ПОЭТИКАГА ИГЪТИБАР КИРӘК!
Сүз дә юк. прозабызның казанышлары бәхәссез. Аны бизәп торган әсәрләр дә күп. урта кул дәрәҗәсендәгеләре дә шактый. Ләкин Мирсәй ага Әмир сүзләре белән әйткәндә, андыйлары да безнең китап киштәбезне тулыландыра. Әдәбиятның теп максатларыннан берсе: язганнарыңа кешене ышандыра белүдәдер. Бу хәтта кечкенә генә детальләрдә дә ачык күренә. Ихластан башкарылган әсәргә, музыкантлар әйтмешли, бер фальшь нота килеп керсә, бу инде болга бер кашык дегет тамызгандай була. Укучының әсәргә, геройга булган иманы какшый башлый. Кем белә, шушы иман какшау шаукымы вакыты белән авторга да килеп бәрелергә мамкин. Мондый мисаллар танылган сүз сәнгате осталары иҗатына да үтеп керә. Мәсәлән. А. Гыйләҗевнең оста һәм матур итеп язылган «Мәхәббәт һәм нәфрәт турыида хикәят»е бар. Бәхәссез, әйбәт әсәр. Әмма автор, чаманы узып, геройлар настроениесенә кайчакта үзе дә ияреп китә. Укучы хәтерли торгандыр, анда хаксызга кулга алыигаи Хәбибрахман абзый якына күршесе Рәхимҗан бабай керә. Шунда ук тенгә дежурга килгән алкай класс малайлары. (Даими дежурлык мәктәп тирәсендә караклар ияләшә башлагач укытучылардан һпм елкон класс укучыларыннан оештырылган була.) Озакка сузмастаи. сүзне авторга бирик: «Картларның бәхилләшкәнен күрүем беренче мәртәбә иде минем, алар аягүрә басуга, түзмәдем, без дә аларга якынрак килдек, дүртәүләшеп кочаклаштык, керфекләр чыланды...» Бәлки мондый хәл булгандыр да. ләкин психологик яктан, хикәяләү агымыннан килеп повестьта ышандырмый. Язучының «Язгы кәрваннар» повесте тәнкыйтьтә хаклы, уңай бәя алды инде. Ләкин анда да укучыны сагайта торган зпизод бар. Хәтерегездәдер, әсәрнең герое Ибраһим тракторчылар курсыннан олы хыяллар беләк кайта. Колхозда ашләр С шәптән түгел, атлар үлә башлаган. Председатель Хәкимҗан абзыйның үз-үзен дә күралмаган чагы. Шундый чакта Ибраһим аңа үпкәли башлый. Кул кысып котламадың, янәсе. Кәгазьдәге билгеләргә күз салмадың. Кем әйтмешли, ат дагала ганда... Бүгенге кайбер әсәрләрдәге персонажларның теленә генә игътибар итик. Мисаллар артыннан ерак барып йөрисе юк. Кул астында булган теләсә нинди урта- кул әсәрне генә укып карарга кирәк. Кайчакта диалог афоризмнар, мәкаль-әйтем- нәр баганасын хәтерләтеп куя. Менә М. Хәбибуллннның «Хәтер ярлары»нда Нәү фәл җиңгәчәсе белән сөйләшеп утыра. Җиңгәчәсе яшьлегендә фаҗигагә очрап, гарип калган егетне өйләнергә үгетли. Барысын да язып тормастан, аның сөйләвеннән мисаллар гына китереп китәбез. «Ир кешегә гариплек — бәхеткә, хатын-кызга — ләхеткә», «Ду килеп йөрдек, Хәлил белән Галиябану диярсең». «Башкалар— күмер, ә бу миңа алмаз инде менә», «Хискә төренгән — җилгә очкан, данга төренгән — канга төшкән». Нәүфәлнең өч кенә юллык җавабы китерелгән: «Мин алай уйламыйм, җиңгәчәй. Беренче мәхәббәт ул — мәңгелек истәлек, мәңгелек хатирә яры. Ярсыз кеше яши алмый. Елга кебек, яры юк елга — елга түгел инде ул, күл, черек күл». (М. Хәбибуллин. «Хәтер ярлары», Казан. 