Логотип Казан Утлары
Роман

ӨМЕТЕҢ ӨЗЕЛМӘСЕН

 

 Илшадия ник шат түгел? адәттәгечә, Илшадия Маннурова, Агачбаш урта мәктәбенең директоры, районда киңәшмәдә булып, җомга көнне кич кенә кайтып төште Агачбаш Ташбуага терәлеп үк тора Соңгаруы юл ераклыгыннан түгел иде Ул бик озак хәзер комсомол райкомында беренче секретарь булып эшләүче элекке укучысы Равил Сафинны көтте. Равил кайсыдыр башлангыч оешмага отчет-сай- лау җыелышына барган. Анда нсә тәнкыйть сүзләре куерып киткән Район комитетына да тел тидергәннәр Шулай булгач, яшьләр белән азаккача аңлашмыйча, сайлау нәтиҗәләре тәмам мәгълүм булмый торып, секретарь кайтып китә аламы5 Сафнн Илшадиядән гафу үтенде һәм «Менә хәзер төнгә чаклы да сөйләшергә мөмкин, Илшадия Фәйзерахмановна»,— диде. Аңлаштылар. Мәгәр Илшадиянең төн кичеп утырыр җае юк иде. Өйдә гарип энесе ялгызы ята Ашары- ка-эчәрснә әзерләп калдырган иде калдыруын, тик егетне тамак ялгаудан битәр ялгызлык тилмертә Апасы мәктәптән соңарыбрак чыкса да, кәсфсезлеген яшерә алмый. Солдат хезмәтен тәмамлап, бер ел БАМда эшләп кайткан әзмәвердәй егет кеше борчып, борын салындырып утырырга ярамаганны, килешмәгәнне үзе дә аңламый түгел. Әмма нервыларын тыя алмый Илшадия Ташбуа пионерлар йортына рәсем түгәрәге җитәкчесе кирәк икән дип ишеткән иде Дөрес хәбәр булып чыкты, авыл районнарына сәнгать вузы һәм училищеларын тәмамлаучылар бик ашкынып килмиләр шул әле. Аласының терәге — энесе Булатны эшкә кертеп мавыктыр) Эш монда акчасында да түгел, Илшадия энесеннән материаль ярдәм көтми. ике кеше көн итәрлек акчаны үзе дә таба Бчлатны менә шул пионерлар йортына урнаштырасы нде. Комсомол райкомында сүз шулай очланды: Равил нртәгәсен, ягъни шимбә көнне (комсомол работнигына шимбә, якшәмбе бик сирәк эләгә) Агачбашка үзе килергә, Булат белән сөйләшеп карарга булды Бәлки егет, чыннан да, үзе яраткан хезмәт белән мавыгып китсә, тынычланыр. Ахыры Башы беренче санда көченә ышанычы артыр, дөньяга якты итеп карый башлар. Бүтән эшкә кушып булмый аны Ике ягында ике култык таягы, шуның өстенә сул күзе нык зарарланган Битендә гранит кыяның бик вак кыйпылчыкла- ры. Шартлатучы иде ул Армиядә алган белгечлеге буенча шушы төзелешкә киткән иде. Бер операцияне башкарганда, тоннель ачканда, үз гомерен куркыныч астына к>еп, иптәшләрен саклап калган егет. Аны эшләгән җирендә калырга да кыстаганнар иде. Квартира бирәбез, пенсияң әйбәт, яшә монда, диделәр. Юк, Зөя буйларына, апасы янына кайтасы итте Армия сафына озатканда карап кына торырлык чибәр, арысландай егет иде. Хәрби хезмәте дә менә дигән узды. Илшадия часть командирыннан икс тапкыр мактау хаты алды БАМда язмыш шулайрак борылыш ясады. Тора-бара аяклары савыгыр, төзәлер дип тә әйтәләр. Яшь организм бәлки алдырып та китәр. Күзе төзәлеренә гарантия бирмиләр. Егет моны төгәл белә, ләкин сыгылып-сынып төшүчеләрдән түгел. Илшадия бик ашыгып, җайсызрак ирештердеме, Булатка аның эш эзләп йөрүе, комсомол райкомы кешеләрен үгетләве ошамады. «Мине үз җилкәсенә гомерлек йөк булыр дип куркамы әллә апа?—дигән уй аның йөрәгенә пәке белән сызган кебек тәэсир калдырды.— Минем пенсиям бик җиткән югыйсә». Китек күңел җәһәт җәрәхәтләнә шул! Шундый аңлашмау икесенең дә йокыларын качырды, тик утны сүндереп яткач, алар бер-берсенә эндәшмәделәр, һәркайсын үз уе кимерә иде. Ниләр генә уйлап бетермәделәр! Булат төзелешкә китү вариантына да тукталып карады. Ләкин Агачбашка кайтуына сәбәп булган икенче бер зат та бар иде монда. Классташ кыз Фирүзә. Ул читтән торып Казанда, педагогия институтында укый, Агачбаш урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли. Аны да аңламый әле Булат. Кайтканына бер ай була, Фирүзәнең кергәне юк. Илшадия апасыннан гына тарсына, кыенсынамы, әллә егеттән гайрәте чикте микән? Төзелештәге больницадан хатлар язды ул Фирүзәгә, чынбарлыкны төшендерде, һич нәрсәне яшермәде. Кыздан шулай ук курку-читләшү сизелмәгән җаваплар килде. Алай булмаса, кайтыр идеме икән әле ул, уйлап, үлчәп, фикер бизмәненә салып карар иде... Равил Сафин сүзендә торды, иртәгесен Илшадияләргә килде. Инвалид егет белән сүзне бик оста башлады, апагыз килеп сорагач, хәл белешергә килдем диюдән ерак торды. Илшадия өстәл хәзерләде, чәй өлгертте. Егетләр күптәнге дус-белеш кешеләр кебек әңгәмә кордылар. Баштарак сүзгә саран торган Булат, ят кешегә ияләшеп киткән төсле, мулрак сүзле була башлады. Радио тыңлавын, кичләрен телевизор ка- раштыргалавын, әдәби китаплар укуын әйтте. Шуларны сөйләгәндә ул дәртләнә барды, коңгырт күзләре очкынланды. Аз гына читкәрәк күчеп утырыйм дип кымшанганда, таякларына ябышты да, әле генә янып торган Булат сүнде. Күзләре кысыла төшкән кебек булды. Гәүдәсе дә янә кечерәеп калды шикелле. — Шулай, Равил абый,— диде ул, бөтенләй бүтән тавыш белән.— Дөньяның кеме генә юк. Нинди авыруы гына. Хәорәт хәсрәткә охшамый. хәсрәт урыны бушамый... Турысын гына әйткәндә, Сафин янә аптырап калды. Чәбәләнгән йомгакны ни рәвешле сүтәргә белми иде ул. Булат — сабый бала түгел, аны татлы тел белән юатырга маташуның хаҗәте юк. Үз хәлен үзе күреп, тоеп тора ул. Иллюзия корып көн көтүчеләрдән яралмаган. — Булат, рәсемгә осталыгың бар, дип ишеткән идем,— дип, өзелеп калган сүзне ялгарга тырышты егет. Булат ирен чите белән генә елмаеп куйды — Кул кычытканнан гына ул, Равил абый. Мактанырлык чама юк. Секретарь сизде: әлеге тема Булатның кәефенә хуш килде. Сорауга җавап дип кенә түгел, күңел эчкәрессндәген кеч беләкдер уртаклашасы килүдән, сүзен дәвам итте. — Кызык хәл ул, Равил абый, хыялга, күз алдына гаҗәеп картиналар килә Кәгазь-карандаш алгач, яисә киндереңне тарттырып куйгач, күңелдәге буяулар әллә кая югала Моны мин талант димәс идем Киресенчә, шул байлыкның юклыгы дип аңлыйм Шул булмаганга хыял * да чикледер дип беләм Ә бит хыяллана белү җирнең тарту көчен ачар- = яр иде. Ж,аны сауга көн дә туй диләр бит... Алар шулай гәпләшеп-саубуллашып утырганда берәү палата ише- 1ен шакыды. — Рәхим итегез!— Гайсин абзый нигәдер урыныннан купты, Илфат та карашын ишеккә күчерде. Аннан Кави Сәмәрханов кереп килә иде. — һо-о-о!—диделәр палата хуҗалары икесе бер авыздан.— Делегат кайткан! — Исәннәрмесез, иптәшләр! — Исәнмесез, саумысез? — Узыгыз, кордаш! Теге чакта, Илфатны больницага салган көнне, Хәбиб абзый белән Кави Салихович юньле-башлы таныша алмаганнар иде. Эш аңа терәлеп калмаган иде шул. Бу юлы инде кот алырлык хәвеф-хәтәр юк, иркенләп, күптәнге танышлар төсле сөйләшеп киттеләр. Юк вакытын бар итеп хәл белергә кергәне өчен Илфатның Мәскәүдән кайтып килүче кордашына рәхмәте зур иде Мәгәр ул аны телләнеп әйтмәде (төчеләнү булыр дип курыкты). Ә йөзенә җәелгән якты нур барчасын сөйләргә өлгерде шикелле. Ихластан һәм төпченә-төпченә бер-берсенең хәлләрен сораштылар. Маннуровның сәламәтлеге уңай якка үзгәрүгә райком секретаре бик шатланды: кан басымы нормада икән, уң аягы инде буйсынырга итә, йокысы — йокы, ашы— аш. Караватка торып утырырга рөхсәт биргәннәр. аякларын салындырып бераз утырып ала. Тиздән аякка басачак һәм карават тирәли «сәяхәт»ен башлаячак Шулай бит ул, сырхау килгәндә генә чирү сыман ябырылып килә, киткәндә мыскаллап кына чигенә. Әйдә, сантиметрлап булса да чигенсен, тик чигенсен, китсен генә! Бер генә энәсен дә онытып калдырмасын, кабат килеп йөрерлек булмасын!.. — Яшибез, кордаш, болай булгач!— Кави караватка торып утырган Илфатның сәламәт иңенә суккандай итте. Аның зәңгәр күзләрендә куаныч чаткылары биешеп алды, борынының уң яфрагындагы кечкенә генә миңе сикереп куйган шикелле булды. Юка иреннәренә бәхетле елмаю кунган иде. — Яшәмәскә ни! Дөбердәтеп яшәргә әле сезгә, Кави туган.— Хәбиб абзыйның дәртләнеп елмаюыннан чаларган кашлары өстендә баскыч- баскыч булып тезелешкән тирән җыерчыклар язылып киткән төсле булды — Илне, халыкны сыйлыйсыгыз бар ич! — Шулай, бик шулай, Хәбиб абзый!—дип җөпләде Илфат.— Илгә ризыкны без дә бирмәгәч, кем бирсен?!. — Әйе, әйе...— Гайсин фикерен дәвам итте.— Совет властена кунакка килгән шикелле генә яшәргә чамалаучыларга җае чыккан саен әйтә киләм. ипинең кибет киштәсендә үсмәгәнен беләмсез, дим. Юкса бит... — Бар әле андыйлар да...— Монысын Кави Салихович өстәп куйды— Бар... Гайсин абзый үзеннән яшьрәкләрнең аның фикеренә кушылуына шатлана иде. Шунлыктан рухланып, яшәреп китеп, сөйләп алды: — Андыйлар уйларга теләмиләр. Аларны үзләре турында гына түгел, киңрәк уйларга мәҗбүр итәргә кирәк, Кави туган. Ник дигәндә. үзенең җанын саклау, гомерен коткару, тамагын — тук, өстен бөтен итү. хатынын кочагына алу турында гына уйлый икән, дача, машина. хрусталь, ковер дип кенә сызлана икән, бу—бик аз. Бу тикле- се. туганнар, күлдән бер тамчы, көшелдән бер бөртек, һич арттырмый әйтим. Кави энем, гражданинмын дигән адәми зат иле, халкы, тарихы, киләчәге турында да уйларга тиеш. Кулыннан килгән микъдарда, көче җиткән дәрәҗәдә кешелек дөньясы турында да уйларга тиеш. Шулай булмаганда, без дөньяга гел юкка килеп киткәнбез булып чы га. Мина калса, уйларга теләмәүчеләрне уйга салырлык итеп уйлый алганнар бәхетле. Фикерләргә иренүчеләр бик күп. Алар төрле пәрәнҗә кигәннәр, төрле җиләнгә төренгәннәр. Андыйның гади крестьян булуы да, зур начальник, министр булуы да мөмкин. Аннан сүз партия съезды хәлләренә күчте. Хәбиб абзый Сәмәрха- ♦ поптан сорамый булдыра алмады = — Съезд тикле съездда булгач, кәефләр ничек соң, Кави энем? Ал S да гөлме? Кави Салихович чал картка текәлеп, берничә секунд кына тын 5 утырды да баш чайкады. ® — Юк! Ал да гөл генә түгел, Гайсин агай. Чемоданыма Мәскәү ± күчтәнәчләре төяп кенә кайтмыйм. Алай итәргә хакым юк. Иңнәрдә g тау хәтле йөк кайта. Киләчәктә гамәлгә ашырасылар өчен җаваплы- * лык Әлбәттә, шыңшырга сылтау эзләмим, сәбәп юк Кәеф боевой. Гайсин агай Күңел күтәренке. Без малай чакта шәп бер җыр бар * иде: ® о Уралып-уралып ага Уралдагы елгалар; у Большевиклар алалмаган < Крепостьлар юк алар. ж и Съезд кушканнар үтәләчәк. Үтәү җиңел булмас, әмма үтәлер < — Рәхмәт, Кави энем Хак әйттең — диде Хәбиб абзый — Съезд карарлары - тормышны тотып торган «кнтлар» инде ул безнең. < Кави Сәмәрхановка бу чагыштыру ошады бугай. Картның сүзенә 13 ялгап, өстәде: — «Өч кит», Гайсин агай. Экономиканы күтәрү Идея-тәрбня эше Оборонаны нык тоту Шул. Хәбиб абзый Саяты сүзләренә тагын әйләнеп кайтты — Барысы да эшләнер, менә тәрбия эше катлаулы Тәрбия эшенә әһәмият бирергә кирәк. Шул чагында отачакбыз, Кави туган, шул чагында! Югары аңлы кеше, намуслы, вөҗданлы кеше начар эшли алмый. Ул, сүз дә юк, менә дигән патриот та була Карт коммунист тәмам гәп комарына бирелгән иде Күпне күргән, аңлы гомерен илгә көнгә хезмәткә багышлаган ир, халык тормышына кагылышлы мәсьәләләр турында с\» кузгалдымы, битараф кала алмын иде. Әмма зур эшләр хакында борчылып та, иртәгәсе көнгә ышанып та сөйләшү шул урында туктап калды. Палата ишеген ачып — Иптәш Гайсин! Врач янына' тип өндәделәр Ул чыгып киткәч, Илфат та — Шактый утырдым, мин дә ятыйм әле,— диде Кави бу сүзне үзснчәрәк аңлады булса кирәк — Ят шул. кордаш, ят Өзлегә күрмә Сакла үзеңне Мин дә китим.— дип, җыена ук башлады. Илфат, киресенчә, аның бераз утыруын теләгән иде — Сез, Кави Салихович, минем сүзне дөрес аңламадыгыз бугай. Ашыкмасагыз, тагын берничә минут кына торыгыз инде Биш кенә минут — Мин алай ашыкмыйм, кордаш Үтеңә читен килмәсен днм — Килми Хәзер эшләр алга бит инде Сезгә сүзем бар К> эшем. Уртага салып сөйләшергә иде иобшем-то. — Пожалуйста...— Кави баягы урынына килен утырды Тын- • ыйм. Сөйләшик. «Сүзем бар» дип әйтүе алай авыр булмаса да узне өттереп сөйләп китүе кыенрак икәи Шул аңлашылды Т< \ tap җай юк иде. Илфат, гадәтенчә, чәчәксезчу ксыз, һнчнинл керешсез Рәмзия белән икс арада урнашып киткән мөнәсәбәтләрне бәян итте, ул ханымның яшьлектәге танышы икәнлеген дә әйтте. Барсын тезеп чыккач, кем алдындадыр акланырга теләгәндәй: — Хәл белешүчеләр күп. Рәхмәт! Алар бер килерләр, ике килерләр, шуның белән эш бетәр һәркемнең үз мәшәкате, үз шөгыле муеннан ашкан,— диде— Балалар да карыйлар. Әти генә дип торалар. Анысына да рәхмәт! Ну бит аларның да үз тормышлары бар. Рәмзия бит инде, килә икән, бер атнага, бер елга гына түгел, гомерлеккә килә... Сәмәрханов, беравык тын торгач, өздереп әйтте: — Бик әйбәт, Илфат Бик яхшы, кордаш! Моннан да артыгын хыялланырга да кирәкми. Бәхетле була күрегез,— диде.— Ә син нәрсә дип әле җайсызланыпуңайсызланып ятасың? — Бу хәлләргә кем ничек карар диюем. — Туп-туры карарлар. Дөп-дөрес итеп. Халык ахмак түгел Мин менә икенче бер хакыйкатьне уйлап алдым әле. Берәүгә куркыныч янаганда икенче берәүнең характеры ачыла, холкы күренә. Димәк, мин әйтәм, авыр хәлләрдә тормыш мәгънәсе табыла икән... Илфат, җилкәсеннән йөк төшкәндәй, иркен сулап куйды. — Рәхмәт яхшы сүзегезгә, Кави Салихович. Үгезне мөгезеннән тотып сөйләшер кеше юк иде әле. Өйләнүен әйләнәм инде мин аңа. Дөрес булырмы дип киңәшүем иде. Райкомның мондый мәсьәләләр белән шөгыльләнмәвен дә беләм дә, кеше итеп соравым иде. Кави Сәмәрханов карават тутырып яткан әзмәвердәй иргә тагын бер карап куйды, ләкин бер сүз дә катмады. «Сакаллы сабый,— дип уйлап куйды ул эченнән генә.— Тау җимертеп эшли торган герой. Ничәмә еллар басу иңләгән. Үстергән ашлыгын бергә өйсәң, болытлардан ашар идс. Белмәгән һөнәре юк. Авылның гына димик, районның, республиканың абруйлы кешесе. Өйләнергә чират җиткәч, мәлҗерәгән дә калган. Менә беркатлылык!» Ниһаять, райком секретаре китәргә дип урыныннан торды — Кайтасы көнеңне хәбәр итәрләр. Мин монда бүлек мөдире белән Конкрет сөйләшеп китәм. Поездда кайтасыңдыр бит? Икәүләшеп, димәк? — Шулай дип бик ышанып торам инде. — Ташбуада каршыларлар. Анысы проблема түгел. Мин әйтеп куярмын. Мәшәкать дәрьясы тормышның дәвасы Гаиләңә кайтып, үз ояңның мамыклы-сихәтле җылысын тоюга ни җитә! Кави Сәмәрхановны хатыны Камәрия дүрт күз белән көткән. Мәктәптән дә иртәрәк кайткан (ул —педагог, табигать фәннәреннән укыта), аш-суын да бәйрәмчә хәстәрләгән, йорт-җирне дә җыештырып җиһазлап куйган Тугызынчыда укучы улын инде әйткән дә юк. Апасы әтисен төшләрендә күреп йөдәп беткән. Төштә күрү сагыну галәмәте микәнни соң? Төзелеш институтында укучы кызы да — ул архитектор булачак — бервакытны* «Әти, җәйге ак костюмнан төшемә кердең»,— дигән иде... Өйдә әйбәт өйдәгедән дә шәбрәге булмыйдыр. Шулай да өйдә утырыр чак түгел. Иркенләп бер чәйләде, сөйләште-гөрләште дә, төш авы- шыр-авышмас ук Кави партия райкомына китте. Озакламый бюро членнары да җыелып бетте Аларның күбесе белән Сәмәрханов тимер юл вокзалында, рәсми каршылау вакытында ук күрешкән, сөйләшкән иде инде. Утырыш башланды. Көн тәртибенә райондагы бүгенге хәлләр куелган иде. Ягъни язгы чәчүгә хәзерлек, техниканы ремонтлап бетерү, чәчүлек орлыкны кирәгенчә хәстәрләп кую, ашлама кайтаруны төгәлләү, кар сулары тотарга керешү һ. б. Бюро членнарына район хуҗалыкларында булып кайту кирәк булыр дип киңәш тоттылар. Кемнең кайда булачагын ачыклаганда. Кави ♦ бер нәрсәне искә алу кирәклеген әйтте. Ул, съезд делегаты буларак, = район үзәгендәге предприятиеләрдә дә, колхозларда да чыгыш ясаячак, ә хезмәт ияләре белән очрашачак Очрашу булачак колхозларны үзенә s билгеләүне сорады. 5 Иртәгесен иртүк (сәгать әле жиде тулып узган гына иде) Сәмәрха- ® нов кабинетына райкомның илленче еллар азагындагы беренче секрета- ± ре Таһир абзый Идиятуллин килеп керде «Исәнмссез!»еннән алда: £ «Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр хәл белсен», дигәннәрме? Рөх- < сәттер бит? Саумысез!»—дип гөлдерәде. Яше җитмешнең югары ягына сикергән булса да, Таһир Идиятуллинның гәүдәсе төз, йөреше тотрык- ♦ лы, тавышы көр иде. Күзләре генә бирешкән Яшьтән үк күзгә йомшак « булган, күрәсең. — Әйдәгез, рәхим итегез, Таһир Минһаҗсвич!— Кави аны каршы- < ларга дип, ишек катына атлады.— Узыгыз, утырыгыз, хәл алыгыз... * — Арымадым Пенсионер талчыгырлык эш майтармый Я, ничек йө- х pen кайттыгыз? Шуны сорашыйм дип йөрүем. и Кави бер дә иренмичә съезд турында сөйләде, үзенә бик кызыклы, < гыйбрәтле тоелган хәлләрне искә төшерде, илнең атаклы кешеләре бе- ? ләп очрашуларын да әйтеп узды. Идиятуллннга да шулары тансык иде. •< Матбугатта чыкканнарның хәрефен дә калдырмый ул. Канына сеңгән 10 гадәт Кызыл карандашы да кулыннан төшмәс. Сызып-сызып, үзе генә аңлый торган тамгалар куя-куя укый Таһир абзый озак тормады. «Эшсез килсә, эш калдырыр. Кузгалыйм Күңелем түгәрәкләнде»,— дип кайтып китте Ул киткәч, Кави күңелендә хатирәләр өермәсе кузгалып алды. Шул кадәрссс кызык моннан егерме биш ел элек булган хәлләргә Сәмәрха- нов съездда күңеленә сеңдергәннәр, күргәннәр, ишеткәннәр югарылыгыннан карый иде инде. Әйтерсең лә ул бу минутларда да Кремльнең Съездлар сараенда утыра һәм чирек гасыр элек булып үткәннәр кино булып күренә Районны дер селкеткән чаклары бар иде Таһир абзыйның Кулы ка ты, тавышы гөрелтеле иде. Аяусызлык белән алдырып килде Бюро членнары белән исәпләшүе дә бик чамалы булды Дөрес, райбашкарма комитеты председателе белән хисаплашырга мәҗбүр иде Шәмсуллин агай. Бөек Ватан сугышына кадәр үк вуз тәмамлаган тарихчы, өч елдан артык утлы фронт юлларында йөргән берничә орденлы офицер, бик гадел, чамасыз принципиаль, үз бәясен белеп, җирдә нык ба сып торучы работник. Урындык өчен һич кенә дә калтырамаучы комму иист Таһир Идиятуллинның һәр адымына бәя биреп, әйтеп бара иде Өстәвенә, алар якташлар, колхозлашу елларында комсомолда бергә эшләгән кешеләр дә икән Кыскасы. Шәмсуллин якташын үтәли күреп яшәде Ә колхоз председательләре, совхоз директорлары, предприятие җитәкчеләре кан калтырап торалар иде Хәтта район прокуроры да апа каршы сүз ычкындырмас иде. Бер бюро утырышын онытасы юк Кавиның Ул чагында район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы иде инде Аны бюроларның һәр- кайсына йөрергә мәҗбүр нтмәсәләр дә, бнк еш чакыралар иде. Монысы аңлаешлы хәл Идиятуллин кабинетына райүзәк оешмаларының, колхозларның җитәкчеләре һәм партоешма секретарьларыннан егерме биш утызлап кеше җыелган Алар стена буена тезелгән урындыкларга утырганнар һәркемнең җаны тыгызлана, чөнки беләләр: бүген Идиятуллин каһәренә кемдер эләкми калмаячак бит. Мәгәр алай булып чыкмады, гадәтилекне үзгәртеп җибәргән хәлләр булып алды. Зур, якты, биек кабинетның уртасында «Т» хәрефе сыман урнаштырылган өстәлләр янында бюро членнары. Таһир Минһаҗевич әлеге утырышны конференциягә хәзерлекне йомгаклау чарасы итеп күрә иде. Көн тәртибе исә гадәттәгедән аерылмый: игътибар үзәгендә хуҗалыклардагы бүгенге хәл. Беренче итеп «Ак күл» колхозы председателе Гафаровка сүз бирделәр. Нинди сөйкемле сөяге бардыр, беренче секретарь аңа гашыйк, җил-давыл тидертмәү ягын гына карый, канат астында тота. Сөйли беләме, көйли аламы?! Гафаров тавышыннан танып була торган зат иде. Гөбедән чыккандай тавыш. Гәүдәгә дә әллә ни таң калырлык димәссең югыйсә. — Без, иптәш Идиятуллин,— дип сөйли башлады ул, беренче секретарьның керфегенә кунардай булып.— һәммә күрсәткечләр буенча планнарыбызны намус белән үтәп чыгачакбыз. Дәртле хезмәт вахтасына баскан хәлдә, без ил алдындагы изге бурычыбызны төгәл башкарып чыгу өчен... — Кышлыкка терлек азыгыгыз җитәрлекме?— Шәмсуллин аны кырт кисеп бүлдерде. Шулай да Гафаров иярдән тиз генә егылучылардан түгел иде, сүзендә булды. — Районнан җиткерелгән план күләмендә хәзерләдек... Шәмсуллин чырай сытып куйды. — Былтыр да «күләмендә» иде. февраль аеннан Чувашиягә салам теләнергә йөгердегез. Гафаров барыбер дәвам итте. Аннары «Сигнал» колхозы башлыгы Сабитов купшыланырга керешкән иде, аны икенче секретарь Закиров туктатты. — Ниткән тантана соң әле бу?—Ул җилкәсен җыерды — Кышка керергә торабыз. Алда иң кырыс айлар. Җитмәгәнне кайгыртасы урында күкрәк сугарга керештегез. Шәмсуллин белән Закировның төкселеге, дөресрәге, дөньяга аек караулары. Идиятуллинныц канын кыздырды, җенен кузгатты. Аның исәбенчә. әлеге председательләрнең чыгышлары конференциядә сөйләячәк речьләр булырга тиеш иде бит. Ниятенә аркылы төшеп тәмам кәефен кырдылар. Шунда ул сизелер-сизелмәс кенә дерелди башлаган калын иреннәрен кысып торды да сүзләрне сыгып-сытып әйтте: — Сорауларны соңыннан. Аңлашыладыр? Эндәшм ә дел әр. Тагын бер колхозның партоешма секретаре. Тияк совхозы директоры. PTC җитәкчесе сөйләде. Шуннан соң Идиятуллин тәнәфес игълан итте. Утырыштагылар тәмәке көйрәтергә ашыктылар. Кави ул вакытта тәмәке тартмый иде әле. Коридорда кабинет ишеге буена ук куелган диванга барып утырды да, ниндидер мәгълүмат эзләп, куен дәфтәре битләрен актарырга кереште. Шулчак үз күзләренә ышанмас булып калды. Уяу килеш төш күрә идемени?! Кабинеттан Идиятуллин белән Шәмсуллин килеп чыктылар. Икесе дә ярсыганнар, бәйгедән килгән аргамаклар диярсең. — Соңгы көннәрең димәкче буласынмы?—Таһир Минһаҗевич кабинетта башланган кискен бәхәсне дәвам итә иде булса кирәк. — Шаярмый тоо!.. — Партконференциядә ышанырсың! Көпчәккә күсәк син хәзер...— Шулай диде дә Шәмсуллин беренче катка, үз кабинетына төшеп китте. Идиятуллин бер мәл каккан казык кебек торды. Аннары, корт чаккандай. кинәт борылып, кабинетына ашыкты. Әйтерсең лә креслосы суынмасын дип кабалана иде. Конференциядә Шәмсуллин делегатларга ачыктан-ачык мөрәҗәгать итте — Коммунист иптәшләр!—Ул кыска гына тыныш ясады, залны күздән кичерде — Делегат иптәшләр! Минем ссзнек һәммәгез белән дә ихластан сөйләшәсем килә Безнең Ташбуа районы хуҗалык тормышында берничә елдан бирле ♦ торгынлык кичерә. Алай әйтү дә азаккача хак булмас. Кайбер өлкәләр- = дә элек яулаган үрләрдән дә чигендек. Иген уңышы, узган бишьеллык -г белән чагыштырганда, кимеде Ике ел рәттән терлекчелектә сынатабыз * Кадрлар белән эшләүдәге кимчелекләр күз алдында Коллегиаль жнтәк- 4 челек онытылып бара. Мондый хәлдән чыгу юлын без. коммунистлар. ® табарга тиешбез. Әйдәгез, чынлыкның йөзенә туп-туры карыйк, иртәгә □ ничек яшәргә тиешлегебезне ачыклыйк... S Шәмсуллин конкрет саннар китерде, делегатларны җентекле анализ Ф нәтиҗәләре белән таныштырды. Залда апа ышанмаган кеше калмаган- ф дыр Чыгышының ахырында, бер дә икеләнмичә, район партия оешма- а сын бүгенгәчә җитәкләгән коммунист Идиятуллнн турында үз фикерен о әйтте — Иптәш Идиятуллнн һаман да нскечә фикер йөртә, җитәкчелектә ? иске ысулларга ябышын ята Ул, бу сүзем өчен тулы җаваплылыкны * өстем » алып әйтәм. бугаз һәм йодрык тарафдары Оештыручы, тәрбияче булудан бигрәк, админнстраторбосручы Мәсьәләләрне янача хәл кы- < лыр заман җиткәнен тоймау, эшнең яна формаларын өйрәнә алмау, кс- шеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа характерын аңлау сәләтеннән * мәхрүм булу — менә аның фаҗигасы нәрсәдә Ышанып әйтәм үзгәрер- “» гә соңарган работник инде ул Әйе. менә тугыз ел Кави да шушы постта. Кави Салиховнчнын уйларын телефон чыны бүлде. Тимер юл стан циясе начальнигы шылтырата иде. Кайбер колхозларның ашлама ташуга исләре китмәвеннән зарлана, вагоннарны вакытында бушатмауларын, шуның аркасында штраф артыннан штраф түләүләрен сөйли, беренче секретарьның катгый чара күрүен үтенә. — Тыңлагыз әле, иптәш Семенов, диде ана секретарь — Сез бик урынлы борчыласыз һәм мәсьәләне дөрес куясыз Ләкин соравым бар әлеге мәсьәлә буенча район авыл хуҗалыгы идарәсенә хәбәр иткәнегез булдымы? Юк? Ә райисполком председателе белән сөйләштегезме’ Юк?! Менә бит мәзәк килеп чыга, әй' Туп туры партия райкомына шыл тыратасыз. Бу эштә мин алармы алыштыра алмыйм бит Әйе. әйе Безнең эшкә тыгыла дип рәнҗүләреннән куркып түгел, әлбәттә, һәр нәрсәнең җае бар Хуҗалык җитәкчеләре әмеренә дә колак салмаучылар табылса, колхоздагы җитәкче коммунистлар белән райкомда аңлашырбыз Әйе, әйе Хушыгыз' Техник секретарь туташ та килеп җиткән икән. Ул. кабинетка кереп. «Интернационал» колхозыннан Әхмәтов Хәйретдин дигән механизатор кабул итүегезне сорый, диде — Керсен, әйтегез,— Кави кәгазьләрен актарырга керешкән нде Ишекне кыюсыз гына ачып. Хәйретдин бусагадан атлады Б\ре тиресеннән теккән йөнтәс бүреген кулына тоткан Өстендә карага каккан кайры тун. аягында өйдә баскан киез итек Тун кесәләреннән тышланган тнре бияләйләр тырпаешып тора Котыпка җибәрсәң дә туңмаячак иптәш — Исәнмесез, иптәш Сәмәрханов! — Исәнмесез, утырыгыз — Съездлардан әйләнеп кайтуыгызны биктә көткән идем, атлап- тунлап килүемә күрә, ярый әле. туры килдегез. Тыңлыйм » «к У • » : 17 — Гозер зур инде минем, иптәш Сәмәрханов. Ярдәмегездән ташла- масагыз иде... — Сөйләгез. Хәйретдин өр-яңа трактор белән Казна бригадасындагы ферма бинасын «сөздерү» тарихын, бик авыр булса да, сөйләп бирде, һәр гаепле кеше төсле үк, чит-чатларын «кисеп» сөйләргә тырышты. Кави аны бүлдермәде. Ахырдан, әлбәттә, туп-туры әйтте. — Болай гына түгелеп мин яхшы беләм. Кичә бюрога килгәч, председателегез Кәрим Хәлимович тулырак сөйләде,— диде.— Судка бирмә- гәннәренә сөенегез. Миннән нинди ярдәм өметләнәсез соң? — Ярдәмнең зурысын инде, иптәш Сәмәрханов. Ике ел тракторга утырмый ничек чыдармын мин? Икс ел хатынсыз торудан да хуже ла- баса! Түлисен түләдем, төзәттерәсең төзәттердем. Машина әүвәлгедән дә шәбрәк. Кавиның мондый сүзгә ачуы чыкты. Тик аның дорфалана торган гадәте юк. Бу юлы да. — Әкият сабыйларга бик кызык була ул,— дип кенә каршы төште. — Мин илле бердә инде. Заводтан кайткан тракторны җимерттереп төзәттер дә, ул «әүвәлгедән дә шәбрәк» булсын, имеш. Тракторга утыртмау турында карарны мин чыгармадым. Сез эшли торган коллектив килгән шундый карарга. Кол-лектнв! Үлчәгәннәр, уйлаганнардыр. — Сүктеләр инде, кыздырдылар, чүт кыйнап ташламадылар. Андый вакытта бүтәнчәли нинди карар көтәсең?! Хәзер булды бит инде. Сез әйтсәгез, иптәш Сәмәрханов... — Мин гөнаһлыларны ярлыкап утыручы рух түгел, Әхмәтов. Бу язда нинди эш кушалар? — Наладчиклыкта эшләргә диләр.— Хәйретдин, әшәке ис сизгәндәй, борынын җыерып куйды.— Егерме ел тракторда эшләгәннән соң... Сәмәрханов исә кырт кисте. — Бик яхшы вариант Җимерергә акыл да, белем дә кирәкми. Менә көйләүчеҗайлаучы булып карагыз әле. Бозыкны төзәтеп. Хәйретдин әле һаман саламга ябышырга азаплана иде. — Наладчикның тияре дә инде аның... — Ә «тнярон сездән берәү дә тартып алмаган, үзегез ыргыткансыз. Эшләгез, ирегет икәнлегегезне күрсәтегез, аннары коллективта уйлап карарлар. Тагын бер киңәш сезгә. Өченче елгы кебек газетадан- газетага язып йөрмәсәгез икән. Кешеләрнең кыйммәтле вакытын урламагыз. Дөреслек дөреслек булып калачак... Әхмәт Хәйретдине рәнҗеп, сыкрап-сыктап чыгып китте. «Шулай инде, көчленеке замана!»—саубуллашу урынына әйткәне шул булды. Ә өченче ел... Өченче ел Әхмәтов ким дә түгел, артык та түгел, «Правда» газетасына жалоба язган иде. Корреспондент килде, тикшерде. Жалобасы янына район газетасында үзе турында чыккан мәкаләне дә кисеп куйган. Анда Әхмәтов Хәйретдиннең ашлык суктырып алу буенча «Интернационал» колхозында икенче урынны яулаганлыгы язылган. Дөрес, ул икенче урынны алган иде. Әмма авыл хуҗалыгы работниклары көненә багышланган тантанада аны мактап бер сүз дә әйтмәгәннәр. Монысы да дөрес, Хәйретдин Әхмәтовны мактаучы булмаган. «Председатель Кәрим Вәлиевне тәнкыйтьләгән идем, шуңа үчегә» дип язган Менә монысы инде дөрес түгел! Кави Салихович ул чакта «Правда» хәбәрчесенә әйтте, Әхмәтов Хәйретдиннең партия органнарына мөрәҗәгать иткәне булмады, нәрсә килеп чыккандыр, хәбәрдар түгелмен, ләкин иманым камил: «Интерна- ционал»да кешене тик торганда рәнҗетмәсләр, диде. Шулай булып чыкты да Әхмәт Хәйретдиненә «Тик кенә торасы икән дә бит, юк инде—яза, жалоба яза. Гадәтенә кергән, һөнәренә әверелгән, шөгыле булып киткән Хикмәт тәнкыйтһ өчен үч алуда түгел, бүтәндә икән. һәр гектары кимендә утыз центнер уңыш бирер дип торган уҗым бодаеннан нибары егерме җиде центнер бөртек алына. Кем урдырган’ ♦ Әхмәт Хәйретдине. х Контроль урдыру ясарга булалар Шул ук басуга, әле урылмаган и ягына, Илфат Маннуров комбайнын кертәләр Рәхим итегез — гектар- s дан утыз центнер ярым! — Нишләдек соң син?