Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ТАТАРСТАНЫНЫҢ СЫНЛЫ СӘНГАТЕ

(Альбом) алык үзенең хислерен-тойгыләрын җырда, бәеттә, яратып башкарган кул эшендә чагылдыра, деньяга монәсәбетен уза иҗат иткән әсәрләргә тәрен- дера. чигү чигәме яшь кыз бала, келалүш кайыймы — һичшиксез ма«аббат хисен катнаштырыл башкара. Дуга би зима авыл агаа, каралты-кура шикалла әйбар корыштырамы — ул, албатта, һәр эшенә хисаи сала, дартан ост и. Гасырлар чиген җимерел үткен үлемсез поэма «Кыйссам Аосыфяны иҗат итүче боек шагыйрь бабабызга үткен ел 800 ел тулганын моңарчы да бело идек. Карал баксаң, безнең сонгатебез до борынборыннан кило икон, лобаса Күптән түгел гене Москоүнең «Советский художник» нәшриятында рус теленде басылып чыккан «Совет Татарстанында сынлы сәнгать* диген зур күлемле, илаһи матур альбом халкыбызның борынгы сонгать үриоклерен де күрсәтә. Борынгыдан алып бүгенге каигочо! Альбомның иң зур кыйммәте оно шунда. XII гасырда яшәүче Биләр һәм Болгар осталары амальгама белән каплаган кез- ганең икенче ягына кош сурәтләре ташорергә оста булганнар ә менә Абу-Бокар исамла оста каллиграфик матур хәрефләр белән бакырдан ясалган әйбергә сүзләр уйган; икенче берәүләр исә атлар, сыерлар һ. б. хайваннарның, күбесенчә йорт хайваннарының сурәтен тешергән. һәм бу сурәтләр 800 елдан артык яшел, бүгенге коиде борынгы заман сәнгать әсәрләренең елгелерене әверелгән Болгардагы мәчет диварлары да (XIII гасыр) сәнгатьче бизәлгән булган. Ә соң кабер ташлары! Ул ташларда халыкның ашееша-каннуреше дә, хисләре-тойгылары да чагыла килгән. Альбомда халык иҗатына олуг игътибар күрсәтелгән. Нинди генә челтерле-бн- зәкле, оста кулы белән эшләнгән беләзек һәм чулпылар, нинди гене зиннәтле бизәкләр тешерел яки асыл ташлар куеп ясалган хәситә һәм изүләр, нинди генә чи- гешле-челтәрле эскәтер һәм селгеләр юк монда! Ә соң энҗемәрҗәнле яисә кәмеш тәңкәле, гаҗоеп затлы, күзнең явын алырлык, карал туймаслык, хәтта бераз охшашлык булган очракта да һичбер вакыт кабатлануны белмәгән, һоркайсы уникаль булып сакланган калфаклар үзләре генә дә ин тора бит! Алтын куллы осталарның күпме коч сарыф ител, күз нурларын түгел, күңел тойгыларын салып чиккән калфаклары бүгенге кендә искиткеч зур хәзинә. Донья боясо торырлык ул осталарның изге ниятләре гамәлгә ашкан: алар кулы белән чигалгеи-кәелгаи биниһая затлы әйберләр лехто- лакь кеенчә гасырлар аша үтел, ничәмә-ничә буын вәкилләрен сеендерел. аләриың рухын баетып, безнең кеииәргә имин генә килеп җиткән. Сәнгать иясе яки әдип эчен —иҗат иткән әсәренең үзе деньядан киткәч тә яшәвеннән дә зур бәхет, шундый иминлеккә ирешү, дәрәҗәгә лаек булу бәхетеннән дә эстон нәрсә, гомумән, бармы икәнП Әйе. альбомдагы шикелле үк эиинотле әиберлорно без болокей чактан ук күрел үстек, һәм безнең күңелобеэдо тос һем биэоклорго. илаһи матурлыкка иң беренче мәхеббәтне. һичшиксез, эне шулар уятты, гүзәллекне таный һом соклана бәСәнгат ь Х чы рәссамнарыбызны уйланырга мәҗбүр итә: димәк ки халыкка аң-белем чишмәсе алып килгән басма сүзне сәнгать әсәре буларак та бәяләргә, бу эшкә күп кеч