УҢАЙ ГЕРОЙ—ТӨП ЮНӘЛЕШ!
Проза турында барган җитди бәхәска катнашыргамы, юкмы дип, шактый икеләнеп йөрдем. Бу сөйләшүгә кушылу драматургияне өйрәнә торган кешегә бик үк уңай түгел кебек исәпләдем. Әнә бит: әдәбиятта специальләшү булырга тиеш дигән фикер тагын яңгырады. Ләкин мин бит әле, иң беренче чиратта — укучы. Роман-повестьларны өметләнеп көтеп алучы, яхшы хикәягә очраганда, авторы өчен сөенеп бетә алмаучы. Әнә шундый кеше буларак, прозабызның бүгенге хәле, аерым язучылар һәм әсәрләр хакында миндә дә фикерләр бар. алар белән минем дә уртаклашасым килә. Икенче яктан (һәм бусы төп сәбәп булса кирәк), әдәби жанрлар элек-электән үзбашка яшәмәгәннәр, мөстәкыйль хәлдә генә үсмәгәннәр, «әдәби процесс» дип аталган Иделдә бергә йөзгәннәр. Алар тегеләйме-болаймы бер-берсенә ярдәмләшкәннәр дә, тәэсир дә итешкәннәр, ярышканнар да. Шуңа күрә бүгенге драматургия һәм. гомумән, әдәбиятның барлык жанр-төрләренә карый торган законнар ноктасыннан торып фикер йөртү проза турындагы иҗади бәхәскә катнашуны аклый һәм мәҗбүрияткә әйләндерә дип уйлыйм. Иң әүвәл, бу сөйләшүнең оештырылуы һәм барышыннан үземнең асылда канәгатьлек хисе кичерүемне әйтеп китәргә тиеш табам. Анда кызыклы чыгышлар булды, оригиналь фикерләр очрады. Кыскасы, сөйләшү ярыйсы ук профессиональ югарылыкта бара. Моннан парадоксаль дип әйтерлек бер әйбер килеп чыга: тәнкыйть, җае килсә дә, килмәсә дә сүгелә торган тәнкыйть, шактый ук җитлеккәнлеген күрсәтә түгелме соң?! Сөйләшүнең төп пафосын тәнкыйтьчедән дә бигрәк прозаик үзе, язучы А. Гыйләҗев билгеләде, алга таба да язучыларның үз сүзләре бәхәснең тонусын югары тотарга ярдәм итә, диярләр бәлки кайберәүләр. Моңа минем җавабым болай. Гәрчә әдәби тәнкыйть үзен махсус шул өлкәгә генә ба- I ышлаган иҗатчылар тарафыннан тудырыла дип карарга күнегелгән булса да, ул — күмәк эш. Тәнкыйтьне элек-электән тәнкыйтьчеләр генә түгел, язучылар үзләре үк тудыралар. Г. Тукай һәм Г. Ибраһимовлар үз чорының иң үткен тәнкыйтьчеләре булганнар; шул заман әдәби тәнкыйтенең сыйфатын билгеләгәндә бу исемнәр алдан йөри. Без һәрвакыт сагынып һәм сокланып искә ала торган 20— 30 еллар тәнкыйтен Г. Нигъмәти һәм Г. Галиләр генә түгел, нәкъ менә Г. Ибра- һимов, Ф. Бурнаш, К. Тинчурин. К. Нәҗми, Ә. Фәйзи. М. Җәлилләр дә тудырган. Әйтәсе килгәнем шул, бүгенге тәнкыйть киемендә ертык-ямаулар бар икән инде, аның өчен тәнкыйтьчеләргә генә үпкәләргә кирәкми. Аның каравы, уңышларыбыз да уртак лабаса,— сөйләшү шуны күрсәтә. Бәхәсне башлап җибәргән А. Гыйләҗев тә, эчтәлекле чыгыш ясаган Ә. Баянов, Т. Миңнуллин һәм Л. Ихсанова да аның казанышларын, шулай ук кимчелекле, җитешмәгән якларын да бердәй билгеләшәләр. Шулай да. әлбәттә, сөйләшүнең үзәгендә тәнкыйтьче сүзе ята. Прозаны белгән, аны махсус өйрәнгән тәнкыйтьче, яки хикәя-романнарны даими укып барган, әдәби иҗат белән азмы-күпме таныш булган тәҗрибәле һәм бу очракта тәнкыйтьче буларак чыгыш ясаучы укучы сүзе. Бәхәснең фәнни дәрәҗәсен дә, П объективлыгым һәм эзлеклелеген дә билгеләүче җитди фикерсүзләр хәзергә тәнкыйтьчеләр Т. Галиуллин һәм Р. Мостафин. И. Ахунжанов. Ф, Хатипов. Ф. Зөл- карнәеа һ. б. лардан чыкты. Кыскасы, хәзерге тәнкыйть мәсьәләне зурдан куеп, югары критерийлар беләи эш йөртеп сөйләшерлек дәрәҗәдә тора.