—диләр Хәйретдингә. 8 Баксаң, ул сәрхуш, салмыш баштан урып суктырган. Тизлекне арт- g тырган, вентиляторны ябарга оныткан, бөртекнең бер өлеше саламга £ чыгып барган... s Шул хәлдән соң өч көн дә узарга өлгерми, Әхмәт Хәйретдине тагын «фокус» ясый. ♦ Илфат Маннуров ул көнне урып суктыру нормасын йөз кырык алты ® процентка үти. Аның удар вахтасы хөрмәтенә «Сугышчан листок» чы- ° гарыла, хезмәт даны флагы күтәрелә. Моңа Хәйретдиннең эче борып- < мы-бора һәм ул, хөсетлегенә тәкать тота алмыйча, листокны куптарып 5 ала да ерткалап ташлый Ә үзе басу яңгыратып акыра «Я бутаганнар. * я өстәп язганнар! Ничек булса да ялган!»—ди «Правда»га жалоба юллаганда боларның берсен дә язмый Пешер- < мичә ашарлар дигән исәп белән эш майтармакчы. Телефон чыңы. Партия өлкә комитетыннан шылтыраталар Тиздән ° булачак пленумда чыгыш ясарсыз дип ышанабыз, диләр. Хәзерләнергә кирәк булыр... Съезд карарлары рухында райондагы конкрет эшләр торышын анализлау, иртәгәсс көнгә перспективаны ачыклау зарур. Очрашулар вакытында шул фикерләрне район халкына ирештерергә кирәк Кешеләр фикерен белергә Шәп таяныч булыр Пленумда сөйлисе сүз шулай калыпланырдыр Өйдә, бер көйгә... Мартның егерме бере иде. Мул булып кар төшә Илфат белән Рәмзия Казаннан Гөл Төркемгә кайтып төштеләр Соңгы араларда йортта төп хуҗа булган Харис әтисен һәм һәм Рәмзия апасын үзе каршылады Ул бүген мәктәпкә бармаган иде. Колхоз «Волга»сыннан төшүенә, егет әтисен култыклап алды һәм ачык капкага таба сак кына алып китте Болдырдан озаклап менделәр. Өйгә кереп җнт\гә, Илфат кече улын кире борды — Бар, Харис улым. Рәмзия апаңа булыш Әйберләрне шофер егет кертешә иде инде Харис Рәмзия апасы кулындагы чемоданнарны җай гына алды да җил-җнл килеп өйгә таба китте Артына борылып — Әйдәгез, Рәмзия апа. әйдәгез Әйберләрне үзем кертеп бетерермен.— диде,— Хәзер, момент' Рәмзиянең ашыгып керәсе килмәде Ханым сүз белән аңлатуы читен булган халәт кичерә иде Ничегрәк дип атарга микән аны’ Ятсынып торумы? Тартынумы? Язмыш борылышында кинәт уянып китеп, кабат уйга калумы’ Кайчандыр бүтән хуҗабнкә җиң сызганып йөргән җирләргә кыю гына атлап узарга аяк тартмавымы’ Юк, боларның барысы да иде Жиде кат үлчәп кисте бит инде Унҗидесе тулмаган кыз түгел Каш сикерткәнгә баш сикерткәндәй булып чыкмады шикелле. Әмма пи генә димә, ул хәзерге минутларда җирдә дә түгел, күктә дә түгел иде. Чәчрәп торган берәр чая хатын юкса килен булып төшкән йортын энәсеннән җебенә, казыгыннан казанына кадәр күздән кичерер иде. Кара син бу гурничәне! Авылда мондый өйләр аз түгел хәзер, мәгәр Маннуровныкыларныкы үзенчә. Сагызы агып торган нарат бүрәнәләрдән биек һәм иркен итеп салынган алты почмаклы бу өй ерактан ук сәлам биреп тора. Урам якка зурзур дүрт тәрәзә карый. Аларның йөзлекләре — агачтан челтәр. Яртылаш пыяладан торган веранда. Яшелгә буялган калай түбә. Имән баганаларга береккән зур капка крепость дивары сыман. Бурап салган келәт-абзарлар. Абзарлар тулы мал-туар. Син ал ардан бизгән идең, яшьлегеңне хәтерләргә туры килер. Гараж. Гаражда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бүләге — «Москвич». Аның янәшәсендә Харисның «матае». Каралты-кура артына күз салсаң, менә дигән җиләк-җимеш бакчасын күрерсең. Мәрхәмәтсез суык кыштан соң караеп утырган алмагачларны санамаганда, ул—үзе бер питомник. Алмагачларның яшьләре тамыр җибәреп өлгергән. Җимешен генә көтәсе. Бик татлы була ул яшь агачтан зарыгып җимеш көтүләре! Кер әле син. Рәмзия, кыюрак басып кер. Өй эчендәге заманча җиһазны. зәвык белән тупланган хәзинәне күрерсең. Синең квартираң белән чагыштырганда, бу өй эчендә бер генә нәрсә кнм хатын-кыз кулы тиеп тормый аңа. Инде бүгеннән бу мохтаҗлык та бетте дип исәплик. Илфатка килгәндә, ул үз нигезенә кайтып төшүгә чамасыз шат иде. Монда һәммәсе үз, җанга якын, рәхәт. Исе дә, төсе дә, һавасы да. Поезд «Интернационал» басулары буйлап йөгерә башлагач ук. аның күңеленә пар канат үсте. Бер кулының зәгыйфьлеген онытып җибәрде ул. Кеше әйтеп кеше ышанмас: онытып торды. Рәмзия искәрдеме икән, юкмы, тимер юл станциясеннән Гөл-Төр- кемгә кадәр араны «Волга»да җилдереп узганда. Илфат авызына су капкандай сүзсез кайтты. Кәефсезлсктән түгел, анысы менә дигән. Хисләр тулышты, сүзләр артык булып калды, алар төссез, бәһассз иде. Туганнан бирле һавасын сулаган киңлекләр, кырык елга якын хәләл көче белән иген иккән кырлар кочагына кайтып керү шулай итте. Солдат хезмәтен тутырып кайтканда да шундый тойгылар әсирлегендә булганы бар. Үз куллары белән бураган, үз куллары белән күтәргән, һәр чөенә, һәр кадагына хәтле үз куллары белән каккан өендә Илфат чишелеп китте. Кунакханәдә, больница палатасында, Рәмзия квартирында, вагон купесында аның күңел түрендәге гаҗәеп нечкә кылларны кемдер берничә төштән төенләп куйган иде кебек. Ул төеннәр хәзер чишелделәр. эреп юкка чыктылар. Тын алуы рәхәт, сулышка иркен. Уйлар яктырды. фикер көчәйде. Даруларның бәлки кирәге дә калмагандыр, савыгасына тамчы да шиге юк! Харис Рәмзия апасы алдыннан ишекне каерып ачты, аннары рәхим итегез дигәнне аңлатып, артистларча кулын алга сузды. Моны абайлап өлгергән Илфат көлеп куйды. — Әйдә, әйдә инде. Рәмзия! Үзебезнең өйгә керәсең ләбаса! Рәмзия аяк астымда нидер ватылып китмәгәе дигән кебек кенә атлый иде Кереп, артыннан ишек ябылуга — Хәерле сәгатьтә!—дип пышылдады — Шулай булсын, Рәмзия! Әйдә, хуҗа бул! Харис Рәмзия апасына чишенергә булышты Аның затлы тунын, мамык шәлен алып элде, сапожкиларын җайлап читкә куйды һәм йөгереп кенә киет төпле өй туфлилары китерде. Нәкъ шул мизгелдә Харис уеннан да. Рәмзия фикереннән дә яшендәй сызылып бер үк уй үтте: «Әнкәйнең туфлилары!», «Хатирәнең жылы аягында тузарга өлгермәгән туфлилар!» Илфат моны искәрмәде. Искәрмәве хәерле. Бүтән чакларда да Хатирәне Рәмзия белән чагыштыра-чагыштыра искә алганнары булыр әле. Булыр, булмый калмас. Тормыш диләр аны... Ярый Рәмзия югалып калмады — Рәхмәт, Харис,—диде ул бик ипләп кенә — Әнә теге зур кара сумкада башмакларым бар минем Сумкамны гына алып бнрсәңчс — Аякларына кигәч, Рәмзия Илфат каршысына килде. Илфат аңа беренче тапкыр күргән кешесенә карагандай томырылып карады. Аның күзләрендә бәхет нуры балкыды. — Киленне бөтен йоласын китереп төшерә алмадык, бигайбә,— дигән булды Илфат Беренче карашка өнсез-жансыз күренүе ихтимал булган бу ирнең шукланасы килә иде. Күңеле бәйрәм итә иде.— Авызыңа бал белән май каптыра алмадык, аяк астыңа келәм жәеп булма ды, урындыгыңа мендәр түшәмәдек. Аннары үзеңне сынап бага алма- > дык. Токмач кистерәсе, йон эрләтәсе, чишмәгә суга жибәрсп кайтара- ш сы иде дә, вакыты ул түгел... о — Менә чәй куеп жибәрәбез хәзер, сынарсың. Карын ачты... Рәмзия тагып нидер әйтмәкче иде, авызын ачкан килеш калды, z Стенадагы сәгатьнең күкесе, сараеның ишеген ачып, ике мәртәбә кыч- * кырды да, бу йортта ят кеше бар икән, оялам мин дигән шикелле, ке- pen качты Рәмзия белән Илфат бер берсенә карап елмайдылар Сүз- < сез дә аңлашылды: кырык дүртенче елны хәтерләделәр. Илфат бүләк иткән күкеле сәгатьне. < — Икене кычкырды, икебезгә бер тиң бәхет теләде.—Илфат шулап 13 юрады. Рәмзиянең ул юрамыш белән бик тә кнлшдәсе килә иде. Кемнең генә бәхетле буласы килми соң?! — Харис!—Әтисе ни бсләндер маташа башлаган йорт хужасын янына чакырды - Күрсәт әле Рәмзия апаңа самавырын, күмерен, суын. Куегыз әле чәй. Туйдым чәйнек чәеннән. .. Харис моңа ихластан риза иде. — Егерме беренче март —тарихи көн. Ундүрт сәгать өч минутта өй эчендәге бөтен вазифаларны жилкәмнән төшерәм, йорт кына минем биләмәм булып кала. Кабул итеп алыгыз, Рәмзия апа Рәмзия шаяруны кабул итсә дә, сүзне икенче үзәннән жнбәрдс. Сак кына, тыныч кына — «Сез» дип кенә сөйләшеп бетерә алмабыз, үскәнем. Бер-беребезгә «син» дип эндәшсәк, әйбәтрәк булыр,— диде — Килештек Инде гарнизонны кабул ит, Рәмзия апа. Самавырның берсе монда. Әти ярата торганы. Икенчесе Бәхетле авызлар, чәй өлгертеп, өстәл хәзерләп бетүгә, Зөбәйдә белән Даниял килеп жнттсләр Бабаларын күрергә Рафис белән Хафизны да алып килгәннәр. Китте исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашу, китте сабыйлар белән мавыгу. Өй эче гөж килеп тора башлады Сабыйларга мәми бир син аларга Бабаларын онытмаганнар. Бигрәк тә Рафис. Дүртенче яше бит инде Әбиләрен ятсыналар, белмиләр. Монысы - бабай, бабакай,—дип аңлатып маташты Зөбәйдә.— Монысы — тәти әби, әбекәй — Шулай дип таныштыра башлагач, Зөбәйдә яшьле күзләрен яшерер өчен башын читкә борырга мәжбүр булды Шуннан соң, ниндидер йомыш-сылтау табып, өстәл яныннан китте һәм әйләнеп килде Рәмзия чамаладымы моны, чамалап та сиздермәдеме, сүзсез генә уздырдылар Кыз белән кияүнең аягы жннел булды Бик нечкәләп тормый гына, ишекне бер генә шакып, колхоз председателе Кәрим Вәлиев килеп керде Гәүдәгә сөбханалла, тазалык житү, тавыш моржадан чыга диярсең. ӨМЕТЕҢ ӨЗЕЛМӘСЕН Керүе булды, бүреген-тунын да салмастан Илфатны килеп кочаклавы булды. — Кайттыңмы, герой? Исәнме, Илфат абый! С приездом! — Аннары Рәмзия белән баш иеп исәнләште.— Хәерле көн! Исәнмесез! Рәмзия дә аягүрә басып, күрешергә кул сузды. — Рәмзия — Ни әйтергә белми торганда, ярдәмгә Илфат килде. — Рәмзия Маннурова булыр, Кәрим энем. — Аңлашыла. Болай хәбәрдар идек анысы. Нйкахыгыз белән котлыйм. Бәхет телим. Ә сиңа, Илфат абый, с ходу благодарность. Идарә исеменнән... — Нәрсә өчен әле?— Илфат председательгә гаҗәпсенеп карады.— Авырып яткан өченме? Кәрим тип-тигез тезелешкән ак тешләрен күрсәтеп көлде. — Син тирәк белән кирәкне бутама, герой иптәш. Кирәкне эшләгәнең өчен благодарность. Тегү эше остасы алып кайткансың бит, рәхмәт яугыры. Моннан бер атна элек кенә быткомбннат директоры белән якалаштым. Бина бар, җиһаз бар, ачыйк тизрәк Гөл-Төркемдә тегү мастерское, тегү цехы дим. Ул миңа тилегә караган төсле акаеп әйтте дә салды: «Кесәмнән чыгарып биримме мин сиңа мастерны?»—ди. Булды, ялыныч бетте, Илфат абый. Шулаймы, Рәмзия апа? — Уйлашырбыз әле,— диде Рәмзия, сүзсез калмас өчен генә. — Юк, юк, бүген-иртәгә эшкә чумарга димим лә мин. Принципта вәгъдәгезне алмак булам. Ә расписание мондыйрак. Апрель икесеннән санаторийга китәсез. Васильевога. Партком белән идарәнең карары бар, путевкалар гарантияләнгән. Туй сәяхәтегез шул булыр... Бер генә чәшкә чәй эчерегез дә китәм, Ташбуадан әйләнәсем бар... Болар белән сөйләшеп тормыйм инде.— Кәрим Зөбәйдә белән Даниял ягына баш какты,— күрә-күрә күз күгәргән, һәр көнне сугышабыз... — Сугышмыйбыз ла инде, Кәрим абый...— Зөбәйдә төзәтеп куйды. Рәмзия апасы шиккә төшмәсен диде бугай. Даниял эндәшми генә утырды. Күп сөйләнә башласа, Кәрим аның «градусын» сизәчәк. Председатель китеп, биш минут узды микән, дивана Җәләлетдин килеп керде. Аны күтәреп алгандай каршыладылар. Диванага почет дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Керде Җәләлетдин. Шартын китереп сәлам бирде. Ашыкмый гына чишенеп, киемнәрен элде дә ишек төбенә барып чүгәләде Җәләлетдин. Илфатның хәлләрен бәйнә-бәйнә сорашты, Рәмзиянең кемлеген белеште, Даниял белән бер-ике авыз сүз сөйләшеп алды. Чәйгә кыстадылар, утырмады. — Әле генә чәй яныннан тордым. Баллап чәйләдем. Ташбуа базарыннан килосын җиде тәңкәгә алып кайткан идем,— диде. — Казан күчтәнәчләреннән авыз итәрсең, Җәләлетдин.— Илфатның аны чын күңелдән өстәл янына өндәве иде. — Күчтәнәч — күчкән аш инде ул, Илфат абый.— Җәләлетдиннең ни әйтергә җыенуы булгандыр, анысын аңлап җитмәделәр. Сүзгә Зөбәйдә кушылды. — Әти синнән яшь бит, Җәләлетдин абый. Ник син үзеңнән яшьләргә дә «абый» дисең? Җәләлетдиннең айның ундүртенче кичәсе төсле түгәрәк йөзенә, аксыл чыраена (ул бик пөхтә, кырынып йөри, чәч үстерми) хәйләкәр елмаю чыкты. — Картаймас өчен,— диде дә көлеп җибәрде. Гадәте шул: ыһы- ыһы дип, кинәнеп көлә.— Картаймаска була шулай дим. — Картайсаң нәрсә? Синнән генә калган мәллә?—Дивана белән дипломатик сөйләшүләргә Даниял да кушыласы итте. — Картайсаң, пенсиягә чыгаралар. — Чыгарсалар ни? Эшләми генә акча аласын — Барыбер шәп түгел!—дип өзде дә куйды Җәләлетдин.— Пенсиягә чыккач, мин кем? Просто Җәләлетдин. ' Бу урында көлү килешеп тә бетмәгәндер дә, чыдый алмадылар, дәррәү көлеп җибәрделәр — Ә бу килеш кем син? ♦ — Җәләлетдин Хаялетдинов Белдеңме? s — Синең белән сөйләшсәң!—Даниял кул селтәде дә кухня ягына 5 кереп китте Берсецә дә күрсәтми генә берәр чокыр тегене авыз итмәк- « чс иде. Тельняшка астында ак башлысы бар иде аның 5 Сорауга җавап биреп утыру гына түгел. Җәләлетдин үзе башлап ® суз кушарга да күп алмый. Әнә ич: =• — Илфат абый, мина акча бирәсеңме?—дип чат ябышты Әтисе аны моны әйткәнче Зөбәйдә сорап өлгерде — Нишләп сиңа акча бирсен ул. алып торганы бармы әллә? Җәләлетдиннең колагы да селкенми, күзен дә йоммады, дәгъвасын * үзенчә нигезләде дә бирде. “ — Ул бит герой Геройдан салака тиеш ч Илфат бик гадәти эш эшләгән шикелле, кесәсеннән акча чыгарды * һәм Җәләлетдингә бирде. Рәмзия теге еллардан бнрле бу дивананы < оныткан булгандыр инде, мәзәк катыш сәерсенү белән аның сөйләшү- * ләрсн тыңлап торды һәм үзенә дигәндә бер дә дивана түгел бу. дип и нәтиҗә ясады. £ — Сиңа хәзер начар эшләргә ярамый инде. Илфат абый, ә?— Ак- ft- чаны пинжәгенең түш кесәсенә салып куйгач, Җәләлетдин геройга шу- 2 лай эндәште. — Начар эшләргә беркайчан да ярамый. Җәләлетдин Кухня ягыннан морадына ирешеп чыккан Даниялның кәефе күтәрелә төште булса кирәк, дивананы шаяртырга кереште — Синең хатын кайсы авылдан әле. Җәләлетдин — Өчмунчаныкы — Холкы әйбәтме? Тату торасызмы? — Ярый. Елгасына күрә басмасы, күперенә күрә тактасы Менә сез тату торасызмы. Даниял абый? Даниял ник дәштем дигән көнгә төште, кәмит итә бит бу дивана хәзер үзен. Чыннан да, шулай килеп чыкты, көч-хәл уенга сабыштырып котылдылар Нәрсә ди? — Синең хатын әйбәт, Даниял абый Шуңа әйбәт торасыз Ату бит син кызлар артыннан чабасын — Җитте, телеңә салышма!—Кызмачаланып алган Даниял тавышын күтәрмәк булган иде. бабасы тынычландырды Куй, янәсе дивана белән дивана булма! Җәләлетдиннең китәргә нияте сизелми иде әле. — Мин син кайтканны көттем, Илфат абый,— диде ул, бер дә көткән кешегә охшамаганча гына -Әхмәт Хәйретдине өстеннән жалу бирәсем бар Җир бит ул! «Илфат байлыгыннан гарык, иту көчәнә, барып чыкты әнә» ди. «Гомере буе чапты» ди Рәмзия дивананың сүзләрен колак торгызып тыңлый башлады. Илфат та җитдиләнде Җавабында тимер суыгы сизелде. Мәгълүм инде, ул Җәләлетдингә генә сөйләми, кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла төслерәк чыга — Минем сөйләгәннән сүтелер чагым үткән, Җәләлетдин Син дә борчылма Тыңлама да син андыйларны Вообще-то. әйтсәң әйтмәсәң дә. тамагым тук, өстем бөтен, йорт-жнрем төзек, мал-туарым җитәрлек минем Машинам да бар Урлап җыймаган, юлбасарлык итмәгән, барчасы хәләл көч җимеше Ну бит илнең һәр нәрсәгә дә туенган чагы юк бит әле. Менә нилектән тырышырга кирәк. Аннары дөньяның бер сынык икмәккә тилмергән сабый-нарасыйларьг бар. Аларга да өлеш чыгарасы иде, Җәләлетдин дус. Шунысы да хак без бит җан асрау, тамак туклыгы хакына гына эшләмибез, тәм табып, ләззәтләнеп эшләр өчен дип тә яшибез. Карын тутырыр өчен генә тырышып-тырмашып йөрсәк, пучтәк булыр иде. Якты дөньяга килгәнбез икән инде, значит, юкка түгел.. Әхмәт Хәйретдине ишеләрдән бердәнбер файда: андый- лар үзләренең әшәкелекләре белән чын кешеләрнең кадерен белергә ярдәм итәләр. Акны карадан аерырга... Зөбәйдә Рәмзия апасы янына барып утырган иде. Уллары аның тезләренә ябышканнар, итәгенә үрмәләмәкчеләр. Хатыннар Илфат сүзләрен әсәрләнеп тыңлыйлар иде. Кече яктан тагын бер урап чыккач, Даниял бабасын тыярга маташа башлады. — Сөйләдең ни аңа, бабай, сөйләмәдең ни! Талдырма телеңне, кирәкми. Даниялның бурлаттай кызарып чыкканын искәреп алгач, әйтимме- юкмы диебрәк торган иде. Рәмзиянең беренче аяк баскан көне ич, Илфат барыбер шактый кырыс әйтеп салды: — Аңа дип кенә сөйләмим мин. Синең колагыңа да кермәсме диюем. Безнең буын үз эшен үтәде, сез нишләп бетәрсез?—диде. Уйландырган сәлам-хат Соңгы елларда кешеләр хат язышуга артык бер шөгыль итеп карый башладылар шикелле. Телефон бар, телеграф. Ә вакыт тар, дөнья куабыз. Озаклап каләм тибрәтеп утырганчы тот та шалтырат, ун-ун- биш сүздән телеграмма сук Фикереңне аңлаячаклар, морадыңа ирешәчәксең. Шулай, анысы хак. Ләкин., җырда «хатка язып сүзләр бетми, бик күп сүзләрем кала» дигән зар булса да, хат аша тәмләп сөйләшүләргә ни җитә! Евгений Иванович Логинов та (малай чактагыча әйтсәк, Детдом Женя) шулай уйлый булса кирәк. Илфатка ул елына бер-ике хат язмый калмый. Сугыш астыннан качып килгәч, сыену тапкан төбәге шул Ташбуа җире. Тагын шул: Гөл-Төркемнән ике генә чакрымдагы Петровка зиратында аның әнисе күмелгән. Женяның хаты Илфатлар иртәгә санаторийга китәбез дип торган көнне килде. Рәмзия белән бергәләп укыдылар. Ә бит Рәмзия ул егетне бик әйбәт белә. «Сәлам Белоруссиядән!—Женя һәр хатын шул сүзләр белән башлый.— Сәлам Могилев каласыннан! Хәерле көн, Илфат! Бу хатны төн уртасында язам дисәм, гаҗәпләнмә, яме. Балалар изрәп йоклый, Наталья да җиденче төшен күрә бугай инде. Көнозын аяк өстендә бит, арыганнар. Мине йокы алмады. Озак кына уйланып яткач, торып утырдым. Тукта әле, мәйтәм, Илфатка хат язып ташлыйм әле, дим йокы качуның үзенә күрә сәбәбе бар, дускай. Кичә безнең цехта тантана булып алды. Моның сәбәпчесе мин идем. «Строй.маш»та эшли башлавыма утыз ел тулуны билгеләп үттеләр Почет грамотасы бирделәр, төсле телевизор бүләк иттеләр. Завод директоры үзе тапшырды. Депутат ул безнең, атаклы кеше. Кулымны кысып. «Так держать, Иваныч!» дигәч, кочаклап үбәсе килде үзен. Син беләсең, Илфат, мин шактый коры адәм, тормыш та чыбыркылап, кырыс итеп үстерде, хискә бирелү — минем стихия түгел. Шулай да хезмәтең өчен зурлаганда күңел йомшый, тойгылар кузгала икән, йокы качу да шуның нәтиҗәседер инде. Утыз ел! Әйтергә генә ансат. Армиядән кайткач, илле беренче елны өйрәнчек булып урнашкан идем бу заводка. Хәзер ветеран инде. Я хода, гомер дигәнен ничек уза! Ветеран дип тә хөрмәтлиләр, остаз дип тә зурлыйлар, ышанычны аклап бетерәсе дә җиңел түгел, әй! Турысын гына әйткәндә, синдәге унай якларга күз йоммасалар, күнелгә хуш килә икән ул, Илфат Фәй- ♦ зерахманович Мораль стимулның бер өлеше шулдыр, күрәсең. Кеше күңелен күрү, гади генә әйтсәк Мактый торгач, мәзәк хәлләргә дә җиттеләр. Тантана вакытында хәзерге өйрәнчекләремнең берсе (алар өчәү минем) әйтте: «Безнең Евгений Ивановичның белмәгәне юк. Ул ат та җигә белә»,— ди Шәһәр малае шул инде?! Ат җигүне дә эшкә саный бит. Ул да проблема Шул сүзләрдән соң залдагылар башта гөр килеп көлделәр. Ззвод директоры: «Ат жигү уен эш түгел ул Димәк, Евгений Иванович — чын ир кеше» дип куйган иде, ду китереп кул чаптылар Шунда инде мин яшьлегемә кайткан төсле булдым, уйларым белән сугыш елларына. Таш- буа якларына, ГөлТөркемгә синең янына юнәлдем Ат җигәргә дә, үгез җигәргә дә сезнең авылда өйрәндем бит мин, беләсең. Мине мактаган егет моны кайдан белә дисенме? Көзен без шефлыкка алган колхозыбызга бәрәңге алуда булышырга бардык Комбайн казыган бәрәңгене басу читендәге өемнәргә атлар белән ташыйлар Төш вакытында атларны туарып, ялга куйганнар Ашагач-эчкәч, бахбайларны җигәргә кирәк ич инде Колхоз егетләре безнекеләргә төрттерәләр «Җигеп бирмәссезме?», янәсе Икс-өч егет маташып карады, кулларыннан килмәде. Миннән азрак кына яшьрәк ир дә хурлыкка кала язды Камытны кире ягы белән кидертеп азаплана бит бичара Шуннан үземә җигәргә туры килде. Нужа печән ашата ул. мин әйтәм Авылын да күрдек, атын да, үгезен дә җиктек, дим Син аңларсың, Илфат, шул сүзләрне бик горурланып әйттем Бу хатны язудан максат —синең белән киңәшү, синең рөхсәтеңне сорау да, Илфат, эш шунда, мин быел җәен, туры китереп булса, сабантуй көннәренә ГөлТөркемгә кайтырга җыенам. Наташаны да алып, Славканы да ияртеп (ул быел тугызынчы классны тәмамлый бит инде). Ирина исә быел дүртенче курсны бетерә, ул студентларның төзелеш отряды белән китәчәк Семья белән сезнең якларны күреп кайтырга планлаштырып тора быз, шулай итеп. Үзем Зөя буйларын сагындым Гомер узып бара, бер барып кайту шәп булыр иде дим. Сабан туена да туры килсәк, ни әйтер идең. Бездә дә бәйрәмнәр аз түгел, әмма минекеләрнең татарча милли бәйрәм күргәннәре юк бит әле. Сиңа барып төшәргә дип планлаштырам. Рөхсәт нтәрссн. кабул күрерсең дип ышанам Ышану —бер нәрсә, җавап хатында конкрет рөхсәтеңне язарсың әле. яме. Гөл-Төркемгә барудан, үтеп әйбәт төшенәсең, тагын бер максат бар әни каберендә булып кайту Килене дә. оныгы да ул җирләнгән туфракка аяк бассыннар дим Снна мең-мең рәхмәтләр, әнинең каберен карап, чардуганын буяп торасын Имин тыныч елларда мин бу эшләрне үз кулым белән дә башкарып кайтырга бурычлы бит Үзеңдә ни хәлләр? Нинди яңалыклар бар? Язгы чәчүгә хәзерләнәсездер Балаларың HW эш бетерәләр? Иренми генә, озакка сузмыйча җавап яз әле, яме Көтеп калам Барчагызга к^п сәламнәр юллыйм Евгений > Гадәтн бер хат Мондый сәлам-хатларны Евгений Логинов сирәк булса да язгалый тора Бусы Илфатның уйларын чоңгылдагы су сыман бөтерә башлады Җавап дигәндә, язар ул аны Бүген үк Рәмзия белән икәүләп язарлар БАРЛАС КАМАЛОВ ф ӨМСТБҢ ӨЗ£ЛМЭССН Гитлерчылар илебезгә басып кергәч, тормыш төбеннән-тамырын- нан үзгәрде. Яу басып алу куркынычы янаган шәһәрләрдән ерак тылга эвакуацияләнгән кешеләр кайта башлады. Гөл-Төрксмгә дә Мәскәү, Ленинград, Донбас якларыннан берничә семья кайтып төште. Алар- ның бер ишеләре моңа тикле ишек-тәрәзәләре кадакланып буш торган өйләрдә яши башлады, икенчеләре бүтән гаиләләргә өйдәш булып керде. Илфатларга да өйдәшләр табылды. Могилев шәһәреннән улын ияртеп килгән тетя Катяны (авылда аны һәркем шулай атады, Екатерина Николаевна икәнен колхоз председателе белән бухгалтер гына белгәндер) аларга керттеләр. Күчеп килүчеләр кече якта торасы булдылар. «Күчеп килү» мәзәк кенә яңгырый. Бәгырьне телгәләрдәй мәзәк. Өсләренә ни кисәләр, шуның белән чыгып киткәннәр инде алар. Чемоданнарына да кул асларына ни эләксә, шуны гына салырга өлгергәннәр. Туган-үскән җирләреннән купкан сугыш качаклары алар. Әтиләре шуннан өч-дүрт көн элек кенә сугышка алынган булган. Шулай да гаиләсенең Татарстанга җибәрелүен белеп калган ул. Женя, Екатерина Николаевна Логинованың улы, әнисенә бик охшаган. Койган да куйган тетя Катя инде менә. Какча гәүдәле, озын буйлы, ак йөзле, зур зәңгәр күзле. Икесенең дә чәчләре арыш саламы төсле аксыл-сары Русчаны, белорусчарак итеп, сузыбрак сөйләшәләр. Ә татарча ләм-мим. Каян белсеннәр?! Сугыш чыкканчы тере татарны күргәннәре дә булмаган лабаса. Маннуровлар гаиләсе аларны кызганып та, теләктәшлек күрсәтеп тә кабул итте. Механизаторлар семьясының күңеле киң иде. Табнгате-холкы белән кешене якын итүчән Маһибәдәргә Екатерина Николаевна бик тиз ияләште. Хатынны фермага сыер саварга куйдылар. Берсе — басудан, икенчесе фермадан кайтып керә алмасалар да, бср-берсснең гелләрен белүләре ташка үлчим генә булса да, аңлаштылар, уртаклык таптылар. Ил өстенә килгән афәт ерак кешеләрне дә якын итте Бер-берсенең күңелләрен аңлаган хатыннар, ике семья бергә укмашып яши башлагач, яңа бер көч белән тернәкләнеп киткән төсле булдылар. Хәсрәт кочагында күгәрсп-күшсгеп утырыр чак түгел иде. Малайлар да эшкә ябышты. Илфат белән Женя, ат атланып, катлаулы сугу машинасыннан чыккан саламны эскертләргә тарттырдылар. Гөл-Төркемнәрчә әйтсәк, «возилка»да эшләделәр. Ашлык суктыручыларга яртышар кило икмәк бирәләр, төшкә аш пешерәләр иде. Илфат — тәпили башлаганнан бирле ат ялына ябышып үскән малай. Ул аңа күнеккән. Женя баштарак ат менеп йөри алмыйча тәмугь газаплары кичте. Ике боты белән атны кысып алу дисеңме, әледән-әле чытырдап ялына ябышумы, курка-курка бара торгач ат өстеннән мәтәлеп төшүләрме — берсе дә калмады. Маңгаена «мөгез» чыгуга да, тез күмәчләренең зәңгәрле-күкле күгәрүенә дә, йомшак җирнең суе- лып-чиләнеп чыгуына да чыдады рус малае. Атка ул гашыйк иде. Шул түзем бирде, шул коткарды. Кырык бернең көз азагында Гөл-Төркемгә Ржев шәһәреннән эвакуацияләнгән балалар йорты киләчәк иде. йөздән артык ятим баланы каршылап урнаштырасы, туендырасы, урын-җирен әмәлләп бирәсе, укуларын башлап җибәрүгә хәстәрлисе бар иде. Рус балалары киләсе булгач, Екатерина Николаевнаны да шул эшкә күчереп тордылар. Ятимнәрнең килүенә дип авыл халкы үз өеннәһ онын, бәрәңгесен, сөтен, маен китерде. Ятимнәр йорты элеккеге икс катлы мәчеткә, сугыш алдыннан авыл Советы булып торган бинага урнашырга тиеш иде. Авылның нәкъ уртасына — Ураздан Ташбуага уза торган юл буендагы бинага. Пыскак яңгыр иләп торган көн иде. Ындыр табагында эш тыныч калган. Илфат белән Женя да Ржевтан килүчеләрне каршыладылар Малайлар ниндидер серле якалык көтте. Менә бер заман Бикмураз ягыннан атлы олаулар килеп чыкты Утызлап олау иде шикелле. Атлары шактый өшәнгән, Тәтештән үк кайтулары, кырык чакрым ара узганнар дигән сүз. һәр арбада дүрт-бнш ф бала, кечкенәләрне хәтта алтышарлап та утыртканнар Иске мәчет _ янына килен туктауга, ояларын тузгыткан кырмыскалар сыман, бары- 2 сы да арбалардан сикерешеп төштеләр Күшеккәннәре байтак иде Ал- 2 җыганнар, ачыкканнар, төсләре качкан. Өсләрендә дә ни эләкте шу т. £ «Авызларын ачкан» ботинкаларының башларын юкә белән бәйләп, ти- g мер чыбыклар белән каптыргалап куйганнары да бар. Юлда килгәндә, - кесәләренә бодай уып тутырганнар. Малайларның күбесе бәләкәй уч- £ ларында авыш-тәвеш китереп, шуны җилгәрәләр дә авызга озаталар. £ Кызлары алай ук чәчрәп күзгә керми, тыйнаграк, әдәплерәк булып. ® бергәрәк җыелышып торалар иде. Наташа исемле бер бик сөйкемлесе ♦ бар. Илфатка аның фамилиясе кызык тоелды — Дроздова Миләш я чыпчыгы дигән сүздән микәнни? Балалар йортының күчеп килүе авыл халкы өчен галәмәт зур яңа- * лык булды Ул көнне иске мәчет яны Ташбуа базарын хәтерләтә иде. х Бала-чага, хатын-кыз, карткоры умарта иле кебек Бер ншссе юлдан * килгән чит-ят балаларны .мескен ятимнәр дип кызгана, икенче берәүләр авылга балалар йорты күчеп килүне хәерлегә түгел дип юрый, кап- < каны, ишекне, кар базын ныгытырга кирәк дип сөйләшәләр «Бу чирү “• көн күрсәтмәс безгә! Тенкәләребезне корытыр әле», дип сагаеп калучы < лар да табылды. * Атлы олаулар тирә-юньдәге авылларга, үз колхозларына кайтып киттеләр Юлдан килүчеләрне елгага алып төшеп юындырдылар, ике чиратка бүлеп, аларга кайнар аш ашаттылар, район үзәгеннән кайтарылган матрац тышлыкларына салам тутырттылар Караватлар һәммәсенә җитмәде. Малайларның әллә ничәсе беренче көннәрдә урынны идәнгә җәеп йокларга тиеш булды Тик моңа аларнын бик исе китмәде. Тамак ялгагач, кәефләре күтәрелеп китте булса кирәк. Гөл Төркем малайлары белән аралашып, татарча икмәк, бәрәңге, сөт, йомырка сорарга өйрәнә башладылар. Авылныкылар әйтә, тегеләрнең тел әйләнми, «икмик», «биранга» дип бозып сөйлиләр Авылныкыларга кызык тоела, көлә башлыйлар, тегеләрнең ачуы килә. Әтәч шикелле, бер-бер- сен чукышып алырга дәртләнүчеләр дә табыла Ятимнәрнең килүе олыларның хәсрәтен куертып, ншәйтеп кенә җибәрде Күз көекләре бит балакайлар! Борчу өстенә борчу, хәсрәт өстенә хәсрәт килеп кенә торды Авыл боегып калды һәр тумыш көнне армиягә китүчеләрне озаттылар Беренче яралылардан хәвефле хәбәрләр килә башлады һәлак булучылар хакындагы кәгазьләр саны да ишәя барды һәр йортның диярлек түр башына кайгы аяк бөкләп кереп утырды Бүген кермәгән өйдә дә аны иртәгә-берсекөнгә килер дип көттеләр Сугыш башланганга ярты ел булып килә иде Бу вакыт Екатерина Николаевна өчен бнк-бнк озак булып тоелды Дөресен генә әйткәндә, аның сугышны күз алдына китерүе бнк томанлы иде Кайдадыр канлы бәрелешләр бара, гаскәрләр авылларны һәм калаларны яулап алга ыргылалар. Алай ла булмый, кире чигенәләр. Ләкин артка чигүләре вакытлы хәл генә .