АТОМНАРГА АТОМ БӘЙЛӘНЕР
Соңгы елларда Татарстан җирендә берсеннән-берсе зуррак төзелешләр герләп торды: ул нефтьчеләр ечен салынган шәһәрләр, ул Казандагы «Оргсинтез» корылмалары, ул Тубән Камадагы нефть-химия берләшмәсенең цехлары, ул мәшһүр КамАЗ, ул Түбән Кама ГЭСы — барысы да шушы 20—30 ел эчендә салынды. Без инде башкасына әллә ни емет тә тотмый идек, җиткәндер, моннан соңгылары әллә ни хикмәтле булмас, торак йортлар, культура сарайлары, балалар бакчалары тезүдән һәм кайбер заводларга яңа цехлар өстәүдән узмаслар, дил уйлый башлаган идек. Юк. төзүчеләрнең алай тиз генә тынычланырга исәпләре юк икән. Кама елгасының Брежнев шәһәре турысында яңа ГЭС үзенең беренме чиратын эшләтә башлау белән үк. алар ер-яңа ике зур объектка тотындылар. Берсе — Менделеев шәһәре янындагы химия заводы, икенчесе — Кама Аланы куенындагы атом электр станциясе. КПСС Үзәк Комитетының 1983 елгы июнь Пленумы бу төр станцияләр төзелеше мәсьәләсенә аерым тукталды, аларның безнең ил энергетикасы киләчәгендә хәлиткеч роль уйнаячакларын билгеләп үтте. Димәк, бездәге бу төзелеш бик вакытлы кузгалган. Төзелеш мәйданының бүгенге хәленә күз салсаң, хәйран калырлык: бу күренеш зур яу кырын хәтерләтә. Тирә-юньдә барысы да хәрәкәттә, барысы да ашыга, бердәм омтылыш уннарча күтәрү краннарын, көчле экскаваторларны эшкә җиккән. «КамАЗ»- лар, «КрАЗьлар бу якка әллә найлардан төзелеш материаллары ташыйлар. Эш бөтен колачына җәелгән. Югыйсә аның башлануына әллә ни күп вакыт та узмаган бит әле. 1981 елның кар-буранлы февраль көнендә бу мәйданнан беренче экскаватор беренче батман туфракны кубарып алды. Истәлекле бу вакыйгага катнашучылар арасында КамАЗ салуда зур мактанычларга ирешкән оста бригадир Өмет Нәүрбаев та бар иде. Шушы көннәрдән соң төзелеш шактый алга китте. Дистәләрчә чакрымнарга сузылган юллар бетон белән капланды, электр челтәре булдырылды, беренче йортлар, мәктәп файдалануга тапшырылды. Иң четерекле эшләрне КамАЗ һәм ак каланы салуда сыналган уңганнар әйдәп алып китте. Атомчылар яшәячәк яңа каланы Брежнев шәпәрен торгызуда даннары бөтен илгә таралган стахановчылык хәрәкәтенең ветераннары белән элемтәгә кереп, аларның фатихасын алып хезмәт иткән Рәис Сәләхов җитәкчелегендәге участок төзи башлады. Бу коллективның алга куйган максаты мондый: «Эшебез гасырларга калырлык булсын! Без киләчәкне күздә тотыл төзибез. Димәк, без киләчәк өчен дә җаваплы!» Рәис Сәләховның төзүчеләре арасында һөнәрләре ягыннан да. тәҗрибә-осталык- лары җәһәтеннән караганда да төрледән-төрле егет-кызлар бар. Шушы төрлелеккә дә сылтау ясамыйча, шактый тиз арада бердәм коллектив туплау — әлбәттә, участок начальнигының уңганлыгы нәтиҗәсе. Прораб Александр Киселек, мәсәлән, Рәис турында: — Без вакыт-вакыт аны якын туганыбыз, сердәшебез, киңәшчебез ител тоябыз,— /)ип сөйли.— Эшкә кагылышлы мәсьәләгә килсәк, ул — бик принципиаль җитәкче! Александр белән Рәис Брежнев шәһәрендә үк дус булганнар, йортлар тезү комС бинатыида бергә эшләгәннәр. Алексе тдриың Каме Аланына килүеме де Рейс сәбәпче булгой. Күпләр бу тебеико. гомергә шунда яшәячәкбез, дип урнашалар. Монтажчы Владимир Пласкии да гаиләсен бетеиләйгә шушында алып килергә әзерләнә «Менә, яңа йорттан бер бүлмә бирсәләр, ике дә уйламыйм, тейим дә килом затым белән балаларны!» ди. Владимирны монтажчылар бригадасында бик зормәт итәләр. Кече ташып ♦ торучы, ачык йоэле бу тезүчене партбюро составына да сайлаганнар Бригада зәзер а. арматура цежын монтажлауиы тәгәлли, аннары кислород цежыиа тотыначак. Монда х норма үтәми калу турында суз дә чыкмый. Норманы ничә процентка арттырулары г, жәкында гына рапорт бирәләр, бер