Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕННӘН

Моңлы җыр Аитова Фатиха мгктзбе укучысы, соңыннан тегүче булып зшлзгзн. 80 яшьлек Галия Хзсеновна Халитова истзлеге. 8— 10 яшьлек чагым булса кирәк, әни тутам белән мине олы абза ларым Муллахмәт һәм Хуҗа Бәдигыйларны чакырып кайтырга җибәрде. Алар китап кибетендә булырлар, диде Захаровскаядамы. Екатерин скаядамы урнашкан урам чатындагы кибеткә оялып кына барып кердек Кибеттә кеше юк. Тик эчке якта кемдер җырлый. Артык көчле булмаган матур гына тавыш күнелгә үтә торган моңлы көй җырлый Без тыныбызны да алырга базмыйча тыңлыйбыз Ж.ыр байтак дәвам итте Аннары кинәт тукталды Эчтән: «Габдулла, ннк туктадың? Җырла инде»,— дип үтенгән тавыш ишетелде. Ана каршы тавыш «Карале, теге якта кеше бар, ахры, хатын-кызлар керде булса кирәк»,— диде Кинәт эчке яктан кибеттә сату итүче безнең якташ егет Рәхмәтулла килеп чыкты. Без аннан «Кем ул шулкадәр матур итеп җырлады?» — дип сораштыра башлаган идек, яныбыздан ашыгып бер егет чыгып китте Рәхмәтулла: «Әнә шул кеше җырлады инде Шул инде шагыйрь Габдулла Тукаев»,—диде. Мин чыгучыны әйбәтләп карап кала алмавыма бнк үкендем Чөнки шигырьләрен ятлап, күңелдә бикләп һәм һәрчак яратып кабатлап йөри торган шагыйребез Габдулла Тукаевны мнн башка бервакытта да күрә алмадым. Ә җырлавы, үзәгемне өзгән моңы әле дә булса күңелемдә «Мөхәммәдиявдә РСФСРның атказанган укытучысы Мзхмүт Галиев Кгм Башкортстакның атказанган фен зшлек- лесе Закир Шакиров ис телеге Казанның инде картайган Йосыф мулла мәхәлләсенә яшь мулла Га лнмҗан Галиев билгеләнә Пороховой бистәсеннән булганга. Галимҗан үзенә «барудн», ягъни гарәпчә «дарылы» дигән атама ала Бу мәхәллә мәдрәсәсендә 1882 елдан 1892 елга кадәр кадимчә, 1892 елдан яңача укыта башлыйлар Мәдрәсәнең даны арта Шәкертләр саны күбәя Яшь мулла элеккеге кечкенә мәдрәсә урынына зур итеп, за манча итеп мәдрәсә салдырырга уйлый Ләкин карт мулла үзенең мәдрәсәсен сүттерергә риза булмый һәм Галимҗан Барудн үзе уйлаган зур мәдрәсәне кечкенә мәдрәсә артына кысынкы гына урынга салдырырга мәҗбүр була 1900 елда мәдрәсә салынып бетә Бу мәдрәсә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе яки Галимҗан Барудн мәдрәсәсе дип атала Яңа мәдрәсә бнк зур. өч катлы була Искесе исә бер генә катлы, ул ишегалдында кала Янасының ун канатындагы өченче этажына шәкертләр «Сахалин ягы» дигән исем тагалар Мәдрәсәдә укыту үз заманына күрә алдынгы була Татар халкының күренекле кешеләреннән Хөсәен Ямашев. татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан, шагыйрь Мәҗит Га фури, фольклорчы профессор Хуҗа Бәдигый, шагыйрь Әхйәт Исхак һәм башка бик күпләр шушы мәдрәсәдә укыганнар. Мәдрәсәдә үткәрелгән дәресләрнең берсендә Габдулла Тукайның да булганы билгеле. Замандашларының искә алуына караганда, Тукай тормышның бөтен яклары белән дә кызыксынган. Яшьләрне тәрбияләү, мәктәп, мәдрәсәләрдә фән укытуга ул бигрәк тә зур әһәмият биргән Шул заманда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих-география фәннәрен укытучы Закир Шакиров үзенең истәлегендә («Тукай Башкортстан- да». Өфе. 1966) дәрестә географик карталар һәм проекцион фонарь белән диапозитивлар кулланылуын, дәресне тыңлап утырган Габдулла Тукайның дәресне бик яратуын яза. Дәрестән соң Т^кай «Географияне менә шулай укытырга кирәк аны»,— дигән. Шул ук Закир Шакиров язуынча, «Мөхәммәдия»дә атна-унбиш көнгә бер тапкыр әдәбият түгәрәгенең җыелышлары үткәрелә торган була. 1908 елдагы бер җыелышка бик күп кунаклар һәм Габдулла Тукай да килә. Җыелыш мәдрәсәнең өченче катындагы зур залда (намаз уку бүлмәсендә) үткәрелә. Бер шәкертнең үзе язган хикәясен укыйлар. Шул чак шәкертләрдән берәү ашыгып кереп: «Будошниклар, приставлар килә»!