык ачык йөз күрсәткән өчен дә мин гаепле. Ярар, ул хакта калып торсын. Сүз уңаенда бәләкәй генә бер яңалык та хәбәр итим, быел көз мин су транспорты инженерлары институтының читтән торып уку бүлегенә керергә булдым, бу көннәрдә кабул итү имтиханнарына әзерләнәм. Миңа уңышлар теләгез. Улым Кәбирдән сәлам сезгә. Менә хәзер сезгә хат язуымны белгәч, Нурие абый (сезнең исемне ул үзенчә шулай кыскартып әйтә) ник безгә килми, аның пароходына тагын кайчан барабыз, дип гел сораштырып тора. Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар теләп калабыз. Мәрьям. Нурислам- абый, исәнмесез! Сез белмисездер әле, улым белән мин Чнстай кешеләре булдык бит, хәзер без шунда яшибез Яңа урында эшемнән, тормыш шартларыннан зарланырга сәбәп булмаса да, күңел никтер урынында түгел, башка әллә нинди борчулы уйлар килә, сез безгә килеп йөргән чаклар искә төшә. Соңгы вакытта еш искә алудан, ахры, кичә кич ачык тәрәзә янында йокыга талып барганда пристань ягыннан сезнең «Владимир Маяковский» пароходы тавышы ишетелгән кебек тоелды Аның Иделдә йөрүен, бу якларга килүе бик икеле икәнлеген яхшы белсәм дә, таныш гудок тавышыннан күңелем җилкенеп китте, байтак вакыт йоклый алмыйча яттым Шулай да мин дөрес ишеткәнмен бит, кнчә пристаньга чынлап та сез туктаган булып чыкты Ремонтка туктаган ниндидер бүтән пароход урынына сезне Кама линиясенә күчергәннәр икән. Ул хакта мин иртәгесен безнең затонга эш белән килгән таныш диспетчердан очраклы рәвештә ишетеп белдем Ел буе диярлек хәбәрләшми торганнан соң сезнең бездән якында гына булып та күрешмичә китүегезне белү миңа бик аяныч тоелды, һәм мин. җилкенеп китеп, менә шушы хатны язарга керештем. Безнең Чистайга күчүебез, сезнең өчен көтелмәгән хәл булып, сәер тоелуы ихтимал Мәгәр ул чыннан да шулай, җәй башыннан бирле биредә яшибез. Безнең бирегә күчеп килүебез әтинең нахак бәлагә таруы аркасында булды Бәлкем инде үзегез дә ишеткәнсездер 1андый хәбәр озын аяклы була бит), быел техникумда язгы имтиханнар вакытында ни өчендер гаепләп, әтине директорлыктан алдылар, төрле комиссияләр килеп тикшерә, төпченеп казына башладылар Аның сәбәбен мин соңыннан. байтак вакыт үткәч кенә белдем. Шул ук накытга минем үземә карата да кешеләрнең мөнәсәбәте кинәт үзгәрде Эшкә барып керсәм, ензәм, кайберәүләр очраганда, күрмәгәндәй. читкә карап яки ашыккан кыяфәт белән коры гына сәлам биреп үтәләр Хәтта әти урынына техникум директоры булып калган «безнең Хөснуллабыз» да бүтәнәйде, абруена тап төшүдән куркып булса кирәк, миннән күрәләтә читләшә, әнисе каты авырый дип, кунарга да өйгә кайтмый башлады Әнә шундый күңел өшеткеч атмосфера эчендә калдым мин. Хәер, мине һәрвакыттагыча үз итеп, теләктәшлек күрсәтүче, кирәк чакта киңәшләре белән эчкерсез булышучылар да аз булмады Техни- ♦ кумның суднолар йөртү бүлеге начальнигы, гражданнар сугышы чорын- с да минем әти белән бергә флотилиядә сугышучы Матвей Михайлович Э Белоусов жылы мөнәсәбәтен һич тә яшермичә, теләсә кем алдында з ачыктан-ачык дусларча исәнләшә, хәлемне сораша, мине тынычланды- * рырга тырыша иде Гадәттә, үзен бераз рәсми тотучан, корырак күрен- s сә дә, хәлемнең кыенлыгын башлап сизүче һәм авыр вакытта ярдәм 3 кулы сузучы кеше — шул карт коммунист дисәм, һич тә ялгыш булмас. ж Беркөнне, техникумда сынаулар тәмам булганнан соң, юлыбыз туры < килеп, кичкырын эштән кайтып барганда әнә шул дәдәй — Мәрьям, син ялыңны кайда үткәрергә уйлыйсың? Башка жәй- х ләрдәге кебек, быел да пароходта эшләргә җыенасыңмы? — дип кы- ф зыксынды. а — И Матвей Михайлович, ял кайгылары түгел әле миндә,— дидем, о ачыну белән — Күрмисезмени, ятьмәгә эләккән балык кебек, кая барып £ бәрелергә белми йөрим л — Күрәм, күгәрченкәем, бик яхшы күрәм, хәлеңне дә аңлыйм Әйтер- * гә теләгән сүзем дә шул хакта . Минемчә, сиңа климатны үзгәртергә, бу имеш-мимеш гайбәт оясыннан бераз вакытка китеп торырга кирәк » Чистайда минем бертуган сеңлем яши. Үз өе бар, ире үлгәннән бирле < ялгызы тора... Улыңны үзең белән ал да, туп-туры шунда кит, җәеңне ° шунда тынычта үткәр Камада су коенырсың, кояшта кызынырсың, карлыган, гөмбә җыярсың, нервыларын ныгыр . Син монда барыбер әтиеңә әллә ни ярдәм итә алмассын, ул хакта без. хәрби флотилия ветераннары, үзебез кайгыртырбыз. Вәсил Билаловнчнын кем икәнен беләбез без. Якын арада барысы да ачыкланыр дип уйлыйм Бу киңәш башта ничектер бераз сәер тоелса да, һәрьяклап уйлаганнан соң, мин аны хуп күрдем һәм берничә көннән улым белән Чистайга барып төштек Кайгыртучан Матвей Михайлович безнең хакта сеңлесенә хәбәр иткән һәм, Казан пристаненда озатып калганнан соң. телефоннан да сөйләшкән икән Аның сеңлесе — урта яшьләрдәге ачык йөзле, бөтерчек кебек хәрәкәтчән Марина Михайловна — пристаньда безне бик җылы каршылады, өйгә кайткач та, якын туганыдай, кадерләп кунак нттс Ул үзе затонда суднолар ремонтлау заводында кадрлар бүлеге мөдире булып эшли икән. Аның затон турында, шунда үткәргән еллары турында сөйләгәннәрен тыңлый-тыңлый ул кичне без чәй янында озак утырдык Улым белән мин урнашкан шактый иркен бүлмәнең түр тәрәзәсе Камага караган, ян тәрәзәдән якында гына тау астында озын күл сыман елга култыгы — затонга күренеш ачыла Кичләрен, тын су өстенә төн пәрдәсе иңгәч, яр өстендәге завод тәрәзәләрендә, биек кран башларында утлар җемелди, пристаньнан ара тирә кычкырткан пароход тавышлары сезне искә төшерә, ямансулата Менә без шулай Чнстай кешеләре булдык инде Яна урында рәтләп ияләшергә өлгермәдем, заводта Марина Мнхайловнаның ярдәмчесе — йөкле хатын декретка чыккач, аның урынына вакытлыча мине кадрлар бүлегенә инспектор итеп куйдылар Башта кызыксыз булыр сыман күренсә дә. бу эшкә мин бик тиз бирелеп киттем Кешеләрне заводка, пароходларга эшкә кабул иткәндә төрле язмышлар, гыйбрәтле хәлләр белән очрашулар күп нәрсәгә күземне ачты, тормышны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тирәнтен рәк аңларга, тагын да мөһимрәге — кайгы-хәсрәтләр астында сыгыл- -1 мыйча, нык тора белергә, гаделлек өчен, хакыйкать өчен көрәшергә кирәклеген төшендем мин биредә... Шулай да дөнья мин уйлаганча ук тоташы белән караңгы түгел икән. Беркөн Казаннан Матвей Михайлович шалтыратты һәм әтиемнең нахак бәладән имин котылуын әйтеп, мине бик сөендерде. Озак та үтмәде, алар үзләре дә бирегә килеп, берничә көн бездә ял иттеләр. Ни өчен эштән алынуы турында әти үзе бернәрсә дә сөйләмәде, тик болай аңлашылмаучылык аркасында дип әйтү белән генә чикләнде, ә мин төпченеп сораштырырга кыенсындым. Аларның үзара сөйләшкәндә өзек-өзек колакка кергән сүзләреннән шуны аңладым: пароходчылык идарәсендә һәм безнең техникумда оялаган бер төркем карьерачы, интриганнар әтине ниндидер җинаятьчеләр белән якын элемтәдә булуда, кемнәргәдер техникумны тәмамлау турында законсыз диплом бирүдә һәм кода-кодагыйлыкта (монысы, мөгаен, аның кызы — мине күздә тотыптыр инде) гаепләп, аның өстеннән ялган әләк язган булганнар икән. Азактан, доносның нигезсезлеге ачыклангач, тикшерүне шундук туктатканнар һәм, хаталык өчен гафу үтенеп, әтине элекке эшенә чакырганнар. Ул чакны мин шунда әти белән бергә Казанга кайтып китә алмадым, Марина Михайловнаны эшендә кинәттән генә ярдәмчесез калдырудан уңайсызландым. Аннары бу адымнан мине анда Хөснулла белән ' очрашырга теләмәү дә тоткарлый, юлымда киртә булып тора иде. Әтине озатканнан соң күп тә үтмәде, һич уйламаганда-көтмәгәндә безгә Хөснулла үзе килеп төште. Күчтәнәчләрен, Кәбиргә алып килгән уенчыкларын ачып салды, безне бик сагынып килүен һәм хәзер үк үзе белән өйгә алып китәргә ниятләвен әйтте. Бу юлы аның Казанда миннән читләшеп йөргән чактагы салкын һавалыгы бөтенләй юкка чыккан; хәзер ул кайгыртучан, мөлаем, шул ук вакытта аның үзен тотышында, сагаюлы күз карашларында яңа чалым — ниндидер аптыраулы кыюсызлык та сизелә иде. Хәер, безнең мөнәсәбәтләр инде Казанда ук салкынайган иде. Монда килгәч, мин аннан тагын да ераклашуымны, тәмам бизүемне аңладым һәм, үземне ирексезләп, аңа якты чырай күрсәтмәдем. Минем халәтемне Хөснулла үзе дә сизде, ахрысы, һәрхәлдә сөйләшеп аңлашу турында сүз кузгатмады, ашыгыч эшләрем бар дип, шул ук көнне кичке пароход белән кире кайтып китте Менә шул, яза торгач, хатым озынга китте. Хушыгыз, безләрне бөтенләй онытып бетермәгез. Мәрьям. Сөекле Нурисым! Дөньяда шундый да зур якты бәхет, сөю һәм сөелү бәхете булуы мөмкин дигән уй моңарчы беркайчан башыма килгәне юк иде. Синең белән* соңгы мәртәбә пристаньда очрашканнан бирле минем әле һаман айный алганым юк, бәхеттән исергәндәй, рәхәтлектә йөзәм, гел елмаеп йөрим. Марина Михайловна да гаҗәпләнә, Мәрьям, бу арада син балкып киттең, канат куйган кебек, очып кына йөрисең, ди. . Тик шунысы үкенечле, ул көнне күзгә-күз карап бер туйганчы рәхәтләнеп сөйләшә алмадык. Үч иткән күк шуннан элек кенә минем улым Кәбнр белән Казанга киткән чагым иде. Өченчекөн кичкырын өйгә кайтып керсәк, өстәлдә хат ята. Синнән икәнлеген күрүгә йөрәгем каты тибә башлады. Юл киемнәремне дә чишенеп тормастан, өлгерми калудан курыккандай, тиз генә конвертны ачып, шундук түземсезлек белән укырга керештем Менә хикмәт, мин Казанда булган вакытта сез Чистай затонында тәүлек буе торып, пароходыгызның пар казанын чистарткансыз икән. , Шул вакыт эчендә син безгә ике тапкыр килеп, мине өйдә очрата алмагач, менә шушы хатны язып калдыруыңны белдем һәм шатлыгымнан чүт кычкырып җибәрмәдем Бу вакытны Марина Михайловна өйдә түгел иде Мин бераз тынычланып тегебу иткән арада ул кайтып җитте һәм ишектән керу белән — Әһә, кайткансың икән, шәп булган .. Укыдыңмы, белдеңме кем ф килгәнен?— диде ул, минем кулдагы хатны күреп.— «Владимир Мая- с ковский» әлерәк кенә затоннан чыгып китте Хәзер ул пристаньда, рас- S писание буенча сәгать алтыда рейска китәчәк.. Димәк, утыз минут ва- з кыт бар. яр буйлап турыдан йөгерсәң, өлгерәсең әле Бар, элдерт һич < югында үзен күреп, озатып калырсың. “ Мин нәкъ шулай эшләдем дә: озын-озак уйлап тормастан, улымны < Марина Михайловнага калдырдым да, яр өсләп кенә пристаньга чап « тым Инде кич кергән вакыт булса да. әле һаман һава бөркү нде Тир- < ләп беттем, сулышым капты Чокыр-чакырлы яр читендә абынып, бер- £ ике мәртәбә чүт егылмадым Әмма үзем, һичнигә карамастан, һаман * йөгердем, кош кебек очтым Ф Син дә мине көткәнсең, тау өстеннән йөгереп килгәнне күргәнсең икән, дебаркадер басмасына чыгып каршыладың Жан-фәрманга ашы- “ Туым бушка булмады, пароход беренче гудок кычкыртканда мин при- * чалга килеп җиттем һәм тау өстеннән йөгереп төшкән шәпкә инерция ~ белән синең кочагыңа барып та кердем < Причал тулы кеше күз алдында болай тору уңайсыз иде. без синең ° каютаңа кердек. Анда барыннан элек күземә ташланган нәрсә — синең * өстәлеңдә пыяла астына куелган үз фоторәсемем булды. Улым Кәбир- < не алдыма утыртып төшкән бу рәсемне әлегә тикле күрле Александр Сергеевич менә болай дн «Россия үз өстснә төшкән бөек вазифаларын үтәп килә, аның иксезчиксез киңлекләре v... г- ш рен йотты һәм Европа читендә туктатты » Мин моиа өстәп На н белән дә нәкъ шулай булды, дип әйтер идем. Ә грал . ишәр .мы-лы елларында, илнең дүрттән өч өлешен дошманнар багын . ■*. макыттв да без югалып калмадык, ач, ялангач көе. бөтендөнья ; и тз- рынын кара көчләрен һәм эчке бандаларны тар-мар н in. куып чыгар дык Менә бераз баш күз алгач, болары да тиешлесен алырлар, ннк керүләренә үкенерләр . Нурлы кояшым, адресын һаман килеп җитмәсә дә. менә тагын язарга утырдым әле. Башымда һамаи бер уй без ннк болай бик сон табыштык? Кайта кайта үземнән үзем шуны сорыйм Без бер беребезне инде күптән, яшүсмер чактан бирле беләбез бит Әле дә исемдә, мннем алтынчы класска күчкән җәем иде. көннәрдән беркөнне әти сине безгә алып кайтты да — Менә дустым Алнмҗан улы табылды бит. ниһаять, диде Чин аны әллә кайлардан эзләтеп йөрим, ә ул үзебезнең шәһәрдә күрше рай он мәктәбендә генә укып яткан икЪн Безнең технику MIа керергә килмәгән булса, тәки табасы түгел икәнмен Ул чакта әти безне моторкасына утыртып Иделдә йөртте. «Ваня коммунист» корабында синең этнең белән бергә ак бандаларга каршы сугышкан урыннарны күрсәтте, каһарман комиссар Чаркин турында сөйләде Шул .