Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Салисә Гәрәева

УРАЛ СӘЛАМНӘРЕ Безнең яклар Ул Чиләбе, Миасс, Кыштым, Әшә, Урал тавы, Сим һәм Тамерлан, Таганай, Уй, Караталлы-Аять — Бөтенесе гел бер тамырдан. Кунашак та, Аргаяш та монда, Кызыл Чилек, Гөмби, Әй ага. Таганайның нәкъ очына кунып, Малахит Ай карый дөньяга... Әтәч тавы эри күз алдында, Урал суы ага. Кисегач Зәңгәр дулкынында боҗырларын Куандыра көн дә, кич булгач. Аргуҗа күл, Сарсаз, Әчеле күлләр Тәңкә булып ята сибелеп — Исеменнән монда татар, башкорт Җаны, теле тора сизелеп... Карагайлы-Аять дулкын кага, Уфа суы тора уйнаклап. , ...Халкыбызның тирән тарихларын Саклап тора безнең бу яклар. Отговорила роща золотая. «Отговорила роща золотая»,— Шушы җырга тәмам гашыйкмын. Ул яңраса, ташлыйм эшләремне, Юлда булсам, туктыйм — ашыкмыйм... Сары көзләр булып яктыра ул, Җылы учак булып кал гына. Ак җилкәннәр белән алып китә Ерак калган яшьлек ягына... Алларыма ал тәңкәләр сибә, Сары көнбагышлар ия ул. Онытылган газиз исем булып, Хәтер кылларына тия ул... Бар җылыны җыйган моңы белән Үткән гомерләргә илтә ул, Сары каенсарга канат җәйгән Җылы җилле көзге иртә ул. Ягымлы да, моңлы, акыллы да Мин яраткан шушы матур кей. Гүя анда Россиянең җаны Гүя анда — әнкәм торган өй!.. «Отговорила роща золотая...» Үкендерми ләкин үткәнем: Истә бары илем куенында Сөенеп, сөеп гомер иткәнем... Урманнарым! Рәхмәт олы җаныгызга, Агачларым, рәхмәт, рәхмәт барыгызга! Җилләрдә сез яфракларны көйрәттегез, һәрчак мине уйланырга өйрәттегез... • Чишмәләрем, тавышыгыз көмеш-көмеш, Йөрәгемдә сүнмәс моң бар — сезнең өлеш. Бала чактан миңа җырлар көйләдегез, Халкым ничек яшәгәнен сөйләдегез. Рәхмәт сиңа үскән җирем, мең-мең рәхмәт! Синең белән һәр очрашу — җанга рәхәт! Йөрәгемдә ялкын, сөю, моңнар — диңгез. Бер балаң мин, туган җирем! Мин юк синсез!.. Үтте яшьлек, күптән чәчәк атты Күңелемнең яшел үрентесе. Күз алдымда җәйрәп таулар ята, Колагымда завод гөрелтесе... Цехлар шавы, мартен очкыннары Күтәрделәр мине зәңгәр күккә. Исемемне язып офыкларга, Реактивлар уктай очып үткәй... И, җәйләрнең көзгә күчү чоры! Ямансу да үзе, матур да! Көзләр җиткән, тик күңелем әйтә: — И, яңадан язга кайтырга!.. Кабатлансын иде язгы ташу, Бөреләрнең яңа саф чагы! Кыш килмичә генә бар агачлар Алмаштырсын иде яфрагын!.. һәм үзем дә... Яшьлегемә кире Кайтсам иде. үзем сизмичә! һәм башласам иде гомеремне, Мәхәббәттән өмет өзмичә!. Мөмкин түгел! Ләкин үкендерми Үткән юлым, шөкер шунсына... И, җәйләрнең көзгә күчү чоры! Киләчәккә күңел омсына. Илләр имин — шөкер шунсына!.. Үтә гомер. Инде җимешләнде Күңелемнең яшел үрентесе: Колагымда мәңгелеккә