Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘЧӘККӘ КАРАП


оңгы еллардагы әдәби тәнкыйть чыгышлары белән танышканда, •'хәрәкәттәге эстетикаябызның үсеш юллары турында уйланганда, еш кына бизмән-критерийларны яңадан тикшереп карау, тешенчәләрнең чикләрен тәгаенләү ихтыяҗы туа. Нәрсә ул тәнкыйть? Аның асылы һәм үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Чикләре кайдан уза? Кемгә адреслана?
Моның белән мин әдәби тәнкыйтьнең методологик мәсьәләләре хәл ителмәгән дип әйтергә җыенмыйм. Пушкин, Белинский. Чернышевский һәм Добролюбов заманнарында ук инде әлеге сорауларга нигезле һәм анык җавап бирелгән, төшенчәләрнең чикләре билгеләнгән. Әмма, уен кагыйдәләре буенча сызылган сызыклар тапталып беткәч, малайлар арасында бәхәс, кычкырыш, үпкәләшү башланган кебек, без дә еш кына классиклар сызган сызыкны шәйләмичә, алар кулланган критерийларны оныта төшеп сөйләшәбез һәм дөрес нәтиҗәгә килә алмый аптырыйбыз.
Гади генә мисал китерик. Даими сүгелеп килгән тәнкыйтьне, әйдә күңеле булсын дип, мактарга тиеш табылса, дәлил өчен, менә бит Г. Халитның «Революция тудырган геройларны, менә М. Хәсәновның «Галимҗан Ибраһимовяы, менә И. Нурул- линның «XX йөз башы татар әдәбияты» китабы дип, монографияләр санарга керешәләр. Әнә ничек әдәби тәнкыйть белән әдәбият тарихы арасындагы чик бозылды! Тәнкыйтьне әдәбият теориясе белән тәңгәл кую очраклары да булып тора.
Әдәби тәнкыйтьнең асылы һәм үзенчәлеге мәсьәләсенә кире кайткалау, күренә ки, эш юктан гына эшләнә торган нәрсә түгел. Тәнкыйтьнең бурычы һәм кемгә адреслануы мәсьәләсенә килгәндә дә, шул ук хәл. Бүген дә әле әдәби тәнкыйть минем өчен, мине мактау, минем иҗатымны пропагандалау өчен яши дип, чын күңелдән ышанучы авторлар байтак. Моннан берничә ел элек «Литературная газетамның «Тәнкыйтьче ничек һәм кем өчен яза?» дигән рубрика астында махсус дискуссия уздыруы да очраклы хәл булмады.
Русның революцион-демократ тәнкыйтьчеләре алдында мондый сорау тормаган Алар тәнкыйтьнең төп бурычын китап укучылар массасын идея-эстетик яктан тәрбияләүдә күргәннәр. Бүтәнчә була да алмый. Тәнкыйть мәкаләләрен унар мең, йөзәр мең тиражлы журнал яисә газета аша тарату үзе үк шул турыда сөйли. Тәнкыйтьнең тикшерү объекты — бүгенге көн әдәбияты, бүгенге әдәби процесс. «Кыйссаи Йосыф» турындагы фәнни мәкалә яисә Ф. Әмирханның сатирасына багышланган хезмәт, билгеле инде, әдәби тәнкыйть кысасының тышында кала.
Тәнкыйтьнең үзенчәлеге тагын шунда: ул әсәрне, язучы иҗатын яисә әдәби процессны бербөтен итеп тикшерә. «Фәлән әсәрнең сюжет-компоэиция үзенчәлеге» яки «фәлән әсәрдә пространство һәм вакыт проблемасы» кебек темаларга «фәнчә» язылган мәкаләләрне әдәбият теориясе дип карау дөресрәк булыр Әдәби тәнкыйть классикларының мирасы бу яктан да гыйбрәтле. Аларда, әйтик, «Иван Никитин шигырьләре» яисә -1846 елда рус әдәбияты» тибындагы хезмәт булса да, «Фәләннең поэзиясендә тавыш семантикасы» яисә «Фәлән романда полифонизм» кебек темаларга язылган мәкаләләрне тапмассыз.
