Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ ФИДАКАРЕ

Егерменче гасырның башы татар әдәбияты һем сенгатенде җанлану, яңа тармаклар барлыкка килү белен характерлы. Эне шул чорда культурабыз үсешенең яңа бер баскычы буларак, профессиональ театр сәнгате дә туа. Бу хәрәкәтнең кә- чәел, үсеп китүенә 1905—1907 еллардагы беренче рус революциясе зур этәргеч ясый. Халык тормышындагы яңа күренешләр билгеле бер тарихи шартлар нәтиҗәсендә барлыкка килү белән бергә, һәр яңа эшнең башлап йерүчесе дә була. Татар профессиональ театрының оешып, формалашып китүе, һичшиксез, И. КудашеаАшказарский исеме белән тыгыз бәйле. Культурабыз тарихында үзенчәлекле роль уйнаган бу шәхеснең эшчәнлеге әлеге кадәр тиешле бәяне алган дип әйтеп булмый. Шуны искә алып, бу мәкаләдә аның турында мәмкин кадәр күбрәк, төгәлрәк мәгълүмат бирү, аның оештыру эшчәнлегенә ныграк игътибар юнәлтү күздә тотыла. Күп санлы материаллар И. КудашевАшказарскийның беренче адымнарыннан ук үз алдына татар профессиональ театрын барлыкка китерү шикелле олы максат куеп эш итүе, төрле каршылыкларны җиңә-җиңә шул юлдан каһарманнарча баруы турында сөйли. Ул 1884 елның 3 мартында *(”Ңа стиль белән) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Богады волосте Шыланлыкул авылы крестьяны Батыргәрәй семьясында туа. Тиешле белем алганнан соң, 1899 елны 15 яшендә Казанга килеп, Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Бу исә әлеге мәктәп сәхнәсендә татар студентлары рус телендә спектакльләр куя башлаган чор. Яңалыкка омтылучы яшүсмер Ильяс та бу хәрәкәткә бик тиз кушылып китә. Ул спектакльләрдә катнаша, әдәби-муэыкаль кичәләрдә гармунда, скрипкада уйный, җырлый. Бу эштә иң актив студентлардан берсе булып әверелә һәм татар телендә спектакль кую турында да уйлана башлый. Аның бу изге теләген шушы ук мәктәпнең югары курсларында укыган Г. Ко- ләхметов, X. Ямашев кебек революцион рухлы алдынгы яшьләр аеруча хуплый. Ләкин татар телендә спектакль кую әле хыялда гына булып, И. Кудашевка да байтак көтәргә, күп киртәләрне үтәргә туры килә. Укытучылар мәктәбен 1904 елда тәмамлап И Кудашев Оренбургка китә. Биредә ул татар мәктәбендә төрле фәннәр укыта, башка милләт балаларына татар телен өйрәтә, һәм тиздән Казанда кузгалган теләген тормышка ашыру чарасына керешә. Башта театр белән кызыксынган мәктәп- мәдрәсә шәкертләреннән сәхнәгә чыгарлык көчләр әзерли. Спектакль кую өчен А. Н. ОстроЪскийның «В чужом пиру похмелье» комедиясен тәрҗемә итә. Бу әсәр аңа шул чор тормышына хас булган ком- Сыэлык, тупаслык. наданлыкка каршы юнәлдерелгәнлеге. мәгърифәтчелек идея- ларен үткарүе белен ошый Тәрҗемә «Наданлык иле галимлек» дип исемләнә. Персонажлар татар исемнәре белән бирелә, һәм И. Кудашев гьесаны сәхнәдә күрсәтү артыннан йәри башлый. Ләкин терле каршылыкларга очрый. Татар телендә ачык спектакль куярга иң элек җирле администрация рехсәт бирми. И. Кудашев Петербургка китә һем Эчке