калды Яшьлек, завод, Урал гөрелтесе... Шигърияткә килдек Шигърияткә без басудан килдек: Кояш нурын эчкән идек без, Илгә сугыш салган афәтләрне, Газапларны кичкән идек без... Шигърияткә без басудан килдек — Буразнада салып итекне. Фикеребез хезмәт мәйданында, Халык арасында җитлекте. Шигърияткә без ашыгып килдек — Җиң сызганып килдек эшләргә. Өлкән дуслар ихлас дуслык белән Кул бирделәр безгә — яшьләргә. Бодай кыры безгә сәлам бирә, Завод ишекләре киң ачык. Тормыш, кайнап, безгә азык бирә,— Каршы килә, җәеп колачын!.. Юлларга чык Поездлар китә еракка Гудоклар сызып кзлз. Тәвәккәллә, юлларга чык,— Язмыштан узып кара! Гудоклар сызып кала да, Төтеннәр узып кала. Берөзлексез сайрый чикерткәләр — Тамаклары ничек карлыкмый?! Җырда сөйли алар бу дөньяда Кояш, Җир һәм Тормыш барлыкны. Скрипка сызып мең кулларда, Яшел җилән киеп, аланда Чикерткәләр хоры озатып кала Болын сукмагыннан барганда. Бу — мәдхия кояш нурларына, Муллыгына җирдә үләннең. Алар кебек мин дә җылы җәйнең Кайнар кояшына кинәндем... Эссе җәйнең соңгы атналары, Үләннәрдә соңгы аккордлар: Озакламый болын өсләрендә Оча башлар салкын ак карлар... Табигатьнең законнары каты: Саубуллашып, җәем баш ия. Чикерткәләр хоры — матәм маршы, Чикерткәләр хоры — мәдхия. Тәвәккәллә, юлларга чык, Хыялы уйнак 6ала1 Тәвәккәллә, юлларга чык, Көчеңне сынап кара... Поездлар бирә сәламен — Уралдан узып бара. Тау түбәсенә менгәч Кояш нуры тулы тау түбәсе. Аста — күлләр, таулар, кыялар. Күл өсләрен бизәп акчарлаклар Уйнал-уйнап балык куалар... Чикерткәләр сайрый, тау битенә Ничек кенә алар менгәндер? Кантар-кантар җылы ташлар ята — Болытларга алар мендәрдер? Башын куел, ташка, җиләк пешә, Яшеренә яшел кәлтәләр. Наратлыктан күке аваз сала Очкан тиңдәшенә үпкәләп. Болыт килә йөзеп, уртасына Кырын ятып кына ак идең! ...Менгән тавым Илмән. йөргән ягым — Якты Урал дигән як минем! Лена Шакирҗанова Башланмаган тормыш Башланмаган тормыш тора алда: Минем әле бура буратып. Өр-яңа өй салып керәсем бар, Өмә ясап — буран уйнатып. Тәрәзләре урам якка карар — |. Күренеп торсын ыгы-зыгысы. Капкасыннан йомыш-фәлән белән Өзелмәсен кече-олысы. Идәненә аның игелек иңәр, Түшәменә шатлык түшәлер. Бердәнберем дигән бер тиңенә Насыйп булыр кайнар түшәге... Башланмаган тормыш тора алда, Иртә әле әйтү «хуш»ларны. Мичтән ген® чыккан бетен калач Табынымда көтәр дусларны... Түбәсенә аның кояш кунар,— Нуры төшәр нигез ташына. Әйдүк, түрдән уэ, дип. ашыга-ашыга Чыгармын күк бәхет каршына. I Тылсымлы сый Сыйпамага — телем түгел, Сыйламага сыем бар. Күңелемнең иң түрендә Гаҗәеп бер коем бар... Бер сәбәпсез көлдерә ул, Бер шәрабсыз исертә. Сусауларын