көзне син техникумда укый башладың Ял көннәрендә безгә килә идең, агалы сеңелле бертуганнар кебек, икәү бер . Ч«рек күлгә тимераякта шуарга йөри идек Җиденче клзитш т тчек тә юллык акча юнәтеп туган авылына озатырга уйлаган ндек Пароходтан төшеп киткән вакытта кызның кияү егете дә боцманга шундый киңәш әйтеп калдырган булып чыкты. Әмма Зәкия үзе мондый сәер сәяхәттән сон, авылдашларына кайтып күренергә уңайсызланды бугай Юк, мин анда кайтмыйм .— диде ул. безнең киңәшне катгый рәвештә кире кагып — Зәкинең (кияү егетенең исеме шулай икән) адресы табылу белән мин барыбер аның артыннан китәчәкмен анын белән бергә иңгә иң торып фашистка каршы сугышачакмын Миңа бүтәнчә тормыш юк.. Янында бернинди документы һәм рәтле өс-башы булмаган бу яшь кызны без таныш түгел шәһәрдә төшереп ялгызын калдырмаска, үзебезнең штатта буш урынга вакытлы рәвештә матрос итеп алырга булдык, аны матрослыкка өйрәтергә боцман Мәрфуга үзе теләк белдерде Күз нурым! Кичә яза башлаган хатымны менә бүген көндезге вахтадан буша гач дәвам нтәм. Теге көнне пароходка кабул иткән халыкны Казанга алып кайтырга приказ булды. Мең газаплы хәтәр юлдан соң бичара качаклар пароходта бераз чәл алдылар, тынычланган кебек булдылар Елыч-елый шешенеп беткән ятнм нарасыйлар гына, кайгыларын аңнарына сыйдыра алмыйча, әле һаман өзгәләнеп әниләрен эзлиләр Яна матросыбыз Зәкия эштән буш сәгатьләрне гол шулар арасында: берсенең кайгысын уртаклаша, икенчесен тәмле теле белән юата, үзләре йөри алмаган яралыларга чәй китереп бирә Әнисез калган өч яшьлек бер ятнм малайны мунчада коендырып, үз каютасына алып кер гән, ашатып-эчертеп, йокларга яткырган. Хәзер шуның белән мәшгуль.' аны үзенә уллыкка алырга ниятләнә дип сөйлиләр. * Бүген рубкада көндезге вахтада торганда кайдандыр түбәннән бик таныш һәм жанга якын көйгә хатын-кыз җырлаганы ишетелә башлады: Бөдрә чәчкәй, зәңгәр күз. Әйтмә лә. бәгырькәем, авыр сүз... «Зәңгәр күз»— безнең техникум студенты чыгарган, авыр истәлекләр белән бәйле бик моңлы һәм популяр жыр, мәхәббәт сагышыннан үзенең яшь гомерен харап иткән егет җыры бит. Хәтерлисеңдер, атна саен клубта үткәрелгән әдәбимузыкаль кичәләрдә бергәләп тә, күңел ямансу вакытларны аерым-аерым да без ул җырны еш башкара идек. Мин аны хәзер дә дулкынланмыйча Тыңлый алмыйм. Башта бу җыр миңа радиодан Казан концерты кебек тоелган иде. Әмма ялгышканмын. Штурвал көпчәге янында торучы рулевой кыз Җәмилә минем уйларымны бүлде: — Ишетәсезме, безнең Зәкия нишләтә Бу тикле дә моң булыр икән, күздән яшьләр чыгара — Радиодан түгелмени бу?! Шул җырлыймыни?!— дип бик гаҗәпләндем. Бераздан, вахтадан бушап аскы палубага төшкәч, мин юри алгы яктан әйләнеп үттем һәм анда Зәкияне күрдем. Түгәрәкләп өелгән сүс чалка өстенә алга карап утырган хәлдә, кемгәдер моң-зарын сөйләгәндәй, әле һаман җырлый, аның янында җыелган качаклар да, безнең пароход кызлары да, сихерләнгәндәй тынып, аны тыңлыйлар иде. Шунда бер читтә шыпырт кына туктап, мин дә китә алмыйча байтак вакыт дулкынланып тыңлап тордым.. Хәер, бу көннәрдә мин гомумән җырларны, бигрәк тә ямансу көйләрне бирелеп тыңлаучан, үзем дә авыз эченнән көйләп йөри торган булып киттем әле; һәр моңсу, сагышлы жыр сине хәтерләтә. Гаҗәп хәл. шушы яшемә җитеп әлегә тикле мин гомумән чын мәхәббәтнең, җан-тән белән сөю-сөелүнең нәрсә икәнлеген белмәгәнмен. Шуңа булса кирәк, китапларда тасвирланган шашкын гашыйкларны, янып-көеп гыйшык тотуларны мин шагыйрьләр уйлап чыгарган ялтыравык сүз, төче телләнү дип кенә кабул Иттем Әгәр инде иптәш кызларымнан берәрсе үзенең сөю-сөелү шатлыгы белән уртаклашса, яраткан егетен күкләргә чөеп мактаса, мин аны баш әйләнүдән килеп чыккан чамасыз күпертү, төчеләнү дип уйлый идем. Менә хәзер үзем шундыйга әверелдем, гел синең хакта уйлап йөрим, син һаман минем белән. Күптән түгел генә пароход Рязаньда торган вакытта яр буена чыккан идем. Шунда пристань каршында ыгы-зыгы килгән халык арасында бер елгачыны күреп шаккаттым. Буе-сыны, кителе, фуражкасы, йөреше — барысы да нәкъ синеке, шатлыктан чүт кычкырып эндәшмәдем үзенә Бераздан, артыннан куып җитеп, яннан карап узгач кына үземнең ялгышуымны аңладым. Бүгенгә хуш. сау бул, дускаем. Сине һәрчак күңелендә йөртүче Мәрьямең. Нурисым! Соңгы вакытта безне өйдән еракта, гел Иделнең югарыгы агымында, Ока елгасында эшләттеләр. Ике ай буе синнән бернинди хат-хәбәр алмаудан. билгесезлектән борчыла-борчыла тәмам гаҗиз булган, интегеп беткән идем Ниһаять, бу юлы Казанга кайттык. Пристаньга килеп туктау белән диспетчер бүлмәсеннән Чистайга шалтыраттым Минем бәхеткә, квартира хужам Марина Михайловна эш урынында туры кил де Исәнләшеп хәл-әхвәл белешкәч тә, синнән биш хат бар дип, мине бик сөендерде Хатларыңның берсе — ул бүген эшкә барганда таныш почтальон урамда биреп калдырганы — шунда, үз янында икән Түзмәдем, хатынны шундук ачтырттырып. телефоннан укып бирүен сорадым Марина Михайловна хатны зур кыенлык белән, абына-сөртенә ♦ укыса да, һәр сүзеңне үз авызыңнан ишеткәндәй булдым, әйтеп бетер- = гесез куандым. Иң мөһиме—син исән-сау, шуңа сөендем Мине бнк = сагындым, мәхәббәтең сугыш кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итә дип, 5 минем күңелне күтәргәнсең. Җылы сүзләрең өчен мең рәхмәт сиңа. * кадсрлем. ? Казанда әтине дә күрдем Без киләсене белешеп торган нкән, мин g өйгә шалтыратканчы ук пристаньга ул үзе төшеп житте Кәбирне бнк а сагынган, аңа уенчык, күчтәнәчләр алып килгән Әтине тагын техникум директоры иткәннәр Күз тимәсен картка, хә- < зсргә бирешми, әйбәт кенә йөреп тора. Без рейстан кайтканчыга тикле * дип Кәбирне үз янында кунакка алып калды ♦ Әти сөйләгәннәрдән тагын бер яңалык — Хөснулланың пристаньга я тәэминат начальнигы итеп күчүе мәгълүм булды Техникумнан расчет о алган көнне салмыш хәлдә әти янына кереп тагын бер кабат зинһарлап = гафу үтенгән, минем болән килешергә, бергә тора башларга ярдәм * итүен сораган. u Безнең монда хәзергә.әллә ни зур яңалыклар юк һаман шул линия < дә— Иделнең югарыгы агымына йөрибез: моннан азык-төлек, кисм- ♦ салым, сугыш кирәк-яраклары һәм гаскәриләрне төяп барабыз, аннан u тылга күченүче заводфабрика жиһазлары. каюталарда эшчеләр һәм яралылар алып кайтабыз Хәзер бөтен флот диярлек шунда эшли. Мәс- кәү янындагы хәлнең кискенлеге шуны таләп итә Эш муеннан, буш вакыт юк диярлек Кеше жнтмәү аркасында тәүлегенә уникешәр сәгать (алтышар сәгатьтән ике тапкыр) вахта торабыз. Ә миңа таныш түгел Ока елгасында ярым сукыр лоцман белән эшләве баштарак бигрәк тә читен булды Тик бераздан, фарватерны азмы-күпме үзләштергәч кенә жиңелрәк сулыш алдым Шөкрана, капитаныбыз Трофим Григорьевич та, беренче көннәрдәге кебек, эчпошырып янымда тормый, хәзер ул миңа тулысынча ышана Үэ сәгатьләре тәмам булганнан соң, миңа хәерле вахта теләп, тыныч күңел белән рубкадан төшеп китә Менә рәхимсез сугышның авырлыгы безнең команда өстенә дә төшә башлады Кичә Чистай белән сөйләшкәннән соң, шатланып пароходка кайтып керсәм, мине Трофим Григорьевич чакыртып ёлды да авыр сулап — Военкоматтан күңелсез хәбәр бар. безнең боцман Марфаның (Мәрфуганы үзенчә шулай Йөртә) ире һәлак булган,—диде — Менә шуны үзенә ничек әйтергә белмичә аптырап торам Хатын-кыз кеше, сез шуны жайлабрак. ничек тә йомшаграк итеп әйтә алмассызмы Бу минутта Мәрфуга үзе, зәңгәр майкасының жиннәрен сызганып, шлангтан су сиптерә сиптерә палуба юдырта, артыннан швабра белән сөртә баручы кызларны ашыктыра, көр тавышыннан, жннел хәрәкәтләреннән аның ныклыгы, кыенлыкларга бирешмәүчәнлеге күренеп тора иде Шулай да бу кайгылы хәбәрне ана үзем генә әйтергә телем бармады. ул-бу булудан курыктым, кызыл почмакка чакыртып, капитан белән бергәләп белдерергә туры килде Кулдан килгәнчә жайлап. мөмкин кадәр йомшаграк итеп әйтсәк тә. бу хәбәрдән Мәрфуга кинәт миңгерәүләнде, өянәк тоткан кебек, ирен нәре калтырый башлады, төсе китте Тиз генә салып биргән суны бер- нке йотым эчкәч кенә телгә килеп, ншетелер-ишетелмәс тавыш белән 97 — Бар таянычым снн идең, башыңа житкәннәр икән, ләгънәтләр,— диде һәм, үзе генә калырга теләп булса кирәк, алпан-тилпән атлап кызыл почмактан чыгып китте. Мәрфуганың кайгысы бөтен командага тәэсир итте, һәркайсыбыз- ның күңелендә сугыштагы якыннары турында борчулы уйлар уятты. Яшерен-батырын түгел, үземнең дә йөрәгем жу-у итеп китте: син дә шунда ут эчендә йөрисең бит. Син анда, зинһар, алдыңны-артыңны карап йөр, якты киләчәгебез хакына сак була күр. Сине һәрвакыт юксынучы Мәрьямең. Нурисым, жан кисәгем минем! Әлегә тикле һич булмаган хәл, бу арада сиңа атна буе хат яза алмадым. Син анда көтә-көтә миңа үпкәләп беткәнсеңдер инде. Зинһар, үпкәли күрмә. Мин гаепле түгел, бу көннәрдә иркенләп ашарга, мендәргә баш төртеп алырга да вакыт булмады. Соңгы рейс азагында затоннан еракта — ачык елга уртасында — кышка катып калудан көчкә котылдык. Ярар, ул хакта азактарак язармын Башта сине Бөек Октябрь бәйрәме һәм бүләкләнүең — орден алуың белән котлыйм! Синең өчен мин бик шатмын, батыр бөркетем, молодец! Сугышчан дустың Суранов белән бергә төшкән фоторәсемеңне рамка эченә куеп стенага элдем. Нинди хәтәр «эш» өчен бүләкләнүең турында фронт газетасында басылган мәкаләне кисеп алып жибәрүең бик яхшы булган. Без аны кызыл почмакта бөтен команда белән укыдык, шуннан соң бу арада байтак өшәнгән кызларымның зарланусыкранулары шактый кимеде, ул көнне без аеруча тырышып эшләдек. Без затонга бәйрәм алды кичендә генә кайтып кердек. Синнән килгән хатларны мин Чистайга кайткач барысын берьюлы алдым. Кайсы карандаш, кайсы кара белән аяк өсте генә язылган бу конвертлар, өчпочмаклап бөкләнгән дәфтәр битләре, берничә жөмләдән генә гыйбарәт кыска-кыска ачык хатхәбәрләрне Марина Михайловна өеме белән алдыма китереп салгач, башым күккә тигәндәй булды. Минем өчен болар гади хат-кәгазь генә түгел, дәһшәтле сугыш эченнән синең күңел жылыңны чәчми-түкми саклап китерүче, безнең ерак араларны якынайтучы тылсымлы жепләр бит алар. Әнә шулай рәхәткә чумып шул хатларны укып утырганда бүлмәгә көтүе белән безнең пароход кызлары килеп керде. Авыр сугыш вакыты булса да, барысы да бәйрәмчә киенгән, йөзләре шат. Арада боцман Мәрфуга гына моңлызарлы, ире һәлак булганнан соң ул бичара һа> бу сиңа уен эш түгел бит. Мин шулай уйладым һәм бичара кызның хә- * ленә кердем, капитанны да шуңа күндердем Затонда эшче кулларга < зур кытлык булса да, Зәкия белән саубуллашырга туры килде Быел затонда шундый хәл — һәр команда үз судносын үз көче белән * ремонтларга тиеш. Завод цехларына ышаныч аз анда квалификацияле ” эшчеләр җитми, кирәкле материал һәм инструмент яклары да бик кысан. Аннары пароход ремонтлау — безнең кызларның күпчелеге өчен бөтенләй таныш булмаган яңа шөгыль бит Турыдан-туры ремонтка керешкәнче, башта кызларны тиешенчә инструмент тотарга өйрәтергә, һәр нәрсәне бәйнә-бәйнә аңлатырга, эшләп күрсәтергә туры килде. Хәзер инде бераз рәтләндек шикелле, эш темпы көннәнкөн тизләнә бара Безнең өчен хәзер иң мөһиме — машина, якын арада цехта поршень боҗраларын кырдырып бирсәләр, калган эшләрне ничек тә үзебез ерып чыгар идек Син, зинһар, минем хакта кыенлыклардан зарланып яза дип уйлый күрмә. Юк, һич тә аннан түгел, сине үзебезнең хәлләр белән таныш тыруым гына Ничек кенә авыр булса да, без монда чыдарбыз, фронт өчен кирәкнең һәммәсен дә эшләрбез. Бар ышаныч сездә, безнең уй- зметләр сезнең белән, анда сез нык тора күрегез . Тагын менә нәрсә, андагы