^онә алар — совет гаскәрләре — ташкын булып алга ташланалар да эреле-ваклы хуторларны, шәһәрләрне ләгънәт сугасы ннмчурадан бөтенләйгә азат итәләр Белоруссиядән кубып-каерылып китәргә мәҗбүр булган кешеләр дә үзләренең җылы, җайлы өйләренә кайтып урнашалар, ямьле көннәр башлана Екатерина Ннколаевнаның фәкать шулай гына уйлыйсы кнлә һәм ул бары шул рәвешле генә уй йөртә ала иде. Белоруссия җиреннән еракта, билгесез татар авылында уза торган бу көннәре кыска вакытлы бер сынау гынадыр сыман тоела иде. Ул жаны-тәне белән фашистлар өеренә тиз көндә әҗәл килүен тели, аларның дөмегер сәгатьләре менә- менә сугар төсле тоела иде. һәрхәлдә, сугыш озакка китмәс, юк, китмәс!.. Әмма Совинформбюро хәбәрләре аның ашкынулы өметләрен боз белән томалый торды, хыялларының чынга әверелүен күпкә кичектерде. Сугыш өермәсе китереп ташлаган төбәктә тамырланырга, көн итәр өчен әрсезләнергә кирәк иде. Җан асрау кайгысы гына түгел, фронтны туйдырышу, ут эчендәгеләргә кулдан килгән ярдәмне күрсәтү бурычы да бар иде бит. Укулар башлангач, өйдә Илфат, Җеня, Илшадия хуҗа иделәр. Өлкәннәрнең кайтып керергә дә вакытлары юк. Кайтып йоклыйлар гына. Илфат татар классында алтынчыда укыды, Женя рус классында — балалар йортындагылар белән бергә шулай ук алтынчыда белем алды. Иртәгесе көнгә дәресләрен хәзерләп бетергәч, ике малай «тел түгәрәге» уйнарга керешә торганнар иде. Илфат бер сүзне татарча язып куя, Женя шул ук сүзне янәшәгә русча, белорусча яза. Бу уен белән алар шул тикле мавыгалар, әниләре кайтуга чәй кайнатырга да оныталар иде. Илфат рус, белорус сүзләрен бик авырлык белән генә әйтә. Женя да татарчаны шактый авыр эләктерә. Малайларның бу шөгыле әниләренә бик ошый иде. Фронтлардан берсеннән-берсе күңелсез хәбәрләр килеп торса да, гомер дигәнең үз көенә ага бирде. Мәскәү янында безнең гаскәрләрнең хәлиткеч һөҗүмгә күчүе, айлар буе сөремләнеп яшәгән күңелдә нур сызды. Кешеләр башларын күтәреп карады, иркен сулап куйды һәм газапларның һәртөрлесен ерып чыгарлык кодрәтләре барлыгын ныгытып төшенде. Шулай итеп, кырык икенче ел керде. Иң авыр елларның берсе, сугыштагы кешегә дә, ерак тылда калып көй итүчегә дә бик кырыс имтихан булган ел. Январь азагында Екатерина Николаевна хат алды. Урау юл үтеп килгән иде ул хат. Омскидан, госпитальдән. Ире Иван Данилович язган иде. Каты яраланганнан соң, аны шул шәһәргә дәваланырга озатканнар икән. Иван Логинов хатынының һәм малаеның адресын төгәл белмәгән, республиканың эчке эшләр халык комиссариатына язган һәм семьясын табып, тапшыруны үтенгән. Үзара киңәш-уңаш иткәч, Екатерина Николаевна ире янына барып кайтырга дигән карарга килде. Юлга чыгарга рөхсәт кәгазен председатель Кәлимулла абый Алимов юллашты. Хәлдә барынча күчтәнәч тә хәстәрләделәр Тирә-күршеләр дә хәзинәдә булганыннан өлеш чыгардылар Екатерина Николаевна хәтта сәерсенеп тә калды. — Ничек инде бөтенләй белмәгән кешегә карата мондый юмартлык күрсәтәләр? — Безнең халыкның гомерлек гадәте инде ул. Катя,— диде Маһибәдәр—Бары— бергә, югы — уртак Яралы кеше янына буш кул белән бармасын диюләредер Илгә килгән бәла бер йодрык итә... Чуен юлга, Канаш станциясенә Екатеринаны ат белән илтеп куйдылар Кыскасы, ире дәвалана торган госпитальгә барып ирешү кадә- ресе заманына күрә алай ук та зур газаплы булмады Ире белән иркенләп күрешеп сөйләшергә дә мөмкинлек бирделәр Әмма Иваны белән күрешү Екатерина Николаевнага гомерлек җан әрнүе китерде. Иван Логнно^ ярты кеше генә иде: ул сул кулын һәм уң аягын өздергән булып чыкты Протез киярен әйтте, бер миңа гына килгән бәхетсезлек түгел, ил белән дип юатырга теләде. Ләкин аның сүзләре көчсез, күз карашы солдатның киләчәк язмышы күңелне шомландырырлык булу хакында сөйли иде. Иван ике сүзнең берендә Женины сорашты, улын бик-бик сагынганлыгын әйтте, Татарстан хәлләре белән кызыксынды һәм, әлбәттә, сугыш беткәч, туган төбәкләренә әйләнеп кайту өмете белән яшәвен дә әйтми түзә алмады. . Екатерина Николаевна башта елады да елады, тыела алмады Беравыктан үзенең хисләрен тезгенләгән сыман булды һәм уллары хакында да, Гөл-Төркем авылы, аның кешеләре, колхоз тормышы, дөнья четереклекләре турында бәйнә-бәйнә сөйләде — һәркайда мәрхәмәтле кешеләр бар икән. Иван,— диде ул — Илдә чыпчык үлми диләр бит, без дә сыеныр урын, ашар ризык, ә эшләр эш таптык Җиңел түгел, о-о-х, ж и иел түгел, әмма чыдыйбыз Түзәрбез! Бу елларда кемгә генә ансат соң?! Тизрәк фашистларны дөмектерүне теләргә кала. Аннары гәүдәбез тураер, йөзебездә нур артыр иде әле Екатерина Николаевна ире янында өч көн булды Әмма ж итәсе аерылышу сәгате житә инде ул. Саубуллашыр минут килеп житте Кул бирешен аерылу тагын да газапка әверелде. Хәтта Логинов үзе дә, авырлыкларга теш кысып, тел тешләп чыдаган кеше, чакматаштай ир- ат та азаккача түзә алмады, күзләренә яшь тулды — Озак кына «ремонтларлар» әле мине,— диде яралы - Берничә айсыз бу ак палата белән саубуллашып булмас. Аннары сезнең янга, Татарстанга кайтырмын Шуннан соң күз күрер Исәнлектә күрешү насыйп булсын ... Үзеннән-үзе телгә килгән бу сүзләрне әйткәндә, утлар-сулар кичкән каты яралы солдат хәләле белән кабат күрешә алмасын уена да китермәгәндер, мөгаен. Ә язмыш аларның бу очрашуларын соңгысы итәргә әзерләнеп торган икән Аркасына биштәрен аскан килеш Екатерина Николаевна Канаштан Гөл-Төркемгә кайтырга чыкканда, көне дә аяз. жиле дә юк шикелле иде «Юлның яртысын булса да үтеп, берәр авылда кич кунармын, иртәгә төштән соң, бәлки, кайтып та җитәрмен», дип уйлаган нде ул. Өч-дүрт чакрым үтәргә дә өлгермәде, күз ачкысыз буран күтәрелде Кире борыласы килмәде, аз булса да алга атлыйм дип тырышты, ләкин барыбер чамасы калмады Җил аны очыртып китәрдәй булып шашынды, күзенә-йөзенә юеш кар сылады, хәлдән яздырды Шабыр тиргә баткан Екатерина Николаевна тора-бара аяк астында юл катысын тоймас булды адашты. Иң авыры юлдан тайпылгач башланды Бата-калка атлаганда, киез итек кунычларына кар тулып, аяклары манма су булды Өсте-баш ы кургашын кәгазьгә төреп куйган сыман нде Тирә- юньдә ак дәһшәт торган саен ныграк котырынды. Юлаучы хатынның утырып сулу аласы килде, әмма утырса, яңадан торып китәреиә ышанмый нде. Шуңа күрә һаман кыймылдарга азапланды Тик егәре болай да чамалы булган хатын ерак китә алмады, биштәрен салып, карга утырды. Аз булса да хәл кермәсме дип. соңгы кисәк икмәгенә ябышты Юк, көче тәмам беткән нде инде. Төн караңгысы да гүя аны йокыга тартты Үзе йоклап китмәскә кирәген бик яхшы белә, ләкин күзләре йомылуга каршы тора алмый башлады. Аңында «Бетәм бит, болай булгач! Туңып үләчәкмен!» дигән коточкыч уй сызылып узды Аннары ул фикер дә томанга урала барды һәм, ниһаять, юкка чыкты Екатерина Николаевнага рәхәт булып китте, күзләре йомылды Екатеринаның гәүдәсен өч көннән соң гына таптылар Ире янына баруы турындагы кәгазьләренә, паспортына карап, кем икәнлеген, кайда эшләвен. нинди сәфәрдән кайтканда вафат булганын бик тиз ачыкладылар Маннуровлар йортына олы хәсрәт килде Туганнарыдай күрә башлаган бу рус хатынының вакытсыз үлеп китүе. Женяның ятим калуы Илфатлар гаиләсендәге һәркем йөрәгенә яңа җәрәхәт салды. Кеше күцеле, гомумән әйткәндә, бәлагә ышанмаска тырышучан булса да, көтмәгәндә ябырылган олы бәхетсезлек Женяны сугыш миңгерәткән кеше сыман итте. Әнисенең гәүдәсен кайтарган көнне малай хәтта елын да алмады Күз яше катты. Ә берничә көн үткәч, үз иңнәренә төшкән фаҗигане аңлап, үлчәп карарлык акыл килде бугай,— Женя тыелгысыз елый башлады. — Әнисез нишлим инде мин? Әти дә сугыш гарибе, госпитальдән кайчан кайтасын да белгән юк,— дип, әрнеп-әрнеп яшь түкте. Ниләр генә әйтеп юатырга да белмәделәр аны. Моның өстенә күңелне аяусыз телгәләгән, бәгырь итен көйдергән тагын бер четрек бар иде әле: Екатеринаның үлеме хакында инвалид иренә хат язу. Менә бит газап, менә җаннарның тетрәве! Ж,еп нечкә җиреннән өзелә, дигәннәр шул Ничәмә көннәр буена Иван Логиновка мондый хат язарга куллары бармады. Тик иртәме-соңмы, хәбәр итәргә барыбер кирәк иде. Иван Даниловичтан күңел төшенкелеге һәм ирләрчә күз яше белән тулы җавап килде. Женяның язмышын хәл итү турында да фикерләре бар иде. Март башында, барлык документларын рәтләп, малайны балалар йортына урнаштырдылар. Көздән үк балалар йортындагылар белән бергә укыса да, анда яши башлауга ияләшә алмыйча интекте Женя. Көндезләрен, төшке ашны ашап чыгуга, юыртып Илфат янына килеп җитә иде. Дәресләрен дә аның янәшәсендә хәстәрләүне кулайрак күрде. Кай көннәрне кичләрен дә килгәли, язгы каникул алдыннан хәтта, озак кына кич утыргач, кунып та китте. Алар группасының тәрбиячесе Варвара Яковлевна Мордюкова, Женяның Маннуровларда икәнен белгәнгә, бик үк хафалан- маса да, шактый борчылып Маһибәдәр белән сөйләшергә мәҗбүр булды «Сез инде аны вакытында кайтарып җибәрә торган булыгыз, зинһар,— диде ул, педагогларча такт сакларга тырышып.— Минем карамакта егерме бишәү бит алар, һәркайсы төрле җиргә таралып төн чыга башласа, миңа нәрсә диярләр? Логинов өчен директор беркөн дә кисәтү ясады». Маһибәдәр үзенең Варвара Яковлевна белән килешүен әйтте. Женя белән дә әйбәтләп сөйләшәчәген белдерде. Тик — әлеге дә баягы — ананың йомшак күңеле ике канаты да каерылып ятим калган малайга гайрәт чигергеч сүз әйтергә базмый иде. Әнә Илфат нинди нык үсмер булып бара, куәт дисәң куәте бар, буйга-сынга да күз тимәсен диярлек, эшкә дә кулы ята: тактасын да юна-шомарта, кадагын да кага, сәгатен дә төзәтә, өр-яңа баштан җыя, ат җигеп эшләргә дигәндә дә ашкынып тора. Өстәвенә ул үз кешеләр арасында, туганнары белән бергә. Ә Женяның хәле бүтәнчәрәк бит. Аның бик тилмергән чагы Әмма, ничек кенә булмасын, ул —балалар йорты кешесе хәзер. Андагы тәртипләрне санга сугып яшәргә бурычлы. Шуңа күрә, көннәрнең берендә Женяның янә үзләрендә кунып калырга теләве» күреп, Маһибәдәр бик сак кына сүз башлады. Русчасы үтә чамалы булганга, татарча аңлатырга тырышты. Хәер, Женя татарчаны да шартлатып өйрәнгән иде инде. — Илфат белән дус булуыгызга мин шатланам, Женя,— диде ул.— Ну чүтекн сиңа киңәшем бар, наным. Син хәзер дитдом кешесе. Гел генә дә бездә яшәп калган булыр идең дә, әтиең тегендә урнаштырырга кушты Ул да, значит, авыр ранный булса да, синең киләчәк көнең турында төрлесен уйлагандыр Ил канат астындагы кеше ятим булмас, үксезлек сизмәс, дип уйлагандыр. Значит, си*ңа дитдомда күңелеңне утыртып яшәргә кирәк. Сүзем юк, һәрвакыт безгә килә-китә йөрерсең, Илфат та сезгә барыр. Тульке тәрбиячеләрең дә, директорыгыз да сине тәртип боза дип битәрләрлек булмасын, яме, наный? Женя Маһибәдәр апасы әйткәннәрне әйбәт аклый иде. йөрәк дигәне генә ризалашып бетмәде Балалар йортына күкеле ятмый иде Ятмый и вәссәлам! Маһибәдәр дә бу сөйкемле рус малаеның тел төбендә әйтеп бетермәгән сүзләре барын белә. Җаен табып, Илфатка Женя белән сөйләшергә кушты Женя Илфатның төпченеп хәл-әхвәл сорашуына ихлас күңелдән * сөенеп, барысын ачылып сөйләде, күңелен тырнап торган нәрсәләрен = дә яшермәде. Ят күрүчеләр бар икән аны Бер кичне, ул йоклап киткәч, сиздер- 5 ми генә ике аягын бергә бәйләп, бауның очын карават башына беркеткәннәр. Женя иртән сикереп торыйм дисә, үзенең бәйләп куелганлы- ® гын абайлап алган. Кинәт тартылып, аягы аныртуга гына чыдаган да 5 булыр иде, гарьлегеннән бугазына төер утырган Баудан арынып, аягы- S на басуга, бүлмәдәгеләр бөтенесе шаркылдашып көлә башлаганнар ® — Төнлә женнәр алмаштырган сине! Ф — Ап-ак йөзле рус малаен чуендай ком гарәбе иткәннәр' Ха-ха-ха! Ком гарәбе! — Африкага озатырга кирәк аны! Хикмәт шунда икән бөтен битен кара корымга буяганнар Бер адым да артыннан калмый үртәшеп йөргән Юрка Сухаревка Женя < жиллс генә төртеп жибәргән икән, тегесе детдомда нң өлкән малайга х Хәбри Тәкәнәсвкә барып әләкләгән (аны моннан ике ай элек кенә Казаннан китерделәр, ул беренче көненнән үк атаманлык итә башлады), п Юрка Тәкәнәевнсң «ялчысы», шуңа күрә теге һәрвакыт аны яклый * ХәбриКобраның (кушаматны да үзе кушкан Янәсе, ул бик усал, агулы х «күзлекле» елан) явы’лык житәрлек Унбишне тутырган булса да. алтынчы класстан ары китә алмаган Башсыз малай түгеллеге әллә каян күренеп тора, этлекнең житмеш төрлесенә акылы житә Тик уйлау сәләтен башка юнәлештә эшләтә, гел кнрегә ишә. Менә шул Кобра Тәкәиәев, Юрка килеп шыңшыгач. Женяны ике колагыннан ике кулы белән тарткалап-йолыккалап торган да. уңлы- суллы яңаклап жибәргән Женя елап, караватына барып ауган Группа- дагылар, Кобра әмерен үтәп, Женяга берәмберәм тибеп чыкканнар. Тәрбияче Варвара Яковлевна килеп кергәндә, малайлардан инде жил- ләр искән булган Алар, көлешә-көлешә, ашханәгә китеп барганнар Ә Варвара Яковлевна группала ни булганын аңламыйча, Женяны нык кына орышып ташлаган Нахакка тиргәү Женяны янә ярсыткан «Яна кешегә бирәсе «жәзалар» алда сөйләгәннәр белән генә бетмәгән иде әле. «Кобраныкы замана» икәнлекне Женя тагын берничә кат татыды Корымга буяп хурланган Женя Варвара Яковлевнага дөресен сөйләде. Әләкче булырга теләп түгел, тәрбияче аның турында хаклыкны белсен өчен шулай итте. Мордюкова үз чиратында бу хәлне директор Иван Васильевичка ирештерде. Директорга Юрнй Сухаревны, ә бер- аныктан Кобраны да чакырып керттеләр. — Син, башыңны тилегә салып, үзеңнән көчсезләрне кыерсытудан кайчан туктыйсың?— дип, ямьсез итеп кычкырды Тәкәнәевкә директор. Балалар йорты башлыгының түземе төкәнеп бара иде Чөнки Гөл Төр кемгә килгәннән бирле Хәбри тәрбиячеләр канына тозны аз салмады Директор, дәү аю кебек, кәкре аяклары белән лас-лос басып, Тәкәнәев янына килде һәм көчле зур куллары белән тегенең изүеннән эләктереп алды да кабинет стенасына «дыңк!» иттереп терәп куйды Гәудәгә Иван Васильевичта^ кайтыш булса да. буйга ярыйсы ук озын Хәбри дә көзге яфрактай калтыранырга уйламый иде — Саграк, директор, саграк кыланыгыз’— днп, мәсхәрәле тавыш белән сөйләшә башлады ул — Хөкүмәт карамагындагы балаларга кул ягарга яра.маганлыгын беләсездер... Тәкәнәев сезнең крепостноегыз түгеллекне- хәтер хәзинәгездән чыгармагыз, хөрмәтле Ван Василич. Директор аны стенадан кире кубарып алды. —Ә Логинов һәм бүтәннәр Тәкәнәевнең крепостнойларымы, әдәпсез? Сиңа биредә ике юл: я безнең эчке тәртип кагыйдәләрен карышусыз үтисең, я без сине колониягә озатырга мәҗбүр булабыз. Сайла! Хәбри һаман эре кыяфәт сакларга маташа иде: ташкүмер төсле күзләрен кысыбрак, директорга көйдергеч итеп карый, тешләрен кыскан, шуңа яңак итләре калтырана, күкрәген киергән, башын күтәргән. «Кер- пе»дәй тырпайган чәчләренә тикле аның тәкәбберлеге турында сөйли иде шикелле. —Кайда да казна икмәге белән казна шулпасы ла. Ван Василич Кайда да бер кояш... —Казна икмәген ашаганның кадерен белергә кирәк, Тәкәнәев. Сүз шул турыда бара. Уйла һәм икенең берсен сайла. Синең белән курчак уйнап тормам мин. Марш корпуска! Кобра корпуска кайтып тормады, туп-туры ашханәгә китте: кечерәкләр группасы өстәлләр буена утырышкан, аларга икмәк һәм аш өләшәләр иде. Юрий Сухарев аркылы Кобра Женяны таптырды — Кичкә сиңа трибунал!—диде Хәбри Женяга Кобра сүзен җилгә җибәрүчеләрдән түгел иде. Кичен Варвара Яковлевна малайлар бүлмәсен күздән кичереп, аларга хәерле төн, тәмле йокы теләп чыгып киткәч, күп тә үтмәде Тәкәнәев Женялар бүлмәсенә килеп керде. Ул, тавышын күтәрмичә генә, Женяга әмер бирде: —Исән-сау чагыңда элдерт идән астына! Таң аткач, чыгарырга кушармын А ну, яшен бул, әләкче селәгәй! Женя одеялы өстеннән пальтосын да ябынып яткан һәм урынын җылытып өлгергән иде инде. Берничә минуттан йоклап та киткән булыр иде. Тик ни хәл итсен, курыкты һәм буйсынырга мәҗбүр булды. Кобраның «ялчылары» ничәү бит! һәммәсе өерелеп дөмбәсли башлаячаклар... Ул өстенә бишмәтен киде дә идән астына төшеп чүмәшеп утырды. Бераздан ишекне сак кына ачып Хәбринең чыгып киткәнен сизде ул. Идән такталары селкенешеп алды. Бүлмә тынып калды Әмма ул тынлык Женяны шомландырды гына .. Шул рәвешле күпме утыргандыр. Женя төгәл генә хәтерләр хәлдә түгел иде. Малайлык йокысы үзенекен итми калмады. Юрка Сухарев идән тактасын ачып: «Чык тизрәк! Хәзер явыз Варвара керәчәк»,— дип пышылдаганда, ул гәүдәсендә өзлексез калтырау тоеп, йокылы- уяулы хәлдә, бөрешеп утыра иде. Апрель таңы күптән аткан, көн яктырып килә иде инде. Женя идән астыннан чыкты да караватына ятып, одеялын башыннан ук томалады. Бүген дәресләр бетүгә, Илфат янына барырга дигән ныклы карарга килгән иде ул. «Барырга, бөтенесен сөйләргә! Кобра Илфат белән исәпләшми булдыра алмас...» Уйлануларның дәвамы Дәресләр тәмамлангач, Илфат туп тибү хәйләсе белән мәктәпнең спорт мәйданчыгына килде (авылныкылар да, балалар йортындагылар да аның футболны әйбәт уйнавын беләләр иде). Кобра да шунда, тик ялгызы гына түгыһ иде. Җиденче рус классындагы Наташа Дроздова белән нидер сөйләшеп торалар. — Кобра, монда килеп кит әле!— Бу сүзләрне Илфат бик тыныч, сабыр тонда әйтергә теләде, ләкин йөрәге көчле какканын тойды Хәбринең бу чакыруга аз гына да исе китмәде, гамендә дә юк иде Ил фатка таба кырын карап алды да теш арасыннан черт иттереп төкереп куйды Аннары Наташа белән сүзен дәвам итте. — Кобра әфәнде! Сине көтәм!— Монысы тагын да катгыйрак ян гырады шикелле, һәрхәлдә Хәбрн игътибарсыз кала алмады Ләкин ул бер тешләүгә ватыла торган чикләвек түгел! Авыл малайлары каршында гына түгел. Ван Василичның үзе янында да мәлҗерәп тормый ♦ Кирәгенчә тота белә үзен. = Үзең кил! Наташа — изге кеше, өнендә дә. төшендә дә тешләми, 3 шүрләмә... * — Кил. кил, рыцарь Илфат Маннуров!—дип, һич көтмәгәндә Дроз- 5 дова да әйтеп куйды Ул шундый сөйкемле итеп, чыңлап торган тавыш е белән эндәште, Илфат аңа хәтере калу түгел. Кобрага булган ачуын = да бер мизгелгә онытып торды Чыннан да, Наташа балалар йортын £ дагы иң чибәр кызларның берсе Арада иң зурыдыр да. мөгаен Ул | елмайса, кинодагы Любовь Орлова кебек елмая Әйбәт кенә җырлый да белә Шуңа күрә Илфат кына түгел, Гөл-Төркемнең байтак малай- ♦ шалае аңа кызыгып карый, тик берсе дә якын килеп сөйләшергә кый- « мый Ник дисәң, ул һаман Тәкәнәсв белән бергә Төгәлрәге, Хәбрн үзе һәрчак аның тирәсендә бөтерелә < Ипи корсак артыннан йөрми, үзең миңа таба шуыш!— Кобра * Илфатны көтте Маннуров та гарьләнде: «Сүзләрен генә тыңлап кара х син аның, ә? Үзең миңа таба шуыш, имеш'» u Ә бит Женя синең тырнагыңа эләккән чебеш түгел, Кобра Әйдә, < сөйләшик әле. £ - По-о-о-ожалуйста. Илфат нлпат! Кара син миләш чыпчыгын! Нннди игеп, көмеш тәңкәләр чәчеп җибәргәндәй, яңгыравык тавыш белән көлеп куйды Әмма сүзендә Илфатка карата төртке барлыгына шик юк иде Мәйданчык читендә яткан бүрәнәгә барып утыргач. Кобра, ясалма илтифат күрсәтүен яшерергә дә теләмәстән, ачыктан-ачык мыскыл итеп, пинжәгендәге күкрәк кесәсеннән газета кисәге чыгарды һәм чалбар кесәсен кырып-себереп, самосад тәмәке вагы җыештырды Төрен җибәр, ирләрчә булсын!—Хәбрн кимсетуле елмайды — Куркытырга килдеңме? Аңлатырга килдем, Хәбрн Кагылма енн Женяга Аның күңеле болай да сынык. — Детдомда кем күңеле бөтен дип беләсең?—Тәкәнәев тәмәке төтенен мул итеп суырды, шунда чак-чак кына тончыкмый калды. Күзләренә яшь бәреп чыкты, йөткеренеп алды Шулай да. сырты сынса да сынатмаска әрсезләнеп, төтенне ирене читеннән генә Илфат ягына өрде Ул һәр хәрәкәте белән Маннуровтан үзенең өстен икәнлеген исбатларга тырыша иде — Ә син. Илфат-илпат, ул әләкче малай өчен ник ертылып йөрисең? Кем ул сиңа, туганыңмы, кардәшеңме, авылдашыңмы? Я әйт, үзәгеңне өзәрдәй кешеңме? — Туганым дип бел. Кобра! Күптәннән ул — минем туганым Әгәр ялгыш кына тагын бер кыерсытсаң да, үзеңә үпкәлә Аның өчен расчетны мин ясаячакмын — Нишләтерсең? — Тире җыйдырып, күн эшләтермен — Кулың кыскарак. — Синең бугазыңны буарга гына җитәр - Син әниеңнең тәти малае бит. Илфат-илпат Сугышып йөргәнең өчен әнкәң енне салып суктырыр Пенальти эләгер үзеңә Илфат сабырын җуя баруын яхшы тоеп утыдцы, алай да кызуланып. әтәчләнеп китәргә ярамаганын да белә иде. чөнки ул бу юлы Кобра йодрык көчен түгел, ә бәлки йөрәк чыдамлыгын сынап карарга җыена иде Хәзер ул. мөгаен, сугышмаячак Ник дигәндә, җиңеп чыгаj .к У • № 1 33 Тавил Хаҗиэхмәтов рәсеме рын төгәл белми Ә кыйналасы килми Наташа Дроздова карап торганда хур булырга теләми. Шуна күрә Илфат та аны булдыра алганча нык кисәтте. — Женя өчен мин бугазыңны чәйнәрмен, шуны борыныңа киртләп куй. Кирәксә, Гөл-Төркемнен бөтен малайлары жыелып измәңне изәрбез. Алар минем тикмәгә тукмашмаганны беләләр. Ә хәзер ычкын! Кн- ♦ ләсс күрешү әйбәт булыр дип ышанам х — Хуш, синьор, ху-у-уш! Сирәгрәк күрешсәк икән.. Ул көнне алар шулай аерылыштылар Илфатның үз кисәтүе жнтә х калдымы, әллә 1өл-Төркем малайларын — яшьтәшләрен — искә алуы 5 Хәбри күңеленә шик салдымы, сәбәбен кистереп әйтүе кыен, тик Кобра ® Женяга бәйләнмәде, бүтән бәләкәйләрне дә бөтенләй диярлек рәнжет-г мәс булды. Алай гына да түгел, жир кибеп. үләннәр тернәкләнә баш- н лагач, Екатерина Николаевна каберенә чардутан-рәшәткә ясаганда ? такта башларын кисеште, юнышты, иске кадакларны турайтышты. Илфат белән Женя Екатерина Николаевна каберенә яшь каен ♦ утырттылар. Чардуганны күршедәге Әкрам бабай тотышты . я Язгы чәчүнең башланып киткәненә атна да юк иде әле. Тагын ике- ° өч көннән Май бәйрәме жнтә. Маһибәдәр, басудан арып-талып кайтса < да. юынырга-жыенырга, өй жыештырырга исәпләде, язгы төнне шул * эшләргә багышламакчы булды. ж — Теләсәң нишлә, билләһи, хет аклы дигән керләреңне дә селте бе- и лән ю менә' дип зарланды Аннары Илфатка Аръяк урамга. Жамали * Хәдичәсенә барып килергә кушты i — Менә акча, улым, бар, зинһар, Хәдичәләргә. Эштән кайткандыр * Әни бик гозерләп сорады диген, ярты кило чамасы гына булса да сыек сабын биреп жибәрсен Күңелләр кара, керләр кара, дип яшәп булмый инде лабаса Олы бәйрәм жнтә . Илфат чыгып киткәч, Маһибәдәр өстәл буена барып утырды да уйга калды Бар иде заманалар, бәйрәм житкәндә халык күңеле күкләргә ашардай булып талпына иде Яна кием тектерүме, аш-суның менә дигәнен хәстәрләүме, колач жәеп. кунак сыйлаумы, клубына чыгып, күңел ачумы, ел матур килгәндә табигать кочагына чыгулар дисенме — бөтенләй башкача иде. Каһәр суккан сугыш бигрәк боектырды халыкны. Бүген-иртәгә генә бетәсе дә күренми бит әле Сталинград янында хәлләр бик хәтәргә әйләнеп бара, ди әнә Кырым тирәсендә дә хәлләр анырлашканнан-анырлаша. диләр Дөрес, Мәскәү тирәсендә фашист чукынчыкларның кабыргасын санадылар инде санавын, алай да мәкерле, көчле әле илбасарлар Икенче фронт дигәннәр иде. анысы да юк Шуна күрә дә Гитлер-аждаһа әлегә каты торадыр Тизрәк кенә дөмектерсеннәр нде канэчкечләрне! Илфат кайтып кергәндә. Маһибәдәр уйларына оеп утыра нде әле. Көне буе басуда ватылганлык та үзенекен иткәндер инде — Юлың утымы соң?— диде ул. йокысыннан уянып киткән кеше төсле Сабын алып кайта алдыңмы3 Илфат гөнаһ кылганда тотылгандай, чнтенсенеп кенә жавап бирде — Юк шул, әни Хәдичә апа әйтә, акчага чирек кадак та бир дигән соравын кабатлады Наташа Женяның болай әрсезләнүен ошатмадымы, кинәт сикереп торды да уң йодрыгы белән күзләрен сөрткәләп, ләм-мим бер сүз катмыйча, урамга чыгып китте, Женя да, инде килеп сүз кушканмын икән, болай җавапсыз китә алмыйм дип уйлады бугай, акрын гына аның артыннан кузгалды. Наташаны бөтенләй китеп барыр дип тә уйлаган иде ул. Ләкин кызый алай итмәде Олы юл буендагы зифа каенга барып сөялде дә Женяны көткән кебек басып торды — Нигә эндәшмисең син. Наташа?— диде Женя — Нәрсә дип әйтим соң? — Ни булды? Ник елыйсың? — Бернәрсә дә булмады Просто күңелем тулды Шул гына — Гаҗәп!—дигән булды Женя, тик нәрсәсе гаҗәп икәнен үзе дә тәгаен генә әйтә алмый иде — Бәхетсез мин, Женя Менә шул. Тормыш мине бөтен яктан кыерсыткан Хәзер дә кыерсыта... — Нәрсә, әллә Кобра рәнҗетәме үзеңне?— Бу сорауның теленнән ычкынып китүен Женя искәрми дә калды Шуның белән күңелендәгесен ачып сала язды. Хәбридән көнләшкәнен чак сиздермәде ләбаса. Ә кыз шундый төрпәләнеп куйды. Женя бер мизгелгә имәнеп үк китте. — Кем ул миңа Кобра?! Бәйләнеп карасын, күзен чукып чыгарырмын Син әйт әле менә. Женя .— Наташаның тавышында ирония яңгырап китте шикелле — Нигә барысы да мине Кобра белән бәйләргә телиләр? — Кемнәр шулай итә? — Әйтик, Варвара апа... Ни хакы бар аның? Син Тәкәнәев арбасына утыргансың, кара аны. аң бул, югыйсә башың төрмәдән чыкмас, ди. Ике-өч тапкыр шулай кисәтте инде. Ни өчен? Наташа Дроздова күңеленең бөтен тирәнлеге белән рәнҗегән булса кирәк: тавышы тагын калтырый башлады, тамагына яшь төелде, тынгысызланып. бер урында тиктомалга таптанып куйды Аннары чыдый алмыйча янә елап җибәрде. — Әнием гөнаһлы булган өчен генә миннән шул тикле шикләнәләр микәнни? Минем ни гаебем бар соң?! Сүз болай тирәнгә китәр дип уйламаган иде Женя. Ул күсәк кебек үрә катып торудан уза алмады. Шулай да мондый йогышсыз хәлдән чыгарга кирәклекне акылы белән сизә иде. Наташаны юатырга кереште. — Тукта, тынычлан әле, Наташа. Мин синең хакта берни дә белмим бит Теләсәң, сөйләшик. Кирәк булса, өлкәннәр белән дә киңәшербез,— диюдән гайре чарасы юк иде. — Рәхмәт, Женя... Алар олы юлны аркылы чыгып, чирәмгә утырдылар... Наташа Дроздова гомерендә беренче тапкыр чит кешегә йөрәген ачып салды. Яхшы эшләдеме ул болай итеп, юкмы — әлегә үзе бәя бирә алмый иде. фәкать бер хакыйкатьне генә тоя иде ул: шунсыз булдыра алмавын Үткәннәрнең авыр йөге аның тормышын агулый шикелле иде. Шуңа күрә, сөйлә дип буып бәйләнмәсә дә, Женяга эч серен бушатты ул. Хәбринең бик беләсе килеп, кат-кат сораштыргалап караган чаклары да булмады түгел, аңа теле чишелмәде. Тышкы яктан үзен бик батыр, бәйсез тотса да, курка ул Тәкәнәевтән. Эчкерле малай дип саный ул аны Теленә генә түгел, кулына да ирек бирергә тартынмый ул... Женя өчен ялгыш та уена китермәгән нәрсәләр мәгълүм булды. Шушы көннән башлап Наташа Дроздова аның өчен бөтенләй бүтән кеше. Элек ул аның хакында исем-фамилиясеннән кала, җиденче класс ны тәмамлаучы кыз булуыннан кала, ни генә белә иде соң? Бетми, ләкин якын итә. күңеленнән үз күреп, шуны бөтен кешедән яшереп йөрк иде Бүген әнә ни тнкле яңалык сөйләде ул аңа Мин Калинин шәһәреннән,— диде Наташа.— Шунда үстем.— Ул сүзен авыр башлады, сөйләве читен иде. күрәсең. Әмма сөйләми дә кала алмаячагы ачык иде.— Базар күршесендә кечкенә генә бер өй иде ♦ безнең йортыбыз. Әни баштарак кондитер фабрикасында эшли иде. - Әтине мин бөтенләй белмим Бәләкәй чагында әни мине алдап килгән, S бездән китте ул. хәзер бүтән җирдә тора, ди торган иде Өченчедә укы- | ганда микән, әллә дүртенчедәме «Әтием кайда? Ни исемле ул? Ник 5 безнең белән тормый? Бүтән кызларның әтиләре үзләре янында бит!»— ® дип. әнигә чыгырдай бәйләндем Әнинең җан ачулары чыкты Илереп- г котырып кычкырды «Үзем дә белмим әтиең кем икәнен! Яздырганда н Михаил кызы дип яздырган идем. Әмма Михаил ул минем читтән генә z кызыгып йөргән кеше, магазин директоры иде»,— диде. Шул сүзләрне ® ишеткәч, чиксез хурландым, гарьләндем, оялдым Яшисем килми баш- ♦ лады Җилдән туганмын лабаса дип айлар буе ут йоттым Тнк ниш- а ләмәк кирәк’ Бу дөньяда берәү дә әти-әннсен үзе сайлап ала алмый! ° Кәефем гел бетте, көннәре дә төнгә әйләнде минем өчен Укуымның да < рәте китте Мәктәпкә йөрсәм дә йөрдем, йөрмәсәм дә Укытучылар «Ни I булды сиңа. Наташа?»