җанның баса, Алҗыганга — көч кертә. Ул коеның хикмәте бар, Могҗизалы бер көче: Туганлашып аерылыша Суын эчкән һәр кеше. Көе гёкны көйле итә, Моңы юкны елата. Моңы тулып, сагыш баскан Күңелләрне юата... Хуш киләсез, өем ачык, Йөзем ачык, мул сыем. Илһам бирсен әле дуска Шул коемның тылсымы. Бу табынга килеп чыккан һәр кешегә урын бар. Берләштергән, серләштергән Татлы сыем — җырым бар. Чәчәк Үләм, бетәм, дигәндә дә Тылсым табып, тереләм мин. Ничәнче кат инде, янә Мәхәббәткә бөредә мин. Ә болытлар җилләр белән Сүз берләшеп куйганмыни: Килә ява, килә ява — Чиләкләрдән коямыни... җыры Ачылырга һич юк ирек, Төшми якты, салкын җиле. Бөреләрем Туңар инде, Ышыкламый кем дә килеп. Әрәм иттең. Ишетмичә Калдың тагын чәчәк җырын. Ярый әле тамырымда Ага иде кояш нуры... Балхаш белән очрашу Сары-Шаган. Казахстан күге. Шундый якты монда йолдызлар. Бер белмәгән чит-ят стансада Калдыра да китә поездлар. Балхаш инде ерак түгел, диләр. Юлдашларым — алар — мондагы, Көпчәкләрне узып тәгәрәде Дала буйлап уйлар йомгагым. Нинди җырлар, димен, көтә икән, Чыккан саен яңа сәфәргә. Кемдер дәште: туташ, йокламагыз, Килеп җиттек инде шәһәргә... Ят урамнар чумган ай нурына. Туп-турыга үскән тупыллар Арасыннан күренеп калды — ярга Йөзеп чыккан шәрә дулкыннар... Балкып ята Балхаш, кочагына Атылырга иде исәбем, Дулкыннарын оялтырмын, диеп, Тыеп калдым көчкә хисләрем... ...Аяз көндә Балхаш уйиый-уйный Җиде төрле төскә керә, ди. Җиде төсен аның җете күзле Бәхетлеләр генә күрә, ди. Таңда килермен дә сәламемне Тапшырырмын аңа Иделдән. Ә дулкыннар миңа каршы йөзеп, Җиде төскә кереп җемелдәр... Сөйләшү — Күңелләрең нечкәргән ич. Ни ишеттең, кемнәрдән? — Янсаң, җаным, сөйсәң, җаным, Нечкәрәсең гөлләрдән.. Мәрҗәннәрең чәчелгән ич. Толымнарың сүтелгән... Үзем белән үзем сөйләшәм мин Үзем белән үзем сөйләшәм мин. Әңгәмәдәшләрем юктан түгел. Кайчагында шулай үз-үзенә Сорау бирә, җавап эзли күңел Үзем белән үзем киңәшәм мин, Теләктәшләр юктан түгел һич тә. Кеше акыл бирә тора, ә син Гел үзеңчә ниятлисең эчтән... Сөйләшеп тә, киңәшеп тә була, Тик серләшеп булмый үзең белән... Кылган эшләреңне күрә бел син Намус дигән шаһит күзе белән Шунда гына замандашларыңның Туры карау мөмкин йөзләренә, һәм иркенләп гәпләшергә мөмкин. Кушылырга — дөнья сүзләренә... — Күпме бушка көтелгән ич, Шуңа күңелем кителгән... — Толымнарың бир, үримче, Мәрҗәннәрең бир, тезим. — Юк, кирәкми, үз хәлемне Белим җаным, тик үзем... Эльмира Шарифуллина БЕР КЫЧКЫРДЫ КӘККҮК Мин аңымда Йөрәгемне таш-кыяга бәрдем, челпәрәмә килде хисләре. Мин аңымда ләкин: хәтерлимен таңнан якты булган кичләрне. Хәтерлимен очкан йолдызларның кинәт