Бербөтен итеп анализлау — мәсьәләнең бер ягы. Икенче һәм тагын да әһәмиятлерәк ягы нинди максат белән, нинди бурыч куеп анализлауга кайтып кала Революцион демократ һәм марксист тәнкыйтьчеләр, шулай ук соңгырак заманнар тәнкыйтенең танылган вәкилләре тәҗрибәсе безгә болай ди: тәнкыйтьтә иң мөһиме әсәрнең төп мәгънәсен, күтәргән проблемасын ачу, тормыштагы нинди процесс, нинди тенденцияләр йогынтысында мәйданга килүен аңлатып бирү һәм әдәби процесста нинди урын тотуын билгеләү. Икенче төрле әйткәндә, әсәрне яисә язучы иҗатын чынбарлык белән чагыштырып тикшерү, ул гына да түгел, әдәби әсәр мисалында тормышның үзендә бара торган катлаулы процессларны аңларга ярдәм итү. Кыска
С
сы, әдәби тәнкыйтьнең теп бурычы — конкрет әдәби күренешләрне тормыш һәм әдәбият контекстында аңлатып бирү
Әйе, бу башлыча, социологик анализ, һәм ул чын мәгънәсендәге әдәби тәнкыйтьтә әйдәүче роль уйный Дөрес, Белинский иҗатында әле эстетик анализ зуррак урын тоткан. Чөнки, Чернышевский сүзләре белән әйтсәк, ул «. үз эшен өр-яңадан башларга тиеш иде, барыннан да элек, ул безгә әдәбиятның, тәнкыйтьнең, журналның, * поэзия һәм башкаларның нәрсә икәнлеген аңлатып бирергә тиеш булды» Черны- С шевскийның үзендә, шулай ук Добролюбов һәм Писарев мәкаләләрендә инде социологик анализ беренче планга чыкты. Н А Добролюбов фикеренчә. мәсәлән, әдә- — би тәнкыйтьнең бурычы — «...алдан уйланган идея һәм бурычларны авторга такмый- J ча, әдәби әсәр нигезендә тормышның үзендәге күренешләр (ассызык минеке— i И Н.) турында фикер йөртү»
Татар әдәби тәнкыйте дә үз эшен әнә шулай башлаган иде. Аның яралуында ~ һәм бик тиз үсен китүендә, бөек рус тәнкыйтьчеләре белән беррәттән Тәрҗеман» газетасының да күпмедер роль уйнаганлыгын әйтмәсәк, гаделсезлек булыр. Татар ♦ телендә әле көндәлек матбугат юк чакта, тәнкыйть өлкәсендә ат уйнатачак каләм X ияләре нәкъ менә шушы газетадан мәгънәви азык һәм гыйбрәт алдылар. «Тәрҗеман»- — да күп санлы рецензияләрдән тыш, тәнкыйтькә, аның асылы, үзенчәлеге һәм төп [_ принципларына махсус багышланган озын мәкалә бар Автор Көнбатыш Европада >- өстенлек алган «эстетик» һәм Россиядә үсеп киткән «социологик» тәнкыйтькә чагыштырма бәя бирә дә түбәндәгечә нәтиҗә ясый «Мөселманнар тормышындагы әдәби X һәм көндәлек яшәеш күренешләрен бәяләүдә Европаныкына караганда, рус тән- у кыйтенең принциплары кулайрак һәм файдалырак» («Тәрҗеман». 1896 7 (1) 1905 ел- — дан соң аякка баскан татар демократик тәнкыйте беренче адымнарда ук «әдәби 3- әсәр нигезендә тормышның үзендәге күренешләр турында фикер йөртү» кебек, рус - тәнкыйте принципларын тормышка ашыра башлады Г Тукай, мәсәлән М Гафури- _ ның «Хәмитнең хәяте» повестена язган рецензиясендә, әсәрнең уз эчендә казынудан бигрәк, мәдрәсә баскычларын үткән яшьләрне фаҗигале язмышка дучар иткән социаль, милли, дини һәм рухи сәбәпләрне ачып бирә «Ачлык кушты» исемле пьесага багышланган рецензиясенең уртасына кадәр Ф Әмирхан Россиядә кабатланып тора торган ачлыкның социаль-сыйнфыи сәбәпләре турында сүз алып бара Алга таба ул, әсәрнең идея-художество кимчелекләрен күрсәткәннән соң, татар әдәбиятының үсеш перспективасын күзаллый һәм кыска гына итеп тәнкыйди реализм методының асылын аңлата. Бу рецензия әсәрне тормыш һәм әдәбият контекстында карауның матур үрнәге булып тора. Ж вәлидинең күл кенә мәкалә һәм рецензияләре турында да шулерны әйтергә мөмкин