эшләр министрлыгы каршындагы матбугат эшләре буенча баш идарәгә морәҗәгать итә. Теркр телләрдәге әсәрләрне тикшерүче цензор В. Д. Смирнов, кулъязманы оригинал белән чагыштырып караганнан соң, монда зур үзгәрешләр кертелмәвен әйтә һәм тәрҗемәие сәхнәгә куярга тоткарлык юк, дип нәтиҗа ясый. Татар культурасы тарихында беренче тапкыр ачык спектакль куярга рәсми рехсәт бирелә. Петербургтан рухланып кайткан И. Кудашев үзе туплаган һәвәскәрләр белән байтак әзерлек эшләре алып барганнан соң, спектакльнең кено билгеләнә. Шәһәр театры бинасы арендага алынып спектакль кайчан, кайда, ничек булачагы турында беренче тапкыр типографиядә бик тәфсилле белдерү бастырыг. таратыла. Аида рус теленде «1905 елның 3 декабренда И. Б. КудашевАшказарский җитәкчелегендәге мәселман драма артистлары тарафыннан Россиядә беренче мәртәбә рус һәм мәселман телләрендә спектакль куелачак» дип языла. Рус теленда А. С. Грибоедовның «Акыллылык бәласе» һәм Н. В. Гогольнең «Ревизор» комедияләреннән азаклар бирелеп, Чацкий һәм Хлестаков рольләрен Ашкаэарский уйнаячагы татар теленда исә милли костюмнарда һем ике пердәде «Наданлык илә галимлек» комедиясе куелачагы хәбәр ителә. Катнашучыларның исемнаре һәм рольләре күрсәтелә. Антракт вакытларында кыллы оркестр уйнап торачагы, ахырда бнк зур программалы кинематограф картиналары күрсәтеләчәге турында әйтелә. Шәригать законнарын исте тотып, театрга килгән мәселман хатын-кызлары эчен махсус чаралар күрелгәнлеге турында белдерү ясала. Куелачак спектакльне — татар тормышында булачак шундый зур яңалыкны — алдынгы җәмәгатьчелек, рус матбугаты да хуплап каршылый. «Оренбургская газетамның беренче битендә иң турда рус һем татар телләрендә зур итеп анонс (белдерү) бирелә, еченче битендә исә мондый адымны югары бәяләгән мәкалә урнаштырыла Ләкин, икенче яктан, күптән кетелгән бу спектакль кара кечлердә яңалыкка каршы дошманлык хисен куертып җибәрә. Фанатик динчеләр, сәхнәгә чыгарга ярамый дигән сылтау белән. Ашказарскийга каршы тәрекәт башлыйлар Шәһәр башлыгына вәкилләр җибәрелә. Губернаторга И. Кудашев ■—шушы елның 18 октябрь демонстрациясенә катнашты.— Яшасен херрияН Бетсен цариэм1 — диген язулы кызыл байрак күтәреп барды» диген донослар җиткерелә Кара кәчләр үз максатларына ирешә, спектакль куйдырылмый. Реакцион динчеләр һәм патша чиновниклары бергәләп рәсми татар театрын тудыру юлындагы беренче җитди адымга шулай киртә салалар Куелмый калса дә, Ашкаэарский әзерләгән беренче рәсми спектакль гаять зур тарихи фактка әверелә Аның шундый язмышка дучар булуы киң җәмәгатьчелеккә, бетен Россиягә ишетелә. Нәтиҗәдә, гүя шуңа җавап итеп, әле моңа кадәр мәк әп- модресә, әй шартларында гына уйналып килгән театрны киңрәк аудиториягә чыгару омтылышы башка шәһәрләрдә кечоя. 1906 елның 21 апрелендә Уфада. 5 май һәм 22 декабрьдә Казанда. 