ГЕЛ ИСТӘ
Рифгать Бикчгнтзевнең тууыма 60 ел еатрга тамашачылар ябырылып йорн торган шушы март аенда Рифгать Әхмәтҗан улы Бикчәнтәев үэеиең 60 еллык юбилеен уздырыр иде һәм беэ, Бикчәитәев-артистиың оста уенын күреп сокланган, ул куйган спект такльлорно яратып караган тамашачылар, аның белән бергә иҗат иткән сәхнәдәшләре, Бикчәнтәоа-ледагог укыткан шәкертләре, якын дуслары — һәммәбеэ юбилярга, тирән ихтирамыбызны белдереп, чәчәкләр китерер, аны алкышлар һәм озын-озак гомер, яңадан-яңа иҗат уңышларына ирешүен теләр идек. Әмма Рифгать Әхмәтҗаиоаич безнең арабызда юк инде. Ул безнең хәтеребездә генә яши. Тормышка гашыйк иде ул Туксаннан узган ебисе хакында сокланып сейли, җае чыккан саен үзенең дә иркен сулышлы, нык булуы турында искәртеп узуны Һич гаеп санамый иде Мәсәлән, Муса Җәлил һәйкәле артындагы мәрмәр баскычларны бер тында йегереп менеп тә, берни булмагандай сәйлешеп торуын хәтерлим. Этне районы, Түбән Бәрәскә авылының унбиш яшьлек малае сенгать деньясына Казан художество училищесы аша килеп кере. Училищеның 2 нче курсында укыганда Боек Ватан сугышы башлана. Рифгатьнең дә фашист илбасарларына каршы сугышка китәсе киле. Аны җибәрмиләр Ул берничә тапкыр качып та карый.. Ниһаять, унҗиде яшьлек егеткә вертолет заводына керү мемкинлеге ачыла. Шулай ител, фронтка ул да кулыннан килгән кадер ярдәм итә башлый. Уз-үзеңне аямыйча, бетен борлыгыңны бирел эшләүне таләп иткән сугыш еллары. Рифгатьнең шушы авыр чорда да рәсем училищесын ташламавы, вертолет заводында зшләү белән бергә, әлеге уку йортын 1944 елда тәмамлап чыгуы үзенә күрә бер бәләкәй генә батырлык булып саналырга хаклыдыр. Сугышның бетү ягына барган чаклары. Үзенең җиңүенә ышанган Ватан-аиа килечеккә якты планнар кора. Шуны сизенгән Рифгать, укуын тагын да девам итү нияте белән, Мескәүгә яки Ленинградкә китәргә хәзерләнә башлый. Хыялы — зур рәссам булу. Баш-*ягы белән иҗат деньясына чумасы килә аның Әмма сугыш елларының кырыс кагыйдәләре Рифгатьнең телогене каршы тешә. Заводны ташлап, укырга китүе белен цех начальнигы да ризалашмый. Рәсем училищесын бергә тәмамлаган дусты Празат Исәнбәт белән алар уйга калалар... Цех начальнигы корган кирте, чыннан да. җиңел генә үтәрлек түгел. Бары очраклы бор хәл генә булыша Рифгатькә Үзешчән кочлерго багышланган смотрда аны Хосәон ага Уразиков күреп ала. Артист, режиссер һәм педагог булган әлеге талант иясе Рифгать катнашкан скетчны бик игътибар белен карал утыра һәм соңыннан Бикчәнтәоекә хат языл сала Аида Мәскәүнең атаклы театр институтына абитуриентлар җыелуы хакында әйтелә һәм емотло яшь егеткә | имтиханнар биреп карарга киңәш ителә. Рифгать бу хатны алгач рәхәтләнеп коле һем үзенең дусты янына йогере Празат аңа. шулай да уйлап кара син. ди Уйлыйсы юк, ди, Рнфглть, кырт кисеп, мин нинди артист инде Ни тавыш. ни кыяфәт Бик теләсәң, оно үзең бар. Буең да ике метрлы, тавышың да патша кыңгыравыныкы кебек, кыяфәтең до собханалла гына. Ә мин. малай, бары россам булам. Минем до күңел артистлыкка тартмый шул, ди Празат. Алай да Мескәүгә эләккәч, күз күрер оле. тотарбыз да «үзебезнең» институтка күчәрбез. Әнә шундый уйлар белен килеп, имтихан