Логотип Казан Утлары
Повесть-истәлек

КӨЗГЕ АЧЫ ҖИЛЛӘРДӘ

Безнен буын хәзерге заманга кискен сыйнфый көрәшләр, бөек сынаулар аша килде, бик күп тарихи вакыйгаларны үз башыннан кичерде. Әнә шул бөек вакыйгалар тормышны ничек үзгәртте, аерым шәхесләр язмышына ничек тәэсир итте, гомер юлында кемнәр белән очраштым, кемнәрдән аерылдым, ниләр күрдем, ниләргә ирештем, кемнәрне югалтып, кемнәрне таптым? Тарих караңгысына кереп югалганчы боларны язып калдырырга кирәктер Бу әсәрне язу ихтыяҗын тудырган сәбәпләрнең тагын берсе — укучы, укытучылардан килгән төрле сорауларның күп булуы Ниләр генә кызыкгә аңлашылып җитмәү ихтималы булган җитди үзенчәлекләр бар иде Мәсәлән, югары уку йортында булып узган бер очрашуда мина шундый сорау биргәннәре бар — Нишләп сез укырга соң кердегез, ничек яшь чактарак берәр институтка кереп карыйсы итмәдегез? Хәзерге күзлектән караганда, бу бик урынлы сорау, чынлап та. әйе шул! Нишләп? Бу әсәрнең баш өлеше кыскарак кына булып 1965 елда «Совет мәктәбе» журналында һәм сайланма әсәрләремнең II томында басылып чыккан иде. Хәзер мин аны бөтенләй диярлек яңадан язып чыктым, бнк күп яңа вакыйгалар өстәдем Үзем кичергәннәр, күреп белгәннәр, башкалардан ишеткәннәр — һәммәсе арттырмыйча-киметмнчә, ничек булган булса, шулай язылган Тынгысыз һәм ыгы-зыгылы фани бу дөньяга мин шушы гасырның нәкъ башында кнлергә иткәнмен, нибары бер генә атнага соңга калын- ган, ягъни 1901 иче елның 7 иче гыйнварында туганмын Минем дөньяга килүем әтн-әниләргә ул кадәр зур шатлык булгандыр дип әйтмәс идем Чөнки, беренчедән, мин беренче бала да. төпчек малай да түгел, бәлки әнинең өченче, әтинең сигезенче баласы идем Мәгълүм кн. ата- ана беренче бала туганда беренче дип. тансык булганга куана Төпчеге сындырмый аларны! Фәлән иптәш ничек язучы булып киткән? Әдәби әсәрләр язарга ничек өйрәнгән, нәрсәдән башлаган? Әдәбиятка моннан 50—60 ел элек килүчеләрнең тормыш һәм иҗат юлы аеруча кызыксындыра икән аларны. Чөнки ул чакта хәзерге яшьләр тугач, «аллага шөкер, шәт-иншалла, бүтән булмас инде», дип соңгысы булганга сөенә. Икенчедән, адәм баласы дөньяга бик зур дәгъвалар белән туа бит Анын тамагы да тук булсын, асты да коры булсын. Әйтерсең, аның монда биреп куйганы бар, әйтерсең, бу дөньяда аны гына көтеп торалар! Мин элекке Казан губернасының Арча волосте Янасала авылында туганмын. Зур шәһәрләрдән шактый ук ерак торган гадәттәге бер татар авылы инде ул. Янасаланың табигате, ул тирәдәге башка авыллар белән чагыштырганда, ярыйсы ук бай да, матур да дип әйтергә мөмкин. Янында гына калын урманнары шаулап утыра, урман эчендә — зур аланнары, әрчүлекләре. Зур булмаса да, болыннары, авыл уртасыннан уза торган инеше дә бар Тыкрык турысы саен саф сулы салкын чишмәләре чыгып тора, һәр чишмә суының үзенә хас тәме, үзенчәлеге бар. Бер ише чишмәнең суын чәй кайнатырга, аш-су әзерләргә тоталар, икенче берсен терлектуарга гына эчертәләр. Анысын «ат чишмәсе» дип йөртәләр Балачагымнан калган иң матур хатирәләр әнә шул җанга якын ягымлы табигать күренешләре белән бергә күз алдына килә. Җиде яшемдә абыстайга сабакка йөри башладым Безнең укый торган урыныбыз— мөәзиннәрнең аскы өйләре — яртысы җиргә иңгән тынчу һавалы бер бүлмә иде. Салкынрак көннәрне бозау да, сарык бәрәннәре дә безнең янга керәләр. Без, җиде, сигез, тугыз яшьлек бала-чага, малае-кызы шунда бер егермеләп җыела идек. Иртән караңгылы-яктылыда ук килеп сәке кырыена тезелешеп утырабыз да Фатыйма абыстай биргән сабакны тырыша-тырыша кабатларга тотынабыз. Яңарак кергәннәр «әлиф, би, ти, сн. .»не такмаклый, «Әб- җәд», «Иман шарты» өйрәнә. Егерме балага калынлы-нечкәле егерме тавыш. Бүтәннәр кычкырганны ишетмәс өчен, һәркем мөмкин кадәр үзе ныграк кычкырырга тырыша. Өй эче гүләп, шаулап тора. Безнең тавыш хәтта өй эченә генә сыя алмыйча, урамга хәтле бәреп чыга торган иде. Әмма мәгънәсе аңлашылмый, күңелгә бернинди дә азык бирми торган бу ят сүзләрне бертуктаусыз кабатлап утыруның туйдырмыйча хәле юк. Китә шуннан шаярулар, китә төрле җор сүзләр, тел ваткычлар. Берсе шунда, укый торган сабагына ялгап, такмак көйләргә тотына; Кәлнмәтен тайбатын, Безнең әни бай хатын. Түше тулы тәңкә, Борыны тулы Икенче берсе сабак укыган кыяфәт белән рәхәтләнеп җырлап утыра Әлиф-бине дә, әбҗәдне дә ятлыйсың, кыш буенча ясинның да «башына» җитеп, һәфтияккә «төшәсең» Әмма шунысы бик гаҗәп, укыган- нарыңның мәгънәсен дә, аларның нигә кирәклеген дә, кайчан да булса бер кирәк булачакмы, юкмы икәнлеген дә белмисең. Чөнки гарәп сүзләрен тәрҗемә итеп аңлатмыйлар, аларны бары тик дин сабагы итеп түкми-чәчми ятлаталар гына иде. Ләкин моның белән Гайнетдин абзый һәм Фатыйма абыстай истәлегенә тузан кадәр дә күләгә төшерәсем килми. Әгәр шулай аңлашылса, бу минем тарафтан остазларга карата ихтирамсызлык булыр иде Чөнки алар безне, изге эш эшлибез дип, чын күңелдән тырышып, укыттылар, ничек кенә булмасын, ак өстендә караны иң башта алар аңлатып бирделәр, беренче хәрефләрне алар таныттылар Кем белә, беренче карауга никадәр кыргыйлык кебек күренсә дә, бәлки әле заманына күрә сабакка килмәгән өчен идән астына ябулар да кирәк булгандыр? Сабагын ташлап ярты көнен урамда уздырган, соңыннан күзенә ак-кара күренмәстән, бил тинентен суга батып, пычранып килеп кергән ул малайның азрак шулай кайнарлыгын сүрелдерү, ихтимал, бөтенләй үк файдасыз да булмагандыр? Чыннан да. шуннан соң мин сабакны калдырмаска тырыштым Икенче елны мәдрәсәгә күчкәч, дәресләр кызыклырак үтә башлады. Бу вакытта инде 1905 нче елгы революция йогынтысында татар авыл- ♦ ларында да мәктәпләр ачылгалый иде Безнең авылдагы шикелле яңа- ча укытучы мәктәпләрдә, гарәп һәм фарсы теленнән, ислам дине кануннарыннан тыш, география, ана теле һәм хисапI та укыталар иде Дини фанатизм һәм искелек чыганагы булган кадим мәдрәсәләре белән чагыштырганда болай чын фәннең үзен укый башлау, әлбәттә, ул чагында зур яңалык, мәгариф өлкәсендә прогрессив юлга басу һәм алга китеш иде Шушы янача укыту нәтижәсендә, без беренче елны ук диярлек укый- язарга, «хисап» чыгарырга өйрәндек Шулай да мәдрәсәдә дә күп вакытны дин сабаклары алды Төрле догаларны, аятьләрне күңелдән ятларга, намаз укый белергә, коръән өйрәнергә, ислам диненең төрле кагыйдәләрен хәтерләп калырга кирәк була иде Билгеле, болар безнең тормышка бөтенләй ят нәрсәләр иде “ Аларның мәгънәсен дә, нигә кирәклеген дә белмәгәнлектән, көчәнеп а. кенә укый ала идек. 5 Без — Россия уртасында үскән балалар. Бездә һәр авылның мул 3 сулы елгасы, я инеше, чишмәсе, һич югында күле бар. Ә безне, әгәр ,— дип кенә уйлап куйдым Минем бөтен хыялланганым тизрәк кайтып әнине сөендерү иле Көзге караңгы кичтә, тездән пычрак ерып, туган авылыма ашыктым Кайтып җит тем дә минем өчен борчылып көткән әнинең алдына ашъяулык кадәрле әллә ничә керенка* чыгарып салдым Бәхеткә каршы, шул муллыкөстенә мнн яратып йөргән Хәерниса исемле кызның анасы да килеп кер III — школьный работник ’ Керенка — Керенскийнын вакытлы хнкүмәте чыгарган кагаэь акчаларны шулай дип атыйлар иде мәсенме! Әйдә, белеп торсын минем нинди уңган егет икәнлекне! Шул чагында миннән дә бәхетлерәк тагын берәр кеше булдымы икән! Кыш буена бергә укыткан ягымлы кеше, тәҗрибәле педагог — Һади Дәүләтшин белән мин соңыннан тагын берничә мәртәбә очраштым. Арчада эшләгәндә Иске Кырлай авылында хәтта аның өендә кунакта да булдым, һәр очраган саен, ул миңа ничектер уңай яктан тәэсир итә, аның белән бик якын итеп, гәпләшеп утырасы килә иде. Беренче китабым басылып чыкканнан соң, табигый инде, шатлыгымны аның белән дә уртаклашасым килде. Китабымны бүләк итеп мин аңа яхшы кеше булуы өчен рәхмәт әйтәсем, «Бик беләсем килә, мин хәзер сезгә ошарлык мөгаллим була алдыммы икән?»—дип сорыйсым килгән иде. Ләкин мин тагын соңга калганмын булып чыкты. Минем китабым аңа барып җитә алмый иде инде. IV Миңа укытучылык һөнәрен дәвам иттерергә туры килмәде. «Ни сәбәпле яшь чагында берәр институтка кереп укымадыгыз?» — дигән сорауга да шушында җавап бирергә туры килә. Революциягә кадәр югары уку йортлары бик аз иде. Шулай ук революциянең беренче елларында хәзерге шикелле синең менеп китүеңне генә көтеп торган башка белем баскычлары да ачылып җитмәгән иде әле Без, авыл балалары, ул вакытта югары белемнең ниндирәк нәмәрсәкәй булуын чама белән генә шәйли идек. Авылга бик сирәк кенә килеп чыга торган югары белемле белгеч — землемерның без, үзеннән бигрәк, тройкада узып киткәндә зәңгәр фуражкасына кызыгып кала идек. Мин үзем, мәсәлән, югары белемле кеше белән 1919 елда укытучылыкка имтихан биргәндә генә кара-каршы сөйләштем «Чын», ягъни дипломлы врачка гомеремдә беренче мәртәбә, егет булып җиткәч, хәрби комиссиядә генә күрендем. Чөнки элекке заманнарда врач дигәннәре авылда түгел, волость үзәкләрендә дә бик сирәк була иде әле. Бәлки шул сәбәпледер, безнең буын кешеләре һәр төрле белемгә әлегә кадәр зур ихтирам саклыйлар. Өстәге сорауга тагын да конкретрак та җавап бирергә мөмкин. Ул чак революция дошманнарының бик көчәеп киткән еллары иде. Нәкъ укыйсы вакытта мина гражданнар сугышына китәргә туры килде. 1920 елда Кызыл Армия сафларына алынып. Көньяк фронтта Врангель армиясенә һәм Махно бандасына каршы сугышларда катнаштым. Укытучылык һөнәре фронтта да ярап куйды. Миңа сугышчылар арасында Кызыл Армия алдында торган зур җаваплы бурычларны аңлату эшләре алып бару, аларга газеталар, төрле брошюралар уку кебек вазифалар йөкләделәр. Тора-бара политрук Садыйковның язу- сызу эшенә булыштым. Миңа «политбоец» дигән исем бирделәр Шулар өстенә политрук һәм рота командиры укый-яза белмәүчеләр белән шөгыльләнергә дә әмер бирде: — Без иске армия солдатлары түгел, революция сугышчылары. Безгә надан булып калырга ярамый,— диде. Шул көннән башлап, солдат уеныннан яки походлардан бушаган арада, нинди дә булса урман аланында яисә берәр лапас ышыгында мин үземнең «шәкертләремне» хәреф танырга, иҗекне иҗеккә кушып сүзләр ясарга, сүзләрдән җөмлә төзергә өйрәтә башладым «Программаның» төп пункты, иң якындагы максат—һәр сугышчыны үз фамилиясен куярга өйрәтү булды. «Шәкертләр» арасында моңарчы күпне күргән, бөтендөнья сугышын да, гражданнар сугышын да исән-сау чыккан сакаллы абзыйлар да байтак иде. Менә алар катып беткән дәү куллары белән «кечтеки» генә хәрефләрне тырышыптырышып кәгазьгә төшерергә азапланалар. Әгәр дә хәрефкә охшаганрак берәр нәрсә килеп чыкса, балалар кебек сөенә торганнар иде. Мина моның дулкынландыргыч тирән бер мәгънәсе бар кебек тоела иде. Сугыш кырында дошманга рәхим-шәфкать күрсәтми торган кырыс күңелле аяусыз сугышчы монда үзенең чын кешелек асылына кайта Ул хәзер үзе рево- ф люция дошманнарыннан саклый торган ирекле яна тормышнын анлы бер төзүчесенә, шул тыныч тормышка баштанаяк чумарга әзер булган п гади бер хезмәт иясенә әверелә иде. 5 Армиядә булган өч ел эчендә мин ярты Россияне диярлек гизеп ? чыктым Беренче тапкыр Мәскәүдә, революция бишеге — Петроградта 5 булдым Кызыл Армиянең атаклы дивизияләре составында бөтен Тав- IV рияне* әллә ннчә тапкыр аркылыга-буйга жәяү айкадым Руслар, татар- з лар, чувашлар, башкортлар, украинлылар һәм яшь Совет иленең башка < милләт уллары белән