Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКВАРЕЛЬ ОСТАСЫ

Беренчеләр... Гайшә Абдрахмановна Рахманкулованың иҗат язмышына әнә шундый мактаулы һәм шул ук вакытта җаваплы миссия туры килде: ул татар хатын-кызларыннан беренче рәссам булып санала. Татарстанда акварельнең мөстәкыйль графика сәнгате буларак үсешкә ирешүе аңың исеме белән бәйле. Бөтенсоюз акварель эшләре күргәзмәләрендә дә ул 1976 елга кадәр бердәнбер хатын-кыз рәссамыбыз буларак катнашты. Бала чагын революциядән соңгы елларда татар авылында үткәргән Гайшәгә Бөек Ватан сугышы вакытында да шактый авырлыклар кичерергә туры килә. Тормыш юлындагы кыенлыкларга газаплы һәм татлы иҗат эзләнүләре ялгана. Һәм ул инде кырык елдан артык сынлы сәнгатьне үстерүгә үзеннән армый-талмый өлеш кертә. Шунысы үзенчәлекле: Г. Рахманкулова акварельгә гомеренең шактый өлгергән чорында мөрәҗәгать итә, һәм аның дөньяга шатлыклы карашы, сурәтләрне кәгазьгә эчке бер ярату белән төшерүе, буяуларның җегәр-куә- теннәи нәтиҗәле файдалана белүе күпләрне сокландыра. Әйе, төсләрне ул «ат уйнаткан кебек» уйната белә һәм иң әһәмиятлесе, аларны үз иркенә буйсындыра ала. Менә шуңа күрәдер дә, без аның әсәрләрендә купшы буяулар белән сурәтләнгән ниндидер идиллик яшәеш иркәсен түгел, тормыш сынаулары аша үткән тынгысыз кеше язмышын күрәбез. Акварель пейзажлар, натюрмортлар, портретлар, интерьерлар... Үзенең күпчелек эшләрендә- Г. Рахманкулова акварельнең бай сурәтләү чаралары арсеналыннан оста файдалана. Якты һәм җете буяулар тышкы декоративлыгы белән «ялтырап», күзгә бәрелеп тормыйлар. Кәгазь өстенә генә «сыланган» буяулар иксез-чиксез тирәнлеккә иядер кебек тоела. Рәссамның акварельче буларак йөзе натюрмортларда ачыграк чагыла. Бу уңайдан аның «Эңгер төшкәч», «Умырзаялар» кебек әсәрләрен генә искә төшерик. Табигатьнең манзаралы мизгелләре аларда бик нечкә тоемлана. Шигърилек күзлегеннән караганда, «җырлай» сүзенә рифмадаш булган Кырлайга. Тукайның туган ягына багышланган лирик пейзажлар сериясендә дә авторның табигать һәм кеше халәтләре, төсләр һәм хисләр гармониясенә ирешүе күренә. «Балалар дөньясы» натюрморты да рәссамның әлеге жанрны аеруча үз күрүен һәм бу өлкәдә үзен иркенрәк тотуын раслый. Гадилек һәм җыйнаклык. Бизәкле келәм өстендә — мавыктыргыч уенчыклар. Алар К. Чуковскийның «Урланган кояш» әкиятенә иллюстрация фонында сурәтләнгән. • Ирекле кул хәрәкәтләре белән» генә диярлек ясалган бу композициягә кувшиндагы чәчәк бәйләме төгәлләнеш бирә. Әсәрдәге предметларның эчке бәйләнеше күңелдә бөтен бер эмоциональ сурәт тудыра, кызыл, ак, зәңгәрсу, саргылт төсләрнең үзгә балкышы шатлыклы балачак илен күз алдына китерә. Акварель остасы Гайшә Рахманкулованың иҗаты, гомумән, һәркемнең күңеленә якты нур иңдерә, яшәүне яратырга чакыра.