—дип йөдәп беттеләр Берсенә дә бер сүз дә әйт * модем Минем хәсрәтем кешегә сөйли торган ише түгел иде шул Аны- о сы менә иң яманы Кемгәдер сөйли алсаң, җиңелрәктер ул Наташа алдына гына карап беравык тын утырды Тамагына кан- £ нар төер тыгылды да шуны эретеп җнбәрә алмыйча аптырады. Аннары < гына, беравык сүзсез торгач кына, сүзен дәвам итте л — Кичләрен өебезгә ир-ат килеп йөри башлады Әни рөхсәте белән инде Ул чакырганга Эчтеләр Мин нәүмизләнен бер читкә килеп баса идем, ә алар миңа колбаса кисәкләре, сыр сыныклары, конфет сузалар Аннары утны сүндереп, шунда йоклап калалар иде Мин шул көнгә җиттем башымны бет басты Юып. башыма керосин сөртеп кенә чистартып булмады, чәчемне тал-такыр итеп кырдырдым Шуннан соң класска күренергә оялып, мәктәпне ташладым Озакламый мине балалар йортына бирделәр. Сугыш чыкмаган иде әле, анда эләгүнең сәбәбе башка Бу минутта Наташа үз яшенә караганда җитдирәк булып калды — Әни шул хәлгә төшерде мине. —диде ул. тирән көрсенеп Бишенче класска барган елның көзендә мине универмагка ияртеп китте. Хәзер юньләп хәтерләмим дә инде, ниндидер кыйммәтле товар саталар иде Чиратка басканнарның чуты юк. Әни дә чират алды Мине үз ал дына бастырды Беравыктан. минем колагыма пышылдап, безнең алда торучы хатынның сумкасыннан акча төргәген алырга кушты Каш җыерып, каршы килергә исәпләгән идем, кайткач көн бирмәячәген сиздереп. бер генә акаеп карады Мин төргәкне алдым да. кан калтырап, өйгә чаптым Озакламый әни дә кайтып керде һәм оятсызланып — Нәчәлство хатыны ул, аның акчасын тавык та ашамый, ире тагын алып кайтыр әле,— дип сөйләнде Мине үтерел мактады, күкләргә чөйде Кичен үзе шикелле бер хатын кызга ияреп, ике ир килде Мине, гадәттәгечә, кечкенә бүлмәгә сөрделәр Тагын нинди әшәкелеккә тарт кан булырлар иде. әнине дә. аңа ияреп йөрүче хатынны да эләктерделәр Милициядә мин бар белгәнемне дөп-дөрес итеп сөйләп бирдем Тегеләрне төрмәгә яптылар, ә мине Ржевтагы ятимнәр йортына бирделәр Сугыш башланыр алдыннан минем адресны каяндыр юллап, әни Сер хат җибәргән иде Укырга куркыныч хат иде ул «Төрмәдән чыккач. җир астыннан булса да эзләп табып, мин синең кирәгеңне бирәм», дни язган нде Женя хәзер төшенә нде инде Хәбрн үз тирәсендә буталганда Ната- ша аңа каршы сүз дә әйтә алмый, шул ук вакытта куркуын да сиздерергә теләми. Чынында җаны-тәне белән ят күрә икән ул Хәбрине. Тормышның әчесен шулкадәр яшьли татыган кызда кара эшне ике дә уйламый эшләрлек кешегә җан җылысы була аламы соң?.. Тып-тыныч кына сөйләшеп торганда, яшен ташы төсле булып, әллә кай тарафтан гына Кобра килеп чыкты. Гарьлегеннән шартлар дәрәҗәгә җиткән иде ул. «Әһә, икәүләшеп аулакта утыралар!» — аны шундый көнче уй буа иде. — Сәлам бәхетле парга! — Хәбрн шулай диде дә мәсхәрәле елмайды һәм черт иттереп төкереп куйды.—Ни хәлләр, гашыйклар? — Безнең хәлләр әйбәт. Утын кисеп ярдык, менә ял итәбез — Каян көч алгандыр, каян ышаныч туплагандыр, Женя бик тыныч кына җавап бирде — Синең хәлләр ничек? Эшләмичә йөрү әйбәтме? Кобра кара янып чыкты. — Әйбәт булса-булмаса, эшләсәм-эшләмәсәм, анда синең ни эшең бар? А ну, катись моннан шушы секундта! Әгәр хәзер күз алдымнан югалмасаң, миеңне эчәм мин синең Тавык миен суыргандай итәм! Женя тәмам чыгырыннан чыкты һәм каерылып торып Кобраның яңагына чалтыратты. — Подлец! Әрәмтамак! Шулчак аның күз алдыннан яшен ялтырап узгандай булды Кобраның кулында финка уйный иде. Женя ялт итеп читкә тайпылып өлгерде һәм яшен тизлеге белән бер карарга килде. Билендәге офицер каешын тиз генә чишеп алды да, ерактанрак торып, каеш җитәрдәй арадан, тимерле башы белән Кобраның уң кулына сукты. Нык сукты бугай, тегенең кулындагы пычагы очып төште Сикереп барып. Женя пычакны бер читкә тибеп җибәрде. Аннары каешны кулына урап. Кобра өстенә ташланды. Женя нык урды аны. Барысы өчен дә кечкенәләрне кыерсытканы өчен дә, детдомга килгән мәлдә үзен хурлаганы өчен дә, караклыгы өчен дә, Наташага кул якканы өчен дә. тәрбиячеләрнең теңкәсен корыткан өчен дә. Ниһаять, пычак белән кизәнгәне өчен дә... Шул көнне Хәбри Тәкәнәев юкка чыкты, бөтенләй күзгә-башка күренмәде Пычак йөрткән өчен хөкемгә тарту ихтималы нык өркетте бугай аны Уеннан уймак чыгасын төшенеп алды шикелле ул. Иртәгесен иртүк Женя янына килде шулай да. Үҗәтлеген, тискәрелеген, усаллыгын. баш ияргә хурлануын да җиңеп килде. Женяның гаҗәпләнеп таң калырлыгы бар иде. Кобра булып Кобра гафу үтенде. Аңа ышанырга да. ышанмаска да белмәделәр. Тукмашуның шаһиты булган Наташа: «Ой. Жзня, бу гафу сорау артында тагын берәр этлек ятмый микән?» дип сагайды Ятмый иде бугай. Хәбрннең кикриге, чыннан да, шиңде. Женяның абруе малайлар арасында бермә-бер үсте. Соңыннан, колхозда эшли башлагач та, авыл малайлары Логиновка олылап карыйлар иде Тыныч кына йөри дә ул йөрүен, бер кабынса, бер тәвәккәлләсә — чыдап кына тор! Эч серләрен бүлешкән, Кобраны иманга китергән көнне яралган хис торган саен көчлерәк тернәкләнә барды, үсте, сүнмәс булып китте, еллар буе дәвам итте. Солдат хезмәтен төгәлләп кайткач, Женя Логинов Калинин шәһәренә килде һәм Наташа Дроздованы яшь килен итеп Белоруссиягә алып китте. Сугышта имгәнү әтисе Иван Даниловичның егәрен алган, яшәү тамырын кискән иде. Илле өчнең язында авыр яралы солдат дөнья куйды Евгений өчен иң якын кеше булып Натальясы калды Аның белән утыз елга якын дөнья көтәләр... Сирәк язышалар, кырык бишенче елның языннан бирле күрешкәннәре юк, ләкин бер-берсен онытырга уйламыйлар да Илфат белән Женя. Авыр еллар якын иткәнгә шулайдыр Яшьтән, малай чактан, уртак га- залларны бергә кичкәнгә Алай гына да түгел, жнтлеккән акыл белән дуслыкны бәяли, кадерли белгәнгә Бу дөньяда дуслык-туганлык тойгысы белән яшәүнең яктырак икәнен тирәнтен аңлаганга Борчулар... « Шәһәр мәктәпләрендә язгы каникулга мартның соңгы атнасында и туктыйлар Авылларда исә кайсы елны кайчан, каникул гадәттә юл ? өзелгән чакта башлана Күрше авыллардан йөреп укучылар өчен аяк 5 асты җайсызлангач ® Агачбашы урта мәктәбендә язгы каникул апрельнең беренче дүшәмбесеннән башланды. Шул көнне директор Илшадия Маннурова g уку елының өченче чиреге йомгаклары отчеты белән Ташбуага, район < мәгариф бүлегенә барды Мөдир аны килеп керүенә үк кабул итте, җылы гына сәлам бирде, исәнлек-саулык сораштылар Аннары мөдир мәк- ♦ тәптәге өлгереш, йөреш процентлары белән җентекләп танышты һәр “ санны, һәр билгене дигәндәй, энә күзеннән үткәрде Башта дустанә тонда җайлы гына башланган әңгәмә тора-бара кырыслана төште, рәсми- < лек өстенлек алды. Илшадия үз фикереннән чигенми, ә мөдир өлгереш- * тәге югары билгеләрнең азлыгыннан һич канәгать түгел иде Шуңа кү- х рә үз туксаны туксан булды. Q — Сез җитәкләгән мәктәп өчен сыйфат ягы гел генә дә мактарлык < түгел, Илшадия Фәйзерахмановна,— диде ул, «сыйфат» сүзенә булдыра алган кадәр басым ясап — Мәгариф отличнигы, тәҗрибәле педагог < командалык иткән мәктәптә күрсәткечләр болай гына булырга тиеш тү- * гел һич тә! Әгәр барлык мәктәпләрдән дә шундый отчетлар күтәреп килә башласалар, Илшадия Фәйзерахмановна. район буенча күрсәткечләр ягыннан без ярык тагарак янында утырып калачакбыз Аңлыйсызмы? Ярык тагарак янында Илшадиянең чибәр, мөлаем йөзен ачу болыты басты. Мөлаемлыкны сөмсер коелу алыштырды. — Сезнең нәрсә теләгәнегезне мин яхшы аңлыйм,—диде ул. дор фалана язып. Гаделлеккә күрәләтә каршы төшүчеләрне күрә алмый иде ул — Сезгә һәр мәктәптә, һәр класста дистәләгән отличниклар, алардан да күбрәк ударниклар кирәк Отчетлар кызыл билгеләрдән балкып торсын, җиләкле аланны хәтерләтсен! Реаль тормышта алай түгел Тү гел! Байтак фәннәрдән «өчлогә укучылар шактый Моның бер гаҗәбе дә юк Нормаль хәл Табигый күренеш Әле аның, турысын гы на әйткәндә, тартып сузып куйганнары да бар Бар. чөнки теләр-те ләмәс кенә мәктәп юлын таптаучылар да очрый тора Барыбер класста икенче елга калдырмаганыбызны беләләр, барыбер аттестат биреп чы- гарасыбызны да беләләр Шуңа пошмыйлар Аларга «өчле»не тартып- сузып куймый нишлисең?. Мәктәп директорының үз позициясенә теше тырнагы белән ябышып ятуы, уртак тел табарга уйлап та карамавы мөдиргә ошамый иде, билгеле Ул Илшадияне үз коралы белән үк егып салырга теләде — Сез, үзегез дә сизмәстән, педагогик хезмәтегездәге аксаган якла рыгызны саный башладыгыз, Илшадия Фәйзерахмановна — Мөдирнең чыраена баксаң, чамасыз җитдилек күрер ңдең әлеге минутта — «Тар- гып-сузып куйган «өчле»ләр һәм гомумән «өчле»ләр — сезнең коллективтагы укытучыларның эшләп җиткермәү җимеше бит ул КПД кечкенә, файдалы эш коэффициенты Туры әйткәнемә үпкәли күрмәгез, үзегез укыта торган классларда да рус әдәбияты буенча билгеләр бик елмаймый Бик уртача картина, мин әйтер идем Үзенә төбәп әйткәннәргә Маннурова аз гына да кылтаймады, аз гы ия да кәефсезләнмәде —Дөрес,—диде ул шундук килешеп,— мин билгегә бик саран Тик шуны яхшы беләм мин куйган билгеләр инфляциягә бирелми Югары уку йортларына керү имтиханнарында да, хәрби училищеларга кергәндә дә кыйммәтләрен җуймыйлар Миңа шунысы кадерле Коллектив хезмәтенә килсәк, бер селтәнүдә өреп очырырга җыенмагыз әле. Җитәкче кешегә бер минутлык настроение белән сүз сөйләү ярап бетми шикелле. Миңа ачуыгыз килү Агачбаш мәктәбе коллективын тоташтан яманларга хокук бирми дип беләм. — Мин бит... — Бүлдермәсәгез икән. — Гафу — Былтыр безнең мәктәптә министрлыктан килгән авторитетлы комиссия эшләгәнен беләсез. Фронталь тикшерү нәтижәләрен игълан иткән педсоветта үзегез дә катнаштыгыз һәм аларга каршы бер сүз дә әйтмәдегез. — Илшадия Фәйзерахмановна, зинһар аңлагыз, шул ук министрлыкта миннән сыйфат проценты таләп итәләр Якалап даулыйлар. Илшадия. артыгын нечкәләп маташмастан, урыныннан сикереп торды да, китәргә жыена башлады. Кәгазьләрен жыештыра-жыештыра әйтте: — Ә сез принципиаль булыгыз Коммунистларча Процент маниясенең зарарлы икәнен исбатлагыз үзләренә Процент шаукымы үз-үзе- безне генә алдау түгел, азак килеп, бөтен ил җәмәгатьчелеге алдында күз буяу икәнлеген исбатлап күрсәтегез. Безгә таяныгыз, турыдан-ту- ры белем бирүчеләргә . Без, практиклар, укучыларның сәләтен, белем дәрәҗәләрен билгеләүдә сирәк ялгышабыз Ә менә аңлы рәвештә «тартып-сузуыбыз» өчен гаепсезләр дип булмый әле безне Анысына сез этәрәсез Дөмбәсләп... Мөдир Маннурова белән сүз куертудан һичнинди мәгънә чыкмасын, ниһаять, төшенде шикелле. Коры гына саубуллаштылар Илшадия Агач- башына кайтып китте Машина да чакыртмады, рейс автобуска да утырырга ниятләмәде Җәяү атлыйсы килә иде аның. Көне бик матур. Җилкендергеч язгы көн. Кояш көлә, олы юл читендә баш төрткән ямь- яшел үлән бөртекләре, кояшка карап елмая-елмая. тернәкләнеп маташалар Юкә, каеннарда, америка чаганында бөреләр бүрткән Тимерчыбык сыман булып шоп-шома утырган ботак-чатакларга хәзер бөре песиләре ябышкан Куак башларына ерактан карасаң, аларга сирәк челтәрле шәл бөркәндергәннәрдер кебек. Язгы һава, табигатьтәге жанлану галәмәтләре, кышкы өшәнгәнлекне куарга теләгәндәй назлаган кояш нурлары, мәгариф бүлеге мөдире кабинетында туган киеренкелекне акрынлап юкка чыгарды Илшадия күңеленә нур өстәлә барган шикелле булды. Узган уку елындагы чыгарылыш классында Язилә исемле бер кыз бар иде, язга гашыйк кыз. Директор шуның хыялый сүзләрен исенә төшерде. «Карагыз әле, апа,— дигән иде ул бер язны, дәрестән кайтырга чыккач,— Кояш бүген гел бүтәнчә елмая Иркәләп, яратып Биттән үбәсе килгән шикелле. Каен бөреләренә карагыз. «Менә хәзер шыртлап ачылабыз'» дип торалар. Мин аларның сөйләшкәннәрен ишетәм Билләһи менә! Честное комсомольское!» Классташлары кычкырышып көлгәннәр иде. «Билләһи!» белән «Честное комсомольское!» икесе бергә булгач, ышанмый хәл юк инде, янәсе. Ә Язилә, дөньядан үткән зат сыман, үз фикерен аңлатуда булды. — Тыңлагыз әле, тыңлагыз, койма буенда тернәкләнгән үлән кыяклары да җырлый. Яшел моң килә алардан. «Сиңа бүген унҗиде тулды!» диләр кебек.. Шул сүзләреннән соң гына һәркемгә ап-ачык булып калды Язиләнең туган көне икән ләбаса! Тотындылар котларга, тотындылар тәбрик ләргә. Шатлыгы ташуыннан хәбәр салуының азагы шул булды классташлары кичкә табан Язиләгә кунакка барырга карар иттеләр Юбилярны кайтарып җибәрделәр дә. аңа бүләк алу. кичәгә үзләреннән елеш кертү хакында киңәш кордылар Илшадиянең дә, Язилә сыман. «Бөреләр пышылдавын ишетәм'» диясе килә башлады Синең ничә яшьтәлегсңне сорап тормый бугай ул ♦ язгы җилкендерү куәте... х Язиләне ачык дәресләрнең берсендә, районның дистәдән артык рус 3 әдәбиятчысы дәрескә кереп утырган чакта «ачкан» иде Илшадия Әдә- г би әсәр туу турындагы сүз. дәрес темасыннан читкә китеп, куера кал- 5 ды (Илшадия мондый «читкә китү>ләрдән курыкмый һәм ачык дәрес ® аның өчен карачкы түгел|. Фадеевның «Тар-мар» әсәренә килеп терәл- £ де Шунда Илшадия класска сорау бирде «Күз алдыгызга китерегез £ әле, укучылар «Тар-мар»ның соңгы битләрен Александр Александре- j вич Фадеев түгел, ә сез. һәркэйсыгыз аерым-аерым язып бетерергә тиеш, ди Сезнең карашыгызча, кем һәлак булырга тиеш, Баклановмы, * әллә Левинсонмы?» ® Берәү дә җавап бирми Ә вакыт уза. Күрше мәктәпләрдән килгән ° укытучылар бсрберсенә караша башладылар Кинәт гадәттә аз сүзле. < оялчан гына йөрүче кызчык кул күтәрә Җавабы— икеләнүсез Фадеев 1 вариантын яклый Авторның хаклылыгын шундый итеп исбатларга ты- м рыша, судта үтә җаваплы эш буенча адвокат диярсең Аны ничәнче ел о укытып та мондый чаялыгын күргәне юк иде әле Илшадиянең Моло- < дец Язилә! Каян килгән апа шундый батырлык, фикер ачыклыгы, ма- 2 тур мәгънәсендә үзсүзлелек’ Дәрестән соң илләп кенә сораштыра тор- < гач, Илшадия аңлады: укытучысын, яраткан укытучысын бәладән кот10 карырга теләгән икән Язилә Ачык дәрес 6iti. класста күпме кунаклар утыра. . Ачык дәрестәге тәвәккәллеге Язилә өчен исемсез-атсыз психологик бусаганы, барьерны үтеп чыгу булды Шул хәлдән соң ул кыюланып китте, уйлау өлгерлеге дә үсте. Укучыларның мөстәкыйль уй йөртүләрен һәм уйлаганнарын бәян итә белү осталыкларын тикшерү нияте белән стандарт булмаган сорауларга җаваплар язып килергә кушты Илшадия Әйтик, Раскольников, әнисеннән килгән хатны ачканчы ук, анда ни язылганын белмәс борын, конвертны шашынып үбә башлый Ник? Ни сәбәпле? Икенче сорау. Ни өчен Сальери Моцартның «Даһилык һәм явызлык — бергә сыеша алмый торган нәрсәләр»,—дигән сүзләрен ишетү) ә аның чәшкәсенә агу сала? Сорауның өченчесе. «Гроза»дагы Катерина «Балакайларым юк бит минем». - дип өзгәләнә Әгәр «балакайлары» булса, ул бакча артына. Борис янына чыгар идеме? һәм гомумән — тормыштан китәр идеме? Укучыларның җаваплары кызык иде Төпле нде Кыршылып, таушалып бетмәгән сораулар һәрчак эзләнергә мәжбүр итә Эзләндеме, кеше бервакытта да стандарт җаваплар бирми Язиләнең җаваплары исә күпләргә үрнәк-өлге булырлык иде Укучыларга авыр сорау биргәч, классның тынып калуы ошый Ил шаднягә Көтелмәгән сорау классны уйга сала Ул укучыларга сокланып карап тора Ә кайчагында чыдамый, әйтә «Нинди тынлык, ә?! Уйлагыз, уйлый белүегез өчен рәхмәт сезгә, укучылар'» — ди Язилә хәзер колхозда эшли, фермада сыерлар сава Групкомсорг. Районның яшь терлекчеләре арасында алдынгылардан санала Тугыз- ун ай гына эшләсә дә, район газетасына мактап яздылар, комсомол райкомының Мактау грамотасын алды Бер көн очрагач. Илшаднягә сөйләп торды; «Укымыйча каласым килми, апа Читтән торып ветеринария институтына керергә ниятем бар», ди, Атлый торгач. Илшадиянең Язилә турындагы уйлары укучыларның хезмәт берләшмәсенә барып ялганды Апрельнең унбишенә Татарстан мәктәпләрендәге хезмәт берләшмәләре җитәкчеләрен һәм директорларны республика киңәшмәсенә чакыралар. Берләшмә советы председателе — уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, математик Зәки Газизов белән Илшадия барачаклар Министр Зәки Газизовичның тәҗрибә уртаклашуын сорады. Хәзерләнүен хәзерләнде инде ул. Сөйләр сүзе, уртаклашыр тәҗрибәсе бар Аннан соң беренче тапкыр гына чыгыш ясавы да түгел. Газета, радио, телевидение әһелләренә интервью бнрә-бирә дә шомарып бетте. Шулай да республика киңәшмәсенең колачы. масштабы бүтән. Тезисларын бергәләп күздән кичерү зыянга булмастыр... Кайтып төшке ашны җиткерде дә (Булат шулпасын кайната торган. апасына булышырга өйрәнеп бара), район үзәге хәлләрен сөйлә- шә-сөйләшә, тәмләп әбәд ашагач. Илшадия мәктәпкә керде. Зәки Гази- зович аны көтә иде инде. Ул, таза гәүдәле, нык бәдәнле, киң битле, аксыл чырайлы тыныч кына кеше, һичкайчан каушап калмас, ашыгып төшмәс, кайнарланмас. Бу юлы да үзенең киңәшмәдә сөйлисе чыгышының план-тезисларын җайлап кына директор алдына куйды. — Җентекләп карагыз, Илшадия Фәйзерахмановна. Үземчә, мин башкарган эшләребезнең һәммәсен телгә алам шикелле инде. Кайберләре бәлки артыктадыр. Вакланып китүдән дә сак булган хәерле. Киңәшмәдә бит күпне күргәннәр киләчәк. — Хәзер карыйбыз, Зәки Газизович. Сезгә бик тыйнак, ләкин бик саллы итеп чыгыш ясарга кирәк. Күрсәткечләребез бер дә мескенләнә торган түгел,— диде Илшадия һәм бөтен дикъкатен хезмәт берләшмәсе башлыгы язган текстка юнәлтте. Моннан егерме ел элек, партия һәм хөкүмәтебезнең «Мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту һәм илебездә мәгариф системасын тагын да үстерү турында»гы карары игълан ителгәч, Агачбашы урта мәктәбендә кырык алты укучыны берләштергән производство бригадасы төзелә. Бу бригада колхозга өч гектар мәйданда шикәр чөгендере һәм кукуруз үстереп бирә, мең чебеш үстерә. Елларына күрә шушы күрсәткеч тә телгә алып сөйләрлек санала. Бүген УХБ карамагына колхоз өч йөз гектар җир һәм техника бирде. Берләшмәдә хәзер өч йөз илледән артык укучы эшли. Берләшмә советы — җитәкче орган. Аның составына өлкән класс укучыларыннан биш кыз һәм егет, ике укытучы, колхоз председателе һәм баш агрономы керә. Узган ел укучылар кырык мең сумлык эш башкарганнар. Бу сумма берләшмә членнарына, куйган хезмәтләренә карап, эш хакы рәвешендә бүленде. Тулай сумманың өч проценты берләшмәнең җәмәгать фондына кертелгән. Илшадия чыгышның план-тезисыннан канәгать иде. Шулай да искәреп алды. — Зәки Газизович, чыгышыгыз бик әйбәт, конкрет, фактлар һәм саннар кире каккысыз. Киләчәккә планнарның реальлеге дә бәхәссез. Тик нигә алган бүләкләребез турында бер сүз дә әйтмәскә булдыгыз? Аны барыбер сорарлар. Бүләк — хезмәтне бәяләү ич ул,—диде. — Өстәрбез алайса ..—Берләшмә җитәкчесе моны үзе дә белә, директорның «Лаф ормагыз, зинһар!» дип әйтүеннән генә шикләнгән иде —Өстәрбез, Илшадия Фәйзерахмановна Директор кабинетының бер почмагындагы журналлар өстәленә куелган телефон чыңлады. Илшадия ашыкмый гына барып, трубканы кулына алды Трубкадан көр тавыш ишетелде. — Мәктәпме? Исәнмесез! Илшадия Фәйзерахмановна, сезме? Сау- мысез, саумысез! Сәмәрханов иде әле. — Исәнмесез, Кави Салихович! — Ни эшләр бетерәсез? — Укучылар бүгеннән каникулда. Үзем РОНОга отчетлар тапшырып кайттым Унбишенә Казанга чакырулыбыз. Иптәш Газизов республика киңәшмәсендә чыгыш ясарга тиеш Шуны хәзерлибез — Бик әйбәт,—дип хуплады райкоч секретаре,—Минем нәкъ шул хакта шылтыратуым нде. Ярты сәгать элек кенә мәгариф министры ♦ шылтыратты. Хәлләрне сорашты, сезнен мәктәптәге эшләр белән кызык- х сынды Чыгышыгызда, Илшадия Фәйзерахмановна, колхоз идарәсе J һәм партоешмасы белән контактны тулы итеп күрсәтергә тырышсагыз | икән. Ялгызак батырлар булып күренергә тырышмасагыз. отышлы бу- 5 лыр диюем... ® — Әлбәттә, Кави Салихович. Без колхоз җитәкчелеге, партоешма - һәм коммунистлар булышлыгын авыз тутырып сөйләргә җыенабыз. £ — Шулай дөрес булачак. Юкса кире мисалларны да беләбез ич ® Колхоз кирәгенчә ярдәм итмәгәндә, эш майтаралмый калган произвол- . ство бригадалары үзебезнең районда ук булды Сездә положение бик күпләр кызыгырлык Инде сер итеп кенә сөенеч әйтим үзегезгә. Зәки “ Газизопичка да чишәргә мөмкин ул «сер»не ч — Ул үзе дә монда, Кави Салихович Бергәләшеп анын чыгышы те- * зисларын карадык. « — Шулаймы? Бик шәп Уртак сөенеч шул былтыргы хуҗалык елы * нәтиҗәләре буенча сезнең мәктәп берләшмәсе республикада беренче- « лекне алган һәм автомашина белән бүләкләнә Котлыйм’ q Илшадия кыз-кыркынча - — Ура! Ура’ — дип куйды — Рәхмәт, Кави Салихович ш — Пожалуйста. Ярый, хушыгыз! — Хушыгыз, Кави Салихович1 Бик рәхмәт, куандырдыгыз! Маннурованы «Ура!» дндертерлек ни булганын Газизов төшенми тора иде, Илшадия телефон яныннан кнлә-килзшкә аның беләкләреннән тотып, күзләренә карады һәм бәхетле елмайды Күзләрендә шатлык чаткылары биешә иде. — Беренче урынны алганбыз, Зәки Газизовнч! Беренче һәм һәм бүләге нәрсә дип беләсез? — Әйтә алмыйм, Илшадия Фәйзерахмановна. — - Шулай да? — Мәктәп радиоузелына җиһазлармы әллә? — Зурданрак кубыгыз! — Әйтә алмыйм. — Автомашина УАЗның йөк машинасы итеп эшләнгәне — «Ура!» кычкырырга да язык түгел икән шул. Шатмын, шатмын Сезне дә котлыйм. Илшадия Фәйзерахмановна! — Сезне дә.. Кабинет нурга чумгандай булды Мәктәп алды бакчасындагы бөреләрнең ачылуы һәм ямь-яшел яфраклары кинәт күзгә чалынды Күңелләрдә шатлык тантана итә нде Хезмәттән килгән шатлык һичнигә алыштыр! ысыз сөенче . — Тырышуыбыз юкка түгел, юкка булмады! Шунысы — барыннан да кыйбат Коллектив фидакарьлеге юкка түгел! Киләчәккә стимул да әле ул. Зәки Газизовнч, бүгенге сөенечле хәбәр Алар, мәктәптән чыккач, нкесе ике якка киттеләр Зәки Газизов — үз өенә. Илшадия — үз квартирына Кайтып жнтәрәк күзенә чалынып калды, мотоциклын пырылдатып. Харис китеп барды бугай Әйе. шул булырга тиеш. Пионервожатый Фирүзә белән сөйләшеп торгандыр, кү рәсең, Фирүзә мәктәпкә килә шикелле Исәнләштеләр Илшадия кыздан сорыйсы итте — Безнең Харис түгел идеме ул китеп баручы? — Әйе. Илшадия Фәйзерахмановна Харис. Ташбуадан кайтып барышы. Ашыгам, өйдә эшләр күп, ди. — Ташбуага ник бардым, ди сон? Бу сорауны бирүе бик урынлы түгел иде. Фирүзәнең жавап бирә алмавы бик мөмкин ич Ләкин Илшадиядә анлык кына мутлык бар шул: Фирүзә белән Харисның яхшы танышлар икәнен дә, сердәшләр сыман мөгамәләдә икәнен дә белеп тора. — Сорамадым шул. Илшадия Фәйзерахмановна,— диде кыз, бел- мимнең беләге авыртмый дигәннән чыгып.—Ул әйтмәде, мин сорамадым. йомышы-мазар булгандыр инде... Директор сукмакны турыдан ярып карамакчы булды. — Мария янына бардым, димәдеме? Фирүзә алдаша белми, һәрхәлдә үзен бишенче класстан алып укыткан педагогы каршында алдашырга базмады. Уңайсызланды, колакларына тикле кызарынып китте, башка чарасы юк иде, дөресен әйтте. — Әйе, Машаларга барган . — Әйтәм ич. Мәктәп тирәсеннән тиз-тиз төтен бөркеп ычкынуыннан ук сизеп торам мин аны Иртә ирәймәсен икән бу малайлар! Ике арада сүз шуның белән бетте. Фирүзә мәктәпкә юнәлде, Илшадия квартирына кереп китте Әле генә жанында балкыган салават күпере юкка чыкты Күкрәк читлегенә ябышып, ниндидер хафа мәчесе тырмаша башлады «Педагогика безгә тукый: балаларга өлкәннәр булып карарга мөмкинлек бирегез, яшүсмерләрдә өлкән кешеләрне күрергә тырышыгыз, моның өчен үзегез бала булып, үсмер булып карагыз. Бик азга гына булса да шулай итегез!» — ди. Беренче карашка килешергә мөмкин таләп шикелле бу,— дип уйланды Илшадия,—Икенче баксаң, менә шушы Хариска, унжидесен тутырганга ярты ел узган яшүсмергә, ничек әле өлкән кеше итеп карарга мөмкин. Ничек әле аны үзеннән ике-өч яшькә өлкән хатын хозурында күрмәк кирәк?» Илшадия белә: «Ташбуада яшәүче Мария, чуваш кызы. Фирүзәнең яшьтәше, белеше, моннан ике елдан артык элек Харис белән танышкан Чаңгы буенча район ярышларында. Танышканнар, аралашып киткәннәр. очрашкалап йөргәннәр Ташбуа урта мәктәбен тәмамлагач, Мария район азык комбинатына хисапчы булып урнашкан, әле дә шунда эшли. Унынчыны бетергәч үк, яшьлек жүләрлеге беләндер инде, бер электрикка кияүгә чыккан. Төзелеш оешмасының тулай торагыннан бүлмә биргәннәр Әмма ир дигәне озын-озак яшәүчеләрдән булып чыкмаган, Мария белән арасын өзгән дә, япа-ялгызы Магадан якларына китеп барган Уракны яшелли урган Мария бала кочаклап ялгызы калган. Элеккеге таныш-белешлекләре сүнеп-сүрелгәндә көннәрнең берендә Харис аны янә очрата, янә сөйләшеп китәләр. Шуннан бирле Харис әледәнәле Ташбуа юлында мотоцикл куа Кече улының бу кыланышын Илфат һич өнәми Әтисе авырып киткәч, аннары менә санаторийга да барасы булгач, егет иркенләп жибәр- ле. Әле аңа хатын-кыз тирәсендә сырпаланырга бик иртә, яшьлек дуамаллыгына бирелеп йөри. Мәктәпне тәмамлыйсы, аттестат аласы, армиягә барып кайтасы... Эшләр күп әле. Балалы хатынны алгысытып бер генә дә буталасы түгел дә соң, кана. Үз акылыңны кешегә бүлеп биреп буламыни? Сөйләшеп карамады түгел Илшадия энесе белән, бик сөйләште. Тиң кешеләр, яшьтәшләрчә күреп тә. өлкән туган булып та, педагог позициясенә басып та. Юк, житдигә алмый юньсез. Гел уен-көлкегә борып котылмакчы Мария янына сукмакны суытмаганын белсә, Илфат абыйсы тагын борчылачак инде. Теге вакытта сөйләшкәндә үк ул Хариска: «Син жил кай якка иссә, шул тарафка авышып йөрисең, улым. Төптәнрәк уйлап карау кирәк иде»,— дип рәнҗү катыш ризасызлык белдергән иде... Харис белән Марияның кабат очрашып, дуслык мөнәсәбәтләрен яңартып жибәрүләре кышын, каникул көннәрендә булды Харис район буенча чаңгы ярышларына ччлгән һәм өченче урынны яулаган иде. Кәефен начар дип булмас иде Чангыларын күтәреп. Культура йортыннан чыгып '’арганда (анда ярыш йомгакларына багышланган тантана булды), күземә күренәме дип тора. Мария үтеп бара Харис башта бу кызый юри сагалап тормадымы икән дип тә уйлаган иде. соныннан аң- ♦ лашылды, алай түгел икән Үз авыллары — Рунгага әнисен озатып кай- х тып килүе булып чыкты Сәлам дә сәлам, исәнмесез дә исәнмесез Ике- и өч минутта бәйләме белән яңалыклар сөйләшеп ташладылар, таныш- i белешләрне искә алдылар, ярышка да кагылып уздылар — Гөл-Төркемгә китешенме? — диде Мария, курчакныкы төсле * жете-зәнгәр күзләрен мөлдерәтеп Күзләре генә түгел, үзе дә курчак г сыман ул. Юк. алай раслау хак булмастыр Курчак матур, ләкин аңар- £ да суык матурлык Мария бнт бөтергәләнеп торган чибәр, жанлы. жи- | тез, йокыларыңны качырырдай сөйкзмле хатын - Авылга, Маша. * — Әйдә безгә, чәйләп чыгарсың “ — Рәхмәт, Машенька Юл кешесенең юлда булганы яхшы ° — Шикләнәсеңме? Өйдә берәү дә юк Бүлмәмдә үзем генә Вовка- < ны әни авылга алып китте — Ирең командировкадамы? м — Гомерлек командировкада ул v — Нәрсә? Үлдеме әллә’ — Харисның күзләре мангаена менгәндәй * булды Керфек какмый торды, Мариядан жавап көтте Мария язмышына күнгән тавыш белән жавап бирде * — Минем өчен үлде. — Аерылыштыгызмыни? Шулай килеп чыга Суд белән Законлы итеп Тол хатыннан курыкмаска да мөмкиндер. Харис, әйеме’ — Бик күңелсез килеп чыккан бит әле бу. Машенька.