салырга тиеш икәнбез! Халкыбыз культурасының үткәне белән таныштырганнан соң бу альбомны тезүче һәм кереш сүз язучы — сәнгать белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Червонная иң төп өлешкә күчә. Автономияле республикада чәчәк аткан сынлы сәнгатьне ул жанрларга бүлеп тәкъдим итә. Нәкыш бүлеге РСФСРның халык художнигы Бакый Урманченың «Салтык болыны» исемле мәшһүр картинасыннан алынган фрагмент белән ачылып китә, һәм шушы хәл генә дә тезүченең күпме уйлануын, борынгыны бүгенге белән ничек итеп оста бәйләвен күрсәтә. Бакый ага бу полотносында үзе сабый чакта күргәннәрне гәүдәләндерә: авыл халкы болында печән чаба, чүмәлә куя; алгы планда зифа буйлы ике кыз тырма белән печән җыештыра; аларның башларына кигән эшләпәләре дә, өсләрендәге күлмәк-алъяпкычлары да, аякларына кигән тула оек белән чабаталары да, әлбәттә, бүгенге көндә тарихка әйләнгән нәрсәләр; шул чаклы да бай чигешле алъяпкычлар бу ике чибәрне тагын да ныграк ямьләндерә һәм күркәмлек өсти; һәм бер үк вакытта алдагы бүлеккә искиткеч оста бәйли. Гәрчә рәссамнарның фамилиясен алфавит тәртибендә алу тематик бердәмлекне саклауга бик нык комачауласа да, янәшә килгән кайбер битләрдә төзүче азмы-күпме бердәмлеккә ирешә алган. Шундыйлардан РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Зариповның «Әти» һәм «Куаныч!» дигән картиналары икесе дә хезмәт кешесенең киләчәккә өметен, нәниләренә сөенүен гәүдәләндерә. Талантлы рәссамның бу эшләрендә аның иң әйбәт сыйфаты — гуманизм — аермачык чагыла һәм бөтен иҗатын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә; альбомны караучыда рәссамга теләктәшлек хисе уяна. В. И. Куделькинның да ике хезмәте («М. И. Калинин Татарстан крестьяннарында кунакта» һәм «Советлар Союзы Герое Н. А. Якупов»), шулай ук Н. Д. Кузнецовның «Казан — биш диңгез порты» һәм «Бүгенге Иделнең ярлары» дигән картиналары да тематик яктан аваздашлар. Ә инде Татарстанның халык художнигы Мәхмүт Усмановның зур күләмле ике картинасы Кама буендагы бөек төзелешләрне чагылдыра. Соңгы еллардагы күргәзмәләрне йөзек кашыдай бизәгән картина — ул да булса Мәснәви Хәертдиновның «Ана тойгысы (Наз») дигән әсәре альбомда аерым бер урын алып тора: гүя ул рәссам ирешкән осталык алдында сокланырга һәм бер үк вакытта нәкъ менә таланты ачылып килгән чакны дөнья куюы белән һәркайсыбызны моңаерга, сагышланырга мәҗбүр итә... РСФСРның халык художнигы Лотфулла Фәттахов милли сәнгатебездә һичбер вакыт юылмас эз, гаҗәеп бай мирас калдырды. Аның олы җанлы кеше булганлыгы «Яңа буралар» һәм «Сабантуй» дип исемләнгән зур күләмле картиналарында — төсләрнең искиткеч уңышлы сайлануында, геройларының кабатланмас позаларында, хәрәкәттә бирелүендә, җанлылыгында, милли колоритында — ярылып ята. Хәер, бу останың 1967 елда Бөек Октябрьның 50 еллыгын котлап ясаган картинасы альбомның тышлыгында бирелү үзе генә дә күпне аңлата булса кирәк. Ә инде Харис Якупов белән бергәләп эшләгән һәм «В. И. Ленин Татарстан АССР төзелү Декретына кул куя» дип аталган картинаның ил күләмендә шөһрәт казанып, СССРның Дәүләт премиясенә лаек табылганы