айда 120 процент булса, икенчесендә — 125 яки - 130 процент Шул ук вакытта монтажлауның сыйфатыма да тел тидерерлек түгел. Егетләр тырыш, зезмәтләренә намус белән карыйлар, кагыйдә бозучыларга алар О арасында урын да юк. Монысын һәркем чамалап тора. Атсм станциясе тезелешендә йергәндә. коллективның бүгенгесе, киләчәккә план- 2 нары белән танышканда, күңелгә республикада барган тезелешләрнең тагын бер әһо- < миятло билгесен раслаучы фикер туа Мондый зур башлангычлар безнең кешеләрме, г бигрәк тә яшьләрне, зшчән итеп, аелында һәм ил мәнфәгатьләремә бирелгәнлек ру- 2 жында тәрбияләүдә бик язшы чара булып тора. Тезелешләр кешеләрне терпе яклап сыный, чыдамлыкка, сабырлыкка, фидакарьлеккә ойротә ♦ Иң куанычлысы шул: кешеләр үзләре де бик мәһим объект салуда катнашулары д белән горурланалар, үзләренә тапшырылган бурычның ерак киләчәккә юнәлдерелгән “ бик җаваплы эш икәнен тирәннән аңлыйлар. Бу зис, минем уемча, кызлар жолкыида — аеруча нык сизелә. Беренче карашка, юаш кына күренгән бригадир Ольга Макарова, &. мәсәлен, сойлеше киткәч, монда эшләүләренә сәеноп яшәвем яшерергә дә теләмәде. * Сүзе саен ялкынлана, дәртләнә генә барды. Үз бригадасының Зәй энергетикларына. Түбән Кама нефтемимикларына, Брежнев автомобильчеләренә шәһәрләр салып кал- д, дырганыи тәфсилләп сейләде. Аның зур коңгырт күзләре очкынлаиыпочкынлеиып ” ките, сүзләре җитдиләнә бара Аның бригадасы, кайда гына булса да. тол-теш тиде- л рәрлек эшләми икән. Бригадирга бирелгән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены. Хезмәт Даны орденының еченче дәрәҗәдәгесе. үзенең КПССиың XXV съездына делегат булып катнашуы — шуңа дәлил Партбюро составында Ольга Макарова идеология мәсьәләләре, тәрбиянең тиешле югарылыкта торуы ечеи җавап бирә Кешеләр белән һәрчак уртак тел таба ала ул. Тезүчеләр аны ярты сүзеннән аңлыйлар кебек Бу коллективта урнашкан дустанә менәсәбәтне беренче танышудан ук сизәсең. Дәрес, дуслык, ярдәмләшү кебек эшкә иң кирәкле менәсәбәтлорне һәрчак яңартыл, ныгытып торырга туры килә. Ченки бригадада элекке теҗрибәле кешеләр генә түгел, яңа гына килеп кушылган кызлар да бер. Гелисә Хисмотуллина белән Хәмдия Межәммәтҗанова Ольга Андреевне янында эшли башлаганда влариың бер һонәрләре дә юк иде Бригадирга укытучы булырга да. остазлык вазифасын башкарырга да туры килдә. Кызлар бригадада һәнерге генә түгел, коллективта үэ-үэеңно ничек тотарга да. гомуми мәнфәгать ечеи тырышканда, кайбер шәмен отышларыңиан баш тарта белергә дә әйрәнделәр. Аларгә мазер яңа килгән яшьләрне тәрбияләү бурычын да ышанып тапшырырга була. Тезелеш шартларында монысы да бик кирәк, чәнки тезүчеләр саны һаман ерта тора. Алар илнең терле якларымнан җыела Таҗикстаннаи. Украинадан. Үэбекстамман. Ростсатвн, Липецкндан киләләр Әнүрә Әжмәтоаа — таҗик. Елена Петрова — украинка Барысын да санап-аралап чыгу биредә мемкин түгел, бригадада утыз җиде кеше Бригадир шулерның һәммәсенең тормышын да. нәрсәгә сәләтле икәнлекләрем де. жолыклерындагы үзгәлекләрне дә бик авшы белә Шулай ейрәнмәсоң, кайчан, кемгә мерәҗәгать итәргә икәнен чамаламасаң, эшеңне мичек кәйгә салырсың!! Аларның жеэмәте ифрат та җаваплы, биналарны соңгы кабат күздән кичереп, бизеп, агартып чыгып китәләр алар Алврдвн соң ишекләр бикләнә, ә бераздан ачкычны бинаның тел жуҗаларына тапшыралар Без очрашкан кемнәрдә, кызлар зур аш манено бизәп бетерәләр идә Күңел биреп тырышканлыклары йеэләренә язылган — Монда межаиизмнәрдән файдаланып булмый, гел кулдан буйыйбыз,— диеште- пэр.