туктал, өнсез калуын. Безне күзләп, Зөһрә гүзәл кызның зәңгәр күзкәйләре талуын. Ак каенның ап-ак гәүдәсендә калтыранып каны тукталды. Янып торган алсу чәчәкләрнең сусыл таҗын чорнап ут алды. Җилли-җилли яңгыр килә иде, кереп качты урман куенына. Бер кычкырды кәккүк, һәлакәт күк — бер хәбәр күк килер кайгыма. Бер кычкырды кәккүк,— тынып калды,— салдылармы элмәк муенына?.. Мин аңымда. Бар да күз алдымда — таңнан якты иде кичләре. Йөрәгемне таш-кыяга бәрдем, челпәрәмә килде хисләре... Эзлим Шәүләң йөри көн дә төн дә, күз алдымда буй-сының. Йомшак җилләрнең исүе — гүя сулышың, тының. Зәңгәр төсләр тетрәндерә — әллә синең күзләрең? Торыл-торыл искә төшә васыятьтәй сүзләрең. Кай Мәхәббәткә яшел болын диеп, болыннарда ярсу колын диеп уйладым. Хыялымда шул болынны гизеп, хыялымда шул колынны җигеп, туйладым. Иртәләрне таң нурына манып, үземнекен атлавыннан танып, яраттым. арада? Чәчкә утлап йөргән хисләремне, сабый чакта күргән төшләремне тараттым. Уйлар кайта, кайта урап-урап, яшел болыныма бурап-бурап, кар яуган. Егәр кергәч кенә беләкләргә, кай арада безнең йөрәкләргә кан сауган?.. Хатирәләрне яшәтәм, яңартамын үземчә. Синеңчәлек җитми ләкин, синдә китте синеңчә. Уйларым хәбәрсез төндә, колачым ал таңнарда. Калдырып китә икән бит, китмәс дигән ярлар да. Хисләрем кар суларында, күзем ялгыз айларда. Ятим җанны бөтен итәр чама да юк, җайлар да. Зәңгәр күктә ничә йолдыз берәмтекләп санармын, һәр сулышта сине эзлим, эзлим... Бәлки табармын... Әкиятләргә китәм Сыкрый-сыкрый сызлый бу йөрәгем, сине эзли моңсу күзләрем. Читятларга әйтмәс серләрем бар, чит-ятларга әйтмәс сүзләрем. Октябрьның кара төнен эзлим, бәхилләшеп бер сүз әйтергә. Каныктың ла, дөнья, билләһи дип, өйрәндең дип, күңел китергә... Томырылып килеп кергән идең, минем салмак, тыныч дөньяма. Тора салып: «Сөям!»—дигән идең, сөюгә юк иде чик-чама. Шул ук тизлек белән китеп бардың, хушлашып та калып булмады. Өлешемә тигән көмешемне көне бирде, төне урлады... ...Әкиятләргә китәм, әкиятләргә: тылсым көтә арган йөрәгем. Тылсымсыз да кайтыр идең дә бит, их, белмисең безгә кирәгең!.. Үрсәләнеп шулай йөргән чакта карурманга кереп адашам. Миллион елдан гына кире кайтам, үз-үземә кайтам яшь аша. Бар ятимне, бар толларны җыеп, кычкырасы килә илереп. ...Әкиятләргә китәм, карурманга,— бер могҗиза көтәм тилереп! Күзләреңә чумган гына идем Иренеңә кайчан кагылдым да, иңнәреңә кайчан сарылдым? Шашкын булдым микән мәхәббәттә, вулкан булдым микән — ярылдым. Күзләреңә чумган гына идем, төпкелләргә туры килдемме? Кайгыларның кара урманында ешкынлыкка барып кердемме? Әле генә куеныңда идем,— дуенында идем сөюнең. Газап күрмәгәннәр белми булыр, Кайгылардан янып-көюне. Иңнәреңә кайчан сарылдым соң, иренеңә кайчан кагылдым? Ялгызлыкка бирмәс өчен, җанны җырларыңа төрдем, кабындым. Сызлану Безнең күңел Безнең күңел нигә моңлы икән, безнең күңел ничә кыллы икән?