һәркайсыбызның хәтерендә. СССР халык художнигы Харис Якупоаиың Муса Җәлилгә багышлап язылган картинасы зур игътибарга лаек: гәрчә тоткын булса да, гәрчә үлемгә дучар ителгән булса да, халкыбызның горурлыгы булуга ирешкән әдип йөзендә өркү ише иәрсә һич тә сизелми — ул куп милләтле совет халкының Олуг Җиңүне яулап аласына чын күңелдән ышана; ә инде креслоларга җәелеп, масаеп утырган фашист илбасарларның күзләрендә хәвеф, киләчәккә бер дә ышанмау чагыла. СССР художество академиясенең член-корреспонденты Харис Якуповиың башка хезмәтләре дә бу альбомда лаеклы урын алган. Альбомны төзүче үткән белән хәзерге арасындагы багланышны ярыйсы ук оста күрсәтүгә ирешкән. Дөнья күләмендә мәшһүрлек казанган Н. И. Фешинның күп санлы картиналары Сынлы сәнгать музеебызның үзәген тәшкил итә һәм бизәп тора. Шулердан альбомга «В. И. Ленин портреты», «А. В. Луначарский портреты» һәм «Т А Полосе портреты» урнаштырылган. Фешин белей бер үк заманда диярлек Казандагы сәнгать училищесында озак еллар дәверендә бик күпләрне тәрбияләгән- белем биргән, шәкертләрен гомер буе сәнгатькә турылыклы булырга, кеч кызганмый эшләргә оирәткән һәм үз иҗатларында камиллекнең үрнәкләрен күрсәткән П П Бенькоа. В К Тимофеев. Г А. Медведев һәм Н. М. Сокольскийларньгң да гаҗәеп үзенчәлекле әсәрләре альбомны баета. Ф Кайсыбер талант ияләренең, шул исәптән Нәбиулла Валиуллин белән Әмир М>- җитовиың фәкать берәр генә эшләрен күрәбез Беек Ватан сугышында һәлак булган т- Вәлиуллинның сакланып калган бердәнбер күләмле әсәре («Татар хатыны») да, шулай j- ук Мәҗитовның әле моннан биш-ун ел элек кенә иҗат ителгән һәм «Партия вето- ~ раны Н. Т Мәҗитое оныгы Кәрииә белән» дип исемләнгән жезмете до бу рәссамнарның гаҗәеп зур осталыкка ирешкәнлеген, сәнгатебездә зур урын алып торган- “? ныгын раслый. = Бу бүлекнең аэагыидарак урын алган ике яшь рәссамның — Шамил Шайдуллин и белән Фәрит Якуловның — әсәрләре символик яңгыраш алган диясе килә. Шамил дә _ ике-оч буын вәкилләрен гәүдәләндерә һәм яшьләрнең тыйгысызлыгы алдында баш 2 июен исбатлый «Карт алмагач тобендә»— тормышның дәвам итүен күрсәтә. Фәрит- 3 ноң геройлары исе кайчандыр, моннан күп еллар элек, яшь чакларында үзләре оч- = раша торган чишмәне сагынып килгәннәр. Инде «Онытылган чишмә» янына бүтән □ килүче до күренми, су авыл халкының оенә торбадан килә, әмма яшьлекне оныту < һич момкин түгел. Тормышның дәвам итүен без алариың боп-бәләкәй оныкларында— < алтын яфраклар күгәреп, елмаеп-келеп торучы сабыйның кыяфәтендә күрәбез һем олылардан эстафетаны кабул ител алган бу рәссамнарның сәләте милочокта бетен 5 тулылыгы белән ачылып китәр, алариың геройлары, әлеге сабыйдай, хәрәкәткә ки- 5 лер, йәреп китәр диген омег уяна. Графика бүлеге Кол Галинең «Йосыф вә Зелаиха» китабына Тавил Хаҗиохмәтов ▼ ясаган рәсем белән ачыла. Талантлы һәм гаҗәеп үзенчәлекле рәссам үлемсез поз- я маны мәхәббәткә мәдхия уку дип кабул итә һәм шулай тасвирлый да Укучыны бик “ борынгы заманнарга алып китәргә сәләтле рәсемдә гүзәллек тә, сафлык та, герой- я ларның олы һәм изге хисе де тес мерлане. Татарстан