Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕННӘН

Мотыйгулла Төхвәтуллин Татарстанның халык артисткасы Галия ханым Кайбицкая сэйлэгэннзрдзн r икем әтием Мотыйгулла Төхвәтуллин Казан губернасы. Кече I Кайбыч авылында (хәзерге Апае районы) 1845 елда туа I Әтисе шул авылның мулласы Төхвәтулла, бабасы Нигъмәтулла, анык атасы Комач дигән кеше була Мотыйгулла туу белән әнисе үлә, ә ике яшь тулганда әтисе дә үлеп, Мотыйгулла дөм ятим рәвешендә ике апасы тәрбиясендә кала Мотыйгулла яшьтән үк бик зирәк, зиһенле була, бик иртә укырга өйрәнә Инде 5 яшьтә кешеләрне танга калдырырлык итеп бөтен коръәнне укый Шуңа күрә аны «могҗиза бала» дип атаганнар Әтисе урынына килгән мулла, Мотыйгулланы тыңлап караганнан соң исе китеп, аны ул заманда данлыклы саналган Кышкар мәдрәсәсе нә укырга җибәрә Кышкар мәдрәсәсендә Кушлавычтан килгән, киләчәктә Габдулла Тукайның әтисе булачак Мөхәммәтгариф дигән шәкерт тә укый Мотыйгулла белән Мөхәммәтгариф тиз арада дуслашып китәләр, Мотыйгулла ятим бала булганлыктан, Мөхәммәтгариф аны үз химаясенә ала, алар бергә яшиләр, бергә укыйлар Укып бетергәч тә аерылмаска сүз куешалар Мәдрәсәне бетерүгә, Мөхәммәтгарифны Кушлавычка мулла итеп билгелиләр Ә Мотыйгулланы, укуын тагын да дәвам иттерү өчен. Мисырдагы Каһирә мәдрәсәсенә җибәрәләр Мисырдан укуын тәмамлап кайтканда, Мотыйгулла Уральскига — кияүгә чыккан апасында туктала. Уральскнның данлыклы Тау Ганн бае салдырган мәчеткә намазга бара Намазга килүчеләр Каһирәнең үзендә укып кайткан бу кешенең коръән укуын үтенәләр Аның укымышлылы- гына исләре китә һәм үзләренә Түбән оч мәхәлләсенә мулла итеп калдыралар. Мәчетне салдыручы Тау Ганн бай Мотыйгуллага үзенең Гый- зеназ исемле 16 яшьлек асрау кызын кияүгә бирә һәм Татарский тыкрыгындагы кечкенә генә бер өйгә урнаштыра Мотыйгулланың 15 баласының 8 с шул кечкенә өйдә туалар Аларның күбесе яшьли үлеп бетә Еллар үтеп, Мөхәммәтгариф вафат була. Аның ятим калган улы Габдулла Тукаев апа-җизнәләре тарафыннан Уральскига алдырыла Ул «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укый башлагач та. Мотыйгулла хәзрәт аны үз өенә алып кайта Тукайга әтисе Мөхәммәтгариф турында сөйли «Синең әтиең Мөхәммәтгариф мәдрәсәдә мине бик карады, якын итте Бәйрәмнәрдә мине үзе белән гел Кушлавычка алып кайта иде Синең дәү- әннең безнең кайтуыбызны тәмле кыстыбыйлар пешереп көтеп тора иде»,— дип сөйли. Мотыйгулла үзенең хатыны Гыйзеназга «Габдулла ятим бала, аны кара Анын әтисе, әби-бабасы мине бик тәрбия иттеләр», ди МотыйДәпамы Башы журналыбызның I санында M гулла, кече улы тугач, үзенең мәрхүм дусты истәлегенә улына Мөхәммәтгариф дип исем куша Тау Гани бай мәчеттән ерак түгел ике катлы таш пулатта яши. Үзе үлгәндә, йортын Мотыйгуллага васыять итеп калдыра. Мотыйгуллалар шунда күчеп яши башлыйлар (Хәзерге Орджоникидзе урамындагы 57 нче йорт.) Мотыйгулла Түбән оч мәхәлләсенең мәдрәсәсендә мөдәррис (өлкән укытучы) була. Мәдрәсә аның исеме белән «Мотыйгыя» мәдрәсәсе дип атала. Габдулла Кариев үзенең истәлегендә: «Габдулла әфәнде дәрескә Мотыйгулла хәзрәткә утырадыр иде. Габдулла мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдән хисаплана иде. Дамелла Мотыйгулла хәзрәт Мисырда укыган бер галим фазыль (башкалардан аерылып торучы) кеше иде»,—дип яза. («Тукай турында истәлекләр», 1976). Мотыйгулла хәзрәтнең улы Камил Мотыйгый да үзенең истәлегендә мәдрәсәдә Мотыйгулла хәзрәтнең гыйльме гаруз (шигырь төзелеше турындагы белем) дәресләре алып баруын яза. Габдулла Тукай бу дәресләргә бик ижтиһат белән йөрде, ди. Шулай итеп. Габдулла Тукай шигырь турындагы белемне иң беренче булып остазы Мотыйгулла Төхвәтуллиннан ала Әхмәтша учитель Халитова Бибинур Әхмәтовна истәлеге, китапханәче. Габдулла Тукайны русча укыткан Әхмәтша учительдә мин дә укыдым Мин башта Мотыйгулла Төхвәтуллинның татар кызлары өчен булган мәктәбендә укыдым Ләкин минем русча да бик укыйсым килә иде. Тик уку өчен түләрлек мөмкинлегебез юк иде. Әтием электростанциядә машинист булып эшли, эше авыр, шунда эшләп чахоткадан үлде. Әни кешеләргә кер уа, укуга түләрлек акча юк. Шуннан мин Әхмәтша абыйларга кердем дә «Әхмәтша абый, мин сезгә кер уармын, өй жыярмын, мичләрегезне ягармын, тик мине урысча укытыгыз»,— дидем. Шулай мин русча укый башладым. Русча укытучыларның белемнәрен хөкүмәт комиссиясе тикшергән икән, Әхмәтша абый рус телен хәтта рус укытучыларыннан да яхшырак белә торган булып чыккан. Шуның өчен патшаның аерым указы белән аңа Алтын медаль биргәннәр. Алтын медаль сары лентага тагылган иде. Мин аны өй җыйганда кулыма алып карый идем. Әхмәтша абый медальне тартмага гына салып тота, һәр көн мәктәпкә шул медальне тагып керә, шуның белән дәрес башлый иде. Габдулла Тукайга яшьтән бөек рус культурасын үзләштерергә мөмкинлек биргән, рус телен беренче булып өйрәтүче кеше шушы Әхмәтша учитель була. Уральск Дәвана Аьбищин Габдулла Тукайны Кырлайдан Уральскига алып килгән Бәдри абзый (ул Галиасгар җизнәсенең сенлесенең ире булса кирәк) озакламый ри дә гаиләсе белән Кырлайдан Уральскига күчә. Аның Тукайдан (үрт яшькә олы Камалетдин исемле улы казахлар арасына «ыгып вак-гөяк нәрсәләр сатып та, туры килгәндә балта эшләре эшләп тә көн > үрә. Шундый бер чыгуында, Габдулла Тукайның үтенече буенча, казах даласына кымыз эчәргә аны да үзе белән ала Яз көне Урал елгасы ташып, су белән тулган тугайлык, суы кипкән- ♦ нән сон гөрләп үскән яшеллек белән каплана Камалетдин белән Тукай- = нын юлы Уральскидан чыгуга бер җиде чакрым чамасы әнә шул куе = таллык, шаулап торган камышлык, мөлдерәп пешкән бөрлегән, чәнечке- 3 лс кыргый слива — күгәнлек һәм алсу чәчәкле аю камыры (гөләп) ку- 3 аклары арасыннан үтә. Аннан инде Алкан ягы — дала башлана « Урал елгасының халыкта «Бохара ягы» дип йөртелгән сул як дала- Е ларында эреле-ваклы казах авыллары — балчык өйләрдән торган кыш- J лаулар күренгәли. Казахлар кышны шунда уздырып, бу вакытта инде 2 сусыл үлән белән капланган киң далага — терлек көтү өчен җәйләүләр- ф гә чыгалар. Болар шул дала буйлап баралар Юлда Тукай үзенең ике китап * язуы, шуларны Казанга бастырырга җибәрүе хакында сөйли Барганда ы бер елга янында тукталып, Тукай үзе алган кармак белән балык тотар- * га утыра Камалетдин ат ашата. Шулай бара торгач, ике көн дигәндә, и Дәвана дигән