Логотип Казан Утлары
Хикәя

НИХӘЛ, ДУСТЫМ?!

Вакыйф җәйге ялын диңгездә уздырды. Диңгездән өйгә кайтышлый, бераз әйләнгечрәк булса да. башкалада яшәп яткан дусты Игорьга сугылып чыгарга уйлады. Игорь белән алар иске дуслар иде. Вакыйфның күптән инде аның белән бер күрешеп туйганчы сөйләшәсе, эчен бушатасы килеп йөри иде. Хәзер менә күрешү мөмкинлеге чыгып тора, һәм ул ялынЪн калган бер-ике көнен Игорь белән үткәрергә булды. . Бу дуслык армиядә башланып китте. Хәтта поездда ук дияргә ярый. Армиягә алынган егетләрне көнчыгышка алып китүче поездда аларның ләренә дә сирәк тартыла, автомат тотып, кырык градуслы суыкларда каравылда да сирәк тора иде Ләкин башкарган эше, егетләрне куандырган хатлары аркасында, солдатлар арасында бик тиз үз кешегә әверелеп китте ул. Иң яхшысы егетнең холкында масаю, эреләнү кебек нәрсәләр сизелмәде. Киресенчә, читтәрәк калуны ул кулайрак күрә, үзенең игътибар үзәгендә булуыннан тартына иде. Игорьны почтага билгеләгән офицер кешеләрне яхшы белә торган булгандыр, күрәсең. Бу эш егеткә шулкадәр туры килә иде ки, махсус сайласаң да алай ук килеп чыкмас. Тыныч, басынкы табигатьле Игорьда яшьлеккә бигүк хас булмаган төгәллек, җаваплылык бар, әмма хәрби хезмәттә кирәкле башка сыйфатлар җитенкерәми иде. Нык, таза гәүдәсенә ятышып бетмәгән аксыл чырай, салмак хәрәкәтләр. Тавышы да ничектер йомшак кына булып, артык интим чыга. Кыскасы, характеры белән Игорь тулысынча «гражданский тормыш» урыннары янәшә туры килде. Танышып киттеләр. Мәктәп картала рында нокта гына булып күренгән шәһәрләрне, урман-тауларны вагон тәрәзәсеннән карап бара торгач, бер-берсенә сүз кушып, ияләшеп тә өлгерделәр Аннан бер үк частька, бер үк ротага эләктеләр. Бер ай карантиннан соң Вакыйфны штабка күчерделәр, ә Игорьны., моңа хәтта ышануы да кыен иде — почтага билгеләделәр. Әйе, гап-гади почта бүлегенә, шушы часть егетләренә хатлар, газета-журналлар ташып, аларны сөендереп торырга тиеш иде Игорь. Кайберәүләр егетнең җиңел эшкә эләгүенә көнләштеләр, арада аны өнәп бетермәүчеләр дә табылды. Чөнки солдатлар телендә «почтарь» дип йөртелгән Игорь, хат ташучы буларак, төрле хуҗалык эш кешесе, тагын да төгәлрәк әйтсәң — кабинет кешесе иде. Ул китаплар ярата, аларны инде гомере буе җыя икән Китаплар, язучылар турында сөйләшү аларны тагын да якынайтты, егетләр бер-берсенә тагын да тартыла төштеләр Бушаган арада Вакыйф Игорь янына почтага килә, аның кечкенә генә җылы бүлмәсендә чәй эчеп, яңа журналлар, газеталар актарып утыра Ә журнал- ф лар көн саен диярлек килеп кенә тора. Аларда яиадан-яңа әсәрләр ба- . сыла. Берәр журналда аерата кызыклы әйбер күренсә, Игорь белән г Вакыйф укыганга, журнал адресатына бераз «соңарып» та килгәлә- 5 де. Шул вакытларда Экзюпери китаплары басылып чыкты. Егетләр > аның белән дә мавыгып киттеләр Әдәбиятка мәхәббәт, культураны мөмкин кадәр күбрәк сеңдерергә тырышу теләге Игорь белән Ва- § кыйфның дуслыгын тагын да ныгытты Шул дуслык, хезмәт срогын тутырып, өйләренә әйләнеп кайткач = та дәвам итте. ♦ X и Ж ...Мәскәү аэропортына килеп төшкәч. Вакыйф такси алды Автобус э көтеп торасы килмәде аның. Игорь белән күрешер алдыннан аның = ялгызы гына каласы, үткәннәрне искә төшерә-төшерә, хыяллана-хы- < яллана башкала урамнарыннан үтәсе килде Диңгездә яхшы ял итте £ ул, хәзер кәефе күтәренке иде. Игорь берәр кая китеп бармасын дип, о үзенең киләсен белдереп, алдан ана телеграмма да сукты. Машина, җил сызгыртып, башкалага ашкына Юлның нке ягында чабылмаган болыннар, калкулыклар, ямь-яшел кырлар җәйрәп ята. каршыга йөгергән борылышларда ромашкалы ачыклыклар күзгә чалынып уза һәм, әлеге матурлыкка сокланып, син тәрәзәгә килеп капланганчы, алар инде ераклашып, югалып та өлгерә. Уйларга бирелеп барган арада машина шәһәргә дә килеп җитте,— башкалага керделәр. Гомеренең унбиш елын Вакыйф шушында үткәрде бит! Шушында укыды, эшләде. Бу минутта уйланырлык, искә төшерерлек нәрсәләре байтак иде Вакыйфның Игорь хәзер «Сокольники» метросы тнрәсендәрәк тора икән Бөтен шәһәрне аркылы үтәргә кирәк. Бу Вакыйф өчен шулай ук куаныч — ул таныш проспектлар, урамнар аша узачак Институт тәмамлаганнан соң яңадан Мәскәүдә булганы юк иде әле Вакыйфның. Ә тәмамлап чыгуына инде биш ел булды Ул тәрәзә аша яна йортларны, кибет рекламаларын күзәтеп барды Карап бара торгач, шуны аңлады Вакыйф юк. үкенми икән ул моннан китеп баруына. Үкенми!.. Бар шундый кешеләр, алар илнең теләсә