— онтыласы иде тын калып. Гарасатка кереп югалмыйча, гөнаһларга гына уралмыйча, бәхет йөрсә икән укталып. Безнең күңел нигә моңлы икән, безнең күңел ничә кыллы икән, ду купканнар шашкын хисләрем. Чыгымчылап чапкан ярсу тайдай, дулкыннарга кунган моңсу айдай, ярсу яки моңсу кичләрем. Безнең күңел нигә моңлы икән, безнең күңел ничә кыллы икән, кушылырга сайрар кош кирәк. Җаннан җанга йөри моңнар күчеп... Тик дөньясы менә булыр ничек?— Сабырлыклар бирсен... Түз, йөрәк! Зәңгәр эңгер Кагылмагыз, кайнар хисләремә, кагылмагыз, зәңгәр төсләремә. Бүгенемә калган икән әчесе сагышларның. Колагымда шавы тора син сөйгән арышларның. Тургайларың кайтты үксеп, яшьлегең тугаена. Аргамакларың җилдерә, искән җил уңаена. Очты-китте хыялларым — очтылар чиксезлеккә.— (Кубарылып сызлый күңел, юрама көчсезлеккә.) Бер йолдызларга кагылып, бер җиргә егылдылар. Нахак телләр күзгә карап, җаныңа орындылар. ...Үткәннәргә хәер-дога, киләчәккә мең савап. Без сөйгәнчә сөя белеп, яшәсен берсе кабат... Гашыйк диңгезче егетнең дулкында ораннары. Килсен иде дә кайгылар дулатып урамнарны, үтеп китсен иде алар гүя ки, язда дулаган сыерчык бураннары. ...Тик үтеп китсен иде дә!.. Кагылмагыз, минем сөюемә, үксүемә, яныл-көюемә. Зинһар өчен, зинһар — кагылмагыз, чит йөрәкләр, безне сагынмагыз. ...Кылану да, кыстату да түгел, күнми булгач, күнми күндәм күңел. Кагылмагыз! Кагылмагыз, изге хисләремә, мин табынган зәңгәр төсләремә. Юксынуым — сары сагыш булып, чыксын әйдә, чыксын төсләремә... Кагылмагыз! Зинһар кагылмагыз! Чит йөрәкләр, безгә ягылмагыз!.. Изге килеш, тугры килеш гомер — күз алдымда торсын зәңгәр эңгер! 1982—83. Бикә Рәхимова Авылда иртә Иртә таңнан — кояш белән бергә тордым. Мөгрәп узды сыер көтүе. Урам якка гына күз салыймчы диеп, рәхәт икән чыгып китүе. Урам күллегендә инде кош-корт халкы. Казлар китә зуррак инешкә. Кай арада торган үрдәк балалары — чебен аулый килү-килешкә. Карт тирәктән күтәрелә карга халкы, я чумалар оя-куышка. Ябык мәче үзе белгән разведкага бара, шәүлә булып җирдән шуыша. Чык ялтырый — көн аяз һәм җылы булыр. Игенчеләр инде басуда. Җир шатлыгы белән яшәвемне тойдым, кыр ягына аяк басуга. Кемнгрең бар? Кемнлрсң кмО Кемнәрең сагындыра? Халык жиры Югалтулар эзләп йөри, Эзли җанны җентекләп.— Каным башы юк инде. Тагын юклар күп инде... Түгелде дэ чәчелде, чәчелде дә сибелде.— Сибелгән сагындыра. Җанга якын кешеләрне барлап йөрим бөртекләп.