МУЛИЛЕ — МУЛЛЫК ИЛЕ
«АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ» КОНКУРСЫНА КИЛГӘН ОЧЕРКЛАРДАН
Татарстанның Тау ягы мәйданын икегә аерып, борыла-сырыла агып ятучы алкын сулы Зея елгасы буена утырган авыллар байтак. Туган авылым Мулиле — шуларның берсе. Республикабызның Зеленодольск районына кергән Мулиленең шактый кызыклы һәм игътибарга лаеклы тарихы бар. Мондагы авылларның күбесенең юл башы болгар чорына барып тоташа. XI—XII йөзләрдә Иделнең уң ягы Идел-Кама буендагы Болгар территориясенең көнбатыш өлешен тәшкил иткән. Бу төбәктә яртысыннан артыгы Зөя елгасы бассейнында булган 250 гә якын болгар авылларының калдыклары мәгълүм. Тарих галиме X. Г. Гыймади: «Казан артына һәм Идел уңъягына болгарларның беренче башлап күпләп күчеп утырулары XIII гасырның 30—40 нчы елларына (ягъни 1236 нчы елдан соң, Болгар дәүләте Алтын Урда гаскәрләре тарафыннан җимерелгәннән соң — Г. С.) туры килә»,— дип яза һәм бу җирлектәге күп кенә татар авылларына шул заманда нигез салынуын әйтә. Мөхтәрәм якташыбыз Каюм Насыйри «Зөя өязе авыллары» дигән хезмәтендә Мулиле авылының тарихына караган кыйммәтле мәгълүматлар бирә. «Бу Мулла иленең асылы бик күптәндер. Монда бер Муллагол дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр. Алар әүвәл килгәндә берничә кеше булып килгәннәр. Бәгъзэсенең исемнәре мәгълүм түгел. Аларның берсе Муллагол дигән кеше. Янә алар белән берәү бар икән. Шәехби дигән адәм. Ул үзенең бер углы беләи килгән. Углы Теләш исемле галим кеше булгандыр; Мулла илендә дәрес әйткән, мәдрәсә ихъя кылган (салган — Г. С.). Бу Шәехбинең атасы Тәмте дигән кеше... 1660 нчы елларда Хуҗаштан байтак халык күчеп Мулла иленә кушылгандыр вә һәм Әҗемнән күп мөселманнар анда күчкәннәрдер. Әҗем дигән авыл (хәзер Мәҗем дип йөртәләр) Зөядән ерак түгел авылдыр»,— дип яза. Бу өзектән яхшы аңлашылганча, Мулиле авылына Болгар шәһәрен монгол яулары 1240 елда тармар иткәннән соң күчеп килсәләр кирәк. Шулай булганда, Мулиле авылының нигезләнүе XIII гасыр урталарыннан саналырга хаклы, һәм аның чал тарихы 700 елларга җитә булып чыга. Туган авылы Мулиленең тарихы белән кызыксынган һәм аны өйрәнеп авыл тарихын язгак Габдрахман бабам Саттаровның (Габдрахман Күкенең) мәгълүматлары да (мәсәлән, авылның Җүкәсәр, Әрә эче дигән урам; Маматау. Алып бабай чабата каккан җир кебек таулы-калкулыклы кырбасу; Шики ермагы, Чиркәлше ермагы. Нөркә сазы. Дуңгыз аткан күпере, Үзәнсигез болыны, Сөенечкә басуы, Чана чыгышы кебек җирле атамаларының бик борынгы булуы; авылда болгар теленә нисбәтле: Болгарый, Канак, Кондыр. Тапай, Күке, Чупак, Ызай кебек борынгыдан килә торган нәсел-ыру кушаматларының саклануы; авыл зиратында Т Рәҗәл-Солтаи исемле хатын каберенә куелган, 1493 ел белән даталвиган кабер ташы, шәҗәрәләр һ. б.) авылның борынгылыгы турында сөйлиләр. Билгеле булганча, хәзерге татар телендә, сүз тәртибе таләбе буенча, сан исемнән алда килә һәм исемне ачыклау