ҖИЛӘКЛЕ АЛАННАР ЭЗЛИМ!
Безнең прозаны бүген берничә сыйфатка аерып теркешләп булыр нде. Бу бүленеш, бәлки, якынчадыр, әмма — шулайрак. Беренче юнәлеш: проза телен бик яхшы белгән, җөмләне искиткеч матур тезеп язган авторларыбыз бар. Теленә сокланасын, гаҗәеп—көмеш табакка энҗе койгандай! Язучыны шул ягыннан гына бәяли башласаң — бу авторлар беренче планда инде. Кая ул Шәриф Камалга андый тел! «Терсәге чыгып» торган җөмләләр Ф. Әмирханда, хәтта Г. Ибраһимовта да бар. Әмма, матур җөмлә төзеп язган бүгенге прозаикларның кеше укымый торган ялтыравыклы әсәрләре янында тегеләр — зенитта. Чөнки аларда тормыш бар, типлар бар. Ялтыравыклы купшы җөмлә төзүчеләрдә исә тормыш һәм шуннан суырып алынган типлар зәгыйфь, шуңа күрә укучы ул әсәрләрне актарып кына чыга. Кызганычка каршы, мондый матур җөмлә белән өстән шуып бару бүгенге яшьләргә дә килеп керде. Яшьләр белемле — Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Әмирхан кебек кенә түгел, һәр яшь язучының хәзер вуз дипломы бар. Алар инде җөмлә төзи беләләр — белем зур! Тик — әсәрдә тормыш юк. Икенче бер юнәлеш: әдәби әсәр хикмәтле тел белән язылырга тиеш дип ышанган кешеләр. Болар гади итеп язсак хикәя булмый, дип уйлап, очын-очка ялгап бетерә алмаслык бөдеркәле-көдрәле җөмлә белән язалар, аларның әсәрендәге механизатор яки фуражир бәллүр, өрфия, мәгәр, ханым, коры шәраб, сөтбикә дип сөйләшә — баш өйләнә. Автор үз җөмләсенә урта мәктәптә алган геометрия, физика. химия буенча мәгълүматларын тутыра, бүгенге газеталардан алган информациясен дыңгычлый — моны «татар әдәби телеме икән бу?» дип, сәерсенеп укыйсың. Шул вакытта гап-гади итеп язып кеше рухын ача белгән Ш. Камал, Ф. Әмирхан. Г. Ибраһимовлар. бүгенге В. Белов. В. Распутин, В. Быковлар искә төшә. Шәрәфи карт («Акчарлаклар»), Хәят («Хәят»), Нури карт («Татар хатыны ниләр күрми?») гапгади, әмма йөрәгеңә үтеп керерлек итеп сөйләшәләр бит! Ә В. Беловның Иван Африканычы? Ч. Айтматовның Таиабае? Мәэмүн карты? В. Распутинның Дарьясы яки Аннасы? В. Быковның барлык геройлары? Барысы да халыктан, барысы да тормыштан... Кыскасы, прозаны «икенчел продукция» баса башлады. Безнең прозаиклар хәзер тормышның үзенә түгел, ә тормыш турындагы информациягә кереп батты. Шул информация белән матур сюжет корып, дөрес композиция белән яза башлады. Мин үземдә сәер бер тойгы сизөм: узган елда басылып чыккан кайбер хикәя, повесть, романнарга караганда миңа диңгезче М. Юнысның диңгезче язмалары, игенче Ф. Галиевнең игенче язмалары күбрәк ошады. Боларның соңгысы — язучы түгел, әмма аның язганын мин тетрәнеп укыдым. Чөнки, теге төзек, ялтыравыклы әсәрләрнең авторлары, прозаик Георгий Семенов әйткәнчә, бары тик «Әдәби тышкы кием турында гына кайгыртып, тормыштагы әшәкелек, ялган, явызлык белән бер тапкыр да пычаккапычак килми ләр, әсәрләрендә күпме генә матур әдәби кием белән ялтырасалар да, һаман да матур малайлар булып калалар, ирләр була алмыйлар». Әдәбиятның формасы, жанры турында сөйләшкәнче, беренче чиратта каләмең Б белой тормышка актив тәэсир итү турында кайгыртырга кирәктер. Кайбер әсәрләрне укыганда, уйлап куясың: эре масштаблы геройлар кирәк! .Миңа һәрвакытта да Андрей Князко җитми» ди Ю. Бондаревның .Яр» романында Вадим Никитин. Сугышның соңгы кенендә үзенең күңел чисталыгын саклап, влхән фашистлар тарафыннан совет солдатлары естенә атарга чыгарылган малай-фашист- ларның гомерен жәлләп үзе һәлак булган Андрей житми аңа. Миңа да шулай. Проза турында сейләшүдө катнашкан тагын берничә иптәшкә шундый геройлар җитми икән. Тагын уйлап куясың: прозаик тормыштан никадәр ерак китсә, шулкадәр уйлап чыгара, шулкадәр ясый. «Ә нн ечен уйлап чыгарып язарга,— дип Иван Бунин.