Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТ ҮРЛӘРЕ

Хәрәкәттәге, үсештәге шигърият турын** язу шактый кыен Үтеп киткән унъеллыклар хакында фикер йөртү күп тапкырлар җиңелрәк Чөнки вакыт инде ул чорга бәяләмәсен биргән. мөһерен суккан, әдәби процессның топ үзенчәлекләре, билгеләре ачыкланган Әйтик, илленче еллар поэзиясендә вакыйгалы, тасвирый сюжетлы шигырь, поэмада эпик талгынлык, характер тудыруга омтылыш остенлек итте. Шул фонда уңышлы лирик әсәрләрдә халык җырларыннан килгән, халык моңыннан саркыган эчке җылылыкның, садәлекнең җанлы йөрәге типте Алтмышынчы елларда поэзия сәхнәгә менде, метафора, куе һәм тесле чагыштыру, шашкын хиссилек, зиһен ташкынын чагылдыру алга чыкты Поэма күләме белән кыскарып, чор һәм олы донья проблемаларын гомумирак планда сурәтләт юлына басты, баллада жанр буларак позициясен ныгытты, сатира-юмор тернәкләнде Ә киде җитмешенче елларда поэзия, образлылык хасиятен, динамиклыгын. романтик дәртен, эчке җегәрен саклаган хәлдә, хис белән фикер синтезына омтылды, шул юлда кыю ачышлар ясады... Ә соң сиксәненче елларга нәрсә кала? Барыр юллар ачыкланган, барлык стиль юнәлешләре хәрәкәткә китерелгән, яңача яңгырашлы метафоралар, рифмалар табылып беткән түгелче? Ачышларның, эзләнүләрнең мәгълүм чиге юкмы? Юктыр, алай түгелдер! һәр чор үзенең сынын мәңгеләштерерлек үзенчәлекле талантларын тудыра, җырчыларын үстерә. Чор һәм аерым шәхес Шәхестән башка әдәбият юк. Иҗат кешесе чор вакыйгалары эчендә яшн-яши до, үзенең уй-хыяллары, борчулары белән әстәле артында берүзе кала Биредә аңа берәү дә ярдәм итә алмый Әлбәттә, бу процесста иҗатының тормыш тәҗрибәсе, биографиясе, чынбарлыкны һәм андагы кичерешләр днньясын сиземләве тиңсез әһәмияткә ия Әдәбиятны иҗтимагый аңның башка төрләреннән аерып торган «индивидуальлек» дигән күренеш төбендә дә художникның шәхес буларак «исергәнлеге ята Үткән съезддан соң поэзиябезнең аксакаллары Смбгат Хәким белән Нури Арсланов җитмеш яшьлек юбилейларын уздырдылар Ләкин алар һаман да тынгысыз иҗат рухы, эзләнү дәрте белән яшиләр С. Хәкимнең соңгы елларда иҗат ителгән шигырь- пиэмаларын туплаган «Эзлиләр Европа буйлап». Н Арслановнын «Илем—Иделем» җыентыклары шуңа ачык мисал Бу елларда Г Афзал да алты дистәсен тутырды 111 Галиев. И Юзеев, М. Шабаев- лар буыны илленең оске ягына чыкты Р Мингалим. Г Рәхим, Р Гатауллин. Р Харис, Р Фэйзуллиннар да дүрт дистәне алыштырып, ир уртасы дип йартелә торгам кодрәтле чорларына аяк атладылар Поэзиянең ике съезд арасындагы табышлары, ачышлары, кеше җамына салынган яңа сукмаклары да югарыда саналган буыннар белән бәйле Яшьләргә әле дөньяга карашның төплелеге, фәлсәфи тирәнлек җитенкерәми Яшьләр поэзиясе бер томлылы- гы белән дә оттыра Кыскасы, поэзиянең топ йоге һаман өлкәннәр җилкәсенә тәшэ Шуннан чыгып күңелдә бер сорау туа поэзиябез олыгая бара түгелме? Дөрес. безнең чорда «шигърият ул яшьлек» дигән гыйбарә үзен акламый, совет поэзиясенең үсешенә һәр чорда елкэн яшьтәгеләр зур өлеш кертә килделәр Бәлки эле сиксәненче еллар башы поэзиясенең топ хасияте булган җитдилек тә. дөньяны һәм кеше кичерешләрен тыйнак һәм топле итеп, фәлсәфи тирәнлек белән имләргә омтылу да олкән буынның активлыгы җирлегеннән үсеп чыга торгандыр? н. «к У» м а !