ОЛЫ ЮЛНЫҢ КЛЕНЫ
Илдар Юзеев
Өлкәнәйгән свен күңел һаман Якынайта ике арамы: Синең белән очрашырга кайттым, Саумы, туган авылым Ямады! Юл читендә әллә аккаеннар, Әллә кырлар шулай сузамы?— Иске кәйгә яңа җыр ишетәм, Таныйм: «Олы юлның тузаны». «Җилләр исә, ни өчен соң Юк бу юлның тузаны? Асфальт асларында калган Хәсрәтләрнең узганы. Тузан эченә күмелгән Без кичергән нужалар, Без елап узган юллардан Яшьләр җырлап узалар. Олы юлның тузаннарын Онытмыйлар олылар, Без үткән салкын юлларда Калды безнең җылылар»... Олы юлда төшэп, авылымның Кече урамына узамын. Иң беренче булып сиңа керәм: Ач ишегең, Фәндүс туганым! һаман сине эшкә озатадыр Авылымның тыныч ал таңы... Эшләр ничек бара? Бригадаң һаман алдамы? Шушы җирдә сөрдең, тырмаладың, Иген иктең, җәйләр җәйләдең... һәм нефтьче булып авылыбызны Илйсрт, дөнья белән бәйләдең. Ямады! Төрле елда, төрле дошман киләп, Туган җиребезгә янады, Балаларың Җирнең кайсы гына Ноктасында ятып калмады... Бабаларым малчы игенчеләр Булып яшәүне дан санады. Изге һөнәрен дә югалтмады. Нефтьче дә хәзер Ямады! Шәҗәрәмне актарганда, Фәндүс, Горурланам синең белән мин: Бөтен тирә-якта ат казанган Мастер икәнеңне беләм мин. Ә нигә соң сирәк очрашабыз, Ничә еллар инде — күргән юк, Элеккечә төнге урамнарда Икәү бергә җырлап йөргән юк. Онытылып яткан гармуныңның Тузаннарын кагыйк әле бер. Өлкәнәйгән хисләр яшәрерләр — Яшьлек кайтмаса да — барыбер... Кире кайткан ярсу көйләребез Ярлар сөйсен, кызлар урласын, Гармуныңа тузан кунса кунсын, Хисләреңә тузан кунмасын! Узганнарның тик бер генә кичен. Тик бер кичен гармун кайтарсын, Ул кич яшьлек булып качып калсын. Исеме, әйдә, картлык аталсын! Онытылып яткан гармуннарда Яшәрүнең сере бар сыман... Калды яшьлек, үкереп яна-яна, Насыйп булалмаган яр сыман. Бер төн кунакка дип барыйк әле, Яшьлектә — юк күптән булганым. Аулак өйдә торып калыйк әле, Бер сөйләшик, Фәндүс туганым... Син нинди җыр җырлый идең әле?.. Мин уйнаган, Фәндүс җырлаган җыр Туган якның каеннары калалар инде, Озатыша баралар инде, Йөрәгемдә яфракларын яралар инде, Сагышларга салалар инде. Каеннарым арттан калмый чабалар инде, Ерагая аралар инде. Киткән саен якыная баралар инде, Сагынудан дәвалар инде. Туган якның каеннары калалар инде, Кемнәр сөеп карарлар инде, Гомерем буе миңа таба чабарлар инде. Кайтмый һич тә калалмам инде... Бу тормышның кырыс үз көе бар: Без дигәнчә бармый һич тә ул... Ишегеңдә— йозак... «Җир астында тагын авария... Эштә ул...» Авылдашларга культура сараенда укылган шигырь Скважиналарга җир асты ремонты үткәрү мастеры Фзндускз багышлыйм Син, туганкай, үзең — җир остасы, Җыр остасы дисең син мине... Җырсыз-моңсыз яшәп булмагандай, Җирсез яшәп булмый, билгеле. Баһадирга тиң гомерең синең Илгә күпме байлык тапшырган. Кенен-төнен туктамыйча ага Туган җир астыннан ташкыннар. Әле урман, әле кырларда сез, Давыл-буран, пычрак, тузанда. Нефть гел тиешле җиргә аксын: Авария кайда — сез анда. Колакларың, бәлки, сәерсенер Зурдан кубып әйткән сүземә: Авария яный түгелме соң Менә бүген Җирнең үзенә? Миллиард еллар яшәп Җир дә тузган, Ул игътибар сорый, онытмыйк, Әйдә әле, Фәндүс, Җиребезне Авариядән саклыйк, ремонтлыйк! Шундый ремонт кирәк Җир шарына, Белмим, хәтта ничек атарга: Кешелеккә каршы коралларның Шерепләрен борып атарга! Иллә дә шәп булыр иде, Фәндүс, Җирнең күчәрен дә майласак, Аны, шулай ител, гел яхшыга Таба әйләнүгә җайласак... Без һәммәбез бүген ремонтчылар: Оста түгелме син, остамы... Җиребезгә авария яный: Ремонтчылар бар да посттамы? Бәлки әле килгәнсеңдер диеп, Халык арасыннан эзләдем, Балачактан таныш, ихлас йезләр... Тик... күренми синең күзләрең. Яратумы, әллә ихтираммы... Зал, алкышлап, бердәм кул чапты. Фәндүскәме, әллә авторгамы? Аңлап җиткермәдем ул чакны. Җиргә түгел, ул чак үзеңә бит — Сиңа авария янаган Больницада шәфкать туташлары Яшәү сәгатьләрен санаган. Яшәү! Кадереңне бер дә белмибез шул, Үзең — кечле, тәнең — нык булгач. Тик уйлыйбыз синең турыда без Хәлсезләнеп, авырып егылгач . Рәхәтләрең, газапларың белән Син барыбер матур күренгәч. «Белер идек кадереңне!» дибез, Тагын онытабыз... терелгән. Яшәү! Күз яшедәй ачы, Балдай татлы син... Аңлап бетереп тә өлгермисең... Йөз-мең катлы син! Әле генә нинди якты иде: Кич җиткән... Палатага керәм... һәм Фәндүснең «Яшәү!» дигән тавышын ишетәм. Фәндүс белән очрашу Синең белән менә монда түгел, Өйдә очрашырга иде дә... Язмыш безне күрештерде шулай Больницада, кичке җидедә. Сиңа багышланган шигыремдә Кайгыртканмын бары Җир хәлен, Ник белмәдем, нигә уйламадым Җирне кайгыртучы ир хәлен... Нигә еш очрашып сөйләшмәдек, Син дә оста, мин дә оста бит... Минутлары сзын тоелса да, һай, бу гомер — бигрәк кыска бит! Синең кебек янар җаннар белән Күпме яшәсәң дә, аз сыман... Мин — шигырьдә, син — гел эштә яндың, Буш янмадык факэл-газ сыман! Юк, ашыкмыйк әле кайгырырга, Аңлашулар бар да алдадыр, «Әлдермештән Әлмәндәр»дәгедәй, Әҗәл кире китәр, алданыр... Нигә иреннәрең күм-күк көйгән? Чак таныдым: Фәндүс идең син... Кайнар-тирән сулышларың белән: «Яшәү»... дидең син. Мин Фәндүс, нихәл? Фәндүс Илдар?.. Килдеңме? Мин Хәлең ничек? Фәндүс Эшкә... иртәгә... Мин Докторларны тыңла. Шәп дәвалан. Бик ашыкма моннан китәргә. Фәндүс һаман шулай... күктә... йөрисеңме? Мин Менә... төштем синең яныңа. Фәндүс Туры килдең... мескен чагыма... Илле еллыгыма кайталмадың... Мин Шул... эш инде... Фәндүс Бик шәп... айда кил... Тар урамнарны... киңәйтел... Икәү... җырлап... йөргән... майда кил... Мин Мин килермен... Очрашырбыз, Фәндүс, Ә вакытны төннән урларбыз. Йокламабыз, Урам әйләнербез, Таң атканга кадәр җырларбыз... Фәндүс Заһит, синме? Өлкән мастер Әйе, Фәндүс абый. Фәндүс Киттек эшкә... Хәзер бүрек киям.. (Кулы югарыга үрелә ) Әнә анда... тышта... тәрәзәдә... Подъемликмы... нәрсә... күренә... Айрат улым... синме?.. Айрат Мин, әткәй... Фәндүс