— Герой һәм героинялар нн ечен? Ни ечен бәйләнеш һәм чишелешле роман, повесть? Мәңгелек дан казанганнарга җитәрлек дәрәҗәдә охшамаган булып күренүдән куркып яшәү? Һәм мәңгелек гаәап — мәңге дәшмәү, нәк-ь үзеңнеме (ихлас синеке) булган, бердәнбер чын, катгый әйтелергә тиешле, ягъни »з калдырырга, сыйланырга, сүздә генә булса да. сакланып калырга тиешле нәрсә турында язмау?» Аннан соң безнең кайбер әсәрләрдә шундый нәрсә күзәтелә: аларда еш кына автор шәхесе әсәрдәге персонажларны йота, икенче планга второ. Геройлар үэ холык-фигыльләре белән авторның талантына буйсынып бетәләр, үз йозләрен югалтырга мәҗбүр булалар. Ә менә В. Распутин, В. Быков әсәрләрендә алай түгел. Анда геройлар местәкыйль эш итәләр, авторлар аларга үзләрен күрсәтеп бетерергә тулы мемкинлек бирәләр. Бәхәстә катнашучыларның күбесе авторның үа стиле мәсьәләсенә кагылмады. Теләсә кайсы авторның стиле аның эчке деньлсы, рухы белән шулкадәр бәйле ки, моны тәҗрибәле күз генә күреп ала һем форманы әйрәнеп, әсәрнең эчтәлеге тирәнлегенә тешә ала. Язучының стилә бердәм, эчке бер бетен система буларак ейрәнелсргә тиеш. Кызганычка каршы, безнең әдәбият белемендә проза әсәрләре бу юнәлештә әлеге тикшерелми. Алдарак мни бүгенге прозадагы бер-нке тесно аерып алырга тырышкан идем. Өченчесе дә бар, дүртенчесе дә... Тагы да бар... Шулердан берсе: телне белмәү, әзер трафаретлар белән, блоклар белен язу. Язучы — телне белми? Тракторист — трактор йортә белми? Аш пешерүче — табада бәрәңге кыздыра белми? Димәк, әлеге иптәш тракторист, бу иптәш — повар түгел. 0 теге, яэгалаучы иптәш? Бәхәстә катнашкан авторларның берсе «безнең прозада котылгысыз рәвештә очпочмак яши» дип борчылды. Шекспир. Толстой, Шолохов, Г. Ибраһимовларда булган бу «очпочмак» — тормыштан. Автор, теләсе, аны дүрт яки биш почмаклы итә. Хикмәт бу ечпочмакларяың самыяда түгел, о ул почмаклар ярдәмендә тормышны кемнең ничек чагылдыруында. Күренеп тора, журналда сүа алган автор үзенең нәрсә әйтергә теләгәнен аңламаган кое кулына калом тоткан. Внк кызга ныч... Лев Толстойның бер фикере хәтердә калган: шундый бер вакыт килер, дип язган ул, язучы уйлап чыгарып түгел, нәрсә белсә, күрсә — шуны яза башлар. Чыннан да, шундый вакыт килеп ята түгелме соң? М. Кәримнең «Оаын-озак балачак». М. Алексеевның «Драчуны». В. Беловның «Кануны», Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек». Р. Гамзатовның «Мой Дагестан», В. Астафьеаның «Последний поклон» һ. 6. бик күп әсәрләр шуңа мисал түгелме соң? Минемчә, проза турындагы бәхәстә шушы яңа формалар турында сойләшү дә җитмәде, һәм чагыштырмача сойләшү җитмәде. Воз, прозаиклар, соңгы дүрт-биш елда «бездә барысы да шәп. без шәп темалар күтәрәбез, бездә елына фәлән китап чыкты», дип еойләнергә әйрәнеп киттек. Мин нсә. прозаик буларак, үз иҗатымнан риза түгел; тормышның калын, тиран катламнарын алып, зур геройлар тудырып, яхшылыкны явызлык белән бәреш тереп. яшен утлары чыгарып бүгенге тормышны күрсәтә алганым юк. Ә тормыш катлаулы, тормыш бүгенге Җәмиләнең үзенә беркетелгән сыерыннан коиенә бер пот сет бирүе, механизатор Рэднфиең үз эшен камус беләк башкарып йез илле процент бирүе турындагы роман, повестьлардан алгарак китте. Кешелек җәмгыяте әдәбият алдына аур бурычлар, аур мәсьәләдер китереп куйды. Ихтн- мал, ул мәсьәләләрне күтәргән язучы инде милли рамкаларда гына кала да алмый торгандыр. Күпме генә мактанмыйк, хакыйкать бер: зур полотнолы әсәр, бөтен бер буынны, киләчәк буыннарны да тәрбияләрлек проза әсәре иҗат итәргә кирәк! Кызганычка каршы, бездә бу әле юк. Якын арада гына булыр дип тә әйтүе кыен. Бәхәснең төп темасы әнә шул мәсьәлә тирәсендә иде, моны төрле яктан килеп, төрлечә өрфия белән төрделәр, әмма — хакыйкать шул гына. ...Евгений Евтушенко үзенең «Җиләкле урыннар» дигән романында бүгенге көннең иң гадәти күренешләрен алып кешелеклелек белән кешелексезлекне рәхимсез бәрелештерә, тормышның кырыс шартларында кеше матурлыгын — җиләкле урыннарны эзли. Мин дә бу бәхәс барышында үзебезнең прозадагы җиләкле аланнарны эзләдем. Аланнар әлегә кечкенә, җиләкләр әлегә эре түгел... Ләкин өметне өзмик!