кайсы почмагында яши алалар, аларга кайда да бер — бары тик тормышлары бөтен һәм җайлы гына булсын. Ә кайберәүләрнсн менә үз почмагы, үз шәһәре була һәм алар үз шәһәрләрендә генә бәхетле була алалар Вакыйф та хәзер үз шәһәрен тапкан иде.. Игорьның яңа квартирасында булганы юк иде әле Вакыйфның . Өчәү торабыз, дип язган иде ул. Үзе, Зоя һәм Алешка. Беренче хатыны белән тормышлары барып чыкмагач. Зояга өйләнгән иде Игорь. А тешка беренче иреннән туган малай икән Язылышкач, Игорь белән Зоя. туй сәяхәтен сылтау итеп, Вакыйф торган шәһәрдә дә булып киттеләр Яшь хатынның сеңелесе биредә яшн икән. Кунакка кайткан булганнар Шунда Игорь, куен дәфтәрендәге иске адрес буенча, Вакыйфны да эзләп тапты Вакыйфның баштанаяк фәннн эшкә чумган чагы нде Өстәвенә, йөкле Дилбәренең ризык сайлый торган, кәефсез вакыты туры килде. Әмма барыбер кунакларны алар сөенеп кабул иттеләр Хәтта әле юри оештыргандай килеп чыкты—Дилбәрнең туган көненә хәзерләнеп йөриләр иде Игорь белән Зояның көтмәгәндә килеп чыгуы гаилә бәйрәмен тагын да бизәп, ямьләндереп кенә җибәрде. Алар —ике яшь пар — туган көн табынына җыелдылар. Зифа буйлы, жыйнак гәүдәле Зоя кара трикотин күлмәген чуклы бау белән ныгытып куйган, бу исә хатынның сынын тагын да юкартып, жиңеләйтеп жибәрә, түшендәге бердәнбер бизәнү әйбере булган гәрәбә медальон да аңа затлылык өсти. Күз салу белән үк аның зәвыклы шәһәр кызы икәнен аңлыйсың. Яшькә дә ул Игорь тирәсе иде, ахрысы, әмма чаманы белеп, оста кулланылган косметика аны тагы да яшь күрсәтә. Зоя тиз арада Дилбәр белән уртак тел тапты, өстәл әзерләшергә ярдәм итте. Тапкырлык, сизгерлек, ситуацияне аңлый белүен күрсәтте. Хатыннар өстәл әзерләгән арада ирләр балконга чыгып тәмәке көйрәттеләр, Вакыйф дустын яңа тормыш башлап җибәрүе белән котлады. Игорь да, шуны гына көткәндәй, Зояны мактап алды, ул чын мәгънәсендә тормыш кешесе, ни теләсәң, шуны таба ала, минем кебек жебегәнрәк иргә нәкъ шундый хатын кирәк тә инде, дип шаяртты. Шул кичне Зоя белән ничек танышуын, ничек яшәүләрен, нинди хәлләр булып узганын сөйләде. Дустын яхшы белгәнгә, Вакыйф Игорь әйтеп бетермәгәннәрне дә сизенде, күп нәрсәне болай да чамалады. ...Аэропорттан бирле ләм-мим сүз катмый килгән таксист, Вакыйфның уйларын бүлдереп, сорап куйды: — Ничәнче йорт дидегез әле? Вакыйф кабаланып куен дәфтәренә сузылды, адреска күз салды: — Унберенче. Бер-ике минуттан такси кызыл кирпечтән салынган биш катлы йорт янына килеп туктады. Ишекне Игорь үзе ачты — элекке кебек үк таза гәүдәле, өстендә кнопкага төймәләнә торган модный батник, йөзендә ихлас елмаю Вакыйф сумкасын идәнгә куюга дуслар ирләрчә кочаклаштылар да, берәр адым артка чигенеп, берберсен тагын күздән кичерделәр, аннары түргә уздылар. Шул вакыт кухня ягыннан Зоя килеп чыкты, сөенүен күрсәтергә теләп елмайгандай итте, тик елмаюы мәжбүрирәк килеп чыкты шикелле. Нилектәндер бик ябык иде ул һәм, җәй уртасы булуга карамастан, чырае аксыл иде. Бүлмәгә кергәч, Игорь Вакыйфка затлы келәм жәелгән кушеткадан урын күрсәтте, үзе дә, урындык алып, каршына килеп утырды, елмайган карашы белән аны тагын бер күздән кичерде. — Ну, Каспий ничек соң? — диде. — Искиткеч! Суы да җылы, чиста, нефть дигәнең дә бөтенләй юк икән, — диде Вакыйф кулларын кушырып Ул монда килеп җитүенә шат, шунлыктан, бераз дулкынлана да иде. Ниһаять, килеп җитте, каршысында менә дусты утыра, сөйләшенмәгән күпме сүзләр, күпме бәхетле сәгатьләр көтә аларны. Игорь тагын бер кат аның кояшта янып шоколад төсенә кергән йөзенә карап елмайды да: — Танырлык та түгел үзеңне, тәмам чүл гарәбе булгансың,—диде. Шунда үзенең йөзеннән ниндидер күләгә үткәндәй тоелды. — Мин җәйне өйдә үткәрермен, ахры. Әлегә сүз шуның белән өзелде. Бүлмәгә кереп-чыгып йөргән Зоя иренә минут саен нинди дә булса эш куша, бусы исә, кунакны ялгыз калдырып, я суыткычка йөгерә, я берәр савыт-саба алып килеп хаты- кына тоттыра. Килеп яңадан Вакыйф каршына утырганда сүзнең кызыгы киткән була Хужалар табын хәзерләп арлы бирле йөренгән арада Вакыйф җиһазларга күз йөртеп чыкты. Стенкада бәллүр савыт-саба, ялтыравык тышлы китаплар, чит илдән алып кайтылган төрле сувенирлар, бизәнү әйберләре һәм, аерымрак куелган, «Беломор» тартмасы хәтле генә ♦ чит илдә эшләнгән телевизор тора иде. Стеналарта яшькелт обой = Бар шундый өйләр аларның бусагасын атлап керү белән үзеңне з иркен һәм җиңел хис итәсең, гүя монда күп тапкырлар булгансың да, и күнегеп