тапшыра башлый болар, һәм, ни гаҗәп, тур арты тур узып, иң соңгы турны да җиңеп чыгалар. Комиссиянең ойтоп бетергесез канәгать булуы егетләрне аптырашта калдырг. Карале снн аны, дип колошәләр алар үзара, без артистлар да икән, шуны белми йоргонбез Колү колу болен, о яшерен теләкләре — Мескәүгә барып урнашкач, ■үз ииститут»ларына күчү уе әлеге үз кочоидә кала. Бикчонтеоанең театр институтына имтихан бирүе дә шаккатыра алмый цех начальнигын Тоткарлый ул Рифгатьне. Тарткалаша, якалаша торгач, январь ае дә якынлаша. Ахырда начальник, темам туеп булса кирек. Бикчәнтәеәне үэено чакырып ала да кМено художник икенсоң. цехны яңа елга хосторло. шуннан дүрт ягың кыйбла булыр»,— ди. Рифгать, рәхмот әйтеп, шунда ук эшкә де кереше. Алны-алны, коиио- 'тонте белмичә, цехны яңа елга хәзерли ул. һәм менә цех әзер Цех начальнигы Т кила, карый: алла кайларгача сузылып киткән цех бәйрәмчә бизәлеп, йеэләгән тиеннәре. куяннары, аюлары, шүрәлеләре белән яңа елны кәтеп тора. Цех начальнигы, куйган шартының җиренә җиткерелеп үтәлүен күрсә дә. бар, энекәш, инде укырга китсәң дә була, дип әйтергә ашыкмый. Бары берничә кәннән соң гына, үзенең кабинетына чакырып: «Әнә шунда, каршыга. даһи юлбашчыбызның шәп кенә портретын ясап бирсәң, артык тотмаячакбыз»,— дип. тагын бер шарт куя. Бәхеткә каршы, портрет бер дигән була... Мәскәү Сугыштан соңгы еллар. Атаклы ГИТИС... Йезләрчә талантларны илебез театрларына тәрбияләп тапшырган театр институты. Ике дус икенче курсны тәмам итәләр, өченчесенә, дүртенчесенә җитәләр, әмма «үз институтларыина качып китәргә ашыкмыйлар. Киресенчә, торган саен ныграк кына гашыйк була бара алар. Иге-чиге булмаган театр дөньясы үзендә сәнгатьнең бөтен тармакларын да очраштыра-бер- ләштерә икән. Аңа бөтен гомереңне багышлаганда да театрның барлык серләрен ачып бетерү мөмкин түгел... Әнә шул хакта сөйли аларга институт. Өстәвенә, алар укыган татар студиясе зур югарылыктагы студия була. Әлеге студия хакында остазлары профессор О. Пыжова менә болай язган: «Татар студиясе бик тиз арада ГИТИСыбыэиың горурлыгына әверелде. Аларга барлык педагогларыбыз да гашыйк. Татар студентлары гаҗәп темпераментлы булулары, уз осталыкларын арттыру өчен армыйталмый тырышып эшли алулары белән таң калдыралар. Иң мөһиме: алар барысы да, чын мәгънәсендә, талант ияләре»... Остазлары ялгышмыйлар: диплом спектакльләрен карарга җыйналган Мәскәү тамашачылары яшь артистларга кайнар рәхмәтләрен белдерәләр, аларга зур киләчәк баглыйлар. Студиядә уку чорында ук: Соллогубның «Йомшак күңелле булу бәласе»ндә Саша, Леоновның «Ябырылу» драмасында Федор. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» әсәрендә Болконский. Лермонтовның «Маскарад»ында Князь Гнездич, Хәмзә Хәкимзадәнең «Бай Һәм хезмәтче»сендә Хезмәтче, Мольерның «Тартюф» исемле сатирик комедиясендә Данис, Мөсреповның «Козы Көрпеш һәм Баян Сылупында Җантык, Гоц- циның «Болан-патша»сында Леандро һәм Труфальдино, Аппакованың «Бишек җырывн- да Сираҗи. Горькийның «Васса Железнова»сында Прохор кебек гаять төрле рольләрдә үзен сынап караган Р Бикчәнтәевтә артист булу теләгенең тулаем өлгереп җиткәнлеге күренә. Хәзер инде ул артистның сәхнәдә «гәүдә күрсәтеп» кенә йөрмәвен яхшы аңлый. Яшь артист тамашачының карашын аңлы рәвештә образның эчкә дөньясына юнәлтә. Тамашачының күңел күзе дигән катлаулы әгъзасын ярдәмгә чакырырга өйрәнә, барлык эзләнүләрен тамашачыларны тетрәндерү максатына юнәлдерә. 