— дип кычкыра. Ул арада полицейскийлар залга бәреп керәләр. Ә залның «Сахалин ягы» дип йөртелгән уң ягындагы кечкенә ишектән Тукай һәм башка кунаклар чыгып китәргә өлгерәләр. Залда кинәт ут сүнә: шырпы яндырып карасалар, залда полицейскийлар үзләре генә басып калган. Икенче көнне полицейскийлар мәдрәсәгә килеп: — Әдәбият кичәсендә Тукай, Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетди- новлар бар иделәрме? — дип сорап йөриләр. Ләкин берәү дә «белмәдек», «күрмәдек»тән башка сүзне әйтми. Мондагы әдәбият кичәләрендә булганда Тукай үз фикерен чыгып сөйләми, бары түгәрәкнең иң актив әгъзалары белән генә уртаклаша. Чөнки Тукайга реакциядән бик сакланырга кирәк иде, дип яза Закир Шакиров шул ук истәлегендә. «Шәрык» клубында Казанда чыга торган «Йолдыз» газетасында, башка хәбәрләр белән бергә, төрле белдерүләр дә басыла: «...Әдәбият вә музыка кичәсе була. Габдулла әфәнде Тукаевның үзе таэлнф иткән шигырьләрен Габитова һәм Хәнәфи әфәнде укыячак. Билетларны «Сабах», «Гасыр» китапханәсендә һәм Шәрык клубында алырга мөмкин». «Зилзилә (җир тетрәү. 3. Р.) фондында якшәмбе көн 6 февральдә Шәрык клубында Җиде су вилаятендә зилзиләдән зарар күргән халык файдасына, музыка кичәсе була Солтан Рахманколый «Ашка- зар»ны җырлаячак». Шул ук көннәрдә газетада «Үткән якшәмбе көн Шәрык клубында Солтан илә Фәйзи әфәнделәрнең «Зиләйлүк», «Ашказар», «Җәмилә бикә» һәм «Гөлчәчәк» көйләрен җырлаулары тыңлаучыларның хушларына китте (42 сум акча җыелды)», дип хәбәр ителә. Шул үк «йолдыз» газетасының 1910 ел, 13 апрелендә чыккан санында «Тиз арада Шәрык клубы залында Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты турында лекция укыячак», — дигән игълан басыла. Ә инде газетаның 15 апрель саны: «Бүген пәнҗешәмбе 15 апрель кич 9 сәгатьтә Шәрык клубында Габдулла әфәнде Тукаев халык шигырьләре турында лекция укыячак. Билет бәясе 30 тиеннән 15 тиенгә кадәр» — дип хәбәр итә. Бу лекция турында («Тукай Башкортстанда» дигән китапта) укыТУЧЫ Закир Шакиров бол ай дип яза: «Кабан күленә каршы бинада. Шәрык клубында Тукайның халык әдәбияты турында лекциясе булды... Тукайга чаклы, минемчә, бу темага лекцияләр булганы юк иде,— ди Габдулланың тавышы артык көчле түгел. Шулай да бик ягымлы тыңлаучыларда теләгән тәэсирне тудыра алырлык иде. Халык ♦ моңнарын телгә алганда, Тукайның «Ашказар», «Тәфтнләү» кебек х җырларга аеруча соклану белән тукталып китүе истә калган Җыел- х ган халык лекцияне гаҗәеп кызыксынып тыңлады Лекция беткәч, 5 без — аның якын танышлары — Тукай янына килеп зур канәгатьләнү S белдердек», — ди. Ул чакларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте булган Хужа Бәди с гый «Халык әдәбияты» турында лекция» дигән истәлегендә («Тукай < турында замандашлары») «Газеталарның берсендә Тукайның тнз Д арада халык әдәбияты турында лекция укыячагы турында бер хәбәр . чыкты. * Тукай үзенең бу лекциясен Шәрык клубында укыды Халык шыг- * рым тулы иде. Лекция миңа бик ошады Тукай үзенең лекциясендә ш фольклорның чын хезмәт массасы иҗаты булуын төрле мисаллар бе- * лән ачты Шуларны йомгаклау урынына җиткәч — Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь 2 ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә я йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына —дип. хезмәт массасына карата х үзенең гаять кыйммәтле бәясен бирде. * Халык җырларына әһәмият бирергә кирәклеген, чын халык телен, * чын халык рухын халык җырлары чагылдыруын, фольклор материалларының реаль чынбарлыкны чагылдыруын һәм анда чын халык теле, хезмәт массасының өмет һәм теләкләре шәүләләнүен ачып бирде»,- ди Шәрык клубында шулай ук балалар өчен дә кичәләр үткәрелгән Казанда Тукай яшәгән мохит Фуат Тимероаич Саллави-Саловьсвкың иленчв истгмгв. Без 1911 елда гаиләбез белән Казанга килеп, «Болгар» номерларында тора башладык Килү белән безнең каршыдагы булмәдә Габдулла абый яшәгәнен белдек. «Болгар» нормерлары бертуган сәүдәгәр Рамазановларныкы булып, үл яман аты чыккан «Көфер почмагы», яки. икенче төрле ител әйтсәк, «Печән базары» дип аталган урында иде Монда таңнан төнгәчә сәүдәгәрләрнең кычкырулары, ямщикларның акыру бакырулары, халык шау-шуы яңгырап тора Рәттән дистәләгән кибетләр, лавкалар, йөкләр, үз тонарларын мактап кычкырып йөрүче «кырык тартмачы»лар, хәрчәүнәләр, чәйханәләр, трактирлар, кунып чыгу урыннары, кунакханәләр, шунда ук