хәлләр, сугыштан иптәшләрең турында син бушрак вакытларда мөмкин кадәр тулырак язарга тырыш. Без монда һәрчак фронт турын дагы уйлар белән яшибез Әмма радио һәм газеталар бу көннәрне сезнең якларда фашист юл басарларынын бик тә яман котырынуын. Севастополь өчен сугышлар нын көннәнкөн кыза баруын хәбәр итә Бәгырькәем, син дә шул дәһшәтле ут астында йөрисең бит Гәрчә хатларыңның берсендә баштарак куркыныч нде, хәзер инде алай ук түгел, күнектем дип язсаң да. мин бик борчылам. Син берүк анда гамьсезләнмә. алдыңны артыңны карап йөр, яме. Соңгы хатыңда син Кәбнрнең хәлен сораштырып, киләсе җәйдә аны үзем белән пароходка алып чыкмаска, синең әниеңдә калдырырга әйтеп язгансың Ярар, анысын яз җитәрәк хәл итәрбез. Ә малайга күз тимәсен, әйбәт кенә үсеп килә әле Бар белгәне сугыш уены, фашистны тукмау. Мин кулга кәгазь, каләм алып утырсам, шундук «Нурне абыйга хат язабыз»,— дип ул да килеп сызгаларга тотына Сиңа хат язып утыруымны күреп, әнә улым тагын үзалдына «Нурие абый, тизрәк фа шистны җиң дә миңа тасмалы бескозырка алып кайт»,— дип сөйләнә1 сөйләнә нидер сызгалап утыра. Үз хатым белән бергә менә аның кәгазен дә конвертка салып җибәрәм. Хуш, сау бул, бәгырькәем. Гомерлеккә синең Мәрьямең. Күз нурым, ай буе хатың килми торуы бик авыр булды, тәмам зарыктырды Аптырагач, берәр хәбәрең юкмы дип, Казанга әниеңә "дә шалтыраткан идем. Әмма аңа да берни килмәгән, ул бичараны да, нәкъ минем кебек, билгесезлек борчый булып чыкты Менә бүген хатыңны алып укыгач, эчкә җылы керде, исән-сау икән легеңне белеп бик сөендем, дөнья яктырып китте. Шундый ук хатны, шәт, әниеңә дә салгансыңдыр, аны да тынычландыргансыңдыр бит? Әгәр язмаган булсаң, тизрәк язып сал, тынычландыр үзен. Үз тарафымнан, мин дә бүген үк хәбәр итәрмен. Хатыңда ачык итеп язмасаң да, сизәм, син анда каты яралангансың бугай. Югыйсә, ай буе хәбәр бирми тормас идең. . Ярар, анысы инде үткән хәл, азагы хәерле булсын. Госпитальдән соң атна-ун көнлек ял бирерләр күк язгансың. Менә монысы бигрәк тә шәп булыр иде. Шатлыгым йөземә чыккандыр, күрәсең, эштә кызлар бик тиз сизеп алдылар, минем өчен алар да куандылар. Ә нечкә күңелле җырчы матросыбыз Зәкия көндез ашханәдән чыкканда сер әйтергә теләгәндәй, миңа якынрак елышты: «Мәрьям апай, әгәр ачуланмасагыз, сезгә бер соравым бар,—диде.— Зинһар, әйтегез әле, ул дустыгыз турылыклы кешеме, сез аңа чын күңелдән ышанасызмы?.. Урынсыз сорау биргән булсам, гафу итегез, берни дә әйтмәгез...» Хәтерлисеңдер, элекке хатларымның берсендә ул кызның кияү егете янына авылга кайтып китүе турында язган идем бит. Менә шул кыз бездән киткәннең иртәгесен, буранлы караңгы кичтә, бик туңган хәлдә туп-туры минем бүлмәгә кайтып керде. Бөтен өс-башына, каш-керфек- ләренә ап-ак булып кар сырышкан иде, көчкә таныдым үзен. Марина Михайловна белән мескен кызның күшеккән кулларын спирт белән удык, кайнар аш ашаттык, тир чыкканчы мәтрүшкәле чәй эчертеп җылы урынга яткырдык һәм, суык тиеп авырудан, әнә шулай көчкә саклап калдык үзен. Ниләр булганын мескен кыз иртәгесен чәйдән соң гына сөйләп бирә алды. — Мәрьям апай, җаным, бу авыр хәлне мин бары тик сезгә генә, бертуган апам кебек якын күргәнгә генә сөйлим,— дип, башлап китте ул, өстәл янында икебез генә калгач.— Юлда кайтып барганда ук әле, ниндидер күңелсезлек буласын алдан сизенгәндәй, кинәт эчем поша башлады. Шулай ут йотардай булып кайтып барганда юлда атлы юлчы куып җитте үземне. Безнең авыл хатыны, ире фронтка киткәч, аның урынына почта ташучы булып калган Хәлимә түти икән. Үткән җәйдән бирле авылыбыз кешесен күргәнем юк бит, чанасына бик рәхәтләнеп менеп утырдым. Күп сүзлелеге белән дан таткан Хәлимә түти шундук авыл хәлләрен сөйләп китте. Фронттан яраланып кайтучылар арасында ул минем кияү егетем Зәкине дә телгә алды һәм аның кибетче Хәдичә белән буталуын әйтүе —әрнүле йөрәгемә очлы ук булып кадалды. Без авылга кичкырын, ут алган вакытта кайтып кердек. Яшерен-ба- тырын түгел, дөресен әитим, ул чакны мин аны-моны уйлап эш итәрлек хәлдә түгел идем, тилебәрән орлыгы ашаган кебек, тәмам ярсыган идем. Кибетче Хәдичә өе турына җиткәч, түзмәдем, почтальонга рәхмәт әйттем дә, чанадан төшеп калдым. Бәйдән ычкынган кебек өенә атылып барып керсәм, болар икесе тәмләп кенә түр сәке өстендә сыйланып утыралар Хәдичәсе мине күрүгә буш шешә янындагы аракылы ике стаканның берсен тиз генә самовар артына алып куйды, яртылай ачык изүе аша күренеп торгаң күкрәген каплый-каплый, поч- 102 мак якка кереп китте. Тегесе — мин сагынып, ярдәмгә мохтаҗдыр дип кайгыртып кайткан кияү егетем — бурлат кебек кызарган, маңгаена, битләренә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан. Хәрби флотта хезмәт иткән булса кирәк, өстендә буй-буй сызыклы матрос күлмәге, җирән мыек җибәргән. Мине күргәч, күзләренә ышанмагандай, текәлеп катты бу. Аннары күзләрен челт-челт итеп, почмак ф якка карангалады «И синмени әле бу... Әйдә, табынга рәхим ит,—ди — с Хәдичә киң күңелле ул, әйдә утыр, утыр... Әни шәһәргә, түтиләр янына з күчеп киткән булгач, мин менә шушында туктадым әле...» з Әйткәнемчә, минем хәтәр ярсып, бу вәгъдәсезне әллә нишләтердәй < булып керүем иде. Ә аның почмак якка шикле карана-карана боргалануын күргәч, үземдә җирәнү хисе туды, үпкә сүзләр әйтеп, үземне кнм- < сетүдән көчкә тыелып калдым һәм. ләм-мим сүз катмыйча, чыгып « киттем. Шуннан соң инде, төрле гайбәтләргә азык бнреп, авылда кеше-кара 5 күзенә күренмәдем Мин ятимне кече яшьтән карап үстергән әбиемдә * төн кундым да, иртән таң белән кире юлга чыктым Әле кичтән үк, ф кая китәргә дип борчылып, пароходтан китүемә үкенеп, йоклый алмыйча озак яттым. Әмма йокыга киткәч, төн буе төшемдә сезне, пароходны ® күрдем, мине кире кайтырга чакыргандай, хәтта сузып-сузып аның гу- а. док кычкыртканын ишеттем Шул гудок мине кире монда кайтарды “ Мин җилбәзәкне тагын үз гаиләгезгә алуыгызны сорыйм Минем бүтән < барыр җирем юк, сезнең белән бергә яшәргә, бергә эшләргә телим и . Зәкия ачынып сөйләгән бу аяныч вакыйганы мин дулкынланып * тыңладым һәм кулымнан килгәнчә ул кызны ничек тә юатырга, хәленә < керергә тырыштым Марина Михайловна белән киңәшкәннән соң. әлеге J күңелсез хәлне бүтән кешекарага сиздермәскә сүз куешып. Зәкияне без элекке эшенә алдык һәм, тулай торакта урын бушаганчы, вакытлы рәвештә'боцман Мәрфуга квартирасына урнаштырдык. Ә мин әле һаман тынычлана алмыйм, Зәкияне күргән саен аның еш кабатлый торган бер сагышлы җыры исемә төшә: Яр сөюне чыгарганнар Йөзне саргайтыр өчен... Тормышта әнә шундый газаплы, бәхетсез мәхәббәт тә була икән. Үзем турында сүз чыккач, тагын шуны да хәбәр итим мин. ниһаять, Хөснулладан рәсми рәвештә аерылдым, хәзер аның белән һичнинди багланышым юк. Ул Кәбирне үзенә калдыруны дәгъвалап, минем сиңа булган якынлыкны гаепләп, бала тәрбияләргә мораль хокукы юк дип, судлашып та караган иде. Әмма барыбер пычагым да чыгара алмады, тагын бер тапкыр үзенең кара эчле икәнлеген, күңел биздергеч хөсетлеген генә күрсәтте Ярар, хәзергә хуш, сөеклем Тизрәк кайтып җитүеңне көтеп Мәрьямең Р. S. Син, мөгаен, юлдан туры Казанга, башта әниен янына кайтырсыңдыр инде. Шулай да, җан кисәгем, анда артык озак чуалмаска, бераз безгә дә вакыт калдырырга тырыш инде Мнн моны көнләшү-күп- сенүдән әйтүем түгел, үзеңне бнк юксынып, бнк күрәсем килүдән искәртүем генә. М-м Нурне җаным, язгы Kafea буйларыннан кайнар сәламнәремне юллыйм сиңа. Соңгы хатыңда Казанны сагынам, Идел, Кама язын, шаулап боз киткәнен, пароходларның гудок кычкырта кычкырта затон белән саубуллашып беренче рейска чыгуларын, елгачыларның тантаналы-эш- чән йөзләрен күрәсем килә дип язгансың. Әйе, кышның гомере бетте. Яз кояшы, аның кар-бозларын эретеп, тау битләрен ача, гөрләвекләр йөгерешә, инеш-ерганакларда ташкыннар уята, җылы яклардан чакыртып кайтарган купшы сыерчыкларын сайрата. Дөнья мәшәкатьләре белән мин елганың кышкы йокыдан уянуын рәтләп күрми дә калганмын. Бүген ул, ярсып китеп, калын боз тауларын бер-берсенә бәрәсуга көньякка сөрә башлады, биек ярларыннан ташып чыгып, киң тугайларга җәелде. Безнең затон да су белән тулды; түбәндә, тау астында кышлаган йөзләрчә пароход, дебаркадер, баржалар, елга төбеннән үсеп чыккандай, яр өстендәге завод корпуслары, безнең урам йортлары белән бертигез биеклеккә күтәрелеп, үзләре бер йөзмә шәһәрчеккә охшап калды. Аларның мачталары очында елгачыны ерак юлларга чакырып кызыл флаглар җилферди, әле анда, әле монда күңелле гудок тавышлары яңгырый. Хәзер бөтен затон, кырмыска оясы кебек, мәш килә. Завод цехларында, пароход, баржаларда соңгы эшләр төгәлләнә, һәркайда флотны эксплуатациягә тапшыру бара. Безнең «Ургыл»ны бүген кабул иттеләр. Иртәгә барыбыз да кышкы квартиралардан пароходка күчеп, каюталарда тора башлыйбыз һәм менә-менә боз китеп бетү белән беренче рейска чыгабыз. Навигациягә әзерләнгәндә башта бөтен командабыз үзгәрешсез калыр, быел да былтыргы составта эшләрбез кебек иде. Әмма иң соңгы чиктә һич уйламаганкөтмәгән яктан күңелсез хәл килеп чыкты — врачлар командага смотр үткәргәндә капитаныбыз Трофим Григорьевичның «тавык күзе» чире белән авыруы, караңгыда начар күрүе беленде, шул сәбәпле аңа пароходта эшләргә рөхсәт бирмәделәр. Вакытлы рәвештә капитан булып миңа калырга туры килде. Командада бер үзгәреш — матрос Зәкияне үзе соравы буенча машина бүлегенә кочегар итеп күчердек. Механик ярдәмчесе, бөтен пароходта бердәнбер егет Исәнбаев, аны уз вахтасына алып, эшкә өйрәтергә теләк белдерде. Менә шулай мең мәшәкать, тынгысыз ыгы-зыгы арасында көн артыннан көн үтә, баш кашырга да вакыт юк. Нурискасм, син бездә торып киткәннән соң мин гомумән ничектер үзгәреп, яңа энергия өстәлгәндәй, ару-талуны, төшенкелеккә бирелүне белми торган булып үзгәрдем әле. Син һәрчак күңелемдә минем. Вакыг- вакыт хәтта китмәгәнсең дә, янымдадырсың кебек хис итәм, синең белән бергә үткәргән ләззәтле дөньяда яшим. Чын мәхәббәтнең ләззәтен, сөю- сөелүнең әйтеп бетергесез зур бәхет икәнлеген бөтен җаным-тәнем белән хәзер генә белдем. Без бер-беребез өчен яратылган бәхетле җаннар бит... Шатлыкны кеше күзеннән яшереп булмый дип әйтәләр. Миндә дә шундый хәл, эчемә сыймаган куанычым йөземә чыккан, күрәсең, хезмәттәшләрем, якын танышларым, бу шатлыкның чыганагын сизгәндәй, очрашканда дусларча кызыксыну белән синең хакта сораштыралар, сиңа сәлам әйтәләр. Син әниеңә мине күккә чөеп, бик мактап сөйләгәнсең, ахры, миңа язган хатыннан шуны сиздем. Ничектер шулай килеп чыкты, без аның белән берберебезне күреп белешкәнче үк хат аша танышып, үз кеше булып, дуслашып өлгердек инде. Синнән хат озаграк килми торса, берәр хәбәр-хәтер юкмы дип, миңа борчылып яза. Син аңа карата игътибарлырак булырга, озак-озак көттереп зарыктырмыйча, берничә сүз генә булса да, мөмкин кадәр ешрак язарга тырыш инде. Ана күңеле шуңа да бик шатлана ул. Күптән түгел улым Кәбир белән берничә көнгә Казанга әти янына кайткан чакны без сезгә дә кердек. Разия апайга рәхмәт, безне бик җылы каршылады. Очлы күзле Кәбир стенада синең фоторәсемеңне күрүгә, үзеңне очраткандай, шатланып кычкырып җибәрде: — Әнием, карале, бу безнең Нурие абый ич... Чыннан да шул үзе, ул монда ничек эләкте икән?.. Ә менә монысы...— дип, аннары әтиең портреты каршында бер мәлгә аптырап калды — Монысы мыеклы моряк, ул да Нурие абыйга охшаган Разия апайның күңеле нечкәреп китте бугай, күзләре яшьләнде. Кара син аны, күрү белән таныды, балакаем Нурислам абыйсын ярата ♦ икән дип, сөйләнәсөйләнә Кәбнрне башыннан сыйпап сөйде. Ул кичне = без синең хакта сөйләшеп, әтиеңне искә алып төн уртасына кадәр х утырдык Минем жәй буена пароход белән китеп баруым турында сүз чыккач, * ул инде күптән уйлап куйгандай «Теләсәң-теләмәсәң дә, Мәрьям жа- У ным, Кәбирне бездә калдырырга туры килер,— диде.