вазифасын башкара: вч китап. җиде таш һ. б. Мулиле микротопонимиясендә Үзәне игез (сигез үзән түгел). Ярасалты (яр асты ачты) — болын исемнәре; Кыекбиш (биш кыек түгел) — басу атамасы кебек ♦ конструкцияләр дә урын ала. Бу — телебездәге иң борынгы формалы сүз тәртибе. ы Мулиле халкы арасында бу авылның борынгылыгын раслардай риваятьләр дә 5 йөри. Хермәтле Хәяли бабай Әхтәмов (ул 90 яшькә җитеп, 1976 елда вафат бул- ы ды) болзй сөйли иде: «Безнең авыл — бик борынгы авыл ул. Моннан 7 гасыр элек, урманнар белән !jj капланган «Әрә эче» исемле бу урынга берничә гаилә килеп урнаша. Арада Мулг лагол дигән кеше дә була. Аның хуҗалыгы Әрә елгасыннан 30— 40 метр ерак- ш лыкта гына була һәм ул балык тоту белән шегыльләнә башлый. Соңрак килеп 5 утырган халык урманнарны арчып, чәчүлек җиргә әйләндерә. Басу исемнәрен П генә кара: Шомыртлык, Каенлык, Каенлык асты, Наратлы чокыры. Карама ту- X рысы, Чишмә эче...» . Бүгенге кәйдә Мулилендә, Хәяли бабай сейләвенчә, 26 нчы буын кешеләре яши. 500 гә якын хуҗалыгы булган бу авыл халкының дүрттән өч элеше — Мул- о лагол нәселе кешеләре. оАвыл исеменең килеп чыгышы Муллагол дигән борынгы болгардагы кеше н исеменә нисбәтле. Муллагол исеме элекке «мулла» һәм «гол» (кол) дигән сословие *“ терминиарыниан тора: «мулла» сүзе рухани саи төшенчәсен генә белдерми, «укы- u мышлы, белемле кеше, гыйлем иясе; укый-яза белүче; укытучы, остаз» мәгънәсендә дә кулланылган. Борынгы кеше исемнәребез составында шулай ук еш очп рый торган терки чыгышлы «кол (гол)» сословие титулы шәхеснең чыгышы ягын- * нан кол булуын билгеләү-күрсәтүдән тыш, аның «алла колы», «алла бәндәсе» бу- u луын да белдергән. Муллагол иле атамасы тора-бара лексик-фонетик үзгәрешләр кичергән. Болгар- татар теленә хас булганча, кеше исемен кыскарту нәтиҗәсендә, «гол» сүзе тошеп калып. «Мулла иле» барлыкка килгән. Мулла сүэеиең «ла» иҗеген тошерү иэти җәсендә, атаманың «Мулиле» варианты ясалган һәм «муллык иле. байлык иле» дигәк мәгънә аңлата башлаган. Мулиле исеме составындагы «иле» географик термины да авылның борынгылыгы турында сөйли. Ил сүзе төрки телләрдә хәзер дә кулланылышта йөри торган «туган ил, ватан, дәүләт, мәмләкәт» төшенчәсен белдерүдән тыш. борынгы төрки телдә тагын: «кабиләләр берләшмәсе». «халык» мәгънәләрен бәян итү өчен дә кулланылган. Болгар-татар телендә ил сүзе «авыл» төшенчәсен белдерү өчен дә хезмәт иткән. Татарстанда уннан артык авыл шушындый исемне йөртә: Тау иле. Күл иле, Кар иле, Ялаг иле, Чүриле, Чуваш иле һ. б. Мулиле авылының рәсми исеме — Молвиио. Ул «мул/мол»га тирә юньдәге рус авыллары исеме составында урын алган — вино (мәсәлән, Бритвиио һ. б.) кушымчасын ялгау юлы белән ясалган. Тарихтан билгеле булганча. Идел буенда яшәүче халыклар, шул исәптән татарлар, бик борынгы заманнардан бирле игенчелек белән шөгыльләнеп көн күргәннәр. Мулиле авылы халкының да төп кәсебе игенчелек булган. Терлекчелек тә хуҗалыкның шактый