1907 елның 13 январенда Әстерханда бер-бер артлы зур театр биналарында агар телендә беренче ачык спектакльләр уйнала Ләкин әле эш һәвәскәрлектән узмый. Татар театрын професснональлештерү мәсьәләсе алгы планга баса. Бу эш шулай ук Ашкаэарский- га барып тоташа. Ресми театр тудыру юнәлешендә беренче бозны кузгаткан Ашкаэарский Казан. Уфа. Әстерхан шәһәрләрендә ачык спектакльләр куелу хәбәрен ишетү белен эшкә яңадан һем ныклап тотына, театрны киңрәк мәйданга чыгаруның яңа юлларын, яңа формаларын эзли. Уя 1907 елның 10 февралендә Оренбургның Халык йорты бинасында эур киче оештыра Кичәнең борайча бүлегендә, рус егетләрен катнаштырып, Н В. Гогольнең «Өйләнү» комедиясен сеяного чыгара. Әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә до эур игътибар бире башлаган «Вакыт» газетасы шул уңайдан макале урнаштырып, баш «аһармәи Коч- карев ролендәге Ашкаэарский уемына югәКиша Татарстан. 1М0. I* декабрь. I7SЬгреяяе татар сәеятаванм ГОРОДСКОЙ АНОНСЪ телтрЪ. шио вл ода/ глстрел» t д Е т г ТРУППА ■усульжавсвжхъ драаатвческжхъ артнстовъ подъ у правде шенъ 1Б Кудаяева-Аяидокаге. —« сЛЫ В»— *ЛЫ «I (•£/) -C- • •■Uj-J j»,iaiuTv .1 Татар театры турында матбугатта беренче рәсми белдерү. — ^Оренбургская газета». 1905. 27 ноябрь. ры бәя бир», бер татарның рус публикасы каршына чыгып кечле алкышлар белен кабул ителуен аның зур сәхнәдәге уңышлы дебюты дип саный Рус теленде уйналган спектакльдән соң татарча концерт бирел». Сәхнәгә татар егетлере чыгып «җайлы картина» күрсәтелер. Бер урынга зре хәрефләр белен «К свету — Яктылыкка» дил языл куела. Ашказарскийның башлап йерүе нөтиҗә- сенд» ясалган мондый зур программалы һем киң катлау тамашачыны чакырып үткәрелгән музыкальдраматик кичәләр тагын кабатлана. Даими бер узеге булган театр труппасы оешып киле. Шул ук Халык йорты сехнесенде 1907 елның 3 апрелендә Ф Халидинең «Морат Селимов» драмасы һем А. П. Чеховның «Кыз сорау» водевиле куела. Бу — Оренбургта, зур сәхнәдә татар телендә уйналган беренче спектакль, бу — соңрак «Сәйяр» дип исемләнәчәк атаклы труппаның башлангычы, туган кене. Бу фактны Оренбургта X. Ямашев җитәкчелегендә чыга торган татар толендәге беренче большевистик «Урал» газетасы аеруча күтәреп ала, театр мәйданга килүне зур эш дил бәяләп, катнашучыларны тәбрикли ’. Иҗат юлын шушы вакытта башлап җи- бергон һем зур театр эшлеклесе булып киткән Вәли Мортазии-Иманскийның язма1 Вакыт. 1907. 13 февраль. ’ Урал, 1907. 6 апрель ларына караганда, «Бу елны Оренбургтагы татарча спектакль, әдәбият-концерт кичәләренең барысы да дип әйтерлек. Оренбург социалдемократлар оешмасы кирәкләре эчен акча табу уе белән куела» 3 . Димәк, татар теа1ры үзенең башлангыч чорында ук большевиклар партиясе белән бәйләнештә була, алар йөзендә үзенә теләктәшлек итүчеләрне, яклаучыларны таба. Социал-демократлар яки уралчыларның театраль яшьләр белән тыгыз бәйләнешендәге җепнең очы, һичшиксез, X. Ямашев һәм Ашказарскийның, әйткәнебезчә, әле Казанда татар укытучылар мәктәбендә үк якыннан таныш булулары, милли театр турында да бергәләп уйлануларына барып тоташа. Профессиональ театрның татар культура үзәкләреннән берсенә әверелә барган Оренбургта оешып китүе дә юктан гына булмаска тиеш. Күпмедер вакыт бер тирәдә яшәгән-эшләгән бу ике шәхеснең театр мәсьәләләрен до бергәләп хәл итмәве һич мемкин түгел. 