Нигә... җыелдыгыз?.. Син... кайдан? Айрат Участоктан. Фәндүс Скважина ходка киттеме? Айрат Китте, әткәй! Фәндүс Аккаеннар... акмы?.. Айрат Ак, әткәй... (Ул күзләрен йомды, тагын тынды.) Ах, әткәй!.. Доктор! Бик сш мактанабыз һәм хаклы да! Медицина дигән фән үсте! Аның гомере күпләр өчен кирәк: Коткарыгыз, зинһар, Фәндүсне! «Кеше үз-үзэн дә ремонтласын, Кеше үз-үзен дә сакласын. Үз гомерен үзе озынайтсын, Докторлардан көтеп ятмасын...» Әйе. доктср, сүзләрегез дөрес: Тимер түгел ми дә, йөрәк тә... Кеше — кирәгенчә эшләсен дә, Ял итә дә белсен кирәктә Ничек ял итәргә һәм яшәргә? Доктор иптәш, өйрәт син безгә, Әйе, шулай, безнең ял итүләр Куелмаган фәнни -нигезгә. Яхшы аңлый моны гомерләре Тоташ ялдан гына торганнар, Тик үзләрен генә саклаганнар, Үз тормышын уңай корганнар. Берәү Җирне тота иңнәрендә: Бу тормышны гөл дә ал итә, Ә берәүләр алны-гөлне алып, Бәйрәм итә, гел-гел ял итә. ...Гомерендә бер ял йортына барган, Качып кайткан бик тиз аннан да... Фәндүс! Кәккүкләрнең тавышын тыңлап кына Ник ятмадың иркен яланда? Әйе, Фәндүс, доктор дөрес әйтә: «Гомер бик кыска бит болай да...» Ник ятмадың зәңгәр күккә карап, Су коенып Кәшти тугайда? Доктор дөрес әйтә... Ник ятсын, ди, Фәндүс көннәр буе Елга буйларында, урманда... Айлар, еллар буе, гомер буе Комда ятучылар булганда?! Ник ял итсен Фәндүс, җаны түзеп, Ник туктасын кибет янында, «Тик йөз грамм гына!» өмет итеп, Яшьтәшләре йөргән чагында. «Нишләр иде микән?— дисезме сез,—• Шул гомерне бирсәң кабаттан?» Тик... бары тик шулай яшәр иде!— Табигате шулай яраткан. Карточкасын эзләп табалмыйлар... Чирләгәнме? Бик еш чирләгән. Бер тапкыр да ләкин, үзе теләп, Больницага килеп кермәгән. Менә хәзер аны дәвалагыз, Медицина дигән фән үсте! Тормыш өчен ул бит бик, бик кирәк: Коткарыгыз, зинһар, Фәндүсне! Докторлар да, Шашып елаулар да, Берни коткаралмый шул инде... Бу тормышны өзелеп сөйгән күзләр Иртә-таңда мәңге йомылды. Гсмер-елга. Борылып карарга да өлгермәдем... Актың да киттең. Яшьлектәге татлы яшьләр сыман Актың да киптең. Г смер-елга, Ник коймадың Син мәңгелек дигән диңгезгә? Мәңгелекнең бер мизгелен генә Бүләк итәсең ич син безгә. Яшәү — яшәү түгел, үткән гомерең Саф чишмәдәй челтерәп калмаса, Агыл кипкәч, көмеш чэлтерәүләрең Йөрәкләргә күчә алмаса... Фәндүснең рәсеме Үзем белән бергә алып кайтам, Бирмим сине, бирмим үлемгә... Гәүдәң — калды, ә рәсемең — кулда, Җанлана да инде күңелдә. Юк, калдырмыйм салкын мәңгелектә, Хыялларым белән терелтәм, Терелтәм дә киләчәккә илтәм, Каеннарга кара гел иртән... Иреннәрең елмаерга теләп, Кинәт җитдиләнгән шикелле, Кара кашлар, соры күзләрең дә «Яшәп туймам!» дигән шикелле. «Минем күзләр,— дигән идең бер чак,— Ат күзләре кебек тоныклар... Бабам аттан артык эшләгән, дип Искә аль>р, бәлки оныклар...» Җилгә-давылларга буйсынмыйча, Назны сирәк тойган чәчләрең Үзләренчә калсын, күчермәсен Каеннарның ал-ак бәсләрен. Әйтсәң