— Мондый хәтәр * вакытта баланы үзең белән пароходта йөртү ярамас. Бу — бер минем “ сүз генә түгел, киткән чакта Нурислам да шуны әйтеп калдырган иде». * Аннары Разия апай безне синең бүлмәңә алып кереп, «Ваня — ком- £ мунист» корабының син ясаган моделен күрсәтте. Идел-Кама картасын- * да калын кызыл сызык белән шул кораб үткән сугыш юлын күрсәткән- ♦ сең, Пьяный Бор янында комиссар Николай Маркин белән бергә яуда а әтиең һәлак булган елга култыгында һәйкәл-обелиск галәмәте ясап, о траурлы кара рам эченә «1918 елның 1 октябре» дип язып куйгансың. i Шул ук стенада кара тасмасына көмеш буяу белән «Юнгштурм» днп язылган бескозырка элеңеп тора иде. Ул бескозырканы кечкенә малай * вакытта син яратып кия идең, дип әйтте Разня апай һәм аны Кәбиргә < бүләк итеп бик сөендерде. * Китап тулы шкафың белән танышканда Разия апай, бер тартмадан алып «Менә монда Нурисламның миңа язган хатлары саклана, эчем пошкан чакларда мин аларны еш кына алып укыйм,— диде.— Ә менә болары, тасма белән аркылы торкылы бәйләнгән бу төргәктә фронтка килгән хатлар саклана. Нурислам аларны үзе белән алып кайтты һәм югалтмыйча сакларга кушты». Шул чак мин өске конвертның адресы минем кулым белән язылган булуын күрдем һәм ул төргәктә барысы да минем хатлар икәнлеген шәйләп алдым. Шатлыклы дулкынланудан йөземә кызыллык йөгергәнен тойдым Көнозын аяк өсте йөреп Кәбнр тәмам изрәгән икән. Разня апай белән мин синең бүлмәдә чөкердәшеп утырган арада ул бичаракай түр якта кырын яткан жиреннән эреп йокыга киткән. Аны уятмас өчен ул төнне без сездә куна калдык. Иртәгесен дә көн буе бергә булдык. Разня апай кайчандыр син тыңлаган мажаралы әкиятләрне. Сак-Сок бәетен, Тукай шигырьләрен сөйләде. Кәбнр аларны бик яратып тыңлады, кайберләрең кабат-кабат сөйләтте һәм, шул кыска гына вакыт эчендә Ра зия апайга ияләшеп, күптән белгән әбиседәй, аны үз итеп өлгерде Шуңа күрә ул, мин саубуллашып кнтеп барганда да көйсезләнмәде, Разня апай белән бергә миңа тәрәзәдән кул болгап озатып калды И, сүземнең иң кирәген оныта язганмын, әниең дә шуны әйтергә кушкан иде ләбаса: син анда, зинһар, сакланыбрак йөр, ялгыш авыр күтәреп-ннтеп әле ныгып житмәгән иңбашыңны кузгата күрмә Сиңа өчебез исеменнән дә хәерле теләкләр юллап һәм үбеп Мәрьямең. Күз алмам, син нихәл анда, исәнлек-саулыкмы? Мин монда капитан булырга ризалык биреп ашыктым бугай, аның моңарчы ничектер күреп жнткермәгән кыенлыклары, тынгысыз мәшәкатьләре бик күп, жаваплылыгы зур икән Хәзер, капитан булгач, мин тәүлек буе вахта торам кебек хәтта каютада ял иткән сәгатьләрдә дә пароходның һәр гудогына колак салып, кыен перекатларны үткәндә корпус астында су сайлыгын тоеп борчылып барам Трюмнарда товар ящигы ватылса да, пароход расписаниедән соңга калса да, берәр холыксыз пассажир ризасызлык белдерсә дә,— барысы өчен дә капитан җаваплы бит Шуның өстенә, ярдәмчем Мидхәт агай укый-яза белми торган бер карт лоцман, аның өчен бөтен контора, исәп-хисап эшен үземә башкарырга туры килә. Күрер күзгә баһадир кебек зур таза гәүдәле агай булса да, үзе бик тә кабаланучан, юлда аз гына катлаулы хәл килеп чыкса, шундук аны-моны уйлау-шәйләү сәләтен югалта, караул.. харап булабыз дип акырып, бөтен пароходта паника куптара. Аның каравы хатыны Гарифә түти молодец, гомер буе ире белән пароходта йөрн-йөри остарып беткән, чын ирләрчә батыр йөрәкле хатын, эшне дә яхшы белә. Ире вахта торганда рубкада ыгы-зыгы чыкса, ул инде миннән алда менеп җиткән, тиешле чараны күрә башлаган була. Гаҗәп хәл, аның алдында карт лоцман үзе дә бик тиз тынычлана һәм, урынсызга каударлануы өчен уңайсызлангандай, мыек астыннан үзалдына нидер мыгырдана башлый. Шуңа күрә телгә чая штурвалчы кыз Җәмилә үзе юкта Мидхәт агайны «Мыеклы түти» дип йөртә... Берни кылып булмый, нужа кушкач, әнә шундый ярдәмче белән дә эшләргә туры килә. Быел без затоннан чыкканнан бирле хәзергә һаман бер линиядә — Казан белән Уфа арасында йөри бирәбез. Минем өчен моның уңай ягы шунда, атна саен Казанда булганда синең хатларыңны алырга, улым Кәбир белән күрешергә мөмкинлек бар. «Ургыл» пристаньга якынайганда Разия апай белән Кәбир инде причалда булалар һәм безне кул болгап каршы алалар. Кәбир мине капитан күперчегендә күрүгә, пароход туктаганны да көтмәстән, балаларча түземсезлек белән кулындагы конвертын селки-селки: «Әнием!.. Менә сиңа хат. Нурие абыйдан килгән »—дип, бар көченә кычкырып причалдагы халыкны көлдерә. Монда безнең хәлләргә килгәндә, болай ярыйсы гына эшлибез, зарланырга урын юк шикелле. Июнь планын арттырып тәмамладык, расписаниене төгәл үтәп киләбез. Быел кызларны да, былтыргы кебек, адым саен өйрәтеп торасы юк, барысы да үз эшен белеп башкара. Хәер, бар эш тә шома гына бара дип әйтү дә дөрес булмас, ара-ти- рә команда тормышында киртәгә сыймаган күңелсез хәлләр дә булга- лый. Минем белән бергә вахта торучы штурвалчы кызыбыз Җәмилә Казаннан алып килгән төрле чүпрәк-чапракларны он, ярма кебек азык- төлеккә алыштырып маташканда беркөн Бирски пристаненда милициягә эләкте. Үз җаваплылыгыма алып кызны судка эләгүдән көчкә коткарып калдым. Соңынтын пароходта ныклап сөйләшкәндә бичара кызый үзенең гаебен аңлады шикелле. Бу алама эшен ул, өйдә ачлы- туклы яшәүче ятим энекәшләремә бераз ярдәм итәргә теләгән идем дип, аңлатты һәм бүтән һичкайчан алай эшләмәскә сүз бирде. Соңгы вакытта мине тагын теге җырчы кочегар кыз Зәкия борчый башлады. Күрәм, кияү егетенең хыянәтен авыр кичерә, бичаракай. Ишкәксез көймәгә эләккән кеше кебек, нишләргә белми, күз алдында ябыга. Ахыр чиктә түзмәдем, Зәкияне үзен генә очраткан бер арада: — Син, сеңелкәем, артык газапланма... Алай җебеп төшәргә ярамый, кулга алырга тырыш үзеңне,— дип үгет биреп карадым. — Й, Мәрьям апай җаным, ярамаганын үзем дә беләм,— диде бичара, күз яшьләренә буылып,— Нишлим соң, бизеп булмый бит... Күңел ярамыйга карамый бит, һаман үзенекен итә, йөрәк яна. Моңа каршы мин ни әйтергә белмичә аптырап калдым һәм мондый хәлдә акыл өйрәтеп, үгет-нәсихәт белән генә ярдәм итеп булмавын аңладым. Мәхәббәт тоташ шатлык кына түгел шул. Бәхетсез мәхәббәт әнә нишләтә, дәвалап булмый торган авыру кебек, кешене саргайтып киптерә, бөтен тормышын агулый. Җан яраткан, күңел тарткан яр бер генә була ул дип, тикмәгә җырламыйлар, күрәсең. Менә язч торгач, кызып китеп, үзебезнең хәлләр турында тулы бер отчет килеп чыкты бугай Син үзең хатларында эшен, тормышың, иптәш кызларың хакында күбрәк яз, барысын да беләсем килә дип әйткәнсең бит. Әгәр бу вак-төякләрне тутырып бик арыткан булсам, син, зинһар, гафу ит Чү, сиңа әйтергә тагын бер хәбәрем бар ич. Үткән рейстан соң Ка * занда торган чакны елгачылар клубында пристаньга Дәүләт Оборона = Комитеты байрагын тапшыруга багышланган тантаналы җыелыш бул- х ды. Анда без дә катнаштык. Ж,әй буе эштән башы чыкмаган безнең 2 кызлар өчен үзенә күрә бер бәйрәм сыман күңелле вакыйга булды ул. * Кичәнең рәсми өлешеннән һәм концерттан соң, танецлар башланып s китте. Госпитальдән савыгып чыккан яшь командирлар, сугышчылар g безнең кызларны күп тапкырлар биергә чакырдылар. Шул арада кайбер ь җитезрәкләре хәтта хат язышырга вәгъдәләшеп, адреслар алмашырга * да өлгерде шикелле. 5 Клубның буфет бүлмәсендә хезмәт алдынгылары хөрмәтенә кечерәк * кенә чәй мәҗлесе әзерләгәннәр иде Безнең пароходтан профорг Мэр- ♦ фуга белән мине дә дәштеләр. Хөснулла да шунда, тәэминат начальнигы “ буларак, чәй мәҗлесен оештыручы шул икән. Өстендә өр-яңа зәңгәрсу ° бастон китель, җиңнәрендә сары укалы нашивка җемелди. Идарәдән х килгән начальникларны зур тырышлык белән сыйлаганын күрсәң, ис- £ ләрең китәр инде. Тәэминат эше килешкән күрәсең, күзгә куренел о симергән, ияк аслары сөтләч сыер җилене кебек салына башлаган. Бер- < ничә тост күтәргәннән соң битләре кызарды, чигә тамырлары бүртеп* чыкты. Башта игътибар итмәгән кебек булса да, таралышырга кузгал- u ганда бу мине бер читкәрәк алып китте дә — Карале, без бала-чага түгел,— диде.— Болай киреле-мырлы йөрүдә ни мәгънә, безнең уртак улыбыз бар бит. Давай, тагын бергә тора башлыйк...— Мин тыңларга теләмичә китә башлагач, беләгемнән тотып өстәде: —Туктале, серьезно сөйләшкәндә алай чәпчемә әле... Нәрсәсенә исең китте шул Исламның?.. Син аны сөттән ак. судан пакь дип беләсеңме? Аның мәхәббәт маҗараларын сөйләсәм, чынлап әгәр, чәчләрең үрә торыр — Тузга язмаганны сөйләмәгез! — дип, мин аны шундук кырт кистем,— Исергәнсез, юк белән саташасыз. Ул хакта миңа бүтән әйтәсе булмагыз. Хөснулланың кызарып бүрткән битләре агарып китте, кашлары җимерелде Әмма гадәтн сабырлыгын җуймады, ярсып китмәде. Кеше- кара ишетүдән шикләнгәндәй, як-ягына тиз генә сагаюлы караш ташлап алды да әйтте: — Ләкин белеп тор: үзем исән-сау вакытта мин барыбер законлы улымны әллә кемнәр кулына бирмәм... Мин моны болай гына калдырачак түгелмен. Хәзер, авызым бер пешкәч, мин аның икейөзлелеген, явыз ниятле гайбәтче икәнлеген яхшы беләм, шунлыктан синең хактагы гайбәтенә аз гына да ышанмыйм. Бу урында аның белән бәхәсләшү, ни дә булса исбат итү, анлашу -> мәгънәсезлек булыр иде. Мин бүтән берни әйтмичә, Мәрфуганы култыклап алдым да, пароходка кайтып киттем Менә шундый хәлләр, дускаем. Беләм, ул сүзендә торачак, аңа хас зәһәр үҗәтлек белән этлек итәчәк. Ләкин мин аз гына да курыкмыйм, хаклыгыма иманым камил. Ярар, ул хакта калып торсын әле, сиңа әйтергә мөһимрәк сүзем бар Колагыңа пышылдап кына икебез бергә вахталар арасында ярыш нәтиҗәсен тикшерәбез, яки за- * тонга кергәч башкарасы ремонт эшләрен ачыклыйбыз Мәрфуганың ты- к рышлыгын, һәр эшне дәрт белән башкаруын, оптимистлыгын күреп, мин е үзем дә ничектер җиңеләеп киткәндәй булам, күңелемдә ныклык тууын * сизәм. Шулай көннәрдән бер көнне команда арасында аның хакында механик ярдәмчесе Исәнбаев белән чуала, егет ана гашыйк булган, өйләнергә җыена икән дип сөйләнә башладылар. Мин башта ышанмасам да, бер җае туры килгәндә, сүз ара сүз чыгып, аның үзеннән — Исәнбаев белән йөрешәсең икән, дөрес сүзме шул, әллә гайбәт кенәме? — дип сорадым — Ана ник гаҗәпкә калдыгыз әле, дөрес булса, гөнаһ эшмени...— диде Мәрфуга, сүзне уенга борган сыман.— Сезнеңчә ничек, мин инде бер дә ир-ат күз салмаслык әбимени?! — Юк, гайбәт итүдән түгел, дусларча якын күреп кызыксынуым гына... Исәнбаен бик төпле, акыллы егет — Якын күреп булса, мнн дә дөресен әйтим Исәнбаев әйбәт егет, мине үзенә кияүгә чыгарга соравы да бик дөрес Турылыклы тормыш * иптәше һәм балаларыма кайгыртучан әти булачагына да ышанам Шулай да мнн отказ бирдем, яшьрәк кызлар табарсың днп әйттем Сигез ел буе бергә торган иремне, ике улымның әтисен алай тиз генә оныта алмыйм, зинһар, үпкәләмә дидем. Аннары үзегез дә күрәсез, хәзер андый эшләр белән маташа торган вакыт түгел. Киләчәктә, сугышлар бетеп, еллар тынычлангач, анда күз күрер әле Бу аңлашудан соң Мәрфугага ихтирамым тагын да артты, көнозын шуның тәэсирендә дулкынланып йөрДем Тыштан кешегә сиздермәскә тырышсам да, мнн үзем дә газаплы билгесезлек эчендә бит Тизрәк Казанга кайтып җитеп, анда синнән килгән хатны алып укырга ашкынам Нурискаем, үлеп сагынам үзеңне, тел белән әйтеп аилата алмаслык өзгәләнгән вакытларым була Әмма ничек тә түзәргә, сагышымны кешегә сиздермәскә тырышам Бик үзәк өзелгән минутларда эчтән генә көйләп йөрим: Бик сагындым бәгырем, Бик сагындым сине Әле д» ничек гүяәм мин.' Хуш, сау бул, җан кисәгем Мәрьямең. Нурисым, йөрәк парәм, ни булды сиңа, кайда син?.. Өченче көн хатыңны күрергә өметләнеп Казанга кайтсам, миңа аяусыз авыр яңалык —синең хәбәрсез югалуың турында әйттеләр. Хәер, мин моны причалга килеп җиткәнче үк, Кәбир белән Разня апайның яр буенда канаты каерылган кош кебек нәүмиз кыяфәттә басып торуларын күрү белән үк сиздем һәм пароходны көч-хәл белән китереп туктаттым. Разня апай күп елаудан тагын да бетешкән, аягында көчкә басып тора иде. Минем каютага керү белән төптән киселгән тал чыбыгы кебек, диванга сыгылып төште һәм бераз хәл алгач кына, күз яшьләренә буыла-буыла әйтте: — Нурислам харап булган, югалган... Ятим калдык ич... Мин бу куркыныч хәбәрне башта бер мәл аңыма сыйдыра алмый тордым, кинәт миңгерәүләнеп киттем. Ниһаять, аңыма барып җиткәч, йөрәгем алынды. — Юк, юк, мөмкин түгел, ышанмыйм...