бергә, акларны куа-куа. Кара дннгезгә хәтле £ барып життек Чал Днепр камышлары арасында. Черек диңгез — 3 Сиваш ярлары буенда сугыштым Ул чагында безнең командирыбыз * гражданнар сугышы елларының атаклы полководецы Михаил Василь- ♦ свич Фрунзе идс Без Будённыйның җиңелүне белми торган легендар а гаскәре белән янәшә торып сугыштык. Михаил Васильевич Фрунзены ® якыннан күрүемне, аның сугышчан фәрманын үтәвемне әле хәзер дә - дулкынланып искә алам Бервакыт, Сивашны кичәр алдыннан Строга- а новка авылында кичке караңгы төшеп килгәндә — Сивашны кичәргә ; хәзерләнгәндә — өстенә гади солдат шинеле кигән, ягымлы карашлы, х көләч йөзле, гажәл сөйкемле бу матур кеше безнең строй алдына ки п леп басты Ул безнең кәефләрне күтәрергә тырышып һәркайсыбызның « кулларын кысты, алда булачак операциядә уңышлар теләде Фронт 2 командующие махсус килеп үзе озатып кала икән, димәк, бу ннде гадәт и сугыш кына булачак түгел иде Бу —көньякта гражданнар сугышының соңгы көннәре, иң дәһшәтле, иң кызган көннәре иде Байтак еллар узганнан соң мин бу онытылмаслык героик көрәшләр турында «Сиваш» повестен яздым V Әйе, «Снваш» повесте — ул безнең илебез тарихына эре хәрефләр белән теркәлеп калган зур, дәһшәтле сугышлар турында Әле менә шул канлы бәрелешләрдән могжиза белән генә исән калганнар да бар бит, алар башыннан узган тетрәнүләр, жан өшетердәй авыр кичерешләр бар Аларның, бәлки, йөздән бере генә кәгазьләргә эләккәннәрдер, ә күбесе шул кырыс чорның мәңге онытылмастай истәлеге булып безнең күңелләрдә саклана Врангель армиясен тәмам тар-мар китереп Кырымны азат иткәннән соң, безнең 132 нче полк яңадан Снвашның төньягына — Украина җиренә, Таврня далаларына килеп чыкты Без жәй көне үзебез сугышып алган кечкенә шәһәрчек — мәшһүр Каховка тирәсенә туктадык Ул чакта Михаил Светловның Каховка. Каховка, Родная винтовка. Горячая пуля, лети Иркутск и Варшава. Орел и Каховка — Этапы большого пути IV Таврия — Украинанын Кырым ярымутравы белән чиктәш булган эур бер дала I лы олкәсе — дигән мәшһүр җыры язылмаган иде әле. Берничә елдан соң шул җырны беренче мәртәбә ишеткәндә мин сәер бер тойгы кичердем. Гүяки аны кем дә булса уйлап чыгармаган, юк! Безнең күңелләрдәге кайнар тойгылар үзләреннән-үзләре шулай ялкынлы җыр булып күтәрелеп чыкканнар! Ка.ховкага кире әйләнеп кайткач, үзебез сугышып узган кырларны, жимерек окопларны, өзелгән чәнечкеле тимер чыбык киртәләрен карап йөргәндә бездә дә нәкъ шундый горурлык хисе уянган иде. — Кара баронныңV беренче булып менә шушында сырт сөяген сындырдык!— диде бер иптәш. — Каховканы без саклап калдык! — Врангельнең үлем чәчеп килүче сигез танкысын беренче булып без яндырдык, барысының берьюлы башына без җиттек!—диештеләр иптәшләрем. Безнең горурланырга хакыбыз бар иде. Чөнки Антантаның ул вакытта иң куркыныч һәм җиңелмәс коралы булып исәпләнгән танкларын гражданнар сугышы тарихында иң беренче булып нәкъ шушында, нәкъ безнең дивизия сугышчылары юк иткән иде! Тик шунда калкулыктагы яңа каберләргә күзебез төшүгә уңайсызланып башларны идек. Юк, без генә туктатмадык ул танклар атакасын! Гарасат булып җир тетрәтеп килүче үлем машиналарына каршы иң беренче булып безнең белән янәшә әнә шул егетләр дә сикереп чыкты, ул тимер ташкынны әнә шул баһадирларның кайнар гайрәте туктатты! Алар бит без исән калсын өчен дә җаннарын фида кылдылар. Без мәрхүм иптәшләребезнең баш очына тезләндек. Аларның безгә, безнең аларга әйтәсе сүзләребез күп иде. Алар арасында Казанда бергә сугыш уены өйрәнгән, авыр бәрелешләрдә иңгә-иң торып сугышкан кадерле якташларым да, соңгы сугышка керер алдыннан васыятьләрен әйтеп калдыручы якын иптәшләрем дә бар иде. — Әҗәлем шушында булса, соңыннан өйдәгеләргә барысын да язарсың инде. Шундый-шундый сугышта вафат, шундый урында үз кулым белән җирләдем диярсең, догада булыгыз, мин һәммәсенә дә бәхил,— дип әйткәннәр иде алар. Мин ул васыятьләрне үтәгән идем инде. Әмма иптәшләремнең әйтәсе сүзләре алай гына бетмәгән иде әле. Алар бит үзләре җаннарын биреп сугышып алган яңа тормышта яшәп карарга да өлгермичә, киләчәк гомерләрен, татыйсы мәхәббәтләрен, бәхетләрен, яшьлек хыялларын — һәммәсен безгә калдырып киттеләр. Менә хәзер алар сулыйсы саф һаваны үзебез генә сулау, бу тыныч тормыштан үзебез генә файдалану, ничектер, алар өлешенә кергән сыман уңайсызрак иде. Иптәшләребездән аерыла алмыйча моңаешып утырабыз. Башларыбызда мең төрле газаплы сораулар кайнаша. Бу мәрхүмнәр, гади эшчеләр, авыл яшьләре хөррияткә юл ярып барганда иске дөнья белән яңасы чигендә ятып калдылар. Яңа тормышның калканнары, мәңгелек сакчылары алар. Жисемнәре монда калса да аларның рухи образлары, тиңсез фидакарьлекләре халык белән бергә киләчәккә барырга тиеш түгелмени? Киләчәк буын кешеләре мөгаен бездән сорамый калмаслар: дип атыйлар иде. тагын унбиш елдан соң «Сиваш» повестенда, анда да бнк аз өлешен генә әйтә алачак идем әле Ә хәзергә без әле монда — Иске дөнья белән Янасының чиге са- * лынган урында. Безнең хисләребезнен суынып та җитмәгән винтовка көпшәсе сыман кайнар чагы Без кичергән канлы бәрелешләргә кайчан о да булса җиңелчәрәк кенә карарлар дип, гражданнар сугышЬн кызыл- ? лар белән акларның авылдан авылга куышып йөрүләре сымаграк кына £ итеп аңлаучылар булыр дип күз алдыбызга да килә алмый иде Хәл- ч буки, илле елдан соң бер очрашуда шундыйракны, чыннан да, ишет- * тек. Моңа минем бөтен вөҗүдем рәнҗеде. Минем һәлак булган иптәш- а ләремнең истәлегенә күләгә төшерү, аларны түбәнсетү иде бу' Кемдә 5 туарга мөмкин мондый сорау? Йөрәгенә битарафлык мүге үсә башла- ы ган, туган ил өчен көрәшнең изгелеген аңлау сәләтен югалткан кеше- | дә! Тәгаен шулай! Андыйларга каршы мин Кырым өчен булган сугыш- * ның соңгы көненнән бер генә сан китердем 1920 нче елның II ноябрь ф көнне Карпова Балка дигән кечкенәрәк кенә хуторны алыр өчен, һө- я жүмгә күтәрелгәч, безнең ротадагы җитмеш биш сугышчыдан берничә о сәгать эчендә без нибары унсигез кеше генә исән калдык' Ничек хә- * терлим мин моны? Чөнки без, акларның иң соңгы окопларын алып, 3 аларны Буденный армиясе куып киткәннән сон ялга туктагач, бөтен п ротага дигән икмәкне унсигезгә генә бүлгән идек. Ләкин, ач булуга 10 карамастан, ул зур сыныклар тамагыбыздан үтмәде £ Берничә ай буена көне-төне берөзлексез сугыш зилзиләсендә айка- х лу тыныч тормышның нинди булуын бөтенләй оныттырган икән Башта ° Каховкадагы тынлыкка кунегә алмый йөдәдек Нәрсәдер җитмиме, артыкмы, ничектер сәер иде Айлы тын кичләрдә аллы-гөлле тасмалар белән бизәлгән чибәр украинкаларның шәһәр читендәге чирәмлектә бергә җыелып җырлаулары безне хыялый тылсым дөньясына алып китә, туган якларны сагындыра иде Тик тора-бара гына төшендек безгә нәкъ шул кирәк икән ләбаса? Туган илебездә тынычлык урнаштыру өчен шулай җаннарыбызны аямыйча сугышып йөрдек түгелме соң без? Якын дусларыбыз, якташ- иптәшләребез— Татарстан егетләре ни өчен Перекоп белән Сивашта мәңгегә ятып калдылар? Әнә шундый җырлы-моңлы айлы кичләр Украина халкын гомер буена озата барсын, куанычлы хезмәт, мәхәббәт һәм дуслык, туганлык һәм гаделлек мәңгегә юлдашыбыз булсын өчен! Хәер, тынычлык безне озак иркәләмәде, кыска гомерле булып чыкты ул Соңгы алты-җнде ай эчендә беренче мәртәбә шинельләребезне салып, эчке күлмәктән генә йоклау рәхәтен татый башлагач, бер төнне «В ружье!» дигән кискен команда безне дәррәү аякка бастырды Тагын ун минуттан без инде Днепрга төшеп көймәләргә төялгән идек Эчкәреге бер авылга Махно бандасы килеп ябырылган да совет яклы яшьләрне, укытучыларны аса-кнсә башлаган Безгә моны командирыбыз, көймәдән төшеп төн буе барганнан соң. таң алдыннан шул авылны камап алганда гына әйтте - Сак булыгыз! Дошманның шинель кимәгәне дә буда Кыска тун эчендәге обрез белән хәнҗәр пушкалардан хәтәррәк булырга мөм кип. диде Махно бандасына каршы көрәшне безнең батальон шуннан башлады Украинаның бнк хәтәр коралланган кулаклар бандасы иде бу Өс- башлары таза, атлары симез, тачанкалары күп Тачанка еден пулемет, шуның өстенә һәр бандит карабин, парабеллум, я маузер аскан Берни чә сәгать эчендә сиксәнешәр чакрым ара узып, көтмәгәндә өермәдәй килеп баса иле байда Ябык атларыбызга төялеп без алар тукталган авылга барып җиткәнче, җилләр искән! Алар инде әллә кайларга барып җитеп шабаш ясый башлаган булалар Яисә мондый хәлләргә дә юлыккаладык ап-ачык белеп барабыз банданың зур гына отряды бер сәгать элек кенә менә шушы авылга килеп кергән Аларны разведчиклар үз күзләре белән күргәннәр, атларын, тачанкаларын, пулеметларын санаганнар Безгә шул гына кирәк тә! Авылны камап алабыз да, винтовкаларны алга төбәп тыкрыклардан, бакча артларыннан авыл эченә агылабыз! Ләкин — гаҗәп! Авыл тып-тын! Хатын-кызлар сиртмәле коены шыгырдатып су алып яталар, ишек алларында әтәчләр кычкыра, дуңгызлар мыркылдый, араннарда атлары керт-керт солы ашый Банданың эзе дә юк! Әйтерсең, җиргә сеңгән! Тик капка төпләрендә, анда-санда башына йонлач бүрек, өстенә кыска тун кигән тап-таза яшь ирләр генә безгә күз салгалап гамьсез генә кыяфәттә челем тартып утыралар. Командирларның соравына каршы алар туптуры күзгә карап иңбашларын җыералар: — Яка банда? Никого нема! Вот Хрестос! 1 —дип бик тырышып чукынырга тотыналар. Бактың исә безнең алда бандитның да бандиты, явызның да явызы үзе басып тора икән!.. Бу авыр көрәш бер ел чамасы вакытны алды. Моның иң аяныч ягы шул булды: Перекоп һәм Сиваш өчен барган дәһшәтле сугышлардан исән калган кайбер якташ-иптәшләрем Махно бандитларының почмакка посып аткан хыянәтчел пуляларыннан һәлак булдылар. Шулай да никадәр генә шәп коралланган булмасын, никадәр генә масаймасын, Махно бандасының көннәре санаулы иде. Чөнки аның халык эчендә таяныр нигезе калмады. 1921 нче елның ахырына таба Кызыл Армия банданың соңгы отрядларын да тузгытып ыргытты. Махно үзе, бер төркем иярченнәре белән, чит илгә качты. VI Шулай, акларны җиңдек. Махно бандасын да юк иттек. Ләкин бу афәтләрдән котылып җитәр-жнтмәс, өстебезгә тагын ике дошман — ачлык белән тиф хастасы ябырылды. Мин, армиягә буыннарым ныгып җитмәс борын ук килеп кергән булсам да, беренче ике дошманга бирешмәгән идем. Әмма өченчесе— кайтмалы тифVI VII VIII миннән көчлерәк, тегеләрдән дә мәкерлерәк булып чыкты. Ул мине 1922 елның язында Украинаның көньягыннан барып тапты Бу вакытта без продотряд булып Идел буендагы ачларга озату өчен кулакларның яшергән ашлыкларын җыеп йөри идек. Диңгез буендагы Олешка 3 дигән шәһәрчектән безнең батальон урнашкан Николаевка поезд тагын бер атнадан гына китәчәк икән. Яшь чак, тәвәккәл чак. Без җәяү генә чыгып киттек. Мин инде юлга чыкканчы ук авырый башлаган идем. Хәзер дә аңлый алмыйм ул алтмыш чакрым араны авыру килеш ничек кайтып җиттем икән? Башым ярылырдай булып авырта, күз кабаклары ачылмый, бер шпалдан икенчесенә атларлык та хәлем юк. Бераз гына барам да җегәрем бетеп шпалларга авам. Мин яңадан аңыма килгәндә юлдашларым күз күреме җир алга киткән булалар Тора-бара минем винтовкам да, солдат капчыгым да иптәшләрем җилкәсенә күчте. Шәһәргә якыная төшкәч, ниндидер күпер өстендә бөтенләйгә егылдым Шунда күпер астындагы суга күзем төште. Шулкадәр көйгәнмен, шундый эчәсем килүен сиздем, хәтта шпаллар арасыннан кысылып уза алсам, суга чумарга да әзер идем Шул урында каршыма килеп мине носилкага салып алып кайтканнар Күземне ачканда мин инде казармада идем. Комиссия мине өч айга кайтарырга булды Нигә авыру килеш юлга VI Нинди банда? Беркем дә юк Менә алладыр әгәр! VII Возвратный тиф. VIIIХәзерге Цюрупа шәһәре озаталар, нигә госпитальгә салмыйлар? Чөнки андый мөмкинлекләр юк икән — бөтен шәһәрне тиф баскан, госпитальләрдә урын калмаган Кызыл вагоннарга төялеп кайтырга чыктык Каптенармус юлга икмәк бирә алмады, чөнки юк икән, аның урынына минем солдат капчы- • гына биш көнлек мамалыга* салдылар. Ул икенче көнне үк ачылды Бүтән азык юк иде. ♦ Хәлем шәптән түгел иде Бәхетемә каршы, вагонда Балык Бистәсе ягының Иске Арыш егетләре бар иде. Гозеремне аларга әйттем § — Сездә инде бөтен ышаныч!