— Якын кешем бул инде. Шөбһәләрең куй инде!— Барлаганым — беректе, беректе дә терелде.— Тереләр сагындыра! Тере көе дә үлгәннәр арта бара көн-көнләп. Бар караш: терелтүче, бер карап көйдерүче! Яндырды ул, көйдерде — Гомерлеккә сөйдерде.— Шул караш сагындыра! Көтү ♦ * * Диңгез! Мин сине сөймим — сине сөючеләр күп. Минем шушы көнчелек, бирмәсә дә өстенлек, нигәдер ул хаклы күк: сөям кара күзле күлләрне,— гашыйкмын үзләренә. Салдым мин төпләренә инде күпме серләрне — каралды күл күзләре. Көтмәгәндә, яшен кебек, сукты мәхәббәт камчысы. Тәнем күмердәй көйсә дә, җаным — аның ялчысы. Көтү, көтү: балаңны көтү, Иреңне көтү. Интегеп бетү. Электән шундый хатын-кыз хәле: Гомергә көтү, ярату — көтү... Берәмләп көтү, бөртекләп көтү. Берегеп бетү, күнегеп бетү. Киткәнне көтү, китсә дә көтү. Кайтаваз: китү, китү һәм китү... Күз текәп көтү, онытылып көтү. Тәрәзә бозын керфек эретү, Яшь тә кушылгач, тынычлап китү: Яңа көч сорый фидакарь көтү. Эльмира Сәсәнбаева, башкорт шагыйрәсе Кассандра Троя патшасы Приамның Сылу кызы Кассандра... (Оныта алмый җәфаланам!) Күрәзәлек кылган аңны Кара хәвефләр яндыра! (Нәрсәдәндер — хафаланам...) Юк, исән газиз җиркәем! Беләм, хаклыкның җиңәрен — Ышанам илемә. Тик менә... Тыйнаксыз алланың каһәре Яшь әүлиядән көлдертә халыкны, Чал акылны калдырып тилегә... Инәлә Кассандра, елап-сызланып: — Паристан бәлаләр башланыр, Кертмәгез калага! Приам, Приам, колак сал кызыңа.— Трояны дошман алыр, Кол булыр балалар! Кая тыңлау... Әремнән әчесең, Чал тарих, әүлия зиһенгә,т- Ихтирам-дәрәҗә — исемгә... ...Караңгы вакытлар куенын Яктырта күрәзә акыллар — Ил һәм Җир хакына хәвефле факеллар... Язмышлар — факеллар! Чыңрау эңгер назлый сандугачның Су өстеннән аккан авазын. Бәллүр һава тоткарламый кичнең Таулар чагылдырган җавабын. Май төненең илаһи бер җаны Нурлангандай була күп төстә. Аң-тойгыны кошчык адаштырып, Коелгандай була күк — өскә. Искә килсәң — хозур әкият иле. Күз алдыңда — туган авылың. Ялтйолт итеп чыңлый төн эчендә Сандугачның моңнар давылы. Арып тынды кеше. Ни уйлый ул? Тәүбәләрен искә аламы? Яшьлегенең керсез идеалларын Берән-сәрән читкә саламы? Үз-үзеннән көлеп ачынамы, Картлык акылына ышанып? Әллә елый микән ялгызлыкта. Ерак хыяллардан бушанып? Көрәш ярсуларын урап үткән Танышлары аннан көләме? Шул чагында тагын да бер җанда Киләчәк чаткысы сүнәме? Яңалык тойгысы Һәр кеше дә саклыймы кадерләп Хәтерендә — үткәннәр яктысын? һәр кеше дә яклыймы һәр вакыт Бүгенгедә — Киләчәк чаткысын? һәр шәхестә үсә микән нурлы Гаҗәп чәчкә — яңалык тойгысы? һәр йөрәктә яңгырыймы чыңлап Саф тавышлы яшьлекнең быргысы?! Стәрлетамак шәһәре