җәйләүгә килеп җитәләр, шунда урнашалар. Казах ха- £ тыннарыннан сатып алып, һәркөнне май белән кайнар нан ашап кымыз ж эчәләр Монда казахларның ир балалары 6—7 яшькә хәтле бөтенләй = ялангач йөриләр икән. Камалетдиннең («Тукай турында хатирәләр». * 1976) истәлегенә караганда, Тукай бу хәлне күргәч «Балаларның зу- « рысына күлмәк, кечесенә ыштан тегеп киерт!» — дип, казах хатынына үзенең сөлгесе белән тастымалын бирә Бнш-алты көннән Тукайның кире кайтасы килә башлый Кайтырга атлы юлдаш эзләп карыйлар — тапмыйлар. Юлдаш эзләп «Льбищнн» дигән җиргә китәләр. Льбищнн — 1919 елда гражданнар сугышы герое Чапаев һәлак булган урын Ул хәзер Чапаев шәһәре дип атала. Льбищнн ул вакытта Урал елгасының уң ягын биләгән һәм елга буена урнашкан рус казачестволарының Бударено, Кожахарск кебек станицасы була. Анда һәркайда кызыл балчыктан өелгән тәбәнәк өйләр, тузанлы урамнар Андасанда бүрәнәдән салынган кулак һәм бай йорт лары һәм алар тирәсендә бер зур чиркәү, арырак манарасыз гына итеп салынган бер мәчет күренеп кала Станицаның төп халкы рус ка зачествосы, аннан кала — казах, украин, татарлар Руслар хәрби хезмәт, татарлар һөнәрчелек һәм сәүдә итү белән көн күрәләр Менә шул Льбищннга килеп, Тукай белән Камалетдин тузанлы урамнарда озак йөриләр, кайтырга юлдаш эзлиләр Монда да таба алмагач, тагын Уральскига икәүләп кайтып китәләр Бу сәяхәт 15 көн дәвам итә. Габдулла абый эшкә керә Тукай апасының улы Хасмн аса Зсбировның икенче истелеге Уральск - минем туган шәһәрем Мине әни «Габдулла абыең укы ган мәктәпкә бирәм», дип. Әхмәтша учитель мәктәбенә у кырга бирде Учитель Әхмәтша абзыйның мәктәптәге зур горурлыгы - китап туты рылган пыялалы өч шкаф иле Мнн шкаф янына туктап, пыяла аша к\ ренгән. матур итеп тезеп куелган, төрле калынлыктагы, тышлары алтыи белән язылган китапларны кызыгып карап тора идем. Тырыша-тырыша исемнәрен укыйм: «Крылов», «Пушкин», «Лермонтов», һ. б. Китапларның алтын белән язылганнарын учитель безгә бирми иде, ә Габдулла абыйга бирә торган булган. Мин өйдә дәреслектән Крылов, Пушкин шигырьләрен кычкырып укып утырганда, әни килеп китапның тышлыгын карый иде дә: «Габдулла да шул шигырьләрне укый иде. Аңа Әхмәтша алтын белән язган тышлы китапны бирә иде. Габдулла бик саклап кына тотып укыды аларны»,—дип сөйли иде. Габдулла абый мәдрәсәдә укыганда 1905 елда «Уралец» типографиясенә эшкә дә керә, шул ук вакытта шигырьләр дә яза. Ул туган тиешле Сафи абзый белән Фатыйма апаларга баргалап йөри. Аларның тормышы турында «Кечкенә генә бер көйле хикәя» дигән шигырь язып, әнигә килеп укый. Үз туганың турында шулай язмыйлар инде дип, әни аның бу шигырен яратып бетерми. Бу шигырьдән тыш Габдулла абый инде ул вакытта ук «Мужик йокысы», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр», «Теләнче», «Сорыкортларга» шигырьләрен язып газетада бастырган була. Габдулла абый типографиядә дә бик күп эшли. Типография хуҗасы Камил Мотыйгый үзенең истәлегендә Габдулла абыйның башта наборщик булып керсә дә, яхшы эшләгәне өчен, гадәттән тыш тырыш булганы өчен корректорлыкка күтәрелүен яза. Ул матбаганың иң көчле шагыйре вә мөхәррире дәрәҗәсенә иреште, ди («Тукай турында хатирәләр», 1976.) Габдулла безгә килгәндә күп вакыт бик талчыгып килеп керә иде. Эшләгәнен дә яраталар, акча да түлиләр иде үзенә, дип искә ала иде әни. Ул вакытта типографиядә ниләр булганын әни белмәгән, билгеле. Бервакытны әни, гадәте буенча, аш хәзерлаһ Габдулла абыйны көтә икән. «Көтәм, көтәм, ул кайтмый да кайтмый. Байтак вакыт үткәч кенә бик борчылып, кәефсезләнеп килеп керде. «Ник болай соңга калдың?»