—дидем Хәер, үтенүнең кирәге дә булмаган икән Алар да минем шикелле үк авыр сугышларда катнашкан, иптәшлекнең, бер-береңә ярдәм итү- = нең кадерен белүче иркен күңелле юлдашлар булып чыктылар — Күрәбез! Борчылма, агайне Казанга тикле бергә!—диделәр ? Мине яңадан приступ бәреп екты Әмма хәзер минем эшләр бөтен- * ләй үк өметсез түгел Күземне ачканда юлдашларымның кайсы да бул- £ са яныма килә, поезд туктаган арада кайнар су алып керәләр, тама- 2 гымны да туйдыралар иде Ләкин зуррак станиняләргә туктаганда ак халатлы кешеләр, вагон * саен йөреп, авыруларны алып кала башладылар Бу мине хафага сал- ® ды Шулкадәр үз ягыбызга кайтасым килә иде ки. хәлем бик авыр а. булса да кайдадыр читтә ятып каласым килмәде. Үзенең күп авырлык- = лар кичергән сугышчы улын туган якларым докторларсыз да, саф һавасы, тынычлыгы белән дә аякка бастырыр кебек тоела иде. Тагын ш теге иптәшләргә сүз салдым. а. — Бирмәгез мине шул ак халатларга!—дип үтендем Алар мине ® аңладылар. Санитарлар кергәндә капчыклар белән күмеп сәке түрен- о дә яшереп кала торган булдылар - Ләкин Мәскәүгә килеп җиткәндә шулкадәр бетерешкән идем, юлдашларым мине вагоннан күтәреп диярлек алып төштеләр Курск вокзалының кояшлы дивары буена китереп утырттылар да шундый кинәш бирделәр — Синең хәлләр шәптән түгел, якташ Болайга киткәч, Казанга тикле түзә алуың икеле Бераз кояшта җылын да, әнә теге ишеккә керер сең!— дип ун-унбнш адымдагы ачык ишекне күрсәттеләр.— Безгә үпкәләмә, Казан поездына ашыгабыз Юлдашларым үзләре белән минем соңгы өметемне дә алып киТтеләр Миңа хәзер бу дөньяда берни дә кирәкми, киләчәккә кечкенә генә өметем дә, бер генә теләгем дә юк. тик баш кына авыртмасын иде Башым шулкадәр бәгырьләргә үтеп сызлый, шуннан котылу өчен мин хәтта үлеп китәргә дә риза идем Шулай сүнәр-сүнмәс миңгерәеп утырганда йомылып бара торган күзләремә нәни генә яланаяклар күренде, колагыма нечкә генә кыз бала тавышы килеп керде — Лимонад, лимонад, лимонад Шунда үләрдәй булып эчәсем килүен сиздем Күзләрем ачылмый, телем әйләнми иде инде Эчәсем килүдән тәкатьсез калып, кызыйның мине күрмичә узып китүеннән котым чыгып, ыңгырашып куйдым, иреннәремне дә яладым бугай Каяндыр дәрман табып, кесәмә дә ишарә иттем шикелле (Анда күпмедер акча булырга тиеш иде ) Кесәмә сузылдымы ул сабый, әллә юкмы, анысын белмим, әмма минем ни хәлдә булуымны ул яхшы аңлады Башымны диварга таба борлы да лимонад эчерде Ялан тәпиле ул сабый, лимонад сатып тамак яллык эшләргә мәҗ бүр булган ул бала, исән булса, хәзер җитмешләргә якынлашып килүче 1 Мамалыга — кукуруз оныннан пешерелгән тәбә сымак йомшак точе ризык өлкән яшьтәге әбидер инде. Зур үскәч, бәлки, ул завод-фабрика эшчесе, инженер, архитектор яисә бухгалтер булгандыр Кем генә булмасын, мин аның сүнеп баручы жанга, әкиятләрдәге кебек «тере суы» эчерткән шул шәфкатьле кулларын ихлас күңелдән үбәр идем Чөнки шул салкынча ширбәте белән ул минем эчемдәге көйдергеч үлем ялкынын сүндереп, яшәү өмете уятып җибәрде. Миңа хәзер урамда үлеп калуга караганда, өстенә кызыл тәреле ак әләм элеп куйган әнә ул ачык ишеккә керү хәерлерәк шикелле тоела башлады Ләкин бик ерак, барып җитә алмаслык ерак иде хәзер миңа ул ишек. Врангельне Кырымга куып барганда безнең җәяүләп көненә алтмыш- җитмеш чакрымнар узганыбыз, Сивашны кичкәндә дулкыннарда тон- чыга-тончыга төн буе җил тиңентен салкын су ерып чыкканыбыз бар. Ә бу унбиш адым алардан күп ары, ул араны үтү күп мәртәбәләр кыенрак иде. Бер кулым белән капчыгымны сөйрәп, икенчесе белән стенага таяна-таяна озак бардым мин ул ишеккә Әллә ике-өч сәгать, әллә ярты көн. Шул кадәр хәлем юк иде, беренче баскычка барып ябышуга авып кына киттем. Мине күтәреп алып керделәр. Коридордагы койкага кертеп салгач, өлкән яшьтәге бер түти изүемне актарып култык астыма нидер кыстырды Минем маңгаем уттай яна, күзләрем атылып чыгардай булып сызлый, күз алдымда укшытып бер өзлексез утлы боҗралар әйләнә иде. Күпмедер вакыт шулай үзем- не-үзем белештермичә ятканнан соң, колак төбендә генә куркынган тавыш ишетелде: — Аллакаем, кырык бер! Нинди кырык бер? Нәрсә ул кырык бер? Ишетүен ишеттем, әмма шуның ни икәнен аңлаганчы яңадан аңымны җуйдым. Мин ул санның соңыннан гына очына чыктым; минем температурам шулай өскә сикергән икән Термометрдагы кырык берне яшәүнең чик сызыгы, үлем белән яшәешнең кыл уртасы диләр икән... Күпмедер вакыттан кемнеңдер үзәк өзгеч итеп ыңгырашуына уяндым Курәсең, аның хәле авырдыр, ул актык чиккә җиткәндер дә бу аның дөньядан киткәндә ачыргаланып кычкыруыдыр. Шул ыңгырашу җан җиремә килеп тиде дә уянып киттем. Әйләнә-тирәм кап-караңгы иде. Иң әүвәл кулларымның дымлы чирәмдә ятуын сиздем. Япа-ялгызы идем Шунда гына аңладым: үзем ыңгырашканмын икәң бит. Бәлки. мин бая төшеп киткән караңгы чоңгылдан чыгарга азапланып шулай ыңгырашканмын? Авыр төш күреп бастырылганда албастыдан шулай ыңгыраша торгач кына котыласың бит... Гаҗәп, мин әле һаман да исән икәнмен ләбаса! Күрәсең, минем яшьлегем бирешмәгән, үзем аңымны җуйгач та ул, рәхмәт төшкере, изелеп төшмәгән Газраилнең үзе б^лән якага-яка килеп тартыша торгач, мине яшәү белән үлем чигенең бу ягына алып чыккан. Башым элекке кебек үк авыртмый иде инде, тик кузгалып китәргә торган паровоз сыман яман да чыңлый. Кайда ятам мин, нинди чирәмлек бу? Шунда эчем «жу» итеп китте. Әгәр дә бу зират чирәмлеге булса, мине, үлгән дип белеп, күмәргә алып килгән булсалар? Кабаланып шинелемне, як-якларымны капшарга тотындым. Кулым баш астына салынган капчыкка барып орынды, гимнастерка кесәсендә кәгазьләргә барып тиде. Шунда гына эчемә җылы керде. Юк, зират түгел икән бу! Теге дөньяга озатканда моңарчы берәүгә дә капчык биреп җибәрмиләр иде, чөнки аннан алып кайтасы әйбер юк. Шулай ук документсыз барсаң да кире борып кайтармыйлар.. Әллә кайдагы ут яктысына күзем төште. Түбән генә ниндидер ялгыз ут җемелди иде. Озак та үтмәде, шул яктан кешеләр тавышы ишетелде. Хатын-кыз тавышы — Кая соң ул?— дип сорады. Ир кеше аңа: — Шушында гына булыр, чирәмгә салган идем,— диде. Аларнын мине күрмичә узулары да ихтимал бит. «Биредә мин, менә монда гына!>—дип кычкырмакчы булдым Ләкин миннән ниндидер балаларча чинаган тавыш кына чыкты Шулай да алар мине таптылар Носилкада тирбәлеп баруны хәтерләп калдым да тагын каядыр төшеп югалганмын VII Тагын күпме вакыт узгандыр, сәгатьме, тәүлекме, әллә бер атна = укмы, анысы миңа билгесез, бәлки ярты гомер үк узып киткәндер, аз- а лап-азлап кына, өзек-өзек кенә бик газиз, күңелгә бик якын жыр та- г вышы ишетелә башлады: м Кеэге ачы җилләрдә лә*. Туган-үскән илләргә . Эзлим-эзлим күңелем түреннән, һич кенә дә өзеп әйтә алмыйм каян ■ бу жыр, кем жырлый? Тел очымда гына тора, менә-менә исемә төшәр ° шикелле... s 9 Бетсен патша, янсын тәхет, Безгә сугыш кирәкми шул . с. Әһә! Без бит бу, без жырлыйбыз! Игумныйда, Казан янында! Безнең £ өстә өряңа яшел гимнастеркалар, аякта яңа ботинка Солдат уенын о уйнап бетергәннән соң, сугышка чыгып китәр алдыннан казармалар u каршысындагы мәйданда, бөтен батальоныбыз белән озын бер сафка тезелеп, маршка җырлап барабыз Әниләр безне озатырга килгәннәр дә мәйдан кырыендагы агачларга сөялгән хәлдә, күзләрен сөртә-сөртә безнең жырлап узганны карап торалар Әни турыннан узганда мин башны тагын да югарырак күтәрәм, авызны зуррак ачып кычкырам! Улым сугышка китә, дип күңелен төшермәсен әле! Китәбез икән, без ни җитте сугышка гына китмибез! Акларның дөхетен дәIX калдырмыйча кырып- себереп, сугышны бетереп кайтырга дип барабыз! Легереп китәрдәй булам шул. Кайтып җитәрдәй булам — Кеэге ачы җилләрдә ләй. Туган-үскән илләрга-ә-ә-ә Әни миңа кулларын болгый-болгый, өзелеп-өзелеп нидер әйтә, ә мин жыр астыннан аның сүзләрен аера алмыйм Шунда кинәт бөтен тәнемә кайнар дулкын йөгерде, вөҗүдемне зур куаныч биләп алды ту ган телем бнт бу! Кайчаннан бирле ишетмәгән газиз телем! Мин туган- үскән якларыма кайтып төшкәнмен түгелме соң? Аяк очымда әни тавышы түгелме? Әллә хәлемнең авырлыгын белеп әни үзе минем яныма килгәнме? Шатлыктан тыным буыла язды Каты сугышлар башланганнан бирле хәбәрләшмәгән, исән-аман булуын да белмәгән анам, газиз анам! Бу саташуым гына булмагае дни котым очты Тәнемдәге барлык жегәремне бергә туплап күземне ачтым Юк, төш түгел, өнем икән бу! Ләкин сөйләшүче хатын минем анам түгел, яше белән дә әни чамалырак, тавышы да аныкына охшаганрак, әмма икенче бер якташыбыз икән Бер елга якын үз телемдә сөйзийпергә туры килмәгәнлектән, туган телемне шулкадәр сагынган идем, хәзер бу апа миңа үз анам кебек якын, аның моңлы гына ягымлы тавышы миңа җан рәхәте бнрә. IX Днхетен дә —мм да. берсен да (жаргон) сырхау башыма шифалы дару булып иңә иде. Мин, башым чыңлавын ишетмәскә тырышып, әлеге апаның авызына текәлдем. Ләкин шатлыгым кыска гомерле булып чыкты. Апаның алмаш-тилмәш күзләрен сөрткәләве башта ук сагайткан иде, хәсрәте, чыннан да, зур икән. Минем белән янәшә яткан ире белән сөйләшә икән ул Мин шуны аңладым: алар Идел буендагы ачлыктан качып бала-чагалары белән Донбасс ягына барырга чыкканнар. Ләкин әти булган кешеләре юлда авырый башлаган да, аны монда китереп салганнар. Хатыны иреннән аерылу хәсрәтеннән күз яшен тыя алмыйча шуңа өзгәләнә иде: — Ходаем, нихәлләр итим?! Ул балалар белән синсез кая барып егылыйм?! Бөтенесе аяксыз да к... сез, бит. Ир кешенең өстенә япкан ак җәймә кырыеннан миңа коңгырт сакалы гына, ябык яңаклары гына күренә иде. Аның тавышы бик зәгыйфь чыкты. Ул иреннәрен ялмаштырып өзек-өзек берничә сүз генә әйтә алды — Балалар белән, ниятләнгән җиргә бар инде син... кыен булса да бар... Хатыны аның караваты янына тезләнеп иңрәп куйды: — Ходаем! Бу килеш ничекләр ташлап китим сине?! Әллә аңын җуеп торды ире, әллә ни әйтергә белмичәрәк беравык дәшә алмыйча ятты. — Алайса... көтегез дүрт-бнш көн вокзалда. Тазарсам... бергә китәрбез.— Ул хәле беткәндәй күзләрен йомып беразга тынып калды. Аннары тагын телгә килде.— Дөнья хәлен белеп булмый... Андый-мондый булсам, балалар синең өскә кала Берүк, ким-хур итмә, рәнҗетә күрмә... Миннән хәер-дога... Ә синнән мәңге бәхил... һәркемдә кечтеки генә әүлналык була, диләр. Хатыны иренең бәхилләшергә дип сузган кулына йөзе белән капланып бөгелеп төште. Мин күңелем тулып күземне йомдым... Минем үз хәлем хәл иде. Ярылырдай булып башым сызлый, хәлсез- лектән күзләрем йомыла. Шулай да минем якташларымны бик тә юатасым килә иде. «Юк, юк! Син тазарырсың, абзый кеше, балаларың хакына тазарырсың! Ничек инде ул! Үзебез кан коеп алган ул яңа тормышта без дә яшәмәгәч, кем яшәр?!