— Харис, яшь яшәгән кеше диярсең, яшь хатынга теләктәшлек итеп, шулай сөйләнде— Кушылып өлгермә, икең икс якка каерыл* Бала белән ялгызың нишләрсең икән инде? — Мин күрәсен кеше күрмәс. Харис Әтн-әни исәннәр әле. Тормышлары ярыйсы. Орчык кадәр бер малайны гына ничек тә үстерешерләр Башны ташка бәреп булмый инде Үзе егылган еламас, диләр ич — Анысы шулай шулаен да — Я. ярар, хәсрәт күленә чумарга жыенып торма әле. Минем чумып чыкканым да житәр Әйдә, кереп чыгасыңмы минем янга’ — Әйдә, дөнья бездән генә калмаган. Машенька* — диде Харис Чәй эчкәндә, Харис бер сорауга ачык кына жавап алмакчы булды — Ник аерылыштыгыз? Гаеп кайсыгызда? — Маңгайга бәреп шулай сорады — Син гаеплеме, иренме’ — Гаеп атта да тәртәдә дә булгандыр. Харнс Өзеп әйтүе авыр Аны гына гаепләсәм, аның өстенә генә юынтык су сипсәм, мин дөрес эшләмәгән булыр идем Аның мина кадәр яраткан кызы булган Мин фактта алар арасына кергән булып чыктым Җырдагыча, беренче мәхәббәт онытылмый икән Магаданга киткәндә шул кызга өйләнеп китте Нишләтәсең, йөрәк эше Харнс, чәен эчеп куеп, чәшкәсен ераграк этәрде дә кәефсез геиә: — һе! — дип куйды — Унсигез ел буе алимент түләр менә!... Мария уң кулы белән чебен куган сыман хәрәкәт ясап. Харис сүзенә каршы төште - Бер тиене дә кирәкми* Баланы үстерүгә катнашы булмасын Үлмәмен Ике жнрдә эшләрмен, өч жнрдә Төн йокламам, отпускыга чыкмам. әмма аңардан акча теләнмәм — Теләнү түгел, закон нигезендә... — Кирәге юк. Үзенә дә шулай дидем. Яшәр җирем бар. Күрәсең бит квартирны. Патша пулаты — Мария ике кулын җәеп, кечкенә бүлмәсенә күрсәтте. Бүлмә унике квадрат метрлы гына Әмма анда шул тикле җайлы. Якты. жылы. чиста Бөтен жире ялт иткән. Тәрәзәләрдә, диванда, өстәл өстендә һәм урындыкларда челтәр пәрдәләр һәм җәймәләр. Ишектән керү уңаена стенада роза гөле чигелгән тукыма рам эченә алып куелган. Түр якта, ике тәрәзә арасындагы стенада Мария белән иренең (элекке иренең) загста язылышкан көнне төшкән фотосурәте. Мария Харисның карашы шул фотога төшкәнне абайлагач, ни өчендер, ашыгып әйтте: — Алып куям мин аны. Кадерен жуйды инде ул фоторәсем — Тимә, тарихка калсын,— диде Харис. — Көлмә! — Маша кырыслык белән әйтте бу сүзне. Харис тол хатынны рәнҗеттем ахры дип ни әйткәненә үкенде. — Гафу ит, Машенька, мин көләргә уйламадым да. Тимә истәлек фотога диюем генә иде. Ярый, китим, я ачуланыша башларбыз тагын. Сыең өчен рәхмәт! — Килгәнең өчен сиңа рәхмәт, Харис. Килгәләп йөр, яме Миңа бик күңелсез икәнен кайчак нсеңә төшергәлә. Кайтканда Агачбашына керәсеңме? Фирүзәне очратсаң, сәлам әйт... Танышлыкны әнә шул рәвешле яңартканнар иде алар. Әлеге очрашудан соң Харис үзендә аңлатуы читен булган үзгәреш тойды. Аңарда Марияне кызгану, аңа теләктәшлек итү хисе баш калкытты. Яшьлеген дә сизми калган бу тол хатынга (сүзләре нинди—тол хатын!) әллә нинди изгелекләр эшлисе килә иде аның.. Крестьян өммәтеннән Кичә партия райкомыннан хәбәр иттеләр Чувашстанның Яльчик районындагы «Победа» колхозыннан — бу хуҗалык берничә елдан бирле «Интернационал» белән ярыша — кунаклар киләчәк. Кунаклар дигәнебез— быел урта мәктәпне тәмамлаучы яшьләр. Алар Гөл-Төркем- дәге хәлләр белән кызыксыналар Яшьләрнең колхозда төпләнеп калуларына аерата игътибар бирәчәкләр икән. Кәрим Вәлиев, районда гына түгел, республикада да алдынгы колхозның председателе, аларны кабул итәргә, хуҗалык тормышын сөйләргә, сорауларга җавап бирергә тиеш була дигән сүз. Идарәдә иртәнге ыгы-зыгь», кимеп калгач, Кәрим Хәлимович шул очрашуга хәзерләнү кирәген уйлап алды. Яшьләр авылдан ник китә? Төпләнеп калучыларны нәрсә тотып кала? Бу сорауларны аңа әледән-әле бирә торалар, һәркемне канәгатьләндерердәй мөлдерәмә тулы җавап бирүе ансат кына түгел, ләкин ул сорауларга җавап бар Бар! Гөл-Төркем, Казна, Каенлык авылларын берләштергән «Интернационал» колхозы Нишләп монда яшьләр күп? Машина төзү заводы, шикәр заводы, тимер юлга, азык промышленностена караган предприятиеләре, автохуҗалыгы булган район үзәге дә ун гына чакрымда Казан да, хәзерге заман транспорты йөреп торганда, якында гына. Ки- тәм дип җилкенүчегә ара ераклыгы да киртә түгел. Саннар өздереп сөйли колхозда эшләүчеләрнең уртача яше — утыз алты. Авыл җирендә пенсионер да кул кушырып утырмый. Моны да искә алып хисаплагач килеп чыккан сан ул — утыз алты Колхозчыларның өчтән берсе утыздан яшьрәк. Былтыр көзен армиядән кайткан унҗиде егет эшкә ябышып яталар. Бу колхозның да кытлык кичергән хәлсез заманнары бар иде Уңыш алу дигәндә, «уңыш» сүзен әйтергә тел күтәрелми иде. Чәчүлек орлыкны икеләтә кайтарып алу гына сарыф иткән хезмәтне, көч-куәтнс акламый, келәтләр тулмый иде. Техника җитмәде, авыл халкынын күңеле күтәрелмәде ул елларда. Шулай да Кәрим Вәлнев моннан ун ел элек колхозга җитәкчелекне кабул итеп алганда, күмәк хуҗалык шактый хәл җыйган иде инде. Ул * тиклесе ана кадәр председательлек иткән фронтовик авылдашының ты- = рышлык җимеше Шулай да Кәримгә, колхозны башлап төзешкән һәм беренче рейс булган Әхмәтҗан карт оныгына, шөгыль дә, мәшәкать тә, баш ватарлык хуҗалык табышмаклары да, әйле-шәйле генә йөргән i агайларның характер кроссвордлары да җитәрлек иде Кәримнең башта ® бер генә отышлы ягы бар иде. армия хезмәтеннән соң институт бете- £ pen кайткач, ГөлТөркем урта мәктәбендә директор булып эшләде ул. ш Шуңа күрә туган авылының да. күрше бригадаларның да халкын биш ® бармагы кебек белә Балалар —аның укучылары, өлкәннәр — ата аналар. һәр тумыш көнне аралашып яшәгән кешеләр Халыкны белү — җитәкченең көч чыганакларыннан берсе Инде менә дистә ел үткәч, колхоздашлары Кәрим Вәлиевнең берен- ч че егетлеге дип кирпеч заводы салдыруга «башы җһтүен» саныйлар у Алга китү шуннан башланды шикелле Хәзер колхоз елның елында < миллион кирпеч суга Гөл-Төркемдә генә дә. колхозның үзәк утарында. * соңгы ике бишьеллыкта йөздән артык яңа йорт авыл урамнарын бизәп « утыра башлады Заманча проект белән мәктәп, ясле-бакча, сәүдә үзә- е; ге салынды Өйләнешүчеләр яңа җиткергән өнгә күчәләр. «Баш җитү»- °- нең күзгә күренеп торган дәлилләре шундый Яшәр җае бар кешенең £ эшләр җае да була «Кай тарафка табан ялтыратырга икән?» дигән уй аңа кереп тә чыкмый. Тормыш итү, дөнья көтү хакында гәп куерса, «Интернацноналжы- кылар гапгадн генә итеп «Эшләгән кеше — бай кеше бездә»,—диләр Яшь җилкенчәк һәр егетнең «матае» барын әйтергә дә онытмый. Килсн- кнленчәк шөкер итеп туймыйлар, «Детсадка чират юк бит бездә, малайкаем!» -дип куаналар Механизаторлар «һәр бригада станында душ эшләп тора безнең, агай-эне!»—дип җибәрәләр Бәс, шулай булгач, күпме боргаласаң да, материаль тәэмин ителгәнлек мәсьәләнең кендеге булып чыга түгелме? Бөтен шарты килгән жылы, якты, иркен өйдә тамагың тук, өстең бөтен булып яшәү. Авыл кешеләрне шуның белән тотып торамы? Моңа җавап итеп Кәрим Вәлиев былтыр көзен комсомолның туган көненә багышлап үткәрелгән тантананы исенә төшерде Сәхнәдә көрәшче егет, төп кебек нык, мускуллары уйнап торган авылдаш Сәлмән Карцев Культура сараеның зур залын тутырган колхозчылар гөр килен кул чабалар, Сәлмәнгә «Бишьеллыкның яшь гвардиячесе» значогын тапшыралар Райкомның комсомол секретаре Равил Сафин уңган егетнең кулын кыса, аннары кочаклап ук ала Сәлмән шат, әмма бнк тыйнак, көчле кешеләргә хас тыйнаклыгын җуймый. елмаеп тик тора Сәлмән егерме бердә Армиядән хезмәт итеп кайткач, фидакарьлек күрсәтте. Хезмәте зур калада узды аның. Шунда яшәп-торып калырга бөтен мөмкинлеге бар иде Авылга ник кайткан днмсез? Ул бу сорауга үзе елмаеп кына җавап бирә — Гөл-Төркемнән кала бер җир дә тартмый мине, җәмәгать Монда безгә ышаналар, безгә таяналар Үзеңнең кирәклегеңне тою, үзеңә таянганнарын белү — ул инде, ул инде мәсьәләнең хәл кылынуы Колхозда культура тормышы кайнап тора Культура сараенда ике ансамбль эшли «Интернационал» үзешчәннәре — республика смотры лауреатлары Туган туфракка берегүнең серләреннән берсе, ихтимал. шул дадыр? Кичләрен кайда ничек уздырырга каңгырып йөрүчеләр юк монда Яшьләр, жае чыкканда, мактанып та алалар: — Җәйләрен безнең танцы мәйданында өчәр йөз кеше була. Күрше колхозлардан да киләләр! Шуларның һәммәсен бергә туплагач, яшьләрнең ата-баба туфрагында төпләнүләре хакындагы сорауга җавап табылды да төсле. Тик моны соңгы сүз дияргә ашыкмыйк әле, дип уйлый Кәрим Хәлимович.— Туган колхоздан аерылырга теләмәүнең тамырлары тирәнрәк. Кызларның һәм егетләрнең бик гадәти итеп кенә әледән-әле әйткән сүзләренә колак салу кирәк: «Монда бит барысы да үзебезнекеләр. Бөтенесе дә колхоздашлар!» «Үзебезнекеләр!» үтә тыгыз мәгънәле сүз бу Ул «үз» эченә мәктәп дусларын, әти әниләрне, олы һәм кече туганнарны, туган-тумачаны гына алып калмый, тирә-күршене дә, һәммә авылдашларны да сыйдыра. Шулай булгач, үзара бәйләнешләрнең бихисап бай һәм күпкырлы икәнлеге ачыклана Монысы инде кешенең туган авылына кан якынлыгын тоюы, «кан тартуы» Ул — гасырлар кичеп, ныгып, буыннан-буынга күчеп килгән хис, рухны җылытучы көч. Шәһәр җирендә уңганнарны телдә тибрәтеп: «Бу — хезмәтчел семья, уңган гаилә* диләр. Авылда масштаб киңрәк, монда ыруг колачы белән фикер йөртәләр, нәселеңне искә алалар. Яшьләрне мактаганда. — Нәселе шундый Нәселдәй килгән уңганнар! — диләр. Әйтик, Ман- нуровлар хакында кемнән генә сорама, әйтерләр: «Күкенекеләр бит алар. Нәсел-нәсәбе белән тырышлар, булдыклылар» дип бәяләрләр. Илфатларның күршесен, Габделхак Насыйровларны ал. Аларның нәселе хакында да гомереңдә яман сүз ишетмәссең. Габделхак — Илфат Маннуров яшьтәше, ә тракторга аңардан да алдарак, унөч яшендә, кырык өченче елны утырган кеше. Илфатның әнисе белән бергә эшли башлаган. Беркөнне генә сөйләп торды әле. — Көл дә, ела да, баш каткан чаклар бар иде,—ди.—Тракторга утырдым утыруын, эш майтара алмыйм гына бит! — Үзе шунда металл һәм ягулык белән эш итүдән тупасланып калган зур кулларына карый — Шунда Маһибәдәр апа бригадир янына китте,— Кабыза алмый тракторын, ди икән, соң бигрәк бала бит әле, жәлләмичә ничек утырттыгыз? Бригадирны да ияртеп килүенә мин инде тракторны кабыла;:, сөрә башлаган идем... Аның каравы хәзер инде Габделхак, малае әйтмешли, машинаның кай җире төзек түгелен тавышыннан белә. Атаның үзе турында сүз кузгалса да. улларын сөйләсәләр дә бер генә билгеләмә: «Насыйр бабаң нәселе шул!» Тормыш юлын сайлаганда, нәселең кемнең дәвамы булу бик мөһим икәнлеге бәхәссез. Әйбәт нәсел хезмәт сөю, уңганлык белән генә билгеләнми. Фидакарьлек янәшәсендә вөҗдан сафлыгы да бар Авыл халкы кешегә ярдәмле, ил-көн өчен тырышучы кешене олылый. Үз бакчаңда күпме генә казынма, маңгай тиреңне күпме генә агызма, ни тикле акча сукма, колхозда шәләй-вәләй йөрүең белән бүтәннәрне рәнҗетәсең икән, синең бәяң базарның кызуында да бер тиен. Шунысы да бар: уңган да син, булган да, үткен дә, зирәк тә. Укы- мышлылыгың да зур, әмма ата-анаңа аяулы түгелсең, мәрхәмәтең юк икән, авылдашларыңның синнән йөз чөерәсен белеп тор. Шуңа күрә дә ир-егетләр ерак-ераклардан авылда ялгыз калган әнкәләре янына кайтып төпләнәләр. Крестьян тормышының тамырлары җиргә тирән киткән, дип куйды Кәрим һәм урыныннан торды, фермаларны урап кайтырга исәпли иде. Ишек шакып, кабинетка Даниял Имамов керде. — Ярыймы, Кәрим абый? Кәрим көлемсерәп аллы — Кереп беткәч, ярыймы дип торган буласын Уз әйдә, ни эш майтарып йөрүен. Даниял? — Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, шәлем түгәрәк түгел, диләрме әле? Минем дә күнел түгәрәк түгел әле. Кәрим абый Ремонт дип. оя баса торган каз шикелле атна-ун көн буена мастерской белән гаражда ♦ кадакланып яттым Иртәгә бабай янына барып, хәл белешеп кайтыр- = мын дигән идем Рөхсәт итсәгез... g Кәри\» Даниялга үтәли күрергә теләгән сыман кадалып карады. х — Илфат абыйның эшләр шәп аның Өченче көн шалтыратты. Әй- 5 бәт дәваланам, ди Дарулары да килешә, массажы да шәп. дәвалау 3 гимнастикасы да файдага, ди. Спротсмен кебек тренировкалар ясыйм хәзер, ди Күбрәк кыймылдаган саен хәлем арулана бара, ди Рәмзия - апан янында Син барып йөрмәсәң дә ярый диюем... Даниял мутланырга булды. — Бөрлегәнем, бер дигәнем дигәндәй. Кәрим абый, бердәнбер ба- ♦ Гай бит инде ул минем. Җиләк кебек кыз үстереп биргән бабай Кияү а килеп хәл дә белешми дияргә мөмкин. Сау-сәламәт кеше, чыннан да. ° Васильевога барып кайтуны чутка сукмаска тиеш ич инде, Кәрим < абый ' « — Син Илфат абый янына бару хәйләсе белән берәр көнеңне анти- х грустинга багышламакчы буласын бит. егет — Кәрим ана янә төбәлеп о карады һәм беравык карашын алмый торды Даниял чыдамады башын < читкә борды — Шулаймы? * Даниял, бер дә кирәкмәскә, тотынып баскан артлы урындыкны сый- < паштыргалап, үпкәләгән кеше кыяфәтенә кереп. җавап бирде. л - Авыр сүзне яра диләр дөрләп янган йөрәккә дигәндәй, Кәрим абый, алай кыерсытмагыз әле, пожалысты Авыр с\з хәнжәр кебек, ярасы төзәлсә дә эзе кала Мин авыру кеше турында кайгыртып йөрим. сез фәлән дә фә мәтән Кәрим тел шомартканны яратмый Даниял исә, башны дәрвишлеккә салып, анын каршында әкият сөйләп гора, фәлсәфә сата — Син, егет, теш агартма, яме. Мин әйткәнмен икән, значит, уйлап әйткәнмен Туктат син антнгрустнн белән шөгыльләнүләреңне Әхмәт Хәйретдине язмышы синнән дә ерак йөрми ул. Трактор белән ферма сөзлермәсән, күпердән очарсын, бәла мен төрле, сәрхушле сагалап кына йөри. — Рөхсәтме сон инде? — Бар Иртүк китәсең. төнге поезд белән тут как тут Аңлашылдымы? Иртән жидегә паркка үзем барып тикшерермен, бел! Даниял рәхмәт әйтеп чыгып китте. Кәрим дә фермага китәргә тора ите, бусагада диярлек районның баш ветврачы белән очраштылар. Кунак килә, ә сез. Кәрим Хәлимович, каядыр китәргә ниятлисез,—диде баш белгеч Беразга гына тоткарлана күрегез, кинәшәсе нәрсәләр бар иде — Рәхим итегез Барыр җирем ерак түгел, фермаларга юл тотуым иле,— диде председатель. — Сөйләшик — Фермаларга бергәләп барырбыз.—диде баш врач Ниләр күрми ир-егеткәй белән ир башы Апрель ямьсез, шыксыз килде. Язгы көн ярты акыл дигәннәре растр. күрәсең Кояш, бер көн елмайса, нке-өч көнен болыт артына яшеренеп уздырды Халык явым төшемне карчы, яңгырмы дип атарга кыенсынып калгалады Җилсез көн булмады диярлек Төньяктан искән салкын җил тәмам үзәкләргә үтте «Чулпан» колхозы умартачысы Шәяхмәт абзый, бал кортлары белән мәшгуль башка осталар шикелле үк, чын язны көтеп җиткерә алмый изаланды. Аның карамагындагы бихисап җан иясенә ямьле көннәр аерата тансык иде Кышны имин чыккан корт семьялары язның соңгаруын, чыгымчылап килүен бер дә өнәмиләр, борчылалар, тынгысызланалар, хәлсезләнәләр, үләләр. Май ае кергәч, үк инде дә табигать миһербансызланмас, кары-суы- гы беткәндер, дип яхшыны-хәерлене өметләнеп, Шәяхмәт карт умарталарның барысын да бакчага чыгарды. Ике көн рәттән, вакытында ашау-эчүне дә онытып, алны-ялны белми тырыштылар. Бүгенгә эш аз калган иде. иртәнге мәлне генә бераз кыймылдадылар. Аннары ярдәмчесе авылга кайтып китте. Карт, мәктәптә укулар булмаудан файдаланып, умарталыкка ияреп килгән Илсурны чакырып алды (Илсур — Шәяхмәт кызының кызыннан туган бала, икенче буын оныгы), һәм алар бакчадагы өйгә керделәр Умартачы электр плитәсенә чәй куйды, өстәлгә бәйрәмдә пешкән ризыкларны тезде. Аннары, иркенләп бер тирән сулады да: «Яле, скрипкә-моңлыбикә, муртаймадың микән?» — дип сөйләнә-сөйләнә, чаттагы өстәлдән скрипкасы белән смычогын алды,—Муртаймагансың муртаюын, алай да картаясың, үзем кебек»,— диде. Илсур бабасының скрипка көйләвен, күз буучы циркач әкәмәтләрен караган төсле, онытылып күзәтте. Аннары скрипка моңына сокланып, бабасының җыерчыклар ермачлаган, жилдә-кояшта какланып бронза- ланган олпат йөзенә текәлеп утырды. Зәңгәрсу-шәмәхә тамырлары бүртеп чыккан сул кул бармакларының кылларын капшаштыргалап торуына, уң кулдагы смычокның бермәл бик салмак хәрәкәтләнүенә, ул да булмый ашыгып-ашкынып китүенә игътибар итте. Малай нинди көйләр башкарылганын белми иде, ләкин көйнең озыны, сузынкысы да, дәртле, кыскасы да аңа ошады. Күңелне әллә нишләтә иде скрипка моңы. Шәяхмәт карт, уйнап туктагач: — Менә бармакларны яздык бераз. «Гөлжамал»ы булды да, «Ком бураны» булды,—дип аңлатты. Көй исемнәре малайга зерә дә -әер тоелды, тик ул алар хакында сүз кузгатмады, бабасының җырлап та бирүен үтенде. Әнисенең: «Бабаң әйбәт җырлый безнең!» — дип кат- кат сөйләгәнен исенә төшергән иде ул. — Дәү бабай, бер сугыш җыры җырлап күрсәт әле, ә? — диде. — И-и и, балакаем!—Бабасы кытыршы зур кулы белән Илсурның башыннан сыйпады — Әниең менә синең кебек чакта, нкенче-өченче классларда укыганда, җырлый идем әле бераз. Аннан соң да утыз ел гомер үткән инде. Сиксәнне куып килгәндә, җырларга түгел, мырларга гына калды инде дәү бабаңа...—Шәяхмәт көрсенеп алды. Шулай да малайның гозерен илтифатсыз калдырмаска булды, берничә тапкыр тамак кыргалады да җыр башлады. Тавышы тәрәзә пыялаларын зыңгылда! ырлык к«чле түгел түгелен дә, колакны назлый торган моңы бар. Матур тавыш Җырлавы тыныч, сабыр, көчәнүсез: Чит илләрдә күп йөредек, Вакыт түгел микән кайтырга? йөргән жирнец курае юк, Күргәннәрне көчләп тартырга... Җырлап бетергәч, Шәяхмәт «Вот шулайрак, балакаем!» диде һәм оныгына күз кысып куйры. — Әйбәт җыр!—Илсур олыларча җитди итеп әйтте.— Тульке бу сугыш җыры түгел, дәү бабай. Иик алай дисең, балакаем? — Түгел. — Сугыш жыры булгач, дөбер-шатыр килеп торырга тиешме, синеңчә? Сугышта да бит, балакаем, танк, пушка, самолет та бомба гына түгел, кешеләр. Аларны һәр сәгать үлем сагалап йөри Яралану- имгәнү көтә Сугыш тынып калган минутларда солдат туган жирен, якыннарын уйлый, имин узган елларын сагынып искә ала Шул минутларда ул үзенең сагышын жырга куша, балакаем Мин гел шул жырны жырлый идем дигән жыр бу. Чын сугыш жыры Дәү бабасы Илсурны ышандыра алмады, сүзләре шул урында бүленеп калды, өйгә кемдер кереп килә иде. Ишек шакуга жавап итеп Шә- яхмәт карт — Ишек уйган, тәрәзә куйган, керә бирегез!—дип кычкырды Өйгә Кави Сәмәрханов килеп керде. Өстзнә—эчле плащ, аягына калын олтанлы ботинка кигән, башында эшләпә, һәрвакыттагыча галстуктан — Хәерле көн. Шәяхмәт абзый! — Кави Салихович картларча күрешергә итеп, агайга ике кулын да сузды. — Исәнмесез! — Аннары Илсурга сәлам бирде — Исәнме, зур үскән егет! — Исәнмесез! — диде Илсур ла һәм. борынын тартып, читкәрәк елышты Олылар янында бутала торган гадәте юк. — Ни хәлләрдә яшисез, Шәяхмәт абзый? Саулык әйбәтме3 — Егетләрчә. Кави энем Картлык белән генә беленми. Утырып алыгыз. Өстегезне салыгыз. Чәй өлгерә, тамак ялгарбыз — Рәхмәт, Шәяхмәт абзый Тамак тук минем Тоныксуда ашап чык тык. Берәр чынаяк чәйне кинәнеп эчәр идем — Хәзер була!. Чәй янында соңгарып керешкән язгы чәчүнең барышы, дым каплауны мөмкин кадәр тизрәк тоту зарурлыгы турында сөйләштеләр Райком секретареның сүзләреннән Шәяхмәт карт районда язгы кыр эшләренең әйбәт башланып китүен аңлады. Әнгәмә умартачылыкка да кагылмый кала алмый иде. Сәмәрханов сорашмаган очракта да Шәяхмәт абзый үз хәлләрен сөйләми жибәрмәс иде. Район башлыгы да. бакчага тикле килгән икән, бал жнтештерү белән кызыксынмый каламы?! — Ничек, Шәяхмәт абзый,— дип сорашты Кави.— варроатоз быел да жәфалар микән? — Бездә әллә ни кыйрата алмастыр. Кави энем. Кулдан килгәнен кыландым кебек. Галауный — вакытында Былтырлары аның зәхмәте ник көчле булды? Галим голәмә ул каһәр суккан талпан белән сугышырга әзер түгел иде Белеп тә тордылар торуын, күрше илләрдә вар роатоз бар. белә (Ә килергә мужгт II килде ДӘ Мине дә читтә калдырмады Ары йөгердем, бире йөгердем, варроатин файдалы, диделәр Биш ояны шуның белән эшкәртеп караган идем өч семья кырылды. Миндә генә түгел, бүтәннәрдә дә булды үлем Шунысы тагын нарро атин балны боза, балавызны Кайберәүләр талпанга каршы эшкәртү не көзен уздыралар Ну бит балны ни мул суырту вакытында, жәен үк. Талпаннар кортлар семьясында була' Көз жнткәндә алар кортларны эштән чыгарып өлгерәләр Мин ул каһәрләр белән августта ук якалаша башладым Бал алу беткәч үк. Соры корт үрчемен чистарттым, картоннарга вазелин сылап рамнар астына куйдым Төнәтксчкә имән, шомырт йомычкалары тутырдым Шуның төтененнән талпаннар вазелинлы аску ймага мәтәләләр дә яб.;щып калалар Картоннарны алып яндырдым — Бүтәннәргә дә өйрәтергә иде моны — Район гәзитснә яздылар. Кави энем — Күрми калганмын алэйса — Яздылар Бик баявай егет ктлгән иде, мин сөйләп тордым, ул язып барды Аннары, дөрес язганмынмы дип, укып күрсәтте. Шулай булды Ну, Кави энем, әйтми булмый, бал кортының иң зур дошманы без үзебез... — Ничек дидегез, Шәяхмәт абзый! Аңлап бетермәдем. — Бал кортына иң зур дошман үзебез, мәйтәм. — Нилектән алай дисез? — Күл кешенең уенда күбрәк бал алу гына. Азыкка дигән балны шикәр белән алмаштыралар. Кортка фәкать бал белән чыршын, ягъни бал икмәге, перга кирәк. Аларда, шикәрдән кала, аксым, витаминнар, ферментлар, минераллар, кислоталар бар. Кешегә нәрсә кирәксә, бал кортына да шулар кирәк... Кышлыкка мин азыкны мул, бик мул кал' дырам Икенче алымнан, иң бай дигән җәйге балдан. Үзләре җыйган хәзинәдән җитәрлек азыклары булса, талпан дигәнең дә ул чаклы шүрләрлек түгел Күз җитми бездә кортларга, күңел күзе, Кави энем. Күңелегезгә авыр ала күрмәгез берүк, безнең районда да пачуты юк бал , кортларының. — Килешергә туры килә, Шәяхмәт абзый. Моңача кул җитмәде. Балны һәммәбез дә ярата, умартачылыкны онытып җибәрәбез. — Шул-шул! — дип җанланып китте карт. Райком секретареның үз фикерләрен куәтләве күңеленә бик хуш килде.— Бал кортлары ул бит бал гына да түгел әле, иген уңышы, җиләк-җимеш, яшелчә уңышы да, Кави энем. Умарта корты йөрмәсә, карабодай белән көнбагыш та, җимеш куаклары да, дару үләннәре дә, чәчәкләр дә аталанмый калгач, уңыш бирәлми бит Тарих әллә нинди кыенга калган чакларны белә. Акыл сатуым түгел, укыганымны гына әйтәм, Австралиядән клевер алып кайткач, орлык ала алмыйча ни интеккәннәр. Клевер буйга үскән. матур итеп чәчәк аткан, орлык бирмәгән. Ник? Серкәләндерүче бөҗәкләр булмаган. Шөпшәләрне, бал кортларын чит илләрдән кайтарткач кына эш худка киткән... Ж,ае гына чыксын, бал кортларының тырышлыгы, игелеге, файдасы зурында Шәяхмәт абзый сәгать буе сөйләргә әзер. Бабасыннан, атасыннан килгән һөнәре бит аның умартачылык. Шуңа күрә, чәйләрне эчеп бетергәч тә, Кави Сәмәрханов китәргә ашыкмады, картның сөйләвең кызыксынып тыңлады. Ә бит шушы кешене каты кыерсыткан заманнар бар иде. Колхоз умартасыннан читләштерү генә түгел, күзен дә ачырмыйча кимсеткән еллар да булып алды. «Чулпан» умарталыгына аны нәкъ менә Сәмәрханов беренче секретарь булып сайлангач кайтарды. Шуңа да Кавига рәхмәте таудан зур Шәяхмәтнең, шуңа да серләре килешә аларның. Шуңа күрә дә умартачы карт сугыштан соңгы гомерендәге ике зур шатлыкның берсе итеп колхоз умарталыгында кабат эшли башлаган көнен саный. Икенче шатлыгы — Шәяхмәт Вәлиул- линга райвоенкомның сугышта катнашучы дигән таныклык биргән көне. Болар онытылмый... Сугыш башланганның икенче көнендә Вәлиуллин, «Чулпан» колхозының тракторчысы, аркасына юл капчыгын асып, призыв пунктына китте. Капка төбендә имчәк баласын күкрәгенә кыскан Гөлсеме елап калды Аның чабуына тагын өч сабый ябышкан иде. Бу китүдән Шәяхмәтнең алты ел аерылып торасын, ике мәртәбә авылга үлгән хәбәре киләсең, солдат башының тәмуг газаплары күрәсең берәү дә белми иде әле. Баштагы ике ел ярымын ул тырналмыйча да йөрде, йөк машинасы йөртте. Северскин-Донец буенда, Святогоровка янында, бөтен взводтан бер ялгызы исән калды Котырган ут астында штабка донесение илтергә кирәк булгач, санитарка: «Вәлиуллинны җибәрегез, аны пуля алмый»,—дип киңәш иткән иде. Белгород янында Шәяхмәт машинасына снаряд тиде. Автомобиль чыра кебек яна башлады, ә шоферны шартлау дулкыны юл кырыендагы ерымга алып ыргытты. Аңына килгәч, беленде: битенә кап кат кан, кулын снаряд кыйпылчыгы ярган, телогрейкасы тетелеп беткән, бүтәне — тәртиптә’ Дошман зонасыннан көч-хәл белән чыгып, үзе кебек частьларыннан аерылган солдатларны эзләп тапты бер ан дигәндә, үз частена барып кушылды Бу вакытта авылга анык үлеме турында хәбәр киткән иде инде. Сугыша-сугыша барып, Харьковны, Полтава. Краматорскны узды, ♦ Кременчуг тирәсендә Днепрны кичте, ә Ингулец елгасында әжәл чол- х танышында калгач, сугыш Шәяхмәт Вәлиуллинга яна исәп ачты Кот- “ очкыч исәп-хисап кенәгәсе. 1 Әсирлек Анда күргәннәрне искә төшерү дә газапның иң иң авыры. 5 Ярый әле, кеше хәтере жан сыйдыра алмаган дәһшәтләрне бер читкә 3 рәк этәреп торырга сәләтле. Ә хәтер яхшылыкның бөртеген дә читкә г тибәрми. Олы яшьләрдәге поляк хатыны. Әсирләр колоннасына көлдә jj- пешкән дүрт-биш бәрәңге ыргытканы өчен конвойный аның күкрәгенә g автомат приклады белән сукты, хатын егылып, карда аунап калды Норвегиядә үлем чәчеп торган чәнечкеле тимерчыбыклар һәм сак ма- ♦ наралары белән уратылган лагерьга килеп, жнрле халык шырпы тарт- = масы кадәр генә бутербродларны, пакетка салып, әсирләргә ташлый- ° лар иде. Кайберләре сак офицерыннан рөхсәт сорап кечерәя «Офицер < әфәнде, әсирләргә тәгам бирергә рөхсәт итсәгезсәнә?» Симергән унтер 5 хахылдап көл.» «Нигә ризык әрәм итәсез? Барыбер дөмегәселәр ич * алар!» Әйе, лагерь миналанган, үзләреннән үк кабер казытып куелган Q иде. Тере калдырмаячаклары көн кебек ачык Ә норвегияле карт китми, < ялына Ниһаять, фашист мыскыллы елмаеп рөхсәт бирә «Ташла ти- мерчыбык аша!» < Шуларны сөйләгәндә Шәяхмәт абзый күз яшьләрен тыя алмый һәм л ихлас күңеленнән чыккан сүзләрен әлелән-әле кабатлый - Чын коммунистлар иде ул Норвегия кешеләре! ди Үзләре карточкага яшиләр, ачлы-туклы Шуны авызларыннан өзеп безгә бирергә тырышалар... «Дине ят. теле ят рус әсирләренә, сәләмәгә төренгән, сөяк белән тиредән генә калган ярты үлекләргә мондый ярдәмне коммунист булмаган кешеләр күрсәтә алмый » Крестьян жанының гадилеге, эчкерсезлеге белән Шәяхмәт абзый шулай уйлый Шуңа иман китергән ул Нәфрәт һәм аяусызлык кешеләрне аера, ераклаштыра, дошманлаштыра, аның каравы изгелек кылу һәм теләктәшлек итү кешеләрне туганнарча якынайта Шуңа күрә дә могҗиза белән генә исән калган татар колхозчысы, ике кат үлеп терелгәнгә чутланган Шәяхмәтнсң йөрәге барлык жан ияләренә карата мәхәббәт белән тулы Шул сәбәпле бал кортларын да ул тасвирлавы читен булган бер ярату белән ярата \нык бер әйтеме бар «Бал кортлары кояшлы ыругдан» Кояш булма а. алар ояларыннан чыкмыйлар Кояш күрендеме — эшкә Кешенең кәеф- сафа корып, йоклап калып эшкә кичегүе мөмкин Бал кортында мондый тәртипсезлек юк. Әгәр кешеләр умарта кортлары кадәр тырышса лар. тездән байлык эчендә йөрер идек «Бал корты, ди тәжрнбәл? карт, сабый бала кебек әле ашыйсы килә аның, әле йокысы төшә, ул да түгел, ирек ачасы килә башлый. Шул шартларны булдырмадыңмы - авырый, үлә Күз унында тотсаң, бик яратсаң гына көчен кызганмый ул » Шундый нечкә күңелле кеше башына язмыш күсәк белән тондырсын әле. Сугыштан да читтә тормады бит. сугышты да, яраланды да Командирларыннан рәхмәтләр дә ишетте Әсирлек дигән гннаһ-шомлык аларның һәммәсенә тәре сызды да куйды «Вәлнуллинмы? Нинди фронтовик булсын ул! Сугыш беткәнне пленда көтеп яткан бәндә» днгән сүзләрне ишеткәндә, аныи йөрәк яра ын ачып тоз сипкән шикелле тоела нде Дуска тугеЛ. дошманыңа да анда утырырга язмасын Ул лагерь ларда бер гаепсез меңләгән кешеләр авып калды Шәяхмәт Вәлиуллин- ның кайтуы да тсгс дөньядан кайту белән бер иде. Аланда ни кыласың, ил авызын томаларга илле яулык кирәк, дигәннәр. Озгк еллар буена аны сугышта катнашкан дип искә дә алмадылар. Кем гаепле? Сугыш. Үзе күптән тарихка калды, әтере кешеләрнең йөрәген каезлый бирә. Менә нилектән военкомның таныклык тапшырган көне Шәяхмәт өчен иң зур бәйрәм! Димәк, җирдә гаделлек бар, һәм ул иртәме-соңмы барыбер тантана итә Шуның өчен илгә-көнгә рәхмәте чиксез Шәяхмәт Вәлиул- линның .. Атап әйтүле тагын бер'кешегә рәхмәте бар әле аның. Гөл-Төркем авылыннан Илфат Маннуровка. Сулаган сулышы кебек кирәксенгән эшенә — колхоз умартачылыгына кабат кайтару юлында башлап йөргән кеше шул. Илфат Маннуров барды беренче башлап райкомның беренче секретаре янына. Барды да әйтте: «Иптәш Сәмәрханов! Мин ерак туганымның хәле турысында килдем сезнең каршыгызга,— диде.—Булышыгыз аңа, район башлыгының кулыннан килмәс эш түгел бу. Шәяхмәт абзый йөзебезгә кызыллык китермәсенә изге ипи тотып ант итә алам Коммунист анты бирәм. Язмыш аны болай да күсәкләгән. Олыгайган көнендә буй-сынын турайтып бер яшәп калсын әле...» Шактый сөйләшеп-киңәшеп утыргач, умартачы карт Сәмәрхановны озата чыкты. Кави аңа язгы чәчүне төгәлләгәч, район умартачыларын киңәшмәгә җыячакларын әйтте, зур сөйләшү булырын, анда Шәяхмәт абзыйның да катнашуы кирәген искәртеп куйды. — Машинагызны бик ерак калдыргансыз лабаса, Кави энем! — Карт моңа уңайсызланып алды.— Койма буена хәтле дә килеп җитмәгәнсез. — Кортлар бензин исен яратмыйлар дигәнегезне онытканым юк әле, Шәяхмәт абзый. - Кави Салихович саубуллашырга кул сузды.— Кортларны борчыганнарын Шәяхмәт абзый өнәми... Хәсрәт хәсрәткә ошамый... Илфат белән Рәмзия Гөл-Төркемгә бәйрәм алдыннан кайттылар. Дәваланудан һәм ял итүдән бик канәгать иделәр, кәефләре әйбәт. Больннцадагыдан аермалы буларак, санаторийда дәвалау гимнастикасын алга сөрәләр. Го.