Егерменче һәм утызынчы елларда Г Ибраһимов, Г Нигъмәти һәм Г Гали социологик һәм эстетик анализ берлеген саклап язылган байтак хезмәтләр бирделәр. Бераз соңрак әдәбиятка килгән Г Кашшаф, Г Халит. Л Жәлэй һәм X Хәйри мәкаләләре арасыннан да шундый тәнкыйть үрнәкләрен табарга мемкин Соңгы еллар әдәби тәнкыйтен җигелеп тарта торган Р Мостафин һәм Ф Мусинда да. яшьләрдән М Вәлиев һәм Р. Мөхәммәдиевтә дә бар алар Р Мохәммәдиевнең кыска гына бер мәкаләсе, мәсәлән, истә калган. Ә Еникинең «Тынычлану» хикәясе уңае белән язылган иде ул. Тәнкыйтьче, яшь профессор Шәйхиеа образы белән бәйле рәвештә, укучының игътибарын тормыштагы зарарлы күренешләрнең берсенә юнәлткән һәм ул күренешкә исем дә биргән иде шәйхисвщина
Әйе. болар бар Әмма бүгенге тәнкыйтебез җитди генә кимчелекләрдән дә азат түгел Шулардай иң эурысы — әсәрне язучы иҗатын яисә әдәби процессны әдәбиятның үз кабыгы эчендә генә тикшерү булса кирәк Рецензия икән, күпчелек очракта әсәрнең сюжетын сөйлибез, кайбер персонажларына характеристика бнргән- дей итәбез, композиция һәм тел-стнль кимчелекләрен өстән-естен генә саныйбыз да. бетте-китте. Язучы иҗатына багышланган мәкаләдә еш кына азганнарының эчтәлеген сөйләү, тематик үсеше һәм осталыгының арта баруы турында шактый гомуми сүзләр әйтү белән чикләнәбез
Кайбер укучыларның, бигрәк тә каләмдәш дусларның килешеп җитмәүләре мөмкин. Янәсе, беэнең мәкаләләрдә социология кирәгеннән артык, сәнгатьчелеккә исә
игътибар юк, эстетик анализ юк. Чынлыкта исә нәкъ киресенчә. Эстетик анализ дигәнне әсәрнең үзен генә тикшерү, язучының алым һәм чаралары, тел-стиле турында фикер йертү дип аңласак, начармы, яхшымы, бусы бар. Чын мәгънәсендәге социологик анализ исә. күреп үткәнебезчә, сирәк кунак.
Революцион-демократ тәнкыйтьчеләргә кайтыйк, бармы аларның мәкаләләрендә эстетик анализ? Әлбәттә, бар! Беренчедән, алар тормыштагы тенденцияләр белән аваздаш идеяне әсәрнең үз тукымасын анализлаудан чыгаралар. Икенчедән, шул идеягә «эшли» шул идеяне сәнгатьчә гәүдәләндерә торган компонентларны ачу белән бергә, аңа "Эшләми», ул идеяне укучы аңына җиткерүгә комачаулый торганнарын күрсәтеп бирәләр. Менә мондый эстетик анализ өстә җәйрәп ятмый.
Социологик һәм эстетик анализның табигый берлеге,— менә шул җитми безнең күп кенә мәкалә һәм рецензияләргә
Әдәби тәнкыйтьнең үзенә генә хас сыйфатлары турында сейләшкәндә, аның форма һәм стиль үзенчәлекләрен дә читләтеп үтеп булмый. Укучыга адресланганга күрә, аның үзенеке генә булган жанрлары алым-чаралары һәм теле бар. Бу яктан ул фән белән матур әдәбият арасында тора дисәк, шаять ялгышмабыз. Хакыйкатьне эзләү һәм дәлилләү ягыннан ул — фән. фикерне укучыга җиткерү чаралары ягыннан — әдәбиятнең бер төре һәрхәлдә шулай булырга тиеш. Тик бер фикерне ассы- зыхлап әйтергә кирәк: тәнкыйть мәкаләсен мавыктыргыч итә торган төп сыйфат шулай да тел-сурәт бизәкләре түгел, бәлки фикернең тирәнлеге һәм яңалыгы.
Тәнкыйть белән әдәбиятның үзара мөнәсәбәте мәсьәләсенә килик.