•! Х Әйе, хәзерге поэзиядә анализ, уйлану рухы — кешенең туктаусыз үзгәрә, үсә. яңара килгән рухи дөньясына игътибар көчәйде. Анда фикернең бәясен, кадерен, сүзнең тәмен, урынын белеп, тормыш һәм кеше турында җитди уйланып язылган сабыр холыклы, әмма тирән эчке янулы, үзе артыннан ияртеп китәрдәй кешелекле хисле шигырьләр арта бара. Тыгыз, кыска, сыгылмалы композицияле әсәргә дөнья гаме, ил язмышы белән кеше язмышы бергә килеп керә. ~ Г. Афзал поэзия алдына тормыш куйган яңа таләпләрне төгәл әйтеп бирә: Бу чапкын елларга Нинди җыр җырларга,— Моң белән йөрәкләр яралы. Озын сүз сөйләмә. Вакыт юк тыңларга Озын уй. кыска сүз заманы М. Шабаев «Карап торам мин...» шигырендә олы дөнья белән кеше язмышы арасындагы бәйләнеш турында уйлана: Бер карасаң — гади генә кебек: Яшә. эшлә, гомер итә бел. Бу мәңгелек тормыш елгасының Тере тамчылары икән без.. Һәр шагыйрь олы дөнья проблемалары каршында үзен җаваплы саный. Бу җаваплылыгын тарихи аң алып килгән образлар ярдәмендә укучысына җиткерергә тырыша. Бик күп мисаллардан берсенә тукталыйк. I. Афзал «Прометейга үпкә» шигырендә кешелеккә ут бүләк итеп тә, аны изге ниятләрдә генә файдалануны оештыра белмәгән өчен Про.четейны әрли («Сине кабат тимер кадак белән Кадакларга кирәк кыяга»). Р. Гатауллин исә, киресенчә, «Прометейга табындым мин һәрчак» дип яза ( 'Гомер уртасыннан хатлар» поэмасы) Ләкин ике шагыйрь фикерләвендәге тышкы каршылык безне алдый алмый: алар икесе дә сугыш афәтенә каршы күтәрелеп, иҗтимагый актив, заман проблемаларын үз кулына алырдай кешене раслап чыгалар Олы проблемаларны, тынычлыкны саклау идеясен публицистик рух белән калкытып куйган шигырьләр белән бергә, бик күп лирик әсәрләргә халык җырларына якын йөгерек, самими стиль, олы фикерне образлы һәм гади итеп ача белү хас. Поэзия кешенең көндәлек тормышына, яшәешенә элек күрелмәгәнчә якынлашты. Киң мәгънәсендәге җиргә якынлык, көнкүрешкә игътибарлылык, дөреслекне реалистик буяулар ярдәмендә ачу — электән үк татар поэзиясенең магистраль юлы, горурлыгы булды. Ләкин бу - поэзиянең бердәнбер юлымы? Шигърият күп төрлелеге белән кадерле түгелме? Әйтик, Тукай янында Дәрдмәнднең фәлсәфи, акыллы, «нечкә иләк» аша үткәрелгән образлылыгы һәм С. Рэмиевнең шашкын йөрәкле, романтик поэзиясе дуламаса, XX йөз башы татар әдәбияты оттырыр гына иде. Мәгълүм бер яклылык шагыйрьләрне борчый, уйландыра, яңа юллар эзләргә мәҗбүр итә Берәүләр йолдызлар, галәм белән сөйләшә башлый, икенчеләре тарихка юл ала. өченчеләре үтә шартлы алымнарны эшкә җигә, «фонетик символизмнарга» таяна. Поэзиягә хас җитдилек, әхлакый һәм фәлсәфи нигезнең ныклыгы поэманы әдәби мәйданның алгы сызыгына алып чыкты. Әле берничә ел элек кенә бу жанрның артта калуы, бәйгедә беренчелекне шигырьгә, лирик бәйләмнәргә бирүе турында яздык Гражданлык өлгергәнлеген һәм табигый талантка ин булуны таләп иткән бу жанр, күрәсең, киләчәк көннәр өчен көч туплаган, яңа юллар барлаган. Хәзер поэма үзенең яңа үсеш чорына кереп бара һәм анда тормыш материалын үзләштерү, иҗ- тимагый-тарихи тематикага игътибар үсү, ерак үткәнне һәм бүгенгене яшәешнең мөһим проблемалары белән бәйләп тасвирлау юнәлешендә җитди эзләнүләр ясала. Башка шагыйрьләрнең иҗат казанышларын инкарь итмәстән, биредә иң соңгы вакытта дөнья күргән биш поэмага игътибарны юнәлтәсе килә: С. Хәким «Эзлиләр Европа буйлап», И. Юзеев. «Мәңгелек белән очрашу», Зөлфәт. «Йөрәкләрдә үлмәс дастан». Р Гатауллин. «Гомер уртасыннан хатлар», Р. Харис. «Ат иярләү». Бу әсәрләрдә поэма жанры тагын да югары күтәрелде, тормышның рухи офыкларын киңәйтеп, карашын еракка төбәде. Бөек Ватан сугышы темасын хәтер гел яңартып, намус әледән-әле искә төшереп тора. Бу яктан С. Хәкимнең «Эзлиләр Европа буйлап» поэмасы игътибарга лаеклы. Юл язмалары формасы шагыйрьгә авыр югалту, кайгы хисен калку итеп тасвирларга мөмкинлек бирә. Тойгының мондый тыгызлыгы күңелдән ихтыярсыз ташып- актарылып чыккан әрнү, җинаять эзләрен үз күзең белән күрүдән тетрәнү, шигъри җанның сыкрануы ул. «Эзлиләр Европа буйлап- әсәре күләме буенча зур түгел. — поэма белән психологик баллада алымнарына, шуларның синтезына таянып язылган. Автормын «Бакчачылар/, «Үрләр аша...», «Дәверләр капкасы- кебек лиро-эпик әсәрләреннән аермалы буларак, биредә эзлекле вакыйга да. шагыйрь хыялы тудырган герой да ♦ юк диярлек Поэманың сугыш һәм иминлек, вакыт һәм ара, мәңгелек һәм мизгел ш кебек төшенчәләрне, яшәүнең мәгънәсе турында фәлсәфи-әхлакый уйлануларны бәй- = ләп алып баручы көче — шагыйрь шәхесе, хәтер, кешелек киләчәге турында ч уйланулар. > Сибгат Хәким ерак илләрне, чикләрне үтеп, яшьлек дусты Муса Җәлил эзләре ; буйлап китә Герой шагыйрьнең тормыш иптәше Әминә ханым белән алар Дрезденга = килеп чыгалар. Муса Җәлил һәм аның корәштәшләре утырган төрмәдә, империянең 2 суд залы бинасында хәзер университет урнашкан Вакыт канлы эзләрне юган, камера- х лар ватылган, сүтелгән, һәммәсе үзгә төс алган Ләкин бу тышкы үзгәрешләр ша- = гыйрьне алдый алмый, аның хыялы Мусалар утырган вакытны күз алдына бастыра, ф Горур унбер тәрәзә Язмышлары һәммәсенең бер: Плетцензееда башларын кисәчәкләр Моңа ышанасы килми, әле һаман да “Тәрәзәләреннән карый кебек Мусалар». х Дрезден галереясе Түгел сезгә суд залы е» Коридор буенча алып > Киләләр күк Мусаны X Поэманың эчтәлеге, мәйданы, офыгы киңәя бара. Шагыйрь Муса Җәлил батырлы- < гының нигез чыганаклары турында уйлана, аны Фучик һәм башка халыкларның - олы уллары белән янәшә куя («Дрезден Фучик Мусага үзенең урынын биргән») р- Испаннар, итальяннар фашизмга каршы көрәшәләр Алар белән янәшә татарлар да < көрәшеп һәлак була: 2 Уза французлар, поляклар п Татарлар мыскыллау күк н Ишетел», боек халыклар Эшенә кысылган күк Юк, тоткын татарлар үзләренә мәрхәмәт, ниндидер искәрмә сорамый, алар данья азатлыгы өчен соңгы тамчы кан акканчы көрәшергә ант итәләр. Ә синең, татар? Әйтерләр Син мескен халык, иел — Иелермен, кипсә җиде мең Елганы җыйган Идел Илнең төрле почмакларыннан чыккан унбер батыр суд залында. Ләкин гаҗәеп хәл. алар елмаеп утыралар. Судья аптырашта кала: «Билгесез нинди рух бу халыкта?» Э баксаң төрмәгә нур ерактан, туган илнең түреннән. Урал һәм Ъбәкстан- нан, Казахстаннан. Мусаның берөзлексез тешенә кереп, сагындырып йөдәткән Казаныннан агыла икән. Хисләр киеренкеләнә. Шагыйрь бу картинадан кискен сикереш ясый, киләчәккә күз ташлый: Бушатып унбер татарны. Иң түрдән урын биреп. Хнкемгә унбер палачны Тартачак Нюрнберг Лирик герой хыялга, хискә бирелеп, жир шарының тоташ бер иген кырыннан торган чорын күз алдына китерә. Ләкин бу ерак хыял Алдагы юлларда поэмага бөтенләй үзгә тынычлык өчен барлык чаралар белән актив көрәшү мотивлары килеп керә. Тынычлык Кайда бар аның Кнрәшсез бирелглне? Бу олы тартыштан жир шарының алдынгы уллары читтә калмый «Баралар Лорка. Җәлилләр һәм Пабло Нерудалар » Сәяхәтнамә юл истәлекләре, яшьлекләре бер чорда уткәи меккеге дусларым »pWwn .»