1905 елгы афишага «бары бер генә гастроль» дип язылу, спектакльне «читтән килгән меселман драма труппасы» исеменнән тәкъдим итү ул вакытта ук Ашказарскийның күчмә театр тезүне күздә тотып »ш иткәнлеге турында сейли. Бу планын ул Оренбург, Казан, Уфа, Уральск һ. б. төбәкләрдәге һәвәскәрләрне бер тирәгә җыеп тормышка ашырырга, көчлерәк труппа белән Россия шәһәрләренә зур гастрольгә чыгарга уйлый. Бу турыда газетада белдерү дә ясала. Билгеле, терле яклардагы табигый талантларны бергә туплау җиңел эш булмый. Әлегә аларның һәрберсе «үз казанында кайный». Мәсәлән, бу вакытта Казанда кәчле генә труппа оешып килә. Алар инде «Кызганыч бала», «Гыйшык бәласе», «Оят яки күз яше», «Өйләнү» һ. б. катлаулы гына әсәрләрне сәхнәгә куеп, уңай нәтиҗәләргә ирешә. Алар турында матбугатта күп языла, уңай фикерләр ейтелә. Ләкин бу труппада катнашучыларның берсе дә профессиональ артист булып әверелми. Мәсәлән, Ф. Әмирханның аяклары авырта башлый һәм ул ныклап язучылык эшенә бирелә, Г. Коләхметов революция юлын сайлый, С. Рәмиев теп игътибарын поэзиягә юнәлтә. Башкалары кайсы журналист я матбугат хеэметкәре, кайсы ерач, укытучы яисә юрист булып китә. 1 Мортазин В Ченәкәй Т Татар театры тарихыннан Маскәү. 1926, 34 б. мышка ашыру юлындагы активлыгын арттыра гыиа бара. Гастроль әче и тагар та* лайдага алага бик аз сайлы пьесалардан сайлап алып, репертуар булдыра. «Оят яки күз яше». «Наданлык иле галимлек» һем «Денщик Гали» кебек есерлерне сёх- неге куеп, артистларны олы юлга езерли. Труппа әлеге алты-җиде кеше дан артмый. Аның нигезен Ашказарский үзе, медресе ташлап чыккан яки шекертлер хере- кетенде катнашкай эчен мәдрәсәдән куылган Нурулла Гайнуллин, Әхмәт Ишмо- ратов-Кулаләея, Нуретдин ХейретдиноеАхундов, кием чистарту мастерское хезмәткәре Вели Мортазин-Иманский кебек яшьлер тәшкил ите. Болар — профессиональ татар театр труппасының беренче карлыгачлары, ил буйлап билгесез сеяхат- ке чыгарга товокколлегои беренче сехие каһарманнары. Бу кечкене коллектив үзен «Россиядә И Б КудашееАшказарский җитәкчелегендәге беренче меселман драма артистлары труппасы» дип атый, игълан, программаларда шул исем кулланыла, вакытлы матбугагта да шулай дип языла Труппа 1907 елның май аенда Бозаулык. Самара, Сембер, Казан, Чистай, Нижний Новгород маршруты белен юлга чыга. 1905 елгы революциянең үткен кылычы ярдәмендә реакцион даирәләрнең театрга каршы торуы азмы-күпме сындырылса һем беркадәр иркенлек тоелса да. революциянең шифалы җилләре тәзсиренде рухланып зшлерге күпмедер мемкннлек туса дә, трут.