мәчет «Көфер почмагы»ннан ерак түгел—Кабан күле Анда аерым хуҗалар кулында булган кечкенә пароходлар йөри Алар күлнең бу башын нан кузгалып китеп. Борнсково авылы янына кадәр илтәләр Төрле төстәге вак флаглар белән бизәлгән, гөрләтеп оркестр уйнап торган бу пароходларда шәһәр халкы күлнең аргы башындагы (хәзерге Борис ковода) «Аркадия» бакчасына күңел ачарга. Сабан туйларына бара. Ботап бакчасына чыга Күнел ачулар шунда җәй буе дәвам итә Кыш җитеп, күлдә боз каткач, боз өстендә Суконная бистәсе белән Болак артында яшәүчеләр арасында йодрык сугышлары башлана Сәүдәгәрләр шунда дан алган сугыш чукмарларын котыртып, үгетләп. сыйлап каннарын кыздыралар, кем жиңүче калыр дип, акчага шау- шулы бәхәсләр башлыйлар. ' Казандагы Никитин циркына француз көрәше буенча профессиональ чемпионатта катнашкан көрәшче Карәхмәт килгәч, «Печән базары» әһелләренең милли ыгы-зыгысы иң югары ноктага җитә. Шушы яман аты чыккан «Көфер почмагы» тирәсендә үк татарча китаплар сатучы вак кибетләр, татарча газета-журналларның редакцияләре, татарча китапларны бастырып чыгаручы матбагалар «I а- сыр» («Век»), «Мәгариф» («Просвещение»), «Сабах» («Утро») һәм шунда ук Кәримовларның китап нәшриятлары урнашкан. Шушында ук шау-шулы Җамали хәрчәүнәсенең нәкъ каршында «Болгар» номерлары Ул чисталыгы белән дә, уңайлыклары белән дә әллә ни мактарлык түгел, ләкин Казанның таулы өлешенә урнашкан беренче разрядлы «Казанское подворье», «Пассаж», «Франция», «Гран- дотель»лар шикелле кыйммәтле дә түгел. Номерларының чагыштырмача арзанлыгы белән «Болгар» кунакханәсе кешеләрне үзенә тарта. Патша самодержавиесенең колонизаторлык политикасы нигезендә, Казанның саф һавалы югары ягында татарларга яшәргә рөхсәт ителмәгәнгә күрә, «Болгар» татар дөньясының үзәгенә әйләнә. Шушы «Болгар» номерларының икенче катындагы 40 нчы бүлмәдә Габдулла Тукай яши. Әстерханда Рәсулева Зәкия Әхмәтовна язмасы. Тукай турында истәлекләр жыю дәверендә, шагыйрьне күреп белгән кешеләрне, һич булмаса аның турында берәр истәлеге сакланган кешеләрне табу максаты белән илебезнең төрле почмакларындагы Тукай булган урыннарга хатлар белән дә мөрәжәгать итеп жаваплар алдым. Әстерханга җибәрелгән хатымны шул шәһәрдә яшәүче олы яшьтәге Гатаулла ага Әхтәмовка биргәннәр Гатаулла ага жавап хатында үзе турында 1925—1931 елларда Әстерхан шәһәре радиостанциясендә татарча радио тапшырулар оештырып һәм татарча тапшыруларда диктор булып эшләвен, Әстерхан шәһәр музеенда крайны өйрәнү буенча кайбер ярдәмнәр күрсәтергә йөрүен яза Хат белән ике фоторәсем дә жи- бәрде Гатаулла ага хатында яза: «Сезгә Габдулла Тукай Әстерханга килгән вакытта йөргән район урамнарының берсенең фоторәсемен жибә- рәм Күренеп торган мәчет Әстерханда «Идел» газетасының мөхәррире һәм нәшире Габдрахман Гомәри мәчете. Шул мәчет яныннан сул як тыкрыкка борылгач, Гомәринең ике катлы йорты тора. Аның түбән катында «Идел» газетасының матбагасы, югары катында редакциясе урнашкан иде. Габдулла Тукайның бу жирләрдә һәм «Идел» редакциясендә булуы мәгълүм Бу урамнарга ул вакытта Бельгия трамвае юлы сузылган иде. Шушы трамвайда Габдулла да редакциягә килеп-китеп йөргән. Әстерханда безнең күршедә генә Гыйльми Батыршин дигән бер татарның хәрчәүнәсе бар иде. Ул йорт урамга бер ишеге һәм жиде тәрәзәсе белән карап тора, заманында бу хәрчәүнәгә халык бик күп йөри иде. Хәрчәүнәгә килгән юлчылар кунып та чыгу өчен шунда ук мөсафирханәсе дә бар иде. Анда шул дәвер өчен бик модный булган, татар тимерчеләре тарафыннан челтәрләп ясалган тимер караватлар, аңа урын-жир куелган, уртада өстәл тора. Гыйльми абзыйның миңа яшьтәш баласы белән уйнарга мин бу йортка гел керә идем Беркөнне кич белән Гыйльми абзый безгә керә дә әтигә карап: «Без- нек мосафирханәгә бер бик үткен телле егет килде Кунып чыкмакчы. Янына сөйләшеп утырырга берәр күзе ачык кеше табарга кушты Безнең йортта аның белән сөйләшерлек синнән башка кеше юк».