китеп, үз кешегә әйләнгәнсең... Бу квартирада исә Вакыйф ч беренче минуттан ук үзен сәер хис итте Беренчедән, Зояның кунакны е ничектер көчәнебрәк каршы алуы гаҗәпләндерде Ә бит Вакыйф, ике 2 гаилә арасында чын дуслык башланыр, дип уйлаган иде теге чакта, f Өстәвенә тагын монда аны нәрсәдер чикли, кыса да иде Башта ул * моның сәбәбен озгк күрешми торудан күрде; чыннан да, күптән күрешеп сөйләшкәннәре юк, бәлки, бераз ераклаша төшкәннәрдер, үзгәр- ~ гәннәрдер, ә үзгәрү, билгеле, кешене һәрвакыт сагайта, шикләндерә s башлый. Башта Вакыйфның уйлары шул тнрәдәрәк йөрде, бераздан п ул төп сәбәпнең Зояда икәнлеген аңлады' Өстәл янында да сүз тиз ялганып китмәде Хәлне җиңеләйтү өчен ® Вакыйф үзе сүзгә кереште башта ничек ял итүен, көньякта табигать- н иеп, һаваларның нннднрәк булуын сөйләде, аннары өйдә калган кечкенә кызын исенә төшерде, сагынуын әйтте. Игорь, әлбәттә, бу кнерен- и келекне сизә, тегеләй дә, болан да нтеп карый, кунакның күңелен күтәрергә тырыша, кабалана, барысын да җайларга тели Әмма табынны кулга алырга, тел тегермәнен эшкә җигеп, бу хәлдән оста гына чыгарга, беренчедән, аңа остадыр-тәҗрибә җитми, икенчедән, Зояның янәшәдә утыруы комачаулый, телен бәйли иде Шул сәбәпле, әңгәмә өзек-төлек дәвам нтә, кайчакны авыр тынлык та урнашып куйгалый. һәм аны ерып чыгарга тагын кунак үзе ярдәмгә килә иде. Зоя өстәлнең икенче ягында, Вакыйф каршында утыра. Очлы терсәкләре эскәтергә терәлгән, вакыт вакыт ул да берәр сүз кыстыргалап куя. Шулай күпмедер утыргач, соңгы вакытта бнк нык аруын, йончуын сөйләргә керешә, тормыштан зарланып ала Бу сүзләр, бу зарлану — әле кунак белән маташа торган чак түгел, дигән кебегрәк килеп чык св да, Вакыйф сер бирмәскә, күңелдәген сиздермәскә тырыша Ахыр чиктә, ул Зоя янына түгел, иске дусты - Игорь янына килде бит... Игорьның үзенә дә җиңел түгел иде Ул үз хәлен аңлый, хатыны белән кунак арасында бәргәләнә, икесенә дә ярарга тырыша, ләкин әңгәмә тәгәрмәчен майлап җибәрергә кулыннан килми. Шулай да, эчкә кергән эчемлек тора-бара үзенекен итте - әңгәмә эзгә төште Өс тәл артыннан инде елмаешып, канәгать бүлып тордылар Ачык тәрәзә каршына килеп, сөйләшүне дәвам иттерделәр Әмма Зоя монда да онытылып киткән ирләргә үзенең барлыгын сиздереп алды — Игорь, стенкпга кояш төшкән бит, неужели шуны күрмисең* — диде. — Яп пәрдәләрне! Ирләр борылып стенкага карадылар Аның бер читендә, чыннан да, кояш нурлары уйный иде «Шуннан ни булган?» — дип уйлап куйды Вакыйф, ә Игорь, авыз эченнән нндер сөйләнел, идәнгә кадәр төшеп торган калын пәрдәне биетергә кереште Пәрдә бирешмәде, ул тагын тартты, пәрдә тагын ябылмады, ачу белән өченче кат йолыкканда, өске чите ычкынып китеп, боҗрадан чыкты. Зоя исә, шуны гына көткәндәй, ирен әрләргә, булдыксызлыкта гаепләргә кереште,— бүлмәне ярсулы авазлар басып китте Бу авазлар Зоя кухняга чыгып киткәч тә ишетелеп торды шикелле Игорь кунакка карамаска тыры шып, күзләрен яшерде, кызарып чыкты Йөреп кайту өчен баскычтан төшеп барганда артларыннан кинәт ишек ачылды, анда Зояның озынча йөзе күренде. — Бер сәгатьтән өйдә бул, син миңа кирәк булачаксың, — дип боерды ул иренә, каршы әйтергә урын калдырмыйча һәм, жавапны көтеп тә тормыйча, шапылдатып ишекне япты. Игорь тагын уңайсызланды, кәефе кырылды. Аннары, хатыны өчен гафу үтенгәндәй, дустының нңенә кагылып алды да: — Игътибар итмә әйдә, бу арада өянәге кузгалып тора, тырышып- тырышып мине каравыллый,—диде. сКаравыллый?» Ни өчен икәнен Вакыйф аңламады, ә сорашырга кыймады. Шулай да бу гаилә тормышының тулысынча Зоя кулында икәне аның өчен хәзер ачык иде. Димәк, кем әйтмешли, монда Зоя патша да, алла да икән! Беренче хатыны Лнда белән аерылгач, Игорь байтак вакыт япа- ялгызы йөри, күңеле төшенке була аның. Җимерелгән тормышы турында уйлана, кич житте исә үзен кая куярга белмичә аптырый, көн саен диярлек үпкә белдереп, акыл өйрәтеп торучы әти-әнисе яныннан ничек чыгып качарга белми. Зоя белән ул нәкъ шушы чорда таныша. Хатын аның бер-берсенә охшаган төссез көннәренә ямь, яңалык кертә. Дөрес, башта Зоя аның өчен ялгызлыктан котылу чарасы гына була, тора-бара егет күнегә, тәм табып йөри башлый. Беренче очрашулардан ук Зоя дилбегәне үз кулына ала, ә Игорь, гадәтенчә, ана ияреп, ул кая чакырса, шунда барып, үзен артык мәшәкатьләндермичә, ялкау гына йөри. Зоя ягыннан булган игътибар, кайгыртучанлык йөрәгенә сары май булып ята, беренче хатыннан андый хөрмәт