мер-гомергә эшләп өйрәнгән кеше, аягына басарлык, хәрәкәт итәрлек рәте булуга, бер минут та тик тормасын икән. Үзенә кулай спорт җиһазлары янында рөхсәт ителгән вакытның соңгы минутына кадәр шөгыльләнсен икән. Илфат шуны тирән төшенде һәм үзен аямаска булды Арыса, арыды, алҗыса алҗыды, хәл җыйды да янә талчыкканчы шөгыльләнде. Кәефе күзгә күренеп яхшырды. Уң аяк көч туплады, дөрес баса башлады, төз атлады. Әлбәттә, ул тизрәк арый иде әле, ләкин монысына гаҗәпләнергә кирәкми инде. Өзлексез күнегүләр, даими массаж, ничәмә-ничә төрле дәвалау уң кулны да акрынлап «уятты». Санаторийга килгәндә, ул әйберне тота алмый, ә бер эләктерсә, ычкындыра алмый аптырата иде әле. Акрынлап бармакларга җан керде Моны сөенечле алга китеш дими, ни дисең?! Сабый бала һәр мөстәкыйль адымына шатланган шикелле, сырхау кеше дә савыгу юлындагы алга таба китүгә куана. Чөнки һәр карыш яңа өмет уята, күңелне үстерә, җанга якты өсти. Әле кайчан гына Илфат чалкан ятса — түшәмгә, борылып ятса стенага карау белән чикләнергә мәҗбүр иде. Караватка торып утырып; дөньяга үз биеклегеннән карау да бәхеткә әйләнгән иде. Башның чатнауларын әйтәсе дә түгел иде. Карават тирәли «сәяхәт» тә олы җиңү булып тоелуга да гаҗәпләнмәде ул. Хәзер инде кеше ярдәменнән башка чакрым ара үтә ала Наратлык эченә чумып утырган Васильево са- наториесенең сукмакларын аз таптамады ул. Саф һава, минутка-минут төгәл үтәлергә тиешлеге бәхәссез режим, заманча дәвалау чаралары, караучы персоналның искиткеч игътибарлы мөнәсәбәте — һәммәсе бергә туплангач, каты авыру алган көчне акрынлап кайтарырга булышты. Алган чакта сырхау дигән ләгънәт дәрт-дәрманны көрәп-каерып, умырып-ялмап ала, кире кайтканда сәламәтлек тамчылап кына җыела Алай да тамчылар тама гына торсын- Ф нар икән, туктамасыннар гына, алар башта күлдәвек хасил итәләр _ Рәмзиянең дә байтак еллар санаторийда, курортта, ял йортында “ булганы юк иде Килгән мәлгә ул эшсезлектән аптырады Казна эшенә | дә йөрмә, өй мәшәкате дә юк. аш-су да хәзерләмә, хәтта табак-савыт 5 та юма, көнне ничек үткәрмәк кирәк?! Таңны төнгә ялгап дөнья куарга J өйрәнгән зат баштарак утырыр арбасын табалмый аптырады. Әмма - мондый кысыр хәсрәттән тиз арынды Санаторийның китапханәсе бай, " ул укуга бирелде. Боргаланмый гына икърар иткәндә, производство- £ да чагында күп укый алмый иде ул Теләк юклыктан, китаптан бизгән * нән түгел Төп хезмәте дә мәшәкатьле, җәмәгать эшләре дә җитеп аш- ♦ кан, арый иде Китап алып яттымы, сихерләп куйганнар диярсең, кер- а фекләрне хет шырпы белән терәт, йокы килә дә төшә Саф һавада күп йөрделәр, ничә еллык хатирәләрне яңарттылар, ки < лер көннәрдә кыласы эшләрен сөйләштеләр Күңелләр якын булганда, t сөйләшер сүз чыгып кына тора икән' * Тагын бер файдалы эш майтарды Рәмзия Массажчы егетнең Ил- у фатка массаж ясаганын бер карап торды, ике карап торды да. өченче- < сендә сорады — Энем, мин дә азмы-күпме өйрәнә аламдыр бит бу һөнәргә? Өй- < рәтсәгезче,— диде. “ Массажчы егет бер дә иренмичә, түзем-чыдам булып. Рәмзия апасына барлык алымнарны кат кат күрсәтте Гөл-Төркемгә кайтыр алдын нан егет аңа үзенә генә массажларга рөхсәт бирде. Бу — имтихан алу сыман бер нәрсә иде Шул рәвешле, начармы яхшымы. Илфатка мае саж ясар кеше үз янында хәзер. Авыл җирендә гомер итүче өчен уен- муен гына түгел Апрельнең утызында, иртәнге якта, аларга Кәрим Вәлнев керде. Кырда, фермаларда, төзелеш мәйданында, ремонт мастерскоенда, амбарларда булырга туры килгәнлектән, һәрвакыт эш киеменнән йөрүче, гомумән, өс-башына әллә ни игътибар итәргә күнекмәгән председатель бүген энәдән-җептән генә чыккан куе зәңгәр төстәге костюм кигән, ак күлмәгенә, костюмына иш галстук таккан иде Аягындагы күпне күр гәп ботинкаларны ялык-йолык килеп торган туфлилар алыштырган Колхоз башлыгының өстендә плащның да янасы Башында велюр эшләпә Шартын җиткереп кырынгантаранган Күңеле күтәренке. Кәрим гадәттәгечә шау-гөр килеп күреште, кәефләрне белеште, аннары урындыкка җәелеп утырып, сүзенең төп өлешенә күчте Ул кырт кисеп, үтә конкрет гәпләшергә күнеккән, кул бармакларын берәм-бе рәм бөкли барып сөйләүчән — Беренчедән,— диде Кәрим бу юлы да. чәнти бармагын бөкләп.— радиодан колагы ызга кергәндер дип белам, бүген Культура сараенда Беренче Майга багышта игән тантаналы җыелыш Парлашып шунда киләсез. Җыенып торыгыз Шушы кичәдә сине котлау булачак Илфат абый Колхоздашларга Алтын Полдыз таккан килеш күрсәтеп тә бул ганы юк бит әле үзеңне Кыскача гына җавап сүзе әйтерсең, фикерләреңне чиратка тезә тор Икенчедән председательнең тагын бер бар магы бөкләнде Ул Рәмзиягә карады — Икенчедән, Рәмзия апа, мәйның унбишеннән без кием тегү мастерскоен ачып җибәрик инде, яме? Әлеге мәсьәләдә нрле-хатынлы уртак фикергә килеп куйганнар иде ахры, Рәмзия, уйный көлә җавап бирде — Эшләми торырга өйрәнеп җиткәч, бик ансат булмас та, Кәрим энем, колхоз җитәкчесе әйткәч, буйсынмый да ярамас,— диде.— Ярар, килештек.. Кәрим аны мактап ук җибәрде. — Менә рәхмәт. Рәмзия апа! Егет тә ханым инде үзегез! Инде килеп, өченчедән.— урта бармак бөкләп куелды,—мин хәзер райком бюросы утырышына китәм Өйлә авышмый кайтып булмас. Сез әзер торыгыз... Язгы кичтә колхозның Культура сарае электр балкышына чумган иде Шәһәр җирендәгечә. лампочкаларның аллы-гөллеләреннән озын чылбырлар сузганнар Бина түбәсендә зур кызыл йолдыз яна. Ул, мөгаен. Казанга да. Каенлыкка да күренә торгандыр. Аның янәшәсендәге флаг талгын җилдә салмак кына җилферди Флагка Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл чәчәклегеннән прожектор яктысы төшеп тора Почет тактасын да яңартканнар Культура сараеның зур биек тәрәзәләренә яңа шторлар эленгән, сәхнәгә кирпеч төсендәге хәтфәдән яңа пәрдә теккәннәр Сәхнәдәге озын өстәлгә чүлмәкле гөлләр тезгәннәр. Маннуровлар килеп җиткәндә халык байтак җыелган иде инде. Әле килә торалар Аръяк яшьләре гармун сайратып, җырлап чыгалар. Тантанага килүчеләргә текәлеп карасаң, биниһая зур чәчәк бәйләме күргәндәй буласың Шул тикле килешле, матур итеп киенгәннәр. Йөзләрендә елмаю, телләрендә тәбрик сүзләре. «Имин елларның бәхетле көннәре,—дип фикер йөртте Илфат, алгы рәтләрдә колхоз уңганнары өчен калдырылган урыннарга таба атлаганда — Кадерен белергә кирәк имин заманның! Күрсәнә яшьләрнең хозурлануын! Безнең үсмер чак белән чагыштырасы да түгел Яшьлек юлларында күп кенә хыялларыбыз хәрабә сыман өелеп калды шул Дөньялар тыныч булсын да бәхетләре гел генә түгәрәк торсын!» Маннуровларны партком секретаре, авыл Советы председателе һәм колхоз башлыгы каршы чыгып алды Фойега керүгә. Илфатларны механизаторлар әйләндереп алды Моңача күрешмәгәннәре аны илнең иң зур бүләге белән котлады, бәйрәм тәбриге дә әйтте. Рәмзия белән дә бик җылы күрештеләр Шартын китереп, бәйрәмчә киенгән, сизелер- сизелмәслек итеп кенә бизәнгән ханыма карап сокланып торалар Капкадан чыккач та аның күңелендә шушы абруйлы кеше янәшәсендә бару белән горурлану тойгысы канатлана башлаган иде. Шушы һавалырак хискә елышкан бүтән бер тоем да бар Хатирәне алмаштырган хатынга Гөл-Төркем кешеләре ничегрәк карарлар? Мәгәр андый сагаю бик тиз юкка чыкты, аны гүя язгы кичнең талгын җиле очырып алып китте Әнә бит нинди якын итеп, көләч йөз белән каршыладылар аларны! Әхмәт Хәйретдиненә генә бүтәннәрдән уздырырга маташу кытыгы тынгы бирмәде Ул. тешләрен агартып — Чәчләр чәчкә бәйләнгән булгач, безнең авыл туфрагы тәки тартып китерде бит үзеңне, Рәмзия, ә? — дип тел шомартты—Магниты көчле шул безнең Гөл Төркемнең! Син, давай, геройны стройга тизрәк бастыр инде — Тиздән басар. Хәйретдин Ул бит мәлҗерәп калганнардан түгел,—диде Рәмзия кырт кисеп Хәйретдин тагын ниләр болгатыр иде әле, Кәрим Вәлиев аңа шундый иттереп карады. Әхмәт Хәйретдине телен тешләгәндәй булды. Тантаналы җыелышны партком секретаре ачты Кәрим аңа сүз биргәч, секретарь пролетар бердәмлек бәйрәме турында кыска, әмма мәгънәле итеп доклад сөйләде Шуннан сүзне янә Кәрим Хәлимович алды — Хөрмәтле колхоздашлар! — Ул залның тәмам тынычлануын көтеп, озак тыныш ясады — Бәйрәм кичәсенә без колхозыбызның атаклы механизаторы Илфат Фәйзерахман улы Маннунэвны тәбэнгләргә днп тә җыелдык Билгеле булганча Кәрим Вәлиен бүгенге җыелыш түрендә утыручы Илфатка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелүен, анын тормыш юлыиын биредәге халыкка яхшы билгеле булуын әйтте, кырык елга якын вакыт эчендә }л башкарган эшләрне тасвирлады, анын килер көннәренә изге теләк- ♦ ләр теләде, якын арада кыр батырын янә тракторда, комбайн штурва- = лында күрербез дигән ышаныч белдерде. Председатель сүзләрен Культура сарае алкышларга күмде Аннары Илфатның хезмәттәшләре, эшкә анардан өйрәнгән яшь ме- £ ханизаторлар котлау сүзе әйтте Пионерлар тәбриге булды Геройга g мәктәп теплицасында үстерелгән чәчәк бәйләме бүләк иттеләр һәр х сүзне күңеленә сеңдереп утырган Илфат, үзенә чыгыш ясар вакыт җит £ кәйдә, дулкынланган һәм кәефенең кирегә китүен чамалый башлаган я. иде инде Шатлыклы, бәхетле сәгатьләр дә ярамаса ярамый бнт сәла ® мәтлеге кителгән кешегә Алай да Илфат ирлеген итте, сер бирмәде, ♦ трибунага тыныч узды Кул чабулар тынганны көтеп, ашыкмый гына a сөйләп китте ° — Кадерле колхоздашларым! Минем хакта бик күп яхшы сүз әйт- < тегез, зурладыгыз. Бик рәхмәт сезгә. Рәхмәтемнең иң зурысы — пар- £ тия һәм хөкүмәтебезгә! Эшләгән кешене олылый белә безнең мл Мин * нәрсә әйтә алам? Үземә бирелгән зур бүләкне, мактаулы исемне бары u гыз белән дә уртак саныйм. Ник дигәндә, минем хезмәттәге укышларым- < да коллективның да зур өлеше бар Саулык булса, ил алдында бурыч лы булып калмам, хәлемнән килгәннең һәммәсен эшләргә жик сызга- < нып торам. Инде озакламый эшкә ярармын днп ышанам Мин, үзегез беләсез, үгездән атка, аттан тракторга, комбайнга күчеп утырган кеше. Артыгына чама житмәде, әмма ләкин бүгенге һөнәремне бүтән бер һөнәргә дә алмаштырмас идем Ник дигәндә жавап ачык нгенче-механнзатор ашлык үстерә. Игенче — жир йөзендә иң борынгы, иң изге профессия кешесе. Дөнья аны, шатлык килсә дә. хәсрәт басса да, онытмый, чөнки, иптәшләр, ашлыкның һәр бөртеге алмаздан, алтыннан кыйммәтрәк. Прннскаларда самородок алтын табалар ә самородок ашлык булмый. Ул үзеннән үзе үсми Аны игенченең алтын куллары, сезнең белән безнең куллар үстерә Шуңа күрә ашлык икмәк тә нң югары пробалы алтыннан да кыйммәтлерәк булып китә. Икмәксез жнрдә тормыш юк, ризыксыз яшәп булмый Без беләбез, дөнья күләмендә алсак, бөтен кеше тук булсын өчен, чутсыз тир түгәргә кирәк әле Кешелекнең шактый өлеше ачтан интегә янсә ачлы туклы яши Без, совет кешеләре, интернационалистлар, моны да истән чыгара ал мыйбыз Иптәшләр, жнрдә яшәвебезнең юкка түгеллеген, без. игенчеләр. ризык муллыгы булдыру белән исбатларга тиешбез Рас игенче һөнәрен сайлаганбыз икән, без шуның өчен җаваплы Илфат залдагы авылдашлары белән күзгә күренмәс жепләр аша бәйләнгән, кешеләр аның фикерен ярты сүздән аңлыйлар иде Шунлыктан, ул сөйләп бетергәч, озаклап кул чаптылар Үзешчәннәр концертын карап утырганда. Илфат хәле китүен сизде һәм Рәмзиянең колагына гына пышылдап. «Кайтыйк әле булма».» кәеф чыгымчыларга жыена бугай»,— диде Хатыны үзе дә шул хакта уй лап, борсаланып утыра иде Күзләре генә сәхнәдә, уйлары Илфатта. «Бүтәннәргә комачауламый гына чыгыйкэ,— диде Тәэсирләр күпкә китте, күрәсең Илфатның кан басымы күтәрелгән, күңеле болгана, буыннарының куәте киткән иде. Кайткач Рәмзия ирен җайлап кына чишендерде, даруларын эчер де һәм урын җәеп яткырды, аннары аның караваты читенә килеп утырды — Өзлегеп китә күрмә тагын,— диде ул, кулын Илфатның маңгаена куеп — Бармый да булмый иде шул җыелышка да... — Хәлем зерә дә әйбәт иде бит әле...— Илфат Рәмзияне хафага салмаска тырыша иде. Хәтта елмаеп шаярткан да булды.—Син янымда булгач, Рәмзия, өзлегү юк инде ул... Чүп өстенә чүмәлә, иртән уянсалар, Харис кунарга кайтмаган булып чыкты — Иптәшләрендә бәйрәм каршылаганнардыр да, шунда йоклап калгандыр ул, Илфат.— Рәмзия ирен шулай тынычландырмак булды. Илфат «Алай түгел» дигән сыман баш чайкады. — Юк. Рәмзия — диде ул ятагыннан күтәрелгәч, пижамасын кия- кия — Иптәшләре янында булмас ул. Мотоциклын карап кер әле. Иренмә, я.ме. Чыгып кер. Мотоцикл гаражда юк иде. — Әйтәм ич.— Илфат, тәненә без кадалган шикелле, чыраен сытты. Аның кара тут йөзен сөрем басты. Күзләрен элпә каплады —Ташбуа- га сыпырткан малай актыгы... Ул Рәмзиягә хисапчы яшь хатын Мария турында сөйләде. Рәмзия мондый борчу булырын башына да китермәгән иде. Сәгать иртәнге уннар тирәсе булгандыр. Рафис белән Хафизны ияртеп, Зөбәйдә килде (бәйрәм көн аның ял көне дә булып чыккан, фермада сыерларны алмашып сава). Сабыйларын гөлчәчәктәй киендергән Зөбәйдә. Ничек өлгерәдер, балаларын һәрвакыт бик пөхтә йөртә. Нәниләр, килеп керүләре булды, бабаларына барып сарылдылар. «Тәти әби»ләреннән дә беренче күргәндәгечә ятсынмыйлар инде. Шоко- лад-конфетлар белән сыйлагач бигрәк тә. Кочакларга да ризалар, үбәргә дә. Зөбәйдәнең төп йортка килүенең максаты әтисе белән Рәмзия апасын бәйрәм чәенә үзләренә дәшү иде. Әтисенең хәле мөшкелләнеп тору аны да шиккә салды. Теле белән әйтмәсә дә, эченнән: «Рәтләнеп китә алмас микәнни әти?» дип уйлап алды. Илфат хатын-кызларны тәшвишкә төшермәскә теләп: — Барырбыз, кызым, барырбыз Кунакка бару — таш кисәргә бару түгел,— дигән булды —Хәмернең гайрәтлесен хәстәрләдеңме соң? Мин ни житте кызылмызыл белән генә маташмыйм бит хәзер... Әтисенең шаярырга теләвеннән Зөбәйдәгә күңеллерәк булып китте. Уен-көлке сөйләрлек булгач, хәле бик үк начардан түгел икән ич әле, дип фараз кылды — Чәе-мәе әзер, әти. Ирләргә дигәне дә, Рәмзия апа белән мина дигән сорты да Даниял Имамов йортында ансыз дөнья сансыз.— Зөбәйдә шулай дип елмайды, тик бу елмаю артында әллә ни яшеренергә дә уйламаган сагыш та бар иде. — Кияү ничәләрдә кайта? — Ул көндезге сменада. Җидедән калмам дип китте. — Бәйрәмне ничегрәк каршылады соң? — Зыянлы түгел. Иртүк эшкә барасы иде бит... Илфат кызының шыңшык холыклы булмавына шатланып бетә алмый Белә бит. төгәл белә: иртәгә чәчү чәчәсе булу гына түгел, военкоматка барырга дисәләр дә, туйганчы сыйланмый калмый Даниял. Ә Зөбәйдә, авызы тулы кара кан булса да, ата-анасын да борчымас, кеше алдында да төкермәс. Яклап кына тора ул Даниялын. Бәлки бик дөрес тә эшлидер. Очраган бер кешегә ирен яманлап, хурлап йөрсә, нәрсә отар нде? Бер нәрсә дә отмаячак. Дус бар, дошман бар, бер ише- се кешеләрнең тату яшәвенә хөсетләнә, андые синең өеңдә савыт-саба шылтыраганга куана гына. Ирләрне ир иткән дә хатын, аяк астына са лып таптаган да хатын, дип дөрес әйткәннәр... Әнә ич, Даниял турында сүз чыккач, Зөбәйдә әтисен ни рәвешле тынычландырмакчы — Ана шәләй-вәләй йөрергә ярамый да Әрсезләнә торгач, беренче урынга чыкты бит Быел басуда син дә булмагач Бүтәннәргә махы бирми ул. Әхмәт Хәйретдиненең теле авызына сыймый икән сыймавын да, Даниял ана «Эт өрә. бүре йөри, җиренә җиткереп эшләвем хак бул- ♦ сын»,—дип кенә карый «Теге елларда күке үзе правофланговый иде. - хәзер ул миссияне киявенә тапшырган», ди икән Хәйретдин Илфат өчен зур яңалык түгел бу Даниял эш дигәндә тауны жи s мерә. Сыйфатка һич кайчан зыян китермәс. Булсын дип эшли, чын 5 крестьянча Җирне ярата. Үз бәясен дә белә. Кемнеңдер эшенә бармак 8 төртеп күрсәтүен теләми, андыйга чыдый да алмый Былтыр да бер х бишкөнлектә күчмә вымпелны үзендә тотты Чүкердәшеп чәйләгән вакытта бусагада Харнс күренде Сау-сәламәт, © күңеле күтәренке, һич ни булмагандай кайтып керде, сәлам бирде, бәйрәм белән котлады Чәй янына чакыргач, юынып өстәл буена утырды. — Кийларда булдың инде син. улым? — Илфат әр-шелтәсез генә ч бик сабыр сорал куйды — Бәйрәмне ничек каршыладың? Кайда, кемнәр , белән? Харис, гадәтенчә, сүзне уен-көлкегә бормакчы иде дә. әтисенең йөзенә күз салгач, бу сөйләшүнең бер дә уен-муеи булмаячагын абайлап, < әдәпле генә җавап бирде.« — Башта Агачбашында, апаларда булдым Булат белән гәпләшеп < утырдык Яңа рәсемнәрен күрсәтте. Аннары... 10 Сүзгә Зөбәйдә кушылды — Аннары Ташбуага киттеңме? Харис аңа күзенең агы белән карады Эчә торган чәй йомрысын чит кәрәк этәрел куйды. Апасын бөтенләй санга сукмаска теләгән төсле — Үземә рапорт бирергә рөхсәт итсәгез икән, мадам Имамова Ман- нурова,—дип мыскыл төтене очырды — Әйе, Агачбашыннан Ташбуага киттем. — Шунда кунып та кайттыңмы? — Зөбәйдәнең җан эчкәресендәге ниндидер пружина ычкынып өлгергән нде, ул, кусаң да китмәс көзге чебен кебек, бәйләнә бнрде. Харис баяна тонда ук, ләкин тагын да ирониялерәк нтеп әйтте — Кунып кайтуның сүзлектәге мәгънәсе адәмнең йоклавын аңлата шикелле Мин керфеккә керфек тә ормый өстәл буенда утырып, таң аттырдым Иртәнге чәйдән соң менә сезнең хозурыгызга кайттым, ма дам Имамова,—диде. — Мотоциклыңны бикләп куясы бар. тыр-пыр җүләр сатып йөри алмас идең! — Синең сумнарыңа алынган мото түгел ул, хәләл көчне колхоз басуында түген алынган, мадам Көпчәкләрдә сезнең эшегез булмасын Илфатка улының орды бәрде сөйләшүе бөтенләй ошамады Башында «Кай арада бу тикле йөгәнсезләнергә җитеште соң әле бу малай5» дигән сорау туды. Шулай да тавыш куптарырга теләмәде, үз кәефенә начар булырын уйлый иде. Тагын тыныч кына әйтте — Каян таптың әле син, улым, ул «мадам» нарыңны? Туган апаң сиңа ниткән «мадам* булсын?! Кешечә генә сөйләш Харнс апасының тыгылуына үртәлә, балтыр нтен умырырдай бу лып ябышуы белән килешә алмый иде. — Ә ул ник прокурор булып утыра5 Мин имчәк баласымы әллә? ‘ Әнә Рафис белән Хафизга әмер бирсен, аларны тикшерсен' Зөбәйдә сирәк кыза, бу очрак шул сирәкләрнең берсе иде булса кирәк, ни уйлаганын туп-туры ярды да салды. — Синең ул хатын белән ник бәйләнгәнеңне белмиләр дисеңме әллә? һе! Син генә башлы, бүтәннәр көйгән кашлы, ә?! Чын мәхәббәт, чын яратумы? Тузга язмаганны! Хатыннар белән эш җиңелрәк дип... Сөйрәр әле ул сине сазлыкка!. Ачу ташының шартлап кызуына чыдый алмыйча. Зөбәйдә әтисе алдында фикерен артык шәрәләндерүен дә сизми калды. Хатасын төшенүгә, шып туктады һәм кискен хәрәкәтләнеп, өстәл яныннан торып ую китте. Илфат аның сүзләренә дикъкать итмәгән кыяфәттә калды. Хариска исә катгый таләбен куйды: «Улым, синең кайгың хатыннар тирәсендә чуалуда булмасын! Унынчыны яхшы бетерү турында уйларга кирәк. Аннары солдат хезмәтең көтә. Мине ике сөйләтмә!» — диде. Харис апасына нык ачулы иде. әрепләшүнең килешкән эш түгелен белә торып, тел тешләп калмаска җыенды — Апага да әйтер идең, әти, бөтенләй белмәгән кеше турында начар уйларга ярамыйдыр ич. Апа Машаны белми бит, гайбәт куертырга дигәндә, авызы көйләп куйган... — Җитте. Бәхәсләшмибез —Илфат бу хакта сүзне шунда өзде. Рәмзия ак та. кара да димәде. Дөньяның чәчәген дә, чәнечкесен дә күргән кеше буларак, ул Харисның яшьлек аумакайлыгы белән балалы хатын янында болгануын һич тә хуплый алмый иде, билгеле. Шулай да егет күңеленә шырпы булып кадалырлык сүз әйтүдән тыелды, сүзләрен Харисның дөрес аңламавыннан сакланды Туган әнисе түгел бит. Үгинең сүзе үзәккә үтә. үтне сыта, дигәннәр. Алны артны карабрак эш иткән хәерлерәк. Харис та бу хәлендә әтисен аз гына да борчырга ярамаганлыкны аңлый, дөньяда иң якын кешесе бит ул аның Өйдә булышырга, күз алдында булу кирәк. Ләкин, ни чаклы тырышмасын, бүген алай итә алмый. Машага биргән вәгъдәсе бар, кичкә әйләнеп кнләм диде. Берәү дә теленнән тартып, көчләп әйттермәде, үзе сүз куйды. Таш яуса да бармый калырга ярамый иде. һәм ул кояш баер алдыннан мотоциклының стартер педаленә басты, рульне Ташбуа тарафына борды Маша аны тагын хәзерләнеп көткән иде. Бәйрәмне дәвам иттеләр. Спорт белән шөгыльләнеп, режим сакларга күнеккән егеткә шәрабның бер-ике рюмкасы да тәэсир итми калмады. Аның бәйнә-бәйнә итеп барысын Машага сөйлисе килә, әмма кесәне әйләндереп кагудан да сагая иде. Маша: «Әй, балакай! Әтиең каршында калтырап торасыңмы? Апаңнан котың алындымы? Шулай икән, буталма әле минем аяк астында, авызыңнан сабый сарысы китмәгән килеш! Дүрт ягың кыйбла!» — дип җибәрсә, асылын да үл, әкәмәт. Харис өйдә булган сөйләшүне Машага чишмәскә карар кылды. Маша барыбер сизенде. — Битәрләделәрме үзеңне? Коры себерке белән мунча чабындырдылармы? — дип сорамый калмады — Булды бераз. Өйдә кунмаган өчен почет грамотасы бирсеннәрме әллә? — Шушы җавап белән котылуны Харис иң кулай вариантка санады. Барысы әйтелде дә, бер нәрсә дә әйтелмәде дә Мескенләнеп, кыерсытылган бәндә булып, фаҗига ясап утырасы калмады Җанына дулкын булып бәреп кергән җиңеллек теленә дә күчте Мария ни әйтер диюе булдымы икән: — Өйләнешик кенәме соң әллә, Машенька? Гайбәте дә тынар иде,— диде. Шул ук мизгелдә куркып та калды Нәрсә дияр бу чибәр хатын?! Маша колбаса кадап авызына китергән чәнечкесен кире куйды. — Син нәрсә, егеткәй? Йөз грамм винодан төш күрә башладыңмы әллә? — дип гаҗәпсенде. Ачуланмый иде ул болай, сүзе генә төрткеле килеп чыкты. — Ник? Дөньяда юк эшмени? Яратканымны беләсең...— Машаның кире жавап бирәсен чамалагач, остарырга була иде инде — Үзең дә яратасыңдыр ич Мария уен-көлкене читкә куеп, житди сөйләшүне кирәк тапты. — Дөньяда һәр эшнең үз вакыты бар Яратам дип элмәккә керүчеләр минем кебек төп башына утырып калалар икән бит Укуыңны ♦ бетер, армиядә булып кайт шуннан соң сөйләшербез Ул чагында да х бер тормоз булачак әле — Анысы нәрсә тагын’ — Мин синнән өч яшькә өлкән. Харис. 5 — Ерунда! £ — Син моның ерунда түгеллеген соңрак аңлаячаксың әле. - Ма ша! - Харис үрсәләнеп чыкты — Юкны сөйләмә Мондый гы- ; на яшь аермасы безгә барьер була алмый Шунысы гына, мин армия- | дән кайтканчы син яңадан кияүгә чыгасын инде. Мария көлү аралаш ямансулап куйды ♦ — Чыкканына үкенеп бетә алмаганны күреп торасың... « Тиз генә әйләнеп кайтырга ниятләгән иде Харис. Барып чыкмады ° Ул ГөлТөркемгә кайтып кергәндә, төн уртасы жнткән иде инде Өй- < ләренә якынлашкач, мотоциклын сүндерде дә жнтәкләп алып китте * Йортка мотор шаулатып керәсе килми иде. Гаражны да булдыра алган- « ча тыныч кына ачты, андагы лампочканы да кабызып тормады Машина- у сын урынына куйды да. гараж ишеген йозаклап, болдырга килеп утыр- < ды. Үткән төнне дә йокламый кичеп, янә дә төн уртасын жнткезү аны £ тәмам талчыктырган иде Башы мендәргә тисә, шундук изрәп йокыга < талыр төсле тоелды аңа “ Чолан ишеген сак кына шакыды Ишетмәделәр б>гай. Беравык көткәч кабат шакып карады Дөбердәтергә кыймый иде. Әтисе йоклап киткән булса, уятырга ярамый бит инде, йокысын бүлдерсәң, күзен түшәмгә текәп тик ятачак Рәтле-чутлы йоклый алмадымы, көне буе ыңгыр-шыңгыр йөрисен көт тә тор. Нервылары ял итмәгән кешедә нинди кәеф булсын! Ишекне Рәмзия апасы ачты. Алар Зөбәйдәләрдән кайтып, моннан сәгать ярым чамасы элек йокларга ятканнар иде. Әтисе уянмады ахры Берүк шулай гына була күрсен • Әтиеңнең кәефе әйбәт түгел,— диде Рәмзия апасы — Иртүк районнан врач чакыртырбыз Харис Рәмзия янында да озак тормаска, тоткарланмаска тырышты, бүлмәсенә кереп китте «Ярамый! Вино исен сизәчәк Сизсәләр, икесе бергә тагын да яманрак борчыла башлаячаклар> Урын салын яткач, мә сиңа, йокы алмый аптыратты. Йөзгә кадәр санап карады Харис, барып чыкмады Меңгә тикле санап бакты, юкка гына булды, күзләре шардай ачык иде Күңелгә берсеннән берсе шөкәтсез уйлар килә, тузга язмаган фикерләр калкып чыга, барысы бергә буталышып бетә Койрык чәнчеп чапкан кырыкмыш тай сыман йөрим бит дип, үзен гаепләде ул. ниһаять Ә зәңгәр күзле, озын керфекле, алтын чәчле Машенька күз алдыннан китмәде Кырга тартыла күңел Юеш-елак елдан гаҗиз булган көннәр тәэсире тоныкланырга да өлгермәде, кайнар җилләр сиксән беренче елга коточкыч корылык китерде Апрель азагыннан алып йөз көн буе бер тамчы да яңгыр төшмәсен әле! Табигать мең гугыу йөз егерме беренче елдагы афәттәй дә I уздырып җибәрде Игенче май яңгырларына өметләнгән иде, алданды. Июньдә явым булмый калмас, сабан туе көнне яңгырсыз ел бик сирәк ул, дип тә ялгышты. Июль дә яндыргыч сулыш кына өрде. Август башы да. Язы, җәй башы алай ук котны алмаган иде. Матур көннәре истә Сиксәненченең көзеннән калган дым кодрәт биреп торгандыр, бермәл халык уфтанмый гына йөрде. Сандугачы да сайрап торды, күкесе дә кычкырды. Тирә-юнь туйга киенгән кәләш иде. Шау чәчәк диңгезе күз камаштырырлык булды. Яшеллек хакимлек итте. Игеннәр кояшка үрелде, куе кучкылланып үсеп китәргә дәртләнделәр. Аннары китте! Көйдерепме көйдерә! Эсселек шул дәрәҗәгә җитә, сулар һава калмый, тын кысыла, елга ярындагы комга күкәй күмсәң, күкәй пешә. Яфракка яфрак орынса да, очкын чәчрәп, янгын чыгар төсле. Чишмәләр кибә, Зөя күзгә күренеп саега... Быел сабан туен да яңгыр куып таратмады. Моңа берәү дә рәнҗемәячәк, чиләкләп орса да мәйдан уртасында басып торачаклар иде югыйсә. Сабан туй дигәннән, Илфат бәйрәмгә Женяны бик көткән иде, кай- талмады. Хат язып җибәргән. «Студентка кызым кияүгә чыга. Ике якта да туйлап йөргән чагыбыз. Хәзерге заман туйларын син беләсең инде, Илфат, зурдан кубабыз бит. Безнең парлашкан чаклар түгел... Гөл- Төркемгә уңыш бәйрәменә кайтабыз»,— дигәк. Насыйп булса диген, Евгений Иванович! Булыр микән быел уңыш бәйрәмнәре? Бу — бердән. Тагын килеп, берәр мәшәкать килеп чыкмасмы тагын? Тормыш безнең өчен расписаниене бер дә иренмичә үзе төзи. Бик үзсүзле диспетчер шул Тормыш дигәнең! Әмере катгый, боерыгы — закон. Хәбиб абзый Гайсиннан да хат килде. Аның хаты туй шатлыклары белән түгел, янә саулыгы китү хәбәре белән тулы. Тагын больницага яткан. Яше дә байтак шул инде. Хәер, чынбарлыкка, тормыш диалектикасына аек карарлык акылы да, батырлыгы да бар аның. «Минем яшьтә зур прогресс көтү—иллюзия корып юану булыр иде», дигән... Илфат тирән, тәмле йокы белән йоклады да, иртәнге өч булгач ук торды. Кояш та чыкмаган иде әле, әмма аның нур-чапкыннары офыктан сәлам бирәләр иде инде. Көн туар яктагы сыек кына кысыр болытлар алсуга манылды. Алар талгын җилдә теләр-теләмәс кенә кузгалган вак дулкынлы су өстен хәтерләтәләр. Кызыл су өсте... Бу чагыштыру үзе үк дәһшәтле икән, әй! Юк, юк! Алай булмасын әле! Яна көннең безгә алсу чәчәк бәйләме сузуы дип юрыйк. Рәмзия бик тәмләп йоклый әле. Ул да көнозын эштә. Тәҗрибәле тегүчесе берәү генә. Өйрәнчек кызлар белән әвәрә килә. Илфат бүген Ташбуа станциясенә барачак. Варис та шуңа атап Казаннан кайтты. «Колос» комбайны көтә аларны тимер юл станциясендә. Варис белән Харис эшлисе машина. Аңа кадәр механизаторлар җыелышында утырмакчы. Колхозның машина дворында. Ә хәзер ул санаторий методистлары өйрәткәнчә иртәнге гимнастикасын ясады, верандага Харис көйләп биргән «Штурвал»ны әйләндерде, бер башын стенадагы ыргакка эләктереп куйган ике генә пружиналы эспандрны уң кулы белән үзенә тарткалады, бер килограммлы гантель- ны учына кысып, хәрәкәтләр ясады. һәр көнне берничә мәртәбә кабатлый ул мондый күнегүләрне. Ялгызы гына да, Рәмзия булыЛлыгы белән дә җилкә мускулларына, беләккә, кул чугына һәм бармакларга тынгы бирми. Тоеп тора: хәрәкәттә —бәрәкәт! Иртәнге аштан соң алар өйдән бергә чыктылар. Соң кайтып яткан Варис белән Харисны да уятып киттеләр. Рәмзия мастерскойга юнәлде. Илфат машина паркына атлады. Кояш иртүк гайрәтләнергә исәпләсә дә. сулар һава бар иде әле Куак яфраклары да. әнә, төнге салкынчада хәл алганнар һәм әле көчәергә өлгермәгән жилдә леперлепер серләшәләр. Койма байларындагы үләннәр дә кыяк турайтканнар, төн аларга да сихәт китергән. Авыл чите Машиналар паркы. Баганаларын кирпечтән өеп, тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган зур мәйдан. Тракторлар, комбайн- ♦ нар өчен биек әвеслекләр Тагылма машиналар рәте Анда — сабан-- нар. чәчкечләр, дискалы тырмалар, лущильниклар Автомашиналар 3 өчен гаражлар Складлар. Моннан ике ел элек кенә төзелгән зур ре- £ монт мастерское Авыл ягындагы кушкапкадан кергәч, ун кулда түбәсе 5 шифер белән ябылган ике катлы кирпеч бина Икенче этажда баш нн- £ женер кабинеты, механик һәм диспетчерлык бүлмәләре Анда рация х эшләп тора Аста кызыл почмак һәм ашханә Кызыл почмакны агитатор- S лар тырышып бизәгәннәр Монда лозунглар да. плакатлар да жнтәр- х лек, иминлек техникасын төгәл сакларга өндәгән плакатларны аслы- ® өсле ябыштырганнар Түрдә сул почмакта телевизор, аның янәшәсендә ♦ радиоалгыч Стеналар буена артлы урындыклар тезелгән Иркен бүл- а мәнең уртасындагы яшел постау ябулы озын өстәлгә техника һәм меха- ° низания буенча брошюралар куйганнар Түрнең уң почмагындагы < шкафта китаплар... х Илфат бу лворның (ул әле дә булса аны й. Комбайн мәсьәләсендә дә шулай бул- о ды. Гөл-Төркем белән телефоннан сөйләштеләр, табигый кабул иттеләр. х — Алданрак та кузгалган булыр иде бу тема... Варис олыларның j үзенә игътибарлы карашын сизеп, ышанычлырак сөйләп китте.