— бүген бара торган дискуссиядән мин иң әүвәл менә шундый бер нәтиҗә ясыйм. Әлбәттә, бу әле һич тә арба гел тигез юлдан гына тәгәри дигән сүз түгел. Чатаклыклар да шактый, фикер тарлыгы да. субъективлык та җитәрлек. Миңа калса, сөйләшү хәзергә ике яссылыкта бара. Берсе — прозабызның, го- £ мумәи әдәбиятыбызның бәя-критерийларын ничек билгеләргә, ни нәрсәне өлге итеп - куярга дигән характерда. Бу темага сөйләшү актив, чыгыш ясаганнарның һәр- _ берсе дип әйтерлек моңа кагылмый калмый. Прозабызны бәяләгәндә Союз күлә- £ мендә. күпмилләтле совет әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре югарылыгымда торып эш йөртергә кирәк дигән, берәүдә дә шик тудырмый торган фикер өстенлек итә. Е Монда дискуссияне башлап җибәргән А. Гыйләҗев тә. Р. Мостафин да. башка- £ лар да хаклы. Ә инде менә әсәр шул биеклеккә ирешкәнме-юкмы икәнен ачыклау “ мәсьәләсе исә үзе ачыклауны сорый. Монда бер төрле генә җавап әлегә табыл- < мады. аны. бәлкем, табуы да читендер. Тәнкыйтьчеләрнең бер өлеше өчен ул ачык > кебек: рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрне Ч. Айтматовлар кебек алдынгы язучы- * лар әсәрләре белән чагыштырып карыйсың да — вәссәлам! Болай карау — мәсьә- _ лоне артык гадиләштерү булыр кебек. Чөнки беренче карашка артык әһәмиятле _ булып күренмәгән «ваклыклар» нсәпкә алынмый. Әйтик, тәрҗемәнең сыйфаты, tr яңа әсәрне анализлауда, аның новаторлыгын билгеләүдә. Бөтенсоюз укучысы очен әһәмиятен ачыклауда тәнкыйтьнең (гафу итегез!) үшәнлеге, оештыру эшләренең җитешмәве һ. б.. һ. б. Хәлбуки, сәнгатьтә ваклыклар юк. Бәхәстә катнашу- О чылар «Сарут», «Җомга көн, кич беләи» кебек аерым мисалларны күрсәттеләр ® инде. Монда «Туган ягым — яшел бишек» әсәрен дә искә алырга мөмкин булыр га иде. Р. Мостафин аны бик хаклы рәвештә «Әдәбиятыбыз өчен этап булган әсәр» н дип атады. Повестьның исемендә үк чагылган теманы сәнгатьчә югары итеп эш- п корта башлауда Гомәр Бәширов.— Бөтенсоюз күләмендә үк дип расламыйм.— < төрки халыклар әдәбиятларында беренчеләрдән иде. новатор булды. Миңа бу мәсьәләдә Ә. Баянов хаклырак булып күренә. Әйе. без бит үзебез дә күпмилләтле совет әдәбиятыннан яхшы ук хәбәрдар кешеләр, иң яхшы әсәрләрне укып барабыз. Бөтенсоюз әдәби тәнкыйте кулланган иң югары критерийлар белән дә танышабыз. Үз әсәрләребезне бәяләгәндә без шул югарылыктан торып, шул сыйфат таләпләреннән чыгып эш йөртмибезмени? Рус һәм башка милләт укучылары очен бу әсәр ни дәрәҗәдә кызыклы һәм яңа — без аны үзебез бәяли аямыйбызмыни? Боларны эшләү өчен безнең Р. Мостафин кебек Бөтенсоюз әдәби процес сын яхшы белгән тәнкыйтьчеләребез юкмыни'’ һәм бу тәнкыйтьчеләр. әйтик. • Дружба народов» журналы очен теге я бу әсәрнең барубармавын үзләре белеп, үзләре тәкъдим итә алмыймы? Үз вакытында тиешле оперативлык беләи һәм югары сыйфатлы төстә тәрҗемә ителгәндә «Сарут» хикәясенең, Ә. Еники әсәрләренең үзәк журналларның һәм нәшриятларның кайсына да ярарлык булуын без үзебез дә чамалый алабыздыр бит. Сөйләшүдә ачык эзгә төшкән икенче яссылык — прозабызның сыйфатын күтәрергә комачаулый торган җитешсезлекләрие ачыкларга, прозаның үсеш теиден ңияләрен билгеләргә, прогноз ясарга омтылудан туган уйланулар рәвешендә оешты. Бусы — тагын да мөһимрәк мәсьәлә, дөресрәге, иң мөһиме! (Беренче яссылыктагы сүзләр, гәрчә әһәмиятле булса да. проза сыйфатын билгеләшүнең бер ягын гына тәшкил итәләр.). Монда йөзләгән сораулар һәм специфик мәсьәләләр калкып чыга, концепцияләр формалаша Сөйләшү барышында без шуны күрәбез да. Ф Зөлкарнәев өчен, әйтик, бездәге укучылар контингентының үзенчәлекле булуы алгы планда торса. Р. Мостафин прозадагы кимчелекләрнең сәбәпләреннән берсен традицияләр һәм новаторлык яссылыгында күрә. А. Гыйләҗев урта кул әсәрләргә һәм прозаны басып бара торган урталыкка, кәсепчелеккә нәфрәтләнеп гзшлана; аныңча, татар прозасының биеклеген билгеләүдә оч багана гына булу ыида шул урта куллык һәм кәсепчелек, тәнкыйтьнең җебегәнлеге сәбәпче булса кирәк. Т. Галиуллин (һәм Р. Мостафин да) прозаның сыйфат