китап нәшриятында бу әсәр Кол Галинең 800 еллыгына багышлап чыгарыла. Узган ел, нәкъ шул дата уңае белән — боек татар шагыйренең Хаҗиәхмәтов эшләгән портреты һәм тарих фәииере докторы — Миркасыйм Госмонов язган мәгълүмат ЮНЕСКОның «Яңалыклар» бюллетенендә шулай ук донья күрде. Халкыбыз эчен гаҗәеп зур вакыйганы чагылдырган шушы гүзәл Г. рәсем белен бетен бер бүлекне ачып җибәрүе янә дә тезүченең татар сәнгате, ’ татар әдәбиятына булган мәхәббәтен, игътибарлы, мәгълүматлы булуын исбатлый. w Бу бүлектәге герле стильдә эшләнгән рәсемнәр арасында акварель осталары Валентин Карамышев белән Рәшит Госмановның ике эше күңелне җәлеп итә. «Әмин тавы»— Казан каласының авылны хәтерләткән иске бер почмагы, урамнарны да, ой түбеләрен дә кар баскан; поселокта тормышның үз коенче агылуын россам җнңолчо колемсероп, тыныч тонда тасвирлый Иделне чынчыилап яратучы Рәшит исә иртәнге бер мизгелне шундый да саф, шундый да пакь ител сурәтли ки, ире к сездән үзеңне Идел киңлегендә күрел хыяллана башлыйсың, күңелләреңә рәхәт булып китә. Менә ни себәлло тиз генә аерыла алмыйсың бу акварельләрдән Әле быел гына Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаен булган Эмиль Ситдыикоәның да «Бәхет басты» дип аталган линогравюрасы һәркемне сәер бер халәткә китерә гүя син әлеге картина геройларын рәсемдә гено түгел, бәлки тормышта күрәсең, яңа туган сабыеннан күзен дә алмыйча елмаеп торучы ананың куанычын уртаклашасың, сәенәсең, елмаясың. Ә инде Иван Язынинның бер рәсемен күрү белен Идел батыры Степан Разин образын гәүдоләидергән. баиларга-патшаләрга каршы Россия халкын авусыз корешке күтәргән баһадирны сурәтләгән дистәләрчә хезмәте күз алдына килеп баса Графика жанрына зур элеш керткән һәм иҗатында бәхәссез бор камиллеккә ирешкән, ихлас кече күңелле рәссамның арабызда булмавы бәгырьне тырнап уза. Театр декорациясе үрнәкләрен күрсәткән бүлектә исә контраст кую билгеле бер эффект китереп чыгарган Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы күп талкырлар сәхнәгә куелды, һәм альбомда боз 50 иче елларда П Т Сперанский ясаган эскиз белән бер рәттән 70 нче елларда Хәнәфи Нәфиков эшләгән декорацияне күрәбез. Бер-берсенә һич тә охшамаган, икесе ике төрле алым. Петр Тихонович борынгы Болгар дәүләтен биек манараларда, мәгърурлыкта күрсә, бүгенге көн театр сәнгатен алга этәрүче Хәнәфи — сәхнәне җанландырып җибәрү юлын сайлый. Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясенә дә икесе ике стильдә эшләүче Әнәс Тума- шев белән Э. Б. Гельмсның эскизлары китерелгән. Алар да мәсьәләне үзләренчә, дөресрәге һәркайсы үзенчә хәл итә. Алай гына да түгел, бер үк әсәр (Г. Ибраһимов- ның «Татар хатыны ниләр күрми» хикәясе) буенча төрле вакытта бер үк рәссам (Ә. Тумашев) тарафыннан эшләнгән декорацияләр дә төрле тональностьта, әдәби әсәрне төрлечә уку һәм төрлечә аңлау, ягъни героиняның язмышын һәр очракта башкача аңлау-күзаллау (бичара-мескен; дәһшәтле-дәртле) нәтиҗәсендә әнә шулай хәл ителгән. Скульптура бүлегендә Бакый Урманченың Сәнгать музеендагы «Сагыш» исемле хезмәте күркәм урын алып