күрмәгән ирне бу үсендерә. Ә Зояга шул гына кирәк тә. Ул аны үзенә ныграк бәйли, иркәли-иркәлиякүнектерә, алыштыргысыз хатын булачагын әкренләп ирнең аңына сеңдерә һәм тәмле теле, йомшак мөгамәләсе шушы фикерне раслый, ныгыта бара. Тормыш-көнкүреш хәлләрендә тәжрибәсез Игорь тора башлауның беренче көненнән үк барысын да аңа тапшыра. Болай уңай, уйлыйсы, мәшәкатьләнәсе юк Гомере буе ата- ана канаты астында яшәп, ул моңа инде күнеккән, шулай булырга тиеш, дип уйлый. Яңа тормышка аларның һәрберсе ялгызлык, моң-сагыш, югалтулар аша килә Яшьлек, аның котылгысыз ялгышлары артта кала. Хәзер икесе дә: менә, ниһаять, ныклы, чын тормыш башлана, дип ышаналар Берсе дә үткәннәргә, артка әйләнеп карамый, яңа хисләр искеләрен күмеп китә, оныттыра, — алар инде беркайчан да баш калкытмас, искә төшмәсләр сыман тоела... Зоя белән мавыгып китеп, Игорь вакытлыча шулай уйласа да, беренче хатыны кулында улы үсә Лнда үзе Мәскәүдә кала, ә бала башкаладан ерак түгел кечкенә генә бер шәһәрдә — әбисе тәрбиясендә яши. Зояга өйләнгәнче Игорь әле улы янына барып-кайтып йөри. Малай янына, гадәттә, атна уртасында бара. Эшендә ялны атнаның теләсәң кайсы көнендә алып булганга, шулай итә. Ял көннәре барсаң, Лиданы очратуың бар. Зоя белән тора башлагач, малае янына йөрүләрен вакытлыча туктатырга була Игорь. Бераз күнегешик, тормыш эзгә төшсен, дип уйлый. Калган эшкә кар ява дигәндәй, бер-ике атнага гына кичерелгән нәрсә озакка сузыла. Яна тормышта бер-бер артлы мәшәкатьләр чыгып кына тора Шулай итеп, Зоя белән тора башлауларына алты ай тула дигәндә, аны кабат малае тарта башлый күрешеп сөйләшәсе, алдына утыртып сөясе, житәкләшеп урамда йөрисе килә. Бу турыда ачыктан-ачык сөйләшергә, малаен өзелеп яратуын, аны күрмичә, си- 112 рәк-мнрәк кенә булса да, очрашмыйча түзә алмаячагын әйтергә Игорьның көче житми Ә малайны ул торган саен ныграк сагына Ирнең бу халәте, уйчан күзләре яшь хатынның йөрәгендә хәвеф уята, шикләндерә. Күпне күргән, тәҗрибәле хатын буларак, ул нидер сизенә, бәхетемә ниндидер куркыныч яныйдыр, дип уйлый, ләкин уртага салып барысын да ачыкларга аның да йөрәге житми Бу хәл нр белән ха- ♦ тынны якынайтмый, киресенчә, алар үпкәләшә, сүзгә килешә баш- - лыйлар... g Игорь белән Вакыйф, ишегалдыннан чыгып, тупыллар утыртылган . тар урам буйлап киттеләр. Монда машиналар йөрми. Теге очтагы g киң проспекттан тонык кына гүләү ишетелә. Шәһәрне яхшы белсә дә, = бу аулак урамда беренче тапкыр иде Вакыйф. Тынычсызрак узган төшке аштан соң Игорь әкренләп табигый ♦ халәтенә кайтып килә иде. Бу яктан Игорь үзгәрмәгән кебек күренә. = Димәк, ихлас сөйләшү булачак, дип өметләнде Вакыйф Урам башына җитәрәк аларны саргылт чәчле, озын-арык гәүдәле, « ак чырайлы унбер-унике яшьләрдәге малай куып житте. Бу — Зоя- з ның улы Алешка булып чыкты. х — Игорь абый, сез озак йөрисезме? — Нигә сиңа? £ — Әни сезнең белән йөрергә кушты! Тик минем йөрисе килми о ияреп Тиз кайтмасагыз, кино карап чыгар идем Ә кайтканда капка ° төбендә көтәрмен, өйгә бергәләп керербез. Игорь көлемсерәп куйды, мәгънәле итеп Вакыйфка карап алды һәм малайның аркасыннан сөеп: — Яхшы егет син, Алешка,— диде,— Бар. бар киноңа Ә малай китәргә җыенгач. — Акчаң житәме соң? — дип сорады. — Билетка житә! — Алайса, ярар.— Игорь аңа дусларча күз кысты,— Бар, йөгер! Ирләр паркка таба киттеләр. — Шәп малай үстерәсең,— диде Вакыйф бераз сүзсез баргач. — Малай ярыйсы Сизгер күңелле, барысын да аңлый — Сине «Игорь абый» дип йөртә икән... — Башкача булдыра алмыйдыр, күрәсең. Зур бит инде. Мин аның үз иркенә куйдым Теләгәнчә атасын. — Ятсынмыймы соң? — Дуслар без аның белән. Бик якын итә. Аңа хәзер ирләр компаниясе кирәк. Яше шундый. Армиядәге кебек көн саен бергә булмасалар да. Вакыйф Мәскәү- дән китеп барганчы Игорь белән алар сш очрашып, уй-серләрен уртаклашып яшәделәр. Шуңа күрә Вакыйф дустының бу чор тормышын яхшы белә нде. Лида белән Игорьны ата-аналары таныштырды Моңа егет үзе гаепле нде Армиядән кайтуына ел үтте, икенче ел китте, ә аның һаман йөргән кызы юк. Ялгызы да ялгызы, китаплар жыя. вузга керергә хәзерләнә. Ата-ана борчыла ук башлады, бер-ике тапкыр өйләнү турында сүз дә кузгатып карадылар — рәт чыкмады Уллары сүзне уенга бора, йомшак кына елмая, гомумән, бу хакта сүз кузгатмаска тырыша Болай булгач, үзебезгә кайгыртырга кирәк, дип ата ана кыз эзләргә тотынды. Кыз тиз табылды. Күрешүне дә үзләре оештырды лар Кызның нәкъ чәчәк аткан