пв тормышында иң катлаулы, иң авыр чор башлана. Шуның балан барга труппа һәрьяктан да иң кызыклы дәвергә килеп кере. Ашказарскийның татар театрын киң мәйданга чыгару, профессиональлештерү юлындагы тырышлыгын алдынгы җәмәгатьчелек һәр урында бердәм хуплый. Труппаның зше. куйган спектакльләре турында татар һәм рус матбугатында да куп санлы уңай мәкалә, рецензияләр басыла Билгеләнгән маршрут буенча Казан, Нижний Новгородта тукталу Ашказәрскийныи рухын аеруча күтерә. Аның мондый зш башлавын, мәсәлән, Н. Ф. Юшков. Г. Кәмал. Г Кәрам кәбен драматург һем тәнкыйтьчелер дә югары бәяли. «Наданлык иле галимлек». «Оят яки күз яше». -Указ бәласе» кебек үз чорының актуаль мәсьәләләрен. тормышкеикүрештәге каршылыкларны чагылдырган спектакльләрен карал, файдалы киңәшләр белән чыга'. Шул рәвешле Ашказарскийның тырышлыгы белен татар культурасы тарихында даими зшли торган беренче профессиональ театр труппасы мәйданга килеп, иң злек халыкны агарту бурычын алга куйган хәлдә, ил буйлап терле шәһәрләрдә гастрольдә йери башлый Труппага сәләтле кечләр естелә. С. Гыйззетуллина-Вол- жская, Габдулла Кариев кебек булачак сехнә йолдызлары да театр день асына 1907 елда Ашказарский ярдәмендә килеп керә Тиздән Ашказарский труппаны Петербург, Кырым. Кавказ. Урта Азия маршрутын күзде тотып Касыйм һәм Рязань шәһәрләре аша Мәскеүгә алып китә. Мес- кәүдә 1907 елның ахырында труппа икегә бүленеп, бер елеше Ашказарский белән Петербургка, икенчесе Г Кариев җитәкчелегендә Уральскига китә. Ашнәзарский- ның да, тәп кечлерие туплаган һем тиздән «Сәйяр» дип исемлән әчем труппаның да тормышында яңа зтап башлана. Эшнең шундь-й юнәлеш алуына да карамастан татар театры тарихында гәп рольне уйнаячак труппаны оештырып киң мәйданга чыгаруда, җәмәгатьчелеккә танытуда Ашказәрскийның роле зур. 1905 елда беренче спектакльгә рехсәт алудан башлап 1907 елның ахырына кадәр булган кыска гына вакыт эчендә ул гаять күп ашлар башкара. Үзенең кыюлыгы рус толен яхшы белүе Һәм башка сәләтләре аркасында теләсә кая үтеп керә, үз фикерен куәтли, максатына ирешә Труглагв сәләтле яңа кечлврио җәлеп итү юнәлешендә де ул актив зшли С. Гыйззетулли- нә-Волжскәя белән Г. Кариввны табып труппага кертел җибәрү, еларга үсәргә юл ачу үзе генә дә аерым игътибарга лаек. Әлбәттә. Ашказарский бу труппадан аерылу белән сәхнәне ташламый, яңа труппа оештыра. Аны ул үз труппасының беренче исеме белен дә йертә, «Фаҗига вә музыкаи ислвмия» дип тә атый. Труппа башлыча музыкаль драматик юиалвш ала Ашказарский рус, Европа культурасын яхшы үзләштергән, үз заманының белемле бер кешесе булу белән бергә, күп1 Юшков Н Ф Восточкы» прх ык»» - Кахан сккЯ вечер 1Ю*. 1« Канва Г Татарча театр— « Полди х» , I’M?. It яехяь Карай Г М» ьаржедм иветүб - «Пшима». 