КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш К. У. ЧЕРНЕНКО рече
Кадерле иптәшләр! Миңа күрсәтелгән югары хөрмәт өчен — Үзәк Комитет Генеральный секретаре итеп сайлаулары өчен Үзәк Комитет членнарына чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Мин үз өстемә төшәчәк гаять зур җаваплы- лыкны тулысыдча аңлыйм. Алда нинди мөһим, гаять катлаулы эш торуын аңлыйм. Үзәк Комитетны, партияне, күрсәтелгән ышанычны аклау өчен, партиябезнең принципиаль линиясен — Юрий Владимирович Андропов эзлекле төстә һәм нык үткәреп килгән линияне сезнең белән бергә дәвам иттерү өчен үземнең бөтен көчемне, белемемне, бөтен тәҗрибәмне бирәчәгемә ышандырам. Оештыру таланты, ачык иҗади акыл, теориядә һәм политикада ленинизмга тугрылык, яңалыкны сизгер тою хисе һәм массаларның җанлы тәҗрибәсен туплый белү сәләте, дөньяга карашыбызга һәм яшәү рәвешебезгә, моралебезгә ят булган бөтен нәрсәгә килешмәүчән- лек, шәхси ягымлылык һәм тыйнаклык — боларның барысы да Юрий Владимировичка партия һәм халыкта гаять зур авторитет һәм ихтирам китерде. Партия аңа катлаулы һәм җаваплы эш участокларын тапшырды. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре һәм СССР Верховный Советы Президиумы Председателе постларында Юрий Владимирович Андроповның иң яхшы политик һәм кешелек сыйфатлары аеруча ачык күренде, һәрвакыт үз алдында торган бурычлар югарылыгында булырга омтылып, ул үз-үзен аямыйча эшләде. Юрий Владимирович хәзерге этапта партиянең һәрьяклап уйланган һәм реалистик курсын — нык үскән социализмны камилләштерү курсын эшләү буенча Үзәк Комитетның, Үзәк Комитет Политбюросының коллектив эшчәнлегенә зур шәхси өлеш кертте. КПСС Үзәк Комитетының ноябрь (1982 ел), июнь һәм декабрь (1983 ел) Пленумнары аның җитәкчелегендә үткәрелде, алар партия һәм халык тормышында мөһим вакыйгаларга әверелде. Пленумнар карарларында КПССның XXVI съездында эшләнгән политик линия иҗади яктан тагын да үстерелде һәм конкретлаштырылды. Совет кешеләренең иҗади хезмәтенә тыныч шартлар тәэмин итү, халыкара мәйданда социализмның позицияләрен* ныгыту өчен көрәшкә Ю. В. Андропов күп көч һәм энергия куйды. Юрий Владимирович партия авторитетының чыганагы аның үзенең җитәкчелек ролен, мактаулы авангардлык ролен халыкка фидакарь хезмәт итүе белән, хезмәт ияләре интересларын төгәл чагылдыра, алар- ны дөрес марксистик-ленинчыл эш программасы белән коралландыра белүе белән яулап алуында һәм ныгытуында булуын яхшы аңлады. Бу политиканын бөтен халык тарафыннан кайнар яклануы КПСС үткәрә торган эчке һәм тышкы политиканын дөреслеген, аның заман Таләпләренә һәм рухына жавап бирүен ышандырырлык итеп күрсәтүче дәлил булып тора. Партия үзе сайлаган юлдан — коммунизм төзү һәм тынычлык юлыннан нык бара. Элек шулай булды, һәрвакыт шулай булыр! Әмма без. барыбыз да, иптәшләр, бу юлдан бару өчен теләк кенә аз булуын аңлыйбыз. Дөрес максатларны куя белергә генә түгел, ал арга нык торып ирешә дә белергә, теләсә нинди кыенлыкларны жинә дә белергә кирәк Ирешелгәннәргә арттырмыйча да. шул ук вакытта киметмичә дә реаль бәя бирергә кирәк Бары тик шундый караш кына политикада ялгышлардан, теләктә булганны чынбарлык итеп кабул итәргә кызыгудан саклый. Ленин әйткәнчә, «безнең нәрсәне «эшләп бетерүебезне» һәм нәрсәне эшләп бетермәвебезне» 1 ачык күрергә мөмкинлек бирә. Юрий Владимирович Андроповка партиябез һәм дәүләтебез башында бик аз, кызганыч дәрәҗәдә аз эшләргә туры килде, иптәшләр Без барыбыз да аның юклыгын сизәчәкбез. Ул безнең арадан халык хуҗалыгын үстерүгә куәтле темп бирүгә. 