Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ ЙОЛДЫЗЫ

СӘХНӘ йолдызы Хөсәен Уразиковның тууына 90 ел атар совет театр культурасының күренекле эшлеклеләре исемлегендә Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Хөсәен Уразиков мактаулы урыннарның берсен алып тора. Аның илле еллык сәхнә эшчәнлеге — милли театр сәнгатебез үткән юлның көзгедәгедәй чагылышы. Ул — сәләтле актер, үзенчәлекле режиссер, драматург һәм педагог буларак та татар театр тарихында зур урын алып тора. X. Уразиков сәнгатькә Октябрь белән бергә килә. Совет чоры актеры, барыннан да элек, үз хезмәтенә партиячел мөнәсәбәттә булырга, илебез, халкыбыз интересларын алга куеп яшәргә, зур җаваплылык хисе тоярга тиеш. Бу сыйфатлар X. Урази- ковка да хас. Тормыш дөреслегенә омтылышы аның бөтен сәхнә эшчәнлеге юнәлешен билгели. Ярты гасыр дәвердә Уразиков сәхнәдә йөз алтмыш роль башкара. Аларда актерның күпкырлы таланты ачыла. Ул башта «Г. Кариев истәлеге», Дүртенче татар бригадасы, Алма-Атадагы Г. Тукай исемендәге труппаларда, Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, Астрахань татар театрлары сәхнәләрен ә уйный. Ләкин беренче рольләре аңа уңыш китермиләр. Уразиковның актер булып формалашуында К. Тинчурин драматургиясенең тәэсире зур була. Беренче тапкыр башкарган Җиһанша роле («Зәңгәр шәл», 1926 ел) актерга популярлык алып килә. Шул ук вакытта бу роль аңа шушы ук пьесадагы икенче сәхнә образын тудыруда хәзерлек эше дә була. Ишан роле (1929 ел) аның иҗат биографиясендә чынлап та иң яхшылардан санала. «Жилкәнсезләр»дәге (1933 ел) Мисбах хаҗи да үзенең фикер масштаблыгы, сурәтләү чаралары һәм социаль яңгырашы белән Ишан образына охшаш. X. Уразиков, «Сакла, шартламасын» спектакленнән (1928 ел) Шакирҗан бай ролен башкарып, Тинчурин сәнгатенең уен манерасын үзләштерә.  ф сл хәтта театр практикасында «конфликтсызлык теориясе» естенлек иткән еллар спектакльләрендә дә ачык күренә. Ул елларда X. Ураэиков куйган «Мулланур Вахитов», ■Ялгыз каен». «Зифа» кебек спектакльләр тирән идеялелек, кискен проблематика белән аерылып торалар. Ураэиковны режиссер буларак көнкүреш темасы кызыксындыра. Ләкин көнкүреш аның өчен үзмаксат булмый, ә кеше күңеленең тирәнлеген ачу чарасы булып тора. Режиссер тормыш дөреслеген сәхнә поэзиясе дәрәҗәсенә күтәрә. Ул тирәлектә барган вакыйгаларны күрә, аңлый һәм тормышта яңаны тотып ала, анализлый. X. Уразиковның режиссерлык мирасы чагыштырмача зур түгел. Ул, тулаем алганда, утыз бер спектакль куйган. Аларның кайберләре берничә тапкыр яңадан куела. Уразиковның һәр спектакле диярлек республикабызда вакыйга була, тамашачының игьтибар үзәгендә тора, тәнкыйтьчеләр тарафыннан уңай бәяләнә. Уразиковның педагоглык эшчәнлеге дә әһәмияткә ия. Аның күп санлы шәкертләре бүген дә республикабыз театрларында эшлиләр, остазларыннан алган реалистик традицияләрне дәвам итәләр, үстерәләр. Аның драматургия мирасы да игътибарга лаек. Артист Г. Капкаев һәм прозаик М. Гали белән берлектә ул «Кара тап» (1928 ел), «Каюм Насыйри» (1945 ел) драмаларын яза, рус һәм үзбәк телләреннән пьесалар тәрҗемә итә. X. Уразиковның бай, күпкырлы эшчәнлеген партия һәм хөкүмәтебез югары бәяләде. 1938 елда аңа Татарстанның атказанган, 1945 елда—Татарстанның халык артисты, ә биш елдан соң РСФСРның атказанган артисты дигән исемнәр бирелә, 1957 елда X. Ураэиков илебезнең югары бүләге — Ленин орденына лаек була.