дә син: «Бигрәк кыска буем, Бакчамдагы күчән төслерәк». Юк, күчән дә, юк, күчәр дә түгел,— Син үзеңнән хәтта көчлерәк! Үзем белән бергә алып кайтам, Бирмим сине, бирмим үлемгә. Гәүдәң — калды, ә рәсемең — кулда, Җанлана да инде күңелдә... Аның рәсемен шулай кулдан-кулга, Елдәнелга — чорга күчерик. Гореф-гадәт шундый... күмеп кайттык... Әйдә, үзен искә төшерик. Үзенә башка, кабатланмас шәхес: Җирдә бүтән андый кеше юк... Беренче истәлек Без, биш бала, өелеп ятим калдык... Башта — әнкәй, аннан — әткәбез... Никадәре кырык булса да, юк, Без тормышка ләгънәт әйтмәбез. Ун яшеннән Фәндүс кырга китте Камыт киде, «авыр!» димәде, Алалары үзен кызганганны, Баштан сыйпаганны сөймәде. Без балавыз сыксак, камчы тотып: «Җитте!» диеп кенә туктатты, Кичен кайтмый калсак, эзләп чыкты, Иртән иртүк эшкә уятты. Утын-салам ташый, печән чаба, Сабан өреп кырдан кайта да. Үзе һич буйсынмый авырлыкка: Ул — ана да, безгә, ата да... Авыр чакта әле юата да: ■Нишлисең бит, кыен, сеңелләр...» Апа дими... Каеннарга карый: ■Сез бит миңа «каен сеңелләр», һәр баласы туу хөрмәтенә Әткәй утырткан ул биш каен Бала йөрәгендә тамырланып, Назлап торган туган йорткаен. Ютәленнән буылып әйтте әткәй: «Изге сугыш барган вакытта, Авырумын дип яту һич килешмәс, Эшкә китәм,— диде,— заводка». Башта безгә, Аннан каеннарга Туган йортка карап тын калды. Әткәй китте. Каеннарга эленеп Ул яраткан ядкарьҗыр калды: «Туган якның каеннары калалар инде, Озатыша баралар инде, Йөрәгемдә яфракларын яралар инде, Сагышларга салалар инде...» Өч елдан соң кайтып керде әткәй... Өйгә килеп җитми егылган... Терсәкләре белән шуышып барган. Без күтәреп алдык аны бишәү Яшелләнеп яңа яфрак ярган, Соңгы юлга аны озатып калган Каенлыктан — шушы урыннан. «Туган якның каеннары калалар инде, Озатыша баралар инде, Йөрәгемдә яфракларын яралар инде, Кайтмый һич тә калалмам инде...» ...Язын күкрәп үскән биш каенның Яфраклары карга күмелгән. Фәндүсебез җырлап туялмаган Шул җыр китмәс инде күңелдән. Апаларың, сине туган күреп, Ярдәм итмәк булсак,— үз сүзең,— Усал гына әйтеп куя идең: «Үзегезне караң! Мин — үзем!» Хәзер мин кадерләп искә алам Мәрхәмәтсез, каты чагыңны. Тупаслык ул битлек кенә булган, Яшерү өчен нечкә җаныңны. Күзләрең гел мөлдерәмә тулы... Түгеләм-түгеләм диеп торалар. Андый күзләр бары кеше күңелен Аңлый торганнарда булалар. Төче сүзләр һич тә әйттермәдең... Ишетмисең син — үзкәебез, Үзебез өчен генә әйтәбез тик: Кадерлебез, Фәндүскәебез! Үкереп-үкереп бер елар да идем Сулкылдавын тыеп йөрәкнең: «Җебемә!» дип усал әйтерсең күк,— безне һәрчак шуңа ейрәттең. Икенче истәлек Кырда салам тарттырабыз, Фәндүс — унике яшьлек. Эссе. Бөркү. Фәндүсне без Су коенырга дәштек. Төштек атларга атланып, Уйламый-нитми шундук, Атларны ярда калдырыл, Кәшти тугайга чумдык Фәндүс һаман ат янында, Тыелалмый ачудан, Кычкыра бөтен тугайга: «Ну-ка, чыгыгыз судан! Синнән алда кем иң авыр Йөкләрне