70—80 нче еллар чигендә илебез очраган кыенлыкларны җиңүгә юнәлдерелгән зур һәм киеренке эшнең ин кызган чагында китте. Әмма бу кыска гына вакыт эчендә партиянең никадәр күп эшләвен. никадәр күп яна, нәтиҗәле эшләрнең граждан лык хокукы алуын, һәм практикада ныгып урнашуын без" барыбыз да беләбез. Юрий Владимирович җитәкчелегендә башланган эшне дәвам иттерү һәм аны коллектив тырышлык белән тагын да алга җибәрү — аның истәлегенә тиешенчә бәя бирүнең, политикада дәвамчанлыкмы тәэмин итүнең иң яхшы ысулы Дәвамчанлык абстракт төшенчә түгел, ә җанлы, реаль эш һәм аның асылы, барыннан да элек, тукталмыйча алга барудан гыйбарәт. Элек ирешелгән барлык уңышларга таянып, аны иҗади үстереп, коммунистларның. эшчеләр сыйныфының, барлык халыкның коллектив фикерен. Энергиясен хәл ителмәгән бурычларга, бүгенгенең һәм киләчәкнең төп проблемаларына туплап барудан гыйбарәт, һәм болар барыбызга да зур бурычлар йөкли. Партиябезнең көче — аның бердәмлегендә, маркензм-лениннзмга тугрылыгында, массаларның иҗади активлыгын үстерә һәм аңа юнәлеш бирә белүдә, сыналган ленинчыл принципларны һәм методларны кулланып, алармы идея һәм оешу ягыннан туплый белүдә. Сез беләсез. иптәшләр, безнең Үзәк Комитет. Үзәк Комитет Политбюросы. Юрий Владимирович Андропов соңгы вакытта дәүләт аппаратының эшен камилләштерү, партия җитәкчелеге стилен яхшырту мәсьәләләренә гаять зур игътибар бирделәр Шулармын берсе — партия комитетлары функцияләрен дәүләт һәм хуҗалык органнары бурычларыннан ачык итеп чикләү, аларның эшендә кабатлауларны бетерү Бу — политик әһәмияте булган зур мәсьәлә. Ачыктан-ачык әйтсәк, биредә әле бөтенесе дә кирәгенчә җайга салынмаган. Шулай да була. Советлар, министрлыклар, предприятиеләр работниклары тиешле мөстәкыйльлек күрсәтмиләр,"үзләре хәл итәргә тиешле мәсьәләләрне партия органнарына аударалар Хуҗалык җитәкчеләрен алыштыру практикасы кадрларның күңелен сүрелдерә Алай гына да түгел, монда партия комитетының политик җитәкчелек органы буларак роле йомшару куркынычы бар. Партия комитетлары өчен хуҗалык белән шөгыльләнү барыннан да элек, хуҗалыкны алып баручы кешеләр белән эшләү ул Моны һәрвакыт истә тотарга кирәк Иптәшләр! Моннан ай ярым элек, Үзәк Комитетның декабрь Пленумында, без илебезнең социаль-экономик үсеше өлкәсендәге эшнең торышына һәрьяклап бәя бирдек. Кабул ителгән карарда, хәзер иң мөһиме алынган темпны киметмәү, бурычларны практик хәл итүдә гомуми хезмәт күтәренкелеген саклау, экономикага партия һәм дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсен туктаусыз күтәрү, уңай тенденцияләрне активрак үстерү, аларга тотрыклы характер бирү, дип аеруча басым ясап күрсәтелде Пленумның бу күрсәтмәләрен эзлекле үтәү — безнең турыдан- туры бурычыбыз. Безнең бөтен тәҗрибәбез