— димәкче идем. Аннары минем якташларымнан күп нәрсәләр сорашасым бар иде: халык бик кырылмыймы? Быелгы игеннәр ничегрәк күренә? Ләкин мин авыз ачып сүз әйткәнче ниндидер рәхимсез көч мине яңадан караңгы чоңгылга алып төшеп китте. Алтмыш бер ел узганнан соң менә мин яңадан егерме икенче елгы Мәскәүгә, Михаил Васильевич Фрунзе исемендәге госпиталь караватында саташып яткан яшь чагыма әйләнеп кайттым. Күңелем белән, билгеле... Ни булды икән? Атасыз калган нәни сабыйларның иңрәп елаган тавышлары аңымны югалтканда да җанымны тетрәттеме икән? Әллә тол калган хатынның хәсрәтле күз яше минем йөрәгемә дә тамдымы икән? Ни булгандыр, бу юлы нигәдер хафаланып, шомланып уяндым да, уңдагы караватка күз аттым. Эсселе-суыклы булып киттем. Карават буш, якташым юк иде. Санитарка ул яткан җәймәләрне, ул бөркәнгән одеялларны идәнгә ташлап, алар урынына яңаларын җәя. Күңелемә шом тулып як-ягыма карандым. Кая минем якташым? Икенче палатага күчергәннәрме, әллә... Сул ягымда яткан урыс агай минем эзләнүемнең сәбәбен аңлады булса кирәк, баш бармагын күккә таба тырпайтты. — Тегендә инде ул...— диде, чукынмакчы булган иде, миңа күз салды да нидер искәреп кире уйлады. Минем күзләремә яшь тулды. Гадәттә, сугышчы елак була алмый. , Чөнки сугышта елап торырга ара юк. Анда тешләренне кысып Г барлык тойгыларыңны бер йомарлам ачуга, утлы нәфрәткә әйләндерәсең дә тешләреңне кысып үлемнең үзенә ташланасың Күмел түренә җыелган әнә шул йомарлам хәзер берьюлы чишелеп китте дә, ачы күз яше булып, бәгырьләрне парә-парә китерә торган каннар хәсрәт булып тамак төбенә бөялде Якташларымның вокзал почмагында кая барыр- ♦ га белмичә бөрешеп утырган нәни балалары күз алдыма килеп басты Карпова Балкада соңгы атакага барганда минем янымда гына маңгае- § на пуля Тиеп тәгәрәп кенә киткән рота командиры үзәгемне өзде Си- £ вашиы чыккач акларның яр буендагы окопларына ташланганда чәнеч- £ келе тимер чыбыкта эленеп калган Митричев тә йөрәкне сызлатты = Кемгәдер рәнҗим дә. кемгәдер үпкәлим Абый да сугыштан кайтма- _ гандыр, әни дә, сеңелем дә ачлыктан үлгәндер Ә мин менә монда у Монда, ялгызым, берүзем. Бәлки мин дә Күз яшьләре агыла да агыла Яшь кенә шәфкать туташы ничектер тавышсыз-тынсыз гына кнлеп, J стаканнан су эйертте. Караватыма сүзсез генә врач кнлеп утырды Белә- _ гемдә кулының йомшаклыгын сизү белән гаҗәпләнеп борылып карадым Менә сиңа, врач хатын кеше икән бит! Аңыма килгән араларда ® бу ак халатның элек тә күземә чалынганы бар Әмма моңарчы ул го- а. мумән врач кына иде Бик сәер булып китте Ике ел ярым буена гел нр- = ләр дә ирләр, ә бу... Хатын-кыз! Нишләптер күзләремне сөртеп ал- “ дым Врачның нәфис, җылы бармаклары, йөрәк тибешемне санаган иэ булып, мине иркәлиләр, тынычландырырга тырышалар иде шикелле а. Аның йомшак кулын үз тәнемдә сизеп тору миңа бик рәхәт, мнн аның * янымда озаграк утыруын тели идем Бераз хәлемне белешкәннән соң 0 врач: u — Кайсы дивизиядән?—дип сорады — Элекке Инза дивизиясе. Хәзер Снваш исеме дә өстәлде. — Беләм, булганым бар,—диде врач Бу мине бик гаҗәпләндерде. Хатын-кыз . сугышта — Сезнеңме? Безнең дивизиядәме?!— дидем — Әйе Нәкъ үзендә. Беләм, сезгә бик нык эләкте. Анда бнк күпләр ятып калды Нишлисең бит, сугыш-сугыш инде ул! . Мин аңа тагын да сыныйрак карадым Яшь кыяфәтле булса да, чигәсендә берән-сәрән ак чәч бөртекләре күреигәлн иде Полк походта барганда арбаларга төялеп безнең арттан килүче шинель кнгән хатын- кызлар күзгә чалынадыр иде бит Врач уң яктагы буш койкага башы белән ымлады. — Якташың идеме әллә? * — Әйе шул . — Нишлисең бит Тиф дигәнең бик аяусыз Ә сиңа ничә приступ булды? Юлда дим! — Ике — Кайларда? — Олешка белән Николаев арасында, аннары Мәскәүгә кайтканда — Монда өч! Барысы була биш! Инде җитте’ Бүтән булмас Молодец син! Сугышта гына түгел, монда да җиңеп чыктың Хәзер инде яшәргә дә яшәргә! Яшисе иде дә бит Кулларым ничектер үзеннән-үэе башыма сузылды Башта бер бөртек чәч заты калмаган, тап-такыр, колак та «сан гырауланган иде Врач тагын минем кулымны сыйпап алды — Борчылма, кызлар янына кайтып җиткәнче яңа чәч тә үсәр, колагың да ишетә башлар Комиссия торганда колагым ишетмәүне яшереп калдым, юкса мнне чыгармаган булырлар нде Өч айга өйгә җибәрделәр Юлга биргән |Пер икмәкне солдат капчыгына салып Казан вокзалына юнәлдем Барып төшсәм, хәйран калдым. Вокзал мәйданын ачлыктан качып китүчеләр баскан Трамвайлар, автомобильләр күзгә чалынмый диярлек. Вокзал мәйданы бер кырыеннан икенче кырыена кадәр поезд көтүче авыл кешеләре белән тулган. Бар җирдә төтен. Әллә кырык-илле, әллә аннан да күбрәк урынга учак якканнар да солдат котелокларында чәй кайнаталар, барлы-юклы ризыкларыннан нидер пешереп яткан булалар Мәйданның чуерташы өстенә бишмәтен, я чикмәнен җәеп, аның өстенә мендәрен, ястыгын салган да карткарчыклар, кечкенә балалар да шунда ук, учак тирәсендә ята Йорттан алып чыккан кечкенә сандыклар, капчыкка тутырылган төрле кием-салым, йорт кирәкярагы да шунда өелгән. Арлы-бирле сугылып эзләнә торгач, якташларыма барып юлыктым. Арада Тәмте, Саба, Арча яклары да бар иде. Бала-чагалары белән һәр- кайсы үз учагы тирәсенә җыелган да башларын иеп уйга калып утыралар. — Икмәкле якка китәргә дә исәп, поезд юк. Менә дүрт тәүлек инде,— диде бер олы кеше Мин шунда гына искәрдем: карасана! Поездлар гөрелдәве, паровоз гудоклары әллә нидә бер генә ишетелә икән бит! Мәскәү кадәр Мәскәүдә, шундый зур станциядә мондый тынлык бик авыр тәэсир итә иде. Әлеге агай миңа карап алды да: — Ә син кая таба юл тотмакчы?—дип сорады. — Мин өйгә кайтам, Арча ягына!—дидем. Барысы да бик гаҗәпләнеп күтәрелеп карадылар. Әлеге олы кеше аеруча борчылды — Әйтеп торам бит, ачлык анда дип, ачлык! Былтыр бер бөртек икмәк алмадык — янды, көйде. Мал-туарны көз көне үк суеп ашадык. Бер кабым ризык заты калмады Нәрсәгә дип кайтасын, үләргә дипме? Бу абзый минем зиһенемне чуалтып җибәрде. Ни хәл инде бу? Нинди канлы сугышлардан исән-амин чыктым, тиф сырхавын җиңдем. Инде туган ягымның ындыр артына кайтып җиткәч, кире борылып китимме? Бу минем башыма сыймый иде. — Алты-жиде айдан бирле әнидән хат юк. Туганнарым хакында бер нәрсә дә белмим Бик кайтасым килә шул,— дидем мин. Теге абзыйга тагын бер-кеше кушылды. *— Анда буласы булгандыр инде, энекәш. Син кайтып төзәтә алмыйсың. Күпкә түзгәнне азга калгач кына түз! Кайтма ул якларга! Яна икмәк өлгергәнче кайда булса да ялланып эшләп тор! Нишләргә иде соң миңа? Бу абзыйлар акыллы киңәш бирәләр, алар- га ышанмыйча мөмкин түгел Ләкин ялланып мин нишли алам? Аягыма да чак кына басып торам лабаса! Аннары, нишләтим үземне? Кайтырга дигән ниятемне һич башымнан чыгарып ташлый алмыйм бит! Бу агайларның чын күңелдән бирелгән яхшы киңәшләренә колак салмау да егетлек түгел иде. — Кайтмыйча булдыра алмыйм шул, абзыйлар,— дидем мин алар- га — Халык ни күрсә, миңа да шул... Хәзер май башы Озакламый какы, кузгалак, балтырган өлгерә Кычыткан, алабута ашы белән булса да туенып торырмын... Тагын бераздан Казанга поезд китәргә тиеш иде. Ачлыктан йөзләре көм-күк булган, иреннәре зәңгәрләнгән якташларым минем кирелегемә сәерсенеп калдылар Әлеге өлкән яшьтәге агай сулагай кулын селтәп миңа аркасы белән борылды Мин бу олы кеше алдында ниндидер ярамастай эш кылган гөнаһлы бәндә кебек кыенсы- ■ нып, атлар-атламас, тезелеп торган кызыл вагоннарга таба юнәлдем. VIII Кайтып төшсәм, йортта безнең гаиләдән беркем дә калмаган Абыйлар әнине алып Себер ягына киткәннәр Бөтен хужалык тузган, жнме релгән Мал-туар юк Икмәк юк, керосин юк, хәтта тоз да табып бул < мый Авыл агайлары әйтмешли, «ат юк, арба юк, аннан бүтән бар да юк» Авыл кешесенең сабын белән ситсы күрмәгәннәренә биш былтыр п Яна күлмәк кигән хатын-кызга шаккатып артыннан баралар иде каян 2 алган, ничек тапкан, ничек акча житкергән? Паровозларга утын ягыл- ? ган чак Казаннан Арчага бик «фарт» килү сәбәпле генә бер көндә 5 кайтып житә алдым ' < Юлла үзем юк-бар белән туенып уздырсам да, күңелем сизде, гос- - питальдә биргән арыш икмәген өйгә кадәр саклап алып кайттым Шушы < гади генә арыш икмәге дөньяда иң кадерле, иң тансык күчтәнәч булып tr чыкты Безнең йортта торып калган туганыбыз — Зифа тәтәй икмәкне юка * телемнәргә кисеп башта мина, жнзнигә, балаларына өләште Хәтта ми ♦ нем белән күрешергә кергән туган-тумачага, күршеләргә дә авыз ит- ■ терде. Кергән беренә прәннек тикле генә икмәк кисәге суза да. күзләрен ° челт-челт йомгалап 5 — Бисмиллаһи, менә авыз итегез, Гумәр, рәхмәт төшкере, Мәскәү а дән чын ипн алып кайткан, арыш ипие!— дип кабатлый иде Авылдашларымның ипи кисәге күрүгә күзләре елтырый, авыз сулары килүгә түзә алмыйча, төкрекләрен йоталар, ләкин ипине капмый- о лар. рәхмәт әйтә-әйтә балаларына алып чыгалар иде Күрше килене * Фагыйләнең икмәк сузгач зәңгәрсу иреннәре дерелдәп кунды Ул икмәк X кисәген күкрәгенә кысып шатлыгыннан сөйләнә-сөйләнә ишек төбендә таптанырга тотынды — Ай, рәхмәтләр генә яусын! Менә бнт, кибегеп беттем, күкрәгемдә бер тамчы сөтем юк, баламны туйдыра алмый ннгегәм Нәниемә имездек салам мин моннан, боерган булса, бер юньле ризык капсын, алла теләсә... Мин тетрәнеп киттем Ачлыкның дәһшәтле фажигасын, бөтен рә- химсезлеге, үлемнәре белән шунда гына аңлый башладым Тәнне чиратып зиратта берсе янына берсе тезелешеп киткән яңа каберләр күз ал дыма килде Ачлык газабын үз жилкәмдә татый башладым Шул «авыз итүдән» соң. яңасы өлгергәнче, авызга бер генә валчык та «чын ипн» кермәде Алабута икмәге дә, кычыткан шулпасы ла калмады, төрле какылар, балтырганнар, юалар, үлән тамырлары белән дә тукландык, кишер чәе дә эчтек. Тик яңа арыш орлыклана башлагач кына хәлләр бераз жнңеләя төште Менә шундый шартларда бер кат өс-баш белән шәп шәрә йортка кайтып төшүче авыру сугышчыга нишләргә, кая барырга? Ничек көн итәргә? Тормыш дигән бу аяусыз нәрсәне кайсы башыннан тотынып, ничек дәвам иттерергә? Бу сорауларга дөрес жавап табу, шул буталчык яшәеш ыгы-зыгысында үзеңә бердәнбер дөрес, бердәнбер туры юлны сайлап алу һич тә жннел эш түгел иде Минем гомеремнең өченче дистәсе, гомумән, таркаурак, әгәр шулай әйтергә яраса, әйле-шәйлерәк узды дияргә була Күрәсең, бу хәл баштан ук алдына нинди дә булса бер зур максат куймаудан конкрет бер маякка йөз тотып, шуңа омтылу кебек бер кыйбла булмаудан килгән дер Хәер, кем күрсәтсен икән миңа ул кыйбланы5 Мин нсәя генә башлаганда әти үлеп китте. Абыйларымның икесе дә ярты гомерләрен солдат хезмәтендә, сугышта уздырдылар «Кешенеке кештәктә» дигәндәй, башкаларның үз борчуы үзенә житкән нде Дөрес, революциягә кадәр, ягъни яшүсмер чагында, бөтен хужалык Динием өскә калганнан соң. жнр сөреп, печән чабып, иген эшләре белән мәш килеп йөргәндә, заманасына күрә минем хыялым юк түгел иде: яхшы ат, шәп дирбия, чибәр өс-баш, ак мунча... Аннары инде шушылар һәммәсе дә көйләнеп, үз урынына килей утыргач, әнигә акыллы гына, чибәр генә бер килен... Әмма революциядән соң, бигрәк тә гражданнар сугышында йөреп, ярты дөньяны дигәндәй айкап кайтканнан соң, яшүсмер чактагы ул хыял бик кечкенә булып калды. Революция яшьлек дәртенә канат үстерде. Авыл яшьләренең күбесе, бигрәк тә аз-маз укыганы, ул вакыттагы крестьян тормышының тар буразнасына гына сыя алмый башлады. 