— дип әтине алып китте Әстерханда трамвай йөри башлау хөрмәтенә пәрәмәчне озынча итеп ясап, шундый пәрәмәчне «трамвай» дип йөриләр иде Габдулла Тукай ♦ белән әти дә хәрчәүнәдә үзләренә кайнар шулпа белән шул «трамвай» = пәрәмәчен китертеп, озаклап сөйләшеп төн куналар Икенче көнне әти безгә «Кичен сөйләшеп утырганда ул чибәр ы егеттән кем икәнен сорамаган идем. Икенче көнне иртән киткәндә, аты- « нык кем икәнен белү өчен исемен сорадым Ул мина «Синең ишеткәнең | барм"ы Габдулла Тукаен дигән кешене? Мин шул булам инде»,—диде с Мин бу сүзләрне ишетүгә, аяк бөкләп утырган караватымнан егылып * төшә яздым»,— диде. * Гатаулла аганың язуына караганда һәм матбугатта басылган истә- . лекләр белән чагыштырганда, Габдулла Тукайның Әстерханга килүенең бу беренче көне булып, Гыйлмүш хәрчәүнәсе шулай ук Әстерханда * шагыйрьнең эзе калган беренче йорт булса кирәк и «Ир-ат эше» 2 Лвлв Дулат-А лиева ист г леге. 1911 елда туган ~ о Яңа бистәдәге хәзерге Мехчылар урамы элек Большая Симбирская « дип аталган Шундагы 37 нче номерлы йорт мннем бабам Вахит мәэ- зин Йорты. Бу йорт эчтән өч өлешкә бүленгән Портның аргы бүлемендә Зөһрә әби белән Вахит бабай, урта бүлемдә әтиемнең энеләре, ә капка як өлешендә әнием Нәгыймә белән әтием Мәхмүт Алиевлар яшәгән Әтием башта Алиев булып, соңыннан үзенә Дулат-Алисв дигән фа милня ала (әтисе ягыннан нәсел фамилиясе) Әтием Мәхмүт Дулат-Алнев башта Казанның «Мөхәммәдия» мәдрә сәссндә укый Бохарадан мәэзннлеккә имтихан биреп кайта Ул шәкерт ләр хәрәкәтенә катнаша Үзенең Зөһрә әбисе ягыннан туганы, беренче татар революционеры, марксист, 1903 елдан РСДРП члены булган абыйсы Хөсәен Ямашев белән революцион эшкә катнаша 1907 елда үзе дә большевиклар партиясе сафына керә Әниемнең сөйләвенә караганда, беркөн безгә Галнәсгар Камал абый килеп керә дә «Мәхмүт, мин бер жыр чыгардым әле»,— ди Аннары Яна бистә урамына Кызыл байрак тагылган Дулат-Алн мангаена «Большевик» дип язылган — дип. җырлап та күрсәтә Әтиемнәр Мулланур Вахитов. Галнмжаи Ибраһимов, Гафур Коләхметов. Галиәсгар Камал. Фатих Әмирханнар белән бергә эш алып баралар 1907 елның көзендә шушы өйлә Габдулла Тукай белән әтием Мәхмүт Дулат Алиевларның беренче очрашулары була Әтием Габдулла Тукай катнашында чыга торган «Эль ислах» исемле демократик яшьләр газетасын оештыручылардан була Әниемнең туганы «Әльнсла.х» газетасының мөхәррире булган Вафа Бәхтняров истәлегенә караганда, безнең өйнең базында, яшерен гек тографта РСДРПнын Казан Комитеты листовкалары татар телендә басыла Шул ук 1907 елның көзендә безнең өйлә Хөсәен Ямашев белән Габ ( дулла Тукай беренче мәртәбә очрашалар 1910 елда Габдулла Тукай берничә ай безнең чарлакта яши. (Чарлак дигәне ишегалды түрендә өстен чарлак, астын ат абзары итеп тактадан эшләнгән амбар ). Әнием Тукайны искә алганда: «Габдулла Тукай бик гади киенә торган, йомшак күңелле, йомшак кына сөйләшүче кеше иде. Ул берничә ай безнең әлеге «чарлак» дип йөртелгән жирдә торды Кич килә, иртән иртүк торып китә. Киткәндә безнең йокы бүлмәсенең тәрәзәсе яныннан үтә, ян тәрәзәгә сак кына чиертә. Аннан әкрен генә тавыш белән: «Мәхмүт, мин үзең белә торган жиргә куйдым»,—дип ишегалдыннан чыгып китә иде. Ул киткәч, мин әтиемнән: «Ул нәрсә эшләп йөри соң, нәрсәне әйтә ул?» — дип сорагач, әтиең: «И, хатын, ират эшен белеп бетермәссең инде аны!»— дип кырт кисә иде»,— дип сөйли иде әни. Безнең әлеге чарлакта Габдулла Тукайның өч зур кер кәрзиннәре- нә тутырылган кулъязмалары озак еллар сакланган. Тик әтигә реакция эзәрлекләвеннән кинәт кенә качып китәргә туры килгәч, без Казаннан тизлек белән китеп барганбыз. Шулай итеп әлеге кулъязмаларның язмышы билгесез кала. Кинематограф «Буфф» Фуат Тимерович Саллави-Соловьевның өченче истәлеге. Әтием инициативалы һә.