— дигәч: «Әй, карточкага төшерделәр. Үзем һич теләмәгәнчә итеп, кул тоттырып төшерделәр», — дип күңелсезләнеп сөйләде. Бик ярата дип, хәсиятләп пешергән ризыгымны да рәтләп ашамыйча китеп тә барды Габдулла», — дип сөйләде әни Сүз монда аның К- Мотыйгый белән кул бирешеп төшкән рәсеме турында баргандыр, күрәсең. Безнең гаилә белән якын туганнарча йөрешә торган Кальтиев абыйлар гаиләсе бар иде. Кальтиев Гариф абый үзе Тукай эшләгән типография эшчесе. Андагы хезмәтнең авырлыгын, эшләү шартларының начарлыгын ул әнигә килеп сөйли торган була. Беркөнне әни бер мәҗлескә ашка чакырыла. Анда шәһәрдән күп хатынкызлар җыела һәм Габдулла абый эшләгән типография хуҗасының анасы да була. Мәҗлестә, сүз артыннан сүз чыгып, Габдулла абыйның типографиядән эштән куылуы турында сөйли башлаганнар. «Нигә аны эштән чыгардылар икән?»—дип сорагач, әлеге абыстай. «Ул эшен алып бара алмады, шуның өчен чыгарылды», — дип җавап биргән. Әни бу хәлгә бик борчылган. «Нишләргә дә белмәдем, кайтканчы күз яшемне көчкә тыеп утырдым», — дип сөйли иде. Ә Камил Мотыйгый үзенең шул ук истәлегендә Габдулла абый турында: «Ул, эшчеләрне забастовкаларга котыртучылар мәзһәбенә кереп китеп, минем матбагада булган барча эшчеләрне дә миннән жалунье арттыруны сорап, эш ташларга котыртты. Шуның өчен.. аны матбагадан бөтенләй хезмәттән чыгарырга туры килде»,— дип яза. Шул хәлләрдән ике атна үтүгә, 1907 елның февраль аенда, Камил Мотыйгыйның матбагасы хөкүмәт тарафыннан ябыла. Ә Габдулла абыйга солдатка алынырга комиссия тору вакыты килеп җитә. Комиссиягә каралу әчеп ул туган ягына, Казанга кайтып китә. Тукайны дуслары якын иткәннәр Каримова Зәйнәп Габдулловна истәлеге, Уральск нлкә архивының фәнни хезмәткәре Минем әти Габдулла Кәримов Уральск шәһәрендә туып үскән, сәү- = дә белән көн күргән. Заманына күрә алдынгы карашта булган Безгә □ «Балалар, сез русча укыгыз, русчаны бик яхшы белегез, ләкин туган £> телегезне онытмагыз*. — ди торган иде. Әти Габдулла Тукай белән күрешеп, очрашып, аралашып яшәгән, с Әтиемнең сөйләвенчә. 1906 еллар иде. ахрысы. Тукай безгә килгән көн 2 нәрнец берсендә әтиемә «Мин татарча журнал чыгарырга уйлыйм * Ярдәм итәрсеңме?!» - дип туптуры сорау биргән «Шунда ук сорага- ф ны кадәр акча чыгарып бирдем Минем булышуым шул булды Габ- < дуллага», — дип канәгатьләнеп искә ала иде әти Тукан турында сөй а ләгәндә. Ф Типографиядә * п Валентина Александровна Гладышева свйләеәңп нәрдән Уральск эшчесе Әтием Гладышев Александр Кузьмич озак еллар Уральск шәһәрендә типографиядә эшләгән кеше 13 яшендә «Уралең» типография сенә эшкә керә, наборщиклыкка өйрәнә. Шунда ук бер татар малае Апуш та типографиягә өйрәнчек булып кер » (Әтием сөйләве буенча, мин Габдулла Тукай белән яхшы таныш Аның турында язылганнарны тапсам, хәтта Тукайның туган көнен билгеләгән календарь битләрен дә кадерләп жыеп барам ) Апушны өйрәтүне әтиемә тапшыралар Әтнем әле у »е исән П1кытта. мин аның янына типография! » баргач, эш урынында, нәкъ Апушны өйрәткән шикелле, мине дә өйрәтә, төрле хәрефләр салынган зур кассэ янына ничек килеп басарга шул озынча кургашын хәрефләрне без- сыман чыбык белән ничек итеп, тнз-тнз генә «ләктерсп алып, сан тарт маларга тезәргә өйрәтә иде Яшь аралары шактый булса да (әтиемә ул вакытта 14 яшь. Габ дуллага 18 19 яшь), бу икс яшь кеше бик тн• дуслашып китәләр Тукай әтиемне «Шиячка» дип. әтнем Тукайны «Апуш» дни йөртә Үзенең язмаларында әтнем бодай ди «Тукай русча дөрес сөйләшергә өйрәнү өчен мине, урыс малаен, бик уз итте», — дн «Тукан табигатьне бик ярата иде Анык теләге бел-ш без икәүләп Урал елгасы ның яр буйларын буйлыйбыз, шәһәрнең икенче очындагы жрать.» барабыз, яисә шәһәр читенә ат чабышлары карарга баргәлый идек Шу лай йөргәндә Тукай күп сөйләшми, ә кайвакытларда аеруча житднлә н.) Монысы инде нинди дә булса көлке нәрсә сөйләгәндә бул.» Ничак лы гына көлкене сөйләсә дә. үзе һич көлмәс иде Ул халык әкиятләрен бик ярата иде Кайбер көннәрдә Апуш минем квартирама (һәм шулай ук башка таныш белешләренә) куна да килгәлн иде Чөнкн аның яшәү өчен үзенең бүлмәсе дә юк иде Ләкин Тукай үзен бик олы тота, аның үз-үзенә ышанычы бик көчле иде Яшәү өчен иң кирәкле булган нәрсәләрдән тыш аның башка һичнәрсәсе юк һәм ул, һичнинди купшылыкка, байлыкка кызыкмыйча, күп эшли. Ул халык файдасы өчен эшли иде. Ул миңа тормышны аңларга өйрәтте». Типографиядә ул татар эшчеләре белән (Кальтиев, Насыйбуллин һәм башкалар) бик күп сөйләшә. Әгәр ул сөйләгәннәрне китап итеп язып барсаң, әллә ничә том чыгар иде. «1905 елны безнең типография эшчеләре, 8 сәгатьлек эш көне таләп итеп, демонстрациягә чыктылар. Ул митинг белән тәмамланды. 1906 елда типографиядә «Печатниклар союзы» төзелде. Типографиядә студентлар да эшли иде. Мәсәлән, Бараев М. И., үзе студент булса да, типографиядә корректор да булып эшли иде. Шул Бараев «Печатниклар союзы»ның председателе булды. Типографиядә студент Шилов һәм Шилова тарафыннан яшерен түгәрәк оештырылган иде. Анда шулай ук Бараев та, эшчеләрдән Кока- нов, Сенькин, Зуев, Сафоновлар да бар иде. Бу түгәрәкнең атнага бер мәртәбә занятиссе була Аның конспиратив квартирасы элеккеге «Караван» складлары янында идс. Мин шул яшерен квартирага өлкән иптәшләрнең кушкан йомышын үтәргә бара идем Анда миңа революцион җырлар язган листовкалар, прокламацияләр бирәләр Без Апуш белән кичен ул кәгазьләрне шәһәрнең үзәк урамы Большая Михайлов- скаяга һәм башка урамнарга ябыштырып чыга идек. «Смело, товарищи. в ногу». «Вихри враждебные веют над нами» дигән һәм тагын башка җырларны Апуш татарчага тәрҗемә итеп, татарларга шуларны җырларга өйрәтте. РСДРП (б) ячейкасы җитәкчелегендә 1906 елны шәһәрдә 1 Май демонстрациясе оештырылды. Анда тимер юл эшчесе Николай Покатилов башлап йөрде. Халык башта духовное училище янына җыелды, Аннан Ханская роща ягына юнәлделәр. Апуш