1925 нче елда Казанда махсус мәктәп тәмамлаганнан соң, беркадәр вакыт эчке эшләр халык комиссариаты оешмаларында хезмәт иттем. Бераздан бу өлкәнең тагын да катлаулырак эшенә күтәрделәр, Арча кантонының җинаятьчеләр эзләү бүлегендә эшләдем. 1928 елда мине халык тикшерүчесе, соңрак халык хакиме1 итеп куйдылар. Кайбер укучыларны минем биографиямнең бер өлеше гаҗәпкә калдыра Алар җинаятьләрне тикшерү органнарының шөгыле белән әдәби иҗатны янәшә куеп карыйлар да болар арасында һичбер бәйләнеш таба алмыйлар. Янәсе, ничек була инде бу? Бер якта ат караклары, бандитлар, тагын шундый бозык юлда йөрүче шәфкатьсез, намуссыз бәндәләр. Икенче якта — поэтик дөнья, нәфислек, кеше рухының нечкә тибрәнешләре. . Бик мәгълүм шундый бер хакыйкать бар: язучы тормышның төрле якларын никадәр күбрәк белсә, никадәр тирәнрәк аңласа, шулкадәр иркенләбрәк, колачын җәебрәк яза ала Тик моның бер шарты бар: ул яшәешнең нинди генә дәһшәтле, куркыныч өермәләренә, пычрак сазлыкларына юлыкмасын, үзенең иманыннан язмыйча, җанын гарипләндермичә, аларны исән-аман килеш саклап калырга сәләтле булсын! Бу һөнәрнең, ягъни җинаятьчеләргә каршы көрәшнең мине барыннан да бигрәк сугышчан романтикасы мавыктырды. Тышкы дошманнарга каршы көрәшкәнмен икән, нигә эчкеләренә каршы да көчне сынап карамаска?! Ул елларда, колхозлар оешканчы, авылларда ат караклары да, кеше талаучылар да очрый торган иде әле Билгеле, төрле җинаятьчеләр белән эш итәргә туры килде Үзенә күрә бик җанлы һәм ифрат җаваплы. куркыныч хезмәт иде ул. һәр урында, һәрвакыт сине шактый ук хәтәр, серле билгесезлек көтеп тора. Син һич көтмәгәндә баш әйләндергеч тизлек белән эшләнә торган гаҗәеп маҗаралар эчендә булып чыгасың Кайчакларны үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җитеп кыргыйланган. ерткычланган явыз бәндәләр белән эш итәргә туры килә. Бу кешеләрнең чиксез явызлыклары, шундый башсыз кыланышлары, бер яктан ачу уята, шул ук вакытта күңелдә авыру кешегә операция ясарга тиешле булган хирургка хас бер теләк тә кузгата иде. Хирург авыруның чирле әгъзасын кисеп ташлаган кебек, мондый бәндәләрне дә бүтәннәргә зарар итмәслек хәлгә куярга кирәк иде бит. Бу эшне мин вакытында чын күңелдән, бөтен тырышлыгымны биреп башкардым Очы бик еракларга яшерелгән җинаятьләрне ачуга бөтен яшьлек көчемне салып эшләдем. Ул чагында төрле холык иясе, төрле язмыш кешеләре белән очрашу, аларның башыннан узган четерекле хәлләр белән таныш булу язучы булгач миңа бик ярап куйды. Теге яисә бу әсәремне язганда, әгәр шундый ихтыяҗ килеп чыга икән, хәтерем тормышта үзем очраткан яки ишеткән берәр вакыйганы, анык кешеләрен күз алдына ук китереп бастыра иде. Кыскасы, мин әдәбиятка буш кул белән килмәдем дип әйтәсем килә. Әмма бу әле минем җан теләгән эшем түгел иде. Күңелем һаман эзХалык судьясын ул чакта шулай атыйлар иде ләнә. әдәбиятка тартыла, бетен сәләтемне, йөрәгем ялкынын, рухи көчемне тулысынча эшкә кушачак чын эшем, мине көткән юлым менә шушында, якынтирәмдә генә йөридер кебек хнс итә идем Вакыты белән язасым килгән чаклар да булды Ләкин ничек язарга5 Суга керми торып, йөзәргә өйрәнеп булмый, ди бит Моңа ниндидер көчле бер этәргеч кирәк булган, күрәсең. ♦ Хәер, ул вакытларда мнн инде үзем күргән, үз башымнан кичкән кайбер әһәмиятлерәк, кызыграк хәлләрне үзем өчен генә теркәп тә бара g башлаган идем. Республика матбугатында, Мәскәүдә татарча басыла i торган газета-журналларда авыл тормышын яктырткан кечерәк кенә g мәкаләләрем, төрле әдәбн парчаларым да чыккалады Белемем /китәрлек булмавы мине электән үк борчый иде Шуңа күрә үзлегемнән белем алуга тагын да җитдирәк тотынырга карар ит- ? тем. Кая барсам да, үзем белән гел китап йөрттем Гражданнар сугышы * вакытында походларда чакта да, тыныч тормышка кайткач, командн- £ ровкаларда йөргәндә дә, китап минем һәрвакыт аерылмас юлдашым. ® сердәшем булды Бик тырышып табигать белемен өйрәнергә керештем. Дарвин, Тимирязев, соңрак Мичурин әсәрләрен бик җентекләп һәм «өйрәнеп» укыдым Болар арасында минем белемемне тирәнәйтергә күп ® ярдәм иткән әсәрләр, ихтимал. II РубакннX булгандыр Бу галим күп а. төрле фәнни мәсьәләләрне, табигать күренешләрен җиңел тел белән = аңлатып бирә, барыннан да бигрәк, нинди китаплардан тирәнрәк мәгь- лүмат алырга мөмкинлеген күрсәтә иде Француз мәгърифәтчеләрнең а тәгълиматы һәм утопияче социалистларның киләчәк турындагы фикер- а. ләре дә, философлар, тәнкыйтьчеләр дә миңа күп нәрсә бирде Атаклы £ кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре, туган илебезнең һәм башка халыклар- о ның революцион үткәне турында да күп укырга туры килде Билгеле, и вакытның иң күп өлешен татар һәм рус матур әдәбиятын укуга багышлый идем Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: үзлегеннән белем алу юлы белән дә күп нәрсәгә ирешергә мөмкин Бу системаның уңай ягы шунда ки, әЛлә кайларга таралып китмичә, фәннең нәкъ үзеңә кнрәк өлешен, аның да нәкъ хәзер кнрәк булган конкрет тарма>ын алып өйрәнәсең, белемеңне һәр даим, өзлексез камилләштерә барасын Шундый юл белән мнн белемемне ярыйсы ук тирәнәйттем Рәсми яктан алганда мннем урта белемем дә юк нде Шулай да 30 яшькә җиткәннән соң марксизм- ленинизм институтына кергәч, югары белемле иптәшләр белән бер кафедрада укысам да, фәннәрне үзләштерүдә кыенлык сизмәдем IX Бу вакытта инде татар әдәбияты, классик әдәбиятта мәгълүм булган барлык әдәби жанрларны үзләштереп, киң иҗат мәйданына чыккан, ул үзеңдә бөтен кешелек дөньясына хас җитди мәсьәләләр күтәрерлек иҗат тәҗрибәсе туплаган иде Бөек Октябрьдан соң. безнең әдәбиятыбыз, җиде гасыр буена җыелып килгән бай әдәбн мираска гаянып, тагын да тизрәк үсә башлады Халыкның рухи тормышында элек-электән йөзек кашыдай нң күренекле урынны алып килгән Габдулла Тукай иҗатының эстетик байлыгы һәм философик тирәнлеге тагын да ачыларак төште Революциягә кадәрге әдәбиятның Г Ибраһимов. Ф Әмирхан. Ill Камал. Г Камал. Дәрдмәнд кебек танылган зур вәкилләре сафына Ш Усманов. К Нажми. Муса Җәлил. К Тинчурин, Ф Сәйфи Казанлы һ б иҗат көчләре килеп кушылды Ул елларда заманы бызиың трибуны, талантлы шагыйрь Һади Такташның көчле тавышы X Рубакин Николай Александрович - рус гадиме һәм язучысы 1862—1946 тагын да дәртлерәк яңгырый башлады Бик үзенчәлекле, киң сулышлы шагыйрьләрдән Фәтхи Бурнаш, Хәсән Туфан һәм бүтәннәр әдәбиятны яңача яңгырашлы көчле әсәрләре белән баеттылар. Атаклы әдип һәм зур галим Г. Ибраһимовның бер-бер артлы яңа романнары, повестьлары басылып чыга башлады Аның «Казакъ кызы», «Безнең көннәр», «Тирән тамырлар» кебек әдәби көче һәм колачы ягыннан соклангыч романнары, повесть һәм хикәяләре күп халыкларның культура тормышында тарихи зур вакыйга булды. Г. Ибраһимов китапларын без — ул елларның яшьләре киң канатлы революцион пафос белән сугарылган тирән реалистик эчтәлекле яңа әдәбиятның иң яхшы үрнәкләре итеп укый.идек. Ул чагында мин Балтач һәм Дөбьяз районнарында халык тикшерүчесе булып эшли идем Мәгълүм булганча, 1929—1931 нче еллар бик тә «кайнар» дәвер иде. Кулаклар, аларның иярченнәре хәбәрчеләрне эзәрлеклиләр, активрак кешеләрне кыйнап, хәтта үтереп үк ташлыйлар Ул да түгел, әле генә оешкан колхозның ашлык амбары янып китә, я тагын шундый берәр хәвефле хәл булып ала. Боларның һәммәсен ачыкларга, кем, ничек, кайчан, ни сәбәпле дигән катгый сорауларга тиз һәм дөрес җавап табарга кирәк. Көне-төне чабасың, атралар буе аяк өстендә буласың. Кайчакларны бик хәтәр хәлләргә юлыккаладым Минем ишеләрнең кайберләрен мәчет астына да ябып куйгаладылар Шул вакытта, төрле кыен хәлләргә дучар булып, минем иптәшләрдән яңадан аякка баса алмаслык дәрәҗәдә гарипләнеп калучылар да бул- галады Табигый ки, эшем буенча һәм коммунист буларак (ВКП(б) сафына мин 1928 елда кергән идем), мин бу вакыйгаларның һәммәсенең эчендә кайнадым Вакыты белән агитатор да, оештыручы да, район газетасының редакторы да, лектор да булырга туры килгәне бар. Кайбер җыелышларда хатын-кыз бик яман җәнҗал кубара торган иде. «Колхоз булгач, нре-хатыны бер өйдә, һәммәсе беррәттән тезелешеп ятасы икән, алтмыш аршынлы бер юрган ябынасы икән. Шул дөресме?»—дигән сорау да биргәлиләр иде. Андыйларга бик җитди кыяфәт белән: — Юк ла инде, дөрес түгел!—дип җавап биргәләдек.— Хәзерге юрганнарыгызны ташлап әрәм итә күрмәгез Колхозда да үз өргездә йоклап. шул юрганнарыгызны ябынасыгыз булыр Җыеп кына әйткәндә, төрлесе булды Уңышлары да, шул уңышлардан баш әйләнүләр дә, арттырып җибәрүләр дә... Менә шул елларда мин йөрдем-йөрдем дә түзмәдем, үз күз алдымда барган шушы бәрелешләр, төрле вакыйгалар тәэсирендә «Канлы бармаклар» дигән хәтәррәк исемле бер хикәя язып ташладым Бу хикәям 1931 нче елда Мәскәүдә чыга торган «Ударниклар» журналында басылды. Хәер, шуннан берничә ел элек, журналист иптәшем Кадыйр Урма- новның киңәше белән, Сиваш сугышлары турында очеркта язган идем. Вакытында ул басылып та чыкты. Бервакыт мин, Балтачтан килгән арада, юл уңаеннан «Совет әдәбияты» редакциясенә кергән идем Шунда Кави Нәҗми миңа, бу очеркны бик ошатканлыгын әйтеп, Сиваш сугышлары турында зур әсәр язарга тәкъдим итте. — Сезнең язу алымыгыз шундый,— диде ул.—Салмак кына ага торган кин сулышлы алым. Сез гражданнар сугышының бу чоры турында зуррак күләмле, киңрәк сулышлы әсәр дә яза алыр идегез. Танылган язучының беренче әдәби тәҗрибәмә шундый бәя бирүе, минем киләчәгемә ниндидер өмет баглавы, билгеле, рухландырып җибәрде. Ләкин мин баштарак үземнең сәләтемә ышанып җитә алмыйча йөрдем Үземнең зәүкымны канәгатьләндерерлек, үзем сокланып укы- - ган яхшы әсәрләр дәрәҗәсендә торырдай чын әдәби әсәр язарга көчем җитәрлекме минем, юкмы? һәрхәлдә, чиле-пешле, булыр-булмас нәрсәләр язу белән генә канәгатьләнәсе килми иде Ул чагында мин үз- үземә каршы төшеп икейөзлеләнгән, әдәбиятка һәм сәнгатькә булган чиксез ихтирамыма үзем үк күләгә төшергән булыр идем Минем «Кызыл Татарстан» газетасына килеп керүем, гомумән, мат- « бугат юлына аяк басуым көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты 1930 еллар башында республикада элекке кантон системасы бетеп районнар оеша башлады Шул елны миңа Дөбьязга күчәргә туры 2 килде Бу тикшерү участогына Дөбьяз һәм Әтнә районнары керә иде 5 Әйткәнемчә, бик тынгысыз вакыт иде ул. Колхозлар бер авылда Оеша, м икенчесендә тарала. Мин тикшерү эшләре белән йөреп, атналар буе я авыллардан кайтып керә алмыйм, ял көннәре хакында хыяллана да * алмыйбыз Дөбьязга кайткан чакларда да төннәр буе эшләргә туры килә торган иде Дөрес, бераздан мине халык хакиме итеп куйдылар Тикшерүче эше белән чагыштырганда хөкем эшләре берникадәр җиңел- ® рәк булса да (авылларга ул кадәр еш чыгылмый, күбрәк Дөбьязда “■ эшли идек), моның үз кыенлыклары килеп чыкты Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү кампаниясенең ин кызган чагы иде. Газеталарда күбесенчә шул хакта язалар, җыелышлар, утырышлар “ шул мәсьәләгә багышлана, колхозлар, районнар, авыл хуҗалыгын язгы °- чәчүгә кадәр тоташ күмәкләштерү өчен үзара ярышалар Шул хакта 2 авылдан алып үзәк оешмаларга кадәр көндәлек сводка бирелә иде о Игенче агай исә һаман башын кашый, уйлана, һаман суза, гариза бнu рергә бик үк ашыкмый иде Районнан барган вәкилләрнең кайберләре күмәкләшүнең файдалы якларын аңлатып-аңлатып карыйлар да. алай гына эш чыкмагач, кискен чаралар куллана башлыйлар ашлык салымы салалар да, түли алмаса, игенчене хөкемгә тарталар Шул ук вакытта партия Үзәк Комитеты һәм Совет законнары күмәк хуҗалыкка керүнең ихтыяри булуын искәртәләр, юстиция органнары исә бу законның га мәлгә ашырылуын һәр даям күзәтеп торалар иде Билгеле, әлеге «бөгәргә» яратучы вәкил язып җибәргән актлар гына хөкем карары чыгарырга нигез була алмый Хөкем утырышында тикшергәндә фәлән иген ченең кулак түгеллеге ачыклана Ә үз көче белән үстергән ашлыктан ул тиешлесен күптән үк тапшырган, шуннан артыгын күтәрергә анын мөмкинлеге калмаган Билгеле, андый агайны азат итеп, өстеннән гаепне алып ташларга туры килә иде I Менә шундый киеренке көннәрнең берендә Дөбьяз райкомы бюро утырышына җыелды Райкомның беренче секретаре Бәйрәмов, күмәкләшүгә бәйләнешле мәсьәләләр хәл ителгәннән соң. безне, бюро членнарын, районнарда газеталар чыгару турында ВКП(б) Өлкә Комитеты карары белән таныштырды Әмма үз тарафыннан бер тәкъдим дә кертмәде — Я. бу мәсьәләне ничек хәл итәбез? Кайсы башыннан керешәбез’ Кемдә нинди тәкъдимнәр бар?