Күп дистә еллар инде менә тәнкыйтьчеләрне үз вазифаларын тиешенчә үтәмәүдә, тәнкыйтьне артта калуда гаепләп киләләр. Сорау туа: кемнән яисә нәрсәдән артта кала соң ул? Билгеле инде, әдәбиятның үзеннән — проза, поэзия һәм драматургиядән артта калуы күздә тотыла. Шактый еллар элек бер язучы, үз тапкырлыгына үзе сокланып, болай дигән иде. проза, поэзия һәм драматургия атакага киткәндә, тәнкыйте обозда кала.
Ләкин мәсьәләне принцип төсендә куйсак, әдәбият күз күреме юл китеп, тәнкыйтьнең утырып калуы да, һәм киресенчә, соңгысы алга сикереп, әдәбиятның артта сөйрәлүе дә мөмкин түгел, дигән нәтиҗәгә килербез. Чөнки алар. Сиам игезәкләре кебек, бер-берсенә тоташкан, бер-берсенә береккән. Пушкинда ук мондый фикер бар "Тәнкыйтьнең хәл-әхвәле үзе үк әдәбиятның җитлегү дәрәҗәсен күрсәтә». Заманында Г Ибраһимов романнарыннан һәм хикәя-повестьларыннан Г Нигъмәти кебек сәләтле тәнкыйтьчеләрнең үсеп чыкканын искә төшерик. Ш. Камал, һ. Такташ. М. Җәлил. И. Гази. Г. Бәширов, М. Әмир. Ф Хөсни кебек әдип-шагыйрьләр иҗатының әллә никадәр монография, китап һәм мәкаләләрне мәйданга китерүе шулай ук очраклы хәл түгел һәм. гомумән, чын мәгънәсендә проблемалы әсәр дөньяга чыкгымы тәнкыйть шунда ук җанланып китә. Ә. Еникинең «Саз чәчәге», -Йөрәк сере». «Рәшә» повестьлары. А Расихның «Язгы авазлар» һәм -Ике буйдак» романнары. С. Баттал- ның «Сигезенчесе кем?» һәм Р Төхфәтуллинның «Авылдашым Нәби» повестьлары дөньяга чыккан вакытларны хәтерлик.
Әдәби тәнкыйтьнең артта калуы турында сүз бара икән, моны әдәбияттан түгел, бәлки тормышның үзеннән, тормыш куйган таләпләрдән артта калу дип аңларга
Хәер, тәнкыйть әдәбиятның үзеннән дә бераз арттарак калырга мөмкин. Кызганычка каршы, гадәттә шулай була да Чөнки, ни әйтсәң дә, әдәбиятның әлеге өч төре белән чагыштырганда, тәнкыйтькә талантлар азрак килә. Килгәннәре дә әдәбият тарихына яисә әдәбиятның үзенә китү җаен карыйлар. Моңа исә сәбәпләр җитәрлек.
Беренчедән, тәнкыйтьче хезмәте мораль һәм материаль яктан ничектер түбәнрәк бәяләнә Уртакул прозаик яки шагыйрь, мәсәлән, яхшы тәнкыйтьчегә караганда дәрәҗәлерәк санала Шагыйрь яисә прозаикның һәр язганы, вакытлы матбугат аша үтеп, китапка әверелсә, яңадан-яңа басмалары дөнья күрсә, тәнкыйтьче язганнарның ихтимал, уннан тугыз өлеше бер күренә дә. үз эшен эшләп, газета-журнал төпләмәләрендә торып кала.