үзгәрешләрен эре уңай геройлар үлчәве белән үлчи, бүгенге роман һәм хикәяләрдә Нәфисәләр булмавына офтана. Прозада «тарихилык рухы көчәю», «психологик анализның функциясе киңәю», сюжет сызыгын үстерүнең башка юлларын эзләү кебек тенденцияләрне ачыклый. Ф. Галимуллин язучыларның иҗат көчләрен «рациональ файдалануның магистраль юлын» тематик тарлыктан таба. И. Ахунҗанов, Ф. Хати- пов. Л. Ихсанова һ. б. һәрберсе үзе мөһим дип санаган, яки башкалар күзе төшеп җитмәгән якларга игътибарын юнәлтә. Нәтиҗәдә шактый тулы картина ачыла, аерым уңай күренешләр билгеләнә, прозабызга хас кимчелекләр, тиешле һәм тиешсез мавыгулар күрсәтелә. Шуның белән бергә кабат әйләнеп кайтып уйланасы, ачып бетерәсе фикерләр дә, артык кискен яңгыраган раслаулар да очрый. Нинди генә авырлыклары һәм кимчелекләре булса да, без бүгенге әдәбиятыбызга гомумән хас булгаи бер әйбернең проза өчен дә характерлы булуын ачык төстә әйтергә тиешбез: ул тормышка якыная бара. Проза сәнгатьнең төп критерийларыннан берсе булган дөреслеккә ирешә бара. Димәк, прозабыз иҗтимагый функциясен торган саен тулырак үти. Моны прозаның тематикасы һәм проблематикасы ноктасыннан карап та әйтергә мөмкин. Хәзергә сөйләшүдә бу мәсьәләгә игътибар җитеп бетми, прозаның торышы гомумән алып карап бәяләнә. Ә бит бу — гаять мөһим! Роман-повестьлары- бызның. хнкәяләребезнең проблематикасы аша гына прозада җәмгыятебезнең тарихи-социаль җирлегендәге үзгәрешләр һәм яңалыклар ни дәрәҗәдә тулы чагыла икәнен билгели алабыз. Мисал өчен, әсәрләрдә яңа тормыш шартларында кау- шап-аптырап калган, үз-үэен эзләгән яшь кешеләр образлары активлашты. Нидән бу. моның иҗтимагый-политик сәбәпләре бардыр бит (урбанизация, туган туфрактан аерылу борчылулары, тук һәм рәхәт тормыш, мещанлыкның бу шартларда һәлакәтле һөҗүме һ. б.)? Аларның нигезе кайларга барып тоташа? Без бүген гомер буе килгән каршылык — дәүләт үсеше белән шәхес үсеше арасындагы антагонизм алып ташланган шартларда яшибез. Һәм язучылар бу үзенчәлекне асылда дөрес аңлап эш йөртәләр. Моны түбәндәге дәлил дә ачык раслый: әсәрләрдә асылда җәмгыять интереслары һәм шәхси мәнфәгатьләр берлегенә омтылу чагыла. Ләкин моннан һич тә шәхес һәм җәмгыять конфликты хәзер гомумән дә яшәми икән дигән нәтиҗә чыгарып булмый, әлбәттә. Ул яши, әсәрләргә дә үтеп керә. Ләкин аның чагылышы да, хәл ителеше дә хәзер бөтенләй башкача. Электә бу конфликтның асылын уңай геройның тискәре җәмгыятькә каршы торуы һәм көрәше тәшкил итә иде. Хәзер исә, шәхеснең үз-үзен раславы, иң югары идеалларын да тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр туган шартларда уңай җәмгыятькә тискәре тип каошы чыга. «Сарут», «Әтәч менгән читәнгә», «Һәлакәт». «Хәсән Вагыйзович» кебек әсәрләрдәге тискәре геройлар кыяфәтендә каршы чыга ул. Ләкин әдәбиятның, шул исәптән прозаның да өлгергәнлек дәрәҗәсен, иң беренче чиратта, уңай герой билгели. Уңай геройда әдәбиятның активлыгы да, җитлеккәнлеге дә. сәнгатьчә камиллеге дә чагылыш таба. Ә югарыда әйтелгән җәмгыять һәм шәхес конфликты андый геройны сурәтләү мөмкинлеге бирәме соң? Һичшиксез, бирә. Мондый конфликт ярдәмендә иҗтимагый-политик мәсьәләләрне дә, әхлак һәм этика проблемаларын да куеп хәл итәргә мөмкин, гуманлы җәмгыятьне дә, уңай геройлар образларын да тулы чагылдырырга мөмкинлек бар анда. Шулай булса да андый конфликт уңай геройны художестволы гәүдәләндерүнең бердәнбер дә. үзәк юлы да булмаса кирәк. Ни өчен дигәндә, мондый конфликт уртасында, кагыйдә буларак, без күрергә теләгән уңай герой түгел, тискәре персонаж тора. Һәм еш кына андый персонаж дөньяга карашы, характеры төзәлә барган кешене чагылдыра. Шуңа күрә дә