— диде Бюро членнары уйга калдылар Чөнки аңа кадәр газеталар зур шәһәрләрдә генә чыга, урыннарда газета чыгару көтелмәгән яңалык нде Газетаның кадрларын каян табарга, җиһазларын, кәгазьләрен каян алырга? Яна гына оешып кнлә торган район җитәкчеләре боларның берсен дә белмиләр иде әле Уйлашып утыра торгач Бәйрәмов — Бәлки, газетанын җаваплы редакторын билгеләүдән башларга кирәктер? Кемне куябыз?- диде Л Шул кышны Дөбьязга «Кызыл Татарстан» газетасының күчмә ре дакциясе килгән иде. Культура бүлеге мөдире Фатих Мөсәгыйтов җитәкчелек иткән бу күчмә редакция күмәкләшүгә багышланган аерым сәхифәләр чыгарды. Эшем бик тыгыз булса да сәхифәләрне чыгаруга мин дә ярдәм иттем. Кичләрен редакциядә еш була идем Ягъни газета эшен бөтенләй күрмәгән-белмәгән кешеләр белән чагыштырганда бу эштән азмы-күпме хәбәрем бар иде димәкче булам. Минем башка көтелмәгән бер уй килеп төште дә газета редакторлыгына мин үземне тәкъдим иттем. Башта моңа бик гаҗәпләнделәр: — Ничек өстеңә аласын? Әле син судья да бит!—диделәр. — Башта икесен дә җитәкләрмен, тора-бара күз күрер,— дидем. Бәйрәмов минем тәкъдимне хуп күрде. — Бәширов матбугат эшләре белән таныш кеше. Өстенә ала икән, бик яхшы Ничек эшлисен үзе белә торгандыр,— диде. Шулай итеп, мин хәзер туачак газетаның редакторы! Минем тәкъдимем буенча район газетасына «Колхозчы» дип исем дә куштык. Хөкем эшләрен башкаруны урынбасарыма йөкләдем дә икенче көнне үк Казанга чыгып киттем. Ул елларда «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы булып Гаяз .Ризванов эшли, аның урынбасарлары Закир Гали һәм Шакир Рәмзи иделәр. Ф Мөсәгыйт Дөбьяздан кайтканнан соң минем хакта нидер сөйләгәнгә охшый иде Чөнки болар мине бик җылы каршы алдылар. Редактор тәбәнәгрәк буйлы ябык кына ак чырайлы кеше икән. Шакир Рәмзи, киресенчә, зур гына йомры гәүдәле, кара тут йөзле, куе Йвра чәчле бик чибәр кеше иде. Минем хакта редакторга ул сөйләп бирде. Редактор шактый ук тынгысыз холыклы булырга охшый иде. Кулларын чалбар кесәсенә яшергән килеш миңа карый-карый өстәле артында йө- ренгәләп, Ш Рәмзигә сораулар бирде. — Соң, шуннан? Ш Рәмзи һәммәсен дә уйлап куйган икән: — Иптәш Бәшировны тәҗрибә туплау өчен өч айга редакциядә калдырыйк. — Ә Дөбьяз газетасын кем оештырыр?— диде редактор. — Анда редакциядән Сәйдәшевне җибәреп торыйк. Өч ай эчендә газетаны, шәт, җайга салыр... Шулай итеп, мин һич көтмәгәндә, газета хезмәткәре булып киттем. Шакир Рәмзи мине култыклап бүлмә саен таныштырып йөрде. Ачык чырайлы бу ягымлы кешене мин беренче күрүемдә үк ошаткан идем. Ул миңа карата соңыннан да гел яхшы, гадел мөнәсәбәттә булды. Рәмзи культура бүлегенең ишек төбенә басып: — Газетаның яңа әдәби сотруднигы Гомәр Бәширов менә шушы егет булыр,— диде. Кыю гына кыяфәтле бер яшь ханым миңа күз генә төшереп алды да сизелерсизелмәс кенә иңбашын сикертеп куйды. * — һе, егет... Ул фамилия белән газетада күренгән иптәшне, язган әйберләренә карап, гел яп-яшь егет итеп күз алдына китерә идек...— диде. Кызлар, яшь ханымнар өчен утыз яшәр ирнең карт булып күренүе минем өчен яңалык түгел иде инде. Мин көлеп кенә уздырдым Рәмзи уңайсызланды, ахрысы, бераз «төзәтеп» куйды: — Сез аңа игътибар итмәгез, Мәфтинең шулай турыдан бәрә торган гадәте бар Яратып шаяртуы шулай килеп чыга аның...—диде Чая телле ханым сүзләреннән мин үзем өчен нәтиҗә чыгардым. Кайсы яхшырак? Төскә-биткә яп-яшь булып та картлык салкынлыгы бәрелеп торган җансыз әсәрләр язумы, әллә киресенчә, бик үк яшь кыяфәтле булмасаң да әсәрләреңнән яшьлек кайнарлыгы бөркелеп торумы?.. Мине редакциянең авыл хуҗалыгы бүлегенә беркеттеләр. Күрәсең, көтеп алганга күрәдер, мин яна хезмәтемә дәртләнеп керештем Барыннан да бигрәк мине журналистлык сәләтем беренче язган әйберләремнән үк ачылып китүе канатландырды Редакциядә мин үземне баштан ук кирәкле кеше итеп сиздем Хәер, миндәге бу язу дәртен редакция җитәкчеләре дә сизеп алдылар Дөресен генә әйткәндә, тын алырга да ирек бирмиләр, бер районнан кайтып керүемә икенчесенә җибәрәләр ♦ иде Ә мин йөри бирәм, яза бирәм Поездга, я пароходка утырып чыгып китәм дә аннан арбага, я тарантаска күчәм, станциядән ерак булмаган « авылларга җәяүләп кенә элдерткән чаклар да булды Тик газетага ь очерк, я мәкалә язарлык әһәмиятле вакыйгалар гына булсын! Көне буе басуларда, колхозчыларнын эшләгән урыннарында, атлы = сабаннар, чәчкечләр, тырмалар тирәсендә, кыр станнарында йөрим дә. кояшта пешеп, җилдә җилләп кичкә таба авылга кайтам Авыл кеше- =• ләре малларын карап, эшләрен бетереп йокларга яталар Мин исә авыл * Советының, я булмаса, уку йортының шәрә бүлмәсендә керосин лам- •= пасы яктысында газетага очерк язам, мәкалә язам Материал күп, язуы J рәхәт, җиңел дә языла иде. Кырларда, фермаларда йөри торгач, җанга азык булырдай гыйбрәтле яки кызык хәлләргә юлыгасың, һәйбәт кешеләр белән очрашасың Күмәкләшүлек беренче елларында колхозчылар ® тормышында балалар беркатлылыгы белән эшләнә торган төрле наян- о. лыклар. хәйләләр дә булгалый иде. Мәсәлән, үзара ярышучы бригада * членнары эшкә иртә чыкканны икенче бригада сизми калсын өчен, бер- сеннәнберсе яшеренеп, басуга караңгы белән үк тавышсыз-тынсыз ын- л дыр артыннан гына чыгып китәргә тырыша торганнар иде & Газетаның кайбер саннарында минем икешәр материалым басылган * чаклар да булды Андый вакытта очерк ахырына чын исем-фамилням- о не куйсам, хәбәрләрне, репортажларны «Г. Разин» яисә «Г Рин* имзаu сы белән чыгара идем Кыскасы, мин күп яздым Барыннан да бигрәк авылдагы зур үзгәрешләр кызыксындыра иде Күрәсең, начар да язмаганмын Минем очерк һәм мәкаләләремне укып, гомумән, ничегрәк эшләвемне күзәтеп баручы Шакир Рәмзи берәр айдан соң — Сиңа күптән үк матбугатта эшли башларга кирәк булган икән,— диде Билгеле, баштарак миңа журналистлык һөнәрен үзләштерергә яр дәм итүчеләр дә булды Редакциянең авыл хуҗалыгы бүлегендә агро ном Габдрахман Байбеков, журналистлар Фәтхи-Балыкчы. Байрашев. Нәби ага Мансуров белән бер-беребезне ихтирам итеп бик тату эшләдек Шушы иптәшләр арасындагы дуслык миндә онытылмаслык истәлек булып калды Безнең мөдиребез - зур стажлы коммунист, тәҗрибәле журналист Нәби ага Мансуров нфрат күркәм холыклы, сабыр һәм ягымлы кеше иде Ул бик кыен чакларда да тынычлыгын югалтмый, авыр сүз әйтми, бирәсе киңәшен дә ничектер хәтер калдырмаслык ягымлы сүзләр белән генә җиткерә иде Син язганны бераз укыгач ул: — Әһә, булган бу, шәп чыккан бу. молодец!— дип куя Ә үзе синең белән сөйләшә-сөйләшә генә нәрсәнедер сыза, төзәтә, түгәрәкли, шомарта Кайчакны син язганнарга шундый сүзләр якн җөмләләр кыстырып куя ки. язган нәрсәң тагын да үткенләнә, мәгънәсе тагын да тирәнәя төшә Шунда гаҗәпкә каласын туктале. бу ничек минем үземнең башыма килмәгән, нигә башта ук шулай язмадым икән дип уйлыйсың Баштарак мин язган әсәрләремнең эчтәлегенә лаеклы исем таба алмыйча җәфалана идем Монда да мина күп вакыт Нәби ага Мансуров ярдәм итте Шулай поезддан тарантаска, арбага, арбадан җәяүле сукмагына тө шеп бөтен республиканы айкап йөри торгач, өч ай узып та кнтте Та I .к y.MJ 65 гын ун көнгә калуымны үтенделәр. Тиешле оешмалар белән үзебез сөйләшербез, диделәр Мин риза булдым. Бер көнне каядыр бармакчы булып редакциядән1 чыгып килә идем, тротуар кырыена жиңел пролетка килеп туктады. Күтәрелеп карасам — каршымда Татарстан Баш судының11 12 председателе Хак Нәбиуллин үзе басып тора! 1917 елда ук партиягә кергән, гражданнар сугышы елларында партизан отрядларында сугышып йөргән калын тавышлы, зур гәүдәле кеше иде ул. Күрер күзгә кырысрак холыклы кебек күренсә дә, ара-тнрә каты гына орышып ала торган гадәте булса да, без — юстиция органнарында эшләүчеләр — гаделлеге, яхшы күңелле булуы өчен аны чын күңелдән ихтирам итә идек. Ул орыша башлаганчы мин ачык чырай брлән: — Исәнмесез, иптәш Нәбиуллин, хәерле иртә!— дидем. Ул минем сәламемә жавап бирмәстән, ачулана ук башлады: . — Әле син һаман мондамыни? Бу .нинди башбаштаклык?! Әйдә, утыр!— дип кычкырды. Карулашып торуның мәгънәсе юк иде, миңа Нәбиуллин янына пролеткага менеп утырырга гына калды Пролетка Кремльгә таба юнәлде. Мине каядыр алып барып житкәнче, Нәбиуллинның кайнарлыгын сүндерергә кирәк иде Мин ягымлы тел белән аңлатып бирергә тырыштым. — Болай бит, Хак абзый. Минем практиканы Баш суд житәкчеләре белән дә, райком белән дә килешеп озайттылар. Минем ул хакта Сездә гаризам да бар,— дидем. Ләкин иптәш Нәбиуллин мине тыңларга теләмәде: — Күп сүләнеп маташма! Менә Обкомда жавап бирерсең!—диде. Әһә! Председатель мине ВКП(б) Өлкә Комитетына алып бара икән! Пролетка Кремль урамыннан бара торгач, Сөембикә манарасына жи- тәрәк, чыннан да. уңдагы ак йортка борылды. Мин артык борчылмадым Чөнки кагыйдәләргә хилаф килерлек бер ни дә кылганым булмады, вөжданым тыныч иде. Нәбиуллин артыннан мин дә икенче катка күтәрелдем. Без кадрлар бүлеге мөдире Мусин иптәш каршысына килеп утырдык. Башта шактый ук усал сүзләр кыстырып Нәбиуллин сөйләде Мин күмәкләшү кебек житди бер сәяси кампания вакытында, сыйнфый дошманга каршы көрәш фронтын ташлап, әллә кайда йөрүче, дисциплина бозучы сансыз бер бәндә кебегрәк булып чыктым. Аның артыннан инде мин аңлатып бирдем. Иптәш Мусин .