тартып бара? Көн буе, атлар шикелле, Авырлык тартыл кара... Син башта — атны коендыр, Син башта — атны кара!» Өченче истәлек Бригадада унау идек,— Бер кешегә ним калдык, Юк, ким генә калмадык без — Гүяки ятим калдык. Бер сәбәпсез эшкә чыкма Яки соң килеп кара, Кул белән түгел, тел белән Камчысыз-нисез яра! Авыр хәлдә калсаң, үзе Кайгыртып йөри, чаба, Үз әткәңнән ишетмәгән Иң >ңылы сүзләр таба Юлдан чыккан малайларны Тәртәгә кертер иде. Эт итеп тиргәр иде дә «Улым» дип йөртер иде. Әйбәт эшләгән һәркемнең Урыны түрдә иде, Бригаданың дәрәҗәсе һәрвакыт үрдә иде. Бездән башка аш-су капмас Тик бер генә йотым да... Җырлап бара иде эшләр Тигез, шома ритмда... Нинди генә бәлаләргә Үзебез чик куймаган... Төзәлмәслек авария Килер дип кем уйлаган? Бригадада унау идек, Бер кешегә ким калдык, Юк, ким генә калмадык без, Гүяки ятим калдык... Дүртенче истәлек Табигать кыштан уянып, Сулыш алган чакларда, Аккаеннар рәхәтләнеп Яфрак ярган чакларда, Урман өстэнә атылды Нефть һәм газ фонтаны. Тирә-якны, алсу таңны Кап-кара төс каплады. Өстәмә ярдәмнәр сорап, Туктаттык бу афәтне. Күрсәгез иде шул чакта Безнең төс-кыяфәтне: Адәм танырлык та түгел, Ансы әле — түзәрлек. Эзлибез ак каеннарны... Кая киткән гүзәллек? Үсә иде яфракларын Яра-яра каеннар... Кара кайгыдан иелгән Кара-кара каеннар... Яшәртергә, агартырга Нинди тылсым табыйк, әйт... Саклап кала алмадык шул, Кичер безне, Табигать! Аккаеннар белән бергә Үзебез дә каралдык. Бер-беребезгә бер сүз дәшми, Телсез-өнсез таралдык. Фәндүс абый бер ялгызы Бик яман сулый иде. Аңламадык, әллә елый, Әллә ул җырлый иде: «Их! Каеннарым яфракларын яралар иде, Җәйгә таба баралар иде, Туган якның каеннары каралар инде, Йөрәгемдә яралар инде...» Фәндүснең сөйләгәннәрен искә алу 1 Мин әйттемме, бетте,— эшлим инде: Мактансам да, хаклы мактанам. Орденнары булды, ул гына аз, Герой исеме алмый туктамам. Күкрәк тулы орден, медаль, билге... Йолдыз? Абэаң тагар ансын да. Алтын- нмерләрие җылытырлык Йерәк булсын аның астында. Герой исемен әгәр бипмәсәләр, Үпкәләмим Берәр әсәрдә Җырчы энем герой ясар әле Поэмада... яки мәсәлдә... 2 Гөнаһым бар яшь чак.. Председатель Галим җизни атын урладым, «Урла» диеп лично үзе әйткәч, Мин үземә хатын урладым. Атны кире илттем. Сизмәделәр Абзагыэның карак икәнен. Әллә инде мин дә яратканмын: Апагызны кире илтмәдем. Мин дарыны алай коры тотам: Апагызны, бик узынып китсә, «Кире илтәм!» диел куркытам. 3 Кычкырмыйча һич кенә дә Чамалар юк түзәрлек: Капчык тулы акча... акча! Унарлык та йөзәрлек! «Акча бәздә бер бакча»! дип Шашып йөрисе килә, Җиргә сибеп, көрәк белән Кабат көрисе килә! Бар дөньяның ятимнәрен Киендерәсе килә, Ни телә ә — шуны алып, Сөендерәсе килә! Комсызларның алларына Тезеп саласы килә. Тегеләр үрелгәч кенә Кире аласы килә! Андый-мондый малай түгел. Мал таба торган малай, Акчасыз да, бакчасыз да Яр таба торган малай! Киттек, дуслар, ресторанга! Сыйланыгыз, мин түлим! Оркестрмы? Мә — йөз тәңкә! «Каеннар»ны мин телим! «Каеннармны! «Андый җыр бездә юк!» дисез? Табыгыз! Мә — мең булсын! Ул җыр булмаса, башкасын! Но... безнеңчә моң булсын, Барыбер каен булсын! «Карурман»ны уйнадылар... Башны идем дә... тындым... Каеннар бит карурманда... Бер сүзсез риза булдым. Шул чак карурман ягыннан Акты моң, акты болыт... Ап-ак каеннар күренде Ак булып, якты булып ...