белән икәү без дә алар- га кушылдык Апуш миңа революциянең әһәмияте турында аңлата идс. Иске собор янында тукталган арада металлистлардан берәү кызыл полотно җәеп җибәрде. Аны бер колгага беркеттеләр, шуны күтәреп халык Ханская рощага китте. Ләкин андагы аланлыкта безне атлы казаклар чолгап алды. Демонстрация таралды. Шул көнне үк кичен Покатилов, Коканов халыкны Урал елгасының аръягында җыелырга чакырдылар Эшчеләр анда шәһәрдән берәм- берәм генә чыгып бардылар Кешеләр җыелып бетеп, студент Шилов Май бәйрәменең әһәмиятен сөйләп торганда, көтмәгәндә тагын атлы казаклар килеп чыкты, демонстрантларны камчы белән кыйный башладылар. Безнең типография наборщигы Воронцов Павел Николаевичны кабыргаларын сындырганчы кыйнап ташладылар. Ул озак вакытлар больницада авырып ятты. Ул елларны эшчеләр хәле менә шулай иде», дип сөйләде әти. Әтием Гладышев Александр Кузьмич гражданнар сугышы чорында үзе теләп фронтка китте, элегрәк В. И. Чапаев җитәкчелек иткән 22 дивизиядә Уральск шәһәрен аклардан азат итү сугышларында катнаша Сугышлар беткәч, партия аны 25 меңчеләр сафында авыл хуҗалыгын күтәрергә җибәрә. Авыл хәлләре рәтләнгәч, әтием яңадан Уральскига кайта, типографиядә үз эшендә эшли башлый, типографиянең директоры да булып тора Бөек Ватан сугышы чорында, карт булса да. хезмәт армиясендә катнаша. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр «Землячка» исемендәге фабрикада хезмәт итте. КАЗАНГА КАЙТКАЧ Булачак дуслар очрашкан йорт Казанның Яңа бистзсендзге Млҗит Гафури ура- 2 мы. .35 номерлы йортта яииүче Шзрзфетдинов = Әгъзам бабай сайлзггннзрдзн Казах шәһәренең Яна бистәсендә элеккеге Малая Симбирская, хәзерге Мәҗит Гафури исемендәге урамындагы 35 номерлы йорт —Фа- с тих Әмирхан әтисенең йорты булган, йорт хәзер берничә гаиләгә бүл- 2 гәләп бирелгән. Шунда яшәүче 91 яшьлек, ләкин әле әйбәт хәтерле, н җитез хәрәкәтле, матур итеп тезеп сөйли торган мөлаем йөзле Әгъзам бабай, бүлмә саен кереп, бүлмәнең һәрбер деталенә игътибар итеп, өйнең тарихын сөйли менә бу парадный сыман зур ишектән керүгә, 2 сул як Фатих Әмирхан ягы булган. Менә Фатихның йокы бүлмәсе. “ Ә менә монысы — икс тәрәзәле бүлмә — аның эш кабинеты Фатих * ягының аерым ишеге дә булган. Теләгән чакта Фатих шуннан файда- и ланган. Менә бу икенче ишек күрше тарафка. Фатих Әмирханның әти- ? әнисе яши торган якка алып чыга. Анда тагын әнисенең кызлар укыта к торган бүлмәсе дә булган Бу йортта халкыбызның ике бөек әдибе — х Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукай беренче мәртәбә очрашалар * Бу хәл 1907 ел ахырында, Тукай туган якларыннан әйләнеп кайт- и кач була. Беренче очрашуда (Фатих Әмирханның истәлегенә караганда) гади генә киенгән, кешегә алай ук ачылып китми торган, сөйләшкәндә кыска җаваплар белән генә канәгатьләнүче яшь шагыйрь Фатих Әмирханда бернинди дә тәэсир калдырмый Ләкин инде «Әльислах» газетасы редакциясендә очрашып бергә эшли башлагач. Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукай зур сердәш, дуслар булььһ китәләр, һәм бу дуслык гомер буе дәвам итә Сөләйман Аитов йортында Казандагы Лзбибз Хжгения мзктзбе укучысы соңыннан шул ук мзктгпнең укыту зшендг булышчысы Тифахелҗинан Гыйльметдимоеа ш тглесе (1Я92 елда туган) Без фатиха апа Аитовалардан ерак тормый идек. Фатиха Антова — Сөләйман байның хатыны, Казанда кызлар мәктәбе, соңыннан кызлар гимназиясе булып киткән данлыклы мәктәпне оештыручы. Фатиха апа әни белән мине якын күрә, сезгә генә ышанам дип. өйләрен карауны безгә тапшыра иде Үзләре дачага киткәндә, без аларның шәһәрдәге өйләрендә калабыз, ә алар өйдә торганда, дачада яши идек Фатиха апаның өч үсмер ир баласы бар Шуларны тәрбияләп, ашлар әзерләп, шул ук вакытта аларга күз колак булырга да Фатиха апа безне җибәрә иде. (Бу 1908 елларда булып, миңа ул вакытта 15 16 яшьләр тирәсе иде.) Фатиха апаларның дачалары шәһәр читен дә, ботап бакчасы (Ботанический сад) каршында иде. Олылар шәһәрдә булганда, бу дачага яшьләр җыела Фатиха апаның Исмәгыйль, Ибраһим исемле уллары (Посыфлары ул вакытта әле кечкенә малай иде), аннан абыйлы-энеле Фатих Әмирхан белән Ибраһим Әмирханнар. Габдулла Тукаев та килә иде Габдулла Тукаев ап-ак йөзле, яңа гына чыгып килә торган мыеклы, аягында кайчак ботинка, кайчак читек, өстенә я җилән, я кәзәки кигән була. Килү белән миңа: «Кая, щетка бир әле, шушы чалбарны бераз чистартыйм әле», — дигәч, мин: «Кая, үзем чистартып бирим»,—дия идем. Ул идәндә одеял ябынып утырып тора, мин чалбарны әйбәтләп чистартып бирә идем. Кайчакта бик киенеп, галстуклар тагып килә дә, бераздан муенындагы галстугын йолкып" ала: «Тагын шушы камытны тактым инде»,— дип әйтә иде. Аның тавышы көчле түгел, үзе һәркемгә бик йомшак мөгамәләдә. йөзе гел моңлы була иде. Үзе күп вакыт эченнән генә шыңшып җырлап йөри иде. Мин аңа: «Ник син өйләнмисең, Габдулла абый?» — ди идем. «Минем кесәм алтын белән тулы түгел шул, шунлыктан миңа кияүгә чыкмыйлар», — дия иде. Үзе ара-тирә: Нигә мин кечкенә Апуш түгел, Зуп-зур Тукай булдым? — дип әйтеп куя иде. Фатиха апалар дачага киткәч, яшьләр шәһәрдәге өйгә җыелалар. Фатиха апа уллары янына Тукай килә. Берничә мәртәбә Хөсәен абый Ямашев та килде. Яшьләр шаулашып бик күп сөйләшәләр, нәрсәләрдер язалар, шау килеп көлешәләр. Уку-укыту турында, русча укыту кирәклеген, кыз балаларга да русча укыту кирәк, дип сөйләшәләр. Ямашев Хөсәен абый сөйкемле ак йөзле, бик пөхтә киенеп йөри торган бик матур кеше иде. Миңа йомыш кушканда «алмакаем» дип дәшә иде. Аннан: «Син соң үзеңнең алма икәнеңне беләсеңме?» — дип сорый да: «Синең исемең Төфахелжинан — жәннәт алмасы дигән сүз бит», — дип миңа аңлата иде. Яшьләр шулай жыйналып, сөйләшеп, кайчак бәхәсләшеп шау килеп утыралар иде. Шундый ук истәлекне Сөләйман Аитовның килене Мәрьям апа Айтова да сөйли: «Сөләйман абзыйларның (кайнаталарымның) йорты хәзерге Татарстан һәм Нариман урамнары чатында иде Өйнең уң як өлеше «Әти ягы» дип йөртелә иде. Ә шул өйгә кушылып урам чатына салынган сул як өлеше Фатиха апаның (кайнанамның) әнисе, ягъни Сөләйман байның кайнанасы Мәмдүдә абыстайга дип салдырылган. Ул якны һәркем «Дәү әни ягы» дип йөри иде. Дәү әни үзе бик ачык йөзле һәм кеше яратучан. Шуңа күрә безгә килүче барлык яшьләр аны «Дәүәни» дип йөриләр, килү белән ■ гел аның ягына