Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Әлли-бәлли бәү итмә Әлли-бәлли бәү итә, Балалар йоклап китә. Балалар йоклап киткәч, Баштан күлме уй үтә. Аналар бишек янында Әллибәлли бәү итә. Әлли-бәлли бәү итә... Ватан өчен көрәш булып Узган Җир бишегендә Мәңгелек йокыга талган Ватачдашлар, ирегетләр... Әлли-бәлли бәү итә. Әлли-бәлли бәү итә... Әткәйәнкәй, кабрегездә Тыныч йоклагыз сез дә. Бу — улыгыз, Көн дә шулай Сезнең өчен яшен түгә... Әллибәлли бәү итә. Әлли-бәлли бәү итә... Гасыр, чор тузанын кагып Күпме заманнар үтә. Шауламагыз, тын торыгыз, Зур курганнарны ябынып Легендалар, мифлар йоклый, Алыплар черем итә... Әлли-бәлли бәү итә. Әлли-бәлли бәү итә... Җир тормышы, сизәсеңме. Язмышың кыл өстендә. Җирнең һәрбер почмагында. Җирне үк юк итү өчен, Күпме атом, ракеталар Аягүрә баскан көе Әлли-бәлли бәү итә... Әлли-бәлли бәү итмә, Җирем, син йоклап китмә... Җырланмаган җырлар турын-За X Ту*ы «Туем узган, туным тузган»,— диеп Әйтер чагы җиткәч адәмнең, Тормышына сагыш килеп керә, Моңнар баса хәтта бәдәнен. «Минем инде ашым ашалган да. Минем инде яшем яшөлгән...» — Мондый ачы сүзне әйтә кеше Гомере сүнеп килгән бер мәлдә. Кыен инде, кыен мондый хәлләр, Дошманыңа хәтта язмасын. ...Тик нишләр соң шагыйрь, гомере калып, Язып бетерсә бар язасын?! «Минем инде җырым җырланган»,— дип Әйтү өчен ничек тел барсын?!. Гомерең бетеп әле җырланасы Җырың калсын җирдә, ул калсын! Чын шагыйрьләр шулай булган әнә — Такташ, Җәлил, Туфан, Тукайлао! Гомере калып, җыры бетүчеләр — Шагыйрь түгел, мескен сукбайлар... Бу шигырем шунда тәмам бугай, Сюжетымның очы чорналган. Җитәр... Булды... Дәвам итү хәрам, Нокта куям — җырым җырланган... Автохарактеристика Мин Геракл кебек бик борынгы, Компьютерлар кебек өр-яңа. Яфрак, бөҗәк, диңгез ничек килсә, Шулай килдем мин бу дөньяга. Мин туганда яфрак канга баткан, Диңгезләрдә туплар шартлаган. Мең тугыз йөз кырык беренче ел — Мин туган ел. Каһәр саклаган. һәрбер ана минем туган көнгә. Тумыштан ук мин бер уңмаган — Туган көнем булган үлем көне, Туган көнем бәйрәм булмаган. Тик шулай да гүзәл бу тормышка Туасы бик килгән ахрысы. Бу дөньяда чираттагы кеше Буласы бик килгән ахрысы — Асфальтларын җимереп бәреп чыктым. Бөре бәреп чыккан көч белән. Сыңар үпкә белән озак игеп Яшәдем мин үҗәт, үч белән. Кайчак шатлык, кайчак кара кайгы Бугазыма килеп тулдылар. Бу дөньяда ни гамь, хәрәкәт бар — Барысы да тансык булдылар. Кара эшне кара көе генә Эшләдем мин төгәл иттереп, Ак эшләрне башкардым мин һәрчак Ап-ак итеп, җиренә җиткереп. Иң булдыксыз, мәхлук кешегә дә Бер-бер җылы сүзем булды. Бар. Шуңа күрә җирдә минем хәтта Дошманнарым бик аз булдылар. Ә дусларның исәп-хисабы юк. Кайчак хәтта алар туйдыра. (Дусларыма шундый сүз әйтергә Теле барган тик мин, мин дурак). Бу тормышның бөтен чынлыгыннан, Барлыгыннан булдым канәгать. Сугып егып тартып торгыздыгыз — Миннән рәхмәт сезгә, җәмәгать. Мин гашыйк та булдым, тик