язучыларыбыэга тормыштагы башка төсле конфликтларга да игътибарларын көчәйтергә кирәк. Үзәгендә гүзәл замандашларыбыз торган, җәмгыятебезнең тоткасы булган, яшәү көчен тәшкил иткән кешеләр — эшчеләр һәм колхозчылар, галимнәр һәм башка интеллигенция вәкилләре хәлиткеч рольне уйнаган конфликтлар тормышта бихисап ич. Аларга игътибарның җитмәве югары идеалларын, дөрес тормыш сукмакларын капшанып табучы яшьләр, хәтта олы яшьтәге кешеләр образлары күбәюдә дә чагыла. Заманында Көнбатыштагы капиталистик илләр әдәбиятларында «ачулы яшь кешеләр» образлары шактый шау-шу тудырган иде. Инглиз әдәбиятында, мәсәлән, мондый яшьләрнен ачуларын мәгънәле идеаллары булмау чыгара. Италиядә алар- нык икенче төрлеләре барлыкка килде. Яшәү идеаллары булмау түгел, ә гамьсез рәхәт тормышта, кәеф-сафада яшәү өчен акчалары булмау боларның эчләрен по- 3 шыра һәм саруларын кайната. Тормыш хуҗаларына ачуланып түгел, ә алариың t- байлыгына кызыгу нәтиҗәсендә алар дөньяга каш җыерып карыйлар. Безнең прозада, бигрәк тә яшьләр иҗатында актиалашкаи геройлар образлары * болардан тамырдан аерыла, билгеле. Мондый яшь геройның иң пассив, йомшак - буынлы дигәне дә бөтенләй башка, файдалы уй-иият беләи дәртләнә. Һәрхәлдә, шул юнәлештә тора. с Мәсәләи, Ә. Баянов мондый геройның төрле вариантларын иҗат итте. Ул нәкъ ? менә тынчу гамьсезлеккә, акчага һәм байлыкка табынуга, намуссызлыкка һәм “ мәнсезлеккә каршы чыга. Җәмгыятьнең перспективалы идеалы яктылыгындагы с шәхси идеалын эзләү һәм табу процессын сурәтләгәнгә күрә дә. аның әсәрләре £ актуаль яңгырыйлар. Үз-үзеи раслау, иҗтимагый мәгънәле үз идеалын эзләү яшь прозаиклар өчен әле дә актив булып калуында дәвам итә. Озаккарак китте, күп- ▼ көрәк китте. Аның әдәби процесстагы башка мөһим тенденцияләргә (бигрәк тә х уңай герой тенденциясенә) комачаулык китерү ихтималы борчый. Икенче төрле s әйткәндә, яшь авторларыбыз үрнәк уңай герой эзләүне һаман да шул үз хисләрен тәртипкә китерү белән мәшгуль булган геройларга алыштыру куркынычы > алдында торалар. Чөнки һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш. Актив, хәрәкәтчәм. алга омтылган, шул заряд беләк коралланган геройларны һаман уйлана, газап- j лана, нидер эзли торган геройлар күмеп китү мөмкинлеге борчый. Фикер һавада асылынып калмасын,— менә сезгә мисал. «Идел* альманахының 1976—1980 еллар саннарында 6 повесть һәм 14 хикәя басылган. Барысы да яшь < авторларныкы. Боларда бүгенге яшьләр прозасына хас булган уңай яклар да. кимчелекләр дә, бер тамчы суда бөтен күк йөзе чагылган кебек, чагылышын таба. Идея-художество җәһәтеннән алар төрле характерда, билгеле. Асылда барысы да басылырга яраклы, укылырлык әсәрләр. Бүгенге яшьләрнең тормышы, аларны җилкендергән омтылышлар һәм интереслар, борчыган сораулар чагыла аларда. М. Галиев, Р. Вәлиев кебек авторларга яшь замандашка хас булган катлаулы рухи дөньяны, интеллектуаль байлыкны шактый үзенчәлекле төстә чагылдыру хас. Нәбирә Гыйматдинова, Марат Ганиев шикелле яшьләр сурәтләнә торган геройларның һәм вакыйгаларның реальлегенә омтылып, чынлыкка ирешүне беренче планга куялар. Художестволылык ягыннан иң яхшы дип әйтергә мөмкин булган әсәрләр — шушы саналган авторларныкы. Болардаи чыгып: яшьләр прозасына үткен сюжетлылыкка. образлы фикерләүгә, тасвирлана торган тормыш ситуацияләренең һәм характерларның чынлыгына омтылу хас, дип әйтергә дә мөмким булыр иде. Ләкин, гомумән алып караганда һәм барлык калган әсәрләрне дә күздә тотып әйткәндә, яшь авторларның артык чуклы-бизәкле итәргә тырышулары, мәхәббәт маҗаралары, геройларның шәхси кичерешләре беләи чамадан тыш мавыгулары күренә. Бары тик ике повесть