1981, 203—204 битләр.) Б. Камалов әсәрләрендә дә без шундый ук күренешкә тап булабыз. Әдәби телебездә газета теле элементлары еш күренә башлады. Чөнки хәзерге язучыларның күбесе — журналистлар. Ләкин алай дип акланып булмый, телгә бераз саграк булырга кирәктер. Менә Б. Камаловның «Актуган Габсаттары»ннан Габсаттар абзый сөйләп җибәрә. «Безнең буын үзенчә бәхетле, улым. Яңа дөнья коруны башлап җибәрүе белән бәхетле. Ә без усубый. Яңа дөньяны гел камилләш терә барачаксыз». Менә тәрҗемә итеп кара инде моны! Аннан соң әдәбиятыбыз бөтенсоюз аренасына кыенлык белән чыга дип зарланабыз... Хисләрен тышка чыгармауда гадәттә тотанаклы булган геройларыбыз хәзер мәхәббәт турында дискуссиягә бик еш кереп китәләр. Хәтта мәхәббәт сүзе таушала, асыл мәгънәсен югалта башлый. Ул гына да түгел, картлар ике сүзнең берендә мәхәббәт дип җибәрәләр. Геройга, бигрәк тә өлкән яшьтәгесенә ятышып бетми болар. Мәхәббәт, мәхәббәт дип авыз суын корытмасын иде геройлар. Мәхәббәтне аны тасвирларга кирәк. Моннан образ-характерлар да отар иде, әсәрнең ышандыру көче дә артыр иде. А. Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән...», «Әтәч менгән читәнгә» повестла- рын дискуссиядә катнашучылар бертавыштен хаклы рәвештә уңай бәяләделәр. Дөрестән дә, «Әтәч менгән читәнгә» повесте сиксәненче еллар татар әдәбияты өчен темасы белән яңа. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, аңарчы бездә Зөфәр Сабитов та бар иде. Язучы заманның тискәре тенденциясен дөрес тотып алган. Тагын «ләкин» сүзен кулланырга туры килә. Сәләхетдиннәрнең һәм Мнрфатыйхларның биеп китү процессын автор бик җентекләп тасвирлый. Әмма аларның байлыкка омтылуларын бары тик көнчелеккә генә кайтарып калдыра. Ярый ла, заманның мондый тискәре тенденциясе көнчелектән генә килеп чыкса. Аның белән көрәшү дә бермә-бер җиңел булыр иде. Болай килеп чыга: Сәлахетдиннең дә. Мирфа- тыйхның да күңелендә әйбер җыю (вещизм) корты булмаган, алар бары тик бер- берсеннән калышмау өчен генә тырышалар. Кабатлап әйтергә кирәк, мондый гына кимчелекләр асылда әйбәт булган әсәрләрнең төп бәясен төшерми, әлбәттә. Зур сүз осталарының моңа юл куюлары гына борчылу хисе тудыра. Әхсән Баянов иҗаты турында дискуссия вакытында да, аңарчы да күп фикерләр әйтелде. Иҗаты бәхәс куптара торган язучы үзенә күрә бер бәхетле кешедер инде ул. Ә. Баяновның язучы буларак бер уңай ягы шунда, ул гадәттә әсәрнең поэтикасына үзеннән нинди дә булса яңалык, оригинальлек кертергә тырыша. Хуплый торган сыйфат. Ләкин экспериментлар артык озакка сузылмады микән дигән шик тә уяна. Без кайчандыр Кама-Камиләне күрдек, язгы ташу белән бакчасына килеп кергән бозны ватучы Татаны беләбез. «Тавыш — табигать бүләге» турында да сүзләр күп булды. Әлбәттә, символларның әдәбиятта яшәргә