— дип, ачынып кире кактым.— Беренчедән, хәбәрсез югалу — ул әле харап булу түгел. Аннары ничек, нинди шартларда югалуын тиешенчә белешергә, ачыкларга кирәк. Кайдан белдегез, аны кем әйтте? Сораштыра торгач, бу кайгылы хәбәрне Хөснулла килеп әйткәнен белдем. Ә аңа сезнең уртак танышыгыз — фронтта синең белән бергә фоторәсемгә төшкән иптәшең Суранов язып җибәргән, имеш. Разия апай сүзләренә караганда, болай да авыр кайгылы бу хәбәрне Хөснулла тагын да шомландырып әйткән, дошман тылына разведкага барган җиреннән Нурислам үзе кайтырга теләмәгән дип шик-шөбһә тарата башлаган. Хөсетле җаһил Хөснулланың тел төбе кая тартканын да, сәбәбен дә яхшы аңлыйм. Бер сүзенә дә ышанмыйм мин аның. Хәер, Сурановтан хат алуы дөрес булуы да ихтимал. Тиздән аның безгә җибәргән хаты да килеп җитте. Әмма анда, Хөснулла әйткәнчә, сине гаепләү, шикләнү турында берни дә юк. Киресенчә, синең өчен якын дусларча бик борчылып, дошман тылына разведкага барганда эзәрлекләп килүче фрицларны тоткарлау өчен, калган җиреннән кайтмады дип көенеп язган. Хатның азагында, имза куйганнан соң, өстәп язылган тагын шундый юллар бар: «Безнең частьта Нурислам Алнм- җанович үзенең каһарманлыгы һәм зирәклеге белән танылган офицер, бик авыр хәлләрдә дә югалып кала торганнардан түгел. Бу юлы да бер җаен табар, иртәме-соңгы табылыр, исән-сау кайтыр дип ышаныйк». Мин үзем дә шулай уйлыйм, Разия апайны да шул өмет белән юатырга тырышам. Бик читен миңа, хәлемне үзем генә беләм. Кеше алдында әллә ни сиздермәсәм дә, эштән буш сәгатьләрдә каютада ялгыз башым тәкатьсез булам, албасты каплагандай, тын кысыла, күз яшьләрем төер кебек тамагыма тыгыла. Өстәвенә Казанда кайгы-хәсрәткә баткан хәлдә калган Разия апайның газаплануын уйлап борчылам. Ул анда япа-ялгыз бит. ...Хәзер без, корал һәм гаскәриләр төяп, тагын Сталинградка барырга чыктык. Бер без генә түгел, анда каты сугышлар башланганнан бирле хәзер бөтен Идел, Кама флоты шул якка йөри. Пароход пристаньда чакны гадәттә эш күп була, мәшәкать өстенә мәшәкать өстәлеп тора һәм шул ыгы-зыгы арасында кайгы-хәсрәт ничектер бераз басылган, арткы планга чигенгән сыман тоела. Ә менә хәзер, юлда барганда, эштән буш сәгатьләрдә каютада бер ялгызым калу белән күңел тула, берсеннән-берсе сагышлы, авыр уйлар борчый башлый. Мондый авыр сәгатьләрдә мин дәфтәр, каләм алам да, көндәлек язгандай, уйларымны, башымнан кичкәннәрне синең белән уртаклашам, шуның белән юанам. Без монда барыбыз да фронт турындагы уйлар, фронт хәбәрләре белән яшибез. Кызыл почмакка кергән һәркем нн әүвәл стенадагы картаны карарга керешә. Ул картада фронт сызыгы Кара дннгез, Азов буйларыннан сузылып Дон далалары аша үтә һәм, йөрәккә кадалган канлы хәнҗәр кебек, очлы башы белән Сталинград янында Идел ярына килеп терәлә. Хәзер сугыш язмышы шунда хәл ителгәнен без һәммәбез ♦ дә яхшы беләбез һәм жнңү хакына бөтен тырышлыгыбызны куеп с эшлибез. = Шул ук вакытта пароход тормышы үз юлыннан бара бирә, ара-тирә 5 һич уйламаган көтмәгән күңелсез хәлләр дә булгалый. Беркөн шулай < рубкада вахтадашым Җәмилә (ул безнең артельчебез дә) штурвал көп- s чәге янында сүзсез генә күз яшьләрен агызып тора, тыны кысылгандай. « әледән-әле авыр сулап куя. Мин борчылып сораштыра башлагач, биж чаракай кычкырып еларга ук кереште һәм көч-хәл белән: — Бәла-бәла Азык-төлек карточкаларымны югалттым. .— дип әй-н тә алды — Теләсә нишләтегез, мин гаепле — Ярар, бик өзгәләнмә,—дим, аны тынычландырырга теләп - Илдә ф чыпчык ачтан үлми диләр, син дә ризыксыз калмассың. Уртак казан- а нан бер кешегә генә ничек тә өлеш чыгарырбыз әле. — Үз карточкам гына түгел шул. бөтен команданыкын югалттым. * Барысын бергә жеп белән бәйләп куйган идем Ух, бар икән күрәсе- 2 ләрем * Аның ник шулай өзгәләнеп елавын мин шунда гына абайлап ал- ° дым һәм, хәзер инде ни әйтергә белмичә, үзем дә исәнгерәп калдым. * Бөтен команданы азык-төлексез калдыру уен эшмени?' Карточкасыз < бер грамм азык алып булмаячак. Ай буе шул тикле халыкка нәрсә и ашатмак кирәк... Ул карточкаларны Җәмилә чыннан да югалтканмы, әллә берәр комсызлык-фәлән бармы,—анысын кисеп әйтүе кыен Акчага хирыслыгына, һәр тиенен саклап тотуына карап кына кеше өсте- нә гаеп ташлап булмый бит һәрхәлдә, башны ташка орып булмый, ай-вай килеп ачыргаланудан мәгънә юк. Бер әмәлен табарга, бу авыр хәлдән ничек тә чыгарга кирәк. • Профорг Мәрфуга белән уйлашканнан, киңәшкәннән соң, хәзергә бу хакта командага аны-моны әйтмәскә булдык. Ә үзебез икмәк карточкаларын югалту турында администрация һәм профсоюз оешмасы исеменнән рәсми акт төзеп, икебез дә кул куйдык, ышанычлырак күренсен өчен, аны пароход печате белән расладык. Аннары Саратовта туктап торган арада шул документ белән пристаньның тәэминат бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек Анда кеше җанлы агайлар утыралар икән, безне игътибар белән тыңладылар һәм, пароходчылык нда рәсенә телефоннан шалтыратып сөйләштеләр дә, Казан пристане нсәбенә безгә шундук икмәк һәм башка ашамлыклар карточкасы бирделәр Башта бик катлаулы күренгән бу проблема әнә шулай хәл ителде ...Нурлы йөзем, синең эзсез югалуыңны мин берничек тә аңыма сыйдыра алмыйм, һаман синең хакта уйлап йөрим Бераз эштән бушап каютада үзем генә калгач, менә тагын хатымны дәвам нтәм Бу юлы без Сталинград зонасына көндез барып төштек Алып килгән хәрбиләрне һәм йөкләрне шәһәрдән шактый читтә, Ахтуба тарма гына кереп сөзәк яр буена бушатырга приказ булды Чөнки нке яруслы «Ургыл» белән көпә-көндез шәһәр пристанена барып туктау — к\рәлә- тә ут астына керү булыр иде. Фашист козгыннары хәтта монда да ябырылып килеп җиткәннәр иде. Зенитчыларга рәхмәт, якын да җибәрмәделәр Моннан караганда куе төтен белән капланган Сталинград үзе кү ренмн диярлек, андагы каты сугышлар авазы, өзлексез күк күкрәгән дәй, шомлы гөрелдәп тора, әлсерәткеч эссе һавада әледән-әле шартлау дулкыннары яңгырап үтә. йөкләрне бушатып бетергәннән соң төнге караңгыда без дә шул ут эченә барып кердек. Ярым җимерек дебаркадер каршында яр буе тулы яралы халык. Озын-озак маташыр чак түгел, вакытның, һәр минуты кадерле. Килеп туктау белән тиз генә трапны рәтләдек тә, шундук кешеләрне утырта башладык. Минем белән бергә пролетта басып торган эшелон начальнигы үз аяклары белән йөри алырлыкларны кергән берен өченче, дүртенче классларга, трюмнарга җибәрә торды; носилка белән күтәреп кертелгән һәм ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булган аеруча каты яралыларны медпунктка — салонга якынрак булган каюталарга, коридорларга урнаштырдык. Күп дигәндә кырык-илле минут эчендә бөтен пароход халык белән шыгрым тулды. Хәтта аскы палуба, терраса һәм коридорларда атлап йөрер урын калмады диярлек. Инде бар эш тәмамланып, чалкаларны ычкындырыр вакыт җиткәч кенә каршы тау артыннан ыжгырышып немец самолетлары килеп чыктылар һәм безнең причалга бомбалар яудырып үттеләр. Бәхеткә каршы, бомба безгә тимәде. Шулай да берсе, янәшә генә төшеп, без туктаган, инде болай да ярым җимерек агач дебаркадерны челпәрәмә китерде, шартлау дулкыннары, колак пәрдәсен чатнатып, китереп бәрелде дә бөтен пароход каты сикереп куйды... һавага күтәрелгән ләмле су баганасы һәм такта кисәкләре безнең өскә ишелеп төште. Яшерен- батырын түгел, дөресен әйтим, бер мәл исәнгерәп тордым, шартлау дулкынының җиленнән күперчек өстеннән чүт егылып төшмәдем. Бу коточкыч шартлау башкаларны да нык куркытты бугай, рубка астындагы террасада тәртипсез ыгы-зыгы, шау-шу кузгалды һәм кемдер җан ачысы белән: — Караул, харап булдык... Батабыз...— дип бар көченә кычкыра- кычкыра күперчеккә йөгереп менде.— Чынлап әйтәм, батабыз, су палу бага җитте... үзем күрдем... Курыкканга куш -күренә диләр. Янәшәдә генә бомба шартлаудан күтәрелгән су баганасы караңгыда куркып калган матроска батабыз кебек тоелган булса кирәк. Ул дөрестән дә бик курыккан, күзләре акайган, бөтен гәүдәсе бизгәк тоткан кебек калтырый иде. Штурвал көпчәге янында торучы Җәмилә аны, әле генә таныгандай, бер мәл шаккатып карап торды: — Үскәнем, син монда ялгыш менгәнсең... Батып харап буласың килмәсә, әнә шунда йөгер...— дип, ярга таба төртеп күрсәтте. Куркудан әле һаман айнымаган мескен егет иронияле кинаяне аңламады, як-ягына тиз генә каранып алды да: — Әй... Ашыгычлык белән ялгыш менгәнмен...— дип траптан йөгереп төшеп тә китте. — Күр инде бу җен өшкергән нәрсәне...—Җәмилә аның артыннан суганлыборычлы сүзләр әйтеп, мыскыллы көлеп калды.— Күр инде бу куяннан туган бәндәне. Харап булдык, батабыз, имеш... Әмма Сталинград гарасатын кичергән яралылар моңа әллә ни әһәмият бирмәделәр. Хәл ачыклану белән пароходта тынычлык урнашты. Мин дә тиз генә үземне кулга алдым һәм шундук аска шалтыратып, тизрәк машинаны эшләтергә команда бирдем. Анда сөйләшү трубасы янында механик Тамара Федоровна үзе тора икән. Гадәттә сабыр холыклы. һәрвакыт ягымлы механик бу юлы танымаслык булып үзгәргән кырыс тавыш белән: — Юк, машина эшләрлек түгел,— диде.— Безнең монда ут сүнде. Кайдадыр труба чатнады бугай, сызгырып пар чыга. Авариянең кайда икәнлеген ачыклагач, нәтиҗәсен хәбәр итәрбез. — Хәбәр итәрбез түгел... Мөмкин булмаса да, хәзер үк эшләтегез!.. Ишетәсезме, самолетлар кабат әйләнеп килгәнче бу хәтәр упкыннан тизрәк ычкынырга кирәк. Юкса, эш харап... Югарыда ниләр барын, хәлнец ни дәрәҗәдә куркынычлыгын түбәндә эшләүче механиклар күрми бит Тамара Федоровнанын машина эшләтерлек түгел дип сөйләнүе, мөгаен, шуннан булгандыр Мондый ♦ хәтәр хәлдә машинанын чыннан да сафтан чыккан булуы да бик их- = тнмал. Әмма минем командам катгый янгырады бугай. Моны сизеп ал- = ган механик: . Е — Аңлашылды! Мөмкин булмаса да. машинаны эшләтермен. — * дип приказны кабатлады һәм пароход шундук причалдан кузгалып г китте. Ашыгыч кузгалып бик дөрес иткәнбез Берничә минуттан фашист ь козгыннары өерләре белән тагын килеп чыктылар һәм әле генә «Ур- * гыл> торган причалны котырынып бомбага тота башладылар Тончык- 5 тыргыч ачы төтен катнаш шартлау дулкыннары безнең өстән өермәдәй х ыжгырып үтте. ♦ Шул кузгалудан без туктаусыз бар көчкә бара бирдек Дүрт йөздән я артык яралы тулы пароходны һәлакәттән саклап калу өчен төн карасы ’ астында сугыш зонасыннан мөмкин кадәр ераграк китеп өлгерергә ки- = рәк. Чөнки дошман авиациясе Сталинград белән генә чикләнми, аннан £ шактый ерак пристаньнарны да еш кына бомбага тота, килү юлларына □ йөзмә миналар ташлый. < Агымга каршы бик акрын барабыз кебек тоелган минутларда мин * механикка шалтыратып, парны жәлләмәскә, машинаны катырак эшлә- и тергә команда бирәм. Ә өлкән механик Тамара Федоровна, киресенчә, тизлекне акрынайта бара, әледәнәле шалтыратып, тизрәк якорьга туктарга. машинаны карарга рөхсәт сорый Ниһаять, аның түземе бетә, таң алдыннан ул үзе рубкага күтәрелә һәм майлы кулларын сөртә-сөр- тә ишектән керүгә: — Менә үзем менеп сөйләшергә мәҗбүр булдым, бүтән барыр хәл юк Аңлагыз, хәзер үк туктарга кирәк,— ди ул, ялварулы таләп белән— Причалда бомба шартлаганда какшаган болтларны ныгытмыйча бүтән барып булмый, югыйсә елга уртасында бөтенләй туктап калуыбыз ихтимал... Аннары корпуста кайдадыр тишек булса кирәк, машина бүлегенә кергән суны насос бушатып өлгерә алмый. Шул тикле ялварып сорамаса да, хәлнең мөшкеллеген мин күрәм, бу эшне бүтән сузарга ярамаганлыгын да аңлыйм Аннары без инде шактый ерак китеп өлгергән идек Эшелон начальнигы лейтенант Габбасов белән киңәшкәннән соң. елганың сул ярындагы өянкеле култыкта якорь салып, какшаган механизмнарны бераз ныгытырга, корпус ти- в шекләрен ямарга керештек. Бераздан, ннде эш бетте, хәзер кузгалып китәрбез дигәндә бәланең тагы да хәтәррәге — пар казаныннан топкага су саркып керүе мәгълүм булды. Үзең беләсең, аны туктатыр өчен бөтен парны бушатып казанны, топканы суытырга һәм тик шуннан соң гына ремонтлап, яңадан пар күтәрергә мөмкин Моның өчен кимендә бер тәүлек вакыт кирәк бит Дөресен әйтим, нишләргә, нинди чара күрергә белмичә, барыбыз да хәвефкә төштек. Ә өлкән механигыбыз Тамара Федоровна бер мәл уйланып торганнан соң үзенә хас тәвәккәллек белән форсунканы сүндерде, кранны ачып казандагы» пар басымын бераз киметте. Аннары сырма фуфайка, чалбар, колфлынлы бүрек, бияләй киде дә, топка эченә кереп торбаларны ремонтларга тотынды Адәм түзгесез эсседә фуфайкасы көйри башлагач, без аны тартып чыгарып, өстенә су койдык Соңгы мәртәбә кергәннән соң, ннде эшен тәмамлап, топка эченнЬн чыкканда аның киемнәре генә түгел хәтта каш, керфекләре дә яртылаш өтелгән, борын очы, битләре пешкән иде. Моны күреп тан калган эшелон начальнигы лейтенант Габбасов тәэсирләнүен тыя алмыйча: ■ — Молодец, чын фронтовикларча булды бу!.. Мондый батыр йөрәкле механик белән утлар-сулар берни түгел...