икебезне дә бүлдермичә игътибар белән тыңлады да кем беләндер телефонда сөйләшергә кереште. Шунда кинәт бер уй сискәндереп аңыма бәреп керде: карасана, минем киләчәгем хәл ителә торган житди минутлар бит бу! Миңа Дөбьяз- га кайтып яңадан халык хакиме булырга, колхоз амбарларына ут төртүдән, ат урлаудан башлап, кооператив акчасын туздыруга кадәр һәртөрле жинаятьләргә каршы көрәшергә туры киләчәкме? Әллә кесәмә блокнотымны кыстырып яңадан авылларга чыгып китәргә насыйп булырмы? Әгәр газетада калсам, бу, Нәбиуллин әйткәнчә, көрәш фронтыннан качу булмасмы? Алай дисәң, газета да көрәшә бит, әле ничек кенә көрәшә!.. Моңа кадәр мин, үземне-үзем кайгыртуһы мещанлык санап, тормышымның барышын күп вакыт язмыш ихтыярына куя идем. Бу юлы исә киләчәгем өчен үзем дә көрәшергә булдым. Җитте! Иптәш Мусин безнең редактор белән сөйләшә иде шикелле. Ләкин аның аратирә «алай икән», «әнә ничек» дигәндәй өзек-төтек сүз кыстырып куюларыннан, баш игәләвеннән берни дә аңлап булмый иде. Ул 11 Ул елларда «Кызыл Татарстан» редакциясе Ленин урамындагы баш почтамт каршында ике катлы йортта урнашкан иде. 12 Верховный суд ул чагында Баш суд дип атала иде озак кына сөйләште дә, бераз уйланып утырганнан соң минем үземә сорау бирде: — Ә сез үзегез кайда эшләргә теләр идегез?— диде. Нәбиуллин, кәефе кырылып, тез башына сугып алды Чөнки ул моны Мусинның артык либераллануы дип аклый иде Мин канатланып киттем: Менә демократия ничек була ул! ф Мин шатлыгымны берьюлы чыгарып аудармаска тырышып, тыйнаклык белән генә: л> — Шушы өч ай күрсәтте инде, мин журналист булырга тиеш икән- $ мен, иптәш Мусин. Редакциядә мин, һичшиксез, файдалырак булыр- § мын!— дидем Мусин берни дә әйтмичә икенче бүлмәгә чыгып китте. Миңа анык * мәсьәләгә шулай житди каравы, һич тә ашыкмыйча, барча ягын ни- ? гезләп, киңәшеп хәл итәргә тырышуы бик ошый иде Әйләнеп кергән- * нән соң икебезгә дә карап алды да Нәбиуллнига кул сузды. — Шулай, иптәш Нәбиуллин, иптәш Бәшнровның редакциядә эш- ® ләве хәерлерәк булачак, ул монда кирәгрәк. Бигайбә! Ә судьяны нкен- ф чене табарга туры килер! Хуш!— диде Мин шатлыгымнан Мусинга рәхмәт әйтергә дә онытканмын. Нәбнуллинны да рәнҗетәсем килми иде Пролеткасына утырырга * торганда мнн аның янына барып хушлашырга кул бирдем a — Зинһар, ачулана күрмәгез инде Күрәсез, тормыш шулай китереп » чыгарды бит,— дидем. * Ул миңа карамыйча гына кулын сузды да бер сүз дә әйтмичә китеп £ барды ж Редакциягә кайткач, мин белмәгән бүтән кайбер нәрсәләр дә ачык- 2 ланды Мине тәҗрибә тупларга дип алып калган булсалар да, җитәкчеләр башта ук әдәби сотрудник итеп беркетеп куйганнар икән Сәй- дәшевне исә Дөбьяз газетасының редакторы итеп раслаганнар Күңелгә тагын шик төште. Сәйдәшев минем урынга яз көне вакытлыча гына дип киткән иде бит! Бу аны Казандагы хезмәт урыныннан кысрыклап чыгару булмыймы? Рәмзи мине тынычландырырга тырышты — Юк, ул үзе ризалык бирде Сәйдәшев бит Дөбьяз янындагы Шып- шыйк авылыннан. Шуның өстенә, сәламәтлеге өчен ул авыл һавасын кирәксенә,— диде Рәмзинең күзләре бик елтыравы сәбәпле, мнн моның нәкъ шулай булуына бик үк ышанып та җитмәдем Әмма хәзер инде кире сүтеп булмый иде Мнн Казанда калдым XI Минем гаиләм моңарчы Дөбьязда яшәгән иде Эшләр болайга киткәч, Казанда квартира кайгыртырга кирәк булып чыкты бит инде Нишләргә? Каян эзләп карарга? Хәзерге Татарстан урамының Яна Бистәгә чыга торган очында Ак ком асты дип аталган шактый озын бер урам бар иде Аның буеннан- буена эрелс-ваклы агач йортлар тезелеп киткән, аргы башында нәкъ авылдагыча нртә белән сыер һәм кәҗә көтүе туплана, кнчен дә шунда ук кайта иде Бу урамның шөһрәтен таратыл торган тагын бер үзенчәлеге шул аның аргы башында «алтын» заводы бар иде Урамнан төн буе дөбер-дөбер ассенизаторлар узып тора, алар «алтыннарын» әнә шул «заводка» бушаталар, шул сәбәпле бу урамда кичләрен форточ каларны ачу мөмкин түгел нде Казанга килеп төшүгә мине шул урамның бирге башында яшәүче кардәш тиешле кешеләр сыендырып торды. Гаилә белән анда яшәп булмаячак бит инде. Шул хакта мин хатыным ягыннан «чыбык очы» туган да булган Бари абзый белән киңәштем. Ул да шул йортта яши иде. Бари Вәли- ев — егерменче еллар башында Казан өязе, Мәмдәл волость башкарма комитетының рәисе булып эшләгән. Ул яхшы гына мәдрәсә белеме алган, тарихны яхшы белә, мандолинада оста уйный, егет чагында Салих Сәйдәшев оештырган кыллы оркестрда уйнаганы барын сөйли иде. Бари абзый мине тыңлап утырды да: — Әгәр ошаса, бер бүлмә чамалап булыр,— диде. Миңа болай бик ансат вәгъдә итүе сәеррәк тоелды. Ул мине шундук үзе яшәгән ике катлы йортның урам ягыннан бер коридорга алып керде. Без аркылы җеп салып сургуч пичәт белән беркетелгән ап-ак биек ишек янына килеп туктадык. — Монда Казаков дигән сал йөртүче татар баеның өченче хатыны яшәгән Бу аның йокы бүлмәсе. Хәзергә хуҗасыз. Әгәр журналист башым белән дип кимсенмәсәң... шушында урнашырга була. Чамала, ошармы икән соң? Ошамаган кая инде ул?! Иркәләнеп торыр чакмыни? Хәзергә баш төртерлек бер почмак булса, соңыннан күз күрер иде әле. Коридорга ап-ак чынаяк мичнең алгы ягы чыга, сары буяулы идән, бизәкле стеналар, коридоры да зур гына... — Ошавын ошар иде анысы Тик моңа пичәт сукканнар бит!—дидем. Пичәт ватып керү өчен җинаять эшләре кодексының кайсы статьясы көтеп торуын мин яхшы беләм бит! Әмма Бари абзый чаларган мыегын сыпыргалап серле елмайды гына. — Син ул ягы өчен хафаланма. Барасы җиреңә бар, эшлисе эшеңне эшлә. Калган ягы безнең өстә!—диде. Кайсыдыр районда берәр атна чамасы йөреп кайткан идем, Бари абзый тантаналы рәвештә миңа ниндидер ачкыч сузды. Бик җитди кыяфәт белән башын ия төшеп: — Рәхим ит, журналист иптәш, фатирың әзер!—диде. — Ничек алай бик тиз? Бари абзый бик матур итеп сөйләшә белүче оста телле, шаянрак холыклы кеше иде. Мине култыгымнан алды да елмая-көлә сөйләнеп әлеге коридорга алып керде. — Беләсеңме, журналист иптәш, «бирергә теләгән колына, чыгарып куяр юлына», дигән бит. Бәхет басты синең! Күрше хатыны коридордан утын күтәреп узганда ялгыш кына эләктереп нитмәсенме... сургуч пичәтне кубармасынмы! Инде нишләргә? Пичәтне яңадан ябыштырып булмый бит! Әллә ниткән берәр юньсез бәндә кереп утырмагае дидек тә... Мин ышаныр-ышанмасрак бер ишеккә, бер Бари абыйга карап гордым да эчкә уздым Ни күзем белән күрим, җиһазлы бүлмә! Менә сиңа тамаша! Тәрәзәдән күреп йөрдем бит: мин киткәндә бүлмә эче шәп-шәрә иде. Ә хәзер? Тәрәзә каршысында өстәл, аның өстендә самовар, шунда ук җиз подносы, чәйнеге, чынаяклары, тагын шундый ашау-эчү дир- бнялары. Стена буенда өч аяклы карават, ишек янында ямаулы булса да җиз ләгән ялтырый, хәтта мич буена калайлаган иске сандык та кереп утырган... Ишек янында Бари абый кәефләнеп елмаеп тора. — Монысы өчен яна күршеләреңә рәхмәт әйт,— ди ул.— Өй җиһазын алар кертте Кемдә нәрсә бар... Кайсы тишек, кайсы ямаулы. — Рәхмәт инде, мәшәкатьләнмәгәндә дә ярыйсы икән. • — Юк. алай түгел, аның хикмәте бар,— ди Бари абый. — Шулаймыни әле? — Соң, шулай булмыйча' Син тыңла коммунхоз агенты килә, карый Әһә, ишектә йозак, ә бүлмәдә — әйбер-сәйбер Ул уйлый: значыт. монда кемдер яши. Кем яши? Ничек кергән? Кем ордер биргән? Шуны ачыклаганчы ул бүлмәгә ордер бирми торалар Сиздеңме? Сизүен сиздем, шулай да булсын, ди Ә мин? Мин ничек җавап би- рәм, ди? Бари абый анысын да уйлап куйган икән * — Ә син хәзер үк коммунхозга гариза илтәсең: шундый-шундый п буш яткан бүлмәгә ордер бирегез, дип Аңлашылдымы? Бүлмәнең буш ? ятуы хак Анысына менә без шаһит — Ул агент дигәннәре хәзер үк килеп чыкса13 — Ә син тотылмаска тырыш!— ди Бари абый 5 Түзеп булмады, кычкырып көлеп җибәрдем Күптән түгел генә шун- з дый законга хилаф эшләргә каршы үзем көрәшеп йөргән кеше бит мин! < Хәзер, гаепле кеше сыман, кемнәндер качып йөр. имеш! " Ләкин шәһәр тормышының хикмәтле якларын Бари абзый яхшырак £ белә иде Бу гамәлнең закон! а да. әхлак кагыйдәләренә дә хилаф кил- * мәвен ул хәтта исбатлап та күрсәтте. ♦ — Син мәдрәсәдә гыйлем тәхсил кылган' кеше бит. фәйләсуфларча а фикер йөртеп карале — Мәсәлән? s — Мәсәлән, ярый, әйтик, «вөҗданым күтәрми» дип, син бүлмәдән э баш тарттың ди. Ләкин көт тә тор, иртәгә үк монда нинди дә булса, * бер капъйот пикүләй 2 яисә бөлгән неэпман борынын китереп тыгачак Сөаль кайсының фатирлы булырга хакы зуррак? Пнкүләйнеңме, яшь £ журналистныңмы? « Мин шатлыктан кулларымны угалап — Булды гына. Бари абзый, ышандырды!— дидем — Шул-шул менә! «Хәйләсез, дөнья файдасыз». Укыдың бит. хәтта дини тәгълимат та хәйләи шәргыйне бөтенләй үк инкарь итми Гаиләңне фатирлы итәсең килсә, андыйга гына түзәсең ннде Хәйләсен дә өйрәттеләр Бүлмәне иртүк бикләп кнтәм дә. караңгы төшкәч кенә кайтам Бер ун көнләп авылларда йөреп үтте Күршеләр әйтә тордылар: коммунхоз агенты эш сәгатьләрендә килә икән дә чине очрата алмагач, сүгенеп кире китә икән Болай качышлы уйнаулар җанымны кыйный, моның бер чиге килеп чыгуын үзем үк тели башлаган идем инде Шулай булды да Бер көнне, типографиядә төнге редактор булып газета чыгару сәбәпле. таң аткач кына кайткан идем, көндәгечә иртәрәк тора алмаганмын Яман дөбердәтеп тәрәзә какканга уянып китсәм, ир уртасы бер кеше ачулы кыяфәт белән миңа йодрык күр£әтә — Под суд бирәм мин сезне! Давай, киенегез!— ди бу Ярар, «подсуд» белән мине өркетә алмыйсың, анысына әллә ин исем китми. Әмма икенче ягы бар ул кешегә ияреп баргач, бүлмәне ничек ычкындырмаска?!. Менә кайда эшләтергә кирәк башны' Шәһәрнең коммуналь хуҗалык идарәсе ул елларда Бауман урамында хәзерге «Совет» кунакханәсе бинасында урнашкан иде Әлеге агент мине икенче каттагы зур кабинетта утыручы яхшы гына киенгән бер түрә каршысына илтеп бастырды — Менә шушы кеше инде ул! - диде Мин кем булуымны. Казанга нн сәбәпле килүемне, коммунхозга күптән үк торак турында гариза биреп куюымны аңлата башлаган идем, ул иптәш мине бүлдереп әлеге агентка — Нәрсә көтәсең, яз актыңны'- диде Эшләр болайга киткәч, авыз ачып тору ахмаклык булыр иде Мин 1 Гыйлем тәхсил кылган — белем алган ’ Пикүләй — спекулянт (жаргон) ул кешедән телефонда сөйләшеп алырга рөхсәт бирүен үтендем. Ул миңа шактый ук усал караш ташлап тагын кисеп кенә салды: — Нинди телефон тагын! Сезгә бернинди телефон да ярдәм итә алмый! Әйткән бит акт язарга дип! Баста!—диде. Мин үтенечемне яңадан кабатладым. — Өстемә ташланган гаепне редактордан яшереп калырга хакым юк. Бездә тәртип шулай. Рөхсәт итегез!—дидем. Редакторның Обком бюросы члены булуын, билгеле, ул белә иде, юашланып китте. Икеләнебрәк булса да телефонга башы белән ымлады. — Сөйләшегез!— диде. Бәхеткә каршы, редактор Г. Ризвановның кабинетында чагы туры килде. Мин аңа, күп эзли торгач, Акком асты урамында күптән үк буш яткан тугыз метрлы бер бүлмә табуымны, шуңа ордер бирүләрен үтенеп күптән үк гариза биргән булсам да, мине хәзер ул бүлмәдән чыгарырга җыенулары турында сөйләп бирдем. Г. Ризванов, кыска гына итеп: — Аңлашылды. Бирегез әле ул иптәшне!