кына (К. Кәримов—«Кыңгыр эш», 12 сан; С. Хафизов — «Яшьтәшләр», 9 сан) бу яктан чыгарма булып тора. Боларында вакыйгаларның гражданлык яңгырашына ирешергә омтылу, тормышның киң катлам нарын күтәрергә, актив заман героен, кыйбласы иҗтимагый яктан файдалы хезмәткә каратып куелган геройны сурәтләргә тырышу хас. Бу ике повестьта шулай ук яшьлек темасы, мәхәббәткә тугрылык проблемасы алынган. Әмма бу авторлар башка проза әсәрләренә хас булган тарлыктан котыла алганнар. Волай дигәндә мин күпчелек яшьләрнең әсәрләренә хас булган мәхәббәт коллизияләрен төп урынга куюны, бәргәләнүче яшьләрне, тормышта үз позицияләрен ачыклый алмыйча чәбәләнүче геройларны күздә тотам. Кызганычка каршы, «ләкин» дияргә туры килә. К. Кәримовиың бу беренче зур күләмле әсәренә дә. С. Хафизовның кызыклы уйлаиылгаи повестена да тәж рибәсезлек әлегә нык кына тәэсир ясаган: сәнгатьчә тегәлләнгәнлек, ягъни художество бетенлеге җитеп бетми. Шуңа күрә «Идел.дәге яшьләр прозасының төп пафосын әлегә безнең җәмгыятебезнең асылын билгели торган хезмәткә, иҗади һәм фидакарьлек сыйфатлары белән характерлана торган хезмәткә мөнәсәбәттән читтәрәк йөргән геройлар билгели, дип әйтергә туры килә. Иң аянычы шунда, яшь прозада күзәтелгән бу хәл гомумән татар прозасының бүгенгесен төгәл үк чагылдыра. Ә. Баяновка әйләнеп кайтсак исә, ул үз иҗатында хезмәт процессында чыныга һәм үсә барган кешеләр образларын, бүгенгенең уңай геройлары образларын сурәтләүгә торган саен күбрәк игътибар бирә. Бу язучы иң беренче шул ягы белән кадерле. Аның «Ут һәм су», «Таш китап* романнары, аларның үзәгендә торган Фәез образы язучының бу юнәлештәге иң зур казанышларыннан берсе хисапланырга тиеш. Ә. Баянов өчен поэтик алымнарга ирешергә омтылу, шартлы- метафорик образ һәм детальләргә актив мөрәҗәгать итү хас. Шул яктан аның повесть һәм романнары прозабызда үзгә бер урын били. Барлык очракта да дип расларга җыенмыйм, ләкин күп вакытта мондый үзенчәлек оригинальлек бирә, укучыга барып җитә. Кайбер мәкалә һәм чыгышларда бу иҗатка карата сизелгән, йомшак кына итеп әйткәндә, илтифатсызлыкны мин аңламыйм да, хупламыйм да.— үтә субъектив һәм беръяклы дип саныйм. Һәрбер ординар булмаган күренеш кебек үк, Әхсән Баянов иҗаты да катлаулы. Аның да кимчелекләре бар: вакыты белән стиленә ачыклык җитми, тел-сурәтләү чаралары тиз генә аңлашылып бетми, җөмләләрендә чатак конструкцияләр урын алгалый һ. б. Ләкин аның тирән фәлсәфи гомумиләштерүләргә омтылган, тормышны катлаулы яклары белән, мәгънәле эчтәлеге белән, үзенчәлекле чагылдырган, күңел сафлыгына һәм бөтенлеккә, рухи гармониягә баш игән, акыл һәм физик хезмәткә карата иң алдынгы карашларга һәм шөгыль-хәрәкәтләргә тугрылык саклаган геройларны сурәтләгән иҗат булуын берәү дә инкарь итә алмас. Менә шул якларны алга чыгарып бу иҗатны өйрәнү, кимчелекләрнең конкрет урынын һәм мөмкин булганда, сәбәпләрен дә ачыклау әлегә эшләнми килә икән инде, аның өчен без дә гаепле. Чөнки ул кимчелекләрне бетерү өчен иң башта авторның үзән «аякландырырга» кирәк, иң беренче, шул максаттан чыгып көрәшергә, әсәрләрендәге яңалык орлыгын күрә белергә кирәк. Әнә, М. Мәһдиев прозасының укучыга гаҗәеп көч белән тәэсир ясавын аңларга, моның эчке сәбәпләрен ачыкларга тырышабыз бит: хәтта әдәбият кануннары белән ныгытылган, гомер-гомергә иҗатчылар тарафыннан раслана килгән сюжет теориясенә дә кизәнәбез бит. Ә ни өчен шул ук метод Ә. Баяновның асылда кызыклы һәм егәрлекле иҗатына карата кулланылырга тиеш түгел. Яки, Әхәт Гаффарның гаять үзенчәлекле прозасына карата. Тыгыз яза бу автор, хәтта артык тыгыз, дияр идем мин. Кабатлап әйтәм, боларны өйрәнергә, анализларга