чагы Пешкән алма кебек алсу битле, Мәскәү тирәсендәге кечкенә шәһәрдә үскән озын толымлы чибәр генә кыз идс Лида. Әмма Игорьга ул әллә ни ошамады. Соңрак кызның да егетне ошатып бетермәве ачыкланды Монысын, әлбәттә, ата-ана гына белде Шушында нокта куйсаң да ярар идс. Әмма картлар моңа әллә ни игътибар итмәделәр. Аларның үз уе, үз тәҗрибәсе бар иде Егет белән кызга тагын берничә очрашу оештырдылар, һәрберсенең колагына ымсындыра торган сүзләр ишеттереп тордылар. Очрашулар ешайды, кыз белән егет бергә киноларга, концертларга йөрделәр Акрынлап бер-бсрсснә күнегә дә башладылар. Олылар җай чыккан саси кызга егетне, егеткә кызны мактадылар, аларны көткән ма тур тормыш турында тукыдылар. Хәер, бу хакта инде тукымасаң да була иде Яшьләр инде тәмам дуслашып, дуслыкны мәхәббәт итеп кабул иткәннәр иде. Монда кызның яшьлеге, сафлыгы, балаларча эчкерсез, беркатлы булуы да үз ролен уйнагандыр. Лида гомеренең иц матур, табигать биргән гүзәллекнең иң югары ноктасына җиткән иде. һәм Игорь шуңа сихерләнде дә... Картлар да моны сизенде, зур тырышлык, түземлек белән төзелгән йортка инде түбә ябарга бик вакыт идс. Икс яктан да ашыктыра башладылар. Лида өлкәннәр сүзенә, аларның тәҗрибәсенә ышанды, Игорь исә, ниндидер ялгышлык эшләргә җыенуын күңеле белән сизенсә дә, үзендә кире чигенерлек көч тапмады, егеттән шушы адымны көткән кешеләрне — бигрәк тә Лиданы — алдый алмады, өйләнергә булды Аларның беренче айлары матур узды Үзенең оялчанлыгы, хатын- кыз мәсьәләсендә артык кыюсыз, саф булуы аркасында Игорь, өйләнгәнче, кызлар белән йөрмәде дә диярлек. Хатын-кызны ул бөтенләй белми иде, ахрысы. Беренче айлар егеткә яңа дөнья ачты, татлы төш күргәндәй хәтерендә калды Кыенлыклар соңрак, дәртле ташкын үз ярларына кайта башлагач килеп чыкты. Башта буйдак тормыштан калган гадәтләр комачаулады моңа хәтле ул тулысынча ирекле кеше булса, хәзер исә, аз гына соңга калып йөрсәң дә, хатын алдында исәп-хисап тотасы бар иде. Шулай итмәгәндә, яшь килен татлы иреннәрен турсайта, сөйләшми газаплый, балаларча үпкәли. Өйләнешүдән шуны көттемени ул! Хатын иренең катлаулырак тормыш белән яшәвен күз алдына да китерә алмады Иренең ниндидер сәер булуы аны ярсыта иде Чит кешене аңларга, ^айвакыт үзен аның урынына куя белергә, аның кайгысын үз кайгысы итеп кабул итәргә өйрәнмәгән идс Лида Өйләнешү, ир хатыны булу аның өчен беренче айларның исерткеч ялкыныннан гына гыйбарәт, шуңа гына кайтып кала, башка мәгънә, рухи ләззәт, тәннәрнең генә түгел, җаннарның да кушыла алуын ул белми идс. Әлбәттә, бу көенчә Лида ят гаиләдә үз урынын таба алмады, гаилә дә бу көенчә киленне кабул итәргә теләмәде. Күп тә үтмәде, гаилә икегә бүленде Бер якта яшь килен булса, икенче якта — Игорьның ата-анасы һәм кайдадыр ике арада - Игорь! Көчләр тигез түгел идс. Игорь ике арада буталды, әле теге якка (ата- ана да кадерле!), әле бу якка (хатын да якын!) ташланды. Ул да үз урынын таба, кайсы да булса якка чыга алмады. Лида аз гына сизгерлек, ышаныч күрсәтсә. Игорь, әлбәттә, аны яклап көрәшкә ташланмый калмас иде! Әмма яшь хатын ирен дә дошман күрде, көрәшү өчен аңа фикердәш, хуплау сүзе кирәген аңламады. Болай яшәү мөмкин түгел иде. Яшь гаилә таркалырга тора һәм аны саклап калу өчен бердәнбер чара—ул да булса ата-ана йортын ташлап чыгу гына калды. Игорь белән Лида төп йорттан аерылып чыктылар. Себергә эшкә китеп барган бер гаиләнең буш квартирасын эзләп тапканчы байтак чиләнергә туры килде. Хуҗалар икс елдан гына кайтырга тиешләр идс, әлс вакыт бар. ул көннәр җиткәнче берәр нәрсә уйлап табылыр, дип өметләнделәр. Ин мөһиме, хәзер үзләренә үзләре хужа. тормышларына кысылучы, адым саен акыл өйрәтеп торучы юк Тормышта гел син теләгәнчә генә булмый икән. Бераздан шул нәрсә ачыкланды аерылып чыгып, алар тышкы, күзгә күренеп торган каршылыкны гына хәл иткәннәр икән әле Тирәнгә яшеренгәне күңел- ф дә һаман яши, алай гына да түгел, һаман саен үсә. баш калкыта _ икән. Алар бер-берсен яратмыйлар икән ләбаса! Алар арасында бер- £ вакытта да мәхәббәт булмаган! Бер-бсрсенә күнегеп, шуны мәхәббәт дип кабул иткәннәр. Игорь — характерының йомшаклыгы сәбәпле, ә Лида тәҗрибәссзлсге аркасында бу адымны ясаганнар Читтән караганда аларнын җайга салынган тормышы тыныч кына § ага кебек идс Ләкин бу тынлыкның давыл алды тынлыгы икәнен £ икесе дә сизеп, белеп яшәделәр. Гаилә өстендә кара болытлар куе- = рыл, гел яшеннәр яшьнәп тормаса да, һавасында