мөһим тармагын тәшкил иткән. Идел буе халкы, игенче лектән кала, сәүдә белән дә шөгыльләнгән, татарлар бу өлкәдә өстенлек иткәннәр. Мулиле авылы да сәүдә өчен уңайлы урый сайлаган. Бу турыда Каюм На- сыйри менә нәрсә яза: «Ул заманда Мулла илендә иген белән сату итүчеләр күп булган. Вә һәм Мулла илендә зур пристань булган; вә һәм Борындыкта пристань булган. Бәрле сулары. Гөбемә сулары бик зур су булган; вә һәм Зоя суында суд нолар, баржалар йөридер икән. Бу авыллар Үтәк каласы тирәсендәге авыллар булганга күрв. Үтәк каласында игендер вә һәм башка төрле малдыр җыеп илтүчеләр, байлар күп булгандыр». Авыл хуҗалыгының борын-борыннан төп тармаклары булып саналган иген челек һәм терлекчелек һөнәренә Мулиле халкы бүгенге көйдә дә тугрылыклы, бү тенге көндә дә авылдашларымның төп кәсебе — игенчелек һәм терлекчелек. Мул- иле һәм аның күршесендәге Өтәк авыллары халкы, «Искра» исемендәге күмәк хуҗалыкка берләшеп, заманчыл көчле техника, ныклы материаль база һәм фән казанышлары белән коралланган игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Мин, һәр елны диярлек, җәйге ялымның бер аенда — август башында туган авылыма ашкынып, сагынып кайтам. Мулилендә — минем туган йортым, туган туфрагым, туган нигезем. Анда минем газиз әнием һәм сеңелем яши. Әти ягыннан да, әни ягыннан да, тормыш иптәшем Әлфия ягыннан да күпләгән туганнарым, нәсел-нәсәбем анда. Әтием ягыннан ишле нәселем—күкеләр, әнием ягыннан борынгы да н_ килә торган нәселем — чупаклар, хатыным ягыннан — майурлар. Анда — минем тәпи йөри башлаганнан бирле бергә уйнап үскән иптәшләрем, яшь төшләрем, сабакташларым, беренче укытучыларым, авылымның мөхтәрәм акса каллары. Анда — минем үсмер елларда, тагын Казан университетында студент булып һәм аспирантурада укыган елларда хуш исле печән чапкан, чүмәлә куйган, кибән койган Яр асты алты, Куян атавы, Ишми чалуы, Олысаз, Бүре сазы, Тире кырган. Арыслан кыягы, Комаяк, Тустаган күле, Ирмышык, Әйдүч, Үзән сигез болыннары; урак урган, зурат куйган Олтамак, Сөенечкә, Закар алды, Әптәл, Торна сазы кашы, Наратлык чокыры. Зират асты, Карама турысы. Әрә буе басулары. Су кергән, балык тоткан Комсу, Кукмар, Әҗәл, Биктимер, Мулла. Кыз, Паровой, Чупак күлләре, безнең йорт янындагы Урта күл; Чиркәлше, Шөл дермә, Шики ермаклары; ярлары җиләк-җимешле тал-әрәмәләр белән капланган Әрә һәм Зөя елгалары... Кызыксынган иптәшләргә Мулиле авылының нәсел-нәсәп исемнәре һәм җирле географик атамалары турында тулырак мәгълүматларны Татарстан китап нәшриятында 1984 нче елда басылып чыгачак «Мәктәптә туган як ономастикасы» дигән китабыбыздан алырга мөмкин булачак. Биредә туларның бер-икесенә генә тукталабыз. Казаклар юл ярган басу. XIX гасыр башларында, авылның Олы кырында, язын чәчүлек җирләре — имана пае бүлгәндә, Мулиленең ярлы крестьяннары белән байлары арасында уңдырышлы басу өчен зур низаг чыга. Байлар, уңдырышлы басуны үзләренә алып, ярлы-ябагайларга