> алу. Европала. ДрмлеМй. Моабит Жали.тлор рухын табу навтаты Өдан башлавын витваи полна хмижш ш ыы проблтваларыпа вален чыга Кураггн. олы шагыйрь башвача буалыра ха ывый. Наиан утлары аның йораге аша ула Тирен ал K* uupu,'J“ «Литый бутил И Юлаганын «Маңтт.тгв бмак очрашу- шитгри тратмввтлн»табигый I брлай • гаи вйбпрлар вуп ларавог урыны тулага жир шары, талон ву вит трав иийнв чор һай йинтк в ....................ар. влтнашучыллр 3ew haa бвшва аллалар i ... 1“ космонавт, археолог; конфликт кешеләр белән аллалар бәрелеше. Атлантиданы эзләүгә бәйләнешле хәлләр... II Юзеев бу өлкәдә кабатлау юлына басмый. Аның максаты да. бурычы да үзгә Дөрес. антик аллаларны тасвирлаганда автор безгә таныш төшенчәләрдән читкә чыкмый. Алар усал, явыз, мәкерле, вак, конче... Алар бер-берсеннән профессиональ» билгеләре белән генә аерылалар (Зевс Җир-Күк белән идарә итүче Баш алла. Арей сугыш алласы, Анан Язмыш алласы, Аид Җир асты алласы һ. б.). Ләкин аллалар турындагы миф яңа. заманча эчтәлек очен бер алым гына. Хыялый Атлант югалган утрауны эзләгәндә, сугыштан калган снаряд кыйпыл- чыгы белән яраланып, җир аегы папкалыгына килеп эләгә һәм аллалар белән «бил алышырга мәҗбүр була. Җир асты алласы Аид кеше тормышының бәясез һәм мәгънәсез икәнлеген исбатлау нияте белән, җир улына чәчне үрә торгызырдай саннар китерә: Эш итсәм дә гомер-бакый Гел үле эцаннир белән. Сөйләшергә яратам мин Конкрет синнчр белән. Кабул иттем Европадан — Дөнья сугышларыннан 17 гасырди — млн кеше. 18 гасырда — 5.4 млн. кеше, 19 гасырда — 5.7 млн. кеше, 1 бөтендөнья сугышыннан — 4 млн. кеше. 2 бөтендөнья сугышыннан — 50 млн. кеше Музыка тораташ булып каткан корбаннарның зиһеннәрен һәм тавышларын кайтаргач. Атлант ул илләренең бәйсезлекләрен яклап һәлак булган батырлар белән сөйләшеп китә. Атлантның җирдәге бәхеткә инанган чыгышы хисси һәм ышандырырлык булуы белән аерылып тора. Борынгы, бүгенге һәм киләчәк заманнарны тоташтыручы. бәйләүче бу образ безнең көннәрнең гуманистик эчтәлеген ачып сала. Пьеса фаҗига белән тәмамлана. Кешегә ярдәме өчен Афина җәзага тартыла. Атлант һәлак була. Шул рәвешле. И. Юзеев мифик-фантастик образлар, ситуацияләр ярдәмендә явызлыкка каршы чыга, җирне, кешелекне яклап күтәрелә. II Юзеев әсәрләрендә социалистик реализмның киң иҗат мөмкинлекләре рамка- < ында реализм белән романтизм, лиризм белән драматизм үзара якынлаша, кешенең хакыйкатькә омтылышында очраган фаҗигаләргә, сынауларга игътибар арта. Тәнкыйтьтә эле һаман да. тасвирлау проза эше. дигән фикерләр ишетелә. Бу. әлбәттә, хата караш. Уңышлы шигъри әсәрдә тасвирый сюжет, вакыйга яңа тормыш ала. үзгәчә яңгырый башлый. Шул ук вакытта бу тор поэма элгәреләренең вакыт сынавын үткән ачышларына таянып, чор алып килгән яңа сыйфатларга байый. Яңачалык поэманың лиризм белән тирәнтен сугарылуында да. шәхси башлангычның мәгънәви, структур роле үсүдә дә күренә Ләкин монда да поэма үзенең жанрлык хасиятләрен югалтмый, лирика эчендә - эреми . Хәзерге поэманың иң төп үзенчәлекләреннән берсе ирекле формага омтылыш, төрле башлангыч һәм юнәлешләрнең үзара кушыла, аралаша баруы. Р. Харисның Ат иярләү дип исемләнгән тыгыз социаль эчтәлекле, кеше психологиясенең иң тирәндә качып яткан катлауларын хәрәкәткә китергән, композицион уйланылган поэмасы шуңа дәлил була ала. Әсәрнең үзәк алымы щартлылык. Поэманың төп герое Кәрам сугыш юлыннан качып кайткан атына тирән серләрен ача. улының Украина җирендә ятып калуын хәбәр итә. Күз яше атка күчә, адәм җаны, хайван җаны уңлашырлык тел таптылар Ат шунда, нәкъ әкияттәгечә, телгә килә һәм туган ягына тарткан хисләре, ничек итеп сугыш афәтеннән котылып калуы турында сөйли. Шуннан кинәт кискен күчеш ясала: Сугышның иң авыр йөген тартыйм тыныч юллар буйлап монда гына.. Синең кебек... Шартлы әдәби алымның иҗтимагый мәгънәсе, асылы, юнәлеше соңгы ике сүздә ачыла да куя Шуннан игътибар кешенең зиһен эшчәнлегенә, бу сүзләр тудырган эффектны сурәтләүгә юнәлә Ә йөрәге чәйнәлгәндә кеше бик тиз аңга килә . “Э йөрәге өтелгәндә кеше җавапны нык эзли». Йөрәгеннән кан сауганда кеше җавапны тиз таба. Бусы эле психологик халәтнең тышкы билгеләмәсе, күбрәк шагыйрьмен үз фәлсәфи сөземтәсе. Икенче психологик рәттә Кәрамның зчке дөньясы, ситуацияне үз бәяләве ачыла. ‘Малы иясенә охшар.— дип әйткәннәр борынгылар Димәк, мин дә аңа охшаш ♦ Бу ат. димәк, ат кына түгел. бу ат, димәк — минем күңел...» ~ Үз алдына уйланудан, үзенең ялгышын, иленә, намусына хыянәтен танудан «ул > оят төсле» кызара, - аптырау төсле» агара, һәм шуннан атны кыйнарга керешә ь (дөресе, ул үзен кыйный). Аннары, кинәт карар кылып, сугышка чыгып китә, батыр = җиңүче булып кайта. з Монысы поэманың тышкы сюжет канвасы. Чынлыкта «Ат иярләү» сугыш чорын = тасвирлаудан бигрәк, һәр заманда актуаль һәм һәр дәвердә үзенчә, яңача яңгыраган: Э кешедә кешене раслауга багышланган әсәр. Шуңа күрә шагыйрьнең үз героена . мөнәсәбәте кискен, кырыс. ул буш кызгануны өнәми Аның ачуы кеше күңеленә * кереп утырган куркаклыкка, олы галәмнең җилдавылларыннан читтәрәк калып, х тынычта, иярсез алаша» янында калырга тырышучыларга каршы юнәлтелгән. = 0 бит кеше үзенең шул ниятен яшерергә, кабык астында тотарга, үзен төрле сылтау- ч лар белән акларга тырыша (Кәрамга 51 яшь, малае сугышта, ул колхоз өчен ки- рәкле кеше һ. б.). s Кәрам шикеллеләрнең туң йөрәгенә барып җитү теләге белән язылган әсәрнең ч төбендә кешегә мәхәббәт, тормышны һәм кешене матуррак, ямьлерәк, сафрак итеп < күрү теләге ята. Бу тема Р Харис иҗатының буеннан-буена үтә Бу поэма тагын u бер кат шуңа инандыра: социалистик реализм сәнгате максат һәм ниятләрнең иҗ- £ тимагый активлыгы белән характерлана, шуны сурәтләү юлында чикләнмәгән эстетик u мөмкинлекләр бирә. Шартлы алым (поэманың исеме дэ метафорик) шагыйрьгә кеше ч рухының иң тирән катламнарына үтеп керергә ярдәм итә Кеше ахыр чиктә үзен * җиңә. Поэмада физиологиягә игътибар көчле. Ләкин автор шунда да физиологик, матди, тон детальләрен рухи дөньяны ачуга хезмәт иттерә белә Ат иярләү» хәтердә калырлык кискен образларга бай. Ул - Рәссам» поэмасы рухында, динамик сурәт белән кинәт башланып китә Качып кайтты Кәрам аты... Киткәннән соң ун кнн узгач . Шул хәбәр киң психологик картинаны күз алдына бастырырга булыша («Күзләре кизләү булдылар, сүзләре сыктау»). Шагыйрь күпертү градация алымына киң таяна, аны поэманың икенче үзәк алымы дәрәҗәсенә күтәрә. Атны озату процессы күңелгә сеңеп кала Шул чагында күземнән ак томан агып чыкты. ул җәелде. куерды. нокзалны күмеп китте. бугазыма тнелде. күзләрне ачыттырды Поэма тәнкыйтьтә уңай бәя алды. «Социалистик Татарстан» газетасындагы фикер алышуда Ф Мусин белән 3 Мансуров Ат иярләү нең иҗтимагый әһәмиятенә до, сәнгатьчә ачышларына да киң тукталдылар Поэманы татын да камилләштерү юнәлешендә әйтелгән теләкләр дә изге Шуңа өстәп, бер фикерне генә калкытып куясы килә. , _ Әсәрнең композициясе уйланылган. иң мөһиме, ул авторның алда әйтелгән төп фэлсофи-этик ниятен ачуга буйсындырылган Шулай да Ат иярләү»иең башлангыч өлеше (атны армиягә озату, аның истәлекләре һ б ) ышандыра т»шэ. тыгызрак эшләнгән, ә соңгы кисәкләрендә аны тизрәк тәмамлап, котылып» куярга ашыгу сизелә. Аннан соң сугыштан качып, үзенә охшаган аты ярдәмендә әхлакый өлгереп, үзен, намусын тапкан кешене герой ясау кирәкме икән? Аның шул изге теләк белән өеннән чыгып китүе җитмәдеме икән? Зөлфәт белән Р Гатауллинның Йөрәкләрдә үлмәс дастан» һәм «Гомер уртасыннан хатлар» поэмалары арасында уртаклык бар Аларның эпик оеткылары нык Эмма аерым тормыш эпизоды, яшьлек хатирәләрен яңарту, тиз үтүчэн гомер мст»- лекләре, тарихка сәяхәтләр—берсе дә шагыйрьләр өчен үзмаксат түгел. Эпик сәбәп һәр урында лирик кичерешләр, уйланулар, иркен чигенешләр белән аралаша, һәр бүлекчә үзенә бер мөстәкыйльлеккә ия балладаны яисә лирик монологны хәтерләтә. Структуралары буенча алар хәтергә өелгән вакыйгалар фонында чор һәм кеше язмышы турында уйлануларга, дәверләр арасындагы җанлы җепләрне эзләүгә корылган әсәрләр. Зөлфәт поэмасы фикри колачлылыгы, үтә шартлылыгы, иркен композициясе белән И. Юзеев әсәренә дә якын тора. «Йөрәкләрдә үлмәс дастан»пың пафосы кешене вак-төяк хәсрәтләр ташкыныннан арындырып, әхлакый кыйммәтләрне, мәңгелек хакыйкатьләрне аңлауга чакырудан гыйбарәт. Аның эчке мәгънәсе хыял белән иҗат шатлыгын ачу, әкият белән тормыш, шигърият белән чынбарлык арасындагы эчке уртаклыкны, якынлыкны раслау. Ахыр чиктә бит кешене кеше иткән сыйфатларның күбесе рухи сферада. Зөлфәт иң борынгы ырымнарга, ышануларга таянып, «салкын акылга», кешеләр арасындагы табигый мөнәсәбәтләрне какшатуга алып килгән коры техницизмга каршы чыга. Кеше кодрәтле техника дөньясына тирәнрәк утеп кергән, информация ташкынына ныграк чумган саен үзенең беренчел хисләрен, бөтенлеген, самимилеген, табигый ямен саклый белергә тиеш, ди шагыйрь. «йөрәкләрдә үлмәс дастан»да Зөлфәтнең иҗтимагый яктан өлгергәнлеге, чорның катлаулы проблемаларына үткен карашы үзенә лаеклы сурәтлелек чараларын да таба алган. Шагыйрь төрле чорларга үтеп керә. Лирик-романтик хисле Р. Гатауллин поэмасы белән чагыштырганда, «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» әсәрендә панорамлык һәм вакыты белән предметларны, идеяләрне артык шәрә тасвирлау кочле. Ул — реаль тормышта хыял күрә, хыялда, мифологиядә бүгенге кешене борчыган сорауларга җавап эзли. Г. Гатауллинда мондый киң панорамлык юк. Бер тормыш картинасы икенчесен алыштыра, бер фикер икенчесен тудыра. Максат — чор белән шәхес арасындагы якынлыкны күз алдына бастырган