м энергияле кеше буларак, Казанның татарлар яши торган өлешендә кинотеатр ачарга дәртләнә. Ләкин байлык булмау сәбәпле, ул зур предприятие ача алмый, дуслардан көтәргә алган акчага хәзерге Татарстан — Каюм Насыйри урамнары чатындагы бер катлы ике склад йортын арендага алып, шуларны кинотеатр итеп жайлаштыра (хәзер ул урында 9 катлы йорт). Тиздән керү ишегенә «Кинематограф «БУФФ» дигән язу да куела. Белдерү языла: «Сезон яңалыгы. Бүген һәм һәркөн яңа фильмнар (производство студий братьев Пате, Люмьф и студии Ханжонкова) Күренекле артистлар: Макс Линдер. Глупышкин һ б катнашында күренекле картиналар Барлык сеансларда кинохроника. Көн яңалыклары». (Ул чакларда күп татарлар русча укый-яза белмиләр. Аларга аңлаешлы булсын өчен фильм ленталарындагы русча текстлар әниемнең шул эш өчен янып йөрүче энеләре — студент егетләр тарафыннан татарчага тәржемә ителә иде Фойеда, эстрада-экран алдында күренекле татар музыкантлары, жырчылары. артистлары чыгыш ясый. Шушыларны хәбәр иткән белдерүләр урамнарга ябыштырыла. Казанда чыга торган «йолдыз» газетасы да 1911 ел 20 февраль санында: «Печән базарында 17 февральдә Тимерша Соловьев «БУФФ» исемле кинематограф ачты.. Ирләр һәммәсе дә уң якка, хатыннар сул якка утырачак»—дип игълан итә. Башта халык шикләнеп кенә карый бу яңалыкка Соңыннан яратып йөри башлыйлар Концертларда шул чактагы күренекле профессиональ музыкантлар Мөхәммәт Яушев, Гали Зайнин, Заһидулла Яруллин (композиторлар Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннарның әтисе), Хәбибулла Әхмәдуллин катнашалар Җырчылардан Камил Мотыйгый, хатын- кыз тавышыдай бик нечкә тавыш белән жырлаучы Мирфәйзә Бабажа- нов, «Сәйяр» труппасы артистлары, тулардан сәхнә әсәрләрен гажәеп матур укучы Габдулла Кариев һ б. катнашалар. «Болгар»дан ерак булмаган бу кинематографка Габдулла Тукай да бик яратып йөри Якыннарымның сөйләве буенча, Тукай кинематограф белән бик кызыксынган һәм берничә мәртәбә үзенең шигырьләрен укып монда чыгыш ясаган. Кинематограф «БУФФ» халык арасында дан казанган. Русча аңламаган кешеләр өчен экран артыннан фильмның эчтәлеген татарча сөйләп тору да оештырылган Ләкин бу эшне цензура тиз туктата һәм шулай ук «БУФФ» кинематографы да ябыла «Болгар»да = Рокыя Мнштзриева Литова дәктзбе укытучысы £ Ленин ордены кавалеры. 2 «Туганнан-туган абыем Габбас Сайфуллин үзенең мәэзин әтисе бе- к лән килешми, өйдән китә. Казанга килеп, «Болгар» номерларында тора £ башлый Шунда Габдулла Тукай да яши Алар икесе бик дуслашалар £ Мин Габбас абый янына еш барам Юарга дип аның керләрен алам . Үзе күрмәгәндә Тукайның да керләрен алам Ул миңа бик авыр тормышта яши кебек тоела иде. Үзе бик аз сөйләшә иле Мин Тукай ба- †††† рында Габбас абыйдан «Нигә ул бик аз сөйләшә?»—дип сорагач, Тукай - «Минем бит эчем тулы илһам, шуңа аз сөйләшәм*.— дия торган иде. * Әни таба ашы пешергән көнне аларның икесенә дә өлеш куя Мин ул _• ашларны, юылган керләре белән бергә, аларның номерына кнтерәм 2 Кайнатып, юып киптерелгән, бәләкләнгән керләрне аларның мендәр я асларына кыстырып чыгам, таба ашларын өстәлләренә куеп, тастымал s белән каплап чыга идем» * Тукай янында Фуат Тимерович Саллави-Солоеьевның дүртенче иетзлеге «Болгар»да без Тукай абый яшәгән бүлмәнең каршысындагы номерда торабыз. Габдулла абый инде ул вакытта бик авыру иде Татар халкының алдынгы демократик интеллигенциясе һәм укучы яшьләр Тукайны бик яраталар, ана зур хөрмәт белән карыйлар Авыру Тукайның хәлен белергә күп кеше килә аның дуслары һәм талантын хөрмәт итүчеләр килә Бу кешеләр шулай ук минем әтн-әннемнәрнең танышлары булганга, алар хәл белешергә безгә дә керәләр Шуңа күрә мин аларның күбесен танып та белә идем Әнием күренекле татар язучысы, мәгърифәтчесе Фатих Кәримннен туган сеңелссе, тарихчы, галим, язучы Ризаэтдин Фәхрстдинсвнсн оныгы булып, заманына күрә укымышлы һәм татар әдәбияты белән танышып баручы, Тукай поэзиясен хөрмәт итүче кеше иде Ул һәрвакыт Тукайның хәлен белеп тора иде Күп вакыт Тукай янына олы гәүдәле, гөрләп торган көчле тавышлы Габдулла абый Кариев, Сәхипҗамал Гыйззә- туллнна-Волжская. Гөлсем Болгарская килә иде Хөсәен Ямашев һәм Хәдичә апа. китап нашнре Шиһап Әхмеров. хатыны Әминә Әхмәрова белән киләләр (Әминә апа — ул вакытта ук музыкага зур сәләтле икәнен күрсәткән яшь егет Салих Сәйдәшевның апасы ) Әниемнең кече сеңелесе Закирә апа белән ире журналист Борһан Шәрәф, нашнр Гыйльметдин Шәрәф, хатыны Рәхимә апа белән Тукай янында