Икенчедән, тәнкыйтьче, мактау сүзен сирәк ишеткәне хәлдә, әр-хур эчендә яшәргә мәҗбүр. Чөнки ул. чын сәнгать әсәрләренең иҗтимагый һәм эстетик кыйм-
мәтен ачу юнәлешендә төп эшен башкару белән бергә. Авгий абзарын чистарту кебек, бик ук рәхәт булмаган икенче бурычны да үтәргә тиеш Туры әйткән — туганына ярамаган, диләр. Талантлы каләм ияләре арасында тәнкыйтьне өнәп бетермәүчеләр очраса да, тәнкыйтьчегә таш күбрәк уртакул язучылар ягыннан оча. Андый- лар әдәбиятка һәрвакыт күлләп килгәннәр. Хәтта рәтләп гонорар түләнмәгән заманнарда да.. Ә бит революцион-демократик тәнкыйть «әйтергә теләгәне дерес. җитмәсә. китабын үз хисабына бастырып чыгарган, тимик инде» дип. мондый авторлар- = ның башыннан сыйпамаган Белинский, мәсәлән, әдәбиятның үсеше хакына уртакул — авторларның уртакул әсәрләренә юлбарыс кебек ташланган. Тукай. Ф Әмирхан һәм х Г Ибраһимов та аяп тормаганнар. Lc
Хәзер исә тоташ грамоталылык заманы. Язучының эш шартлары да начар түгел: g менә сиңа гонорар, иҗат йорты, хөрмәт һәм дан Табигый, әдәбиятка уртакул сәләт- 2 леләр дә, хәтта таланттан мәхрүм булганнар да агылып киләләр
Безнең бүгенге тәнкыйть, әлеге ташлардан башын күптерүдән куркыпмы, артык кыюсыз, артык юаш. Хәер, икеләнеп калдырырлык сәбәпләр дә юк түгел. Уртакул авторлар да безнең язучылар, кесәләрендә билет, бер-берсенә бик нык берек- “ кәннәр. тавышлары кор Тәнкыйть, диләр, объектив булырга, иптәшләрчә булырга тиеш. Принципиаль тәнкыйтьчене күсәк куллануда гаеплиләр. Үзләре кыйныйлар, үз- Ч ләре каравыл кычкыралар Хәтере калган авторларны яклаучылар да табылса, тән- ? кыйтьченең хәле бөтенләй мөшкелләнә.
Югарыда телгә алынган язучының чагыштыруын үзгәртеп, мин болай дияр идем юк, чын тәнкыйтьчеләр үзләре теләп обозда калмыйлар, аларны еш кына калдыра- 2 пар, атакага китүчеләрнең хур булуы ихтималын күрмәсеннәр өчен, обоз арбасына х бәйләп калдыралар.
Әйгелгәннәрдән шундый нәтиҗә чыга: әдәби тәнкыйть, тормыш куйган таләпләр- х гә дерес җавап бирсен өчен, әдәбияттан бер карыш та артта калмыйча, аның белән — бер аяктан атлап барырга тиеш
Әмма мәсьәләнең болай куелышы белән кайберәүләрнең килешмәве мөмкин Чынлап та, тәнкыйтьнең бурычын һәм мөмкинлеген чикләү түгелме бу? Әдәбияттагы уңышларны һәм кимчелекләрне барлап һәм теркәп кенә утырса, аннан ни файда?
Язучылардан чынлап та еш кына «тәнкыйть, әдәбиятны әйдәп алдан барырга тиеш!» дигәг сүзләрне ишетергә туры килә. Мондый таләпне әдәбият теориясенә адреслау дөресрәк булса да, тәнкыйть уңае белән дә ул игътибарга лаек. «Алдан барырга тиеш» дигәнне язучыларга иҗат буенча сабак бирү яисә әдәбиятның иртәгесе турында трактат язу дип түгел, бәлки киләчәккә карал эш итү дигән мәгънәдә аңласак, андый бурычны тәнкыйтькә дә йөкләргә мөмкин һәм кирәк.
Әдәбиятта катлаулы һәм каршылыклы процесс бара Сирәгрәк булса да. күтәргән мәсьәләсе һәм шул мәсьәләнең сәнгатьчә гәүдәләнеше белән яңа, оригиналь әсәрләр туа.
Сәнгатьчә ачыш булган һәм әдәбиятның иртәгәге көнен билгели торган шундый әсәрне тәнкыйтьче көне-сәгате белән күреп алырга һәм, иҗтимагый-эстетик кыйммәтен ачып биреп, укучылар массасының һәм әдәбият җәмәгатьчелегенең игътибарын шуңа юнәлтергә тиеш
Тәнкыйть тарихында моның үрнәкләре булмады түгел. «Яшь йөрәкләр». «Безнең көннәр». «Тирән тамырлар» романнары турында тирән эчтәлекле мәкаләләр язган Г. Нигъмәтине кабат искә төшерик Беренчеләрдән булып һ. Такташ поэзиясенең үзенчәлеген ачып биргән Г. Галине хәтерлик. Татар әдәбиятының «юл баганалары» булган «Язгы җилләр». «Намус», «Онытылмас еллар» кебек романнар шулай ук паеклы бәяләрен алдылар X. Туфан. М. Җәлил һәм С. Хәким кебек шагыйрьләрнең поэзия тарихындагы урыннарын билгеләүгә зур өлеш керткән Р Мостафин хезмәтләрен до рәхмәт белән искә алмый мемкнн түгел. Әмма еш кына безнең тәнкыйть әдәбиятка яңалык алып килгән әсәрне яисә язучыны укучылар һом җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителгәч кенә күреп ала Күрми уздырган чаклары да булгалыи Мисал эзләп ерак барасы юк: менә С Баттал. Беркемгә дә охшамаган талантлы шагыйрь. гаять үзенчәлекле прозаик Бармы аның турында төпле тәнкыйть? «Баштан үткәннәр» исемле автобиографик повестен, мәсәлен мин дә. оатыма каршы бик
соңгарып укыдым. М Кәримнең «Озын-озак балачак» повестена тиң торырлык әсәр язгач икән ләбаса безнең С. Баттал!