поэма тудыру. Дөрес, Зөлфәт артык эре планга омтылып, вакыйга-хәлләрне конкрет-хисси образлар ярдәмендә ачыкламыйча, югалтуларга да дучар була. Урыны белән «китапчыл- лык»ның басымы арта, композицияне аңлы рәвештә катлауландыру үзен сиздерә. Әмма «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» әсәре чорның әхлакый, фәлсәфи проблемаларын шигъри формага салып, гомумиләштереп укучыга җиткерергә омтылуы белән кызыклы һәм гыйбрәтле поэма булды. И Юзеев, Р. Харис, Зөлфәт поэмалары шартлы алымның, фантастик образларның, катлаулы ассоциацияләрнең социалистик реализмның асыл хасиятләренә каршы килмәвен тагын бер кат расладылар. Бу чаралар совет әдәбиятының иҗат методының төп принципларына буйсыналар, гомуми сурәтләр реалистик конкретлык, легенда элементлары заманча эчтәлек белән кушыла. Беренчеләре ярдәмче роль уйный, чорның иҗтимагый пафосын, тенденциясен ачуга хезмәт итә. Р Гатауллин поэмасы лирик садәлеге, эчкерсезлеге, үз буыны турында ачыктан- ачык диалог алып баруы белән хәтердә кала. Ул «минем егерме ел янып, җан атканым — шигырьләрем, һаман дәвам иткән бу хатларым»,— дип яза. Шагыйрь поэмасын багышлаган кешеләрнең исемнәрен дә тәгаен әйтә: «Сезгә: соңгы тапкыр, бәлки, яланаяк — урам чирәмендә үскәннәргә, әтилеләр, әтисезләргә, катык тәмен онытмаган нарга, авыр елларда да гел шат булганнарга...» Теләге дә изге: «Минем хисләр әйләнсә иде сезнең хискә». Документаль җирлекне, үз шәхси биографиясен, мизгелне үзәккә алган төгәл фотография ысулын нигез итеп алып, һәр хат-шигырьне еллары, айлары белән билгели Шагыйрь туачак буынга, киләчәк тарихка мөрәҗәгать итә Шагыйрь үз-үзенә тәнкыйть белән карау сәләтенә дә ия: «Сез күрергә теләгәнчә, яңа Такташ — бунтарь Гаташ була алмадым». Чыннан да, поэмага Такташ киңлеге, аның публицистик ялкыны, гомумиләштерү тирәнлеге җитенкерәми. Икенчедән, поэмада илаһи моментларны, шигъри идеалны гына түгел, тормыш прозасын һәм драматизмын реаль хәлләрдә тасвир үзәгенә алганда әсәр тагы да отар иде. Ә мөндый борылыш өчен җирлек җитәрлек. Әмма тулаем алганда, «Гомер уртасыннан хатлар» поэмасы шагыйрьнең поэзиядә алып барган күпьеллык эзләнүләре нәтиҗәсе. Әле карап үткән биш поэманы якынлаштырган топ хасият — бер чорда язылган булулары гына түгел. Үзәкләрендә тарихи материал, үткәнне иңләү ята. Ләкин аларны чал сәхифәләргә багышланган әсәрләр дип атау дөрес булмас, иде. Тарихилык принцибы, социалистик реализм методының чикләнмәгән иҗат мөмкинлекләре, заман төшенчәсен киң мәгънәсендә аңлау чорның иң киеренке, иң актуаль проблемаларын кыю рәвештә калкытып куярга мөмкинлек биргән. Тормыш дөреслегенә тугрылык хә тернең әхлакый офыкларын киңәйтә, ватан һәм аның киләчәк бәхетле язмышына ышаныч шагыйрьләрне киң гомумиләштерү юлына алып чыга. Сүз осталары вакый- га-хәлләр турында гына сейләп бирү юлына басмыйча, шартлы, фантастик алымнарга киң таянып, тарих белән бүгенге һәм киләчәк арасындагы якынлыкны, каршылыкны аңларга тырышалар. Хәзерге поэма җәмгыятьнең рухи тормышын, халәтен яктырту белән генә чикләнмичә, тарихи тәҗрибәгә, тарихи аңга мөрәҗәгать итеп, совет кешесенең эчке доньясы нинди нигезгә таянып үсүен күрсәтә Заманны борчыган шатлык-хәсрәтләр тарихка алып чыга. Шагыйрь язмышы җиңелдән түгел. Ул тирән эчке кичерешләрен, уй-фикерләрен