булалар Тукайның хәлен белешергә татар кызларыннан беренче булып женская гимназия тәмамлаучы бертуган Әминә һәм Мәдинә Терегуловалар, шулай ук бертуган Габитова апалар килә Алар татарча әдәби кичәләр оештыруда катнашучылар. Тукайны хөрмәт итүчеләрдән. Шулай ук «Шәрык клубында», «Яна клубта», «Эрмнтаж»нын җәйге театрында. Панаев бак насында әдәбн-музыкаль кичәләр оештыруда җнң сызганып йөрүче Гөлсем Камалова. Гайшә Богданова. Зәйнәп Хәсәновалар. Әминә Мө- †††† .KX.MJ. si хетдинова, Заһирә Әхмәрова, татар кызларыннан беренчеләрдән булып югары белем алган Мәрьям Акимбетова һәм соңыннан гражданнар сугышында беренче татар бригадасы составында Урта Азия басмачыларына каршы сугышта катнашкан икесе дә хәрби Кызыл байрак ордены белән бүләкләнгән бертуган Рабига һәм Зәйнәп .Саиновалар (Мулланур Вахитовиың туганнан туган сеңелләре)—болар барысы да Тукайны олылаучылар, килеп Тукайның хәлен белешеп торучылар. Беркөнне әни абыем белән миңа: «Мин сезне үзегез яратып ятлап йөри торган шигырьләрне язган шагыйрь Габдулла Тукай белән күрешергә алып керәм. Ләкин Габдулла абыегыз бик авыру Шауламассыз. шаярмассыз,—диде. Без күчтәнәчләр алып бүлмәгә кердек, әкрен генә исәнләштек Бик гади генә озынчарак бүлмә. Габдулла абый караватта ята иде. Без абыем белән парлап исәнләшкәч, көлемсерәп безгә карады, үзе бик ябык, яңаклары сулган, аратирә йөткергәли, үзе шуңа оялган шикелле әз генә көлемсерәп куйгандай була. Без аны борчудан куркып, әни Габдулла абыйның хәлен сорашканда тын гына тордык. Әнием зур мәхәббәт белән безгә өйрәткән: И туган тел, и матур тел, Әткәм-анкәмнең теле. — дигән шигырьне язган, туган телебезгә, халкыбызга дан җырлаган бөек шагыйребез Габдулла Тукайны күрә алуым белән мин бик бәхет- лемен һәм йөрәгемә уелып калган «Туган тел» бөтен гомерем буе күңелемдә яши, Тукайның якты истәлеге булып саклана. Далада Мәскәүдә яшәүче 80 яшьлек пенсионер Рәүф ага Рәсулев истәлеге. Мин 1902 елның январенда Оренбург губернасы Троицк шәһәрендә тудым. 1912 елның язында минем дәүәни белән Фатиха Аитова апаның әнисен дачага кунакка чакырдылар Дәүәни мине дә үзләре белән алды. Тарантаслы атка утырып юлга чыктык Шәһәрдә Габдрахман Рах- манкулов йорты яныннан үттек. Байларның дачалары шәһәрнең шау- шуыннан читтә салынган. Шәһәрдән чыккач, уңда «Золотая сопка» дип аталган агачлы таулык калды Кырдан барабыз. Бераздан яшеллеккә күмелгән калкулык күренде. Шунда дачалар урнашкан Менә безнең алда бакча белән әйләндереп алынган бер катлы матур йорт Бу Троицкидагы Габдрахман Рахманкулов дигән мулланың дачасы. Габдрахман мулла үзе зур гәүдәсе, кара чәчле, кара, мыеклы, җырлаганда гөрләп торган көр тавышлы, уен-көлке, дан яратучы, һәрчак шат күңелле кеше иде. Ул күп мәчетле Троицк шәһәренең күп муллалары арасында абруен күтәрергә уйлап, инде татар халкы арасында шөһрәте таралган, үткен телле шагыйрь Габдулла Тукайны үзенә чакыра. Аларның беренче очрашуы Казанда була. Соңрак Тукай Троинкига килеп төшә. Габдрахман мулла дачасына киләләр Анда шау-гөр, «көн дә бәйрәм, көн дә туй» дигәндәй, көн дә кунак яки мәҗлес. Билгеле, Тукай бу мөхиттә яшәргә теләми Дачадан еракта, яшел чирәмле далада ана аерым чатыр корыла. Без ат юырттырып даладан барабыз. Шул чак минем дәүәни «Габдрахман мулла шагыйрь Габдулла Тукаевны Казаннан хас үзенә чакыртып алдырган Аның хас үзенә дип чатыр кордырткан. Әнә— карагыз!»—дип бер якка төртеп күрсәтте Яшел чирәмле далада зур, биек күгелҗем төстәге чатыр күренә иде. Чатырның ишек чабулары күтәрелеп бәйләнгән. Аның янында бер артсыз урындык. Шунда зуррак малай сыман ябык кына бер кеше утырып тора. Дәүәнн «Әнә, кара, улым, Габдулла Тукаев дигән кеше шул була инде»,—диде Без юыртып үтеп киттек. Ара алай ерак булмаса да, Тукай безгә әз генә дә шътибар итмичә, уйланып утырып калды. Габдулла Тукайны мин әнә шулай беренче һәм соңгы кат күрдем Салкын су х S 86 яшьлек Миңгалим Миңсафин истәлеге « Авылда авыр тормышта яшәгәндә бер абзый мине Казанга алып Е килде. Үзеңә тамаклык эшләп алырсын, дип «Болгар» номерларында < эшләүче Зариф поварга малайлыкка бирде. Мин шунда малайлыкта * йөреп, соңыннан үзем повар булып эшлн башладым Мин шул «Болгар» номерларында булганда бер номерда Габдулла * Тукаев та тора иде. Ул урта гына буйлы, гади кненә торган матур гына * кеше иде Күп вакыт яланбаш була, сирәк кенә кара кәләпүш тә кия ы иде Сөйләшергә бик ярата, әкрен генә ипләп кенә сөйләшә, һич тавы- * шын күтәрми: сүзгә бик тапкыр кеше иде. Ул үзенә кеше килгәнне бнк * ярата иде, ахрысы, чөнки бүлмәсенә кеше күп килә иде Аның өстәле » бер дә буш булмый иде Ул кайчан бүлмәсендә, ә кайчан безнең ашау залына чыгып ашый иде. Бүлмәсендә күп вакыт язып утыра Язып * утыра-утыра да салкын су сорый иде Кухняны аерып торган стенада х ачык тәрәзә бар иде Ул шул тәрәзәдән башын тыга да, салкын су бир ™ әле, энекәш, жылы су түгел, салкын су бир Йөрәгем яна. дияр иде Тукайның танышы Хөсәен Ямашевны да күреп белә идем. Ләкин танышлыгым юк иде, бик матур, бик кибар кеше иде Мине Тимерша Соловьев дигән хужа Мәкәржә ярминкәсенә повар итеп алып китте Мәкәржәдә озак тордык. Кайтсам, Тукаев Габдулла абый «Болгар»дан «Амур» номерларына киткән нде инде Күп тә үтмәде «Тукай үлгән» дигән хәбәр таралды, барыбыз да аптырап калдык, бик кызгандык. «Бурычым кала бит...» Г алия Халитованың икенче истәлеге Әтием тормыш алып бару өчен төрле эшләргә ябышып карый Ахырда, зур мәшәкатьләрдән соң, бер кечкенә генә кибет ачуга ирешә Сәүдә итә башлый Безнең гаилә шактый зур: әти, әни һәм өч бала Аннан әтинең өч сеңелссе бездә торып укыйлар. Әтинең туган энеләре Әхмәт. Хөсәен, Хужа Бәдигыйлар Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып, ял. бәйрәм көннәрендә алар да бездә яшнләр Бу яшьләр шул вакыттагы шәкертләр хәрәкәтенә катнашалар, халкыбызның культура тормышын дагы яңалыклар белән дәртләнеп яшиләр Шагыйрь Габдулла Тукаев белән дә әтием шул энеләре аша таныш була һәм аны бнк хөрмәт итә. Тукай кирәк-яракларны гел әтием кибетеннән ала Ләкин аның акчалы чагы бик сирәк була Шуңа күрә Тукайның тәкъдиме белән кибеттә аның исеменә бер дәфтәр булдырыла Тукай алган нәрсәләрен үзе шунда язып китә, акчасы булу белән бурычын китереп түли Аннан дәфтәргә язу тагын башлана Соңрак Тукай авырып больницага керә Бу хәбәрне ишетү белән әти. күчтәнәчләр алып, аның янына бара, гел шулай хәлен белешеп тора Тукай яныннан кайткач «Аның хәле көннән көн начарлана,— дип борчылып сөйли,— шулай булуга да карамастан үзе мине һәрвакыт шатланып каршы ала»,— ди торган иде әти. Берсендә әти Тукайга бик матур әфлисуннар табып алып бара. Алармы күргәч Тукай әтигә: — И, Хәсән абый, син миңа бик күп күчтәнәчләр китерәсең. Сиңа бурычың күп. Болай да минем бурычым кала бит!— ди. — Юкны сөйләмә, Габдулла, син терел генә. Синең бернинди бурычың юк. Ишетәсеңме, бер бурычың да юк. Тизрәк сәламәтләнә генә күр,— ди әти Тукайга. Тукай аны күңеле булып озатып кала. Бу инде соңгы күрешү була. «Исәнлектә күрешик» Мәҗитова Разия Зиннәтовнаның өченче истәлеге. Көннәрдән бер көнне Габдулла абыйның бик каты авырып киткәнен, Клячкин больницасында ятканын безгә Бишбалтага килеп әйттеләр. Шунда ук әни мине алып, бергәләп больницага киттек. Безне аның янына керттеләр, ләкин озак сөйләшмәскә куштылар. Габдулла абый аерым бер бүлмәдә ята. Бик ябыккан. Өстендә киң җиңле күлмәк. Без кергәч ул караватына торып утырды. Мин тизрәк аның янына елыштым. Әни аңа алып килгән күчтәнәчләрне бирде, хәл-әхвәлен сорашты. Габдулла абый: «Хәлем мактанырлык түгел, апай, бик тирлим, хәлем юк»,— диде. Миңа аның якасы бик сәер тоелды, мин аны тотып та карадым. Габдулла абый көлемсерәп минем чәчемне сыйпады. Аннан ул миңа: «Ятимем, әнә тегене укын кара әле»,— диде. Ул һәр кешегә йомшак итеп «кардәшем», «туганым» дип, читтән килгәннәргә «мосафир» дип дәшә иде. Мин ул күрсәткән карават башына карадым. Анда журнал бите хәтле кәгазь эленеп тора. Габдулла абый кабатлап: «Әнә шуны алып укы әле»,— диде. Мин кәгазьне алып укый башладым: И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? « Син сынасың, мнн сүнәмен, аерылабыз ахрысы. «Аерылабыз» дигәч күңелем тулды, укый алмыйча тукталып калдым. Хәзер елап җибәрәм дигәндә, әнинең миңа йодрык күрсәткәнен күреп алдым. Ул миңа еламаска ишарә ясый иде. Габдулла абый минем хәлне аңлады булса кирәк, «Тукта әле мин сиңа күчтәнәч бирим»,— дип, өстәл торган якка борылды. Ул борылган арада, әни миңа: «Кешегә килгән күчтәнәчне алырга ярамый!»