— Ва- | кыты андый булмады, килешмәс кебек санадык Инде әти савыгып ба- g ра. аякка басты, сафка басасына да шик юк Шуңа күрә бүген кузга- j туым... Ни әйтерсез? £ Илфат сул кул бармаклары белән яңакларын сыпыргалап алды, уң 5 кул беләген сыйпап төште, аннары бик тыныч кына — Монда ике сүзнең булуы мөмкин түгел, улым,—диде —Өйләне- ® шерсез, туй итәрсез Безнең эш бәхет теләү, тигез мәхәббәт теләү * Иртә дип әйтер урын юк. Дөрес, бер ел укыйсың бар әле Турысын в әйтим, анысы да өркетми Армиядә булып кайтасың бар, бу инде башка о коймак, Варис Миләүшәнең көтәренә, әйлешәйле булмасына ышана- * сыңдыр, дип уйлыйк. £ — Ышанам, әти. Үземә ышанган кебек ышанам. — Шулай булганда гына гомерлеккә дип кул бирешергә ярый Соравым шуңа: яшьлектә аерым яшәү бик четреклс хәл ул. Варис. < Миләүшә, белгәнем кадәренчә, итагатьле, олыларга ихтирамлы бала н күренә. Парлашкач та шулай булса, үзе дә хөрмәт татыр, безнең кү- < ңел дә тыныч булыр. * — - Миләүшә белән синнән генә калган эш түгел, Варис,— дип Илфат сүзен җөпләде Рәмзия дә.— Тигез гомер итәргә насыйп булсын Теләкнең иң олысы шул. Тигез мәхәббәт белән Бер-берегезне санга сугып, киңәшеп, бер-берегезнең акылын тотып Бер жан булып яшәр гә дигәнем Мәсьәләнең үзәге хәл кылынгач, гадәттәгечә, кайчан, ничегрәк дигән сораулар баш калкыта һәм алар бөтен бер чылбыр булып тезеләләр. Әлеге сөйләшүдә дә шулай булды — Миләүшәнең эшкә Казанда калуын хәл итәр өчен, никахлашуны ашыктырырга кирәгәчәк.— Варисның эшне кызу тоту ягында икәнлеге аңлашылды — Өйләнү—түгел сөйләнү дигәнме Тукай бабагыз? Аның артында туй дигән зур эш бар Аңа хәстәр особый кирәк Гамил ниләр планлаштыра икән? Әтисенең бу соравына каршы Варис ачык жавап бирде: — Мәсьәлә принципта хәл ителгәч, һәммәсен уртага салып сөйләшергә Гамил абый үзе Гөл Төркемгә кайтачак Ул миңа конкрет әйтте ♦ Иң беренче чиратта Илфатның рөхсәтен аласыз. Шуннан соң калган мәсьәләләр хәл кылыныр Мнн синең Миләүшәне соравыңа риза», - диде Зәйтүнә апа белән алар уртак фикердә — Шулайдыр. Кыз биргәндә ансыз булмый да инде — Илфат мәзәк кенә әйтеп куйды Кыз биргәндә талашып, икесе ике фикердә булган ир белән хатынны күз алдына китерә алмый иде бугай Без дә уртак фикердә Рәмзия апаң белән Безнең дә ризабәхнллекне ишеттең Хәерле сәгатьтә! Кайтсын Гамил, зыянга булмас Алай да бер нәрсәне алдан ук кырт кисеп әйтеп куям: туйны ике якта да итәргә уйлаган очракта анда инде сезнең дусларыгыз, курсташларыгыз бар Шулай уйлаган очракта да төп туй менә шушы йортта, син туган нигездә булачак Гамилгә ап-ачык шуны ирештер Маннуровлар килен төшерә Варне әбисе-бабасы хозурына йортка керми, атасы йортына хатын алып кайта. Аңлашыламы? Ачыкмы мәсьәлә? Варис көлеп җибәрде — Хәзер инде, әткәй, «йортка керү» дигән төшенчә искергән Бигрәк тә шәһәр җирендә — Минем өчен искергәне юк әле аның... — Кайсы якта яшәр җай бар, яшьләр шунда тора. — Кемгә ничектер, белмим Кеше эшенә тыгыласым юк. Бездә мин әйткәнчә булыр, яме Өйләнешкәч тә, фатирга чыгасыз. Беренче мәлдән үк үз көнегезне үзегез күрә башлыйсыз. Без кулдан килгәнен булышырбыз. Аңлашыламы? Варис уйлана калды. Сүз өзелмәсен өчен генә: — Аңлашыла, нәрсәсе аңлашылмасын?!—диде. Тагын уйланды. Бераздан терәлеп калуының сәбәбе аңлашылды. — Миләүшә бездә яшәрбез диебрәк тора иде... — Бик иртә хәл иткән түгелме соң? — Зәйтүнә апа да шул фикердә. — Гамил Зәйтүнә апаң сүзеннән чыкмый инде, әйеме? Полковник— өйдә санитар, Зәйтүнә апаң—комиссар Шулайракмы?—Илфат күңелсез итеп, үзен ирексезләп елмайды. — Алар бик килешеп яшиләр.— Варис әтисенең энәле сүзләрен ошатмавын сиздерде. — Ирләр йорт башы икәнлекләрен оныткан семьяда, вообще-то, тып-тын була Ишетелсә дә хатыннар тавышы гына ишетелә. Ә аерым сиңа минем әйтер сүзем шул. өйләнешүегезнең беренче көненнән үк аерым яши башлагыз Еллар узгач, аягыңа сыер баскач, бу киңәш өчен миңа рәхмәт укырсың Җылы почмакка мохтаҗ йөргән шикелле калырга син ятимнәр йортыннан сөрелгән малай түгел. — Баштарак. — Юк!— Илфат чабып өзгәндәй кычкырып куйды. Тавышы үзенә дә ят тоелды ахры, җайсызланып, тынычрак сөйләүгә күчте.— Курыкма син икегез генә яшәүдән Яшьләргә аулак тансык була ул. Миләүшәң дә эшкә өйрәнер, Зәйтүнә апаң әзерләп китергәнне көтеп утырмас, үзең дә җитезрәк булырсың; күбрәк булышырсың. Гамиллар да, без дә менә, кунакка барырбыз Сез дә аларга кунак булып килерсез, монда кайтырсыз. кендек каның тамган нигезгә Шундый нигезең барын онытма беркайчан да. Ерактагы кояш җылы була, аерым тору сагынышып йөрешергә бик әйбәт. Варис тагын бер яктан килеп карады. — Мин армиягә киткәч, Миләүшә барыбер әти-әниләренә кайтып торачак бит инде, әткәй. Илфат бу кадәренә һич каршы түгел иде. — Анысы инде, улым, бүтән җыр, бүтән такмаза. Син югында әти-әнисе янында була икән, анысына кул куярга кирәк. — Да-а-а,— дип сузды Варис —Тагын БМО сессиясе җыясы була икән әле. — Нишләп? — Синең позицияләрне аңлату өчен, әткәй. — Анысы да кулыңнан килмәсә, Варис улым, бүгенге сүзне башларга да кирәкми иде. Күрәм, өйләнмәс борын тышаулангансың әле. Үз-үзеңне тышаулагансың... Зал якта тынлык урнашты, һәркем үз уена баткан иде. Илфат, артыгын да уйлап алды бугай, хафалана башлады. «Ни дип әле бу малай шул хәтле гипнозланган? Өйләнмәс борын, бала-чагага буялмас борын, булачак хатынының күләгәсеннән үк өркергә тора. Зәйтүнә апасы да женский родтагы аллага әйләнә язган. Әллә соң эшләре, кирәкмәгән бормалар ясап, тирәнгә киткәнме боларның? Шуңа койрыгы бозга каткан килеш үрсәләнәме бу малай? Тормышны ул рәвешле башласа, толк чыкмасын бел ла тор. Укасы коелган, энҗесе сибелгән булып чыга андый тормышны» Юк ла, юк! Варис андый егетмени сон инде! Үз баламны үзем белмәскә. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл, диләрме? Мин авыру булганга күрә тузга язмаганнарны уйлый башладым бугай. Вообщс-то, куарга кирәк сәләмә уйларны кибәннәр артына! Ярата Варис Миләүшәне, бик ярата Моны кызның ♦ үзенә дә кабатлый тора күрәсең. Кыз бала алдында ләббәйкәңне тан = атырдан алда, вакытыннан элек әйттекме, ияреңне аркаңа бәйлә, менеп g атланачак. Хаталана башлый кыз бала. «Мин — мин микән, мин кем s икән?» дигән уй керә. Мондый уйга бирешмәс өчен ир-атка да, хатын- 5 кызга да акыл кирәк Төпле акыл дигән хәзинәне һәркемгә дә кушуч- ® лап өләшмәгәннәр Вариска да акылнын мәхәббәтне тезгенләбрәк 5 торырлыгы җитенкерәми. Үземә охшаганрак, вообще-то Мин дә күп £ нәрсәне соңгарып төшендем Рус әйтмешли, человек позднего зажига- | ния Акыл да, акча да бирер якыным юк иде. Бәхетемә. Хатирә дөнья бәясе кеше булып чыкты Кая ул! Хатирәләр һәр түтәлдә үсми Имгә- * томга гына алар...» « Рәмзия Илфатның ата була белүенә эченнән кул куеп утырды ч Вариска ирмен дигән ир булып яшәргә кирәген, ирлек горурлыгын * җуймаска тиешлеген әйтүе белән Илфат бик хаклы дип санады Хатын- х кызлар ирләр белән тигез хокуклы дигәнне эгоистларча аңларга ты- * рышмыйча, дөрес туры итеп кенә уйлаганда, бүгенге дөнья гаилә о дилбегәсен нык тота торган ир-атка мохтаҗлана түгелме соң? «Үзем * дә эшлим. Ашарыма җитә, кияремә бар Икеләтә эшлим әле мин! Өй а. мәшәкатьләре дә минем иңемдә»,—дибез Дөрес әйтәбез Әмма чын-* чынлап үз итешеп яшәгәндә, йорт эшләрен тигез бүлү генә бер дә авыр түгел. Шуны сылтау итеп, башны дуга кыңгыравына күтәрергә маташу —без. хатын кызларның акылсызлыгы гына Командир погоны тагарга чәбәләнәсе түгел безгә, командир ирләребезне» киңәшчесе, җан терәге булырга тырышкан хәерле Безнең назга, безнең тәрбиягә мохтаҗ ич балалар белән ирләр һәр көн яныңда булганда, ирле тормышның кадерен белми башлаган чакларыбыз бул галы А түгелме? Тормыш арбасын ялгызың гына сөйри башлагач, беленә икән ир кадере Акча җитмәүдән генә түгел, акчаны да. ризыгын, малый да юнәтеп була Икешәр җирдә эшләүчеләр күпме Җанга терәк табулары, ай- һай, авыр. Кара-каршы утырып, үз кешеңә эч сереңне сөйләвең генә дә ни тора! Алай да Илфатның кулы катыга охшый Җайга гына торучан кеше кебек күренсә дә, татарлыгы уянса, талканы коры моның, коры Улым, сиңа әйтәм, хатын, син тыңла шнкеллерәк килеп чыкты әле бу. Булсын! Мәлҗерәп торганнардан ни көтәсең? Сугып ега белгән ир тартып торгыза да бслүчән Сугып дигәч тә уйлап, үлчәп бер карарга килгәннән соң үзенекен итә алуы диюем Варисның да аллы-гөлле буяуларга манып күз алдында йөрткән кул сузымындагы якын киләчәк көннәренә кинәт кырыс төсмерләр кунган кебек булды Мәхәббәт дигән каннар хиснең сөешү дигән шәраб сәрхушлегеннән айныта торган бәлзәме дә бар икән нч Мәхәббәтнең Икарня иле түгеллеге, аның тулган ай. хуш исле чәчәкләр фәлсәфәсеннән, танцылар, днскотекалар. «аманча ритмда! ы җырлардан гына тормавы ачыклана башлады түгелме? Беренче пәрдә, беренче күренеш Кодалар, кодагыйларның үзара мөнәсәбәтләре, фатирга чыгу, үз көпеңне үзең күрә башлау, узүзеңне тышаулау яки тышауламау м.»сьәлә- ләре Әткәй таякны артыгын бөгә түгелме? Ә бәлки нәкъ шулай кирәктер? Миңа начарлык теләми бит инде ул Миләүшә ничек кабул итәр әткәй таләпләрен? Зәйтүнә апа белән Гамил абый нинди позиция алырлар?.. Һәммәсен уйларыннан араларга теләгән шикелле, стенадагы сәгать күкесенең өч тапкыр кычкырып куюы булды, Рәмзиянең утырган җиреннән сикереп торуы булды. — Сүз бозау имезә менә шулдыр инде. Сөйләшә торгач, соңгарып ятам икән ләбаса!—Ул эшкә ашыкты. Аталы-уллы әңгәмә тагын яңарып алды. Гәпләшә торгач, уртак фикергә килделәр кебек. Шуннан соң Илфат Вариска гозере барын әйтте. — Харис белән по душам сөйләш әле син, улым Мин үземә тиешлесен тукыдым. Син — абый кеше. Ара якынрак сезнең. Яшь ягыннан, бер заман балалары булу ягыннан. Вообще-то, сиңа тел ачканы да бардыр. Ташбуадагы бер яшь хатынны ярата башлаганмы дим. Ача- лак-йомалак йөрмәсен, күзен ачып карасын иде. Дүрт күз белән карасаң да таманга килә дөньяда. Намусны яшьтән сакларга кирәк. Варис бакчага чыгып китте. Харис, ике кулын баш астына куеп, гамакка сузылып яткан, аяз күккә текәлеп, уйга чумган иде. Китаплары янында. Ачып та карамаган бугай. Абыйсы килгәнне тоймады. — Җиңеп буламы Шерлок Холмсны? Харис сискәнеп китте, тик шунда ук җавап тапты. — Ничья! Холмсның ми тышчасын ертып керәсе килми, мин көчләп тартмыйм. Нейтраль хәлдә икебез дә. — Мәхәббәт галәмәте, димәк? — Әткәй сөйләп чыгардымы? Кирәкми, аңлатма. Сүзсез дә аңлашыла. Син илче булып килдеңме? Тренер-психологмы? Әйдә, тире иләгән кебек эшкәрт әле мине, абый. Ефәк яса киндер ыштырдан... Варис энесенең маңгаена чиртте. — Бик кирәгең бар иде,—диде, гамьсезлекнең аргы ягына чыккан кыяфәткә кереп.— Үз хәсрәтем үземә җиткән, син саргайтасың тагын. Өлкән комсоставтан өйләнергә рөхсәт алып чыгуым, белдеңме? — Тарихи көн. тарихи сәгать! Бар, абый, эрбет куагына чокып яз, «Июль, 2. 1981» Варис уң учы белән энесенең җилкәсенә шап иттереп сугып куйды. — Акылың алтын икән, үзең көмеш кенә булсаң да. Киңәшнең кәттәсен бирдең, энекәш. Эрбет кайрысына кагылып кара, әтинең кай җиреңне каезлаганын күрерсең. — Котлыйм!—Харис башта кулын өскә күтәрде, аннары, буй җитмәс җиргә үрелгән кебек, каршысында торган абыйсына сузды. — Рәхмәт, агай-эне! - Варис аны гамактан тартып төшерде.— Сине дә хатын-кызлар фронтында активлашып киткәнсең, диләр. Расмы шул? Өйләнергә үк түгелдер бит исәбең? Харис китапларын баудан үргән асылмалы койкасыннан алып беседка өстәленә ташлады һәм сүз чикләвек вату хакында барган кебек кенә сөйләнеп КУЙДЫ. — Өйләнешикме әллә, дип караган идем берәүгә. Чынлап, чынлап. Ник мыскыллы елмайган буласың? Дөресен әйтәм. Тәтемәде, син — мамык сарысы китмәгән бәбкә әле, диде. Сүзгә-сүз түгел, мәгънәсе шулай... — Баласы белән алмакчы идеңме? — Ни булган ди? — Бер ни дә юк. Героизм, киресенчә. Үзең белән бергә үсәчәк. Их, син. тишек борын.' Харис башын артка ташлап көлде. — Абый, үзеңнән яшьрәк кешегә акыл сатасы кызыкмы? — Акылны, энем, алырга хәленнән килгән кешегә генә саталар. Кем туры килдегә түгел. Алар өстәл янына килеп утырдылар. Харис та шамакайланудан туктады һәм абыйсына карап җитди сөйли башлады. — Өйләнергәме әллә диюем шаярып кына әйтү иде, абый. Балалы икәнен дә беләм, өч яшькә өлкән икәнен дә... Йөрәккә приказ биреп булмый Булмый да — беттекитте! Терсәкләрен өстәлгә терәгән килеш, учлары белән чәчен сыпыра- сыпыра, Варис ана — Уза торган хәл, энем,— диде. — Узмый бит менә. Ун көн күргәнем юк, бер минутка да онытка- 5 ным юк Төшкә керә, чамалыйсынмы, төшкә! & — Менә Мәжнүн! g — Теләсәң кем дип ата, ихтыярың Синең соң шулай яратканын j булмадымыни? Миләүшә апаны шулай яратмадыңмы? Әгәр үлеп ярата алмаган булсаң, ни пычагыма дип өйләнәсең? 9 — Яратмыйча өйләнүче мин түгел ул. £ — Алайса минем хәлгә дә керә бел ® — Кереп нишлим? Ф — Кирегә ишмә. Кимсетеп маташма в — Ярый, бер сүз дә әйтмим. Син дә өлкәннәрне борчудан тукта, о Әткәйнең нервылары. беләсең, болай да — балалайка. Харис янә кыенсынды. ? — Әй. аңламыйсыз да. аңларга да теләмисез! Яратам мнн аны * Ник икәнен генә әйтә алмыйм Андый хәлне аңлатып булмыйдыр ахры. о Машадан чибәррәкләр юкмыни? Бик күп Акыллыраклар? Күп Әдәп- < лерәкләр, мөлаемраклар? Дөнья тулы Дөрес бит? Дөрес Миңа андый 7 дөреснең поты бер тиен. Бүтәннәрдәге әйбәт яклар — минем өчен тора- < таш. үлек. Ә Машаның чибәрлеге дә, акылы да, әдәплелеге дә жанлы, а тере. Ул мине дә сафрак, көчлерәк итә. Шул оныттырмый. Ярый әле. имтиханнар бетеп котылды, аттестат кулда Кабат килеп очрамаса, бәлки яхшырак булган булыр иде Энесен тыңлап торды-торды да, Варис ни дияргә дә белмәде. Харис шаярудан узган, теге яшь ханым аның бар булдыгын биләп алган Ярату үзе өйрәтәдер, күрәсең, мәхәббәт галәмәтләре турында бөтен бер трактат сөйли бит. Гамәлдә, чынбарлыкта нишләп була сон? Тормышта үз сукмагын тапмаган килеш, алда әле хәл кылынмаган эшләр өелеп ятканда, «Әйдә, өйлән!»—дип киңәш бирмәссең ич инде. Үтә кызыл тиз уңа, аларның ике арасындагы мөнәсәбәтләрнең көннәрнең берендә суык мунчага әйләнеп калулары да бар. - Урак житә, Харис Кырга чыккач, басылыр йөрәк януларың,— диюдән бүтән чарасы калмады Варисның - Яңа комбайнда, беләсеңме, безгә шедеврально эшләргә кирәк, энем Бердән, әткәй канәгать булырга тиеш Мактарлык эшли алсак, әткәйнең саулыгы өчен даруларның даруы булачак Моны алдан ук уйлап тор Икенчедән, армиягә кнтәсе елың Үзең солдатта чакта да сагынып сөйләрлек булсын Кайтуыңны көтеп алсыннар — Ул көнне мин дә көтәм. абый Көнен төнгә ялгап эшлисе иде! Бөтенесен баштан чыгарып атып Мәшәкатьләр чылбыр-чылбыр Июль башы Бөркү нртә Кояш, колга буе күтәрелүгә, кыздыра да башлады Җир төнлә дә суынып жнтмәгән иде Көндезләрен исә ми кайный башлар төсле була Кави Сәмәрханов икенче катка урнашкан кабинетының балконга чыга торган ишеген ачып куйган. Затлы челтәр пәрдә аша күләгә яктай азмы-күпме саикынча һава кергән кебек Кави Салихович «Авангард» колхозының партком секретаре белән сөйләшә иде. — Беләм мин, Сәйхунов, беләм председателегезнең өйдә юклыгын. Низамовның үрдәк фермасы өчен Яльчикта кирпеч юллаганын да беләм. аннан маймычлар хакында сүз беркетергә балык питомнигына китәсен дә беләм. Сездән сорыйм мин, конкрет сездән: Яруллннны гаугасыз гына, тәмсезләнми генә җибәрә алмадыгызмы? Беләсегез килсә, аның ике ел рәттән отпускы алганы юк. Райком секретаре, ияк кага-кага, колхоз партоешмасы җитәкчесе сөйләгәннәрне тыңлап торды. — Кеше таба алмадыгыз?—дип гаҗәпсенде ул аннары.—Тыңлагыз әле, иптәш Сәйхунов, тавыклар көлдермәгез, яме. Булдыксызлыкка кул куеп торасыз бит, я. Симертү группасына өч көнгә алмаш таба алмагач, ферма мөдиренә ни дияргә дә, үзегезгә ни әйтергә?! Ягез әле, ирләр булыйк, коммунистлар булыйк, ниһаять Сез бит, иптәш Сәйхунов, бер үк вакытта председатель урынбасары да. Кулалмаш булдыруда шул хәтле көчсез икән, ферма мөдирен үзен эшләтеп торыгыз \касы коелмас.. Яруллин туйга бара, туйга! Кызының никах туена. Җибәрә алмыйм дип, карусыз эшли торган терлекченең, фрон- товик-ветеранның, уңган коммунистның күңелен кырасыз. Үтенеченә шулай карагач, киләчәктә нинди дәрт белән эшләр ул? Үзегезне Яруллин урынына куеп карагыз әле. Менә мин сезне, хөрмәтле иптәш Сәй- хуновны, балагызның олы бәйрәменә җибәрмәдем, ди... Сәйхунов гафу үтенәме, нидер аңлатып, аклануын дәвам итә идеме, Кави тагын беравык тыңлап кына торды. — Ярый, монысына нокта куйдык. Планны үзегез билгеләдегез, бер сүзсез үтисез. Корылыкка сылтап, терлекләрнең баш санын киметүгә дә, продукт алуда чигенүгә дә юл куелмаячак. Аң булыгыз. Кайткач та, Низамов минем белән бәйләнешкә керсен, тапшырыгыз... «Яңа председатель җилле алынды,— дип уйлады Кави Салихович.— Булдырачак. Янып йөри. Кулына карандаш тотып саный, исәпли белә. Кешеләр белән эшли ала. Кирәксә кискен, эш интереслары таләп итә икән, бик җайлы, ипле дә була белә. Алга карый ала. Әнә бит, берәү дә мәҗбүр итмәде, Бола буенда үрдәк фермасы төзергә керештеләр Кирпечне дә Ташбуадан түгел, Чувашиядән юллады Яльчик аларга биш километр, Ташбуага килә калса — утыз километрдан артып китә. Бер урынына биш-алты рейс ясый ала. Төбеннән бихисап чишмәләр, теш сындырырлык салкын су тибеп тора торган күлләре бар. Ничә еллар буе аңа игътибар иткән кеше юк иде, Низамов шунда балык үрчетергә алынды. Ә менә комиссары Фурманов түгел шул, түгел... Сәйхуновны аңлавы кыен. Ир уртасы кеше, колхозчыга батырып сүз кушарга кыенсына. Оештыру сәләте үтә чамалы. Киләсе сайлауда әлеге мәсьәләне яңадан карарга туры киләчәк. Ялгышны төзәтә белү кирәк...» Бу — Сәмәрханов уенда Яруллинга кагылышлы төстә, хисләр чайпалып түгелүдән генә туган нәтиҗә булмыйча, айлар буе күзәтүләрдән, анализдан килеп чыккан сөземтә иде. Кайда-кайда, ә «Авангард»та председатель белән парга җигелеп тартырлык партком секретаре булу— әйтеп бетергесез әһәмияткә ия фактор Хуҗалыкны юлга салу партоешманың киеренке эшчәнлегеннән башка мөмкин булмаган эш... Сәмәрхановның эшкә сәгать биштән килеп утыруы колхозларга шылтырату максаты белән түгел иде. Тик, өстәлдәге кәгазь битендә кичтән язып калдырган: «Авангард». Сәйхунов. Терлекче Яруллин турында» дигән сүзпәренә күзе төшү белән, колхозга шылтыратмый булдыра алмады. Шунсыз ярамый иде. Кешеләргә ваемсыз карашка чик куярга, юк кына мәсьәләләрне дә хәл кыла алмыйча эш кешелә ренең настроениеләрен бозучыларга чара күрә барырга кирәклеге ачык. Уңышны кешеләр хәл итә, һәркемнең күңеле — үзе бер дөнья Кешеләрнең хезмәте, тормышы һәм көнкүрешенә кагылышлы барлык мәсьәләләргә партия, профсоюз, комсомол оешмаларының, хуҗалыкчыларның игътибарына партия съездында тикмәгә генә басым ясалмады Кави өстәл тартмасыннан юка папка алды Анда «Социалистик ♦ Татарстан» газетасына дип яза башлаган мәкаләсе бар идс. Рес- = публика газетасыннан шылтыратып сөйләшкәннәренә атна бүлды, j Сәмәрхановның язып бетерә алганы юк әле. Агымдагы эшләр белән s агып бару түгелме соң бу? Вәгъдә — иман, дип сөйләү бер нәрсә, үзең 5 сүздә тора алмасаң, ничек аңлатырсың? — Бүген-иртәгә тәмамлап җибәрергә кирәк! Эленке-салынкы ма ташыр чак түгел!— Кави Салихович үзенә-үзе боерык бирде Әлегә £ шартлы рәвештә генә «Съезддан соң уйланулар» дип исемләнгән яз- s масының баш өлешен янә күздән кичерде Фикерләрне ялгап китәргә ® кирәк иде. ♦ Гомуми фикерләрдән соң Кави Салихович алдынгы хуҗалыкларның а казанышларын мисалга китерә. Бөртекле ашлык проблемасын уңышлы ° хәл итү нәтиҗәсендә җәмәгать терлекчелегендәге күтәрелешне тасвир- < лый, уңышларның төп ачкычы белемле, тәҗрибәле, тырыш механкза- £ торлар, терлекчеләр, белгечләр кулында булуын раслый Фикер туплап, язуын дәвам итә генә башлаган иде, телефон труб- у касын алмый булмады «Чулпан» колхозыннан председатель хәбәр < сала: төнлә колхоз умарталыгын басканнар. Умартачы Шәяхмәт Вә- * лиуллинга атканнар' Картны район больницасына озатканнар. Мили- < ция килгән, карак-банднтларны эзлиләр.. J Кавиның күз аллары караңгыланып киткәндәй булды — Менә варварлар, ә?!—диде ул үз алдына — Нишлиләр бит сволочьлар! Ачтан шул адымга баралармы, ялангачлыктанмы? Юк бит, юк. Майларына чыдаша алмый кабахәтләнәләр, ач күзләр! Хәшәрәтләр! Халык байлыгына күз яндыралар, бал урлап сатасылары килгән Беләләр нәрсәнең ни икәнен... Ул шундук район больницасының номерын җыйды. — Дежур врач Сәлимов — Трубкадан шул сүзләр ишетелде — Исәнмесез, иптәш Сәлимов Райкомнан Сәмәрханов. Мине «Чулпан» колхозыннан китерелгән Шәяхмәт Вәлнуллинның хәле борчый. Ничегрәк? Врач картның сәламәтлеге куркыныч хәлдә икәнлеген әйтте, кризис үтмәде әле, диде. Кулдан килгән барлык чараларны күрәбез, баш врач үзе аның янында, обрез ядрәләрен дә үзе операцияләп алды, дип аңлатты — Мин сездән, иптәш Сәлимов, сәгать сигездә райкомга хәбәр итүегезне сорар идем,—дип үтенде Сәмәрханов — Зинһар, авырсынмагыз. Максимум тырышлык куюыгызны сорыйм Кулыннан каләм төште Кавиның. Кәефе бөтенләй бозылды, коелып иңде. Күңел эчкәресенә шомлы суык кереп оялады Күз алдыннан Шәяхмәт абзыйның җыерчыклар ермачлаган йөзе китмәде Әле кайчан гына дәртләнеп, җилкенеп, умартачыларның район киңәшмәсендә катнашырга йөри иде Килсә дә килә икән кешегә бәла артыннан бәла! Үз гомерендә ниләр генә күрмәгән Шәяхмәт абзый' Инде менә тыиыч- имин заманда, сыйныфлар көрәшеннән азат бер илдә, бәхетле көннәр кичергәндә — мә сиңа! Вәхши комсызлар кеше атуны чебен үтерүгә дә санамыйлар Кемгә атканнар диген җәмгыятьнең соры кортлары3 Ватан азатлыгы өчен кан түккән, илгә, яраткан һөнәренә гомерен багышлаган олы йөрәкле фидакарь картка! Яна дөнья төзүдә зигзаглар, дибез. Бу фаҗига — шулармын берсе. Әүвәлрәк елларада җәмгыять тормышындагы тискәре күренешләр- не капитализм калдыгы, аерым кешеләр аңында иске дөнья калдырган яман шешләрнең яшәүчәнлеге дип аңлата идек. Әле дә булса шул шешләрдән эренле үлек саркыймы? Октябрь җиңүенә алтмыш дүрт ел тула бит инде. Кышкы сарайны штурмлаган елда дөньяга килгән кешеләр картаеп бара. Хәзерге яшь буыннар тере капиталистны телевизор экранында гына күрә. Каян борынлап чыга кабәхәт җаннар? Капиталистик дөньяның сөремле сулышы чик аша узып үстерәме андыйларны? Мул тормыштан азынучылар деградациясеме бу? Тәрбия эшен һәркай- да да тиешле югарылыкка җиткерә алганыбыз юкмы? Кешеләр белән индивидуаль эшләвебез аксыймы? Җәза көченә ия гадел законнарыбызны тиешенчә кулланмыйбызмы? Кара ниятле бәндәләргә, миһербансыз ерткычларга мәрхәмәт күрсәтәбезме? Артык гуманлыга әйләндекме?.. Сәгать сигез тулып узгач, иртәнге почтаны китерделәр. Кави Салихович беренче итеп район газетасын күздән кичерергә күнеккән. «Агитаторлар җәйләүдә», «Солтанмы, хан Солтанмы?» Фельетон. Халык контроленең район комитеты члены Фәйзиев Ташбуа кирпеч заводы директоры Солтан Ярмиевнең бюрократлык кыланышларын, тупаслыгын камчылый. Бастырып бик дөрес иткәннәр! Матбугат камчысын татысын әле дорфа егет. Аны бюрога чакырмый булмастыр. Яшь кенә килеш ничек шул кадәр һаваланмак кирәк? Кара син аның ветераннарга мөнәсәбәтен!.. Телефон чыңлады. Район больницасының баш врачы шылтырата иде. Шәяхмәт абзый аңына килгән, тел тибрәтеп сүз әйтә алган. Кан күп югалтканлыктан, бик хәлсез икән әле, шулай да врач, кризис узды, агай яшәячәк, дип исәпли. — Хәбәрегез өчен рәхмәт, Вадим Николаевич, рәхмәт!— Сәмәрха- нов аз гына булса да тынычлана төште кебек.— Төштән соң тагын белешермен әле... Техник секретарь керде, Яртуганнан бер апа килгән, туганыгыз, керергә рөхсәт сорый, диде. — Кем икән ул?— Кави, урыныннан торып, секретарь-машинистка бүлмәсенә чыкты Анда әтиләре бертуган апасы — Хөршидә утырып тора иде,—Әйдә, Хөршидә апа, рәхим ит. Кер әйдә. Нинди җилләр китерде үзеңне? — Дөнья нужасы китерә инде, кем, Кави энем, дөнья мәшәкате,— диде Хөршидәттәй, исәнлек-саулык сорашып,— Ни хәлләрдә ятасыз? Камәрия килен саусәламәтме? Кызың, улың исән йөриләрме, укулары барамы? Үзең ничегрәк, бик арымыйсыңмы? Съездга да барып кайттың инде... — Барысы да искечә, Хөршидә апа,— дип җавап бирде Кави.— Хәзергә зарланырлык түгел. Камәрия эшли, балалар укый, мин әүвәлгечә эшләп торам Корылык кына кәефне бик кырды.. — И-и-и, әйтәсе юк инде, кем, Кави энем. Җелекләрне киптермәле эссе, ходайның хикмәте.. Яңгырсыз еллар була тора инде аның, абау да моның ишесен хәтерләмим дә... Болар һәммәсе төп сүзгә кереш, үгезне мөгезеннән эләктерүгә чвертюра иде әле. Тик Хөршидә бәгыре сызлавын капылт кына сөйләп китә алмады. Кави, мондый очракларга күнеккән кеше, аны әңгәмәгә үзе тартты. — Нужа китерде дидең дә, Хөршидә апа, йомышыңны сөйләмәдең бит әле,— дип көлемсерәде — Нинди нужа төште? Олыгаймыш көнеңдә бәла-казага тармагансыңдыр бит? Ни булды? Сөйләве ансат түгел иде шул. Хөршидә туздырып бәйләгән ак яулыгының ияк астындагы төенен капшады, чигә чәчләрен яулык астына яшерде, бармак битләре белән ирен читләрен сөртеп куйды, соры-коң- гырт күзләрен челт-челт йомгалап торды. — Әйтүе дә кыен инде дә. Кави энем, үл үтерми, ят ярлыкамый, дип килүем иле яныңа Төне б.с йокы алмады, таң белән тордым, юындым киендем д.» Яртуганнан китүче беренче рейс автобусына чыктым «Барыйм әле. райкомның беренче секретаре булып утыручы энем янына. мәйтәм Җан тартмаса, кан тартыр Ьулышмаса да, куып чыгармас Ходай күңеленә миһербан салса, ярдәменнән дә ташламас, шаять»,— ф димеи. _ Кереш сүз шактый бормалыга киткәч, Кави конкрет сорады. 2 — Миннән нинди булышлык кирәк соң сиңа. Хөршидә апа? 2 — Үземә түгел, энем,—диде апасы —Үзем өчен борсаланып йөр- g мим Урыным җылыда, аягым корыда. Пенсиям бар. колхоз эшенә дә J чыкмын -ормыйм әле Дөньям дүрт аягында минем. Әнә шул килешми s икән кешегә, дөньясының дүрт аякта булуы, бер аягы аксабрак торса, £ хәерлерәк, ахрысы Түм-түгәрәк тиз кителә, диләр ич. Үземә бер ни g дә кирәкми минем. ® Кемгә н >рсә кирәк ип ie. алай булгач? ♦ — Улымның эше күңелсезләнеп китте, Кави энем. Закирның. Тә- а мам да күңелсезләнде, гөнаһ шомлыгы! о — Машинасын бәрдердеме? Әллә кеше таптатканмы? < Хөршидә ике кулының да бармакларын җәеп, нәрсәнедер үзеннән « этәргән 1өсле хәрәкәт ясады, гүя йөк машинасында эшләүче шофер * улының бәласе бик кечкенә иде — Юк. юк. алла сакласын! Машинасын җаныннан битәр саклый ул < Бәрдерәме сон?! Кеше дә таптатмаган, мең шөкер. Эчми бит. авызына «=г да алмый Шуңа күр.» юлда имин йөреренә иманым камнл, Кави энем. < Бик тәртипле улым Аталары дөнья куйгач, төп терәгем булып шул “» калды инде.. Туп кебек тәгәрәшеп өч баласы үсә. Илгә солдатлар, ир балалар Кавн тагын сорарга мәҗбүр булды Нишләгән соң Закир улың, Хөршидә апа? Кыска гына, аңлатып кына әйт әле, зинһар Нинди бәлагә тарган? Хөршидә, кайнар аш салган савыт тирәсендә бөтерелгән мәче сыман, төп йомышының тирәсендә тулганды Әйтергә дә кнрәк, тел дә күтәрелми — Болай нәфесле олан да түгел инде ул үзе. Кави энем Кеше хакына кергәне юк гомер бакый да үзенекен тартып алмасалар, бик риза булып йөри торган а тәм инде дә менә, кичәгенәк хаталанып куйган шул, хаталанган. Кавига мәсьәлә нигездә ачык иде. Нәрсә урлаган5 - Сәмәрханов ачуланып сорады Апасы имәнеп китте, тавышына калтырау чыкты - Урлаган дип, кем, Кавн энем Бнк ямьсез сүз әйттең ич әле син Ни бит, бер машина комбикорма алып кайткан Сатып алгандыр инде дә. Кпитанцасы юк шул акча түләгәнгә.. — Аңлашылды Кавн урыныннан торып, бүлмә буенча йөренә башлады Шәяхмэт абзыйга аткан бандитларга каһәре тоныкланырга да өлгермәгән көйгә тагын бер «сөенче» туганнан туганының баласы колхоз байлыгын таларга керешкән — Бнк аңлашылды Артыгын сөй- Ләмәсәң дә була Хәзер \ зем белешәм Кави милициягә шылтыратты Әйе. Закир Сөләйманов, «Кызыл яр» колхозы шоферы, бер нинди документсыз-мисез өенә бер машина комбикорма урлап кайткан База складчысы белән килешенеп эшләнгәне ачыкланып бара Икенче машинасын склад хуҗасына илтергә килешкән булганнар дни уйларга тулы нигез бар. Сөләйманов та. склад мөдире дә кулга алындылар... Ишкәннәр икән ишәк чумарын!