шуны раслый: партиянең массалар белән элемтәсе, миллионнарча хезмәт ияләренең гражданлык активлыгы, аларның производстводагы эшләргә, иҗтимагый тормыш проблемаларына хуҗаларча каравы һәрвакыт партия көченең иң мөһим чыганагы булды, хәзер дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булачак. Коммунистлар партиясенең бурычы — үз курсын, үз карарларын, эшләрен, барыннан да элек, эшчеләр сыйныфының фикерләре белән, аның гаять зур социаль-политик һәм сыйнфый сизгерлеге белән даими чагыштырып карау. Владимир Ильич Ленин эшче кешенең турылыгын, аның фикерләренең тормышчан нигезләнгән булуын һәм ачыклыгын һәрвакыт югары бәяләде, аның фикеренә, вакыйгалар һәм кешеләргә бәя бирүенә сизгер колак салды, аларда иң актуаль сорауларга җаваплар эзләде һәм тапты. Эшчеләр арасыннан, социалистик төзелешнең алгы сызыгыннан чыккан сүзгә колак салу, хезмәт кешеләре белән киңәш тоту — болар бүген дә һәр коммунист-җитәкченең иң беренче бурычы, тирәнтен эчке ихтыяҗы булырга тиеш. Халык инициативасын, өстәвенә, иң киң мәгънәсендә — хезмәт урынында эшкә хуҗаларча, иҗади мөнәсәбәттән алып дәүләтне, җәмгыятьне идарә итүдә актив катнашуга кадәр — үз вакытында күрә һәм яклый белү — безнең прогрессның иң зур, әйтергә мөмкин, бетмәс-төкәнмәс резервы менә шунда. Безнең экономикабыз үзенең һәр зур казанышы белән теге яки бу дәрәҗәдә хезмәт коллективларының "иҗади башлангычларына, аларның шәхси, башкача әйтсәк, өстәмә планнарына бурычлы. Илебез хезмәт коллективларының декабрь Пленумы чакыруын — хезмәт җитештерүчәилеген планнан тыш I процентка күтәрүгә һәм продукциянең үзкыйммәтен өстәмә рәвештә 0,5 процентка киметүгә ирешергә чакыруын киң яклавы тирән канәгатьләнү тудыра. Хезмәт ияләренең, партия, профсоюз, комсомол оешмаларының бу бурычны хәл итүгә патриотик күтәренкелек, энергия һәм эшлскЛелек белән керешүләре уңышның тәэмин ителәчәгенә ышаныч тудыра. Шушылар исәбенә алыначак барлык средстволарны һәм ресурсларны— ә алар аз түгел—совет кешеләренең хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшыртуга, медицина хезмәте күрсәтүгә, торак төзелешенә бирү турындагы мәсьәләне карарга кирәк, дип уйлыйм. Бу — партия политикасының иң югары максатына,— кеше бәхете турында һәрьяклап кайгыртуга тулысы белән җавап бирер иде. Гомумән, иптәшләр, безгә, хезмәт ияләренең иҗади башлангычларын һәм новаторлыгын материаль һәм мораль яктан яхшырак кызыксындыру турында уйларга кирәк, күрәсең. Совет строеның нигезендә социаль гаделлек ята. һәм аның гаять зур көче шунда да. Шунлыктан, көндәлек эшләрдә аның тайпылышсыз үтәлүе — сүз эш хакы һәм премияләр турында барамы, квартиралар яки путевкалар бүлү, бүләкләү турындамы - кыскасы, бөтенесенең дә гадел, һәр кешенең гомуми эшебезгә керткән хезмәт өлешен исәпкә алып эшләнүе бик мөһим. Биредә, партия, профсоюз, комсомол оешмаларына, хужалык җитәкчеләренә эшлисе эшләр җитәрлек. Күп нәрсә хезмәт коллективларының үзләренә бәйле. Аларның хәзер закон тәртибендә беркетелгән зур хокуклары бар Эш бу хокуклардан тулырак файдаланудан тора. Соңгы вакытта партия социалистик җәмгыятькә җитәкчелек итүнең яңа тәҗрибәсе белән баеды Без строебыз