кирәк; яңалыкларны күрергә, шуларны тагын да камилрәк үстерү өчен мондый авторларга ярдәм итәргә кирәк. Әгәр дә бүгенге прозабыз тиешенчә үсми дип әйтәбез икән, анда тулы бер стиль юнәлешен тәшкил итә торган авторларны һәм аларның әсәрләрен санга сукмау ярамас. Ә. Баян, Ә. Гаффар, М. Галиев һ. б. берничә яшьләр алып бара торган эзләнүләр дә, шиксез, Г. Бәширов, А. Расих, Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, Н. Фәттах. М. Юныс, Ш. Бикчурин һ. б. ш. язучыларның иҗади табышлары янына уңышлы кушылып китәр һәм алга сыйфат сикереше ясар өчен мөмкинлек бирер. Сөйләшүдә кузгатылган тагын бер-ике мәсьәләгә кагылып үтәсе килә. Әһәмиятле теоретик мәсьәләләрдән берсе — традицияләр һәм новаторлык, аларның бүгенге проза үсешендәге роле мәсьәләсе. Ул үткен итеп Р. Моста фин мәкаләсендә куела. Аның төп фикере шуңа кайтып кала: революциягә кадәр хәтта үз әлифбалары да булмаган яшь республикалар (кыргыз, казах) әдәбиятларының гаять зур тизлек белән үсеп китеп, алдынгы әдәбиятларны еш кына узып китүләрендә төп сәбәпләрдән берсе — («берсе» дип әйтик, гәрчә автор алай әйтмэсә дә!) — аларның үткәндәге традицияләргә ябышып ятмауларында. Ә ни өчен — чөнки «яшь республикаларның язучылары үткәндәге традицияләр белән азрак бәйләнгән»; авторның тел төбен аңлау җиңел,— чөнки, димәкче, ул әдәбиятларда традицияләр кечле түгел. Ә без традицияләргә ябышып ятабыз, башка әдәбиятлардагы яңалыкларга сизгерлегебез юк. Автор бу карашын чыгышларында күптән үткәреп килә инде. Димәк, ул аңар чын күңелдән ышана, дәреслегенә шикләнми. Абруйлы тәнкыйтьче белән мин бу хакта бәхәс кылыр идем. Беренчедән, «яшь республикалар язучылары үткәндәге традицияләр белән азрак бәйләнгән» дигән фикер турында. Моны бу язучыларның үзләренә әйтсәң. ♦ алар бер дә куанмаслар иде. дип уйлыйм. «Ә Абай, ә «Манас» традицияләре?!» диячәкләр. Әдәбият галимнәре кыргыз һәм казах язма әдәбиятларының буш җир- ш дә үсмәгәннәре, бик бай халык авыз иҗаты, аерым алганда, героик эпос традн- § цияләренә нык тамырланган булулары турында кдт-кат әйтәләр. Мәсәлән, ул вдә- Q биятларда роман жанрының соңгы вакытларда тизлек белән алга китүләренең с сәбәпләреннән берсен дә аларда эпос традицияләре белән бәйләнеш кечле булуда * күрәләр. Бу очракта мин К. Зелинский. 3. Кедрина. 3. Османова. Э. Габбасов кебе»: әдәбият галимнәренә таянып әйтәм. Новаторлык «инде урнашкан традицияләрне инкяр итүдән, күнегелгән, озакка ~ сузылган карашларны җиңүдән башка мамкин түгел» дигән фразада әйтелеп е бетмәү, хаталыкка сайрәү мемкинлеге бар. Югыйсә, новаторлык гел кире кагу < дан гына туа булып чыга. Новаторлык ул. уңай, алдынгы традицияләрне үстерү- 5» дән дә гыйбарәт. ф Үзебездән мисал алыйк. Нигә, мәсәлән. Г. Ибраһимов. Ш. Камал. И. Гази. s К. Нәҗми прозалары гел инкяр ителергә тиешледән геиә торамыни? Ш Камал- - ның «Акчарлаклар» повесте, мәсәлән, бүген дә кыю иоваторларча язылган әсәр булуын саклаган хәлдә кала. Андагы тәзсир кече. андагы нәкышлариың гаҗәеа сихрилеге, андагы хисләр байлыгы, гадилек һәм табигыйлек. ниһаять, айдагы п фикер тирәнлеге — социаль анализның үткенлеге! Минем тәҗрибә үткәргәнем ™ бар: олы язучылардан да. студентлардан да «ничек уйлыйсыз, повестьның күлә- х ме ничә битләр чамасы?» дип сораганым бар. Җавап саннары машинкада басылп ган битләр белән 100—160 тирәсеидә чайкала. Ә чынлыкта повесть машинкада •" барлыгы 48 бит. нке басма табак!! Шундый кечкенә мәйданда олы фикер һәм п художество куәтен шулкадәр до тыгыз җыя алу традицияләре бүген уңышлы 4 үстерелми икән, моңар үкенергә генә кирәк. Хәзерге, кайберсе биш алты басма табакка сузылган, фикере чыпчык борыны