— Канг» җидешәр квадрат метр ялтыравыклы плит» ябыштырабыз, уникешәр квадрат метрны сыларга өлгерәбез. Кызлар ашыгалар иде Тезүчеләрнең тешке ял сәгатен кечкенә вагоннарга гына көйләнгән ашханәдә чират көтел уздыруларын күреп торалар бнт. Тормышның бу ягын җайга салу инде менә алар бригадасына гына бәйләнеп калган. Ничек ашыкмыйсың?! Ашханә эшли башлагач, аңарда берьюлы 220 кеше ашап-эчеп чыга ала. Бу ннде — бик зур, авыр мәсьәлә хәл ителде дигән суз. Ольга Макарова бригадасын һәр чак шундый җаваплы һәм салынып бетүе тиз арада, ашыгыч рәвештә кирәкле урыннарга куялар. Яшелчәләр саклау келәтен буяп- сылап башкаруны да аларга куштылар. Анысының да кирәге зур, ашханәнекеннән артыграктыр да әле — яшелчәсе булмаса, ашханәнең ашы ләззәтле була аламы соң?.. Татарстан атом станциясе төзелеше әле яңа гына башланып китте кебек. Әмма төзелеш мәйданнарын урый башласаң, зур-зур мөһим әзер объектларны күреп шатланып туя алмыйсың. Күңелдә төзүчеләребезнең елгерлегеннән горурлану хисе кабына, аларның осталыгы артканлыкны тоеп, республика өчен шатланасың. Билгеле булганча, төзелештәге эшләр гаҗәеп киң тармаклы. Бөтен осталыгыңны бер ноктага туплап, оештыру ягын карамасаң, таралыр да җыеп ала алмассың кебек. Бәхеткә каршы, атом станциясе төзелешендә шактый җитез оештыручылар бар. Транспорт һәм. гомумән, автохуҗалык мәшәкатьләрен генә алып карыйк. Төзелешкә әллә нинди төрдәге машиналар сорала. 3 иче автотранспорт хуҗалыгы начальнигы Александр Сюткин шул ихтыяҗларны тирәннән аңлап эш итүче җитәкче булып танылып килә. Ул моңарчы Красноярск ГЭСын төзүдә катнашкан. Атомчыларның эшен җайга салышканда Александр Ильичның Красноярскида очраткан кыенлыкларны чишү тәҗрибәсе бик кирәк булып чыккан. Аның карамагындагы хуҗалыкта иң көчле машиналар, үзбушаткычлар йөзәрләп исәпләнәчәк. Ныклы тәртип, уңайлы шартлар турында вакытында уйлап җиткермәсәң, күпме зыян китерергә мөмкин. Әлегәчә мондый күңел- сеэлекләр чыкканы юк Машиналар өчен җайлы мәйдан ясалган, эштә бригадаларның вахта методы кертелгән, төп девиз итеп: «Атом төзелешен удар темп белән тәэмин итик!» дигән өндәмә сайлап алынган. Бригадалар арасындагы социалистик ярышка эзлекле рәвештә нәтиҗә ясап барыла. Соңгы айларда Габделбәр Гибадуллин бригадасының үзбушаткыч машиналар йөртүче егетләре алда бара. Атом станциясе төзелешендә яшьлек дәрте бөркелеп торса да, коллективның шактыйны күргән тәҗрибәле осталары, дистә еллар буе энергетика өлкәсенә хезмәт күрсәткән ветераннары да бар. Арадан казаннар машинисты, тагын берничә өстәмә һөнәргә ия булган Михаил Королевны аерып алып күрсәтергә мөмкин. Ул үз группасында партия оешмасын җитәкли. Эштә авария булдырмау, бер-берең» ярдәмләшү, намус белен хезмәт итү кебек иң изге максатларны алга сөрә ул. Яшь егетләр аңа киңәш сорал та килгәлиләр. бу инде — аларның өлкән кешене үз итүе, якын күрүләре. Тезелешнең партия оешмасы секретаре, нигезд» әнә шундый тәҗрибәле остазларга таяна. Бу җитәкче өстенә бик зур бурыч йөкләтелгән. Аңардан атом станциясе төзелешенең уннарча километрларга сузылган мәйданында һәр ноктаны ныклы контроль астында тоту сорала. Бер генә урында да тезелеш агымына тоткарлык килмәскә тиеш. Секретарь бу хакыйкатьне тирәннән аңлап, төзүчеләр белән партия оешмасы арасында тыгыз элемтә булдырып, эшне ритмлы көйгә салырга омтылып яши. һәр яңалыктагы кебек үк монда да иң алда коммунистлар атлый. Хәмзә Баһаветдиновның: — Станция, нәкъ дәүләт планында каралгандагыча, уз вакытында сафка басачак!— дигән сүзләре күңелдә тирән ышаныч уяталар. «Озак та үтмәс. Татарстан атом электр станциясенең беренче реакторы сафка басар,— дип уйлап куясың.— Такташ әйтмешли, атомнарга атом бәйләнер һәм республикабыз ил энергетикасына тагын да зуррак куәт өстәп тора башлар...»