— дип мактады һәм тиз генә Тамара Федоровнаны машина бүлегеннән күтәреп чыгып, врач карамагына тапшырды. Ә без шундук юлга кузгалдык. Көндезге вахтадан соң бераз черем итеп алмакчы идем. Юк, күңел тыныч түгел. Күзгә йокы керми, борчулы уйлар кайный. Менә торып утырып сиңа язуымны дәвам итәм. Хәзер без юлда, пароход тормышы акрынлап үз эзенә керде. Төшке аш вакытында, күрәм, үткән төнне генә Сталинград гарасатын кичергән кызлар инде тынычланганнар, берни дә булмагандай, өстәл янында шау-гөр килеп утыралар. Әнә ак халат, цилиндр кебек зур калпак кигән, колакларына асылташлы алка таккан мөлаем йөзле кок Ольга Казакова камбуз тәрәзәсе янына килеп баскан берәүне, гадәтенчә, кунакчыл елмаеп каршылый һәм тәлинкәгә аш салып биргәндә әйбәт аппетит теләп яки дусларча берәр ягымлы шаян сүз әйтеп кала. Менә тәрәзә янына боцман Мәрфуга килеп баса, ул, күзләренә ышанмагандай, ишек ягына карап ала да: — Чү, ник әле син бүген үзең генә, Исәнбаең кермәдемени?!—дип гаҗәпләнгән була.— Гадәттә сез гел бергә ашыйсыз бит, шуннан гына әйтүем... — И, Ольга җаным, ул җәһәттән син үзең дә бер дә кимен куймыйсың ләбаса,— диде Мәрфуга, шундук повар кызның үзен дә дусларча чеметтереп.— Бая монда су эчәргә кергән сары мыеклы яшь офицер белән бик мутланып торучы син түгелме? Чынлап әгәр, шаклар каттым, кай арада лейтенантның башын әйләндереп өлгергәнсең. Менә бу чын сихерче икән, мин әйтәм, хәтта көнләшеп куйдым үзеңнән... Барысы да, чәй эчүләреннән туктап, дәррәү көлеп алдылар. Бу көтелмәгән төрттерүдән каушап калган кокның болай да алсу битләре тагын да кызарып китте. ..Тормыш дигәнең гаҗәп нәрсә, мең төрле вак-төяк мәшәкатьләре, кайгыхәсрәтләре, мәхәббәт-нәфрәтләре белән үз юлыннан бара бирә. Мин моны кичә телгә алып үтелгән повар кыз Ольга Казаковага гаҗәпләнүдән әйтүем. Боцман Мәрфугага ашханәдә төрттерүе нигезсез булмаган, соры мыеклы лейтенант Габбасов кыска гына вакыт эчендә дөрестән дәОзьга белән дуслашып, берберсенә гашыйк булганнар икән. Бүген кичке аштан соң ремонт эшләренә затонга заявка язып утыра идем. Ишекне шакылдатып каютага Ольга белән әлеге лейтенант Габбасов килеп керделәр һәм, әйдә син башла, әйдә син әйт дигәндәй, берберсең әйдәкләп, хәрәкәтсез калдылар. Алар икесе дә шат йөзле һәм никтер каушаганнар иде. Сталинградта хәтәр ут астында яралыларны пароходка төяү вакытында кыю командалык иткән яшь лейтенант, ниһаять, кыяр-кыймас телгә килеп: — Мәрьям Вәсилевна, зинһар га-гафу итегез,— диде.— Б-без зур үтенеч белән... Сездән рөхсәт сорарга кердек... Әле берни дә аңламыйча мин үзем аптырап калдым: — Нинди рөхсәт, ни өчен гафу итәргә?! Эш шуннан гыйбарәт, Ольга белән без бер-беребезне яратабыз,— диде Габбасов, кыюлана төшеп — Ягъни без өйләнешергә булдык. Ир- • тәгә Казанга кайткач, мин Оляны әниемә күрсәтергә, аның фатихасын сорарга алып барам. — Әгәр бер-берегезне чынлап сөйсәгез, рәхим итеп, өйләнешегез... Мнн, чит кеше, бу эштә сезгә каршы килергә хакым юк.. — Юк, Мәрьям Вәсилевна, сез чит кеше түгел... Ольганың әтисе- әнисе дә, якын туганнары да юк, ул кечкенәдән ятим, балалар йортында үскән бит. Ул, сез рөхсәт итсәгез генә миңа кияүгә чыгам, ди. — Мәрьям Вәсилевна, мин сезне, бертуган апам кебек якын күрәм, ♦ ихтирам итәм,— дип, Ольга үзе миңа килеп сыенды.— Сездә миңа туган Е апам булыгыз. Даутка кияүгә чыгарга фатихагызны бирегез. Ольганың мине туган апасыдай үз итүен сизеп килсәм дә, әти-әни- 5 сез үскәнен белми идем. Менә хәзер, шулай олылап, киңәш-фатиха co- $ pan кергәч, ул миңа тагын да якынрак булып китте Егете дә төпле, х тәүфыйклы күренә, төскәбиткә дә чибәр генә. Үзләре инде аңлашкан, * килешкән булгач, мин ни әйтим? — Алайса ярар, хәерле сәгатьтә булсын... Сезгә бәхетле тормыш те- < лим,—дидем —Шулай да күңелемдә булганын әйтим: сез бер-берегез- 5 ие бик аз беләсез әле, ашыкмыйсызмы? Әнә шул борчый мине. Аннары * күрәсез, елларның да бик авыр чагы ♦ — Ольга да шуны әйтә бер-беребезне әле аз беләбез, вакыты да а ул түгел, дөньялар иминләнгәнне көтик, ди Әйдә шулай итик, мин о ашыктырмыйм Киләчәктә гомерлек яр булырга ныклап сүз куешсак, £ ярәшсәк, миңа шул җиткән и> — Дөресен әйтәсең, шулай эшләгез... Синең әниең дә хәер-фатыйха * биргәч, шунда княү-кәләш булырсыз, күгәрченнәрем. Менә шулай кодагый-капитан булып киттем мнн. е Тагын шунысы гаҗәп; соңгы вакытта безгә фронтлардан күп хат < килә башлады. Бөтенләй күрмәгән-белмәгән сугышчылар, командирлар эшебезне мактап, уңышлар теләп, кайберләре кызлар белән якыннан танышырга, хат алышырга теләп язалар. Башта бу хәлгә бераз аптырап калган идек. Соңыннан шул мәгълүм булды безнең команда турында хәрби газетада очерк басылып чыккан, фронтовиклар безнең тормышны, эшебезне шуннан укып белгәннәр икән. Ул хатларга каршы безнең кызлар бик теләп җавап язалар, кайберләре арасында хәтта якын дуслык җепләре дә ялганып килә бугай Күз нурым, синнән һаман бернинди хәбәр юк, без һаман кайгы- хәсрәттә, сине көтеп яшибез. Бу юлы Казанда торган көннәрем бик ачынулы һәм ыгы-зыгылы үтте, җан теткеч әшәкелек белән миңа тагын күзгә-күз очрашырга туры килде. Рейстан кайтып кергәндә синнән бернинди хат-хәбәр килмәве зур бер авырлык булды, болай да түнгән кайгылы башымны тәмам миңгерәүләндерде. Аннан бераз айнырга өлгермәдем, көтмәгәндә пароходка әлеге җан көеге Хөснулла Каюмов килеп керде. Үзе белән бергә конторадан ревизор һәм бер милиционер да алып килгән Бнк ашыккан чагыбыз иде, пристань белән бәйле эшләрне тиз генә бетереп, Аракчино затонына пар казанын чистартырга, Сталинградта ватылган механизмнарны ремонтларга, корпус тишекләрен яматырга барырга ашыга идек. Хөснулла безне туктатты, профорг Мәрфуга белән артельче Җәмиләне һәм мине ашыгыч рәвештә кызыл почмакка чакыртты да — Өчәү бергә бөтен команданың айлык паегын мыштым гына үзләштерүче шайка менә шушы инде, оят түгелме сезгә...— дип, безгә җикеренергә тотынды һәм портфеленнән бер кәгазь тартып чыгарды — Азык-төлек карточкаларын югалтканнар, янәсе. Шул хакта акт төзеп, алдау юлы белән Саратовта яна карточкалар алгансыз Менә ул акт, рәсми рәвештә кул куелган. Моны болай гына йом* злып булмый, өчегезне дә катгый җавапка тартырга турь кнл • Без ни әйтергә, ничек акланырга белмичә гаҗиз калдык. Артельче Җәмилә кычкырып еларга тотынды: — Капитанның да, боцманның да монда катнашы юк. Ант итеп әй- тәм. икмәктер менә, мин югалттым, мин генә гаепле... — Җитте, шаулама, анысын милиция ачыклар.— Каюмов портфеленнән тагын бер кәгазь чыгарып салды.— Менә прокурордан ордер, бу милиционер пүнәтәйләр белән хәзер өчегезнең дә каюталарын тентер. Кладовая ачкычларын миңа бирегез, хәзер үк ревизия ясатабыз. Каюмов, натурасы белән кулы үзенә кәкре кеше, бик ихтимал, бу очракта безне чынлап та хәрәмләшкән дип уйлагандыр, һәрхәлдә аның шуңа ныклы ышануы һәм. форсаттан файдаланып, миннән үч алырга ниятләнүе ачык сизелә иде. Бу нахак гаепләүне ишетү ифрат кыен һәм бөтен команда алдында оят булса да. тешләрне кысып түзәргә, кызарырга туры килде. Чөнки безнең гаепле түгеллегебезне исбат итәрлек, акланырдыр бернинди дәлилебез юк. Каюмов әйткән сүзендә тәки торды. Каюталарны тентү һәм ревизия ул көткән нәтиҗәне бирмәсә дә, барыбер безнең эшне тикшерү органнарына тапшырды Мәгълүм ки. тикшерү астындагы кеше капитан булып эшли алмый бит. Затонга ремонтка кергәннең иртәгесен миңа алмашка бүтән капитан — инде күптән ялга чыккан такыр башлы бер мәзәкчән агай килде. Безнең эшне ашыктырырга, пароход затонда торган вакытта ачыклап бетерергә кушылган икән. Шул ук көнне тикшерү башланды. Мин яңа капитанга пароходны тапшырган арада команда членнарыннан байтагы, шул исәптән Җәмилә белән Мәрфуга да инде допроста булып өлгергән, һәркайсы югалган карточкалар турында үзе белгәнен сөйләгән иде. Тик шуннан сон гына миңа чират житте. Тикшерүче — ярым хәрби формадан киенгән, саргылт кыска чәчен артка яткырып тараган урта яшьләрдәге хатын — бик вакчыл һәм бәйләнчек булып чыкты, казына-казына нервларны талкып бетерде. Ул допрос протоколына кул куйдыргач та тәгаенләп берни әйтмәде. «Тикшерү нәтиҗәсен прокурор раслаганнан соң үзем хәбәр итәрмен»,— диде дә. йөрәккә шом салып, килгән юлыннан китеп барды. Аның артыннан мин дә барлы-юклы әйберләремне чемоданга тутырып пардходтан китәргә җыена башладым. Елдан артык бергә эшләгән. шатлыгынкайгысын уртаклашып яшәгән бертуганнардай якын иптәшләрдән аерылып китү җиңел булмады. Кызларым да бик көенеп, әгәр суд була калса, бөтен командабыз белән сезне яклап чыгачакбыз дип озатып калдылар. ...Бәла ялгыз йөрми, диләр. Минем белән дә шулай булды. Команда белән саубуллашып пароходтан чыгып барганда таныш түгел бер яшүсмер кыз килеп мине яр өстендәге цехка телефонга чакырды. Барып тыңласам, безнең квартирадан синең әниең шалтырата икән. — Уф, көчкә эзләп таптым үзеңне...— диде ул, авыр сулап.— Мәрьям җаным, хәзер үк өйгә кайтып җит. Әтиеңә әллә ни булды... Кәбир белән мин барып кергәндә ул өстәл янында утырган җиреннән кинәт гырылдап... Инде байтактан бирле әти йөрәк өянәге белән азаплана, берничә мәртәбә больницада дәваланып, үзе әйтмешли, «моторын» төзәттереп чыкканы да бар иде. Разия апай сүзен әйтеп бетерә алмыйча, үксеп елый башлау белән йөрәгем жуу итеп китте, бу юлы хәлнең хәвефле икәнлеген шундук сиздем. Кинәт бөтен барлыгымны курку биләп алды. Ни булганын ыклап сораштырырга телем әйләнмәде, дөресрәге, батырчылык итмәдем. Хәзер кайтам дип әйттем дә шундук юлга чыктым Хәлбуки, күңелем сизеп хәвефләнгәнмен икән Кнчкырын мин кайтып кергәндә ей тулы кеше, якын танышлар, техникум кешеләре жы елган, әти, әлерәк кенә йокыга талган кебек, үз караватында ак мендәр өстендә чалкан ята иде Матвей Михайлович анын хәрәкәтсез кулларын кушырып куйгач кына, әтинен инДе үле икәнлеге аныма барып житте. * Шунда минем зиһенем чуалды, күз алларым томанланды Аннан с соң булган хәлләр иртәгесен әтине җирләү, дус-ишләр һәм күрше-кү- х ләннең кайгымны уртаклашулары, юатулары — һәммәсе дә сзташулы 2 авыр төш сыман күз алдымнан уздылар Мин әнидән бик яшьли калганмын Әтием сөйләгәннәрдән аның 7 гражданнар сугышы вакытында Идел хәрби флотилиясе йөзмә госпи- * талендә медсестра булып хезмәт иткәнен беләм, әмма үзен бик тонык ’ төсмерлим Шулай да ятимлекне белмәдем Мине үгилектә калдырмас * өчен, әтием бүтән өйләнмичә, тол яшәде, мине үзе кадерләп үстерде Шуңа күрә дә аның үлеме минем өчен гаять зур югалту, бик авыр кан х гы, әледән-әле күзләрем яшьләнә. Андый минутларда улым Кәбир, уе < нынцан туктап, битләремне сөртә, әнием, елама, дәүәти урынына мин я сине үзем яратырмын, һичкемгә рәнжетмәм дип. үзенчә юаткан була ; Күрәм, Разия апай да минем өчен җан атып йөри Әтине җирләгән t иән бирле бу көннәрдә ул һаман бездә вак-төяк эш. төрле сүз белән л мине мавыктырырга, хәсрәтле уйларны оныттырырга тырыша ...