— диде. Хәзер инде минем урамымда бәйрәм иде Мин әлеге иптәшнең аягүрә баскан килеш: «Тыңлыйм, иптәш Ризванов», «Аңлашылды, иптәш Ризванов»,—дип әледән-әле телефонга баш июләрен мыек астыннан елмаеп кына карап утырдым. Әлеге башлык, сөйләшеп бетерүгә, кинәт бөтен йөзе белән яктырып миңа кулын сузды. — Башта танышыйк, иптәш кем... — Бәширов. — Әйе, иптәш Бәширов! Соң башта ук кем икәнне әйтеп сөйләшәләр аны! һи! Соң, журналист кешегә бер бүлмә жәлмени? Хәзер оформить итәбез аны! Мин Казан шәһәрендә яңа һөнәремнең абруе биниһая зур булуына кәефләнеп горур гына утырган арада, әллә кайлардан гаризамны да табып китерделәр. Аның өске почмагына әлеге иптәшнең кызыл кара белән кыеклатып резолюция салуын карап утыруда бик күңелле булды. Иртәгә сәгать унда ордер алырга керүемне үтенеп кулымны кысып калдылар. Шундый маҗаралы юллар белән яулап алынган булса да, бу кечкенә бүлмә бик бәхетле булып чыкты. Дүрт-биш елдан аңа тагын бер күрше бүлмә өстәлгәч, ул «квартира» дип аталырлык рәвешкә килде. Без анда егерме ел яшәдек. Җәмәгатем белән ике бала үстердек. Биредә мин бик күп очерклар, мәкаләләр, хикәяләр, «Сиваш» повестен һәм «Намус» романын яздым. XII Матур әдәбиятка мине журналист һөнәре алып килде дияргә мөмкин. Каян беләсең, әгәр дә әдәби сәләтем барлыгын башта газета битләрендә сынап карамаган булсам, бәлки тагын күпмедер вакытым башка тармакларда эшләп үткән булыр иде. Газетада эшләү минем дөньяга кабашымны, мохитымны киңәйтте, каләмемне чарлады. Кая гына барып чыкмый журналист, аны нинди генә истәлекле, нинди генә гаҗәеп очрашулар көтми! Мине кышкы караңгы төшәрәк ашыгыч рәвештә Казан аэропортына дәшеп алдылар. Берничә минуттан мин даны бөтен дөньяга таралган самолетлар сынаучы В Коккинаки самолетында булып чыктым. Баштанаяк мехка төренгән, аягына калын унты кигән тыныч карашлы бу җитди кеше мине самолет кузгалып китәр алдыннан очучы креслосында кабул итте. Кабина ярым караңгы иде. Өстеңә йөкләнгән журналистлык вазифасы сине кыю булырга, теләсә кемгә төрле сораулар бирергә мәҗбүр итә: — Владимир Константинович! Газета укучыларның бнк беләселәре силә, әйтегезме, сез бу юлы Төньякка нинди максат белән очасыз?— дидем мин. Ул тәфсыйллап жавап бирде Бу — Арктикада боз таулары кысып ватканнан сок челюскинчы- лар корабленен боз әсирлегеннән азат ителгән еллары, Арктика геройларының һәр очышы халыкны бнк кызыксындырган чагы иде В Кок- кинаки исә яна самолетларны сынаудагы батырлыклары белән шөһрәт ? казанган очучы Шунлыктан анын жавабын типографнянен хәреф жыю *2 чысыннан башлап газета редакторына кадәр әллә никадәр кеше көтеп 5 тора, ул жавапка газетаның беренче битендә махсус урын калдырыл- £ ган иде. з Хәтеремдә, В Коккинакннын караңгы күккә таба берүзе очып ме- < иеп китүе мине ифрат дулкынландырды Кап карангы төндә өермәләр- u гә, давыллы бураннарга каршы бер үзен көрәшкә чыгу өчен нинди ба- ® тыр йөрәкле, нинди фидакарь рухлы булырга кирәк дип уйлап алдым Бәлки, әлс хәзер дә ул шундый кыен шартларда ниндидер яңа самолет- * ны сынарга чыгып киткәндер?. • Икенче бервакыт СССР Верховный Советы Президиумы председа- * теле Михаил Иванович Калининнан интервью алу бик ачык булып истә | калган Ул безнең ударник колхозчылар съездына республикага орден п тапшыру өчен килгән иде Рус журналисты Тройский белән без анын “ Казан тимер юл станциясенең бер кырыена тукталган махсус салон- °- вагонына барып кердек Михаил Иванович вагоны тирәсендә кораллы г сакчылар күренмәве бераз гажәпләндерде, Михаил Ивановичның үзен о бик гади тотуы да безгә бнк ошады Хәер, элекке Тверь губернасы u игенчеләре арасыннан чыккан, заводларда гади эшче булган бу сөйкемле картны без үзе белән очрашканчы ук шулай дип белә һәм ярата идек Ул елларда аны хөрмәтләп. «Бөтенсоюз старостасы» дип тә. партиянең иң талантлы пропагандисты дип тә йөртәләр иде Михаил Иванович авыл картлары кня торган ак тимер кысалы гади генә күзлеген төзәткәләп кулы белән урындыкларга ишарә итте Без утырдык Безгә нн кирәген ул аллан ук белеп тора иде, безнең сорау бирүебезне көтмәстән. үзе үк сөйләп бирде Татарстан колхозчылары ның Днепропетровск игенчеләре белән ярышуда жнңеп чыгуларын партия ил күләмендә зур вакыйга дип карый, бу тәжрибә башка өлкә һәм ресһублика игенчеләренә дә үрнәк булырга тиеш икән, иртәгә ачыла чак колхозчылар съезды менә шул яктан да бик әһәмиятле икән Икенче көнне мин Михаил Ивановичны ударник колхозчылар съездының президиумында күрдем Ул В И Ленин сеңелесе Мария Ильинична Ульянова һәм Г Ибраһимов белән янәшә утыра иде. тирән эчтәлекле речь белән дә чыкты Мондый очрашулар күңел офыкларымны киңәйтеп, рухн хәзинәмне баетып, минем үземне дә үстерделәр Үземне-үзем кыенлык белән табуым хакында язган идем шикелле инде Аның каруы редакциядә эшли башлагач нәрсә турында язасым- ны баштан ук белеп керештем Мнне барыннан да бигрәк авыл тормышы, анда да игенче агайның рухи дөньясы, анын яшәешенә тормыштагы яңалыкларның ничек тәэсир итүе кызыксындырды Бу хакта озакка сузмыйча, зур әсәрләр язылганны көтмичә, көне-сәгате белән көн дәлск матбугатта язып бару өчен иң кулай, иң жайлы жанр әдәби очерк булып чыкты Шуның өстенә, бу жанр балачактан ук күңелдә жыелып килгән кадерле тойгыларны да. замана сулышын да укучыга үтемлерәк итеп житкерергә мөмкинлек бирә иде I Ни сәбәпле мине барыннан да элек авыл тормышы кызыксындыруы да аңлашылса кнрәк. Мин— авылда туган, тере туфракның үзе өстендә, аның чирәме өстендә уйнап, буразналары арасында эшләп үскән кеше. Язын-җәен җир-ананың ничек сулыш алуын, аның өстендәге бөтен тереклек дөньясының — үлән сабакларының, яфракларның, бөреләрнең кояш нурына ничек комсызланып сузылуын, шуннан яшәрткеч куәт алып, дәртләнеп үсәргә, чәчәк атарга, үрчергә керешүләрен дә күрә беләм, игенче агайның кытыршы куллары җирнең йомшак тәненә нинди якты өметләр белән үрелүен дә яхшы аңлыйм Малай чакта мин җирне үз маңгай тиремне түгеп үзем сөрдем, үзем тырмаладым. Шунлыктан, җир белән икмәккә бабайлардан нинди генә хөрмәтләр әманәт булып калган булса, аңа минем үз өлешем дә өстәлә. Бәлки шунлыктандыр, мин гомеремнең яртысыннан күбрәген шәһәрдә уздырсам да. күңелем белән һаман да авыл малае булып калдым Авылның авыл булуы өчен яраттыра торган үз матурлыгы, үзенә генә хас мәңгелек поэзиясе бар Шулай да әгәр авылны шул яклары өчен генә яратсаң, ул әле бер яклырак кына булыр иде. Минемчә иң әүвәл авылның кешеләре яраттыра. Табигатьнең үз эчендә яшәгәнлектән, алар аны тирәнрәк аңлыйлар Табигать аларга үзенең күркәм сыйфатларыннан мулрак өлеш чыгарган. Аларның холык-фигыльләрендә, үзара мөнәсәбәтләрендә эчкерсезлек, гадилек, сам им илек, иркен күңеллелек кебек яхшы сыйфатлар ачыграк сизелә, күренебрәк тора. Шуларның һәммәсе өстенә, дөнья халкының тамагын туйдыручы, ана яшәү мөмкинлеге тудыручы игенче һөнәрен мин җир йөзендә иң борынгы һөнәр дип, бөтен халык тарафыннан ихтирам ителергә тиешле иң изге һөнәрләрнең берсе дип саныйм Бәлки, бу мәхәббәтне көчәйтүгә матур әдәбият та сәбәп булгандыр? Мәгълүм ки, татар әдәбиятының барлык язучылары да диярлек авылдан чыккан кешеләр. Безнең әдипләребез һәм шагыйрьләребез авылның үзе, аның халкы турында, аның чиктән тыш авыр һәм шул ук вакытта шигъри матурлык белән бизәлгән катлаулы хезмәте һәм тормышы турында элек-электән бик яратып яздылар. Г Ибраһимов, Г. Тукай һ. б. бик күпләрнең әсәрләре кемнәрне генә рухландырмагандыр! Сәгыйть Рәмиевнең балачакта ук укыган «Авыл» дигән шигырен оныту мөм- кинмени? Әй, авыл, син мен шәһәрдән Мен кабат ямьле вә хуш Бер кеше юк бер урамда... Нинди тын һәм нинди буш! Нинди иркен, нинди рәхәт, Нинди бар жир гөл генә; Синдә төн дә юк, төнен дә Бер болытлы көн генә... Ихтимал, бу мәсьәләдә мин берьяклырак фикер йөртә торганмын. Бүгенге шикелле атом һәм кибернетика заманында минем бу карашым кайбер яшьләргә, бәлки, искергән кебек тә тоелыр. Әмма нишлим? Ул минем каныма сеңгән. Минем бу карашымның яшәеш мәйданыһда тирән тамырлары бар. Бу темага язуны мин җанга рәхәт бирә торган куанычлы бер иҗат эше дип карыйм Шулай итеп, мин газетада башта ук авыл тормышы турында язучы очеркист булып киттем. Бу үзе күп көч куюны сорый торган тынгысыз һәм бик мәшәкатьле эш булса да, мин аны бик ярата идем. Күптән түгел генә колхозга кергән игенче агайның аңында зур үзгәрешләр башланган чор иде бу. Моңарчы аның «үземнеке» дип йөргәне күмәкЛәшкән хуҗалыкта уртак милеккә әйләнгән, ләкин «уртагы» әле тәмам «үземнеке» булып җитмәгән чак. Ләкин агайның искелек тә бик үзәгенә үткән, аннан да тизрәк котыласы килә, алда торган яңа тормыш та бик кызыктыра Яңа тормыш буыннан-буынга чиләндереп килгән авыр хезмәттән коткарырга, яңа заман рухында, яңача, җиңел рәк тормыш вәгъдә итә иде Шуиын йогынтысында кешеләр, акрын гына, сизелер-сизелмәс кенә булса да үзгәрә баралар кебек нде Очерклар язганда мине, барыннан да бигрәк, әнә шул ягы кызыктырды «Үземнеке», «колхозныкы» дигәннән, Мария Ильинична Ульянова- нын әлеге колхозчылар съездында әйткән бер фикере мине бик озак уйландырган нде Мин аны хәзер сүзгә-сүз хәтерли алмыйм инде Әмма ♦ мәгънәсе болай иде — Күмәк хужалыклар алга китсен өчен, һәр колхозчы, үз хужалы- 3 гындагы кебек үк, чын күңелдән тырышып эшләргә тиеш Мария Ильинична колхозчылар аңлардай гади тел белән күңелләр- г гә үткәреп сөйләде, мин аны игътибар белән тыңладым Әмма бу фике- | ренә кушылмадым Янәсе, ничек инде колхозчы элекке хосусый милек- а чс вакытындагы шикелле генә эшләсен?! Аклылыгы ягыннан ул бит $ элекке игенчедән бер баскычка булса да югарырак торырга, хезмәтен- ы дә дә аннан әллә никадәр уздырыл жнбәрергә тиеш Шулай уйлый идек Чөнки ул елларда без чамадан тыш «кызыл», * бик тә түземсез бәндәләр идек әле. Игенченең аңын ансат кына үсте- ♦ pen, колхозларны тиз генә баетып алырга да тизрәк коммунизмның в ишеген кагарга ашыга идек Әмма тормышның исә үз закончалыклары, о үз логикасы бар икән ләбаса Кешенең рухи дөньясы без теләгәнгә ка- t pan кына алай бик тиз үзгәрми икән Моңарчы барлык сыйнфый дәү- g ләтләрнең нигез ташы булып килгән хосусый милек идеологиясе хәзер <» дә бирешергә теләми. Элек кешедә капъйот комсызлыгы уятып халык- “ лар арасында кан коюга сәбәпче булган, туган белән туганны якага- £ яка китергән икән, ул хәзер дә шуны ук дәвам иттерергә омтыла Ул. х явыз, адәми затның холкына фигыленә, анын бөтен тормышына шул ° тикле тирәнгә кергән, аны куып чыгару өчен яна жәмгыятькә бик озак көрәшергә туры киләчәк икән әле. Колхозларда озак йөри торгач, мин шуны аңладым Мария Ильинична хаклы булган, колхоз эшен үз эшен кебек чын күңелдән яратып эшләү ул заман өчен алга китү булган икән әле ул Әмма яңалыклар да, кешедәге үзгәрешләр дә күп очрый нде Әйтик, гади бер колхозчыда, бригадирда яисә сыер савучы хатында иске авыл кешесендә була алмастай өр-яңа бер күркәм сыйфат чагылып китә Бу сыйфат кешене эчтән яктыртып, аның рухын, кемлеген бөтенләй көтелмәгән яктан ачып жнбәрә Зур Тарханның ышна Насыйбулла исемле алтмыштан узган бер бабай ярты төннән эшкә чыга, зур фидакарьлек һәм батырлык эшли Нәрсә рухландырган бабайны? Хезмәт көнеме? Данмы? Юк Аның үз колхозын алдынгы итәсе килгән Яисә мондый хәлгә игътибар итәсең элек, ялгыз хужалык вакытын Да гомергомергә ялкау дип даны чыккан фәлән абзый үзенең тырыш хезмәте белән колхозның хөрмәтле кешесенә әверелә Ничек алай? «Мине кешегә саный башладылар»,— ли ул Анда кешелек горурлыгы уянган Әле күптән түгел генә, бары узган ел гына бер адым жнр өчен бер-берсенең якасына ябышкан, бакчасына күрше тавыгы кергән өчен «нкмәк шүрлекләренә» бирешкән тынгысыз күршеләр хәзер бер бригадада туганнарча дус яшәп, татулык үрнәге күрсәтәләр Кыскасы, синең күз алдыңда күркәм сыйфатлы, ифрат та үзенчәлекле, эш сөючәи яңа кешеләр туып килә

4 гыры кил»се санда