өстенлекләрен, мөмкинлекләрен яхшырак файдалана башладык. Массаларның оешканлыгы һәм аклылыгы. һичшиксез, шулар рәтенә керә. Тәртипне, дисциплинаны ныгытуга булган игътибарыбыз да шуннан килеп чыга Оешканлык турында, тәртип турындагы мәсьәлә — безнең өчен төп, принципиаль мәсьәлә. Бу хакта ике фикер була алмый, һәртөрле тәртипсезлек, җавапсызлык җәмгыятькә материаль зыян гына китереп калмый. Алар җитди социаль, әхлак зыяны китерә. Моны без. коммунистлар, яхшы аңлыйбыз, миллионнарча совет кешеләре яхшы- аңлый, һәм хезмәт, производство, план, дәүләт дисциплинасын күтәрү, социалистик законлылыкны ныгыту максатларында партия күргән чараларның бетен халык тарафыннан чынчынлап хуплануы тулысынча закончалыклы. Бу өлкәдә кайбер эшләр башкарылды инде. Моның производство эшләренә, иҗтимагый тормышыбызга һәм шулай ук кешеләрнең кәефенә уңай йогынты ясавын барысы да беләләр Әмма, инде барысы да эшлһнде, дип уйлау дөрес булмас иде Юк. иптәшләр, тормыш биредә берничек тә йомшарып калмаска өйрәтә. Экономикабыз үсешенең төп юнәлешләренә килгәндә, алар партия тарафыннан ачык билгеләнде. Интенсивлаштыру, фән һәм техника казанышларын производствога кертүне тизләтү, комплекслы зур программаларны тормышка ашыру — боларның барысы да соңгы исәптә җәмгыятебезнең җитештерүче көчләрен сыйфат ягыннан яна баскычка күтәрергә тиеш. Экономиканы идарә итү системасы, бөтен хужалык механизмыбыз җитди үзгәртеп коруга мохтаҗ. Бу юнәлештә эш әле башланды гына. Ул предприятиеләрнең хокукларын киңәйтү һәм жаваплылыгын күтәрү буенча киң масштаблы экономик экспериментны эченә ала Хезмәт күрсәтү сферасында хужалык итүнең яна формаларын һәм методларын эзләү бара Шик юк, алар күп кенә файдалы нәрсәләр бирерләр, безгә стратегик яктан мөһим проблеманы хәл итәргә — барлык халык хуҗалыгының нәтижәлелеген күтәрергә ярдәм итәрләр Әмма, әйдәгез, үз-үзебездән сорыйк әле экспериментларның нәтиҗәләрен көтү кайбер хуҗалык җитәкчеләре өчен ү зләренең пассивлыкларын. нскечә эшләргә омтылуларын яшерү өчен генә хезмәт итмиме? Әлбәттә, экономика структураларын яңарту җаваплы эш. Биредә күптәнге акыллы кагыйдәләрне саклауның зыяны юк җиде кат үлчә, бер кат кис Әмма бу үзгәргән шартлар белән, тормышның яна таләпләре белән исәпләшергә теләмәүчеләрнс һич кенә дә акламый Барлык дәрәҗәләрдә күбрәк мөстәкыйльлек күрсәтергә, кыюрак эзләнергә, экономиканың нәтижәлелеген күтәрү, халыкның тормыш хәлен яхшырту хакына, әгәр кирәк булса акланырдай тәвәккәллеккә ба ру — без хужалык кадрларыбыздан әнә шуны көтәбез Сезгә мәгълүм булганча, узган ел КПСС Үзәк Комитеты һәм хө күмәт экономиканы үстерүнең принципиаль мәсьәләләре буенча күп кенә карарлар эшләделәр һәм кабул иттеләр Бу карарлар партия һәм хужалык органнарына җитештерүнең нәтижәлелеген күтәрүнең, илиен экономик үсешен тизләтүнең мәгълүм рычагларын бирде Хужалык әһәмияте генә түгел, бәлки зур политик әһәмияте дә булган бу чаралар һәр партия оешмасының, һәр работникның көндәлек эшенең төп эчтәлегенә әйләнгән очракта гына тормышка ашырылачак Без бүгенге көн бурычларын хәл итеп, киләчәкнең тагын да югарырак үрләре өчен шартлар тудырабыз. Бәлюи иртәгәге