киеренкелек сакланды ф Урмандагы җир асты янгыны турында ишеткәне бар идс Игорь- = нык. Мондый янгын иң четерекле һәм хәтәр янгыннардан санала. Агач 3 төпләреннән генә барамы янгын, әллә зур тизлек белән агач башла- * рыннан тараламы,—ут җир өстендә вакытта аны сүндереп, аның э белән көрәшеп була икән әле Ә менә ут җир астыннан, торф катла- _ мыннан барганда — көрәшү мөмкин түгел' Ул әлс бер җирдә, әле < икенче җирдә борын төртә, яки яшеренеп айлар буе җир астында да пыскып ятарга мөмкин һәм Һпың кайчан, кайдан дөрләп чыгасын £ берәү дә белә алмый, алдан искәртү дә мөмкин түгел Шулай яшерен о генә пыскып яткан ут бер заман көтмәгәндә җир өстснә бәреп чыга, күкрәп утырган урманны кара күмер итә Игорь белән Лида тормышы да хәзер нәкъ менә җир асты янгынын хәтерләтә идс. Тышкы яктан барысы да тәртиптә кебек, әллә ни сүзгә дә килешмиләр, тавыш та чыгармыйлар, әмма эчтә, бнк тирәндә нәрсәдер пыскый, көйри, бербереңә ризасызлык яши. Игорь да. Лида да өйләнгәнче гаилә тормышын башкачарак күз алдына китерәләр иде. Алар теләгәнчә, алар хыялланганча килеп чыкмады Шулай да яшь гаиләнең матур киләчәккә өметләнеп, күтәренке рух белән яшәгән чаклары да булгалады. Бу бигрәк тә Игорь институтка кергәч үзен сиздерде Югары уку йортына керү Игорь өчен яңадан туу белән бер идс Авыр имтиханнар үтеп, студент тормышына аяк басу һәрбер кеше өчен зур шатлык, мөһим борылыш, бер баскычка югары күтәрелү булса, армиядән соң институтка керү Игорь өчен икеләтә шатлык идс Тормышындагы бу борылыш аны үзгәртеп җибәрде, егеттә үз-үзе- нә ышаныч артты, кыюрак яши башлады һәм. иң мөһнмг. бу үзгәреш аңа күпмедер канәгатьләнү китерде. Хәзер ул үзен иркенрәк тота. җиңелрәк аралаша, елмаякөлә, тормышның гүзәл нәрсә икәнен яңа гына аклагандай, һәр нәрсәгә сөенеп яши. Гомер буе җитенкерәмәгән ниндидер җиңеллек, иркенлек сизде ул үзендә Лида боларны ничек кабул итте соң? Аның өчен Игорь көтмәгәндә яңа яктан ачылып китте Хатыны телендә «бозау» дип йөртелгән кыю сыз. йомшак табигатьле ир. бнк теләсә, каршылыкларны җинеп. үзенекен исбат итә ала икән ләбаса! Бер араны хатын ире белән горурланып йөрде Игорьның эчке дөньясы, укуы, китаплары белән кызык сына башлады Ә гуманитарий булырга җыенган ирнең язу өстәленнән Лида күрмәгән-ншетмәгән китаплар өзелми идс Әмма иренең киңрәк дөньяга чыгуы, таныш-бслешләрснеи дә ишәюе һәм шуның аркасында күзгә күренеп үзгәрә баруы хатынны борчый, шикләндерә, кайвакытта ачуын ла китерә идс. Ирен әллә нн яратмаса да. анын •ЙМИ о IIIIK.I 1.1 НИИ 111.up тормышы. НИИ МО\И1Ы IT. ■ pii б\.т\ хатынны көнләштерде Игорьның тормышын үзенеке итеп, шуңа кушы лып китеп, сөенеп яши белмәде ул. Тагын сүзгә килүләр, үпкәләшүләр, сөйләшми йөрүләр китте Бу хәл гаилә нигезен ныгытмый иде, әлбәттә Игорьның өйгә кайтмыйча Вакыйф фатирында кунып калган көннәре дә булгалады, ә хатын моннан әллә нинди нәтиҗәләр чыгара, зурайта, иренен читтә берәр йөргән нәрсәсе бардыр дип уйлый иде. Бер заман Лида аерылышу турында сөйләнгәли башлады. Игорь аңа бер сүз дә әйтмәде, әмма эчтән моңа каршы иде. Беренчедән, улын ятим итәсе килмәде, икенчедән, хәзер аның үз хәле хәл институтта кыенлыклар чыгыл тора. Бу болан булды Игорь, үзенең дүрт иптәше белән, институтның түбә калаен буярга килешенделәр Договорны соңыннан төзербез, дигән сүзгә ышанып, егетләр эшкә керештеләр. Түбәне буяп ятканда фаҗига килеп чыкты - егетләрнең берсе, абынып китеп, бишенче каттан аска очты Ярый әле, аста агачлар үсә икән, шулар коткарды. Әмма егетнең умыртка сөяге сынган булып чыкты. Операция ясадылар, егет барыбер гомерлек инвалид булып калды. Инвалидлыкны законлаштырырга кирәк булгач, аларны яллаган кешеләр, өсләренә җаваплылык аласылары килмичә, ярдәм итүдән баш тарттылар. Сүз, тарткалашу китте Бә.