бәхетсез... Сөя белдем! Моңа ни җитә?!. Бәхетсезлегендә бәхет күреп Яши торган мәхлук мин җирдә. Дан артыннан куып карасам да. Ул дан әллә миңа тоттыра?! — Юангандай итәм: тоттырмыйч» Дан, мөгаен, бик нык оттыра... һәм яңадан рәхәт була миңа. Дөнья шундый төгәл, Тамаша: Яфрак шаулый, бөҗәк йөгереп уза, Ап-ак көннән күзләр камаша. Күктә күпме җисем очып йөри... Җирдә тарих «уһ»лап уяна... Якын миңа ультрасуперфөн дә, Якын миңа гади куян да. Мин Геракл кебек бик борынгы, Компьютерлар кебек өр-яңа. Яфрак, бөҗәк, диңгез ничек яши — Шулай яшим мин бу дөньяда. Якын килмә Мин үләргә әле әзер түгел — Ашый... Тибә... Сулый әгъзалар. Дәфтәремдә, уйда, өстәлемдә Язылачак күпме язмалар!.. Мин үләргә һич тә әзер түгел — Гөнаһларым хәтта юмаган. Иртәгемдә күпме мәшәкатьләр, Иң шәп җырым әле тумаган. Мин бит әле юлда! Узып барам Чорның иң-иң кызык төшләрен. Чорым буйлап таралышып ята Эшләнәсе күпме эшләрем. Эш аралый гына, Аяк өсте Үлеп китеп булмый бит инде!.. Дус-туганга хәбәр итми генә Ничек үлим, ертып битемне?!. Барысын да җыеп бер сыйларлык Акчаң да булмаган көенчә, Үлеп китсәң, нәрсә дисен алар: «Саранлыгын итте»,— димичә?!. ...Рухым, тәнем белән тоямын мин Туган җирнең татлы һавасын. Үләннәрнең, яфрак, кайрыларның, Тамырларның табам дәвасын. Мин сокланып карыйм гади ташка, Сабан, көрәк, айга, йолдызга. Уч төбемдә изрәп йоклап киткән Энә күзе кадәр коңгызга! Юк, картаймый, үлем, минем күңел, Күп яшәгән саен яшәрә!.. ...Мин үләргә әле әзер түгел, Якын килмә миңа, хәшәрәт!.. Ялгызлык Шаяру ЯЛГЫЗЛЫКНЫҢ алтын бишегендә Тирбәләмен инде ничә ай. Бу дөньяда без — ялгызлар өчәү — Ялгыз КОЯШ, МИН ҺӘМ ЯЛГЫЗ ай. Беркем тыймый, тими һәм борчымый. Безнең өчен юк ул мәшәкать. Ялгызлыкта бөек ирек тапкан Бу җиһанда без ул, без фәкать. Хәтта кояш ялгыз көндез генә, Ә ай төнен — кача, атса таң. Мин көнен дә һәм төнен дә ялгыз — Бәхетлерәк айдан, кояштан. Мин үземчә корам көннәремне, һәм үземчә сүтәм төннәрем. Кемнәрем бар, диеп уйламыймын, һәм уйламыйм юк дип кемнәрем. Көндез кояш төнен ай белән мин Күз кысышам — күрә күк кенә. Планета-мазар, метеорлар, Хатын-фәлән безгә чүп кенә. Бала-чага, туу, яратышу, Нәсел калдырулар — Вак нәрсә. Орбитадан очып кына кала Нужа-фәлән безгә иярсә. Ялгызлыкның алтын бишегендә Тирбәләбез шулай өч бөек.. ...Нидер эзләп шушы буш галәмдә Очабыз без алга өч боек. Сагыну Мин сагынып кына яшим хәзер: Туган якны, өйне сагынам; Дусларымны, яшьли сөйгәнемне, Яшьли откан көйне сагынам. Сагынамын күптән вафат булган Туган-тумачалар, картларны; Әткәй-әнкәй әле исән булып, Узем тәпи йөргән чакларны. Мәктәбемне, классташларымны, Авылдашларымны сагынам. Яшьлегемдә иңнәремә баскан Авыр ташларымны сагынам. Җәйләр, кышлар, язлар сагындыра, Газапларсыз үткән көннәрем. Сагынамын иртә-кичләремне, Сагынамын татлы төннәрем. Бу хис мине бик нык биләп алды, Киләчәгем — тоташ сагыну И, тормышым, жвным, бердәнберем, Сагнуым ул — сиңа табыну!