Исәп-хисапны өздем дә Эш белән, дуслар белән, Туган якларга юнәлдем Яз көне кошлар белән. Шахталарда үкенмәслек Ун еллык гомер калды. Рекордлар куеп өелгән Мин чапкан күмер калды . Җирнең өстеннән дә, астыннан да Без үтәсе авыр юллар бар... Шахталарда гел-гел уйлый идем: Җир өстендә ничек, ниләр бар? Хәзер инде күңелем — гел тирәндә: Анда — без белмәгән серләр бар. Доктор сыман ятып Җирне тыңлыйм: Хәлең ничек, җаным, ниләр бар? 5 Осталарсыз, йортны үзем салдым, Әйдә, саран диеп көлсеннәр... Кимлегемне минем күрмәсеннәр, Кемлегемне минем күрсеннәр! Юкка түгел читтә, еракларда Җирнең өстен-астын айкавым... Күреп торам «әйе» дигән сыман Каеннарның башын чайкавын. 6 Минем кайнарлыктан үрнәк Ала күрмәгез тагын... Сөйлим әле технологның Килеп бәйләнгән чагын. Белеп торам инде, каһәр, Бик хаклы әйткәнен дә, Инструкция буенча Дөрес юнәлткәнен дә... Әйтеп куймасынмы шул чак Югары гыйлем белән: «Мин беләмме, син наданмы — Дүрт класс белем белән!» Үз-үземне белештерми, Сыйпадым берне моңа. Үкенергә бик соң иде Килгәндә акылыма... Җүләрлегем үземне дә Тәмам аяктан екты. Куркып калдым... Но егет тә Молодец булып чыкты белой да йермаде ин юлыннан булдермим. Үкенам инде, билгеле Но үзенә белдермим. ’ Моны сезгә гена сайлим, Эчта калмасын ачен ®андус абзагызныи яшьләр аңласын ачен. Гал итә белмибез, егеглар. Ал ита белмибез, ететлар Әйт шуны, нита без эчәбез’! Ял итә белмибез, егетләр! Сандугач таңнарда чык зча Ат кебек эшләдек, егетләр... Сандугач булырдай затлар ич оез әле нишләдек, егетләрП Эштән айга кайтсам, крәстиен миң, Оидән эшкә бар ам, эшчемен. Эшче һәм крастнкн. бик зуш килеп. Очрашалар минем җанымда.. Эшче Фәндүс мыек бөтереп тора Крәстиян Фәндүс янында. Эшче Фәндүс тыя, крәстиян Малга ябышып яткан чагында. Кайнар бәхәсләр дә чыгып ала Кайчак, кызып, кичке табында. Бер-берсенең сүзен аска салып, Башта бәхәсләшкән булалар. Аннан кочаклашып, бер үк җырны Җырлыйлар да... тыналар Эшләгәндә мин үземне көчле һәм кодрәтле тоям Илгә, Җиргә кирәклемен диеп, Сәенеп тә куям Эшнең асылын мин, ямен-тәмен Мәгънә-гамьде күрәм. “иннэн ирастижлак, тзем эшче диген ат алдым. Машина да тугел, эт та тугел _ Йортта тоту ачен ат алдым. ' ямь табалмыйм, Ат ялына ябышып, Иркен кырлар буйлап чапмасам Июль таңнарында, чалгы янал, «ирләп-пешеп печән чапмасам. • з-үземнән сорыйм «Крәстиянме, Әллә рабочиймы? Я, кем синЬ» Көйсез, ипсез, уйсыз-хиссез көчнең Нәтиҗәсе — түбән. Кеше дигән олы дәрәҗәгә Бик ят булмыйк әле, Нәкъ Тукайча: аттан артык