Яисә менә Н Фәттахның «Этил суы ака торур» романы. Узгынчы рецензияләрдән башка тәнкыйть курмәде бугай ул Мәгълүм булганча, татар совет әдәбияты тарихи жанр белән бик үк мактана алмый. XIX йез ахыры һәм XX йөз башыннан ерак китә алганыбыз юк. Ә Н. Фәттах әсәрендә — Болгар дәүләте чоры, «Сызгыра торгам уклар» романының беренче китабында — тагын да борынгырак тарих! Язучының шәхес буларак үзенчелеге белән генә бәйләнгән феноменмы бу, әллә татар халкының милләт буларак усеше тудырган ихтыяҗның чагылышымы? Әнә шул сорауга әдәби тәнкыйтьтән бүтән кем җавап бирсен?
Әдәбиятны алга әйдәүче әсәрләр белән беррәттән — берәүгә дә сер түгел,— карап торышка чын сәнгатьтән аерылып тормый торган башка төр әсәрләр дә дөньяга чыккалый Укучыларны да җәлеп итәләр, авторлары да мактала. Болар алдан юл ярып баручыларның яктысын чагылдырып ялтырыйлар, икенче төрле әйткәндә, моңарчы күтәрелгән тема һәм идеяләрне, моңарчы табылган алым һәм чараларны үзгәртеп кабатлыйлар Бу типтагы әсәрләр, күпмедер файдалы эш башкарып, иртәме, соңмы, игьтибардан төшеп калачаклар, онытылачаклар. Тәнкыйтьче, әнә шул «икенчел» (вторичный) әсәрләрнең «үз үлемнәре белән киткәннәрен» көтеп тормыйча, бүген үк, хәзер үк «кемлекләрен» төшендерергә, чын сәнгать әсәрләреннән аермаларын күрсәтеп бирергә тиеш. Бу да — киләчәккә карап эш итү
Әмма монда да безнең тәнкыйть бик үк өлгерлек күрсәтми. Рецензияләү практикасы һәм еллык күзәтүләр әлеге ике тип әсәрләрне еш кына тигезләүгә китерә. Объектив булам дип, чын сәнгать әсәреннән кимчелекләр, ә «икенчел» әсәрдән уңай яклар эзләп язганда, бүтәнчә була да алмый
Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындачгы карары татар совет тәнкыйтенә дә бәрәкәтле йогынты ясаган иде. Эшлекле төс алды ул. тирәнәйде, уңышларга карата сизгеррәк, кимчелекләргә карата кырысрак булып китте. Бәхәс һәм дискуссияләр гамәлгә керде. Әдәби тәнкыйтьнең «палитрасы» да байый төште, жанрлары төрлеләнде.
Әмма соңгы дүрт-биш елда тәнкыйтьтә сүлпәнәю сизелә башлады. Бәхәс кимеде. мактау һәм макташулар арта төште, як-якка каранып, ул-бу булмагае дип эш итү яңадан гамәлгә керде. Сәбәп, күрәсең, атта да, тәртәдә дә. Без карарның күп кенә мөһим күрсәтмәләрен оныта төштек шикелле Тәнкыйть әдәби хәрәкәттә үзенең лаеклы урынын алсын, тормыш куйган таләпләргә җавап бирсен өчен, тәнкыйть арбасының сөйрәлебрәк баруына китергән объектив һәм субъектив сәбәпләрне бетерү турында уйланырга кирәк Атны камчылау белән генә, белмим, эш чыгар микән. Солы белән ку. ди бит халык