190? IJ счетьбрь 12 аК У • М 3 177 Ди*»»к, Казандагы ииде беркадәр «зарядил* иечләрнең да күбесе, тарла саваплар аркасында, артистлык хезмәтеннән аерыла кырлы сәләте белен дә аерылып тора: җырлый, пианино, скрипка, мандолина һәм тәрле гармуннарда уйный, нәфис сүз сей- ли. Әнә шулар аны сәхнәнең эстрада терене дә этәрә, ул драма һәм эстрада терен бергә аралаштырып алып бара. Аның Татарстан дәүләт музеенда сакланган архивындагы җыр-шигырь китаплары эстрада белән күл шөгыльләнүе турында сөйли. Труппа белән беренче мәртәбә Мәс- кәүгә килгәч үк ул төрле шигырьләр, сатирик хикәяләр сөйләп, скрипка һәм тальян гармунында «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Кабан өсте», «Хөррият» көйләрен уйнап, пластинкага яздырып калдыра. Сәхнәгә аяк басуының беренче көннәреннән үк Ашкаэарский гастрольче артист булып китә. Кариевлардан аерылганнан соң да ул үзенең труппасы белән илебезнең төрле төбәкләренә барып чыга, һәр урында сәләтле яшьләрне эзләп табып, алар белән бергә спектакль, концертлар куя. һәр урында типографиядә басылган программа һәм афишалар тарата, бигрәк тә рус матбугаты белән тыгыз бәйләнешкә керә. Театрны пропагандалауга ул зур игътибар бирә. Сәхнә фамилиясе итеп мәһабәт Ашказар елгасы һәм халыкта киң таралган «Ашказар» көенең исемен алуы да туып килә торган театрга игътибарны ныграк юнәлтү өчен эшләнә. Ашкаэарский төрле формалар кулланып, яшьләрнең фикерен кузгатучы, күпләрне сәхнәгә тартучы тынгысыз бер театр эшлеклесе була. 3. Солтанов, С. Бай- кина, Г Адаков, Г. Донской һ. б. популяр артистлар да үз вакытында аның труппасы аша үтә. Мәсәлән, 1914 елның январенда ул Урта Азия, Кавказ якларына йөреп килеп, Петербургта Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасын куя. Бу спектакльдә Октябрьга кадәрге чорда бердәнбер театраль белемле һәм соңыннан талантлы артистка булып үсеп чыккан Әшраф Синяева катнаша. Драматик артист, режиссер буларак Ашкаэарский, әлбәттә, Кариевлар дәрәҗәсенә күтәрелми. Аңа төрле характердагы тәнкыйть сүзләрен дә байтак ишетергә туры килә. Әмма ул халыкны агарту юнәлешендә үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. Аның репертуарында катлаулы, зур әсәрләргә караганда җиңелче водевильләр, эстрада номерлары күбрәк урын ала. Шулай да аның «Наданлык илә галимлек», «Оят яки күз яше». «Кызганыч бала», «Бәхетсез егет», «Уйнаш», «Дәҗҗал» кебек җитди әсәрләрне дә уңышлы итеп куйганлыгы, болардагы төп рольләрдән бай сәүдәгәрләрне уңышлы гәүдәләндергәнлеге мәгълүм. Ашкаэарский — бөтен гомерен сәхнә сәнгатенә багышлаган, театр эшенә фанатикларча бирелгән шәхесләрдән берсе. Октябрьдан соң ул фронт труппаларында, Оренбург һәм Казан сәхнәләрендә, төрле культура-агарту оешмаларында эшли. 1926 елда аңа Татарстан хөкүмәте тарафыннан Хезмәт батыры дигән мактаулы исем бирелә. И. Кудашев-Ашказарский 1942 елның 31 декабренда Казанда үлә. Гомумән алганда, Ильяс АшкаЪарский үзенең күпкырлы эшчәнлеге белән культурабыз тарихында сизелерлек эз калдырды. Башлап юл яру беркайчан да җиңел эш түгел. Бу авырлыкны Ашкаэарский каһарманнарча җиңеп чыкты. Без сәхнәбезнең пионеры исемен башка күренекле шәхесләр белән рәттән горурланып искә алабыз.