көнебез турында, уникенче бишьеллык турында бөтен ваклыклары белән сөйләү әле- гә иртәрәктер, әмма алда торган эшнең төп проблемалары, төп юнәлешләре инде хәзер үк ачык күренә. Яңа бишьеллык беренче чиратта җитештерүдәге тирән сыйфат үзгәрешләренең башлангычы, халык хужалыгыбызның барлык тармакларын интенсивлаштыру эшендә хәлиткеч борылыш бишьеллыгы булырга тиеш. Хәзерге заман матсриаль-техник базасы һәм идарә системасы яна, тагын да югарырак сыйфатларга ия булырга тиеш. Хәзер совет җәмгыятенең экономик, социаль һәм рухи прогрессының үзара тагын да тыгызрак элемтәсен тәэмин итү аеруча мөһим. Мо-‘ ның өчен кирәкле социаль һәм идеологик алшартлар тудырмый торып, экономиканы сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрү мөмкин түгел. Шул ук вакытта социалистик аңны үстерүнең өлгергән проблемаларын да экономик һәм социаль политиканың ныклы нигезенә таянмыйча хәл итеп булмый. Яна дөнья төзү — яңа дөнья кешесен формалаштыру турында, аның идсяәхлакый үсеше турында туктаусыз кайгырту ул. Үзәк Комитетның июнь Пленумы, мәгълүм булганча, идеология, масса-политик эш мәсьәләләрен нәкъ менә шул караштан чыгып тикшерде. Аның күрсәтмәләренә таянып, партия бу эшнең нык үскән социализмны камилләштерүнең зур һәм катлаулы бурычлары характерына тулысынча туры килүенә ирешергә омтылачак. Бу бурычларны аларның бөтен комплексы белән фикерләү, аларны хәл итүнең озак сроклы төгәл стратегиясен билгеләү, агымдагы эшлә- ребезнең коммунистик перспектива белән элемтәсен күрсәтү — партия программасының яңа редакциясе безгә әнә шуны бирергә тиеш. Үзәк Комитет аны хәзерләүгә гаять зур әһәмият бирә. Иптәшләр! Илебезне киләчәктә үстерү планнарын эшләгәндә, без дөньяда туган хәлне исәпкә алмыйча булдыра алмыйбыз. Ә ул, үзегез белгәнчә, катлаулы һәм киеренке. Мондый шартларда партия һәм Совет дәүләтенең тышкы политикасы тагын да зуррак әһәмият казана. Ныклы тынычлык, халыклар азатлыгы һәм бәйсезлеге эше өчен көрәш Юрий Владимирович Андроповның һәрвакыт игътибар үзәгендә булды Үзәк Комитет Политбюросы һәм дәүләтебез властеның югары, органнары аның җитәкчелегендә шушы игелекле принципларга җавап бирә торган актив тышкы политиканы формалаштырдылар. Ул политика кешелекне дөньякүләм атомтөш сугышы куркынычыннан коткаруга юнәлтелде. Бу ленинчыл Тынычлык политикасының төп сыйфатлары хәзерге тарихи этапта КПССның соңгы съездлары карарларында билгеләнде, һәм алар совет халкының төп интересларына, алай гына да түгел, дөньядагы башка халыкларның интересларына да җавап бирәләр, һәм без кискен итеп белдерәбез: бу политикадан бер генә адым да чигенмәячәкбез. Иптәшләр, тынычлыкны саклау һәм ныгыту эшенең уңышы күп яктан социализм илләренең дөнья мәйданында йогынтысы ни дәрәҗәдә зур булуына, аларның эшләре ни дәрәҗәдә актив, максатчан һәм ки- лештерелгән булуына бәйле икәнлеге көн кебек ачык. Безнең илләребез тынычлыкны яклый. Шушы максат хакына без барлык социалистик илләр белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә омтылачакбыз. Социалистик дуслык илләре белән барлык өлкәләрдә, шул исәптән, әлбәттә, эконо мика кебек мөһим өлкәдә дә бердәмлекне һәм хезмәттәшлекне