—диде. Габдулла абыйга бик күп кеше килә икән. Барысы да күчтәнәч китерәләр. Габдулла абыйның тумбочкасы шулар белән тулы иде Тиздән сестра кереп, безгә китәргә вакыт икәнне әйтте. Габдулла абый белән ике куллап күрештек. Мин аның яңагыннан сөйдем, ул минем аркамнан сөйде: «Хушыгыз, исәнлектә күрешик»,— диде. Мин елый-елый чыктым. Әни: «Жыларга ярамый, күрмисеңмени, Габдулла абыеңның хәле болай да бик авыр бит»,— диде. Беркөнне безгә мәэзин абзый килеп, Габдулла абыйның үлгәнлеген әйтте. Бу хәбәрне ишетү бик авыр булды. Дүртенче апрельдә Клячкин больницасы янына килдек. Габдулла абый белән саубуллашырга килгән халыкның иге-чиге юк. Бераздан Габдулла абыйның женазасын күтәреп Печән базарына алып килделәр, яшел мәчет каршында туктадылар. Ләкин анда женаза укымадылар. Аннан Мәйдан бакчасы янына килделәр. Монда халык тагы да күп. Хатын-кызлар да шактый. Чәчәкләр бик күп. Абзыйлар җыйнаулашып женаза укыдылар Бик күп кеше күз яшьләре белән елый иде. Бертөр- кем абзыйлар Габдулла абый женазасын сак кына иңнәренә күтәрделәр Шунда мәэзин абзый да бар иде. Мин елап аңа барып сыендым Ул «Бала, син кит моннан, ярамый, бар, анаң янына бар!»—диде. Әни елый иде, мине үзенә тартып алды Кинәт бөтен халык кузгалды. Габдулла абыйны әкрен геиә алып киттеләр. Безгә «Мөселман хатын-кызларына зиратка керергә ярамый, сез бармагыз»,— диделәр. Без бер төркем апалар белән Мәйдан бакчасы янында елашып, Габдулла Тукай абыйдан аерылып калдык «ОЛЫ абыйлар елады»... Махмудова Хәдичә Нурмөхәммәтовна истәлеге, артистка Минем кечкенә кызчык чагым иде. Без Казанда «Госмания» мәдрәсәсе ишегалдында торабыз, әти дворник булып эшли, әни байларга кәләпүш чигә иде. - Бертуган Хәтимә апамның ире Габдулла жизни Казандагы Кәри- мовлар типографиясендә эшли Алар Габдулла Тукай абый белән танышлар иде, бездә очрашып сөйләшәләр иде Мин үземне бел ә-белгәннән бирле такмаклап биергә, жырларга, шигырьләр сөйләргә бик ярата идем Тирә-юньдәгеләргә, чәчләремне туздырып, су анасы булып та уйнап күрсәтә идем Хәтимә апага, Габдулла Тукай балаларны бик ярата дип әйткәннәр дә, бер көнне мине бик матур итеп киендереп: «Әйдә мин сине Тукай абый янына «Амур»га алып барам»,—дип жнтәкләп шунда алып китте Без бүлмәгә кергәндә, Габдулла абый караватта ята иде Без кергәч торып утырды Апа аның белән исәнләште дә: «Менә бу нәни кыз сезнең’ шигырьләрне сөйләргә, жырларга бик оста. Шуны сезнең янга алып килдем әле»,— диде Габдулла абый миңа «Нәрсә сөйли беләсең сон?»—диде. Бер малай су анасының алтын тарагын урлап киткән бит, шуны бсләм, дидем. «Туган тел»не дә сөйләп күрсәттем Габдулла абый минем сөйләгән- пәрсмнс бик яратты «Тагын шигырьләр өйрәнергә телисеңме соң?»— диде Аннан: «Мә, тагын өйрән алайса»,—дип апага бер китабын язып бирде. Без рәхмәт әйтеп, чыгып киттек 4 апрель — саубуллашу көне Разия Шакировна Бахтиярова истәлеге сӘльис- лах» газетасы мәхәррире Вафа Бәхтияровның хатыны, укытучы. Фатиха Литова мәктәбен тәмамлаган Хезмәт ветераны еПочет билгесе» ордены белән бүләкләнгән Фатиха апа Аитова мәктәбендә укыганда, 1913 ел. икенче апрель көнне дәрес башларга гына тора идек, класска укытучыбыз Галия апа һаднева бик күңелсезләнеп килеп керде дә «Шагыйребез Габдулла Тукаев үлгәң!»— диде. Без тып-тын калдык Ул көн бик күңелсез үтте 4 апрель көнне укытучыбыз «Бүген Габдулла Тукаевны күмү көне Хәзер аны «Мәйдан» бакчасынаXV алып киләләр Без һәммәбез дә аны озата чыгабыз»,— диде Мәйдан бакчасы, тирә-як урамнар һичкайчан булмаганча халык белән шыгрым тулган иде Габдулла Тукайның чәчәкләргә күмелгән табутын иң якын кешеләре күтәргән Женаза әкрен генә үтә Без һәммәбез дә елашып, Габдулла Тукайны озатып калдык