хәстә Игорь башлап йөрүчеләрдән иде. шуның аркасында, институттагы хәле шактый мөшкелләнде, аңа сагаеп карый башладылар Нәкъ шулвакыт (сайлаган бит вакытын да!) институтка Лидадан хат килеп төште. Хатта ул иреннән зарланган, гаиләсенә булган мөнәсәбәтен, тәртибен тикшерүне үтенгән иде. Институт җитәкчеләре янына чакырып алып, шушы хатны күрсәткәч, Игорь беравык исенә килә алмый аңгыраеп утырды. Башка сыймаслык эш иде бу! Арттан пычак кадау белән бер! Болай да институтта көчкә эләгеп торган чакта . Хәзер аны бу хатын янында бернәрсә дә тотып тора алмаячак—чыннан да аерылырга кирәк, дип карар кылды Игорь һәм шул көнне хатыпы яныннан чыгып китте. Тиешле срок үтеп, аерылышу көннәре якынлашып килгәндә, үзе үк аерылышу турында сөйләнеп йөргән Лидадан хат алды Игорь. (Ул инде атааиасы янында тора иде.) Лида аерылышырга теләмәвен язган иде. Әмма Игорьның йөрәге таш булып каткан, бу турыда ул ишетергә дә теләмәде... Игорь соңгы елларда булып үткән хәлләрне сөйли, аның менә шулай күңелен бушатыр кешесе юклыгын сизеп бара иде Вакыйф. — Зоя синең картлар белән уртак тел габа алдымы соң? Ка-а-я! — диде Игорь. — Зояны күрә алмыйлар алар. Хәлләреннән килсә, аерттырып кына җибәрерләр иде — Авыр хәл. Ничек кенә әле Шуның аркасында күпме нервы түгелә. Мин аларга барырга җыенсам, кара коела хатын, чөнки белә килеп керүгә — аны яманлый башлаячаклар. Ә бармыйча да булмый — ата-ана бит... Вакыйф гаҗәпләнеп башын чайкап куйды: — Улыңны күрәсеңме соң? Игорь аңа сәер карап алды да көлемсерәгәндәй итте. — Баргалыйм болай Үсеп бетте инде, зур малай булды. — Аңа йөрүеңне Зоя белә торгандыр бит? — Хәзер белә инде Ачыктан-ачык йөрим. — Ул нәрсәнедер исенә төшергәндәй, үзалдына көлемсерәп куйды. — Безнең монда бер тавыш чыгып алды әле Малай янына яшертен генә йөргәнне Зоя сизеп алгян да каравыллап торган Ну, кем әйтмешли, мине «җинаять» өстендә тотып алды Җәнҗал чыкты. Атна буе өйгә кайтмадым, әтиләрдә кун- дым Мии кайтмагач, Зоя бөтенләй жүләрләнә язган Бөтенләй китүем, дип уйлаган, ахпы. Үзем дә курка калдым хатын-кызны белеп булмый, мәйтәм... Кыскасы — атна тулды дигәндә кайтып керсәм. Зоямны бауга элеп киптергәннәрмени. Зәп-зәнгәр Җылый да алмын, бичара — Игорь беравык дәшми генә барды, аннан яшел агачларга күтәрелеп карады да — Чыннан да ярата, ахры. — диде. — Әмма ан- * дый яратудан тын кысыла, брат... 5 Игорьның сонгы сүзләре Вакыйфка күп нәрсәне аңлатты Зоянын з аны салкын кабул итүе, бу йорттагы киеренкелек, низаг — барысы да, £ димәк, үз-үзеңә һәм уртак киләчәккә ышаныч житмәүдән килә икән Игорьның икс арада йөрүе, яна семьяга Зоя ышаныр дәрәжәдә нык- с лап берекмәве хатын күңеленә шик сала икән. Зоя да. тормыштагы * сонгы юанычы булган Игорьны югалтмас өчен, үзе дә сизмәстән, ти- = ранга әверелә бара, ирнен гайрәтен чигерә. ф — Ярар, бер эзгә төшәр әле. Син үзен, дә дилбегәне артык бушат- _ кансын, ахры... Игорь сүзсез генә баш какты. — Алайса, малай янына ачыктан-ачык йөрим дисен инде? — Ә ә, әйтергә онытканмын теге көнне мин ана әйттем — әгәр _ минем белән торырга теләсәң, малай янына йөрүем белән килешергә “ туры киләчәк, дидем. — Ә ул? — Килешүен килеште, кая барсын инде килешмичә Шулай да. и Лида белән очраша башларбыз,-дип курка ахры ул Анысы инде юкка. Инде Лидага кайту юк. Киселгән икмәк кире ябышмын ул! Шулай катлаулы тормыш хәлләрен сөйләшен йөргәндә, әңгәмәнең ул уйлаган, ул өмет иткән юнәлештән тайпылып, башкарак эздән китүен искәреп алды Вакыйф. Ул бит монда канатланып, ниндидер күңел күтәренкелеге белән килеп төшкән иде. Игорьны ла элекке ялкынын югалтмаган килеш күрергә теләде. Элек алар гел киләчәк ту рында сөйләшәләр, хыялланалар, планнар коралар иде бит Нинди бәхетле, канатлы тормыш белән яшәгәннәр икән алар ул чакта! Дөньяны да, беркатлырак булуларына карамастан, икенче төрлерәк матуррак һәм шигърирәк итеп күрәләр иде кебек Ә хәзер менә көндәлек мәшәкатьләргә батып, якын һәм бәләкәй максатларны гына кайгырта-кайгырта, югарырак биеклекләрне күрми башлаганнар түгелме соң? Күпме еллар фикердәшләр булып, шул дәвернең асылын тәшкил иткән сыйфатларны югалтып баралар түгелме? Ул еллар Вакыйфның хәтерендә ниндидер кабатланмас бәйрәм кебек уелып кал ган иде. Монда килгәндә Вакыйф нәкъ менә шул хакта уйлады, шуны көт те, хәтерендә сакланган яшьлек елларының чагылышын гына булса да күрергә теләде ул Игорь белән яшьлек урамнарыннан үтәсе, бары сын да искә алып утырасы, бәхетле сәгатьләр кичерәсе килде аның Тик бәйрәм юк иде' Алар, кайдадыр тоткарланып, бәйрәмгә соңарып килделәр, ахры «Бәлки, мин артык беркатлыдыр Бәлки без нинди дер чикне үтеп чыгуыбызны сизми калганбыздыр, шуны аңламыйча һаман яши бирәбездер?! Ниндидер үзгәреш булгандыр да. без аны һаман белмибездер», дип. моңсу гына уйлап куйды Вакыйф - Теге чакта син диссертацияне якладым дип язган идең. диде Игорь. - Хәзер фәннәр кандидатыдыр инде Әйе. кандидат, дип чикләнергә булды Вакыйф Дустының хәлен аңлаганга, үзе турында жәелеп китеп сөйләргә яхшысынмады ул Ә мин менә һаман очына чыга алмыйм әле Инде үз үземә ышанычны да югалта башладым Игорь кулы белән нин 1ндср сүлпән хәрәкәт ясап алды, беравык дәшми торгач кына дәвам итте Чнтт > балаң үсү авыр икән ул, брат Тегендә-монда йөреп, гомерең ике арада уза. йөрәк яна, эчтән сызасың. Күңел тынычлыгы булмагач, эшкә дә кул бармый Бары да таркала. Эштә дә аяк терәп үземнекен таләп итә алмыйм йөрәк җитми, ничектер хакым юктыр кебек. Башкалар моны сизә һәм шуннан бик оста файдалана. — Ул фикеренә йомгак ясагандай — Менә минем хәлләр әлегә шулай . Нәрсә бульиУ бетәр— билгесез... Үзем гаепле... Үзем...