Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫЛЫККА ОМТЫЛЫП

Габдрахмам Свматимң тууыма 90 ел Җ // «Аң» журналының 1915 елгы 20нчы санында басылган «Сугыш һем яэучыларымыз» диген редакцион мәкаләдә аның исеме дә толга алына. Г Ибраһи- мов «Берничә сүз» (1921) исемле мәкаләсендә Г Сонгатино реакция дәвере язучылары ретене керте. «Татар поэзиясе антологиясондә (1954) Г. Соигати шигырьләреме урын бирелгән, туган елы итеп 1893 ел күрсәтелгән Татарстан үзәк Дәүләт архивындагы метрика дәфтәрандә нсо Габдражман Фетжулла улы Сонгатуллмн 1894 елның 10 мартында Тәтеш ояэе Балчыклы авылында указлы имам гаиләсендә тугай дип язылган. Габдражман туган авылында укыганнан соң, Казанга килеп, «Халидия» мәдрәсесе- не кора. «Ак юл» журналы чыга башлагач, 1914—1915 елларда журналда экспедитор булып эшли, җаваплы секретарь вазифасын үти 1915 елның кеэомде солдатка алынып, Беренче бетендонья сугышында катнаша, Конбатыш фронтта сугыша. Беренче шигыре «Иске җыр», «Аң» журналының 1914 елгы 4 иче санында донья күрә. Г. Соигати фронттан да үзенең шигырьләрен даими ревоштә гаэете-журналларга җибәреп тора. Соңгы шигыре «Утлар соңында » «Аң»иың 1917 елгы I иче санында басыла. Шуннан соң матбугат битләрендә аның исеме очрамый Революция булып, бәжотле кемнәр килер вакыт якынлашканда, ул жоборсеэ югала. 1914 елдан алып 1917 ояга кадәр, нибары оч елга сузылган иҗат дәверендә Г Соигати гаять актив һем нәтиҗәле эшли. «Аң«, «Ак юл», «Соембике» журналларында, «Кояш», «Халык» газеталарында Г Сәнгать, Г. Соигати имзасы белән күп сайлы шигырьләр, жалык мифологиясенә нигезләнгән «Хоэыр», «Бетон җиһанда мәҗлес* исемле иие поэма, «Су анасы» (А. Друждининның «Русалка»сына текълид) исемле баллада, «Ил фәрештәсе» исемле хикәя бастыра. Якыннан белүчеләр Г. Сөнгатинең аз сүзле, йомшак күңелле, уйчанрак кеше булуын әйтәләр. Аның поэзиясе дә уйчан. Шигырьләрендә вакыт-вакыт тешенкелек мотивлары да сизелеп китә. Поэзиясен тулаем алганда исә ул үз шәхси кичерешләре эчендә генә бикләнеп калган шагыйрь түгел. Г. Сенгати — моңсу лирик, шуның белән бергә, традицион шагыйрь. Ритм-рифма оештыруы, шигырь үлчәме, эпитет һәм метафоралары — барысы да халык иҗатына якын торган классик стильдә, Тукайлар стилендо. Г. Сенгати Тукай белән шәхсән таныш булган, аңа махсус мәдхия дә багышлаган: Калыкты күктә бер йолдыз нурын чәчте уйнап өскә, Күмеп куйды караңгы дөньябызны ак көмеш төскә. — ди ул «Сүиде1» шигырендә. Г. Сөнгатинең сеекле шагыйрьгә мәхәббәте шулкадәр зур булган ки, «Гыйшык» исемле шигырендә «Тукайга тәкълид» дип куйган. Мәгърур шагыйрь образы Г. Сенгати иҗатының шактый елешен алып тора. Шагыйрьне ул халык бәхете ечен көрәшүче кечле шәхес итеп күрә, аныңча, шагыйрь күңелендә заманның тәрле каршылыклары белән кисешә. Минемчә, шулай, шагыйрь минем каршымда бик зур ул. Шулай гали, шагыйрь көчле, минем каршымда Җәбраил ул!.. — мондый фикерләрне әйтү ечен Г. Сәигатигә Тукай шәхесе азмы-күпме азык бирми калмагандыр, әлбәттә. Гомумән, Г. Сөнгатинең лирик герое халык мәнфәгатен алга куйган кечле шәхес. Зур галим Мәрҗани образына мерәҗәгать итүе дә шул турыда сейли. «Мәрҗани хәзрәтләре*, дигән шигырендә галимне ул «Хакыйкать диңгезендә ак нур чәчүче» итеп бәяли. Г. Сенгати поэзиясендә мәхәббәт лирикасы, хатын-кыз образы үзенә бер линия тәшкил итә. «Туташка», «Ана иркәсе», «Мәхәббәт», «Сызлам...», «Елмаю» шигырьләрендә хатын-кыз саф күңелле, рухи яктан бай, олы мәхәббәткә лаеклы булган илаһи бер зат. Шагыйрь иҗтимагый тормышта еларга зур еметләр баглый: «Аңлагыз, милләт хәзер сездән арысланнар көтә»,— ди ул «Туташка» шигырендә. «Ил фәрештәсе» исемле хикәясендә шәхси мәнфәгатьләрен бер читкә куеп, караңгы ерак авылга мөгаллимә булып киткән батыр йөрәкле татар кызы образын иҗат итә. Г. Сенгати иҗатының зур өлеше табигать турында. Аның пейзажы — авыл табигате: язы, көзе, кышы, җәе, урманнары, болыннары, кырлары, чылтырап аккан чишмәләре. Табигатьнең шаулы һәм тыныч чаклары, шагыйрьнең дөньяга, туган туфракка мөнәсәбәте. Г. Сөнгатине кешеләрнең мәрхәмәтсезлеге, тупаслыгы борчый. Бер очракта ул табигатьнең җылы, йомшак вакытларын кырыс, ыгы-зыгылы дөнья тормышына контраст куя. Тормыштан табу кыен булган тынычлыкны, рәхәтлекне шуннан эзли «Бөтен җиһанда мәҗлес» поэмасында тупас адәмнәр кагып-сугып рәнҗеткән карт хәерче белән кечкенә малай киң, яшел сахрада гына җаннарына тынычлык табалар, үзләрен кеше итеп сизәләр. Г. Сенгати иҗатында империалистик сугышка ризасызлык сизелеп тора. Ләкин бу — турыдантуры әйтелми, «һәлакәт чокырыннан». «Сугыш», «Шәфкать туташларына», «Авылда көзге төн», «Яз көткәндә», «Куркыныч бойрык» шигырьләрендә табигатьнең төрле мизгелләре аша окопларда интегүче солдат кичерешләре чагыла. Г. Сөигатинең балалар өчен язган пейзаж шигырьләре дә байтак. Г. Сөнгатииең 1916 елда «Ил фәрештәсе», 1921 елда «Хоэыр» исемле китаплары дөнья күрә. Шушы китапларын, газета-журнал битләрендә сибелгән шигырьләрен туплап, бер җыентык чыгару көн тәртибендә тора.