Болай йончыткыч кайгы-хәсрәткә чумган хәлдә әле кайчандыр е буласы судны көтеп көннәр буе өйдә утыруы бнк авыр Кая да булеэ * эшкә урнашырга, ни беләндер шөгыльләнер!ә, хәрәкәтләнергә кирәк Әнә шундый уйлар белән бүген иртән Аргы Устьега төштем һәм. паромда аргы якка чыгып, кайчандыр әти белән бергә йөргән яр буй ларыннан үттем. Ослан тавы өстеннән чал Иделгә, мәһабәт Кремль диварларына. шәһәр урамнарына гомеремдә беренче мәртәбә күргәндәй озак карап тордым Мондый киеренке вакытта артык шнкләнүчән буласың икән ИртӘн өйдән чыкканда эш эзләргә уйлаган булсам да. пристаньда кадрлар бүлегенә керергә дә, техникумга барырга да оялдым Күргән-белгән кеше миңа нәфрәт белән, гаеп итеп карар кебек тоелды Ахыр чиктә мин бүген беркая да бармаска, прокуратурага кереп, эшебезнең барышын белешергә дә, өнгә кайтып китәргә булдым Теге чакны бездән допрос алган караңгы чырайлы тикшерүче хатынның кая дыр ашыккан чагына тарыдым бутан, мин барып кер!әндә ул кабкне тыннан чыгып килә нде. — Мин бит сезне кичкә чакырткан идем, ничек болай ашыгып ки ләсе иттегез? — диде ул. ризасызлык белән. Аннары, мин бернинди ча кырусыз үзем эшебезнең барышын белешергә килүемне әйткәч, ул кире борылып бүлмәсенә керде.— Мин дә сезне шуны .nirepia чакырткан идем Сез килгәнсез икән, рәхим итеп утырыгыз, әйдә сөйләшик — Ул өстәл өстендәге сары тышлы делоларның берсен ачып, иң азактан тер кәлгән кәгазьне тиз генә күздән кичерде дә әйтте — Озын сүзнең кыс Касы шуТг гаебегез расланмау сәбәпле, прокурор сезнең эшне тукта тырга, тәэминат бүлегеннән кергән материалны нәтиҗәсез калдырырга карар чыгарды Чөнки карточкаларның югалу фактын җинаятьчел мак сат белән артельче урлаган, профорг белән сез шуны яшереп кл.пзн дип инкриминировать итәргә, ягънн кемне дә булса җинаятьтә гаепләр гә нигез тапмадык Тикшерү нәтиҗәсе пароходчылык идарәсенә х »Аәр ителде Ә артельче кызыгызга гамьсезлегс өчен үз властегыз белән шелтә бирергә мөмкин Киләчәккә сабак булыр Менә бар әйтер сүз шул Борчыган өчен гафу итегез. Бу күңелсез хәлне уңышлы ерып чыгу белән котлыйм сезне. Бер көн затонда сорау алганда артык рәсми, бәйләнчек күренгән тикшерүче хатын күз алдында иң ягымлы кешегә әверелде. Өстемнән авыр йөк төшкәндәй җиңел сулап куйдым. Шатлыклы дулкынлану белән: — Гадел булуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт...— дип тикшерүченең кулын кыстым. ’ Тикшерүче яныннан мин, яңа гына анадан туган бала кебек, бүтән кеше булып, адәм күзенә туры карарлык хәлдә кыюланып чыктым. Өйгә кайтып керсәм, анда пароходтан артельче Җәмилә килгән, бик җанланып Кәбир белән уйнап утыра. Мине күрүгә тантаналы тавыш белән хәбәр итте: — Мәрьям Вәсилевна, шатлык... Югалган карточкалар табылды... Колакларыма ышанмагандай: — Чынлапмы, безнең карточкалармы? — дип сорадым.— Ничек табылды, кайдан килеп чыктылар?.. — Мин аларны Куйбышевта йөзмә магазиннан азык-төлек алганда төшереп калдырганмын. Шуннан почта белән җибәргәннәр... Менә алар, үзем теркәп куйганча, берсе дә югалмаган... Дөресен әйтим, үзем дә бик сөендем. Күзем белән күреп торсам да, әле һаман ышанмаган кебек, карточкаларны кулым белән капшап, актарып карадым. Үз чиратымда мин дә Җәмиләгә әле генә тикшерүче янында булуымны һәм безнең эшнең туктатылуын әйттем. Аннары без, күңелендә шик калмасын дип, ул карточкаларны конверты, хаты белән шундук тикшерүчегә илтеп тапшырдык. Болай эшләү башта миңа ничектер балаларча кылану, инде эш туктатылганнан соң артык ваклану булыр сыман инде. Тикшерүче исә, киресенчә, хуп күрде. — Азык-төлек карточкаларын безгә китереп бик дөрес эшләгәнсез,— дип хәтта мактап куйды.— Югыйсә тәэминат начальнигы, безнең нәтиҗә белән килешмичә, җинаятьчеләрне яклыйсыз дип ризасызлык белдергән иде. Менә хәзер, бу карточкаларны күрсәткәч, бернинди җинаять юклыгын, без хаклы икәнлекне ул да танырга мәҗбүр булачак. ...Менә мин тагын үз «Ургыл»ымда, пароходчылык идарәсеннән алынган телеграмма-приказ белән үз урыныма кайтып, яраткан эшемә керештем. Хәзер «Ургыл»ның тышкы күренеше элеккечә тоташтан зәң- гәрсу-ак түгел, ә яшькелт-сары төскә ала-кола чуарлап буялган һәм сирәк урманлы тау битенә охшап калган. Моны хәрби командование кушуы буенча маскировка максаты белән шулай эшләгәннәр. Хәзер Иделдә бөтен флот шундый төскә буялды. Команда кызлары мине шатланып каршыладылар. Аларның җылы исәнләшүләрен күреп күңелем нечкәреп китте. Бу эчкерсез якынлыкны минем урынымда калып торган карт капитан да сизгән булып чыкты. — Сезне пароход командасы галәмәт якын күрә икән,— диде ул, мине мактап.— Тиз кайтып бик әйбәт иткәнсез, чөнки сизәм, саулыгым чамалы, иске баржа кебек, шыгырдап, ыңгырашып кына йөрим... Алмашка кеше юк дип, бик зинһарлап сорагач кына килүем иде. Кешенең уңганлыгы, эшкә тырышлыгы бер караудан күренә бит. Капитан агай, минсез затонда торган бер атна дәвамында пар казанын чистартудан тыш, команда көче белән корпус һәм машинаны ремонтлатып өлгергән, пароходны тышкы яктан буятып, яп-яңа төскә керткән. Моның өчен чын күңелдән рәхмәт әйттем үзенә. Команда тормышында тагын бер яңалык мин пароходка кайткан көнне булды. Шуның алдыннан гына без — боцман Мәрфуга белән мин — койрык якта яңа ремонтланган шпильне эштә сынап маташа идек. Шул мәлне алгы пролеттагы кызлардан берсе: — Әй, боцман! —дип кычкырды.— Монда чык әле, әнә анда сине сорап ниндидер солдат килгән... Каерылып карасак, пароходтан ярга сузылган такта трапта чынлап та баһадирларча киң жилкәле бер солдат елмаеп тора: ул кызыл йолдызлы пилоткасын көяз егетләрчә чак кына кыңгыр салган, гимнастеркасының буш җиңен бил каешына кыстырган иде. * Мәрфуга исә аны күрү белән, тораташ кебек катты, кинәт хәрәкәт- = сез калды, төсе китте, бизгәк тоткандай иреннәре калтырый башлады, х Ниһаять, ул телгә килде: 5 — Сәлим бәгырем, чынлап син ич...—дип кычкырып җибәрде һәм * абынасөртенә солдат янына йөгерде. s Мәрфуганың сугышта үлде саналган иренең көтмәгәндә кайтып тө- ; шүе бөтен команда өчен күңелле бәйрәмгә әверелде, яраткан боцманы- в. быз өчен барыбыз да ихлас күңелдән сөендек. Кичен кЫзыл почмакта * җыелып, фронтовикның үзен дә сөйләттек, күп төрле сораулар белән < йөдәтеп бетердек. Сәлим көр күңелле, бик җор солдат икән, сугышта х күргәннәрен, төнлә дошман тылында каты яраланганнан соң, партизан- ♦ нар землянкасында кулын ампутацияләүләрен бернинди сыкрану-зар- в сыз сөйләп барыбызны да дулкынландырды Арадан кемдер бер кулсыз ° кыен түгелме дип кызыксынгач, Сәлим җор кешеләргә хас шаярту х белән: и — Юк, бер дә кыен түгел... Хәтта уңайрак та әле,— дип, җнңелчә и көлдереп тә алды — Сөйләгәндә кулыңны болгама дип, элек Мәрфуга < гел теңкәгә тия, ачуны китереп бетерә торган иде. Хәзер, күрәсез, ләме мим, бал капкан кебек, елмаеп кына утыра Аңа сыенып утырган Мәрфуганың шатлыгы йөзендә балкый, ул көне-сәгате белән күз алдында яшәреп, шатлыгы эченә сыймагандай, гел елмаеп йөри торган булып китте. Шунда мин ирексездән «Ярый әле теге чакны ашыгычлык белән иргә чыгудан тыелып кала белдең, молодец!» — дип, аның өчен ихлас күңелдән куанып утырдым Тиздән җнңү белән сугышлар бетеп, безгә дә менә шундый бәхетле кавышулар насыйп булсын иде. ...Затонда ремонтланып чыккач безгә пристаньда күп торырга туры килмәде. Сталинград ашыктыра Причалга кнлеп туктауга пароходка үзләренең сугыш припаслары белән хәрбиләр төялде. Шул арада бөтен яр буе озата килүчеләр белән тулды, соңгы үгет-нәсихәтләрне әйтеп, һәрвакыттагыча күз яшьләре түгеп саубуллашулар башланды. Безнең кайчан китәсене алдан белешеп торганнар булса кирәк, мине озатырга Разия апай белән Кәбир дә төшеп җитте. Моңарчы бер дә болан булганым юк иде, бу юлы әллә нишләдем, алардан аерылып киткәндә күңелем тулды, күзләрем яшьләнде. Юлга кузгалып, пароход елга уртасында агым уңаена борылгач, мин бинокльдән причалга караганда анда халык ннде таралган, яр өстендә минем бәгырькәйләрем — Кәбир белән Разия апай — бөтенләйгә саубуллашкандай, әле һаман кул болгап торалар нде. Бераздан, көндезге вахтадан бушаганнан сон ашханәгә төшсәм, анда бөтен команда тын да алмыйча профорг Мәрфуганың кычкырып , нәрсәдер укыганын тыңлап утыра нде Мнн ачык ишектән керү белән Мәрфуга укудан туктады — Казанда культбазадан алган газета-журналлар арасыннан менә бу пакет килеп чыкты,— диде ул, кулындагы кәгазьне күрсәтеп — Сталинградтан, флотилия Хәрби советыннан хат Үткән рейста хәрби эшелонны фронтка хәвеф-хәтәрсез вакытында китереп җиткергән һәм ут эченнән йөзләрчә яралыларны эвакуацияләгән өчен безгә рәхмәт әйтеп язганнар. Тын гына тыңлап утырган кызлар, кинәт җанланып, теге чакны Сталинградта күргән хәвефле эпизодларны кабат башларыннан кичергәндәй, бер-берсенә сөйләргә тотындылар. Ә мин хатны үзем укып чыккач, көтмәгәндә башыма килгән бер сәерсенү белән: — Ул чакны бездә хәрби флотилиядән беркем дә булмады кебек. Моны кем шулай белеп, үзе күргәндәй, тәфсилләп язды икән? —дип кызыксындым. Бу сорауга шундук җавап бирүче булмады. Чак кына соңрак, мин өстәл янында ялгызым калгач кына, үзенә дә чәй салып каршыма повар Ольга килеп утырды һәм сер итеп кенә: — Баягы хәбәрне газетага минем Даутым җибәргән булса кирәк,— диде.— Мөгаен, шулдыр, безнең кешеләрнең исемен, фамилияләрен, кем булып эшләүләрен шул язып алган иде. Күр инде бу кызыйны, минем Даутым, имеш. Кай арада Даут инде аныкы булып та өлгергән. — Теге безне озата барган яшь лейтенантмы, сиңа өйләнергә теләгән мыеклы егетне әйтәсеңме? — дип гаҗәпләндем.— Я ничек, ул чакны әнисенә барып күрендегезме соң? — Бардык, Мәрьям Вәсилевна, күрендек... Мондый хәвефле вакытта сугыштан улы исән-сау кайтып төшү шатлыгыннан әни карчык чүт сыгылып төшмәде, күз яшьләре белән елый башлады.. Мин үзем бер дә кыймыйча, уңайсызланып кына барган идем. Иске карашлы карчык, мине — бүтән милләт кешесен — өнәмәс, кире кагар дип шикләнгән идем Әмма ялгыш уйлаганмын. Даут минем хакта: «Әнием, менә сиңа килен, үземә тормыш иптәше алып кайттым... Исеме Ольга, туган кызың итеп кабул ит»,— дип әйткәч, әни карчык икебезне дә кочаклап, безгә тигез гомерләр теләде. Тормыш, мин әйтәм, тоташ кайгы-хәсрәттән, кыенлыклардан гына тормый икән. Менә тагын бер кызыбыз, үз парын табып, оя корды. Хәерле сәгатьтә булсын, аларга без дә бәхетле тормыш телик. Анысы да монысы, менә тагын кара көз керде бит. Идел отыры суына, көннәр кыскара бара, күп вакыт дөм караңгыда эшләргә туры килә. Быел бу безнең соңгы рейсыбыз булыр инде Былтыргы кебек юлда боз әсирлегенә эләкмәс өчен тизрәк Казанга кайтып җитәрбез дә кышка туктарбыз. Бу көннәрдә безнең монда өметле хәбәрләр йөри башлады. Сталинградта оборона сугышлары алып бару белән бергә, шул ук вакытта кайдадыр далада безнекеләр зур көч туплый, тиздән хәлиткеч һөҗүмгә күчәчәкләр икән дип сөйлиләр. Берүк шулай була күрсен, тизрәк башларына җитсеннәр иде шул явызларның. Ә син, Нурие бәгырем, һаман юк, бернинди хат-хәбәрең дә юк... Шул хакта уйлый башласам, Күңелем тула, тамак төбенә сагышым төер булып тыгыла. Казаннан алынган приказ буенча без беркайда туктамыйча туп- туры Сталинградка төшәргә тиеш идек. Әмма юлда бер кечерәк кенә үзгәреш килеп чыкты: без алып бара торган хәрби часть командиры соравы буенча беразга гына Саратовта туктарга, селектордан шалтыратып, Сталинград зонасына кай вакыттарак барып керергә, анда туктыйсы урынны ачыкларга туры килде. Шул кыска гына вакыт эчендә безнең кызлардан кайберләре фронтка якыннарына язган хатларын почта ящигына салырга, ә профорг Мәрфуга хәтта культбазадан яңа газета, журналлар да алырга өлгерде. Пароход пристаньнан кузгалып киткәннән соң чирек сәгать үтмәгәндер, рубкага боцман Мәрфуга атылып килеп керде. Траптан ашыгып менгәнгә булса кирәк, ул еш-еш сулый, кулында газета, бөтен кыяфәтеннән никтер бик исәренгәне күренеп тора. — Мәрьям Вәсиле »на, әйтегез әле. сезнең Нурисламыгызның фамилиясе, әтисенең исеме ничек аның? — диде ул, ишектән керүгә Хәрби часть командиры белән мин яңа алынган приказны ничек үтәү турында киңәшеп, Сталинград районында туктыйсы урынны карта буенча аныклап тора идек, һәр эшнең вакытын һәм җаен белә торгач зиһенле Мәрфуганың чит кеше алдында тиктомалдан шундый сүз куз- ♦ гатуын ошатмадым.