—диде. Игорьның карашы аска текәлгән. Ялтырап торган киң, матур маңгаенда авыр уй күләгәсе ята, күзләре исә бу минутта беркемне күрми — алар эчкә, тирәнгә юнәлгән. Шулвакыт Вакыйфны нәрсәдер телеп алгандай тоелды, бу - кызгану хисе иде. Әйе, Игорьны кызганып куйды ул. Әмма бу очракта кызгану аңа кирәк микән? Тормышта кеше үзе, фәкать үзе генә хәл итә торган мәсьәләләр бар. Киңәш биреп, ниндидер фикер әйтеп кенә хәлне җиңеләйтеп булмаячак. Кеше кайбер фикерләргә авырлык белән, күп газаплар аша үзе килсә, әйбәтрәк була... Дусты әле үзен табар, чуалган йомгакны сүтә алыр... Аның борчылып яшәве, хаталарын кабатламаска, яңаларын булдырмаска тырышуы шуңа өметләндерә кебек. Күп1 тә үтмәде, асфальт сукмак аларны скульптуралар куелган ямь- яшел аланлыкка китереп чыгарды. Бу аланлык ачык һавадагы сыннар күргәзмәсен хәтерләтсә, аны каймап алган агачлар—стенага эленгән яшел гобеленнар кебек иде. Җил-яңгыр астында озак торганга сыннар бераз карала да төшкән, шул сәбәпле алар монда тагын да үз булып, җирдән үсеп чыккандай, табигый утыралар иде. — Беләсеңме, Вакыйф, — Игорь дусты каршысына туктады, аның күзләренә карады, — мин синнән гел күпне өмет итеп, зуррак эшләр эшләрсең дип, сине үземнән өстенрәк куеп яшәдем. Бәхетлеме син дип сорамыйм, чөнки бәхет адәм баласы аңлап бетерә торган нәрсә түгел Әйт әле дөресен син үз тормышыңнан канәгатьме? Вакыйф көлемсерәгәндәй итте. — Мәсьәләгә ничек карыйсың бит. Пришвин, ахрысы, менә нәрсә дигән: кеше, дигән, телиме-теләмиме, тормышта барыбер нинди дә булса камыт сайларга мәҗбүр Әмма сайларга калгач, муенны кырмый торганын, дигән Миңа калса, мин үзем теләгән камытны сайла дым. Шуңа күрә үкенмим Кайберәүләр моны яраткан эш, диләр Үз- үзеңне табу, дип' тә әйтергә була — Шат мин синең өчен. Вакыйф, аңлыйсыңмы, чын күңелдән әйтәм моны Ичмасам синең эшләр бара — Синеке дә җайланыр, менә күреп тор Үзеңне кулга алырга тырыш. Җайланыр. Мин ышанам сиңа... Алешка аларны, килешенгәнчә, капка төбендәге карт тупыл төбен дә көтеп алды Якынлашуларын күреп, агач күләгәсеннән чыкты, каршы килде. — Ну, ничек, бардыңмы кинога? —дип сорады Игорь. — Әһә. — Малай баш кагып куйды — Нәрсә карадың соң? — «Ак пароход» дигәнне. — О-о! - Игорь кашларын күтәрде, гаҗәпләнгәндәй итте. —Әйбәтме соң? — Әйбә-ә-әт! Алар фильм турында сөйләшә-сөйләшә подъезд ишегенә килеп җиткәнне сизми дә калдылар Иртәгесен Игорь аны вокзалга озата барды. Такси аларны Сөембикә манарасына охшатып салынган Казан вокзалына китереп куйды Поезд кузгалырга ун минутлап вакыт калган иде. Әйберләрне вагонга кертеп урнаштыргач, һавага чыктылар, ыгы-зыгы килгән халыкны, күкрәкләренә номер таккан өлгер йөкчеләрне, саубуллашучыларны тамаша кылып басып тордылар. ...Инде сөйләшер сүз дә калмаган кебек иде. Берничә минуттан кузгалырга тиешле поезд Вакыйфның уйларын алга — үзенең өенә, гаиләсенә чакыра. Игорь тыныч түгел, ул ничектер сәер итеп елмаеп куйгалый, аның гүя нәрсәдер әйтәсе, нидер аңлатасы, күңелендәге авыр тойгыларны таратасы килә иде. Саубуллашыр минут та килеп житте Дуслар бер кочаклаштылар да, Вакыйф вагон тамбурына кереп басты. — Язгалап тор, яме,— диде Игорь дустының күзләренә карап Аның тагын нидер әйтәсе килә иде, тагын ниндидер сүзе бар иде шикелле... — Язармын, Игорь, үзең дә онытма! — Аннары Вакыйф, кулын йодрыклап, «Но пасаран!» дигән рухландыргыч хәрәкәт ясады, дусларча елмайды — Син уйлама... Мин әле аякка басөрмын...— Игорьның сонгы сүзе шул булды. Вакыйф жавап бирергә өлгермәде, вагон тартылып куйды, поезд кузгалып китте. Проводница хатын баскычка сикереп менде дә ишекне япты. Бераздан поезд инде ачык кырлар буйлап бара иде Шул киңлеккә карап барган Вакыйф «Менә жәй дә үтте», — днп куйһы Хннары \ з шәһәре, хезмәте искә төште. Алда аны эшләр, күп эшләр көтә иде Дөньяда яшәвеңне бары тик матур эшләр белән генә аклап булачагын яхшы белә иде ул..