уңдырышсыз кырны калдырмакчы булалар. Ярлы крестьяннар бунт күтәрәләр, берничә байны һәм куштанны авыз- борыннары җимерелгәнче кыйныйлар. Ыгы зыгы арасында, бай куштаннарыннан берәү, яхшы чаптар атка атланып, волость үзәгенә чаба һәм Чакаудан, бер төркем атлы казак ияртеп, әйләнеп тә кайта. Казаклар, атлары белән ямь-яшел булып үсеп утырган арыш басуын таптатып, кара юл ярып, баш күтәргән халык янына ашыгалар. Ярсыган ярлы крестьяннарны казак камчысы белән кыйнап тараталар. Өч агайны волость үзәге Чакау төрмәсенә алып китәләр. Уңдырышлы басу бай ларга бирелә. Шушы вакыйгадан соң, басу «Казаклар юл ярган басу» дип атала башлый. Сәгъди сөргән басу. Электә безнең авылда Сәгъди исемле бик ярлы бер кеше яшәгән. Үзе тырыш, уңган булса да, карчыгы һәм җиде кыз белән бик фәкыйрь көн иткән. Ир баласы да булмаганга, аның җире бер генә иманадан торган. Бер иманалык җир белән тугыз кешене ашату-киендерү бик авыркыен була аңа. Сәгъди абзый бер елны язын авылыбызның Торна сазы дип атала торган кырының аръягындагы (Кече Өтәк ягындагы) зур бер сазлыклы урынын, көрәк белән канау казып, суын Торна сазына агызып киптерә. Кипкән торфлы сазлыкны сө pen, тырмалап-йомшартып иген чәчә. Торфлы яңа җир мул уңыш бирә. Авыл халкы басуны «Сәгъди сөргән басу» дип йөртә башлый. Болар турында миңа авылыбызда күп еллар колхоз председателе булып эшләгән, РСФСР Верховный Советының беренче чакырылыш депутаты булган, Мулиленең тарихи үткәннәре һәм хәзергесе белән тирәннән кызыксынып яшәүче авыл дашым Габдрахман ага Фазлыев сэйләдз. һәр авылның, Габдрахман ага кебек аяклы тарихка әверелгән мөхтәрәм картларында, хөрмәтле аксакалларында күпме мөһим җирле топонимик мәгълүматлар, кызыклы фактлар саклана. Безгә аларны теркәп калырга ашыгырга кирәк. Алар — туган телебезнең ифрат зур байлыгы, кыйммәтле хәзинәсе. Атамаларыбызны җыйнап, аларны фәнни принциплар нигезендә берничә томлык сүзлек итеп тезеп, бастыру зарур. Хәзерге вакытта безнең тарафтан. «Татар теленең топонимик сүзлеге*н тезү ечен. Татарстандагы торак пунктларның жирле географик атамаларын һәм Идел Урал җирлегендәге өлкә һәм автономияле республикаларның татар яши торган районнарындагы топоним һәм микротопонимнарны җыйнаутуплау. анализлау ф алып барыла. Сүзлек шулар нигезендә тезеләчәк. «Татар теленең топонимик сүз- w леге*н чыгару лексикографиябез тарихында яңа бер адым булачак. Туган авылым исә. шушы фәнни эзләнүләрдә зур ярдәм күрсәтүе белән бер- * гә. хуҗалыгындагы уңышлары ягыннан да мине чиксез шатландыра. Бүгенге 3 Мулиле — чын мәгънәсендә муллык иле. муллык авылы. Аның халкы һәрьяктан е; җитеш, таэа-мул тормышта яши. Байлыгының экономик асылын аның Зелэно- £ дольск районы «Искра* колхозының алдынгы хуҗалык булуы тәшкил нтэ. I «Искра* колхозы — күп тармаклы хуҗалык. Анда игенчелек, терлекчелек. п яшелчәчелек кебек моһим тармаклар шактый нык үсеш алган. Колхозыбызның = соңгы ике өч ел эчендә аеруча