һәрьяк лап үстереп һәм тирәнәйтеп, без шуның белән тынычлык, прогресс һәм халыклар иминлеге эшенә зур өлеш кертәбез. Тугандаш илләргә мөрәҗәгать итеп, без шуны әйтәбез: Советлар Союзы йөзендә сез киләчәктә дә ышанычлы дус һәм турылыклы союзник табарсыз. Колониаль бәйлелек богауларын салып ташлаган һәм мөстәкыйль үсеш юлына баскан халыклар белән теләктәшлек безнен партиябезнең һәм Совет дәүләтенең тышкы политикасының' төп нигезләренең берсе булды һәм1 шулай булып кала. Бигрәк тә дөньяның әле бер, әле икенче районында куркыныч канлы көчләү һәм сугыш янгыны учаклары тудыручы империализмның агрессив көчләре һөҗүмнәрен кире кагарга мәҗбүр булган халыклар белән бу теләктәшлегебез, әлбәттә, бигрәк тә көчле Халыкларның хак эше ягында булу, әнә шундый учакларны бетерү өчен көрәшү — бүген җңрдә ныклы тынычлык урнаштыру өчен көрәшнең шундый ук зарури һәм мөһим юнәлеше ул. Безнең партиябезнең бу мәсьәләләрдәге принципиаль позициясе ачык, саф һәм игелекле, без киләчәктә дә шуны тайпылышсыз яклаячакбыз. Инде хәзер капиталистик илләр белән мөнәсәбәтләр турында. Бөек Ленин безгә иҗтимагый стройлары төрле булган дәүләтләр белән янәшә тыныч яшәү принцибын васыять итеп калдырды. Без бу принципка һәрвакыт турылыклы. Хәзер, атом-төш коралы һәм аеруча төгәл ракеталар гасырында, халыкларга ул әле һичкайчан булмаганча кирәк Кызганычка каршы, капиталистик илләрнең кайбер җитәкчеләре, барыннан да күренгәнчә, моны аңламыйлар якн аңларга теләмиләр. Без империализмның агрессив көчләренең акылсыз, авантюристик хәрәкәтләре кешелек дөньясына бүген нинди куркыныч тудыруын яхшы күрәбез, һәм моның турында бар тавышка кычкырып сөйлибез, җир йөзендәге халыкларның игътибарын шул куркынычка юнәлтәбез. Безгә хәрбн өстенлек кирәкми, без*үз ихтыярыбызны башкаларга көчләп тагарга җыенмыйбыз. Ләкин ирешелгән хәрби тигезлекне җимерергә без юл куймабыз. Берәүдә дә кечкенә генә дә шик калмасын без киләчәктә дә сугыш чукмарлары булган авантюристларның кайнар башларын суытырга мөмкинлек бирердәй средстволарыбыз җитәрлек булсын өчен илебезнең оборона сәләтен ныгыту турында кайгыртып торачакбыз Бу, иптәшләр, тынычлыкны саклауның җитди алшарты Советлар Союзы, бөек социалистик держава буларак, тынычлыкны саклау һәм ныгыту өчен халыклар алдында ни дәрәҗәдә җаваплы булуын тулысынча аңлый Без барлык континентлардагы дәүләтләр белән үзара файдалы тыныч хезмәттәшлек итәргә әзер торабыз Без барлык бәхәсле халыкара проблемаларны җитдн. тигез хокуклы, конструктив сөйләшүләр юлы белән хәл итү ягында. СССР халыкара киеренкелекне киметүгә практик эшләре белән булышырга, дөньяда бер-берсенә ышану атмосферасы тудырырга хәзер торган барлык дәүләтләр белән тулысынча үзара килешеп эшләячәк Башка сүзләр белән әйткәндә, сугыш хәзерләүгә түгел, бәлки тынычлык нигезләрен ныгытуга чын мәгънәсендә үзенең көчен куючылар белән хезмәттәшлек итәчәк Без болай дип саныйбыз булган барлык рычаглар, шул исәптән, әлбәттә, тынычлыкны саклау һәм ныгыту өчен оештырылган Берләшкән Милләтләр Оешмасы да тулысынча файдаланылырга тиеш Иптәшләр, безне, совет коммунистларын, кешелекнең тыныч киләчәге һәм прогрессы өчен көрәштә