60 нчы елларда театр училищесында актерлык осталыгына укытканда, Бикчән- тәев-педагог үзенең шәкертләренә кеше күңеле фәкать чын сәнгать белән очрашканда гына тетрәнә, дия иде. Тамашачы яки тәгәри-тәгәри көлсен, яки үксеп-үксеп еласын; спектаклеңнән битараф чыгып киттеме, аны кабат театрга алып килүе ансат булмаячак. Татар ТЮЗына кайтып эшли башлаган чорда (1949 елда алар бөтен студияләре белән Казанда яңа гына ачылган татар ТЮЗына кайтып төшәләр; татар ТЮЗы, кызганычка каршы, нибары бер ел эшләп кала) һәм аннан соң академия театрына күчеп эшли башлагач та, Бикчәнтәев шул «тетрәндерү» максатына тугры кала. Бикчантаев хакында кемнән генә сорасам да, ул кеше миңа: Бикчәнтәев искиткеч артист иде. дип җавап бирде Барлык кешеләр күңеленә ничек шулай бердәй үтеп керә алган соң ул1 Моңа җавап табуы беренче карашка гына җиңел кебек тоелган икән, һәр иҗат кешесе — үзенә күрә бер табышмак. Бикчәнтәеане дә. биш бармагымны белгән кебек беләм, диюче табылмады. Әйе. бу шәхескә якынрак килә төшкәч, мин дә шуны аңладым: Р. Бикчәнтәевне яхшы беләм дип йөреп ялгышканмын икән. 1962 елдан 1975 елга кадәрге арада язмышым мине Рифгать абый белән гел очраштырып торгач, әйтик, Бикчәнтәев-режиссер кул астында миңа унга якын спектакльдә катнашырга, Бикчәнтәев-педагогтаи дәресләр алырга, Бикчәнтәев-артист белән сәхнәдә партнерлар булырга, күп еллар гастрольләрдә бергә фатирга йөрергә туры килгәч, шул вакыт эчендә күргәинәремне сейләп бирә алырмын дип кулыма каләм алган идем, әмма каушап калдым. Бу талант иясе бер генә кеше иңләп алырлык шәхес түгел икән, монда бик күлләрнең уртак тырышлыклары салынган хезмәте кирәк икон. Миңа калса, Бикчәнтәев драмада да. комедиядә дә бердәй тигез уйнаучы күпкырлы артист булганлыктан, тар чикләрдә бикләнеп утырмаска, алариы киңәйтергә 00 генә искә алып үтелгән уйлану-фикерләр аңарда кинәт кенә тумаган. Аларның матур яралгылары әлеге сәхнә остасының иҗат тәҗрибәсендә гел очрый, рольдән-рольга яңа кыры белән ачыла, үсә килгән. «һиҗрәт». Сәхнәнең урта бер элешендә катып беткән икмәк кисәге ята. Шуның янында мулланың бер симез генә хатыны. Әллә кайдан, күсе баласыдай йөгерә-поса, бер «адәмкәй» килеп керә һәм идәи уртасында яткан «ипекәй ведь бумга тиз-тиз елыша башлый. Шушы берничә хәрәкәт, бөкрәеп каткан гәүдәгә эленгән сәләмә-әтек киемнәр һәм кайдадыр кысылып калган күсе баласыныкыдай тырналып-сыдырылып кына чыккан тавыш, тамашачыны көләргә, димәк, игътибарына да билгеле бер юнәлеш бирергә тулысынча җитә. Әмма артист, Нәкый Исәнбәтнең: качаклар җырлап чалмыйлар, качаклар елап чаба, дигән мәкален дә исендә тота_ Күп тә үтми, тәмам җен алыштырган бит моны, ди-ди, егыла-егыла көлгән зал каршында, артистның ап-ак булып агарынган ябык йөзе күтәрелә. Мәетнекенә тартым чырайда, туган якларыннан аерылып, куыласөрелә йөри торгач, туган телен дә онытып, чит