күтәрелүендә хезмәт сөючән авылдашларымның, i атап әйткәндә күп санлы механизаторларның, савымчыларның, белгеч-кадрлар- ның, энергиясе ташып торган колхоз председателе Әгъзам Гобәйдуллинның өлеше зур. “ Әгъзам Саматоаичиың «Искра* колхозы председателе булып сайлануына өченче ел гына әле. Ул безнең колхозга районыбызның «Комсомолец* колхозыннан. * андагы тәҗрибәле председатель Хәмит Халилович Хәйруллинның осталык мәк t- тәбен үтеп килде. Әгъзам Саматович «Комсомолсц*та баш зоотехник була. Үзен * тырыш, фәнчә эшләүче белгеч итеп күрсәтә. Егерме җиде яшендә аңа районның . шактый зур хуҗалыгыннан саналган «Искра* колхозын җитәкләүне ышанып тап п шыралар. Район җитәкчеләре һәм колхозчыларының ышанычын аклый Әгъзам *■ Самггович. Эшкә ул бөтен көчен, белемен, сәләтен бирә. Киләчәккә карап, авыл “ хуҗалыгы, зооазтеринария һәм экономика фәннәре казанышларына таянып җи текли колхозны. Белгеч-кадрларның. колхоз парторгы Рәшит Хәйретдинович СадыЙковның сүзләренә колак сала, алар белән киңәш тота, кешеләр белән уртак тел таба болз. Тагын шунысы куанычлы: колхозның барлык тармакларында төп белгечләре махсус югары белемле авылдашлар: баш агроном Галимҗан Сәлахиев. баш инженер Рөстәм Нуруллин, баш экономист Тәлгать Бакиров, баш механик Равил Шакуров, баш бухгалтер ярдәмчесе Фәридә Нуруллина, завхоз Самат Гыйзэәтул лин: махсус урта белемле Зөфәр Зиннуров. Дамнрә Файзуллина. Гөлсинә Сәлахиена, Фәрит Сафин. Хәлим Әнвәров. Барысы да туган авылларын, аның кешеләрен һәм үз эшләрен яхшы белүче сәләтле хезмәткәрләр. 4500 гектар җире булган «Искра» колхозы дүрт-биш ел элек кенә әле гектардан 12—13 центнер ашлык алуга канәгать нде. Билгеле булганча, авыл тормы шының экономик нигезе игенчелеккә бәйле. Игенчелекне күтәрмичә торып, терлекчелекне дә алга җибәреп булмый. Яңа председатель менә шуны бик яхшы аңлап эш итә. Җирне ашлау, аңа кадер-хөрмәт күрсәтү, терлекләрме яхшы нәселле итү хакында даими кайгырта. Бу чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә. «Искра» колхозымда 1981 елда уңыш, табигать шартлары кыен булса да. һәр гектардан 14 центнер чыкты. 1982 елда инде ул 28.1 центнер тәшкил итте. Бодайның гектарымнан 45 әр центнер чыккан урыннары да бар. Казаклар юл ярган басудан гектар саем 41 әр центнер солы чыкты. Шунысы аерата сөенечле: Зеленодольск районы хезмәт ияләре дәүләткә ашлык сату буенча унберенче бишьеллыкның өченче елы планын Татарстан АССРда беренче булып үтәделәр. Бу уңышка ирешүдә «Искра* колхозы хезмәтчәинәре нең дә өлеше шактый зур. • Искра* колхозында тезелешкә бик зур игътибар бирелә. Төзелешнең әйдәп баручысы — колхоз рәисе Ә. С. Гобәйдуллин үзе. Ул председатель булып эшләгән вакыт эчендә колхозда хуҗалык ысулы беләи байтак кына тезелеш эшләре башкарылган 800 баш савым сыерга исәпләнгән комплекс сафка басты. Комплекста бөтен эшләр дә механикалаштырылган. Буфет һәм кибет бар. Ашханә ачу күздә тотыла. Расписание буенча