сыйныф буенча миллионнарча туганнарыбыз белән, коммунистлар һәм эшчеләр хәрәкәтенең дөньядагы күп санлы отрядлары белән кулга-кул тотынып баруыбыз чын күңелдән сөендерә. Без. пролетар интернационализм принципларына тайпылышсыз рәвештә турылыклы буларак, чит илләрдәге иптәшләрсбезнен хезмәт ияләре интереслары һәм хокуклары өчен алып барган көрәшләренә кайнар мәхәббәт һәм тирән ихтирам белдерәбез һәм безне бәйләгән җепләрне тагын да ныгытуны үзебезнең бурычыбыз итеп саныйбыз Партиябезнең халыкара эшләрдәге линиясе турында бүген менә шуны әйтәсе килгән иде. һәм без ышанабыз, совет халкы аны бөтен күңеле белән яклый. Иптәшләр! Совет кешеләре үзләренең барлык казанышларын аерылгысыз рәвештә партия эшчәнлеге белән бәйлиләр. Массаларга чиксез бирелгән партия массаларның тулы ышанычын казанды. Партия оешмаларында әле яңа гына отчет-сайлау кампаниясе төгәлләнде. Ул тагын коммунистларның аңлылыгы һәм активлыгы югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Җитәкче постларга авторитетлы, тәҗрибәле, эшне белүче кешеләр сайланды. Пленум эшендә партиянең край һәм өлкә комитетларының беренче секретарьлары катнаша. Сезгә, иптәшләр, аерым сүз әйтәсе килә. Үзәк Комитет сезнең вазифаларыгызның, сезнең эшләрегезнең даирәсе ни дәрәҗәдә киң булуын яхшы белә. Безнең агымдагы, якындагы һәм стратегик бурычларыбызны хәл итүнең ни дәрәҗәдә сезгә бәйле булуын белә. Үзәк Комитет Политбюросы ышана: сез промышленность производствосын үстерүнең тотрыклы темпларын тәэмин итү өчен, Азык-төлек программасын уңышлы үтәү, массаларның хезмәт активлыгын күтәрү, халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшләрсез һәм шуның белән партиянең авангардлык ролен күтәрүне тәэмин итәрсез. Безнең партиядәге һәр сайлаулы пост — җаваплы пост. Партия комитетына сайлануны партия членнарының үз иптәшләренә күрсәткән ышаныч кредиты итебрәк карарга кирәктер, һәм бу ышаныч фидакарь хезмәт белән акланырга тиеш. Булып үткән җыелышларда һәм конференцияләрдә катнашучыларның наказы әнә шундый. Хәзер, СССР Верховный Советына сайлаулар бусагасында торганда, партия бу таләпчән наказны депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән, дәүләт властеның югары органына керәчәк коммунистларга да тапшыра. Коммунистлар сафларының бердәмлеге — совет коммунистларының бетмәс-төкәнмәс көче ул. Бу көч, Ленин сүзләре белән әйткәндә: «Без, партия членнары, барыбыз да бер кеше кебек хәрәкәт иткәндә» 1 бөтен тулылыгы белән ачыла. КПССның ленинчыл Үзәк Комитеты, аның җитәкче үзәге — Үзәк Комитет Политбюросы нәкъ менә шулай бердәм, тупланган хәлдә хәрәкәт итә. Бу — нык тикшерелгән, һәрьяклап үлчәнгән, эшчеләр сыйныфы, крестьяннар, интеллигенциянең союзын, ССР Союзы халыкларының туганнарча дуслыгын ныгытуга илтә торган карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Юрий Владимирович Андропов чын’партиячел, эшлекле һәм иҗади атмосфера булдыруга күп көч салды, менә шул атмосфера партия Үзәк Комитеты эше өчен мәҗбүри шарт булды һәм булып калачак. Ул — КПССның авторитеты тагын да үсүнең, алдыбызда торган коммунистик төзелешнең зур һәм катлаулы бурычларын уңышлы хәл итүнең залогы.