тора. Агачтан уеп ясалган бу скульптурада гүя оста үзенең автопортретын бирергә теләгән, һәрхәлдә, күпне күргән әлеге картның образында бары бер сагыш кына түгел, бәлки зирәк акыл да, уйга калу да, илаһи кодрәт тә, бертөрле моң да чагыла... Рада Нигъмәтуллинаның тынычлыкны саклау темасына ясалган скульптурасы, әлбәттә, һәркайсыбызда теләктәшлек тудыра. Әхсән Фәт- хезмәте күркәм урын алып тора. Агачтан уеп ясалган бу скульптурада гүя оста үзе- белән, алтын туйларын җиткергән карт белән карчык образын китереп чыгарган. Әхсәннең «Шүрәле»се игътибарга лаек. Әмма бу бүлеккә ямь биреп торган иң гүзәл сын — ул да булса Георгий Зяблицевның «Гөлчәчәге». Шул тикле нәфислек, шул тикле матурлыкны скульпторның балчыкны яндырып ясый алуына ышануы да авыр. Монументаль сәнгать белән декоратив сәнгатьне альбом бергә берләштереп тәкъдим итә. Бу бүлек Виктор Федоровның Төзүчеләр сараен ямьләндереп-бизәп торган монументаль рәсеменнән алынган фрагмент белән ачыла. Н. Ершов урамыннан көне буе халык агыла. Фасадны бизәгән әлеге паннога һәркемнең күзе төшә, һәм аны күргән саен һәркемнең күңеленә җылы керә, сәнгатькә, матурлыкка омтылышы арта бара. Ә соң тимер юл вокзалында күпме кеше була! Анда шул ук монументалистның Сергей Бубеннов белән бергәләшеп иҗат иткән Сөембикәсенә сокланмый узган кеше бар микән! Бизәү әйберләре белән башланып киткән альбом икенче төрлерәк бизәү әйберләре (В. Ковалевскийның «Беләзеге» һәм С. Кузьминыхның читек-кәвеш, сумка һәм перчаткасы) белән тәмамлана да. 200 дән артык сәнгать әсәренең репродукциясен бергә туплаган мондый зур күләмле альбомның, гомумән, булганы юк иде әле. Төзүченең чал тарихны телгә китерүе, үзебез дә күреп җиткермәгән, кыйммәтен-кадерен белмәгән зиннәтле әйберләрне, сәнгать әсәрләрен чын күңелдән яратып, кайсынкаян берәмтекләп җыеп, шундый да затлы альбом чыгаруы олуг хөрмәткә лаек. Мондый альбомнар ел саен чыгып торса, күзгә ешрак чалынса, халык сынлы сәнгатькә дә ныграк һәм тизрәк ияләшер иде. Ә безнең инде иҗатына махсус альбом яки монография багышлардай көчле һәм сәләтле рәссамнарыбыз да аз түгел. Бүгенге көндә, тугандаш халыкларның СССРны тәшкил итеп, бергә оешып яши башлаганына 60 ел тулып узганда, татар әдәбияты, татар сәнгате искиткеч нык алга китте. Әмма һәркайсыбызга моны күрәтаный белергә—симфоник музыка башкарылган концертларга да, музейларда оештырылган күргәзмәләргә дә ешрак йөрү зарур Шунда ишетергә, шунда күрергә мөмкин хәзинәгә тиң әсәрләрне! Безнең халык 80 ел буена театр спектакльләрен яратып карый, һәр спектакльгә билет алуы кыенлашканнан-кыенлаша бара. Тик инде сәнгатьнең бер театр белән генә чикләнмәгәнен, аның колачы һәм мөмкинлекләре чиксез киң икәнен һәркемгә аңларга кирәк. Көчле симфоник оркестрның концертларына, шулай ук кече күләмле яисә бөтенләй ялгыз пианист, скрипкачы, органчы һ. б. концертына йөрергә вакыт табуы алай ук читен нәрсә түгел. Әнә шундый концерт залында яки музейда гына алып була торган рухи байлыкны һәркем алсын иде! Анда гына мөмкин булган рәхәтне һәм ләззәтне һәркем татысын иде! Сәнгать — халык байлыгы