медпункт һәм парикмахерский эшли. Комплекска керә торган юлларга асфальт җәелгән. Ындыр табаклары да асфальт белән капланган. Менә шуңа күрә пенсиягә чыккан Мәдинә Садыйкова, Нурания Гыйззәтулли- на, Сәлимә Сәйфетдинова кебек үз эшләренең осталары булган тәҗрибәле терлекчеләр комплекста эшләүләрен һаман дәвам иттерәләр. Яшьләрчә дәртләнеп эшлиләр. — Һаман фермада сыер савасызмы әле? — дип сорагач, күршем Мәдинә апа Садыйкова: — Нигә эшләмәскә, Гомәр энем, хәзерге эшне машиналар башкара, сыерларны машина белән савабыз, азык мул, үзем сау-таза!..— дип җавап бирде. Терлек азыгы дигәннән, быел колхоз терлекләренә ике елга җитәрлек запас булдырылган. Колхозларның үз ишегалларында да яки янбакчаларында печән эскертләре утыра. 800 баш сыерга җәйге лагерь төзелгән. Монда да терлекчеләр өчен бөтен шартлар бар. Барлык эшләр механикалаштырылган, терлекчеләр йортында ял бүлмәсе һәм буфет көйләнгән. Колхоз төзүчеләре, яңа биналар салдык, дип, искеләрен дә җимереп ташламыйлар. Алары колхоз көче белән төзәтелә, яңартыла бара. Шулар янына ук 160 баш бозауга һәм 200 баш сыерга яңа абзар салганнар. Иске ферма да, үзенә күрә, заманчыл төс алган. Монда да сөт блогы, терлекчеләр йорты, ясалма орлыкландыру пункты бар. Җылы абзарларда, биналарда терлекләр яхшы кышлыйлар, мул продукция һәм үрчем бирәләр. Менә шуңа КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы. Профессиональ Союзларның Бөтенсоюз Үзәк Советы һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты 1982—83 еллардагы кышлату чорында терлекләрне кышлатуны уңышлы үткәрү, терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләүне арттыру буенча барган Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңеп чыгучылар һәм Почет грамоталары белән бүләкләнүчеләр арасында туган колхозым — Зеленодольск районының «Искра» колхозы да бар. Мондый зур җиңү, зур уңыш белән ничек горурланмыйсың?! Соңгы елларда «Искра» колхозында игенчелектә дә күп кенә яңа объектлар салынды. Ындыр табакларында 5 мең тонна ашлык сыйдырышлы дүрт һәм 600 тонналык суган саклау складлары корылды. Саный китсәң, колхозыбызда төзелеп беткән яки төзелеп ята торган объектлар шактый хәзер. 900 әр тонналы ике сенаж башнясы. 4 траншея, АВМ-0,65 агрегаты, колонкалары белән 2 мең метрдан артып киткән суүткәргеч, комбайн депосы, 25 автомашиналык җылы гараж, 100 санлы автомат телефон станциясе... Унберенче бишьеллыкка кергәч кенә дә «Искра» колхозы төзелешкә 3 миллион сумга якын акча тоткан. Сигезьеллык мәктәп, балалар комбинаты, культура йорты, ашханә, колхоз идарәсенең яңа бинасы. торак йортлар салу планлаштырылган. Туган авылыбызда һәм колхозыбызда хәл ителәсе мәсьәләләр дә байтак әле: Зөя елгасыннан торбалар аша Олы кырга су китереп, ясалма сусаклагычлар булдыру, көтүлекләрне генә түгел, бәлки суган, чөгендер, кукуруз басуларын, иген кырларын да ясалма сугару белән тәэмин итү, сусаклагычларда балык үрчетү... 