эшлик, Тик ат булмыйк әле! Уйлыйм-уйлыйм да бер хәйран калам: Ай-Һай вакыт ага... Ни арада шулай күтәрелдек Аттан — ракетага! Гамьле-ямьле эшнең урыны да Иң югары төштә. Шатланыйк без: күккә күтәреште Безнең гади эш тә! Күтәрелер Кеше киләчәктә Кояшларга кадәр, Эш, Акыл, Хис — бергә кочаклашып, Дус булсалар әгәр! Бишенче истәлек Истә: кышкы сабантуйда* Ярышкан чагы, Атның дилбегәсе — кулда, Аякта — чаңгы. Йөзгә бәрә кышның зәһәр Салкын бураны. Егылса да, дилбегәне Ычкындырмады. Терсәкләре белән шуып Калган араны, Барды финишка кадәре... Туктап калмады. Бу сыйфаты килгән, димәк, Балалыгыннан, Үсә-үсә, күчә-күчә Җанда ныгыган. ...Бригадалар арасында Барган алышта «Җиңүче» исемен яулады Күпме ярышта... Әмма нигә алдан килдең Соңгы финишка? Үлем аша үтәлмәде Хәтта Фәндүс тә... ...Скважинага барырга дип, Өеннән чыккан. Йөрәгендә авария — Аяктан еккан. Тукталмаган, шул килеш тә Тапкан чараны: Терсәкләре белән узган Калган араны. Күтәреп алыйк дигәндә, 1 Кышкы сабантуй - Башкортстаннын Янавыл якларында март аенда үткәрелгән спорт ярышларын кышкы сабантуй дип тә йөртәләр. Каплады йөзен: «Эшне туктатмаң... малайлар... Мин... үзем...» Матросовтай, соңгы һөҗүменә Шуышып алга барган шикелле, Нефть-газ ташкынын үз күкрәге Белән каплап калган шикелле, һәлак булды... АЛТЫНЧЫ истәлек Көтелмәгән авыр зур югалту... Гыйбрәт бар монда, уйласаң... Без аңардан гел-гел эш сорадык... «Хәлең ничек?» диеп — беркайчан... Күпме еллар авыру хәлдә йөргән. Ул әйтмәгән, ә без — белмәгән, Аны мактап, күп рәхмәтләр язып, Кемнәр күпме приказ элмәгән... Нефтьчеләр ничек ял итәләр?.. Уйланырлык хәлләр бар монда... Менә хәзер телгә килер сыман Уйналмыйча калган гармун да... Җиденче истәлек Өйдән эшкә сагынып китә торган, Эштән өйгә сагынып кайта торган, «Акыллым» дип сөеп әйтә торган Фәндүс юклыгына ышанмам... Юклыгына бер чак ышансам да, Хәсрәтемнән мәңге бушанмам. Гел-гел эштә, гаиләдә иде Бөтен сөенече, бар уе... Ана — тыныч, балалар да көйле Өйдә булса — ата абруе. Балаларга гел кабатлап торды: «Ана — йөрәк, ата — баш» диеп, һәрбер сүзен аның үти идек Хөрмәт белән, сөеп, баш иеп. «Еллар авыр булды, надан калдым... Төпчегемдә өмет — бир белем...» Соңгы сулышында әйтәлмичә Бүленеп калган сүзе: «Сөмбелем...» «Балаларым үсә алырлармы Үзем кебек көчлегаирәтле?» Үз янына, иң-иң авыр эшкә — Бригадага алды Айратны.. Соңгы истәлек «Җебемә!» дип әйтә торган идең Күңел китсә артык нечкәреп. Синең гомерең— нечкә шигырь сорый, Синең гомерең — хәзер истәлек. Акыл тезгеннәрен ычкындырсам, Артыграк ташсам хисләнеп. Аккаеннар аңлар хәлләремне: Алар — синнән соңгы истәлек. Фәндүс күңеле сыман ак каен, Беләм: бик хәсрәтле чаккаең. Бөгелмә дә, сыгылма да җилдә, Фәндүс кебек кал син, агакаем, Фәндүс булып кал син, җанкаем! Тыңлап өлгермисең кәккүкләрнең Гомер юрап сузган тавышын... Кай арада узган, һай бу гомер Сизелми дә калды агышың... Синең кебек янар җаннар белән Күпме яшәсәң дә — аз сыман, Мин — шигырьдә, син — гел эштә яндың, Буш янмадык, факел-гаэ сыман! Уй-хыяллар булып, улларкызлар Бишекләрдән сикереп төштеләр, Сүнгән дәртләр, җырлар, уйлар, көйләр Инде балаларга күчтеләр. Айрат энем, әткәң җырлый алмый, Мин уйнамый калган бер җыр бар... Егетләрчә бер утырыйк әле: Без җырламый, аны кем җырлар? Олы юлның тузаннарын кактык, Инде кагыйк гармун тузанын... ...