Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАБИГАТЬ ҖЫРЧЫСЫ

Бер табигать фасылының икенчесенә күчеш мизгеле Җир встенә кар яткан, ләкин агачларның яфраклары әле тулысыича коелмаган. Елгадагы су встен дә боз капларга өлгермәгән... Тышлыкның беренче битенә урнаштырылган әлеге картинаның авторы — Татарстанның халык художнигы. ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты С. О. Лывин. Художникның 35 еллык эшчәнлеге чорында иҗат ителгән барлык әсәрләре дә туган җирнең матурлыгына соклану, поэтик күтәренкелек белән сугарылганнар Илленче елларда язылган беренче картиналарында ук Сергей Осипович үзенә балачактан якын булган табигатьне ихлас күңелдән ачып бирергә омтыла Әнә шул омтылыш тора-бара көчәя һәм бөтен иҗатының лирик юнәлешен билгели. Пейзаж жанрында тәҗрибә туплаган художник алтмышынчы елларда нефть районнарына багышланган картиналар сериясе өстендә эшли башлый Иҗат процессында ул янадан-яңа ачышларга килә Кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә күпмедер үзгәреш кичерүче табигатьнең гомумнләштерелгән һәм мәһабәт образын тудыруга ирешә. В И Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән художник даһи юлбашчыбыз беренче тапкыр сөргендә булган төбәкнең табигате турында сөйләүче һәм уртак идеягә буйсындырылган әсәрләр сериясен иҗат итә Биш картинадан торган бу сериядә Кокушкино авылы һәм аның тирәсендәге күренешләр сурәтләнгән. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләрендә дан җырланган урыннарның искиткеч матурлыгы да аның полотноларында үзенчәлекле чагылыш тапты Ул ике ел дәвамында Кырлай. Өчиле, Кушлавыч авылларында эшләде, Тукай поэзиясенең лирик дөньясын сынлы сәнгать чаралары белән җанландырды. Ленинга бәйләнешле урыннар, шулай ук Тукайның туган якларына багышланган әнә шул әсәрләр өчен С. О Лывин ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. С Лывин тынгысыз иҗат кешесе булу белән бергә, актив җәмәгать эшлек- лесе дә. Ул — авыл темасына иҗат итүче художниклар группасы җитәкчесе.