 

БАШЛАП ЙӨРҮЧЕЛӘРДӘН илгеле булганча, татар театрына мәгънәви нигез салучы, дип хаклы рәвештә Габдулла Кариевны таныйбыз. Ул бер буын талантлы артистларны сәхнәгә күтәрде, реалистик татар сәхнә мәктәбен тудырды. Ләкин театр кебек зур сәнгатьне тудыруда бер яки ике кешенең генә түгел, күпләгән фидакарьләрнең иҗат көче, армыйталмый шул өлкәдә хезмәт итүе сорала. Татар театрын башлап җибәрү һәм үстерүдә зур тырышлык күрсәткән шәхесләрнең берсе — Ильяс Кудашев-Ашказарский иде. Татар театрын башлап җибәрүче, аңа нигез ташы салучылар турында фәнни тикшеренү эшләре, истәлекләр чыгып гора. Мин исә тарихи документларның һәрбер иҗат кешесенең тормыш юлын һәм иҗатын яктыртуда, өйрәнүдә иң кирәкле чыганаклар булуын искә алып, И. Кудашев-АшказарБ xHinMVMefOJ •*»«x ВХХИ i»wt»I яхехашаМх ахммяухяхат naueg Axe>dAM ониа 'Adxaxmao deuidabMOM-dieei 'хияхиам ахиеи -*•1*9 ахнесех uA Моэ манну ахи waaaV neAdaa evdeuauodiiax davaM axdeuue 5^41 —>£4l MMHjdac»«my Hexeu^mdeM шянеихет HajsHtKMvoaad »ипии»ипо> adgaxMQ меед махну Axdex неиад uo< •инами амяхехнеэ HtMMizai daxei 'AiejdAa deueHMxdVMOMMM eV - do» нехиим lamdeN намзим ехохАм яимехмаиэ aodaiai deuiangAdjedex wAu4xew IMOXAM (aw -•JH аьамэи м>яноним) adjoia*»aHH> OVMIMX -doM атам »vi«u»w»4 avadx^ 'eVniawedA иимэаааиомин *« dauagndwex dagMBM av еУемие Ag иимзЛхамту i^uuaw схя>1яхмхя| euAg Hexdoi еиаАм deveMHxdeMOMMM — asdau deg Hnjai нехиАд MIMUBUM йена I’miawdoi dax -а* ташчнаа vA еуйеиаьии MHxewadV-яием -recAw Mexdiaxmeo иииээaфodu eVMiMMewec ид eVu хят -хм мид MjaKjAd eV Уияммем^у «*ммах end -хаф >ям1яхах >«4HHHM9da ■ndnax aiaiajwaW jdAgnadQ 'аиАтаиим HBJ -uacai неиад aaamAdah yy yy MajMMua ам ->и atfua мана иаэиуу daunuHai а&мах vAm av dauiHawAaoV audai нала наиад миАм tA teMKHMM^dataamy иалмиА auod dAt av aAuag u»«t> наиах aAd HMHHMMSdataMmy - aamaVAx и avAdaxmauaMxa» nadaudasa (Ммнвохаң (J у wauajew) fcMHMdaudoiea lAj a AM avnadauuai >Ad wag daiai avuax ами aHdauMuuaiMaui raoauuAdi HHMidataamy - aamavAx и 'enMajHadAM наубаиатифу euaxe>dAa MjiauwajuAg «мах audaAM яимахмаиэ xdAV мИХ titniUt inunuiNrtl чшшхч^к • > iuAdi ЭОНЖИЧ^Л, И1Э»^ чя ftoediu Mai U (I Свахами ианмАт еиаАм аимехиаиэ ■daHWHuax вин deMHaVeH» нахаитад анаи -decax нА гямуа $Q^ «аум1я>анмад яиоио£а MiaMxdAgHadQ аУнае*» «нм ц«миа 'wauAg аниажхн «иУчмах еи1я4едихчхи devianAMA «Hdauua -udexew dagnaM иехиАд ахадезеиа» ахиимэ