* с — Ул хакта сонынтын сөйләшербез... Комачаулап йөрмә, бар эшең- 3 ДӘ бул,—дип, аның сүзен бүлдем з — Ачуланмагыз, әйтегез инде — диде Мәрфуга, үҗәтләнүен дәвам < иттереп.— Алимҗанов Алимҗанович түгелме? г — Эш вакытында урынсыз сораулар белән комачаулап йөрисез. Я, 5 шулай булса нишләгән?. — Алайса мин тәбрик итәм сезне... Шатланыгыз, Нурисламыгыз та- < былды, менә ул! — дип, Мәрфуга кулындагы газетага бармагы белән £ төртеп күрсәтте.— Саратовта алган менә бу газетада шул исемне күрү х белән, чү, мнн әйтәм, безнең Мәрьям Вәсилевна Нурисламы түгелме ф бу... Табылган, димәк, исән-сау, орден белән бүләкләнгән... Менә монда в шул хакта язганнар. о Искәрмәстән капылт килеп төшкән куанычлы хәбәр дә кешене мин- s герәйтә икән. Мәрфуганың бу сүзләреннән башым әйләнеп китте. курмәс « күзләремне газетага төбәгән хәлдә бер мәл аңыма килә алмый тордым. о Хәрби часть командиры татарча аңламаса да, минем хәлемне сизде < булса кирәк, карыйсы эшләрем бар дип. рубкадан төшеп китте Ә мин, * тиздән вахтадан бушап, каютада бераз тынычлангач кына газетадагы о ул хәбәрне укый алдым һәм разведкадан кайтканда эзәрлекләп килүче дошман отрядын тоткарлап, иптәшләреңне коткаруыңны, зур кыенлыклар белән үзебезнең якка исрн-сау чыгуыңны белеп, әйтеп бетергесез сөендем. Вакыт-вакыт хәтта күңел ышанмый, саташмыйммы мин, төштә генә түгелме бу дип, үземнән үзем сорап куям Юк, төш түгел, реаль чынлык бу! Күңел күгемне каплап торган авыр хәсрәт болытлары, ниһаять, таралды, сулышым җиңеләюен бөтен бар- лыгым белән сизеп шатланам Бүген соң инде, иртәгә Сталинградтан әйләнеп чыгу белән бу хакта ничек тә тизрәк Разия апайга ашыгыч телс(рамма бирергә, тизрәк аны да сөендерергә кирәк... Хөрмәтле Нурислам абый, исәнмесез! «Ургыл» командасы исеменнән сезгә бу хатны пароходның штурвальные, Мәрьям Вәсилевна белән рубкада вахта торган, соңгы ел ярым эчендә гомумән тормышның ачысын-төчесен бергәләп татыган Җәмилә Бәхтиярова яза. Иң әүвәл Мәрьям Вәснлевнаның безнең өчен таләпчән һәм гадел капитан гына түгел, һәркансыбыз турында аналарча кайгыртучан, хәзерге кыен көннәрдә ярдәмчел юатучыбыз да булуын әйтеп үтәсем килә Шул ук вакытта ул үзе дә кыенлыкларны аз күрмәде Сезнең югалу хәбәренә күңеле белән ышаимаса да. ул аны бик авыр кичерде, нәкъ шул айларда аның әтисе үлеп китте. Өстәвенә, җәрәхәткә тоз салгандай, нахак гаеп тагып, аны хөкемгә тартырга маташучылар да табылды. Мәрьям Вәсилевна исә, кыенлыкларга бирешмичә, һаман эштә янды, кайгысагышларын эштә басарга тырышты. Ә сез табылгач шатлыгын күрсәгез икән! Ул көнне безнең пароходта, зур бәйрәм кебек, күңелле булды, сөекле капитаныбызның сугышта югалган кадерле кешесе — сез табылуга барыбыз да сөендек Шул кичне караңгылык куергач, без Сталинградка төшеп җитеп, төн пәрдәсе астында алып килгән хәрби эшелонны бушаттык һәм шуи- дук яралыларны кабул итәргә керештек. Әйләнә-тирә дөм караңгы булса да, гадәттәгечә, бар эш һичнинди матавыксыз, оешкан төстә барды. Ниһаять, чалкаларны ычкындырып причалдан кузгалган вакытта дошман безне һавадан ракета белән яктыртты һәм шундук биек тау башыннан урнашкан туп, минометлардан өстебезгә ут ачты; караңгы күктә утлы эз калдырып яуган яктырткыч пулялар рубка стенасын тиш- кәләп үтте. Шулчак рубканың ачык тәрәзәсе каршында басып барган Мәрьям Вәсилевна кинәт нидер кычкырып, күкрәгенә тотынды. Мин борчылу белән: ни булды, яраландыгызмы әллә дип, сорарга өлгермәдем, ул шундук тураеп машинаны катырак эшләтергә, рульне уңга борырга команда бирде. Тиз генә кузгалып, утыз-кырык метр китәргә өлгермә- гәнбездер, әле генә без торган урынга килеп төшкән снаряд шартлавыннан пароход бөтен корпусы белән сикереп куйды... һавада ракета сүнү белән әйләнә-тирәне тагын коткаргыч караңгылык каплады. Шул форсаттан файдаланып, без, алдау маневрлары ясый-ясый, бар көчкә хәтәр зонадан читкә, елганың сул ярына ташландык. Берничә минуттан «Ургыл» дошман урнашкан куркыныч таулар турысыннан хәвеф-хәтәрсез үткәч, мин җиңел сулап куйдым. Ә Мәрьям Вәсилевна пароходка командалык итеп барган җиреннән: — Уф-ф Бүтән түзәр хәлем юк...— дип, ншетелер-ишетелмәс ыңгырашып штурвал өстенә яны белән ава башлады. Мин аны көч-хәл белән тотып калдым һәм арткы стена буендагы такта топчанга яткырдым. Караңгыда кулым җылы юешкә тиде, һәм мин аның бөтен юбкасы, китель итәге манма кан булуын шәйләп алдым... Минем тавышка шундук менеп җиткән кешеләр аны медпунктка алып төшеп киттеләр... Бераздан яралыларны озата баручы хәрби врач, тикшереп караганнан соң, аның күкрәген ике урында пуля тишкәнлеген һәм бик күп кан акканлыгын әйтте... Мәрьям Вәсилевна әле пристаньда ук каты яраланган булуына карамастан, коточкыч авыртуга бирешмичә, хәвефле моментта үз постында торуын дәвам иттергән һәм, пароходны һәлакәттән алып чыгып, тәмам хәлдән тайгач кына аяктан егылган. Ә мин аның белән янәшә торып шуны күрмәгәнмен. Вахтада һаман бергә торгангамы, Мәрьям Вәсилевна мине аеруча үз итә сыман иде. Шуңа булса кирәк, бераздан медпунктта аңына килгәч, ул иң әүвәл мине чакыртып алды. — Җ-Җәмилә, синме бу... Якынрак кил...— диде ул, мине кыенлык белән танып — Менә үләм инде, хушыгыз... Сүземне бүлмә, хәлем барда әйтеп калыйм... Минем өстәлдә Нурислам абыеңа язган берничә хатым бар, син аларны ничек тә тапшыр инде... Үзеңнән өстәп шуны яз, әгәр очрашырга туры килсә, телдән дә әйт: Кәбиргә әти булсын, аны Туган илгә тугрылыклы, намуслы кеше итеп тәрбияләп үстерсен... Соңгы сүзләрен ул бик кыенлык белән пышылдап кына әйтә алды һәм, хәле бетеп, бөтенләй тынды, йокыга талды. Күзләрен йомган хәлдә беравык ятканнан соң ул тагын кузгалырга теләгәндәй, бөтен гәүдәсе белән талпынып, кипшенгән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып, авыз эченнән нидер сөйләнә башлады. Мин аның авызыннан буылып- буылып чыккан саташулы сүзләрен аңламадым, бары тик берничә мәртәбә улы Кәбир һәм сезнең исемне әйткәнен генә ишетеп калдым. Шул һушсызланудан Мәрьям Вәсилевна бүтән аңына килмәде, хәле авырайганнан-авырая, ул күз алдында сүнә барды. Доктор аның яраларын яңадан бәйләп, хәзинәдә булган даруларны биреп тә хәлен җиңеләйтә алмагач: — Гангрена башлану куркынычы бар, ашыгыч операция кирәк. Пароход шартларында аны эшләү мөмкин түгел, беренче пристаньда туктап, тизрәк больницага салырга кирәк,— диде. Башта без Мәрьям Вәсилевнаны ничек тә Казанга, дәвалау мөм кинлекләре күбрәк булган шәһәргә алып кайтырга уйлаган идек. Эш болайга киткәч, планны үзгәртергә, врач таләбе буенча Камышннда туктарга туры килде. Батыр капитаныбыз Мәрьям Вәсилевнаны без шунда, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, һушсыз хәлендә больницага озаттык. ♦ Шушы конвертка салып Мәрьям Вәсилевнанын соңгы көннәрдл = язып та. озатылмый калган берничә хатын сезгә җибәрәбез һәм бары 3 быз өчен дә авыр булган кайгыгызны уртаклашабыз Соңгы сүз S Бөек Ватан сугышы вакытында Сталинградта һәлак булган Идел u капитаннарының фотопортретлары, пароходчылык музееның үзәк за < лында путаллы рамнар эченә алынып, иң күренекле урынга куелган х Музейга килүче экскурсантлар — күп санлы мәктәп балалары, яшьләр, ♦ өлкән буын кешеләре — Туган ил азатлыгы өчен гомерен фнда кылган в батыр командирларның рәсемнәрен караганда шундагы хатын-кыз ка- ° питан портреты янында озаграк тукталып, соклану һәм ихтирам белән - тын гына торалар. Бирегә беренче мәртәбә килгән көнне бу портретны күрүгә мин дә * ихтыярсыз тукталып калдым һәм шунда язып куелган кыскача бно- < график белешмәне дулкынлану белән укып чыктым. Сәбәбе шул: аның ө исем, фамилиясе, төсе-бнте миңа таныш кебек тоелды Хәтерем ялгыш- * маса, кайчандыр, мин елга техникумында укыган вакытта ул безгә ' кышларын сигнализациядән дәрес бирә, ә җәйге айларда пароходта капитан ярдәмчесе булып эшли иде. Әле дә исемдә: мин күргән-белгән елларда ул знфа буйлы, бик чибәр яшь ханым иде, елмаючан ачык йөзле булгангамы, хәтта бераз җилбәзәк сыман күренә иде. Хәзер исә елгачы капитан киеменнән пароход күперчегендә аяк өсте басып төшкән бу рәсемдә яшьлеккә хас гамь- сезлекнең инде эзе дә юк. Шулай да ул элеккечә мөлаем, өстендәге ак кителе җыйнак гәүдәсенә килешле сыланып тора; зур түгәрәк күзләренең төбәп каравы, матур иреннәренең сизелер-сизелмәс кенә елмаюы белән ул кемгәдер сөенечле хәбәр әйтергә тели сыман иде Тик шунысы кызганыч, рәсем астындагы биографик белешмә бик кыскача язылган, аннан капитан Билалованың эшчәнлеге һәм һәлакәте турында тулырак мәгълүмат алуы мөмкин түгел иде Шунлыктан мин, аның хакында бүтән документлар юкмы дип кызыксынып, музейның фондлар бүлегенә кердем Бүлек мөдире, инде өлкән яшьләрдәге бик ихтирамлы бер агай, зур шкаф эчендә байтак вакыт актарынганнан соң бер төргәк табып чыгарды. — Күптән түгел моны безгә яшь эзтабарлар тапшырган иде,— диде уй, төргәкне аркылы-торкылы бәйләгән ал тасманы чишеп Гышына язылган исемфамилнясенә караганда, шул капитан хатлары булса ки рәк Алар татар телендә язылган. Әле һаман һнч кул җнтмн. берәрсенә укытып ачыклаган да юк.. Менә карагыз әле. укып чыккач эчтәлеге белән, бәлкем, безне дә таныштырырсыз. Төргәкне ачып карау белән аның эчендә шул безнең техникум укы тучысы штурман Мәрьям Билалованың Бөек Ватан су!ышы вакытында фронттагы якын дусты Нурисламга язган хатлары икәнлеге беленде Ул хатларда тасвирланган’вакыйгалар, телгә алынган кешеләрнең гыйбрәтле язмышлары, җанлы картинадай, күз алдыма килеп басты Дөрес, сугыш елларында мин үзем Иделдән еракта, илебезнең диңгез чикләре сагында булдым Сталинградта каты сугышлар барган көннәрдә, бер төркем коралдашларым белән бергә, фронтка китәргә сорап гариза да биргән идем. Ләкин җибәрмәделәр, бөтен кешене фронтка озатып булмый, Ватан кушкан җирдә хезмәт итәргә кирәк, дип әйттеләр. Хәер, ул вакытта анда да җиңел булмады Япон самурайлары, рәсми нейтралитет саклаган булсалар да. ил чигендә әледән-әле кораллы провокация ясап тордылар, океан юлларында каракларча яшеренеп күпме пароходларыбызны батырдылар, кешеләрне һәлак иттеләр Кыс касы, гел уяу булырга, дарыны коры тотарга туры килде, кораллы провокация — һөҗүм буланитә калса, шундук җимергеч җавап бирергә әзер тордык. Без һәрвакыт тылдагы якын туганнарыбыз, сөйгәннә ребезнең күңел җылысын тоеп яшәдек, алар җитештергән хезмәт җимеше белән тукландык, киендек, коралландык Шул какшамас бердәмлек безне көчле итте. Ул көннәрдә без барыбыз да күңелләребез белән Иделдә. Туган HI язмышы хәл ителгән Сталинград фронтында булдык. Шул тарафтан килгән һәр хатны, һәр газе га. радио хәбәрен түземсезлек белән к«-еп ала идек. Ул кайнар көннәр күңелләргә беркайчан да онытылмаслык булып сеңгән. Шуңа булса кирәк, Идел капитаны Мәрьям Билалованын яңалифчә язылган, еллар үтү белән саргаеп, күп урыннарда хәрефләре танымаслык дәрәҗәдә уңып беткән хатларын мин тирән дулкынлану белән укыдым. һәм геронк көрәш елларының кайнар сулышын безнең көннәргә алып килгән ул җанлы сәхифәләрне әдәбият сөючеләр игътибарына тәкъдим итәргә булдым.