кадәр геиә булган повестьларны укый сың да. кыска язу традициясенең онытыла баруына офтанасың... Новаторлык җитмәүне, башкалардагы яңалыкка саңгырау булуны традиция ләр белән бәйләргә ярамый, һич тә ярамый. Алайга китсә, рус. белорус, грузин Һ. б. әдәбиятлар искиткеч гүзәл һәм бай традицияләргә таянып үсә бит. Ә аларны башкалардагы яңалыкка «ябык» торуда кем гаепли алыр икәи. алар- ның прозада бүгенге бетсндонья әдәбиятларының иң алгы сафларында булуыи кем инкяр итәр?! Югыйсә, рус язучылары традицияләргә яхшы таяналар, бүтән нордәге яңалыкларны да тиз үзләштерәләр, ә безнең язучылар бары тнк инде комачауга әйләнгән традицияләргә генә ябышып яталар булып чыга. Тулы бер әдәбият гел консерваторлардан гына тора аламы? Кай яклары беләндер Ф Әмирханның проза стилен яңа бер югарылыкка күтәргән Ә. Еники ечеи дә. сюжет тезүдә Г. Әпсәләмов принципларына тугрылык сакларга тырышкан Г. Ахуиоа ечеи до мин традицияләр бары тик тышауга гыиа әверелгән дип әйтмәс идем. Ә М Мәһ диевнең татар прозасы эчен бетенләй дә оригиналь күренеш булган прозасына нинди традицияләр тышау инде? Киресенчә, без язучыларны һәм бигрәк тә яшь иҗатчыларны үз традицияләребезне дә. алдынгы әдәбиятлар традицияләрен дә иыграк үзләштерергә еидәргә тиешбез. Новаторлык традицияләрдәй башка була алмый, алар үзара диалектик менәсәбәттә. Ә меиә бүгенге прозада драматизм кимүне һәм детальләр тирәнлеге җитмәү турында Р. Мостафии бик дерес яза. Без моиы. бигрәк тә беренчесен, бүгенге драматургия жанрында да күзәтәбез. Драматизм җитмәү әсәрнең эмоциональ тее- сир кечек, ягъни укучыиы дулкынландыра алу куәтеи киметә. Ә эмоциональ тәэсир — сәнгать әсәренең асыл билгеләреннән берсе. Драматизм сарайлыгы тебя гый теста сюжет ярлылыгыи китереп чыгара, һәм — киресенчә. Замандашлар образларын сурәтләүдә героизм сызыгы көчсезләнүенең сәбәбе дә күпмедер дәрәҗәдә драматизм җитмәүдән туа, болар шулай ук үзара тыгыз бәйле төшенчә- күренешләр. Ә бит бу — татар прозасындагы көчле традицияләрдән берсе һәм аларның бүген тиешенчә үстерелмәве әдәбиятның алга баруын тоткарлый. Бүгенге прозада намусны әлли-бәлли иттереп тирбәтүче әсәрләрнең күбәеп баруында, ә намусны тетрәндереп җибәреп уятучы әсәрләрнең җитәрлек булмавында драматизмның йомшаруы да сәбәпче. Бүгенге прозада эре художестволы гомумиләштерү алган детальләр белән эш итү җитәрлек түгел. Бу шулай ук басым ясап сөйләрлек бер мөһим мәсьәлә булып тора. «Төп хикмәт детальләрдә»,— дигән И. С. Тургенев. Чын мәгънәсендәге художник кайвакытта бер уңышлы деталь ярдәмендә кешенең рухи дөньясын актарып ташлый ала. М. Шолоховның «Тын Дон»ында кояшның каралуы, яки «Күтәрелгән чирәм»дә Нагульновның элекке хатыны Лушкадан калган чиккән яулыкны яшерен төстә саклап йөртүе, мәсәлән. Күптән түгел генә М. Маликова- ның «Ак давылда тал бөресе» исемле романын укыдык. Шундагы бер деталь үзенең тормышчан җирлеге, мәгънә йөгенең зурлыгы һәм художестволы төгәллеге белән истә калды. Ул — мәхәббәт агачы, бергә үрелеп-укмашып үскән каен һәм усак. Агачларны, аларның оятсыз мәгънә бирә торган булып сарышып үскенлекләрен беренче булып Әнвәр күрә. Киләчәктә хатынына хыянәт итәчәк, инде шул җәһәттән тәмам иләсләнгән Әнвәр, һәм ул агачларны хатыны Зәйтүнәгә, булачак яшерен сөяркәсе Ларисага күрсәтә. Автор мондый амораль күренешләргә үз карашын да. аларның тормыштагы бәясен дә үткен итеп әйтеп бирә. «Оятсыз ләззәттән башы иелгәндәй бөгелеп төшкән каенның кәүсәсе гадәттәгечә ак түгел, күгелҗем иде. Аның каен икәнен дә яфракларыннан гына белеп була. Аклыгын югалткан иде каен». Менә шулай, әдәби әсәрдәге деталь — гади чынбарлыктагы деталь түгел, бәлки үзендә