тулы хокукы бар. Ләкин алар әсәр тукымасына органик рәвештә үрелеп керергә тиештер ииде. Тата айсберг кадәрле боз ватып йери (кайдан килгәндер ул без йен җирлектә андый боз?). Күрәсең, ул кеше күңелендәге салкынлык белән керәшә. Язгы кояшка бөтенләй диярлек эш калмый. Ә. Баянов, дискуссиядә катнашып. «Замандашларым» дигән мәкаләсендә чын күңелдән мондый сүзләр әйтеп ташлады! «Нн ечеи болай дим. чөнки безгә еш кына сәер сүзләр ишетергә туры килә: — Социалистик реализм әсәрләре өчен шартлы алымнар куллану гөнаһлы — тормыштагы хәл нәкъ булган рәвешендә генә әсәргә кереп утырырга тиеш». Әдәбият булгач, шартлылыктан иичек кенә теләсәң дә качып булмый киде. Әмма дөньяда чама дигән нәрсә дә бар бит әле. Заманында бәхәсләрдә күпме сөңгеләр сындырган Әнис Бадигин бар иде. Еллар үткәч «Аязучан болытлы һава» повестенда без аның белән тагын бер кат очраштык. Заманында М. Маликова куйган «Кем ул Әнис Бадигин?» дигән сорау тагын килеп басты. Чыннан да, кем соң ул? Ул һаман да шул акыл өйрәтергә, үгет-нәсихәт бирергә яратучы Әнис Бадигин. Тик ул бераз олыгайган, сабырланган. Әмма элекке кебек үк дөнья язмышын бер үзе хәл итәрдәй кеше булып йөри. Бу аңа бик ошый. Аңа хатлар язалар, чакыралар, киңәш сорыйлар — гомумән, Әнис Бадигин әле дә дөньяның тоткасы. Авылда никадәр кеше яши. акыллылар, укымышлылар. әмма үзләре чуалтып бетергән мөнәсәбәтләрне үзләре аралый алмыйча азапланалар. Ярдәмгә әллә кайдагы Әнис Бадигинны чакыралар. Ул яшь чагында үзен рәнҗеткән кешеләрне берәм-берәм йөреп чыга, аларның мескен хәлгә калуларына эчтән генә сөенә дә кебек. Эшче темасына язылган әсәрләрдә, тел стиль мәсьәләсенә дә әдипләрнең әле ныклап тотынасылары бар. Күпме тырышсак та. әллә ни алга китә алган юк безнең бу өлкәләрдә. Мәсәлән, эшче темасына багышланган, соңгы елларның яхшы әсәреннән саналган «Каты токым»да да кешене ышандырмый торган наив урыннар тулып ята. Укучы әсәргә иң элек бәя биргәндә ышандыруышандырмау позициясеннән чыга. Ул тормышны яхшы белә. «Ышанмыйм, тормышта алай булмый ул».— дисә, укучы йөз тапкыр хаклы. Шуннан чыгып, тагын бер моментка тукталу кирәктер. Безнең әсәрләрдәге күпчелек җитәкче персонажларның семья хәле начар. Кайсысыннан хатыны киткән, кайсы үзе качкан, кайсы соңарган мзхвббәт белән интегә, кайсының баласы тайгак юлдан киткән. Ә бит алар җитәкчеләр. Аларның кулында цех. завод, колхоз, тагын да югарырак урында утырганнары бар. Кон саек алар дистәләрчә кешеләр белән очрашалар, дистәләрчә боерык бирәләр. карар кабул итәләр. Шундый мәңгегә бозылган рухи халәт белән вш итсәләр. аның нәтиҗәләре куанырлык булмас иде. Әгәр дә авторның башына үзе тасвирлаган бу бәлаләрнең бер генә проценты төшсә дә. үзе җүнләп бер абзац та яза алмас иде. Бик күп җитәкчеләр матур тормыш белән, кул астындагыларга үрнәк булырлык яшиләр бит. Алар кая китте соң безнең әсәрләрдән?