Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАЙДАКЛАР БЕЗ

Вакыт Таулар. Диңгез. Бер ягымда — таулар минем, Бер ягымда — диңгез. Хыял җитми — төнлә белән, Караш җитми — көндез. Биеклекләре — буй җитмәс, Киңлекләре — тиңсез. Акылымны таулар тарта, Күңелемне — диңгез. Кайсысына — тауларгамы, Диңгезгәме тиң без? Көнләштерә мине таулар, Кызыктыра — диңгез. Мин үзгәрдем Бик үзгәрдем, һәм аңладым: кем без?! Әллә таулар шулай итте, Әллә инде — диңгез... Зәңгәр күкләргә карыйм мин — Йолдыз калка. Зәңгәр гөлләргә карыйм мин — Чәчәк ата. Зәңгәр диңгезгә карыйм мин — Дулкынлана. Зәңгәр учакка карыйм мин — Ялкынлана. Бу, билгеле, сихер-тылсым Эше түгел. Ахры, үзем бик үк гади Кеше түгел! Вакыт төшенчәсе Хәзер инде бүтән, һич өлгереп булмый — Хәлдән таеп бетәм Тыгызлана Вакыт — Тора-бара нишләр? Бер елга да җитми Бер гасырлык эшләр. Гасыр белән сәгать Тәңгәлләшер беркөн. Эшләр шуңа бара — Туктаталмас беркем. Кысылмасмы соң ул Шартлар дәрәҗәгә?! ...Чиртеп узды Вакыт Минем тәрәзәгә. Үзгәреш Әле генә җылы иде. Салкынайтты кинәт. булыр иде — кирәк! булды әле — чагым: салкынны да җаным. Үзем — ир уртасы, үзем — һаман бала кебек. Дәртнең кайнарлыгы гына Кимеп бара кебек. Салкын күз карашларын да Хәзер бик тиз тоям. Шушыларны уйлыймын да, Мин сискәнеп куям. Бу салкыннар бетәрме бер? Дәвам итәр гелме?— Йолдызларны кырау сукты, Салкын алды гөлне. Күнеккән идем җылыга, Салкынайтты кинәт: Я дөнья, я минем белән Нидер булган, димәк. Көрәшче Мәйданның кыл уртасына Яшь малай башлап чыга. Башлап чыккан малай ләкин Мәйданны ташлап чыга. Җиңе белән сөртә яшен — Хәле түгел җиңелдән. Беренче кат көрәшкән ул, Беренче кат җиңелгән. Батыр булып өлгергәнче Күз яше күп түгелер. Тик бүген күрше кызына Малай ничек күренер?! Кысыла аның тешләре, Йодрыклары — төйнәлә. Кысылсын, әйдә, төйнәлсен —■ Ул җиңәргә өйрәнә! Ул җиңәргә тиеш әле — Карар инде кылынган. Җиңелсә дә, сөлгесе бит Ычкынмаган кулыннан. Ә сөлгесен җиңгәч кенә Җиргә ташлаячак ул — Бүгеннән яңа сабантуй Көтә башлаячак ул! Кояш Бик үзгәргән бүген кояш. Хикмәт, белмим, нидәдер? Ул нигәдер җылытмый да, Яктыртмый да нигәдер? Чыкканда да чыкмады ул Элек чыккан турыннан. Очып узды ул көндез дә Икенче бер урыннан. Икенчерәк — нурлары да, Төсе дә башка төстә. Алыштырганнардыр аны, Башка кояштыр — өстә! Чыннан да, чын кояшмы ул? Кичәгеме, түгелме?— Кайчаннан бирле шул сорау Тырнап тора күңелне. Нигә борчылам соң әле? Ул — шул кояш бугай ла! Юк, барыбер тикшерергә Кирәк аны шулай да! Өйрәнеп тә Миңа җылы Әллә нәрсә Минем сәер Җылыны да, Бик тиз сизә Туган ягым моңы Туган яктан, балачактан Иярә килгән моңым Тынгы бирми миңа. Берәр Чиге булырмы моның? Йөрәгемдә йөри ул моң. Ничә еллар. Кимеми. Ул һәрвакыт үзем белән — Яңа откан көймени?! Өйрәндем инде ул моңга, Ул һәрчак кирәк кебек. Кирәк ул миңа җан кебек, Кирәк ул йөрәк кебек. Моңсыз була ташлар гына. Кеше моңсыз — имансыз! Яшәү юк миңа ул моңсыз, Кеше түгел мин ансыз. Ярый ул бар! Нишләр идең Әгәр ул моң булмаса? Уйласам да туган якны. Күңелемне моң баса. Туган ягым моңы! Әллә Ул мәңгелек моң микән?!. Күңелгә сыя туган җир — Үзем сыярмын микән?! Каен суы Каен суы, кайгы суы — Каенның күз яшьләре. «Кыенмы?» — диеп сорадым, Каеннар сүз дәшмәде. Мин дә бит каен күңелле, Яралы каеннарым — Минем ак куанычларым, Минем ак кайгыларым. Үзебезнең каеннар сез! Каеннар, сез — бәясез. Сезгә кем кул күтәрәдер? — Сез дә сирәгәясез. Сезнең белән бергәләшеп, Утырып елыйммыни? Берәрегеэ урынына Каеннар булыйммыни?! Әйдәгез, бергә йөгерик!