— Кавн Хөршидә апасына рәнҗеп шулай тиде Халык ут нота, җәмәгать терлекчелегенә кышлык азык булдыру дип аяктан калып чаба. Ә болар дәүләт кесәсенә, колхоз кесәсенә кул тыгалар. Җиңел генә мал симертәселәре килә... Хапугалар!.. Хөршидә Кавиның соңгы әйткән сүзен аңламады, бик әшәке сүздер инде дип кенә юрады. Аның хәле хәзер туган телендә әйтелгән сүзне дә аңлатырлык түгел иде. Калтырап төште, башы әйләнеп, күз аллары әлҗе-мөлҗе килде, авызы кипте, сабын тәмнәре тоя башлады. Теле дә игәү сыман кытыршыланып, катып калган кебек иде. Аны көч-хәл әйләндереп, Кавидан сорады: — Закирга нәрсә булып бетә инде, Кави энем? — Законда каралганча срокка төрмәгә ябу белән бетәчәк аның эше, Хөршидә апа. Улыңны түгел, сине бик кызганам. Балалары жәл... — Син коткара алмыйсыңмы соң инде, Кави энем? Район башлыгы әйткәч, дим, төрмәсез генә котылдыра алмаслармы? — Ә ни дип котылдырырга кирәк аларны? Сабыйлар түгел. Нишләгәннәрен белеп эшләгәннәр Урлашкан өчен җәза барын белмиләрме алар? Беләләр. Белә торып комсызланалар. Шома гына үтеп китсә, эчләреннән генә көлеп, без кем дип йөрмәкчеләр. Ә бер мескен карчык тавыкларыма сибәргә җим каян алыйм дип уфтанырга тиеш. Олы башын кече итеп, правленнега килә ул, дүрт-биш кило бөртек язып бирегез әле, ди. Закир ишеләр машинасы белән кайтарып аудара... Кулларын кыскартырга кирәк андыйларның, хәләл көч белән яшәргә өйрәнсеннәр... Бер уйласаң, Хөршидәгә беренче секретарь кабинетында утыруның хаҗәте калмаган иде инде. Кави әйтте, моннан да артык ачык әйтүнең кирәге юк Мәрхәмәт көтәргә калмаган икән. Кулы белән кылганны җилкәсе белән күтәрергә тиеш була Закир да... — Каршы күршегез Әхмәдулла картны беләсең бит, Хөршидә апа, әйеме?— Кави апасына бөтенләй көтелмәгән сорау бирде. Туганы хәтта аптырап калды. — Беләм, белми ни... Тугызынчы дистәсен ваклады инде. — Менә шул карт җитмеш өчнең язында, корылыклы җәйдән соң кыш җиткәч, үзе урак белән урып, капчык белән ташып киптергән бер олау печәнен колхоз терлекләренә бирде. Сыеры казалагач, калган печәне булган. Я, әйт инде, олы кеше буларак, колхозны талау егетлекме, әллә Әхмәдулла карт кебек булышу әйбәтме? — Әхмәдулла инде ул шундыйрак, Кави энем. Аңлап бетермәссең. Шуңа күрә «Җете» диләр аны... — Менә безгә шундый «Җете»ләр кирәк, дөньяның кендеге шуларга тоташкан, Хөршидә апа. Закир юлына басканнар халыкка иш түгел. «Җете»ләрне аңлап була, колхозны үз итәләр алар, аның байлыгын үзләренең байлыгына хисаплыйлар. Артыгын орды-бәрде итмәде бит әле Кави, тагын бер ялварып карыйм булмаса, дигәнрәк уй кузгатты секретарьның тыныч кына аңлатып торуы. Хөршидә, иелгән башны кылыч кисмәс, дип тәвәккәлләде. — Кави энем, алай да бу Закирны штраф түләтеп кенә калдырып булмас иде микән соң? Таш капчыктан бозылып кайтыр инде ул, андагы җыен азган-тузган янында... — Менә бу мәсьәләне мин хәл итмим инде, Хөршидә апа. Законга таянып, прокуратура, суд органнары хәл кыла. Әйтмәсәм дә беләсең син моны Минем законны әйләнеп узарга маташ.масымны да белеп торасың син Шулай бит? Бу очракта мин кыл да кыймылдата алмыйм һәм тиеш тә түгелмен Рәнҗемә, үпкәләмә. Ачтан, ялангачлыктан эшләмәгән. Әлеге дә баягы, симерүләре җитте кайберәүләрнең. Зурдан купмакчылар, ә хәләл көч куйган өчен санап кына бирәләр. Боларга кешедән артыгы кирәк. . Алай булмый ул. Хәрам бер бүлтәеп чыкмый калмый... Кави Хершядәне урамга кадәр озата чыкты. Апасы китеп баргач, олы юл буена күз салган иде, автобус тукталышыннан ашыкмый гына баручы Илфат Маннуровны абайлап алды Аны көтте Гадәттәгечә, бик жылы күрештеләр. Секретарь аны туп-туры үз кабинетына алып кереп китте. Баскычтан күтәрелгәндә үк газетада Зөбәйдәнең портреты басылуын сөйләде Кабинетка кергәч, Илфатның сәламәтлеген Кави бәй- ф нә-бәйнә сорашты Болай әрсезләнеп йөрү зыянга булмасмы дип шиген дә белдерде. — Зыянга түгел. Кави Салихович,—диде Илфат, нык ышанып — Ф һич тә зыянга түгел. Врачлар да күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итәләр. ч үзем дә сизәм. вообще-то аяк-кул күбрәк хәрәкәттә булды исә. кәеф п яхшыра. Арысам, ял итәм . Аннары тагын кул өчен күнегүләр Ятып х кына торсаң, ятып китәрсең Аннары миңа жәйрәп ятарга просто яра g мый хәзер, тун көтелә, Кави Салихович Бер атнадан туй.. £ Секретарь аңлап алды. Варис өйләнә, димәк. — Студент башлы-күзле булырга карар кылдымыни?—дип сорады ♦ — Әйе, Варис өйләнә Минем яшьтәш, классташымның кызына в Кәләше быел гына мединституты бетерде Әтйсе полковник, Казанда э военком... — Хәерле сәгатьтә булсын!— Кави шулай хуплау сүзе әйтте — һәр X жн.мешнсң үз вакыты. Ә уракка кайталмый буламы инде’ Бнк жиң * сызганып торган иде кышкы мәлне. — Кайта. Кави Салихович, кайтмаган кая!— «Колос»та урдырачак- < лар, яңа машинада Энесе белән икәү Ул мәсьәлә хәл ителгән Корабльдән балга түгел, балдан корабльгә, ягъни туйдан уракка < булачак... — Алайса бик шәп! Нормально — Әле менә кода буласы кеше кайткан иде. полковник Нургаси- мов. Аны тимер юл станциясенә озатып килешем Рәмзия дә килде, ул быткомбинатка кереп калды Вакытыгызны күп алмам. Кавн Салихович. Шулай да киңәшәсем бар сезнең белән — Илфат, уң кулының бармакларын сул учына куеп селксткәлн-селкеткәлн (бу гадәтенә кереп киткән иле инде), сөйләп китте — Минем княүне беләсез инде, Даниялны Кави, шаяртып каравыңмы соң бу синең дигән сыман, кашларын күтәрде, зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп Илфатка текәлде, көлеп куйды — Иске авыздан яңа сүз! Белми ни' Мин. кордаш, район механизаторларының басуда тулы бер сезон эшләгәннәрен һәммәсен яхшы белом Тракторга яңа утырганнарны гына чамалап бетермәвем бар Даниялны аны. минемчә, бөтен район беләдер Синең үкчәңә басып эшли торган механизатор ич — Сүзем аның хакында. Эшләвен эшли ул. Иренә дә белми, кару сыз да Килдекнтте эшләгәнне дә жене сөйми Чын жир кешесе ул. Кави Салихович Анысына дәгъвам юк Киңәш бүтәннән — Нәрсә булды соң? Былтыр көзен, урак бетәрәк, мин аңа партия членлыгына кандидатлыкка рекомендация биргән идем Быел инде янә сорый — Шуннан? — Шуннан шул икеләнебрәк торам. Кавн Салихович Үзенә дә туп-туры әйттем, шигем бар. днмен Акларсыңмы икән, кияү, мәйтәм Былтыр да тукый-тукый биргән идем, йөрәгемне тынычландырмадың, днмен Кавн Салихович Илфатны бүлдермәде, мәгәр тел төбен төшенгән иде инде. Ак шәйтаины яратарак төшә. Кавн Салнхович Болай исереп адәм рневае булганы юк Анысын әйтә алмыйм, вообще-то Ну барыбер * «К У» * > 81 җаным тыныч түгел. Әле менә сабан туеның иртәгесен урманга бара- сылар иде. Таң белән торып, шешәгә сыенган. Ничек була инде бу? — Тракторга утырып юл чыкканда бер дә яраган эш түгел, билгеле. Акыллы егет күренә, нигә шулай ихтыярсызлык күрсәтә икән? Сүз уңаеннан сорыйм әле, кордаш, авырга алма: семьясында ничегрәк, тату торалармы? Илфат бу сорауга әзер. Аның уенча, Зөбәйдә белән начар яшәү, гомумән, мөмкин түгел. — Семьясында тәртип. Кави Салихович. Өстәлдән ялгышып кашык та төшкәне юк. Даниял юньсезләнмәсә, кызмачаланып, анда-санда буталмаса. өйләрендә ал да гөл. Минем кыз телен тешләп яши белә, өйдән ың-шың чыгасы юк Үз сөяге үзенә авыр түгел дигән кебек, Зөбәйдә яклый да әле аны. — Монысын аңлап була, аның ире ич Даниял. Балаларының атасы. Үз иренең яманатын сатып йөргән хатыннар, турысын әйтим, Илфат, кызганыч тоела миңа. Шуларны кабул итәргә туры килгәндә, тешемне кысып чыдыйм Парадокс килеп чыга бит, парткомга чабалар ирләре өстеннән, райкомга киләләр, хәтта обкомга язалар, төнлә янәшә ятып йоклыйлар. Бер иптәшнең хатыны айлар буе теңкәгә тиде. Ире өстенә нинди генә пычраклар атмады. Тыңлап торганда колак шиңә. «Ярый,— дидем көннәрдән бер көнне,— без аны постыннан алырбыз, һәрхәлдә, бюро членнары белән уйлашырбыз. Сез өзми дә куймый, чат саен хурлап, яман атын сатып йөргәч, аңа коллектив белән эшләве, чыннан да. ансат түгелдер...» Күзләренең шар булганын күрсәң иде ханымның. «Што сез, иптәш Сәмәрханов! Бер үк алай итә күрмәгез, үтенәм сездән Куркытыгыз гына сез аны. Минем сүздән чыкмаслык кына итегез»,— ди. Куып чыгарасым килгән иде, ярамый, тыелып калдым. ләкин кирәген әйттем Зөбәйдәнең гаилә хәлен манарага менеп кычкыруны яратмавы, аңлый белсәң, күркәм сыйфат ул, кордаш. — Анысына мин дә кул куям. — Колхоз җитәкчеләре белән арасы ничек Даниялның? Аларга рәнҗүе юкмы? — Булырга тиеш түгел. Сизгәнем юк. Безнең Кәримгә дә рәнҗүче табылса инде, белмим Гаделнең гаделе. Каты куллы, анысы дөрес. Нахакка бәйләнми, эшләгәннең кадерен белә, ярдәмчел. Даниялны да мактап кына тора ул. Сәмәрханов кулындагы карандаш белән өстәлгә шакыштыргалап торды. Уйлана иде. — Шешәгә гыйшкы нидән төшә икән соң дип аптырыйм әле. Хезмәт кешесе, тормышта максаты ачык булган кеше тиктомалдан эчми, кордаш. Син мине дөрес аңла, мин Даниялның йомшаклыгын акларга җай эзләмим. Нинди генә сылтау, нинди генә сәбәп белән эчсә дә, аракыга сыену—яраксыз эш. Аның белән проблема хәл кылынмый. четрекләр бетми, ишәя генә. Даниялга ни җитми? Акчасы кычытамы? Алай гына булса, без аны тезгенләрбез дип беләм Мин. мәсәлән, үзем ирләрчә сөйләшеп карар идем аның белән. Ачыктан-ачык, һәр нәрсәне үз исеме белән атап. Ничек уйлыйсың? Илфат җанланып китте, күзләренә тикле очкынланды. — Мишәйт итмәс иде дә соң андый сөйләшү... Сезнең эш болай да күп бит, Кави Салихович?! Кави карандашын фарфор савытка тыгып куйды да, креслосына калкыбрак утырды, якаларын, галстугын җайлап куйгандай итте. Аннары бастырып-ныгытып әйтте: — Райондагы һәр коммунистның пульсын тоярга бурычлы мин. Төп эшем шул. Коммунистларны яхшы белгәндә генә, аларны зур бурычларны хәл итүгә туплап була. — Мин нишлим, Кавн Салихович? Ышанып биримме рекомендацияне, әллә отказ итимме? Беренче секретарь өзеп җавап кайтарырга ашыкмады Иреннәрен бөрештереп, керфек какмый гына беркадәр сүзсез утырды — Әлбәттә, рекомендация биреп, ышаныч күрсәтү — үзе бер тәр бия чарасы. Аны бирмәүнең дә кайчак кешене тәрбияләве мөмкин Үзен ♦ әйтмешли, кире кагу партиялелек сабагына әверелә кеше өчен. Син g ашыкма әле. кордаш. Августка кадәр вакыт бар, мин иптәшләрчә бер 3 сөйләшеп карыйм әле Даниял белән Андый шаукымнан арынырга i тиеш егет ул, арыныр дип ышанасым килә. Син бит рекомендация бирү- 5 че хезмәттәше генә түгел, син — аның хатынының атасы Тормыш ® ямен китәрерлек драма тууы ихтимал, гомерлеккә бозылышуыгыз бар х Бер үк алай була күрмәсен. Җиде тапкыр үлчәми бу*лмый мондый £ чакта £ Даниялга кагылышлы киңәштә шулай килештеләр. Илфат. Рәмзия белән универсам янында очрашырга булдык, дип. китеп барды. Кавн ♦ аны дустанә озатып калды Аннары агитация-пропаганда бүлеге мө- = диренә шылтырататы. ° — Урып-җыю чорына эшләнгән пропаганда планының соңгы варнан- < тын алып керегез әле,— диде. * Олы юлдан универсам ягына атлаганда Илфат (ул автобус көт- < мәде. Машина килеп җиткән булса да утырмас иде. салонда чыдап J булмаслык бөркү) Ташбуа урамы башыннан Казанга китеп баручы пассажир поездына дикъкать итте. «Гамил китте,—дип куйды ул үз алдына.—Туй мәшәкатенә чумарга дип китте полковник иптәш Шулай инде, кыз бирүнең мәшәкате егет өйләндерүдән һич тә ким түгел Безнең якта бүрәнәнең аныр башы Рәмзиягә төшәчәк, чыдый гына күрсен! Кичә Гамил Гөл-Төркемгә туган авылы Тоныксу аша кайткан иде Илфатларда кунды Булачак кодалар барысын да уртага салып сөйләштеләр Төн буе гәпләштеләр дисәң дә. ялгыш булмас. Рәмзия яткач та. йокларга ашыкмадылар Икәү генә калгач, чак кына ачуланышмадылар Башта Гамил дәгъва белдерде. — Ни өчен Варис белән Миләүшәнең бездә торуларына чәчрәп каршы төшәсең? Моңа нигезең бармы? Илфат туры гына җавап бнрмәстән. Гамилны чәнчеп алырга җыенды Тавышын да аныңчарак итеп — Син кызыңны кияүгә бирәсеңме, әллә өйләндерәсеңме?— диде.— Өй-лә-нү! Шул сүзнең төбенә тоз коеп кара әле. иптәш полковник. Балалар өй-лә-нср-гә, үз өйләрендә яшәргә тиешләр Пока фатирда дигән сүз. Гомере буе син дә. Зәйтүнә дә карап бетерә алмассыз алар- ны Көн итәргә күнексеннәр. Суга ташлагач, йөзеп китә кеше Шунысын да әйтим Варис, семья башы буларак, тормышта нинди йөк тартачагын баштан ук һәйбәтләп аңласын Әби-бабай каршында үксез бозау шикелле, йомышчы малай булып йөрү — егет эше түгел Миләүшәгә дә әтн-әнисенә аркаланып, үзен һавалы тотарга урын калмас Минем сүзнең нигезе шул. — Тагын? — Тагын нидер әйтерем барын сизеп торасыңмы3 — Тел очында нидер эленеп калды. — Тел очында булмас, йөрәк түрендә диген снн. Гамил — Әйт, әйт Барысы ачыклансын Соңыннан бер беребезгә бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, син болан да, син тегеләй дияргә калмасын Илфатның кодалыкны һич кенә дә тәмсезләнеп, күңелдә чи калдырып башлыйсы килми иде Мәгәр фикерен азаккача әйтми дә кала алмый иде. Чөнки ул аның өчен иң изге хакыйкатькә тоташкан, Илфат Маннуровның яшәү максатының асылына береккән. — Сезнең канат астында яшәп китсә, крестьянлыгы югалачак Варисның Әйе, әйе. гаҗәпләнгән булма Синең дә, Зәйтүнәнең дә җир өчен, икмәк үстерү өчен бәгырегез көйми. Миләүшәне әйтмим дә. Мин инде дөньядан үз дигәнемә ирешеп китәргә тиешмен. Габдрахманнар, Фәйзерахманнар, Илфатлар эшен Варис белән Харис ары алып китсеннәр иде. Улларым җир кешеләре булып, илне ашатучылар булып калсыннар. Гамил яшьлек дустының фанатикларча сөйләшүен өнәмәде. Алай да аны туктата да алмый иде. Алмый, чөнки Илфат хаклы. Шуңа күрә Гамил дипломатларча йөреш ясады. — Илне туендыруга шәһәрдә яшәп өлеш кертеп булмый дип уйлыйсыңмы син? Әйтик, Варис авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырында эшли, ди. Мисалга әйтәм... Илфат кул селтәде. — Маташтырма, Гамил Аңа калса, заводта авыл хуҗалыгы машиналары ясаучы да, минераль ашлама җитештерүдә эшләүче дә, яңа орлыклар чыгаручы да — бик күпләрнең катнашы бар икмәк игүдә. Мин үз куллары белән башак үстерүчеләрне күз алдында тотам, буразна кешеләрен. — һе!—дип куйды Гамил, ризасызлыгын яшереп тормыйча.— Институт бетергәч тә буразнада калмас бит инде улың!.. — Колхозда инженер-механик булыр, район идарәсендә эшләр, һәр көне, һәр адымы туган туфрак белән бәйле булыр. Монысы — минем иң зур теләгем. Варис та сүземнән чыкмас дип беләм. — Уйлап карар, билгеле. Ата теләге — зур эш. — Уйлап торасы да юк!— Илфат кыза башлады.— Сез менә, Мирзанур абзыйның уллары, кызлары, уйладыгыз, уйладыгыз да таралышып та беттегез. Тугыз баладан авылда берәү... Мирзанур абзый, мәрхүм, җиргә ябышып ята торган игенче иде бит. Үзенең дәвамын күрәсе килмәгәндер дисеңме? Уйнама, брат. Ансыз булмый ул... — Безнең шулайрак килеп чыкты инде . — Гамил хак сүзгә каршы куяр дәлил тапмады.— Синең улларың үз эзеңнән барайаклар, хафаланма Шатлан, горурлан. Вариста синең каның, синең холык. Миләүшә белән дә озак бәхәсләштеләр алар. Кыз үзенең киләчәген авыл белән бәйләргә ризалашкач кына өйләнешү турында сүз кузгаттылар... Илфатка Гамилның мондый сүзләрен ишетү бик күңелле иде Варисның аягында нык басып тора белүе өчен сөенеп туймады ата кеше. Еллар буе балалары күңеленә чәчеп килгән орлыкны җил алып китмәгән, шәһәр тормышы дигән кош-корт чүпләп бетермәгән булып чыга. Авылда да шәһәрдәгечә итеп яшәргә кирәк. Икмәк игүче моңа ирешә алмыймыни? Ирешәчәк! Рәмзия килеп җитмәгән иде әле. Илфат универсам янәшәсендәге киоскыдан газеталар алды һәм шәһәр бакчасы буена куелган артлы эскәмиягә утырып укый башлады. «Планета тормышы»—ул иң әүвәл шул тупланма белән таныша. Әйтеп бетергесез катлаулы чорда яшибез, гаҗәп киеренке дәвердә, дип уйлый. «Советлар куркынычы» дигән чеп-чи ялган тарату өчен ни көчәнәләр океан артында! Миләре сугыш сөреме белән агуланган сары алтын колларының тагын да явыз һәм мгкерлерәк максатлары бар. Кораллануның яңадан-яңа турлары совет экономикасын хәлсезләнүгә китерәчәк дип юаналар алар Аннары Советлар белән көч позициясеннән сөйләшү җиңелрәк булыр, дип фикер йөртәләр... Әнә шул рәвешле кешелеккә әҗәл хәзерләүче вандалларга каршы торырлык куәт, ихтыяр көче, ныклык, байлык кирәк безгә. Дөнья кү* ләмендә унике баллы өермә купканда да аякта нык басып торырлык, дошманны аяусыз кырырлык булырга тиешбез. Яшьлек бәйрәмнәре — никах туйлары турында уйлаганда, тынычлык сагында уяу торырга кирәклекне дә истән чыгара алмыйбыз Ил _ имин торса гына, һәркем имин булачак Тынычлык безгә иң мөкатдәс 5 ниятләребезне чынга ашыру өчен кирәк! Күңел хозуры... г Башка чакта ансыз бер сәгать тә тора алмас кебек булса да. бу ® көнне Рәмзиянең эшкә китүен Илфат чыдамсызланып, тәкатьсезләнеп ♦ көтте. в — Соңгармыйсыңмы, Рәмзия?—дип сорады да хәтта Аны-моны уена китермәгән хатыны аңа каршы < — Ниткән соңгару ди ул?—дип тыныч кына жавап бирде — Әле < ярты сәгатьтән артык вакытым бар. Монда ни ике атлап, бер сикер- * сәң, мастерскойның түрендә буласың Ә Казанда чакта, ни гомер о эшләп, шулай да бер кичеккәнем булды — һәм ул, Илфатны үчекләргә < ниятләгәндәй, әллә кайчан булган вакыйганы иркенләп сөйләргә £ кереште. < — Ничәнче ел иде икән соң. кара бу хәтернең саегуын, жнтмеш 10 икенчеме, әллә жнтмеш өченчеме Күзе-кашы җимерелә язган Илфат, үртәлеп, дорфа гына әйтә куйды: — Елындамыни хикмәт! Революцион вакыйга түгел ләбаса! Рәмзия иренең борсалануын сизми генә түгел, киресенчә, үзен тәмләп тыңларга жыена дип уйлый иде. Шуңа күрә бик канәгать булып сөйли башлады. — Әйе шул... бер вакыт үз кул астымда эшли торган Дөбьяз кызы белән Кара, кем иде соң әле исеме, ни атлы гына иде соң?! Билләһи, Илфат, картаюым житте, хәтер хәзинәм кимепме кими бит Илфат көлде, әмма кәефсезләнеп көлүе иде бу аның «Соңгармыйсыңмы?» дип соравына үкенүеннән көлүе иде Шулай днп кыбырсып маган булса, хатыны хан заманындагы хәлләрне хәтерләп утырмаячак иде бит. Моңарчы, мөгаен, тегү мастерскоена барып житкән булыр иде. — Хәерле булсын, хикмәт ул кызның нн атлы булуында мени?!— диде Илфат чыдамсызланып Аннары эченнән генә «Мин барып җиткәнче егетләр эшен бетереп куялар бит ул участокның*»—дип. пошы- нулы сөйләнеп алды. — Әйе шул. Хикмәт исемендә түгел - Рәмзия төгәл билгеле булмаган елда исеме нстән чыккан кызга кагылышлы хатирәсен дәвам итте.— Каз өмәсенә днп кайткан ндек шул кызларга Бик чакыргач, бик кыстагач, күңелен кырмыйм дип ризалашкан идем Галәмәт әдәпле, уңган бала иде үзе дә. Кайтканыма үкенмәдем Каз өмәләрен менә дигән итеп уздыралар икән анда Безнең Ташбуа тирәсендә суялар да йолкалар, юалар ла элеп куялар түшкәләрне Анда алай түгел, анда каз өмәсе — бәйрәм* Бәйрәмнең дә ннндне эле' Менә шунда тойдым мин әбн-бабаларыбызның хезмәтне ничек матурлый белгәннәрен Шу-ул. дүшәмбедә таң атуга кайтырга чыктык Казанда эшләүче шо фер егет утыртып алып китте безне Әйбәт кенә барган жнрдән машинасы шып туктамасынмы! Алай итеп карый егет, болай нтеп бага, юк кына! Машинасы төчкеренә, пошкырына да, тынып кала. Вакыт уза, безгә бит беренче сменага. Уйланып тордым-тордым да әйттем: «Болай булмый, сеңелем, мәйтәм, әйдә тәпили торыйк,— димен.— Аз булса да юл үрчесен, эшкә соңгарсам, гомеремдә булмаганны», димен. Сумкаларыбызны алдык та, миңа бер каз биреп җибәргәннәр иде, элдертәбез генә. Адымлап кына эш майтарып булмасын чамалагач, йөгерә үк башладык. Ярый әле. караңгы, кеше-кара күрәсе юк. Каравайга, тугызынчы трамвайга кайтып җитәргә кирәк ич. Аннары да, фабрикага барып ирешкәнче, күпме вакыт китә әле... Кыскасы, шул инде, сәгатькә якын соңгардык. Болай тәмсезләнмәделәр, иллә дә күңелгә авыр булды. Ниндидер юшкын калды. Сүксәләр, җиңелрәк буласы икән... Хәзер, каз түшкәләре күргәнем саен, шул хәлне искә төшерәм. Рәмзия сәгатенә карады да ялт сикереп торды. — Юраганың юш килә язды түгелме, Илфат. Вакыт бик җиткән икән ич миңа!— Ул киемнәрен янә бер кат рәтләштергәләде дә эшенә кузгалды. Илфат аның артыннан карап калды һәм «походжа җыена башлады. Иң әүвәле куе зәңгәр төстәге комбинезонын киде. Аннары былтыр туздыра алмаган җиңел ботинкаларын эзләп тапты. Аларны киде. Ботинкалары иркенәеп калган төсле тоелды аңа. «Тәннән шул кадәр ит качты микәнни минем?» — дип имәнде Илфат. Аңа кинәт бик күңелсез булып китте. «Ябыкканымны белә идем, болай ук булыр димәгән идем»,— дип сөйләнде ул. Аннары, аптырагандай, кече якның өстәле буена барып утырды. «Да-а-а!—дип сузды.—Да-а!» Бәхеткә, әлеге төшенкелек озакка бармады. Әллә каян килеп төшкән хисләр җанын яктыртып җибәрде, күңелдә басу шавы иде бит! Чоландагы чөйдән майланган кепкасын алып киде, аннары нык басарга теләп, көзге каршына атлады. Идәннән түшәмгә кадәр балкып торган көзгедән аңа еллар буе кыр киңлекләрен иңләгән механизатор карап тора иде. Туп-туры гына басып торганда, батыр да батыр, Илфат та батыр. «Тик менә басып торганда гына шул, рәешкә генә,— дип көрсенде ул,— тегендә ни эш кыйратырсың икән? Анда бит көзгедәге сурәт кирәкми, көч-гайрәт кирәк, агай-эне! Тнлемсәләнеп йөрмәскәме соң әллә? Чишенеп ыргытырга да, түшәккә барып ятаргамы? Юк, чыгыйм әле кырга, чыгыйм Арт тыкрыктан гына элдертим, кыймылдыйм әле. Шул басуны янә бер үз күзләрем белән күреп кайтыйм- чы. Бункерга гөжләп аккан бөртекләрне кушучлап бер исним әле...» Ул үзләреннән ике-өч өй аша гына сузылган тар тыкрыктан Зөя буена чыкты. Сәер бер халәт кичерә иде: гүя кемдер аны абайлар да, качып барган бәндә санап туктатыр: «Нишләп йөрисең әле син сырхау килеш, иптәш Маннуров? А ну назад! Кайт та ят! Синнән башка да уракны очлап чыгарбыз, тузга язмаганны буталып йөрмә әле, яме»,— дияр төсле. Әлбәттә инде, алай диюче булмады. Каршысына очраган бала чага исәнләшеп узды, капка төбенә чыгып, таяк таянып утырган йөзьяшәр Сабирҗан абзый сәлам биреп калды. Шул гына. Картның үз уе үзенә җиткән иде бугай, Илфат хакында уйлап та бакмады шикелле. Барамы Күке Фәйзерахман малае басуга? Бара! Хуш, бара бирсен! «Бара бирсен! Әйтергә ансат, чынында аяклар әүвәлгечә көч-код- рәтле түгел шул, юк. Күпме генә әрсезләнмә, авыру зәхмәте үзен сиздереп тора йөрәк исә тынгы белми. Белергә дә теләми. Ул канәгатьлек тоймый Аның җиде тир чыкканчы эшлисе, рәхәтләнеп бер шатланасы килә. Илфат бу кадәресенә бик сөенә, йөрәк җилкенүе булганда, киләчәккә төпле өмет бар дип уйлый. Сәламәтлек кайтырдай булмаса, җан бу тикле канатланыр идемени? Ул шулай исәпли, шул уйларын һичнигә карамый ныгытасы килә. Сүнәсе, бөтенләйгә суласы булса, I күңелгә сүнек оялый диләр ич... Юк әле, иптәш, юк, бирешү хакында уйларга иртәрәк әле. Ул хакта шайтан кайгыртсын' Яшибез әле, дөбердәтеп яшибез! Туган басуларда без майтарасы эшләрнең чуты юк. Тан йолдызыбыз тиз генә сүнмәс, өметебез өзелмәс әле Зөя буеннан унга күтәрелеп, бодай кырына аяк баскач. Илфат бер мәл туктап торды, кыр ышыклау урманы буеннан ишетелгән комбайн ф гөрелтесенә колак салды Әйе, эшлиләр егетләр, урдыралар Яна _ комбайнда урдыруы үзе бер рәхәт инде ул, әй! Мотор гөрелтесе йөрәгенә дәва бит бу кешенен. шунлыктан анын S күнел күге биегәеп китте. Илфат адымнарын тизләтә төште, мәгәр е- беркадәр атлагач тойды артыгын кызулый алмый шул әле. алмый. « Әнә бит маңгайга тир бәреп чыкты Комбинезоны кесәсеннән кулъяулыгын алып, битен, муен тирәләрен сөртте, җилләнгәндәй итте. «Болай гына булыр инде ул,— дип юанырга тырышты Илфат.— £ Чакрым артык җир киткәч, шушы җәһәннәм кызуында тап-таза кешен * дә сизми калмас. Бирешмик әле, Маннуров иптәш, бирешмик' Шайтан ♦ бирешсен, шайтан сукрансын!..» я Комбайн штурвалын тоткан Варис үз күзләренә үзе ышанмады. ® Басуның аргы башыннан килеп баручы кешене җентекләбрәк карыйсы « итеп, агрегатын туктатты. Әйе, әтисе! Үз кешесенең сөяген сигез чак- « рымнан да таный инде ул адәм баласы Нишләве бу әткәсенең’ Врач * ике сүзгә урын калдырмаслык итеп әйтте бит ана сына кереп утырды һәм * үз алдына сукрана башладч; — Шушындый да авыр елда ярдәмем тимәсме дигән идем Миңа бит ул җирнең һәр карышы, анда үскән ашлыкның һәр бөртеге газиз. Председатель дигәч тә. мине басудан сөрергә Хаклык хакына шунысын да әйтү кирәктер. Кәримгә рәнҗүе ничаклы зур булмасын, бүген татыган рәхәте чамасыз иде Илфатның. Күңел хозурлыгы тасвирлап бетергесез иде. Председатель белән сүзләрен бетергәч, агалы-энеле Маннуровлар кыр корабын гөрләтеп, китеп бардылар Табигать аяусыэлыгы белән бәхәсләшеп һөҗүмгә ташланган сугышчыларны хәтерләтәләр иде алар «Әйе,— дип фикер йөртте уллары өчен сөенгән Илфат,—игенчемен дигән игенче җирдә кысыр чәчәк булып яши алмый, үзенең бар бул- дыгын, туган туфрагына мәхәббәтен, осталыгын, тәҗрибәсен бүтәннәр белән дә уртаклашмый кала' алмын Аның вөҗданы һәм киләчәккә ышанычы кулыннан килгән изге гамәлләрнең һәммәсен кылырга, күңелендәге бай хәзинәдән башкаларга да өлеш чыгарырга куша Җиргә береккән кеше ялгызак калса, башы михнәттән чыкмаячак Хезмәттәге батырлыкның әхлакый асылы яудагы кыюлык һәм каһарманлыкның әхлакый тамырларына бик якын > Соңгы сүз «Көз— елның сагышлы фасылы, аерылышулар вакыты»,- диләр. Бәлки, бу сүзләрдә хаклык та бардыр Шулай да Илфатның моның белән алай ук килешәсе килми Көзләрен очар кошлар җылы якларга юнәлә Алар белән саубуллашу моңсу була Көз җиттеме, урман-аланнарга. үлән чәчәкләргә лимон сарысы суга. Без җәйге матүрлык белән хушлашабыз Ул кадәресе дә җанга моңсулык өсти. Көз — егетләрнең армиягә китә торган чакла ры. Эмма бит алар кайтмаска китмиләр. Язлар җиткәч, очар кошлар кире кайткан, табигать янә гүзәллеккә төренгән кебек, солдат егетләр дә көннәрнең берендә туган ояларына кайтып керәләр. Дөньялар гына имин торсын! Шулай икән, сагышланудан битәр көзнең муллык китерүенә сөенергә, алтын көзне шуның өчен яратырга кирәк... Менә берсекөнгә — авыл хуҗалыгы эшчәннәре бәйрәменең нртәгә- ссн — Илфат та төпчек улын солдатка озатачак. Аерылышу, димәк. Әмма Маннуровлар гаиләсендә моның өчен берәү дә ут йотмый, егет бит ир-ат иңенә төшкән мактаулы бурычны үтәргә китә. Бүген исә әле Илфат Маннуров өендә күрешүләр, танышулар көне. Иң күңелле, нң матур, иң мәгънәле көннәрнең берсе. Авыл фидакарь- шренең елның-елында уздырыла торган тантанасына Казаннан герой- механнзаторның кодасы Гамил, кодагые Зәйтүнә, өлкән улы Варис белән Миләүшә кайталар. Авылдагы кызы Зөбәйдә белән кияве Даниял киләсе. Әлегәчә күз күрмәгән кунак та булачак. Рәмзиянең Себер нефтендәге улы Хәйдәрдән телеграмма алдылар. «Октябрьның тугызында сездә булам» дигән. Телеграмманың икенчесе дә бик куанычлы. Анысын Белоруссиядән Детдом Женя, ягъни Евгений Иванович Логинов суккан. «Илфат дус! Капкаңны ачык тот, Наташа белән икәүләп кайтабыз», дип язган. Сабан туена кайту насыйп булмаган иде, соң булса да уң булсын, кичке поездны каршыларга кирәк. Хәбиб абзый Гайсин да Гөл-Төрксм якларыннан бер әйләнәм әле, дип бик җилкенгән иде дә, морадына ирешә алмады. Дөнья куйганына икенче ай китте. Хәер, гомерләрен ил-көнгә багышлаган андый кешеләр үзләренең якты истәлекләре белән гел безнең арада калалар. Буа—Апае— Казан. 1981—1982 еллар.