гүзгә ышанып тапшырып, укучыга җиткерә белергә тиеш. Кеше күңелендә җавап тойгылары уятып, аның белән аңлашу юлларын гел яңартып тору да шагыйрь өчен моһим Шуның остенә язганнарын укучыга ирештерү һәм иҗатын яхшы мәгънәсендә пропагандалау да еш кына авторның үз җилкәсенә төшә. Әйтик. С. Хәким, И. Арсланов, Г Афзал. III Галиев. Н Юзеев кебек каләм осталарына үзләренә реклама ясау кирәк тә түгел кебек Ә шулай да Әле бит кайчандыр бер яулаган үреңдә калу да җиңел түгел. Шигъри үр бер урында тормый, ул хәрәкәтчән мишень кебек, күчеп, урынын, сыйфатын үзгәртеп, алыштырып, яңартып тора. Хәзерге яшь көчләр арасында табигый сәләткә ия шагыйрьләр аз түгел. Поэзиягә алтмышынчы елларда килгән буын дәрәҗәсендә торганнары да бардыр арада. Ләкин аларда ирешкәннәр белән кәнагәтьләнү. үзләренең тыйнак урыннарына ябышып* яту хас. Ә бит яхшы солдат кесәсендә генерал билгесе йөртә, диләр Ә менә алтмышынчы елларда поэзиядә ярыш рухы, хәрәкәт көчле иде Берәүнең дә гомуми ташкында йомычка буласы килмәде Шул сәбәпле поэзия үзе дә олы тарихи вакыйгалар, < киңәйтелгән ° галәм сферасына керде Шул фонда кеше дә масштаблы, рухи ихтыяҗларга бай, киң колачлы шәхес буларак ачылды. Укучы да поэзия кичәләренә йөри башлады һәм әйтергә кирәк, шигырьгә алтмышынчы елларда килгән буын кемнеңдер мәрхәмәтен, кайгыртуын көтеп ятмыйча, әсәрләрен русчага тәрҗемә итүне һәм бастырып чыгаруны үз кулына алды Нәтиҗәдә аларның шигырь китаплары русча басылып чыгып, җәмәгатьчелекнең уңай бәясен алды Аларның хәзер кулга-кул тотынып, бер-берсен аңлап эшли торган тәрҗемәчеләре бар һәр стильнең, фикерләү алымының үз чоры, үз базары була Вакыт сөрешен, ихтыяҗлар үзгәрүен сизми калса, язучы үзе оттыра. Бер мисал белән генә чикләнәм. И. Юзееп үзенчәлекле лирик шагыйрь булу өстенә, дистәгә якын шигъри драма, тарихи поэма авторы Чор таләбен, халыкның эстетик үсеш дәрәҗәсен вакытында тоеп, шагыйрь тарих белән заман, мәңгелек белән мизгел арасындагы мөнәсәбәтне яңача, үзенчә ачты Татар поэзиясе өчен алар зур казаныш булдылар Ләкин рус укучысы бу әсәрләр белән бөтенләй диярлек таныш түгел. Мәскәүдә басылып чыккан «Тихое утро» («Советский писатель», 1980) китабына кергән ‘Язылмаган поэма» дан башка күләмле әсәрләре Н Юзеевны ачып бирә торган поэмалар түгел Хәзер шагыйрьнең тарихи драмалары тәрҗемә ителеп, басылып ята Төкле аяклары белән. Ләкин бит алар хәзер рус укучысы өчен яңа сүз була алмыйлар инде Ил җәмәгатьчелеге Ю Марцннкявнчюс. М Кәримнәрнең шул рухта язылган поэмалары белән күптәннән таныш Алар үз әсәрләрен инде күптән русча яңгыраттылар М Кәрим каләме тудырган Салават Юлаев образы башкала сәхнәләренә менде ра- дио-телевидениелэрдэн яңгырады Ә И. Юзеевның Муса Жалил, Тукай кебек тарихи шәхесләре Татарстан чикләрендә калды Ә кем гаепле? Эзли калсаң, сәбәпләр булыр Бу проблемалар хакында да Татарстан азучыларының X съездында җитди сөйләшү булыр дип ышанасы килә Бүгенге тормыш, бүгенге әдәби ситуация лирик әсәрләр өчен дә. эпик әсәрләргә дә зур мөмкинлекләр бирә Эзләнүләрнең төрле юнәлешләрдә баруы шуның ачык мисалы Безнең көннәр татар поэзиясе кешенең, җәмгыятьнең, олы дөньяның рухи тәҗрибәсен тулырак ачуга, галәм белән табигать, хыял белән чынлык арасындагы якынлыкны яңача ачуга омтылышы белән көчле