җыелалар. Беренче булып Фатих абый Әмирхан килә. Аяклары параличлы булганга, ул кайтып йөри алмый, безгә куна килә. Хас аның өчен билгеләнгән аерым бүлмә дә бар иде. Ул бүлмә икенче катта, тәрәзәләре нәкъ почмакта, икесе ике урамга карый. Фатих абыйдан соң башкалар җыела. Мин, бу өйгә яңа гына төшкән яшь килен булганга, аларга катнашырга ояла идем. Дәү әни аларны мич ашлары белән, чәй белән сыйлый иде. Яшьләр озаклап, шау килеп сөйләшеп утыралар. Аннан «әти ягы»на залга чыгалар Солтан абый Габәши рояльдә уйнарга тотына. Ибраһим абый бик матур итеп җырлый. Ибраһим абый үзе дә рояльдә уйнарга, җырга, биюгә бик оста иде. Башкалар аңа кушыла. Шулай итеп, әткәй өйдә булмаганда яшьләр безгә җыелалар иде. Кайнагам Исмәгыйль Габдулла Тукай белән якын таныш булганнар. Сәламәтлеге яхшы чагында Габдулла Тукай әнә шул яшьләр арасына килә торган булган. Шул күңел ачуларда катнашкан. Ул музыканы, җырны бик яраткан. Истәлекне Мәрьям Аитованың кызы Диләрә ханым дәвам итә Ибраһим абый Антов Ростов-Дон шәһәрендә яши һәм озак еллар Виноградчылык институты белән бәйләнештә булып, виноградный яна сортларын булдыру өчен тырыша Норвегия галиме, сәяхәтче Тур Хейердалнын 1969—1970 елларда камыштан ясалган «Ра», аннан соң «Ра 2» көймәләрендә Атлантик океан аша сәяхәте уңышлы тәмамлану уңае белән, Ибраһим абый үзенең китереп чыгарган яна сорт виноградына «Хейердал» дигән исем бирә. Тур Хейердал Советлар Союзына килгәч, Ибраһим абыйларда улы белән кунак булып китә. Улы ялын Ибраһим абыйларда уздыра Кунак булган чакта татарча итеп, пар бөрки бөрки шаулап утырган самовардан тәмләп чәй эчү Хейердалга бик ошый һәм киткәндә сувенир итеп аңа әлеге самовар бүләк ителә, хатлар язышалар Хейердал «Ра» көймәләренең һәм гаиләсе белән төшкән рәсемнәрне, шулай ук Тын океандагы Пасха утравына сәяхәте вакытында төшкәннәрен дә җибәрә Шулай итеп, дөньякүләм атаклы сәяхәтче галим белән якташыбыз арасында дуслык урнаша Ибраһим абый берничә телдә яхшы сөйләшә Ибраһим абый, туган якларыннан ерак торса да, туган җиргә зур мәхәббәт белән яши Ул үзе китереп чыгарган беренче сорт виноградларның иң яхшыларына «Әмирхан» һәм «Тукай» исемен бирә Тукай абый биргән конфет AtajcjMMjr Әхмвдихв. укытучы Саба районы. Кервнлв авылыннан Мин малай чакта Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый торган Хуҗа Бәднгый абыема кунакка килдем Без, Габдулла Тукай. Хуҗа абый, Хөсәен абыйлар белән, кемнәрдәдер кунакта булдык Габдулла абый кара хәтфә кәләпүштән, җилән шикелле озын кәзәкидән. балагы төшерелгән чалбар, аягында штиблет Үзе бик көләч иде Урамга чык тык Урам Екатеринская дип атала иде (хәзерге Тукай урамы) Шул урам буйлап киттек Тукай абыйлар алдан бик кызык сүзләр сөйләшеп, көлешеп бардылар Мин алар артыннан бардым. Бер чатта конфет сата лар иде. Шунда Габдулла абый туктады да «Тукта, бу егеткә конфет алып бирмичә булмас бит инде»,—дип. миңа очлайтып төрелгән кәгазьгә салынган конфетлар тоттырды Шунда ук бер конфетны алып каптым Минем гомеремдә беренче мәртәбә мондый ләззәтле нәрсәне тәмләп каравым иде Тукай абый биргән конфетның тәме әле дә авызымда тора кебек Ахыры бар