типиклык һәм индивидуальлек хосусиятләрен җыйган художестволы деталь. Мондый детальләрдән файдалану җәһәтеннән бүгенге авторлар арасында Мөхәммәт Мәһдиев аерылып тора. Тормышта, табигатьтә, кеше характерында, психологик халәт күчешләрендә, аерым төркемнәрнең, урынчалыкларның тормышкөнкүрешләрендә, яшәү рәвешләрендә чагылган үзенчәлекләрне ул үткен күзәтүләр, кискен фикри бәяләр, тапкыр чагыштырулар һәм тап килә торган хөкем чыгарулар ярдәмендә — боларның барысын да художестволылык дәрәҗәсенә күтәреп тасвирлый белә. М. Мәһдиев прозасының көче дә, иң беренче, шунда: художестволы детальләр байлыгында, ул детальләрнең ясалма булмавында, иркен сулыш белән сулавында, халыкчан җирлегендә. Аның һәр повесте кешеләрнең яшәү шартлары, характер, геройлар психологиясе һәм аларның туктаусыз үзгәреп торуына, үсешенә бәйле хисапсыз күп санлы детальләр җыелмасыннан гыйбарәт. Ф. Энгельс реализмның көче турында сүз алып барганда юкка гына детальнең роле зур булуын үзеннән-үзе аңлашыла торган бер төшенчә итеп карамаган, әлбәттә. Бик мәгълүм булса да, аның сүзләрен китерергә уйлыйм: «...реалңзм,- - ди ул,— детальләрнең дөреслегеннән тыш, типик шартларда типик характераррны дөрес итеп сурәтләүне күздә тота». Сөйләшү барышында кузгатылган тагын да бер мәсьәлә турында. Ул -Фоат Галимуллин мәкаләсендә күтәрелде. Нигездә әйбәт кенә, дөрес мәкалә. Ләкин мин авторның бер тезисы белән килешмәс идем. Ул язучыларны «диапазонны тарайту исәбенә тирәнлеккә» омтылырга чакыра, алай гына да түгел, моны «талантларыбызны файдалануның магистраль юлы» дип игълан итә. Әдәбият һәм сәнгать кебек, иҗат эше кебек нечкә өлкәдә регламентлау гаять җаваплы һәм бәрәкәтсез шөгыль ул. Прогноз ясарга мөмкин, әлбәттә, хәтта кирәк тә, ләкин фәнни нигезләнгән булырга тиеш. Чын талантны мондый чикләр эченә киртәләп куярга ярамый. В. Шукшин иҗатының үзенчәлеге (тематика ягыннан, тормыш материалына мөрәҗәгать итү ягыннан, ә инде индивидуаль стильне әйткән дә юк!), әйтик, Ч. Айтматов иҗаты өчен дә норма була алмый. Әйе, Шукшин башлыча Себер һәм аның кешеләре турында язган (хәлбуки ул башка, мәсәлән, тарихи темаларны да чит күрмәгән). Әйбәт язган. Ә Айтматов кыргызлар турында гына да, колхозчылар яки укытучы турында ына да, балалар дөньясы турында гына да. тагын да алла нәрсәләр турында гына да язмый,— барысы да бар. тәрле елкә. терле профессия кешеләре аның иҗатында. Һәм барысы турында да шәп яаа,— менә бит хикмәт кайда! Талантны чикләргә ярамый, мемкии түгел. Шуңа күрә дә ул талант! Ф. Галимуллин хермәтле язучыбыз С. Хәким сүзләренә таяна. Белмим, алар нинди уңай беләк әйтелгәндер. Мин дә таяна алам андый абруйларга. Мәсәлән. Юрий Нагибинга, шулай ук танылган сүз остасына. Ул болай дигән: «Кайвакыт шундый фикер яши: әгәр дә син «авыл язучысы» икәнсең, авыл турында яз инде, ә шәһәр темасы белән бүтән берәү шегыльләкер: әгәр дә сине завод кызыксындырса, «производство» темасын үстер, бер әйбердәй икенчесенә ташлануның, чәчелүнең кирәге юк. имеш. Мин андый рекомендацияләргә, бигрәк тә алар хикәячегә бирелсә, категорически каршы. Шундый күрсәтмәләрдән чыгып эш итсә, ул үз иҗатын фәкыйрьләндерергә, үзен дә. укучымы да кызыклы ниятләрдән (замысел) мәхрүм итәргә мамкин» («Литературная газета». 1975. 18 октябрь). ...Инде сүзне очлар вакыт җитте. Сүземне драматургия белән уртак моментлар. гомуми проблемалар, барлык жанрлар ечен дә кызыклы булган мәсьәләләр тирәсендә генә оештырырга ниятләгән идем. Алай гына килеп чыкмады. Хәер, иҗат кебек җаваплы һәм катлаулы эштә проблемаларны теге жанр яки бу жанр ечеи генә дип тә. бусы уртак, бусы уртак түгел дип тә чикләве кыен бит.-