500 йортлы Мулиле авылының урамнары чокыр-чакырлы. Яз-көз тракторлар һәм автомашиналар авыл урамнарын бозып бетерәләр. Авыл урамнарын төзекләндерәсе, күтәртеп, вак таш сибәсе бар. Культура йорты бакчасының рәшәткәләрен яңартып, бакчасында агачлар, чәчәкләр үстерәсе иде. Мулилендә пекарня салганда да шәп буласы! Күрше Норлат авылыннан машина белән икмәк кайтканын көтеп, чират торып, авыл халкы ике-өч сәгать вакытын кибет янында исраф итмәс иде. Авыл һәм колхоз музее булдыру турында да кайгыртырга вакыт. Аның яшь буында туган авылны, туган колхозны, авыл хуҗалыгы хезмәтен ярату хисләре тәрбияләүдә роле ифрат зур булачак. Мулилендә мактап сигезьеллык кына. Анда, 320 урынлы яка мәктәп төзелгәннән соң. урта мәктәп ачасы иде. Моныц өчен югары белемле укытучылар бар, укучылар саны да җитәрлек. Мулиленең үзендә урта мәктәп булса, аны тәмамлаучыларның күбесе туган колхозларында эшкә калыр иде. Кызларга — савымчы, егетләргә киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мәктәп янында гына колхозның машина-трактор паркы, мәктәптәй ерак түгел терлекчелек комплексы. Укучыларга белем бирүне җитештерүчән хезмәт белән, һөнәргә өйрәтү белән тыгыз бәйләргә була. Мулиле мәктәбе укытучыларының барысы да диярлек — шушы авыл кешеләре, югары белемле кадрлар. Мәктәп директоры Равил Сәйфетдинов татар теле һәм әдәбиятын укыта, укучыларга туган телгә, сүз сәнгатенә, әдәбиятка тирәи мәхәббәт тәрбияли. Үзе дә шигырьләр яза. Матбугат битләрендә шигырьләре, фәнни методик мәкаләләре белән шактый еш күренә. Уку-укыту эшләре мөдире Сания Фаэлыева укучыларга физика һәм математика фәннәреннән төпле белем бирә. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Шәкүрова, биология һәм химия укытучы сы Роза Сәйфетдинова, тарих укытучысы Фирдәүсә Зайнуллина, математика укытучысы Элмира Сабирова иптәшләр балаларга тирән белем һәм коммунистик тәрбия бирүдә көчләрен һәм сәләтләрен кызганмыйлар. Мулиле мәктәбен тәмамлау ч ы лардан Фәридә Фәйзерахманова. Фәрзия Саттарова Казан дәүләт педагогия институтында укыйлар. Икесенең дә, институтны тәмамлагач, туган авыллары Мулиле мәктәбенә кайтып эшләргә исәпләре. Мәктәпкә шул авылда туып-үскән яшь укытучылар килү — бик сөенечле күренеш. Югары белемле яшь укытучылар, яшь көчләр, яшь белгечләр — авылның культуралы якты киләчәге, ышанычлы өмете. Туган авылым Мулиле кешеләре — кадерле авылдашларым — батыр эшли, матур уйлый. Туган авылымның киләчәге якты, яулыйсы үрләре биек, үсеш мәй даннары киң. Аның тарихи үткәннәре гыйбрәтле, хәзергесе муллык белән тәэмин ителгән, киләчәге ышанычлы. Туган авылыма үткән җәйдә кайткач, туган тәэсирләрдән чыгып, шушы шигъри юлларны да өстисем килә: Зур илемнең бер почмагы, шаулап уск»н гөлбакчалы. Туган авылым Мулиле. йөрзк түрендә йөртзм мин Кайда булсам да сине, кайда барсам да сине Кат-кат тншлзремз кереп, зниемдзй газиз күреп. Яратып кайтам сине, сагынып кайтам сине. Туган авылым Мулиле