җирләрдә тәмам изелеп, тапталып беткән бер бәндәнең, төссез, йөрәк өзгеч җансыз күзләрен дә күргәч, тынып, сагаеп калган тамашачылар сискәнеп китәләр, һәм шундук үзләрен әле генә Абдул Абдулычтан өстен санал көлүләргә ниндидер бер моңсулык авазы килеп кушыла. Бу шартлы рәвештә «гримлы» дип саналган категориягә Абдул Абдулыч белән тиң булырлык Җантык та («Козы Көрпеш һәм Баян Сылу»), эчкече бозык Прохор да («Васса Железнова»), һавалы Гофмаршал да («Мәкер һәм мәхәббәт»), комсыз һәм хәйләкәр Сираҗи да («Банкрот»), бай малае карак Нигъмәтҗан да («Гөлҗамал») керә. Рифгать Әхмәтҗанович Бикчәнтәев хакында сөйләгәндә, аның режиссура сәнгатенә керткән өлеше хакында да әйтеп китми булмый. Чөнки халкыбызның зур бүләге— Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе аңа нәкъ менә режиссерлык хезмәтендәге уңышлары өчен бирелде. Бу язмада Р. Бикчәнтәевне иң тыйнак кеше дип исбатларга җыенмыйм. Мактанырга да күп сорап тормый иде ул. Әмма режиссура хакында, режиссурага үзе керткән өлеше хакында сүз чыкканда, шактый тыйнаклык күрсәтә торган иде. Артистлык сәнгате буенча искиткеч мәктәп узган сәхнә остасының үзен режиссура өлкәсендә бер өйрәнчек кенә итеп санавы, мөгаен, дөреслеккә якын да булгандыр. Ул режиссерлыкка укып, махсус белем алып кайткан кеше түгел иде. Бу аңа. әлбәттә, күп нәрсәне капшанып табарга, сиземләү аша эшләргә мәҗбүр итә иде. Яки, язгы ташу вакытында ярларына гына сыймый аккан елга берни белән дә хисаплашмаган шикелле, Бикчәнтәевнең искиткеч көчкә ия булган фантазиясе дә, артык ташып, режиссерны ялгыш- рак юлларга өстерәп керткәли иде. Әмма сүз уңаеннан тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәктер: укып кына режиссер булып булмый. Ел саен күпләгән режиссерлар укып чыга. Шуларның бик азы режиссерлык эшендә кала. Уку ул талантың булса гына булыша. Кыйммәтле ташка кыса куйган кебек. Әсәрләрен Р. Бикчәнтәев куйган авторлар куп түгел. Алар: Ш. Хөсәенов, А. Гый- ләҗев, Т. Миңиуллин, X. Вахит, Р. Ишморат, М. Кәрим, М. Әмир. Р. Батуллин, В. Розов, К. Эмиров, С. Җамал, Ялунер. Бикчәнтәев-режиссерның гомере артык кыска булды шул. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, ул — бөредә генә калды, диярлек... Әйе, безгә аны тулаем ачылган килеш күрергә насыйп булмады. Шулай да ул «бөре», үзен кырау сукмаган тәкъдирдә, искиткеч гүзәл чәчәк буласына безне ышандырып өлгерде. Шушы урында нокта куярга да булыр иде. һәм ул нокта бик шыксыз авыр таш кебек укучының йөрәгендә ятып калыр иде шикелле. Шуңа да мин, нокта куюдан элек, тагын берничә сүз әйтергә булдым. Бу сүз Р. Бикчәнтәевнең улы Фәрит Бикчәнтәев хакында булыр. Бүгенгесе көндә академия театрында артист булып эшли башлаган бу яшь егетне тамашачылар инде артист итеп танырга, яратырга ук өлгерделәр. Тик мин әйтәсе сүз хәзергә башка нәрсә хакында: Фәрит Бикчәнтәев үзен режиссура өлкәсендә дә сынап карарга булды. Театрда ул үзе кебек эшләргә атлыгып торган яшь артистлар белән бергә планнан тыш спектакль куя башлады. Артистлар белән бик тиз арада уртак тел табуы, тырышлыгы, бай фантазиясе белән ул безгә үзенең әтисен хәтерләтте. Димәк, Бикчәнтәев дәвам итә.