Сезнең өй янында биш каенга Карыйкарый эчкә узамын. Бу тормышның кырыс үз көз бар: Без дигәнчә бармый һич тә ул. Ишегеңдә — йозак. «Җир астында тагын авария... Эштә ул...» Ишегеңә язып җыр калдырам, Эштән кайткач алып укырсың. Фәндүс төсе ител, сиңа карап, Әнкәң тып-тын тыңлап утырсын: «Мин — үзем!» дип янып яшәүчегә Җайлы түгел тормыш, кыен — юл. Әткәң нигезендә үз көең тап, Көйсез бу тормышның җаен бел, Аккаеннар Фәндүс кебек булсын, Ә син, энем, үзең — каен бул!» ...Йсрт янында әллә аккаеннар, Әллә кырлар шулай сузамы, Иске көйгә яңа җыр ишетәм, Таныйм: «Олы юлның тузаны»... «Олы юлның тузаннарын Онытмыйлар олылар, Без үткән салкын юлларда Калды безнең җылылар...» ...Сине сагынып Җирнең астын тыңлыйм: Анда — әллә нинди серләр бар, Синең тавышыңны ишетәм күк: «Анда — Җир өстендә ниләр бар?» Уйлар, хисләр, эшләр — киеренке, Уклы җәя кебек тартылган, Кешелеккә каршы Ракеталар Берсе икенчесе артыннан Юнәлергә тора... Җирнең йөзе Шомлы, борчулы һәм уяу да... Җир гомере өчен көрәш бара, Без — солдатлар шушы зур яуда1 Кемнәр айкый Галәм океанын, Кемнәр актаралар тауларны, Кемнәр иген игә, сыер сааа, — Җирне саклаучылар — саулармы? Узган, Бүгенге дә, Киләчәк тә Безнең башта, иңдә, йөрәктә... Тормыш, Яшәү өчен зур көрәштә Исән-саулык кирәк бигрәк тә, Берберебезнэ саклыйк, югалтмыйк без һәр көрәшче Илгә кирәктә... ...Сине сагынып Җирнең астын тыңлыйм, Анда — әллә нинди серләр бар. Синең тавышыңны ишетәм күк: «Анда — Җир өстендә ниләр бар?» Урыныңны Айрат улың алды, Постта калды, Фәндүс, тынычлан. «Каен энеләрнең сынатмаслар, Синең сыман катгый, кырыслар... Чорыбызның реаль атлантлары, Әйтерсең, Җир — алар иңендә Мин дә җырым-йәрәгемне куям,— Күтәрәсем килә минем дә1 Бу дөньяны ташлап китмәгәнсең, Гүя аста күмер чабасың... Җир астына ремонт ясый-ясый, Гел киләсең безгә таба син. Юк, сыйдыра алмый зурлыгыңны, Җир аслары синнән тарсына. Әнә, сине танып, сөенәсөенә, Аккаеннар чаба каршыңа. Мин уйнаган, син җырлаган җырлар Каеннарга эленеп калсыннар, Кабатланмас якты образыңны Киләчәккә озатып барсыннар: «Туган якның каеннары калалар инде, Кемнәр сөеп карарлар инде, Гомерем буе миңа таба чабарлар инде, Кайтмый һич тә калалмам инде...» Без дә борынгыга әйләнербез, Гомер мәңге түгел, чамалы... Сау бул инде, китәм, Ямады... Каеннарың, Фәндүсләрең белән Җырларымда торып кал әле. Җирне сөеп бүтән җилләр исәр, Башкаларга безнең җыр күчәр... Аккаеннар язын яшелләнер, Сандугачлар таңда чык эчәр... Март. 1983 ел. Яңаеыл — Ямады