— Мине дә җитәкләгез. Телисез икән, мине дә Каен дип исәпләгез! Шулай кирәк булган Сугыш беткәннән соң нәкъ өч елдан Мин туганмын. Шулай кирәк булган! Мин туганмын. Туган илем минсез Бер егеткә әле кимрәк булгал. Японнарны җиңеп кайткан Әткәй Яңгыратып көлгән улын күргәч. Рәхәтләнеп бер елаган Әнкәй Бишегендә яткан улы келгәч. Гаиләдә— мин беренче бала. Бабамнарга — мин беренче онык. Нәселемнең яңа буынын мин Башлаганмын иң беренче булып. Тугансыңдыр син күлмәкчән диләр. Андый бәхет тия кемгә генә? Мин күлмәкчән тумасам да, мине Биләгәннәр әткәй күлмәгенә. Бик кадерле кеше булганмындыр — Затлы күлмәкләргә биләрлек мин. Шулай булгач, бу дөньяга инде Күлмәк белән туган диярлек мин. Икмәк белән бергә өлгергәнмен — Туганмын бит урак өстендә мин. Мине Илем көткән, Җирем көткән, Шуның өчен тизрәк үстем дә мин. Кемдер иртә туган, кемдер соңрак, Ул чаклысы нигә минем өчен? Ә мин үзем вакытында тудым, Нәкъ кирәктә тудым Илем өчен! Ә бабамнар мине зур бер кеше Булыр диеп өмет иткәннәрдер. Аклап булмас, ахры, өметләрен — Алар миннән күбрәк көткәннәрдер... Тик дөньяның утын-суын мин бит Ахыргача әле кичмәгәнмен. Ә шулай да бу дөньяга туып, Миңа калса, дөрес эшләгәнмен. Мин туганда асыл ир-егетләр Туган илдә әле сирәк булган. Сугыш беткәннән соң нәкъ өч елдан Мин туганмын. Шулай кирәк булган! Җирсү Мин аткай ашлап киткән авылда — Наҗәдедә туганмын. Ул авыл күптән юк инде Мин анда туганмын гына — Мин аны хәтерләмим. Күпме генә җирсесәм дә, Ул хакта хәтер — ләм-мим. Тик барыбер оныталмыйм Мин туган нигеземне. Ул таралганга — гаепле Саныймын мин үзэмне. Чөнки башлап мин киткәнме:-), Ә калганнар — миннән соң. Авылымның таралырын Ул чакта кем белгән соң?! Китмәс идем, калыр идем Белсәм болай булырын... Нигезем изге булгандыр — Иген кыры ул урын. Юк инде мин туган нигез, Юк инде туган авыл. Туган авылсыз калулар Бик авыр икән, авыр! Табалмадым ашыксам да, Кайтсам да туры гына... Чәчәкләр салып калдырдым Авылым урынына. Җайдаклар без J - » я- ТЭ*6О Буйга бәләкәй идем мин. Көчсез идем. Аннары Тия иде атларның гел Баш бирми торганнары... Карап торуга тыңлаучан, Түгел үзе кыргый да. Атлануга үрә баса, Кинәт кенә ыргый да, Алып сала сине жиргә — Җилләр исә атыңнан. Йөгерәсең елый-елый Качкан атың артыннан... Соңыннан егылмаска да Өйрәндем мин. Нишлисең?! Дуласа да, аттан инде Син егылып төшмисең. Алдан беләсең — атыңның Ярсыйсын, котырасын. Шуңа күрә тезгенеңә Ныгытып тотынасың. Ат, әлбәттә, юашланмый, Бик тә егып чабасы... Тик егылмый. Шул чагында Калмагачтын чарасы Каера да читкә алып Кереп китә андый ат. Ә аннары бер ярсыса Юк, тыела алмый ат. Син дә, хәтта ат үзе дә Белми кайчан туктасын. Сыртында бәргәләнәсең һәм бөләсең — екмасын. Ат та бата ак күбеккә! Канга бата... учларың... Әлегедәй хәтеремдә Шулай атта очканым. Яралар инде төзәлде. Тик мин атта... мәңгегә! — Учлар — кысылган. Юк бар Кулда тезгенем генә...